text
stringlengths 15
568k
| timestamp
stringlengths 0
20
⌀ | url
stringlengths 0
1.67k
⌀ | source
stringlengths 10
155
| original_dataset
stringclasses 4
values |
|---|---|---|---|---|
Аның балачак һәм яшьлек чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул елларда авылдагы барлык хезмәт хатын-кызлар, балалар җилкәсенә төшә. Сугышка алынган әтисе Сәгъдулла Смоленский янында барган сугышларда һәлак була. Шәрифулла да 12 яшеннән ат белән җир сукалый, тырмалый һәм башка эшләр башкара. Ул мәктәптә укуын тәмамлагач, 1946 елдан “Шушма” колхозында эшли башлый. Аңа һөнәр сайлау турында уйланырга урын калмый, гаиләгә булышырга кирәк була. Ул вакыттагы хезмәтләре өчен Шәрифулла “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында намуслы хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә.
1952 елда армия сафларына алына, Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайткач, Үрнәктәге училищеда укып механизатор һөнәре ала һәм гомере буе тракторист булып эшли.
Илебездә чирәм җирләрне күтәрү хәрәкәте башлангач беренчеләрдән булып Шәрифулла авылдашлары Наил Шәяхмәтов, Фарук Габтелхаков белән бергә Казахстанның Күкчәтау өлкәсенә китәләр. Анда ул 1957-1959 елларда намуслы хезмәт итә, техниканы ныклап өйрәнә, җир эшкәртү серләренә төшенә. Ул елларда башкарган хезмәтләре өчен Шәрифулла Сәгъдуллин медальләр һәм мактау грамоталары белән бүләкләнә. Л.И.Брежневның “Кече җир”, “Яңарыш”, “Чирәм җир” китаплары басылып чыккан елларны күпләр хәтерлидер. Минем дә Шушмабаш мәктәбендә эшләгән вакытым иде, бу китапларны укып, алар турында халыкка аңлату эшләре алып бардык. Чирәм җирләрне турыдан-туры эшкәртүдә катнашкан Шәрифулла абый Сәгъдуллин катнашында Шушмабаш мәктәбе укучылары, Шушмабаш мәдәният йортында һәм туган авылы Угез-Елга клубында авыл халкы белән кызыклы очрашулар үткәрелгән иде. Ул бу очрашуларда хөрмәтле кунак буларак, беркем дә тормаган буш далада вагоннар куеп, илебезнең төрле почмакларыннан килгән башка милләт вәкилләре белән аралашып яшәүләре, бер-берсенә ярдәм итүләре турында сөйләгән иде. Алар халыкны икмәк белән тәэмин итүгә зур өлеш керткәннәр, ул чорның чын патриотлары булганнар.
Казахстан далаларыннан зур тәҗрибә туплап кайткан Шәрифулла Сәгъдуллин 1959 елдан Северный совхозында механизатор булып эшли башлый. Ул игенче эшенә яңача карый, тракторны һәрбер шөребенә кадәр белергә кирәклегенә ышана, чөнки шуннан башка эшнең сыйфаты булмаячагына ныклап төшенә. Ул үз эшен намус белән башкара, туңга сөргәндә, чәчү вакытында норманы ике-өч тапкыр арттырып үти. Шәрифулла абый елдан-ел югары күрсәткечләргә ирешә, берничә ел рәттән район механизаторлары арасында беренчелекне бирми, башкарылган эшенең сыйфаты югары булу, техник детальләрне, ягулык-майлау материалларын экономияле тотуы белән аерылып тора. Югары күрсәткечләргә ирешеп башкарган хезмәтләре өчен 1971 елда хөкүмәтебез Шәрифулла Сәгъдуллинны Ленин ордены белән бүләкли.
Еллар узган саен Шәрифулла абый икмәк үстерү эшенә яңача карый, җирне тиешенчә эшкәртсәң генә югары уңыш алып булуын үзе дә яхшы аңлый, башкаларга да өйрәтә. 1976 елның март аенда 1971-1975елларда СССРда барган IX бишъеллыкта авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм дәүләткә сату буенча социалистик йөкләмәләрне үтәүгә керткән лаеклы хезмәте өчен Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә, Ленин ордены, “Урак һәм Чүкеч” алтын медале тапшырыла.
Шәрифулла абый Сәгъдуллин җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Күп тапкырлар Шушмабаш авыл, Арча район Советы, ә 1980-1985 елларда ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. Ул үз округындагы сайлаучылар белән очрашырга, аларның гозерләрен үтәүне оештыруга ярдәм итә. Шәрифулла Сәгъдулла улы 1982 елда Мәскәүдә узган СССР профсоюзларының XVII cъездында делегат буларак катнашты. Ул лаеклы ялга чыккач та мәктәп укучылары, авыл яшьләре белән очрашуларда катнашырга да вакыт тапты.
Шәрифулла абый һәм Саяра апа бәхетле гаилә корып “Северный” совхозының үзәге булган Шушмабаш авылында үрнәк гаилә булып яшәделәр, бер кыз һәм өч улларына ныклы тәрбия үрнәкләре күрсәттеләр. Саяра апа Шушмабаш авылында почта өләште, соңыннан сельпода кассир булып эшләп лаеклы ялга китте. Шәрифулла абыйның зур уңышларга ирешүендә Саяра апаның тырышлыгы бәяләп бетергесез. Бүгенге көндә уллары Радик “Кырлай” ширкәтендә инженер, Рамис Әтнә үзәк больницасының хуҗалык эшләре буенча баш врач урынбасары, Рамил Шушмабаш мәктәбендә математика укытучысы, ә кызлары Рәзилә Үрнәк бистәсендә почтада эшләп лаеклы ялга чыкты. Шәрифулла абый балаларының укуы белән гел кызыксынып яшәде. Үзенең хезмәте никадәр авыр булса да, мәктәпкә, укытучыларга аерым ихтирам, хөрмәт белән карый иде.Улы Рамил: ”Мин кечкенә вакытта әтине күрмәдем дә диярлек, ул тракторы белән яз-көз кыр эшләрендә булды, ә кыш көне эскерт тарттыру, хуҗалыкларга урманнан утын ташу белән шөгыльләнде, алны-ялны белми хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач хуҗалыктагы барлык эшләрне аңа башкарырга туры килде, әнинең күрүе начарланды, Радик абыйның улы Рубис бездә үсте. Ул аны балалар бакчасына йөртте, үз улы кебек тәрбияләде. Әти бик төгәл, пөхтә, һәр эшне җиренә җиткереп башкара иде, гомүмән, ул һәрвакыт безгә үрнәк булды. Эштән туктагач та әтине районда һәм Казанда үткән алдынгылар слетларына чакырдылар, аны хөрмәт иттеләр”,- дип горурланып искә төшерә.
Шәрифулла Сәгъдулла улының исемен мәңгеләштерү максатында Шушмабаш авылының бер урамына аның исеме бирелде. Арча шәһәрендә 2006 елда ачылган “СССРның Социалистик Хезмәт Геройлары – безнең якташларыбыз галереясы”нда Шәрифулла Сәгъдуллинның бюсты куелган. 2016 елның май аенда Шушмабаш мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Шәрифулла Сәгъдулла улы Сәгъдуллин истәлегенә мемориаль такта куелды.
Агитатор буларак миңа да күп тапкырлар Шәрифулла абый белән эш вакытында очрашырга туры килде. Аның тракторы һәрвакыт төзек була иде, үзенең пөхтәлеге белән аерылып торды. Язгы-көзге кыр эшләре вакытында нормаларын арттырып үтәде, шуңа күрә дә агитатор буларак безне дә мактыйлар иде. Мин шушындый фидакарьләрчә хезмәт иткән шәхесне күреп, белеп, аралашып яшәвем белән горурланам. Шәрифулла абый Сәгъдуллин районыбызның горурлыгы булды, киң күңелле, ярдәмчел булуы белән хезмәттәшләре, бигрәк тә яшьләрнең ихтирамын яулады. Аның: “ Тракторны һәрбер шөребенә кадәр белү, төзелешен өйрәнү мәҗбүри. Шунсыз синең эшең сыйфатлы булмаячак. Иген игү серләрен, агротехник таләпләрне гомер буе өйрәнергә кирәк.
Җир хөрмәтләгәнне ярата”,– дигән фикере яшь механизаторларга киңәш итеп әйтелгән кебек. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган шәхесләрнең башкарган хезмәтләре югалмасын иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/namusly-khezmt-uysh-kiter
Поделиться
Возврат к списку
Символы на картинке*
Размер файла не должен превышать 10 МБ.
Загрузить изображение
Разрешить смайлики в этом сообщении
Календарь событий
Ноябрь 2022
31 1
Җиңү өстенә җиңү!
2
Барысына да куаныч!
«Кырлай» агрофирмасы алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнде
3
Лаеклы бүләк иясен тапты
Штерә авылында яңа клуб ачылды
Безнекеләр радиода һәм телевидениедә
4
Арчада бәйрәм уңаеннан зур концерт
Истә калырлык бәйрәм булды
5
Легендар шәхес истәлегенә турнир уздырылды
6
Пенсионерларны «сөендереп» торалар
Икесенең дә беренче һәм бердәнбер мәхәббәтләре
7
Кенәрләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм җыя
8
“Казан утлары” журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин: «Клубтан кайткач та төн уртасында китапка ябыша идем»
9
Без сезнең белән горурланабыз
10
Арчаның 2нче мәктәбе укучылары ташчы һөнәре үзләштерә
11
“Син – минем бәхет, мин – синең бәхет”
12
Үрнәктәге Арчаның агросәнәгать һөнәри көллиятендә аш-су осталыгына өйрәнделәр
13
Халык уеннары җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул
14
Арчада үткән көрәш нәтиҗәләре
15
Көллият студенткасы беренче урында
16
Яңа Кишет китапханәсендә йон оекбашлар бәйлиләр
17
Бердәмлектә без көчле
18
Ярдәмнең артыгы юк
19 20
Алдагы елларда яңа урамнарны төзекләндерү дәвам итәчәк
21
Яңа Кенәр авылында ел да оештырылып килүче Садиковлар гаиләсе кубогына волейбол ярышларының чираттагысы узды
22
«TAT-ARS-TAN» конкурс хәрәкәте кысаларында узган «Яшь талантлар» республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды
23
Районыбыздын киткән ярдәм мобилизацияләнгәннәргә тапшырылды
Борынгы урам яңарды
24
«Бала хокук даирәсендә» видеороликлар бәйгесендә Арча укучылары җиңү яулаган
25
Очрашулар оештырыла
26
Бүген якташыбыз Галиуллин Рөстәм Госман улының туган көне - 35 яшьлек юбилее!
27
28 29 30 1 2 3 4
Популярные фотографии
Абзябар Абҗабар Ак Чишмә Алга Көек Алга-Куюк Апаз Апазово Апайкина Гарь Ашытбаш Байкал Бимери Бимәр Венета Верхний Азяк Верхний Пшалым Верхняя Корса Верхняя Масра Верхняя Ура Гөберчәк Дүртөйле Ермоловка ж/д рзд Чурилино Илдус Ильдус Иске Кенәр Иске Кишет Иске Кырлай Иске Масра Иске Муй Иске-Юрт Ишнарат Каенсар Казаклар Казанбаш Казанка Каратай Каргалы Качелино Кече Төрнәле Кече Әтнә Кзыл-Игенче Кишмәт Клачи Колачы Корайван Кошлауч Красная Горка Курайван Курса Курса Почмак Кутук Кушлавыч Кшкар Кысна Кышкар Күкчә Бирәзә Күлтәс Кәче Көтек Мамся Мендюш Мирзям Мирҗәм Михайловка Мурали Мөрәле Наласа Наратлык Нижние Аты Нижние Метески Новая Серда Новое Ключище Новое Чурилино Новый Ашит Новый Кинер Носы Нуса Орнашбаш Печмәнтау Пионер Пшенгер Пүчинкә Пөшәңгәр рзд Сарай-Чекурча Сарай-Чекурча Сарай-Чокырча Сикертан Сикертән Симетбаш Смак-Корса Средние Аты Средняя Серда Старая Масра Старая Юльба Старое Чурилино Старые Турнали Старый Ашит Старый Кырлай Старый Муй Старый Яваш Субаш Аты Субаш-Аты Сюрда Татар Кадрәге Татарское Кадряково Ташкич Ташкичу Ташкичү Толонгер Түбән Курса Түбән Мәтәскә Түбән Оры Түбән Пошалым Угез-Елга Урнашбаш Урта Бирәзә Урта Курса Урта Пошалым Урта Сәрдә Утар Аты Утар-Аты Хасаншаих Хотня Хәсәншәех Хәтнә Четыре Двора Чума-Елга Чүриле тимер юл разъезды посёлогы Чөмә-Елга Шека Шекә Шура Шурабаш Шушмабаш Югары Аты Югары Бирәзә Югары Оры Югары Пошалым Югары Әзәк Якты-Кен Якты-Көн Яңа Кенәр Яңа Кишет Яңа Ключище Яңа Кырлай Яңа Сәрдә Үгез-Елга Үрнәк Әрнәш Өтнә
©2015 ФБУ "Арское землячество", г.Казань, ул.М.Горького, 13, тел.: 264-35-18, 264-35-38 | Lptsystem's разработка и продвижение сайтов
|
2022-11-26T12:54:20Z
|
http://arskland.ru/news/3527/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
1970 елда Куйбышев өлкәсендәге « Серноводский»га, 1975 елда Сакига, Кара диңгез буена Нурсөя белән барып дәваланып кайттык. Аңа кадәр Латвиядә «Юрмала»да ике тапкыр дәваланган идек. Латвия безгә бик ошады. Нурсөя мине коляска белән урманнарга алып бара. Урманнардагы матурлык безнең яклар белән һич чагыштырырлык түгел. Анда кәкре-бөкре булып үскән яки корып сынган агачларга да әкиятләрдә генә була торган төрле сыннар ясап куелган. «Мәхәббәт имәне» үзе бер могҗиза. Караган саен яңа төсмерләр табасын. «Ни өчен бу имәнне «Мәхәббәт имәне» дип атадыгыз?»—дигән сорауга: «Бу—мәхәббәт кебек мәңгелек агач. Аны җил-давыллар да аудара алмый. Ул, сәясәт үзгәрсә дә, үз кыяфәтендә кала. Кешеләр генә һәр үзгәрешкә яраклашырга тырыша»,—дип җавап бирделәр.
Урманнарны айкап бетергәч, Нурсөя мине коляска белән диңгезгә алып китте. Юрмаладан ерак икән ул, 8-10 чакрым. Диңгез миңа ике төрле тәэсир итте. Беренчедән, зурлыгы белән. Йөзеп кереп китсәң, арып су төбенә китәр идең. Икенчедән, диңгезнең елга кебек агып ятмавы ошап җитмәде. «Бөтен байлыгын үзенә җыеп утырган Карун бай кебек»,—дигән уй килде башка.
Мин йөргән шәһәрләрне санасаң, шактыйга җыела: Ташкент, Дүшәнбе, Ордженекидзебад, Янгиюль.
Мин коенган елгалар—Ык, Дим, Идел, Зөя, Аму-Дәрья, Сыр-Дәрья, Канский, Енисей һәм башкалар. Хәзер уйлап карыйм да, иң чиста сулы елга Енисей белән үзебезнең Ык булган икән. Аму-Дәрья, Сыр-Дәрьяләр болганчык, суы соргылт төстә булып, йөзеп йөргән балыклар күренми. Ярларында безнең Ык буендагы кебек таллар-өянкеләр үсеп утырмый. Ул якларның туфрагы да соргылт комлы.
Тажикстан башкаласы Дүшәнбе шәһәрен икегә аерып торган елга да болганчык сулы. Ләкин шунда форель балыклары үрчеп ята. Шәһәр халкы шунда су коена, балык тота. Дүшәнбедән безне Нурек ГЭСына алып киттеләр. Анда юллар текә тауларны кисеп салынган. Юл читендәге ташлар өстенә ишелеп төшәр төсле. Монда юл салучылар бик акыллы булганнар: текә таулы юлда машинаңның тормозы тотмаса, читкә борылып керергә асфальт юллар салынган. Ул тыкрыклар барган саен югарырак күтәрелеп, ватык машинаң 200-300 метр баргач, үзеннән-үзе туктый. Һәм шунда машинанны төзәтергә мөмкинлекләр тудырылган. Нурек ГЭСының төзелеп яткан чагы. Машиналар агымы көчле. Юлда туктап тамак ялгарга теләсән, 3-4 чакрым саен кафе. Кафеда тукталырга вакытың тыгыз икән, юл читендәге олы ташлар арасында шашлык пешерүчеләр йөгереп каршыңа чыга. Шашлыкларын машинанны туктатып тормыйча, ачык тәрәзә аша гына аласын да акчаңны сузасын.
Чөнки андый текә юллардан менгәндә машинанны туктатырга ярамый, туктасаң, артка тәгәри башлыйсын.
Сукыр күп күрә, аяксыз күп йөри дигән гыйбарә бар бит. Дүшәнбедә икәнлегебезне ишетеп безне Ордженекидзебад шәһәренә кунакка алып киттеләр. Анда бер татар гаиләсенә бик шәп фатир биргәннәр икән. Кая барсак та минем күзем ин беренче китап шкафына төшә. Боларның китап шкафлары шактый бай. М. Җәлил, һ. Такташ китаплары арасында үземнең китапларымны да күргәч, күңел сөенде. Яңа фатирны котларга татарлар гына җыелган икән. Татар гармуныннан әкрен генә агылып торган моңга җырлар кушылды. Аннары ярыша-ярыша шигырь сөйләү башланды.
—Безгә татар китаплары сирәк килә. Шуңа күрә укый-укый ятлап бетерәбез. Ә сезнең безгә килүегез тарихи вакыйга,—диделәр
Алар белән (кызганыч, хуҗаларның исеме онытылган) кабат-кабат фотога төштек.
Без Дүшәнбедә йөргәндә безгә Ташкенттан ерак булмаган Янгиюль шәһәреннән телеграмма килә. Без белмәгән кешеләрдән. Алар безнең Тажикстаи якларында сәфәр кылып йөрүебезне каян белгәннәрдер. Телеграмма Тажикстан Язучылар союзына килгән. Без Дүшәмбегә килүгә Язучылар союзына тукталып, үзебезнең координатларны калдырып киткән идек. «Без сезне шундый-шундый көнне Ташкент аэропортында көтәбез!»—диелгән иле телеграммада.
Без чакырган җиргә бара, куган җирдән китә торган кешеләр. Телеграммада күрсәтелгән көнне Ташкентка очтык. Ниндидер сәбәпләр аркасында самолет берничә сәгатькә тоткарланды. Күңелне бер сорау кимерә: «Безне кем каршылар, алар безне каян беләләр икән?» Безне каршы алучы миннән бер-ике яшькә өлкәнрәк бер ир кеше, исеме Әнис икән. «О-о, сезне көтә-көтә арып беттек. Әни анда нишләргә белми йөридер инде»,—дип каршы алды ул.
Безне «Волга» машинасы көтә иде. Ташкентның төзеклегенә, фонтаннар күплегенә сокланып йөрдек. Фонтанны мин җир астыннан бәреп чыккан сихри чәчәк дияр идем. Өскә кинәт тамчылар көлтәсе күтәрелгәндә салават күпере балкуы бу чәчәккә яңа ямьнәр өсти. Гомумән, суга мин битараф карый алмыйм. Ык буенда туып-үскәнгәдер инде, елгалар-күлләр, диңгезләр минем өчен гади бер табигать күренеше генә түгел, ә һәрберсендә ниндидер фәлсәфә яшеренеп ятадыр сыман. Елгалар, мәсәлән, дулкынланып агышы белән күзне ял иттерә, күңеленә җыелган уйларыңны тарата. Суның әле ярсып, әле әкренәеп агуы гомер этапларының ниндидер бер чорда бик тиз, ниндидер чорда әкренәеп алуын чагылдырса, дингез- океаннар дөньяның чиксезлегенә ишарә кебек тоела.
Ярый, судан бераз читкәрәк китик. Әле бит безнең барасы юл шактый. Ташкенттан 30-40 чакрым. Кайта-кайта Әниснең кем икәнлеген белдек. Безне чакыручы Ямал апа икән. Әнис—аның улы. Мебель фабрикасында цех башлыгы.
Без барып кергәндә өстәлләр төрле-төрле сыйлардан сыгылып тора идее. Миңа караватка урын җәелгән. Юлда бик арыганлыктан, табынга утырганчы бераз ял итеп алдым. Ямал апа минем янга кереп сөйләшеп утырды. Ул 1918 елда Оренбургтан Ташкентка килгән. Ташкент җир тетрәү нәтиҗәсендә бөтенләй диярлек җимерелеп беткәч, гаиләсе белән Янгиюльгә күчкән Ямал аланын ире шоколад фабрикасында баш бухгалтер икән. Кызлары Дания мәктәптә рус теле укыта. Барысы да русча, татарча, үзбәкчә әйбәт сөйләшәләр. Татар, башкорт әдәбиятын яраталар. Күп кенә язучыларның китаплары кулдан-кулга йөреп укыла-укыла таушалып, күп битләре яңадан ябыштырылган, төпләнгән. Шул исәптән минем китаплар да бар.
Безнең килүебезгә алар бик шатланды. Ишегалларында розалар чәчәк атып утыра, бакчаларында тәлгәш-тәлгәш йөзем җимешләре асылынып тора. Тамак ялгап алгач, мине верандага йомшак диванга чыгарып салдылар. «Шунда хозурланып ятып тор, тиздән мунча өлгерер»,—диделәр.
Ямал апа инде пенсиядәге кеше. Әнис белән Гадениянсн (киленнәре) ике кызлары бар. Алар Нурсөяне бакчадагы чәчәкләр белән таныштырырга атып чыгып киттеләр.
Ямал апаларның кызлары Даниянен дә ике кызы үсеп килә икән Алар, шәһәр фатирында торганлыктан, бераз соңрак килделәр.
Бераздан безне мунчага алып киттеләр. Мине Әнис күтәрде. Нурсөяне Дания җитәкләде. Мин мунчаны үзебездәгечә такта эскәмияле, тигезле-тигезсез җәелгән идән итеп күз алдына китергән һәм ябылыр-ябылмас җәрәхәтләрем каты ләүкәдә чабынып өр-янадан ачылыр дип куркып барган идем. Мунча эченә кергәч исем китте. Мунча сәкеләрендә, ләүкәдә калын-калын ап-ак паралоннар. Бөтен җирдә чисталык, тәмле үлән исләре. Мунчаны үзебез кертешәбез дип Әнис белән Дания яныбыздан китмиләр.
—Бар әле, кит, әнигә табын әзерләш. Авыру кешегә хатын-кыз кулы кирәк,— дип Дания Әнисне куып җибәрде. Мунчада төрле савытларда төрле үлән сулары, һәрберсеннән үзенә генә хас хуш ис килә. Күпме вакыт үткәнен дә сизмисең. Йөрәккә дә авыр түгел. Юынып чыккач, йомшак җәймәгә төреп, күтәреп алып кайтырга Әнисне чакырдылар.
Дания миңа ни өчендер больницалардагы шәфкать туташы булып тоелды.
Без мунчадан кайтуга безнең бүлмәгә бәллүр вазага таҗларында чык тамчылары җемелдәп торган розалар кертеп куйганнар иде.
Янгиюльдә татарлар күп икән. Табын, әлбәттә, мул. Шоколад фабрикасыннан коньяк, шампан шәрабларын әрҗәсе-әрҗәсе белән генә китереп ыргыталар. Колбаса, сыр, чикләвек төсле итеп ясалган, моңарчы без күрмәгән ризыклар кабуга авыз эчендә эри. Шоколад, вакланган чикләвек төше. Анда яшел чәй генә эчәләр. Коньяк, шампан шәрабы өстәлнең һәр почмагында. Кыстап-кыстап эчерәләр. Дания гел минем янда. Минем күз кайсы ризыкка төшкәнен әллә күреп, әллә эчке бер тоем белән сизеп ала да, нәкъ шул ризыкны алга китереп куя. Әкрен-әкрен күңелгә кереп бара бит бу чибәр хатын. Янда гына Нурсөя утыра югыйсә. Миңа кыен да, рәхәт тә.
Мәҗлес дәвам итә. Даниянең ире бик матур җырлый икән. Нурсөя аның җырлавына мөкиббән китеп утыра. Бераз кызып алгач, парлап танцевать итүләр башлана. Әнис Нурсөяне уртага чакыра. Нурсөя дә ялындырып тормый. Бию ыгы-зыгысы арасында Дания мине үзенең буяулы иреннәре белән үбеп куя һәм салфетканың почмагын шәрабка батырып үзе калдырган ирен эзләрен ялт кына сөртеп ала. Кунаклар биеп туйгач, тагын табынга утырышалар. Кемдер җырлый, кемдер аны хуплап кул чаба. Җырдан шигырьгә күчәләр. Минем Ямал апаларда алты китабым бар икән. Күп кенә шигырьләрне яттан сөйләүләренә исем китте. Татарча җырлар китабы да өстәлдә ята. Теләсә-каисы битен ачып җырлап җибәрәләр. Китап киштәләрендә Әнгам Атнабаев, Мостай Кәрим. Хәсән Туфан һәм башка бик күп шагыйрьләрнең китаплары бар. «Азат хатын» тегелмәләре, «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналлары шкаф өстенә өелгән.
Без бу кунакчыл гаиләдә бер атна тордык. Үземне Үзбәкстанда түгел, Казанда итеп тоя башладым. Көн саен мунча ягыла. Кайбер көннәрне Ямал апа Нурсөяне шәһәр кибетләренә алып чыгып китә дә, озаклап йөриләр. Ә Дания гел минем янда: кайбер көннәрне мунчага мине күтәреп алып бара да сәгатьләр буе юындыра. Бу хәлне, әлбәттә, өйдәгеләр белә, ләкин кунак хакына белмәмешкә салышалар. Даниянең ире Кытайдан килгән уйгыр (исеме хәтердән чыккан). Монда качып килгән. Кытайда институт бетергән, математик. «Монда килгәндә ни русча, ни үзбәкчә бер авыз сүз белми идем. Хәтта анкета тутырганда үземне «неграмотный» дип язганмын»,—ди. Берничә ай эчендә үзбәкчә өйрәнеп, үзбәк балаларына математика укыта башлый. Мәктәптә укытканда алар Дания белән танышканнар. Дания аны русча, татарча сөйләшергә өйрәткән. Бу Кытайдан килгән уйгыр егете шундый шәп итеп татарча җырлый иде ки, ул җырлый башласа бөтен мәҗлес тын кала. Җырның, шигырьнең халыкларны берләштерү көче барлыгына мин шунда ышандым. Читтә яшәүчеләрне татар шигырьләре, татар моңы берләштерә икән дигән фикер күңелемдә ныгыганнан ныгый барды. Бер атна эчендә бу кунакчыл гаилә белән тәмам дуслашып, үз кешеләр булып беттек.
Бер атнадан соң безне Сыр-Дәрьяга алып киттеләр. Анда тагын шундый ук сый, шундый ук хөрмәт. Кунакта йөреп без тәмам арыдык, өйгә кайтасы килә башлады. Анда Зөлфия апалар, Әлфия апалар: «Сез Янгиюльдә бер атна торгансыз, без дә сезне бер атнасыз җибәрмибез»,—дип чат ябыштылар, Әлфия апалар кирпечтән бик зур яңа өй җиткергәннәр икән, өй туйларында булырга туры килде.
Казанга тагын Янгиюль аша кайттык. Данияләрнең бер дусты безне аэропортка уз «Волга»сы белән илтте. Китәр алдыннан, әлбәттә, мул табын әзерләнгән иде. Коньяк, шампан шәраблары белән чын мәгънәсендә коендык. Мин исереп үк беткәнмен. Безне озата барган Дания дә миннән ким исермәгәндер. Юкса аэропортка барып җиткәнче ул мине помадага буяп бетермәс иле.
Дания әле безне озак вакыт онытмады. Һәр елны минем туган көнгә посылка сала иде. Ә анда бер шешә коньяк, чикләвек һәм тагын әллә нәрсәләр була торган иде.
Безгә кунакка килергә дә җыена иде. ләкин инфаркт алып, көтмәгәндә-уйламаганда бу дөньядан китеп барды. Урыны оҗмахта булсын.
Самолетта экипаж ял итә торган якта өч урынга сузылып яттым. Казанга кайтып төшкәч кенә уяндым. Мин йоклаганда Нурсөя минем битләрне, муеннарны ирен буяуларыннан чистарткан. Өйгә арып-талып кайтып кердек. Тегендәге әллә ничә бүлмәле, җимешләр һәм чәчәкләр белән уратып алынган зур йорттан соң үзебезнең ике бүлмәле хрушевкабыз миңа шыксыз күренде. Совет власте элек артта калган Тажикстан, Үзбәкстан кебек республикаларны нык үстергәнлеген үз күзем белән күреп кайттым. Анда әдәбият та алга китте. «Дружба народов» журналы союздаш республикаларда яшәп иҗат итүче язучыларның әсәрләрен даими бастыра килде. Ә бу журналда чыккан барлык әсәрләр аерым сериягә тупланып, калын-калын китаплар булып илгә таралды. Ә безнең кебек автоном республикада яшәүче әдипләр рус теленә тәрҗемә ителмичә озак ятты. Шунын аянычлы нәтиҗәсе буларак, бездә язылган күп кенә әсәрләрнең сюжетлары ниндидер юллар белән башка әдәбиятларга барып керде. Ә безнең әсәрләр, рус теленә тәрҗемә ителгән очракта да, инде кемнәрнедер кабатлау булып чыкты.
Бер кызык та, кызганыч та булган хәлне «Литературная газета» язган иде. Ничәнче ел икәнлеге хәтердә калмаган Мәскәүдә М.Мәһдиевнең «Без кырык беренче ел балалары» дигән повестен русчага тәрҗемә итеп чыгарганнар. Ләкин типография ялгышы белән китапның тышлыгына А. Чехов хикәяләре дип куйганнар. Ул чорда дөнья һәм рус классикларының әсәрләрен чират торып алалар иде М. Мәһдиевның китабын да бик тиз азып бетергәннәр. Әлбәттә инде, соныннан чыгарып ташлаганнар. «Литературная газета» бу хәлдән көлеп, «Магдиеву повезло», — дип язып чыкты. Юкса М.Мәһдиевның әлеге әсәре А. Чехов хикәяләреннән калышырлык түгел. Бу вакыйга «өлкән агай»ларнын татар әдәбиятына кимсетеп карауларын күрсәтүче бер мисал гына
Минем «Җилкәннәр җилдә сынала» повесте лә русчага тулы вариантта басылып чыкмады. Башта ул үзебезнең китап нәшриятында Имбовин тәрҗемәсендә «Упругие паруса» исеме белән дөнья күрде. Бераз соңрак шул ук тәрҗемәдә Мәскәүнең «Советская Россия» нәшриятында, берничә хикәя дә өстәлеп, «Первая борозда» исеме белән басылды. Повесть исә элеккечә «Упругие паруса» исеме белән, ләкин тагын да ныграк кыскартылып., татарча варианттагы фәлсәфи уйланулар, телнең сыгылмалылыгы бетерелеп, бары тик сюжетны гади телдә сөйләп чыгуга гына калдырылган иле
Күп кенә тәнкыйтьчеләр бу повестьны Н.Островскийның «Корыч ничек чыныкты» әсәре белән янәшә куеп бәяләде. Мин «Корыч ничек чыныкты» әсәре начар, ә минеке шәбрәк дияргә җыенмыйм. Минем «Жилкәннәр»дә бөтенләй башка проблема күтәрелә. Анда авырлыкка очраган һәм табиблар тарафыннан үлемгә хөкем ителгән гап-гади авыл малаенын күкрәгеннән җанын умырып алып, аның матурлыгын кешеләргә күрсәтүе, имгәтелгән рухнын ничек ныгый, чыныга баруы, яшәгән саен күнел күзенең ачыла, әсәр героеның офыклары кинәя баруы сурәтләнә. Ә.Н Островскийның Павелы—сәясәт корбаны. Бу әсәрнең авторы аны яшерми дә. Дусларына язган хатларында «Башта партия, аннан соң гына гаилә»,—дип яза.
Авторларның язмышы охшаш булганга карап кына әсәрләрне бер яссылыкта күрү дөрес түгел. Павел белән Фәнияр дөньяга икесе ике төрле карый. Фәнияр рухи үсештә, туктаусыз эзләнүләрдә сурәтләнсә, Павел үзенең үткәннәрен, революция өчен көрәшеп йөрүләрен исенә төшерә һәм сәламәтләнә калса тагын шул юлга басарга омтыла. Бу ике әсәрне бер яссылыкка куеп тикшерүчеләр, үзләре дә сизмәстән, татар әдәбиятының алтын фондына кергән «Җилкәннәр җилдә сынала» повестен икенчел әдәбият дип бәяләргә мәҗбүр булалар.
Руслар безне тәрҗемә иткәндә безгә икенче сортлы халык дип карыйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, канатлы сүзләрен, бер үк сүзнең әсәрдәге вәзгыятькә карап төрле мәгънә алуын исәпкә алмыйлар. Шунлыктан безнең әдәбиятыбыз аларныкыннан түбән килеп чыга.
Минем үземә дә шактый гына тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә туры килде. Җитмешенче елларда булса кирәк, мина әзәрбайҗан шагыйрьләренең бер көлтә шигырьләрен бирделәр. Әзәрбайҗан әдәбияты тирән тамырлы, бай әдәбият. Университетта укыганда мина әзәрбайҗан әдәбияты турында курс эше язарга туры килгән иде. Шунлыктан мин үземә бирелгән шигырьләрне тәржемә итәргә курыкмыйча алындым. Безнең Татарстан Язучылар Союзы әзәрбайҗан шагыйрьләренең шигырьләрен татарчага тәрҗемә итеп, «Каспий дулкыннары» исеме белән күмәк җыентык бастырып чыгарырга әзерләнә иде. Мин бөтен көчемне һәм сәләтемне салып үземә бирелгән шигырьләрне татарчага тәрҗемә иттем. Тәрҗемәгә җаваплы карасаң, ул үзен иҗат итүдән дә авыррак. Үз иҗатында син ирекле, ә тәрҗемәдә билгеле бер калыптан читкә чыга алмыйсың. Син тәрҗемә иткән халыкларның әдәбиятын, стиль үзенчәлекләрен, телдә йөргән канатлы сүзләрнең үзебезнең телдә нинди вариантлары барлыгын, кыскасы, тагын бик күп нәрсәләрне хәтер аша, акыл аша уздырасың. Төшенеп җитмәсәң, ул халыкларның классикларын укыйсын. Ә «өлкән агайлар» безнең кебек «вак-төяк» халыкларның гореф-гадәтләрен, яшәү рәвешләрен, һәр сүзнең төбендә ни ятканлыгын тикшереп тормыйлар шул. Боларга ничек тә ярый дип карыйлар.
«Каспий дулкыннары» Язучылар Союзында безнең тәрҗемәләрне тикшереп чыкканнан соң гына дөнья күрде.
Үз иҗатым тукталып торган чакларда берәр яраткан шагыйремне тәржемә итә торган идем. С. Есенинның «Восточные мотивы» дип аталган циклын тәржемә итеп, «Казан утлары»на җибәргән идем. Ул вакытта журналның поэзия бүлегендә эшләүче Нури Арсланов, Есенинны тәрҗемә итүчеләр синнән башка да күп дип, тәрҗемәләрне дөньяга чыгартмады. Ләкин мин тәрҗемә итүдән туктамадым...
Тәрҗемә көчне һәм вакытны күп ала. Мина үз әсәрләремне язарга кирәк. «Әнә килә автомобиль» пьесасын язып ятам. Бу—1973 ел. Дөресен әйткәндә, пьесалар язарга мине Туфан Миңнуллин «котыртты»:
—Менә син шигырьләр язып, мәче теле чаклы китаплар чыгарып ачлы-туклы яшәп ятасың. Синең бит каләмен бар. Әнә бөтен кеше ябырылып укырлык повесть яздын («Жилкәннәр жилдә сынала»ны әйтүе). Шундый повесть яза алган кеше рәзе пьеса яза алмый. Тагын шунсы бар: үзеннен язганыңны халык ничек кабул иткәнен күреп-ишетеп утырасың. Ә синең шигырьләреңне берәр кыз трамвайда укып бара да оныта.
—Бәлки, онытмыйдыр.
—Ну малай, онытмаган очракта да аңа синең шигырен ничек тәэсир иткәнен белмисең бит. Аннары шунсы бар: шигырь язып тамак туйдырып булмый.
Без Туфан белән еш кына бәхәсләшеп алгалый идек.
Шушы сүздән соң мин пьеса язу турында уйлана башладым. Бик актуаль тема кирәк иде. Күршеләрнең «Москвич» алулары, драматург Сәет Шәкүровның һәм үзебезнең чакрым саен сүнеп аптыратучы «Запорожец» пьесама тема табарга булышты. Халыкның инде тамагы туеп, байлык артыннан куа башлаган чагы. Ә иң зур байлык—машина. «Москвич»яки «Жигули» алып җибәрсәң, син таныш-белешләрең алдында бер баскычка күтәреләсең. Ниһаять, пьеса язарга тотындым. Мин аның бер кисәген язган саен Туфанга укытам. Ул укый да минем язганнарымны пыран-заран китереп ташлый. Шулай шактый җәфалана торгач: «Ярар, минемчә, ару гына әйбер килеп чыккан. Марсель Сәлимҗановка күрсәтеп карармын. Ул нәрсә әйтер тагын»,—дип, Туфан пьесаны алып китте. Башта аның исеме бүтәнчәрәк иде. «Әнә килә автомобиль» дип Туфан атады. «Моның өчен синнән бер коньяк инде, малай»,—диде ул.
Пьесаны М. Сәлимҗанов та, артистлар да ошаткан һәм аны озак тозлап яткырмыйча 1974 елда Г. Камал театрында М.Сәлимҗанов үзе куйды. Спектакль озак еллар Г. Камал һәм К.Тинчурин театрларында гел аншлаг белән барды .Һәм чынлап та ул минем кесәне шактый калынайтты.
Дәрт сүрелгәнче тагын бер пьеса яза башладым. Ләкин миңа ул пьесаны туктатып торырга туры килде. Чөнки театрдан заказ килде. Миңа В. Шукшинның «Энергичные люди» әсәрен сәхнәләштереп тәрҗемә итәргә куштылар. Алынганда бик җиңел булып тоелса да, эшли башлагач шактый кыенлыкларга очрарга туры килде.
Беренчедән, В. Шукшинның теле төрмәчеләр, жуликлар жаргоны белән шыплап тутырылган. Андый жаргон сүзлекләрдә дә юк икән. Безнең өйдә гомумән сүгенүләргә, тәмәке тартуларга табу салынган булганлыктан, татарча да сүгенә белми идем. Дөрес, бер дә сүгенү сүзе ишетергә туры килмәде дип әйтә алмыйм. Бар иде ул безнең заманда да исереп сүгенеп йөрүчеләр. Ләкин алар бөтенләй башкача сүгенәләр. Алар Шукшин сөйләмен белмиләр В. Шукшин сүзләрен бераз йомшартыбрак, үз телебезгә якынайтыбрак бирергә туры китде. Аның язу стиленә төшенү өчен «Сельские жители», «Там, в дали», «Характеры», «Красная калина» әсәрләрен укып чыктым. Шунсы кызык тоелды: В.Шукшин да минем белән бер чорда яза башлаган икән. Бу «Энергичные люди» әсәре дә 1974 елда сәхнәгә куелган. Сүгенә-сүгенә язган Шукшинга Ленин премиясе бирелде. Безнең агай алай язса, аны матбугатка да чыгармаслар иде.
Тәрҗемә иткәндә икенче авырлык ни проза, ни сәхнә әсәре булмаган катнаш жанрны тамашачы карарлык, артистлар рәхәтләнеп уйнарлык пьеса итүдә иде. Анда кайсы персонажның сүзләре икән бу дип уйланып утырырлык җирләр күп идее.
Көч күп түгәргә туры килде. Җитмәсә, режиссер ашыктыра: бу сезонда куярга кирәк, ул безнең планга кергән, ди.
Тырыша торгач, «Энергичные люди» әсәрен тәрҗемә итеп, сәхнә әсәре итеп ясап чыктым. Исемен «Әшнәләр» дип куйдым. Чөнки әсәр көчле кешеләр турында түгел, әшнәлек, астыртын рәвештә урлашу турында бара иде
Бу спектакль әллә бер, әллә ике ел барды. Тамашачы «Үзебезнең исерек ирләребездән дә гарык. Монда килеп, аларны акча түләп карап утырасыбыз килми»,—дип, спектакльне карап бетермичә чыгып китә башлагач, аны туктаттылар. Бәлки, тәрҗемәсе дә бик шәп булмагандыр. Ә Гаффар да әнә: «Спектакль шәп, ләкин тәрҗемәдә бераз җитешсезлекләр бар»,—дип язып чыккан иде
Аннан соң да «Иностранная литература» журналындагы үземә кызык тоелган кайбер әсәрләрне татарчага тәржемә итә идем. Бу тәрҗемәләр акча да, дан да китерми иде. Аларның күбесе үземә каләм шомарту өчен генә булды.
Китап җене кечкенәдән кагылган иде миңа. Җәй көне ишегалдын себереп чыгара идем дә, мичкә тәгәрәтеп пешерелгән бәрәңгене кабыгы-ние белән ашый- ашый, ишегалдындагы яшел чирәмгә ятып, йә Том Сойерга, йә Робинзон Крузога әвереләм. Ялгыз утрауда яшим. Кәҗәләр асрыйм. Кәҗә димәктән, безнен үзебездә дә алар шактый иде. Чөнки кәҗә сөтенә налог юк. Ә сыерыңның 300 литр сөтен бушлай хөкүмәткә тапшырырга кирәк.
Бераз читкәрәк киттем бугай, сүзем китаплар турында иде бит. Мин инде 4-5 сыйныфларда ук авыл китапханәсендәге барлык китапларны укып чыккан идем Ж. Вернның хыялый шарына утырып Айга очкан чаклар да булды Ге де Мопассанның «Милый друг»ын укып аның чибәр сөяркәләрен тартып алулар, Л. Толстойның ире була торып сөяркә белән типтерүче «Анна Каренина»сын «кыйнап» ташлаулар, А. Пушкинның «Капитан кызы»н эзләп йөрүләр. Кыскасы, күп иде безнең маҗаралар Китаплар мине кәлҗемәле, чабаталы дөньядан аерып Ж.Вернның «Серле утрау»ларына, Достоевскийның кан кардәш Карамзиннарына. «Юләрләр йорты»на, тагын әллә кайларга алып китә. Кеше күңелен бер генә нәрсәдә китаплар кебек баега алмый. Китап ул акыл аша синең эченә кереп кан тамырларын буенча ага башлый: тетрәнәсең, сокланасың, яратасың, нәфрәтләнәсең, хыялланасын. Ә хыял реаль дөньядан югары күтәрә. Хыял канатларында Айга, йолдыхзарга менеп, тишек чабаталарыңны эләсен. Хыял ярдәмендә ел үсәсен ай үсәсен, үсмер малайдан җиткән егеткә әверелеп, кызлар кочагына керәсең. Китап сине һәм физик, һәм рухи яктан үстерә. Мин хәтта монтер булып эшли башлагач та көндез ашарга дигән ипи янына берәр китап сала торган идем. Бәлки мине язучы итәргә әнә шул «китап җене» булышкандыр.
Гомумән, мин яшьтәшләремнән тизрәк җитлектем. 14 яшьтән «ябалак куа» башладым. Безнең якта кызлар белән йөрүне «ябалак куу» дип атыйлар иде. Хәзер яшьләр арасында бу атама онытылып бара. Хәер, хәзер авыл яшьләре рухи яктан деградацияләнә, таркала. Безнең китапханәләрдә, клубларда газета-журналлар өелеп тора иде. Клубка барып шырды-бырды уеннардан кызык тапмаучылар газета- журналлар укый. Мин «Совет әдәбияты»н чәлдереп тә кайткалый идем. Чөнки ул бер генә булмый. Күп булгач, бер журналның югалганын сизмиләр иде бугай. Ә бәлки, ул газета-журналларны кеше өенә алып китеп укысын өчен дә күпләп яздырганнардыр әле.
Безнең авылда ике китапханә бар иде. берсе—мәктәп, берсе—авыл китапханәсе. Шулай ук клуб та икәү: мәктәп һәм авыл клублары. Мәктәпнеке «Пионер клубы» дип атала һәм анда укучы балалар төрле спектакльләр куя. ә ул спектакльләргә колхоз эшеннән арып кайткан ата-аналар килә. Һәр ата-ана үз баласының ничек уйнавын күрергә тели. «Бишле»гә укучы буларак, ул спектакльләрне пионервожатый белән мин оештырырга тиеш. Чөнки мин инде беренче класстан башлап класс старостасы, өлкән сыйныфка күчкәч, учком председателе. Хәзер учкомнар мәктәпләрдә юк бугай инде. Ә учком председателе мәктәптәге тәртип өчен дә, укырга килмәгән балалар өчен дә җаваплы. Җаваплы эш кешене тәртипкә өйрәтә. Безнең мәктәп зур, һәр класста 32 шәр бала. Утыз икене икегә тапкырласаң, шактый җыела. Нигә икегәме? Чөнки бер сыйныфта укучылар күп: аларны икегә бүләргә туры килә: «А» һәм «Б» классларына.
Тәртипсез укучыларны бераз тәртипкә китерер өчен үземә ярдәмче итеп бер класста өч ел утырып калган. Карамны сайладым. Аның йодрыклары мунча ташы кебек каты, әти-әнисез үссә дә, бик көчле иде. Җитмәсә, тәмәке тарта. Мин аңа: «Карам, син миңа ярдәм ит, ә мин сиңа дәресләреңне әзерләргә булышырмын»,— дидем.
—Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың дип әйткән ди безнең әбекәйнең әбисенең әбисе,—диде ул.
—Син бит көчле малай,—дидем Карамның салпы ягына салам кыстырып. — Мәктәптәге бөтен малайлар синнән куркып тора.
Бу сүздән соң Карам күкрәген киереп куйды:
—Һы, курыкмый карасыннар!
—Шундый бөтен мәктәпне дер селкетеп торган малай неужели «2» ләрне генә җиңмәс икән?
—Һы, «2» бит ул тигәнәк кебек, чалбар балагыннан алып ташласаң, җиңгә ябыша.
—Без аларны икәүләп чүпләрбез.
Карам озак кына ыгы-мыгы килеп, карышып маташты. Аннары:
—Миңа нишләргә соң?—диде.
—Иң беренче үзеннән башла.
—Үземне нишләтим соң мин?
—Тәмәке тартуыңны ташла.
—О-о, ансы булмас, дускай. Аннары мин бит себерке яфрагы гына тартам. Тәмәке алырга акчам да юк минем.
—Алайса, бигрәк шәп. Себерке яфрагы тартып, шырпы әрәм иткәнче ташладын да куйдын.
—Тәмәке ул, беләсен килсә, егетлек!
—Синеңчә, Фәйзылбарыйлар, Мәзһәпләр егетме?
Бу сүзләр Карамны бераз уйга катдырды. Аннары ул:
—Әйттең сүз,—диде.—Аларны мин бер йодрыгым белән икесен бергә егам, селәгәйләр.
—Шулай бугач, син аларны ла тәмәке тартудан туктата аласың.
—Аларны туктатып булыр, ансы. Бер аулак тыкрыкта изеп ыргытсаң, тәмәке сүзен онытырлар. Үзем генә. Белмим.
—Син бит көчле егет.
Карам йодрыгы белән койма тактасына китереп сукты. Кулын авырттырып, авырткан җиренә өреп торды.
—Беләсең килсә, минем туйганчы бәрәңге дә ашаганым юк Мин бит мәктәпкә тамак туйдырыр өчен генә йөрим.
—Ничек? Мәктәптә ашатмыйлар бит.
—Ә мин кызларның көндез ашарга дип алып килгән ипиләрен урлап ашыйм.
Мин аның урлашканын белә идем. Ләкин кызлар аңардан куркып бу хакта укытучыларга әйтми иде.
Ул көнне мин Карамга берни әйтә алмадым. Барыбыз да ярата торган Миңнур апага гына Карамның хәлләрен сөйләдем. Миңнур апа бу мәсьәләне педсоветта күтәреп чыккан. Бик ярлы кешеләрнең балаларына ярдәм итү өчен мәктәпнең махсус фонды бар икән. Карамның абыйсы Кабиз районда ниндидер эштә эшләгәч, Карамны бу исемлеккә кертмәгәннәр. Миннур апа сөйләшкәннән соң гына Карамга көндезге аш урынына күпмедер ипи бирә башладылар. Карам үзенен ипиенең беразын гына ашый да, калганын сумкасына салып куя иде.
—Ипиеңне нигә ашап бетермисең?—дидем аңа.
—Т-с-с!—диде ул бармагын ирененә куеп.—Өйдә минем әбекәй бар. Аңа да ипи кирәк...
—Ә абыең?
—Аның эшләгәне үзенә дә җитми. Аның бит бер күзе юк. Шуңа рәтле эшкә алмыйлар.
Карамның бу сүзләре мине тетрәндереп җибәрде. Ярый әле безнең әни бар дип сөендем.
—Рәхмәт сиңа, дускай,—диде Карам, җилкәмә сугып.
—Нигә?—дигән булдым мин.
—Ипигә,—диде Карам. —Ә тәмәкене ташлыйм мин аны. Вакыты җиткәч, тәмәке тартмый да егет булырбыз әле.
Мин Карамга текәлеп карадым. Ул инде чынлап та егет булып килә түгелме соң? Уналтыны тутырды бит инде. Тиккә генә кызларны почмакка кысрыклап, кабара башлаган түшләрен күлмәк аша тешләмидер. Сугыш елларында укырга кергәнлектән, бер сыйныфта укучыларның яшь аермасы 2-Зәр ел идее. Җиденче классны бетерүгә колхоз аларны рәхәтләнеп эшкә җигә башлый. Билгеле, мондый кызларнын. ачлы- туклы яшәүләренә карамастан, түшләре кабара, күңелләре алгысый. Шуңа күрә малайлыктан егетлеккә күчеп баручылар белән бераз шаяргалап алу алар өчен кызык кына булгандыр.
Дәрестән соң без, тәмәкечеләр һәм мин, бергә җыелдык. Карам нишләр икән дип уйлап торам. Ә ул букчасыннан бер дәфтәр, кесәсеннән уылган яфрак чыгарып, зур итеп дәфтәр битенә тәмәке төрде. Фәйзылбарыйның кесәсеннән ялт кына шырпы таргып алды да тәмәкесен кабызды. Аннары аны тирән итеп берничә тапкыр суырды. Шуннан соң тәмәкесен җиргә салып таптады.
—Менә, күрдегезме?
— Күрдек, күрдек.
— Күрсәгез шул: бу минем соңгы тапкыр тартуым. Ә хәзер сез дә шулай итегез...
Малайлар бер-берләренә карашып кесәләреннән учларына тәмәкеләрен бушаттылар. Карам аларга үзенең дәфтәр битен сузды. Фәйзылбарый белән Мәзһәп телләре белән кәгазьне чылата-чылата тәмәке төрделәр һәрберсе гончыга-тончыга бер суырганнан соң тәмәкеләрен җиргә салып таптады һәм: «Инде нишләргә кушасыз?»—дигән сыман әле Карамга, әле миңа карадылар.
—Бүгеннән тәмәке тартуны ташлыйсыз,—дидем.—Күрәсезме, Карам ташлады. Ә ул сүзендә тора торган егет.
Үзен егет дип атагач. Карам янә бер башка үсеп киткәндәй булды. Мин кайсыдыр китапта: «Кешене усаллык белән җинеп булмый. Иң начар кешедә дә яхшы сыйфатлар яшеренеп ятарга мөмкин. Аның шушы сыйфатын ачып үзенә күрсәтергә кирәк»,—дигән сүзләр укыган идем. Бу очракта шул сүзләрдән файдаланып:
—Сез бит яхшы егетләр!—дидем.
Мин бу сүзләрне нык ышанып һәм тегеләрне дә ышандырырлык итеп әйтергә тырыштым.
—Безнең тәти егет булып йөрисебез килми. Минем кызларның әллә кай җирләрен умырып тешлисем, аларны билләре өзелгәнче кочасым килә,—диде Фәйзылбарый — Ә синең?—диде ул Мәзһәпк, Мәзһәп бер сүз дә дәшмәде.
—Селәгәй!—диде аңа Фәйзылбарый. —Кызлар исе синең борынына кермәгән әле.
—Туктагыз әле, егетләр,—дип сүзгә кушылдым. —Монда бит без кызлар турында сөйләшергә җыелмадык. Тәмәке тарткан кешедән әшәке ис килә. Ә үзегез кызлар дигән буласыз,—дидем.
—Бик акыллы булып киттең әле син,—диде Мәзһәп.—Әллә укытучы булырга җыенасыңмы?
—Укытучыларның ялчысы бит инде ул,—диде Фәйзылбарый һәм күкрәккә йодрыгы белән кундырды. Тыным кысылып куйды. Кабыргага Мәзһәп чәпәде. Юаш малайдан моны көтмәгән идем. Үзеннән кече малайлар башына сугып киткәндә дә җавапсыз кала торган Мәзһәп синең кабыргаңа китереп чәпәсен әле. Бик каты ачу килде. Мәзһәпнең арт ягына табаны куба башлаган ботинка белән бөтен көчемә китереп типтем. Ул авып китте. Бу хәлләрне моңарчы сүзсез генә күзәтеп торган Карам:
—Җиттеме сезгә, калай әтәчләр. Әгәр җитмәсә үзем өстим,—диде.
Карам өч көнгә бер генә юыла торган кулларын йодрыклап теге малайларның касыгына менеп төште. Сугышканда ул кешенең иң авырткан җиренә суга белә иде. Малайларның кикрикләре шиңде. Фәйзылбарый көчкә-көчкә тын алып:
— М-менә үзең тартмассыңмы әле,—диде.—Син тартсаң, без дә тарта башлыйбыз.
—Менә моны күрәсезме?—диде Карам, кысылган йодрыгын Фәйзылбарыйның борын төбенә китереп.—Менә моннан нәрсә исе килә?
—Тәмәке исе!—диде Фәйзылбарый.
—Бу синең соңгы тапкыр тәмәкене иснәвең булыр.
—Карарбыз әле. Кемнеке соңгы булыр.
—Нәрсә карарсыз?—Карам малайларның ияк асларына менеп төште. Мәзһәп телен тешләде, ахры, кан төкерде.
Шушы сөйләшүдән соң безнең мәктәптә тәмәке тартучы булмады.
Еллар үгеп, мине Красноярск хәрби госпиталеннән район больницасына кайтаргач, безнең палатага Карам килеп керде. Өсте-башы бик пөхтә.
—Нишләп сине монда Урыссу болнисына китереп тыктылар? Монда бит кандала, таракан оясы. Әнә, көпә-көндез стеналардан үрмәлиләр,—дип башлады Карам сүзен.
—Соң, үзен беләсең бит: мин армиягә киткәндә безнең авыл Ютазы районына керә, ә районның болнисы Урыссуда иде.
—Чукындырып яталар шунда. Баулының борын төбендәге Кызылъяр авылын Ютазыга кертеп. Аналарын себерим... Йә, ярар, кадалышып бетсеннәр бөтенесе бергә. Үзеңнең хәлен ничек?
—Ял итеп ятам әле.
—Менә мин дә ялга кайттым. Мин колхоздан качтым. Карагандага китеп, шахтага эшкә кердем. Акчаны пачкалап бирәләр, малай. Ипигә ак май ягып колбаса белән ашыйм.
Карам кесәсеннән бер пачка акча чыгарып тумбочка өстенә ыргытты.
—Мә, кирәк нәрсәнне алырсың.
—Юк, кирәкми, дускай! Монда бит безнең ашау байдан, үлем Ходайдан.
—Үлем турында сөйләмә әле син. Менә минем монда әҗәл даруым бар,—Карам пинжәгенен түш кесәсеннән юка шешәле коньяк китереп чыгарды. —Әйдә, тиз генә моны юк итик әле. Кем әйтмешли, нәселе корысын.
Карам минем ай-ваема карамый тумбочкадагы алюмин кружкага бераз коньяк агызды да үзе эчеп куйды.
— Менә күр, агу түгел.
Ул кружканы крандагы су белән чайкап мина да коньяк салып бирде. Мин кыстатып тормадым, эчеп куйдым. Эчми эчкәнгәме, бик тиз башка китте. Без укып йөргән вакытларны искә төшереп алдык.
—Тәмәке белән эшләр ничек?—дип сорадым.
—Шуннан бирле авызга алган юк.
—Фәйзылбарыйны күргәнен бармы?
—О-о,—диде Карам,—аны хәзер танырлык та түгел, нефтькә эшкә кергән. Өстендә хром пальто, тотып карадым. Каймак кебек. Начальник диярсең.
Без Карам белән озак сөйләшеп утырдык. Ул инде элекке атаман Карам түгел, акыл утырткан. Чыгып киткәндә ул болай диде: «Мин бераз акча туплау белән авылыбызга кайтып йорт салам. Безнең Ык буйлары, аръяктагы Өемташлар гына ни тора! Шахтада акчаны күп бирәләр бирүен, ну мин жир астында эшләргә яратмыйм. Үлгәч тә өлгерербез әле анда эшләргә.
Карам шул китүдән кайта алмады. Аны шахта басты. Ә Фәйзылбарый белән очрашырга туры килде. Мине шигырьләр язган өчен район больницасыннан куып, туган йортыбызга кайтарганнар иде. Көннәрдән бер көнне шәп тукымадан тегелгән аксыл-соргылт костюм кигән бер егет килеп керде. Тыңлаусыз сары чәчләрен шома итеп артка тарап куйган.
—Әллә танымыйсың инде? Мин Фәйзылбарый бит. Син тәмәкене ташлаттырган Фәйзылбарый —Ул яныма килеп җилкәләремнән сыпыргалап куйды.
— Мин сине берәр начальникмы әллә дип уйлаган идем.
Фәйзылбарый көлеп куйды.
—Кая инде ул безгә начальник булу! Нефте чыгарабыз. Читтән килгән егетләр эш авыр дип зарланалар. Миңа авыр түгел. Безнең җилкәләр ач колхозны күтәреп үрәнгән. Монда ичмасам уч тутырып акчасын аласың.
Фәйзылбарый ишек төбендә калдырган сумкасын минем янга алып килеп, өстәлгә күчтәнәчләр тезә башлады.
—Әйдә, дустым, сыйлан. Сине больницада ашатмаганнар, ахры, бик ябыккансың.
Әни табын әзерләде. Без күчтәнәчләр белән сыйландык. Ашап-эчеп табыннан кузгалгач, Фәйзылбарый сумкасыннан мичкә тәгәрәтеп пешергән ике бәрәңге алып өстәлгә куйды.
— Бусы нәрсә тагын?—дидем аптырап.
—Бусы минем әҗәт.
—Нинди әҗәт?
— Бер көнне мин мәктәпкә ач килеш барганыем. Әбекәй күршеләрдән бер бидрә бәрәңге биреп тормассызмы, көз көне ике бидрә итеп түләриек. дип сораган. Ләкин күршеләр: «Сез хәерчеләрнең утыртырга бәрәнгегез дә юк бит, көз көне каян алмакчы буласыз ул ике бидрә бәрәңгене?» —дип әбидән көлгәннәр. Шул көнне син үзеңә дип алып килгән ике бәрәнгенен берсен миңа биргәннең.
Мин бу вакыйганы оныткан идем инде Шулай да Фәйзылбарыйга
— Ә нигә ике бәрәңге? Мин бит сиңа бер генә бәрәнге биргәнмен,—дидем.
—Әбекәй: «Әҗәт алсан, икеләтә итеп түлә»,—дип әйтә торганые.
—Ни өчен икеләтә?
— Берсе сиңа авыр чакта ярдәм иткән өчен, икенчесе рәхмәт йөзеннән.
Фәйзылбарый белән сөйләшеп угыра торгач, күңелләр йомшарып китте. Икебез дә еш-еш күзләрне сөрткаләдек.
Озакламый мине Казанга больницага алып киттеләр. Казанга кемнәр ярдәмендә китүне «Сөенечләр бүлешү» дигән китабымда язган идем, кабатлап тормыйм.
Минем бит сүз башым көндәлекләр турында иде. Көндәлекләрем ни өчендер 1981 елдан гына башлана. Дөресрәге, шуна кадәргеләре юкка чыккан. Шулай дип ышанып әйтүем шуннан, чөнки 1981 елгы көндәлек жөмлә ахырыңдагы ике сүз белән башланып киткән. Ә икенче җөмлә баш хәреф белән язылган. Ләкин кызыл юлдан түгел. Димәк, фикернең дәвамы булган, башы юк.
Көндәлекләремне ничәнче елдан яза башлавымны тәгаен әйтә алмыйм, әмма 1981 елга кадәр һич югы берничә дәфтәр язылган булырга тиеш. Чөнки мин әдәбиятка килгән 60 нчы еллардан соң 20 ел вакыт узган 20 ел эчендә күпме кешеләр белән очрашылган. Язучылардан тыш—Башкортстан, Әстерхан, Семипалатинск, Үзбәкстан, Казакъстан һәм башка төбәкләрдән килгәннәр белән. Семипалатинскидан килгән Антонина исемле бер ханым ике тапкыр безгә килеп атналар буе кунак булып яткан иде. Аның йөрәгенә операция ясаганнар һәм ул бездә ял итеп ятмакчы икән. Нурсөя дә, мин дә аның зарлануларыннан гарык булдык. «Мин тулай торакта яшим. Миңа аерым фатир кирәк. Сез берәр министерствога язсагыз, бәлки, фатир бирерләр иде. Сезне бит бөтен Советлар Союзы белә»,—дип, минем салпы якка салам кыстырып караса да, мин беркая да язмадым. Чөнки Генеральный секретарьга язсам да берни эшләмәячәкләрен белә иде. Моңа кадәр үзебезгә телефон кертә алмыйча дистәләрчә министрлыкларга, хәтта Политбюро исеменә язып та берни кыра алмаган идем. Бездә Совет чорында да һәм хәзер дә бер начар гадәт яшәп килә. Берәрсе өстеннән шикаять язсан, югарыдагы түрәләр, «рассмотреть» дигән сүзне өстәп, хатынны мондагы түрәләргә җибәрәләр. Ә мондагы түрәләрнең һәрвакыт җавабы әзер: «Нет технической возможности». Гаделлек дигән нәрсә Россиядә беркайчан да булмастыр. Юкса урын өстендә яткан һәм инде Союзкүләм танылып килгән язучыга телефон кертә алмаслар идеме? Күрше-тирәдәге начальстволарда бар бит. Алар өчен «техническая возможность» табылып тора.
Шунсы кызык: совет власте бетүгә «техник мөмкинлекләр» дә табыла башлааы. Чит илдән кешеләр кесә телефоннары алып кайта башлады. Совет властеның күп кенә яхшы яклары булса да ул печән өстендә яткан эт кебек иде. Эт печән ашамый, кәҗәгә дә ирек бирми. Елына миллионнан артык «Жигули», шулар өстенә «Волга», «Москвич», «УАЗ» кебек машиналар чыгарган СССР нын үз халкы унар ел машинага чират торып, ахыр чиктә тиенләп җыйган акчасын учмарлап теге дөньяга алып китә иде. Машиналар социализм төзеп ятучы чит илләргә бүләк ителә яисә бик арзан хакка сатыла иде.
Мин, шушы «иң бәхетле, иң гүзәл» илнен гражданины буларак, кандалалы, тараканлы больницаларда череп яттым! Бу больницаларда яту да әле зур бәхеткә санала иде. Власть алышынгач, больницада хәлләр тагын дә хөртиләнде. Ашарга кашык, тәлинкә, бокал ише нәрсәләрне үзең алып керәсең. Бәлки, тиздән карават, матрас ишеләрен дә үзеңә алып керергә туры килер. Бушлай дару дигән нәрсә юк инде.
Гомумән, Россиянең киләчәге бик томанлы күренә. Җырдагыча:
Уңга карасаң да юк,
Сулга карасаң да юк!
Илнең киләчәге нинди буласын беләсең килсә, картларга кара, диләр. Ә картларны күреп торабыз: урам тулы бомжлар. Йортлар күбрәк салынган саен фатирсызлар, икмәк күбрәк булган саен хәерчеләр арта.
Менә шундый парадокс.
Көндәлекләремнең кереш өлеше озынга сузылды. Истәлекләр формасында язылса да алар барыбер шул ук көндәлекләр. Ләкин мондагы вакыйгалар—хәтер аша сөзелеп чыкканнары гына. Шунсын раслап әйтә алам: монда уйлап чыгарылган вакыйгалар юк. Киресенчә, озынга китмәсен дип күп нәрсә төшереп калдырылды. Хәтер тузаны астында калып онытылганнары да күптер.
Р. S. Югалган көндәлекләр, белмим, табылырмы? Әлегә сакланган кадәресен укучыларга тәкъдим итә торырга булдык. Бәлки, алар минем белән кызыксынучыларга шәхесемне аңларга ярдәм итәр.
|
2022-11-26T13:29:52Z
|
http://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/2011-2/khter-toplrend-utly-kmer-1660814312
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Безнең бәяләр тәэмин итүгә һәм башка базар факторларына карап үзгәрергә мөмкин.Күбрәк мәгълүмат алу өчен сезнең компания безнең белән элемтәгә кергәч, без сезгә яңартылган бәяләр исемлеген җибәрәчәкбез.
Сездә минималь заказ саны бармы?
Әйе, без барлык халыкара заказларның даими минималь заказ күләмен таләп итәбез.Әгәр сез сатырга телисез, ләкин бик аз күләмдә, без сезнең сайтны карагыз
Сез тиешле документлар китерә аласызмы?
Әйе, без күпчелек документлар бирә алабыз, шул исәптән анализ сертификатлары.Страховка;Кирәк булганда килеп чыгышы һәм башка экспорт документлары.
Куркынычсызлыкның уртача вакыты нинди?
Samрнәкләр өчен әйдәп бару вакыты якынча 7 көн.Масса-күләм җитештерү өчен, әйдәп бару вакыты 20-30 көннән соң.(1) без сезнең депозитны алгач, (2) сезнең продуктлар өчен соңгы рөхсәтегез булганда, әйдәп баручы вакыт көченә керә.Әгәр дә безнең әйдәп баручы вакыт сезнең срок белән эшләмәсә, зинһар, сату белән таләпләрегезне арттырыгыз.Барлык очракларда да без сезнең ихтыяҗларыгызны канәгатьләндерергә тырышырбыз.Күпчелек очракта без моны эшли алабыз.
Сез нинди түләү ысулларын кабул итәсез?
Сез түләүне безнең банк счетына, Western Union яки PayPalга ясый аласыз:
Алдан 30% депозит, B / L күчермәсенә каршы 70% баланс.
Продукция гарантиясе нәрсә ул?
Без үз материалларыбызга һәм осталыгыбызга гарантия бирәбез.Безнең продукт безнең продуктлардан канәгать булу.Гарантиядә яки юкмы, безнең компаниянең культурасы - барлык клиент проблемаларын һәркем канәгатьләндерү өчен чишү
Сез продуктларны куркынычсыз һәм куркынычсыз китерүне гарантиялисезме?
Әйе, без һәрвакыт югары сыйфатлы экспорт пакетларын кулланабыз.Без шулай ук куркыныч әйберләр өчен махсус куркыныч төрү һәм температураны сизгер әйберләр өчен расланган салкын саклагычлар кулланабыз.Белгеч төрү һәм стандарт булмаган төрү таләпләре өстәмә түләү алырга мөмкин.
Товар җибәрү өчен түләүләр турында нәрсә әйтеп була?
Товар җибәрү бәясе сезнең товар алу ысулына бәйле.Экспресс гадәттә иң тиз, ләкин иң кыйбат юл.Диңгез суы белән зур күләмдә иң яхшы чишелеш.Төгәл йөк ставкалары, без күләм, авырлык һәм юл детальләрен белсәк кенә бирә алабыз.Күбрәк мәгълүмат алу өчен зинһар.
|
2022-11-28T15:36:34Z
|
http://tt.sdjbcmetal.com/faqs/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре...
Шәһәрдә - 75, авылларда 99 мәктәп тәмамлаучы егет һәм кыз өчен барысы да артта калды: кызыклы дәресләр дә, зачет-контроль эшләр дә, соңга калулар да, мәктәп тормышында булган мавыктыргыч чаралар да, дер селкеткән бердәм дәүләт имтиханнары да... Алар өчен яраткан укытучылары һәм 11 ел шатлык-борчуларын бергә уртаклашкан сыйныфташлары белән аерылу мизгелләре дә килеп җитте.
25 июнь көнне Җиңү скверы аллы-гөлле чәчәкләрне хәтерләтте. Матур традиция буенча елның-елында шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучыларны, алтын, көмеш медаль ияләрен, иң активларны үзенә җыя бу мәйдан. Быел да аларны олы тормыш юлына озатыр алдыннан котлау, хәер-фатиха бирү өчен җитәкчеләр дә, халык та күп җыелган. Егет-кызлардан күзне алып булмый: барысы да шундый матурлар, ыспайлар.
"Бүгеннән сезнең алда яңа тормыш ишекләре ачыла. Киләчәгегез - үзегезнең кулларда, балалар. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында 12 алтын, 11 көмеш медаль ияләре булу аеруча сөенечле. Аларга бәхет елмайды дип уйлый күрмәгез, мондый дәрәҗәгә ия булу өчен егет-кызлардан күпме тырышлык, түземлек таләп ителгәнен яхшы аңлыйбыз. Чөнки зур хезмәт кенә уңышка китерә. Тормыш юллары кая гына алып барса да туган Әгерҗегезне, мәктәбегезне, хөрмәтле укытучыларыгызны онытмагыз. Әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез. Барыгызны да кулларыгызга аттестат алган көн белән котлыйм!" - дип сәламләде чыгарылыш укучыларын район башлыгы Фәрит Габбасов. Аннан мәйданга иң зур бүләккә лаек булган алтын медаль ияләре һәм аларның әти-әниләре чакырылды. "Бу - сезнең беренче иң кыйммәтле бүләгегез. Ул матурлыкка карап бирелмәгән. Сез моңа фәкать үз тырышлыгыгыз нәтиҗәсендә генә ирештегез. Алтын медаль алуыгыз гомер буе күңелегездә матур хатирә булып сакланыр. Әти-әниләрегез сезнең белән ничек горурлана! Бу медальләрне алуда укытучыларыгызның да өлеше әйтеп бетергесез зур." - диде Фәрит Гарифович алтын медальләр, Рәхмәт хатлары, аларның әти-әниләренә бүләкләр тапшырганда.
Әнә, алар - көмеш медаль алырга әзерләнүче егет-кызлар. Йөзләре кояштай балкыса да, дулкынланалар үзләре. "11 ел буена тырышып укуым бушка китмәде. Бүген миңа көмеш медаль тапшырачаклар. Бик сөенәм. Әлеге тантанада катнашу өчен чакыру алгач, Исәнбайдан ашкынып килдек. Бик зур рәхмәт!" - диде Айгөл Латыйпова. Ә көмеш медаль ияләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Нуриев котлады. "Мәктәптә укыганда укытучылар сезгә матур традицияләрне күңелләрегезгә сеңдерделәр. Менә шуларны онытмыйча, буыннан-буынга тапшырсагыз иде", - дигән теләген җиткерде ул.
Мәйдан түрендә фән олимпиадаларында җиңүчеләр, мәдәни чараларны җыр-биюләре белән бизәүчеләр, спорт тормышында зур уңышлар яулаганнар да хөрмәтләнде. Аларга иң изге теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм мәгариф идарәсе начальнигы Тамара Николаева җиткерде. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ләйлә Гатауллина да егет-кызларга бары уңышлар теләде.
Музыка яңгырый... Соңгы тапкыр егет-кызлар очынып-очынып вальс әйләнә. Алар кулларындагы шарларны зәңгәр күккә очыралар. Сезнең хыялларга ирешү юлларыгыз да әнә шулай җиңел булсын, егетләр-кызлар! Ак юл сезгә!
|
2022-12-07T07:28:27Z
|
http://agryz-rt.ru/news/yashlek/alda-cezne-oli-jullar-kote
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Дүртөйле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда рәссам Ирек Асылгәрәевның «Мөлаем Шүрәле» иҗат эшләре күргәзмәсе эшләвен дәвам итә.
Дүртөйле тарихи-туган якны өйрәнү музеенда рәссам Ирек Асылгәрәевның «Мөлаем Шүрәле» иҗат эшләре күргәзмәсе эшләвен дәвам итә.
Азиянең һәр халкы мәдәниятендә үз урманын саклаган урман рухы бар.
Башкорт һәм татар әкиятләренең иң күренекле персонажларының берсе булган образ күргәзмәдә төп урынны биләгән һәм рәссамның 25 эшендә чагылыш тапкан. Алар барысы да төрле: ачулы, дустанә, тормыш турында уйланучан, хәтта ачык йөзле.
«Г. Тукайның шул исемле әсәренә иллюстрацияләр ясаганда, миңа бер уй килде, Шүрәле булгач, димәк, Шүрәле хатын-кыз һәм балалар да бардыр бит. һәркемнең үз гаиләсе булырга тиеш, нәкъ шуның өчен мин эшемне әни, бала, дәү әни һәм дәү әти образла- рында дәвам итәргә булдым. Шүрәле үзенчә хәйләкәр һәм җитез, кайчагында явыз персонаж. Минемчә, үз картиналарымда Шүрәлене мин сөйкемле итеп күрсәтә алдым, кебек», - дип сөйли Ирек Асылгәрәев. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, картинага һәр рамканы Ирек шулай ук үзе эшл. Ул: «һәр характерга - үз кысасы», дип әйтә.
Шулай ук Ирек Сәетҗан улы музей хезмәткәрләре белән бергә башкалар арасында танылган булырдай, Дүртөйле әкият персонажының портретын булдырырга уйлаган.Исеме дә бар - Намур-бабай. Хәрефләрнең урынын алыштырсаң, урман сүзе килеп чыга. Бу изге, авыр вакытларда ярдәм итүче образ булачак. Якташ-рәссамның урман Шүрәлесе интерпретацияләренә март ахырына кадәр карарга мөмкин булачак.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Юлдаш"
Зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи , информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан (РОСКОМНАДЗОР). Регистрационный номер: серия ПИ №ТУ 02-01372.
|
2022-12-08T06:48:15Z
|
https://iuldash-t.ru/articles/m-d-niyat/2021-03-22/m-laem-sh-r-le-2306391
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде. Ике...
Дүртенче сыйныф укучысы Виларик: «Ләйсәрия Ибәтовна татарча инша язарга кушты, мин яза белмим, икеле куячак», - дип, ишектән шыр елап кайтып керде. Малайны һәр кулына мандарин тоттырып, көч-хәл белән елавыннан туктаттылар. Әтисе улының көндәлеген ачып карады, анда дөрестән дә өй эше итеп, җәйге ял темасына инша язарга кушканнар иде.
Ике югары белеме булган ир нишләргә белмичә башын кашып куйды. Ул күпне белә, әмма монда татарча инша язарга кирәк. Бу математика түгел, монда баш белән уйлап язу сорала. Татарчасы чамалы булуын аңлаган Виларикның әтисе кичекмәстән дусларыннан ярдәм сорарга, кесә телефонына ябышты. Аның иң якын дусты: «Булмый, үзебездә нәкъ шундый ук хәл, безнең кызга да «Шүрәле» турында язарга кушканнар, менә нишләргә белмичә баш ватып утырабыз», - дигән җавабын ишеттерде. Башка дусларының да татарчасы такы-токы гына булып чыкты. «Ипи-тозлык сөйләшә беләбез, тик язу дигәндә, гафу ит», - дип акландылар алар. «Теләсә кайсы концерт-спектакльгә билет табып бирәм, син әйткәнне яза алмыйм», - диде дусларының берсе. Икенчесе: «Фатирыңа, машинаңа ремонт ясарга риза, татарча булдыра алмыйм», - дип, тизрәк котылу ягын карады. Арада берсе хәтта: «Әйдә, елга буенда йорт салып бирәм, тик үз малаема булыша алмаганны, синекенә ничек языйм ди», - дип, борчымавын үтенде.
