text
stringlengths
25
63.4k
title
stringlengths
0
133
description
stringlengths
0
3.31k
url
stringlengths
32
94
date
stringdate
2013-01-31 00:00:00
2025-12-24 00:00:00
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле олугъ мәҗлес! Күптән түгел генә Россия Дәүләт Думасы депутатлары барыбызга да билгеле «Дима Яковлев законы»н кабул итте. Аны халык телендә «анти-Магнитский законы» дип тә атыйлар. Белүебезчә, ул Рәсәйдә зур шау-шу кузгатты, бәхәсләр әле дә дәвам итә. Телевидениенең федераль каналларын күзәтеп барсаң, чәчләрең үрә торырлык. Анда хакыйкать белән күрәләтә ялган бергә буталып бетә. Шуңа күрә Дәүләт Думасы депутатлары хаклымы, жәмәгатьчелек хаклымы, әйтүе дә кыен. Мине иң элек үзебезнең Татарстандагы вәзгыять кызыксындыра. Бездә дә проблемалар бардыр, булмый калмас. Әгәр дә булмаса, Алексеевск районында Рузәл исемле үсмер малай белән аянычлы вакыйга да бәлки булмый калыр иде. Мин Хөкүмәтнең ятим балаларга, бигрәк тә аларны уллыкка, кызлыкка алу мәсьәләләренә багышланган информациясен бүгенге сессиянең көн тәртибенә кертергә тәкъдим итәм. Татарстанда күпме ятим бала бар? Аларның күпмесе авыру? Күпмесе балалар йортында тәрбияләнә, күпмесе гаиләләргә тәрбиягә алына? Татарстаннан, Россиядән читкә күпме бала китә? Аларга соңыннан контроль бармы? Аларның язмышлары ничек? Гомумән, сораулар җитәрлек, шуларга тулы җаваплар ишетәсе килә. Бу проблема безнең сайлаучыларыбызны да кызыксындырадыр дип уйлыйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Cтенографический отчет тридцать седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 31 января 2013 года
null
null
2013-01-31
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, мин риза. Информация киләсе сессиядә булса да ярый, ләкин, информация белән генә чикләнмичә, безгә бу мәсьәләне барыбер киңрәк планда карарга кирәк, парламент тыңлауларындамы яисә сессия утырышларының берсендәме. Һичшиксез, шулай кирәк дип саныйм һәм тәкъдим итәм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Комитет, бу мәсьәләне караганнан соң, нинди фикергә килер: Дәүләт Советына кертергә дип карар чыгарырмы яисә әлеге ситуация белән ризалашырмы.
Cтенографический отчет тридцать седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 31 января 2013 года
null
null
2013-01-31
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Марат Шәһәтович, минем сезгә бер соравым бар. Мин закон проектына документларны карап утырам. Финанс-икътисадый нигезләүдә: «Не потребует дополнительных расходов из бюджета Республики Татарстан», – дип язылган. Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Ощепков язган бәяләмәдә: «Кирәк», – диелгән. Кайсына ышанырга?
Cтенографический отчет тридцать седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 31 января 2013 года
null
null
2013-01-31
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүф улы, минем сезгә ике соравым бар. Аның берсе мәгарифкә кагыла, икенчесе – мәдәният өлкәсенә. Мин Хисап палатасының бәяләмәсен карап утырам. Анда унынчы биттә «класс җитәкчелеге өчен өстәмә 264 млн. 649 сум акча бирелә» дип язылган. Бу акчаларны икенче яртыеллыкка гына яисә беренче яртыеллыкка да бирергә ниятлисезме? Икенче соравым, әйткәнемчә, мәдәният өлкәсенә кагыла. Республикада план буенча мәдәният хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү быел 56,1 процентка җитәргә тиеш иде, әмма беренче квартал нәтиҗәләре буенча ул 50 процент кына булды. 56,1 процентка ел азагына кадәр җитәрбезме?? Аның өчен нинди чаралар күреләчәк? [Гайзатуллин Р.Р.:] Соравыгыз өчен рәхмәт. Мин мәгариф өлкәсеннән башлыйм. Дөрестән дә, мәгариф өлкәсендә беренче квартал буенча, сез әйткәнчә, 50 процент тәшкил итә, ә менә бер атна элек кенә Президентыбызның карары шундый булды, мәдәният өлкәсендә ел барышында белгечләргә (бөтен кешегә дә түгел) 56 процентка кадәр җиткерәчәкбез. Президентыбызның шундый карары бар. Бу класс җитәкчеләре буенча беренче сорауга җавап инде. Монда бер еллык сумма турында сүз бара – 264 млн. 600 сум. Гыйнвардан алып майга кадәр класс җитәкчеләре бу акчаны алып килделәр, әмма безнең бюджеттан. Хәзер Россиядән акча килде, безнең бюджетка күчереләчәк.
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Мидхәт Рәфкать улы, мин бу куллану кәрзиненең яхшымы, яманмы икәнен белер өчен башка республикалар, төбәкләр белән чагыштырып карау кирәк дип саныйм. Безнең күршеләр: Башкортостан, Мари, Удмуртия яисә башка өлкәләр белән чагыштырганнан соң ниндидер бәя биреп булыр. Шул сорауга җавап бирсәгез иде.
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Гадыльшин М.А.:] Рәхим итегез, Разил Исмәгыйлевич. [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар, чакырылган кешеләр!
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле депутатлар, мин әлеге закон проектына өч төзәтмә керттем, өчесен дә Дәүләт Советы сессиясендә дә, комитет утырышында да яңгыраттым, ләкин минем дәлилләремне уздырып булмады. Сөйләшү вакытында, миңа беркем дә каршы килмәсә дә, хуплаучылар да булды, тавыш бирү вакытында миңа барысы да каршы тавыш бирде, шуңа күрә бүген дә мин нинди җавап буласын бик яхшы беләм. Шуңа күрә өч төзәтмәмне дә кире алам. Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле олуг мәҗлес! Сезнең игътибарга тәкъдим ителгән «Югары Ослан муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты комитет утырышында каралды һәм депутатларга хуплау өчен тәкъдим ителде. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәсе уңай. Закон проекты шулай ук Президетның Дәүләт-хокук идарәсенә, Юстиция министрлыгына, прокуратурага бәяләмә бирү өчен җибәрелде. Комитет адресына төзәтмәләр, өстәмәләр, тәкъдимнәр килмәде. Закон проектына лингвоэкспертиза үткәрелде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясы 6 пункты нигезендә комитет закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итә. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Бу тәкъдимне тавышка куям. Тавыш бирүегезне сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Ерак китмәгәнсез сез, Кер-Хайваннан Корайванга гына калдырасыз. [Курманов М.М.:] Фәрит Хәйруллович, сез шулай кабул иттегез. [Миннуллин Р.М.:] Безнең хөрмәтле министрыбыз авылның исемен бик үк матур әйтмәде, дөрес басым ясамады. Курайван дип русча, ә татарча Корайван дип аталачак моннан соң. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Коры Иван? [Миннуллин Р.М.:] Коры Иван түгел, Корайван. Кадерле депутатлар, сезнең игътибарга тәкъдим ителгән әлеге закон проекты комитетта каралды, депутатларга хупларга дип тәкъдим ителде. Закон проектына шулай ук Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәсе уңай. Закон проекты Президентның Дәүләт-хокук идарәсенә, Юстиция министрлыгына, прокуратурага бәяләмә бирү өчен җибәрелде. Комитет адресына башка төзәтмәләр, өстәмәләр килмәде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә комитет законны беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә тәкъдим итә. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Бу тәкъдимне тавышка куям. Сүз Липужина Валентина Николаевнага бирелә. «Татарстан Республикасында җирле узидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәреш кертү һәм Татарстан Республикасының аерым закон актларының көчләрен югалту турында. Рәхим итегез.
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Миннуллин Р.М.:] Сез үзегезнең чыгышыгызда бөтен хокукый актлар да, карарлар да басылмаячак дидегез. Кайсын бастырырга, кайсын бастырмаска, ничә телдә икәнен кем хәл итәчәк? [Курманов М.М.:] Бу сайт ике телдә алып барылачак. Анда татар телендә һәм рус телендә дип язылган, беренчедән. Икенчедән, норматив характерын Юстиция министрлыгы билгели. Сайтта башта министерстволарның, комитетларның гына карарлары регистрацияләнәчәк. Законнарны, Дәүләт Советы карарларын һәм Министрлар Кабинеты карарларын киләчәктә бу сайтта урнаштырырбыз дип өметләнеп калам. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Кем аны окончательно карый соң? [Курманов М.М.:] Без. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Сез кем соң ул?
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар! «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты Татарстан Республикасы Законын Россия Федерациясе законнарына тәңгәлләштерү уңаеннан әзерләнде. 2013 елның 18 июнендә «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Федераль законның 4 һәм 24 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 2013 елның 7 июнендәге 119-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Шуңа бәйле рәвештә «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» 1999 елның 14 июлендәге 2279 номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү таләп ителә. Закон проекты, гамәлдәге «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» 1999 елның 14 июлендәге 2279 номерлы Татарстан Республикасы Законы концепциясен тулаем саклап, андагы билгеләмәләрне төгәлләштерүне күздә тота. 5 статьяның 7 пунктына кертелә торган үзгәрешләр дини берләшмәгә тиешле шартлар, таләпләр нигезендә үзенең хезмәткәрләрен билгеләп кую һәм алмаштыру мөмкинлеген бирә. Закон проектында 17 статьяның 3 пункты яңа редакциядә бәян ителә. Димәк, киләчәктә дини оешмалар үзләренең эчке тәртипләре нигезендә дин әһелләре һәм дини персонал эшчәнлегенең шартларын, шулай ук аларга карата таләпләрне, шул исәптән дин белеме өлешендәге таләпләрне дә билгеләргә хокуклы булачак. «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законында кулланыла торган терминологияне Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 56 статьясына туры китерү максатында Законның 27 статьясыннан «контрактлар» сүзен төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, Татарстан Республикасы прокуратурасының, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Дәүләт-хокук идарәсенең, Юстиция министрлыгының уңай бәяләмәләре бар. Хөрмәтле депутатлар, әлеге закон проектын хуплавыгызны сорыйм. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты закон проектын беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә мөмкин дип саный. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булырмы? Аңлашыла. Чыгыш ясаучылар да язылмады.
Стенографический отчет сорок второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 июня 2013 года
null
null
2013-06-28
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүф улы, докладыгызда сез чиратларны бетерү өчен республикада яңа балалар бакчалары төзү турында әйтеп үттегез. Соңгы арада матбугат чараларында федераль үзәк регионнарда балалар бакчалары төзү эшендә катнашачак, моның өчен федераль бюджеттан өлешчә финанс бирелә дигән хәбәрләр таралды. Әле кичә генә Россия Премьер-министры Медведев моны раслады һәм киләсе бюджет елына 50 млрд. сум акча биреләчәк дип әйтте. Минем соравым шуннан гыйбарәт: Татарстан бу программада катнашырга җыенамы? Ул бит софинансирование юлы белән хәл ителәчәк? Ә катнашса, безгә күпме акча бүлеп бирелергә мөмкин? [Гайзатуллин Р.Р.:] Сез әйткәнчә, бу программа күләме: 50 млрд. − беренче транш, 50 млрд. көз көне карарга планлаштыралар. 2013 ел эчендә ул 100 млрд. булырга мөмкин. Ә бүген Россиянең төзәтмәләр кертелгән бюджетында 50 млрд. сум каралган. Бу мәсьәләдә Хөкүмәтебез һәм республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эш алып бара. Һәм 50 миллиардтан, әгәр дә бөтен документларыбызны кабул итсәләр, безнең 960 млн. алу мөмкинчелегебез бар. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 30 мая 2013 года
null
null
2013-05-30
[Зиятдинов А.Ш.:] Данил Мәхмүтевич, без бу законны кабул иткәч, татар теле дәүләт теле була алырмы инде? [Махмутов Д.М.:] Һичшиксез, Азат Шәймуллович, мин аңа акцент ясадым. Конституция нигезендә татар һәм рус телләре, дәүләт телләре буларак, тигез күләмдә укытыла, бу мәгариф системасына караган вәкаләтләргә керә. Сез законны кабул итсәгез, без аны үтәргә тиеш булабыз. [Зиятдинов А.Ш.:] Татар теленнән сынау бирә алырлармы? [Махмутов Д.М.:] Татар теле буенча сынау бирү безнең республика системасында 9 нчы сыйныфтан соң инде күп еллар алып барыла, ул дәвам итәчәк, ә 11 нче сыйныфны тәмамлаганда федераль нормалар буенча мәҗбүри рәвештә ике фән бирелә. Алдагы чорда тагын чит тел өстәләчәк, бу 20 нче еллардан соң гына булачак. Ә башка фәннәрдән сынау бирү һәрбер укучының кайсы уку йортына керү теләге булуына карап билгеләнә. Мәсәлән, татар теленнән, әдәбияттан бүген имтихан бирү мөмкинлеге бар, һәм ул бирелә. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Бүтән сораулар юк. Утырыгыз, Данил Мәхмүтевич. Сүз комитет рәисе Вәлиев Разил Исмәгыйлевичка бирелә. [Валеев Р.И.:] Мөхтәрәм Президент, Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле Дәүләт Киңәшчесе, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! Билгеле булганча, 2013 елның 1 сентябрендә яңа «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль закон үз көченә керә. Хәтерлисездер, узган ел көз көне әлеге закон проекты Дәүләт Думасында каралганда, без Татарстан Дәүләт Советыннан күпсанлы төзәтмәләр керткән идек, аларның бер өлеше кабул ителде, шул исәптән безнең төзәтмәләр нигезендә Россия субъектларына үз югары белем бирү оешмаларын ачу мөмкинлеге кайтарылды, республикаларның дәүләт телләрен уку-укыту мәсьәләләре үзебезнең законнар карамагында калдырылды, авыл җирлегендә эшләүче укытучыларның торак-коммуналь чыгымнарын каплау гамәлдәге күләмдә сакланды. Болар һәммәсе дә безнең төзәтмәләр буенча эшләнде. Туган телдә урта гомуми белем алу, милли мәктәпләрне тәмамлаучыларга бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру хокукын бирү, дәүләт һәм муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караган һәм тәрбияләгән өчен түләү күләменә карата гамәлдә булган чикләүләрне саклап калу, югары уку йортларын тәмамлаучыларны эшкә урнаштыруны күздә тоткан төзәтмәләребез, ни кызганыч, Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан кире кагылды. Әлбәттә, Россия Федерациясендә гамәлдә булган мәгариф системасына концептуаль үзгәрешләр кертүче яңа федераль закон кабул ителү, «Мәгариф турында» 1992 елның 10 июлендәге Россия Федерациясе Законының, «Югары һәм вуздан соңгы һөнәри белем турында» 1996 елның 22 августындагы Федераль законның 1 сентябрьдән үз көчләрен югалтуы Татарстан Республикасының законнарын да үзгәртүне таләп итә. Аерым үзгәрешләр кертеп кенә Татарстан Республикасының гамәлдәге «Мәгариф турында» законын җитәрлек дәрәҗәдә системалаштыру һәм яңарту, яңа федераль законга туры китерү мөмкин булмаганга күрә, «Мәгариф турында» яңа Татарстан Республикасы законы проектын эшләү өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән Дәүләт Советы депутатлары һәм Аппараты, Президент Аппараты, җаваплы министрлыклар һәм югары уку йортлары вәкилләреннән торган эшче төркем төзелде. Эшче төркем ел башыннан алып алты утырыш уздырды һәм, федераль законнардагы мәгариф өлкәсенә караган үзгәрешләрне исәпкә алучы һәм Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салучы «Мәгариф турында» яңа закон проектын эшләп бетереп, Дәүләт Советына тәкъдим итү өчен безнең комитетка тапшырды. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Мостафин Данил Мәхмүт улының закон проекты турында тәфсилле чыгышын кабатлап тормастан, закон проектының кайбер үзенчәлекләрен генә билгеләп үтәсем килә. Закон проектында туган телдә белем алуга караган нормалар киңәйтелде: гамәлдәге законда мәктәпкәчә, башлангыч гомуми һәм төп гомуми белемне туган телдә алу хокукы каралган булса, яңа закон проекты буенча Татарстанда гражданнар әлеге хокукка урта гомуми белем баскычында да ия булачаклар. Республикадагы милли мәктәпләрдә балалар бүген дә шундый мөмкинлектән файдаланалар, без моны инде, ниһаять, закон белән ныгытырга ниятлибез. Республикабызда дәүләт телләре булган татар һәм рус телләрен өйрәнү үзенчәлекләренә карата җәмгыятебездә төрле фикерләр бар. Әйе, татар телен укыту сыйфаты әлегә тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу хакта Президентыбыз да, Хөкүмәт җитәкчеләребез дә, Дәүләт Советы Рәисебез дә әйтте, мәгариф җитәкчеләре дә моны игътибар үзәгендә тоталар. Бу юнәлештә Мәгариф һәм фән министрлыгы соңгы берничә елда актив эш алып бара, республикабызда татар телен белмәүче яисә төрле дәрәҗәдә белүче балаларга аны төрле программалар нигезендә укытуны күздә тоткан уку-укыту әсбаплары эшләнә. Шуңа күрә, Татарстан Республикасы дәүләт телләрен бертигез күләмдә укыту һәм өйрәнү нормаларын саклап калу белән беррәттән, закон проектына татар телен укытуны һәм өйрәнүне белем алучыларның төрле дәрәҗәдәге әзерлеген исәпкә алып эшләнгән, дәүләт аккредитациясен алган уку-укыту программалары нигезендә гамәлгә ашыру таләбе дә өстәлде. Мәсәлән, кыска гына итеп әйткәндә, әгәр дә мәктәпкә килгән бала татар телен бик яхшы белә икән, ул инде тулы күләмдә, камил белерлек дәрәҗәдә татар телендә белем алачак. Әгәр дә инде ул уртача белә икән, аңа икенче төрле программа – гадиләштерелгәнрәк программа булачак. Әгәр дә мәктәптә татар телен өйрәнүче бала татар телен бөтенләй белми икән, аның өчен бөтенләй гади программа булачак. Менә шундый өч программа буенча мәктәпләрдә татар телен өйрәтү гамәлгә кертеләчәк. Моның өчен, әйткәнемчә, дәреслекләр һәм әсбаплар әзерләнә. Бу закон проекты Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салуның җирле үзенчәлекләрен исәпкә алган нәтиҗәле механизмын булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Закон проекты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды, проектка Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, Министрлар Кабинетының, Юстиция министрлыгының, Иҗтимагый палатаның, Муниципаль берәмлекләр советының уңай бәяләмәләре бар, Татарстан Республикасы прокуратурасы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсе бәяләмәләрендә әйтелгән искәрмәләр закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм беренче укылышта карауга тәкъдим ителде. Яңа федераль закон белән беррәттән республика законы да 1 сентябрьдән гамәлгә керергә тиеш (Рәисебез ул хакта әйтте), димәк, әлеге закон проектын, киләсе утырышка эшләп бетереп, язгы сессия тәмамланганчы тулаем кабул итеп өлгерергә кирәк. Шуны истә тотып, закон проектына төзәтмәләр кертү вакытын 10 июньгә кадәр билгеләп, аны 20 июньгә кадәр икенче укылышка әзерләргә тәкъдим итәбез. Хөрмәтле депутатлар, закон проектын хуплавыгызны һәм әйтеп үтелгән шартлар белән аны беренче укылышта кабул итүегезне сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булса, рәхим итегез. Утырыгыз, Разил Исмәгыйлевич.