Плитә тирәсендә кайнашкан Виларикның әнисе, иренең кыен хәлдә калуын күреп, ярдәмгә ашыкты. Аның да дус хатыннары хәттин ашкан, шәт, алар арасында татарча яза белгәне табылмый калмас дигән өмет белән ул телефо-ныннан шалтырата башлады. Беренче танышы: «Дүрт чит тел беләм, «Фауст»ны нимесчә яттан сөйлим, әмма татарча яза алуыма шикләнәм», - дип хафага төште. Тагын бер танышы: «Әйдә кытайча язабыз, мин аларча ярыйсы гына сукалыйм», - дип мактана башлады. Чираттагысы: «Татарча сөйләшә белгәнем өчен рәхмәт әйт, әле ярый әбием өйрәтеп калдырды. Язу дигәндә, андый кеше табуың икеле, алар хәзер бетеп килә, җиңелрәк нәрсә сора», - дип, сөйләшүне оста гына икенче юлга борып җибәрде. Виларикның әнисе: «Инде нишлибез, башка сорар кеше калмады кебек», - дип, чарасызлыктан иренә карап куйды.
Шулай аптырашта калып, алар бик озак утырдылар. Тынычлыкны: «Кыш җитте, машинага яңа тәгәрмәч кирәк», - дип, бурычка акча сорап кергән Габделбарый бозып ташлады. Күршеләренең хәлен ул бер карауда аңлап өлгерде. «Безнең малайга авыр мәсьәлә эләксә, ярдәм сорап өстәге күршегә менәбез. Ул техник фәннәр докторы, институтта математика укыта, болай кире какканы юк, булдыра алганча тырыша, улыбыз дүртледән төшми», - дип күкрәк сукты малае белән мактанган Габделбарый. - Авылдашлардан шәһәрдә безнең авыл кызы эшли дип ишеттем. Безнең авылныкылар татарча матур сөйләшә, сезнең малайга ничек тә ярдәм итәр, тапсам, бүген үк алып килермен».
Кичен Вилариклар ишегендә кыңгырау чылтырады. Ачып җибәрсәләр, анда авызын ерган күршеләре Габделбарый басып тора. «Безнең авылдашлар күп монда, тәки эзләп таптылар, ярдәм иттеләр, күрегез, менә ул кыз», - дип, кем белән килүен күрсәтте. Шулчакны бәләкәй Виларик гаҗәпләнүеннән чүттән генә кычкырып җибәрмәде, чөнки анда аның татар теле укытучысы, берни аңламаган, арган кыяфәтле Ләйсәрия Ибәтовна басып тора иде...
|
2022-12-03T16:05:24Z
|
http://nkamsk-rt.ru/news/kich-utyirganda/tatarcha-insha
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Бүген 19 халык дружинасы эшли, аның 18е халык саны 144 дружиначы белән авыл биләмәләре территориясендә һәм бер халык дружинасы халык саны 86 кеше белән шәһәрдә эшчәнлек алып бара. Нигездә бу 25- 55 яшьлекләр. Алар барысы да тикшерү үтте һәм таныклык алды (хөкем юклыгы һәм нарколог белән психиатрда исәптә тормау турында белешмә).
Дружиначылар тарафыннан җәмәгатьчелек урыннарында һәм шәһәр урамнарында патруль тору хезмәттәшлек турында өч яклы килешү нигезендә (район хакимияте, урындагы полиция бүлеге, дружиначылар) эчке эшләр органнары белән тыгыз үзара эштә гамәлгә ашырыла. Ирекле ярдәмчеләр МВД бүлегенең дежур частена 23 сәгатьтә килә, участок уполномоченные белән инструктаж үтә һәм урам, ихаталарда төнге сәгать бергә кадәр патрульдә. Рейдка алар җомга һәм шимбә, бәйрәм чараларын үткәрү вакытында чыга. Дружиначы график буенча елына 4-6 тапкыр рейдка йөри.
2017 елда полиция хезмәткәрләре дружиначылар белән бергә гаилә ыгы-зыгысына юл куймауның 14 очрагын; тәмәке һәм алкоголь зыяны турында үсмерләр белән кисәтү әңгәмәләре үткәрүнең – 67; балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлек, тәмәке саткан сәүдә нокталары тикшерүнең – 25; протокол буенча вак хулиганлык кылган өчен җәлеп итүнең 12 очрагын кисәткән; 36 кешене алкоголь куллануга медицина тикшерүенә җибәргән.
Җәмәгатьчелек тәртибен саклауда актив катнашкан дружиначыларны бүләкләү өчен ел саен «Яшьлек» ФиС МАУның спорт объектларына йөрү өчен абонементлар бүленә. Русия МВДның Яңавыл районы бүлеге каршындагы җәмәгатьчелек советы Полиция көнен бәйрәм иткәндә икенче ел рәттән кыйммәтле бүләк бирә.
Халык дружиначысына эш урыныннан ун календарь көнгә кадәр дәвамлылыкта хезмәт хакы сакланмыйча һәрьеллык өстәмә отпуск бирелә.
И. Гәрәев, «Яңавыл»
дружинасы командиры.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
|
2022-12-03T15:33:36Z
|
https://yantann.com/articles/-mgyyat/2018-07-02/politsiya-yard-mchel-re-safyna-keregez-216919
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Алар елмаеп үлде Бөтен галәм шаһит булды Бу җәзага - нинди вәхшилек! Гасырлар да моны оныта алмас, Бу гөнаһны - бу бит мәңгелек. 44нең 25 август көне - Җәлилчеләр өчен кара көн. Антларына тугъры булып, үлем көтеп, Йокламаган алар ничә көн. Бу соңгы көн, соңгы төн икәнен Белде микән Җәлил,...
25 августа 2014, 12:41
1197
0
0
Кукмарада игеннәрне урып-җыю эшләре дәвам итә
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 20 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр суктырылган, һәр гектардан уртача 22 центнер уңыш җыелган. Көзге культуралар уңышы инде тулысынча җыеп алынды, борчак басуларының да соңгы гектарларында эш бара. 12 мең ярым тонна салам хәзерләнгән. Көзге культуралар чәчү эшләре дә башланды. 4400 гектарла...
25 августа 2014, 11:49
545
0
0
Кукмарада "Легаль булмаган мигрант" акциясе бара
Районда 22 августтан 31 августка кадәр "Легаль булмаган мигрант" оператив-кисәтү акциясе бара. Аның кысаларында хокук саклау органнары вәкилләре, федераль миграция хезмәткәрләре белән берлектә, чит ил гражданнарының Россия территориясендә законсыз яшәү очракларын кисәтү өстендә эшлиләр, тикшерүләр алып баралар. Шулай ук чит ил гражданнары һәм гражданлыклары булмаган кешеләр күпләп яшәгән урыннар, алар...
25 августа 2014, 10:34
991
0
0
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Каенсар авылыннан Нурфия Исхакова "Кабатланмас мизгел" бәйгесенә бик матур, үзенчәлекле фотолар юллаган:
25 августа 2014, 09:22
0
0
0
Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә игеннәрне урып-җыю эшләрен төгәлләү, 1 сентябрь - Белем көненә хәзерлек, дәүләт программалары нигезендә төзелүче объектларны куллануга тапшыру, кышкы ягу сезонына хәзерлек чаралары күрү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. Һәр тармакта булган проблемаларны хәл итү буенча төгәл бурычлар куелды.
25 августа 2014, 07:54
0
0
0
Кара-Елгада мәчет төзелеше бара (+фото)
Кара-Елга авылында яңа мәчет төзелү хакында хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә мәчетнең беренче ниргәләре салынган.
25 августа 2014, 06:46
502
0
0
Шикаятьләрнең күбесе канәгатьләндерелгән
Район прокуратурасының башка хокук саклаучы һәм күзәтчелек итүче органнар белән системалы, килешенгән эшчәнлеге нәтиҗәсендә, прокуратураның координацион роле сакланган хәлдә, агымдагы елның алты аенда билгеле бер уңай нәтиҗәләргә ирешелде. Әйтик, планлы һәм планнан тыш тикшерүләр вакытында закон бозуларның 693 очрагы, шул исәптән 75 законсыз хокукый актлар ачыкланды. Бу очраклар буенча 75...
|
2022-12-07T03:57:25Z
|
http://kukmor-rt.ru/news/date/list/25-08-2014
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Әлеге вакытта Башкортстан башкаласы - Кораллы Көчләр сафына алынучылар саны буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында лидер. Быел көз Уфадан 1111 егетне хәрби хезмәткә алу күзаллана. Бу, язгы чакырылыш кампаниясендәгегә караганда, 187 кешегә күбрәк.
Билгеле булуынча, көзге чакырылыш 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Бу көздә 5,3 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрү каралган.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
|
2022-12-07T04:15:49Z
|
https://buzdyak-t.ru/articles/obshchestvo/2017-11-17/soldat-kaeshyn-budy-egetl-r-101334
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Илсөя Бәдретдинова: "Кыз богомол малай богомолны беренче тапкыр мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үк ашап бетерә..."
6 декабрь 2022 - 12:56
Динә Гарипова ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Казандагы юбилей концертында чыгыш ясаячак
6 декабрь 2022 - 12:15
Татарстанда аномаль салкыннар аркасында шторм кисәтүе игълан ителде
6 декабрь 2022 - 12:14
Путин мобилизацияләнгәнәр өчен яңа канун кабул итте
6 декабрь 2022 - 11:10
Мобилизациядән качып киткән россиялеләр өчен салым күләме арттырылачак
6 декабрь 2022 - 10:44
Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә яңа ярдәм күрсәтеләчәк
6 декабрь 2022 - 10:41
Татарстанда 35 гаилә өлкән кешене тәрбиягә алган
6 декабрь 2022 - 10:04
Татарстанда кошлар күпләп һәлак була башлады
VK
FB
TW
OK
Твиты от @shahri_kazan
Төп тема
«Исламия, «Кыр казлары»н җырла әле»
автор, 5 декабрь 2013 - 12:25
982
0
0
«Картаямыни соң йөрәк», - дип җырлый-җырлый, Исламия ханымның, әкрен генә, ашыкмый-кабаланмый, бу юлы инде Хәлил абыйдан башка гына, тагын бер юбилеена якынлашкан көннәре. Мин беренче тапкыр күчмә театрга килеп кергәч, Исламия Мәхмүтованы күрүгә үк, аны атаклы рус артисты Ермоловага охшаттым.
Мәһабәт төз гәүдә, аксөякләрнекедәй төс-кыяфәт, күк йөзедәй зәп-зәңгәр күзләр... Һәм инде, әлбәттә, янында Хәлил агай. Аңарда да ир кеше өчен кирәгеннән артык булган чибәрлек, кап-кара мыек, көр тавыш. Берсеннән башка икенчесен күз алдына китереп булмаслык, берсен-берсе тулыландыручы матур парлар, үрнәк гаилә булды алар. Һәм инде шунысы да бәхәссез - икесе дә чын мәгънәсендә Ходайдан бирелгән талантлар.
Әгәр артистта Ходай тарафыннан бирелгән талант булмаса, ялкау икән, ник шунда биш-алты институт тәмамламый, ул берничек тә яхшы артист була алмый. Бу нәкъ менә Исламия ханым мисалында бик ачык күренә. Бернинди профессиональ белеме булмыйча: «Миңа бернәрсә дә - акча да, фатир да кирәкми, мине бары тик театрга эшкә генә алыгыз», - дип иҗат юлын башлаган Әлки кызы Исламия 70 ел гомеренең 50 елын сәхнәгә багышлады. 80 еллык тарихы булган К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында мәшһүр шәхес ул, чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен казанган, исемле, «Фидакарь хезмәт өчен» медальле, дәрәҗәле артистның берсе.
Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова эш сөючән, таләпчән булуы, бар дөньясын онытып театр сәнгатенә хезмәт итүе белән үзенә җәлеп итте дә.
Ул туктаусыз нидер яза, язганнарын миңа да укып күрсәтә, шулай итсәм ничегрәк булыр икән, дип, хәтта киңәш тә сораган була. Язган пьесаларын режиссер буларак сәхнәгә дә куя. Сәнгать өлкәсендәге җәмәгать эшләрендә даими катнаша, һаман хезмәттә, хәрәкәттә. Ә халык: «Хәрәкәттә - бәрәкәт!» -дип юкка гына әйтмәгәндер. Менә шул инде аның картаймавының, рухы көчле булуының, матурлыгының сере. Без аңа үзара яратып: «Матур апа», - дип дәшәбез.
Исламия ханым белән безнең ахирәтлек-дуслык, гаиләбез белән фатир алып, алар янына Киров районына күчкәч башланып китте кебек. Аның белән төрле темага да сөйләшеп була. Түбән Осландагы бакчаларыбызда да күрше булып яшибез. «Күршең үзеңнән яхшырак булсын», - ди бит халык. Без дә, Аллага шөкер, шулай: бары - уртак, югын бүлешеп дигәндәй яшибез. Матур апа» - ул искиткеч гадел, ялганны бөтенләй кабул итми, үз сүзен чатнатып әйтеп бирә белә. Бер елны аның белән бергә «Бәкер» шифаханәсендә бергә ял итәргә туры килде. Икәү генә анда ял итүчеләргә бушка ике сәгать ярымлык концерт күрсәттек. Әйтәсе килгән фикерем шул - ял иткәндә дә тик тормый безнең Исламия апа.
Ул бик рәхәт юлдаш, әңгәмәдәш. Аның белән барган җирдә - гастроль булсынмы ул, очрашу кичәсе булсынмы - беркайчан да ач йөрмисең, киресенчә, әле күчтәнәчләр белән кайтасың. Ул үзлегеннән гарәпчә укырга өйрәнгән иде, гастрольдә йөргәндә миңа иске китаплардан никадәр шигырь, бәет, җырлар укып яздырды. Ә автобус белән 9 мең чакрым арага - Себер шәһәрләре буйлап гастрольгә бару бүгенгедәй истә. Томскидан башлап Красноярск краеның Ханты-Манси чигендә урнашкан Лесосибирск каласына хәтле барып җиттек. Көн саен 350-400 чакрым сикереш, иң кыска ара 270 км булды. Килеп төшкәч тә, кунакханәгә урнашканчы, башта спектакль уйныйбыз, аннан соң гына кунакханә. 4-5 сәгать ял итеп алабыз да тагын юлга. Чөнки сәгать поясы гел алышынып тора, өлгерергә кирәк. Көн саен иртән кузгалып киткәндә: «Балалар, мин Себергә, әгәр сөрмәсәләр, гастроль дип башка монда хәтле килмәм инде», - дигән ярымшаярудан башка зарлану ишетмәдем матур ападан. 19 яшеннән килеп, драма һәм комедия күчмә театрында ул. Театр булсын, яшәсен, дип, ат чанасында, трактор арбасында, җил-яңгырга, карлы бураннарга карамыйча, гомеренең 50 елын иҗатка багышлаган артист бит Исламия Мәхмүтова. Алар - чыдам, алар - сабыр. Алар зарлануны белми. Дөресен генә әйткәндә, Хәлил абый белән Исламия апа - театрыбызның каһарманнары, алар театрыбызның йөз аклыгы, кабатланмас тарихы. Өстәвенә, бүгенгесе көндә Татарстанның атказанган артисты дәрәҗәсенә ия булган ике талантлы кыз үстерделәр. Ни кызганыч, тарихны бүген Исламия ханым ялгызы гына дәвам итә. Киләчәктә аны кызлары Лилия белән кияүләре Ринат Шәмси язар дигән өметтә калам.
Матур апа барган бер җиреннән, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре белән бергә, аларның орлыкларын да җыеп кайта. Ул берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерергә дә ярата шул. Хәлил агай (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын): «Ярар, Исламия, көзен кешеләр уңыш җыйганда, син чәчкә орлыклары җыярсың», - дип яратып әйтә торган иде. Аларның бакчаларында гына түгел, өйләрендә дә гөлләр матур, Исламия ханым:
«Гөл бакчабыз бигрәк матур,
Карыйм сокланып кына.
Мин дә очып төшәр идем
Күбәләк булып кына», - дип җырлый-җырлый, алар белән сөйләшә-сөйләшә су сипкәнгә күрә, ел әйләнә шау чәчәктә утыралар.
Җыр сүзләрен искә төшерүем юкка түгел. Бигрәкләр дә моңлы итеп, күңелгә сеңдереп җырлый бит Исламия ханым ул җырларны. Шулай булмаса, Илдар Юзеевның моннан күп еллар элек куелган «Кыр казлары артыннан» спектаклендәге Ясминә җырын - кайда гына булса да, нинди генә спектакль уйнасак та - тамашачы бүгенге көнгә кадәр сорар идемени?! Шулай бер елны, Хәтер көнендә Исламия ханымның, Сөембикә-ханбикә булып киенеп,
«КамАЗ» машинасы әрҗәсенә урнаштырылган тәхеткә утырып, янына сөңге тоткан сакчылар куеп, Ирек мәйданыннан Кремльгә таба барышы. Сөембикә-ханбикә Ленин урамыннан узганда, ике хатын: «Исламия «Кыр казлары»н җырла әле», - дип кычкырмасыннармы! Менә шуннан аңлашыла инде ул җырның популярлыгы, аның җыр-моңының нинди көчкә ия икәнлеге.
Талантлы кеше бөтен яктан да талантлы була шул. Аның үзе язган, режиссер буларак куйган спектакльләре бүген дә зур уңыш белән бара. Миңа да Рәдиф Сәгъдинең ул куйган «Сынган беләзек» һәм үзе язган «Син бит минем бергенәм»ендә уйнарга туры килде. Уйнарга дип әйтүем дөрес үк булмас, чөнки Исламия ханым, үзе талантлы артист булгангадыр инде, сәхнәдә уйнарга түгел, ә яшәргә кирәклекне аңлата, һәрдаим шуны таләп итә. Шуңа күрәдер, мөгаен, ул куйган спектакльләр тормышның нәкъ үзе кебек килеп чыга да. Менә шундый ул безнең Исламия апабыз - матур апабыз. Никадәр гомерләр узылган, никадәр юллар үтелгән, искә алырлык, истә калырлык вакыйгалар, хатирәләр. Алар белән бергә яшәгән күпме сәхнә тормышы..
Бүгенге көндә ул театрыбызның горурлыгы, мәшһүр артист, пьесалар авторы, режиссер, кызларына әни, кияүләренә яхшы «каенана», оныкларына дәү әни һәм ышанычлы «ахирәт».
Туган көнендә хатын-кыздан яшен сорамыйлар, аңа шулкадәр яшьтер дип карамыйлар, ә бары тик тәлгәш-тәлгәш теләкләр генә телиләр.
Исламия ханым! Ходай Сезне сәламәтлегегездән аермасын.
Реклама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Язмалар
6 декабрь 2022 - 21:22
“Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?” Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык.
557
0
2
6 декабрь 2022 - 16:29
Несмелов урамы юлы белән Вознесение трактын нинди язмыш көтә? Татарстанда 2023 елда “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә 11,2 миллиард сумлык юл төзү-төзекләндерү эшләре башкару планлаштырып куелган инде.
125
0
0
6 декабрь 2022 - 16:16
Бездә архивлар чормада ятмый Архивлар башка оешмаларга караганда күптәннән бер адым алданрак бара. Ул элеккечә без уйлаган архаик хезмәт күрсәтү урыны түгел инде. Заманча үзгәрешләргә республика архивларына да, районнарда урнашкан архив идарәләренә дә кагыла.
141
0
1
6 декабрь 2022 - 14:49
Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу - спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым» Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды.
120
0
0
6 декабрь 2022 - 14:35
Ир янында тугры хатын, башка янында сөяркә була белә ул Котырынды гына бу арада буран. Карның күплеген халыкның бер ише уңышка юрады. Икенчеләр аклык матур булса да, ишегалларын, юлларны тутырган кардан тәмам туйды. Карны ничек кенә көрәсәң дә, көрт таулары барлыкка килде.
1611
0
3
6 декабрь 2022 - 12:30
“Без укыганда “Рөстәм маҗаралары” мондый түгел иде кебек...” Казанда XIV “Һөнәр” яшь режиссура фестивале башланып китте. Аны дүртенче ел рәттән Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры оештыра.
180
0
0
6 декабрь 2022 - 10:30
Мобилизацияләнгән Илдар Кәримов: «Безне чын профессионаллар өйрәтә, алар барысы да махсус хәрби операция зонасында булып кайткан» Өлешчә мобилизациянең икенче этабына эләккән егетләр бер айдан артык “Казан Экспо”, танк полигонында урнаштырылган күчмә палаткаларда яшәп, хәрби әзерлек үтә. Алар җиңүнең безнең якта булуына ышана.
707
0
4
6 декабрь 2022 - 08:45
Артистларны да акылга утыртырга кирәк Концертта эчәсең, нервылар какшый, ресторанда утыручыларны кыйныйсың икән — популяр кеше буларак җәзаңны да ал! Штрафлар турында гына әйтмим, әйтик, ярты елга концертларын туктатырга, җәмгыятькә файдалы эш башкартырга, кирәге чыкса, мактаулы исеменнән дә мәхрүм итәргә була. Алайса бөтен ил карап торучы кешегә җүнсезлек кылып йөрү бер дә килешми бит.
2725
1
9
5 декабрь 2022 - 21:33
Ялгышларым өчен үкенеп бетә алмыйм. Фирдия белән очрашмаганга шактый еллар үтеп киткән. Беркөнне көтмәгәндә очрашкач, яшьлек елларын искә төшерә башлады ул.
2380
1
3
5 декабрь 2022 - 20:54
"Куркуымнан рәхмәт әйтергә дә, исемен сорарга да өлгермәдем..." Яңа Савин районы Фатих Әмирхан урамындагы 36 йортта "Вита" аптекасы урнашкан. Кергәндә кереп була, сакланып кына. Ә менә кире чыкканда... упкынга очуың бар.
816
0
1
5 декабрь 2022 - 16:24
«Без ватанпәрвәрлек һәм гаилә кыйммәтләреннән бервакытта да баш тартмаячакбыз» Казанда 4-9 декабрьләрдә Бөтендөнья мәдәни һәм табигать мирасын саклау буенча Конвенция кабул ителүгә 50 ел тулуга багышлап халыкара форум эшли. Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан оештырылган әлеге чарада Россия һәм дус булган БДБ, Азия, Африка, Латин Америкасы илләреннән 1 мең делегат катнаша.
493
0
1
5 декабрь 2022 - 15:22
"Газетаның яңа санын укып чыкмыйча, эшкә тотынмыйм..." Марий Эл Республикасының Бәрәңге районында чыга торган “Безнең тормыш” (“Наша жизнь”) газетасына 90 яшь тулды. Бу уңайдан район үзәгендә тантаналы бәйрәм чарасы узды. Редакция хезмәткәрләрен “Татмедиа” исеменнән “Шәһри Казан” барып котлап кайтты.
250
0
0
5 декабрь 2022 - 14:48
Тәтештәге “Түбәтәй тауэр” күзәтү мәйданчыгы кайчан төзелеп бетә? Татарстан “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” илкүләм проектында актив катнаша. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен 2022 елда 543,2 миллион сум акча бирелгән.
237
0
0
Барлык язмалар
Реклама
Актуаль видео
6 октябрь 2022 - 13:44
Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
Фотогалерея
Печән базарыннан фоторепортаж
Балык Бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж
«TMTV» -2021 музыкаль премиясеннән фоторепортаж
Балык Бистәсендә “Чана-фест” үткәрелде
Гёкдениз Карадениз мәчете
Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар.
Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма”дан фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
6 декабрь 2022 - 16:43
Без имени
Айе, дорес инде бу
Илсөя Бәдретдинова: "Кыз богомол малай богомолны беренче тапкыр мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үк ашап бетерә..."
6 декабрь 2022 - 21:13
Без имени
Буренен, коерыгын вакытында бэкедэн тартып алганнар ,молодцы .
Ә ул вакытта әтиебез бер хатынның кочагында яткан булган...
6 декабрь 2022 - 15:23
Без имени
Безнен татар шул булыр инде, анда барып у т ырып карагыз але, сез ни сейлярсез..
6 декабрь 2022 - 14:57
Без имени
Эйеее китте донья кереп ..... Бу Вагапов фонды никтер гел низахта, акча житмиме сон бу кешегэ. ....
6 декабрь 2022 - 14:25
Без имени
Башладылар инде,Ришат, түз!
6 декабрь 2022 - 14:01
Без имени
«Продюсер табып биргән акчаны үзләштерүе" Соң артистлар шул акчаны эшләр өчен көч салмыйлармени? Әйтерсең, ул акчаның өлеше продюсерларга бердә эләкми. Ришат Төхвәтуллинның финанс яктан авыр вакытларда булышкансыз икән-бик әйбәт, әҗере булсын. Аның түбәнлектә яшисе килмәве, гаиләсенә өй салып бирүендә хикмәт түгел, Рифат Фәттаховның шул максатны кимсетеп карауда хикмәт. Ришат гади, үз аудиториясен яратучан артист. Концертларыннан сөң чыгып халык белән аралаша, вакытың җәлеп итми. Аны акча, байлык артыннан чаба торган кеше дип әйтеп булмый. Россия 1 да чыккан әнисе белән видеосюжет Ришатны чыннан хисләндерде. Борын чиертеп горурланып утырмады ул, киресенчә, тавышы калтырап гаиләсенә булган мәхәббәтне генә белдерде
6 декабрь 2022 - 13:43
Без имени
Бэтен суздэн дэ гаеп табалар инде, ришатнын да бала чагы 90елларга элэкте бит инде, аксасызлык чоры. Бик яхшы выступать итте, молодец
6 декабрь 2022 - 13:25
Без имени
Кайнана килгэч кунак кына булсын уз оендэ тэртип урнаштырсын. Миндэ кайнана барып тэртип урнаштырган юк йорт алырга без булышсак та. Килен не дэ аларга була каршы язучылар узе кайнана ахрысы.
Каенананың эзен ничек суытырга?
6 декабрь 2022 - 13:08
Без имени
Алар чын артист хэзер. Сезнен вакытыгыз чыкты. Мавр сделал своё дело. Мавр может уходить.
6 декабрь 2022 - 11:11
Без имени
Бездэ дореслек юк, булмады, булмаячак, эгэр хэлегездэн кидсэ йорегез, булдырыгыз, турэлэр дореслекне яратмый алар, блат белэн бирэлэр награданы.
Мактаулы исем бирелерме?
6 декабрь 2022 - 11:00
Без имени
Фирдиянен авыр язмышы дигэн жомлэ белэн хич килешмим.Аллаһ Тәгалә ана мэрхэмэтле ирне очраттырган,э ул нэпсесен тыя алмыйча,кеше ирен дэ аздырган.Гомер ахрына кадэр ерак эле,тэубэгэ килеп,кене-тоне намазлык остендэ ялварып Аллаһ тан кичеруен сора,бэлки гафу итэр.
Ялгышларым өчен үкенеп бетә алмыйм.
6 декабрь 2022 - 09:58
Без имени
Мин Рәсим белән килешәм.Артистларның ла,телевидение тапшыруларының да бик мәгнәс
Артистларны да акылга утыртырга кирәк
Интервью
19 ноябрь 2022 - 12:57
"Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый” 19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты.
1783
1
6
18 ноябрь 2022 - 14:50
“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады» Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин.
3763
1
4
17 ноябрь 2022 - 14:07
Аш-су остасы Илшат Габдуллин: «Спагеттины 13 меңгә саткан да булды» Аның остлагын дөньякүләм танылган шеф-поварлар да бәяләде. Казан егете Илшат Габдуллин “Пятница” телеканалында кулинар реалити-шоуда катнашты.
3091
0
3
Төп яңалык
6 декабрь 2022 - 14:49
Рөстәм Миңнеханов: «Яңа спорт объектларын ачу - спорт объектлары белән тәэмин итүдә чираттагы адым»
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов - Биектау бистәсендә, шулай ук видеоконференцэлемтә режимында Буа һәм Минзәлә шәһәрендә футбол манежларын ачу тантанасында катнашты. Биектауда - "Эверест" ябык футбол манежы, Буада - "Максат", Минзәләдә - "Минзәлә" футбол манежы пәйда булды.
120
0
0
Соңгы хәбәрләр
6 декабрь 2022 - 21:22
“Зөлфәт Хәсәнов келәмгә кайта, диләр. Дөресме икән?” Шундый сорау килеп иреште бүген безгә. Янәсе, Зөлфәт “Ак Барс” Көрәш сараена күнегүләргә йөри башлаган икән, Илмир Төхвәтуллин белән көрәшә икән, диләр. Бу сорау үзебезне дә кызыксындырды. Һәм без Зөлфәтнең үзе белән сөйләшеп алырга булдык.
557
0
2
Барлык язмалар
Укырга киңәш итәбез
30 ноябрь 2022 - 08:39
Дустымның кияүдәге апасына гашыйк булдым Бик кыен хәлдә калдым. Бәлки, газетаны укучылар миңа киңәш бирер дип өметләнәм. Рөстәм (исемен шулай дип әйтик) исемле якын дустым бар. Ул өйләнмәгән, минем кебек үк. Без бергә эшлибез, эштән тыш та гел аралашып торабыз.
3712
1
0
30 ноябрь 2022 - 08:53
“Тәртип”тә бар да тәртиптә: бәйгеләргә йомгак ясалды Филармония сәхнәсендә тәртиплеләр чыгыш ясады. Алар татар халкының онытылып килгән җырларына икенче сулыш бирде. "Тәртип" радиосы оештырган “Үз илемдә – үз көем” һәм “Әниләр марафоны” бәйгеләренә йомгак ясалды. Быел алар Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән үткәрелде.
690
0
2
30 ноябрь 2022 - 09:48
"Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. Аннан ияләнәсең икән..." Дөнья хәлләре бер калыпка салынган мәкальләрне дә үзгәртә, моңарчы ана күңеле балада, баланыкы далада дисәк, хәзерге вәзгыятьтә бала күңеле анага тартыла, ничә яшьтә булуына карамастан, ата-ананың хәер-догасына, саклавына-яклавына өметләнә. Әниләр көне алдыннан мондый уйлар юкка гына тумады, килешү нигезендә хезмәт итүче Көшкәтбаш егете Илшат Гыйльманов янына барып кайткач уй дигәне тирәнәйде генә.
2982
1
10
30 ноябрь 2022 - 13:22
Арчада күп балалы гаиләнең икенче тапкыр өйләре янган Арча районының Кәче авылында күп балалы Вәлиәхмәтовлар гаиләсе икенче тапкыр янган.
|
2022-12-07T02:15:32Z
|
http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/islamiya-kyir-kazlaryin-yirla-le
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Сәйфуллин Шәрифулла Габдулла улы. Ул Мари Эл Республикасы Морки районы Әлмәмәт авылының хөрмәткә лаек кешесе. Мин аның белән горурланам. Дәү әтем Чернобыль афәтен бетерүдә катнашкан. ( 1986 елны) Дәү әтиемнең батырлыгы үрнәк булып тора.
|
2022-12-03T20:17:19Z
|
http://avyly.congress.tatar/seyfullin-sherifulla-gabdulla-uly/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Даруханәләрдә меңләгән дарулар арасыннан бер үк даруны 30 сумга да, 300 сумга да алып булганлыгын беләбез үзе, әмма, кыйммәтлесе яхшырак, дигән уй барыбер үзенекен эшли.
Кагыйдә буенча, даруларның оригиналлары кыйммәтрәк тора, ә аларның аналоглары - дженериклар арзанрак була. Моның сәбәбе менә нәрсәдә: оригинал препаратны эшләп чыгару өчен, күп вакыт һәм акча кирәк, әмма патентның вакыты чыккач, бу препаратларны очсызрак бәягә башка фирмалар да чыгара башлый. Шул рәвешле дженериклар барлыкка килә. Әмма якын киләчәктә очсызлы аналоглар бетәргә дә мөмкин, ягъни дженерикларны чыгару кыенлашачак. Ул даруларның кыйммәтләнүенә дә китерергә мөмкин. Бу турыда Монополиягә каршы федераль хезмәт утырышында фикер алыштылар, дип яза «Российская газета». Закон проектының төп максаты - сыйфатсыз даруларны базарга чыгармау. Дженерик эшләп чыгаргач, аның сыйфатлы икәнен исбатлыйсы булачак, шул рәвешле, аларны теркәү процедурасы катлауланырга, ә ул аларның кимүенә китерергә мөмкин.
|
2022-11-30T23:09:44Z
|
http://almet-rt.ru/news/salamat/kilchkt-darularnyi-analoglaryi-betrg-mmkin
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Бу чакыруны ул кичә кич телефон аша сөйләшкәндә җиткергән. Бу хакта хәбәрне Кремльнең матбугат хезмәте җиткерде, дип белдерә Яңалыклар агентлыгы. "Путин Эрдоганга якын арада Русияне эш визиты белән килеп күрергә тәкъдим итте. Төркия лидеры чакыруны кабул итте", - диелә мәгълүматта.
|
2022-12-07T09:02:38Z
|
https://oktyabr-t.ru/articles/common_material/2019-10-17/kiler-mik-n-197130
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Язучы Марат Кәбировның рәсми сәхифәсе: тормыш, мәхәббәт, коточкыч хәлләр турында иң кызыклы язмалар: яңа әсәрләр, китаплар, электрон китапханә
[ 0 / 0 ₽ ]
Login
Menu
Автор турында
Яңалыклар
Яңа әсәрләр
Рецензияләр
Интервью
Әдәби дөнья
Китап кибете
Яңа китаплар
Пандемия
299 ₽ Сатып алырга
Кичерү юк
299 ₽ Сатып алырга
Тик син генә…
299 ₽ Сатып алырга
Киллер
299 ₽ Сатып алырга
Казан аэропортында китапханә ачылган
Казан аэропортында китапхәнә ачканнарын күз алдына китерә аласызмы? Мин китерәлми идем. «Аэропортларда, вокзалларда шундый бер урын тапсалар нинди яхшы булыр иде,» — дип тә уйлаганым юк иде. Ә менә башы эшләгән, фантазиясе көчле булган кешеләр бар икән. Алар минем башка да килмәгән уйны чынлык иткәннәр. Аэропортта китапханә ачканнар. Жалкы, Казан аэропортында түгел.
Ростов на Дону шәһәренең яңа ачылган Платов аэропортында очыш көткән пассажирлар өчен вакытны китап укып уздыру мөмкинлеге тудырганнар. Китапханәдә гадәти кәгазь китаплар тәкъдим ителә.
Китапханә аэропортның өченче катында урнашкан, бик уңайлы ял бүлмәсе дә бар. Йомшак диваннар, өстәлләр, гаджетларга зарядка бирү корылмалары урнаштырылган. Якты, уңайлы. Ә пассажирларны иң кызыктырганы — кәгазь китаплар. Аларны кулга тотып актарып карарга, утырып яки өйдәгечә ятып укырга һәм хәтта самолетка үзең белән алып керергә дә, сувенир урынына өеңә алып кайтырга да мөмкин. Бушлай.
Китап фонды әлегә аэропорт хезмәткәрләренең көче белән тулылана. пассажирлар арасында да алып китүчеләр булган кебек үк китап калдырып китүчеләр дә бар.
kicheru_yuk_1200x500
killer_baner_1200x500_2
kaytu_1200x500
Һәм иң кызыгы — китапханәгә керүчеләр, вакытын шушында үткәрергә теләүчеләр бик күп икән. Бу бәлки, укымышлы, тормышта нәрсәгәдер ирешкән кешеләрнең самолетта күбрәк очуы белән бәйледер. Ни генә әйтсәң дә аэропорт тирәсендә надан һәм хәерчеләр йөрми бит инде. Ә хәллеләр кызыксынучан, аң-белемгә, матурлыкка, маҗараларга омтылучан була.
Бу хәбәрне алгач, ничектер көнләшебрәк куйдым. Эх, нигә мондый күренеш бездә, Казанда, түгел икән, дип уйладым. Китап укучылар бездә дә күп булыр иде. Минем китапларны да, нигездә, утны-суны кичкән һәм тормышта үз урынын тапкан шәхесләр укый. Ә алар күбесенчә самолетта оча. Шуңа күрә, бу очракта мин дә, башка язучылар да китап фондын баетудан читтә калмас идек.
|
2022-11-27T19:43:58Z
|
https://maratkabirov.com/edebiyat/kazan-ayeroportynda-kitapkhana.html
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Инвалидлык өч группага бүленә: 1 группа Бу группага ия булучылар үз-үзләрен карый алмый, аларга даими тәрбия таләп ителә. Болар — үзләре хәрәкәт итә алмаучы, акылы зәгыйфь булган, кыскасы, тулысынча башкаларга бәйле кешеләр. 2 группаБу кешеләр үзләре турында аз гына хәстәрлек күрә ала, нәрсәгәдер таянып йөри, махсус учреждениеләрдә укый, башкалар ярдәмендә тәртипләрен контрольдә тоталар. 3 группаБу кешеләр үзләре турында хәстәрлек күрә ала, шулай ук эшләргә мөмкин, ләкин аларны эшкә сирәк кабул итәләр, чөнки тулы эш көне эшли яисә бөтен эш йөкләмәсен үти алмыйлар.
2015 елның 1 апреленнән айлык акчалата түләүләр күләме:
I группа инвалидларына — 3137 сум 60 тиен
II группа инвалидларына — 2240 сум 74 тиен
III группа инвалидларына — 1793 сум 74 тиен
Инвалид балаларга — 2240 сум 74 тиен
Социаль хезмәтләр җыелмасы (2015 елның 1 апреленнән аның бәясе — 930 сум 12 тиен). Ул:
1. Өстәмә медицина ярдәме, шул исәптән табиб (фельдшер) рецепты буенча дарулар белән тәэмин итүне;
2. Шифаханә-курорт дәвалануы өчен путевка бирүне;
3. Шәһәр яны тимер юлы транспортында, шулай ук, шәһәрара транспортында дәвалану урынына һәм аннан кайткан юлга түләүне үз эченә ала.
Айлык акчалата түләүләр РФ Пенсия фондының республиканың шәһәр һәм районнарындагы идарәләре тарафыннан түләнә.
Гомерлеккә кемгә бирелә?
Срогы чикләнмәгән инвалидлык түбәндәге шартларда билгеләнә ала:
— граждан инвалидлык группасы алганнан соң 2 елдан да соңламыйча. Бу кагыйдә өлкәннәргә дә, балаларга да кагыла. Ләкин соңгыларына аны балигъ булганчы алырга кирәк;
— билгеле бер инвалидлык группасы тәгаенләнгәннән соң 4 елдан да соңламыйча. Медик-социаль комиссия тернәкләндерү курсы үткәннән соң да инвалидның хәле яхшырмавын билгеләсә, әлеге кагыйдә кулланыла. Бу инвалидлыгы булган балаларга да кагыла;
— балага инвалидлык билгеләнгәннән соң ярты елдан да соңламыйча. Бу балигъ булмаган балаларга гына һәм яман шеш, хроник яисә кискен лейкоз яки онкология ачыклану сәбәпле, башка җитди авыруларны дәвалау авырлашса гына кагыла.
Чирен дәвалаганда ниндидер уңай үзгәреш сизелмәсә, медик-социаль экспертиза группаны беренчегә билгеләгәндә үк срогы чикләнмәгән группа бирә ала. Ләкин бер нәрсәне истә тотарга кирәк: әлеге авыруны дәвалап булмаганлыгын дәлилләү зарур.
Срогы чикләнмәгән группа гражданнарның тернәкләндерү программалары үткәрү вакытында да дәвалана алмаган чире булса гына билгеләнә ала.
Әгәр дә медик-социаль комиссия ниндидер тернәкләндерү курсыннан соң пациентның хәле яхшыруын билгели алса, гомерлек инвалидлык бирү каралмаячак. Бу мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителә.
Мисал
Мәсәлән, яшь егет имгәнгәннән соң балтырының бер өлеше ампутацияләнгән, ди. Медик-социаль комиссиясенең беренче утырышында аңа икенче группа бирелгән.
Комиссиягә икенче тапкыр килгәнче егет протез эшләткән, анда яхшы йөрергә өйрәнгән һәм хәтта эшкә урнашкан. Ягъни ул үзен сәламәт кеше кебек хис итә башлаган. Бу очракта комиссия аңа 3 группа инвалидлык тәгаенли, ләкин срогы чикләнмәгәнне.
Шундый ук хәл-шартларда икенче егеткә протез 3 елдан соң гына (чират күп) куелырга мөмкин. Шул сәбәпле, аңа срогы чикләнмәгән инвалидлыкны аңа протез куйгач кына бирәчәкләр.
Ничек опекунлыкка алырга?
Опекага алынган кешегә 14 яшь тулмаган очракта яисә психик тайпылышлары аркасында суд тарафыннан эшкә сәләтсез дип танылган балигь булган граждан опекунлыкка алына ала. Бу очракта опекунлыкны попечительлек белән бутарга ярамый, чөнки икенчесе өлешләтә эшкә сәләтле, үз гамәлләре өчен җавап бирә алган кеше өстеннән алына ала, ә опекунлык опекага алынган кешенең милке белән тулысынча идарә итүне аңлата.
Инвалидны тулысынча эшкә сәләтле кеше генә опекага ала ала. Психик тайпылышлары булган кешене генә опекага алырга яраганлыктан, тәү чиратта аны рәсми рәвештә эшкә сәләтсез дип тану турында судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Суд суд-психиатрия экспертизасы тәгаенләргә тиеш, ул авыруның эшкә сәләтсезлеген раслаячак. Опекунга үзенең юридик хокуклы булуын һәм ныклы сәламәтлеген дәлилләү өчен бик күп кабинетлар үтәргә туры киләчәк.
Болар дәлилләнгәннән соң, опека һәм попечительлек органына мөрәҗәгать итү зарур. Шуны белү мөһим: күп очракта опекунлык инвалид дәваланган психоневрологик диспансерга тапшырыла. Бу очракта опека органнары кемнең опекун булуын сайларга тиеш.
Сезне опекун дип таныганнар икән, опекага алынган кешенең милкенә бөтен документлар сезгә тапшырыла, хокукларыгыз һәм бурычларыгыз аңлатыла. Моннан тыш, сез ай саен авыруның хәле һәм аның финанс чыгымнары турында отчет бирергә тиеш. Опекун эшсез икән, аңа инвалидны караган өчен пособие тәгаенләнәчәк.
Инвалидны опекунлыкка алу өчен кирәк булган документлар Гариза тапшырганда үзегез белән түбәндәге документлар булырга тиеш:
Опекун документлары:
* паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка таныклык;
* керемнәрне раслаучы белешмәләр;
* эш урыныннан характеристика;
* сәламәтлек торышын раслаучы медицина документлары;
* хөкем ителмәгәнлекне раслаучы белешмә;
* автобиография;
* гаиләнең башка әгъзаларының опекага ризалыгын белдерүче язма формадагы белешмә;
* яшәгән урынны тикшерү акты;
* ИНН
Опекага алынучының документлары:
* паспорт яисә шәхесне билгеләүче башка документ;
* Русия Пенсия фондыннан пенсия күләме турында белешмә;
* инвалидлык турында белешмә;
* йорт кенәгәсеннән өземтә;
* эшкә сәләтсезлек турында суд карары;
* күчемсез милек булганда милеккә хокукка документлар.
Барлык документларның күчермәсен эшләү мотлак.
Нинди очракта бирелә?
Сезне инвалид итеп танысыннар өчен медицина учреждениесе белгечләренең моны документлар белән раславы таләп ителә. Алар шушы карарны кабул итә һәм тиешле белешмә бирә, шулай ук авыруны тернәкләндерү өчен шәхси программа тәкъдим итә. Учреждениегә инвалидлыкны тану турында гариза кергән көн аны билгеләгән көн дип исәпләнә һәм шушы датадан башлап бу кеше махсус социаль яклауга мохтаҗ дип исәпләнә.
* Мондый белешмә авыру яшәгән яисә теркәлгән урын буенча учреждениедә махсус комиссия тарафыннан медик-социаль экспертиза үткәрелгәннән соң бирелә. Пациентның яисә аның законлы вәкиленең язма гаризасы аны үткәрү өчен нигез булып тора, гариза белән бергә сәламәтлеккә зыян килүне раслаучы медицина документлары тапшырылырга тиеш.
* Медик-социаль экспертизага юллама сәламәтлек саклау учреждениесе яисә халыкны социаль яклау органы тарафыннан бирелә. Анда пациентның сәламәтлеге турында мәгълүматлар, органнары һәм системаларының зыян күрү дәрәҗәсе, организмының мөмкинлекләре һәм тернәкләндерү чаралары үткәрү нәтиҗәләре күрсәтелергә тиеш. Авыру сәламәтлеге какшау сәбәпле учреждениегә үзе килә алмаган очракта, мондый экспертиза аның өендә, граждан дәваланган стационарда яисә китерелгән документлар нигезендә читтән торып ясалырга тиеш. Һәр пациент яисә аның законлы вәкиле үз исәбенә медик-социаль экспертиза үткәрүдә катнашу өчен теләсә нинди белгечне җәлеп итү хокукына ия.
* Әгәр дә сезгә мондый юлламаны бирүдән баш тартсалар, сез организм функцияләре бозылуны һәм шуңа бәйле тормыш эшчәнлеге чикләнүне раслаучы документлар белән медик-социаль экспертизага үзаллы рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз.
* Учреждение белгечләре составы экспертлар карарын кабул итәргә мөмкинлек бирмәсә, гражданны тикшереп чыгу акты баш бюрога җибәрелә, анда тиешле карар чыгарыла.
* Тикшерүнең махсус ысулларын, эксперт-тернәкләндерү диагностикасының катлаулы төрләрен һәм өстәмә мәгълүматлар алуны таләп итүче очраклар өстәмә тикшерү программасы буенча махсус комиссия тарафыннан карала. Мондый программа дәвалау-профилактика, тернәкләндерү яисә башка учреждениедә тикшерелүне һәм авыруның хезмәт шартларын, аның социаль-көнкүреш хәлләрен һ.б. тикшергәннән соң, баш бюроның заключениесен алуны күздә тота.
* Инвалидлык өч төркемгә бүленә, авыруга 18 яшь тулмаган булса, аңа “инвалид бала” категориясе бирелә. Инвалидлык бирү мәсьәләсен ул яшәгән шәһәр яисә районның халыкны социаль яклау органы контрольдә тота.
* I группа инвалидлары — ике елга бер, II, III группа инвалидлары — елына бер, инвалид балалар шушы категория тарафыннан билгеләнгән срокта яңадан тикшерү үтә. Бу сәламәтлек торышының ничек үзгәрүен ачыклау һәм аны яхшырту буенча тиешле чаралар күрү өчен кирәк.
* Пенсия яшендәге ир-атларга һәм хатын-кызларга, анатомик җитешсезлеге булган һәм расланган критерийлар буенча башка инвалидларга яңадан тикшерү үткәрелми торган инвалидлык билгеләнә. Әмма инвалидлык билгеләргә нигез биргән ялган документлар ачыкланса, махсус комиссия яңа тикшерү үткәрә.
* Әгәр дә пациент медик-социаль экспертиза бюросы карары белән килешмәсә, ул яисә аның законлы вәкиле баш бюрога яки халыкны социаль яклау органына шикаять бирә ала.
* Граждан баш бюро карары белән риза булмаган очракта, халыкны социаль яклау органы әлеге учреждениенең тиешле профильле белгечләренең теләсә кайсы составына экспертиза үткәрүне йөкләтә ала.
Тагын бер сорау
? — Кадерле редакция! Безнең илдә шулай бит ул, менә дигән сәламәт кешегә дә инвалидлык бирелә, гомере буе авыр чирдән газап чигүчегә ул юк. Минем энемнең фаҗигадән соң акылы зәгыйфьләнде. Ләкин аңа башта гына группа бирделәр дә, аннары алдылар. ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрелмәгән инвалидлык группасы билгеләнгән нинди авырулар бар? Безне нерв-психик төргә кергәннәре кызыксындыра инде.
Светлана САДЫЙКОВА.
ВТЭК тарафыннан яңадан тикшерү үткәрмичә гомерлек инвалидлык тәгаенләнә торган нерв-психик авырулар:
1. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган инфекция авырулары: энцефалитларның төрләре, энцефаломиэлит, амиотрофик боковой склероз, хәрәкәт итү, сөйләм, күрү функцияләре катгый бозылуга китергән рассеянный склероз (паркинсонизм, параличлар, афазия), баш мие водянкасына (сару су авыруы) китергән склероз авыруы.
2. Акыл зәгыйфьлеге күренешләре ачык чагылучы прогрессив паралич, дәвалауга карамастан, хәл яхшырмаган очракта.
3. Баш мие имгәнү нәтиҗәсендә алынган чирләр.
4. Баш мие кан тамырлары авырулары вакытында баш миендә кан әйләнеше бозылу нәтиҗәсендәге барлыкка килгән авырулар.
5. Өянәк еш кабатланган һәм акыл зәгыйфьлеге белән катлауланган эпилепсия.
6. Үзәк нерв системасының хроник көчәя барган чирләре: миопатия, миотония, хәрәкәт итү функцияләрен бозган калтырау параличы.
7. Периферия нервларының имгәнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән кул чугы яисә кулбаш параличы, аяклардагы паралич.
8. Баш һәм арка миендәге операция үткәреп булмый торган шешләр.
9. Имбециллык яисә идиотлык дәрәҗәсендәге олигофрения.
10. Балачактан ике яклап саңгыраулык.
11. Шизофрения белән авырганнан соңгы акыл зәгыйфьлеге.
Ярдәм кирәк булса:
ufa-voi.ru
“Бөтенрусия инвлидлар җәмгыяте” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан бүлекчәсе
rabotainvalidam.ru
Вакансияләр, яңалыклар, хәйрия оешмалары телефоннары
meetinvalid.ru
Танышулар, аралашу
rusblind.ru
Сукырлар өчен махсус китапханәләрнең мәгълүмат порталы
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта.
|
2022-12-05T18:09:13Z
|
https://blvesti-t.ru/articles/aktualno/2018-12-06/eshk-yaraksyzlyk-tormyshka-yaraksyzlyk-t-gel-115580
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл...
Бу көннәрдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет бүлекләре, район хезмәтләре вәкилләренең халык белән очрашулары уза.
Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре белән таныштыралар. Очрашулар барышында авылның киләчәктә ничек үсәргә тиешлеге турындагы мәсьәлә тикшерелә, хәл ителәсе көнүзәк проблемалар ачыклана.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 98 мең 248 гектар авыл хуҗалыгы җирләре беркетелгән, шул исәптән сөрүлек җирләр 74 мең 516 гектар тәшкил итә.
Җитештерү-финанс эшчәнлеген 180 авыл хуҗалыгы берләшмәсе тормышка ашыра, аларда 1640 кеше эшли. Бер елда 26 мең 300 тонна сөт җитештерелде, 2011 ел белән чагыштырганда бу 104 % тәшкил итә, ит 2 мең 300 тонна җитештерелде, үсеш - 25%.
27 мең 600 гектардан 66 мең 800 тонна ашлык җыеп алынды, уңыш бер гектардан 24,2 центнер тәшкил итте, бәрәңге уңышы 7 мең тонна, гектардан 129 центнердан күбрәк чыкты.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5402 баш мөгезле эре терлек асрала, бу җәмәгатьчелек секторындагы баш санының 31%ын тәшкил итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 2287 сыер, 2525 сарык һәм кәҗә бар. Районның шәхси ярдәмче хуҗалыклары бер елда 9896 тонна сөт, 869 тонна ит саттылар.
Продукцияне эшкәртүне тәэмин итүче һәм эре эш бирүчеләр һәм салым түләүчеләр, тотрыклы үсештә булган промышленность секторы предприятиеләре арасында "СафПласт", "Ремонт-механика заводы", "Агрохиммаш", "Винербергер-Коркачык" ширкәтләре, Усад спирт заводы.
Районда 605 кече предприятие теркәлгән, шуларның 367се икътисади яктан активлар. 1116 шәхси эшмәкәр эшли. Кече эшмәкәрлек субъектлары өлешенә район әйләнешенең 21%ы туры килә.
Узган ел кече предприятиеләр әйләнеше 4 млрд. сумнан артып китте. Кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән районның җирле бюджетына кергән акча 49,9% тәшкил итте.
Район буенча планда каралган 40 мең урынына 44 мең 300 кв. метр торак файдалануга тапшырылды. 156 гаилә яңа квартиралар алды, ике елда барлыгы 648 квартира төзелде.
Капиталь ремонт программасы гамәлгә кер-гәннән башлап 104 йорт ремонтланды, барлыгы 145 млн. сумлык ремонт эшләре башкарылды.
2012 елда юл төзелешенә 156,8 млн. сум акча тотылды, барлыгы 34,7 млн. сумлык 9,7 км машина юллары төзелде, авылларны һәм авылларның юл-урам челтәрен тоташтыручы 15 км озынлыгындагы юллар ремонтланды. Бер елда 3400 кв. метр брусчатка салынды.
Районда җир участокларын бирүне сорап 309 күп балалы гаилә мөрәҗәгать итте. Хәзерге вакытта мәйданы 30 гектардан күбрәк булган 304 участок бирелде.
Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 500ләп кеше яңа квартиралар алды.
Рәсемдә: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов безнең районга килгән вакытта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин белән.
|
2022-12-07T13:44:24Z
|
http://biektaw.ru/news/ya%D1%9Balyiklar/rayon-uzgan-elga-yomgak-yasyiy
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
9 март көнне Татарстан халкы "Җир сәгате" халыкара акциясендә катнаша алачак. Моның өчен кичке 20:30 сәгатьтә төгәл 60 минутка утларны сүндереп торырга кирәк булачак.
❮
❯
Чара ел саен кыргый табигать Дөньякүләм фонды тарафыннан үткәрелә. Март аеның соңгы шимбәсендә уздырыла торган бу акциянең максаты - халыкка әйләнә-тирәнең экологик яктан пычрану проблемасы барлыгын искә төшерү. Бер сәгатькә электр энергиясеннән баш тартып тору аша һәркем үзенең бу мәсьәләгә битараф булмавын белдерә ала.
Татарстанда исә бу чараны инде алтынычы ел рәттән үткәрәләр. Узган ел акциядә башкала мэриясе генә түгел, ә һәрбер муниципаль берәмлек, 200дән артык оешма һәм предприятие катнашкан. Республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы китергән мәгълүматларга караганда, акция нәтиҗәсендә сәгатенә 1 498 000 кВт электр энергиясе янга калдырылган, дип хәбәр итә Интертат.ру газетасы.
Быел Татарстанда әлеге акциягә игътибар шулай ук зур булачак. Казанда башкарма комитет һәм Казан Ратушасы биналары төгәл бер сәгатькә караңгылыкка чумар, дип уйланыла.
Шунысы мөһим, акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен бүлмәләрдә утны, компьютерларны, бина яктырткычларын, реклама элмәләрен, телевизор һәм өстәл лампаларын сүндерү дә җитә. Ә менә урам яктырткычларына, светофор һәм сигнализацияләргә акцияне оештыручылар тимәскә киңәш итә.
|
2022-12-07T12:17:25Z
|
http://kaibicy.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/ir-sgate-halyikara-aktsiyasend-kaybyichlyilar-da-k
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Үзәктән еракта урнашкан торак пунктлардагы социаль әһәмияткә ия объектларга интернет уздыру Русия Президенты Владимир Путин указы белән расланган «Русиянең санлы икътисады» гомумдәүләт программасының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты кысаларында башкарыла. Быел Башкортстанда 722 социаль әһәмияткә ия объектны югары тизлекле Интернетка тоташтырылды.
Башкортстанда республиканың социаль әһәмияткә ия объектларын (СЗО) Интернет челтәренә тоташтыру буенча ел нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Бу эш Русиянең Элемтә һәм коммуникацияләр министрлыгының федераль проекты нигезендә гамәлгә ашырыла. Әлегә проектның беренче этабы һәм беренче елы тәмамланды. Республикабызда ул «Башинформсвязь» акционерлык җәмгыяте тарафыннан башкарыла. Контракт шартлары нигезендә 2019 елның 1 декабренә кадәр провайдер Башкортстандагы 722 социаль әһәмияткә ия объектны интернет челтәренә тоташтырган. Бу федераль проект программасына кергән республика объектларының 26 процентын тәшкил итә.
Проектның беренче этабында Дәүләкән, Учалы, Бөре, Стәрлебаш, Шаран, Буздәк, Дүртөйле һәм башка районнарда урнашкан фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьлары, мәгариф учреждениеләре, авыл хакимиятләре интернет бәйләнеше белән тәэмин ителгән.
Шунысы мөһим: фельдшер-акушерлык пунктларында, янгын сүндерү частьларында һәм авыл хакимиятләрендә интернет бәйләнешнең минималь тизлеге - кимендә 10 Мбит/с, авыл мәктәпләрендә - кимендә 50 Мбит/с, шәһәр мәктәпләрендә 100 Мбит/с булырга тиеш.
|
2022-12-07T14:07:45Z
|
https://tulpar.info/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/2019-12-15/sanly-ik-tisad-ta-bashkortstanny-722-ob-ekty-286514
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Беләсе иде, дөньяда бер кимчелексез кеше буламы икән? Мине санамаганда, дип әйтүем. Хәер, эзләсәң, миндә дә кимчелек булырга тиеш. Кечтеки генә, печтеки генә. Мин үзем, мәсәлән, үземдә нинди кимчелек барын белмим. Белсәм, һич икеләнүсез әйткән булыр идем. Хатын гына менә... «Синең күзгә кырып салырлык та әйбәт ягың юк, гел кимчелектән...
Беләсе иде, дөньяда бер кимчелексез кеше буламы икән? Мине санамаганда, дип әйтүем. Хәер, эзләсәң, миндә дә кимчелек булырга тиеш. Кечтеки генә, печтеки генә. Мин үзем, мәсәлән, үземдә нинди кимчелек барын белмим. Белсәм, һич икеләнүсез әйткән булыр идем. Хатын гына менә... «Синең күзгә кырып салырлык та әйбәт ягың юк, гел кимчелектән генә торасың!» - ди. Үзен белми, кешедән көлгән була. Оныгыбыз Фәридә әйтмешли, мәәнәсез (мәгънәсез ягъни)!
Бүген эштән кәефсез кайттым. Нигәдер. Гадәттәгечә. Кыңгырау төймәсенә бастым. Эчтән тавыш-тын ишетелми. Ишекне үземә ачып керергә туры килде. Хатын өйдә икән. Әүвәлгечә каршылый (мине күрми, чөнки мин өс киемнәрен салган чакта, һәрвакыттагыча, икенче бүлмәдә кампитр янында утыра, тавышы гына ишетелә):
- Тышта ничек анда?
- Яңгыр пыскаклый башлады! - дип кычкырам, юеш бүрегемне чөйгә элеп. Хатынның:
- Кыш уртасында яңгыр яусын инде... Әкәмәт! - дигәне ишетелә.
- Кампитрны ватып ташламыйча булмас. Кеше төсле каршылый да белмисең! - дим, бераз гына янауга күчеп.
Хатын үзе күренми, сүзе генә ишетелә:
- Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде!
Бит-кулны юып, өстәл янына утырам. Хатын алдыма аш китереп куя. Күз кырые белән генә карап күзәтәм: кәстрүл капкачын ябамы бу, юкмы, дим. Япмый. Гадәттәгечә. Мин бу юлы да әйтергә мәҗбүрмен:
- Капкачны ябарга онытмадыңмы, кыйммәтле кәнфитем минем?!
Җавап мең мәртәбә ишеткәнчә:
- Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде!
Үзем бер кимчелексез булгач, миңа хатынны читтән күзәтеп торуы кызык: тегене капларга оныта, моны болай итми, кыскасы, сөеклемнең кимчелеге мүре икән бит, әй! Әнә тагын табак-савытны юарга онытып, кухнядан зал тарафына таба үтмәкче булып бара. Тамак туйгангадырмы, бу юлы тавышым бөеремнән чыга:
- Савыт-сабаны хәзер юып тормыйбызмы әллә?
Хатыным, яныма очып диярлек килеп:
- И вакчыл җаным минем! Кешенең бер кимчелеге булырга тиештер бит инде! - ди дә, ике як бит очымнан да үбеп, шул арада күз алдымнан югала...
...Мин - бер кимчелегем булмаган гөнаһсыз ир заты краннан шаулатып су агызам һәм чүмәкәем итеп өелгән тәлинкәләрнең иң өстәгесен алып юарга тотынам. Үзем авыз эченнән генә җыр көйлим:
Тала, тала, тала, тала,
Тала ике беләгем...
И-их!
Реклама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Язмалар
29 ноябрь 2022 - 17:48
Гомерләр узмый, ә озыная... Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада илкүләм проектлар ярдәмендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 4,3 миллард сум тотылды. Республика буенча 34 медицина учреждениесе төзелде, 15 бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде. 2012 елдан башлап 606 фельдшер-аккушер пункты төзелде, быел янә 23е сафка бастырылды.
146
0
0
29 ноябрь 2022 - 14:10
Бәяләр һәм законнар: декабрьдә нинди үзгәрешләр көтелә? 1 декабрьдән алып Россиядә берничә мөһим закон гамәлгә керәчәк. Шулай ук торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту һ.б. яңалыклар көтелә. 1 декабрьдән дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, алар җитәкчелегендә эшли торган оешмалар һәм судлар “Одноклассники” һәм “Вконтакте” социаль челтәрләрендә аккаунтларын булдырырга тиеш.
2125
0
3
29 ноябрь 2022 - 14:01
Тараканнардан ничек котылырга? Әгәр дә өегездә тараканнар барлыкка килгән икән, хәлне тиз арада контрольгә алырга кирәк Бу бөҗәкләр фатирда гына түгел бөтен өй буйлап бик тиз таралырга сәләтле. Аларның аякларында гөмбәчекләр, авырулар тарата торган бактерияләр һәм вируслар туплана. Тараканнар аллергия китереп чыгарырга һәм хәтта астмага китерергә мөмкин. Тараканнарның колакка кергән очраклары да аз түгел.
242
0
1
29 ноябрь 2022 - 13:33
"Мир риза, Закир. Сиңа кияүгә чыгарга. Әгәр син каршы булмасаң инде..." Рәшидәнең генә түгел, Закирның да күңеле кузгалган иде. Күз яшьләрен тәмәке төтененә манчып байтак басып торды ир. Хатынының бу кадәр өзгәләнүен көтмәгән иде. Мәдинәләре тугач, бөтенләй башкага әйләнгән иде Рәшидә. Моңарчы нык характерлы хатынны алыштырып куйганнар диярсең. Башка чакта Закирдан көчлерәк булып озата иде үзен. Ир китәсен белсә дә, моңарчы яшереп йөргәненә дә борчылып куйды
1175
0
16
29 ноябрь 2022 - 12:58
“Илһам алам күңел чишмәсеннән” Арча районы Үзәк китапханәсендә Гариф Ахунов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Әлеге чара бары ике елга бер үткәрелүенә карамастан, һәрчак җылы очрашуларга һәм күңелле мизгелләргә бай. Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия 2009 елдан башлап Арча муниципаль районында булдырылды.
138
0
1
29 ноябрь 2022 - 11:52
"Операциягә кергәндә, “Мне домой надо, меня там бабай ждёт”, дидем... Кеше гомере төрле-төрле җепләрдән тукылган келәм бит ул. Агы бар аның, яшеле-зәңгәре, сарысы-карасы, кайвакытта, бик сирәк кенә, җете кызыл җеп тә кушылып китә. Гел ак җептән генә тукылмый шул гомер келәме. Син шатлыгыңнан җиде кат күкләргә ашкан вакытта келәмең дә күкләр төсе зәңгәрдән тукыла, аякларың җиргә дә тимичә бәхеттән исереп йөргәндә табаннарыңны яшел үлән төсле яшел гомер келәме иркәләп үбеп ала.
1532
0
2
29 ноябрь 2022 - 10:54
Ул рекордсмен, 5 бала әнисе, шагыйрә... Аңа барысы да безнең “йолдыз” дип дәшә. Исеме дә җисеменә туры килә бит! Тукай клубында күренекле шагыйрә, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Шәрапованың юбилей кичәсе узды. Туган көне апрель аенда булса да, икенчесе килеп җиткәнче бәйрәм итү начармы?
620
4
5
29 ноябрь 2022 - 08:33
Бала язмышын җимермик Гаиләдә эчкече булу – иң аяныч факторларның берсе. Ул гаиләне генә таркатып калмый, ә баланың күңел тынычлыгын, психологиясен дә нык какшата. Гаиләнең һәр әгьзасы эчкече белән яшәү аркасында психологик яктан стресс кичерергә мәҗбүр.
464
0
1
29 ноябрь 2022 - 08:30
Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20 мең сум кайчан күчәчәк? Октябрь аенда Татарстан хакимияте мобилизацияләнгәннәрнең балигъ булмаган балалары өчен 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча билгеләде, дип искәртте ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
1006
0
3
29 ноябрь 2022 - 08:26
Каенанам “тилерде”, номерын кара исемлеккә керттем Ирем тумышы белән Уфа шәһәреннән, мин – Нурлат кызы. Без 30 яшьтән соң гына табыштык, кавыштык. Ул вакытта инде икебезнең дә фатир белән машинабыз бар иде. Минеке – бер, аныкы өч бүлмәле булгач, аның фатирында яшәргә булдык. Күп тә үтмәде, кызыбыз дөньяга килде. Бар да яхшы кебек иде.
1040
0
4
28 ноябрь 2022 - 16:56
Рөстәм Миңнеханов җитәкчеләргә инвалидлар декадасын үткәрүгә җаваплы карарга боерды Барлык хезмәтләрнең көйле эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә булган бозлы яңгыр нәтиҗәсендәге авариянең нәтиҗәләрен кыска вакыт эчендә бетереп булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.
579
0
1
28 ноябрь 2022 - 14:24
Мобилизацияләнгән татарстанлыларга 350 артык “әни бәлеше” тапшырылды Татарстанда Россия хатын-кызлар берлегенең региональ бүлеге – «Татарстан хатын-кызлары» региональ иҗтимагый оешмасы инициативасы белән оештырылган “Әни бәлеше” республика акциясе дәвам итә. Аңа бөтен республикадан диярлек мобилизацияләнгән хәрбиләргә күчтәнәчләр һәм кирәкле әйберләр җибәрүче хатын-кызлар кушылды.
388
0
2
28 ноябрь 2022 - 13:39
Зөлфия Идрисова: "Савыт-саба юу урынына 10-15 пирог пешерер идем" Май чүлмәге тышыннан билгеле, диләр. Пешекче-кондитер Зөлфия Идрисованың бәлеш-пирогларына күз салуга ук, аның үз эшенең остасы икәненә инанасың. Тәмен татып караганчы ук! Ә инде тәме! Искиткеч!
897
0
10
Барлык язмалар
Реклама
Актуаль видео
6 октябрь 2022 - 13:44
Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
Фотогалерея
Печән базарыннан фоторепортаж
Балык Бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж
«TMTV» -2021 музыкаль премиясеннән фоторепортаж
Балык Бистәсендә “Чана-фест” үткәрелде
Гёкдениз Карадениз мәчете
Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар.
Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма”дан фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
29 ноябрь 2022 - 20:47
Без имени
Йолдыз апа ! Аллаһ Раббыбыз изге гамәлләрегезне кабул кылсын!Барыгызга да хәерле гомерләр насыйп итсен!
Ул рекордсмен, 5 бала әнисе, шагыйрә...
29 ноябрь 2022 - 19:41
Без имени
Кач утергэнче ,узгэрми ул
"Иртән уянганда, тәнем синяк белән тулган иде..."
29 ноябрь 2022 - 16:49
Без имени
Икенчега кияуга чыга мени ?
Иремнең апасын күрә алмыйм, ничек яшәп бетәрбез?!
29 ноябрь 2022 - 16:35
Без имени
Йолдыз ханымны юбилее белән чын күңелемнән котлыйм. Иҗади уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Татар илендә, татар дөньясында дәрәҗәле кеше булса да, ул һәркемне үз тиңе итеп күрә белә. Аның белән очрашканнан соң, дөньяга икенче төрле карый башлыйсың, рәхәт булып китә, нинди дә булса яхшылык эшлисе килә, күңел күтәрелә. Кызганыч, юбилейга бара алмадым. Бик тә катнашасым килгән иде. Алдагы көннәрдә очрашырга насыйп булсын! Суфия МОСТАФИНА
Ул рекордсмен, 5 бала әнисе, шагыйрә...
29 ноябрь 2022 - 15:36
Без имени
Йолдызым, котлыйм зур бүләк - орден алуың белән. Татарстан конгрессында эшләүчеләргә Алланың рахмәте яусын Йолдызның иҗатын танып зур бәя биргән өчен.
Ул рекордсмен, 5 бала әнисе, шагыйрә...
29 ноябрь 2022 - 14:49
Без имени
Йолдыз апа! 😘❤️ Якты күзләрегездән елмаю һәм шатлык китмәсен. Чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, озын гомер телим.
Ул рекордсмен, 5 бала әнисе, шагыйрә...
29 ноябрь 2022 - 11:41
Без имени
Ник киткен де ник киткен.гаиледен..Монда аптырарлык бер ниде юк.Бу химия.Чибер кыз,бик чая,бик куп ирлер мондый хатын кыз алдында уз узлерен жуялар,хислерен иярли алмыйлар.Иярли алучылар да бар ,вакытында анга килелер де,гаилене таркатмыйлар.Балага узу дасеяркесенен гаиледен китуге себеп булгандыр.Мене яратмыйча торган,шунарга киткен диген бик дереске туры килмидер дип уйлыйм. Алай булгач ике бала,шулай матур яшеу ,каян килсен.Зарине шулай матур итеп купертеп кене язгандыр дип уйламыйм.Бала ялганлап язмас,анарга нерсеге этисен яхшы итеп язарга,киресенче де язарга була бит.Ильфак творческий кеше, гел хислерен янартып торырга кирек булгандыр,яна эсерлер язарга.беренче хатын алай хислендермегендер инде,Ильфак эчен яшегенИренен читте йергенен белмеген хатын юк.Кайберсе дешми,кайберсе укыта яхшылап сабагын.Белки икенче терле булганбулыр иде.Монда бит эле ут чечеп торган Ильсия де бар.Балаларын ятим калдырырга минем хокукым юк дип уйларга ,баш юк.Гаеп икесенде де,Ильфак нерсе эзледе тапты.
Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Ул елый-елый өйдән чыгып китте, без өчәү елый-елый озаттык...»
29 ноябрь 2022 - 09:23
Без имени
Ин яратып, хормэт итеп, мокиппэн китеп карагапн артистым сез. Озын гомер, сэламэтлек телим сезгэ, сез хормэткэ, мактауга лаек.
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Туры сүзле булуның зыяны тимәде”
29 ноябрь 2022 - 09:20
Без имени
Менэ минем 6 бала мин бу пособия ала ачакмынме
Универсаль пособиене кемнәр ала алмаячак?
29 ноябрь 2022 - 07:48
Без имени
Молодец Эсхэт абый 👍 сау-сэламэт булыгыз🙏
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Туры сүзле булуның зыяны тимәде”
28 ноябрь 2022 - 22:45
Без имени
Куркыныч булып китте,ышана алмыйм,хаерле булсын инде
Өшкерүче Фәрит хәзрәт: «Җеннәр кешегә гашыйк булып та керә»
28 ноябрь 2022 - 22:43
Без имени
440 руб за 1кубометр???
Тагын арта... Бәяләр ни рәвешле үзгәрәчәк?
Интервью
19 ноябрь 2022 - 12:57
"Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый” 19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты.
1232
1
6
18 ноябрь 2022 - 14:50
“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады» Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин.
2883
1
4
17 ноябрь 2022 - 14:07
Аш-су остасы Илшат Габдуллин: «Спагеттины 13 меңгә саткан да булды» Аның остлагын дөньякүләм танылган шеф-поварлар да бәяләде. Казан егете Илшат Габдуллин “Пятница” телеканалында кулинар реалити-шоуда катнашты.
2452
0
3
Төп яңалык
29 ноябрь 2022 - 17:48
Гомерләр узмый, ә озыная...
Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков республикада илкүләм проектлар ярдәмендә алып барылган эшләр белән таныштырды. Татарстанда быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 4,3 миллард сум тотылды. Республика буенча 34 медицина учреждениесе төзелде, 15 бинага капиталь төзекләндерү үткәрелде. 2012 елдан башлап 606 фельдшер-аккушер пункты төзелде, быел янә 23е сафка бастырылды.
146
0
0
Соңгы хәбәрләр
29 ноябрь 2022 - 17:45
Фатирда салкын булса, нишләргә? Елның салкын вакытында фатирда температура +18-20°Cтан да түбәнрәк булырга тиеш түгел. Әмма фатирда суыграк булса, нишләргә?
136
0
0
Барлык язмалар
Укырга киңәш итәбез
23 ноябрь 2022 - 08:30
Гөлнара Тимерҗанова: "Бертуганымның кияве мобилизациягә чакырылды, гаилә корганнарына бер ай гына иде" Концертта катнашкан һәр артист үзенең иң яхшы җырларын башкарды. Рус телендә чыгышлар да булды. Артистлар җырлап туя алмады. Сәхнә артыннан кире борылып чыгып, яңадан микрофон тотучылар да булды. Халык та, канәгать калды. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, шунысы хак – ярдәм кирәк. Искәндәр Биктаһиров әйтмешли: “Алла ярдәм бирсен, өйдә калганнарга да, анда булганнарга да”.
1361
0
3
23 ноябрь 2022 - 09:37
Йолдызнамә (23-30 ноябрь) Йолдызлар сезгә хәерхаклы! Карьерада үсеш мөмкинлеге булачак, хезмәт хакыгыз да артырга мөмкин. Сезнең һәр нәрсәгә карата үз фикерегез бар, менә шул сезгә һөнәри яктан үсәргә ярдәм итәчәк тә инде.
1474
0
0
23 ноябрь 2022 - 11:32
"Кызның аяклары кешенеке түгел, алар урынына йонлы кәҗә аяклары һәм тояклар иде..." Азанакай районында булган әлеге гаҗәп хәлне миңа дус егет – Ринат сөйләде. Төнге сәгатьләрдә дүрт егет, араларында Ринат та була, ятьмә салырга диеп күлгә юл тоталар.
3289
1
6
23 ноябрь 2022 - 15:30
"Тәрбиягә алган балаларым бөтенесе дә “әнием!” дип кочагыма ташланып үстеләр..." Бу исемне әйткән-кабатлаган саен күңелемә нур бөркелгәндәй була, дөньям яктырып китә. Исем хуҗасының ягымлы карашы күзалдыма килеп, елмаям. “Исемендә – җисеме” шул! Борынгыларыбыз зирәк акыллы булган – баланы тәрбияләүнең исем куштырудан башлануын яхшы белгәннәр. Мәәлики йәүмиддинн...
|
2022-11-30T04:33:55Z
|
http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kimchelek
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Соңгы арада социаль челтәрдә физик яктан мөмкинлеге чикле мөлаем гына бер кызчыкның җырлаган видеолары еш күренә башлады. Баксаң, бу җырчы кыз үзебезнең Чаллы шәһәреннән Вероника Лазарева икән.
❮
❯
Аңа 22 яшь. Бүген әнисе һәм энесе белән яши. Кызганыч, ике ел элек әтиләре гүр иясе булган. Кыз тумыштан инвалид. Аның аяк-кулының түбән очлыклары юк.
Язмышына кыз һич кенә дә үпкәләми. “Элек протез белән дә йөргәнем булды. Шул фотоларны күреп, социаль челтәрдә бер белмәгән кешеләр дә сиңа кул, аяклар килешми икән бит, дип язалар иде. Сәер яңгыраса да, мин бу сүзләргә үпкәләмим. Димәк, мине ничек бар, шулай кабул итәләр. Димәк, алар минем кимчелегемне сизмиләр дә”, – ди Вероника.