Стенографический отчет сорок первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 30 мая 2013 года
null
null
2013-05-30
[Гирфанов И.И.:] Хәерле көн, хөрмәтле Рәстәм Нургали улы, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Президиум, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм чакырылган кунаклар! Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Стенографический отчет сорок первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 30 мая 2013 года
null
null
2013-05-30
[Миннуллин Р.М.:] Мөхтәрәм олуг мәҗлес, без бүген мәгариф турындагы өр-яңа закон проектын тикшерәбез. Бу безгә балаларыбызны белемле итеп тәрбияләү өчен, халкыбызның гыйлем дәрәҗәсен югары тотар өчен, рухи яшәешебезне, Рәсәйдә тоткан урыныбызны саклап калыр өчен су һәм һава кебек кирәк. Рәсәйдәге мәгариф системасының бүгенге хәлен барыбыз да белә. Совет чорындагысын әкренләп җимереп бетердек дисәк тә була. Яңасын әле һаман булдыра алганыбыз юк. Тырышуларыбыз шулкадәр авырлыклар, каршылыклар, ялгышлар белән бара, ничә дистә еллар барган реформаларның уңай нәтиҗәләре әле һаман күренми. Соңгы вакытларда хәтта Рәсәй Фән һәм мәгариф министрлыгыннан да фәкать негатив хәбәрләр генә килеп тора. Җәнҗал арты җәнҗал. Аларда мәктәп кайгысы юк, алар күбрәк башка эшләр белән шөгыльләнә бугай. ЕГЭ мәсьәләсен генә алыйк. Иртәгә рус теле буенча имтихан буласы көнне кич белән ЕГЭның җаваплары Интернетта пәйдә булды. Рәсәй балаларының күпчелеге ЕГЭны шуннан күчереп язды дип хәбәр иттеләр. Хәер, мондый күренешләр безнең өчен яңалык түгел. Мәктәпләрдә еш булганга белеп торабыз: ЕГЭны тапшыру һәр имтиханда үзенә күрә бер спектакльгә әйләнә. Кызганычка каршы, безне имтиханнарны ничек бирү кызыксындырмый, безгә әйбәт нәтиҗә, югары процентлар кирәк. Ә отчет, хисап бирү механизмы бездә күптән эшләнгән, анысы өчен курыкмаска була. Безнең бу закон проектыбыз, әлбәттә, өр-яңадан язылган. Ләкин андагы яңалыклар безнең өчен әллә ни күп түгел. Реформаторский закон булып чыкмаган. Ул, нигездә, күптән түгел кабул ителгән федераль законга яраклаштыру өчен, тәңгәлләштерү өчен кабул ителә. Законның булган яңалыклары шул. Калган өлеше моннан 20 ел элек кабул ителгән иске законыбыздан алынган. Әлеге федераль законны без бик яхшы беләбез. Дөрес, анда безнең тәкъдимнәрнең дә бер-икесе керде дип мактанырга яратабыз, ләкин кабул ителмәгән тәкъдимнәребез күбрәк иде шул. Закон проектындагы республикага бирелгән вәкаләтләребез дә ул кадәр күп түгел. Туган телне укытуга кагылышлы берничә статьяны исәпләмәгәндә, безнең бу законыбыз башка өлкәләр кабул иткән мәгариф турындагы устав-кануннардан әллә ни аерылып та тормый. Безгә, милли республикага, бирелгән вәкаләтләр 4 һәм 8 статьялардагы берничә пунктка гына кайтып кала. Мәсәлән, төп гомуми белем бирүнең якынча программаларында аларның дәрәҗәсен һәм юнәлешен искә алып уздыруда без дә катнаша алабыз икән. Катнаша алабыз, ләкин региональ, милли һәм этномәдәни үзенчәлекләрне исәпкә алу өлешендә генә. Калганын, әлбәттә, федераллар бездән башка гына эшләячәкләр. Дәреслекләр мәсьәләсендә дә шул ук хәл. Экспертизаны Мәскәүдәге татар теленең, татар мәгарифенең «белгечләре» уздыра. Безнең белгечләр дә шунда катнашалар, әгәр дә катнаштырсалар. Закон проектында «милли мәгариф» төшенчәсе бөтенләй юк. Күрәсең, безнең шартларда ул була да алмыйдыр. Әмма, шулай булуга да карамастан, «Белем алу теле» исемле 8 статья, шартлы рәвештә генә булса да, милли мәгарифкә азмы-күпме карый булса кирәк. Бу бүлек безнең өчен аеруча мөһим һәм законның бәясен бермә-бер арттырадыр дип уйлыйм. 5 пунктын, миңа калса, үзгәртергә кирәк. Ул болай яңгырый: «Татарстан Республикасы урта һөнәри һәм югары белем бирү мәгариф оешмаларында һөнәри уку-укыту программалары татар телендә гамәлгә ашырылырга мөмкин». «Мөмкин», ягъни «может», дигән сүз безнең законнарыбызда бик еш очрый, ул иң паразит сүзләрнең берсе. Ул сүз бу законга да, әлеге статья эшләмәсен өчен, махсус кертелгән, чөнки логика буенча, татар телендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булгач, татар телендә гамәлгә ашырылмаска да мөмкин. 8 статьяның 6 пункты да безнең өчен бик әһәмиятле. Сүз анда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә белемне туган телдә алуга булышлык итү турында бара, ләкин ул декларатив характердарак язылган. Нинди булышлык турында сүз бара: финанс ярдәмеме, методик ярдәмме, кадрлар белән ярдәм итүме, нинди оешмалар ярдәм итәргә тиеш, кайсы министрлык, аларга җавап юк. Бу статьяга, миңа калса, тагын бер пункт өстәргә кирәк: республикабызда яшәүче чуаш, удмурт, мари һәм башка милләт телендә белем алу мәсьәләсе. Бу безнең үзебезне дә, законыбызны да бизәр генә иде. 8 статьяның 2 пунктында «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт һәм муниципаль белем бирү оешмаларында татар теле 1992 елда кабул ителгән «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» Закон нигезендә укытыла һәм өйрәнелә» диелгән. Элекке законда да шулай диелгән иде. 20 ел без мәктәпләрдә балаларыбызга татар теле укыттык. Нәтиҗә дә кызганыч. Безнең арабызда яшь коллегаларыбыз – депутатлар утыра. Аларның барысы да диярлек шушы закон нигезендә белем алганнар, татар телен укыганнар. Аттестатларында бәлки «5»ле һәм «4»ле билгеләре генәдер әле. Әмма без аларның авызыннан ничә еллар инде бер генә татар сүзе дә ишеткәнебез юк. Әйбәт мисалмы? Әйбәт кенә түгел, шәп мисал! Моннан соң ничек укытырбыз? Нәтиҗәсе булырмы? Булмаса, нишләргә? Аның өчен бөтен мәктәпләрдә дә, дәресләрдән тыш та татар теле мохите булдырырга кирәк. Күз алдына китереп карагыз: татар баласы белән рус баласы бер партада 10 – 11 ел буе янәшә утыралар. Көн буе! Көн саен! Рус баласы 11 ел буена бер сүз дә татарча өйрәнми. Ә татар баласы белгән татар телен дә оныта һәм русча гына сөйләшә башлый. Көнгә бер генә татар сүзе өйрәнсәң дә, берничә айда ипилек-тозлык татарчага өйрәнергә булыр иде. Монда татар малаеның да, рус малаеның да, әлбәттә, гаебе зур. Алар бер-берсен өйрәтергә тиешләр иде. Биредә, әлбәттә, татар теле предметы турында гына түгел, мәктәпләрдәге класстан тыш эшләр, тәрбия, иҗади мохит турында да сүз бара. Бу законда, билгеле, тәрбия, педагогика турында бер сүз дә юк. Мәктәпләрнең күбесе күптән инде тәрбия белән шөгыльләнүдән туктады дисәк тә була. Аны югарыдагылар таләп тә итми. Укытучыларыбыз педагог булудан бигрәк предметниклар гына булып калды. Менә бит хикмәт нидә! Тәрбияне ноутбуклар гына, Интернет һәм кесә телефоннары гына алыштыра алмаячак. Киресенчә булуы бик мөмкин. Бәхетебезгә, соңгы елларда мәктәпләргә игътибар бик нык артты. Техник яктан да ярдәм бик зур. Яңа мәктәпләр дә төзелә башлады. Мин әле берничә көн элек кенә Балтач районының Бөрбаш авылындагы өр-яңа мәктәптә булып кайттым. Менә мәктәп ичмасам! Шаккатмалы! Казанда да андый мәктәпләр аз. Укытучыларыбызның хезмәт хаклары зур сикереш ясады. Без алар өчен шатланабыз. Алар хәзер безнең институтларда эшләүче галимнәребездән ике тапкыр күбрәк эш хакы алып эшлиләр. Болай барса, озакламый доцентлар, профессорлар мәктәпләргә күчеп бетәчәк, шунда укыта башлаячак. Андый мисаллар да җитәрлек хәзер. Ә фәнгә, бигрәк тә гуманитар фәннәргә, талантлы яшьләр болай да аз килә. Моннан соң бөтенләй дә килмәскә мөмкин. Минем иманым камил: Татарстан мәктәпләренә Хөкүмәт тарафыннан финанс ярдәме моннан соң да зур булачак. Хәзер күбрәк белем бирүнең эчтәлеге турында борчылырга кирәк, белемне тәрбия белән бергә бирү турында уйларга кирәк. Безнең коллегабыз Марат Хәйруллин әйткәнчә, «закон – он только бумажка». Эшләмәгән закон, чыннан да, кәгазьдә генә калырга мөмкин. Ә закон эшләргә тиеш. Безнең әлеге закон проектыбыз да, икенче укылышка әзерләгәндә, тагын да яхшырыр һәм, кабул ителгәннән соң, халкыбызга хезмәт итәр дип ышаныйк. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт, Роберт Мөгаллимович. Хөрмәтле коллегалар, шуның белән фикер алышуларны туктатыбыз. Бүтән язылган депутатлар юк.
Стенографический отчет сорок первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 30 мая 2013 года
null
null
2013-05-30
[Нугаев К.А.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатлар! Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 30 мая 2013 года
null
null
2013-05-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүф улы, минем ике соравым бар. Беренче соравым бүгенге көндә бюджет оешмаларында эшләүчеләрне иң нык борчыган мәсьәлә турында булыр. Белгәнебезчә, майда Россия Президенты Путин бюджет өлкәсендәгеләргә хезмәт хакын күтәрү хакында фәрман чыгарган иде. Ел дәвамында әлеге указны тормышка ашыру буенча республикада нәрсә эшләнде, аларның нәтиҗәләре ничегрәк булды? Мине беренче чиратта мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыру кызыксындыра. Икенчесе. Моңа кадәр һәр елны без муниципаль китапханәләргә вакытлы матбугат алдыру өчен, өстәмә акча сорап, Президентка мөрәҗәгать итә идек. Быел бу сумманы бюджет проектына кертүне сорап язган үтенечебез ничек хәл ителде? [Гайзатуллин Р.Р.:] Җавап бирүемне икенче сораудан башлыйм. Бюджет проектында 6 млн. 400 мең сум күләмендә акча каралган. Шуңа күрә бу мәсьәлә хәл ителде. Ә беренче сорауга килгәндә, мин инде үземнең чыгышымда әйтеп үткән идем. Безнең бит килештерелгән “дорожные карты” бар. Безнең министрлыкларның тугыз айлык отчетлары буенча барысы да үтәлгән. Мәдәният өлкәсендә икенче елга 30 процентка арттыру каралган. Бу мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләргә кагыла. [Валеев Р.И.:] Икесе дә каралган микән? [Гайзатуллин Р.Р.:] Икесе дә каралган. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок пятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 октября 2013 года
null
null
2013-10-24
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кешеләр, кемгә – нәрсә, кәҗәгә – кәбестә, дигәндәй, минем бүгенге сүзем әлеге дә баягы мәдәният, мәгариф, фән өлкәсе турында булыр. Соңгы елларда безне куандырган, республикабызның киләчәгенә ныклы нигез салган үзгәрешләрнең берсе – мәгариф өлкәсенә игътибар арту, дисәм, бу залда миңа каршы килүче булмастыр. Һәр укытучыга ноутбук өләшүдән башланган бу игелекле гамәлләр тора-бара «Киләчәк», «Бәләкәч», «Алгарыш» программалары дәрәҗәсенә күтәрелде, йөзләгән мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтланды, яңалары сафка басты. Мәгарифне үстерү программасына ел саен бюджеттан миллиардлаган сум өстәмә акчалар бүлеп бирелде. Ә инде укытучыларның хезмәт хакы республикадагы уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә җитү мәгарифкә булган мөнәсәбәтне, укытучы һөнәренә җәмгыятьтәге карашны уңай якка үзгәртте. Дөрес, мәгариф өлкәсендә һәрнәрсә ал да гөл дип әйтү дөреслеккә туры ук килмәс иде. Чөнки мәгарифкә булган дәүләт ярдәме әлегә без көткән кадәр уңай нәтиҗәләрен бирә алмады, финанслау һәм хезмәт хакы арту белән бергә уку-укыту сыйфаты да шул ук дәрәҗәдә югары күтәрелмәде. Моның объектив һәм субъектив сәбәпләре дә бардыр. Беренчедән, бердәм дәүләт имтиханнары бирү тәртибе кертелгәч, укучылар, 10 – 11 сыйныфларда барлык фәннәр буенча гомуми белем алудан читләшеп, әлеге имтиханнарга әзерләнү белән генә шөгыльләнә башладылар. Бәлки, шул сәбәпледер мәктәпләрдә репетиторлык кәсебе белән шөгыльләнү эпидемия дәрәҗәсенә җитте. Мин репетиторлыкка тулаем каршы түгел, әмма һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш. Әгәр класстагы укучыларның күбесе дәрестән соң репетитор ялларга мәҗбүр була икән, димәк, аларга укытучы, мәктәп дәрес вакытында нидер биреп җиткермәгән, димәк, мәгарифкә бюджеттан бүленгән өстәмә миллиардлар укыту сыйфатына тиешле дәрәҗәдә уңай тәэсир итмәгән. Без Мәгариф һәм фән министрлыгы белән, бу мәсьәләне җентекләп өйрәнеп, озакламый үзебезнең комитетта фикер алышырга җыенабыз. Соңгы елларда мәктәпләрдә татар телен укыту сыйфаты турында да төрле фикерләр ишетергә туры килде. Телләр өйрәнү кирәкме-юкмы дигән мәгънәсез сорауга артык игътибар итмәсәк тә, бәхәс куертучыларның кайбер фикерләре белән килешмичә дә мөмкин түгел. Бу, беренче чиратта, дәреслекләрнең, укыту методикасының артык катлаулы, хәтта артык фәнниләштерелгән булуы турындагы фикерләр. Кайбер мәгариф җитәкчеләренең, мәктәп директорларының, укытучыларның татар телен укытуга формаль караулары, битарафлыгы аркасында, дистә ел буе мәктәптә татар теле өйрәнеп тә күпчелек укучыларның татарча өч сүз кушып җөмлә төзи алмаулары нәкъ менә шул хакта, миллионланган бюджет акчасының юкка сарыф ителүе хакында сөйли. Быел Россиядә һәм Татарстанда мәгариф турында яңа законнар гамәлгә керү сәбәпле, кайбер өстәмә мәшәкатьләр дә барлыкка килде. Шуларның берсе – балалар бакчасы өчен түләү мәсьәләсе. Бүген әле моның турында сүз булыр. Мәскәүдә федераль закон проекты каралган вакытта без үзебезнең тәкъдимнәребезне җибәргән идек, ләкин Дәүләт Думасы аларны исәпкә алмады. Нәтиҗәдә, балалар бакчасы өчен күпме түләү мәсьәләсе тулысынча балалар бакчаларын гамәлгә куючылар ихтыярына калдырылды. Әмма без, халык вәкилләре буларак, бу проблемадан читтә калмаска, үзебезнең саллы сүзебезне әйтергә һәм, кирәк булса, карарлар да кабул итәргә тиешбез. Җәмәгатьчелек, сайлаучыларыбыз бездән шуны таләп итә. Киләсе 2014 ел Россиядә һәм Татарстанда «Мәдәният елы» дип игълан ителде. Мәдәният елы булгач, аңлашыла булса кирәк, безнең бюджетыбызда да, һичшиксез, мәдәният зуррак чагылыш табарга тиеш иде. Әллә инде бюджет проекты Президент указы чыкканчы эшләнгәнме, әллә башка сәбәп беләндерме, белмим, әмма мин бюджет проектында «Мәдәният елы» шәүләсен күрмәдем. Куян елында, дуңгыз елында ничек булган булса, Мәдәният елында да шул ук акча калган. Әгәр соң булмаса, бу хилафлыкны һичшиксез төзәтергә кирәк. Узган елның 26 апрелендә Туфан ага Миңнуллин шушы трибунадан соңгы мәртәбә ачыргаланып мәдәниятебезнең хәле турында чыгыш ясаган иде. Бөек драматургыбыз һәм депутатыбыз Туфан аганың васыять булып яңгыраган бу сүзләрен искә алып, киләсе ел бюджетында Түбән Кама һәм Чаллы дәүләт театрларына, 150 еллык олуг юбилеен каршылаучы Милли китапханәгә яңа биналар салу мәсьәләсен хәл итү – һәммәбезнең намус эше дип саныйм. Югыйсә, васыятьне үтәмәү бездә зур гөнаһ санала. Безнең республикабыз, халкыбыз гомер-гомергә үзенең театр сәнгате белән дан тотты. Бүген дә театрларыбыз үзләренең югары дәрәҗәләрен сакларга тырышалар. Ләкин дөньяда үзең тырышып кына хәл итеп булмый торган мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, дәүләт театрында 60 – 70 мең сумга өр-яңа спектакль кую мөмкин эшме? Шул акчага пьесаны автордан сатып алырга, композиторга музыка яздырырга, сәхнә декорацияләре эшләтергә, һәр актерга киемнәр тектерергә, афишалар бастырырга, реклама эшләтергә һәм башкалар кирәк. Ә бюджетта аз да түгел, күп тә түгел 60 – 70 мең сум каралган. Шуңа күрә кайчакта спектакльләрдә декорацияләрнең үтә ярлы, киемнәрнең фәкыйрь булуына шаккатмагыз, монда театрның гаебе юк. Күптән түгел генә Казанда Халыкара мөселман кинофестивале гөрләп узды. Төрле илләрдән килгән режиссерлар, сценаристлар, операторлар, кино белгечләре аңа югары бәя бирделәр. Болары яхшы, әмма фестиваль көннәрендә матбугатта һәм кинозалларда кат-кат әйтелгән «Кинофестивалебез бар, ә кинобыз юк» дигән сүзләр әле һаман күңелне тырнап тора. Соңгы елларда Татарстанда кино бөтенләй куелмады дип әйтү дөрес булмастыр, куелганнары араларында хәтта зур экраннарга чыгарырлыклары да булды. Әмма чын мәгънәсендә халыкара мәйданга узарлык, республикабызны һәм халкыбызны дөньяга танытырлык шедеврлар барлыкка килсен өчен иҗат әһелләренә бермә-бер зуррак дәүләт ярдәме кирәк. Киләсе ел бюджетында кино сәнгатен үстерү өчен тәгаенләнгән 41 млн. сум белән һич кенә дә бу максатка ирешеп булмаячак. Минемчә, культурага булган мондый мөнәсәбәт безнең үзебезнең культура дәрәҗәбезне күрсәтә торган барометрдыр, ахрысы. Бүгенге көндә мәдәният хезмәткәрләре республикада иң аз хезмәт хакы алып эшләүчеләр хисабында. «Мәдәният елында» аларның хезмәт хакын күтәрү, иҗат әһелләренең каләм хакын – гонорар күләмен арттыру иң зур бүләк булыр иде. Үземнең чыгышымда мин күбрәк авырткан җирләребез, хәл ителәсе проблемаларыбыз турында сөйләдем. Бу әле һич кенә дә мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге эшләнгән эшләрне, ирешелгән уңышларны инкарь итү дигән сүз түгел. Мин, киресенчә, әлеге проблемаларны хәл итсәк, ирешелгән уңышларыбыз тагын да зуррак, халкыбыз алдында йөзебез яктырак булачак дип әйтергә теләгән идем. Башкача аңлаучылар булса, бигайбә. Кыскартырга кушкач, Фәрит Хәйруллович, чыгышымны бик нык кыскарттым. Эшләр болай барса, монда чыгып, ике генә сүз: «Акча кирәк», – дип әйтергә калачак. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт, Разил Исмагилович. Сүз Миргалимов Хафиз Гаязовичка бирелә. Депутат Нуретдинов әзерләнә.
Стенографический отчет сорок пятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 октября 2013 года
null
null
2013-10-24
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Уңышлар. Докладчик – министр финансов Республики Татарстан Гайзатуллин Радик Рауфович.
Стенографический отчет сорок седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 декабря 2013 года
null
null
2013-12-26
[Минниханов Р.Н.:] Сездә дә дөреслек бар, монда да дөреслек бар. Хуҗа Насретдин әйтмешли, тычканны тотып алгач, авызга салмыйча да үтереп була бит.
Стенографический отчет сорок седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 декабря 2013 года
null
null
2013-12-26
[Зарипов М.Р.:] Исәнлек-саулык бөтенегезгә дә. Бик зур рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок седьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 декабря 2013 года
null
null
2013-12-26
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Хәерле иртә, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар! [Минниханов Р.Н.:] Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар! Бик зур рәхмәт! Милләттәшләргә ярдәм итү – эшебезнең мөһим юнәлешенең берсе. Татарлар кайда гына яшәсә дә, алар Татарстанны тарихи ватаны дип саный. Шуңа күрә без телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен җаваплы. «Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр». Бу өлкәдә төп рольне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты уйнарга тиеш. ТНВ-Планета телевизион каналының һәм татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» онлайн-проектының да потенциалы зур. Татар халкының бердәмлеген саклауга Татарстаннан читтә милли бәйрәмнәребезне үткәрү дә ярдәм итә. Бәйрәм татарларның бай мәдәниятле, үзенчәлекле халык булуын күрсәтә. Бүген Сабантуй Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә уздырыла. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Стенографический отчет сорок третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Амиров К.Ф.:] Мөхтәрәм депутатлар! Я старался всегда найти оптимальные пути решения, потому что помнил татарскую пословицу: «Каш ясыйм дип, күз чыгармаска», и исходя из этого принципа строил свою работу. [Халиков И.Ш.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары! Бик зур рәхмәт, большое спасибо.
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Без үзебезнең комитетта Энгель Нәвапович Фәттаховның кандидатурасын карадык. 1 октябрьдә Энгель Нәваповичның Президент тарафыннан министр булып раслануына бер ел тула. Бер ел эчендә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте. Без, депутатлар, авылларда, районнарда, шәһәрләрдә, мәктәпләрдә, балалар йортларында һәм балалар бакчаларында бик еш булабыз, һәм һәр урында укытучылар да, ата-аналар да аның турында бары тик яхшы гына фикердә. «Аның күңеле дә, ишеге дә ачык», – дип әйтәләр. Мәгариф өлкәсендә эшләр җанланып китте. Август конференциясендә ул бик тә төпле, саллы доклад ясады. Анда мәгариф өлкәсе алдында торган бурычларны безгә бик тә тәфсилләп аңлатты. Инде хәзер бергәләп, депутатлар һәм Мәгариф министрлыгы, шушы август конференциясендә күтәрелгән һәм бүген Президентыбыз юлламасында безгә бирелгән бурычларны үтәү генә кала. Без Энгель Фәттахов белән бик тә матур итеп эшләрбез киләчәктә. Тагын бер нәрсәгә игътибар итәсе килә, безнең мәгариф һәм фән министрына Премьер-министр урынбасары дәрәҗәсе бирү безнең республика җитәкчелегенең мәгариф өлкәсенә булган игътибары турында сөйли. Мәгариф өлкәсе бүгенге көндә иң мөһим өлкәләрнең берсе, һәм менә бу өлкәдә аңа Премьер-министр урынбасары дәрәҗәсен бирү бик тә урынлы. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Энгель Навапович, тәбриклибез сезне, уңышлар, түземлек телибез. Бергә эшләргә насыйп булсын.