Кул, аяклары башкаларныкы кебек булмаса да, кыз тормышка яраклашкан. Барысын да мөстәкыйль эшли. Алай гына да түгел, синтезаторда да уйнарга өйрәнгән әле ул. Бик моңлы итеп җырлый. Былтыр үзе көйләр, шигырьләр иҗат итә башлаган. Вокал буенча ике укытучы белән шөгыльләнә. Бик күп концертларда, бәйгеләрдә, хәйрия акцияләрендә катнаша.
– Игелек – ул һәр кешенең күңелендә, йөрәгендә. Яхшылык эшлә дә суга сал, диләр. Игелекле эшләрең өчен алмаш көтмәгәндә генә күңел канәгатьлек ала, – ди Вероника. Ел саен диярлек кыз физик мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында уздырыла торган “Татарстан энҗесе” бәйгесендә катнаша. 2016 елда җиңүче исеменә дә лаек булган.
“Хыялларым, шөкер, һәрчак тормышка ашып килә”, – ди кыз. Былтыр 4000 метр биеклектән парашют белән сикергән. Хәзер инде бернәрсә дә куркытмый”, – ди үзе елмаеп. Җанына рәхәтлек алыр өчен рәсем ясый. Бер ел бу өлкәдә укытучы белән шөгыльләнгән.
– Бәхетле булыр өчен юк кына нәрсәләргә дә сөенә белергә кирәк. Бары яраткан, күңел биреп эшләгән эш кенә уңышка илтә. Күбрәк елмаерга тырышыгыз. Яратыгыз, яратылып яшәгез. Йөрәгегез кушканча яшәгез. Үз үзегез булып кала белегез, – дип киңәшләрен бирде Вероника газета укучыларыбызга.
|
2022-12-01T02:32:26Z
|
http://arskmedia.ru/news/yaalyklar/veronika-lazareva-yazmyshyma-pklmim
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Язгы көннәрнең берсендә Уфа шәһәренең “Торатау” Конгресс-холлында һөнәри эшчәнлекләрен балалар тәрбияләү белән уңышлы яраштыручы хатын-кызларны хөрмәтләделәр. Бирегә төрле һөнәр вәкилләре – табибәләр, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре, эшкуарлар, җәмәгать оешмалары вәкилләре, волонтерлар җыелган иде. Алар алдында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хәбиров чыгыш ясады.
Бу чарада катнашу кебек зур хөрмәт коллегабыз Зирә Миргасыймовна Латыйповага - “Шәфкатьлелек” халыкны социаль хезмәтләндерү үзәгенең социаль хезмәткәренә тиде. Ул социаль хезмәтләндерү өлкәсендә чирек гасырдан күбрәк хезмәт куя. Һөнәре – аның омтылышы дип ышаныч белән әйтеп була.
Сер түгел, безнең эштә шәфкатьлелек, хәлгә керә белү һәм тормыш тәҗрибәсе мөһим роль уйный, боларның барысы Зирә Миргасыймовнага хас.
- Башта, әлбәттә, эшләве би ккатлаулы иде, безнең опекада үзенчәлекле контингент, - дип сөйли З.Латыйпова. - Әмма акрынлап социаль хезмәтләр алучыларны аңларга өйрән-дем, һәм бүген эш бары шатлыук китерә.
Зирә Миргасыймовна социаль хезмәтләр алучылар янына атнасына ике тапкыр бара. Вазыйфалар даирәсе шактый киң һәм һәр карт кеше өчен индивидуаль. Һәм, әлбәттә, һәрберсеннә ярдәм итәргә, тыңларга кирәк. Шушы көндәлек эшләрне ул бик яхшыга башкара.
Ә эш көне тәмамланганнан соң Зирә өенә ашыга, чөнки аны түземсезләнеп гаиләсе көтеп тора. Ул уңган, кунакчыл хуҗабикә, яхшы тормыш иптәше, ике кызына яраткан әни һәм ике оныгына хәстәрлекле картәни. Йорты ямьле, анда кунакларга һәрвакыт шатлар. Бетмәс-төкәнмәс эшләр агымында ул үзенең мавыгуы – бакчачылык өчен дә вакыт таба. Җәмәгать эшләрен башкарырга да Зирә Миргасыймовна мөмкинлекләр таба. Ул – участок сайлау комиссиясе әгъзасы, һәм 20 елдан күбрәк социаль хезмәткәр буларак ел саен район сабантуйларында катнаша.
Социаль хезмәтләндерү өлкәсендә Зирә Миргасыймовна коллективта һәм социаль хезмәтләр алучылар, авылдашлары арасында лаеклы абруй яулады. Коллегабызның намуслы эше һәм башкаручанлыгы клиентларның күп җылы сүзләре, төрле дәрәҗә бүләкләр белән раслана.Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр учреждениенең һәм республиканың Хезмәт һәм халыкны социаль хезмәтләндерү министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Ә быел З.М.Латыйпова күпьеллык намуслы хезмәте өчен Русия Федерациясенең Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хатын алды.
|
2022-11-29T21:49:32Z
|
https://avyltan.ru/articles/obshchestvo/2019-06-07/kollegabyz-i-yahshylar-arasynda-84230
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Олы Качка авыл җирлегенә Малореченск һәм Олы Тарловка авыллары керә. 628 кеше яшәгән җирлектә проблемалар да, үтенечләр дә җитәрлек. Ут-су кертү, юлларны төзекләндерү - бу һәм башка сораулар белән авыл халкы шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельяновка мөрәҗәгать итә алды.
Ольга Балобанова кабул итүгә Малореченск халкының үзәгенә үткән су проблемасын хәл итү ышанычы белән килгән.
- Авылда суүткәргеч бик таушалган. Узган елның декабрендә генә дә 8 авария булды. Проект-смета документациясен төзеп, "Чиста су" программасына кереп булмасмы икән? - дип мөрәҗәгать итте Ольга ханым башлыкка.
Гомумән, су - күпчелек авылларның төп проблемасы. Менә Качка җирлегенә керүче Олы Тарловка халкы да нәкъ менә су юклыктан интегә. Соңгы елларда бирегә яшәргә кайтучыларның артуы сизелә. Авыл үсә, ә менә суүткәргечнең анда гомер бакый булганы юк, ди Ольга Балобанова.
- Монда яшәүчеләр үз скважиналарын казып, шуннан су алырга мәҗбүр, - ди ул.
"Водоканал" вәкиле сүзләре буенча, Малореченскида суүткәргеч буенча эшләр башкарылачак, ә менә Тарловкада вәзгыять катлаулырак, чөнки биредә, беренче чиратта, су чыганакларын эзләү, андагы суның сыйфатын ачыклау таләп ителә. Геннадий Емельянов бу ике җирлектә дә эшләрне башларга дигән күрсәтмә бирде.
Очрашуда шулай ук Малореченскида фельдшер-акушерлык пункты төзү, чишмәне төзекләндерү һәм юлларга вак таш җәюгә кагылышлы сораулар күтәрелде. Аларның һәрберсе буенча җаваплы җитәкчеләргә күрсәтмәләр бирелде, аларның үтәлеше контрольгә алынды.
Шәхси кабул итү тәмамланганнан соң, авыл җирлеге башлыгының отчет сессиясе башланды. Узган елда йөз еллык юбилеен билгеләп үткән мәһабәт бинада авыл җирлеге башкарма комитеты, китапханә, ФАП һәм мәдәният йорты урнашкан. Биек түшәмле, үзенчәлекле тәрәзәле, утын белән ягыла торган мичле (хәер, ул хәзер күбрәк декорация функциясен үти) клубта авыл халкы шактый җыелган иде. Олы Качка җирлеге башлыгы Александр Головановның узган ел эшчәнлеге канәгатьләнерлек дип бәяләнде, Геннадий Емельянов та башлык эшенә уңай нәтиҗә ясады.
2015 елда башкарылган эшләр:
- Олы Качка авылында депутатлар А. Ферт һәм В. Михайлов ярдәме белән Междуренческий урамы юлына вак таш җәелде, эшләр быел да дәвам итәчәк;
- Олы Качка авылының Советская һәм Мәктәп урамнары арасындагы күпер төзекләндерелде;
- "Татарстан торак пунктларында урам утларын реконструкцияләү" программасы буенча Олы Тарловкада урам яктырткычларына 240 метр чыбык сузылды, энергия саклаучы 7 яктырткыч куелды;
- авылга керү урынында стела куелды;
- авыл янәшәсендә 6 гектар нарат һәм чыршы үсентеләре утыртылды, тагын 30 гектар утырту ниятләнә;
- Малореченск авылында оптик-җепселле кабель сузылды, нәтиҗәдә элемтә сыйфаты яхшырды;
- буаны төзекләндерү эшләре тәмамланды;
- Олы Качка авылы янында М-7 трассасында 1014 һәм 1015 км. әйләнеч юл төзелде;
- Малореченск авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә обелиск булдырылды, Качкадагы һәйкәлгә ремонт ясалды.
|
2022-12-03T16:28:17Z
|
http://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/halyikka-su-yullar-m-medpunkt-kirk
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Синоптиклардан алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 17 ноябрьдә Кукмарада болытлы һава торышы көтелә. Карлы яңгыр явачак. Температура -2 градус салкыннан, +2 градуска кадәр җылы булачак. Мондый һава торышы алдагы көннәрдә дә сакланачак. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, үзегез сау-сәламәт булыгыз. Автомобиль белән юлга чыгучыларга аеруча игътибарлы һәм сак булу...
16 ноября 2013, 15:45
392
0
0
Кукмарадагы җәзаларны үтәү инспекциясендә 170 кеше исәптә тора
Кукмарадагы җәзаларны үтәтү инспекциясендә исәптә торучыларның җинаять эшләренә күз салсаң, күбесенең аларны исерек хәлдә ясаганнары күренә. Эчкечелекнең юньлегә алып бармавы турында никадәр генә сөйләп, язып торсаң да, янәшәдә генә күпме гыйбрәт алырлык хәлләр булса да, күңелен аракы сөреме каплаганнарга болар - стенага борчак ату белән бер. Ә инде алкоголь куллануның...
16 ноября 2013, 10:33
461
0
0
Район Советында узган утырышта авыл хуҗалыгы белән бәйле мәсьәләләр каралды
Район Советының кече залында "Просто молоко" идарә компаниясе генераль директорының агросәнәгать комплексы буенча Беренче урынбасары Илнар Сөләйманов белән очрашу булды. Анда Район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Утырыш барышында районда авыл хуҗалыгы белән бәйле мөһим мәсьәләләр каралды.
16 ноября 2013, 09:15
462
0
0
Кукмара төбәкне өйрәнү музее грант отты
Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее "Ритек" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фонды" оештырган социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесендә катнашып, "Сандугач чишмәсе" проекты белән грант отты. Бу акчалар хәзерге вакытта ташландык хәлдә булган тарихи чишмәне төзекләндерүгә тотылачак. фото: http://oblvesti.ru/tsar-musa/novosti/soyuz-pitomcev-muz-i-mecenatov.html
|
2022-12-09T18:35:07Z
|
http://kukmor-rt.ru/news/date/list/16-11-2013
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Хыялланыгыз, хыяллар чынга ашучан диюләре юктан түгелдер. Әле узган ел гына Аида Гарифуллинаның иң мәртәбәле, кайберәүләрнең төшенә дә керә алмаслык «Operalia» конкурсында җиңүе хакында ишеткәннән соң, яшь җырчының гына түгел, ә Татарстан халкының да хыяллары тормышка ашачагын күз алдына да китермәгән идем.
Ниһаять, ул көн килде. 1993 елда әлеге мәртәбәле конкурсны оештырып башлап җибәрүче, легендар лирик-драматик тенор Пласидо Доминго, якташыбызга узган елны җиңүче буларак бүләк тапшырганда Казанга килеп, аның белән бер сәхнәдә җырларга вәгъдә биргән булган. Егет сүзе бер булыр, дигәндәй, Пласидо Доминго беренче тапкыр Казанга килеп, Аида Гарифуллина белән бергә, башкалабыз тамашачысын өч сәгатькә якын чын сәнгать диңгезендә йөздерде.
«Татнефть-Арена» бинасы мондый дәрәҗәдәге конкурслар оештыру өчен кулай вариантлардан булмаса да, әлеге беренче тапкыр оештырылган чын сәнгать бәйрәмен карарга теләк белдерүчеләр саны күп булганын истә тотып, ул биредә үткәрелде. Шыгрым тулы залларга билетлар тиз арада сатылып беткән, ә менә Казанның 2000 музыка укытучысына бәхет ишелеп төшкән - аларга билетлар бушлай таратылды.
Концертны Александр Сладковский дирижерлыгындагы Татарстанның дәүләт симфоник оркестры «Сила судьбы» операсыннан Джузеппе Верди увертюрасы белән ачып җибәрде. Маэстро Пласидо Доминго сәхнәдә күренүгә, тамашачы аны дәррәү алкышларга күмде. Бер мәл тынып калган тамаша залы югары сәнгать дулкынына чумды. Тормыш мәшәкате, төрле бетмәс-төкәнмәс эш-гамәлләр турындагы уйлар белән тулы тән һәм җан сәнгатьнең югары көченә ия опера дөньясына чумып ял итте. Концертны «Андре Шенье» операсыннан Жерар ариясе белән башлап җибәрде ул.
Татарларга хас нәзакатлелек, затлылык һәм тыйнаклыгы белән дә таң калдыручы якташыбыз Аида Гарифуллина сәхнәдә күренгәннән соң, Казан тамашачысы, хис-тойгыларын тыеп тора алмый, яшь җырчыны кайнар алкышлары белән зурлады. Шарль Гуноның «Ромео һәм Джульетта» операсыннан Джульеттаны бөтен барлыгы белән башкарып, нәфислеге, башкару осталыгының камиллеге белән тамашачыны үзенә гашыйк итте ул.
Башта яшькелт, аннары янып торган кызыл күлмәктән чыккан Аида, «Вестсайдская история» мюзиклыннан Мария одасын башкарып, тамашачының кәефен күтәреп алды. Нәкъ шул әсәрдәгечә, үзе яшь, үзе матур, үзе кыю, үзе уңышлы Аидадан ак көнләшү белән көнләшми мөмкин түгел. Маэстро Пласидо Доминго һәм белорус теноры Владимир Дмитрук белән бергә башкарган арияләре дә тетрәндерде, елатты да, уйлатты да.
Концерт ахырында, тамашачы әлеге чын музыка бәйрәме геройларын, җибәрмәскә теләгәндәй, алкышлары белән бүләкләде. Әле берәр ай элек кенә: Эх, менә шушы концертка керә алсаң иде дип йөргән күпләрнең дә бу көнне уртак хыяллары тормышка ашкандыр...
Реклама
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Язмалар
3 декабрь 2022 - 20:38
"Бер капкага": Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады! Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башка еллардан аермалы буларак, быел Россия чемпионы булып танылган егетләребез дөнья чемпионатына бармаска да мөмкин. Хәер, анысы инде башка тарих. Әлегә бүгенге көн өчен шатланабыз.
1059
0
1
3 декабрь 2022 - 14:37
Иң тәмле бәлеш кара табада пешә, көйми, ябешми, яки хатын-кызның уңганлыгы табасыннан күренә? “Шәһри Казан”ның вконтактедагы сәхифәсендә (vk.com/shahrikazanda) Лениногорск шәһәреннән Тәслимә Рафикованың чип-чиста табалары фотосын куйган идек. Аларны ничек чистартуын да язган иде ул. Һәм китте шуннан бәхәс: табалар шулай ялтырап торса яхшымы, әллә кара янган табалар шәбрәкме. Тыңлап карыйк әле фикерләрне.
817
0
1
3 декабрь 2022 - 14:29
Әгәр әни кеше хәрам ризык ашаса, күкрәк сөте белән бу хәрам балага да күчәчәк... Бала туу һәр гаилә өчен көтелгән, истәлекле вакыйга. Тугыз ай буе көттергәннән соң, кечкенә генә нәни могҗиза бу дөньяга килә һәм өйнең сөенечле нурына, әти-әнисенең бәхете-шатлыгы чыганагына әверелә. Бала тугач та, дуслар, туганнар ихластан котлыйлар, бүләкләр бирәләр (безнең халыкта яшь гаиләгә “бәбәй ашы” дигән бүләк-күчтәнәч белән кунакка килү күркәм гадәт булып санала).
488
0
4
3 декабрь 2022 - 13:56
"8 бала тапканыма беркайчан зарланмадым, үкенмәдем..." Үтәмеш авылында яшәүче Дания апа Галиуллина – 8 балага - 6 егеткә һәм 2 кызга гомер бүләк иткән Ана, алты киленгә кайнана. "Хөкүмәттән ярдәм көтеп, яшәмәдек. Үзебез табарга тырыштык. Эшләдек тә, эшләдек", ди Дания апа бүгенге көннән зарланучыларга гыйбрәт итеп.
827
0
0
3 декабрь 2022 - 11:44
"Картәти булган елда яшь хатын белән очраша башладым..." Кыен булса да язам инде, соңгы елларда мин үземне бер карт итеп тоя башлаган идем. Ә үземнән 15 яшькә яшь булган бу хатын минем өчен яңа сулыш булды. Спорт залына язылдым, дөрес туклана башладым. Аңа туры килергә тырыштым. Нәтиҗәдә, чыннан да, күзгә күренеп яшәреп киттем.
2615
1
6
3 декабрь 2022 - 07:30
“Яшерен хәзинә. Яшерен хәзинә...” (Моңсу хикәя) Шыбыр тиргә батып, сискәнеп уянды Вәсилә. Йөрәге күкрәгеннән бәреп чыгардай булып тибә. Нәрсәдән шулай куркып уянганын аңламый утырды башта. Аннан, әзерәк тынычлана төшкәч, төш күргәне исенә тешеп: “Фу, каян килдең шунда кит” – дип, белгән догаларын укып алды...
1416
0
3
2 декабрь 2022 - 15:57
Иремнең “башы китте” Ирем белән 11 ел элек өйләнештек. Соңгы айларда ул миңа бәйләнә башлады. Гел матур булырга куша, рәсемдәге модельләр кебек булуымны тели. Сүз дә юк, хәзер фигурам үзгәрде. Ике бала тапканнан соң кем үзгәрми соң?
2839
2
5
2 декабрь 2022 - 14:21
“Дисбе мине хәвеф-хәтәрләрдән саклый дип аны машинага элеп кую – ярамаган гамәл” Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәр намаздан соң тәсбих тартуы билгеле. Шул рәвешле ул безгә Аллаһны зикер итүнең никадәр мөһим булуын күрсәткән.
1272
0
0
2 декабрь 2022 - 14:02
Башың тишелсә яки кул-аягың сынса, вәт булыр “пәрәмәч” Татарстанда 23-24 ноябрьләрдә явып узган бозлы яңгыр җәяүлеләр арасында имгәнүчеләр санын кискен арттырып җибәргән.
292
0
1
2 декабрь 2022 - 12:37
Кыш салкын, дип, өйдә янгын чыгармыйлар Татарстанда быелның унбер аенда 4526 янгын теркәлгән, аларда 107 кешенең гомере өзелгән. Кышкы айларда янгын чыгулар сизелерлек артып китә.
346
0
1
2 декабрь 2022 - 12:30
Талак әйткәнче уйлагыз, үкенерлек булмасын Безнең яктамы? Безнең якта хәтта ташлар да сөйли белә. Бары тик колак салып сабыр гына тыңлый белсәң.
771
0
1
2 декабрь 2022 - 11:55
"Нумерология балаларга бәяләмә бирә, сәләтләрен ачыклап та бирә" “Без хәзер шундый заманда яшибез: кеше эзләнә, үз-үзен аңларга тырыша. Мөнәсәбәтләрдә дә кеше ничек бар – шулай калдыру яклы түгел. Күбесе үсешкә омтыла”, – ди нумеролог Сөмбел Исхакова.
591
0
0
2 декабрь 2022 - 11:43
Танылган табиб грипптан саклану буенча нинди киңәшләр бирә? Балалар табибы Илдус Лотфуллин әти-әниләрне балаларының сәламәтлегенә игътибарлы булырга чакыра. Казанга грипп килде, балалар авырый башлады, дип хәбәр итә ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә. Үзенә килгән мөрәҗәгатьләрдән берничәсен аерып алып, нәрсәгә игътибарлы булырга кирәклеген дә әйткән.
1552
0
0
Барлык язмалар
Реклама
Актуаль видео
6 октябрь 2022 - 13:44
Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
Фотогалерея
Печән базарыннан фоторепортаж
Балык Бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж
«TMTV» -2021 музыкаль премиясеннән фоторепортаж
Балык Бистәсендә “Чана-фест” үткәрелде
Гёкдениз Карадениз мәчете
Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар.
Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма”дан фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
3 декабрь 2022 - 19:18
Без имени
Зур унышлар Жырларынны яратабыз
Гүзәлия: "Әти гомер буе эчте..."
3 декабрь 2022 - 15:33
Без имени
Акчагыз беткэч,кишерегез пэжегэч сез ящь хатынга кирэгегез калмаган. Сез чынлап та малаегыз эйткэнчэ тилергэн булгансыз. Бергэ картайган элеккеге хатыныгыз алдында мин баш иям. Сезнен килэчэк гомерегез картлар йортында яки алладан улем сорагыз. Яки эченче хатын эзлэгез.
"Картәти булган елда яшь хатын белән очраша башладым..."
3 декабрь 2022 - 13:06
Без имени
Номерын бирэ алмассыз микэн🙏
"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."
3 декабрь 2022 - 12:14
Без имени
Син анын баланы ташлап киткэн хатыны тугелме?
Ана кеше яңа туган баласын атасына калдырып качып киткән
3 декабрь 2022 - 10:22
Без имени
Э узегез очен матур булып йорисегез килми мени? Матур эчке кием, эпиляция - хатын-кызнын уз-узенэ карата ышанычын арттыра, узенне купмэ матуррак итеп хис итэ башлыйсын! 90яшендэге дэу энием дэ эчке киеменне матурны ал, дип эйтеп тора эле. Хэзер ул челтэрле эчке киемнен унайлылары да бар югыйсэ. Уйлагыз, автор)) ирегезгэ дэ матур эчке киемнэр алыгыз😉 2 бала - сэбэп кенэ ул)) было бы желание, кем эйткэндэй)
Иремнең “башы китте”
3 декабрь 2022 - 09:37
Без имени
Нигэ алай дисез? Акча бирэм, узенне кара дип торганда рэхэтлэнеп узегезне карагыз. Эгэр узегезгэ игътибар итмисез икэн , ирегез ул акчаны сояркэгэ туздыра башлаячак. Бу шэхсэн минем фикер.
Иремнең “башы китте”
3 декабрь 2022 - 01:28
Без имени
кароче даж не знаю
"Куркыныч инде, башта адым саен үлем сагалый кебек тоелды. Аннан ияләнәсең икән..."
2 декабрь 2022 - 18:02
Без имени
Нишлэп башта хатынына булышмаган? 6 айлык баланы ничек тотарга белмэ инде
Ана кеше яңа туган баласын атасына калдырып качып киткән
2 декабрь 2022 - 10:10
Без имени
Бик матур язгансыз, укыганда бэлэкэй чаклар искэ тэште, мине эткэйдэ шундый шаян иде, 56 яшендэ, бик иртэ мэрхум буды, урыны ожмахта булсын инде этйлэребезнен
Әти: “Кызым, чәчең кисмәсәң, “Жигули” алып бирәм мин сиңа” - дия иде
2 декабрь 2022 - 09:03
Без имени
Нинди урнэк! Исэн-сау хезмэт итеп кайтсын улыгыз
Кама Тамагы районы башлыгы улын армиядән алып кала алмаган?
2 декабрь 2022 - 09:03
Без имени
Миңа Әсхат Хисмәтнең әтисе белән Корьән мәҗлесендә утырырга туры килде.Искиткеч Кеше иде ул,жор телле,уен-көлкеле булып истә калган.Аңарган сугыш "хәлләрен" дә сөйләтеп,авызына сәгатьләр буе карап утырганым истә.Урыны җәннәттә булсын.Үзем Әсәт абыйның сеңелесе Илһамия апа белән килендәш.Илһамия апабыз әле исән-сау,бик чибәр ханым!
Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов: “Туры сүзле булуның зыяны тимәде”
1 декабрь 2022 - 19:46
Без имени
Менә дигән кеше ул безнең җизни!
"Операциягә кергәндә, “Мне домой надо, меня там бабай ждёт”, дидем...
Интервью
19 ноябрь 2022 - 12:57
"Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый” 19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты.
1587
1
6
18 ноябрь 2022 - 14:50
“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады» Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин.
3426
1
4
17 ноябрь 2022 - 14:07
Аш-су остасы Илшат Габдуллин: «Спагеттины 13 меңгә саткан да булды» Аның остлагын дөньякүләм танылган шеф-поварлар да бәяләде. Казан егете Илшат Габдуллин “Пятница” телеканалында кулинар реалити-шоуда катнашты.
2876
0
3
Төп яңалык
3 декабрь 2022 - 20:38
"Бер капкага": Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады!
Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башка еллардан аермалы буларак, быел Россия чемпионы булып танылган егетләребез дөнья чемпионатына бармаска да мөмкин. Хәер, анысы инде башка тарих. Әлегә бүгенге көн өчен шатланабыз.
1059
0
1
Соңгы хәбәрләр
4 декабрь 2022 - 09:48
Инвалидларны тәрбияләгән өчен нинди түләүләр каралган? Компенсация һәм айлык түләү инвалидны тәрбияләү чорына билгеләнә.
46
0
0
Барлык язмалар
Укырга киңәш итәбез
27 ноябрь 2022 - 06:49
"Бәлки, кызым, бүген чыкмассың. Син кайтканчы куркып торам." Әни... Әни куллары... Әни догасы... Әни җылысы... Иң кадерле, иң газиз кеше белән бәйле сүзләр. Якты дөньяга аваз салгач та беренче булып үзенең йомшак кулларына алып күкрәгенә кочкан кеше әни - әни куллары.
2157
0
6
27 ноябрь 2022 - 11:51
Улын махсус хәрби операциягә җибәргән ана: "Алда ниләр көткәнен белмим, догалар укырга гына кала..." Йолдыз поселогында яшәүче Зинаида Шәрифуллина - өч бала әнисе. Тормыш иптәше Жәлил Нургата улы белен бергә кызлары Эльмира, уллары Руслан һәм Рөстәмне тербияләп үстергәннәр. Һәр әни кебек үк, балалары ничә яшь булуына карамастан, алар өчен борчыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә кече улы борчу тудыра: агымдагы елның 24 сентябрендә Рөстәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән.
1812
0
10
27 ноябрь 2022 - 12:53
"Татарча диктант": "Текст бик авыр булмаса да, кайбер сүзләр дөрес язылдымы дигән шик бар" 25 ноябрь көнне дөнья күләмендә ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант” акциясе КФУның Филогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында башланып китте. Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова укыды. “Татарча диктант” акциясе грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән чара.
766
0
0
27 ноябрь 2022 - 14:20
Бәрәңге пары белән дәвалану файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы да... Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Табиб-педиатр Роза Сабирҗанова үз киңәшләрен бирә.
|
2022-12-04T09:14:22Z
|
http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/hyiyallarnyi-chyinga-ashkan-mle
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Газетага онлайн язылу Газета тарихы Шигърият Сценарийлар Әдәби сәхифә Бәйгеләр Әкият Әкият язабыз Тәмле булсын! Ял бүлмәсе Яңа сан Психология. Тәрбия Блоглар
Вакыйф Нуруллин автор яңалыклары
Солдат мәктәбе
Күз белән күреп, кул белән тотып карарлык берәр нәрсә эшләүнең куанычы — китап язудан туган куанычтан һич кенә дә ким түгел.
28 июля 2019, 08:37
1085
0
2
Университетка!
Ә имтиханнарны тапшырып, кулыма өлгергәнлек аттестаты алганда минем план тагын үзгәргән иде. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә дигән ныклы карарга килдем.
|
2022-12-10T04:43:27Z
|
http://chelny-rt.ru/news/author/list/98
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Балтач район Советында «Халык контроле» почтасына халыктан кергән мөрәҗәгатьләр һәм тәкъдимнәр турында сөйләшеп торалар.
Иң күп мөрәҗәгатьләр юллар, транспорт, мәктәп һәм балалар бакчасы, сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы икән. «Халык контроле» үзенең эшчәнлеген дәвам итә. Мөрәҗәгатьләрегезне электрон почта аша да юллый аласыз. Сездән килгән, закон кысаларыннан чыкмаган һәр хәбәр вакытында исәпкә алына һәм сез күтәргән проблеманың язмышы турында 10 көн эчендә сезгә хәбәр ителә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
|
2022-11-27T12:18:52Z
|
http://baltaci.ru/news/t%EF%BF%BD%EF%BF%BDrlese/rayon-buencha-halyik-kontrole-pochtasyina-halyikta
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Казан электр элемтәсе идарәсе филиалы - Яшел Үзән РУЭСы шәһәр һәм район территориясендә яшәүчеләргә күпкырлы хезмәт күрсәтә. Җирле һәм зона телефон, телеграф элемтәсеннән тыш, Интернет, IP-телефония, кабель телевидениесе кебекләр дә хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Район территориясендә бу җәмгыятьнең 9 санлы АТСы исәпләнә. Шәһәрдә 100 кешегә...
"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Казан электр элемтәсе идарәсе филиалы - Яшел Үзән РУЭСы шәһәр һәм район территориясендә яшәүчеләргә күпкырлы хезмәт күрсәтә.
Җирле һәм зона телефон, телеграф элемтәсеннән тыш, Интернет, IP-телефония, кабель телевидениесе кебекләр дә хәзер заман таләбенә әйләнеп бара. Район территориясендә бу җәмгыятьнең 9 санлы АТСы исәпләнә. Шәһәрдә 100 кешегә - 25,1, районда 17,2 телефон туры килә.
Яшел Үзән РУЭС җитәкчесе Евгений Носков сүзләренә караганда, 2011 елда шәһәр һәм районда элемтә чараларын үстерү һәм модернизацияләү буенча бик күп эш башкарылган. Интернеттан файдаланучылар саны да хәзер 21 мең абонентка җиткән.
- Әлбәттә, узган елда «Оптиканы - өйгә» зур масштаблы телекоммуникация программасын гамәлгә ашыру безнең өчен зур вакыйга булды, - ди Е.Носков. - Фиксацияләнгән заманча элемтә челтәре шәһәрдә 386 йортка (ягъни 31700 фатирга) кертелде. Эш күләме искиткеч зур булып, берничә подрядчы фирма эшләде. Башта мин үзем дә бу эшне бер ел эчендә башкарып чыга алуыбызга ышанып җитмәгән идем. Әлеге проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә инфотелекоммуникация өлкәсендә мөмкинлекләр ачылды. 2011 ел ахырына 5900 абонент Enternet технологиясенә тоташтырылып, СПД челтәренә керү сыйфатын икеләтә арттырды. «Оптика - өйгә» килгәч яшәүчеләргә кабель телевидениесе дә керде. Соңгы дүрт айда гына да 6 меңнән артык фатир шушы телевидениегә кушылды. Бүгенге көндә аның пакетына үзебезнең «ТВ-ЗеД» телевидениесе дә кертелеп, каналлар саны 61гә җитәчәк. Югарыда әйтелгән программа кысасында интерактив телевидениегә дә кушылырга мөмкин булачак.
Евгений Носков аңлатуынча, интерактив телевидениегә кушылган очракта телевидение программаларының сыйфаты нык арта. Телевизорның идарә итү пульты аша үзеңә кирәкле фильмга заказ бирергә, һава торышын теләсә-кайсы вакытта карарга була. Телевидение күрсәткән тапшыруны туктатып торып, аны үзең теләгән вакытта тоташтырып карау мөмкинлеге дә бар. Тапшыруларны үзең теләгән вакытта, рекламасыз-нисез карый торган функцияне дә шул телевидение бирә. Мондый яңача формадагы элемтәгә шәһәр халкы гына түгел, ә Васильевода, Әйшәдә, Осиновода, Октябрьскийда, Карамалы Тауда яшәүчеләр дә кушыла ала. Күптән түгел ул Норлат зонасында да уңышлы тест узган. Быел бу элемтә төре Ключи зонасына да барып җитәчәк. Бүгенге көндә бу хезмәткә шәһәрдә - 400, районда 800 йорт хуҗалыгы кушылган. Озакламый, җирле телевидение каналы интерактив телевидение пакетына кертелсә, «ТВ-ЗеД» программаларын районда яшәүчеләр дә карый ала дигән сүз.
Узган елда җепселле-оптик элемтә линиясе районда Олы Ачасыр, Түбән Урысбага, Мулла Иле, Өтәшкә, Күгәй, Күгеш, Акъегет, Олы Шырдан, Бишнә, Олы Яке, Күлбаш авылларына сузылган. Хәзер анда яшәүчеләр сыйфатлы телефон элемтәсеннән, югары тизлекле интернеттан һәм телевидение хезмәтләреннән файдалана ала. «Оптика»ны мәктәпләргә кертү буенча да эш дәвам итә. Менә шулай район һәм шәһәрнең 15 мәктәбе аңа тоташтырылган инде.
Быел җепселле-оптик линияне Бакырчы, Уразлы, Каратмән авылларына сузу күздә тотыла. Кыскасы, РУЭС клиентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру өстендә даими эшләп, телефон элемтәсенең генә түгел, ә телевидениене дә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә җиткерәчәк. Ә заман кешесенең хәзер таләпләре зур. Әнә бит интерактив элемтәгә күчсәң, телевизорыңнан теге яисә бу программаны күрә алмадым дип кайгырасы юк. Теләгән вакытыңда рәхәтләнеп утырып карый аласың. Заман хикмәтләре инде болар.
|
2022-11-29T01:00:24Z
|
http://yashel-uzan.ru/news/tema-dnya/optika-ygne-r-yg
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Кышын да үзенең яшеллеген җуймый торган нарат агачы астында түмгәк сыман бер өй калкып тора. Беләсезме сез, аньң эчендә берничә йөз мең халык тора. Өйләренең ишекләрен алар көндезләрен ачык тоталар, ә төннәрен биклиләр, карак керүдән шикләнәләр, кичке салкын керүдән шүрлиләр. Төне буе чүп-чар җылысында җылынып яталар да, кояш елмаеп карауга, ишекләрен тагын тутырып ачалар.
Бүген алар яңа өйгә күченү көнен шатланып бәйрәм итәләр. Кичә уздыралар, дусишләрен сыйлыйлар, тәмле-тәмле ашамлыклар ашыйлар, балдан татлы эчемлекләр эчәләр, ду килеп бииләр.
Зур өстәл тирәли кунаклар тезелешеп утырганнар. Һәрбер кунакка үзе яраткан сый хәзерләнгән, өстәл өсте аллы-гөлле чәчәкләр белән бизәлгән.
Чикерткә-кунакның кәефе бик килгән, аңа урынның менә дигәне тигән. Әнә, ничек ул озын мыекларын болгап утыра, күп тә үтми, оста җыры белән хуҗалар һем кунакларның күңелләрен тапмакчы була.
Суалчан-оялчан да тик кенә утырмый, оста биюче төсле боргалана да сыргалана, хуҗалар һәм кунакларга ошарга тырышып кылана.
Чебен дә канатларын кага, узенчә, бу күңел ачу кичәсен алкышлап кул чаба.
Агач иясе-яфрак көясе дә кукраеп утыра, күп тә үтми, кичәдәгеләрнең карашын үзенә таба бора. Һәрберсе үзенең һәнәрен күрсәтә башлаган, ул да түзми, йонлач гәүдәсе белән өстәлгә менеп бии. Хуҗалар һәм кунакларның кәефе килсен дип, кичә күңелле үтсен дип, бертуктамый сикерә дә сикерә, кайбер кунакларның эчемлекләрен дә түгеп бетерә.
Күбәләк-түгәрәк бу кичәгә бөтенләй чакырылмаган да булган, янган ут яктысын ерактан күргән дә тиз генә очкан да килгән. Әрсез кунак, канатларын җилпеп, җил туздыра, мәҗлестәгеләргә яраурак булсын өчен тырыша.
Сезгә таныш булган Нечкәбил дә мондый зур кичәдән калмаган, тырыш бал корты түргә менеп утырып алган да эшләпәсен кыңгыр салган.
Үрмәкүч тә урмәләп килеп җиткән: "Мондый күңелле кичә бездән башка гына үтмәсен әле",- дигән.
Менә хуҗаларның берсе күтәрелде һем кичәне ачык дип белдердә:
- Кадерле кунаклар,-диде ул,-сез бүген кырмыскалар өендә, безнең яңа өйгә күчү хөрмәтенә үткәрелә торган кичәдә утырасыз,- диде.- Без бу йортны күп айлар буе төзедек һэм үзебезнең теләгебезгә ирештек. Тир түгүләребез бушка китмәде, уңышлар җиңел генә бирелмәде,- дип сөйләп китте ул.
Бу сүзләр кунакларга нык тәэсир итте, суалчан-оялчанның хәтта йөрәгенә үк барып җитте. Ул инде чыдап кала алмады, хуҗаларының уңганлыкларын, булдыклы-лыкларын мактады. Башкалар да аңа кушылдылар, хуҗаларны котлап "урра" кычкырдылар, кул чаптылар, алкышладылар.
Кичәнең бу өлешен шуньң белән туктатып тордылар, чүп-чарлардан, яфрак-үләннәрдән, чыбык-чабыклардан төзелгән өйне карарга тотындылар. Борылмалы-сырылмалы юлларны үттеләр һәм сырлы-сырлы баскычлар аша түбәнге катка төшеп киттеләр.
Төшсәләр, ни күрсеннәр, бу катта кырмыскалар бөтенләй диярлек күренмиләр, монда тик тләләр генә урмәләп йөриләр. Моны күреп, кунаклар бары да хәйран калдылар, берьюлы сорау бирделәр:
- Болар соң сезгә кемнәр? Нишләп монда буталып йөриләр?
Хуҗаларның берсе кунакларга эшне төшендерде. Ләкин җавап кайтарганчы бал корты Нечкәбилгә бер сорау бирде:
- Нечкәбил, сез татлы гына бал ашадыгызмы?-диде ул.
Бал корты башын иде дә менә болай диде:
- Гаҗәп тәмле булды балыгыз, инде үзегез кунак булып безгә барыгыз.
- Менә шул тләләр безгә ул балны бирәләр. Без аларны савым сыеры итеп тотабыз, салкын көннәрне аларны оялары-бызда җылытабыз. Кояшлы көннәрне һавага чыгарып йөртәбез, кич белән кире өебезгә куып кертәбез. Алар чәчәкләр балын бик яратып суыралар, кытыклый башласаң, эчләрендәге шул балны безгә бирәләр алар,- ди кырмыска.
Кунаклар башларын селкеп хәйран кал-дылар. Сүз беткәч кузгалдылар, борылмалы-сырылмалы юллар белән алга таба атладылар.
Өченче катта инде алар ап-ак йомырка-ларны очраттылар, нәрсә икәнен белгәнгә сорап тормадылар, алга юл тоттылар.
Кырмыскалар йортын кунаклар җентекләп йөреп чыктылар, аның һэр почмагы белән таныштылар. Моннан соң тагын өскә кутәрелделәр, баягыдан да күңеллерәк итеп кичәне дәвам иттерделәр; күп тә үтмәде, кунаклар инде яхшы ук кызып җиттеләр, бер-берсе белән кызу-кызу сөйләшеп киттеләр. Күбесенең авызы сөйләгәнен колагы ишетми баш лады, сүзләре чуала, фикерләре бутала, телләре бәйләнә, баш лары әйләнә башлады. Шулчак баягы кырмыска тагын күтәрелде, ахры, үзләре турында кунаклардан мактау сүзләре ишетәсе килде, шул теләк белән, ул аларга шушы сорауны бирде:
- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килгән кадерле кунаклар, әйтегез әле, көчледән көчле кемнәр алар?- диде ул. Билгеле, аның: "Һичшиксез, кырмыскалар, дөньяда тиңе булмаган батырлар алар",- дигән җавапны ишетәсе килде.
Нәкъ шулчак нидер бик каты шап итте, өй эче тетрәп китте. Сүзчән кырмыска каядыр югалды, кунаклар кайсы кая таралды.
- Кадерле кунаклар, каушамагыз, таралмагыз. Кичәнең ямен бозучы, кунакларның кәефен бозучы дошман тотылды,- диде әлеге кырмыска, ләкин кунаклар аның сүзен тыңламадылар, ничек булса да бу өйдән тизрәк сызу ягын карадылар... Бары берьюлы тышка йөгерделәр һем өйнең тышкы ягында коточкыч хәлне күрделәр. Зур башлы, кызыл билле кырмыскалар нәрсәнедер сырып алганнар, үзләренең үткен келәшчәләрен аңа батырганнар. Канатлы кырмыскалар: "Бирегез шул явызньң кирәген!"- дип кычкырып торалар, әйтерсең тегеләрнең көчләрен арттыралар.
Шундый каты көрәшне күргән чебен таңга калды, суалчан шуышуыннан тукталды, яфрак көясе тынын да көчкә генә алды. Бал корты, очып китәргә дип, канатларын җайлады; чикерткә, сикерергә дип, җайлы урын сайлады.
Үлән арасыннан мыштым гына, берәүгә дә сиздерми, тын гына үрмәли торган кара елан үрле-кырлы сикерде. Зәһәрле телен чыгарып, агуын чәчеп карады, кыр-мыскаларны чагарга уйлады. Кырмыскалар еланны аның саен катырак тешләделәр, үзләрендәге кислотаны елан тәненә җибәрделәр.
Елан, булдыра алмагач, каршы торуын ташлады һем мескен тавыш белән генә ялвара баш лады:
- Зинһар, тимәгез, зинһар, җибәрегез. Үзегезгә түгел, кунакларыгызга да тимәм, өй яныгыздан да үтмәм. Бер юл га инде кичерегез, азапламагыз, котылдырыгыз.
Ул шундый йомшак сүзләр белән кырмыскаларның күңелен йомшартмакчы, бераз гына хәл җыймакчы һем аннан тагын көрәшне башламакчы иде. Тегеләр дә бик сизгерләр, хәйләнә тиз сизделәр, җәзалауларын дәвам иттерделәр:
- Нигә өебез аша үтеп йөрисең, монда кырмыскалар торганны әллә күрмисец? Менә дигән кичәбезнең ямен китәрдең, кадерле кунакларыбызның кәефен җибәрдең. Шуңа күрә сине җибәрмәячәкбез, хәзер үк итеңне ашап бетерәчәкбез,-диделәр.
- Мин бит агач башына гына менгән идем,- диде елан.- Шуннан ялгыш кына егылып төштем,- диде елан. Ялвару да файдасызга булды, елау да бушка чыкты. Кырмыскалар аның итен бик тиз ашап бетерделәр. Кунаклар бар да, таңга калып, шул хәлне күзәтеп тордылар. Кырмыскаларның батырлыкларын мактадылар:
- Нинди усал дошманны да менә нишләттеләр, көчлелекләрен эш белән күрсәттеләр,- диделәр.
Батыр кырмыскалар еланны юк иткәч, кунаклар тагын бер җиргә җыелдылар, урманның саф һавасында, агач ышыгында тагы бераз күңел ачмакчы булдылар.
Ләкин баягы кырмыска үзенең соравын тагын кабатлады, җавап көтеп кунакларга карады:
- Куе урманнардан, киң кырлардан, яшел болыннардан, тирән сулардан килүче кадерле кунаклар, безнең арабызда көчле бөҗәкләр кемнәр алар?- диде ул.
Елан белән оста көрәшүләрен дә күргәч, шундый матур өй төзүләрен дә белгәч, ул кунаклардан шушы бер генә җавапны көтте:
- Билгеле, кырмыскалар, дөньяда тиңе юк батырлар алар!
Ләкин кунаклар җавап бирергә ашыкмадылар. Һәркайсы үзләренең һөнәрләрен һәм үз батырлыклары турында сөйләргә тотындылар.
Чикерткә-микерткә җиләк яфрагына менеп утырды, озын аякларын җайларга тотынды. Бөтен кунаклар аңа карадылар, нишли инде бу?- дип көтеп тордылар. Ул озын аяклары белән бер кечкенә яфракны этте, очкыч шикелле очып та китте. Кунаклар аның һөнәрен бик мактадылар, шулкадәрле ерак сикерә алуына таң калдылар. Чикерткә сикерүне шунда туктатты һәм кунакларны тагын үзенә тартты. Яфрак өстенә баскан килеш кычкырып сөйләп китте. Кунакларның барысына да ишете-лерлек итте: чикерткәләр, имештер, әле җырга да бик оста булалар, сайраулары белән, имеш, сандугачларны уздыралар, ә сикерсәләр инде, уктай атылалар. Имештер, чикерткә инде иң көчле бөҗәк, бер метрга сикерү өчен, беләмсез, никадәр көч кирәк? Дөрес, ул чикерткәләрнең кырмыскалардан күп җәфа күрүен, күпләренең алар тарафыннан үтерелүен дә сөйләмәкче иде. Ләкин шунда ук ул кырмыскаларда кунакта булуын хәтерләде, мондый сүзләр өчен үзен юк итәрләр дип шүрләде, шуңа күрә бу хакта ләм-мим димәде.
Күп тә үтмәде, икенче кунак кузгалды: суалчан-оялчан боргаланды да сыргаланды, ул да суалчаннарның зур хезмәте турында сөйләргә уйлады. Берәүгә дә күренмичә шуышып килде һәм улән сабагына үрмәләп менде.
- Без, суалчаннар, җир балалары, - диде суалчан. - Көнебезне һәм төнебезне хезмәт белән үткәрәбез, сабан төсле, туфракны күтәрәбез, өске катын аска төшерәбез, аскы катын өскә менгерәбез. Яңгыр соңыннан җирдәге вак тишекләргә һәм нәни өемнәргә күзегезне салыгыз, бер генә минутка карай алыгыз. Болар бары да безнең хезмәтләр.
Әнә шул тишекләр аркылы туфрак эченә һава үтә ала. Ул һава белән үсемлекләрнең тамырлары сулу ала. Без туфракның уңыш бирүчәнлеген күтәрәбез, без агротехника чараларын үткәрергә кешеләргә ярдәм итәбез. Әгәр без булмасак, җир өстендәге үсемлекләр хәзергедәй гөрләп тормаслар иде. Һэм уңышны да хәзергедәй мул бирмәсләр иде. Ә инде ул вакыт Нечкәбил белән чикерткәсенә, шулай ук яфрак көясенә, күбәләгенә һэм кырмыскалар армиясенә хәзерге төсле яхшы булмас иде,- диде ул.
Кунаклар аны тыныч кына тыңладылар, һәр сүзе дөрес икәнлеген белсәләр дә, кул чапмадылар. Берсенең дә суалчанны иң көчле итәсе килмәде. Суалчан туктамады, сүзне сүзгә ялгады:
- Безнең төсле үсемлекләр өчен кайсыгыз тагы зур файда китерә? Тагы кайсыгызның кулыннан шундый эш килә, шу-шындый файдалы эшне кайсыгыз тагы башкара ала? Суалчанның иң көчле бөҗәк икәнен хәзер инде аңлагансыздыр, аларның тиңсез хезмәтләрен үзегезнеке белән чагыштырып карагансыздыр.
Билгеле, аның әле бик күп сөйли торган сүзләре калды, ни өчендер, ул суалчан ашаучы копхлардан, сукыр тычканнардан, энәле керпедән, төрле коңгызлардан, кармак очына куючы шаян балыкчылардан бер дә зарланмады; кырмыскаларга да кагылып үтмәде.
Ул туктагач, бераз гына тын алгач, агач башыннан бер тавыш ишетелде, кемдер: "Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән?"- дигән сорауны бирде. Барысы да әйләнеп агач башына карадылар, яшел яфрак өстендәге йонлач көяне күреп алдылар. Көя пәрәвез сузарга да, үрмәләргә дә - барысына да җитеште, ямь-яшел матур яфракларны минут эчендә тиште. Ләкин кунаклар аның мондый оятсызлыгына түзеп кала алмадылар, төрле яклап кыч-кырына башладылар:
- Тузга язмаганны сөйлисең!
- Күзгә каран алдалыйсың!
- Яфрак көясеннән дә файдалы бөҗәк бармы икән дисең, кемнең кем икәнен безне әллә белми дисең?- диештеләр. Кунаклар бераз тынычлангач, яфрак көясе тагы дәвам итте, ялганын тезеп китте.
Имештер, әй, кыен эш соң калын яфракларны кимерү, ихтимал, җиңелрәктер тау-ташларны җимерү. Яфракларны үтәли кисү - күп көч сорый торган эш, шулай булгач, билгеледер инде кемдә күп көч. Имештер, бернәрсәгә дә зарар китермибез, бернәрсәгә дә тимибез.
Күбәләк-тугәрәк аның сүзләренә чыдамады, чәчәк урындыгыннан кузгалды. Пыр-пыр итте дә агач башыннан очып килеп җитте.
- Ничек инде зарар китермисез?- диде ул. Якындагы бер агачка күрсәтте һәм өстәп әйтте:
- Сез яшәгән агачлар әнә ничек шыр ялангач булып, яфраксыз калалар, агачлар, үсемлекләр бары да сездән зарланалар. Яшел яфракны әрәм итәргә, матур үсемлекләрнең ямен бетерергә күпме көч кирәк, әйтегез әле тизрәк? Ялганлыйсың, йөзеңне дә чытмыйсың, шушы кадәр бөҗәкләр алдында берәүгә дә зарар китермибез.
Яфрак көясе елмаеп кына күбәләкнең сүзләрен тыңлап торды. Сүз ахырында һөҗүмен күбәләкләргә таба да борды:
- Син, кубәләк-тугәрәк, үз туганыңа каршы чыгасың, әллә шуның белән яхшы ат казанасыңмы? Сез бит күбәләк булган-чы башта үзегез дә көя буласыз, яфрак ашап симереп "курчак"ка әйләнәсез, аннан гына кубәләк төсенә керәсез, хәзер чәчәк иснәп йөргәч кенә бик акыллы баш булгансыз, үткәндәге эшләрегезне бөтенләй оныткансыз.
Күбәләкнең авызын каплагач, көя агач башыннан җиргә төште. Кунакларның аны юньләп тыңламауларын: "Бу ярык барабан сүзен кайчан бетерер икән?"- дип торганнарын сизенде. Аның әле байтак сөйлисе сүзләре калды, ул тут агачы яфрагын ашап ефәк бирүче көяләргә бер дә тукталмады. Аларның файдалы хезмәтләрен, кешегә ярдәм итүләрен, ефәк бирүләрен әйтмәде. Яңгырның көяләрне агач ботагыннан юып төшерүләрен, кошларның аларны чүпләп бетерүләрен, кырмыскаларның җәзалап үтерүләрен сөйләмәде, хуҗаларның кәефен җибәрергә теләмәде. Чәчәктән чәчәккә сикергәләп очып килеп җитте кубәләк. Ул чәчәкләрнең хуш исле булуларын, кубәләкләрнең чәчәк сөюләрен, көне буе тукта-мый очып йөрүләрен, табигатьне матур итеп бизәүләрен сөйләде.
Тукранбаш чәчәгендә нидер тавышланды. Кунаклар шунда борылдылар һэм чәчәктән бал суырып ятучы Нечкәбилне күрделәр. Ул кунакларның аңа таба борылуларын гына көтте, вакыттан файдаланып сөйләп тә китте:
- Чәчәкләрдәге бал, без булмасак, әрәм булыр иде, без булмасак, уңыш та түбән булыр иде. Чәчәк әченә яшеренгән балны суыруның никадәр көч сораганын, балавыз сузуга күпме көч түгелгәнен беләсез, әгәр шуларны сез үзегез эшләсәгез, бал кортлары иң көчле бөҗәкләр, дияр идегез, - диде ул. Ләкин кунаклар юньләп тыңламагач, аңа дошманнарына да тукталып калырга мөмкинлек булмады.
Ерак та түгел, корыган яфраклар кыштырдады, чыбык-чабыклар шартлады, җирне тетрәтеп, кемдер атлады. Кайсыдыр бөҗәк: - Кеше килә! - дип кычкырды. Кунаклар сафында буталыш башланды: чикерткә бер читкә сикерде, суалчан җиргә сенде, бал корты чәчәккә яшеренде, күбәләк һавага күтәрелде, яфрак көясе яфракка сыенды, чебеннең коты очты, кая да кузгала алмады, ә үрмәкүч бу хәлдән нык файда-ланды.
Урмандагы барлык агачларның, андагы усал ерткычларның хуҗасы атлады. Ерткычларның көчлесе арслан да аңа баш иде, кошларның иң үткене каракош та аны сәламләп калды, бөҗәкләр дә аны олыладылар - бары да үзләренчә сайрарга тотындылар. Ташкын елгаларны авызлык-лаучы, киң болыннарны, куе урманнарны үз эшенә файдаланучы, бөтен табигатьне үзенә баш идерүче кеше һаман атлый бирде.
Күп тә үтмәде, урманны яңгыратып пычкы чыжылдады, җирне тетрәтеп, зур агач ауды...
Шулай итеп, чебен белән үрмәкүч сөйли алмый калдылар. Алар качучы кунаклар белән бергә кузгалдылар. Эх, әрәм калды бит, әрәм калды. Үрмәкүч үзенең сүзләрен күңеленнән ятлаган иде, кунакка барыр алдыннан гына көзге алдына басып, берничә тапкыр кабатлаган да иде. Эх, сөйләргә булмады бит, сөйләргә булмады. Әгәр ул сөйләгән булса, үрмәкүчтән дә көчле бөҗәк юк икәнне кунаклар белеп киткән булырлар иде һэм үрмәкүчләрне мәңге олыларлар иде.
Чебен дә сөйли алмый калуына бик көрсенде, ашыгыч булса да, баягы сүзчән кырмысканы күрде, кичә әгәр яңадан җыйналса, беренче итеп аңа сүз бирүен үтенде.
Урман тынгач, бөҗәкләр яңадан урыннарыннан тордылар, барысы да бергә җыйналдылар, күп булдылар. Чебен белән үрмәкүч кенә күренмәде, кунакларның кай-берләре ишеттеләр: кайдадыр нидер безелдәде. Эзләргә тотынгач таптылар, күреп шаккаттылар. Кунаклар качып торган арада, үрмәкүч пәрәвезен сузган, чебенне шунда эләктереп алган һэм канын эчәргә тотынган. Теге, мескен, безелдәп ярдәм сораган, берәү дә ишетүче булмаган. Бу эше өчен үрмәкүчне бик каты тиргәделәр, чебенне пәрәвез богаулардан азат иттеләр. Чебен Шакшиевның шакшылык дусты икәнлеген күпләр беләләр, үрмәкүчнең дә кемлеген инде сизенәләр. Пәрәвездән тукып оялар коручы, кайда өй җыештырылмый - шуның почмакларында торучы...
Барлык кунаклар инде зур дәрт белән соңгы бөҗәкне тыңларга җыйналалар. "Батырларның-батыры, көчлеләрнең-көчлесе, билгеле, алар!"- дип, үзара пышылдадылар. Әрекмән яфрагына таба канатлы кырмыска якыная, бары да йотылып карыйлар аңа. Култыгына иләмсез зур портфель кыстырган, портфеленә сыймаган кәгазьләрне зур башлы сакчы кырмыскага тоттырган, баягы сүзчән кырмыска тагы сөйләп китте:
- Хәзер кырмыскалар иленең аналарыннан берсе сөйләячәк, бөтен сөйләгән сүзләргә бәя бирәчәк һэм арабызда кемнең көчле һэм иң файдалы икәнен күрсәтәчәк,- диде.
Әгәр кырмыскалар анасы сөйләгән булса иде, кунаклар анны тыңлый-тыңлый арырлар, йә татлы йокыга талырлар, йә кичәне ташлап таралырлар иде. Әгәр сөйләнгән булса, ул речь бик озын булыр иде. Анда кырмыскаларның үзе кадәр әйберне күтәрә алуы да, ата кырмыскаларның зур походларга баруы да, канлы сугышларда катнашулары да, урман корткычларына каршы көрәшүләре дә, шуның белен үсемлекләргә ярдәм итүләре дә - бар да бар иде.
Кызганычка каршы, ул речь сөйләнмәде. Ана кырмыска авызын ачкан килеш катын калды, колакларны ярырлык булып, урман әче тетрәп алды. Агачлар шаула-шырга, үләннәр үкерешергә тотындылар. Урман эчен караңгылык басты. Бөҗәклер булачак хәлне алдан ук сизенделәр. Шуңа күрә кайсы кая посарга дип йөгерделәр. Караңгы урманны ялтыратып, яшен уйнады. Һем кинәт кенә көчле яңгыр да коя башлады. Шуның аркасында "Кем көчле?" дигән бәхәс бетмичә калды. Сез, бәлкем, аны үзегез белерсез, кем көчле икәнен әйтеп бирерсез?
|
2022-11-29T02:16:57Z
|
https://tt.m.wikibooks.org/wiki/%D0%9A%D0%B5%D0%BC_%D0%BA%D3%A9%D1%87%D0%BB%D0%B5%3F
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Яңа татарлар Телевизор карыйм. "Новые русские" дип гәпләшәләр. "Яңа урыслар" булгач, "яңа татарлар" да булырга тиештер бит инде. Дмитрий Нагиев - Дамир Нәбиев. Янәшәсендәге Юлий Гусман - Җәләй Госман-Госманов. Бераз арткарак чигенсәк, композитор Александра Пахмутова - ул да татар - Мәхмүтова. Ә тарихка күз салсак, Дмитрий Менделеев алиментлар, гафу, ялгыш...
❮
❯
Яңа татарлар
Телевизор карыйм. "Новые русские" дип гәпләшәләр. "Яңа урыслар" булгач, "яңа татарлар" да булырга тиештер бит инде.
Дмитрий Нагиев - Дамир Нәбиев. Янәшәсендәге Юлий Гусман - Җәләй Госман-Госманов. Бераз арткарак чигенсәк, композитор Александра Пахмутова - ул да татар - Мәхмүтова. Ә тарихка күз салсак, Дмитрий Менделеев алиментлар, гафу, ялгыш әйттем, элементлар таблицасын ачканчы, фамилиясе Мингалиев булган, диләр. Сугыш осталары Суворов - Суваров, Кутузов - Котдусов икәнен язып тормыйм - болары күпләргә мәгълүм. Ә менә Карамзинның - Караморза, Тургеневның Тарханов булганлыгын кайберәүләр белеп тә бетермәскә мөмкин.
Элегрәк Гагаринны Татарин, дип шаярталар иде. Монысына кул куймыйм. Көлә белми көлгәннәрнең алгы тешләре сирәк була. Филипп Киркоровны - Кырык ир, ә кемдер «Кырык карак» әкиятеннән алынган фамилия дип исбатлап йөри иде.
Володя Ульянов - Вәлиулла Гыйльманов, ул бит Сембер мишәре, диләр. Дөрес микән, юк микән - анысы белгечләр эше. Анатолий Собчакны "Сабый чак"тан алынган татар дип ишеттем. Сокуры - Су кыры исемле авылда туган якташыбыз Державин мәктәптә укыганда Дәрҗәман (ов) фамилиясен йөрткән. Шушы акыл ияләре, ни өчендер, "каторга"ның - катарга, "тундра"ның туңдыра икәнен әдәби әсәрләрендә дә, фәнни хезмәтләрендә дә язып калдырмаган. Ә нәрсә соң ул фәнни хезмәт? Беркем дә укымаган ике китапны кушып, беркем дә укымаячак өченче китапны язу; ә диссертация - беркем дә укымаган фәнни хезмәтне башкалар аңламаслык итеп күчереп язу...
Элек артистлар, «өлкән туган»нарга ияреп, Волжская, Камская, Болгарская, Донская дип "кычкырып" торган фамилия-тәхәллүсләр алган. Бер акыллыбаш шушы агымга кушылып, Зөфәрләрне - Захар, Хәйретдиновны - Харитонов, Билаловны Беляев дип үзгәртергә тәкъдим иткән.
"Могучая кучка"ның да берничәсе татар. Кюи - көй, Балакирев - бала карый, Римский-Корсаков - Корсаков...
Адмирал Нахимов - Нәгыймов. Маршал Кутахов - анысы да татар булган, диләр. Каскадер Иншаков "н" хәрефен кушып, фамилиясен бераз колакка ятышлы ясаган. Ермолаев җор малайдан алынган. Тагын бер композитор Таривердиев - «тары бирде»дән ясалган фамилия. Зюганов - Җиһанов, Астафьев - Асаф сүзеннән алынган, Астахов - Әсгатов. Мутинга охшаш башка милләт фамилияләре дә бар. Чын булса, алар артист Мохтар Мутинның бик ерак булмаган туганнары, диләр. Дөрес булса, Рейган - Рәйхан, ул да безнеке: бабалары Сантьяго - Сантый ягы дигән шәһәрдән икән.
Телевизор белән башладым, телевизор белән тәмамлыйм. Артист сөйләп тора: Американы татар ачкан икән. Кире кайтып киткән аңардан, син яхшы кеше - безне җир-сулы, һавалы-ризыклы иттең, исемең ничек, дип сораганнар. Әмир мин, Әмир. Әмир ага, дип әйтсәгез дә ярый, дип җаваплаган ул. Шуннан Амир ака сүзеннән Америка килеп чыккан...
Чү, телевизор тагын кабынды. Комачауламагыз. Тагын язам...
Үкенеч, яки галим буласы калган
Гәзиттән укыйм: "Кешеләр яшәрлек ике планета табылган. Нимес галимнәре раславынча, алар иксез-чиксез галәм киңлекләрендә 720 яктылык елы ераклыгында урнашкан. Кешеләр анда күчәргә теләсә, корабларга яктылык тизлеге белән 720 ел очарга туры киләчәк..." Һәм тагын бер җөмлә: "Чынлыкта моны тормышка ашырып булмый..." Соң, булмагач, нигә язарга кеше башын катырып? Монысы - мең дә бер сорауның беренчесе.Сиңа мондый мәгълүматны кем бирде? Үзең бардыңмы, алар бирдеме? Чираттагы запоеңда нимесләр автомат тотып төшеңә кердеме? Чираттан тыштагысыннан соңмы?Андагы ел озынлыгының 367 көн булуын каян белдең? Сорау өстенә сорау. Шулхәтле ялганчы булырга кем өйрәтте? Әле шуның өчен, фәнни хезмәт, дип, яхшы гына гонорар да алгандыр бу акыллы баш. Хезмәт хакы өстенә...
Ну, галимнәр! Нәрсә дип алдаса да, ничек ялганласа да - аларның сүзе дөрес, чөнки аны беркем дә исбат итә алмый. Ярар, хуш. Ә мин 720 урынына 620 генә яктылык елы, дип әйтәм. Ягулыкка экономия ясаган өчен премиянең зуррагын, калҗаның майлырагын миңа бирәчәкләр. Один ноль в мою пользу...
...Динозаврлар фәлән миллион ел яшәгән, фәлән миллион ел элек үлеп беткән. Санадыңмы, күрдеңме, кем әйтте? Ә менә бу ялганың, гоманлавың өчен, алган акчаңның ничә миллион икәнен хәзерге заманның теләсә кайсы жулигы ачыклый һәм үз кесәсенә шудыра ала.
Син ерактагы йолдызларны санама. Сана: районда ничә колхоз калган (калса), ә колхозда ничә трактор, ничә комбайн, язгы чәчүгә чыгарга ягулык-майлау материаллары бармы, булса, җитәме? Күпмесе урланган, күпмесен сатып эчкәннәр... Бераз ярдәмең, файдаң тияр хөкүмәткә, кешеләргә, безгә... Ә син һаман баканың кан әйләнешен өйрәнеп утырасың, бала-чага кебек уйнап, микроскоп аша күзеңне чекрәйтеп. Син миңа санап күрсәт: илдә галимнәр күбрәкме, әллә колорадо коңгызларымы? Бер чамадыр. Соң, шулай булгач, бер галим бер коңгызны сытса, илдә бәрәңге мәсьәләсе шул көнне үк уңай якка хәл ителәчәк.
...Озын сүзнең кыскасы - галимнәрнең башларын ял иттерер өчен, аларны урман-кырларга гөлҗимеш җыярга, чөгендер басуларына чүп утарга алып чыгарга кирәк. Миллион түгел, һәрберсенә берәр генә гектар бүлеп бирергә. Эшкәртеп бетермәсә, эссе, дисә, бераз суытырга Магаданга җибәрергә. Анда җиләс, диләр. Миллиардлар, миллионнар белән безнең аңны томалауны онытып кайтсыннар. Тапканнар, эштән качып, кабинетта микроскоп белән уйнап утырырга. Карагыз аны, утыру ике төрле була! Ә тараканның аякларын микроскопсыз да санарга мөмкин.
Эх, үкенәм! Ник кенә мин дә галим булып тумадым икән? Хезмәт хакы - зур, кабинетта җылы, ялган тараткан өчен закон юк, чөнки аның ялган икәнен экспертиза да, статистика да, синоптиклар да, хәтта сихерчеләр дә исбатлый алмый. Төрмәгә утыру куркынычы юк - растрата булмый. План тутырмыйсың, эштән куам, дип, беркем дә йодрык төйнәп өстәлгә сукмый. Ничек һәм күпме алдасаң да, суд та юк. Булган очракта да алар судан да, судтан да коры чыга. Әгәр табигать миңа тагын бер гомер бирсә, мин һичшиксез галим булыр идем дә, миллионнарны миллион еллар, дип алдап, миллион сум акчаларын кесәгә шудырыр идем...
Бер атуда... өч куян
Хөкүмәт планын үтәр өчен, көндез дә концертлар куя идек. Авылда уттай кызу эш өсте.
- Энекәш, Сатый, булмас, ахры, бу концерт. Халык җыелмас... - дип әйтеп куя шунда Әлфия Афзалова.
- Борчылма, Әлфия апа, безгә язганы булыр. Кайчан әле концертның куелмый калганы бар? Моңа кадәр гел тулы заллар булды.
Авыл клубына килеп җитәләр. Мәдәният йорты шыгрым тулы. Сыймаганнар урамда басып тора. (Сүз уңаеннан әйтим: концерт саны һәм акча планы үтәлмәсә, баштан сыйпамыйлар иде). Авыл җитәкчеләре безне җылы каршы алды.
- Әлфия апа, - мин әйтәм, - бездә халык ике генә очракта җыела: берсе - суд булганда, икенчесе - председатель алмашынганда, өченчесе - сез концерт белән килгәндә. Озын сүзнең кыскасы - бүген өч куян атабыз...
Кыям түгел, Кирам
Аурупа илләрендә йөрибез. Алда - Сабан туйлары. Беренче ил - Чехия.
- Прага шәһәрендә сезнең янга бер егет килер, - диделәр безгә. - Танышырсыз. Ул шәһәрне күрсәтер, кунак итәр, гадәте буенча Дрезденга да алып барып кайтыр. Ашыгам. Пока.
...Кыйммәтле автомобильдән бер егет чыкты һәм кулын сузып, Кыям, диде. Юк, мин әйтәм, Кыям түгел, Кирам. Исемемне ялгыш әйттегез. Мин - Кыям, ә сез - Кирам буласыз...
Дуслаштык, таныштык һәм ул безне үз маршруты белән Германиянең Дрезден шәһәренә экскурсиягә алып китте.
Ике төрле фото
2011 ел. Кытайда гастрольдә йөрибез, Сабан туйларында чыгыш ясыйбыз. Гел бертөрле халык яши монда: буй-сыннары, тышкы кыяфәтләре, төс-битләре - инкубатор чебиләремени?! (Алай дип әйтергә ярамаса, гафу итсеннәр).
- Разил абый (Разил Вәлиев. - ред.), боларның паспортларына бер фото да җитә, - дидем мин.
- Юк, ике кирәк. Араларында минем кебек күзлеклеләре дә бар бит, - диде ул.
Чират
Шыгрым тулы залда концерт бара. Артистларның берсе - бик ашыгучысы, алып баручыдан сорады: "Мине кайчан сәхнәгә чыгарасыз инде?" - диде.
|
2022-12-05T18:50:44Z
|
http://madanizhomga.ru/news/shou-biznes/kiram-satiev-kyityiklaryi
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Ул елны халык чебен урынына кырылды. Исән калган мәхбүсләрнең һәм Габдрахман гаиләсенең сөргендәге каргышлы, газаплы дүртенче елы! Әле беренче елларда хәйран хәлле генә булган куылганнар, колач җитмәслек юан агач аудару түгел, җанлы өрәкләр кебек, үзләрен дә көчкә-көчкә генә йөртә алырлык хәлгә килделәр. Ачлык, үзәкләргә үтәрдәй Себер салкыны... Юка гына киемнәр кигән, башларына ни тапсалар, шуны ураган тоткыннар планнарын тутыра алмасалар, паёкларын кисәләр, 200 грамм ипи дә балык ашы. Аш димәсәң, хәтере калыр – калай савытка өсте зәңгәрсу-болганчык төстәге, астында өшегән аз гына бәрәңге, кылчыкларыннан аерылып торган балык кисәкләре йөзеп йөргән баланда. Урамга чыгуга, Себер салкыны куырып кына ала, билләһи, әйтерсең, бөтен әгъзаларны тоташ бозга әйләндерә. Юка гына ыштан-чалбар, тетелеп беткән иске сырма. Ул инде бик иске, шуңа күрә, мамыгы юкарып, бөтенләй дә җылыны тотмый башлаган.
Габдрахманның кулдашы – улы Камил. Уналты яше яңа гына тулган малайга җиңелрәк булсын өчен, әтисе пычкыны үзенә тарта да хәленнән килгәнчә улына таба этә. Тайгада пычкы тавышы хәсрәтле бер җыр кебек, кайчагында, скрипка авазлары чыгарып, бертуктаусыз урманны яңгырата: чаж-чож, зың-зың, зең-зең! Бу аваз беркайчан да туктамый, хәтта лагерьга кайтып, баланданы ашап йокларга яткач та, колакта яңгырап тора.
Һәрбер пиланың үз җыры бар, төрле тоткынның пычкы тавышы төрлечә. Азрак хәллеләрнең пычкы тавышы җиңелрәк көй сыман, ә үзләрен көчкә генә йөртүчеләрнең – интеллигентларның – пычкы тавышы озын, хәсрәтле көй сыман, туктый-туктый чыжылдый.
Габдрахманның яралы йөрәгендә, пычкы җырына ияреп, авылында мәҗлесләрдә җырлана торган җыр кабатлана. Әйтерсең, хәсрәтле пычкы-скрипка тавышына кушылып, җаны елый, бәргәләнә:
Ай-һай ла гына, дими, көйләр килми,
Кайгылар ла күрми, ир булмый.
Нинди генә итеп сөйләсәң дә,
Чит-ят җирләр туган ил булмый!
Чаж-чож, зың-зың, зең-зең!
Йа Раббым! Бу мәхшәрдән исән-имин котылып булырмы? План тутырырга кирәк, тырышырга кирәк. Улы, улы! Ул көннәр буе бер сүз дә әйтмәскә мөмкин. Ниләр уйлый икән ул? Башында нинди уйлар, хәлфә белә алмый. Чөнки олы улы аз сүзле. Рәшите генә туктаусыз сораулар биреп йөдәтә. Камилнең сөяр-сөелер чагы. Аның яшендә Габдрахман хәлфә Зөһрәсенә үлепләр гашыйк булган иде. Кызның алмалы көянтәләренә чиләкләр асып, чулпыларын чыңлатып, читекләрен җырлатып, кичен иптәш кызлары белән суга барганын көнозын көтеп, дилбегә буе озын булып тоелган көнне үткәрә алмыйча җаны чыга иде. Ә аннан берәр сәбәп табып, чишмә юлына чыга, ул гына түгел, бик күп гашыйклар су буена төшәләр. Сөйгәннәренә бер генә караш ташлар өчен, кызларның чишмә тавышына охшатып, челтерәп, юк кына нәрсәдән дә кызык табып көлгәннәрен ишетер өчен һәм Зөһрәсенең бит урталарын чокырайтып, Габдрахманга карап сөйкемле итеп елмайганын күрер өчен чишмә буена төшәр иде хәлфә.
Ай ул кичләр! Сихри зәңгәр кичләр! Инде көндезге эсселек сүрелгән. Болын өстенә зәңгәрсуланып, эңгер төшеп килә. Ялантау чишмәсе өстендәге чикләвек куаклары арасыннан сандугачлар моңы түгелә. Берничә урында пар сандугач сайрый. Берсенә берсе җавап биргән кебек, шундый да матур итеп сайрыйлар инде җаннарым. Сандугачлар моңына чикерткәләр чурлавы кушыла – чур-р, чур-р. Айба тавы күленнән бакалар хоры ишетелә.
Табигатьне ничек тоташ симфония итеп яраткан Аллаһ! Сугышлар да кирәкми, орышлар да кирәкми. Адәм баласын тоткыннарны рәнҗеткән кебек рәнҗетү дә кирәкми!
Матур гына итеп яшә, адәм баласы, нәрсә җитми сиңа?! Мин сиңа мул итеп ашарыңа бирдем, кияргә киемеңне бирдем, урманнарда, кыр-болыннарда, җиләк-җимеше, киекләре дисеңме! Чәч, ур – иген үстер, мал- туар асра! Һәм парланыгыз. Никах укытып, үзегез теләгән ярларыгыз белән гаилә корыгыз. Мөхәммәд өммәтен арттырып, уллар-кызлар үстерегез. Кеше рәнҗетмичә яшәгез. Шулай яшисе иде дә бит...
Габдрахман, үз уйларына бирелеп, татарлар «Газраил» дип йөрткән Иван исемле сакчының килеп басканын сизми дә калды. Бу кансыз адәм, ничектер тоткыннар сизмәгәндә, агачлар арасында посып торган җиреннән тегеләрнең ял иткән чакларын саклап торып, килә-килешкә приклады белән китереп орып, егылганнарны итеге белән типкәләп изә иде.
– Ты что, гололобый чаплашка, что стоишь как истукан, хочешь, чтобы тебя лишили пайка?! – дип акыруына айнып китеп, тагын пиласын тарта башлады хәлфә: чаж-чож, чаж-чож...
Ялантау чишмәсе буенда кышкы матур зәңгәр кич, ә Себердә – җелекләргә төшәрдәй, бот сөякләрен боз итәрдәй каһәр төшкән салкын. Ул салкын, земләнкегә кереп яткач та, мәңге эремәслек котып бозы кебек, җанны өшетеп тора. Ә туган якта, җиделе лампа янып торган өйләрендә, урамда суыктан шарт-шорт бүрәнәләр атып торса да, тәрәзәләргә төрле бизәкләр төшергән, зәңгәрсу нурлар сибеп торган түгәрәк айлы кыш булса да, ана куены кебек ап-ак итеп агартылган җылы мичле авыл өендә шундый рәхәт, янында сөекле хатыны Зөһрәсе, кызы Нәфисәсе, Камиле, Рәшите! Һәм сөю, ярату! Әти- әнисен, хатынын, балаларын ярату. Шул бәхетне биргән Аллаһка башларын намазлыкка орып ялвару, рәхмәт әйтү. Ул тагын уйларыннан айнып китә.
– Улым, – ди, – тегеләр югында азрак туктап тор. Ботларыңны кулларың белән ышкып, бераз җылытып ал, балам. Өшедең инде, туңдың. Әгъзаларыңа салкын тидереп, авырып кына китә күрмә, балам.
Камил әтисенә карап елмая, юк, әтисен тынычландырмакчы булып елмаймакчы була. Ләкин елмаюы әллә ничек кенә, мескен кыяфәттә килеп чыга. Каш-керфекләрен ап-ак бәс сарган. Улы чибәр, сөйкемле. Әнисенеке кебек, бит урталары чокыраеп тора. Әнисенең абыйсы Гыйният каенагаена охшаган, озын буйлы. Улының сөяр-сөелер чагы да бит. Тик бу каһәр төшкән салкыннан соң улының яратырлыгы, нәсел калдырырлыгы булырмы? Хәлфә шуларны уйлап хәсрәтләнә. Бу юка гына киемнәрдән көне буе салкында... Алла сакласын! Ә туган авылында... Аның үз куллары белән, улы Камил белән салган өендә Ялкау Галәү яшәп ятадыр. Мич каршындагы сәкедә йомшак ястык- түшәкләр өстендә әвендәй юан, өен тараканга батырган хатынын кочаклап, хәлфә өстеннән кантурга әләк язган күршесе ялкау Галәү җылыда рәхәтләнеп яшәп ятадыр. Озак итеп, йокысы туйганчы йоклыйдыр. Аның җирән улы Ярметдин дә Габдрахман белән Камил – әле кавырсыны да катмаган улы салган йортта рәхәтләнеп яшиләрдер. Ә хәлфә белән Камил Себер салкыннарында, черәшә-черәшә, катып-өшеп урман кисәләр. Очлары сөңге кебек, зәңгәр күккә ашып торган чыршылар, эрбет агачлары әле анда, әле монда, ухылдап, ыңгырашып, җиргә авалар. Сугыш кырындагы гаскәриләр кебек, артларыннан нәүмизләнеп агач төпләре кала. Яу кыры кебек. Адәмнәр бар нәрсәне кырып-себереп узалар. Үзләре теләп түгел, мәҗбүри рәвештә. План тутырырга кирәк. Югыйсә паёкларын кисәләр. Земләнкедә – Рәшите белән Әминәсе һәм өйдәш карчык Йөзембикә. Габдрахман Йөзембикәне үзеннән калдырмады. Юлда килгәндә вафат булып, әрдәнәләп өеп куелган мәетләр өстендә, зәңгәр күзләрен йомдырып, битенә абыстайның ак яулыгын ябып, кырда туктаган поезддан төшереп калдырган указлы мулла Габлелхак хәзрәтнең васыятен үтәп, үзе белән алды. Земләнкене киңрәк итеп казып, бергә яшәп киттеләр. Бергә казан астылар. Йөзембикә абыстай – авыр сабырлы, чисталыклы карчык, Әминәне оныгыдай карап, тәрбияләп үстерде. Әле аның өстенә, ничекләр генә итеп саклап кала алгандыр, хәлфәнең учларына ташлары ялт-йолт итеп, кояш булмаганда да янып торган зөбәрҗәт кашлы алкаларын салды.
– Габдрахман, – диде абыстай, – әгәр Зөһрәне урман кисү эшенә куйсалар, исән кала алмас. Бала тапкан хатынның кырык көн буе кабер авызы ачык булыр, шуңа күрә, Аллаһ сакланганны саклармын дигән, әгәр бу алкаларны сакчыларның өлкәненә бирә алсаң, карчыгыңны берәр җиңелрәк эшкә куймаслармы, ятып калганчы атып кал.
Габдрахман, Йөзембикә абыстайга рәхмәт әйтеп, алкаларны, кулъяулыгына төреп, кесәсенә салып куйды.
– Мин үзем морзалар нәселеннән. Әби-бабаларым, әти-әниләрем хәтәр байлар иде. Бу алкаларны, хәзрәтемә кияүгә чыккач, атаклы алтынчыдан махсус эшләтеп алып, әтием бүләк иткән иде. Ул алкаларда алтынчының култамгасы да бар. Алтын-көмешләребез шактый күп иде, Себер җибәрәселәрен белгәч, хәзрәтем белән бер каен төбенә күмдек. Болары минем өчен аеруча кадерле булгач, камзул җөенә тегеп алып керә алдым. Рәхмәт сиңа, Габдрахман, мине үзең белән алганыңа зур рәхмәт! Хәзрәтем дә, сиңа зур рәхмәтле булып, тынычлап ятадыр, – дип, абыстай күзләрен сөртеп алды.
Менә шулар – Йөзембикә абыстай биргән, янып торган зур зөбәрҗәт кашлы алтын алкалар – Зөһрәнең дә, Йөзембикә карчыкның да язмышын хәл иттеләр дә инде. Габдрахман хәлфә Газраил Иванның үзен генә очратып әйтте:
– Моя жина только родила, не мог бы ты поставить её на лёгкую работу? А я тебе вут это отдам, – дип, уч төбендә янып торган зөбәрҗәт ташлы алкаларны сузды. Алкаларны күргәч, Иванның аксыл чырае башта кызарып китте, аннан соң акаеп, алгарак чыгып торган аксыл зәңгәр күзләре, очкынланып, Габдрахман хәлфә учында зәңгәрсуланып янып торган алкаларга төбәлделәр. Як-ягына каранып алды да хәлфә кулындагы алкаларга үрелде.
– Ладно, подойдёшь, – дип, тиз генә кулындагысын кесәсенә шудырды. – Найдёшь меня, – дип өстәп куйды.
Зөһрә тоткыннарга ашарга пешерергә куелды. Ә Йөзембикә карчык өйдә бала янында булды. Күршеләре Мифтахетдин белән Гөлҗамал кызы Факиһә белән бергәләп, тууга абыстайның кәфенлегенә төрелгән нәни кыз Әминәне үстерештеләр. Гөлҗамалның Себергә килгәндә яшь тә сигез айлык кына булган Гәрәе дә Йөзембикә карчык кулында калкынды. Җәйләрен абыстай тайгада җиләк-җимеш, мүк җиләге җыйды, үләннәр җыеп киптерде. Кайсы авыруга нинди үлән кирәген, нинди дога белән дәвалыйсын Йөзембикә карчык белә иде. Абыстай, балаларга догалар өйрәтеп, татар халкының гореф-гадәтләрен саклап, авыр, газаплы тоткыннар тормышында ниндидер бер нур булып, һәркемне сабырлыкка өйрәтеп яшәде.
Габдрахман хәлфә бүген әллә ниткән хатирәләргә бирелеп эшләде. Әнә инде соңгы чыршыны кисәләр. Чаж-чож, чаж-чож... Агач төбенә җыелган пычкы чүпләреннән шундый да тәмле ис килә, ылыс исе, сафлык исе, чыршы сагызы исе, хәлфәнең авылда калган өр-яңа чарлаклы йорты исе! Туган як исе! Кызы Нәфисә идәннәрен Урыстау күлендә чыгарган мунчала белән юып чыгарыр иде дә, өйгә шундый да тәмле ис таралыр иде. Ул исне берни белән дә чагыштырып булмый! Ул ис – чиста-пакь татар халкы йортында гына була торган ис! Их, шул ап-ак итеп йомырка сарылары кушып юылган, әле кибеп тә өлгермәгән идәндә яланаяк йөрүләре!
Габдрахман хәлфәне хатирәләреннән улы Камилнең «Әти, ава!» дигән сүзләре айнытып җибәрде. Бүгенге соңгы чыршы ахылдап-ухылдап, үзенең ямь-яшел ботаклары белән янындагы башка агачлар арасына дөнья белән бәхилләшкәндәй кереп ятты. Габдрахман үзенең беләк мускулларының сызлавына түзә алмыйча ыңгырашып куйды.
Әйе, яшең җиткәч кырыкка, эшең китәр шырыкка, дип, юкка гына әйтмәгәннәр. Акрынлап-акрынлап, ачлы-туклы килеш, салкыннарда өшеп, җир асты йортында тору җегәрне ала, җаныңны суыра икән. Ул куәтенең кими баруын тоя. Әгәр бу дөньяны ташлап китсә, гаиләсе нишләр дип гаҗизләнә. Иртән дә, кич тә, бер ай элек тә, бер ел элек тә өшегән бәрәңге йөзеп йөргән балык шулпасы һәм җир кебек кара дүрт йөз грамм ипи... Адәм баласы түзсә дә түзә икән. Шулай дип уйлый хәлфә. Түзәргә, ничек тә түзәргә кирәк! Әнә, мескен галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, архитекторлар, инженерлар, интеллигенция! Ул мәхбүсләр, крестьяннар кебек авыр эштә чыныкмаганнар, бөтенләй эштән чыктылар. Планнары тулмагач, паёкларын кисәләр, тоткыннар көннән-көн ябыга баралар. Күбесе инде тактадан гына корылган баракларда гәүдәләрен дә күтәрә алмыйча үлем көтеп ята. Енисей ярындагы уртак кабергә көн саен мәет ташыйлар.
Инде бу хәлләрне белмәгән Сталинга да ышаныч юк. Әле тагын алты ел – алты кыш, черкиенә чыдап булмаслык алты җәй, юеш язы, көзе! Һай-һай, түзеп булмас, чыдап булмас!
Земләнкегә кайткач, Йөзембикә карчык әллә ниткән үлән чәйләре эчертә. Җитмешкә җиткән карчык кайлардан гына кешеләрне юатырлык көч таба диген син?! Аның җәй көне җыеп киптергән төрле җиләк чәйләрен эчкәч, азрак хәл кереп киткәндәй була. Салкында җелегенә кадәр катып өшегән аякларына Әминә килеп урала.
– Әтием, әтием! Син миңа куян күчтәнәче алып кайттыңмы? Бүген куяннар синең янга килдеме?
– Әйе, кызым! – ди Габдрахман, курчак кебек нәни кызын күтәреп алып. Һәм кесәсеннән шакыраеп каткан ипи катысын чыгарып, кызының кулына тоттыра. Әтисе кесәсендә һәрчак ипи кыерчыгы йөртә.
Әминәсе ипи катысын ала да Йөзембикә абыстай янына йөгерә.
– Әби, кара, әти янына бүген дә куяннар килгәннәр, алар миңа күчтәнәч биреп җибәргәннәр, тик күчтәнәчләре суыкта катканнар.
– Тукта, олан, җылытып аша. Тамагыңа ярамас, – дип, Йөзембикә карчык ипи катысын тимер мич кырыена куя. Земләнкегә ипи исе тарала. Шул кечкенә генә ипи катысыннан Себернең җәһәннәм тишекләрендәге җир асты йортына туган як басуларын, арышларның серкә очырган, бодайларның сабан тургае моңына коенып үскән чакларын искә төшереп, икмәк исе тарала.
Алар ничек кенә арып кайтсалар да, намазларын калдырмадылар. Земләнкенең чыршы «лапка»лары җәелгән җир идәненә тезелешеп басып дога укыдылар. Габдрахман хәлфә Коръән хафиз иде – Коръәнне яттан белә, сәгатьләр буе аятьләр укый ала. Өйдәгеләр күз яшьләренә чыланып тыңлыйлар. Шулай көн артыннан көн үтә. Айлар, еллар үтә. Гомер үтә.
Бүген аларны – Мифтахетдин, Гөлҗамал һәм Габдрахман белән Камилне – траншея күмәргә куйдылар. Кешеләр килгәнен күргәч, ике бүре траншея эченнән атылып чыктылар да тайга эченә кереп юк булдылар. Аларның тамаклары тук иде. Шуңа күрә килүчеләргә ташланмадылар. Канауларда яткан кемнәрнеңдер газизләрен ботарлап, өзгәләп, тамаклары туйган. Ерткычлар, ачыкканчыга кадәр тайгада чабып йөрерләр дә, ачыккач, башка бүреләр белән кушылып, ишәеп, тагын килерләр.
Әлегә Габдрахман белән Камил, Мифтахетдин белән Гөлҗамал берсе өстенә берсе әрдәнәләп өелгән мәетләр белән шыплап тулган озын траншеягә балчык аталар. Көз көне казып, траншея кырыена өеп куелган кызыл-кара балчык таш булып каткан. Аны лом белән казып, чокып алырга кирәк. Шул кәз-кәз булып каткан балчыклар, бүреләр ботарлаган, шакыраеп каткан мәетләр өстенә шакылдап барып төшә. Хәлфә дога укый. Мөселманына, христианына – бер дога.
– Бәндәләреңне кичер, Ходаем! Җәннәт ачкычларын бир, гамәл китапларын уң кулларына тоттыр.
Хәер, инде бу бәндәләр булган гөнаһларын җирдә булган тәмугта юып бетергәннәрдер. Аллаһ янына кайткач та, адәм баласы, тәмугка кереп, азрак чистарынып чыгар, ди. Тәмугның төбендә сихерчеләр һәм үз-үзен үтерүчеләр генә калыр икән. Ә бу колларың тәмугның җиденче катында бу дөньяда яшәгәндә үк булдылар һәм котылгысыз, каһәрләнгән язмышларын Себернең үзәкләргә үтәрдәй салкын кышларында тәмамлап, катып, өшеп, ачлыкта, ялангачлыкта, этләрдән, этләрдән дә явызрак сакчылар тарафыннан таланып, бүреләрдән ботарланып, тайга эчендә ятып калдылар.
Туганнар каберлеген күмеп бетергәндә, инде караңгы төшкән иде. Әллә ниткән, козгын дисәң козгын түгел, ниндидер кош тавышы урманны яңгыратты. «Коңы-коңы, коңы-коңы...» Күңелләрдә бу ямьсез аваз шундый да авыр хисләр уятты ки, һәммәсе дә калтыранып киттеләр. Болай да салкыннан арыган, алҗыган тәннәрен, юк, тәннәрен генә түгел, өзгәләнеп беткән җаннарын өшетеп, чымырдап, башларына бер коточкыч куркыныч уй килде: иртәгә кем? Алар бүген исән, әлегә, бу минутта исән. Ә иртәгә алар өстенә кемнәр шакыраеп каткан балчык атар? Алар кайтырга чыккач та әле ул ямьсез кош тавышы озата барды: «коңы-коңы, коңы-коңы, иртәгә синме, иртәгә синме?»
Габдрахман, көчкә-көчкә генә аякларын сөйрәп баручы Гөлҗамал белән Камилне алгарак үткәреп җибәрде дә, Мифтахетдинне җиңеннән тартып туктатты.
– Азрак арткарак кал әле, кардәш, – диде.– Кардәш, әйдә болай сөйләшәбез. Әгәр бу дөньяны ташлап китсәк, ничек булса да бер-беребезне соңгы юлга озатыйк. Бу чокырдан табып алып, юып, кәфенләп, соңгы ахирәт сәфәренә озатыйк. Шулай килешик.
– Габдрахман абзый, үзем дә шуны уйлап килә идем. Зинһар өчен, дип әйтәм, бүреләрдән ботарланып, бу мәрхүмнәр кебек, Инәсәй буенда тәһарәтсез дә, юылмаган да килеш, ахирәт күлмәген кимичә китмик. Искеләрне юып булса да, кәфенлек әзерләргә кирәк.
Шулай вәгъдә куештылар.
Камил белән Гөлҗамал акрын гына, башларын иеп атлыйлар иде. Хатын, хәлсезләнеп егыла башласа, Камилгә ябыша. Туктап, хәлфә белән Мифтахетдинне көтеп алдылар. Камил белән Габдрахман алга уздылар.
– Сөйләштегезме? – диде хатын, Мифтахетдиннең күзләренә үзенең эчкә баткан, яшьләренә чыланган күзләрен төбәп, гыж-гыж сулап.
– Нәрсә турында? – дип, акрын гына сорап куйды ире.
– Нәрсә дип, үзең беләсең инде, андый-мондый булсак, җирләү турында. Ник, бу үләт базында ятып калмабыз лабаса, берәр җаен табарга кирәк. Шул турыда сөйләшергә калдыгыз лабаса.
– Кит, булмаганны, ни сөйлисең син, карчык?! Яшәргә кирәк, яшәргә тырышырга кирәк! Безне авылда көтеп торучы улыбыз, кызыбыз бар. Әле дә ярый аларны озата алдык. Бу газапларга түзә алмаслар, харап булырлар иде. Факиһәбез үзеңә: «Без сезне басу капкасы төбендә көтеп торырбыз, әни, җәме», – дип, ике мәртәбә әйтте бит. Өйдә көтәр балаларың булгач яшәргә кирәк.
– Әйе, Мифтахетдин, гүргә кергәнче, мәңге күз алдымда торыр, күлмәгенең җилкәсендәге ямавы сикереп-сикереп китте, үкси-үкси китте балакаем. Безне соңгы кат күрүен аңлады инде ул, белде. Үсмер кыз булып килә бит, Гәрәй генә берни аңламый. Анысының акылы яшь шул әле. Ярар, аңламавы ару. Әти белән әни кайталар, дип куанып, сөенеп яшәсен балакаем, бәхете булсын! Сиңа әйтәм, син миңа җавап бирмәдең. Хәлфә белән шул турыда сөйләшергә дип артта калдыгыз бит, – дип, янәдән кабатлады Гөлҗамал.
– Сөйләштек, шул турыда сөйләштек. Ә син кайдан белдең аны? Әйтмәгән идем бит.
– Әйтмәсәң соң, үзең дә чамалыйсың булыр, мин озак тормаячакмын, минем аяк атлар хәлем дә юк. Карале, Мифтахетдин, мин, теге иске алсу күлмәгемне сүтеп, юып, кәфенлек кебек әйбер тегеп куйган идем. Кырык ямаулы инде, шулай да ярар. Ахирәт күлмәге кимичә булмас. Аннары соң, мин үлгәч, барлык йолаларына туры китереп, Йөзембикә абыстайга укыт, яме, – дип гыжылдап сулап, бара алмыйча туктап калды. Аның күкрәгеннән, тишек гармун күрегеннән чыккан кебек, әллә ниткән гыжылдау авазы чыга иде. Мифтахетдин хатынын куенына алып, күкрәгенә кысты.
– Ут булып янасың, карчык, утлар булып янасың. Үпкәң кабарган, күрәсең, сулыш алуларың бик авыр.
– Язмыштан узмыш юк, Мифтахетдин. Себергә килгәнче авылдагы тормышыбыз ифрат та матур булды, Аллаһка мең шөкер! Какмадың, сукмадың. Каенатам, каенанам да дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын! Бигрәк иртә гүр иясе булдылар. Инде мин андый- мондый булсам, васыятем шул: исән-имин өйгә кайтып өйләнә калсаң, балаларымны, ятимнәремне рәнҗетә күрмә. Өйләнмичә торма, өйлән, сиңа әйтәм. Ялгыз иргә яшәүләре бик авыр булыр, Мифтахетдин. Тик хатының оланнарымны рәнҗетмәсен! Бигрәк тә Гәрәемне саклый күр! Факиһәм исәйгән инде, калкынган. Улкаем бигрәк кызганыч. Бәгырькәем, апайсы йөгереп кире килгәндә, аңа ияреп чапмады, бер урында таптанып тик басып торды. Әгәр килгән булса, соңгы тапкыр кысып-кысып кочкан, битләреннән шашып-шашып үпкән булыр идем, мәңге, гүргә кергәнче истә калырлык итеп. Онытылмаслык итеп. Инде киткәннәренә күпме булды, төннәрен сабыйларымны уйлап, өзгәләнеп ятам. Кайчагында ниләргә генә кайтарып җибәрдем соң, яныбызда булсалар, тынычрак булыр идек, дип тә уйлыйм. Бүген мәетләрне күмгәндә, үзең күрдең, алар арасында күпме бала бар иде. Кәзле, каткан балчыкларны кемнәрнеңдер газизләренең шакыраеп каткан гәүдәләре өстенә атканда, әле ярый нарасыйларыбызны илгә озаттык дип тә уйладым. Гәрәем безне соңгы кат күрүен белмәде, илгә кайтып туйганчы ипи ашармын дип сөенә-сөенә кайтып китте.
Икенче көнне дүртесен дә яңа кабер казырга билгеләделәр. Тик өчесе генә бара алды. Гөлҗамал ут янып, урыныннан да тора алмыйча, земләнкедә ятып калды. Ул саташа иде.
– Улым, Гәрәй, җөткерәсең, балам, мә, кәҗә сөте эчеп җибәр әле. Кәҗә сөте җөткерүдән файдалы. Үпкәң кабара күрмәсен. Кил әле, балам, куеныма алып тирбәтим, – дип, ике кулын күкрәгенә кушырып, күкрәк баласын йоклаткан кебек, бишек җырын көйли иде:
Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү. Улым үсәр дәү, улым үсәр дәү. Әлли-бәлли бәү, әлли-бәлли бәү.
Йөзембикә карчык Гөлҗамалның чатнап беткән иреннәренә су тидереп, чыланган тастымалны маңгаена куеп һәрдаим алыштырып торды. Үләннәр кайнатып эчерде. Үзе, күз яшьләрен агыза-агыза, ясин укыды.
– Улым, улым Гәрәй, – дип өзгәләнде хатын, – кая киттең, кил, улым, куенымда гына ятып тор инде. Мин бит сине сагындым. Менә бөтиең төшеп калган лабаса, тегәрҗебе өзелгәнме? Мә, улым, бөтиеңне муеныңа эл әле. Ул сине җен зәхмәтеннән, бәла-казалардан саклап торыр. Апаңнан аерылып кала күрмә, балам, адашырсың. Кая чабасың инде, карурманда ялгыз каласың, апаең пуезга утырды бит, каласың, улы-ы-м! Гәрә-ә-ә-әй, бала-а-а-ам!
Шунда Гөлҗамал өзелде. Күзләреннән, ябык йөзендә эз калдырып, яшьләре агып төште. Ләкин улын чакырып ялваруы һәм: «Апаңнан аерылып кала күрмә, балам... Карурманда ялгыз каласың...» – дип өзгәләнүе ачык калган кара күзләрендә катып калды.
Йөзембикә карчык, Гөлҗамалның күзләрен йомдырып, Мифтахетдиннәр траншея казып бетереп кайтканчы тәбарәк, ясин укып утырды. Үлемнең ни икәнен белмәгән дүрт яшьлек Әминә:
– Әбием, апай йоклый, апайны уят, үлән чәе эчәрбез, – дип текелдәде.
Мифтахетдиннәр казыган траншея-кабергә салыначак беренче мәет Гөлҗамал буласы иде. Ләкин Газраил Иван, кесәсенә Йөзембикә карчыкның зөбәрҗәт ташлы алкалары эләккәч, Габдрахманга карата азрак мәрхәмәтлерәк иде.
– Гражданин нәчәлник, – диде хәлфә, – минем дочканың бабушкасы умерла, разрешите похоронить в тайге. После работы ночью похороним.
Иван чыгынкы зәңгәр очлы күзләре белән тишеп керердәй булып Габдрахманга текәлде. Әллә хәлфәнең ялварулы яшьле күзләре тәэсир итте, әллә кәефенең ару чагы иде. Әгәр ул аракы махмырыннан соң булса, аның янына килә торган булмый. Яраланган җанвардан ким түгел, кабып йотарга әзер тора.
– Ярар, – диде, – кеше күрмәгәндә, төнлә күмәрсез. Кара аны, кеше-кара күрмәгәндә... – дип, оятсыз итеп сүгенеп куйды. – Каждую падаль хоронить в тайге места не хватит.
Шулай диде, кеше димәде, «падаль» диде. Бу сүзләр белән хәлфәне үтерде, җанын изде. Шулай да хәлфә Гөлҗамалны күмәргә рөхсәт алды. Мөселманнар мәетне кояш баеганчы җирләргә тиеш. Ләкин бу мөмкинлек булу да алар өчен бәхет иде. Йөзембикә абыстай белән Зөһрә, кар эретеп, шуның суында мәет юдылар. Хатынны кырык ямаулы, тузган, ләкин чиста итеп юылган, кәфенлек итеп тегеп куелган күлмәк искеләренә төреп, ахирәт күлмәге кидерделәр.
Алар бу эш белән мәшгуль булган арада йөзьяшәр эрбет агачы төбенә ломнар, кәйләләр белән вата-вата, Габдрахман, Мифтахетдин һәм Камил кабер казыдылар. Аларга Балтачтан китерелгән мәктәп директоры, Әсманың ире кушылды.
Гөлҗамалны, Мифтахетдиннең гомер иткән газиз хатынын, мөселманнарның барлык гореф-гадәтләрен үтәп җирләделәр.
Мифтахетдин исә колач җитмәслек эрбет агачының юан кәүсәсенә
«Зарипова Гөлҗамал Галләм кызы» дип, үткен пычак очы белән уеп язып куйды.
Мондагы вәхшилекнең шаһиты булган йөзьяшәр эрбет агачының йөрәк ярасы булып, аннан агып чыккан гәрәбә төсендәге сагыз, Мифтахетдин уйган «Гөлҗамал» исеме өстенә агып төшеп, күз яшенә әйләнеп туктап калды.
Шулай итеп Әминәнең кендек әбисе Гөлҗамал утыз ике яшендә, Себер тайгаларында газапланып, интегеп, салкыннарда катып-өшеп, ике баласын ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Яшел чыршылар, карагачлар, Себернең төнге ачы җилләрендә тирбәлә-тирбәлә, инде бу дөньядан бихәбәр булган Гөлҗамалга, Ялантау болыннарында колыннар кебек чабып, әбисе салган хуш исле ипине туйганчы ашармын дип, илгә кайтып киткән улы Гәрәй турында сөйләмәкче булдылар. Тик Гөлҗамал аларны ишетмәде. Аның җаны, ялгыз калган ана аккош кебек, балаларын эзләп, туган якларына кайтып киткән иде. Ул, Саушның өй түбәләренә кадәр кар баскан әти-әнисенең иске йорт тәрәзәсеннән карап, балаларын күзләде. Тик улын күрә алмады. Сәкенең бер читендә карт әти-әнисе кырыенда корама юрганга төренеп, кызы Факиһә йоклап ята. Ә улы, Гәрәе кайда? Гөлҗамалның җаны, тавыш-тынсыз гына ахылдап, сулкылдап, күккә ашты.
– Кайда син, балам? – дип сулкылдады аккош. – Җавап бирче миңа, өзгәләнеп, сине эзләп, кышкы салкыннарда җаны ялгыз аккошка әйләнеп, улын эзләп туган якларына кайткан әниеңә җавап бир, балам. Йа Раббым, сез бит безне басу капкасы төбендә көтәрбез дигән идегез. Әй, хәтер диген инде аны! Апасыннан башка ниләргә генә шушы салкында берүзе басу капкасы янына чыгып киткән сабый?! Сагынгандыр, үзәкләре өзелеп сагынгандыр безне. Шуңа күрә, әти-әниләренең кайтканын күреп, әби-бабасына, апасына иң беренче булып сөенче алыйм дип, басу капкасы янына чыгып йөгергәндер.
Аккош, әрни-әрни ахылдап, басу капкасына таба очты. Тик улын таба алмады. Бары тик буран, ачы җилләр генә, кемнедер эзләгәндәй, дулый- дулый дөньяны тузгыта иде.
Кыш көне безнең якларда аккошлар очмый, дисезме?
Оча икән. Нарасыен югалткан ана җаны кышкы бураннарда да, көзге ачы җилләрдә дә баласын эзләүдән туктамый икән! Мәрхүмә Гөлҗамалның Себерләрдә ачлыктан, ялангачлыктан интегеп, газапланып, бу каһәрләнгән дөньяны ташлап киткән җаны ялгыз аккошка әйләнгән. Ә канат тавышлары ишетелми дә. Тик ачыргаланып, җанына урын таба алмыйча оча.
– Балам, Гәрә-әй!
Ә бер айдан соң Габдрахман Мифтахетдинне дә, хатыны янына илтеп, эрбет агачы төбенә җирләде һәм аның исемен шул ук агачның кәүсәсенә уеп язды. Эрбет агачының сагызы, «Гөлҗамал» сүзендә ахактай янып торган тамчы янына җиткәч тукталды да икенче күз яшенә әверелеп берегеп калды.
|
2022-12-01T02:19:55Z
|
http://xn--80aaa0anjn0apj6g.xn--p1ai/news/roman/kart-shomyrt-khatirse-romanny-dvamy4
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Беренче чиратта бу Александр паркындагы һәм «Иллюзион» кинотеатры каршындагы Тынычлык проспектындагы фонтаннарга кагыла.
❮
❯
Шәһәр мәдәният сарае каршындагы төп шәһәр фонтаны бүген капиталь ремонтка мохтаҗ, 13 ел эчендә ул бик нык тузган. Фонтанны заманча итеп һәм яктыртучы утлар белән яңартып эшләү планлаштырыла. Бүген аны финанслау турында сөйләшүләр алып барыла. Ремонт эшләре өчен кимендә 20 миллион сум акча таләп ителәчәк.
«Фонтан үзе яктыртыла торган булачак һәм анда музыка уйнап торачак, шулай ук түшәлгән ташын алмаштыру да күздә тотыла",- ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Мәрданов.
|
2022-12-03T12:40:16Z
|
http://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/alabugada-fontannar-i-knen-eshli-bashlyiy
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Район үзәгендәге оешмалар һәм учреждениеләр арасында территорияләрне Яңа елга иң яхшы бизәү буенча бәйге җиңүчеләрен иртәгә, 27 декабрьдә беләчәкбез. Махсус комиссия Яңа ел мәйданчыкларын тикшереп чыкты һәм иң яхшыларын билгеләде. Җиңүчеләрне шимбә көнне, төп чыршыны ачу тантанасында әйтәчәкләр һәм бүләкләячәкләр. Башка еллардан аермалы буларак, быел җиңүчеләрне төрле группаларда билгеләмәделәр. Кызганычка...
26 декабря 2014, 10:26
4488
0
0
Чирмешән поликлиникасы бәйрәм ялларында да эшли
Яңа ел бәйрәмнәрендә кемдер ял итсә, башкаларга кайбер көннәрдә эшләргә дә туры киләчәк. Әйтик, район үзәк больницасы поликлиникасында 3,6,8,10 январь көннәрендә дежур терапевт иртәнге 8дән 12сәгатькә кадәр авыруларны кабул итәчәк. -Ашыгыч очракларда райондашларыбыз бәйрәм ялларында стационарда тәүлек дәвамында кизү торучы врачларга да мөрәҗәгать итә алалар,- ди район үзәк больницасының баш...
26 декабря 2014, 10:02
4120
0
0
“Безнең Чирмешән“ газетасы - ел лидеры
Район газетасы "Ел лидеры - 2014" бәйгесенең "Иң яхшы район газетасы" номинациясендә танылып Диплом белән бүләкләнде. Басма мәгълүмат чаралары арасында "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте тарафыннан билгеләнгән җиңүчеләрне шушы көннәрдә тантаналы шартларда бүләкләделәр. "Безнең Чирмешән" - Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы үткәрүче "Табигать һәм кеше" республика конкурсында икенче урын...
26 декабря 2014, 07:59
4215
0
0
Чирмешән мәчете имамы Хабир хәзрәт вәгазе
Кемдер килә, кемдер китә тора... Кайвакыт, Раббыбыз Аллаһы яраткан якыннарыбызны үзенә ала. Һәрбарчабызга зур кайгылар килә, кояшның нурын, көннең матурлыгын, ризыкның тәмен сизми башлыйбыз. Һичшиксез, бу бик тә авыр хушлашу булып тора. Теге дөньяга сәфәр чыгучыга... Үлем - ул кешенең гәүдәсеннән җаны чыгу процессы. Ул бер дә рәхәт эшләрдән саналмый....
26 декабря 2014, 07:28
4916
0
0
Иске Кади мәктәбенә - интерактив такта, укучыларга - ноутбуклар
Районыбыздан өч укучыга Казанда ноутбуклар бүләк иттеләр."IТ-чемпион" республика бәйгесендә катнашкан Иске Кади мәктәбе исә интерактив җиһазга ук ия. Конкурс шартлары буенча, укучылар электрон юл белән түләүләр башкаруга күбрәк кеше җәлеп итәргә тиеш иде. Аның быелгы финал этабына йомгак ясалып, бәйгенең "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә безнең район балалары арасында Иске...
|
2022-12-03T13:23:21Z
|
http://nashcheremshan.ru/news/date/list/26-12-2014
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Ниһаять, II кварталга да нокта куяр чак җитте. Шушы вакыт эчендә редакциябез почтасына барлыгы 266 хат килгән. Бу - үткәненнән 15 хатка күбрәк. Апрель аенда газет укучылар тарафыннан редакциягә 77 хат юлланган. Шуның 71е газетта дөнья күрде, ә алтысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмады. Мәсәлән, 7 нче мәктәптән Розалия Якупованың "Татар...
❮
❯
Ниһаять, II кварталга да нокта куяр чак җитте. Шушы вакыт эчендә редакциябез почтасына барлыгы 266 хат килгән. Бу - үткәненнән 15 хатка күбрәк.
Апрель аенда газет укучылар тарафыннан редакциягә 77 хат юлланган. Шуның 71е газетта дөнья күрде, ә алтысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмады. Мәсәлән, 7 нче мәктәптән Розалия Якупованың "Татар теле мөгаллимнәре тәҗрибә уртаклашты" дигән язмасы басылмады. Ул бары укытучылар өчен генә кызыклы дигән фикергә килдек. Белгәнегезчә, без кемнеңдер эшчәнлегенә, отчетка кайтып калган мәкаләләр бастыру ягында түгел. Хатның авторы безне аңлар, безгә үпкәләмәс дип уйлыйм, киләчәктә кызыклырак мәкаләләр язар дип көтеп калабыз. Актив хәбәрчебез, тынгысыз Зөмәрә Шәрәпованың "Бәйгеләргә барам әле..." дигән язмасы да шундый ук характерда һәм укучыларның төрле конкурсларда яулаган уңышларына гына кайтып кала. Аңлыйбыз, әлбәттә: сезнең дә үз укучыларыгызны күрсәтәсегез килә, ата-аналарга да газет битләрендә үз балаларының исем-фамилиясен күрү зур бәхеттер. Тик мондый төр мәкаләләр түләүле, ягъни реклама характерындагы язмаларга якын тора. Зөмәрә апаның башка мәкаләләре исә һәрдаим басылып торды. Гомумән, аның каләменә тел-теш тидерерлек түгел. 26 нчы балалар бакчасыннан җибәрелгән "Театр күңелләргә җылылык, нур өсти" дип аталган хат та шушы ук стильдә язылган. Аның авторы Фәридә Якупова да киләчәктә язмаларына игътибарлы булып, иҗади якын килер, дип өметләнәбез.
Май аенда бакча эшләре тотыну сәбәплеме, газет укучыларыбыздан бары 76 хат килгән. Шуның унбере газетта бастырылмады. Боларның да кайберләренә тукталып үтәсем килә: мәсәлән, 12 нче лицейдан Р.Хафизова шактый тирән эчтәлекле итеп, тәфсилләп лицейда узган Г.Тукай бәйрәме турында язган. Язмасы кызыклы, теле матур, аңлаешлы, укып туймаслык. Әмма ул соң җибәрелеп, үзенең актуальлеген югалткан. Шуңа күрә, киләчәктә моны да истә тотсагыз иде, хөрмәтле укучыларыбыз!
Басылмаган хатларны анализлаганда, мәктәп укучылары, нәни каләм ияләре иҗат җимешләренә мөрәҗәгать итми булдыра алмыйм. Укучылар иҗатын педагогларның туплап җибәрүе әйбәт. Әмма аларны, бәлки, бер темага түгел, ә төрле-төрле темаларны ачканнарын сайлап җибәрү уңышлырак булыр. Ник дигәндә, газетны гел бер типтагы язмалар белән тутырсак, ул укучыларыбыз өчен ялыктыргыч булачак һәм кайбер укучыларның "шедевр"лары төшеп калырга мәҗбүр булачак.
Июнь ае бакча мәшәкатьләренә мул булса да, газет укучыларыбызның редакциягә хат юлларга вакыт табулары сөендерә. Бу аралыкта редакция почтасына 113 хат килсә, унысы төрле сәбәпләр аркасында бастырылмаган. Газетта чыгарылмаган хатлар арасында иң күбесен рәхмәт хатына якын торганнары алып тора. Исегезгә төшереп үтәбез: рәхмәт хатлары - түләүле.
Гомумән алганда, газетны укучылар да, безгә хат язучылар да аз түгел. Шулай да актив хәбәрчеләребез исемлегендә һаман бер үк кешеләр: Таһир Шәмсуаров, Тәслимә Рәфыйкова, Галия Шакирҗанова (гәрчә, соңгы арада язмалары сирәгәйсә дә), Люция Ногманова, Гөлфия Шәйдуллина, Рафик Шәяхмәтов, Миңлегали Әхмәдиев, Эльвира Хисамова, Сәгадәт Мифтахова, Җәүдәт Хәлимов. Газетны әлеге хәбәрчеләребездән башка күз алдына да китерүе кыен. Чөнки укучыларыбыз аларның мәкаләләрен шулхәтле яратып укый, күз генә тимәсен! Аларның каләме инде шактый чарланган, теле йөгерек, ялыктырмый, тиз укыла, язмалары укып туймаслык, уйланырга мәҗбүр итә торган тормышчан булуы белән күңелгә ятышлы. Алар - безнең байлыгыбыз, газетның гәүһәр ташлары. Җәйге мәшәкатьләр хәбәрчеләребезгә дә тәэсир итми калмады. Римма апа Фәттахова, Галия апа Рәхимова, Фәридә Якупова, Галия Әхмәтованың язмалары күзгә күренеп сирәгәйде. Ә менә Зилә Мөдәррисова, Олеся Хафизова, Миңлезаһит Нәфыйков, Галия Вахитова, Нуринә Әхмәтшина, Гөлназ Әхмәтзаһирова, Мөнирә Хаҗипова, Фәния Әскәрова, Кафия Әгъләмова, Рәзилә Шакирҗанова, Рәмзия Гәрәева старт алды. Берүк күз тимәсен! Аларның мәкаләләре башкалардан әйтеләсе килгән фикернең төгәл бирелүе, төпле булуы белән аерылып тора. Аларны укыгач, күңелгә рәхәт булып китә. Алар үзләрен борчыган, сөендергән мәсьәләләрне яктырта, күңелен бушата. Киләчәктә бу хәбәрчеләребез дә сыналган күптәнге каләм ияләре исемлегенә керер дип ышанасы килә.
Күптән түгел генә яза башлаган, әмма каләме өметле күренгән яшь хәбәрчеләребез: Кирлегәчтән - Раиз Мөхәммәтҗанов, Азат Магыйҗанов, Сәйдәш Җиһангиров, Сиринә Сәхапова, Диана Хәйбриева, Урмышлыдан - Ришат Бурнашев, Тимәштән - Ильвина Мөхәммәтшина, Урдалыдан - Илназ Зәйнетдинов та бар. Район укучыларыбыз янына 10 нчы мәктәптән Альберт Йосыповны да өстәсәк, саллы гына яшь хәбәрчеләр отряды барлыкка килә. Алар киләчәктә актив хәбәрчеләр дәвамчысы булыр дигән өмет яши. Укучыларыбыз каләме көннән-көн үткенләнә бара, язмалар да тормышчанрак кебек тоела. Аларның осталыгына без һәм укытучылар гына түгел, газет укучылар да сокланадыр, дип уйлыйм. Шуңа мәктәп коллективлары белән булган элемтәбезне бер дә югалтасыбыз килми. Укытучылары үрнәгендә укучылар да газетны үз итүенә шатланып туя алмыйбыз.
Хөрмәтле укучыларыбыз, алга таба да безнең белән элемтәне өзмәссез, каләм тибрәтүегезне дәвам итәрсез дип ышанып калабыз. Мәкаләләрегезне исә гадәти почта белән (Тукай урамы, 3 нче йорт) яки Интернет челтәре аша zaman5@yandex.ru почтасы аша җибәрә аласыз. Бергә булыйк, бердәм булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!
|
2022-12-01T07:26:02Z
|
http://zamansulyshy.ru/news/medeniyat/slam-yullyiym-sezg
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Владимир Путин яслеләрдә урыннарны арттыру, халыкның керемнәрен күтәрү бурычын куйды. Ул 1-4 сыйныф укучыларын бушлай ашату, ана капиталын арттыру, беренче бала өчен дә түләүләр кертү кирәклеге турында белдерде. Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә федераль казна исәбенә бишәр мең сум өстәмә түләү булдырылачагын да әйтте.
15 гыйнвар Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга еллык Юллама белән чыкты. Анда ул тышкы һәм эчке сәясәтнең өстенлекле төп юнәлешләрен билгеләде, илдәге эшләр торышына һәм киләчәккә төп бурычларны күзаллауга бәя бирде. Узган 2019 елның 20 февралендә дәүләт башлыгы парламентка мөрәҗәгате өчен “Кунак сарае”н сайлаган иде. Быел Президент “Манеж” үзәк күргәзмә залында чыгыш ясады.
Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституция һәм Югары мәхкәмә җитәкчеләре, губернаторлар, Федерация субъектларының кануннар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфессияләр башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре: барлыгы 1300гә якын кеше катнашты.
Владимир Путин Юлламаны демографиядән башлады:
– 2019 елда туучылар санының гомуми коэффициенты 1,5 тәшкил итте. Бу Русия өчен бик аз. 1943нче елда ул 1,4 тәшкил иткән. Демографик тозактан чыгарга һәм ил халкы санын арттырырга кирәк, – диде Владимир Путин. Ул яслеләрдә урыннарны арттыру, халыкның керемнәрен күтәрү бурычын куйды. Ул 1-4 сыйныф укучыларын бушлай ашату, ана капиталын арттыру, беренче бала өчен дә түләүләр кертү кирәклеге турында белдерде. Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренә федераль казна исәбенә бишәр мең сум өстәмә түләү булдырылачагын да әйтте. Президентның бу Юлламасы социаль юнәлешле булуы белән аерылып тора. Ил җитәкчесе Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү бурычын да куйды.
Русия Президенты хөкүмәт җитәкчесе итеп моңа кадәр салым хезмәте башы булган Михаил Мишустинны тәкъдим итте. Шулай итеп, Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт 15 гыйнвар отставкага китте. Владимир Путин Дмитрий Медведевка иминлек шурасы башлыгы урынбасары вазыйфасын тәкъдим итте.
|
2022-12-01T06:11:50Z
|
https://oktyabr-t.ru/articles/common_material/2020-01-17/putin-yullamasy-sotsial-y-zle-232551
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Фитыр садакасы, зәкят шикелле үк, елга бер мәртәбә бирелә. Байлыгы булган һәр мөселманга фитыр бирү ваҗиб. Балаларның фитырын ата-анасы бирергә тиеш. Хәтта гает намазыннан элек кенә туган яшь бала өчен дә.
Фитыр садакасы зәкят бирелә торган кешеләргә, ягъни:
Ярлыларга: көч-куәте бар, ләкин акчасы үзенә җитми торган кешеләргә. Бу кешеләр динебез буенча ярлы дип санала;
Мескеннәргә: кулында һичбер нәрсәсе һәм көч-куәте булмаганнарга;
Бурычлыларга: бурычы булган мохтаҗ мөселманнарны бурычтан коткарырга ярдәм итү өчен;
Укырга теләгән, ләкин мөмкинлеге булмаган шәкертләргә һ.б. (ятимнәргә, гарип-чирлеләргә) бирелә.
Түбәндәге кешеләргә фитыр садакасы бирелми: ата-аналарга, картәти-картәниләргә, үз балаларыңа, оныкларга, ир – хатынына, хатын – иренә, байларга. Фитыр садакасын гайдел-фитыр көнендә, таң атканнан соң гает намазы укылганчы бирү саваплырак санала. Чөнки бәйрәм итәргә акчасы булмаганнарны бәйрәмгә чаклы сөендерү артыграк. Шулай ук Рамазан ае эчендә биреп кую да дөрес була. Ә инде берәр сәбәп белән гает укылганчы бирә алмый калган кеше соңыннан бирергә дә мөмкин. Фитыр садакасын ураза тоткан кеше дә, ураза тотмаганнар да бирергә тиеш. Садака кабул итүче үз теле белән шундый дога гына кала: “Әй Аллаһым, (бу кешенең исеме) фитыр садакасын һәм уразасын кабул кыл, догасын кабул кыл һәм аның гөнаһларын гафу ит. Һәм дә аның иманын куәтле кыл, малларын арттыр һәм аны хәерле максатына ирештер”.
(Габделхак Самматовның “Шәригать” китабыннан алынды).
Мөселманнарга җиңеллек булсын дигән ният белән Башкортстан Диния нәзараты һәр кемнең матди хәленә карата фитыр садакасының күләмен тәгаенләде. Быел ул кысынкырак яшәүчеләр өчен 100 сум, урта хәллеләргә 200 сум, баеракларга 700 сум билгеләнде. Ураза тота алмаган мөселманнарга көненә 250 сум күләмендә фидия түләү тәкъдим ителде. Фидия дә, зәкят, фитыр садакасы тиешле булган кешеләргә бирелә.
Чыганак: https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/dinebez-islam/Fitir-sadakasin-kemn-rg--m-kaychan-birerg-275889/
|
2022-12-01T07:29:45Z
|
https://oktyabr-t.ru/articles/common_material/2020-05-19/fityr-sadakasyn-kemn-rg-m-kaychan-birerg-274739
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
«Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнашачак, 50 меңнән артык кунак килүе көтелә.
17 июльдә Мамадыш районының Җөри авылындагы «Тырлау» аланында республиканың XXII «Питрау» керәшен мәдәнияте бәйрәме узачак.
Оештыручылар хәбәр итүенчә, «Питрау»да төбәкнең 22 районыннан һәм Россиянең өч төбәгеннән 50 иҗат коллективы катнаша, 50 меңнән артык кунак булыр дип көтелә.
Бәйрәмдә «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен ишегалды», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе җырлары, Питрау музее, «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы эшләячәк. Этник мәдәниятне саклаучы яшьләр «Керәшен чибәре» бәйгесендә катнаша, халык җырларын, биюләрен башкаруда үз осталыкларын күрсәтеп, үз халкының гореф-гадәтләре һәм тарихы белән уртаклаша.
Питрау бәйрәмендәге көрәш ярышында Татарстанның һәм илнең якын төбәкләреннән иң көчле көрәшчеләре җыелачак.
«Питрау» бәйрәме Татарстан Республикасының «Татар халкының үзенчәлеген саклап калу» дәүләт программасының бер өлеше булып тора һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ярдәме белән үткәрелә.
Программа:
16.00 — «Әкият» балалар мәйданчыгы эше; «Питрау» музее;
17.00 — ат чабышлары, «Остаханә», «Димче Гөрпи почмагы», «Керәшен йорты», «Табигать хәзинәсе», «Тәпи» чишмәсе, «Керәшен чибәре», Питрау музее, «Безнең ил» нәфис-этник картиналар күргәзмәсе эшли башлый;
18.00 — бәйрәмнең тантаналы ачылышы;
19.00 — халык уеннары, конкурслар, суда уеннар, спорт ярышлары, фольклор иҗат коллективлары концерты, Татарстан Республикасы артистлары концерты, «Тәпи чишмәсе» янында җырлар, «Керәшен чибәре» мәйданчыгы, «Керәшен ашлары йорты» мәйданчыгы;
20.00 — «Җәшләр җыены» яшьләр мәйданчыгы, катамаранда ярышлар;
23.30 — бәйрәм лотереясы уйнату;
00.00 — бәйрәм фейервергы;
02.00 — «Питрау — 2021» батырларын бүләкләү тантанасы каралган.
Чыганак: Татар - информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Ошый
241
0
0
Комментарийлар (0)
Җибәрү
Теркәлү
Cимвол калды:
Тагын
ТАТАР АВТОНОМ СОВЕТ СОЦИАЛИСТИК РЕСПУБЛИКАСЫ ОЕШУГА 100 ЕЛ
Телефон: 8(843) 222 09 79
«Татарстан» журналы редакциясе
Редакция адресы: 420066, Казан ш., Декабристлар ур., 2
100let.tassr@mail.ru
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Мәрҗани ис. Тарих институты, ТР ФА Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Татарстан Республикасы Милли архивы ярдәме белән.
|
2022-12-05T15:27:32Z
|
http://100tatarstan.ru/news/yaalyklar/pitrau-byrme-programmasy-bilgele
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Айгөл Бариева социаль челтәрләрдә «Линар-Айгөл» хештэгы белән үзләренең мәхәббәт тарихларын яза иде. Ире Линар Юсиповның вафатыннан соң җырчы бу язманың соңгы, унсигезенче бүлеген язып чыккан.
«Унсигезенче, соңгы серия!
Һәр китап, һәр кино кайчан да булса төгәлләнә. Безнең сериал да, өч көн эчендә башланган кебек, тиз, көтелмәгәнчә һәм бик фаҗигале тәмамланды…
Үлем – һәрвакыт куркыныч, ул – күз яшьләре, әрнү, югалту, бушлык. Тормыш моңа кадәр һәм аннан соңга бүленә.
Бернәрсәгә дә карамастан үземнең иң бәхетле хатын-кыз булуым турында әйтәсем килә. Мин мәхәббәт, шатлык, сәяхәтләр, хис-кичерешләр, ирек, матурлык, елмаю, иң якты төсмерләр белән тулган бәхетле гомер кичердем.
Әйе, нибары 25 ел. Ләкин бәлки кем дә булса бер генә шундый ел турында хыялланадыр. Шуңа күрә мине кызганырга кирәкми.
Аллаһы Тәгалә безгә искиткеч акыллы, сәламәт, зирәк, игелекле, аңлый торган, тәртипле, кешелекле балалар бүләк итте.
Ә хәзер үлем турында.
Хәзрәткә: «Ни өчен шулай иртә?» – дигән сорауны биргән идем. Ни өчен яхшы кешеләр иртә китә, ә кайберәүләрне (эчкече, йортсыз кешеләрне) Аллаһы Тәгалә үзе янына алмый.
Җавап: «Аллаһы Тәгалә кешене үз янына алып, алдагы тагын да куркынычрак сынаулардан яклап кала. Бәлки ул алга таба да яшәсә, берәр яман чир белән авырып китәр, яки үзе дә белмичә берәр гөнаһ кылыр иде».
Аллаһы Тәгалә аны үз янына Линар инде бик күп изге эшләр кылгач, Изге айларда алды.
Линар турындагы төшләрне сөйләгәч, хәзрәт аны күкләрдә кабул иткәннәр диде.
Без аллаһы Тәгаләнең карарын үзгәртә алмыйбыз. Безгә аның белән килешергә һәм моны кабул итәргә генә кала. Иртәме, соңмы, без барыбер шунда барачакбыз.
Линарым, барлык планнарыбызны тормышка ашырырга, барлык эшләребезне ахырына җиткерергә сүз бирәм. Мин алга таба да син теләгәнчә яшәячәкмен .Бәхетле тормышыбыз өчен рәхмәт. Мин синең белән бәхетле идем, алга таба да минем белән горурланырсың. Йөрәкләребездә мәңге яшәрсең», – дип язган Айгөл Бариева.
Фото: © Айгөл Бариеваның телеграм каналыннан
Язарга Не комментировать
Ваш e-mail не будет опубликован.
Вы можете использовать HTML- теги и атрибуты:
<a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <s> <strike> <strong>
|
2022-12-05T13:32:39Z
|
https://artistlar.ru/aygol-barieva-mine-kyzganyrga-kirakm/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Узган җомга көнне "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1996 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында татарча көрәш буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең ачык беренчелеге булып узды. Әлеге бәйгене менә өченче мәртәбә инде, бабасы-Кече Укмас авылыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман Нәбиулла улы Нәбиуллин истәлегенә Казан шәһәренең "Веста" идарәче компания җитәкчесе Алмаз Нәбиуллин үткәрә. Бәйгедә...
❮
❯
Ярышларны рәсми төстә район башлыгы Илһам Валеев ачты. Ул районда спортны, аерым алганда татарча көрәшне үстерүгә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен А.Нәбиуллинны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Алмаз да бүләкләрсез кайтмаган инде. Яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлегенә принтер тапшырды ул. Баш хөкемдар Рафыйк Мөхәммәтшин яшь көрәшчеләрне, тренерларны, хөкемдарларны ярышларның кагыйдәләре, тәртипләре белән таныштырды.
Яшь кенә булсалар да, бу көнне келәмгә чыккан үсмерләр арасында көрәш сөючеләргә, җанатарларга яхшы танылып өлгергәннәре, район республика күләмендә җиңүләр яулаганнары да бар иде. Келәмдә барган киеренке көрәш берәүне дә битараф калдырмады. Тамашачылар матур алымнар күрсәткән көрәшчеләрне кул чабып алкышладылар. Бигрәк тә ДЮСШ, Трой-Урай, Яңа Арыш мәктәпләре көрәшчеләре арасында чын татар көрәше алымнары күрсәтүчеләр күп булды. Көндәшләрен минутлар, секундлар эчендә чиста итеп аркаларына салдылар алар.
Трой-Урайдан Данис Миннебаев (36 кг. кадәр), Александр Фугин (55 кг.), Күгәрченнән Фаил Гарифуллин (40 кг.), Котлы Бөкәштән (Рәмзил Сәхабиев (45 кг.), Ямаштан Инсаф Баһавиев (50 кг.), Бәткедән Булат Хисмәтов (60 кг.), Яңа Арыштан Фәндүс Зарипов (65 кг.), Олы Елгадан Азат Хәйретдинов (70 кг.), ДЮСШтан Айназ Билалов (70 кг.дан югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар.
Командалар арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе көрәшчеләре (тренер Рафыйк Мөхәммәтшин) беренчелекне алдылар. Икенче урынга Күгәрчен командасы (Гамил Шәмсевәлиев) ия булды. Трой-Урай көрәшчеләре (Рәниф Мөхәммәтшин) өченче урынга чыктылар.
Көрәшчеләр ял иткән арада тәнәфесләрдә спорт бәйрәменә ямь өстәп "Кама йолдызчыклары" бию ансамбле, "Фламинго" аэробика группасы чыгыш ясадылар.
Җиңүчеләргә, призерларга Мактау грамоталарын, акчалата бүләкләрне ярышларның төп спонсоры Алмаз Нәбиуллин тапшырды.
Шунысы куанычлы, бу бәйге матур традиция буларак, районның спорт тормышында үз урынын алды. Аны хәзер көрәшчеләр дә, җанатарлар да һәр елны көтеп алалар. Быелгы бәйге дә зур оешканлык белән уздырылуы, татарча көрәшебезне бизәгән мизгелләргә бай булуы белән күңелләрдә озак сакланыр әле.
|
2022-11-27T17:51:33Z
|
http://rsloboda-rt.ru/news/kn-temasyi/yash-batyirlar-achyiklandyi
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
“Селәүсен” операциясе: Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Әтнә районында селәүсен гаиләсен коткарган.
VK
FB
TW
OK
Твиты от @shahri_kazan
Мәдәният
Кариев сәхнәсендә премьера: Ромео белән Джульетта чупыр-чупыр үбеште микән?!
автор, 25 октябрь 2022 - 14:45
613
0
2
“Ромео һәм Джульетта” әсәре сәхнәгә кайтуны ишеткәч шатландым. Классиканың заманча куелышы – кызыксыну уята бит. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Шекспирның иң танылган иҗат җимешен тәкъдим итте.
Бу тамаша М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры Илсур Казакбаев җитәкчелегендә дөнья күрде. Сәхнәдә актерлар белән берлектә GAUGA төркеме дә чыгыш ясады.
“Күрешү-үбешү”
Спектакльнең сюжеты белән танышып китик. Капулетти һәм Монтекки нәселләре бәхәсләшә. Шул гаиләләрдә туып-үскән Ромео һәм Джульетта бер-берсен ярата. Әти-әниләре яшь кызны башкага кияүгә бирергә тели. Ромео Джульеттаның абыйсын, Тибальтны үтерә. Геройны сөргенгә җибәрәләр. Джульетта 2 тәүлеккә йокыга тала. Ромео сөйгән ярын үлгән дип уйлый. Чарасызлыктан агу эчә. Джульетта уяна һәм мәхәббәтенең үлгәнен күреп үз-үзенә кул сала.
Спектакльдә классик әсәр сюжетының төп элементлары сакланып калган дип әйтергә була. Китап укырга яратмаганнар өчен бу иң кулай ысул. Аңлый алсаң...
GAUGA төркеме спектакльне тулыландырып килде. Алар үзләрен бик тыйнак тота алды. Актерлар белән бер бөтен булдылар. Сәхнәдә юморга урын булу да шатландыра. Ромеоның дуслары белән шаярулары, кыланмышлары авыр тормыш борылышларына капма-каршы куела.
Ромео һәм Джульеттаның мөнәсәбәтләре аерым игътибарга лаек. Һәрберебез Шекспир геройларыныкы кебек көчле мәхәббәт турында хыялланганы сер түгел. Кариев сәхнәсе бу мөнәсәбәтләргә башкача карарга мәҗбүр итте. Ромео белән Джульеттаның һәр очрашуында уртак бер деталь бар. Мәхәббәт аңлашудан кала, алар бер-берсенә булган көчле теләкләрен дә күрсәтте. Бу тамашаны караучы егетләр Ромео ролен башкарган Булат Гатауллинга ак көнчелек белән карагандыр, мөгаен. Ике чибәр кызның иреннәрен татып та җәзасыз калыр өчен шактый зур осталык кирәк. Хикмәт шунда ки, Джульетталар икәү бит. Бу рольне Алия Фәйзиева һәм Рузанна Хәбибуллина алмаш-тилмәш башкара.
– Үбешергә кирәк була дигәч күңелдә каршылык туды. Бу спектакльдә ирем Ильназ Тибальт образын башкара бит. Безнең гаиләдә мәхәббәт бик көчле. Башта мин иремә каршы килмә инде дип ялындым. Аннан, икенче Джульетта булачак дигән мәгълүмат килеп иреште. Шул вакыт Ильназ: “Кайгырма, эшләп кара, син булдырасың”, – дип әйтә башлады, – ди Джульетта ролен башкаручы Рузанна Хәбибуллина.
Сәхнәдәге якын мөнәсәбәтләрне күргәч, мин дә Лоренцо кебек "Изге Франциско" дип куйдым. Яшьләрчә, заманча... Кариев театрының бу алымын һич хурлап булмый. Булат Гатауллин әйтмешли, ә тормышта ничек була?
– Ромео һәм Джульетта кыска вакыт эчендә нинди генә авырлыклар кичерми. Кешеләр гомер буе андый хис-кичерешләр тоя алмый, – дип әйтте Булат Гатауллин.
Тамашачылар арасында Шекспир әсәрен күптән укыганнар да бар иде. “Нәрсә әйтте ул?” – дип сораучылар булды. “Колакка катырак”лар рәтенә керүчеләр шактый. Актерлар барысын да аңлаешлы сөйли. Кимчелек залның үзендәдер, бәлкем...
Реклама
Символларның очы-кырые
Спектакльдә символлар шактый кулланылган. Андагы серләрне чишеп бетерү өчен тамашаны бер тапкыр карау гына җитмәс кебек. Яныңда детальләрне аңлатып утыручы кеше булса, күпкә җиңелрәк. Уйларга иренмик әле, серләрне чишеп карыйк.
Сәхнәдә кеше сурәтләре эленгән. Алар герой үлгәч, күктәге йолдызлар кебек кабына. Мэб – феяләр патшабикәсе, язмыш, хикәяләүче ролен башкарган Алсу Шакированың йөрәкне ярып керә торган кычкыруы, үлемнең никадәр коточкыч икәнен исбатлады.
– Героем Ромео һәм Джульеттаны үлемгә алып бара. Изге корбаннар ике нәсел арасында барган ызгыш-талашны бетерергә тиеш. Хикәяләүченең андый адымга барасы килми, әмма тәкъдир шулай куша. Ромео һәм Джульетта тормышында очраклы әйберләр күп, – ди Алсу Шакирова.
Актерларның киемнәре турында да әйтеп китик. Бөтен геройларның костюмнарына тукыма жәлләмәгәннәр. Тик Джульетта белән хикәяләүченең киеме генә аерылып тора. Үтә күренмәле костюмнар, геройларның дөньяга ачык, чиста булуын символлаштыра. Әмма кием актерлар күңелендә дә эз калдырган.
– Костюмның өске өлешенә күз йомам, әмма астына бүтән әйбер киям дип әйттем. Кием әзер булгач, аңа күнегү өчен киеп йөрергә тырыштым. Башта уңайсызлык тойдым, аннан ияләндем. Сәхнәдә костюм ут яктысында андый ук ачык кебек тормый, диделәр, – дип әйтте Алсу Шакирова.
– Үзебезне караңгыда күргәч, бу бигрәк ачык икән, дип уйладык. Сәхнәдә утлар куйгач, фотолар карагач, барысы да яхшы булуын аңладым, – диде Рузанна Хәбибуллина.
Ромео һәм Джульетта кулларында пыяла кисәкләрен каралтып утыра. Алар шул пыяла аша дөньяны күрми. Автор бу символлар белән дөньяның пычрак, караңгы булуын тагын бер кат искәртеп үтә. Куркыныч... Бу хис спектакль буе күңелгә тыңгы бирмәде, тизрәк чыгып качасы, дөньядан яктылык табасы килде. Каты тавыш, күңелдә туган хисләрне тагын да үстерде. Тамашаның азагы да аерым игътибарга лаек. Шекспир әсәрендә яшьләрнең үлемен күреп, ике нәсел бәхәсләрен оныта алса, спектакль исә изге корбаннарның да күңелдә яшәгән нәфрәтне җиңеп чыга алмый, дигән фикер калдырды. Бу авыр өлештән соң, җыр-бию башлану да, авыр уйларны баштан чыгара алмады.
Бәлки, авторның максаты шундый булгандыр. Сораулар шундый күп, җавапларын спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев табарга булышыр дип ышандым. Кызганыч, үзе белән күзгә-күз очрашып сөйләшеп булмады.
“Спектакль турында аңлату кирәк түгел. Бөтенебезгә ярап булмый. Һәр кеше үзенчә аңлый”, – диде ул.
Илгизә Галиуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Галерея
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Язмалар
27 ноябрь 2022 - 14:27
"Үги әни белән яшисең, димәк, ачлыктан интектерәләрдер сине..." Әнисе кинәт китте. Марсель моны аңламый да калды. Соңгы арада әнисенең озын кара чәчләре дә каядыр юкка чыкты, туктаусыз ютәлләде, йөз-кыяфәте бөтенләй сулыгып калган иде... Марсель әнисеннән бу хакта сорашырга тырышса да, әнисе бары сагышлы гына елмайды.
890
0
9
27 ноябрь 2022 - 14:20
Бәрәңге пары белән дәвалану файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы да... Салкын тигән чакта парлы ингаляцияләр ярдәмгә килүен күпләр белә. Ә менә аны ничек дөрес итеп ясарга икәнлеген белмәүчеләр дә бардыр әле. Табиб-педиатр Роза Сабирҗанова үз киңәшләрен бирә.
236
0
0
27 ноябрь 2022 - 12:53
"Татарча диктант": "Текст бик авыр булмаса да, кайбер сүзләр дөрес язылдымы дигән шик бар" 25 ноябрь көнне дөнья күләмендә ел саен үткәрелә торган “Татарча диктант” акциясе КФУның Филогия һәм мәдәниятара багланышлар институтында башланып китте. Төп мәйданчыкта диктантны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы Әлфия Йосыпова укыды. “Татарча диктант” акциясе грамоталы язу, әдәби татар телен белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзен тикшерүгә юнәлтелгән чара.
138
0
0
27 ноябрь 2022 - 11:51
Улын махсус хәрби операциягә җибәргән ана: "Алда ниләр көткәнен белмим, догалар укырга гына кала..." Йолдыз поселогында яшәүче Зинаида Шәрифуллина - өч бала әнисе. Тормыш иптәше Жәлил Нургата улы белен бергә кызлары Эльмира, уллары Руслан һәм Рөстәмне тербияләп үстергәннәр. Һәр әни кебек үк, балалары ничә яшь булуына карамастан, алар өчен борчыла. Хәзерге вакытта бигрәк тә кече улы борчу тудыра: агымдагы елның 24 сентябрендә Рөстәм үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына киткән.
749
0
5
27 ноябрь 2022 - 06:49
"Бәлки, кызым, бүген чыкмассың. Син кайтканчы куркып торам." Әни... Әни куллары... Әни догасы... Әни җылысы... Иң кадерле, иң газиз кеше белән бәйле сүзләр. Якты дөньяга аваз салгач та беренче булып үзенең йомшак кулларына алып күкрәгенә кочкан кеше әни - әни куллары.
1122
0
5
26 ноябрь 2022 - 14:13
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчылар һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчелеге белән очрашты. «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашындагы очрашу Чаллыда спорт полигонында узды.
606
0
0
26 ноябрь 2022 - 14:04
Балаларыгызга: “Чит-ят апа һәм абыйларга эчке кием белән төшкән фотоларны җибәрергә ярамый”, – дип аңлатыгыз Балалар порнографиясе интернет киңлекләрендә шактый популяр. Һәм моның өчен порнофильм төшерүче режиссерлар яшь “герой” эзләп тә азапланмый икән.
538
0
3
26 ноябрь 2022 - 13:15
Әти-әни көн саен зират юлын таптый. Хәсрәтне күтәрә алмыйча үзләре дә аяктан егыла Язмышыңа язылганны күрми, гүргә кереп булмый, дип бик дөрес әйткән борынгылар. Бала чагы бәхетсезлектә үткәннәрне дә ачы язмыш кызганмый.
1697
0
4
26 ноябрь 2022 - 12:39
Вафат булганнарга карап кеше гыйбрәтләнеп, үзе өчен нәтиҗә ясарга тиеш Адәм балалары бу тормышны ничек кенә яратса да, ничек кенә озак яшәргә теләсә дә, көннәрдән бер көнне үлем барыбер киләчәк.
410
0
2
26 ноябрь 2022 - 12:15
Алинә Медведева: «Брошкаларны өч-дүрт көндә өлгертәм» Алинә Медведева ясаган брошкаларның матурлыгын, төрлелеген күреп, күзләр камаша. Икътисадчы һөнәрен үзләштерсә дә, күңеле иҗатка тарткан. Ул эшләнмәләрне иҗат димичә, тагын ни дисең инде?
395
0
2
25 ноябрь 2022 - 22:06
"Яңа йолдыз" җиңүчесе билгеле: “Нәрсә булганын әле дә аңлап бетерә алмыйм!" Июнь аенда старт алган һәм берничә этапта барган “Яңа йолдыз” проектының җиңүчесе билгеле, ниһаять. Оештыручылар әйтүенчә, быел проектка Россиянең төрле төбәкләреннән 747 гариза кабул ителгән. Өченче тапкыр үткәрелә торган әлеге җыр бәйгесе ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган.
403
0
0
25 ноябрь 2022 - 18:21
Балтачта “Аулак-өй батлл”: “Аулак өйдә бик күңелле, безнең кайтасы килми!” “Аулак-өй батлл” үз эшен дәвам итә. Бу атнада Балтачта “Аулак-өй” бәйгесенең район турына нәтиҗә ясадылар. Район турында 5 команда ярышты.
394
0
3
25 ноябрь 2022 - 17:45
Аш-су остасы Айгөл Батыршина: «Мастер- классларыма хәтта Алтайдан да киләләр» Тирә-якта аны, талкыш кәләвә остасы, дип йөртәләр. Ул әзерләгән сыйны рус эстрадасы йолдызлары Катя Лель белән “Иванушки” артистлары да авыз иткән хәтта.
536
0
3
Барлык язмалар
Реклама
Актуаль видео
6 октябрь 2022 - 13:44
Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
Фотогалерея
Печән базарыннан фоторепортаж
Балык Бистәсе Сабан туеннан ФОТОРЕПОРТАЖ
Киров районындагы Аракчино бистәсенә урнашкан тегү предприятиесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салды(ФОТОРЕПОРТАЖ)
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең 4нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлегеннән фоторепортаж
«TMTV» -2021 музыкаль премиясеннән фоторепортаж
Балык Бистәсендә “Чана-фест” үткәрелде
Гёкдениз Карадениз мәчете
Казанда “Звезда Поволжья" газетасының баш мөхәррире, журналист, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Әхмәтовны соңгы юлга озаттылар.
Балык Бистәсе районы Степановка авылында урнашкан “Эко ферма”дан фоторепортаж
Соңгы комментарийлар
27 ноябрь 2022 - 19:36
Без имени
Ошамыйсыз, татар жырын юкка чыгарасыз.
Зинира Рамазанова: "Аралар суынса, гаиләдә тәртип югала"
26 ноябрь 2022 - 22:15
Без имени
Телефон номерын да куярга кирәк иде инде. Бик күп кеше мөрәҗәгать итәр иде.
"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."
26 ноябрь 2022 - 20:13
Без имени
Резедәнең телефон номерын җибәрә алмасыз микән әнием авырта бик итегә.
Резедә Исхакова: “Минем миссия – бозымны алу”
26 ноябрь 2022 - 19:43
Без имени
Бер тешен дэвалагандыр ул. Син анламагансындыр.
Безне акча аерды
26 ноябрь 2022 - 10:08
Без имени
Без, мәктәпләрдәге татар теле укытучылары, Бөтендөнья татарлары диктант язу көнен көтеп алабыз. Мәктәпләрдә зур бәйрәм кебек уза ул.Менә кичә дә күңелле булды.Шул мизгелләрне фотога да төшердек. Өлгер дә инде Шәһри Казан газетасы!!! Дөресрәге, көн кадагы булган һәр яңалыкны вакытында халкыбызга җиткереп баручы журналистыбыз Йолдыз Шәрәпова! Кай арада безнең мәктәп фотосын да газетага урнаштырган! Укучыларыбызның бу чарада бик теләп катнашуларына, район һәм мәктәп администрациясенең ярдәм итүенә бер шатлансак, газета битендә үз фотобызны күрү икеләтә шатлык булды! Бик зур рәхмәт!
"Татарча диктант" яза алмаганнарга тагын ике көн вакыт бар
26 ноябрь 2022 - 05:43
Без имени
Амина Исламовнаны номерын жибэрэ алмассыз микэн
"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."
26 ноябрь 2022 - 05:42
Без имени
Узененкенен алган ич имеет право
Безне акча аерды
25 ноябрь 2022 - 21:14
Без имени
Узем дэ диктант язган тосле хис итеп укыдым. Рэхмэт авторга.эле дэ ярый татарны зурлаучы,телебезнен матурлыгын саклаучы шундый язучыларыбыз бар. Сэфинэ Алиуллова. Буа.
"Татарча диктант" яза алмаганнарга тагын ике көн вакыт бар
25 ноябрь 2022 - 20:55
Без имени
Уз балан узеннэн артык була микэнни ул? Бармакнын кайсын тешлэсэн дэ авырта бит.
«Әти-әниемә кирәк булмадым, абыем аякка бастырды»
25 ноябрь 2022 - 18:49
Без имени
Амина ханымны ничек табырга була,ярдем итегез эле
"Минем янга бер егетне күтәреп алып кергәннәре хәтердә. Ул йөри дә алмый иде. Ике атнада аякка баса алды..."
25 ноябрь 2022 - 18:03
Без имени
И балакаем-бэхетен тапса ярар иде..
Беренче очраган ир белән йоклый алмыйм бит! Минем дә бала табасым килә
26 ноябрь 2022 - 10:54
Без имени
Как все
Эльвира Фазлыева кияүгә чыкканмы?
Интервью
19 ноябрь 2022 - 12:57
"Шәһри Казан" журналисты Рәсимә Галиева: “Тормышта “ташка аш белән” генә атып торып булмый” 19 ноябрь – югары мәктәп укытучысы көне. “Шәһри Казан” укучылары өчен Рәсимә Галиева исеме, әлбәттә, таныш. Ул – 25 ел тәҗрибәсе булган журналист, доцент, филология фәннәре кандидаты.
1071
1
6
18 ноябрь 2022 - 14:50
“Гаилә” мәчете имам хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Кыз мәһәргә биш килограмм алтын сорады» Мәһәр турында сөйләшкәндә аягыңны юрганга карап сузарга кирәк дигән гыйбарәне истән чыгармаска кирәк Никах килешүенең бер шарты – кияүнең кәләшкә мәһәр бирүе. Гадәттә, ул бездә алтын йөзек яисә муенса, яки алка була. Бик сирәк очракта гына акча булырга мөмкин.
2676
1
4
17 ноябрь 2022 - 14:07
Аш-су остасы Илшат Габдуллин: «Спагеттины 13 меңгә саткан да булды» Аның остлагын дөньякүләм танылган шеф-поварлар да бәяләде. Казан егете Илшат Габдуллин “Пятница” телеканалында кулинар реалити-шоуда катнашты.
2173
0
3
Төп яңалык
26 ноябрь 2022 - 14:13
Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ-мастер» командасы белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов спортчылар һәм «КАМАЗ-мастер» командасы җитәкчелеге белән очрашты. «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов һәм Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашындагы очрашу Чаллыда спорт полигонында узды.
606
0
0
Соңгы хәбәрләр
27 ноябрь 2022 - 18:13
Татарстан көрәшчеләре Уфада ничек чыгыш ясаган? Уфадагы көрәш ярышларында Татарстаннан 17 көрәшче катнашты.
598
0
0
Барлык язмалар
Укырга киңәш итәбез
20 ноябрь 2022 - 09:40
Безне ташлап киткән ирне кире кертергәме? Сезгә киңәш сорап язуым. Алты ай элек мине ирем ташлап китте. Кечкенә улым белән икәү утырып калдык. Булышмады, әти-әни ярдәме белән көн күрдек. Бик авыр булды, төннәр буе елый идем.
2914
0
2
20 ноябрь 2022 - 21:16
Артур Хәсәнов тагын җырлады. Янә Филүс Каһиров белән "Киек каз юллары" җыры янә Филүс белән Артур тарафыннан башкарылды. Бу юлы...
4202
5
17
21 ноябрь 2022 - 08:30
Йод җитмәү нинди авыруларга китерергә мөмкин? Безнең төбәктә яшәүчеләргә йод җитмәү – гадәти хәл. Ләкин бу гади проблема түгел. Йод дефициты төрле авыруларга сәбәпче булырга мөмкин. Сәламәт кешегә авыруны кисәтү өчен йодка бай ризыклар белән туклану да җитә, ә менә кайбер төр категория кешеләргә составында йод булган препаратлар куллану – мәҗбүри. Болар хакында эндокринолог, табиб Наталья ДРУЖКОВА белән сөйләштек.
799
0
1
21 ноябрь 2022 - 09:04
"Әнине егерме ел карыйм инде. Апа ике атнага бер тапкыр гына кайтып килә. Әни өчен аннан да әйбәт кеше юк...” Бертуганнар арасында булган низаглар, аларның үзара йөрешмәүләре, сөйләшмәүләре турында еш ишетергә туры килә. Бер ояда туып, бер йодрык булып үскән балалар бөтенләй чит кешеләргә әйләнә. Туганыңның хәлен өченче кеше аша ишетеп белү дә сәер түгел хәзер. Рамил хәзрәт ЮНЫСОВ белән сөйләшүне без бүгенге көннең әлеге актуаль проблемасына багышладык.
|
2022-11-27T19:13:05Z
|
http://shahrikazan.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/kriev-skhnsend-premera-romeo-beln-dzhuletta-chupyr-chupyr-beshte-mikn
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
2019 елның июлендә «Алга» транспорт картасы проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика халкы, картаны кулланып, 38 миллион тапкыр йөргән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәтендә үткән "Транспорт сәгате"ндә.
2019 елның июлендә «Алга» транспорт картасы проектын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика халкы, картаны кулланып, 38 миллион тапкыр йөргән, дип хәбәр иттеләр Башкортстан Хөкүмәтендә үткән "Транспорт сәгате"ндә.
2,4 миллион тапкыр йөрү (6%) «бәхетле сәгать» вакытында башкарылган. «БРСК» карта операторы мәгълүматларына караганда, пассажирлар «бәхетле сәгать» вакытында 48 миллион сум акчаны янга калдырган.
Хәзерге вакытта Башкортстанда барлыгы 800 мең «Алга» картасы бирелгән, шул исәптән 366 мең «Мәктәп картасы». Атна саен республикада яшәүчеләр 5 меңгә якын яңа карта ала.
Әле андроидтагы смартфоннар өчен «Алга» мобиль кушымтасы эшли, Apple гаджетлары өчен кушымта әзерләнә. Карта операторы вәкилләре раслаганча, бу уңайлы форматта акча чыгымын контрольдә тотарга, балансны вакытында тулыландырырга һәм пластик картаны югалтудан курыкмаска мөмкинлек бирәчәк. Электрон билетлар шулай ук смартфоннарда күрсәтеләчәк.
Моннан тыш, «Алга» картасы ярдәмендә кибетләрдә алырга мөмкин булган ташламалар системасы сынау режимында эшләнә.
Уфа юлларында урта класслы 120 яңа заманча автобус барлыкка киләчәк, беренчеләре апрельдә көтелә. Автобуслар транспортта йөрү өчен контактсыз түләү системалары-валидаторлар белән җиһазландырылачак.