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхим итегез, Энгель Навапович. [Фаттахов Э.Н.:] Телләр үсеше мәсьәләләрен hәрдаим актуальләштереп тору жәмәгатьчелекне вакытында тел ихтыяҗларын яклау юнәлешендә тупларга мөмкинлек бирде, бигрәк тә федераль дәүләт гомуми белем стандартларын hәм яңа федераль канунны эшкәртү hәм кабул итү чорында. Барлык мәктәп стандартларында да туган телләрне hәм Федерация субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү үз урынын алды. Алар мәҗбүри өйрәнелүче фәннәр рәтенә кертелде. Рус телен hәм туган телләрне өйрәнү нәтиҗәсенә бертигез таләпләр куелды. Яңа гамәлгә кергән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Законда безнең бердәм эшчәнлегебез нәтиҗәсендә телләр өлкәсендәге ихтыяҗларны тәэмин итүче барлык нормаларны да саклап калу мөмкин булды. Гомумән, узган 10 ел эчендә дәүләт программасы социаль проблемаларның иң авырларыннан санала торган телләрне саклау, аларның балансын тәэмин итү һәм үстерү юнәлешләрендә үзенең позитив ролен үтәде. Мондый мәсьәләләрне чынлап та программа нигезендә чишүнең кулайрак булуын ул тагын бер кат раслады. Татар халкының тарихи үсеше аның территориаль яктан сибелүенә китергән. Глобальләшү шартларында татарларның Россиядә hәм бөтен дөньяда мәдәни ассимиляциясен көчәйтә. Милли үзенчәлекләр hәм традицияләр югала бара. Боларның барысы да туган тел аша гына буыннан буынга бирелә ала. Туган телләрен камил белүче татарларның саны кими. Татар телен белү дәрәҗәсе түбәнәю сәбәпле, татар теленең куллану сферасының да тараюы күзәтелә, шул исәптән хезмәт эшчәнлегендә hәм көнкүрештә. Бу процесслар төрле регионнарда татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең саны кимүе, татарлар компакт яшәүче субъектларда урнашкан югары уку йортларында татар бүлекләренең кыскаруы белән үрелеп бара. Туган телдә белем бирүче мәгариф системасының тулы канлы функцияләве өчен сәяси-хокукый hәм институциональ мөмкинлекләр кими. Бу хәл Татарстаннан читтә булган төбәкләргә хас. Татар халкының туган телен hәм этник мәдәниятен югалту куркынычы татар телен, әдәбиятын hәм культурасын саклау hәм үстерүнең аеруча актуальлеген дәлилли. Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында белем бирү процессында Татарстан Республикасы дәүләт телләренең тигез күләмдә куллану-кулланмау мәсьәләсе киң дискуссияләр объекты булды. Җәмәгатьчелек татар телен тәрбия сферасында, массалы чаралар үткәрүдә куллану проблемасын кискен рәвештә куя. Проблемалар дөрес күтәрелә. Министрлык тарафыннан бу сорау контрольгә алынды. Бу проблеманы чишүгә дә яңа программа йогынты ясаячак. Они включают в себя внедрение результатов фундаментальных исследований в области татарской филологии в практику; проведение комплексного лингвокультурологического исследования лексики татарского языка и лингвистических исследований функционирования русского языка на территории Республики Татарстан; создание и сопровождение разделов «Татарика» и «Русистика» международного научного журнала «Филология и культура», поддержка функционирования татарского языка в научной сфере «Фән теле»; сохранение и развитие идей ученых-русистов Казанской лингвистической школы; создание многофункционального полилингвального электронного лексикографического фонда и электронного корпуса татарского языка; создание электронной информационной базы письменного наследия русского и татарского народов в Республике Татарстан «Книга» – «Китап». [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, без телләр турында ике дәүләт программасын эшләдек. Сез икенчесе турында хисап бирдегез. Хәзер, белүемчә, өченче дәүләт программасы әзерләнә. Беренче ике программаны без Дәүләт Советы сессияләрендә җентекләп тикшердек. Өченчесе дә Дәүләт Советында каралырмы, тикшерелерме? Әллә инде оештыру комитеты үзара сөйләшеп кенә кабул итәрме? Бу беренче сорау. Икенчесе. Шушы дәүләт программаларын тормышка ашырганда, бик катлаулы проблемалар килеп чыга. Аларның кайберләрен федераль хакимият тудыра, кайберләрен үзебез тудырабыз: тегесен онытабыз, монысын эшлисебез килми. Гомумән, бик күп сораулар килеп туа. Кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәгән чаклар бик күп була. Җитәкчелектән кем җаваплы булганы билгесез чаклар булды. Проблемалар ярты юлда калды. Менә хәзер сез, Премьер-министр урынбасары – министр, икенче программага хисап тотасыз. Минем аңлавымча, өченче программага да сез куратор булачаксыз һәм контрольдә тотачаксыз. Бу хакта бөтен депутатлар алдында әйтсәгез иде. Программа буенча ниндидер сораулар барлыкка килсә, без, сезгә мөрәҗәгать итеп, бөтенесен дә киләчәктә хәл итә алырбызмы? Рәхмәт. [Фаттахов Э.Н.:] Соравыгыз өчен рәхмәт. Беренче сорауга җавап биреп китәм. Бу программа Хөкүмәт карары белән кабул ителәчәк. Программаны эшләү буенча эшче төркем төзелде. Анда бөтен өлкәләрдән дә кешеләр катнаша, бу программаны Дәүләт Советы белән дә тыгыз элемтәдә эшлибез, бигрәк тә Разил Исмәгыйлевич җитәкләгән комитет белән берлектә бүгенге көндә дә килеп туган мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып барыла. Хөкүмәт җитәкчесе Илдар Шәфкатович җитәкчелегендә без берничә мәртәбә бу мәсьәләгә әйләнеп кайттык. Бик җитди, озак сроклы программа, шуңа күрә, бөтен яктан да булган кимчелекләрне искә алып, бу программа үтәлерлек итеп кабул итәрбез дип ышандырасы килә. Күреп торасыз: аңа зур финанслау каралган: җиде елга 1 084 млн. сум, 2014 елга 164 млн. сум каралган. Бу элекке программа белән чагыштырганда да зур сумма. Шуңа күрә ул зур җаваплылык та дип әйтәсебез килә. Программаны алып бару безнең министрлыкка йөкләнә, анда, әлбәттә, эшче төркем булачак. Без, аның һәрбер пунктындагы чараның үтәлешен карап, һәр чараның үтәлүен баллар белән күрсәтеп, аны квартал саен анализлап алып барачакбыз. Программа үтәлешен тәэмин итүне үзебезгә беренче максат итеп куябыз. Рәхмәт. Энгель Навапович, мөмкин булса, сорауларга кыскарак җавап бирүегезне сорыйбыз. Депутат Логинов Василий Платонович сорау бирә. Ганибаев әзерләнә.
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Зиятдинов А.Ш.:] Хөрмәтле Энгель Нәвапович, безнең иң зур казаныш икетеллекне кабул итү булган иде. Беренче программа бернәрсә дә бирмәде. Бу программада укытучылар өчен, әти-әниләр өчен нинди кызыксындыру чаралары бар? Бу программа үтәлгәч, безнең ике тел дә чыннан да чын дәүләт телләре булып тулысынча файдалана башларлармы? Фаттахов Э.Н. Бик зур рәхмәт. Җиңел сорау түгел. Бу программада беренче мәртәбә татар телен сертификацияләүне карадык, шулай ук рус телен сертификацияләүне планлаштырабыз, ягъни без кемнең нинди дәрәҗәдә дәүләт телләрен белүен караячакбыз. Программа нигезендә тестирование үзәкләрен булдыруны да карадык. Кызыксындыру формаларын табу буенча без эш алып барабыз, Азат абый. Зиятдинов А.Ш. Программа үтәлгәч, һәрберебез дә татар телен дә, рус телен дә һәм, бик тә мөһим, инглиз телен дә белсәк иде. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Амин, шулай булсын. [Сафиуллин И.М.:] Хөрмәтле Энгель Нәвапович, бу өлкәдә сезнең күптәннән зур эш алып баруыгызны күздә тотып, сезгә ышанабыз. Корабльгә нинди исем кушсаң, ул шулай йөзә, диләр. Менә икенче мәсьәләдә татар телен операцион системаларда локализацияләү диелгән. Моны «локализация» дип әйтергә кирәк түгел, минемчә, «операцион системаларга татар телен кертү» дип әйтергә кирәк. Алайса аны, локализацияләп, перифериягә күчереп куйган кебек була. Моны үзгәртергә кирәк, минемчә. Моңа бик күп бурычлар куела. Алар гади генә нәрсәләрдән башлана. Мәсәлән, Кремльгә аскы яктан килеп кергәндә, бөтен туристлар керә торган җирдә «Вход» дип язылган, ә «Керү» дип язылмаган. «Бәхетле» кибетенә керсәгез, анда бер товарның да исеме татар телендә язылмаган, ә чит ил сатучылары сата торган «Метро» кибетендә «Керү», «Чыгу» сүзләре, бөтен товарның исеме ике телдә язылган. Алар бу законны үтиләр. Сез товарны «Бәхетле» кибетеннән сатып аласыздыр, шулай бит? Шуңа күрә сез, бу өлкәдә башлап йөрүче кеше буларак, матбугатта: «Мин «Бәхетле» кибетенә, анда товарның исеме ике телдә язылмыйча, бүтән кермәячәкмен», – дип хәбәр итәргә тиеш. Сезгә карап башкалар да кермәс. Башкача без алардан боларны эшләтә алмаячакбыз. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Илсур, бу тәкъдимме, сораумы? [Сафиуллин И.М.:] Ничек кабул итә инде. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Энгель Нәвапович, рәхим итегез. [Фәттахов Э.Н.:] Мәсьәлә дөрес күтәрелә. Проблемалар күп. Бөтенебез дә күрәбез. Тиешле органнар белән бу юнәлештә эш алып барырбыз дип уйлыйм. [Валеев Р.И.:] Энгель әфәнде, соңгы елларда бу безнең өченче дәүләт программасы. Дәүләт телләрен һәм башка телләрне гамәлгә ашыру һәм саклау буенча шактый эшләр эшләнде. Эшләнәсе эшләр тагын да күбрәк. Без «Бәләкәч» программасын, «Киләчәк» программасын кабул иттек. Балалар бакчасында, мәктәптә телләр өйрәнү игътибар үзәгендә тора. Болар барысы да яхшы. Проблемалар күп, ләкин алар, бер яктан, күпмедер эшләнә. Икенче яктан, безнең югары уку системасында эшләнеп бетмәгән эшләребез бик тә күп. Без телләрне мәктәпләрдә, балалар бакчаларында өйрәтергә кирәк дип әйтәбез. Татар теле факультеты бар иде, ә федераль университет төзелгәч, ул бетерелде. Педуниверситетлар бетерелде, татар теле укытучыларын әзерләү киметелде. Укытучылар әзерләү киметелә, ә мәктәпләр артырга тиеш, укыту камилләшергә тиеш. Менә боларны ничек тәңгәлләштерергә? Ничек итеп шуларны гамәлгә ашырырга? Югары уку йортлары безгә турыдан-туры буйсынмыйлар. Нинди юл белән без татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүне тормышка ашырырбыз икән? [Фаттахов Э.Н.:] Соравыгыз өчен рәхмәт. Бу мәсьәлә шулай ук җитди мәсьәлә. Бу турыда Арчада август киңәшмәсендә сөйләштек. Беренчедән, балалар бакчаларын һәм башлангыч классларны милли кадрлар белән тәэмин итү буенча республикада әлегә ике үзәк булдыруны планлаштырабыз. Берсен Арча педагогика көллияте базасында, икенчесен Минзәлә педагогика көллияте базасында. Арчадагысы үзенең эшен башлады инде. Бу урта махсус белем, ягъни балалар бакчаларында һәм башлангыч классларда укытыр өчен милли кадрлар әзерләү үзәкләре булачак. Шулай ук Казан педагогика көллиятендә дә рус телендәге балалар белән эшли торган балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәпләрдә кадрлар әзерләүне планлаштырабыз. Югары уку йортларында бу мәсьәлә күбесенчә, үзегез әйтеп киткәнчә, федераль җитәкчелектән тора. Ләкин югары белемле педагогларны, бигрәк тә милли кадрларны әзерләү буенча федераль университет ректоры һәм җитәкчеләребез белән без бер фикердә. Президентыбыз безнең алда шундый бурыч куйды: киләчәктә тормыш таләпләренә җавап бирерлек педагогик кадрларны әзерләү системасын булдыру буенча эшебезне алып барачакбыз. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Энгель Нәвапович, бик зур рәхмәт. Сораулар юк. Зашел в клуб татарской деревни Зәй-Каратай, показали сельскую библиотеку. Кичтән ятып иртән торгач, бөтенесе: руслары да, чуашлары да татар телендә сөйләшмәс. Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатлар!
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Сафиуллин И.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хайруллович, хөрмәтле коллегалар! Кешенең җир йөзендәге барлык терлекне хөрмәт итәргә мораль яктан борычлы булуын һәм кеше белән йорт хайваннары арасындагы аерым мөнәсәбәтләр барлыгын танып, йорт хайваннарының мөһимлегенә һәм аларның кеше яшәешенә йогынтыга, нәтиҗәдә, аларның җәмгыять өчен кирәклегенә игътибар итеп, кеше һәм даими үрчи торган хайваннарның сәламәтлек, гигиена һәм куркынычсызлыгын игътибарга алып, йорт хайваннары хуҗасының аларга карата җаваплылыгын игътибарга алып, сезнең каравыгызга беренче укылышка әзерләнгән «Татарстан Республикасында йорт хайваннарын тоту турында» Татарстан Республикасы законы проекты кертелә. Россия Федерациясендә йорт хайваннарын тоту мәсьәләсе берничек тә җайга салынмаган, шуңа күрә дә без, бу законны әзерләгәндә, чит ил законнарына, комитет адресына йорт хайваннарын тоту кагыйдәләрен закон дәрәҗәсендә билгеләү зарурлыгы турындагы мөрәҗәгатьләргә, эшләү барышында гражданнардан һәм төрле оешмалардан кергән тәкъдимнәргә, Дәүләт Советының рәсми сайтына куелган һәм комитетта каралган законга таяндык. Тәкъдим ителгән закон проектында йорт хайваннарын тоту принциплары һәм шартлары, аларны урамда йөртү кагыйдәләре, хуҗаларының бурычлары билгеләнде. Урамда йөрткәндә тирә-юньне пычратмау һәм җәмәгать урыннарында авызлыклап йөртү мәсьәләләре каралды. Законда Татарстан Республикасы территориясендә йорт хайваннарын исәпкә алу, кеше һәм хайваннар өчен уртак йогышлы авырулар барлыкка килүне кисәтү, югалган хайваннарны эзләү максатында йорт хайваннарын Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органында теркәү күздә тотыла. Аларны теркәү хуҗалар теләге буенча башкарылачак, ә этләрне теркәү мәҗбүри булырга тиеш. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе уңай бәяләмә бирде, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы кайбер искәрмәләрне күрсәтте, алар закон проектын икенче укылышка әзерләгәндә каралачак. Комитет сезгә закон проектын беренче укылышта кабул итәргә һәм төзәтмәләрне Регламент нигезендә кертергә тәкъдим итә. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сезгә сораулар бар. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Илсур Миннурович, бу закон кабул ителгәннән соң Казан урамнарында хәер өстәп йөрүче этләр бетәчәкме? Бу беренче сорау. Икенчесе. Гомумән, бу закон тормышка ашырылыр дип уйлыйсызмы? Менә мин 7 статьядан бер җөмлә генә укыйм: «Йорт хайваннарын урамда йөртүне гамәлгә ашыручы затларда йорт хайваннарының тормыш-көнкүреш калдыкларын җыю предметлары булырга тиеш, һәм алар гомуми файдалану урыннары һәм территорияләре пычранган очракта үзләренең йорт хайваннары артыннан кичекмәстән җыештырырга тиеш». Сез безнең халыкның менталитетын бик яхшы беләсез. Урамда эт белән йөрүче кешеләрне дә күз алдына китерәсез. Һәм ул этләрнең ничек йөргәннәрен дә күз алдына китерәсез. Бу тормышка аша торган статьямы соң? [Сафиуллин И.М.:] Роберт Мөгәллимович, сез ничек уйлыйсыз, ничек булырга тиеш, сезнеңчә? [Миннуллин Р.М.:] Менә мин аңламыйм. Авылларда эт тотуны мин күз алдына китерә алам. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Роберт Мөгәллимович, сорау аңлашылды. [Миннуллин Р.М.:] Юк, ул бит сорый миннән. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Алай ярамый, ул җавап бирсен. Нинди сорау сездән! [Сафиуллин И.М.:] Фәрит Хәйруллович, Дәүләт Советында дискуссия алып барырга ярый бит. Ул сорауга җавап биргәч, мин дә җавап бирергә җыенам. Әлбәттә, законда төп мәсьәләләрнең берсе булып тормаса да, андый проблема бар. Инде халкыбызның менталитеты башка халыкның менталитетына караганда начаррак дип уйламыйм. Без инде күп нәрсәгә ияләндек, чит илдәгечә дип. Башта кайбер әйберләр безгә кыргый дип күренәләр иде, хәзер без күп нәрсәне чит илдәгечә эшлибез. Әгәр дә моңарчы закон булмаган икән, бу эшләр эшләнмәгән икән, закон булгач, бу эш эшләнергә тиеш. Әгәр дә эшләнмәсә, без бу закон артыннан Административ кодекска төзәтмәләр кертергә җыенабыз. Штрафлар булачак. Штрафлар зур булса, халыкның менталитеты үзгәрә.