Фото: башинформ
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Абзан шарлавыгы янында глэмпинг барлыкка килде
30 градуска кадәр суытачак диләр...
Томаудан ничек котылырга?
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».
|
2022-11-27T19:13:49Z
|
https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-02-09/b-hetle-s-gat-ne-kullanasyzmy-1200338
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
СӘНГАТЬ ҖИТӘКЧЕСЕ ҺӘМ БАШ ДИРИЖЕРЫ - РОССИЯНЕҢ ХАЛЫК, ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН СӘНГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ, Г. ТУКАЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ДӘҮЛӘТ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЫ, ПЕТР ФӘН ҺӘМ СӘНГАТЬ АКАДЕМИЯСЕ АКАДЕМИГЫ, ПРОФЕССОР АНАТОЛИЙ ШУТИКОВ
Коллектив программасы
билет алырга
БАРЛЫККА КИЛҮ ЕЛЫ:
Амплуа:
МАКТАУЛЫ ИСЕМНӘРЕ:
БҮЛӘКЛӘРЕ:
Биография
Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры 1993 елдан алып филармония составында эшләп килә. Оркестрны абруйлы дирижер, Россиянең халык, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Петр фән һәм сәнгать Академиясе академигы, профессор Анатолий Шутиков җитәкли. Аның башкару ысулының үзенчәлеге һәм башкалардан аерылып торуының сәбәпләре итеп оркестрның югары яңгыраш культурасына ирешкәнлеген, тавыш мохитендәге образлылык, уен кораллары төркемнәренең ныклы, тотрыклы булуын иң беренче планга куярга була. Җөмһүриятебезнең атаклы сәнгать осталары Илһам Шакиров, Зилә Сөнгатуллина, Венера Ганиева, Рөстәм Маликов, Георгий Ибушев, Айдар Фәйзрахмановлар бу коллектив белән тыгыз элемтәдә эшли. Татарстанның халык артисткасы Резидә Галимова оркестрның солисткасы буларак уңышлы эшләп килә. Оркестрның һәм баш дирижерның иҗат нәтиҗәсе ватаныбызның күп кенә мәшһүр җырчыларында зур кызыксыну уятты. Оркестр белән чыгыш ясаучылар арасында: Иосиф Кобзон, Любовь Казарновская, Зураб Соткилава, Анатолий Соловьяненко, Алибек Днишев, Артур Эйзен, Леонид Сметанников, Людмила Рюмина, Александра Стрельченко, Сергей Захаров, Ренат Ибраһимов, Александр Цыганков, Валерий Ковтун, Надежда Крыгина, Олег Кулько һәм башкалар. Репертуарның күптөрлелеге бу коллективның иҗади йөзен билгели. Халык уен кораллары оркестры уйнаганда чиксез бай тавыш нурланышы барлыкка килә. Ул нурланышка татар, рус һәм чит ил композиторларының оркестр өчен махсус язылган әсәрләре, төрле халыкларның үзенчәлекле рәвештә эшкәртелгән көйләре керә. Оркестр концертларын режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нина Короева сәхнәгә куйса, музыка белгече Лилия Апакова аларны алып баручы буларак тамашачының күңеленә җиткерә. Оркестр елдан-ел яңа үрләр яулый, аның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә меңнәрчә музыка сөючеләр алкышлады, алай гына да түгел Австрия, Германия, Голландия, Көньяк Корея, Италия, Болгария, Португалия концерт залларында да оркестр уңыш казанды.
|
2022-12-02T17:13:42Z
|
https://tatfil.ru/tat/philharmonic/about/detail.php?ID=71&TYPE=collective
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Дәүләт ярдәме белән Гафури районында бер гаилә йорт ремонтлаган, икенчесе сыерлы булган, өченчесе кибет ачкан.
Дәүләт ярдәме белән Гафури районында бер гаилә йорт ремонтлаган, икенчесе сыерлы булган, өченчесе кибет ачкан.
Бүген Русиядә 23 миллионга якын кеше, ягъни халыкның 16 проценты фәкыйрьлек чигендә яши. Бу — рәсми саннар. 2000 елда ул саннар бөтенләй коточкыч иде: 42 миллион яки русиялеләрнең 29 проценты диярлек ярлы исәпләнде. Егерме ел эчендә ниндидер үзгәрешләр бар, ләкин барыбер авыр хәлдә яшәүчеләр күп әле. Дәүләт бу санны тагы да киметү өчен барлык чараларны да күрәме соң? Тырыша кебек. Бүген шул чараларның берсе турында гына сүз йөртәсе килә. Менә җиде ел инде республикада Адреслы социаль яклау программасы гамәлгә ашырыла. Аның нинди өстенлекләре бар? Гомумән, нәрсә ул социаль контракт?
Социаль контракт — ул кеше фәкыйрьлектән чыгу өчен ярдәм сорап социаль яклау органнарына мөрәҗәгать иткәч төзелгән документ. Шуның нигезендә аңа ниндидер максатын гамәлгә ашырыр өчен акча бирелә. Шул ук вакытта кеше үз өстенә билгеле бер йөкләмә ала, ягъни ул пособие генә түгел, ә моның өчен нәрсә дә булса эшләү бурычын да ала.
“Русия Президенты тарафыннан 2024 елга кадәр ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметү бурычын исәпкә алып, без социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм алучы гражданнарның 50 проценттан артыгын ярлылыктан чыгарырга тиеш. Ягъни дәүләт белән социаль контракт төзүчеләрнең керемнәре ул тәмамланганда яшәү минимумыннан артып китәргә тиеш”, — диде вице-премьер, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. Ул белдерүенчә, шушы вакыт эчендә республикада 6700дән артык контракт төзелгән, бу максатларга 280 миллион сум акча бүленгән. Программада аз тәэмин ителгән балалы гаиләләр һәм ялгыз яшәүчеләр катнаша.
Сүздә барысы да яхшы кебек. Ә чынбарлыкта? Без шушы социаль контракттан файдаланучыларның үзләрен күреп сөйләшергә булдык. Гафури районына юл төшкәч, программа нигезендә акча алган берничә гаилә белән очраштык. Әйткәндәй, районда бу программага теләп кушылганнар: 33 кеше — 10500, ә 8 кеше 250 мең сум күләмендә ярдәм алган.
Милана һәм Булат Нәзировлар
район үзәге булган Красноусол авылының бик матур “Сабантуй” дигән бистәсендә яши. Мишкә районы сылуы Гафури бөркете белән Уфада очрашалар, яшьләр арасында мәхәббәт хисе кабына, ә кайда яшәргә дигән сорау килеп тугач, ике дә уйламыйча ирнең туган ягына кайтып төпләнәләр. Бүген инде гаиләдә өч бала үсә. Нәзировлар менә дигән йорт бетереп чыккан. Милана Красноусол шифаханәсендә — җыештыручы, Булат училищеда каравылчы булып эшли. Коронавирус афәте килеп чыккач, яшьләрнең эшләре беразга тукталып кала. Менә шунда авыр тормыш хәлен ерып чыгу өчен социаль контракт аларга бик ярдәм иткән. Әлеге түләүләрнең гадәти пособиедән аермасы шунда: бу – максатлы акча, анык бер максатны гамәлгә ашыру өчен бирелә һәм нәкъ шуңа сарыф ителергә тиеш.
Аз тәэмин ителгән күпбалалы гаилә шушы акчага җиһазлар: балаларга дәрес әзерләү өчен өстәл, шулай ук аш өстәле, обойлар, линолеум сатып алган. Соңгылары йортта ремонт эшләрен төгәлләргә мөмкинлек биргән. Нәзировлар барлыгы 41 мең сумнан артык акча алган. Районның “Гаилә хезмәте” җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раушания Гыймалетдинова белдерүенчә, гаилә бик актив, барлык чараларда теләп катнаша. Ә Милана белән Булат, үз чиратларында, республика Хөкүмәтенә шушы ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Шушы ук авылда яшәүче Ләйсән белән Рим Сайгафаровларның гаиләсендә дә өч бала үсеп килә. Ләйсән — сату эшендә, ире төзүчеләр бригадасында хезмәт сала. Алар бергә 18 ел тату гомер кичерә.
Ләкин 2010 елда гаиләгә бәла килә: балаларның ут белән уйнавы аркасында йортлары яна. Менә шунда бик күп авырлыклар белән очраша Сайгафаровлар. Дүрт ел шул янган йорт хәрабәләрендә яшәргә мәҗбүр булалар, аннары, ниһаять, субсидия алып, яңа йорт салырга керешәләр. Шөкер, былтыр күпбалалы гаиләгә газ кертүгә сертификат тапшырылган. Аңа кадәр өйне утын ягып җылытканнар.
— Газ кертү хыялыбыз тормышка ашты да ул, ләкин тагын берсе калды. Гомер буе мал асрап яшәргә хыялланган идем, кош-корт ихата тулы, тавыгы, казы, үрдәге дигәндәй. Ә менә сыер алалмадык, балалар да ишле булгач, хәлдән килмәде, — ди Ләйсән.
Менә шунда аларга социаль контракт ярдәмгә килә. Гаиләгә сыер сатып алу өчен 50 мең сум акча бирелә. Бердәнбер таләп — абзар булу. Анысыннан эш тормый, уңган гаилә аны тиз арада төзеп тә куя. Абзарга сыер кайта, табынга сый — үзләренең сөте, мае, каймагы, катыгы, эремчеге тезелә. Күршеләренә дә кала. Ләйсәннең сыер сауганын көтеп кенә торалар.
Шулай да ихатадагы сыерга иң нык шатланганы 12 яшьлек Илмир булгандыр. Әтисе атналап Уфага йөреп эшләгәнлектән, ул юкта бөтен ирләр эше аның җилкәсенә төшә. Малларны ашату (тиздән сыерның бозавы да туа), асларын җыештыру — барысы да Илмир өстендә. “Телефонга гына кадалып утырмый, саф һавада физик хезмәт белән мәшгуль”, — дип сөенә әнисе.
Красноусолда яшәүче Рәзилә Адыеваның язмышы бик җиңелләрдән димәс идем. Шушы төбәктә туган, Үзбәкстанда үскән, аннары кире кайтып, кияүгә чыгып, ире белән Себер тарафларына юлланган ул. Биш ел элек янә бирегә кайтып төпләнгәннәр. Гаиләдә сигез бала тәрбияләнә. Өлкәненә – 24, кечесенә 3 яшь, инде ике оныкларын сөеп куаналар.
Рәзилә — диндар ханым, аның хыялы — мөселманнар өчен никах салоны ачу. Ләкин әлегә монысы хыял булып кына кала, ә менә хакимияттән аңа шәхси предприятие ачарга ярдәм итәчәкләрен белдергәч, ул хәләл продукция сата торган бәләкәй генә кибет ачып җибәргән. Күпбалалы, аз керемле буларак, шәхси предприятие ачарга 250 мең сум акча бирелгән. Ул аңа шушы бинаны арендалаган, җиһазлар сатып алган һәм ризыклар кайтарткан. Әлбәттә, коронавирус шартларында аның эшләре гөрләп бара дип булмый. Ләкин Рәзиләнең кибетен беләләр, монда һәрвакыт фермер китергән сөт һәм башка товарлар, хәләл ит ризыкларын яратып алалар.
— Ходай язса, никах салонымны да ачармын, барысы да Аллаһ кулында. Әлегә биргәненә шөкер итеп, акрын гына эшләп киләм, балаларым ярдәм итә, — ди биш намазын калдырмаучы ак күңелле Рәзиләбез.
Гафуридән әлеге гаиләләр өчен шатланып кайттык. Социаль контракт программасы эшли, иң мөһиме — коры сүзләр белән алдамый, анык ярдәм күрсәтә.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Бейрутта укыган Өчбүлә мулласының улы Әхмәтзыя Тупеев
Канзәфәр-би токымыннан
"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».
|
2022-12-09T06:21:40Z
|
https://kiziltan.ru/articles/social/2021-02-20/hyyallar-tormyshka-ashkanda-1187740
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
«БашАгроИнвест» җәмгыятенең Кушнаренко бүлекчәсе механизаторы Дамир Гыйләҗетдинов өчен узган ел тырыш һәм нәтитәле хезмәт елы булды.
Авыл хуҗалыгы предприятиесе райондагы шактый җирләрне эшкәртә. Д.Гыйләҗетдинов куәтле «Джон Дир» тракторына идарә итә. Заманча чәчү комплексы белән агрегатланган тракторда ул алты мең гектар тирәсе мәйданда язгы һәм көзге чәчњне башкарды. Туңга сөрүдә дә Дамир Таһир улы матур нәтиҗәләр күрсәтте.
Авыл хуҗалыгы һәм җитештерү сәнәгате көненә багышланган тантаналы җыелышта Д. Гыйләҗетдиновка Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.
А.НИЛОВ.
Читайте нас в
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГӘЗИТЕ
Гәзит элемтә, мәгълүмати-технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегендә 2015 елның 5 августында теркәлде
|
2022-12-03T13:26:44Z
|
https://avangard-t-kushn.ru/articles/khezm-t-aldyngylary/2018-12-28/eshen-karap-h-rm-t-74668
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
НацпроектыСелектор киңәшмәсендә катнаштынациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Нацпроекты
Селектор киңәшмәсендә катнашты
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төзелеш мәсьәләләренә багышланган бөтенрусия селектор киңәшмәсендә катнашты.
7 февральдә Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров төзелеш, шулай ук “Торак һәм шәһәр мохите”, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча бөтенрусия селектор киңәшмәсендә катнашты. Видеоконференция режимында аны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин уздырды.
2019 елда Башкортстанда 2,37 миллион квадрат метр торак сафка кертелгән. Торак төзелешен финанслау буенча республика программасы үсеш алып, 2014 елдан бирле 2 000 гаиләгә кредит бирелгән. Узган ел республикада 185 җәмәгать территориясе – парклар, скверлар, ял итү урыннары төзекләндерелгән. Быелпланнарда тагын шундый 91 территория тәртипкә китереләчәк.
Читайте нас в
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГӘЗИТЕ
Гәзит элемтә, мәгълүмати-технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегендә 2015 елның 5 августында теркәлде
|
2022-12-03T11:43:21Z
|
https://avangard-t-kushn.ru/articles/natsproekty/2020-02-10/selektor-ki-shm-send-katnashty-775403
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Минем ерак бабам, бабамның бабасы, Шабаев Насртдин Шиһабетдин улы хәзерге Актаныш районы Кадермәт авылында, 1896 нчы елда төпле крестьян гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә унберенче бала була ул. Әти-әнисе бик тырыш, эшчән булганга хуҗалыкларында тегермәннәре дә булган. Беренче белемен мәдрәсәдә алган. 1914 нче елда, 18 яшендә бабамны хәрби хезмәт сафларына алалар, Ул Беренче бөтендөнья сугышында да катнаша. Аннан ул сержант дәрәҗәсендә кайта. “Патша солдаты булып киттем, совет солдаты булып кайттым”- дип сөйли торган булган ерак бабам.
Колхоз оешканнан соң, шунда эшләгән, атлар караган.
Дәһшәтле сугыш еллары бабамны һәм аның гаиләсен читтә калдырмый. Бабаемның әтисе сугыш башлану белән фронтка киткән, разведчик булган. Кызганычка каршы 1944 елда ул хәбәрсез югала. Ә бабайның бабасы, минем ерак бабам, сугыш башлангач Казанга, хәрби заводка чакырыла. Заводта хезмәт иткәндә, энесенең үлүе хәбәре килгәч, ул авылга энесен җирләргә дип, кайтырга уйлый. Ләкин рөхсәт бирмиләр, шунлыктан ул качып китә.
Чистай шәһәрендә бабайны тотып, төрмәгә ябып куйганнар. Төрмәдән аны штрафчылар батальонына җибәргәннәр. Штрафчылар батальоны иң авыр участоклардан саналган. Икенче төрле әйткәндә, алар “тере мишень” булганнар. Сталинград сугышында ун кешегә ике винтовка биреп сугышка кертеп җибәргәннәр. Калганнарына агачтан ясалган винтовкалар биргәннәр, чөнки винтовкалар җитешмәгән булган. Ике йөз кеше арасыннан ул гына исән калган. Штрафчылар батальонында сугышып, Берлинга кадәр ерак бабам барып җиткән. Бабама фронтның тузанлы юлларыннан күп йөрергә туры килә шул, сугышның бар ачысын татырга туры килә аңа.
Эчкерсез хезмәте һәм батырлыклары өчен ул күпсанлы орден-медальләргә һәм рәхмәт хатларына лаек була.
Сугыштан кайтканда Германиядән Зингер тегү машинасын алган була, чөнки аның биш кызы булган. Дербышка пристанена кайткач, траптан төшкәндә, тегү машинасы суга төшеп китә. Алып бирәбез дигәннәр аңа, ләкин исән кайту сөенеченнән, көтеп тормаган, кайтып киткән.
Сугыштан кайтканнан соң күп еллар буе ул күмәк хуҗалыкта игенче булып эшли. Насртдин бабам Мәулидә әбием белән 5 кызларына: Нурдидә, Ражудә, Нурлыхадә, Фәндәрия, Фиразия һәм бер Риф исемле улларына төпле белем, тәрбия бирәләр. Ә балалары әти-әнисенә гомер буе рәхмәтле булып яшиләр, аларга һәрвакыт ныклы терәк булалар. Ерак бабам 1953елны ашказаны авыруыннан бу тыныч һәм матур дөньядан, китеп бара.
Әмма 6 баласы, 20 оныгы һәм 25 оныкчыгы күңелендә ул һаман да исән. Аның сөйләгән сүзләре, кылган эшләре, яшәгән тормышы – барысы да юкка түгел. Ул безне бу тормышны кадерләргә һәм яратырга өйрәтте. Мин ерак бабамның үзен күрмәсәм дә, батырлыгы белән бик горурланам, сугыш турында кинолар караганда аның ничек сугышканын күз алдына китерәм. Минем дә бабам — каһарман булган, чөнки ул бүгенге безнең матур тормышыбыз өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән. Без авылга кайткач, бабайның каберенә барабыз,чәчәкләр куябыз. Без аңа мең рәхмәтле! Бабаларыбызның батырлыклары безне патриот булырга өйрәтә. Без аларны һәрвакыт искә алабыз һәм бик горурланабыз.
|
2022-12-03T12:58:21Z
|
https://www.glagolitsa-rt.ru/works/babajlarny-batyrlygyn-onytmyjk/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Иске Сережкино авылы зиратында карлы-яңгырлы көннәрдә кабер казыганда кереп ышыклану һәм төрле кирәк-яракны саклау өчен кечкенә генә бер бина 1976 елда ук төзелгән иде. Билгеле, хәзер ул таушалды, бүрәнәләре череде. Иске Сережкино халкы монда яңа өй төзергә ниятләде һәм 2013 елда бу максатка акча җыю башланган иде. Авылыбыз зур түгел,...
Иске Сережкино авылы зиратында карлы-яңгырлы көннәрдә кабер казыганда кереп ышыклану һәм төрле кирәк-яракны саклау өчен кечкенә генә бер бина 1976 елда ук төзелгән иде. Билгеле, хәзер ул таушалды, бүрәнәләре череде. Иске Сережкино халкы монда яңа өй төзергә ниятләде һәм 2013 елда бу максатка акча җыю башланган иде. Авылыбыз зур түгел, бары 100 кеше яши. Шулай да былтыр 56200 сум җыелды. Бу акчага 4х5 м. зурлыктагы бура һәм такталар сатып алдык.
Акча җыю быел да дәвам итте, тагын 45900 сум тупланды, аны да төзелеш материаллары сатып алуга тоттык. Шулай итеп, уртак тырышлык белән 10 көн эчендә зиратта зур булмаган өй бастырып куйдык. Бу изге эшкә зур өлеш керткән төзүчеләр Николай Ермишов, Константин Ермишов, Петр Раивский, Аркадий Корнилов, Григорий Егоровларны, аеруча үзенең чираттагы ялын шуңа багышлаган Андрей Липатовны билгеләп үтәсе килә. Авылның 80 яшьлек картлары Николай Ермишов белән Виктор Портнов мич чыгардылар, Михаил Свежухин ишек-тәрәзәләрне куйды. Хатын-кызлар өйне җылыттылар. Төзелеш барышында Надежда Ермишова кассир вазифаларын үз өстенә алды.
|
2022-12-05T11:07:38Z
|
http://nashcheremshan.ru/news/bezga-yazalar/kmk-kch-beln
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Кадерле ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле бакалылар!Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән сезне кайнар тәбриклим!
Кадерле ветераннар – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм тыл эшчәннәре! Хөрмәтле бакалылар!
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән сезне кайнар тәбриклим!
Бөек Ватан сугышы елъязмасында аның фронтларында 16 мең ярымнан күбрәк бакалыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы чагу юллар булып язылган. Без якташларыбызның күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнүләре белән горурланабыз, районда туып-үскән 6 кешегә Советлар Союзы Герое югары исеме бирелде һәм 4 кеше Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Язлар һәм буыннар алмашына, әмма тынычлык һәм милли горурлык, хәрби дан символлары йөрәкләребездә кала. Туган илне яклап һәлак булганнарның батырлыгын, бүгенге көнгә кадәр яши алмаучыларны беркайчан да онытмаячакбыз. Алты меңнән күбрәк якташыбыз яу кырларыннан әйләнеп кайта алмады. Алар мәңге хәтердә!
Сугыш елларында тыл эшчәннәре дә зур батырлык кылдылар, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайттылар һәм, гаять зур югалтуларга түзеп, хезмәт алышында җиңделәр.
Хөрмәтле ветераннар! Сезнең Ватанны җан-тән белән яратуыгыз һәм тугрылыгыгыз, фронтта һәм тылда чыдамлыгыгыз һәм батырлыгыгыз, сезнең оптимизм һәм тормышчан энергия бүген дә яшьләр өчен үрнәк булып хезмәт итә. Шушы якты һәм истәлекле көндә батырлыгыгыз алдында баш иябез.
Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм шатлык өчен тагын күп сәбәпләр телим. Сезне яратучы һәм хәстәрлекле якын кешеләрегез игътибарында булыгыз. Бөек Җиңү белән!
|
2022-12-05T12:01:47Z
|
https://avyltan.ru/articles/poslednie-publikatsii/2019-05-07/bash-ochynda-tynych-k-k-y-ze-bulsyn-82422
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
27 февральдә Казанда «Ел хәйриячесе - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Аңа бездән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендәге делегация барды. Быел "Ел хәйриячесе" бәйгесе бишенче тапкыр...
❮
❯
27 февральдә Казанда «Ел хәйриячесе - 2011» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлык-ведомстволар, предприятие-оешмалар, муниципалитетлар җитәкчеләре, интернат-мәктәпләр, социаль приютлар директорлары, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ятим балалар катнашты. Аңа бездән район башлыгы Татьяна Воропаева җитәкчелегендәге делегация барды.
Быел "Ел хәйриячесе" бәйгесе бишенче тапкыр билгеләп үтелде.
- Шушы биш ел эчендә республикада күп нәрсә үзгәрде, тик татарстанлыларның бәлагә тарыган кешеләргә ярдәм итү теләге үзгәрешсез калды, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Татарстанда инде бишенче ел каты авыру балаларга дәвалану өчен финанс ярдәме күрсәтү буенча "Балага ярдәм ит!" акциясе уздырыла. Аның аша ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен 16 миллион 320 мең сум акча җыелган. Бу 118 инвалид балага ярдәм итү өчен сарыф ителгән. Узган ел "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе кысаларында 13 миллион сумнан артык хәйрия ярдәме тупланып, аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 24 мең балага мәктәп кирәк-яраклары алынган.
Президент республика хәйриячеләренең тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм төзекләндерүгә, аерым алганда, Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәренең яңарышына зур өлеш кертүен аерым ассызыклады. Һәм тәрбиягә балалар алган гаиләләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерде. Узган ел Татарстанда 2183 гаилә тәрбиягә бала алу теләге белдергән. "Ел хәйриячесе" бәйгесендә менә шундый олы йөрәкле, авыр тормыш шартларында калганнарга ярдәм кулы сузучы һәр кеше хөрмәт белән телгә алынды. Ә иң-иңнәр төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Алар арасында бездән хәйрия акцияләрендә актив катнашучы эшмәкәр Александр Никулин да бар. Ул "Хәйрия башлангычы" номинациясендә республикада җиңү- че исеменә лаек булды.
|
2022-12-06T04:49:12Z
|
http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/laeklyi-blklnde
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Тәкәрлек (Vanellus vanellus, чибис, яки пигалица) ─ зур булмаган каурыйлы, гади чәүкәдән бераз гына кечерәк утрак кош. Шөлди кош ─ тәкәрлекнең кардәше, әмма алардан ул төсе һәм канат формасы белән аерыла: каурые аклы-каралы, канат очлары тупас формада. Кош тәненең өске өлешенә металл, куе кызыл яисә яшел-бакыр төстә җиңелчә ялтырау хас, түше тулысынча кара, баш асты, … Тулысынча
Бүгенге көндә яшәүче кошлар арасында пингвиннар — суда яшәүгә тулысынча җайланганнары. Аларны кошлар дөньясының тюленьнәре, ягъни су этләре, дип әйтерлек. Су этләренә кебек үк, пингвиннарга да коры җир беренче чиратта нәселләрен дәвам итү өчен кирәк. Суда яшәү рәвешен сайлау аркасында, алар нәфислек, тизлек, коры җирдә һәм бозда хәрәкәт итү җитезлеге һәм, иң мөһиме, очу сәләтенннән … Тулысынча
Нәрсә ул: Ысылдавык кош — тукрансыманнар төркеменнән булган кечкенә кош. Без аны орнитолог Сергей Соловьёв белән Мәскәү астында, МДУның Звенигород биостанциясендә төшереп алдык. Ысылдавык кошның бер үзенчәлеге бар: ерткычны оясына китермәс өчен, ул елан булып кылана – муенын боргалый һәм хәтта ысылдаган тавыш та чыгара. Ерткыч мондый күренеш белән очрашкач, артка чигенә һәм кош оясын … Тулысынча
«Ишегалдында саескан күрсәң – кунак килер» – дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Хәер, саескан күргән саен чәй хәстәрләргә йөгерсәң, бу мәкаләне укырга вакытың калырмы, дустым? Саескан каргасыманнар гаиләсенә керә, кыяфәте белән аны кара каргага, ала каргага, козгынга охшатып була. Урамнарда үз мәшәкатьләре белән тегендә-монда очып йөргән әлеге кошларны тану авыр түгел. Ләкин тирәнтен белемең булмаса, ата … Тулысынча
’, ' ’, /* третий */ ' ' /* второй и последний, в данном примере, баннер - код */ ); var count = banner.length; var random = Math.floor(Math.random()*count); document.write(banner[random]); /* выводим баннер-код, один из двух, в случайном порядке */
|
2022-12-09T23:37:30Z
|
http://giylem.tatar/archives/tag/%D0%BE%D1%80%D0%BD%D0%B8%D1%82%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Җирле үзидарәләрнең агымдагы елның 6 аенда башкарылган эшләргә анализ ясау һәм икенче яртыеллыкка бурычлар билгеләү максатыннан үткәрелә башлаган җыелышларның чираттагы Олы Шыңар, Мичән, Югары Симет авыл җирлекләрендә булды.
Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миңнеханов, башкарма комитет җитәкчесе Р.Гасыймов, район башлыгы урынбасары Р.Закирҗанов, бүлек начальниклары әлеге җирлекләрдәге учреждение җитәкчеләре белән очрашып, хәл итәсе җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне күтәрделәр. Халык мәнфәгатьләрен күздә тоткан төзелешләр планлаштырылды, иске биналарны сүтеп алу, демографик вәзгыятьнең катлаулы булуына бәйле проблемалар турында сүз барды.
|
2022-12-09T23:58:02Z
|
http://saby-rt.ru/news/kich%D3%99-b%D2%AFgen-irt%D3%99g%D3%99/yielyishlar-dvam-it
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
1 кг ачы алманы чистартып, ярты литр суда йомшарганчы пешереп алыгыз. Тимер челтәрле иләккә салып изегез.
1 кг 400 г алма боткасына 1 кг шикәр комы кушыгыз. Табакка салып ут өстенә куегыз һәм мармелад кайнаткан вакыттагы кебек агач кашык белән болгаткалап торыгыз. Тәлинкәгә тамызып суытып карагыз. Әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан, әз генә лимон кислотасы кушып җибәрегез. Җылы какны тыгыз тукыма өстенә салып, өстен пергамент кәгазь белән каплагыз. Суынган какны кисәкләргә бүлеп, шикәр комы сибегез. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас в
Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан"
|
2022-12-06T00:56:18Z
|
https://tatvestnik-t.ru/articles/ash-su-retseptlary/2019-07-30/tele-ne-yotarlyk-alma-kagy-246900
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
25 октябрьдә Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Арзан бәядән үзебездә җитештерелгән азык-төлек алырга ашыгыгыз. Сәгать 8.00дә башлана. Концерт та булачак. Рәхим итегез!
|
2022-12-01T00:13:51Z
|
http://zamansulyshy.ru/news/tema-dnya/yarmink-bula
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
БАШ БИТ ЭЛЕМТӘ ЯЗЫЛУ ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК ЯЗЫЛУ ПУНКТЛАРЫ БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН МЕДИА-КИТ СӘХИФӘЛӘР "МАЯК"ка - 90 АВТОРЛАР БЕЛДЕРҮЛӘР ПРЕСС-КОНФЕРЕНЦИЯ «ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда Россия табигать фәннәре академиясенең еллык җыелышы үтте
ИА "Татар-информ", 14 май 2013 - 04:43
555
0
0
...Инде дистә елга "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында Россия табигать фәннәре академиясе (РАЕН) Идел-Чулман төбәк бүлекчәсенең чираттагы еллык җыелышы үтте.якын рәттән диярлек (узган ел Әлмәттә узды) әлеге оешманың күчмә утырышы безнең җирлектә уза. Әллә инде бер күнеккән уңайлы урын дип, фән әһелләре бу юлы да Азнакайны сайлады. Быелгы унбишенче җыенда...
...Инде дистә елга "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-ял базасында Россия табигать фәннәре академиясе (РАЕН) Идел-Чулман төбәк бүлекчәсенең чираттагы еллык җыелышы үтте.якын рәттән диярлек (узган ел Әлмәттә узды) әлеге оешманың күчмә утырышы безнең җирлектә уза. Әллә инде бер күнеккән уңайлы урын дип, фән әһелләре бу юлы да Азнакайны сайлады. Быелгы унбишенче җыенда Идел-Чулман регионына кергән шәһәрләрдән дүрт дистәгә якын галим, шул исәптән "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе, техник фәннәр кандидаты Рәзиф Галимов катнашты.
Еллык җыелышны бүлекчәнең алыштыргысыз рәисе, ТР Президенты киңәшчесе, техник фәннәр докторы, академик Ренат Мөслимов ачты һәм чыгышын Россия, дөнья вәзгыятенә, ташкүмер водороды чималын җитештерүдәге яңалыклар белән таныштыруга, аларга үз бәяләмәсен белдерүгә багышлады.
Соңгы вакытта дөнья илләрендә традицион нефтькә альтернатив булган катламташ (сланец) нефтенә өстенлек бирелә башлады. АКШ, кайбер башка дәүләтләр аны чыгара башлаганнар һәм чималны читкә сатарга җыеналар да икән инде. Әлеге мәсьәләгә дә үз фикерен белдерде академик.
-Мин Татарстандагы нефть запасы белән таныштым, ресурсларны барладым, мөмкинлекләребезнең гаять зур булуын ачыкладым, - диде ул. - Авыр табыла торган нефть чыганаклары күләме артканнан-арта, аларны чыгару перспективасы да үсә бара. Димәк, иҗатка, эшкә киң юл ачыла. Ел дәвамында без карбонатлы ректорат запасларын инновацияле проектлаштыру белән шөгыльләндек. Шул ук вакытта катламнарда калган нефтьне алу өлкәсендә башкарасы эшләребез дә җитәрлек. Россиядә яхшы нефть коллекторатларыннан 40-50 процент өстәмә нефть алуга ирешелде. Ә бүген дөньядагы заманча комплекслы технологияләрне куллану 60-70 процентка кадәр нефть табу мөмкинлеген бирә. Шуңа да Көнбатышта бүген бу өлкәгә җитди игътибар бирәләр. Без узган гасырның туксанынчы елларындагы базар икътисадына күчү чорын, аннан соңгы кризисларны чагыштырмача җиңел кичердек. Чөнки узган 25 ел эчендә 25 мең скважина борауларга өлгердек.
Күптән түгел миңа америкалылар белән очрашырга, катламташ нефте турында фикер алышырга туры килде, - дип дәвам итте сүзен Ренат Хәлиулла улы. - Кайбер күрсәткечләргә караганда, хәзерге вакытта дөньяда табылган 600ләп нефть ятмасында 450 миллиард тонна нефть чималы бар дип фаразлана. Катламташлы нефть ятмалары буенча безнең ил, Америка һәм Бразилиядән генә кала, өченче урында. Татарстанга килгәндә, ташкүмер водородына булган ихтыяҗын ул тагын 300 ел тәэмин итә ала әле.
Җыелышта Россия табигать фәннәре академиясе референты Татьяна Громова катнашты һәм чыгыш ясады, РАЕН президиумы, аның нефть һәм газ секциясе исеменнән фән өлкәсендәге уңышлары белән Идел-Чулман бүлекчәсе галимнәрен тәбрикләде, мондый зур сөйләшүне уздыруга керткән ярдәмнәре өчен хуҗаларга рәхмәтен белдерде.
"Татнефть" компаниясе эшчәнлеге белән конференция делегатларын генераль директорның җитештерү буенча беренче урынбасары, техник фәннәр докторы, баш инженер Наил Ибраһимов таныштырды, сорауларга җентекле җавап бирде.
Идел-Чулман төбәк бүлекчәсе нефть һәм газ чыгару проблемалары белән шөгыльләнүчеләрне генә берләштерми. Алар арасында энергетика, химия һәм геология, география, юриспруденция өлкәсендә эшләүче фән галимнәре дә бар. Бүлекчә төрлеләнә һәм зурая бара. Мәскәү профессоры Николай Самутинның "Нефть-газ сәнәгате калдыкларына мөнәсәбәт буенча экология-гигиена проблемалары"ын күтәргән чыгышы кичекмәстән хәл ителергә тиешле эшләрне яңа яссылыкта күрсәтте.
Соңыннан оештыру мәсьәләләре каралды. Рәис урынбасары һәм фәнни сәркәтип итеп "ТатНИПИнефть" институтының бүлек мөдирләре, техник фәннәр докторлары Валерий Игътисамов һәм Арыслан Насыйбуллин сайланды, бүлекчәгә яңа әгъзалар кабул ителде.
|
2022-12-04T14:14:11Z
|
http://aznakaevo-rt.ru/news/%EF%BF%BD%EF%BF%BD%EF%BF%BD%EF%BF%BDmgyiyat/akademiklar-aznakaynyi-z-it
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Белем көне – студентлар, аларның әти-әниләре өчен дә, укытучылар өчен дә һәрвакыт дулкынландыргыч көн! Яңа уку елы башлану белән яңа планнар, кызыклы танышулар, беренче тәэсирләр барлыкка килә.
Бу көнне Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы студентлар һәм аларның әти-әниләрен кунакчыл кабул итте.
Колледж фойесында күңелле ыгы-зыгы иде. Җәйге озын каникуллардан соң студентлар укытучылары һәм курсташлары белән очрашуга килгәннәр. Һәркайда да: залны бизәүдә дә, укытучылар һәм укучыларның шатлыклы йөзләрендә дә бәйрәм атмосферасы.
Белем көненә багышланган тантаналы линейканы производство белеме бирү мастерлары С. И. Бабина һәм К. В. Нелюбов алып барды. Линейка РФ һәм БР Гимны белән ачылды, аннары колледж филиалы мөдире Г. А. Кукса укучыларны, укытучыларны, мастерларны һәм әти-әниләрне яңа уку елы белән тәбрик итте. Галина Анатольевна барлык һөнәрләрнең җәмгыятьтә мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте һәм тантаналы линейкада катнашучыларга укуда уңышлар һәм эшкә дәрт, иҗат казанышлары, авырлыкларны җиңүдә түземлек һәм максатчан булуларын теләде. Алда якты һәм вакыйгаларга бай студент тормышы көтә, диде.
Шулай ук әти-әниләр исеменнән икенче курс студентының әнисе Э. М. Киреева тантаналы линейкада катнашучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул барысын да чын күңелдән бәйрәм белән котлады, егет һәм кызларга үзләренең дә. әти-әниләренең, укытучыларының да йөзләренә кызыллык китермәүләрен теләде. Студент тормышы гомернең күңелле мизгеле һәм аның кадерен белергә кирәк. Һәм киләчәктә лаеклы тормыш бүгенге тырышлыкка бәйле.
Тантаналы линейкадан соң уку аудиторияләрендәТерроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган сыйныф сәгатьләре үтте, группалар кураторлары һәм администрация белән әңгәмәләр булды.
Беренче курс студентлары колледжга укырга керүләре турында нәрсәләр диделәр соң? Данил Хәйруллин: “Колледж турында әтиемнән белдем. Ул миңа монда авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты һөнәре алсаң, илнең теләсә кайчы почмагында һәм шактый югары түләүле эшең булачак, диде”. Ә Дима Феофанов менә нәрсә диде: “Минем дәү әтиемә ярдәм итәсем килә, шуңа күрә монда укырга килдем. Чөнки бездә техника бар һәм миңа трактор йөртү таныклыгы кирәк. Шаран авылы колледж филиалыннан да яхшырак тагын кайда укыталар? Иң яхшы, игелекле һәм сине аңлый белүче укытучылар эшли монда”. “Эретеп ябыштыручы һөнәре мине шул ягы белән кызыксындырды, хәзер чүкеп ясалган төрле бизәү әйберләре модада һәм тимердән мондый матур һәм нәфис әйберләр ясарга өйрәнү мөмкинлеге бар, - диде 5 группадан эретеп ябыштыручы һөнәренә укучы Энҗе Фәйзуллина. - Ә бу кызыклы эшкә мине Шаран авылындагы коллеж филиалында өйрәтәчәкләр”.
Аннары укучылар беренче студент лекцияләрен тыңларга аудиторияләргә таралыштылар.
Исегезгә төшерәбез, Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы түбәндәге һөнәрләр буенча 2019 – 2020 уку елына укырга кабул итүне дәвам итә: авыл хуҗалыгы производствосы тракторчы-машинисты, төзелеш эшләре мастеры һәм эретеп ябыштыручы (кулдан һәм механикалаштырылган эретеп ябыштыру).
Колледж тәмамлаучылар, бездән алган дипломнары нигезендә, укуларын югары уку йортларында уңышлы дәвам иттерәләр. Мәсәлән, Рөстәм Вәлиев – 2018 ел тәмамлаучысы – колледж филиалы укытучыларына һәм производство белеме бирү мастерларына монда яхшы белем алганы һәм колледж филиалы дипломы белән Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалына укырга керә алуы өчен рәхмәт белдерде, бүгенге көндә укуын шунда дәвам иттерә.
Ел дәвамында укучылар киләчәктә һөнәри эшчәнлекләрендә кирәк булачак тиешле белемнәр һәм күнекмәләр алачаклар. Ә белемгә омтылыш, сайлаган һөнәреңә мәхәббәт аларга укудагы авырлыкларны җиңәргә һәм һөнәри белем алуга ярдәм итәчәк. Тормышыгызда һәрвакыт белемгә, тапкырлыкка һәм белем алу теләгенә урын булсын! Сезгә уңышлар, эш сөючәнлек һәм түземлек телибез!
Г. ЗАҺИДУЛЛИНА, Туймазы агросәнәгать колледжының Шаран авылындагы филиалы укытучысы.
Колледж филиалы мөдире Г. А. Кукса чыгыш ясый.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Шаран кинлеклэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции.
Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ02-01353 от 10.07.2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан.
|
2022-12-06T21:25:19Z
|
https://sharantat.ru/articles/common_material/2019-09-16/student-tormyshy-k-elle-vakyt-196686
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды. Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең...
❮
❯
Мәшгульлек үзәгендә үткән вакансияләр ярминкәсеннән 38 кеше эшкә урнашу өчен юллама алды.
Кызык кына инде хәзер. Күп кенә предприятие-оешмалар эшче җитмәүдән интегә, шул ук вакытта эш таба алмаучылар да җитәрлек. Ул көнне ярминкәгә эш табарга теләп 196 кеше килгән иде, аларга 19 эш бирүче 96 эш урыны тәкъдим итте. Килгәннәрнең 20 проценты тирәсе генә үзенә туры килгән эш тапты. Тик ул кешеләр дә кире мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итмәс, дигән ышаныч юк шул.
Эш урыннарына килгәндә, алар төрле: транспорт предприятиесенә шоферлар, төзелеш предприятиеләренә эшчеләр кирәк. Шәһәрдәге бер гипермаркет та әнә белгечләр эзли: ашарга пешерүчеләр кирәк. Менеджеры кызыксынган кешеләргә бик җайлап кына аңлатып тора: эш графигы да уңайлы, хезмәт хакы да 15-17 мең тирәсе. Аның әйтүенчә, болардан тыш киләчәктә яңа кабул ителгән хезмәткәрләргә уку мөмкинлеге дә каралган. Тик, барыбер, янында эшкә алыгыз, дип чират торучы күренмәде.
Үзәк район үзәк хастаханәсе ярминкәдә утызга якын эш урыны тәкъдим иткән. Бүгенге көндә аларга табиб, фельдшер, слесарь-сантехник, санитаркалар, шәфкать туташлары кирәк. Хастаханәнең кадрлар буенча белгече Гөлнара Хаҗиева сүзләренчә, ул көнне бары бер генә хатын-кыз санитарка вакансиясе белән кызыксынып, хастаханәгә консультациягә килергә булган.
Эш эзләүчене нәрсә канәгатьләндерми соң? Әнә бер абзый сантехник яисә сакчы ишерәк эш эзли. Тик нәкъ менә үзен кызыксындырган эш тәкъдим итүче оешмага ышанып бетми. Эш хакы вакытында түләнми дигәнрәк имеш-мимешләр ишеткән. Кире борылды да китте инде. Аннары мәшгульлек үзәгенә исәпкә эш табасы иде, дип атлыгып торучылар гына басмый бит. Исемдә, бер танышым үз теләге белән эштән китеп, махсус шунда кергән иде. Имеш, бераз ял итеп ала. Юллама тоттырып, тегендә-монда җибәрә торгач, тәки үзенә ошаган эш тапты. Рәхәтләнеп, күңел биреп эшләп йөри хәзер.
Бүгенге көндә мәшгульлек үзәгендә 419 кеше исәптә тора. Арада югары белемлеләр, урта һәм һөнәри белем алучылар, инвалидлар да бар, ди үзәк белгечләре. Шулай ук 600 вакансия тәкъдим ителә икән. Ул көнне килгәннәрнең барысы да эш табып бетермәсә дә, консультация алды, үзләрен борчыган сорауларны бирде, ди алар.
|
2022-12-04T19:00:14Z
|
http://zamansulyshy.ru/news/tema-dnya/leninogorskida-esh-uryinnaryi-yarminkse-uzdyi
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
ачлыкка 100 ел җанисәп 2021 фән-фәсмәтән пәрәвез киноханә дини тормыш әңгәмә комментар махсус репортаж дөнья тирәли
татарча подкаст
*Азатлыкны томаласалар*
ӘЙДӘ ONLINE IDEL.РЕАЛИИ
Безгә кушылыгыз!
БАШКА ТЕЛЛӘРДӘ
эзләү
Idel.Реалии
эзләү
артка алга
Кайнар хәбәр
яңалыклар
Британ басмасы Кытайда мөселманнарны җәзалауның тагын бер очрагы турында белдерә
30 ноябрь 2018
Синҗанда полиция
уртаклаш
Британ басмасы Кытайда мөселманнарны җәзалауның тагын бер очрагы турында белдерә
уртаклаш
бастыр
Кытайда туып-үскән, Мисыр университетында белем алып шунда кияүгә чыккан Миһригөл Торсын туганнарын күрергә кайта һәм Кытайда "тәрбия бирү үзәгенә" ябыла.
Британиянең The Independent басмасы Кытайда мөселман азчылыкларын җәзалауның тагын бер очрагы турында язды. 29 яшьлек Миһригөл Торсын Кытайда туып-үсә, Мисыр университетына укырга керә һәм шунда кияүгә чыгып, игезәк өч бала таба. 2015 елда хатын Кытайга гаиләсен күрергә кайта һәм шунда ук тоткарлана, балаларыннан аерыла.
Өч айдан аны азат итәләр, әмма ул вакыт эчендә бер баласы үлә, ә икесенең сәламәтлеге начарая. Торсын сүзләренчә, аларга операцияләр ясыйлар.
Икенче тапкыр ул ике елдан соң тоткарлана, ә тагын берничә айдан - өченче тапкыр. Соңгысында Торсын өч ай дәвамында 60 хатын белән бер камерада тотыла. Алар Кытай коммунистик фиркасе макталган җырлар җырларга тиеш була. Шулай ук аларга билгесез дарулар эчертәләр, моннан соң хатыннарның күремнәре килүдән туктый диелә.
Торсын сөйләвенчә, өч ай эчендә аның камерасында тугыз хатын үлгән. Моннан тыш, ул электр белән җәзалаулар турында да сөйли: "Алар башка ниндидер башлык кидерделәр, электр уздырган саен, тәнем селкенә, авыздан күбек килә һәм мин аңымны югалта идем. Соңгы ишеткәнем "уйгыр булу - җинаять" дигән сүзләре булды", ди Миһригөл Торсын.
Хатын балаларын Мисырга кайтару өчен иреккә җибәрелә, әмма үзенә Кытайга кайтырга кушыла. Каһирәдән Торсын Америка җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә һәм АКШка китә.
Газета язуынча, Кытайның "тәрбия бирү" үзәкләрендә ике миллионлап уйгыр һәм башка мөселманнар тотыла. 2018 елның октябрендә кадәр Кытай җитәкчелеге мондый үзәкләрнең булуын кире кагып килде. Әмма кайбер илләр Кытайдагы хәлләргә карата борчылу белдергәннән соң, Пекин мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атады һәм илнең эчке проблемнарына тыкшынмаска кушты.
Азатлыкның Telegram каналына кушылыгыз!
башка яңалыклар
Антальяда узган митингта ТИҮның Украина депутатларына мөрәҗәгате хупланды
Медиа: Мәскәү китапханәләрендә "ят агентлар" һәм сугышны тәнкыйтьләүчеләр китапларын алып куялар
Ташкентта КФУның Каюм Насыйри институты үзәге ачылды
Украина кораллы көчләрендә башкорт хәрби бүлекчәсе барлыкка килгән
Шольц Путинны Украинадан Русия гаскәрен чыгарырга һәм дипломатиягә чакырды
“Азатлык” яшьләр берлеге Йосыф Акчура исемен мәңгеләштерүне сорап Төркия һәм Татарстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте
|
2022-12-04T18:41:51Z
|
https://www.azatliq.org/a/29629857.html
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Көннән-көн көз үзен ныграк сиздерә. Ниһаять, эссе җәйдә зур сынау тоткан терлекчеләр малларны янә фермаларга кайтардылар. "Җылы абзар - ярты азык", диләр. Шуны истә тотып, барлык ферма биналары тиешенчә төзекләндерелде, ишек-тәрәзәләр җылытылды. Азык эшкәртү цехларының да тулы куәткә эшләвенә нигезле ышаныч бар.
❮
❯
Район терлекчеләре аны сөт, ит җитештерүдә һәм яшь үрчемне саклап үстерүдә зур югалтуларга юл куймыйча үткәрделәр. Хәзерге вакытта савым сыерлар иртәдән кичкә кадәр болынлыкта йөрсәләр, кичке якта җылы биналарга кайтарылалар.
-Ашату-эчертүдә проблемалар юк, күпчелек хуҗалыкларда өченче мәртәбә чабу өчен люцерна үләне өлгерде, кукуруз тапатыла, фермалардагы азык цехларын да эшләтә башладылар, аларда солы пешереп буаз терлекләрнең рационын тулыландыралар. Кардаларга җитәрлек күләмдә салам кайтарылган,- ди авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Айваз Абязов.
Алдагы кышлатуны уңышлы үткәрү максатыннан районда былтыргы запасларны да кертеп шартлы һәр баш терлеккә уртача 30 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. "Цильна" җәмгыятендә бу күрсәткеч 47 центнерны тәшкил итә. Силос өчен чәчелгән кукуруздан да ярыйсы гына яшел масса алыныр, дип фаразлыйлар терлекчелек белгечләре. Хәзер кышкы чорда төп азык балансын тәшкил иткән сенажның сыйфатын билгеләп һәм сыерларның канына биохимик анализ ясаганнан соң, төгәл рацион төзергә вакыт җитте. Ферма белгечләре аны шушы көннәрдә башларга исәплиләр. Гадәтәгечә без "кадрлар барысын да хәл итә" дияргә күнеккәнбез. Әлбәттә, бу сүзләрнең хак булуына да шик юк. Чөнки шактый ук эре хуҗалыклардан саналган "Шәйморза" җәмгыятендә әйдәп баручы терлекчелек белгечләренең җитәрлек булмавы бик аяныч. "Шәйморза" элек- электән мал- туарны күп асрады, анда бүген дә 960 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 360-ы савым сыерлар. Авыл хуҗалыгына югары белемле белгечләр һәрчак кирәк булды һәм бүген дә алар артык түгел. Бу хакта һәр җитәкче ныклап уйлансын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
0
0
0
0
0
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
Нет комментариев
Авторизоваться
Отправить
Показать все комментарии
Написать комментарий
Теги: терлек
Филиал документлары
Яшь Татмедиа проектының яңа видеосын карадыгызмы әле?
Карарга
© 2011 - 2022. "Туган як" Чүпрәле районы газетасы" ("Родной край" газета Дрожжановского района"). Все права защищены.
|
2022-12-08T03:55:52Z
|
http://chuprale-online.ru/news/k%D3%A9n-temasyi/ghailay-tamam-kichlatyga-kerabez
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Агымдагы елда күп квартиралы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына Бимәр авылындагы 4 нче йорт та керде. Подряд оешмасы, эшләрне озакка сузмас өчен җылы көннәр башланганны да көтеп тормыйча, тишек-тошыклы шифер түбәне февраль азагында ук сүтәргә керешкән. Илдар Равилов җитәкчелегендәге "Аяз" торак хуҗалары ширкәте халыкны җыеп җыелыш уздырган, капиталь ремонт...
Агымдагы елда күп квартиралы торак йортларга капиталь ремонт ясау программасына Бимәр авылындагы 4 нче йорт та керде.
Подряд оешмасы, эшләрне озакка сузмас өчен җылы көннәр башланганны да көтеп тормыйча, тишек-тошыклы шифер түбәне февраль азагында ук сүтәргә керешкән. Илдар Равилов җитәкчелегендәге "Аяз" торак хуҗалары ширкәте халыкны җыеп җыелыш уздырган, капиталь ремонт вакытында уңайсызлыклар һәм көтелмәгән хәлләр булуы ихтимал, шуңа күрә квартираларыгызда ремонт ясамый торыгыз дип кисәткән.
Кызганычка каршы, түбә ачылып беткәч кенә һава торышы бозылып, юеш кар, яңгыр ява башлады. Ә түбә калаен җитештерүче завод, алдан килешеп, вәгъдә ителгәнчә, 10 нчы мартка түбә ябу материалын китереп җиткерә алмый. Бу хәл, билгеле инде, халыкның кәефен төшерә.
Төзүчеләр һава көйсезлекләрен кул кушырып күзәтмиләр, әлбәттә, ачык урыннарга целлофан каплыйлар, әмма бу гына күңелсезлекләрдән саклап кала алмый. Югары каттагы квартиралар су агып төшүдән зыян күрә. Пенсионер Гөлшания Батырбаева яши торган 11 нче квартирада булганнан соң, безнең хәбәрчеләр бу күңелсез хәлне үз күзләре белән күрделәр һәм аның моң-зарларын тыңладылар. Хуҗа хатын квартирасында күптән түгел генә яхшы ремонт ясаган.
Реклама
Торак хуҗалары ширкәте һәм подрядчы - "ТЭКС" җаваплылыгы чикле ширкәте эшне үзагымга куймыйча, халык белән уртак тел табарга тырыштылар һәм квартираларында ремонт ясап, зыянны капларбыз, дип ышандырдылар. Торак хуҗалары ширкәте, төзелеш оешмасы һәм квартира хуҗасы арасында өч яклы акт төзелгән: квартиралар йортның түбәсе ябылганнан соң ун көн дәвамында ремонтланачак. Әмма квартира хуҗаларының берсе зарын телевидениегә җиткергән. Бимәрдәге йорт турындагы сюжет «Татарстан - Яңа гасыр» каналыннан күрсәтелде.
Бөреле авыл җирлеге башлыгы Эльмира Мөстәкыймова хәбәр иткәнчә, узган атнада түбә калае кайтарылган һәм эш дәвам иттерелгән. Моңа телевидениенең ярдәме, гомумән, кирәк булмый, подрядчы үз бурычларын башкарудан баш тартмаган бит: йорт буенча планлаштырылган эш-ләргә өстәп планлаштырылмаганнары - су һәм пычрак агып керүдән зыян күргән квартираларны тәртипкә китерү буенча эшләр дә башкарылачак.
Песчаная урамындагы унсигез квартиралы ике катлы йорт 1971 нче елда файдалануга тапшырылган. Быел анда, түбәсен алыштырудан тыш, йорт эчендә салкын су белән тәэмин итү, канализация системалары алыштырылачак, электр белән тәэмин итү челтәренә капиталь ремонт уздырылачак, подъездлар ремонтланачак, өйнең алгы ягы яңартылачак. Эшләрне "ТЭКС" ширкәте башкара.
|
2022-12-05T02:23:44Z
|
http://biektaw.ru/news/stroitelstvo/zyiyan-kilgn-kvartiralar-trtipk-kiterelchk
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Уфа хакимияте Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре идәрәлегенә Орджоникидзе районының Яңа Александровка поселогында Париж Коммунасы урамыннан көньяктарак урынлашкан 17,8 гектардан артык җирне крематорий өчен файдаланырга рөхсәт бирде
Әле бу участканы җирләү хезмәтләндерүе бюросы өчен файдаланырга рөхсәт бар. Аның кадастр хакы – 227 миллион сумнан артык, дип хәбәр итте «Коммерсант-Башкортстан».
Уфада берничә ел инде крематорий төзү мәсьәләсе тикшерелә. Шәһәр зиратларында урыннар юк, хәзер Төньяк зиратка гына җирлиләр. Шәһәрдән читтә яшәүчеләр үз поселоклары (Жилин,Зинин) янәшәсендә яңа зиратлар булдыруга һәм крематорийлар төзүгә (Урыс Юрмашы, Чернолесовский) каршы чыҡты.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции
|
2022-11-27T09:41:24Z
|
https://belizv-tat.ru/news/novosti/2020-04-08/ufa-meriyase-ya-a-aleksandrovkada-krematoriy-chen-uryn-bilgel-de-1125871
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Дустым, исеңдәме кечкенә чакта өч тәгәрмәчле велосипедта йөргәнең? Урамнан шул "сәпит"тә җилдергәндә, "мин гонщик!" дип мактана идек, ә инде мәктәпкә укырга кергәч, әти-әни ике тәгәрмәчле, дустыбыхга яңа алмаш усеп килә.
Машина йөртү таныклыгы алуыма инде бер ел тулуга карамастан, тимер атта сирәк йөрим. Велосипед белән күбрәк дус мин: аңа бензин да кирәк түгел, ватыла калса, рәтләве дә җиңел. Өстәвенә, йөри-йөри, спорт белән дә шөгыльләнәсең. Кыскасы – менә дигән транспорт. Ләкин бу җәйне велосипед икенче планга күчте. Аның урынын моноцикл яулады.
ТЕЛЕВИЗОРДА ГЫНА КҮРГӘНЕМ БАР
Мин аны беренче тапкыр бу җәйдә Сәләт-Раушан аланында күрдем. Шулай бер көнне ашханә ишеген саклап йөргәндә, еракта өлкән әйдаман Надир абый Курамшин күренде. Карап торам – җәяүлегә хас булмаган бик зур тизлек белән якыная бу. Күз ачып йомганчы алдыма килде дә басты. Зур тизлекнең сере дә шунда ачылды. Надир абый бер тәгәрмәчкә менеп баскан да шул тәгәрмәч аны алан буйлап җилдертә генә. Моңарчы мондый тәгәрмәчтә йөрүчеләрне телевизорда гына күргәнем бар иде, шуңа бу хикмәт турында күбрәк беләсем килде.
Надир абый белән моноциклның мәхәббәт тарихы
Каян таптың мондый аппаратны, Надир абый?
Бер дә уйламаган җирдән килеп чыкты бу. Уйнап кына Интернет аша сатып алу гаризасы тутырган идем, тиз арада китерделәр дә бирделәр.
Транспорт чарасымы бу, нинди уңай яклары бар?
Бүгенге көндә моноцикллар дөньяның күп кенә илләрендә киң кулланыла. Бигрәк тә Кытай һәм АКШда популяр алар. Моноциклның иң зур өстенлеге ‒ кечкенә һәм җиңел булуында: ул бары 9-11 килограмм гына. Шуңа да үзең белән йөртергә уңайлы. Машинаның утыргычына җиңел генә керә дә урнаша. Велосипед булса, авыррак булыр иде. Тизлек күрсәткече дә әйбәт: 16-18 км/сәг.
Мактыйсың да мактыйсың, берәр минусы бармы соң?
Ансыз да булмый инде. Иң уңайсыз ягы – таулы җирдә моноциклда йөрү мөмкин түгел. Ул үтә алган максималь авышлык – 35о.
ВЕЛОСИПЕДТА ЙӨРЕРГӘ ӨЙРӘНҮ ҖИҢЕЛРӘК ИДЕ...
Моноциклның шундый да шәп нәрсә икәненә тәмам ышангач, мин, ниһаять, анда йөреп тә карарга булдым. Һәм менә шул мизгелдә иң авыры башланды да инде! Чын әйтәм, карап торырга гына җиңел тоела! Тәгәрмәч һич кенә дә мине тыңламый, аварга гына тора. «Велосипедта йөрергә өйрәнү җиңелрәк иде», ‒ дип, мин моноциклны кире хуҗасына тапшырдым.
Шулай да, өйрәнү ниятеннән кире кайтмадым, көн саен бераз шөгыльләнә торгач, үз дигәнемә ирештем: өйрәндем! Кем белә бит, бәлки, киләсе 2-3 елда Казаныбыз урамнарында җәяүлеләр түгел, ә тәгәрмәч өстендә йөрүчеләр артып китәр. Бүген бу сәер тоела, әлбәттә. Чөнки бу яңарыш безнең тормышка әле кереп кенә бара. Ләкин – кереп килә бит инде!
МОНОЦИКЛ
КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШТА
Моноцикл асфальттан да, чирәмле җирдән дә йөри ала. Тротуардан барганда, җәялеләргә комачауламас өчен, тизлекне бераз гына киметергә туры килә.
Аның белән кыш көне дә йөреп була, ул боздан бик шәп тәгәри. Ә инде хәзер шәһәр тротуарларында кышын бозның бик сирәк очравын исәпкә алсак, җәйге йөрү рәвешеннән әллә ни аерылмый да.
Яңгыр да, кар да аңа киртә була алмый. Моноциклга су бөтенләй куркыныч түгел.
Әлегә моноцикл, кеше күзе күнекмәгән могҗиза булгангамы, шактый кыйбат тора: 30дан 100 меңгә кадәр. Ләкин ышаныгыз, 3-4 елдан аларның бәясе шактый төшәчәк.
Электромоноцикл буларак, ул, әлбәттә, зарядкасыз йөри алмый, аккумуляторының зарядкасы 10-30 км юл үтәргә җитә.[gallery size="medium" link="file" ids="1452,1451,1454"]
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
1591
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
5277
0
2
Иҗат
ДУСЛЫК
4401
0
1
Белми калма
30 ноябрь 2022 - 09:39
ТР МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ УКУЧЫЛАРНЫҢ РФ ХАЛЫКЛАРЫ ТЕЛЛӘРЕНДӘГЕ ТИКШЕРЕНҮ КОНФЕРЕНЦИЯСЕН УЗДЫРДЫ
50
0
0
29 ноябрь 2022 - 12:09
YUMMY MUSIC ИКЕ СИНГЛ ТӘКЪДИМ ИТӘ...
100
0
1
29 ноябрь 2022 - 10:40
«МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» ФЕСТИВАЛЕНӘ 100дән АРТЫК ГАРИЗА КИЛГӘН
79
0
0
28 ноябрь 2022 - 16:55
«ТАТАРСТАН ЕЛ СТУДЕНТЫ» ПРЕМИЯСЕНЕҢ ПРИЗ ФОНДЫ АРТТЫРЫЛА
146
0
0
Тагын
Документлар
Баш бит
© «Ялкын» журналы, 2019. Гамәлгә куючы - "ТАТМЕДИА" АҖ
Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
Телефон: +7 (843) 222-06-01
E-mail: yalkin@bk.ru
Баш мөхәррир - Илназ Фаис улы Фазуллин.
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек федераль хезмәте (РОСКОМНАДЗОР) тарафыннан 2016 елның 6нчы декабрендә бирелде.
|
2022-11-30T20:17:41Z
|
http://yalkyn.ru/news/yalkyn/ch-ike-ber-t-g-r
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Шәһәрдә әлеге акция кысаларында ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Беренче бәйрәм чарасы "Колос" клубында үтте.
❮
❯
Бирегә шәһәрнең аскы өлешендә яшәүчеләр, беренче сыйныфка укырга барырга әзерләнүче балалар һәм аларның әти-әниләре җыелган иде. Күбесенчә клубка 2 нче һәм 5 нче мәктәпләргә, 2 нче гимназиягә баручы кызлар һәм малайлар килде.
"Колос" клубы директоры Анна Матвеева билгеләп үткәнчә, бу көнне иганәчеләр кулыннан бүләкләрне унбер бала алырга тиеш булса да, бәйрәмгә алтысы гына килгән. Калган балаларга мәктәп портфельләрен өйләренә барып тапшырачаклар. Сүз уңаеннан, узган елда клубта мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельне ике генә укучы алган иде.
Мохтаҗ, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм сәламәтлекләре чикләнгән балаларга мәктәп кирәк-ярагы тутырылган портфельләрне иганәчеләр: район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Константин Макаров, "УкупрПласт" предприятиесе, 1 нче музыкаль мәктәп, "Чулпан" иминият компаниясе, Алабуга сөт комбинаты вәкилләре, 3 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Адиятуллина һәм Алабуга шәһәр советы депутаты Айдар Хамаев тапшырды.
Константин Макаров иганәчеләргә рәхмәт белдерде һәм булачак укучыларны котлады:
- Алабугада чираттагы мәртәбә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе башланып китте. Аның төп максаты - катлаулы тормыш хәлендә калган балаларга беренче класска баруда ярдәм итү. Акциядә ел саен катнашучы иганәчеләргә - район депутатлары, шәһәр предприятие һәм оешма җитәкчеләренә район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән рәхмәт белдерәм. Мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керәчәк малай һәм кызларны бәйрәм белән котлыйм.
Рөстәм Ситдыйков 5 нче мәктәпнең беренче сыйныфына барырга әзерләнә. Күп балалы гаиләдә (гаиләдә өч бала, ул - иң өлкәне) тәрбияләнүче 8 яшьлек Рөстәм бәйрәмгә әнисе Айгөл белән килгән, ул да бу көнне өр-яңа портфель иясе булды. 3 нче балалар бакчасы мөдире Миләүшә Адиятуллина бүләк иткән портфель Рөстәмгә бик ошады.
Бу көнне иганәчеләр әзерләгән мәктәп кирәк-ярагын Валерия Льдокова, Альберт Галиев, Степан Матвеев, Алексей Ермаков һәм Айдар Галәветдинов та алды. Ә менә "Чулпан" иминият компаниясе директоры Юлия Петрова Валерия Льдокова белән Альберт Галиевны ун мең сумга иминиятләштерергә сүз бирде.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында барлыгы 300гә якын мәктәп укучысына ярдәм итү планлаштырыла. Беренче класска баручы күп балалы һәм мохтаҗ гаиләдә тәбрияләнүче балалардан тыш, 2 нче сыйныфтан 11 нче сыйныфка кадәр укучы малайлар һәм кызлар да акция кысаларында ярдәм алырга мөмкин. Шулай ук акциядә биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләр дә катнаша. Тик бер шарт белән - балаларның барысы да мәктәп яшендә булырга тиеш.
Быел Алабуга районында мәктәпкә 8238 укучы бара, 957 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керә. Бу санның артуы аеруча куанычлы, чөнки узган елда беренчеләр 862 бала булган.
|
2022-12-03T15:07:29Z
|
http://alabuganury.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/alabugada-mktpk-yienyirga-yardm-it-aktsiyase-bara
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Кибет ишеге дисеңме, баскыч, кар көртеме — арбаны виртуозларча бер кул белән генә идарә итәм хәзер. Бер кулымда кызымны сикертеп көлдерсәм, икенчесе белән савыт-саба чайкыйм, шул арада идәнгә шуып төшкән уенчыкны да, аяк бармакларым белән эләктереп, урындыкка куям. Циркта жонглер вакансиясе юкмы?
Кызыбыз-йомгагыбыз беренче адымнарын ясады! Бер урында таптаныр димә – күз дә алырга ярамый хәзер. Аңа бар дөнья кызык! Кәгазь, полиэтилен кисәге, һәр ялтыравык ымсындыра – авызына керә дә китә. Тартып алу ниятемне шундук абайлый – якынлашуымны күрүгә кача башлый! Тын юлына әйбер кереп китеп, тончыкса? Нишләргә соң?
* Баштан авыз кырыена (уртасыннан кертсәгез, эчкәрәк этеп җибәрү ихтималы бар) бармак тыгып, ризыкны алып карарга кирәк. Көткән нәтиҗәне бирмәсә, баланы каплап яткырып, гәүдәсен алга таба иябез һәм бераз селкибез. Ялгыш йотылган ризык йә укшып, йә болай гына килеп чыгар.
Танышларым сөйләгәне бар – бу чаралар ярдәм итмәгәндә, аягыннан тотып селкергә кирәк икән. Йөткергән балага комачауламагыз – ютәлли икән, бик әйбәт. Бугаздан авыз куышлыгына күчкән ризыкны чыгарырга ярдәм итегез.
Су белән тончыккан баланың кулын өскә күтәрергә яки башын өскә чөяргә киңәш итәләр.
Сулышы кысыла башлаган икән, кызарынган, күгәренгән, аңын югалткан балага «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз һәм үзегез беренче ярдәм күрсәтә башлагыз.
* Иң әүвәле сулыш юлларын чистартыгыз;
* аркасын сыгылдырмыйча, башын һәм муенын тотып, каты нәрсәгә яткырыгыз.
*күкрәк турын ачыгыз;
* баш һәм имән бармак ярдәмендә авызын ачтырып, баш бармак белән телен бастырыгыз. Бугазында йоткан әйберне күрсәгез, ничек тә булса тартып чыгарыгыз;
бала сулыймы? Моны ачыклау өчен ияген күтәреп, башын артка ташлатыгыз. Авызы ачык калырга тиеш. Колагыгызны авызына китерегез – тыңлагыз. Сулышын ишеткән вакытта карагыз – күкрәге күтәреләме? Бу хәрәкәтләр өчен нибары 5 секунд вакытыгыз бар;
суламый икән, реанимация чарасын башлагыз. Баланың борынын кысып тотыгыз да авызын ачып, ике мәртәбә өрегез (бер секунд эчендә, арасында пауза);
* ясалма сулыш ясаганда баланың күкрәге күтәрелмәсә, башының торышын үзгәртегез.
* тагын ике мәртәбә кабатлагыз;
* баланың сулыш алганы беленми икән, аркасына суккалагыз – түше белән учыгызга яткырыгыз, баш һәм имән бармак ярдәмендә ияген тотыгыз. Утырыгыз. Башы гәүдәсеннән түбәнрәк торырлык итеп, баланы ботыгызга салыгыз;
* калак сөякләре арасына 5 секунд дәвамында дүрт мәртәбә учыгызның аскы өлеше белән кисәк сугыгыз;
* йөзе белән өскә каратып, баланы икенче кулыгызга яткырыгыз, кулыгызны ботка яки тезегезгә терәгез. Башын гәүдәсеннән түбәнрәк тотыгыз;
* ике бармагыгызны баланың күкрәгеннән бераз түбәнрәк куегыз;
* 5 секунд дәвамында күкрәге 1,5-2,5 сантиметрга батып керерлек итеп, бармаклар белән дүрт мәртәбә басып алыгыз;
* баш һәм имән бармаклар ярдәмендә авызын ачып карагыз – йоткан әйбер күренә икән – тартып чыгарыгыз. Бала сулыш аламы?
* йоткан әйбер чыкмый икән, баланың авызына ике мәртәбә өреп, аркасына дүрт мәртәбә сугыгыз. Күкрәгенә дүрт тапкыр басып алыгыз. Ашыгыч ярдәм килгәнче шулай дәвам итегез.
Бала зур булмаган түгәрәк төймә, шарчык, сәйлән, тимер акча йотса, памперс-чүлмәк эчен 3-4 көн тикшерергә кирәк. Күп итеп яшелчә, җимеш ашатыгыз. Клизма куярга, эч йомшарткыч дару эчертергә ярамый. Баланың эче авыртса, косса, чүлмәктә кан күренсә, тиз арада табибка мөрәҗәгать итегез!
Очлы, зур әйбер йотып җибәргән очракта шундук «Ашыгыч ярдәм» чакырыгыз, үзегез берни эшләмәгез! Баланы аягыннан тотып селкергә, ипи ашатырга, су эчертергә ярамый!
Баладан яшерәбез:
* энә, булавка, скрепка, теш чистарткыч таякчыклар, кармак, кадаклар;
* батарейкалар;
* магнитлар (берничәсен йоту хәтәр);
* пыяла кисәкләре;
* шәфталу, караҗимеш кебек җимеш төшләре;
Кунакка барганда баланы күздән ычкындырасы түгел!
Өстәмә ризык
Бала рационының бай булуы шарт. Көн саен ул түбәндәгеләрдән авыз итәргә тиеш:
* ит (сыер, ат, йорт куяны, күркә);
* сөт ризыклары (кефир яки эремчек);
* яшелчә;
* җиләк-җимеш;
* ярма (шул исәптән, ипи дә).
Әкренләп ашлар бирә башларга вакыт. Тавык шулпасына бәрәңге, токмач салдым. Тавык кисәге, берникадәр бәрәңге, токмачны кайнаган кайнар су белән кушып, чәнечке белән издем. Менә хәзер кәстрүлдәге ашка тоз-борыч салсаң да ярый. Алай яхшырак та икән әле – тозны иң ахырдан салсаң, ризык файдалы булуын беләм мин хәзер!
Кара карлыган, анар, чия сутлары, алма һәм банан измәләре эчне катырып җибәрсә, алма-өрек измәсе, караҗимеш, кәбестә, чөгендер сутларының йомшартка-нын онытмаска тырышам. Дөресен әйткәндә, җиләк-җимеш измә-сутларында витаминнар яшелчәләрнекенә караганда азрак.
Ромашка чәе, күрәгә, йөзем суы эчертәм – көненә 100-150 мл сыеклык кирәк балага. Ә кызым эчәргә бик яратмый, махсус шприц ярдәмендә яңагы артына сиптерәм – сыеклык эчәргә өйрәтү бик мөһим, чөнки грипп-ОРЗлар вакытында суны күп һәм еш эчерергә туры киләчәк. Бу очракта С витаминына бай булган гөлҗимеш суы бигрәк тә файдалы булыр. Гөлҗимешне юып киптерәбез һәм вак итеп турыйбыз. Кайнап торган суга салып, 10 минут тотабыз. Аннары 3-4 сәгать термоста төнәтәбез. Сөзеп алгач бераз фруктоза кушабыз. Шул рәвешле, алмадан, йөземнән дә тәмле һәм файдалы сулар әзерләп була.
Җәйпәк табан
Табиб: «Сабыегызда аю табан икән», – диюгә, хафага төшмәгез. Табан өч яшькә кадәр формалаша гына әле. Әгәренки үкчә тышка чыгып кәкрәйсә, чаң сугарга кирәк! Бала бармак очына басып йөрсә, эш харап дип куркытканнар иде, эзләнә торгач, мәгълүм булды – өч яшькә кадәр баланың күбесе шулай йөри икән.
Балам тәпи басуга, «өйдә аяк киеме кидертәсеме-юкмы?» дигән сорауга җавап эзли башладым. Әлбәттә инде, бу мәсьәләдә дә педиатр-белгечләр бер фикергә килә алмады. Бер төркеме кигерергә куша – аяк дөрес формалаша, бала аяк киеменә күнегә, җәйпәк табанга профилактика була; икенче төркем өйдә ялантәпи йөртергә кирәк ди – чыныга, аяк дөрес формалаша, янәсе. Кемне тыңларга?!
Без алтын урталыкны сайладык – өйдә бер-ике сәгатькә генә аяк киеме кигерәбез, калган вакытны ялантәпи йөри.
Үлчәмен билгелибез:
Баланы кәгазьгә бастырып, табанын карандаш белән әйләндереп алабыз (бармакларының туры торуын тикшерегез). Линейка ярдәмендә баш бармак белән үкчә арасын үлчибез.
Аяк киеме сайлыйбыз:
* көннең икенче яртысында;
* табигый материалдан тегелгән, каты артлы, кечкенә үкчәле (бала артка таба егылмый), табаны сыгылучан һәм шумый, яхшы супинаторлыны;
* кешедән калган аяк киеме деформацияләнү сәбәпле, ул сезнең балага ярамый;
* аяк киеменең башы һәм баш бармак арасында
* 1-1,5 см ара калырга тиеш;
* аяк киеме сыйфатлы булу шарт – экономия файдага түгел.
Ярамыйга карамый?
Автобуста бер яшь әнинең баласы үзләре утыргычы янында басып торган кызга аягы белән төртеп кызык таба. Теге кыз түзә-түзә дә әни кешедән чарасын күрүен үтенә. Тегесе:
– Без балага «ярамый» дип әйтмибез. Шундый яңа методика!
Кыз аптырап кала. Боларны читтән күзәтеп баручы егетнең генә бер дә исе китми:
– Әйе-әйе! Мине дә нәкъ шул методика белән тәрбияләделәр, – ди дә чәйни торган сагызын чыгарып, яшь әнинең чәченә ябыштыра.
«Ярамый!» дип үстермибез, теләсә нәрсә эшләсен, ирекле булып үссен дибез, японнар әнә шулай эшли, без алардан киммени?» – мондый сүзне сезнең дә ишеткәнегез бардыр. Әйе, японнар шулай эшли. Әмма моның максаты нинди? Бу сорауны яшь әти-әниләр үзләренә биреп тә тормый, ахрысы, җавабын да белми. Бу – бер. Икенчедән, болай гади генә булмас япон халкы – бу сүзнең хикмәте булырга тиеш. Хикмәтен эзли торгач, таптым бит. Японнар балаларны бик ярата. Баланың теләсә нәрсә эшләргә хакы бар. Әни кеше балага «ярамый» дип әйтү урынына «авырттыра, пешәсең, мине борчыйсың» дип аңлата, сабый исә тора-бара нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнә. Алар еш кына: «Сине күрше малаена алмаштырырбыз, болай булгач», – дип тә куя. Биш яшькә кадәр шулай дәвам итә. Бу дәвердә бала – «патша». Ә менә биш яшьтән башлап бала «кол»га әверелә, унбиштән соң гына «олыга тиң» санала.
Японнар тәрбиясенең парадоксы да шуннан гыйбарәт: бала чагында теләсә нәрсә эшләгән бала кануннарга табынучан гражданинга әверелә. Ничек итепме? Биш-алты яшендә бала кагыйдәләр системасына, чикләүләргә нигезләнгән системага эләгә. Теге-бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга икәнлеге аларга катгый рәвештә аңлатыла. Буйсынмыйсың, башкача эшлисең икән, оятлы буласың (бу японнар өчен иң куркыныч нәрсә – элек самурай йөзен югалта калса, харакири ясаган), төркемнән читләшәсең. Бер япон да үзенең тормышын төркемнән башка күз алдына китерми.
Шуны да белдем – барлык японнар да бу системадан канәгать түгел, чөнки ул иҗадилыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә урын калдырмый икән. «Башкалардан аерылма! Борыныңны сузма!» – японнарның тормыш принципларыннан берсе.
Мондый тәрбия менталитетыбызга туры килми түгелме соң? Японнарча тәрбия бирә башлаган ата-аналар бала өч яшен тутыргач нык үкенә! Биетеп торучы кечкенә монстр белән ни эшләргә белмичә терсәкләрен тешли «алдынгы карашлы әти-әниләр». «Талны яшь вакытында бөгәләр» дип әйтә татар мәкале. Монда да хикмәт бар! Сукырларча «бөгәргә, изәргә» дигән сүз түгел бу. Баланы кечкенә монстр итеп үстермә генә. Бала табигатьтәге җәнлек сыман ата-анасына иярергә тиеш, киресенчә түгел! Авырып киткән бала әче дарудан борынын җыергач нишләрсез? Уенчыклар кибетендә башын-акылын югалтып, барлык уечыкларны таләп итеп кычкырганда? Һичшиксез, гаиләдә демократия, сайлау иреге булсын – сез Кеше үстерәсез. Әмма сабый аңларга тиеш – әти-әни кушкан икән, эшлисе. Сайлау иреге бар аның – даруның йә әчесен, йә татлысын эчә. Ошаган уенчыклардан кайсысын сайлый – машинанымы, аюнымы?
Тәрбиягә караган мәсьәләләр хакында ирем белән еш фикер алышабыз, үзебезчә стратегия корабыз, теге-бу ситуациядә нишләрбез, дип, үзебезне әзерлибез. Уен-мәзәкләр үткәннәрдә калды – балабыз, әнә, тагын нидер табып, авызына кабып маташа.
«Син ишектән чыгып киткәннән башлап әйләнеп кайтканчыга кадәр ут йотып торам бит. Менә үз балаң булгач, минем хәлне аңларсың әле», – баласына бу сүзне һәр әни әйтәдер.
Балабызга бер яшь туларга тора. Бер ел эчендә тәҗрибәсез әнидән белемле, эзләнүчән әнигә әйләнгәнмен, җәмәгать...
Кызлар! Минем дөньяга рәхим итегез – һәр яңа адымы, сүзгә охшап киткән авазы, һәр елмаюы өчен куану, әтисе белән бер-беребезгә булган мәхәббәтнең көннән-көн арта бару, бала өчен көн дә ут йотып тору дөньясына!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
җибәрү
Төркәлү
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Күңелеңә җыйма
«Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
7072
7
65
Татар гаиләсе / килен-кайнана
«Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
4424
0
43
Татар гаиләсе / килен-кайнана
Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
2889
4
36
Проза
Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
9523
6
35
Проза
Гомер бер генә килә Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара. Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
4550
0
33
Реклама
Соңгы комментарийлар
1 декабрь 2022 - 21:27
Без имени
Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
1 декабрь 2022 - 21:15
Без имени
Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
1 декабрь 2022 - 16:39
Без имени
Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
Иремнең туганнары...
1 декабрь 2022 - 10:43
Без имени
Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
«Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
1 декабрь 2022 - 09:35
Без имени
Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
Тау артында таулар бар
Реклама
Тарих
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
11683
0
11
Тарих
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
12050
0
10
Тарих
Гайшә ханым һәм аның «Париж очерклары»
7627
0
0
Тарих
Мөхлисә Бубый оныклары
9137
0
10
Тарих
Язулары да хикмәтле
6165
0
1
Тарих
Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар
6486
0
0
Тарих
Горурлык һәм әрнү
8769
0
2
Тарих
Рауза Кастрова гасыры
6374
0
2
Тарих
Ком бураны каты була...
7798
0
0
Тарих
Озак килде озын юллардан…
6474
0
0
Тарих
Саф күңел
7958
0
0
Тарих
Без тарихта эзлебез
6558
0
0
Тарих
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
8995
0
9
Тарих
Серле Бибииран...
7491
0
12
Тарих
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.
|
2022-12-03T14:55:16Z
|
http://syuyumbike.ru/news/dnevnik-mamy/tgri-kitte-yomgagym
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
1996 ел. Ижау педагогика көллиятенә укырга кереп йөргән вакыт. Кирәкле документларны кабул итү комиссиясенә тапшырып йөргәндә таныштым мин бу мөлаем, чем кара чәчләрен күпертеп, артка килешле итеп тарап куйган, зәвыклы итеп киенгән чибәр ханым белән. Мине, башкортча аралашырга күнеккән авыл кызын, аның саф әдәби телдә матур итеп сөйләшүе, әле тәүге кат күргән кеше булуыма карамастан, ничек тә ярдәм итәргә тырышуы, ачык күңеллелеге сокландырды. Үзеннән дә зур сумка сөйрәп, таныш булмаган шәһәргә беренче тапкыр имтихан бирергә килгән яшь кешегә андый чакта өлкән кешенең ярдәме, киңәше, җылы карашы никадәр мөһим булуы аңлашыладыр.
Аның исеме Вәсилә Хәкимова булуын, көллияттә татар теле һәм әдәбиятын укытуын бераз соңрак белдем. Дәресләр бирүдән тыш, ул безне Ижауда үткән барлык чараларга алып бара иде. Концертлар, татар яшьләре өчен түгәрәкләр, милли җыеннар. Дәресләре булмаган көнне дә, ял көнем дип тормый, безне төрле милли чараларга алып барырга, кеше арасына чыгарырга тырышты. “Яңарыш” газетасының яңа саннарын алып килеп, файдалы мәгълүматлары белән таныштыра, үзебезне дә мәкаләләр язарга чакыра иде. “Лекцияләргә дә әзерләнергә кирәк, гаиләгез дә бар, әле газетага мәкаләләр язарга да өлгерәсез, кайчан барысына вакыт табасыз?” — дип сорый идем аңардан студент чагымда. “Мин Әгерҗедә яшим, Ижауга килеп, төшкә кадәр университетта, төштән соң көллияттә укытам. Әгерҗе — Ижау юлында күңелгә матур фикерләр килә — мәкаләләр язам. Кызыклы, тирән эчтәлекле китаплар да шушы юлларда йөргәндә укыла”, — ди иде ул. “Әле сез яшь, буш вакытыгызны заяга уздырмагыз, кеше арасына чыгарга, аралашырга, тормыш күрергә омтылыгыз. Гаилә корып, балалар үстерә башлагач мөмкинлегегез чикләнер”, — дип, һәрвакыт кисәтә килде. Безгә дөнья таныту максатыннан, Болгарга алып барды. “Болгар — Идел буенда урнашкан искиткеч матур җир ул, ата-бабаларбыз яшәгән изге җир. Анда бик зур җыен узачак. Дөньяның төрле почмакларыннан татарлар җыелачак”, — дип сөйләде Вәсилә апа, кайбер студентлар авылга кайтасы бар, дип, Болгарга бара алмауларын белдергәч. Вәсилә апа кебек дөнья күрергә ашкынып торганнарыбыз бик сөенеп риза булдык. Кая риза булу гына, түземсезлек белән әлеге көнне көтә башладык. Юлга чыгасы көнне иртә таңнан сөйләшенгән урынга җыелгач, Вәсилә апаның йөзе борчулы иде. “Безгә транспорт бирергә вәгъдә иткән кешеләр гафу үтенеп, баш тарттылар, ниндидер кыенлыклар килеп чыккан”, — диде ул. Безнең моңа һич ышанасыбыз килмичә, кәефләребез тәмам кырылды. Кире борылып яшәгән урыннарыбызга таралырга теләмичә, аптырашып басып тора бирдек. Шул вакытта бер студент кызның ире үзенең иске “Запорожец” машинасында барырга тәкъдим итте. Берничә кеше аңа утырды, ә Вәсилә апа берничә кыз белән юлда машина туктатып, Чаллыга кадәрле барды. Ә аннан махсус автобуслар ярдәмендә Болгарга юл тоттык. Иске машина юлда көйсезләнеп алса да, ничек итсәк иттек, маҗаралы юллар үтеп, Болгарда булып кайттык. Әлеге сәяхәттә күргәннәр, тарихи музейларда булу, танылган кешеләр белән очрашулар — барысы да бүгенгедәй хәтердә матур истәлек булып саклана. Сәфәрдән калган фотосурәтләр альбомны ачкан саен шул вакытларга алып кайта, күңелгә җылылык өсти. Ул вакытларны искә алам да, Вәсилә апаның безнең теләкләрне үтәп, үз өстенә шундый чиксез җаваплылык алып, ерак юлга чыгуына бүген дә гаҗәпләнәм. Нинди генә кыенлыклар булмасын, тыныч кына итеп юата, кыенлыклардан чыгу юлын күрсәтә иде ул студентларга. Казанда уздырыла торган бәйгеләрдә катнашырга чакыра, аннары әзерләнергә ярдәмгә килә.
Вакыйгаларга бай студент еллары шулай күңелле генә узып киткән. Удмурт җирендә саф татарча укып, белгечлек алуыбызда Вәсилә Харис кызының өлеше зур. Татар иҗтимагый үзәге оешып, милли үсеш, күтәрелеш елларында татар мәктәпләре, уку йортларында татар бүлекләре ачылган елларда Мәсгуд Гаратуев: “Укытучы табалмасак, бүлек ачылмыйча кала бит”, — дигәч, ярдәм итү йөзеннән башлаган эш була бу Вәсилә апа тарафыннан. Баштарак Әгерҗедә дә, Ижауда да укытырга туры килә аңа. Дәресләр расписаниесен көйләве кыен була, бик еш лекция вакытлары Әгерҗе мәктәбендәге укыту сәгатьләре белән туры килә. Шуңа күрә Әгерҗе мәктәбеннән китәргә туры килә Вәсилә апага.
Удмурт дәүләт университетында да, педагогика көллиятендә дә параллель рәвештә студентларга белем бирә. Шулай ун ел дәвамында университетта эшли, пенсиягә чыккач та, көллияттә белем бирүен дәвам итә, 65 нче мәктәптә укыта. Бүген дә, 70 яшен тутыруына карамастан, Әгерҗедән килеп йөреп, Ижауның Үзәк мәчетендә гарәп телен өйрәтә ул. Удмуртия татар иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе буларак, гомер буе иҗтимагый эштән аерылмый. Бүген дә аны Казанда узган форумнарга, Милли җыеннарга чакыралар. Оптимистик чыгышлары белән татар халкын уяу, гыйлемле булырга, телне өйрәнергә өнди.
Күптән түгел Вәсилә апаны мәчеттә очраттым. Хәлләр сорашып сөйләшкән арада, ул Уфага төбәкне өйрәнү конференциясенә барырга җыенуы, чыгыш ясарга әзерләнүе турында әйтте. Әле дә эзләнүдә, фәнни эштә, юлда ул.
Вәсилә апа да кайчандыр авыл мәктәбен тәмамлап, Минзәлә педагогика көллиятенә белем алырга чыгып киткән. Аны кызыл дипломга тәмамлап, Казан университетында укуын дәвам итәргә юллама алгач, аңа әти-әнисе: “Бер ел эшләп, аякка бас, өс-башыңны ныгыт. Казанга чыгып китәргә уңайлы булсын”, — дип киңәш итәләр. Ул аларны тыңлап, бер ел Салагыш авылында яңа гына ачылган балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1970 елда Казан университетының филология факультетына укырга керә. “Иң бәхетле елларым булды бу вакытлар. Безне танылган галимнәр — Флера Сафиуллина, Алмазия Нуриева, Мөхәммәт Мәһдиев, Вахит Хаков, Гомәр Саттаров укыттылар. Гомерем буена җитәрлек милли рух биреп чыгардылар. Иң көчле профессорларның берсе Диләрә Тумашева бик еш әйтә торган иде: “Үзебез туплаган белем багажын сезгә бирергә тырыштык, милләтне алга әйдәүче көчле кешеләр булуыгызны теләдек. Татар халкы өчен беркайчан да үзегезне кызганмагыз, берүк, тормышның ваклыкларына бирелеп, сыер, кәҗә савучыларга әйләнә күрмәгез!” — ди иде. Берничә ел инде, сөте сәламәтлеккә файдалы дип, кәҗә асрыйбыз. Диләрә Тумашеваның сүзләре бик еш искә төшә дә: “И, Диләрә Гарифовна, сезнең наказны да үтәдек, кәҗә дә савабыз – барсына да өлгерәбез, димен”, – дип сөйли әңгәмәдәшем елмаеп.
“Хатын-кызның бәхете ул үзеңне яраткан һөнәреңә багышлау, хезмәтеңне халкыңа бирүдән генә түгел, бәхетле гаилә корып, тәрбияле балалар, оныклар, оныкчыклар үстерүдән дә гыйбарәт. Шәхси тормышыгыз турында да сөйләп үтегез әле”, — дип кызыксындым остазымнан. “Университетта укыган елларымда райондашлар белән бергә кичәләргә йөри идек. Көннәрдән беркөнне райондашым, ветеринария институтында укучы Борис исемле егет тулай торакка кунакка килде. Бүлмәдәш кызларым белән танышып, чәй эчеп утыргач, безне үзләренең уку йортында үтәчәк концертка чакырды. Озаграк җыенганбыз ахрысы, без барганда, концерт тәмамланып килә иде. Кире кайтырга трамвайга кердек. Утырып баручы бер егет сикереп торды да: “Утырыгыз!” — дип, урын бирде. Мин: “Юк, рәхмәт!”- дип кире кагам. Ул мин кире каккан саен, һаман утырырга үгетли. Утырдым. Аннары иптәш кызларым белән танышты. Бүлмәдәш кызның берсе якташы булып чыкты, сөйләшеп киттеләр. Егет Әтнәдән икән, ветеринария институтында белем ала. Ул безне тулай торакка кадәр озатып килде. Бүлмәдәш кыз белән сөйләшеп кайтты да, ишек төбендә мине туктатып: “5 минутка гына кал әле!” — дип сорады. Икенче ялда кинога барырга чакырды. Ләкин киноны башка вакытка күчерү сәбәпле, аны карый алмадык. Ләкин шул көннән үз тормыш кинобыз башланып китте. 4нче курска җиткәч: “Әйдә, укуны тәмамлап, икебезне ике якка юллама белән эшкә җибәргәнче өйләнешик”, — дип тәкъдим ясады Наил. Диплом алганда, балабыз туарга тора иде. Кызыл дипломга тәмамласам да, аспирантурага калу, фәнни эш белән шөгыльләнү теләгем чынга ашмады ул вакытта. Әмма менә ничә еллар үткәч тә, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә дә, китабымны чыгарырга да насыйп булды ”, — ди Вәсилә апа. Әйе, Ижау социаль педагогика көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укыткан елларында Вәсилә Хәкимова татар әдибе Гаяз Исхакый һәм удмурт язучысы Кедра Митрей иҗатларын өйрәнеп, монография чыгарды. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә ике милләт язучысы Гаяз Исхакый һәм Кедра Митрей иҗаты хакында төрки дөньясы да, фин-угор халыклары да белде…
Вәсилә апа Наил абыйга кияүгә чыгып, Әтнәдә яши башлыйлар. Ләкин Вәсилә апа Әгерҗене, ямьле, бай, гүзәл табигатьле туган ягын бик сагына. Гаиләдә бердәнбер кадерле бала булган тормыш иптәше Наилне әти-әниләреннән аерып, еракка, үз туган ягына алып китүне дә яхшысынмый. Ләкин барысы да үзеннән-үзе хәл ителә. Бер тапкыр Әгерҗегә кунакка кайтуларында Вәсилә апага редакциядә эш тәкъдим итәләр. Яшь баланы үз әти-әниләре карарга ярдәм итәргә әзер булалар. Моңа Наил абый бер дә каршы килми, Әгерҗегә күчеп килергә риза була. Биредә гомер буе ветеринар булып эшләп, лаеклы ялга чыга. Соңрак Вәсилә апаның Әгерҗедән Ижауга йөреп эшләвен дә тыныч кабул итә, һәрвакыт таяныч, терәк ул. Илле елга якын бергә тату, матур гомер кичерәләр. Ике кыз үстергәннәр. Олы кызлары Вәсилә апаның юлын дәвам итеп, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, кече кызлары — хисапчы. Инде оныклары үсеп җиткән. Оныклары Алсу да татар телен укыта. Үзең башлаган эшне дәвам иттерүче балаларың, оныкларың булу — бәхет түгелмени?!
“Бүгенге көндә татар теленең хәленә карата нинди фикердә сез? Сезне ниләр борчый, сөендерә?” — дип кызыксынам Вәсилә ападан.
“Яңарыш”ка бик зур рәхмәт, татар телен саклап калу өчен армый-талмый эшли, бу бик сөендерә. 10 ел эшләү дәвамында университетта, көллияттә укып, татар белгечлеген алган студентларның милли юнәлештә эшләүләрен күреп сөенәм. Алар югалмадылар, Ижау мәктәпләрендә, авылларда татар телен укыталар, милли рухлы татар балаларын үстерәләр. Бу — зур шатлык. Әгәр әлеге уку йортларында татар бүлекләре эшләвен дәвам итсәләр, нинди зур алга китеш булыр иде милли тормышта?! Университетта эшләгәндә, студентларны җыю бик авырдан барды. Авылларга йөреп, өндәп җыя идек аларны. Бары тик әйдәп баручылар, милли тормыш өчен җанын-тәнен биреп, юл ярып йөрүчеләр булганда гына милләтебез алга китә. Милли хәрәкәтне алып баручылар, үзләре бу эшкә җигелеп эшләүчеләр халык белән эшләүнең ничек кыен икәнен аңлыйлар. Шуңа күрә бүгенге көндә Удмуртиядә татар милли оешмаларын җитәкләүчеләргә Ходай эшләрен уң итсен, изге эшләрне башкаруда теләктәш активистлар күп булуын телим. Милләттәшләребез, ничек кенә кыен булмасын, балаларына татар телен өйрәтсеннәр, милли тормышка якын булырга омтылсыннар иде. Үземнең девизым һәрвакыт шушы булды: “Уяу булырга, халкым өчен кулымнан килгәнне һәрвакыт эшләргә!” — ди Мәгариф ветераны, Россия Федерациясенең урта һөнәри белем бирү Мактаулы хезмәткәре, «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале иясе Вәсилә Хәкимова. Ә без үз чиратыбызда аны 70 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек, һәрвакыт шулай өлгер, күтәренке рухлы булып калуын, имин тормыш телибез.
Элмира Нигъмәтҗан.
© 2011-2022 Яңарыш газетасы.
426057, Ижау шәһәре, Пастухов урамы, 13 йорт. Телефон: 78-17-94, 78-35-43
Баш бит
Безнең редакция
Безнең тарих
Реклама
Контактлар
Редакциягә хат
Документлар
Хәбәрләр
Новости
Милли тормыш
Публицистика
Дин һәм әхлак
Белем һәм тәрбия
Яшьлек адымы
Алтын йомгак
Хатлар — тормыш көзгесе
Ижау — иҗат мәйданы
Сәхнә тормышы
Әдәби сәхифә
Котлаулар
© Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом об авторском праве. Копирование и распространение материалов возможно только с согласия редакции газеты.
|
2022-12-03T16:23:40Z
|
https://yanarysh.ru/%D0%B2%D3%99%D1%81%D0%B8%D0%BB%D3%99-%D1%85%D3%99%D0%BA%D0%B8%D0%BC%D0%BE%D0%B2%D0%B0-%D2%BB%D3%99%D1%80%D0%B2%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D1%82-%D1%83%D1%8F%D1%83-%D0%B1%D1%83%D0%BB%D1%8B%D0%B9%D0%BA/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Бәйләү остасы Альбина Шакирова бик күп һөнәргә ия. Ул – Арча кызы. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, икътисад юнәлешен сайлый. Казан химия-технология институтында менеджмент белгечлеген ала. Соңрак Казан университетында укып, инглиз теле укытучысы һөнәрен үзләштерә.
Дүртенче курста укыганда ук банкка эшкә урнаша. Шул өлкәдә унбер ел эшләгәннән соң, Арчага әти-әнисе янына кайта.
– 2017 елда Арча гимназиясендә бассейн дәресләре дә булган спорт классын ачтылар. Кызымны шунда укытасым килде һәм без районга күчеп кайттык. Самира беренче сыйныфка шул гимназиягә укырга китте, – ди Альбина.
Район җирендә эш табу ансат түгел. Альбина башта күпләп сата торган кибеткә хисапчы булып урнаша. Аннары мәктәптә эш табылып, Түбән Мәтәскә авылында инглиз телен укыта. “Шатлык” стационар лагерен дә җитәкләргә туры килә. Хәзер инде ул Арча ДОСААФында кадрлар буенча белгеч булып эшли.
Альбина бик актив кеше булып чыкты. Ашарга оста пешерә. Йога белән мавыга, роликларда, сноубордта, атта йөрергә ярата. “Эфир” телеканалы уздырган «Стань моделью за 60 дней» проектында катнашып, үзен модель буларак та сынап караган.
Бәйләү осталыгына килгәндә, биш яшендә үк инде ул кулына энә тотып бәйли башлаган.
– Бик кызыксынучан идем. Дүрт яшемдә укырга, биш яшемдә инде бәйләргә өйрәндем. Беренче элмәкләрне әни ясап күрсәтте. Калганын ул бүләк итеп биргән «Учимся вязать» китабын укып өйрәндем дияргә була. Энә белән җепләрне балалар бакчасына алып килгәнемне дә хәтерлим. Тәрбиячеләр, ялгыш берәрсенә энә белән тидерерсең, дип ачулана иде. Башта курчакларга шарфлар, шапка, кофталар бәйләдем. 7нче сыйныфтамы икән, үземә футболка бәйләп кидем. Бәйли белүемне белгәч, институттагы курсташларым шарф белән шапкаларга заказ бирә башлады. Берара бәйләүдән арып китеп, сумкалар чигәргә керештем. Вьетнам базарыннан җеп белән чигелгән сумкалар сатып алып, бисер белән бизи идем. Иң күп бәйләгән вакытым декрет ялында булды. Бала көткән хатын-кызга бәйләм бәйләргә ярамый, дигән ырым бар. Мин аңа бөтенләй игътибар итмәдем. Кызымны тудырганчыга кадәр бәйләдем дә бәйләдем, – дип сөйли ул.
Әйтүемчә, Альбина бәйләү белән генә чикләнми. Берара пәхләвә пешереп тә саткан, заказга салатлар да ясаган. Шулай да күңеленә иң якыны – бәйләү эше.
– Соңгы вакытта милли әйберләр бәйләп карыйсым килә. Алда әле озын кышкы кичләр, күңелдә йөрткән ниятләрне, Аллаһ теләсә, гамәлгә ашырырмын дип уйлыйм, – ди әңгәмәдәшем.
Иң истә калган заказы – чыгарылыш кичәсенә ирланд челтәреннән бәйләнгән күлмәк. Бу бик күп вакыт һәм сабырлык таләп итә торган эш. Башта төрле миниатюр челтәр мотивларын бәйлисең, аннары аларны челтәрле тукымага җыясың.
– Бу иң авыр һәм иң кыйммәтле заказ иде. Гомумән, миңа стандарт булмаган заказлар күбрәк ошый, алар авыррак булган саен кызыклырак тоела. Минем өчен бәйләү беренче чиратта – хобби, аннары гына – өстәмә керем чыганагы, – ди кул остасы.
Альбинаның гаиләсе дә иҗади. Әтисе гомер буе җитәкче булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, халык иҗаты ансамбленә йөри. Әнисе дә яшь вакытында күп бәйләгән, башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән. Хәзер мәчеттә балаларга дин дәресләрен бирә. Абыйсы да кул остасы, калайдан тәрәзә йөзлекләре ясый. Соңгы елларда агач һәм эпоксид сумаладан да эшләнмәләр ясый башлаган. Кызы Самира да бәйли белә. Пледлар, киң шарфлар бәйли. Актерлык-модель мәктәбен тәмамлаган, төрле реклама фотосессияләрендә катнаша. Радиожурналистика түгәрәгенә йөри, Арча радиосында алып бару тәҗрибәсе дә бар. Әтисе һәм әнисе ягыннан әбиләре дә, апалары да – бәйләү осталары. Дус-тату һәм иҗади гаилә без, ди Альбина.
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/archadan-byl-ostasy-albina-shakirova-drt-yashemd-ukyrga-bish-yas...
Шәһри Казан
Поделиться
Возврат к списку
Символы на картинке*
Размер файла не должен превышать 10 МБ.
Загрузить изображение
Разрешить смайлики в этом сообщении
Календарь событий
Декабрь 2022
28 29 30 1
Бүген якташыбыз Мөхәммәт Мәһдиев тууына 92 ел!
Арча батырларын данлады
Рузалия Насыйбуллина: “Укытучы булып туарга кирәк”
2
Бүген “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Мөсәгыйтов Фәнис Наил улының туган көне!
3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1
Популярные фотографии
Абзябар Абҗабар Ак Чишмә Алга Көек Алга-Куюк Апаз Апазово Апайкина Гарь Ашытбаш Байкал Бимери Бимәр Венета Верхний Азяк Верхний Пшалым Верхняя Корса Верхняя Масра Верхняя Ура Гөберчәк Дүртөйле Ермоловка ж/д рзд Чурилино Илдус Ильдус Иске Кенәр Иске Кишет Иске Кырлай Иске Масра Иске Муй Иске-Юрт Ишнарат Каенсар Казаклар Казанбаш Казанка Каратай Каргалы Качелино Кече Төрнәле Кече Әтнә Кзыл-Игенче Кишмәт Клачи Колачы Корайван Кошлауч Красная Горка Курайван Курса Курса Почмак Кутук Кушлавыч Кшкар Кысна Кышкар Күкчә Бирәзә Күлтәс Кәче Көтек Мамся Мендюш Мирзям Мирҗәм Михайловка Мурали Мөрәле Наласа Наратлык Нижние Аты Нижние Метески Новая Серда Новое Ключище Новое Чурилино Новый Ашит Новый Кинер Носы Нуса Орнашбаш Печмәнтау Пионер Пшенгер Пүчинкә Пөшәңгәр рзд Сарай-Чекурча Сарай-Чекурча Сарай-Чокырча Сикертан Сикертән Симетбаш Смак-Корса Средние Аты Средняя Серда Старая Масра Старая Юльба Старое Чурилино Старые Турнали Старый Ашит Старый Кырлай Старый Муй Старый Яваш Субаш Аты Субаш-Аты Сюрда Татар Кадрәге Татарское Кадряково Ташкич Ташкичу Ташкичү Толонгер Түбән Курса Түбән Мәтәскә Түбән Оры Түбән Пошалым Угез-Елга Урнашбаш Урта Бирәзә Урта Курса Урта Пошалым Урта Сәрдә Утар Аты Утар-Аты Хасаншаих Хотня Хәсәншәех Хәтнә Четыре Двора Чума-Елга Чүриле тимер юл разъезды посёлогы Чөмә-Елга Шека Шекә Шура Шурабаш Шушмабаш Югары Аты Югары Бирәзә Югары Оры Югары Пошалым Югары Әзәк Якты-Кен Якты-Көн Яңа Кенәр Яңа Кишет Яңа Ключище Яңа Кырлай Яңа Сәрдә Үгез-Елга Үрнәк Әрнәш Өтнә
©2015 ФБУ "Арское землячество", г.Казань, ул.М.Горького, 13, тел.: 264-35-18, 264-35-38 | Lptsystem's разработка и продвижение сайтов
|
2022-12-02T19:00:38Z
|
http://www.arskland.ru/news/4562/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Узган җомгада Бөтендөнья бию көне алдыннан "Акчарлак" спорт комплексы биергә яратучыларны үзенә җыйды.
❮
❯
Бер генә бәйрәм дә биюләрсез үтми. Бар кеше дә оста бии белми, әмма, һичшиксез, бию телен һәркем аңлый. Ул борын заманнардан килә, ул да җыр кебек үк, халыкның көнкүреше белән бәйле. Нәфис хәрәкәтләр һәм грацияләр фикер-хисләрне, гореф-гадәтләрне күрсәтә.
Һәр халыкның биюе үзенчә матур һәм үзенчәлекле. Бию кешеләрне дуслык һәм тынычлык хакына берләштерә, аларга бер телдә - бию телендә сөйләшергә мөмкинлек бирә.
Әлеге кичәдә Куйбышев Затон, Тенеш һәм Кама Тамагы бистәләреннән килгән катнашучылар рәхәтләнеп призлар отты. Җитез бию төркемнәре (җитәкчеләре Рафаэль Гыйлванов, Юлия Овезмамедова) төрле бию нечкәлекләрен күрсәтте. Жюри иң активларны бәяләде, алып баручылар һәм оештыручылар Ирина Петрухина һәм Эльвира Каюмова ("Акчарлак" СОК хезмәткәрләре) бәйрәм кәефе булдырырга ярдәм итте. Ахырдан чарага килүчеләр бердәм рәвештә түгәрәк уртасына чыгып флеш-моб күрсәтте, бәйрәмнән соң күтәренке кәеф белән кафеда татлы приз белән сыйландылар.
|
2022-11-28T22:19:13Z
|
http://kamskoe-ustie.ru/news/jemgiyat/biim-dimak-iachim
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Римма Никитина Казанның бер төнге клубында үзенең тәүге концертын бирде. Концертта тамашачы дүрт төрле Римманы күрде. Ул романтик та, кыю да, елак һәм шат күңелле итеп тә күрсәтте үзен. Концерт башланганчы “Татар-информ” хәбәрчесе Римма янына кереп, җырчының үзе, аның әнисе, игезәге һәм апасы белән әңгәмә корды.
news_top_970_100
– Римма, нишләп Казандагы тәүге концертны дискотека форматында уздырырга булдың?
– Мине тыңларга күпчелек мәктәп укучылары, студентлар йөри. Концертны клуб форматында уздыруымның беренче сәбәбе шунда. Алар дискотека ярата. Ни өчен бу клубны алдым, чөнки монда утырып та, биеп тә була. Гомумән, минем концертларда халык рәхәтләнеп бии. Шуңа күрә Филармония кебек залларда концерт куюның мәгънәсен күрмим. Әлеге клубта беренче татар артисты “сольный” концерт куя. Ул – мин.
– Казанда бит башка төнге клублар да җитәрлек, ни өчен нәкъ менә әлеге клубка тукталдың?
– Миңа монда ошый, атмосферасы рәхәт. Клибымны да монда төшердем. Танцполы да әйбәт, сәхнәсе дә. Төнге клублар арасындагы иң зур сәхнә дә монда.
– Без сине Илсөя Бәдретдинова командасында эшләгән кыз буларак беләбез. Ул бүген концертка киләчәкме? Программа эшләгәндә аның белән киңәшләштеңме?
– Аның белән киңәшләшү булмады, чөнки аның үзенең концертлары, минем үземнеке дигәндәй. Чыннан да, мин ул төркемдә ун ел эшләп киттем. Бу концертны оештыруда миңа безнең төркемнең "әнисе", администраторым Резеда ханым булышты. Илсөя апа бүгенге концертка килә алмый, чөнки аның үзенең эшләре бар. Ә болай ул минем барлык җыр презентацияләренә килә иде.
– Төркемнән киткәч, аның белән нинди мөнәсәбәтләрдә калдыгыз?
– Мин беркайчан да талашып китәргә яратмыйм. Илсөя апаның миңа карата нинди мөнәсәбәт икәнен үзеннән сорагыз.
– “Римма Никитина күп очракта Илсөя Бәдретдинованы кабатлый” дигән сүзләр дә йөри бит әле...
– Нәрсәсен кабатлыйм икән мин аның? Ул бөтенләй икенче формат, мин башка.
– “Җырлый белми, чиный, селкенә белми” дип сөйләүчеләргә ни дип җавап бирер идең?
– Аларга әйтер сүзем: “Минем белән кызыксынып, үзегезнең уйларыгызны һәрвакыт язып торыгыз. Сезнең комментарийларыгыз мине алга этәрә, көч бирә. Социаль челтәрдәге постларга ни генә язмыйлар, мин аның берсен да бетермим. Бөтенесе тора. Әмма һәрберсенә җавап язарга вакытым юк. Укыйм, елмаеп куям да алга таба китәм.
– Римма, син сәхнәгә яртылаш чишенеп яки киенеп бетмичә чыгасың. Бу “фигурам матур” дип мактанумы, әллә үз стилеңме?
– Мине “Чишенә торган җырчы” дип атадылар. Мин моны яшермим, чыннан да мин һәрвакыт нәрсәне дә булса салам. Йә туфлиемне, кепканы, пиджакны салып калдырам. Мин моңа нормаль карыйм. Чишенәм, әйе, корсагымны да күрсәтәм. Бүген дә күрсәтәчәкмен. Чөнки мин иделаь формада. 30 яшьтә булуыма карамастан, минем фигурам күрсәтерлек әле. Күрсәтергә оят була башлагач, чишенмәмен.
– Чишенерлек итеп фигураңны ничек саклыйсың?
– Мин күп йөрим. Машинам юк, гел җәяү чабам. Көне-төне ашыйм. Тазару ихтималы бар миндә, әзрәк селкенми торсам, хәзер җыеп алам.
– Римма, һәр җырың диярлек бию белән. Аларга алдан әзерләнәсеңме, әллә махсус куясыңмы?
– Кайбер номерларда импровизация бар, әмма бүгенге концерттагы һәрбер номерны кую өчен, бу концертка мин өч ай әзерләндем. Һәр номер үзенә бер күренеш булачак.
– Римма, яшең бар, фигураң бар, килеш-килбәтең бар, нишләп син һаман кияүдә түгел?
– Ике ел элек кияүгә чыгарга тиеш идем. 4,5 ел йөргән егетем белән туй алдыннан гына ташлаштык. Шуннан соң мин “сольный” карьерамны башладым. Бер ай депрессиядә булдым. Шуннан соң җырлар яза башладым. Минем җырларымда – минем тормышым. Барлык җырларымның 90 %ын мин үзем яздым. Депрессиядән чыгу өчен мин иҗатка бирелдем. Бәлки шуңа да мине Бузова белән чагыштыралардыр, безнең тормыш юлында охшашлыклар бар бит. Миңа күпләр: “Римма, син танк кебек алга барасың” диләр. Минем максатым бар һәм мин шуңа таба барам. Мин татар эстрадасында үз йолдызымны кабызачакмын.
– Ташлашканнан соң ул егет белән нинди мөнәсәбәттә калдыгыз?
– Бер елдан соң кабат килде ул. Шуннан соң язган җырым да бар минем, “Кире килмә” дип атала. Аның белән аралашмыйбыз. Әле дә өйләнмәде. Бүгенге концертка, бәлки, килеп тә чыгар әле. Ул мине бик озак вакыт кире кайтарырга теләде, әмма юк. Мин бер борылам икән, кире эремим.
– Бүген кинәт кенә килеп чыгып, барлык халык алдында, сәхнәгә менеп тәкъдим ясаса...
– Юк. Мин инде суындым.
– Римма, акчаң булмаса, сәхнәгә менеп булмый, син моны беләсең. Матди яктан сиңа кем ярдәм итә?
– Үзем. Соңгы арада телевидениегә клипларымны, радиога җырларымны бирдем. Бу – барысы да акча. Бу – минем ун ел эчендә туплаган акчам. Илсөя Бәдретдиновада эшләгәндә акчаны әкренләп җыеп бардым. Баштарак фатирмы, машинамы алырмын дип уйлаган идем. Кайчан да булса, машинам да, фатирым да булачак. Хәзер миңа Римма Никитананы ясарга кирәк, дидем. Мин бик күп эшлим. Һәм эшләгән акчамны Римма Никитина проектына кертәм.
– Бай абзыйлардан ярдәм итү тәкъдимнәре буламы?
– Бар, бар. Дөресен әйтим, андый тәкъдимнәр 18 яшемнән бирле башланды. Әмма минем тәрбиям башка. Минем әти җырчы булуымны бик теләде. Әти белән әнигә дөрес тәрбия бирүләре өчен рәхмәтле. Мин карават аркылы сәхнәгә керергә бер кайчан омтылмадым. “Постель” аркылы булса, мин 18 яшемдә үк зур сәхнәдә булыр идем. Әле дә банкетларда “йонлы куллы” абыйлардан тәкъдимнәр буа. Мин үзем яратмаган кеше белән йоклый алмыйм. Спонсорым да, сөяркәм дә юк. Шуңа күрә үземә җигелергә туры килә.
– Банкет җырчысы булып еракка китеп булмый. Банкетлар эшләмичә генә, эстрада йолдызы булыр өчен сиңа бүген ни җитми?
– Миңа ротация генә җитми. Былтыр 20-30 кешелек залга да концерт куеп чыктым. Чаллыда исә 600 кеше җыелды. Концертымны 20-30 кеше генә караса да, алар миңа рәхмәт әйтә. Концерт ошамаса, ул килеп тормый йә тора да чыгып китә. Әбиләр килеп рәхмәт әйтә башлагач, үземнең дөрес юлда икәнемне аңлыйм. Мин Илфак абый Шиһапов сәясәте буенча яшим. Алар да бит беренче елны 20-30 кешегә йөреп чыкты. Бүген исә Илсөя Бәдретдинова тулы заллар җыя. Ул – аның үзе тапкан тамашачысы. Миңа да бер-ике ел кирәк. Бер-ике елдан соң мин үземнең супер популяр җырчы булачагыма ышанам.
– Римма, татар эстрадасыннан кем белән булса да дуэт җырлау теләгең бармы?
– “Эх, моның белән җырлар идем” дигән омтылыш юк. Соңгы вакытта мондый тәкъдим белән байтак җырчылар чыкты. Әллә популярлашканда инде шунда? Искәндәр Шакиров килде шулай. Мөнир Рахмаев белән дуэт яздырдык бит инде. Рафаэль абый Латыйпов та: “Син бит инде хәзер “Инстаграм звездочкасы”, әйдә, берәр дуэт ясыйк әле” ди.
– Мәсәлән, Филүс Каһиров белән уртак җыр яздыруга ничек карыйсың?
– Ой, ул бигрәк тә кызык булыр иде, име. Кызык булыр иде-е-е. Филүскә моны әйтеп карагыз әле. Мин, гомумән, йолдызланып, борынымны күтәреп, йөрмим.
– Элвин Грей “Кияүгә, чык син миңа” дигән җыр яздыргач, аңа каршы син: “Син миңа өйлән, давай” дип җавап бирдең. Радик белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
– Дус без аның белән. Шул җырдан соң бик күп кенә имеш-мимешләр йөрде инде ул. Ул җырны җырлауны тыйды алар башта, юкса, мин аны сорап чыгардым. Ә бит ул тиз арада популярлашты. Аннары фанатларым кабаттан бу җырны җырлавыма ирештеләр. Хәзер минем бу җырны башкарырга рәсми хокукым бар. Радик Юльякшин узган ел февраль аенда бер кичәдә минем белән килеп танышты. “Римма, син молодец” дип китте. Шуннан бирле без аның белән дустанә мөнәсәбәттә. Җырның сүзләренә игътибар итсәгез, ул болай:
“Ә син, Радик Юльякшин, шәп малай,
Мин матур, көйләр, җырлар, язам, давай.
Бергә-бергә җырлар идек без,
Син миңа өйлән, давай.
Бу җырның максаты шунда – мин аның белән дуэт яздырырга теләгән идем. Ләкин ул миңа җавабын әйтте. Әле соңгы очрашканда әйттем үзенә: “Радик, шундый көн киләчәк, мондый тәкъдим белән син киләчәксең, ә мин шул вакытта уйланачакмын” дидем. Ә ул көн булачак, моңа иманым камил.
– Ә егет буларак кызыксындырамы сине Радик?
– Юк. Аның кызлары күп, йөрсен шулар белән генә.
– Римма, син үзеңне биш, ун елдан ничек күрәсең?
– Тормыш дигәч, төрле хәлләр булрыга мөмкин. Яратсам – ярата беләм мин, бик яратып, кияүгә чыгып, бәби табып кына сәхнәдән китә алам. Ә болай максатым – карьера ясау. Әгәр гаилә яки карьераны сайларга туры килсә, мин, әлбәттә, гаиләне сайлаячакмын. Әлегә карьерамны ясыйсым килә. Бүген чәчәк ташучылар күп, күңелемне яулаган егет юк.
Интертат яңалыкларын Telegram-каналында укыгыз
Комментарийлар (0)
Фикерегезне калдырыгыз
Теркәлергә
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
Редакция телефоны
+7 (843) 222-0-999 (1304)
Редакциянең электрон почтасы
infotat@tatar-inform.ru
«Интертат» электрон газетасының баш редакторы
Рәмис Латыйпов
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла.
16+
Әлеге ресурста
16+ категорияләренә
керүче мәгълүмат
булырга мөмкин.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе».
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварында бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС 77 - 77652.
|
2022-11-28T21:26:15Z
|
https://intertat.tatar/news/rimma-nikitina-s-hn-g-postel-asha-chykkan-bulsam-k-pt-n-yrchy-bulyr-idem-5042472
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Хәзерге вакытта "Сувар Б" оешмасы эшчеләре тырышлыгы белән Мало-Садовая, Лихачев урамнарына вак таш, ә "Алексеевскдорстрой" оешмасы Космодемьянская һәм Зотов урамнары юлларына асфальт җәя. Бу урамнар язгы һәм көзге пычракларда кешеләргә дә, машиналарга да зур уңайсызлыклар тудырды. Хәзер бу проблема калмаячак.
|
2022-12-06T01:02:42Z
|
http://spas-rt.ru/news/novosti/shr-yullaryi-tzekln
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Республикада Җиңү көне алдыннан “Җиңү тарихы” акциясе узды. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар катнашты, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, яугирләрнең истәлекләрен язып алды. Акциягә Әлшәй укучылары да кушылды.
“Җиңү тарихы”
Республикада Җиңү көне алдыннан “Җиңү тарихы” акциясе узды. Анда өлкән сыйныф укучылары, студентлар катнашты, алар Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашып, яугирләрнең истәлекләрен язып алды. Акциягә Әлшәй укучылары да кушылды.
Раевка 2нче урта мәктәбе укучылары Алена Кривошапко, Камила Дибаева һәм Виктория Булатова пионервожатыйлары Эльвира Мәкъсутова белән 96 яшьлек Шәмсулла Сәйфулла улы Төхвәтовта кунакта булды.
18 яшьлек егет армиягә Сарай авылыннан сугышка кадәр китә, чик буеннан ерак түгел Белоруссиядә Белосток шәһәрендә хезмәт итә.
-1941 елның 22 июнендә көндез мин ике мотоциклда автоматлы немец солдатларын күрдем. Бу вакытта без әле сугыш башланганын белми идек...” – дип искә ала бүген ветеран.
Төхвәтов артиллерия бригадасында снаряд ташучы була, аның батырлыгы турында наградалары: икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, “Батырлык өчен”, “Хәрби батырлыгы өчен” медальләре, Жуков медале һәм башкалар сөйли.
Ул Курск дугасындагы алышта, Смоленск янындагы бәрелештә, Ясско-Кишинев операциясендә, Югославия, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Дүрт тапкыр яралана.
Җиңү көнен өлкән сержант Австриядә, Градец шәһәрендә каршылый. 1945 елның 12 маенда якташыбыз совет гаскәрләренең союзниклар белән очрашуында катнаша.
-Тагын бер ел хезмәт иттем, яшь идем, шуңа җибәрмәделәр, туган ягыма 1946 елда гына кайттым, - дип сөйли фронтовик мәктәп укучыларына.
Сугыштан соң ул туган авылында колхозда эшли. Район үзәгенә күчеп килгәч, консерв заводында, җылылык челтәрендә, Пионерлар йортында, Раевка 2нче мәктәбендә мич ягучы булып хезмәт сала.
Шәмсулла Сәйфулла улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән алып Җиңү көненә кадәр барып җиткән яугирләрнең берсе. Батыр ветеран белән очрашу мәктәп укучыларында онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.
Үз хәбәрчебез.
Ш. С. Төхвәтов.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания «Әлшәй хәбәрләре» Копирование информации сайта разрешено только с пись менного согласия администрации.
|
2022-12-07T09:20:05Z
|
https://alshvesti-t.ru/articles/-mgyyat/2019-05-13/geroylar-bezne-arada-39123
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Барыбызгада мәгълүм булганча 2015 елның 23 мартыннан Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 465-р номерлы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә аерым карар чыкканчыга кадәр, янгынга каршы махсус режим кертелде.
❮
❯
Шулай булуга карамастан Балтач районы авыл җирлекләре территорияләрендә чүпләр яндыру, каралты-кура тирәләрендә төрле эшләнештә булган тимер мичләр кулану кабатланып тора. Шулай ук авыл җирлекләрендә каралты кураларга якын арага өелгән салам һәм печән эскертләре шул килеш тораллар.
Мондый хәл авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмаларның ферма территорияләрендә дә күзәтелә. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә печән һәм салам эскертләре корылмалардан 50 метр читтә куелырга тиеш булса да, рейдлар вакытында корылмалардан 3-4 метр ара калдырып өелгән эскертләргә тап булабыз. Коры, җилле көндә саксызлык белән ташланган тәмәке яисә бер шырпыдан никадәр матди зыян киләсен уйлап карасак иде.
Шулай ук басу кырларда, урман кырыйларында учак ягып ял иткән урыннар очрый башлады. Күп вакытта ял итүчеләр артларыннан җыештырып, учакны сүндереп китәсе икәнен оныталар. Ә янгынга каршы махсус режим вакытында кырда, урман кырыйларынд учак ягу гомумән тыела.
Якынлашып килүче 1нче һәм 9нчы май бәйрәмнәрендә халык ял итәргә табигать кочагына чыгарага гадәтләнде. Табигать кочагында ял итүчеләргә учаклар ягудан тыелып торырга киңәш итәр идек. Шулай ук бәйрәм вакытларында гадәткә кергән салют һәм «очкыч фонарьлар» куллану да катгый тыела.
«Очкыч фонарьлар»га килгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә аларны авыл һәм шәһәр җирлеге территорияләрендә һәм урманнарга 100 метрдан якын булган аралыкта кулланырга ярамый. Янгынга каршы махсус режим вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга административ кодексның 20,4 маддәсенең 2 пунктына нигезләнеп физик затларга 2000-4000 сум, вазыйфаи затларга 15000-30000 сум, юридик затларга 400000-500000 сум штраф каралган.
Балтач һәм Кукмара районара янгын күзәтчелеге бүлеге
Фото: http://zhukvesti.info/articles/detail/36886/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
|
2022-12-02T02:29:15Z
|
http://baltaci.ru/news/keshe-%D2%BB%D3%99m-zakon/rdif-htov-yangyinnardan-saklanyiyk
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
7-18 октябрьдә 73нче янгын часте саклаучы объектларында, "Нурлатнефть", "Татнефтеотдача"ның 2нче ЦДНГсыннан кызыксынган службалар белән берлектә рейдлар үткәрә.
❮
❯
Бу чараның төп максаты - ут белән эшләр оештырганда һәм алып барганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуларга юл куймау.
|
2022-11-30T07:10:53Z
|
http://nurlat-tat.ru/news/khbrlr/nurlatta-reydlar-uza
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
БАШ БИТ ЭЛЕМТӘ ЯЗЫЛУ ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК ЯЗЫЛУ ПУНКТЛАРЫ БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН МЕДИА-КИТ СӘХИФӘЛӘР "МАЯК"ка - 90 АВТОРЛАР БЕЛДЕРҮЛӘР ПРЕСС-КОНФЕРЕНЦИЯ «ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ
7 октябрь 2011 яңалыклары
Вниманию физических и юридических лиц!
Предоставляются в аренду земельные участки в Азнакаевском муниципальном районе РТ со следующими характеристиками: Разрешенное использование земельного участка: Для сельскохозяйственного производства (категория земель - земли сельскохозяйственного назначения) Наименование СП, в границах которого расположен земельный участок Кадастровый номер земельного участка Площадь, га Чубар-Абдулловское СП 16:02:14 03 05:490 8,0172 16:02:14 03 05:648 27,9256...
07 октября 2011, 16:43
311
0
0
Кешене эше данлый
Юбиляр Бу ел Зиннуровлар гаиләсе өчен истәлекле булды. Әле август аенда гына гаилә башлыгы, янгын хезмәтенең лаеклы ветераны Гомәр Ислам улы үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үткән иде. 21 октябрьдә инде тормыш иптәше Гәүһәр Габдулла кызы белән гаилә коруларының 35 еллыгын бәйрәм итәргә җыеналар. 1973 елда Тын океан флотында хезмәт...
07 октября 2011, 16:32
286
0
0
Студент, спортчы һәм гүзәл кыз
Бөтендөнья җәйге Универсиада-2013 флагы эстафетасында Азнакай кызы Эльза Ильясова да катнашты. Әлеге эстафета соңгы елларда Россиядә иң киң күләмле һәм студентларны берләштерүче проектларның берсе булып тора. Спорт ярышларының төп символы Уфа, Оренбург, Самара, Ульяновск, Саратов, Пенза, Саранск, Түбән Новгород, Чебоксар, Йошкар-Ола, Киров һәм Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре аша узды. Әтисе кебек...
07 октября 2011, 16:27
359
0
0
Безнекеләр бронза яулады
Узган атнада Яр Чаллыда ТР кубогына узган грек-рим көрәше буенча ярышта Азнакай егетләре бронза медаль яуладылар. Азат Авзалов (7 нче мәктәп), Тимур Шәйхуллин, Рузил Рәшитов (Әлмәт колледжы студентлары) өченче урынга чыктылар. Спортчыларны әзерләгән "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Шөһрәт Хәкимов та медаль белән бүләкләнде. Шәхси беренчелектә юниорлар арасында...
07 октября 2011, 16:25
306
0
0
Илшат икенче булды
"Татарстан Республикасы янгынга каршы 2нче федераль отряды" дәүләт учреждениесенең укыту-өйрәтү базасында республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге янгын сүндерү частьлары арасында гер спорты ярышлары узды. Анда катнашкан 52 кешенең барысы да ныклы хәзерлекле булуы, җиңүгә омтылышы белән аерылып торды. Безнең 24нче янгын часте спортчылары да яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. Янгын сүндерүче Илшат Шакиров үз...
07 октября 2011, 16:24
307
0
0
Онытылмас очрашу
Бәйге: «Туган ягым - элек һәм бүген» Бу фотосурәтне безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Зәкия апа Җәләлетдинова тапшырды. Cулда - укучылар һәм пионерлар йорты директоры Җиләк Айдагулова, методист Әминә Гарипова, уртада - Хәмбәл Харис улы Садыйков. 1958 елда Укучылар һәм пионерлар йортының элеккеге бинасында пионерларның Бөек Ватан сугышында катнашкан Хәмбәл...
07 октября 2011, 16:12
342
0
0
Ватылса – оста кирәк
Хатлардан юллар Әйе,авырсаң-табиб, ватылса - оста кирәк, дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр. Сүзем осталар турында иде. Без Гагарин урамы, 35 нче йортның 10 подъездында яшибез. 2008 елның декабреннән ваннада змеевик торбасының җылысы юкка чыкты. 4 ел шулай интектек, заявка бирә-бирә алҗып беттек. Ике авыру тәрбияләгәч, юындырыр өчен дә, керләр киптерү өчен...
07 октября 2011, 16:07
358
0
0
Әлкәйдә бәрәңге бәйрәме
Безгә язалар Узган елгы корылыктан соң әллә кайлардан кайткан бәрәңгене капчыклап алып ашадык. Ни дисәң дә үзебезнеке җанга ятышлы шул инде. Шөкер, быел бакчалардан мул уңыш җыеп алдык. Тансыклагангадыр инде, быел авылыбызда ел да уздырыла торган уңыш бәйрәме бәрәңгегә багышланды. Бәйрәм залы Зөлфия Салихова, Резеда Заһидуллина, Венера Газизҗанова, Гөлнара Низамова...
07 октября 2011, 16:03
410
0
0
Әти-әниебез белән горурланабыз
Гаилә Кәкре Елга авылында ут күршеләр булып яшәгән, яшьтән бер-берсенә гашыйк булып, гаилә корган Расиха һәм Камил Таҗетдиновларның бергә тормыш итүләренә 9 октябрьдә 55 ел тула. Әтиебез Камил 1930 елда Якты Юл авылында туа. Җиде сыйныфны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, Бөгелмә педагогия техникумына имтиханнарсыз кабул ителсә дә, тормышлары авыр...
07 октября 2011, 15:59
375
0
0
Яшьләргә рәхмәтлемен
Ярминкә кайтавазы Мин шәһәребездә ялгыз яшәп ятучы карчык. Кышка керер алдыннан районда үткәрелә торган көзге ярминкәләрне бик көтеп алам. Ни дисәң дә, ялгыз, олы яшьтәге кешегә дә бәрәңгесе дә, кишер-суганы, ит ишесе дә кирәк. Быел мондый ярминкәнең Өлкәннәр көненә атап, безнең өчен махсус әзерләнүенә күрше карчыклары белән сөенеп туя алмадык....
07 октября 2011, 15:53
291
0
0
Җан җылыбыз сезгә, өлкәннәр!
Декада бара Хөрмәтле укучыларыбыз! Белгәнебезчә, 1 октябрьдә һәр елны олылап Өлкәннәр көне уздырабыз. Бу уңайдан быел да районда декада игълан ителеп, өлкән яшьтәгеләргә һәр урында күптөрле чаралар оештырыла, аларга кадер-хөрмәт күрсәтелә, матди ярдәм ителә. Әйтергә кирәк, агымдагы елда алар аеруча колач алды, редакциягә килгән бәйрәм кайтавазы хатлары да әнә шуны...
07 октября 2011, 15:48
364
0
0
Күзәтчелек-кисәтү операциясе бара
Гыйнвар аеннан бирле республикада "Торак - 2011" күзәтчелек-кисәтү операциясе бара. Ул ике өлештән тора. Беренчесе 20 гыйнвардан 31 майга кадәр булса, икенчесе 1 сентябрьдән 25 декабрь арасында уза. Әлеге чара торак йортларда янгын чыгу һәм аларда кешеләрнең гомере өзелү куркынычын кисәтә. Статистикадан күренгәнчә, 2011 елның 7 аенда гына да Татарстанда...
07 октября 2011, 15:43
321
0
0
Ташламага ия 1340 кеше соцпакет алачак
Социаль ярдәм Акчалата компенсациядән баш тартып, социаль ярдәм алачак азнакайлыларның саны 1 октябрьгә 1340ка җитте. 3547 кеше тулаем хезмәтләр җыелмасыннан, 80е бушлай дарулар һәм шәһәр яны тимер юл транспортында йөрүдән, 23е бары тик дарулардан, ә 10сы дарулардан һәм санатор-курорт тәэмин ителешеннән, 315 кеше бушлай йөрүдән, 2се санатор-курорт дәвалануыннан һәм 86сы...
07 октября 2011, 15:40
329
0
0
Дәүләт ярдәме Программасында катнашучы гаиләләр игътибарына!
Торак алуда (төзүдә) дәүләт ярдәменә 1997 елдан гариза биргән гаиләләрнең "Яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме турында" ТР законы кысаларында Программада алга таба да катнашу мәсьәләсен карау өчен 2011 елның 10 ноябренә кадәр исәпкә алу һәм торак бүлү бүлегенә килүләре сорала. Килмәгән очракта, гаиләне Программадан төшереп калдыру мәсьәләсе тикшереләчәк....
07 октября 2011, 15:36
366
0
0
Иң яхшы профилактика – вакцинация
Белеп тор! Гриппка каршы вакцинация "Сәламәтлек" өстенлекле проект кысаларында, бушлай үткәрелә. Бүгенге көнгә булган барлык вакциналар да стандарт схема буенча кулланыла. Аларның иң кулай вакыты - сентябрь, октябрь, ягъни гадәттә грипп башланган декабрь-гыйнвар чорына кеше организмының иммун системасы ныгып өлгерергә тиеш. Гриппка каршы әлеге төп профилактикадан тыш, сезонлы салкын тию...
|
2022-11-27T18:39:14Z
|
http://aznakaevo-rt.ru/news/date/list/07-10-2011
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
БАШ БИТ ЭЛЕМТӘ ЯЗЫЛУ ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК ЯЗЫЛУ ПУНКТЛАРЫ БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН МЕДИА-КИТ СӘХИФӘЛӘР "МАЯК"ка - 90 АВТОРЛАР БЕЛДЕРҮЛӘР ПРЕСС-КОНФЕРЕНЦИЯ «ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ
18 октябрь 2011 яңалыклары
Гражданнарның ОМС өлкәсендә хокуклары:
-медицина оешмаларының бушлай медицина ярдәменә (мәҗбүри медицина иминиятенең база программасы белән билгеләнгән күләмдә РФның барлык территориясендә һәм территориаль программа белән билгеләнгән күләмдә полис бирелгән РФ субъекты территориясендә); -мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләре белән билгеләнгән тәртиптә гариза биреп иминият медицина оешмасын сайлауга; -календарь елы дәвамында 1 ноябрьдән дә соңга калмый яки яшәү...
18 октября 2011, 16:40
325
0
0
Бурычыбыз–иминиятчеләр хокукын яклау
Инде хәбәр ителгәнчә, "Маяк" газетасы редакциясендә "АК БАРС-Мед" иминият компаниясе ҖЧҖнең Азнакай филиалы директоры Светлана Шакирова һәм баш белгеч Рәмилә Миңнеханова катнашында "Туры элемтә" үтте. Әйтергә кирәк, азнакайлылар анда зур активлык күрсәтте. Сүз дә юк, компаниянең халык белән элемтәсе елдан-ел ныгу, диспетчерлык хезмәтеннән файдалануны киң пропагандалау, яңа төр хезмәтләр арту...
18 октября 2011, 16:36
299
0
0
Хәтер көне
14 октябрь көнне район-шәһәр Мәдәният йортында Казан ханлыгы җимерелүнең 459 еллыгына һәм аны саклап шәһит киткән ерак әби-бабаларыбыз рухына багышланган Хәтер көне үткәрелде. Аны районыбыз имам-мөхтәсибе хаҗи Әмирҗан хәзрәт ачты. Ул 1552 елда дәүләтчелегебезне яклаучылар рухына Коръән чыкты, вәгазь укыды. Бер минутлык тынлыктан соң, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә образында нәфис...
18 октября 2011, 16:33
454
0
0
Безне сусыз калдырмасыннар иде
Безнең Буралы авылында су бар барлыкка, әмма аның белән даими өзеклекләр туып тора (ике ел интегәбез). Инде су булды дип куанырга гына өлгермисең, берникадәр вакыттан аны өзеп тә куялар, хәзер инде электрдан ук аерганнар. Менә тагын тугыз көн суга (булмаса бер хәл иде) тилмерәбез. Дөрес, аның өчен түләү каралгандыр, башка...
18 октября 2011, 16:32
348
0
0
Алкоголь продукциясенә кертелде
2011 елның 22 июленнән көченә кергән 218 нче Федераль закон буенча сыра һәм аның нигезендә эшләнгән эчемлекләр алкоголь продукциясенә кертелде. Шулай итеп, алкоголь продукциясе әйләнешенә караган кайбер положениеләр хәзер бу төр продукциягә дә кагыла. Балалар, мәгариф, медицина, мәдәният оешмаларында, спорт объектларында һәм аларга якын территорияләрдә; барлык төр җәмәгатьчелек транспортында, тукталышларда,...
18 октября 2011, 16:30
304
0
0
Ир-егетнең бурычы – илне саклау
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсенең яшьләр үзәге хәрби комиссариат белән берлектә көзге чакырылышка багышланган хәрби-спорт ярышлары уздырды. Армия һәрчак ил сагында. Балигъ булган ир бала закон буенча хәрби хезмәт сафларына басарга тиеш. Элек-электән хәрбиләр зур абруй казанган, хөрмәтле кешеләр булган. ТРның Азнакай районы һәм шәһәре хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы...
18 октября 2011, 16:28
326
0
0
«Safira» club сезне көтә!
21 октябрьдә «Versal» клубының исемен «Safira»га алыштыру кичәсе узачак. Бу көнне сезне мавыктыргыч дискотекага чакырабыз. Сезне анда: - кар җиһаны; -мавыктыргыч бәйгеләр; - истәлек бүләкләре көтә. Кичә 18.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр өлкән сыйныф укучылары, ә инде 22.00 сәгатьтән 2.00 сәгатькә кадәр яшьләр өчен оештырыла. Рәхим итегез!
18 октября 2011, 16:25
369
0
0
Мөмкинлекләрдән файдалана белергә кирәк
17 октябрь көнне район Советының утырышлар залында ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин "Кече химияне үстерүнең төп юнәлешләре - хезмәттәшлеккә чакыру" дигән темага үзләрендә җитештерелгән продукцияне тәкъдир итү уздырды. Анда предприятие җитәкчеләре, эшмәкәрләр катнашты. Очрашу шәһәрдә һәм агросәнәгать комплексында яңа төр продукцияләр җитештерү белән...
18 октября 2011, 16:19
291
0
0
Тымытык белән Чалпы элемтәгә чыкты!
Узган атнада Тымытык һәм Чалпы авылларында файдалануга тапшырылган "Мегафон" компаниясе база станцияләренең ике антенна-мачта корылмасы 10 чакрым радиустагы торак пунктларын һәм "Яр Чаллы-Азнакай" трассасын югары дәрәҗәдәге сигналлар белән тәэмин итәчәк. Бу - әлеге авыллар халкы өчен дә, быел үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үткән район өчен дә истәлекле вакыйга. Хәзер...
|
2022-11-27T18:59:32Z
|
http://aznakaevo-rt.ru/news/date/list/18-10-2011
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
15 мартта көндезге сәгать 3тән 4кә кадәр шәһәрнең Чапаев урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлегенең җәмәгать кабул итүе пунктында (үзәк китапханә бинасы) шәһәр Советы депутаты Антон Александрович Трошин гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 8(85558) 7-30-94.
|
2022-12-08T06:12:22Z
|
http://zainsk-rt.ru/news/ya%EF%BF%BD%EF%BF%BDalyiklar/kabul-itlr-dvam-it4
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Урамда яңгырлы көз. Үсә төшкән балаларыбызны мәктәпкә озаттык, алар урынына икенчеләр - кечерәкләр килде. Бу чорда безнең "Рябинушка"да көзге бәйрәмнәр уздырыла. Әле күптән түгел генә нәниләр өчен беренче утренник булды. Балалар әти-әниләре каршында рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Алар янына кунакка әтәч, куянкай һәм эт баласы килгән иде. Кечкенәләр...
Урамда яңгырлы көз. Үсә төшкән балаларыбызны мәктәпкә озаттык, алар урынына икенчеләр - кечерәкләр килде. Бу чорда безнең "Рябинушка"да көзге бәйрәмнәр уздырыла.
Әле күптән түгел генә нәниләр өчен беренче утренник булды. Балалар әти-әниләре каршында рәхәтләнеп җырладылар, биеделәр һәм шигырьләр сөйләделәр. Алар янына кунакка әтәч, куянкай һәм эт баласы килгән иде. Кечкенәләр әкият геройлары белән онытылып уйнадылар, үзләре дә әле песи балаларына, әле кошларга "әверелделәр". Көзге әкият башка төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар янына да килде. Алар куянның туган көненә бардылар. Һәр бала да ниндидер әкият герое булып киенде. Аюлар куянны бал белән сыйладылар, төлке аның өчен балык тотты һәм җырлап күрсәтте, тиеннәр чикләвек алып килделәр. Куянкай янына кәҗә бәтиләре дә килеп китте. Куянкай исә кунакларына чәй эчертте.
Әкият азагында җәнлек-ләр аюны кирәкле азык запасын алдан, көздән үк әзерләп калдырырга кирәклеккә инандырдылар.
Соңыннан шат күңелле кәрлә балаларны көз нигъмәтләре белән сыйлады. Балалар биеделәр, рус һәм татар телләрендә җырладылар.
Реклама
"Рябинушка" балалар бакчасы балаларны тәрбияләүдә икетеллелекне уңышлы куллана. Көзге бәйрәмнәр барысы да мәктәпкәчә белем бирүгә карата куелган таләпләр нигезендә, яңалыклар кертеп уздырылды.
Әти-әниләр уллары һәм кызларының бакчага бер ел йөрү дәверендә ниләргә өйрәнүләрен күрделәр. Шушында ук балаларның рәсем, буяу, пластилин, балчык, кәгазьдән ясаган кул эшләре күргәзмәсе белән дә танышырга була иде. Алар табын янында әдәпле утырырга, дөрес сөйләшергә, киенергә дә өйрәнделәр - үсеп киттеләр.
|
2022-12-06T23:03:40Z
|
http://biektaw.ru/news/t%D1%92rbiya/balalar-bakchasyinda-kzge-kiyat
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Мьянма мөселманнарына рухи яктан гына түгел, матди һәм сәяси яктан да ярдәм күрсәтергә кирәк дип саный.
❮
❯
(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Мьянма мөселманнарына ярдәмне рухи яктан гына түгел, матди һәм сәяси яктан да күрсәтергә кирәк. Бу хакта бүген "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов хәбәр итте.
"Бу хәлләр безне дә куркыта, - ди Рушан Аббасов. - Интернет, социаль челтәрләр аша күреп торабыз. Әлеге котычкыч күренешләрне беркем дә тыныч кына күзәтми. Россиядә дә мөселман өммәтеннән булганнар, аларга җиңеллек сорап догаларлар кылып тора. Анда бик күп ятим балалар, фәкыйрь-мескеннәр бар. Аларга матди ярдәм күрсәтергә кирәк. Безнең хәйрия фондларыбыз, мәхәлләләр акча җыю мәсьәләләрен оештыра. Үзебезнең хәлебездән килгәнчә, ярдәм итәчәкбез. Ә сәяси якка килгәндә, бүгенге көндә бик күп митинглар уздырыла. Грозныйда 1 миллионнан артык халык җыелып митинг оештырган. Мәскәүдә рәсми рәвештә килешелмәгән митинглар уздырырга ярамый, әмма без Мәскәү хөкүмәте белән бу хакта сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Якын киләчәктә, Мьянмадагы коточкыч хәлләргә каршылык белдереп, канун нигезендә митинглар уздыра алабыз. Болгарда Ислам академиясен ачкан вакытта Равил хәзрәт Гайнетдин дә бу хакта хәбәр итте. Россия мөселманнары гына түгел, дөнья мөселманнары берләшеп бу мәсьәләне хәл итәргә тиеш. Безгә килгән мәгълүматлар буенча, Мьянма мөселманнарын торган җирләреннән куарга тырышалар. Алар кайбер вакытта качып китәргә дә мәҗбүр. Чын мәгънәсендә геноцид алымнары белән халыкны җәберлиләр. XXI гасырда мондый хәлне күз алдына китерергә дә куркыныч".
Хәзрәт сүзләренә караганда, Россия тарафыннан бер ай дәвамында гуманитар ярдәм күрсәтү эшләре карала. Россия мөселманнары 5 октябрьгә кадәр сәдакә, ягъни финанс ярдәм күрсәтүне оештырачаклар. Хәзерге вакытта ярдәмне юридик яктан дөрес итеп оештыру мәсьәләләре тикшерелә.
|
2022-12-07T00:30:27Z
|
http://saba-rt.ru/news/radio-ham-tv-yanalilari/myanma-mselmannaryina-karata-genotsid-metodlaryi-k
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Белгородта IX Студентлар спорты фестивале тәмамланды. Фестивальдә 29 төбәк командасы катнашты, 800 дән артык катнашучы җыелды. Иң көчле спортчыларны тугыз төр программа ачыклады. Татарстан Республикасыннан Фестивальдә Казан федераль университеты студентлары катнашты. Безнең спортчылар биш төр программада катнашты.
Йөзү һәм шахмат ярышларында КФУ югары нәтиҗәләргә иреште. Яр Чаллы институты студенты Дмитрий Чувилькин ярышларның инде беренче көнендә үк 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә алтын медаль яулады. Әмма суммар күрсәткече нәтиҗәләре буенча безнең йөзүчеләр лидерлар өчлегенә керә алмады. Йомгаклау: йөзү буенча безнең команда бишенче урынга лаек булды.
КФУның ир-атлар җыелма командасы баскетболда да лаеклы чыгыш ясадылар. Егетләр 5 уенны отып, бары тик берне генә оттырдылар, ләкин бу җиңелү йомгаклау нәтиҗәсендә чагылды. Әлеге җиңелү 1/8 финал стадиясенә туры килде, анда безнең спортчылар 9 урынны алды.
Гер күтәрү спортының бердәнбер вәкиле – Илнур Хәкимов (ИФМиБ) шәхси рекордын куйды. 93 тапкыр күтәреп, югары көндәшлек аркасында, ул бары тик 7 нче генә булып калды.
Безнең университет студентлары шахмат ярышларында тарихи нәтиҗәгә иреште. Беренче тапкыр бөтенроссия ярышларында Казан федераль университеты җыелма командасы 1нче урынны алды: Алмаз Куликов, Тәлгать Сайранов (икесе дә ИМиМ), Альбина Бакунина һәм Раилә Мөхәммәтгалиева (икесе дә ИВМиИТ). Икенче урынны Себер федераль университеты (Красноярск шәһ.) вәкилләре яулады, ә өченче – Милли тикшеренү университеты «Югары икътисад мәктәбе» (Мәскәү). Моннан тыш, Раилә Мөхәммәтгалиева шәхси зачетта көмеш медальга лаек булды.
|
2022-12-07T13:14:57Z
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/berenche-tapkyr-b-tenrossiya-yaryshlarynda-kfu-komandasy-1-nche-urynny-aldy/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
18 сентябрь көнне Кукмара мәдрәсәсендә быел укырга керүчеләр өчен беренче оештыру җыелышы үткәрелде. Мөселманнарның күркәм гадәте буенча җыен Коръән укып дога кылудан башланды. Аннары Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев чыгыш ясады. Мәдрәсәнең 1 нче курсына кабул ителгән шәкертләрне котлап, ул болай диде: “Бүген сезнең өчен беренче нәсыйхәтләр тыңлап, олы, нурлы Гыйлем юлына керүгә хәер-фатиха алу көне. Дини белем дөньясына аяк басу – олы һәм бик әһәмиятле вакыйга ул. Шул уңайдан сезне барчагызны да ихлас котлыйм! Файдалы, бәрәкәтле, бу дөнья һәм ахирәт өчен бик кирәкле белемнәрне үзләштерүдә Аллаһы Тәгалә сезгә Үзе ярдәмче булсын”.
Татарстан мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан ел саен игълан ителә торган “Без экстремизмга каршы” айлыгы кысаларында, мәдрәсәнең яшь мөгаллиме Алмаз Гусев «Ислам терроризмга чакырамы?» дигән темага чыгыш ясады. “Ислам” сүзенең тамырында “тынычлык, иминлек” мәгънәләре ятканын билгеләп үткәннән соң, Алмаз хәзрәт Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән дәлилләр китереп, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең төп миссиясен искә төшерде. Ә ул хакта Аллаһның соңгы илчесе болай дигән: “Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем”. Шулай ук “мөселман ул башкаларга кулы һәм теле белән зыян китермәүче кешедер” дигән хәдис тә ислам дине башкаларга начарлык эшләүдән тыйганын белдерә. “Маидә” сүрәсенең 32 нче аятендә Аллаһы Тәгаләнең: “Кем хаксыз рәвештә гаепсез кешене үтерсә, җир йөзендәге барлык кешеләрне үтергән кебек гөнаһлы булыр” дигән нәсыйхәте дә лекция темасында куелган сорауга төгәл һәм анык җавап булып яңгырады.
Мәдрәсәнең уку-укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов гыйлем алу фазыйләтләренә багышланган вәгазь сөйләде, мөгаллимә Катифә абыстай Низамиева исә быел укырга кергән хатын-кызларга киңәш-теләкләрен җиткерде.
Ахырда мәдрәсә мөдире Ришат хәзрәт Курамшин быел мәдрәсә коллективы 25 нче уку елын башлап җибәргәнен әйтеп, мәдрәсә тарихы һәм эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат бирде, уку-укыту программасы белән таныштырып, шәкертләргә аны үзләштерүдә уңышлар теләде. Җыелыштан соң мөгаллимнәр киңәшмәсе үткәрелде.
|
2022-12-04T13:09:34Z
|
https://medrese.kukmara.ru/blog/2022/09/18/%D0%BA%D1%83%D0%BA%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B0-%D0%BC%D3%99%D0%B4%D1%80%D3%99%D1%81%D3%99%D1%81%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D3%99-25-%D0%BD%D1%87%D0%B5-%D1%83%D0%BA%D1%83-%D0%B5%D0%BB%D1%8B-%D0%B1%D0%B0%D1%88%D0%BB/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Ишембай районында полиция хезмәткәрләре һәм тикшерүчеләр кеше урлау вакыйгасы хәл-шартларын ачыклый. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, 20 яшьлек кешене ике атнадан артык узенең танышлары урлап тоткан һәм җәзалауга дучар иткән.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, полициягә Ишембайда яшәүче 20 яшьлек кеше мөрәҗәгать иткән. Аның сүзләренә караганда, якынча бер ел элек ул 33 яшьлек дустыннан ике мең сум акча алган һәм финанс кыенлыклары аркасында кире кайтара алмаган. Әмма бер ел эчендә ике мең булган бурыч 25 мең сумга әверелгән.
Аны июль азагында ук кыйный башлыйлар. Берничә атна узгач, 23 һәм 33 яшьтәге ике танышы, үтерү белән куркытып, аны машинада Агыйдел ярына алып китәләр һәм тәнен пешереп, җәрәхәтләр ясыйлар. Урлаучылар үз корбаннарыннан 25 мең сум акча таләп итә, тик 20 яшьлек егетнең андый суммасы булмый. Зыян күрүчене елга янында төрле җәрәхәтләр белән калдырып китәләр. Ул чакта бичара егет өенә кайтып җитә, әмма ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итми. Берничә көннән соң хәл кабатлана, зыян күрүче ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була.
Шикләнелүчеләр тоткарлана һәм үз гаепләрен таный.
Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсе тарафыннан җинаятьчеләргә карата "алдан сүз куешып, көч кулланып, төркем тарафыннан кылынган акча таләп итү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Автор:Резида Валитова
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Абзан шарлавыгы янында глэмпинг барлыкка килде
30 градуска кадәр суытачак диләр...
Томаудан ничек котылырга?
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».
|
2022-11-30T05:03:05Z
|
https://kiziltan.ru/articles/khokuk/2022-09-13/keshe-zalauchy-ze-kesheme-so-2946633
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Шушы елны гына кабул итегән тагын бер закон җирлегебездә тулы куәтенә эшләп килә. ДАИ штрафлары 10 меңнән артып киткән шоферларның машина йөртү таныклыклары гамәлдән чыгарыла.
❮
❯
Шушы көннәрдә 3 мөслимле "права"лары белән саубуллашты. "Таныклык бурычлар тулысынча түләнгәч кенә янәдән гамәлгә кайтарыла", - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов.
|
2022-12-06T03:17:07Z
|
http://muslumirc.ru/news/stati/shtrafnyi-vakyityinda-tlmgn-3-rayondashyibyiz-prav
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
БАШ БИТ ЭЛЕМТӘ ЯЗЫЛУ ГӘҖИТ - ШӘП БҮЛӘК ЯЗЫЛУ ПУНКТЛАРЫ БАСМА ПРОДУКЦИЯ САТУ БЕЗНЕҢ ПОЧТАЛЬОН МЕДИА-КИТ СӘХИФӘЛӘР "МАЯК"ка - 90 АВТОРЛАР БЕЛДЕРҮЛӘР ПРЕСС-КОНФЕРЕНЦИЯ «ГӨЛСТАН» БЕРЛӘШМӘСЕ
ҖӘМГЫЯТЬ
Онытмадык сине, училище!