Стенографический отчет сорок четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 26 сентября 2013 года
null
null
2013-09-26
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле депутатлар һәм сессия эшендә катнашучылар! «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законының 102 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты безнең комитет тарафыннан «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы Законын Россия Федерациясе законнарына тәңгәлләштерү максатыннан эшләнде. 2013 елның 12 октябреннән «Мәдәният турында Россия Федерациясе законнары нигезләре» Россия Федерациясе Законының 39 статьясына үзгәреш кертү хакында» Федераль закон үз көченә керде. Әлеге Федераль закон буенча Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына дәүләт циркларының федераль милектә булган һәм субъект территориясендә урнашкан мөлкәтен реконструкцияләү, шул исәптән реставрацияләү һәм капиталь ремонтлауны финанслауда катнашу хокукы бирелә. Шуңа бәйле рәвештә «Мәдәният турында» 1998 елның 3 июлендәге 1705 номерлы Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәреш кертү таләп ителә. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының, Министрлар Кабинетының, Юстиция министрлыгының, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең, Иҗтимагый палатаның уңай бәяләмәләре бар. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды, комитет әгъзалары аны кабул ителергә әзер дип саныйлар. Дәүләт Советы Аппараты Документлар белән тәэмин итү идарәсенең уңай лингвистик экспертиза бәяләмәсе бар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясындагы 6 пункты нигезендә мин депутатлардан әлеге закон проектын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булырмы, хөрмәтле коллегалар? Бүтән тәкъдимнәр булмаса, комитет тәкъдимен тавышка куям. [Сибагатуллин А.М.:] Хәерле көн, Фәрит Хәйруллович! Хәерле көн, депутатларыбыз!
Стенографический отчет сорок шестого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 ноября 2013 года
null
null
2013-11-21
[Халиков И.Ш.:] Вы знаете, молодежное объединение «Сәләт» получает свои помещения. Сегодня в рамках нового центра «Әкият» есть ряд объединений, где размещаются данные учреждения.
Стенографический отчет сорокового заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 апреля 2013 года
null
null
2013-04-27
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Слово предоставляется руководителю депутатской группы «Мәрхәмәт», депутату Мустафиной Файрузе Зуфаровне. [Мустафина Ф.З.:] Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Хөкүмәт әгъзалары, хөрмәтле коллегалар!
Стенографический отчет сорокового заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 апреля 2013 года
null
null
2013-04-27
[Мифтахов Ф.Ф.:] Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар! Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлегенә бәя биргәндә, соңгы еллардагы эшләр белән генә чикләнү дөрес булмас. Моның өчен соңгы 5 – 6 елда эшләнгән эшләрне карарга кирәк. Ә үзгәрешләр безнең республикада бик күп булды. Иң мөһиме, халкыбызның тормыш шартлары, көнкүреше елдан-ел яхшыра бара, моны танымый мөмкин түгел. Заманында Татарстанның илебездә беренчеләрдән булып тузган торактан арыну программасын тормышка ашыруы бөтен Россиягә үрнәк булды. Бүген мондый программаны бөтен ил күләмендә башкарырга җыеналар. Төзелеш өлкәсендә Татарстан 2000 еллардан алып темпларны киметми, ел саен 2 млн. квадрат метрдан артык торакны сафка бастырып килә. Бу Татарстанның искиткеч зур казанышы, чөнки торак мәсьәләсе XX гасырдан ук илебезнең иң авыр проблемасы булды. Баракларда яшәп иза чиккән кешеләрнең бүгенге көндә җылы фатирларда, матур итеп яшәүләре – халкыбыз һәм безнең өчен дә үзе бер могҗиза. Бүген Татарстанның инфраструктурасы элеккегесе белән чагыштырып булмаслык дәрәҗәгә күтәрелде. Республикабыздагы юллар, яңа күперләр, тоташ телефон элемтәсен булдыру, телевидение, Интернет челтәренең киң җәелүе, Казанда метро төзелеше – болар барысы да Татарстан Хөкүмәтенең эшчәнлеген күрсәтә. Безнең «Татарстан – яңа гасыр» депутат төркемен беренче чиратта халкыбызның рухи халәте кызыксындыра. Шуңа да гуманитар өлкәдәге үзгәрешләр турында аерым әйтеп китәсе килә. Бүген тормышыбызда зур урын алып торган телевидениедә дә шактый үзгәрешләр бар. Узган елны оештырылган «ТНВ-планета» каналын без бөтен дөньяда, бөтен чит төбәкләрдә халкыбыз карый торган канал итеп күрәбез, һәм шуңа бөтен милләттәшләребез шатланып тора. Халкыбызның күптәнге гозерен Татарстан, ниһаять, тормышка ашырды. Әйтеп китәргә кирәк, әле бу өлкәдәге бөтен проблеманы бетерде дигән сүз түгел. Чөнки «Татарстан – яңа гасыр» каналының бүгенге матди нигезе заман таләпләреннән нык артта калган. Безнең күрше Башкортостанда, мисал өчен, инде дистә елдан артык заманча җиһазландырылган телевидение комплексы эшләп килә. Әлбәттә, мондый шартларда эшләгән хезмәткәрләрнең эш сыйфаты да күпкә югарырак була. Барыбыз да беләбез, бүген дөнья конкуренция шартларында яши, ә телевидение бигрәк тә. Барыбыз да йөзләгән программалар арасыннан иң сыйфатлыларын сайлап алабыз һәм карыйбыз. Шулар арасында безнең «Татарстан – яңа гасыр» каналындагы әлеге яңа комплексны тиз арада сафка бастыру безнең дәүләтнең кичектергесез эшләренең берсе булырга тиеш дип уйлыйбыз. Татарстан Хөкүмәтенең соңгы елларда мәгариф өлкәсенә игътибарын бик нык арттыруын да танырга кирәк. Бу өлкәдә яңалыкларны, үзгәрешләрне санап бетерерлек түгел. Иң мөһиме – Татарстан мәгарифенең үз идеологиясе урнашып килә. Әйтергә кирәк мондый күренеш зур өметләр бирә. Шунысы да куанычлы: бу тармакка җитәкчелек итүче бүгенге яңа министр да дәртләнеп әлеге эшкә алынды, без аңа уңышлар телибез. Шул ук вакытта укытучыларның белемен күтәрү һәм мәктәпләрдә 85 ел дәвамында тыгыз эш алып бара торган мәгарифне үстерү институтының язмышы укытучылар җәмгыятьчелеген бик нык борчый. Министрлык бу мәсьәләдә дә акыллы адымнар ясар дип уйлыйбыз. Мәгариф өлкәсендә, билгеле булганча, хәл ителмәгән проблемалар җитәрлек. «Татарстан – яңа гасыр» депутат группасы исеменнән әйтергә кирәк, укучыларга бердәм дәүләт имтиханын туган телендә тапшыру мөмкинлеген булдыру иң актуаль проблема булып кала. 11 ел буена туган телендә укыган мәктәп баласына чыгарылыш имтиханнарын үз телендә тапшыруны тыю бернинди әхлакый нормаларга һәм бүгенге кануннарга да сыймый. Уйлап карагыз, бу коточкыч гаделсезлек, һәм ул Русия мәгариф һәм фән министрлыгы күрсәтмәсе белән тормышка ашырыла. Шул ук министырлык милли мәктәпләргә карата тагын бер зур гаделсезлек эшләп куйды. Хәзер бөтен уку әсбаплары шушы министырлык тарафыннан расланырга тиеш. Ә бит мондый гаделсез таләпләр совет чорында, хәтта патша заманнарында да булмаган. Бу таләпләрдән бигрәк тә Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез зыян күрә, чөнки аларның туган телендә белем алуларын, аларның язмышын Татарстан кайгыртмаса, беркем дә кайгыртмаячак. Шулай да соңгы елларда барлыкка килгән бер матур күренеш турында әйтеп китәргә кирәк. Безнең Президентыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кайсы чит төбәккә генә бармасын, андагы татар җәмгыятьләре вәкилләре белән очрашмый калмый, аларның гозерләрен тыңлап, тиешле чарасын да күрә. Бүген татар гуманитар фәненең аяныч хәлдә калуы турында да әйтмичә кала алмыйбыз. 1990 нчы елларда без бу өлкәдә шактый уңышларга ирешкән идек. Татар дәүләт гуманитар институтын булдырдык. Тарих һәм энциклопедия фәнни институтларын ачтык. Гуманитар фәннәр өлкәсендә конкуренциягә корылган мохит барлыкка килгән иде. Бу өлкәдә фәнни хезмәт алып барыр өчен белгечләр әзерләү бүгенге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Әйтик, Интернеттагы дөньякүләм энциклопедия булып саналган Википедияне генә алыйк. Күрше чуаш һәм башкорт халыклары бу мәсьәләдә күптән инде алга киткән. Ә безнең бит бу өлкәдә тиешле күпсанлы фәнни хезмәткәрләре булган Энциклопедия институтыбыз бар. Дәүләтчелекнең төп билгеләренең берсе булып халыкның классик мәдәнияте тора. Димәк, музыкаль сәнгать, милли опера, балет, симфония кебек өлкәләрдә, башка төр сәнгатьләрдә тиешле үсеш булмаса, ул халык милләт буларак үз йөзен югалта, бетүгә бара. Бүген татар халкының талантлы уллары һәм кызлары дөньяның мәшһүр сәхнәләрендә мәйдан тота, аларны илнең һәм дөньяның иң танылган театрларында күрергә мөмкин. Әле күптән түгел генә Татарстан Президенты кулыннан мактаулы исем алган, Прага опера театры солисткасы Галия Ибраһимова әйткән сүзләр сискәндерә. Ул: «Ничек инде Татар дәүләт опера һәм балет театрында татар труппасы юк, мин аны берничек тә аңлый алмыйм», – ди. Шушындый дөньякүләм танылган талантлары күп булган халыкның үз республикасында аларны туплап торучы бер иҗади үзәк булырга тиеш. Без, «Татарстан – яңа гасыр» депутатлар төркеме, республика Хөкүмәте белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер, бигрәк тә аның бүген киң колач белән алып барылган игелекле эшләрендә. Инде үземнең сүзләрем белән әйткәндә, аерым кайгы кайгы түгел, илгә кайгы килмәсен, инде безгә алда да бергә-бергә халкыбыз, милләтебез, дәүләтебез өчен эшләргә генә, шунда гына безнең Россиябезнең, Татарстаныбызның киләчәге булачак. Рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет сорокового заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 апреля 2013 года
null
null
2013-04-27
[Минниханов Р.Н.:] Рәхмәт инде, мактадың син мине. Мин бик шат.
Стенографический отчет сорокового заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 апреля 2013 года
null
null
2013-04-27
[Захарова С.М.:] Да. [Захарова С.М.:] Да. [Леонов В.А.:] Это наш национальный вид спорта – борьба на поясах «Көрәш».
Стенографический отчет сорокового заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 апреля 2013 года
null
null
2013-04-27
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Хәерле иртә! [Сафиуллин И.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, бүгенге көн Бөтендөнья туган телләр көне дип игълан ителгән, шуңа күрә, әгәр бүгенге сессияне без татар телендә алып бара алсак, бик яхшы булыр иде дип саныйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Яхшы тәкъдим.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Ратникова Р.А.:] Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, хөрмәтле Минтимер Шәрипович, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар! Чынлап та, гимн яңгыраганда, һәркемнең җырлыйсы, Татарстанга мәхәббәтне сүзләр аша җиткерәсе, халкына һәм туган җиренә ихлас теләкләр телисе килә. Тарихка күз салыйк. Узган гасырның 70 нче елларында Рөстәм Яхин, үзенең дусты, фронтовик-шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре белән илһамланып, әлеге әсәрен иҗат иткән. Шигырьне Рамазан Байтимеров 1972 елда ТАССРның 50 еллыгына багышлап язган. «Туган ягым» дигән популяр җырны барыбыз да хәтерли. Дәүләт Советы депутатлары, халык шагыйрьләре Роберт Миннуллин һәм Разил Вәлиев әлеге катлаулы эштә ярдәм күрсәттеләр, аларга да зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Уважаемые депутаты, у Рамазана Байтимерова есть строки, которые он посвятил своему другу, композитору Рустему Яхину: «Мин ышанам: әле үлгәч тә без Очрашырбыз җырда һаман да!» Ике талантның иҗатлары, берләшеп, республикабыз халкын бердәм итә һәм яңадан-яңа казанышларга өнди торган тантаналы һәм патриотик рухтагы гимн булып яңгыраячак. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Римма Атласовна, мин гимнның тексты турында бер сүз дә әйтмим, артыгын әйтеп ташлармын дип куркам. Без бүген Дәүләт гимнының музыкаль редакциясен һәм текстын кабул итәчәкбез. Димәк музыкаль редакциясен законлаштырачакбыз. 24 статьяда мондый сүзләр бар: «Дәүләт гимны оркестр, хор, оркестр-хор йә башка вокаль яисә инструменталь вариантта башкарылырга мөмкин. Бу чакта тавыш чаралары кулланылырга мөмкин». «Һәм башка вариантта» дигән сүзләрне мин бик аңлап бетермим. Без музыкаль вариантны законлаштыргач, бернинди импровизация булырга тиеш түгел. Ул башкаруларны һәм язмаларны кем контрольдә тотачак? Кем аша узачак алар барысы да? Нинди очракларда башкарылырга тиеш? Аны бит корпоратив мәҗлесләрдә, аракы куллана торган мәҗлесләрдә яки башка очракларда кулланып булмый. Рәхмәт. [Ратникова Р.А.:] Рәхмәт соравыгыз өчен. Без бу формулировканы «Россия Федерациясенең Дәүләт гимны турында» Федераль конституциячел законга тәңгәлләштереп керттек. Вокаль вариантларда башкаруны Россиядә дә күрәбез. Төрле вариантлары бар. Мәсәлән, Лариса Долинаның джаз формасындарак төрле спорт чаралары вакытында җырлаганын ишеткәнем бар. Шулай ук Бутманның, хоккей матчы башланганда, саксофонда башкарганын ишеткәнем бар. Минемчә, без аны бөтенләй үк рәсмиләштереп бетерергә тиеш түгел. Рәсми чараларда ул, әлбәттә, оркестр, хор тарафыннан башкарылырга тиеш. Ләкин башка очракларда, халыкның җырлыйсы килгән вакытларында, халык теләге белән башкарылса, минемчә, без ниндидер чикләр куярга тиеш түгел. Административ кодекста аны бозып башкару өчен чаралар каралганын әйттем инде. Бүгенге көнгә хәтле музыкаль гимнны бозып башкару факты юк иде бездә. Шул ук органнар тарафыннан, минемчә, контроль булыр. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Тагын сораулар бармы, хөрмәтле коллегалар?
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Миргалимов Х.Г.:] Хөрмәтле Президиум әгъзалары, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, хөрмәтле Минтимер Шәрипович һәм коллегалар! Бүген күп сөйләүнең кирәге юк. Без күп законнар, карарлар кабул итәбез. Бүген, ниһаять, безнең гимныбыз үзенең эчтәлеге, сүзләре белән күпмилләтле халкыбызга, балаларыбызга, гаиләләребезгә, мәктәпләргә, институтларга барып җитәргә тиеш. Безнең тарихыбыз бик чал. Гимнның татарча вариантында безнең узган гасырларыбыз чагыла. Халкыбыз ул вакытларда да үз бәйсезлеген, мәдәниятен, телен һәм тарихын саклауда зур уңышларга ирешкән. Бүген дә республикабызның хәле мактанырлык дип әйтмәс идем. Күп кенә экономик сорауларыбыз, тел саклап калу, мәдәниятне үстерү, тарихыбызны барлау проблемалары бар. Менә шул чал тарихыбызны барлауда, аны халыкка җиткерүдә гимныбызның әһәмияте бик зур. Мин Президиум утырышында кабул итәчәгебезне әйткән идем. Әмма ул балаларыбызга ничек барып җитәр икән? Гимн – республикабызның горурлыгы. Гимныбызның сүзләрен 20 ел буе эзләгәнбез икән, бу тикмәгә түгел. Гимн кыска вакытта язылмый. Ул тарихи әһәмияткә ия, мирас булып калачак. Гаиләләрдә, мәктәпләрдә, вузларда гимнга хөрмәт белән карарга, аның ике телдә башкарылуын белергә тиешләр. Гимнны китап итеп чыгарырга кирәк, китапның сыйфаты яхшы булсын. Һәм Байтимеров, Пираев кына түгел, барлык комиссия әгъзалары, бу эштә катнашкан шагыйрьләребез күрсәтелергә тиеш. Аларның ничек эшләве тарихка кереп калырга тиеш. Концерт залыннан чыкканда, миңа килеп: «Хафиз Гаязович, әйтегез әле. СССРның гимны бар иде. Чагыштырып буламы?» – дип сорадылар. Чагыштырып була, ләкин СССР гимнының тарихы – 75 ел. Бүген без берничә төрле башкарылуны ишеттек. Ул халык хәтеренә кереп калсын өчен вакыт кирәк. 20 ел кемнең ничек язганын, кемнең ничек эшләгәнен, кемнең дәүләткә, ә кемнең үз кесәсенә эшләвен күрсәтте. Гимн авыр чорда күпмилләтле республикабызны берләштерергә, көнкүрешне, экономиканы, культураны һәм телне үстерергә ярдәм итәчәк. Шуның өчен бүген кабул ителәчәк карарыбызга гимнны мәктәпләрдә өйрәнүне күзаллаучы бер пункт кертергә кирәк. Кушма Штатларны тәнкыйть итәбез, ләкин аның флагында, гимнында нинди патриотик көч! 1990 елларда «патриот» сүзе кире мәгънәдә чагылыш тапса, хәзер патриотизм беренче планга басты. Гимныбыз патриотик хисләрне балаларыбызда, гаиләләребездә, вузларда үзенең сүзләре һәм музыкасы белән үстерергә ярдәм итәр дип ышанам. Рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Бик зур рәхмәт. Сүз депутат, комитет рәисе, шагыйрь Разил Исмәгыйль улы Вәлиевкә бирелә. Шуның белән чыгыш ясарга теләүче депутатлар тәмам. [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле Дәүләт Киңәшчесе, хөрмәтле Премьер-министр, хөрмәтле депутатлар, мөхтәрәм җәмәгать! Бүген безнең барыбыз өчен дә тарихи көн. Ниһаять, бүгеннән башлап, безнең гимныбызның теле ачылырга, ул берьюлы ике дәүләт телендә – татарча һәм русча сөйләшә башларга тиеш. 1990 елда Дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул иткәндә, ә бераз соңрак республикабыз статусы хакында референдум үткәргәндә һәм беренче мөстәкыйль Конституциябез өчен тавыш биргәндә, без үз алдыбызга дәүләтчелегебезне тергезү максатын куйган идек. Әмма бу юл шактый бормалы һәм сикәлтәле булып чыкты. Барнәрсә дә без теләгәнчә, без ниятләгәнчә генә бармады. Ил сәясәте, дөнья хәлләре үзгәрде, дөнья белән бергә үзебез дә, Конституциябез, законнарыбыз да үзгәреш кичерде. Тик, иң мөһиме, күңелләребезне яулап өлгергән хыял-максатларыбыз гына үзгәрмәде, алар бары тик тирәнгәрәк кенә кереп оялады. Флаг, герб һәм гимнны юкка гына дәүләтчелек символлары дип атамаганнардыр! Тормышыбызда күп нәрсәләр үзгәрсә дә, безнең дәүләт символлары максатларыбыз кебек үк үзгәрешсез калды һәм алар бүген дә барачак юлыбызны, алдагы бурычларыбызны искәртеп, һәрдаим исебезгә төшереп торалар. 1992 елда Татарстан гимнын кабул иткән вакытта Югары Советта шактый бәхәсләр булып алган иде. Башта без, гимн музыкасының төрле вариантларын тыңлап, арадан кайсын сайларга белмичә, шактый баш ваттык. Аннары гимнга сүзләр кирәкме-юкмы дип тә ярыйсы гына шаулашып алдык. Берәүләр: «Гимн сүзләрсез була алмый, без бит ярымкыргый ням-ням кабиләсе түгел, Россия Конституциясендә республика «дәүләт» дип аталган, безнең дөньяга әйтер сүзебез бар», – дип, үз таләпләрен куйса, икенче берәүләр: «Без әле бик болгавыр заманда яшибез, илебезнең кая барганын, нинди җәмгыять төзегәнебезне дә анык кына белмибез», – дип, сүзсез гимн өчен тавыш бирергә чакырдылар. Һәр адәм баласының, зурмы ул кечкенәме, ниндидер тормыш максаты була, чөнки максатсыз кешенең тоткан кыйбласы, яшәү мәгънәсе югала. Теләсә кайсы җәмгыять сезнең, безнең кебек кешеләрдән тора, ә илдә яшәгән кешеләрнең уртак максаты, бергә җыйналгач, дәүләт идеологиясенә әверелә. Бу идеология, бу олы максат илнең Конституциясе һәм законнары белән ныгытыла, дәүләт программалары аша тормышка ашырыла. Һәм әлеге гомумхалык идеологиясе шигырь һәм музыка тылсымы белән гимн рәвешенә керә. Конституциябез кабул ителгәнгә инде 20 ел вакыт узды, аннан соң йөзләгән законнарыбыз, дәүләт программаларыбыз гамәлгә керде, Россия белән Татарстан арасында вәкаләтләр бүлешү буенча ике тапкыр шартнамә төзелде. Димәк, без инде күптән үзебезнең кая барганыбызны, нинди максат белән яшәгәнебезне беләбез. Шуңа күрә Россиядәге барча милли республикалар, бик күп өлкәләр һәм хәтта муниципаль берәмлекләр, авыз тутырып, горурланып, үзләренең сүзле гимннарын җырлаганда, Татарстан ватандашларының телсез кеше кебек сүзсез музыкага баш селкеп, моңаеп торуы шактый ук сәер күренеш иде. Бүген безнең игътибарга тәкъдим ителә торган гимн сүзләренең халык арасында күп фикерләр уятуы да бу мәсьәләнең актуаль булуы хакында сөйли, чөнки үзенә кирәк тоелмаган, үзен кызыксындырмаган нәрсәгә кеше гадәттә битараф була. Дәүләт Советы Президиумы тарафыннан гимн шигыренә конкурс игълан ителгәннән соң, ел буе матбугат битләрендә, радио-телевидение эфирларында, «Интернет»та бәхәсләр, фикер алышулар тынмады. Ә бәхәстә катнашучыларның күпчелек өлеше гимнның һичшиксез сүзләре дә булырга тиеш дип тәкрарлады. Ә гимн өчен идеологик һәм әдәби яктан камил шигырь язу гаҗәеп катлаулы эш булып чыкты. Эстрада җырлары иҗат итү өлкәсендә тел чарлаган кайбер мәшһүр шагыйрьләребезнең дә гимн тексты язарга алынмавы шул хакта сөйли булса кирәк. Сигез юллык шигырь форматында күпмилләтле республика өчен иң зарур һәм мөһим сыйфат булган халыклар дуслыгы да, гасырдан гасырга күчеп килгән мәңгелек идеалларыбыз да, тарихи традицияләребез дә, алга куйган максатларыбыз да – һәммәсе урын алырга тиеш. Бүген безгә тәкъдим ителә торган сүзле гимнда боларның һәммәсенә дә урын табылган. Дөрес, арада Рамазан Байтимеров авторлыгына карата үзгәрәк фикерләр әйтүчеләр дә булды, комиссия эш барышында аларга да игътибар иткәндер. Ләкин монда шул нәрсә бәхәссез: беренчедән, бүгенгә кадәр без аягүрә басып тыңлаган, Римма Атласовна әйтеп үткәнчә, гимн музыкасын язарга бөек композитор Рөстәм Яхинны шул Рамазан Байтимеров шигыре рухландырган, димәк, анда Рамазан Байтимеров рухы да бар дигән сүз; икенчедән, бүген без тыңлаган гимн сүзләренә шагыйрьнең төп идеясе – Ватанга мәхәббәт хисләре салынган, шигырьнең үлчәме дә элеккечә калган. Әйе, конкурс барышында бу шигырьгә төрле кешеләрнең күпмедер өлеше, хәтта аерым-аерым сүзләре дә кергәндер. Советлар Союзы гимнын язганда, Сергей Михалков белән Габриэль Эль-Регистан текстына Сталин да үз тәкъдимнәрен керткән, хәтта берничә сүзне үзгәрткән, диләр. Әмма Сталин, никадәр генә авторитар шәхес булса да, гимн авторлыгына дәгъва кылмаган. Татарстан гимнына конкурс игълан ителгәндә, аның ике телдә булуы хакында таләп куелган иде. Бу эшне икеләтә катлауландыра дигән сүз. Минемчә, ул мәсьәлә дә шактый уңышлы хәл ителгән, шуның белән республикабыздагы ике дәүләт теленә дә бертигез мөнәсәбәт булуына ишарә ясалган. Ике телле гимнның Халыкара телләр көнендә кабул ителүе дә аерым бер символик мәгънәгә ия булып тора. Гимнның татарча һәм русча өлешләрендә дә сүзләр бик гади һәм аңлаешлы, татарча – 33, русча – 36, барлыгы – 69 сүздән торган текстны яттан җырлау беркемгә дә кыен булмас дип уйлыйм. Татарстан радиосы һәм телевидениесе дә һәр иртәне үзенең тапшыруларын сүзле гимн белән башлап җибәрер. Киләчәктә без, депутатлар, Конституциябезне, законнарыбызны һәм дәүләт символларын халыкка аңлату һәм җиткерү эшенә зуррак игътибар бирербез. Ә бу эшне быел уздырылачак парламент дәресләрен дәүләт символларын аңлатудан башласак, минемчә, бик тә урынлы булыр иде. Кыскасы, күп газаплар белән дөньяга килгән гимныбызның сүзләре халкыбыз һәм республикабыз кебек озын гомерле булыр, без аңа һәрчак тугрылыклы калырбыз дип ышанам. Хөрмәтле депутатлар, без, бүген халыкларны бертугандай тату яшәргә, бердәмлеккә чакырган гимн текстын бертавыштан кабул итеп, сайлаучыларыбыз алдында үз бердәмлегебезне дә күрсәтербез дип уйлыйм. Бу гимн Татарстанда яшәүче һәммә кешене, нинди милләттән һәм диннән булуына карамастан, бер-берсенә якынайтыр, халкыбыз һәм республикабыз белән горурлану хисләрен көчәйтер, киләчәккә өмет белән карарга өндәр дип ышанам. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт, Разил Исмәгыйлевич. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, депутатларыбыз сүзләрне бертавыштан кабул итте. Ул шулай булырга тиеш тә. Ләкин без, депутатлар, халыкка үрнәк күрсәтергә тиеш. Әгәр киләсе сессиядә 100 кешелек депутатлар хоры татарча да, русча да өйрәнеп, матур итеп башкарса, бик яхшы булыр иде. Сез депутатларга задание бирсәгез, әйбәт булыр иде. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Без беренче булырга тиеш. Үзебез бу «баланы» тудыргач, беренче итеп өйрәнергә тиеш. Экзамен үткәрергә дә туры килер, мөгаен. Бик зур рәхмәт.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Сафиуллин И.М.:] Рафис Җәүдәтевич, без, законнар кабул иткәндә, гражданнарның хәлен начарайтырга тиеш түгел. 500 минималь күләм 50 мең сумга туры килә. Ә яңа текстта 20 мең сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел диелгән. Бу саннарны үзгәртергә кирәк дип уйламыйсызмы?