ИА "Татар-информ", 11 апрель 2012 - 07:01
376
0
0
1897 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ул чорда Казан губерниясе халкының 17,9 проценты гына укый-яза белгән. Совет власте Россиядә наданлыкны бетерү эшенә керешә. Бөгелмәдә моннан 80 ел элек ачылган педагогик училище - әнә шул агарту эшчәнлегенең бер җимеше. Укытучылар хәзерләү учагын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт иттеләр....
1897 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча ул чорда Казан губерниясе халкының 17,9 проценты гына укый-яза белгән. Совет власте Россиядә наданлыкны бетерү эшенә керешә. Бөгелмәдә моннан 80 ел элек ачылган педагогик училище - әнә шул агарту эшчәнлегенең бер җимеше.
Укытучылар хәзерләү учагын тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә хезмәт иттеләр. Мәсәлән, училищега 1944 елда укырга кергән Тымытык районының Кызыл Йолдыз авылы егете Салихҗан Сәлимҗанов Тувага эшкә җибәрелә һәм гомер буе шунда тырыш хезмәт куя.
Аның курсташы - Буралы авылыннан Зәмзәмия Сөләйманова туган авылына мәктәпкә кайта, аннан озак еллар балалар бакчасы белән җитәкчелек итә. Алар белән бергә Үрнәк авылыннан Шамил Нуриев, Камышлыдан Мөгамбәр Галимов, Актүбәдән Фоат Уразгильдин да шушы училищены тәмамлыйлар. Сугыш тәмамланган елны районыбыздан укырга керүчеләр шактый була. Алар соңыннан барысы да мәгариф өлкәсендә тырыш хезмәт куйдылар.
Бөгелмә педагогия училищесын танылган язучы Хисам Камалов, дипломат Вахит Юнысов, озак еллар Әлмәт мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән РФнең атказанган укытучысы Заһит Гамиров та тәмамлый.
Үзем укытучы булып эшләп, тәҗрибә туплый башлагач кына мин биредәге укытучыларның олы җанлы, кешелекле, үз һөнәрләренә чын күңелдән бирелгәнлекләрен аңладым. 16-17 яшьлек егет-кызларның шуклыклары да булгандыр, әмма укытучылар тарафыннан бер генә авыр сүз дә ишетмәдек. Без аларны апа, абый дип йөртә идек. Тарих укытучысы Галиев абый соңгы курсларда безнең класс җитәкчесе булды, бик тә үз кешегә әйләнде. Педагогика фәнен укытучы Шаһиев абый һәрчак уен-көлке белән сөйләшер иде. География укытучысы Вәлиева апа җитдилеге, таләпчәнлеге белән истә калган. Иң йомшак күңеллесе Галиева апа булгандыр. Мин аны бүген дә җылы хисләр белән сагынып искә алам.
Ул чагында уку алдынгылары училищега имтиханнарсыз кабул ителәләр иде. 120 урынга отличниклардан гына да 200 дән артык гариза кергән. Кабул итү комиссиясе барыбыздан да татар теленнән сынау алырга булган. 25 августта без диктант язарга килдек. Һәрберебезне аерым парталарга утырттылар. Галиева апа ни өчендер кагыйдә буенча бер урында басып кына түгел, ә рәтләр арасыннан йөреп әйтеп яздырды диктантны. Минем кырдан узганда ул ике сүз арасына нинди тыныш билгесе куярга кирәклеген әйтте. Әмма берничә тапкыр текстны укып чыккач, мин ул билгене куймаска булдым. Имтихан сәгате чыккач, ул нәтиҗәләрнең иртәгә иртән генә билгеле буласын әйтте. Кайтыр юл ерак, мин биредә генә көтеп торырга булдым. Бер-ике сәгатьтән соң Галиева апа ишектән чыкты һәм мине күреп:
-Нишләп утырасың монда? - дип сорады.
-Нәтиҗәне көтәм, - дидем.
-Иртәнгә кадәрме?
-Әйе.
-Кичә кайда кундың?
-Салам эскертендә.
-Кайдан соң син?
-Тымытык районы Буралы авылыннан.
-Сезгә ничә чакрым?
-Ат белән 60, җәяүләп - 80.
Ул кире кереп китте һәм бераздан чыгып:
-Менә нәрсә, тыңлаусыз егет, син училищега кабул ителдең, котлыйм! 1 сентябрьдә укырга кил! - диде.
Директорыбыз Салих Абдуллин турында да берничә сүз әйтәсем килә. Ул чагында училище утын ягып җылытыла иде. Кышкы бер салкын көндә директорыбыз мине 5 малай белән урманга утын хәзерләргә җибәрде. Урманчы күрсәткән 36 агачны кисеп-турап алып кайттык. Авыр булса да, түздек. Салих абыйга һич үпкәм юк, рәхәт тормыштан безне урманга җибәрмәгәндер инде ул.
Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлаучылар педагоглары наказын үтәп, халык арасында аң-белем таратуда үзләреннән зур өлеш керттеләр, илебез дөньяда иң укымышлы илгә әверелде.
Шакирҗан Хисамиев, училищеның 1948 елгы чыгарылыш укучысы, халык мәгарифе отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, СССР мәгариф министрлыгының Н.Крупская исемендәге премиясе лауреаты, сугыш һәм хезмәт ветераны
|
2022-11-29T13:26:24Z
|
http://aznakaevo-rt.ru/news/%EF%BF%BD%EF%BF%BD%EF%BF%BD%EF%BF%BDmgyiyat/onyitmadyik-sine-uchilische
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала. Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни,...
Ямьле җылы җәйләр үтүгә, мул уңышын кәрзиненә тутырып, алтын көз килә. Яз утыртып, җәен үстереп, көз айларында җыелган уңыштан озын кыш көннәрендә, рәхәтләнеп тәмле ризык пешереп, кунактан кунакка йөрергә генә кала.
Әйе, үткән гасырда әби-бабаларыбыз нәкъ шулай иткән. Көзге эшләр беткәч кенә кызларын "утырмага" җибәргәннәр, олылар "йон тәгәрәтергә", ә әти-әни, пар атларын чанага җигеп, туганнарга "ит ашарга" йөргәннәр.
Төрле милләтләрдә үзләренә генә хас булган, буыннан буынга күчеп килә торган йолалар, әйтемнәр, юраулар бар.
Агымдагы ел "Тарихи-мәдәни мирас елы" булганга, еллык планны да күбрәк тарихка, фольклорга басым ясап төзедек. Китапханәләрдә мәдәни чаралар уздырганда "Казан Кремле", "Биектау - туган төбәгем", "Ерак илләрнең кайтавазы", "Болгар иленә сәяхәт" дип аталган китап күргәзмәләре оештырылды.
Өлкән буынның гореф-гадәтләре буыннан буынга күчсен өчен ел дәвамында фольклор уеннардан, җыр-биюләрдән төзелгән "Аулак өй", "Кич утыру", "Кичке уен" исемле күңел ачу кичәләре оештырылды. Биектау үзәк мәдәният йортында район күләмендә "Тарихи-мәдәни мирас елына" багышланган фольклор фестивале уздырылды. Һәр мәдәният йорты үзенчәлекле программа әзерләде. Без, Әлдермеш авыл җирлегенә кергән ике китапханә, ике мәдәният йорты һәм музей хезмәткәрләре, бу фестивальгә "Килен төшерү" йоласын әзерләдек. Һәм шул күренеш белән алдынгы урынны яуладык.
Җәй айларында гөрләтеп Сабантуйлар уздырсак, урак өстендә игенчеләребезнең, ындыр табагында тир түгүчеләрнең авыр хезмәтенә көч өстәп, агитбригадалар оештырдык.
Өлкәннәр көненә багышлап оештырылган мәҗ-лескә "Туган авылым" чакырды. Барлык игенчеләрне һәм ындыр табагында эшләгән кешеләрне күңелле ял кичәсенә чакырганнары өчен җи-тәкчеләребезгә рәхмәт. Ә авыл мәдәният йортына Өбрә, Сая, Әлдермеш әби-бабайларын җыеп, күңелле концерт программасы оештырдык. Мәктәп һәм балалар бакчасы коллективлары, чәй табыны әзерләп, күптән күрешмәгән өлкәннәрне чакырды. Олы яшьтәге әби-бабайларыбыз рәхәт-ләнеп бергә колхозда эшләгән яшь чакларын искә алып, без, мәдәният хезмәткәрләренә һәм автобус белән тәэмин ит-кән өчен авыл җирлеге җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, бүләкләр белән кайтып киттеләр.
Көзге җил, алтын яфракларына төреп, Сөмбелә кызын алып килде. Бу бәйрәмдә өч яшьлек сабыйдан алып, өлкәннәргә кадәр бик теләп катнаштылар. Чөнки "Көзге бал"га Сөмбелә кыз бик күп күчтәнәчләр алып килгән иде. Балалар бакчасына йөрүче балалар бәйрәмебезне шигырьләр белән башлаган булса, өлкән сыйныф кызларыбыз дәртле биюләр белән тәмамладылар. Бәйрәм чыннан да күңелле үтте, уен-бәйгеләр, җыр-биюләр булган җирдә кайчан күңелсез булганы бар соң!
Фольклор темасына әй-ләнеп кайтыйк әле.
"4 нче ноябрьдә 19 сәгатьтә Әлдермеш авылы мәдәният йорты "Килен төшерү" йоласын карарга чакыра" дип язылган белдерүне укыган һәр кеше, бу нинди тамаша икән, дип кызыксынып килде. Олысы да, кечесе дә мәдәният йортына агылды - зал тамашачылар белән шыгрым тулды.
Бу бик куанычлы күренеш, чөнки сәхнәдә күргән йоланы 5 яшьлек бала тагын 65 ел исендә тотачак, кирәк булса, кулланачак. Без, "Сәйлән" фольклор төркеме, "Килен төшерү"нең бөтен нечкәлекләрен өйрәндек, шуннан соң гына тамашачыга тәкъдим иттек.
Авыл өенең ишегалды. Килен төшәсен ишетеп, бөтен авыл халкы җыелган, яшь кызлар, күңел-ләрне җилкендереп, татар халык биюләрен башкаралар.
Тамаша залын яңгыратып, кызлар, малайлар туй кайтасы капка төбенә йөгерәләр.
- Кайталар, кайталар, каршы алыгыз!
Сәхнәгә чигелгән ап-ак тыш кидергән, каз мамыгы тутырылган йомшак мендәр, бал-май белән касә тотып, булачак кайнана белән кайната чыга. Дугасына чиккән кызыл сөлге урап, җиз кыңгырау чыңлатып, "туй атына" төялеп, сандык-бирнәләрен күтәреп, туйчылар керә.
Тамашачылар боларны алкышлар белән басып каршы алдылар. Сыздырып уйнаган гармун тавышын ишетүгә, күп апалар күзләреннән чыккан яшьләрне сиздерми генә сөртеп алдылар.
Кәләш, әти-әнисе каршына килүгә, ап-ак мамык мендәргә баса. Исәнләшү билгесе итеп:
- Исәнме, әни, сиңа бүләк итеп шушы ак шәлне алып килдем. Безнең араларыбыз да шушы шәл шикелле ак булсын, кара таплар төшмәсен, - дигән сүзләр белән ак ефәк шәлне кайнанасының иңенә салды.
- Исәнме, әти, күрешү бүләге итеп сиңа үзем чиккән укалы түбәтәй алып килдем, - диеп, кайнатасына түбәтәй кидерә.
- Нәни кызчык сеңлемә (егетнең сеңлесенә) - чигелгән кулъяулык.
Кияү дә бүләксез түгел, кесәсеннән кызыл саплы пәке алып, киленнең энесенә бүләк итә. Ә инде бирнә сандыгын ачуга, аннан Сабантуй батырына чиккән сөлге, ашъяулыклар, намазлыклар, дисеңме - әллә ниләр килеп чыга.
Кайнана, теләкләр теләп, яшьләргә "бусаганы" атлап керергә куша.
- Балакаем, кадерле киленем бул, шушы бусаганы атлап керүгә, "таш бул" - бергә-бергә тигезлектә яшәргә язсын.
Яшьләр өйгә кереп китүгә, кунаклар кодагыйның күчтәнәченнән авыз итәләр. Күчтәнәч ашъяулыкка төрелгән, аны ике як әти-әни теләк теләп ачалар. Такмак әйтешеп, җырлап-биегәннән соң, авыл яшьләре яшь киленне "су юлын" күр-сәтергә чишмәгә алып китәләр.
Бу тамашада 20 ләп кеше катнашты. Форсаттан файдаланып, барлык укучыларга, үзешчән артистларыбызга олы рәхмәтемне белдерәм. Һәм шулай бергә-бергә тагын да күңелле тамашалар әзерләргә насыйп булсын. Тамашачыларга Усад авылы мәдәният хезмәткәрләре баянчы Я.Сабиров, Т. Вәлиуллина, Р.Каюмова чыгышы бигрәк тә ошады. Әлдермеш авылы халкы исеменнән аларга зур рәхмәт.
Бәйрәм кичәбезне "Тарихи-мәдәни мирас елы"на багышланган мәдәни чараларда актив катнашканнары өчен" дигән Мактау грамоталары белән бүләкләп тәмамладык.
|
2022-11-29T15:06:35Z
|
http://biektaw.ru/news/mdniyat/avyildashlarnyi-senderep-torabyiz
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Социаль яктан бик күп мөһим объектлар - балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт заллары һәм мәйданчыклары, мәдәният йортлары ачу Татарстан Республикасы көненә бүләк булды. Бу мәсьәләдә безнең Биектау районы да калышмый. Шушы көннәрдә авыл халкы, шулай ук бөтен район яңа йортларга һәм учреждениеләргә күчүне бәйрәм итте. Айбашта мәдәният йортын ачу...
❮
❯
Социаль яктан бик күп мөһим объектлар - балалар бакчалары, мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, спорт заллары һәм мәйданчыклары, мәдәният йортлары ачу Татарстан Республикасы көненә бүләк булды.
Бу мәсьәләдә безнең Биектау районы да калышмый. Шушы көннәрдә авыл халкы, шулай ук бөтен район яңа йортларга һәм учреждениеләргә күчүне бәйрәм итте.
Реклама
Айбашта мәдәният йортын ачу тантанасында "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Бәйрәмгә Айбаш авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр дә килде. Биектау артистлары еракта урнашкан авыл өчен озак көтелгән вакыйганы җырлары һәм гармуннарда уйналган дәртле көйләре белән билгеләп үттеләр.
|
2022-12-08T16:33:29Z
|
http://biektaw.ru/news/stroitelstvo/aybashta-mdniyat-yortyi-achyildyi
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышлап, Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең Низами Ганҗәви исемендәге Әдәбият институты бәһаләп бетергесез зур бүләк әзерләгән. Шушы көннәрдә Бакуда И.Габиббәйле һәм И.Османлы тарафыннан язылган «Тукай һәм Азәрбайҗан» (Баку: Гыйлем вә тәхсил, 2021.536 б.) китабы нәшер ителә.
Әлеге китапның авторлары – Азәрбайҗан Милли гыйлемнәр академиясенең вице-президенты, академик, Россиядә дә, төрки дөньяда да билгеле, күренекле әдәбият галиме Иса Габиббәйле һәм азәрбайҗаннар татар тамырлы галим буларак хөрмәт итә торган, борынгы һәм Урта гасыр төрки әдәбиятлар белгече Исмехан Османлы. Аларга бу игелекле эшләре өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман.
Ике телдә – азәрбайҗан һәм рус телләрендә язылган китапта Габдулла Тукайның Азәрбайҗан вакытлы матбугаты, әдәбияты, аерым шәхесләр белән мөнәсәбәтләре, шулай ук Тукай әсәрләренең һәм мирасының тугандаш илдә ничек өйрәнелүе,саклануы мәсьәләләре күтәрелә. Хезмәт өр-яңа тарихи, мәдәни мәгълүматларга бай, ул Татарстандагы Тукайны өйрәнү фәнендә моңа кадәр аз билгеле чыганакларны фәнни әйләнешкә кертә.
Чыганаклар дигәннән, китапта кулланылган әдәбият исемлегендә азәрбайҗан телендә – 140, русча – 77 һәм татарча – 38
хезмәт китерелгән. Шулардан, азәрбайҗан телендә нәшер ителгәннәре татар укучысына бөтенләй диярлек мәгълүм түгел.
XX гасыр башы матбугатын күзәткәндә, китапта көтелмәгән нәтиҗәләр хасил була. Тукайның төрки дөньяда мәшһүр вакытлы матбугат басмалары («Тәрҗеман» (Бакчасарай), «Җөмһүрият»
(Париж), «Төрек» (Каһирә), «Төрек йорды» (Истанбул), «Каракүз» (Истанбул) һ.б.) белән бәйләнешләре, аның иҗади фикерләвенә, мәдәни мохиткә азәрбайҗан язучылары һәм журналистлары нә-
шер иткән «Иршад», «Фиюзат», «Икъбал», «Тәкаммел» һ.б.ның тәэсире мәсьәләсе, татар галимнәре тарафыннан кагылып-кагылып үтелсә дә, бүген әле үз тикшеренүчесен көтә. Әйтик,
Уральскидан Казанга килгәндә, Тукай «Молла Насретдин»нең укылган саннарын үзеннән калдырмаган. Яки «Молла Насретдин», «Хәят» традицияләре 1905 елдан соң кинәт күтәрелгән татар
сатирик басмалары «Уклар», «Ялт-йолт», «Яшен» һ.б. эчтәлегендә, бизәлешендә аермачык сизелеп тора. Тукай иҗатында төрки дөньяның мәгълүм каләм әһелләре, бигрәк тә Мирза Алиәкбәр Сабир, Җәлил Мамедгулузадә кебек шәхесләр
фикерләре белән «сөйләшү»-диалог та үзара багланышларның без күзаллаганнан тирәнрәк, куәтлерәк булганлыгы турында
сөйли. Яшь Габдулланы «Шәркый рус», «Хәят», «Тәкаммел» һ.б. басмалар белән танышу әдәбиятка, журналистикага тартты, диюләре белән (511 б.) хаклы булган хезмәт авторларының «Молла Насретдин» журналы татар шагыйренең сатирик фи-
керләү осталыгын формалаштырды дигән сүзләре белән дә килешмәү мөмкин түгел. Мондый сәхифәләр татар һәм азәрбайҗан
багланышларын яңадан өйрәнергә, ХХ йөз башындагы тарихи-мәдәни яңарышка төрки дөнья киңлегендә әйләнеп кайтырга
кирәклеген искәртә.
Шул ук вакытта хезмәт авторлары һәр талант иясенең мөстәкыйльлеген, кемнеңдер йогынтысы астында түгел, үз
фикер-карашларын дөньяга чыгарып иҗат итүен дә һәрдаим ассызыклап баралар.
1906-1917 елларда Тифлистә нәшер ителгән газета-журналларның саннарын, аларда басылган яки андагы материалларга җавап итеп язылган Тукай әсәрләрен тик-
шереп, И.Габиббәйле һәм И.Османлы әле бүген дә Тукай историографиясендә яшәп килүче кайбер хаталарга да игътибар итә.
Хезмәт татар фәнендә шактый өйрәнелгән дип саналган чор – ХХ йөз башы Казан тормышы хакында да гаять кызыклы мәгълүматлар бирә. Аерым алганда, китапта бүлекчәләр багышланган азәрбайҗанлы Казан университеты студентлары Мир Идаят бәк Сәитов, Рәхим бәк Мәликов, Алиаббас Кадыймовлар, аларның татар зыялылары белән бәйләнешләре, Тукай белән фикер-карашлар уртаклыгы – гомуми иҗтимагый-сәяси тормыш, мәдәният, сәнгать картинасына яңа бизәкләр өсти. Әйтик, совет чорындагы тайпылышлардан соң без бүген сакланыбрак карый торган Хөсәен Ямашев эшчәнлеге, революцион-демократлар даирәсе турындагы күзәтүләр дә әлеге
мәсьәләдә идеологик өстәмәләрдән арынып, милли иҗтимагый-мәдәни күтәрелеш күзлегеннән карау кирәк түгелме дигән сорауны калкуландыра.
Иң тәэсирле бүлекләрнең берсе азәрбайҗаннарның күренекле җәмәгать эшлеклесе, табиб һәм драматург Нариман Нариманов
турында сөйли. Анда Тукайның ике айлап Әстерханда яшәгән вакытына җентекләп тукталына, төрле катлау кешеләре белән
аралашулары хакында мәгълүмат шагыйрьнең сәяхәтен яңа яклардан ачып җибәрә.
Хезмәт авторлары бу ике шәхеснең тарихи очрашуын аларның биографиясендә иң якты мизгелләрнең берсе дип, дуслыкла-
рын исә татар һәм азәрбайҗан халыклары арасындагы дуслык-туганлыкны тагын да ныгытучы бер фактор итеп карыйлар.
Хезмәттәге тагын бер бик мөһим мәсьәлә – Азәрбайҗанда Тукай историографиясе. Аңа «Азәрбайҗанда Габдулла Тукай
әдәби мирасын өйрәнү һәм бастырып чыгару» дип аталган бүлек багышланган. Анда Тукайга кагылышлы махсус эзләнүләр алып
барган профессорлар Пәнах Хәлилов, Азиз Шәриф, Азиз Мирәхмәдов, Мәмәд Араз, Манзар Ибраһимова, Вилаят Гулиев, Манзар Хәсәнова, Паша Кәримов, Низами Тагисой, Алмаз Үлви, Ариф Мәмәдов, Эшканә Бабаева, шагыйрь һәм тәрҗемәчеләр Хәлил Рза Олытөрк, Анар, Рәмиз Әскәр, Хураман Һүммәтова, Сабир Рөстәмханлы, Мәмәд Казыйм һ.б. бик күп зыялыларның шушы олы эшкә керткән өлеше анализлана. Бу материал Азәрбайҗанда Тукайны өйрәнү фәненең барлыгын, зурлыгын дәлилли. Шул ук вакытта аларның исемнәре хәтта «Тукай энциклопедиясе»ндә дә булмау Татарстанда да хезмәтләрен таныту, аларны уртак Тукай фәне кысаларында карау
кирәклеген дә искәртә.
«Азәрбайҗан матбугатында Габдулла Тукайның үлеменә мәрсияләр», «Габдулла Тукайның вафатыннан соң Азәрбайҗанда
аның истәлеген ныгыту чаралары» дигән ике бүлек, бер яклап, бөек шагыйребезгә төрки халыкларның мөнәсәбәтен тагын да
тулырак күрсәтеп бирсә, икенче яктан, төрки дөньяның бердәмлеген, үзара аңлашып, бер-берсенә ярдәм итеп һәм хөрмәт күрсәтеп яши белүен раслый. Кызганычка каршы, хезмәттә үзара бәйләнешләрнең совет чорында (бигрәк тә 1920-1950 еллар-
да) бик нык юкаруы, өзелү чигенә җитүе дә ассызыклана. Бу материалда 1991 елдан мөстәкыйльлек юлына чыккан Азәрбайҗанда татар халкы мәдәниятенә игътибарның
кабат үсүе дә аермачык күренеп тора. Шуның белән китапның язылу, басылу максаты да яңа яктан ачылып китә: әйтерсең лә, ХХ йөз башындагы уртак омтылышларны, бердәм иҗтимагый-мәдәни хәятны һәм алгарышны, шәхесара мөнәсәбәтләрнең
тирәнлеген күрсәтеп, галимнәр фәндә үзара хезмәттәшлеккә, алгарыш юлы буйлап бергәләп хәрәкәт итәргә чакыралар. Без дә
|
2022-12-09T01:36:17Z
|
http://kazanutlary.ru/j-archive/journal-materials/2021-4/tukay-yubileena-kyymmtle-blk
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
(Казан, 20 октябрь, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов, Гөлүзә Гыймадиева). “Ялкын” журналы баш редакторы, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында бүгенге заман шигърияте, иҗат ияләренә хакимият ничек ярдәм итәргә тиешлеге, бүгенге шигърияттә ни сәбәпле бәхетсез мәхәббәт темасының еш кабатланган тема булуы, шагыйрьләрнең шигърияткә ни сәбәпле дулкын булып килүе турында сөйләде.
“Ни өчен без буын булып күренәбез?”
- Йолдыз, элек тә шулай булган, хәзер дә шулай кебек - шигърияттә шагыйрьләр дулкыннар кебек килеп керә. Ул илдә барган процессларга бәйлеме әллә аерым шәхесләргәме?
- Тегесе дә бардыр, монысы да. Ниндидер тарихи чорлар кешеләрне үз сүзләрен әйттерергә мәҗбүр итәдер, барыбер. Бәлки шуңа иҗатка буынлап киләләрдер.
Ләкин ул барыбер эзлекле процесс. Бер җирдә шагыйрьләр буын булып күренсә, аның бәлки дәвамчы буыны да бардыр, ләкин анысы буын буларак күренми калырга мөмкин.
Мәсәлән, үзебезне генә алыйк. Без, ягъни бер төркем яшьләрне бер буын буларак күзаллыйлар. Ни өчен ул буын булып күренә? Чөнки заманында Язучылар Союзында Илфак абый Ибраһимов эшләгәндә, безне күреп алды. Әһә, университет тирәсендә яшьләр шигырь язалар, җыелышып укыйлар икән. Ул безне төрле кичәләргә чакыра башлады, безне күрсәтте һәм шулай буын итеп формалаштырды. Әгәр дә ул эш эшләнмәгән булса, бәлки без дә берәм-берәм булып кайсыбыз бер җирдә, кайсыбыз икенче җирдә йөргән булыр идек. Бер буын булып күренмәс идек. Болар барысы да буын булып формалашуга тәэсир итәләрдер дип уйлыйм.
“Яңа дулкынның яңа проектын әзерлибез”
- Сездән соң нинди дә булса буын бармы?
- Заманында “Яңа дулкын” дигән бер проект эшләгәннәр иде. Татарстан язучылар Союзы һәм Камал театрыннан Фәрит абый Бикчәнтәев инициативасы белән эшләнгән әйбер иде ул. Шулай итеп, яшьләрне халыкка күрсәтү, өлкән язучыларга күрсәтү эше эшләнде.
Бүгенге яшь язучыларны әле алай күрсәткән юк иде. Менә ноябрьдә, Алла боерса, без киләсе “Яңа дулкын”ның яңа проектын әзерлибез. Анда бездән соң килгән яшьләр булачак. Алар бар һәм алар шактый. Бүгенге көндә 23 автор үзенең эшен җибәрде. Бүген без ул эшләрне карый башлыйбыз.
Бер буынны инде без проект итеп чыгармый калдык - алар инде укып бетереп төрле җирләргә таралыштылар. Кем районга кайтып китте, кем Мәскәүгә күченде.
Ул буынны күрми калуыбызны хатабыз дип санап, без ноябрьдә, Алла боерса, яңа килә торган яшьләрне бергә туплап, шундый проект эшлибез. Тамашачы да аларны күрер, аларны яратыр дип ышанасы килә.
“Бүгенге заман укучысы, шигырьне яза”
- Бүгенге заман укучысына шигырь кирәкме? Шигырь укыймы ул һәм нинди шигырьләр укый?
- Бүгенге заман укучысы, беренче чиратта, шигырьне яза. Нинди шигырьне укый, анысын әйтә алмыйм.
Хәзер берәү дә шигырь укып утырмый бит инде дигән сүзләр ишеткән бар. Бәлки укып та утырмыйдыр. Үзе яза торган кеше укыйдыр инде ул барыбер. Һәрхәлдә, күңеленә ниндидер сый кирәк бит инде, әйеме?
“Шигырьне укысыннар өчен ул сәхнәдән яңгырарга тиеш”
Шигырьне укысыннар өчен, миңа калса, ул сәхнәдән яңгырарга тиеш. Әле бүген генә хат килде. Контактта без төрле шигырь сөючеләр белән язышабыз. Сез андый шигырьләрне кайдан табасыз дип язалар (Мөдәрис Әгъләм шигыре турында сүз бара). “Менә бит безнең әдәбият нинди бай икән!”, - дип сокланалар. Әгәр дә без ул шигырьләрне яңгыратмасак, үзебезнекен генә түгел, ә гомумән татар әдәбиятын яңгыратмыйбыз икән, кеше аны каяндыр эзләп тапмаска да, белмәскә дә мөмкин. Ә ул яңгырый икән, кешегә барып җитә һәм кеше китапка тартыла.
“Яшьләр шигырендә бүгенге эстрада аһәңе кайтаваз булып яңгырый”
- Хәзерге заманга публицистик темага язучы шагыйрьләргә караганда, мәхәббәт турында, аеруча бәхетсез мәхәббәт турында язу хас. Менә моның сәбәбе нәрсәдә?
- Физикада шундый канун бар. Энергия юктан бар булмый һәм юкка да чыкмый. Ул бер җисемнән икенче җисемгә тапшырыла һәм бер рәвештән икенче рәвешкә күчә дигән. Шигърияттә булган күренешләр шул канунга буйсына кебек. Бер күренеш тә юктан бар булмый. Ул каяндыр җыелып килә.
Әгәр без бүгенге массачыл шигърияткә күз салабыз икән, кеше нәрсә ишетә, шул турыда яза.
Ә без күбрәк нәрсә ишетәбез? Без ишетәбез эстраданы, шоу-бизнес җырларын дип әйтик. Һәм күпчелек - мин бөтен кеше турында әйтә алмыйм - мәсәлән, безнең журналга килгән балаларның, яшьләрнең шигырьләре эстрада аһәңен кайтаваз булып яңгырата. Анда юлы-юлы белән шул җырлардан өлешләр кабатлана. Буынны шушы әйбер тәрбияли булып чыга. Үзенең ниндидер энергиясен тапшыра.
Ә публицистик шигърият, миңа калса, барыбер трибуна шигърияте. Ул өйдә утырып, кәгазьгә язып, өстәлгә салып куеп, вакыты килгәч, китапка кертә торган шигърият түгел. Әгәр дә ул языла икән, ул бүген яңгырарга тиеш. Ул яңгырау өчен, каяндыр сәхнәдән уку өчен языла. Андый шигърият ул нәкъ менә шул бүгенге көн идеяләрен җиткерү һәм шул идея тирәсендә берләштерү өчен языла. Бүгенге көндә андый шигърият юк дип әйтмәс идем мин. Бар ул. Туксанынчы еллардан килгән шигърият бар. Шуның дәвамчылары бар. Әйтик, Рүзәл Мөхәммәтшин шигъриятен мин бер дә “елак” шигърият дип әйтә алмый.
“Йолдыз шигырьләреннән асфальт исе килә”
- Синең иҗатың турында “Аның шигырьләреннән асфальт исе килә дип”, әйткәннәрен ишеткән бар. Хәзер шәһәр культурасы, авыл культурасы дигән шундый күренеш барлыкка килде. Шәһәр татар яшьләрен үстерергә кирәк дигән фикердән чыгып уйлаганда, авыл һәм шәһәр укучысына атап язу кирәкме?
- Миңа калса, шагыйрь атап язмый. Ул үзен танып-белергә тырыша.
Асфальт исенә килгәндә. Беренчедән, мин шәһәр баласы, шәһәрдә үскән кеше. Минем өчен нәкъ менә Казан шәһәрендә үсүем, аны тоюым, үземне шушы шәһәр вәкиле итеп тануым беренчел булгандыр. Аннан соң, шәһәрдән кала, син татар. Татардан кала, син төрки. Син шулай эзләнәсең, геннарның эзлеклелеге буенча артка таба барасың һәм үз дөньяңны киңәйтә-киңәйтә барасың. Шул танып белү процессында синең дөньяны танып белүең төрлечә чагылырга мөмкин һәм асфальт исе дә килеп киткәләргә мөмкин.
Мин авыл һәм шәһәр шигъриятенә бүлмәс идем. Бер кеше дә: “Ай, мин авыл тематикасы языйм әле. Ай, мин шәһәр тематикасына языйм әле”, - дими. “Ай, нишләп әле минем шәһәр турындагы шигыремә кылганнар килеп керде әле”, - дип сызланып утырмый инде барыбер. Ул нәрсә тоя, ничек тоя - шулай яза.
“Татар яшьләре руслашмасын өчен тарихны өйрәнергә тиеш”
- Шәһәрдә торучы татар яшьләрен, аларның татарлыкларын уяту өчен, алар руслашмасын өчен нәрсә эшләргә кирәк?
- Белем бирергә, тарихны өйрәтергә. Аларга үзләренең затлы милләт икәнлеген исләренә төшерергә кирәк.
- Иҗат әһелләре бу өлкәдә нәрсә дә булса эшли аламы?
- Иҗат әһелләре иҗатларында менә шул әйберләр турында сөйли ала.
“Иҗатка хакимият берничек тә ярдәм итә алмый...”
- Без сәнгатькә, иҗатка хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән сүзләрне еш ишетәбез. Ничек уйлыйсың, шагыйрьгә хакимият ярдәм итәргә тиешме, әллә ул шигырь күңелдән чыгамы?
- Иҗатка хакимият берничек тә ярдәм итә алмый.
– Шулай дип еш әйтәләр бит – хакимият сәнгатькә ярдәм итәргә тиеш, хакимият иҗат әһелләренә хәерхаһлы булырга тиеш, булышырга тиеш, үстерергә тиеш.
– Бәлки иҗатын күреп алырга һәм таратырга булышырга тиештер... Ләкин иҗатның үзенә хакимият берничек тә ярдәм итә алмый, чөнки иҗат – ул башка өлкәдән килә торган әйбер. Дәүләттән түгел.
“...әмма таныта ала”
- Шундый фикерне язучылардан еш ишетергә була. Син моның белән килешмисең, димәк?
- Юк, мин таныту өлкәсендә килешәм. Бездә бит инде шундый күренеш бар. Кеше читкә китә һәм анда таныла икән, без аны монда күтәреп алабыз. Ә нишләптер кешене үзебездә менә шулай үстереп, читкә чыгару бик сирәк күренеш. Миңа калса, бу провинция, авылчанлык билгесе. Чөнки әгәр дәүләт, дәүләт тә түгел, шәһәрнең, авылның үз-үзенә ышанычы бар икән, ул үзен җирдә нык басып торам дип тоя икән, ул үз өлкәләрен үстерә һәм аны дөньяга чыгара. Әйтик, фән өлкәсендә үз галимнәрен үстерә, үз ачышларын ясый. Шул ук сәнгать өлкәсендә үз сәнгать әһелләрен үстереп дөньяга чыгара һәм шуның белән горурланып яши. Ә бездә исә болай: кеше читтә танылды һәм без аның белән горурланабыз. Миңа калса, бу бик үк дөрес юнәлеш түгел.
- Сез үзегез дә яшьләрне таныту буенча эшчәнлек алып барасыз.
- Әйе, менә дүртенче ел була бугай инде. “КАЛЕБ” яшьләр җыены дип атала инде ул. Анда шагыйрьләр генә түгел, ә сәнгатьнең төрле өлкәсендә эшли торган яшьләр берләшә.
Беренчедән, ул бер-беребезне күтәрү, уртак проектлар ясау өчен оешкан иде. Алга таба инде без аны үстердек. Безнең әдәбиятыбызда, музыка, сәхнә сәнгатебездә, рәсем сәнгатендә булганны башкаларга күрсәтү, исләренә төшерү кебек кичәләр үткәреп һәм төрле өлкәдә эшли торган яшьләрне сәхнәгә чыгарып, алар белән таныштыру, аларның иҗатын күрсәтү өлкәсендә менә шундый эш алып барыла.
“Тукайны да заманында бөтен кеше дә аңламаган”
- Бөтен нәрсә гади, халыкчан булырга тиеш дигән фикер бар. Мисал итеп, аңлаешлы булган Тукайны китерәләр. Шул ук вакытта яңа формалар эзләүчеләр дә бар. Шигърият ул массакүләм булырга тиешме, әллә кеше шигырьне укыгач, бу шагыйрь нәрсә әйтергә теләде икән дип уйланып утырырга тиешме?
- Беренчедән, Тукайны да үз заманында бөтен кеше дә аңламаган. Аны хәзер дә бөтен кеше дә ахырына тиклем аңлап җиткерми. Тукай да тел, форма юнәлешендә эзләнгән һәм шигъриятен карасак, ул бертөрле генә түгел.
Шигърияткә килгән һәр кеше эзләнә, ул үз тавышын эзли. Ул форма юнәлешендә дә, авазлар юнәлешендә дә эзләнә.
Бу һәр буын шагыйрьләрендә дә бар. Мәсәлән, Марсель абый Галиевның кичәсе булды. Аның да башлангыч чоры – ул эзләнү вакыты. Аның традицион булмаган шигырьләре дә шактый. Мәсәлән, миңа укырга биргән шигыре гомумән традицион түгел. Без аны “Ирекле шигырь” дип атыйбыз.
Бездә бөтен нәрсә такмакка охшамаган булса, шул ирекле шигырь. Хәсән Туфан шигъриятен алыйк. Такташ шигъриятендә дә шулай ук бик күп эзләнү чорлары бар. Әгәр дә андый эзләнү юк икән, миңа калса, ул катып калганлык. Үсеш булсын өчен барыбер ниндидер эзләнү булырга тиеш. Бәлки ул эзләнү башлангыч чорында аңлашылмаска, барып җитмәскә мөмкин. Ләкин менә бит син шул эзләнү аша нәрсәгәдер киләсең. Синең бүгенге көнгә туры килгән тавышыңны эзлисең.
“Тема киңлеге җитми”
- Иҗатта ниндидер торгынлык бар кебек. Ул бөтен өлкәләрдә дә шулай. Эстрадада да, сәхнәдә дә. Иң элек русларда барлыкка килә, аннан соң күчермә рәвешендә генә бездә барлыкка килә. Безнең шигърияткә нәрсә җитми? Әллә барысы да камил һәм тулымы?
- Белмим. Массачыл шигърияткә бәлки тема киңлеге җитмидер. Нәрсә җитми дип әйтә алмыйм инде мин.
- Нинди темалар җитми?
- ... икенче яктан караганда, бөтен шигъриятне карап чыксаң, безнең темалар шактый бай, бик киң. Алар көн саен яңгырап тормагач, без аларны кайвакыт белеп кенә бетермибез. Шул ул Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Роберт Әхмәтҗанов иҗаты булсын, алардан соң килгән буын Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Ләис Зөлкәрнәй. Аларда искиткеч киң темалар. Шуңа күрә тема тарлыгы дип тә әйтеп булмый. Белмим, нәрсә җитмидер.
- Санап кителгән исемлектә бер генә яшь кеше дә юк.
- Мин моны тыйнаклык дип әйтимме соң?! Яшьләргә барып җитмәдем әле. Рәмис Аймәт, Чулпан Зариф, Эльмира Җәлилова, Гөлнур Корбанова, Луиза Янсуар алардан соң килүчеләр. Безнең буын, барыбер, әле ул эзләнүдә. Без бу теманы эшләп карыйбыз, киләсе теманы эшләп карыйбыз.
“Яңа буын яшьләр проза әсәрләрен яза”
- Тагын менә шундый фикер бар. Ялкау әдәбиятны шигырь баса дигән.
- Юк, мин моның белән килешмим.
- Проза әсәрләрен язучы яшьләр бармы?
- Бар. Менә бүгенге бездән соң килә торган яшьләр күбрәк проза юнәлешендә һәм алар шактый кызык эшлиләр. Аларны әле күргән генә юк. Безгә көн саен диярлек язма җибәрүчеләр бар. Балалар 20 шәр битле повестьлар яза. Мин аның сәбәбен нәрсәдән күрәм? Безнең әдәбият шактый бай дибез бит инде. Балалар әдәбияты шактый әйбәт безнең. Балалар өчен китап нәшриятында китаплар да чыгып тора. Ләкин бер буын кала - 12-18 тирәсендәге үсмерләр әдәбиятын бүгенге көндә бик бай дип әйтеп булмый. Элекке заманда, Совет чорында, үсмерләр өчен махсус эшләнгән әсләр булган. Ә бүген ул юк һәм безнең бүгенге балалар - мәктәпләргә йөрибез, сорашабыз - рус, чит ил әдәбиятын укый. Үзебезнеке юк. Алар русча укыгач, русча яза башлыйлар.
Без бу проблема белән беренче тапкыр Рүзәл Мөхәммәтшин белән Балтачка баргач очраштык. Бер бала повесть язган. Үсмерләр өчен повесть. Аны матур итеп язган, дәфтәр итеп ясаган һәм бөтен класс шушы повестьны кулдан кулга йөртеп укый, чөнки аларга менә шундый әсәрләр җитми. Шуннан чыгып, быел без “Ялкын” журналында шундый проект эшләргә уйлыйбыз. Балалар, язучылар белән бергәләп эшләп, үзләре өчен проза әсәрләре тудырачак. Ул ноябрьдә башлана һәм февраль аена безнең шундый берничә әсәр туар дип өметләнеп калабыз.
“Инглизчә белүчеләр татарча, татарча белүчеләр инглизчә белми”
- Элеккеге заманда татарлар язган әсәрләр рус теленә тәрҗемә ителеп танылу алган. Хәзер бездә язылган әсәрләр арасында Россия, йә булмаса, дөнья аренасына чыгарлыклары бармы?
- Бар. Нишләп булмасын?! Бүгенге көнне генә чикләнмәсәк, безнең үткәндә дә бар. Алар искиткеч, дөнья күләмендә яңгырарлык әйберләр.
- Ә ни өчен алар чыгарылмый? Бу тыйнаклыкмы әллә акча җитмәүме?
- Безнең инглиз телен белүчеләр татар телен белми, ә татарлар шигъриятне тәрҗемә итәрлек дәрәҗәдә инглиз телен белми.
“Чын иҗат беренче юлында ук күңелгә тия”
- Безнең уку йортларында да иҗат түгәрәкләре бар. Талантларны күрергә, үстерергә кирәк дип әйттек. Иҗатчылар арасында ничек чын иҗатны күреп үстерергә була?
- Чын иҗат беренче юлында ук күренә. Ул сиңа тия. Ләкин бу баланы мин күрдем, ул миңа тиде, ә монысы тимәде дип анысын читкә этәрергә ярамый. Беренче бала эшен ташларга, ә икенчесе үсеп җитәргә мөмкин. Шуңа күрә барысы белән дә эшләргә кирәк. Әгәр дә анда язу теләге туа икән, берсен дә читтә калдырырга ярамый.
- Иҗатчыга үзен таныту өчен нинди ысуллар бар?
- Минем үземнең андый тәҗрибәм юк, чөнки башлап танылыйм әле дип йөргән кеше дип әйтә алмыйм үземне.
Мин дөньяга чыкканмын икән, бу бездән өлкәнрәк буынның эше. Бу - алар күреп алып күрсәткән эш һәм шуңа күрә үзеңә дә нәрсәдер эшләргә кирәк. Мин төгәл киңәшләр бирә алмамдыр. Бүгенге көндә аның ысуллары шактый. Интернет, мәсәлән. Күпчелек яшь иҗатчылар үз төркемнәрен алып бара. Шулай танылу мөмкин.
"Без татарча уйларга тиеш”
- Татар руслаша дип кайгырабыз, аеруча яшьләр руслаша дибез. Мондый проблема бармы?
- Монда ике яклы карарга була. Мәсәлән, без үскән чорда Казан кешеләре күбрәк русча сөйләшә иде. Хәзер шәһәрдә кешенең татарча аралашуын еш ишетергә мөмкин. Миңа калса, ул яктан татар телендә сөйләшүчеләр артты, ләкин туксанынчы елларда алынган мөмкинлекләр кимеде, чөнки әгәр дә без үскән чорда Казанда берничә гимназия татарча белем биргән булса, бүген аларның татарча дигән исеме калса да, күпчелек гимназиялар рус телендә - татар телен татарча укытыла һәм калган фәннәр рус телендә бара. Мин бер генә - 2 гимназиянең генә татар телендә укытканын беләм. Районнарда да шул ук хәл. Ни өчен? Чөнки БДИ га әзерләнергә кирәк, ә ул рус телендә.
Фәнне алсак, мәсәлән, мехматта Галимҗанов Әнис Фуатович татар телендә укыта иде. Бүгенге көндә андый мөмкинлек юкка чыгарга мөмкин. Ә фәне үз телендә булмаган, русча уйлый торган милләт – белмим. Матур күренеш түгелдер дип уйлыйм. Без әгәр дә үзебезнең төбәктән дип әйтик, безнең үз фәнебез, ачышларыбыз булсын дип телибез икән, безнең фәнебез дә татарча булырга тиеш. Без татарча уйларга тиешбез.
“Асфальт исле шигырь”
- Шагыйрь кеше шигырен укымаса дөрес булмас, үзеңнең күңелеңә иң ошаган шигыреңне укы әле.
- Минем хәзер асфальт исе сирәгрәк килә инде. Ярар, асфальт исе белән.
Эрегән шәһәргә яңадан туң бәреп,
фонарьлар кабынган чагында,
кытыршы кулларым бу кичтән элгәре
кагылган сызыклар тынлыгын сагына.
һәм йөзә кыйшайган түбәләр өстеннән
әллә ай, әллә ят галәмнәр корабы,
аннан күк йөзенә битараф төс иңә.
син, шуңамы, бүген ятсынып карадың.
мин, шуңамы, бүген тар балкон киңлеген
сулап булмас куе төтенгә тутырдым.
галәмнәр сугышын кешелек иң элек
бу кичтә үзенә оттырды.
сылтама: http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
җибәрү
Төркәлү
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Күңелеңә җыйма
«Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Тормышның яңа борылышында үзебезне нәрсә көткәнен без беркайчан белмибез. Уйламаган җирдән аякка уралган ниндидер борчулармы, әллә бөтенләй көтмәгән сөенечләрме? Тормыш борылышлары безне күкләрдән җиргә төшерә ала. Ә кайчак – киресенчә: бәхетсезлегең бәхет юлына бер адым гына булуын аңлата. Чүпрәле районының «Туган як» газетасы баш мөхәррире Резидә Җамалтдинова һәм аның ире Рамилнең очрашу, танышу, кавышу тарихы – шуңа бер мисал. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.
7241
7
66
Татар гаиләсе / килен-кайнана
«Хатының кайда – син шунда бул, тормышны бергә тартыгыз» «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдегезме, агайлар», – ди Гөлчәчәк татар халык әкиятендә. Гомер йомгагын сүтә-сүтә, көннәр, айлар, еллар үтә... Адәм баласы әллә кайда – офыклар артында көтеп торган бәхетне эзләп бара да бара... Үткәнебезне – бар иткән, киләчәгебезгә нигез салган бүгенгебезне сизми дә калабыз. Мин бүгенгем белән бәхетле!
4484
0
43
Проза
Гомер бер генә килә Балалары икәү булса да, әниләре янына килергә ашыкмыйлар, эшләре бик тыгыз, ахры. Рафига апа ике учын янәшә куеп гел дога укый, Аллаhы Тәгаләдән җиңел үлем сорап ялвара. Ул Галиягә үз тормышын сөйләп бирде инде: «Балаларым минем үлемемне телиләр инде. Мин киткәч, алар арасында фатир өчен тавыш-гауга чыгар инде. Карт кеше кемгә кирәк».
4923
0
37
Татар гаиләсе / килен-кайнана
Өмет белән алга карап яшәргә әнкәйдән өйрәндем 1981 ел. Булачак кайнанам белән мин Казан тимер юл вокзалында таныштым. Төнге сәгать 11 дә! «Төнлә белән беренче тапкыр кайнанаң белән кайнатаңны күрергә вокзалга төшәчәксең», – дисәләр, һич ышанмас идем.
2956
4
36
Проза
Үтмә, гомер, заяга! Хатынын һәр баганага көнләвенең урынсыз гына түгел, ә тормышларын җимерүче, бер-берсеннән читләтүче гамәл икәнлеген, кызганыч, Гамил һич кенә дә аңларга теләми...
9677
6
35
Реклама
Соңгы комментарийлар
1 декабрь 2022 - 21:27
Без имени
Баланын этисе бардыр бит? Этисе дэ алгаласын бакчадан, уйнатсын, саф хавалар суларга алып чыксын. Ник эни тиеш дип белэсез? Ул узенекен устереп, кеше иткэн инде, житэр ана. Олы яшьтэ, башны кутэрмичэ, бала карап булмый да эле, арыта да. Узегез тапкансыз, узегез устерегез! Алла сабырлык хэм ярдэмен бирсен. Бала устеру жинел дигэн кеше юк эле, аны бит уйнатып, ашату, юындыру гына тугел, тэрбия бирергэ дэ кирэк.
Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
1 декабрь 2022 - 21:15
Без имени
Белмим, мин дэ баланы берузем тарбиялим, эни эти икенче шэхэрдэ торалар, Бер булышучым да юк, куршедэн башка, элдэ Аллага шокер ул бар, баланы иртэн торып мэктэпкэ озата (1класс), мин эшкэ БИК иртэ китэм, дэрес беткэч подъездда каршы алып квартирага кертеп, ашарга жылытып бирэ. Свидание га йорергэ уемда да юк, даже не представляю как это. Куршемэ озын гомер сэлэмэтлек телим, элдэ ул бар. Бала усэ ул, Гомер буе бэлэкэй булмый, Шуна элеге вакытта баланы карау минем очен важнее всяких свиданий и личной жизни.
Әни шәхси тормышын төзи, мин җәфаланам
1 декабрь 2022 - 16:39
Без имени
Баштан утте, килмэгэн туганы калды микэн, торыргада. Йэ эйтмичэ килеп керэлэр иде. Аннары зарланганнарын ишеттемдэ. Берегезнедэ чакырып китермэдем, уземнен сезгэ барып торганым юк дидем. Мэжбури тотмыйм узегез килэсез дидем. Тоже бер булмэле иде. Хэзер килэсэлэрдэ китэлэр. Эле аларча булырга тиеш. Булмый гына торсын эле.
Иремнең туганнары...
1 декабрь 2022 - 10:43
Без имени
Котлыйбыз! Яшьлэр безнен килэчэгебез
«Яңа йолдыз»да яңа җиңүче!
1 декабрь 2022 - 09:35
Без имени
Бик кызыклы ,эчтелекле язма.
Тау артында таулар бар
Реклама
Тарих
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
11687
0
11
Тарих
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
12054
0
10
Тарих
Гайшә ханым һәм аның «Париж очерклары»
7632
0
0
Тарих
Мөхлисә Бубый оныклары
9141
0
10
Тарих
Язулары да хикмәтле
6170
0
1
Тарих
Дәһшәтле еллар, мәхәббәтле юллар
6487
0
0
Тарих
Горурлык һәм әрнү
8774
0
2
Тарих
Рауза Кастрова гасыры
6378
0
2
Тарих
Ком бураны каты була...
7803
0
0
Тарих
Озак килде озын юллардан…
6477
0
0
Тарих
Саф күңел
7962
0
0
Тарих
Без тарихта эзлебез
6561
0
0
Тарих
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
9000
0
9
Тарих
Серле Бибииран...
7495
0
12
Тарих
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.
|
2022-12-04T14:43:42Z
|
http://syuyumbike.ru/news/yanalyklar/yoldyz-minullina-quotbgenge-shagyyrlrne-estrada-trbiyaliquot-video
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Кадерлебез, сине олуг бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел, алар иксез-чиксез! Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар шатлыгына сөенеп, бәхетле картлык кичерергә язсын.
Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена.
Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп.
Иң изге теләкләр белән әниебез, улың Нияз, киленең Алсу, кызың Илизә, оныгың Аяз, кода-кодагыйларың.
Фото: http://www.heart-in-flowers.ru/flowers/r5.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
|
2022-12-05T04:47:35Z
|
http://baltaci.ru/news/kotlyiybyiz/tiebez-frit-gataullinnyi-2-apreld-55-yashlek-yubil
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы йогышлы авыру. Агымдагы елда район үзәк хастаханәсенә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруына шик белән 8 кеше мөрәҗәгать...
❮
❯
Тиздән көннәр суыта башлый, кимерүчеләр кырлардан кабат кешегә якынрак урыннарга күченәчәк. Шундый вакытта геморрагик бизгәк авыруы эләктерү ихтималы арта. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк - вак кан тамырларын, бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны заралаучы йогышлы авыру. Агымдагы елда район үзәк хастаханәсенә бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруына шик белән 8 кеше мөрәҗәгать итте. Шуларның берсендә диагноз расланып, авыру дәвалану өчен Яр Чаллы хастаханәсенә озатылды.
Тышкы мохиткә вирус чыгаручы тычкансыман кимерүчеләр - әлеге авыруның чыганагы. Әлеге куркыныч авыру йорт тычканнарыннан, урман кимерүчеләреннән килеп чыга. Кеше алар организмы бүлеп чыгарган калдыклардан таралган исне сулап агуланырга мөмкин. Тычканнар кагылып үткән азык-төлекне кулланганда да чир йогу ихтималы зур. Шулай ук азык продуктлары, пычрак куллар аша йогарга мөмкин. Әлеге инфекция кешедән кешегә күчми. Ләкин авыру гаять авыр уза, чир кешене инвалид калдырырга, хәтта үлем очрагына китерергә мөмкин.
Авыру билгеләре
Авыру кинәт башлана. Хәлсезлек, өшү, баш авырту, күңел болгану, борын тыгылу, коры ютәл, кыска вакытка күрү сәләте начараю, бил, эч авырту күзәтелә, кайбер вакыт тәнгә тимгелләр чыга. Андый симптомнар күзәтелгәндә кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Авыру мизгел белән бәйле булган чирләр исәбенә керә. Тычкан чире белән, нигездә, 20-50 яшьләрдәге, эш яшендәге кешеләр авырый. Барлык авыручыларның 74 процентын көчле затлар тәшкил итүе дә сер түгел.
Чирне ничек булдырмаска соң?
Күпчелек кешеләр әлеге авыруны урманга ял итәргә, гөмбә җыярга баргач йоктыра. Бөер синдромлы геморрагик бизгәк авыруын булдырмас өчен шәхси гигиена таләпләрен үтәргә, ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга кирәк. Табигатьтә булганда азык-төлекне ачык калдырмау, запасларны ябык савытларда саклау шарт. Кимерүчеләр зыян салган продуктларны юк итәргә яисә термик эшкәртүдән соң гына кулланырга. Ачык чыганаклардан су эчмәскә, суны кайнатып кына эчәргә. Урын кирәк-яракларын кояшта киптереп, тузанын кагарга кирәк. Территорияне дә чиста тоту шарт. Яз, көз айларында кимерүчеләргә каршы чаралар үткәрү максатка яраклы.
Инфекция кешедән-кешегә күчми дидек. Чирне йоктырмас өчен ишегалдындагы тычкан, күсе ияләшә торган урыннарны даими тазартырга, аеруча чүплекләрдән котылырга кирәк. Агу куеп та кимерүчеләрдән котылырга мөмкин. Тычканнар бигрәк тә кеше яшәмәгән биналарны, ышык урыннарны сайлый. Шуңа да озак вакыт ябык торган биналарны, ишекләрен ачып куеп, озаклап җилләтергә, идәннәрне дезинфекция чаралары салынган су белән юып чыгарырга кирәк. Урын-җир әйберләрен исә 3-5 сәгать дәвамында кояшта киптерү зарур.
Кимерүчеләрдән саклануның халык ысулы
Иске итек яки йон оекбаш кисәген тасмаларга турарга, бензин сибеп, ут төртергә. Бераз янгач, сүндерергә. Корымланган йон кисәген кимерүчеләр йөргән урыннарга куярга. Көек исен яратмаганга, алар бу урыннан качачак.
Суыклар башланганчы, җиргә 45 градус авышлык белән пыяла шешә күмегез. Аның авызына көнбагыш мае сөртегез. Тычканнар шешәгә керәчәк һәм кире чыга алмаячак. 2-3 көн саен шешәне тикшереп торырга кирәк булачак.
|
2022-12-05T04:44:31Z
|
http://muslumirc.ru/news/stati/sak-bulyigyiz-kimerchelr
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Бары өч кисәтү... Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия кайсы гына авылларга чыкмасын, әле моңа кадәр мондый уңай бәяне берсенең дә алганы юк иде. "Тирсәдә тәртип һәм чисталык, бер генә төзелеш материалы да, чүп тә күренми", - әнә шулай диделәр комиссия әгъзалары урамнар буйлап йөргәндә. ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР Тирсә -...
Бары өч кисәтү... Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия кайсы гына авылларга чыкмасын, әле моңа кадәр мондый уңай бәяне берсенең дә алганы юк иде. "Тирсәдә тәртип һәм чисталык, бер генә төзелеш материалы да, чүп тә күренми", - әнә шулай диделәр комиссия әгъзалары урамнар буйлап йөргәндә.
ЯҢА ЕЛГА ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР
Тирсә - районда иң зур авыл җирлекләренең берсе. Бу җирлеккә биш авыл карый, аларда 20ләп урам бар. 2200 кешенең 1870е Тирсәдә яши. Халкы күп булса да, авылны төзек тотуга игътибар белән караулары күзгә ташлана.
Капка төпләрендә кар өемнәре күреп аптырашта калгач, авыл башлыгы Рафил Закиров аңлатма бирергә ашыкты. Бик күпләр инде Яңа ел сыннары ясарга әзерләнәләр икән бит. Бу җирлектә елның-елында "Кышкы сыннар" бәйгесе уздырыла һәм анда катнашучылар артканнан-арта. Кайбер хуҗалар фантазияләрен эшкә җиккәннәр дә инде. Мордывый авылыннан узганда да бик матур бизәлгән Кар бабайлар безне озатып калдылар. Дөрес, һава торышы кинәт җылытып җибәрү аркасында бу көннәрдә сыннар да эреп юкка чыккандыр инде. Әмма әле салкыннар да, кар-бураннар да алда. Димәк, хуҗалар Яңа елга янә могҗизалар тудырырлар.
Авыл җирлеге Советы каршындагы мәгълүмат-белдерүләр куела торган щит та игътибарны җәлеп итте. Анда җирлектәге һәр авыл кешесе үзенә кирәкле мәгълүматны таба ала.
РИЕЛТОРЛАР "БУЛЫША"
Әлбәттә, Тирсәнең дә үз проблемалары бар. Әле күптән түгел генә эши башлаган яңа башлык Рафил Закировны авылны ямьсезләп торучы буш йортларның күп булуы борчый. Административ комиссия белән бергә аларның варисларын, яңа хуҗаларын эзләсәк, бу проблемага нокта куелыр дип ышана ул. "Кара" риелторлар да баш бәласенә әйләнгән биредә. Аларның "тырышлыгы" белән бик күп фатир һәм йортлар проблемалы гаиләләргә сатылган.
Элек-электән Тирсә берничә микрорайонга бүленгән: вокзал, химия, колхоз... Авылда учреждение-предприятиеләр күп, шунлыктан эш урыннары белән әллә ни проблема юк.
Соңыннан авыл җирлеге Советы депутатлары һәм җитәкчеләр утырышка җыелдылар. Комиссиянең җаваплы сәркатибе Александр Шамшурин кыш көне бәла-каза килеп чыкмасын өчен түбәләрдәге кар, боз сөңгеләре, учреждение алдындагы бозлавыклар белән көрәшкә чакырды.
УРАМ СӘҮДӘГӘРЛӘРЕ
Урамда сату итәргә ярамый дип чаң сугып торсак та, кайберәүләр әле һаман бу сүзләргә колак салмый. Тирсәгә барганда ук Иж-Бубыйның үзәк урамында законсыз төстә кием-салым белән сәүдә итүчегә юлыктык. Моның өчен аңа күпме штраф янавын әйтеп, кисәтү ясадылар..
Ә менә Тирсәгә килгәндә, киләчәктә урам буйлап йортларга кереп сәүдә итүчеләр булмас, мөгаен. Чөнки биредә яңа базар булачак һәм анда сату итәргә теләгән һәркемгә урын җитәчәк.
|
2022-12-04T04:25:12Z
|
http://agryz-rt.ru/news/rayon-tormyishyi/tirsd-bazar-tzel
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Быел бәрәңге ишелеп уңды. Хәдичәттәй менә өч көн бәрәңге алып җәфалана, тик әле бакчасының урта турына да җитә алмый. Ни эшләсен соң, бәрәңгесе дә шундый шәп: һәр төптән ярты чиләкләп чыга, ә ул бер ялгызы казый да, җыя да, бидрәләп кар базына да ташый. Ярый әле көннәре рәхимле булды. Бер болыт әсәре күренми, кояш ялтырап-көлеп тора. Коры булгач, бәрәңге дә чиста, юган сыман. Шулай булса да, Хәдичә түти бик арыды, иелсә — билен турайта, турайса — иелә алмас хәлгә төште.
Бүген шимбә. Бәлки, балаларымның берәрсе, бәлки, Бәләбәйдәге кызым белән киявем кайтып төшәр дип өметләнеп, Хәдичәттәй иртүк торды. Ап-ак оннан төчегә генә коймак туглады. И-и, кайтып төшсәләр, ничекләр шатланыр иде дә бит карчык. Теләгән кадәр бәрәңгесен дә төяп алып китәрләр иде. Хәдичә түтинең ялгыз башына күпме генә бәрәңге кирәк инде...
Менә радиодан хатлар буенча төзелгән концерт та башланды. Хәдичәттәй сап-сары булып пешкән хуш исле коймагы белән иртәнге чәйгә утырды. Аннары, тукта, миңа икмәк тә ярап торыр, коймагым суынып китмәсен, бәлки, кайтып та килерләр дип, табасын кабат мичкә тыгып куйды.
Чәй эчкәндә концерт тыңларга бик ярата Хәдичә түти. Менә әле дә радионы ныграк итеп ачып куйды. Шулчак алып баручы ягымлы тавыш белән: «Хәзер башкарылачак җыр Каенлы авылында яшәүче Хәдичә апа Нуриева өчен»,— дигәч, тәмам аптырап-каушап калды. «Бә-әй, исем-фамилиясе дә, авылның исеме дә нәкъ минеке бит»,— дип уйлады ул. Ә диктор: «Аңа бу көннәрдә 65 яшь тула икән һәм Бәләбәйдә яшәүче кызы белән кияве барлык балалары исеменнән аны туган көне белән котлап, Зөһрә Сәхәбиева башкаруында «Әниемә» җырын тапшыруыбызны үтенгәннәр»,— дип дәвам итте.
«Әниемә»нең моңы бөтен өйгә таралды. Җырның сүзләре, Зөһрәнең йөрәк тавышы Хәдичәттәйнең җанын биләп алды, күзләренә шатлык яшьләре эркелде. Менә бит, ничә ай кайтмасалар да, балалары аны онытмаганнар, радио аша газиз әнкәйләренә сәлам — туган көн бүләге җибәргәннәр.
Җыр тәмамланды. Хәдичә түти сөенеченнән әллә ни кадәр кузгалырга кыймый утырды. Күңеле балаларына карата рәхмәт тойгысы, алар белән горурлану хисе белән тулды. Аннары: «Бәрәкәт, бу шатлыкны күршем белән уртаклашмыйча булмый инде», — дип кабалана-кабалана Җәмилә карчык янына кереп китте. Алар — яшьтәшләр, Җәмилә карчык та ялгызы яши, балалары Хәдичә түтинеке кебек, калада.
Ул кергәндә, Җәмиләттәй, кызарып-пешеп, газ плитәсе тирәсендә бөтерелә иде. «Әйдә, күршекәем, кер, мактап кына йөрисең икән, чәем дә әзер»,— дип, ачык йөз белән каршы алды аны яшьтәше.
Хәдичәттәй исә үзенең шатлыгы белән уртаклашырга ашыкты. Күршесе аның сөйләгәнен шак катып тыңлады. Хәдичәттәй белән бергә шатланды. Аннары үзенең яңалыгын да сөйләде: «Минекеләр радио аша сәлам юллап тормаганнар, төялешеп, кичә үзләре кайтып төштеләр,—диде. — Барысы да кайткан, оныкларыма кадәр»,— дип тә өстәде.
— Кайда соң үзләре?
— Әнә бакчада...
Хәдичә түти ачык тәрәзәдән бакчага күз салды. Ә анда... Җәмиләттәйнең кызлары, кияүләре, киленнәре, малайлары, көлешә-көлешә, пыр тузып, бәрәңге алалар. Кайсы казый, кайсы чүпли, кайсы капчык күтәргән. Хәтта кечкенә оныгы Гөлгенәгә кадәр үзеннән зур чиләк өстерәгән.
— Миңа ашарга әзерләп торырга гына куштылар, күршекәем, бакчага чыгармыйлар. Бәрәңгене җыйнаулашып алып бетерик тә, кичке якка табын ясарбыз диләр. Миңа да 65 яшь тула бит,— дип сөйләнде Җәмиләттәй.
Хәдичә түти инде аны тыңламый иде. Нигәдер аның шатлыгы, болытлар арасына поскан кояш шикелле, кинәт юкка чыкты. Күз алдына бәрәңгесе казылмаган бакчасы, сыңар көрәге, чиләге, үзе ашамыйча, балаларына дип миченә тыгып куйган коймаклары килеп басты...
|
2022-12-03T03:22:51Z
|
https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2020-01-22/z-yf-s-lihova-tugan-k-n-hik-ya-293441
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Русия Президенты Владимир Путинның май указларына нигезләнгән “Фән” гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга Башкортстан Фәннәр академиясе зур өлеш кертә.Бу өлкәдә башкарылган конкрет гамәлләр турында педагогия фәннәре докторы, профессор, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов белән әңгәмә кордык.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
– Әлфис Суфиянович! Башкортстан Фәннәр академиясен тулы хокук белән илдә 1985-91 елларда барган үзгәртеп кору процесслары җимеше итеп карарга мөмкиндер. Гыйльми оешманың утыз елга якын гомер эчендә ирешелгән казанышлары да шактый. Сезнең карашка, аларның иң әһәмиятлеләре кайсылары? Һөнәри бәйрәмегезне нинди кәеф белән каршылыйсыз?
– Әйе, Башкортстан Фәннәр академиясе – 90нчы еллар башында, ил өчен шактый авыр шартларда төбәкләр арасында иӊ беренче булып барлыкка килгән гыйльми оешма. Башкортстанда академия оештырылгач, ул вакытта барган таркалу процессларына киртә куелды дип әйтергә кирәк. Бу үзгәрешләр, беренче чиратта, фәнни учреждениеләрдә һәм югары уку йортларында эшләгән галимнәр язмышына турыдан-туры кагылды. Шул елларда тикшеренүләрне, тәҗрибәләрне финанслау тукталды, хезмәт хакын түләү зур проблемага әверелде, галимнәребез, туган якларны ташлап, үзәккә, чит илләргә китә башлады. Менә шушы шартларда Башкортстан Фәннәр академиясе төзелү бик файдалы күренеш булды. Һәм безнең оешмабыз әлегә кадәр гыйльми даирәләрне берләштерү вазыйфасын үтәп килә.
Казанышларга килгәндә, алар шактый. Медицина, генетика, авыл хуҗалыгы, төгәл һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә зур тикшеренүләр алып барыла. Бүген безнеӊ иӊ мөһим бурычыбыз – шушы тикшеренүләрнеӊ нәтиҗәсен республиканыӊ сәяси, икътисади торышын яхшыртуга, республиканы яӊадан-яӊа икътисади биеклекләргә күтәрүгә юнәлтелгән. Менә шундый хәстәрлекләр белән яши безнеӊ галимнәр.
– Соңгы елларда Русия һәм Башкортстан җитәкчелеге тарафыннан фәнни даирәләр алдына икътисади өлкә белән тыгыз хезмәттәшлек итү, инновацияле алымнар булдыру бурычы куелды. Бу өлкәдә Башкортстан Фәннәр академиясе нинди эш башкара?
– Бу, чынлап та, шулай. Фәнни хезмәтебезнеӊ нәтиҗәләре төбәкне, илне, бөтен дөньяны, кешелекне алга алып бару максатына юнәлтелгән. Бу фәннеӊ барлык өлкәләренә дә кагыла. Шуӊа күрә дә без, заман таләпләрен аңлап, хезмәтебезне бүгенге көн ихтыяҗларына тәңгәлләштереп эшләргә тырышабыз. Тикшеренүләрне планлаштырудан башлап, аларны азагына кадәр үтәп чыкканчы уртак максатка хезмәт итәбез – бу җитештерүне оптимальләштерү, аны яӊа технологияләр белән тәэмин итүне, баетуны күз уңында тота.
Бу уӊайдан шуны да әйтер идем. Былтыр без “Башкортстанның технологик башлангычы” дип аталган күләмле программа кабул иттек. Ул – югарыда аталган максатларны тормышка ашыруда фәннеӊ фундаменталь, гамәли юнәлешләрен производство белән бәйләүче, шул процессныӊ юлларын күрсәтүче программа. Ә монысы инде фән үсеше өчен аеруча катлаулы өлкә. Өстәп, шуны да билгелик: программа, үз эченә республика икътисады өчен бүген мөһим юнәлешләрне генә алып калмыйча, киләчәктә актуальләшәчәк өлкәләрне дә алдан күзалларга тиеш.
Республикада фән үсешендә барган яӊарышны исбатлаучы тагын да бер дәлил китереп үтим. Берничә ел элек тикшеренүләр галимнәр үзләре тәкъдим иткән юнәлешләр буенча гына башкарыла иде. Ә бүген инде без һәр елга тәгаенләнгән планнарыбызны “Фәнни тикшеренүләрнеӊ өстенлекле юнәлешләре” программасына ярашлы рәвештә алып барабыз. Бу программага заказларны төрле министрлыклар, ведомстволар бирә, алар үзләре өчен аеруча актуаль проблемаларны хәл итү юлларын табуны сорый.
Тагын бер яӊалык турында әйтми мөмкин түгел. Башкортстан Фәннәр академиясе аша федераль үзәктән килгән грант программалары да үтә. Республика Хөкүмәте грант откан оешмалар белән төрле килешүләр төзеде, шуңа күрә дә тикшеренүләр төбәк өчен актуаль һәм кирәкле булган темаларны үз эченә ала. Бу хәл дә гыйльми эшчәнлекне республика ихтыяҗларына якынайта һәм республиканыӊ үсешен тәэмин итә.
– 2017 елда республикабызда Башкортстан Фәннәр академиясе составындагы Стратегик тикшеренүләр институты тарафыннан төзелгән “Башкортстан Республикасының 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе” кабул ителде. Анда куелган максат-бурычларны гамәлгә ашыруга Фәннәр академиясе нинди өлеш кертә?
– Әлеге Стратегия – ул безнеӊ галимнәр тарафыннан төзелгән документ. Ул – республиканыӊ соӊгы еллардагы үсешен, аныӊ мөмкинлекләрен анализлап, төбәкләр алдында нинди үсеш баскычлары торуын һәм шуларга күтәрелү стратегиясен билгеләүче җитди план. Билгеле, әлеге баскычларга ирешү һәр икътисади адымны фәнни яктан нигезләгәндә, көчәйткәндә генә мөмкин. Шуӊа күрә дә Стратегиядә билгеләнгән бөтен максат-бурычлар, юнәлешләр дә безнеӊ галимнәрнеӊ эшчәнлеге белән тыгыз бәйле. Шунысы игътибарга лаек: анда без, производствоны күтәрү юлларын гына билгеләп калмыйча, аны бүгенге көн таләпләренә яраклаштыру юлларын да күрсәтәбез.
– Әлеге көндә нинди проектлар буенча эш алып барасыз? Башкортстан Фәннәр академиясе алдында торган көнүзәк бурычлар белән уртаклашсагыз иде.
– Проектлар күп. Авыл хуҗалыгы тармагында җирнеӊ уӊдырышлылыгын күтәрүгә кагылышлы проектлар бар һәм без бу тәҗрибәне тарату өлкәсендә тикшеренүләр алып барабыз. Безнеӊ галимнәр тәкъдим иткән технологияләр бик өметле, алар бездәге катлаулы табигый шартларда да моӊа тиклем күрелмәгән уңыш алырга мөмкинлек бирә (академик Х. М. Сафин төркеме). Монда инде академия составындагы үсемлекләрнеӊ үсешендә стимуляторлар куллану һәм гербицидлар чыгару фәнни-тикшеренү институтыныӊ роле зур (А. М. Колбин).
Медицина өлкәсендәге проектлар да өметле. Алар, күп клиникаларда кулланылыш табып, авыруларны дәвалауныӊ яӊа ысулларын тәкъдим итә (академик В. М. Тимербулатов, мөхбир-әгъзалар Ш. Х. Ганцев, В. В. Плечев). Ә инде Күз авыруларын дәвалау фәнни-тикшеренү институтыныӊ даны Русиягә генә түгел, бөтен дөньяга таралды (мөхбир-әгъза М. М. Бикбов коллективы). Безнеӊ генетикларныӊ уӊышлары да киӊ билгеле: бүгенге генетик диагностика табибларга ярдәм итеп кенә калмый, күп авыруларныӊ сәбәбен, табигатен дә күрсәтә (академик Э. К. Хөснетдинова төркеме).
Техник өлкәләрдә эшләүче бүлекнеӊ заводлар белән хезмәттәшлек нәтиҗәләре дә игътибарга лаек (мөхбир-әгъза В. С. Жернаков төркеме). Иҗтимагый фәннәр дә алга бара. Монда инде безнеӊ академия әгъзалары Ф. С. Сәетов, М. Н. Исәнбаев һәм башкаларны атап үтү кирәктер. Химия производствосы өлкәсендәге галимнәр дә бик уӊышлы эшләп килә (академиклар У. Б. Имашев, Ә. Г. Мостафин, Р. В. Кунакова, мөхбир-әгъзалар В. А. Докичев, В. В. Зорин).
Гомумиләштереп әйткәндә, соӊгы елларда академия тормышында җанланыш сизелә, һәм бу хәл барыбызны да шатландыра.
– Сер түгел, икътисади кризис фәнни тармакны финанслауда шактый зур авырлыклар тудыра. Башкортстан Фәннәр академиясенең матди хәле ничегрәк? Оешма үз-үзен тәэмин итә аламы?
– Шунысы шатлыклы: академияне финанслау буенча проблемалар юк, республика Башлыгы вазыйфаларын башкаручы Радий Хәбиров һәм Башкортстан Хөкүмәте бу мәсьәләне һәрвакыт күз уӊында тота. Хезмәтебезгә яшьләрне дә җәлеп итәргә тырышабыз. Фәнни-тикшеренү институтларыныӊ үсеше безнеӊ киләчәкне тәэмин итүче фактор булуы көн кебек ачык.
|
2022-12-03T03:12:07Z
|
https://tulpar.info/articles/natsproekty-gomumd-l-t-proektlary/2019-05-13/akademiya-ya-arysh-m-anlanysh-kicher-220341
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Анда бар да киресенчә: кыш – июнь, июль, август айларына, ә җәй декабрь, январь, февральгә туры килә. Җирле халык бу илне «оз», ә үзләрен «оззи»лар дип атый. «яшел континент», «көнгерәләр иле», «парадокслар иле», «the land down under»... – аның атамаларының кайберләре генә бу. Чынбарлыкта бармы соң ул, әллә нибары әкиятчеләр уйдырмасы гынамы, диярсез. Бар, әлбәттә! Сүз Австралия турында...
Ул чыннан да яшелме?
Австралияне күпләр яшеллеккә күмелеп утыручы серле материк итеп күзаллыйлар. Әмма ул сусыл яшел урманнардан гына торган «зөбәрҗәт ил» дип уйлаучыларның күңелен төшерергә туры киләчәк. Австралиянең кызыл туфраклы иксез-чиксез киңлекләре дә, комлы чүлләре дә, кар каплаган таулары да бар. Дөресен генә әйткәндә, бу «яшел» материкның иң зур өлешен нәкъ менә чүлләр һәм ярымчүлләр тәшкил итә дә әле. Ә «Австралия Альплары» дип йөртелүче таулар чылбырында кайбер елларда кар катламы Швейцария тауларындагыдан да калынрак була.
Алай булгач, җир шарында иң борынгылардан саналган бу утрауны ни өчен «яшел материк» дип йөртәләр соң?! Нәтиҗәләрне тиз генә ясарга ашыкмыйк! Австралия ландшафты урыны-урыны белән югарыда искә алынган ямь-яшел Альп болынлыкларына тиңдәш. Тропик джунглиларда һәм саванналарда үскән күпчелек агачлар исә яшел күлмәген ел дәвамында салмый. Аларның кайберләре – эвкалиптлар һәм сәрбиләр (акация) – материкта еш булып торган корылыкка һәм янгыннарга да яраклашкан хәтта. Сәрби ботагы Австралиянең гербын юкка гына бизәми, димәк!
Бу кыйтгага европалылар аяк басканчы, «оззи»лар илендә бар да табигый хәлендә сакланган була. Хәзер исә Австралиянең кайбер регионнарындагы флора һәм фаунага чын-чынлап һәлакәт яный. 12 меңгә якын төрдән 9 мең тирәсе бүген саклауга мохтаҗ.
Югалып барган төрләрне саклау буенча 1999 елда махсус документ та кабул ителгән. Бу – «Әйләнә-тирә мохитне һәм континентның биологик үзенчәлеген саклау турындагы акт» (Environment Protection and Biodiversity Conservation Act 1999). Австралиянең уникаль экосистемасын саклау максаты белән, илдә күпсанлы тыюлыклар булдырылган: 64 сазлыклы территория халыкара әһәмияткә ия җирлек булып исәпләнә, ә 16 объект дөньякүләм мирас исемлегенә кертелгән. Шулай итеп, кайчандыр европалыларны шомлы вә серле чатырманнары, тау чылбырлары, сахралары, чүлләре белән сихерләгән, шомландырган «яшел континент» бүген үзе үк кешеләрнең яклавына мохтаҗ.
Бестиарий
Кайчандыр европалылар табигатьтә очратып булмый торган серле җанварлар исемлеген төзеп, бу сүзлекне «бестиарий» дип атаганнар. Австралия җәнлекләрен дә кертеп булыр иде әлеге исемлеккә...
Австралия дигәч тә, иң беренче булып күз алдына көнгерәләр һәм коалалар килеп баса. Сезнең ничектер, минем - шулай. Бу ил борын-борыннан сәер җанварлары белән дан тота. Йә, үзегез уйлап карагыз инде, сумкалы көнгерәләрне, яфрак ашап көн күрүче аюларны, ягъни коалаларны тагын кайда очратырга мөмкин?! Үрдәкборыннар, ехидналар турында инде әйтеп тә торасы юк!
Нигә шундый сәер икән соң мондагы хайваннар?! Галимнәр фаразына колак салсак, нәкъ менә географик үзенчәлекләргә бәйле бу хәл. Контрастлар һәм парадокслар илендә яшәүче җанварлар да мифларда һәм әкиятләрдә генә очрый торган кыяфәткә һәм сыйфатларга ия. Бу аларның табигать шартларына яраклашуыннан килеп чыккан.
«Яңа Голландия» могҗизасы
Туристлар арасындагы иң популяр җәнлек – көнгерә. «Яшел континет»ка бу җәнлекне күрер өчен килүчеләрне исәпләсәң, алар туристларның яртысын тәшкил итә, ди австралиялеләр. Белмим, чынмы бу, ялганмы, әмма мин үзем шул туристлар арасында булудан баш тартмас идем!
Җир йөзендә көнгерә барлыгы ачыкланганчы, Европада бары бер генә сумкалы җәнлекне белгәннәр. Ул – опоссум. Опоссумны «табигать хатасы» дип исәпләгәннәр һәм аңа һич тә хөрмәт белән карамаганнар. Ләкин XVII гасырда ул чор анатомнарын бу фикердән кайтырга мәҗбүр иткән көтелмәгән хәл була. Ерактагы сәер илдән (Австралияне ул вакытта Яңа Голландия дип атыйлар) кайткан диңгезчеләр сумкалы яңа җәнлек барлыгы турында хәбәр итә. Бу хәбәргә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. 1770 елда сәяхәтче Джеймс Кук һәм аның юлдашлары берничә көнгерәне атып та алалар. Шуннан соң гына Европа бу яңа могҗизага ышанырга мәҗбүр була.
Австралиядә яшәүче танышларым әйтүенә караганда, көнгерә кеше йөри торган сукмакларда да, автомагистральләрдә дә очрарга мөмкин. Машина астына эләгеп һәлак булганнары да бихисап, ди.
Безгә нәрсә: көнгерә көнгерә инде. Баксаң, аларның 100гә якын төре бар икән. Арада песи зурлыгындагы гына кәрлә төрләре дә, 3 метр биеклектәге гигантлары да бар, имеш. Иң гаҗәпләндергәне: көнгерә итен... ашыйлар. Үзе милли символ, гербта сурәте дә бар, ә үзен, кызганмыйча, чалалар! Һиндстанда сыерларны күз карасы кебек кадерлиләр бит, әнә... Хәер, башка илдәге гадәтләрне моннан торып кына бәяләп булмыйдыр, мөгаен.
Австралиядә 8нче ел яшәгән танышым Нелли әйтүенчә, көнгерә итен авыз итеп караганы юк әле. «Мин вегетарианка, аралашкан даирәмдә дә ит ашаучылар бик аз. Килгән генә елларымның берсендә мондагы тыюлыкта Россиядән килгән туристларны йөрттем. Алар көнгерәнең үзен күрергә дә, аның итен татып карарга да атлыгып тора иделәр. Йә, бу кыргыйлык түгелме инде?!», - дип сөйләде ул хафаланып.
«Оҗмах»та тагын ниләр бар?
Сезнең «Эдемга кайту» фильмын караганыгыз бармы? (Караган кешеләр белә: кинодагы Эдем ул оҗмах түгел, ә Австралиядәге бер утар. – Л.Ш.) Ул фильмны карагач, Австралиядәге иң зур хәтәрлек - крокодиллар дигән тәэсир кала. Австралиядә алар чынлап та бик күп. Материкта аеруча киң таралганнары – Джонстон крокодилы һәм тар танаулы крокодил. Аларның буй озынлыгы 3 метрга кадәр җитә, ә рәт-рәт булып урнашкан тешләре 72 дән дә артып китәргә мөмкин. Крокодиллардан кала, Австралиядә агулы еланнар һәм диңгез хәшәрәтләре дә еш очрый.
Австралия гербында сурәтләнгән җәнлекләрнең тагын берсе – ул эму страусы. Бу кош дөньядагы очмый торган кошлар арасында иң зурысы. Аның буе 1,5, - 1,8 метрга җитә. Кызыклы факт: гербта сурәтләү өчен юкка гына көнгерә белән эмуны сайламаганнар. Бу ике җан иясе артка таба чигенүне белми һәм сугышчан рухы белән аерылып тора. Кирәк чакта, эму да, көнгерә дә дошманын тәпиләре белән тәпәләп җиңә.
Коалалар 1770 елда Австралиянең көнчыгыш ярларын ачкан Джеймс Кук экспедициясе күзенә эләкми кала. Аны соңрак, 1802 елда гына «ачалар». Эвкалипт урманнарында яшәүче бу җәнлекләр көннәр буе йоклый, ә төннәрен ботаклар буйлап үрмәләп ризык эзли. Йокламаганда да, агач ботагында кымшанмыйча тәүлегенә 18 сәгатьләп утыра ала бу аюлар. Коалаларны шуңа да ялкаулыкта гаеплиләр. Хәер, куркыныч яный калса, алар яшен тизлегендә качып юк булачаклар. Бәлки, ялкау түгел, ә тормыш тәмен белүче гедонистлардыр бу җәнлекләр?
Мин ачкан Австралия
Эльмира, Аделаида: Австралиягә студент визасы белән 3 ел элек килдем. Хәзерге көндә шәфкать туташы һөнәрен үзләштерәм. Мондагы татар егетенә кияүгә чыктым. Аделаида шәһәрендә яшибез.
Килгәч тә, биредәге барлык татарлар белән дә танышып чыктым. Монда бик көчле диаспора. 500дән артык татар яши. Татарларның иң зур җәмгыяте Аделаидада. Бу – Көньяк Австралия. Бездә милли традицияләрне саклауга бик зур игътибар бирелә. Сабантуйлар, Г.Тукайга багышланган шигърият кичәләре, татар концертлары даими булып тора. Балаларга татар телен үзләштерү өчен мөмкинлекләр тудырылган – махсус дәресләр һәм төрле чаралар үткәрелә.
Австралия үзенчәлекле ил. Аның табигате безнең илдәгедән нык аерыла. Бу илгә килгәннәр арасыннан бик азы гына Австралияне чын-чынлап ярата, аның табигатенә ияләшә ала. Россиядәге яшеллек җитми мондагы россиялеләргә. Әмма яшәү шартлары Россиядәгедән күпкә яхшырак. Австралиянең хакимияте дә иммигрантларга карата бик ярдәмчел.
Patricio Brevis, Чили: Австралиянең ландшафты да, халкы да, мәдәнияте дә бик кызыклы. Ул төрлелеге, контрастлары һәм бер үк вакытта гаҗәеп бөтенлеге белән җәлеп итә. Кешеләрнең яшәү рәвеше дә бик ошады миңа. Австралия халкында, мәсәлән, АКШдагы кебек «сәяси тотнаклылык», кысалар юк. Бик табигый андагы кешеләр. Алар спорт белән шөгыльләнә, сәламәт яшәү рәвешенә мөккибән. Табигатьтә булырга яраталар, яшәүнең тәмен беләләр.
Австралиялеләрнең акценты бик үзенчәлекле. Ул «Strine» буларак билгеле. Инглиз телендә сөйләшүчеләр, бу илгә килеп төшкәч, җирле халыкның ни сөйләгәнен аңлый алмый интегә. Юкса, бер инглиз телендә сөйләшәләр... Ничек итеп Австралиягә килеп төшкән европалыларның (нигездә, инглизләрнең) сөйләм теле шулкадәр үзгәреш кичергән соң? Австралия аборигеннары сөйләме тәэсирендәме? Бу сергә җавапны һаман да таба алганнары юк.
Австралия
Рәсми фактлар
АТАЛЫШЫ: Австралия Союзы
БАШКАЛАСЫ: Канберра
ИҢ ЭРЕ ШӘҺӘРЛӘРЕ: Сидней, Мельбурн, Аделаида
ИДАРӘ ИТҮ ЫСУЛЫ: конституцион монархия
КОРОЛЕВАСЫ: Елизавета II (Австралия күптән Бөекбритания колониясе булмаса да, аның халкы Англия королевасын үзенең монархы дип исәпләвен дәвам итә)
ГЕНЕРАЛ-ГУБЕРНАТОРЫ: Квентин Брайс (королева илнең монархы исәпләнсә дә, идарә итү җаваплылыгы аның өстендә)
РӘСМИ ТЕЛЕ: инглиз
ВАЛЮТАСЫ: Австралия доллары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Комментарии (0)
Отправить
Авторизоваться
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
1527
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
5219
0
2
Иҗат
ДУСЛЫК
4352
0
1
Белми калма
28 ноябрь 2022 - 16:55
«ТАТАРСТАН ЕЛ СТУДЕНТЫ» ПРЕМИЯСЕНЕҢ ПРИЗ ФОНДЫ АРТТЫРЫЛА
53
0
0
28 ноябрь 2022 - 15:31
«ТРАНСПОРТ ГРАНТЫ»Н 6000гә ЯКЫН СТУДЕНТ АЛАЧАК
42
0
0
25 ноябрь 2022 - 21:20
«СЕЗ БАЛАНЫҢ ГРАЖДАНИН БУЛЫП ФОРМАЛАШУЫНДА ЗУР РОЛЬ УЙНЫЙСЫЗ»: КАЗАНДА ИҢ ЯХШЫ ҖӘМӘГАТЬ ТӘРБИЯЧЕЛӘРЕН КОТЛАДЫЛАР
182
0
0
25 ноябрь 2022 - 17:55
«УҢАЙЛЫ МОХИТ» БӨТЕНРОССИЯ АКЦИЯСЕ ИНКЛЮЗИЯ БУЕНЧА БЕЛЕМНӘРНЕ ТИКШЕРӘЧӘК
154
0
0
Тагын
Документлар
Баш бит
© «Ялкын» журналы, 2019. Гамәлгә куючы - "ТАТМЕДИА" АҖ
Редакция адресы: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
Телефон: +7 (843) 222-06-01
E-mail: yalkin@bk.ru
Баш мөхәррир - Илназ Фаис улы Фазуллин.
Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек федераль хезмәте (РОСКОМНАДЗОР) тарафыннан 2016 елның 6нчы декабрендә бирелде.
|
2022-11-29T03:32:28Z
|
http://yalkyn.ru/news/yalkyn/paradokslar-ile
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Мәгълүм булуынча, Башкортстан Хөкүмәтенең 2020 елның 6 маендагы 290 нчы карарына ярашлы, гражданнарның 2018 – 2020 елларда Русия кредит оешмаларыннан алган торак (ипотека) кредиты (займ) процентларын өлешчә каплау өчен республика бюджетыннан өстәмә субсидияләр бирүнең тәртибе расланган.
Максат – коронавируска бәйле катлаулы хәлдә калган гражданнарга ярдәм күрсәтү.
Субсидиягә түбәндәге категория караган гражданнар исәп тота ала: өч һәм аннан күбрәк баласы булган; гарип яки гарип баласы булган гаилә әгъзалары; баласын (балаларын) туганнан соң никахтан тыш тәрбияләгән, әгәр баланың атасы теркәлмәсә; ата-ананың берәүсе мәрхүм булган очракта икенчесенең яңгызы тәрбияләгән яки берсе хәбәрсез югалган очракта; шулай ук 2020 елның 15 мартыннан 2020 елның 1 июненә кадәр төп эш урынын югалткан һәм кредит оешмасына гариза язганда эшкә яраксыз кешеләр. Документка ярашлы, бала дип 18 яшькә кадәр яки мәгариф учреждениеләренең көндезге бүлегендә белем алган 23 яшькә кадәрге кешеләр санала.
Субсидия юллаган кешегә финанс ярдәменең күләме 100 мең сумнан артмаска, ипотека 2018 елның 1 гыйнварыннан 2020 елның 1 апреленә кадәр алынган булырга тиеш. Башкортстан казнасыннан аерым категория гражданнар өчен ипотека займы буенча процент түләүләренең бер өлешен каплауга кредит буенча процент ставкасына өч процент күләмендәге субсидия бүленәчәк. Аны 2020 елның 1 апреленнән 2020 елның 31 декабренә кадәр юлларга мөмкин.
Моның өчен кредит оешмаларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Чараның операторы булып Башкортстан Республикасының Торак программаларын тормышка ашыру буенча идарә тора, ул кредит оешмалары белән берлектәге эш турында килешү төзеде. Әлеге вакытта Саклык банкы, "Россельхозбанк", "ВТБ", "Русия" Акционерлар Банкы, "УРАЛСИБ", "СМП Банк", "ЮниКредит Банк", "Газпромбанк" һәм "Росбанк" белән килешүләр төзелгән, өч миллион сумнан артык акча Башкортстан гражданнарына булышу өчен җибәрелгән дә. Әйтергә кирәк, Саклык банкы клиентлары банкның тик Уфадагы бүлекләренә мөрәҗәгать итә ала.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Аургазы хэбэрчесе" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
|
2022-11-27T08:30:58Z
|
https://aur-heber.info/articles/-mgyyat/2020-08-19/ipoteka-bulsa-subsidiya-yulla-777739
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Ирек Сәгыйтов Башкортстан хөкүмәте премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Республика башлыгы Радий Хәбиров аның билгеләнүе турындагы Указга кул куйды
Ирек Сәгыйтов 1969 елның 11 июлендә Авыргазы районының Мостафа авылында туган. Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтын тәмамлаган.
Хезмәт эшмәкәрлеген 1991 елда Уфа автотранспорт техникумында ВЛКСМ секретаре булып башлый.
2018–2019 елларда – Русия гвардиясенең Башкортстан Республикасы буенча идарәлеге начальнигы урынбасары.
Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции
|
2022-11-27T10:02:10Z
|
https://belizv-tat.ru/news/novosti/2019-11-24/irek-s-gyytov-bashkortstan-h-k-m-tene-vitse-premiery-itep-bilgel-nde-1126209
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
12 майда иртәнге сәгать 8гә Башкортстанда яңа коронавирус йоктыручылар 80гә арткан. Шулай итеп, COVID-19 диагнозы куелган кешеләрнең барлык саны – 1647
Республиканың саулык саклау министры Максим Забелин сүзләренчә, 468 чирле дәваханәдә ята, 15 пациент авыр хәлдә (барысы да махсус аппаратка тоташтырылган). Яңа коронавирус инфекциясе расланган 697 кеше өйдә дәвалана. Башкортстанда 467 кеше терелгән.
Моннан тыш, саулык саклау министры Чаянда яткылыгыннан кайткан вахтачыларның кайсы берләрен дәваханәгә озатулары турында әйтте. Дәваханәдә яткан 26 ир-егетнең хәле тотрыклы, 10 вахтачыда COVID-19 расланган.
“Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции
|
2022-11-27T09:01:09Z
|
https://belizv-tat.ru/news/novosti/2020-05-12/bashkortstanda-t-lek-echend-covid-19-yoktyruchylar-80g-artkan-1125797
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Иң элек орлык суганын бер атна буена җылы җиргә таратып салып (20-25 градус), яхшылап киптерергә кирәк. Утыртыр алдыннан гына өч сәгатькә тозлы суга салып торабыз (1 литр җылы суга 1 аш кашыгы тоз). Судан алып, юабыз һәм 2 сәгатькә марганцовкалы суга салабыз. Ул караңгы төстә булырга тиеш. Микробларны һәм вирусларны үтерү өчен 2 сәгать җитә. Судан алып, тагын бер кат юабыз һәм җиңелчә генә киптерәбез дә, дымлы түтәлләргә утыртабыз. Шулай утыртсагыз, суган зур булып үсә, баш җибәрми.
❮
❯
Ә сез беләсезме:
Суган чебене кишер исен өнәми икән. Әгәр дә кишер белән суганны бер тутәлгә утыртсаң, ике куянны бергә тотарга була. Кишер исенә суган чебене килми, суган исенә – кишер чебене.
Суган чебененнән котылуның тагын бер ысулы – аш серкәсе салынган шешәләр. Кечкенә шешәләргә 3-4 аш кашыгы су салып шуңа 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе өстибез. Инде бу шешәләрне суган түтәлләренә тезеп чыгарга кирәк. Аш серкәсенең исен әвернә канатлы борчалар да яратмый икән.
Тагын бер ысул – суган түтәленә керосинлы су бөркү. 8 литрлы бер чиләк суга 1 аш кашыгы керосин кушалар. Шушы суны туфракка сеңәрлек итеп сибәләр. Моны май ахырларында ук башкарырга кирәк.
|
2022-12-02T20:19:53Z
|
http://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/sugan-bash-chygarmasyn-chen-utyrtyr-aldynnan-uk-charasyn-kr-kirk
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Россиядә Danone компанияләре группасы сөт продуктлары җитештерүче компания булып санала. Бүгенге көндә группага 20 дән артык завод керә, аларда 15 000 хезмәткәр эшли. Продукция «Простоквашино», «Активиа», Actimel, «Растишка», «Тёма», «Даниссимо», «Биобаланс», «Актуаль», «Смешарики», Danone һәм башка исемдәге бренд астында җитештерелә.
Географик һәм идарә итү принциплары буенча Компанияләр группасы Белоруссия, Мәскәү, Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Идел, Көньяк, Урал, Себер дивизионнарына бүленгән. Идел дивизионы территориясендә 5 завод урнашкан: «Самаралакто» сөт комбинаты, «Данон Волга» ЯАҖ (Самара өлкәсе),«КМП «Эдельвейс М» ЯАҖ (Татарстан Республикасы), «МК «Саранский»ААҖ (Мордовия республикасы), «Чебоксарский» сөт комбинаты (Чуваш Республикасы).
«Эдельвейс М» Казан сөт продуктлары комбинаты – компанияләр группасының иң заманча заводларының берсе. 2012 елда предприятие ISO: 22 000 халыкара азык-төлек куркынычсызлыгы стандартларына туры килү аудитын узды. Нәкъ менә биредә җирле авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитештергән сөттән «Простоквашино» һәм «Эдельвейс» каймагы һәм сөте, «Актуаль» эремчек продукцияләре, балалар өчен «Смешарики» һәм «Растишка» сөт коктейльләре эшләп чыгаралар. 2013 елда комбинат «Простоквашино» бренды астында уңышлы рәвештә уникаль сөт ризыгы җитештерә башлады.
Россия Danone Компанияләр группасы Danone халыкара компаниясенә керә. Компаниянең бүлекчәсендә 100 000 хезмәткәр эшли, ул 120 илдә, биш кыйтгада урнашкан. “Danone”ның 184 җитештерү үзәге бар, ул дүрт сәламәт туклану продуктлары җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы позициядә тора, алар: сөт ризыклары (дөньяда 1 номерлы), су (шешәле эчә торган су базарында 2 номерлы), балалар ризыгы ( дөньяда 2 номерлы) һәм клиника өчен ризыклар (Европада 1 номерлы).
|
2022-11-28T01:39:11Z
|
http://universiade2013.dspkazan.com/tat/partners/261
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
«Урал» авыл хужалыгы кооперативына озак еллар җитәкчелек итүче, бүген дә үзенең тәжрибәсе белән уртаклашып эшләүче Факил Дилмөхәммәтов шушы көннәрдә 60 яшен билгеләде.
Җитәкче нинди булырга тиеш? Бу сорауга бертөрле генә җавап биреп тә булмыйдыр, бәлки. Ә шулай да күп нәрсә җитәкченең шәхесенә, аның эшенә һәм кул астындагы кешеләргә мөнәсәбәтенә бәйле.
Факил Вәкил улы өч дистә елга якын җитәкчелек итү дәверендә авылдашларының да, район-республика дәрә-җәсендә дә хөрмәт яулаган кеше.
1988 елның апрелендә Чапаев исемендәге колхоз рәисе итеп тәгаенләнгәннән алып шушы җаваплы вазифада 27 ел армый-талмый эшли.
- 2015 елда сәламәтлек белән бәйле эштән бушатуларын сорап гариза яздым, аптырасалар да, аңладылар. Бу вакытта хуҗалык яхшы исәптә иде. Аннары гомум җыелышта карар кабул итеп, җитәкче урынбасары итеп куйдылар. Хәзер тәҗрибәмне яшьләр белән уртаклашам.
Факил Вәкил улы күп балалы гаиләдә туып үсә. Әтисе Вәкил Хафиз улы механизатор, әнисе Фәһимә Мөхәммәтрәхим кызы китапханәче, аннары балалар бакчасы мөдире була. Морадым урта мәктәбен тамамлагач, Факил Уфа автотранспорт техникумында белем ала. Армия хезмәтеннән соң, Архангель районының Бакалды совхозына автомеханик итеп эшкә җибәрәләр.
1988 елда туган авылына кайтып, Чапаев исемендәге колхозны җитәкли.
1997 елдан ул «Урал» авыл хужалыгы кооперативы итеп үзгәртелә. СССР заманында да, 90нчы еллардагы авырлыкларны да, бүгенге базар мөнәсәбәтләрен дә күрергә, шул шартларда эшләргә туры килә рәискә.
- Эшкә тотынганда ук, Чапаев исемендәге колхозда эшләр тотрыклы бара, маллар саны, техника җитәрлек, сарыкчылык, игенчелек җайга салынган иде, - дип искә ала ул. - Иң кискен мәсьәлә булып социаль объектларның юклыгы яки искелеге торды. Авылларда газ юк, брикет ташырга кирәк, юллар начар, район үзәгеннән еракбыз. Ике авылда да ФАП, балалар бакчасы авария хәлендәге бинада, магазиннар бәләкәй, суык, Михайловка, Кушкүл авылларында клуб юк. Беренче булып шуларны хәл итәргә кирәк булды, ул вакыттагы җитәкчеләр - райкомның беренче секретаре Миңлерәис Ишморатов, район Советы рәисе Владимир Косенко һәр башлангычымны күтәреп алдылар, җитәкчеләр белән уртак тел табып, уңышлы эш башланды, - дип искә ала Факил Дилмөхәммәтов шул чорларны. - 1989-90нчы елларда Морадым, Михайловкага газүткәргеч килеп җитте. Франциядән торбалар кайтарттык.
Әле булса шул вакытларда сөенечтән очып йөргәнем хәтердә. Боларның барысы да Миңлерәис Ишморатовның принципиаль карары, тырышлыгы белән булды. Иң беренче булып бу эшне без башладык.
Шул ук елларда район-ның баш табибы белән сөйләшкәндә, рәискә ул, ярак-лы бина булса, ФАП түгел, табиблар амбулаториясе ачабыз, тип вәгъдә бирә. Бу сүзгә шатланып авылдашлары бер ел эчендә бина төзиләр. БАССР Югары Советы депутаты Шамил Кудашев һәм район җитәкчелеге ярдәме белән табиблар амбулаториясе ачыла, табиб Венер Сафин эшкә кайта. Җиһазлар алына. Бүген дә бу коллектив алдынгылар исәбендә, тырышып эшли.
1989-90нчы елларда Морадымда ике магазин төзелә, җылы, якты биналар райпога бирелә. Авыл урамына ике чакрым асфальт түшәү, шул урамнан үтү барысы өчен дә истәлекле мизгел булгандыр. Аннан соң Михайловкада ике катлы мәдәният йорты төзелә, анда ФАП урнаша. Өченчесе булып Кушкүлдә клуб, магазин калкып чыга. Бу эшләрнең барысы да рәиснең тырышлыгы белән, колхоз исәбенә башкарыла.
- 1996-97нче елларда Хөкү- мәт ярдәмен тойдык. Февральдә планга кертелеп, 95 урынга ике катлы балалар бакчасы төзедек. 2002 елның маенда республикабыз Президенты Мортаза Рәхимов килде, эшлекле очрашу булды, килешүләр төзедек, өч ай эчендә иң зур таләбебезне канәгатьләндереп тә куйды. Биллекылыч елгасы Морадымнан үтә, алты урында аның аша чыгарга кирәк. Үзәк күперне төзүне нефтьчеләргә йөкләтте, бүген ул авылның яме булып тора. Үзгәртеп кору елларын авыл эшчәннәре авыр кичерде, бар нәрсә бартерга корылды, халыкның күңелен төшермәс өчен кулдан килгәнне эшләргә, йолаларны юкка чыгармаска тырыштык. Районда сабантуй үтмәгәндә дә, без аны оештырдык, беренче булып тирмә кордык, башкорт киемнәрендә курай уйнап, милли ризыклар белән сыйлап, барысын да таң калдырдык.
Шул вакыттагы авыл Советы рәисе, алдынгы карашлы Сәлимьян Морзабаев белән авыл тарихына игътибар итеп, беренче очучы Гали Ишмурзин тормышы бенән кызыксына башладык. Аның гаиләсенә ярдәм иттек, Уфадагы зиратта кабере ташландык хәлдә иде, аны рәткә китердек. Шул елда беренче көрәш турниры үткәрдек. Ә инде вафат булуына 50 ел тулуга багышлап, зурлап сабантуй, Ишмурзин призына төрлө ярышлар оештырдык.
Әйе, ул вакытта кыенлык-лар аша булса да самолет чакырталар. Авыл халкы пилотажларны мавыгып күзәтә, парашютчылар төшүен, Стәрле- тамактан алдынгы мотокросс командасының тауда осталык дәресе күрсәтүен кызыгып тамаша кыла. Ул район дәрәҗәсендә булмаган вакыйга була. Бу инде җитәкченең абруен да, аның халык өчен тырышуын да исбатлый.
2003 елда Марат Ишемгулов самолет алырга ярдәм итә, аны очучы истәлегенә Сабантуй тавында урнаштыралар.
- Хәзер бу урын паркка әйләнде. 8 гектар җирне бүлеп, киртәләп, бөтен авыл халкы, укучылар белән ылыслы агачлар утырттык, - дип куанычын яшерми матурлык яратучы Факил Вәкил улы. - Хәзер аларны күреп күңел шатлана. Теләгем тормышка ашты.
Әйе, монда йортлар төзелә, яшьләр төрле программаларда катнаша. Авыл елдан-ел матурлана.
- Бүген хуҗалыгыбыз уңыш-лы эшләп килә, авырлыклар булса да, халкыбыз тырыша. Элек колхозчылар бигрәк актив, җыелышлар сәгатьләр буена бара, барысы да сорауларын, кызыксынуларын җиткерә иде. Шул кызу сөйләшүләрдән соң өйгә кайтып керү бер рәхәтлек бирә иде. Күңелне кырганы шул булды - кайбер кешеләр үпкәләрен белдерде. Ул заманда районда партия комитеты алдында ясаган докладларда тәнкыйть таләп ителә иде, кемнедер тәнкыйтьләгәнмен. Яшь чак, тиеш булгач, тиеш дип кабул ителгән. Кайвакыт шуларны уйласам, оялып та китәм.
Безнең җирләр уңдырышлы булмаса да, колхоз инженерлары, агрономнары иген үстерүгә күп көч сала. Яшьләр хәзер белемле, аларга шартлар булдыру өстендә эшләргә кирәк. Киләчәк алар кулында. Техникада берничә егет эшли. Авыл җирендә абзары булмаган, ялкау кеше авыл хуҗалыгында эшли алмый, - дип борчылуын да белдерде. - Хәзер элеккечә түгел, авылда булган оешмалар арасында бердәмлек югалды.
- Яшь чакта нинди хыялыгыз бар иде? - дигән сорауга: «Әтием гомер буе механизатор булды, бүтән юл буенча китүне мин уйламадым да», дип җавап бирде. Һәрчак дуслары күп була, оештыру сәләте яшьтән үк беленә. Техникумда, авыл хуҗалыгы институтында укыганда да аның янына тиңдәшләре җыелырга ярата. Җор сүзле, ачык күңелле егетне бар да үз итә.
- Рәис итеп куярга булгач, ни өчен миңа рәис булырга ярамый икәнлегенә 13 пункт-тан торган анализ эшләдем, - дип ихлас көлеп алды әңгәмәдәшем. Тыңладылар да көлделәр, менә бит, син әзер кадр, кайсы яктан үсәргә беләсең, диделәр.
- Элек балаларга игътибар җитмәде, Морадымның табигате, Биек һәм Урта чагылларны күрсәтеп булмады. Син иртәнге алтыда барганда механизаторлар техникаларын майлап, басуга чыгарга әзерләнеп йөриләр, күп вакыт эштә, басуларда үтте. Әле исә оныкларыма тирә-якны күрсәтергә, таныштырырга тырышам. Алар кайда чөгендер, кайда көнбагыш үскәнен беләләр.
Үз йортында да яхшы хуҗа Факил абый. Матур, иркен йорт, каралтылар. Күркәм бакча, ике теплица - барысы да уңыш белән сөендерә.
Хатыны Венера турында: «Ул мине тулыландырды, һәрчакта өйдә ышанычлы тыл, уңганлыгы, ярдәмчеллеге белән уң кулым булды. Бер кыз, бер улыбыз үсеп җитеп, үз һөнәрләре буенча әйбәт кенә эшләп йөриләр. Кызыбыз гаиләле, ике оныгыбыз бар», ди ул.
Гаилә тарихын, фамилиясе килеп чыгышын ныклап өйрәнергә дә теләге зур Факил Вәкил улының.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: ул һәрвакытта да гәзитебезнең чын дусы булды һәм булып кала. Факил Вәкил улына алдагы тормышында нык- лы саулык, гаилә иминлеге, шулай оптимист булып калуын телибез. Юбилеегыз котлы булсын, киләчәккә билгеләгән планнарыгызны тормышка ашырырга язсын!
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Аургазы хэбэрчесе" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
|
2022-11-27T07:50:03Z
|
https://aur-heber.info/articles/avyl-khu-alygy/2019-02-05/z-b-heten-tugan-irend-tapkan-74818
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
(Бәян-вәгазь) Бүген тагын бик эссе булды. Күләгәдә – 40 градус! Җәйге челләдә кызган һавадан хәлсезләнеп беткән агачлар һәм басудагы игеннәр яңгыр көтеп ялвара сыман: “Их, бер рәхәтләндереп явып китсә икән! Кайда йөрисез сез, болыт –туганнар?!..”
Иртәдән бирле болында барлы-юклы үләнне чемченеп йөргән көтү, әлсерәп бетеп, авылга кайтып керә. Хуҗалары үз малларын якын гаилә әгъзасы кебек каршы алып, көндәлек кичке эшкә тотына. Тагын бер көн ахырына якыная.
Кояш сүлпәнәя төшкән нурлары белән: “Болай булса да кыздырып калыйм әле!”- дигән шикелле көнбатышка килеп җиткәндә, Гарәфетдин бабай, гадәттә, капка төбенә чыгып утыра. Җәйге явымсыз көннәрдә ул шулай иске, ярылып беткән эскәмиядә кояшны озатып, ахшамны каршы ала. Бабайның яше инде 75тән узган булса да, ул әле шактый аңлы, акыллы, төпле фикерле. Авылдашлары аны хәтта “хикмәт сандыгы” дип тә атыйлар, чөнки нәрсә генә сөйләсә дә, нинди сорауга җавап бирсә дә, “шулай - болай ул” дип кенә калмыйча, тормыштан берәр мисал китереп, дини белемнәрен дә эшкә җигеп, әйтәсе фикер-сүзләрен бик хикмәтле, гыйбрәтле, уйландырырлык итеп җиткерә белә ул. Дөрес, карчыгы Бибинур түти генә аны: “Шул эскәмиясенә чыгып утыра да, ләчтит сатып кояш баета!”,- дип сүгә. Бабайның моңа исе китми, түбәтәен төзәтеп куя да: “Кояшны мин түгел, Аллаһ баета”, - дип мыек астыннан хәйләкәр елмаеп, тыныч кына җавап бирә.
Әллә Гарафетдин абыйның нурлы йөзе үзенә тарткангамы, күрше-тирәдә яшәүче авылдашлары бабай янына җыела, арада хатын-кыз заты булса, Бибинур түти дә түзми - карты янына чыгып утыра. Бүген әнә югары очта яшәүче кодагыйлары Мәрфуга да биредә икән.
- Үтеп барышлый гына туктадым, үтеп барышлый гына! –дип акланган карчыкка дикъкать бирмичә, Бибинур апа усал вә рәхимсез итеп күзлеген ялтыратып, башын читкә бора. Яратмый ул аны. Шуңа ишетәсе дә, күрәсе дә килми. Аларның бер-берсе белән килешә алмавының сәбәбе – үзе бер тарих, бер гыйбрәтле кыйсса. Әмма кызы Миңсылу Мәрфуганың малаена кияүгә чыкканнан соң, карчыкларның үзара мөнәсәбәтендәге ярык тагын да зурайды, элекке киеренкелек тагын да артты. Горур табигатьле Бибинурның кодагыеның хәтта нәзек тавышыннан да саруы кайный. Шәйтан суы белән дус булган кияүнең кызын, оныкларын интектереп яшәтүе исә Мәрфуга карчыкка карата начар мөнәсәбәтнең көчәюенә тагын бер сәбәп булды.
- Кодагы-ый! Төнәген күчтәнәч итеп биргән балыгыз бигрәкләр дә тәмле булган! – дип, ялтыраган күзлеккә күпер салырга ниятләп, тәмле-татлы итеп сайрый башлый Мәрфуга. – Юкә балымы ул, әллә чәчәкнекеме?
- Белмим! – дип, нечкә иреннәрен кысып, кырт кисә Бибинур. – Без бал кортлары артыннан очып йөрмәдек!
Бибинур түти үзенә әйтмичә кодаларга бал биргәне өчен картын ничек сүгәчәген планлаштырып утырган арада Мәрфуга әби Казаннан бабасы янына кайткан студент оныгы Айдарга сүз катарга була:
- Кәк дилишкә? Ә-ә?
Капкага сөялеп торган озын буйлы Айдар болай да тәбәнәгрәк булган, әле җитмәсә бераз бөкрәйгән карчыкка өстән аска күз ташлап:
- Әлхәмдү лилләһи, Ходай биргәненә шөкер! – дип ипле генә җавап кайтара.
“Татарча юньләп белми бугай бу”, - дип уйлап, Айдарга русчалатып дәшкән карчык шәһәр егетенең шулай төпле, дин әһелләредәй җавап бирүенә башта аптырап китә, соңыннан исә: “Гарәфетдин үз оныгын өйрәтмичә калмас шул!” – дигән нәтиҗәгә килә. Ә бал турындагы соравына Бибинурның тупас итеп җавап бирүе йөрәгенә ярамаганга, ул, кодагыен төрттереп алырга теләп, әче тавыш белән сорый:
- Айдар улым, ял итәргәме, әллә былтыргыча ат урынына эшләргәме килүең?
Егет нәрсәдер әйтергә дип талпынып торган арада батып баручы кояш нурларында ялтыраган кырыс күзлек янә телгә килә:
- Кирәк булса эшләр, кирәк булса йоклар, сиңа отчет биреп тормас!
Карчыгының кызып китә торган гадәтен белгәнгә, Гарәфетдин бабай сүзне башка якка бора:
- Их, җәмәгать, карале син аны, яңгырны мәйтәм, һаман яумый да яумый!
Күрше Мәхсүт абый да ике карчыкның әрепләшүенә нокта куярга омтылып, тизрәк сүзгә кушыла:
-Төптән уйлап карасаң, хәлебез чыннан да шәпләрдән түгел. Агач-үсемлекләр интегә, үзебезгә дә читен. Эсселек башланганнан бирле авылда суга кытлык, челтерәп аккан ике чишмә дә корып бетә язды – суы самавыр борыныннан кеби генә ага.
Мәрфуга апа бу юлы да кысылмыйча калмый:
- Моның тикле эсселектә дәвлини дә югары, башым әйләнә... Җитмәсә, нуябрьгә хәтле болай эссе булачак, дип сөйли кеше...
Бибинур түти башын горур күтәреп, кодагыена назлы, әмма үчле тавыш белән дәшә:
- Гыйнвар аена кадәр диючеләр дә бар!
Мәрфуга апа нык аптырашта калып, үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрә:
- Әү!
- Авызың дәү! – дип бер дә исе китмәгәндәй әйтеп куя Бибинур. – Ирләр сөйләгәндә бераз булса да шул дәү авызыңны томалап торсаң, әй, рәхмәт укыр идем үзеңә!
Бу вакытта Гарәфетдин абыйларның капкасы янына ике өй аркылы яшәүче Илгиз абый килеп баса. Аксакалга хөрмәт белдерү йөзеннән ул, кулларын сузып, иң элек аның белән күрешә:
- Хәлләр ничек, бабай?
- Хәлләр изге, кодалар гына бизде! – дип бераз гына тавышын күтәреп җавап кайтара Гарәфетдин абый. – Карчыгым кодагыйга шушы 40 градуслы эсселек гыйнвар аена кадәр дәвам итәчәк дип юрый...
-Кит аннан! – дип шакката Илгиз абый. – Син, Бибинур түти, болай кеше куркытма! Башка алай юрама! Матри!
Яше 60тан узып та бер тапкыр да Җомга намазына килеп карамаган Илгиз абыйның аракыга хирыс булуын белгән Гарәфетдин бабай күзләрен янә хәйләкәр кысып уйчан кыяфәт белән әкрен генә әйтә:
- Әй, җәмәгать, шулай гыйбадәтсез, бозыклык - гөнаһ кылып яшәсәң, тәмуг эссесендә берничә ай түгел – мәңгегә калуың ихтимал...
Яшьләргә хас булган кызыксыну белән Айдар көтелмәгән бер сорау бирә:
- Бабай, ә тәмугта температура ничә градус икән?
-Төгәл белмим, әмма бер хәдистә җәһәннәм уты җир утына караганда 70 мәртәбә кызурак, диелә. Анда эләгүдән Раббым Аллаһ Үзе сакласын!
- Алай булгач, хәзерге 40 градус әллә ни күп түгел дә икән, - дип үзенчә нәтиҗә ясый Айдар.
Моңарчы дәшмичә утырган тыйнаграк Хәерниса апа бу юлы сүзгә кушылырга була:
- Әле ярый 40 кына! Ә тагын да эссерәк – 50-60 градус булса, нишләр идек? Аллага шөкер, әле су бар! Ә су дөм бетсә, нишләмәк кирәк?
- Су дигәне бетә язды бит инде, җәмәгать! Ике айдан артык яңгыр юк! – дип борчылуын белдерә Мәхсүт ага. Карашын җиргә төбәп утырып торган Илгиз абый нәрсәдер исенә төшереп дәшә:
- Ә менә без яшь чакта яңгыр озаграк яумаса, чиләккә су тутырып урамга чыга идек тә шул суны беренче очраган кеше өстенә шәпләп ора идек. Тегесе хәлне аңлый, карышмый. Шуннан соң озак вакыт та үтми – яңгыр яварга тотына.
- Их, алай гына бик җайлы итеп яңгыр яудырып булса-а! – дип Айдар шиген белдергәч, Илгиз абый:
- Булыр иде дә ул, ләкин хәзер урамга чыгып кеше өстенә су тондырып карале син? Аты-юлы белән сүгенеп сиңа ыргылачак!
Мәхсүт абыйның исә бу хакта үз фикере:
- Әгәр син минем өстемә шулай су тондырганнан соң яңгыр явачагына төгәл гарантия бирә аласың икән – рәхим ит, мин рәхәтләнеп коенам. Ләкин бит син андый гарантия бирә алмыйсың!
Илгиз абый баш чүмечен кашып авыр сулап көрсенеп куя да, үзенә юнәлтелгән игътибардан тизрәк котылырга теләп, рәттән генә утыручы Тәгъзимә карчыкның терсәгенә төртеп сорау бирә:
- Әби, бабаеңа апираций булган икән, хәзер хәле ничегрәк?
Сиксәнгә 2-3 яшен генә тутырмаган Тәгъзимә апа, колагы катырак булганга, сорауны аңламый, әмма үзенә мөрәҗәгать итүләренә бик шатланып, Илгиз абыйга, урам яңгыратып, җавабын кайтара:
- Тешләремне дисеңме? Куйдырдым-куйдырдым, бәбкәем, әле узган атнада ук куйдырганыем, шуны да белмичә калдың мени?!
Әбинең тешләренә караганда, аның бабаеның хәлен белүне күпкә мөһимрәк санагангадыр, Илгиз абый уч төпләрен авызы янына рупор сыман куеп, Тәгъзимә апаның колагына ук соравын кычкырып кабатлый:
- Мин әйтәм, бабаеңның хәле ничек? Апирацийдән соң уңайланамы?!
- Ә-ә! Бабай дисеңме? Ие-ие, ул да бик сөенде яңа тешләр куйдырганыма! Ул ит дисеңме, кәбестәме – барысын рәхәтләнеп чәйним хәзер...
- И чукрак ... – дими түзми Илгиз абый. – Бабай ничек, дим, ба-ба-ай!!!
Тәгъзимә апа бераз кабаланып яулыгын кысыбрак бәйләп куя да, күршесенә текәлеп, борчулы тавыш белән сорый:
- Аба-ау, әллә синең дә тешләрен сызлыймы? “Ай-вай” дип сыкранып утыруыңны әйтәм...
Илгиз абый саңгырау карчык белән аралашуның файдасыз бер гамәл булуын аңлап, сорау бирүдән туктый.
Беразга гына урнашкан тынлыкны Мәрфуга апаның черелдек тавышы бүлә:
- Нинди хәл микән бу, әкәмәт! Җәй булгач, яңгыр яварга тиештер бит инде? Ә ул яумый да яумый!..
Аяз күктә күк күкрәгән шикелле, Бибинур түти каты, усал тавышы белән кодагыеның черелдәгәнен күмә:
- Яхшы булмас өчен бик әйбәт кенә! Әле ярый тамакларыбыз тук, ризыгыбыз бар дип шатланыйк! Тәмле ашыйбыз, тыныч йоклыйбыз, шөкер кылырлык түгел мени?!
- Ризык дигәннән, быел корылык булу сәбәпле, ипи бәясе нык күтәреләчәк, диләр, - дип борчылуын белдерә Хәерниса апа.
- Бик шәп булыр, күтәрелсә! Чүплеккә әзрәк ташларлар! – дип кискен кире кага аның сүзен Бибинур. Былтыр улы янына Казанга баргач, өй янындагы чүп тартмаларына икмәк кисәкләре, хәтта яртышар батон ыргытылганын күргәннән соң, шактый исе китеп, тетрәнеп кайтып киткән иде ул авылга.
Айдар кебек яшьләр моны бик үк аңлап бетермәсәләр дә, өлкән буын кешеләре ипи кадерен яхшы белә, аңа кытлык булган вакытларны онытмый.
Бүгенге җәмгыять кешеләре өчен зур байлыкка ирешү бәхет саналса, өлкән буын вәкилләре өчен заманында бер кисәк ипи зур бәхет булган.
Ул арада Гарәфетдин бабай хатирәләрен яңартып, ашыкмыйча, ипләп кенә сөйли башлый:
- Ие шул... Сугышның, ачлыкның нәрсә икәнен белгән өлкәннәр икмәкне бик хөрмәтли, кадерли... Аллаһы Тәгалә бит һәр буынны Үзе теләгәнчә сыный. Без яшь чакта, совет чорында Алласызлык сәясәте, динсезлек афәте зур сынау булды. Соңгы 2 дистә елда халыкка дин юлына басарга, гыйбадәт кылып яшәргә бөтен мөмкинлекләр бирелде. Тормыш ничек әйбәтләнде бит хәзер, ә? Ул әфлисун-мәндәринне без элек төшебездә дә күрмәдек. Хәзерге уңайлыклар турында хыялланмадык та. Ә халык нишли? Шөкер итәсе, Аллаһы Тәгалә кушканча яшисе урынга нәфесләнеп байлык артыннан куа, ришвәт бирә-бирә балаларын укырга кертә, бар эшен акчага тәвәккәлли... Яше-карты хәмер белән дуслашты, бозыклыкка чумды. Илебездә үзгәртеп кору, кем әйтмешли, пириструйка башланганнан соң, динебезгә ирек бирелгәннән соң 25 ел узды. Чирек гасыр көтте Аллаһы Тәгалә! Хәзер инде менә бәрәкәтен киметеп, быел Үзенең бер нигъмәтеннән – яңгырдан мәхрүм итте...
Нәрсәдер исенә төшергәндәй, бабай бер мәлгә тынып кала. Янында булучылар, хәтта Мәрфуга апа да, аны бүләргә кыймыйча, тынлыкны саклап, кымшанмыйча утыра. Гарәфетдин абый исә балачакта кычыткан ашын, чергән бәрәңге уалмасын ашаганнарын һәм шул вакытта да авылда яшәүчеләрнең күбесе намазда булуын исенә төшерә. Хәмер эчүчеләр дә юк иде диярлек. Һәр гаиләдә 6-7шәр бала булуга карамастан, халык ничектер бик юмарт, киң күңелле иде, тормыш бәрәкәтле булды шикелле. Ә бәлки, шулай тоелгандыр? Канәгать булганга, барның кадерен белгәнгә Аллаһы Тәгалә күңелләргә тынычлык салгандыр. Ә хәзер бит кеше булганына риза түгел, һаман әзсенә, һаман нәфесләнә. Байлыгымны арттырам, күбрәк акча эшлим дип күпме көчәнсә, шул кадәр күңел тынычлыгын югалта, төшенкелеккә бирелә. Ә ни өчен шулай? Бу сорауга җавапны бабай төгәл белә, шуны авылдашларына җиткерергә теләп, сүзен салмак кына дәвам итә:
- Ие шул... Ие... Бүген байлыкка, бәхетле, мул тормышка омтылучы халыкның төп ялгышы – Аллаһ ризалыгы дигән нәрсәне онытып, бәхетне акчада эзләве. Ә бәхет асылы бит аңарда түгел. Аллаһы Тәгалә бер үк дөнья нигъмәтен кемгәдер шатлык-сөенеч итеп бирергә мөмкин, ә кемгәдер көенеч, кайгы-хәсрәт итеп. Исегездәме, былтыр Рәниф тә машина алды, Илнур да. Илнур бүгенгәчә машинасына утырып эшенә дә йөри, хуҗалыкта, гаиләсе өчен дә аннан файдалана, ә Рәниф авариягә юлыгып, хәзер инде елдан артык урын өстендә ята. Әнә Хәйретдиннәр, кызлары укырга керде дип ничек шатланганнар иде, ә ул бала өенә мәет булып кайтты. Кечкенәрәк мисал да китерә алам. Гаптериләр бая карбыз ашап нишләде? Агуландымы? Ие. Югыйсә бит авыл кибетенә кайткан шул ук карбызны башка кешеләр дә ашады. Без дә бик яратып авыз иттек. Ә Гаптеригә менә нәрсә булды. Уйланырлык нәрсә бар, җәмәгать...
Озын сүзнең кыскасы – кемгәдер мал-мөлкәт, дәрәҗә бирелсә, шатлыкмы бу аның өчен, әллә хәсрәтме - төгәл билгеле түгел. Барлык хикмәт Аллаһның теләгендә. Бәрәкәт тә Аның карамагында. Өебезгә, тормышыбызга бәрәкәт килсен дисәң, иң элек бит Аллаһ ризалыгын алырга тырышырга кирәк. Ә бездә ничек? Халык Аллаһның ачуын китерә торган гамәлләр эшләп яши, ә үзе бәхетле булырга тели. Ә алай була аламы соң ул, ә?!
...Шулай сөйли-сөйли бераз кызып киткән Гарәфетдин бабайның авызына карап, аның һәр сүзен “йотып” баручы Мәрфуга апа бу урында сабырлыгын җуеп кинәт каты нечкә тавышы белән әйтеп куя:
- Шушы гөнаһ кылып яши торган халыкка Аллаһы Тәгалә ничек түзәдер, әстәгьфируллаһ!
Җайлы-көйле генә бара торган вәгазьне бүлгән Мәрфуга апаның кычкыруына капка янындагылар башта сискәнеп куя, аннары, ачулары кабарып, шелтә белдерәбез дигәндә генә Гарәфетдин бабай янә сөйләп китә:
- Ие, кеше бит, гадәттә, авырлыкка чыдый, ә рәхәткә, нигәдер, түзә алмый. Авырлыкта халык ничектер чыныга, күбрәк дога кыла, сорый, ялвара, ә рәхәтлектә – бозыла, аза башлый. Җир йөзендә рухи пычраклык, кабәхәтлек күбәйсә, Аллаһы Тәгалә кешеләргә берәр авырлык биреп, уйланырга, тәүбәгә килергә мөмкинлек ача. Быелгы корылык та, ярма, бәрәңгенең бәяләре кинәт күтәрелү дә Аллаһ Раббыбызның соңгы 25 елда безгә ясаган беренче җитди кисәтүедер! Башка илләрдә бит, ишетеп беләбез, йә җир тетри, йә су баса, йә кан түгелә. Бездә моңарчы, Аллага шөкер, әле бик тыныч булды, ләкин бит халык аңларга тиеш: гел шулай Аллаһы Тәгаләнең ачуын китереп яшәсәң, Аның газабы төшүе дә бик ихтимал...
Капка төбендә булучыларга ошамаячагын белсә дә, Мәрфуга апа янә түзми һәм бабайны бүлдереп, һәркем аңларлык – ишетерлек булсын диптер инде, әйтәсе килгән сүзен кычкырып, иҗекләп ярып сала:
- Бик хак, дө-рес әйт-тең син, Га-рә-фи! Лә-кин бу бо-зыл-ган, а-зып бет-кән та-тар-лар-ны бү-ген ачлык бе-лән ге-нә җи-ңеп бу-ла-а!!!
Бермәлгә телсез-өнсез калган капка төбендәгеләр ачулы йөзләрен карчыкка борып, шаккатып текәлә. Ачуыннан бүртенгән Бибинур түтинең кашлары борынына кадәр төшкән. Күзлегенең калын пыяласы аша бермә-бер зуррак күренгән әлеге кашлар илә Мәрфуга өстенә хәзер нинди дәһшәтле, явыз көч ябырылачагын чамалап була иде. Түти инде авыр сулап мышный да башлады, әмма... авыл мәчете манарасыннан, ахшам намазының вакыты керүен белдереп, азан яңгырады. Нинди йомшак, күркәм, тыныч тавыш! Авыл өстенә тарала башлаган шушы азанның уңай йогынтысы нәтиҗәсендә әле генә туган киеренкелек басылды, бар кешеләр җиңел сулап куйды, хәтта түтинең кашлары да кире урынына кайтты.
Шулай сүзсез-нисез азан тыңлап бетергәннән соң, кул күтәреп дога кылдылар. Гарәфетдин бабай, ахшамны мәчеттә укырга ниятләп, яндагы ирләргә дә шунда керергә тәкъдим итте:
- Әйдәгез әле бер саваплы гамәл кылыйк, булмаса: мәчеткә кереп намаз укып чыгыйк!
- Минем бабай заманында мулла булды! Беләсезме шуны? Би-ик гыйлем кеше иде! –дип җаваплады Илгиз абый.
Мәхсүт абый исә: “Мин әле пенсиягә чыкмаган! Менә пенсиягә чыгуга укый башлармын!” – диде дә, горур кыяфәт белән торып өенә таба атлады.
Матур челтәрле, йомшак паласлы, пөхтә, җыйнак, ямьле гыйбадәтханәдә бабай белән Айдарны бераз шомлы тоелган тынлык каршы алды. Мәчет имамы, 73 яшьлек Кәримулла хәзрәт белән өчәүләп ахшам намазын укыдылар. Хәзрәт инде олы яшьтә булса да, моңарчы имамлык эшен башкарып килде, чөнки 140 хуҗалыклы авылда имам булырга түгел, мәчеткә кереп намаз укып кына чыгарга да теләүчеләр юк иде.
Казан мәчетләрендә кешенең күп булуына күнеккән Айдар намаз тәмамлануга картлардан:
- Мәчет һаман шулай бушмыни? – дип сорады.
- Җомга көнне 6-7 кеше җыела үзе, ә башка көннәрне халык мәчеткә йөрми, - диде Кәримулла хәзрәт.
- Әйтергә, чакырырга кирәк, - дип ачынып борчылуын белдергән егеткә Гарәфетдин бабай ахшамга кадәр булган хәлне исенә төшерде:
- Үзең шаһит, дәштек, чакырдык, әмма алар бит Тәгъзимә апаң кебек – чукрак. Аерма шунда гына: әби колакка каты булса, боларның калебләре саңгырау, күңел күзләре – сукыр... Шуңа хак сүзне ишетмиләр, тугры юлны күрмиләр, үзләре өчен бик кирәкле булган нәрсәләрнең файдасын аңламыйлар...
- Әле монда килер алдыннан гына бер вәгазь китабында шундый нәрсә укыдым, - диде кызуланып Айдар. – “Мәчет ул – Аллаһ йорты, шуңа күрә анда килгән кеше Аллаһның кунагы була”. Тагын шуны укыдым: буш торган мәчет бөтен мәхәллә халкына ләгънәт кылып торыр икән...
- Булыр-булыр, - дип ризалашты Кәримулла хәзрәт. – Әнә күрше авылда мәчеткә кеше ничек күп йөри. Анда кәсеп тә яхшы, аракы эчүчеләр дә юк диярлек, тормышлары бәрәкәтле, үз көенә җайлы гына бара. Ә бездә? Өй аралаш исерек, яшьләр үзләрен кая куярга белмичә трай тибеп йөри. Ул сугышу, ул сүгенү, урлашу, зина... Ю-ук, юк ул бездә тәртип. Кайчан булачагын да чамалый торган түгел...
Шулай сөйләшә торгач, күпме вакыт узганы сизелми дә калды. Мәчеттән урамга чыкканда инде караңгы иде. Баганалардагы янмаган лампалар өчен дә яктыртам дигән сыман, яп-якты ай авыл урамын нурга күмгән. Бабасы белән икәү генә калудан файдаланып, Айдар үзен борчыган бер соравын бирә:
- Бабай, әйт әле син миңа: нигә безнең әби Мәрфуга апага гел шулай кычкыра?
- И улым, бу бит әбиең түгел – аның хәсрәте кычкыра. Исерек белән яшәү әллә җиңел дип беләсеңме? Миңсылуыбыз балалар хакына гына түзәм дип торды моңарчы аларда, алга таба ни булыр... Ә соравың дөрес. Аннары шунысы да бар: баланың тормышы рәтсез булуда, аның шәхси бәхетсезлегендә ата-анасының да гаебе булырга мөмкин. Бәлки, Аллаһ каршында ниндидер хатабыз, гөнаһыбыз бардыр. Шуңа күрә зарланырга, кемнәндер гаеп эзләргә түгел, тәүбәгә килеп, Аллаһтан ярлыкауны сорарга кирәк. Барыбызга да.
Гарәфетдин бабай бераз сөйләшмичә барды. Бу вакытта ул Мәрфуганың яшь чакта авылның иң чибәр кызы, аның яшьлек мәхәббәте булуын, читкә эшкә китүе сәбәпле, аның белән кавыша алмавын, кайткач та... Юк, барысын да Айдарга сөйләү ярамас. Сер булып калсын.
Шулай эчтән генә яшьлек хатирәләрен яңартып алып, Гарәфетдин бабай сүзен дәвам итә:
- Мәрфуга апаң кешегә сиздермәсә дә, ничек кайгыруын беләм мин аның. Күп күрде инде ул, бичара. Карты да бик эчкән бит. Айный алмыйча эчеп үлде дә. Ә аның кебекләр күпме бездә! И-их!..
Менә Гарәфетдин абый белән Айдар өйләренә кайтып та җиттеләр. Бабай, бераз гына хәл алам дип, капка төбендәге эскәмиягә утырды. Айдар да аның янына утырып, аркасы белән капкага сөялде дә, башын өскә күтәреп күккә карады. Яп-якты ай әйләнәсендә күк гөмбәзен матур бизәп чәчелгән йолдызлар, тылсымлы җемелдәп, нәрсәдер әйтәләр иде сыман. Тик нәрсә?
- Шәһәрдә йолдызлар болай ук яхшы күренми, - дип әкрен генә әйтеп куйды Айдар. – Шуңадыр, авылга кайткач, мин аларга карап сокланып туя алмыйм. Шушы санап бетергесез бихисап йолдызлар янына нигәдер күтәреләсем килә минем...
- Вакыты җиткәч, күтәрелерсең әле, - дип җавап бирә Гарәфетдин бабай. -Ничәмә-ничә ел яшәгән күпме кешенең җаннары шушы йолдызлар кебек бихисап күп хәзер ахирәттә. Алар кайчандыр җир йөзендә яшәделәр, тәкъдир сынауларын үтеп, ахирәткә, мәңгелеккә күчтеләр. Кайсыларыдыр ахирәттә шатланып “җемелди”, кайсыларыдыр – утлы күмер кебек янып, гөнаһларын кара төтен булып көйрәтеп чыгара. Аллаһ хозурына чиста җаннар гына кабул ителә шул. Ә бу җирдә безгә пычрак ябышырга гына тора. Чиста булып калуы бик кыен.
Бу мизгелдә күккә карап бабасын тыңлаган Айдарга күк гөмбәзендәге исәпсез йолдызлар бакыйлыкка ашкан җаннар булып тоелды. Өстән аянычлы, кызганычлы карап, “җаннар”, галәмне яңгыратып, кычкыралар иде сыман:
- Сездә – җирдә – инде күптән яңгыр яумый, ә без монда бик зарыгып дога көтеп торабыз. Их, бер рәхәтләндереп дога кылсалар икән безгә! Нигә шулай бик ваемсыз яшәп, искә алмыйсыз сез безне, туганнар!”.
Кайбер җаннарның хәле бераз гына арурак булса да, алар өчен дә шифалы изге дога бик тә тансык, кадерле. Әмма җаннарның күпчелеге догалардан күптән мәхрүм. Аларның җирдә яшәүче туганнары инде байтак вакыт мәрхүмнәрен искә алмый, ахирәттәге якыннарының рухларына шәфкать, ярлыкауны сорап, Раббыларына, күз яшьләрен түгеп, мөрәҗәгать итми...
Көн дәвамында барлы-юклы дога кылучы кешеләрне эзләп йөргән фәрештәләр кайгылы хәлдә күккә аша. Үлем фәрештәсе исә яңа гына, Аллаһы Тәгалә боерыгын үтәп, шушы авылда яшәүче ике кешенең җанын ала. Шуларның берсе – авыл имамы Кәримулла хәзрәт. Ә икенчесе – Мәсхүт абый. Күк гөмбәзе бер мәлгә яктырып ала. Бу рәхмәт фәрештәләре Кәримулла хәзрәтнең җанын бик хөрмәтләп вә зурлап Аллаһ хозурына алып менеп киттеләр. Шуннан соң тылсымлы нурлар күктә җәелмәде. Пенсиягә чыкмыйча, мәчеткә керергә өлгерми калган Мәсхүт абыйның җаны хафаланган, куркуга сабышкан хәлдә күккә күтәрелде.
Гарәфетдин бабай нәрсәдер сизенгәндәй, йолдызлы күккә хәвефле карап, оныгына әле генә әйткән сүзен кабатлап, фикерен җөпләп куя:
- Вакыты җиткәч, барыбызга да шунда күтәреләсе. Ничек кенә теләсәк тә, шушы җирдә беребез дә мәңгегә кала алмый. Без әбиең белән инде олы яшьтә, күпме калгандыр бу дөньяда яшәргә. Әмма шуңа куанам: без –иманлы, Аллаһыны хөрмәтләп, санлап яшәдек, булдыра алганчы гыйбадәтен кылдык. Әле синең кебек иманлы дәвамчыбыз булуга да бик сөенәбез. Димәк, ахирәттә догага тилмереп ятмабыз. Кыласыңмы безнең өчен дога?
Айдар сөйкемле елмаеп бабасына карый да, аның кулын тотып йомшак кына әйтә:
- И бабай, әлбәттә инде кылам!
Гарәфетдин абый да елмая һәм канәгатьләнү хисе илә әйтә:
- Рәхмәт, улым, бик рәхмәт, Аллаһ разый булсын үзеңнән. Тик минем тагын бер гозерем бар бит әле сиңа... Син, улым, Мәрфуга апаңны да онытма, яме... Дога кылганда аны да искә ал.
- Ә ни өчен нәкъ менә Мәрфуга апаны? – дип аптырый Айдар.
Гарәфетдин бабай бераз каушый, әмма эчке дулкынлануын сиздермәскә тырышып, әйтә:
- Чөнки мин аны... ни... жәллим... Улы туры юлга басып, аны искә алыр микән? Белмим шул, бик шөбһәле. Ә Мәрфуга апаң ул ихласлы, тырыш. Авыр булса да, дөнья дилбегәсен дә тартты, намазын да укыды. Ул үзенә дога кылучы булуга лаеклы.
Айдар бабасының кулын кысып ала да егетләрчә күтәренке тавыш белән әйтә:
- Ярар, бабай, борчылма! Аңа да кылырбыз дога. Миңсылу апа белән җизни өчен дә сорарга кирәк. Аллаһы Тәгалә бит гафу итүче, тәүбәләрне кабул кылучы. Әле җизни дә аракыдан арыныр, берзаман чиста киемнәрен киеп, Җомга намазына мәчеткә килер, бөтенләй яңача яши башлар. Нишләптер мин моңа ышанам.
- Дөрес, улым, бик дөрес әйтәсең, - дип ризалаша Гарәфетдин бабай. –Өмет ул һәрвакыт булырга тиеш. Әйдәле, балакаем, менә хәзер үк бер дога кылыйк, үзең ни телисең, сора Аллаһыдан.
- Мин бик оста түгел дә инде... - дип шикләнеп куйган егеткә бабасы әйтә:
- Ничек булдырасың – шулай сора. Исәннәр өчен дә сорыйк, әрвахларны да шатландырыйк.
Бабай белән онык кулларын догага күтәрә. Бераз аптырап калган Айдар берничә секунд дәшмичә тора, аннары “Бисмилла”сын әйтеп Аллаһыга мөрәҗәгать итә:
- Йә Аллаһ, йә Раббым! Сиңа рәхмәтебезне белдерәбез, шөкер кылабыз. Безгә биргән ризыкларың, сәламәтлек, иман - башка нигъмәтләрең өчен, исән-сау булган әти-әнием, әби-бабаем, туганнарым, дусларым өчен, йә Раббым, Сиңа шөкер итәм. И Раббым, Син безгә якты кояшлы көннәр, тыныч төннәр бирәсең, шушы дөньяга урнаштырып, гомер бүләк итеп, укырга, эшләргә, яшәргә мөмкинчелек бирәсең. Йә Раббым, шушы нигъмәтләреңнән аерма, аларның бәрәкәтен, куанычын күрергә насыйп әйлә. Йә Раббым, миңа да, барлык туганнарыма, шушы авыл халкына да хәерле, файдалы гыйлем биреп, Үзеңә гыйбадәт кылып яшәргә насыйп ит. Безнең гөнаһларыбызны ярлыка, төрле зыян-зарардан, бәла-казалардан сакла, ярдәмеңнән ташлама.
Йә Раббым, вафат булган туганнарыбызның, авылдашларыбызның, бездән дога көткән әрвахларыбызның гөнаһларын гафу ит. Аларның изге гамәлләрен, гыйбадәтләрен кабул ит. Ахирәттәге хәлләрен җиңеләйтеп, шушы дога аша рухларын шатландыр, ахыргы урыннарын Җәннәттә кыл...
Айдар дога кыла башлауга ук Гарәфетдин абыйның тамагына төер тыгылды. Ничек кенә сабыр итәргә тырышса да, оныгы “әби-бабаем өчен шөкер итәм” диюгә, ул, күңеле тулып, тавышсыз гына елый башлады. Догада үзен искә алганнары өчен генә түгел, ахирәтнең якынлыгын тойганга, шунда китсә, аны искә алып, рухына дога кыла алырлык иманлы, пакъ күңелле оныгы булганга да уйланып та, сөенеп тә елый иде ул. Хәер, Айдар аның күз яшьләрен күрмәде: ул елмаеп, төнге күккә карый иде. Догасын кылып бетерүгә, аның кальбе күктәге йолдыз-җаннарның дәррәү “Әәмиин!” диюен ишетте, күңел күзе шул җаннарның сөенечле балкып, җем-җем килеп шатланганнарын күрде. Бу мизгелдә күктә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Дога кылучының җиде буын әби-бабалары горурланды. Фәрештәләр дә тантана итте. Саф күңелле яшь егетнең догасы игътибарсыз калмады. Авыл өстенә Аллаһының бәрәкәте яуды, халык корылыктан имин булды, аның зарарыннан котылды. Монда Яратучы яңа имам тәкъдир кылды, күп кешене ярлыкады, күңелләрен Иман нуры белән нурландырды, тугры юлга бастырды – Үз колларын зурлады.
Баксаң, барысы да бик гади икән: бөек Аллаһ безне зурласын өчен, Аны Үзен ихластан зурларга кирәк. Кем белә, бәлки, һәр туар таң, калкып чыккан кояш яктысы, шифалы яңгыр, су, ризык, һава бер ихласлы мөэминнең кабул булган догасы бәрабәренә безгә биреләдер. Әмма шушы нигъмәтләрнең Хуҗасы белән элемтәдә булучылар гына, шөкер итә белүчеләр генә Аның ризалыгын алырлар, җаннарын изгелек белән сугарып, Аллаһ рәхмәте яңгырында чыланып, рухи корылыктан котылырлар, шул сәбәпле бу дөньяда Бәхет юлын табып, күңел тынычлыгына ия булырлар, ахирәттә исә бәхетлеләр – Аллаһ Җәнәбел Хак бәндәләре җыелган урында – Җәннәт бакчаларында калырлар. Мәңгегә...
Ришат КУРАМШИН,
Кукмара мәдрәсәсе мөдире
Башка журналлар
Халык хезмәтчесе Галимҗан хәзрәт Баруди (1857–1921)
06 февраль 2017 ел 15:49
Заман чаткысы. "Дин вә мәгыйшәт"
06 февраль 2017 ел 15:44
Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте
Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...
31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Фикһ тарихы һәм хәнәфи мәзһәбе
25 гыйнвар 2017 ел 10:39
1
2
3
4
5
6
Алга
Уртаклашырга:
Дин әһеле
Габдулла хәзрәт Галиулла
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
Госман хәзрәт Исхакый
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
Илдус хәзрәт Фәиз
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
Камил хәзрәт Сәмигуллин
2013 елның 17 апрелендә сайланды
Намаз вакытлары
Азнакай Аксубай Актаныш Алабуга Алексеевск Апас Арча Базарлы Матак Байлар Сабасы Балтач Балык Бистәсе Баулы Биектау Болгар Буа Бөгелмә Зәй Иске Чүпрәле Казан Кама Тамагы Кукмара Лаеш Лениногорск Мамадыш Менделеев Минзәлә Мөслим Нурлат Олы Кайбыч Олы Әтнә Питрәч Сарман Теләче Түбән Кама Тәтеш Урыссу Чирмешән Чистай Югары Ослан Яр Чаллы Яшел Үзән Яңа Чишмә Әгерҗе Әлмәт
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Тулы җәдвәле
Игелек
Кылыйк!
Көн видеосы
Яңалыклар архивы
Баш бит
ТР МДН турында
Гомуми мәгълүмат
Җитәкчелек
Шуралар
Казыйлар шурасы
Аксакаллар шурасы
Голәмәләр шурасы
Мөхтәсибәтләр
Шәхесләр
Мөфтиятнең оешмалары
"Хәләл" комитеты
"Хузур" нәшрият йорты
"Зәкят" хәйрия фонды
ТР "Вакф" фонды
ДУМ РТ "Хаҗ"
Болгар ислам академиясе
Еллык хисаплар
Татарстан мөфтие
Медиа
Online-трансляция
Фотогалерея
Видео
«Азан» радиосы
"Шура" альманахы
Дин вә мәгыйшәт
Ислам против террора
Ислам нуры
Хозур ТВ
«Darul-kutub» электрон китапханәсе
«Хозур» интернет-кибете
Файдалы мәгълүмат
Намазга өйрәнү
Намаз вакытлары
Диния нәзарәте фәтвалары
Дини бәйрәмнәр
Хаҗ
Дини язмалар
Дини мәгариф
ТР "Вакф" фонды
"Хәләл" комитеты
"Хузур" нәшрият йорты
"Зәкят" хәйрия фонды
Болгар ислам академиясе
Матбугат хезмәте
Элемтә өчен
ТР МДН турында
ТР МДН турында
Гомуми мәгълүмат
Җитәкчелек
Шуралар
Мөхтәсибәтләр
Шәхесләр
Мөфтиятнең оешмалары
Еллык хисаплар
Медиа
Медиа
Online-трансляция
Фотогалерея
Видео
«Азан» радиосы
"Шура" альманахы
Дин вә мәгыйшәт
Ислам против террора
Ислам нуры
Хозур ТВ
Файдалы мәгълүмат
Файдалы мәгълүмат
Намаз вакытлары
Дини бәйрәмнәр
Хаҗ
Дини язмалар
Дини мәгариф
ТР "Вакф" фонды
"Хәләл" комитеты
"Хузур" нәшрият йорты
"Зәкят" хәйрия фонды
муфтий рт
Пресс-служба
контакты
Намазга өйрәнү
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ
МӨСЕЛМАННАРЫНЫҢ ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ
Разработано в:
Сайттагы барлык материаллардан Creative Commons Attribution 4.0 International лицензиясе нигезендә файдаланырга мөмкин
|
2022-11-29T02:00:16Z
|
http://dumrt.ru/articles/society/society_7740.html
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Төп яңалык Котлаулар Актуаль видео Белдерүләр Язылу турында Реклама бирүчеләргә “90 ЯШЬКӘ – 90 КУНАК”
Мәдәният
Сарман аграр көллияте белдеклеләре "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уенында җиңделәр
автор, 25 апрель 2014 - 09:42
1052
0
0
Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының чираттагы утырышы узды. Ул рус әдәбиятының 60-80 еллар поэзиясенә багышланды. Клуб җитәкчесе Резидә Сәфәргалина һәм уенны алып баручы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Хәбибуллина бай эчтәлекле кичә әзерләгәннәр. Сәхнә бизәлеше, фон өчен куелган салмак музыка, уен барышында яңгыраган җырлар, укылган...
❮
❯
Сарман аграр көллиятендә "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уенының чираттагы утырышы узды. Ул рус әдәбиятының 60-80 еллар поэзиясенә багышланды. Клуб җитәкчесе Резидә Сәфәргалина һәм уенны алып баручы - рус теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Хәбибуллина бай эчтәлекле кичә әзерләгәннәр. Сәхнә бизәлеше, фон өчен куелган салмак музыка, уен барышында яңгыраган җырлар, укылган шигырьләр шул чорны күзалларга мөмкинлек тудырды. Уенчылар, утырыш эшендә катнашучылар үзләренә бик күп мәгълүмат тупладылар, кызыклы яңалыклар алдылар. Уен белдеклеләрнең җиңүе белән тәмамланды. Алар барлыгы 620 сум акча эшләделәр. Бер тамашачының җавабы 60 сумга бәяләнгән сорауга булды. Клуб банкына 100 сум акча китте.
|
2022-11-28T22:49:43Z
|
http://sarman-rt.ru/news/rubriki-dlya-gazetyi-na-tatarskom/rpp
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Шәкертләрнең белемен арттыру һәм шул ук вакытта күңелле итеп ял итү максатыннан Кукмара мәдрәсәсендә төрле мәдәни чаралар оештырыла. Узган айда ир-егетләр катнашында “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылса, бу юлы хатын-кызлар төркемнәре арасында “Башваткыч” дигән күңелле бәйге үтте. Анда катнашучылар ислам дине белән бәйле төрле төшенчәләрне белдерүче сүзләрне куелган сорау буенча әйтеп бирергә тиеш иде. Бәйгедә катнашкан өч төркемнең һәммәсе дә җаваплар бирүдә бик актив булды. Әмма жюринең ахыргы нәтиҗәсе буенча җиңүчеләр буларак Абдуллина Тәнзилә һәм Гафарова Фирдәния билгеләп үтелде. Аларга һәм аеруча актив җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырылды
Запись опубликована 23.03.2018 автором admin в рубрике Рубрикасыз.
Навигация по записям
← The scholar told a relative about the connection that is thought to have started in Dec. Кукмара мәдрәсәсендә – Коръән укучылар бәйгесе →
|
2022-11-27T08:22:48Z
|
http://medrese.kukmara.ru/blog/2018/03/23/%D0%BA%D1%83%D0%BA%D0%BC%D0%B0%D1%80%D0%B0-%D0%BC%D3%99%D0%B4%D1%80%D3%99%D1%81%D3%99%D1%81%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D3%99-%D0%B1%D0%B0%D1%88%D0%B2%D0%B0%D1%82%D0%BA%D1%8B%D1%87-%D1%83/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Мәдрәсәнең һөнәри бүлегенә урта, урта-махсус яки югары белемле ир-егетләр һәм хатын-кызлар кабул ителә. Гомуми дини белем алудан тыш бу бүлектә имам-хатыйб һәм ислам нигезләре мөгаллиме (мөгаллимәсе) белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин.
Балаларга һәм олыларга өстәмә белем бирү кысаларында оештырылган Башлангыч бүлеккә динебез нигезләрен өйрәнергә теләүче олылар (яшь чикләнмәгән) һәм балалар (11-12 яшьтән) кабул ителә.
Дәресләр атнага 2-3 көн үткәрелә, авылларда, башка район-төбәкләрдә яшәүчеләр өчен – атнага бер тапкыр, якшәмбе көннәрендә.
Башлангыч бүлектә уку вакыты – 3 ел, һөнәри бүлектә – 4 ел. Мәдрәсәне тәмамлаучыларга диплом бирелә.
Беренче оештыру җыелышы – 22 сентябрь якшәмбе көнне сәг. 9 да башлана. Шунда уку тәртипләре белән танышырга, вәгазь тыңларга мөмкин булачак.
|
2022-11-27T09:09:01Z
|
http://medrese.kukmara.ru/blog/2019/08/05/%D0%BC%D3%99%D0%B4%D1%80%D3%99%D1%81%D3%99%D0%B3%D3%99-%D1%83%D0%BA%D1%8B%D1%80%D0%B3%D0%B0-%D1%87%D0%B0%D0%BA%D1%8B%D1%80%D0%B0%D0%B1%D1%8B%D0%B7/
|
OSCAR-2301
|
culturaX
|
Subsets and Splits
No community queries yet
The top public SQL queries from the community will appear here once available.