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Сафиуллин И.М.:] Хөрмәтле Мидхәт Мәзгутович, бу вәкаләтләрне җирле үзидарәләргә биргәннән соң, безнең республика күләмендә күпме чиновник кыскартылды? Алар эшсез калдылар хәзер. Аларның эшен хәзер җирле үзидарәдә эшлиләр бит. [Курманов М.М.:] Алар ул эшне хәзерге көндә дә алып баралар. Чөнки, аларга вәкаләт бирелгәнче, ЖКХ өлкәсендә эшләүче килә, чүп булганын күрә, милиционерны чакыра, милиционер беркетмә төзи. Ә хәзер ул милиционерны чакырмый, беркетмәне төзи дә административ комиссиягә җибәрә. Без аларга хокук бирдек, алар беркетмә төзү хокукын алып тәртип салырлар дип өметләнеп торабыз.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Фаттахов Э.Н.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатлар! Республикабызның һәрбер баласы дәүләтнең кайгыртуын, аңа булган игътибарын тоеп үсәргә тиеш. Ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны аерым гаиләләргә урнаштыру елдан-ел арта бара. Бу сөенечле хәл. Барлык оешмаларның бергәләп эшләве нәтиҗәсендә генә уңай динамика ирешергә мөмкин. Бу яктан мин бигрәк тә Мөслим районын мисал итеп алыр идем. Соңгы 10 ел эчендә әлеге районнан бер генә ятим бала да балалар йортларына җибәрелмәде. Республиканың төрле балалар йортларында яшәүче 100 артык бала бу районда яшәүче гаиләләрдә тәрбияләнә. Әлбәттә, без балалар йортларында тәрбияләнүчеләр белемле, сәламәт, акыллы булып үссен өчен, барысын да эшләргә тырышабыз, алга таба да аларга булган игътибарны киметмиячәкбез. Бу юнәлештә без алга таба да бергәләп эшләрбез дигән теләктә калам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Энгель Навапович, нәтиҗәле, тирән доклад ясаган өчен рәхмәт сезгә. Депутатларның сораулары бармы? [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, бу, чыннан да, бик четерекле мәсьәлә. Мин хәтта «приемный родитель» дигән сүзне татарчага тәрҗемә итә алмыйча тилмердем. Чөнки ул элек бездә булмаган, андый гадәт булмаган. Бездә, әгәр дә бала ятим калса, аны туганнары, дуслары, якыннары, күршеләре тәрбиягә ала торган булганнар. Хәзер андый проблема бар. Аны хәл иткәндә, тагын яңадан-яңа проблемалар килеп чыга. Тәрбиягә ала инде ата-аналар. Ул ата-аналарга берәр таләп куеламы? Бу таләп берәр документ белән расланганмы? Аның критерийлары бармы? [Фаттахов Э.Н.:] Мин үземнең чыгышымда әйтеп киттем, без ата-аналарны, татарча итеп әйтсәк, асрауга бала алырга әзерләргә тиеш. Аның өчен бүгенге көндә безнең 14тән артык учреждение бар. Аннан соң безнең урыннардагы опека җитәкчеләре, әлбәттә, урынга чыгып, бу гаиләне бар яклап өйрәнәләр. Аның яшәү шарты, гаилә хәле, аларның гадәтләре, бөтенесен өйрәнгәннән соң гына бу гаиләгә бала асрауга бирерлекме, юкмы дигән фикергә киләләр. Шуннан соң гына ул гаиләгә бала ышанып тапшырыла. [Миргалимов Х.Г.:] Энгель Нәвапович, сезнең чыгышыгыз саннар белән тулган. Саннарсыз бернәрсәне дә исбатлап булмый. Миндә дә бер-ике сан бар. Бүген Россиядә дә, Татарстанда да 26 процент авыр гаиләләр. Сез дөрес әйттегез, һәрбер 500 баланың дүртесендә психик авырулар. Боларның төп сәбәбе нәрсәдә? Социаль нигезме, яисә бала тәрбияләүгә вакыт булмаумы, яисә тулы булмаган гаиләләрнең матди яктан җитешсез булуымы? Рәхмәт. [Фаттахов Э.Н.:] Рәхмәт соравыгыз өчен. Мин озак еллар район башлыгы булып эшләдем, эшләү дәверендә иң авыр хәл ителә торган мәсьәләләрнең берсе шушы иде. Күп кенә производство мәсьәләрен тиз хәл итеп була. Авыр гаиләләр, бигрәк тә авыл җирлегендә, булуы район башлыгы буларак куйган хезмәтеңнән канәгатьләнү хисе алмауга китерә торган иде. Без үзебезнең җирлектә моның сәбәпләрен ачыкларга, шул ук вакытта ул сәбәпләрне булдырмаска төрле юллар күрергә тырышып карадык. Терлекчелек буенча 24 нче форма бар, без 25 нче форманы ай саен үткәрә идек. Бөтен участковыйларны, врачларны, социаль хезмәткәрләрне җыеп, ай саен киңәшмә үткәрә идек. Ай саен күпме бала туганын, күпме гаилә аерылышканын күпме бала авыр хәлдә калганын авыл башлыкларын җыеп сорый идек. Авыр гаиләләрнең булу сәбәбе − беренче чиратта эчүчелек. Авыл җирлегендә без ул кадәр наркоманиядән интекмибез. Соңгы елларда, әлбәттә, бу юнәлештә законнар да кабул ителеп тора, чикләүләр дә куела. Уңай мисал. Ул район башлыкларына да, урыннардагы җирлек башлыкларына да эшләргә уңайлыклар тудыра. Анан куркырга кирәкми, эчүченлеккә каршы кампанияне без эзлекле рәвештә, туктатмыйча, закон чыгаручылар белән дә, урында башкаручылар белән дә, безнең структуралар, Социаль министрлык белән алып барсак, аның нәтиҗәләрен күрербез. Бүгенге көнне 90 нчы еллар белән чагыштырып булмый, барыбер уңай якка үзгәрешләр бар, минем саннардан да сез аны күрдегез, ләкин ул бик күп булып кала килә бүгенге көндә. Шуңа күрә киләчәктә дә без системалы рәвештә бу юнәлештә, бер команда булып, эшне алып барырга тиеш дип исәплим. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Энгель Навапович, сорауларга җавапларыгызны кыскартырга иде. Сорау бирә Миннуллин Роберт Мөгәллимович. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Энгель Нәвап улы, сезгә ике соравым бар. Дәүләт Думасы тарафыннан Дима Яковлев законы кабул ителгәннән соң, безнең Президентыбыз әлеге законны, дөрестән әйткәндә, уллыкка (кызлыкка) алу турындагы законны тагын да катылатырга дигән тәкъдим белән чыкты. Сез ничегрәк карыйсыз? Миңа калса, бик каршылыклы, каты түгел, ә катлаулы әлеге законыбыз. Бала алу өчен бик күп еллар, айлар йөрергә кирәк. Ләкин йомшарта башласаң, бездә болай да төрле гаиләләргә эләгә. Очраклы гаиләләргә килеп эләкмәсме безнең балаларыбыз? Барыбер шул ук Америкадагы хәлләр бездә кабатланмасмы? Сез Мөслим районын бик уңай яктан атап киттегез. Чынлап та, бер бала да балалар йортына килеп эләкми, бу бик зур әйбер. Менә бер парадоксаль хәл. Менә соңгы елларда Әлмәттәге балалар йорты нәкъ менә Мөслим районы Иске Карамалы авылына күчерелгән. Шушы балалар йорты бай нефтянниклар яши торган шәһәрдән авыл хуҗалыгы районына, дотациядә яши торган районга күчкән. Ничек аңлатасыз сез моны? Фаттахов Э.Н. Дөресен әйтергә кирәк, Роберт Мөгәллимович, әле бу системага, һәрбер бала йорты буенча, мин бүгенге көндә тирәнтен эченә кереп өйрәнеп бетердем дип әйтә алмыйм. Мөслим районы Иске Карамалы мисалына килгәндә, мин Мөслим районының уңай тәҗрибәсе искә алынган дип исәплим. Дөрестән дә, ул күпкырлы һәм күп куела торган хезмәт нәтиҗәсендә тәэмин ителә. Безнең беренче максат − бала гаиләдә булырга тиеш. Шул күзлектән чыгып эшләнгән эштер. Конкрет бу сорау буенча мин өйрәнеп җавап бирермен. Ә инде беренче сорауга килгәндә, аны бөтенләй инкарь итеп булмас. Мин үземнең чыгышымда да әйттем. Дөрестән дә, без барыбер әле гаиләләрне әзерләргә тиеш. Бүген теләсә кем, асрауга бала алып, аның белән шөгыльләнми. Әйттем бит, без аның өчен учреждениеләр дә, институтны да булдырдык. Алар буенча киләчәктә дә таләпләр артыр дип уйлыйм. Әле бер генә җавап тотарга туры килмәс бу юнәлештә. Киләчәктә бу юнәлештә без тагын да катгыйрак таләпләр куярбыз гаиләләргә. [Ганибаев Р.Ш.:] Фаттахов Э.Н. Соңгы вакытта бу темага сораулар һәм сөйләүләр булды. Дөрестән дә, чит илгә, бигрәк тә Америкага, безнең сәламәт булмаган балалар китә. Анда аларга социаль яктан дәүләт бик күп ярдәм күрсәтә. Шул мәсьәлә анда беренче чиратта куела. Президентыбыз безнең илдә дә сәламәтлек ягыннан да, инвалидлык буенча да безнең балаларга алардан ким булмаган шартлар тудырылачак дип әйтте.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Соравыгыз кемгә? [Бакиров Р.С.:] Соравым икенче тапкыр. Фәрит Хәйруллович, тәҗрибәбезне трибунага чыгып аңлатырмын.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Фаттахов Э.Н.:] Рәхмәт, Фәйрүзә Зөфәровна. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Сораулар шуның белән тәмам. Энгель Навапович, бик зур рәхмәт. Эшегездә шушы тәкъдимнәрне кулланырсыз дип ышанып калабыз. Уңышлар сезгә! [Фаттахов Э.Н.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Аны да белергә кирәк инде. Тырышырга кирәк. Ләкин тәрҗемә булырга тиеш. Без аның өстендә бергәләп эшләрбез. [Мустафина Ф.З.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет тридцать восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 февраля 2013 года
null
null
2013-02-21
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле коллегалар! Нәкъ 100 көннән соң җәйге универсиада ачылачак. Без моңа күптән әзерләнәбез. Матбугатта да, радио-телевидениедә да бу хакта бик күп сүзләр бара. Ләкин Дәүләт Советында бу хакта әле бер информация дә безнең тыңлаганыбыз юк. Безне бигрәк тә борчый без шушы универсиадада бөтен дөнья алдында үзебезнең республикабызны, үзебезнең милли республикабызны, халкыбызны, миллилегебезне күрсәтә алабызмы, юкмы? әзерлек бу мәсьәләдә ничегрәк бара? Менә безне шул мәсьәләләр кызыксындыра. Әгәр дә мөмкин булса, йә хөкүмәт, йә шәһәр, йә әзерлек комитетыннан информация тыңласак, әйбәт булыр иде. Безнең сорауларыбыз һәм сайлаучыларның сораулары бик күп бу мәсьәләдә. Рәхмәт.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Валеев Р.И.:] Мин тәкъдим итәчәк мәсьәләне Роберт Мөгаллим улы Миннулин әйтә башлады. Мин дә көн тәртибенә Җәйге универсиада турындагы мәсьәләне кертергә тәкъдим итәм.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Да. [Валеев Р.И.:] Фәрит Хәйруллович, аңлатып китәргә кирәк, ни өчен кирәк ул. Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, хөрмәтле Илдар Шәүкәт улы, хөрмәтле депутатлар, мөхтәрәм җәмәгать! Быел башкалабыз Казанда елның иң зур вакыйгасы, һичшиксез, XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада булачак. Менә тагын өч айдан шәһәребезгә дөньяның барча төбәкләреннән меңләгән спортчылар, йөз меңләгән кунаклар килеп төшәчәк. Ә без аларга нәрсә күрсәтергә, аларны нинди рухи һәм матди нигъмәтләр белән сыйларга җыенабыз соң? Дөрес, Универсиада рәсми рәвештә Бөтенроссия чарасы дип атала, әмма ул бит Рязаньда түгел, ә Казанда – Татарстан дип аталган милли республика башкаласында узачак! Кунакларыбыз да Россиянең милли төбәгенә – Казанга – татар иленә барабыз дип уйлаячаклар. Теләсә-кайсы илгә барганда кеше, беренче чиратта, анда яшәүче халыкның милли культурасы белән танышырга, милли ашларын татып карарга җыена. Ә безнең Казаныбызда чын милли бизәкләр белән бизәлгән, телне йотарлык милли азыклар пешергән берәр чып-чын татар рестораны бар микән? Шулай ук музейларыбыз, китапханәләребез, күргәзмә залларыбыз ни хәлдә? Шәһәребезнең архитектура йөзендә бераз гына булса да милли төсмерләр чагыламы? Урамнарыбызның бизәлеше «бу – милли республика башкаласы» дип кычкырып торамы? Элмә такталар, географик атамалар бөтен җирдә дә ике дәүләт телендә язылганмы? Мин универсиада кунаклары утырып киләчәк Мәскәү − Казан поездына «Татарстан» исемен кайтаруны сорап инде өч ел буе хөкүмәтебез әһелләре белән хат алышам. Күптән түгел алардан чираттагы алтынчы җавапны алдым: «Вагоннарга «Татарстан» исемен язар өчен 200 мең сум акча кирәк, ә ул акча быелгы бюджетта каралмаган», – дип язганнар. Адәм көлкесе! Универсиада безнең өчен халыкара спорт уеннары гына түгел, ә бөтен дөнья алдында республикабызны, күпмилләтле халкыбызны, милли культурабызны тәкъдир итү, үзенә күрә зур сынау тоту да. Мондый форсат безгә тарихта беренче мәртәбә бирелә, һәм ул соңгысы булмасын иде. Мин бүгенге сессиянең көн тәртибенә өстәмә мәсьәлә кертеп, Универсиада үткәрү буенча җаваплы җитәкчелекнең шушы сорауларга тәфсилле мәгълүмат бирүен, ачылу һәм ябылу тантанасында милли төсмерләр булу-булмавын, гомумән, Универсиада программасында Татарстанның ни дәрәҗәдә һәм ничек күрсәтеләчәген аңлатуны сорыйм. Беләм, Универсиаданы оештыручылар: «Без әлегә серне ачмыйбыз, халыкка сюрприз ясарга җыенабыз», – диләр. Ләкин сюрпризның төрлесе була бит. Йөзләгән миллиард сумга төшкән бу грандиоз сюрприз күпмилләтле Татарстан халкын көендерерлек булмасын иде. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Фәридә Рәхим кызы! Мөслим районыннан кандидат Бриллиянт Игамовнаның фамилиясе ике документта ике төрле язылган. Беренчесендә – Ханнанова, икенчесендә – Хайннанова. Аларның кайсы дөрес икән? Паспорт буенча ничек йөри икән? [Волкова Ф.Р.:] Паспорт буенча Ханнанова у нас.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Сәрия Харис кызы, без сезнең чыгышны игътибар белән тыңладык. Чынлап та, бик зур эшләр эшлисез. Ләкин сезнең эшләрегез күбәйгән саен, безнең республикабыздагы җитешмәгән яклар да күбрәк ачыла бара. Сез эшләгән эшләрне без дә башкарабыз. Депутатлар шикаятьләр кабул итә, сайлаучыларны кабул итә. Муниципаль хакимияттәге иптәшләр дә кабул итә шикаятьләрне. Район күләмендә, республика күләмендә. Ләкин, кызганычка каршы, аларның күбесе хәл ителми, һәм без күбесенчә отпискалар алабыз. Безнең җитәкчеләребез үзләре җавап бирмиләр, ә референтлар, хезмәткәрләр язып биргән хатка кул гына куеп утыралар. Бу бик кызганыч, әлбәттә. Шуңа күрә сезнең игътибар иткәнегез бармы, кайсы оешмалар, нинди министрлыклар, хакимиятләр отписка белән шөгыльләнә һәм сезнең мөрәҗәгатьләргә өстән генә карый? [Сабурская С.Х.:] Дөрес, һәр районнан шундый отписка килә. Хәзер әйтеп булмый: менә бу районнан күбрәк, икенче районнан азрак килә дип. Без нәрсә эшлибез? Без үзебез чыгабыз. Узган ел без 100 мөрәҗәгать буенча үзебез бардык, карадык, тикшердек. Аннары инде хәл иттек.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Сәрия ханым, кешенең хокуклары бик күп була, менә шулар арасыннан кешенең үз туган телендә сөйләшү, үз туган телендә язу һәм үз туган телендә мәгълүмат алу хокукы бар. Менә безнең Хөкүмәттә дә, Дәүләт Советында да, башка урыннарда да рәсми сайтлар бар, ул сайтларның русчасы бик әйбәт бара, бик оператив бара. Менә мин министрлыкларның сайтларын карап утырам, кайсысын инде ике ай татарча алып бармыйлар, кайсы бер ай, кайсы бер атна. Ә менә сезнең кеше хокуклары буенча сайтыгызда русчасы бик әйбәт, татарчасы буп-буш. Менә бу мәсьәләдә сез ниләр эшләргә җыенасыз, ниләр эшлисез? Бик дөрес әйтәсез. Эшлибез киләчәктә, Алла боерса. Кеше татар телен белергә тиеш. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Бу сорау да, тәкъдим дә булды инде. Дөрес итеп аңлады Сәрия Харисовна.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Миннуллин Р.М.:] Унтугызынчы сорау буенча минем дә сүзем бар. [Миннуллин Р.М.:] Әйе. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Калганнарын тавышка куям. Тавышыгызны бирүегезне сорыйм. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле депутатлар, безнең Рәсәйдә исем үзгәртү белән бик мавыгалар, мавыгабыз, дөресен әйткәндә. Инде милицияне полициягә әйләндердек, авыл советларын поселениегә әйләндердек, халык депутатларын − Дәүләт Советы депутатына. Саный китсәң, бөтен оешмаларның исемнәрен үзгәртеп бетердек. Ләкин бит исем үзгәртү белән генә эш бармый. Рәсәйнең социаль хәлен үзгәртү турында уйларга кирәк. Бу очракта да сүз «День пожилых людей» көнен «День старшего поколения» белән алыштыру турында бара. Монда мин бер генә дә мантыйк, логика күрмим. Әгәр дә инде кемгә дә булса «пожилой человек» дигән сүзләр ошамый икән, ә бит хикмәт анда түгел. Беренчедән, биредә «кеше» дигән сүзне алып ыргыталар. «Поколение» − ул шулай ук бәхәсле әйбер. Укучы балаларга 30 − 40 яшьлек кешеләр дә «старшое поколение» булып тоелырга мөмкин, 40 − 50 яшьтәгеләр дә, 70 − 80 яшьтәгеләр дә. «День пожилых людей» дигәндә (өлкәннәр көне), русча әйткәндә, «сострадание» күбрәк. Кеше турында сүз бара. Ә монда бөтен поколениегә генә кайтарып калдырабыз. Бу, миңа калса, кычытмаган җирне кашу гына. Мин депутатларга мөрәҗәгать итәм, бу закон проектын хупламаска кирәк, каршы килергә кирәк. Бу бернәрсә дә өстәми безнең законыбызга.
Стенографический отчет тридцать девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 28 марта 2013 года
null
null
2013-03-28
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! Сугыштан соң туган бала булгангамы, мин әткәй-әнкәй, әби-бабай авызыннан гел «дөньялар гына имин булсын» дигән сүзләрне ишетеп үстем. Ул елларда тамак туярлык ризыгы да, өскә кияргә юньле киеме дә юк иде, әмма алар бу хакта артык сөйләшмиләр, телләрендә иртә дә, кич тә һаман шул бер «дөньялар имин булсын!» дигән сүзләр иде. Гап-гади авыл кешеләре булсалар да, алар дөньялар имин, тыныч булса, киләчәктә киеме дә, ашарга ризыгы да, илдә муллык та буласын бик яхшы аңлаганнар икән. «Дөньялар тыныч булсын» дигәндә алар, билгеле, үзебезнең авылны, төбәкне, республикабызны, хәтта Советлар Союзын гына да күз алдында тотмаганнардыр, чөнки алар сугыш афәтен үз башларыннан кичергән, күпләре окоптан окопка күчеп, җәяүләп ярты Европаны кичкән, ә күпләре шунда ятып калган буын иде. Без – балалар өчен дөнья иксез-чиксез булса, алар өчен ул кечерәеп, бәләкәйләнеп калган сыман иде. Шуңа күрә дә алар, «үз йортыбыз, үз дөньябыз тыныч булсын» дип әйтмичә, башка илләрне, җирләрне дә күз алдында тотып, «дөньялар тыныч булсын» дип кабатлый торган булганнардыр. Күрше йорты янганда бөтен авыл халкы, дәррәү күтәрелеп, ут сүндерергә ташлана бит бездә... Безнең халыкта «Күрше хакы – Тәңре хакы» дигән бик тә мәгънәле сүз бар. Бу гыйбрәтле әйтемдә сүз кайсыдыр бер авылдагы күрше йортта яшәүчеләр турында гына бармый торгандыр. Тәңре хәтле Тәңре телгә алынгач, аның мәгънәсе дә зуррактыр, тирәнрәктер. Минемчә, сүз монда халыклар белән халыклар, илләр белән илләр арасындагы якынлык, дустанә мөнәсәбәт турында барадыр. Украинада һәм Кырымда барган сәяси чуалышлар һәм ыгы-зыгылар хакында көннәр буе хәвефле хәбәрләр тыңлаганда, мин ирексездән менә шундый уйларга бирелдем. Мин бүген андагы хәлләргә сәяси бәя бирергә дә, тегеләй эшләргә, болай итәргә кирәк дип акыл сатарга да җыенмыйм. Аңа, бәлки, хакым да юктыр... Мин бары тик Кырымда яшәүче халыкларның түгәрәк өстәл янына утырып, аек акыл, салкын акыл белән бу катлаулы вәзгыятьтән тыныч юл белән чыгу юлларын эзләүләрен генә телим. Ә моның өчен, беренче чиратта, һәр халыкка ихтирам белән карау, бер халыкны икенчесеннән өстен куймау гына кирәк. Ыгы-зыгы, гадәттә, тигезлек, тигез хокук булмаган җирдә чыга. Цивилизацияле җәмгыятьтә һәр кешенең, һәр халыкның үзенчәлекләрен, динен, телен, гореф-гадәтләрен саклау өчен мөмкинлекләр булырга тиеш. Украиннарга – украин, русларга – рус, татарларга – татар булып яшәү өчен шартлар тудырылган җирдә мондый ыгы-зыгыларга сәбәп калмас иде. Ә халыклар белән халыклар бер-берсен ихтирам итеп, бер гаилә булып яшәсә, сәяси мәсьәләләр дә, тарихи үпкәләр дә онытылыр, аларны әкренләп хәл иткәндә дөньялар да имин булыр иде. Бу көннәрдә Кырымда яшәүче халыкларның киләчәк язмышлары хәл ителә. Без, Татарстан парламенты депутатлары, бу аянычлы хәлләрне бер читтән тыныч кына күзәтеп тора алмыйбыз. Без Украинадагы, Кырымдагы катлаулы хәлләргә битараф түгел. Без болай да фаҗигале язмышлы кырым татарларының, Кырымның бар халыкларының да яңа фаҗигаләргә дучар булуын теләмибез. Юкка гына безнең халыкта «Татулыкка ни җитә?!» дип әйтми торганнардыр. Без бүген бу залда, тугандаш кырым татарларын, украиннарны, русларны татулыкка өндәп, әлеге тәкъдим ителгән мөрәҗәгатьне кабул итсәк, бик тә дөрес булыр, чөнки күршедә бәла булган чакта битараф калудан да яман нәрсә юк. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. [Закиров Р.З.:] Хөрмәтле депутатлар, бүгенге татар дөньясындагы хәлләр нигездә Кырымдагы хәлләр белән бәйләнгән. Дөньяның бик күп төбәкләреннән, Россия Федерациясенең бөтен жирләреннән бүген Конгресска мөрәҗәгатьләр килә. Без, татар дөньясындагы хәллерне күзәтеп, кичә Бөтендөнья татар конгрессының Кырым хәлләре буенча мөрәҗәгатен кабул иттек. Сезне хәзер шул мөрәҗәгать белән таныштырырга рөхсәт итегез: «Заявление Всемирного конгресса татар в связи с ситуацией в Крымской Автономной Республике Украины Широкая татарская общественность с большой озабоченностью следит за ситуацией, складывающейся в Крымской Автономной Республике. Всемирный конгресс татар.».
Стенографический отчет внеочередного заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 27 февраля 2014 года
null
null
2014-02-27
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Хәерле иртә, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм утырышта катнашучылар! [Минниханов Р.Н.:] Хөрмәтле депутатлар! Хөрмәтле ватандашлар! Бик зур рәхмәт Сезгә! Бай һәм матур телебез, мәдәниятебез һәм рухи хәзинәбез татар халкын берләштерә. Монда «Татар иле», «Ана теле» һәм башка милли проектларның әhәмияте бик зур. Әлеге юнәлештә эшләүне дәвам итәргә кирәк. Киләчәк буыннарга безнең эшебез үрнәк булсын! Реализация республиканской стратегии «Киләчәк – Будущее» позволила нам значительно улучшить материальную базу отрасли, повысить ее кадровый потенциал, внедрить современные методики преподавания, сформировать систему электронного образования. Хөрмәтле депутатлар! Безне алда бик зур эшләр көтә. Куелган максатларга бергәләп ирешик. Бердәмлектә – көчебез! Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Стенографический отчет второго заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 9 октября 2014 года
null
null
2014-10-09
[Губайдуллин Э.С.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле халык депутатлары һәм чакырылган кунаклар!
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Закиров Р.З.:] Хафиз Гаязович, чыгышыгыз әйбәт, ләкин, миңа калса, бер зур хата җибәрдегез. Сез Татарстан парламенты алдында чыгыш ясыйсыз, Ивановода да түгел, Владимирда да түгел. 50 проценттан артык сайлаучыларыгыз – татарлар. Мөрәҗәгатегездә алар өчен бер генә татарча сүз дә булмады. Моңа ничек җавап бирерсез? [Миргалимов Х.Г.:] Минем сайлаучыларым һәрвакыт ул турыда миңа әйтәләр. Менә Туфан Миңнуллин (урыны оҗмахта булсын) һәрвакыт татарча бик төпле чыгышлар ясый, сорауларны да татарча бирә иде. Татар халкының, республикадагы күпмилләтле башка халыкларның мәнфәгатьләрен, ихтыяҗларын гел яклап килде. «Энем Хафиз, син дә татарча чыгыш яса әле», – дип әйтә иде. Районнарда йөргәндә мин күп вакыт татарча яисә мишәрчә чыгышлар ясыйм. Бу кирәк нәрсә. Әмма руслар миңа еш кына: «Хафиз Гаязович, о чем вы говорите? Говорите, пожалуйста, на интернациональном языке», – дип әйтәләр. Мин сез әйткән сүзләрне кабул итәм. Чыгышларымда әйткән бөтен сүзләрем күпмилләтле Татарстан халкының ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен яклап, республикада халыкка туры килә торган, халыкның проблемаларын чишә торган законнарны кабул итү кирәклеге турында. Законнарны гына түгел, ул законнар эшләсен өчен тиешле механизмнарны да кабул итәргә кирәк. Дәүләтебез, прокуратурабыз, башка органнар арасында законнарның ничек эшләгәне буенча бәйләнеш булырга тиеш. Шуның өчен мин, Президентыбыз әйтмешли, күпмилләтле Татарстан халкын хөрмәт итәм. Бездә конфессияләр дә, граждан тынычлыгы да, граждан җәмгыяте дә булырга тиеш. Без бу юнәлештә эшлибез, сайлаучыларыбызны бүлмибез: «Бердәм Россия» партиясеме, «Гадел Россия» партиясеме – алар барысы да безнеке. Сайлау вакытында безгә патша өчен дә, КПСС өчен дә, «Бердәм Россия» өчен дә, үзебез өчен дә җавап бирергә туры килде. Мин халкыбыз алдында сүз бирәм: чыгышларымны саф татарча, саф мишәрчә ясармын дип уйлап калам. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. [Мухаметшин Ф.Х.:] Мөхтәрәм Президентыбыз! Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, бүгенге утырышта катнашучылар! И Татарстан – не исключение.
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Закиров Р.З.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Хөрмәтле коллегалар, мөхтәрәм кунаклар! Татарстан Республикасының соңгы ике дистә ел эчендә үткән юлына күз салсак, тарихта тиңе булмаган үзгәрешләрне күрәбез. Бүгенге тормышыбызны узган гасырның 70 – 80 нче еллары белән чагыштырсак, аермасы җир белән күк арасы дип әйтергә була. Бу уңышларда, әлбәттә, һәр Татарстан кешесенең үз өлеше бар. Шушы үзгәрешләрдә Татарстан парламентының әһәмияте зур булды дип әйтсәк, дөрес булыр. 90 нчы елларда башланган демократик үзгәрешләрне дә Татарстан парламентының зур казанышы дип бәяләргә кирәк. Татарстан Дәүләт Советының яңа тарихын Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин исеменнән башка күз алдына да китереп булмый. Русия парламенты әһелләре арасында да ул иң тәҗрибәлеләрнең берсе. Шуңа күрә соңгы елларда ул Европа парламенты Ассамблеясенең Төбәкләр комитетын да җитәкли. Миңа үземә депутат буларак Фәрит Мөхәммәтшин белән ике чакырылыш дәвамында эшләргә насыйп булды. Әйтергә кирәк, мин аннан сәясәт буенча да шактый файдалы әйберләргә өйрәндем. Беренчедән, аңа парламент әгъзасына, парламент рәисенә тиешле сыйфатлар хас: сабырлык, кешеләрне тыңлау һәм аларны аңларга тырышу. Икенчедән, четерекле вәзгыятьләрдә кирәк булган тапкырлык һәм кыюлык. Шуларга өстәп, аның 20 ел дәвамында федераль хакимиятләр белән сөйләшүләр алып бару тәҗрибәсен дә искә алырга кирәк. Илдәге федератив мөнәсәбәтләрне үстерү өлешендә Татарстан Республикасы зур эшләр алып бара. Монда мин, беренче чиратта, илнең төрле төбәкләре белән турыдан-туры элемтәләр урнаштыруын атар идем. Безнең парламент җитәкчебез Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә күп чараларда катнаша, сөйләшүләр алып бара. Фәрит Мөхәммәтшинны татар дөньясы яхшы белә. Ул Бөтендөнья татар конгрессының биш съездының да үзәгендә кайнаган кеше. Ул Конгресс уздырган бик күп чараларда катнаша, халкыбызга үзенең үгет-нәсыйхәтләрен бирә. Бүген Татарстан парламенты тормышында яңа чор башлана. Безгә әле татар халкының мәгарифен, мәдәниятен үстерү, тарихын өйрәнү, гореф-гадәтләрен саклау өлкәләрендә бик зур эшләр башкарасы бар. Сайлаучылар бездән шуны көтә. Соңгы елларда барыбызны да нык борчыган туган телебезне саклау һәм үстерү мәсьәләсе буенча да җитди адымнар ясалды. Ләкин без аңларга тиеш: тел мәсьәләсе алдыбызда торган иң мөһим проблемаларның берсе булып кала. Татар милләтенең язмышы, киләчәге шуның белән бәйле. Бу мәсьәләләрдә Татарстан парламенты әйдәп баручы булырга тиеш дип саныйм. Без үзебездән башламасак, халык безгә ничек ышаныр? Шуңа да мин парламент утырышларын татар телендә алып баруны теләр идем. Татарстан парламентында да татарча сөйләшмәсәләр, халык кемнән үрнәк алыр соң? Безнең инде күптән телләр турында закон гамәлгә кертелгән. Аны тормышка ашыру буенча махсус программалар кабул ителде, әмма әлеге законның бүгенгә кадәр норматив нигезләре эшләнмәгән. Ә нормативлар булмагач, татар телен дәүләт теле дәрәҗәсендә куллану мәсьәләләре кыенлыкларга килеп терәлә. Бүген сайланачак парламент Рәисе дә бу мәсьәләләргә тиешле игътибарын бирсен иде. Мин «Татарстан – яңа гасыр» депутатлары төркеме исеменнән сезне барыгызны да Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Мөхәммәтшинне сайларга чакырам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Валеев Р.И.:] Мин дә шулай саныйм. Оештыру комитетында нәкъ шундый тәкъдим белән чыккан идем, чөнки мәгариф янында һәрвакыт янәшәдә фән йөри, ләкин минем тәкъдимемне хупламадылар.
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Оргкомитет предложил подчеркнуть образование, поскольку мы реализуем в Татарстане ряд образовательных программ: «Бәләкәч – Киләчәк» и так далее. Аппарат, да?
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Ахметзянов И.Т.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле Татарстан Дәүләт Советы депутатлары!
Стенографический отчет первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 1 октября 2014 года
null
null
2014-10-01
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Илдар Шәүкәт улы, сез үзегезнең докладыгызда Түбән Кама нефтехимия комплексының республика бюджетына керткән зур өлеше турында бик әйбәт, матур итеп әйтеп киттегез. Монысы бик яхшы. Ә менә киләчәктә республика бюджетына кергән шушы миллиардлар хисабына, шуларның бер өлеше хисабына, Түбән Камада, ниһаять, дәүләт театры өчен яңа бина салыначакмы? Анда медицина проблемалары да бик көчле, сез ул турыда яхшы беләсез, экология проблемалары. [Халиков И.Ш.:] Һәрбер депутатның үз округы бар. Шуңа күрә депутатлар үз округлары турында сорау бирәләр. Әйтик, Түбән Кама буенча күптән түгел Президентыбыз аерым карашлар керткән иде, шул ук медицина буенча да, юллар буенча да. Айдар Раисович белән бергә без бүгенге көндә проектлар әзерлибез. Һәм Президентыбыз ул проектларны кабул итәргә планлаштыра. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Илдар Шәүкәтович, бик зур рәхмәт. Сораулар шуның белән тәмам.
Стенографический отчет пятидесятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 апреля 2014 года
null
null
2014-04-21
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турындагы» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышка әзерләгәндә, Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнгән вакытта комитетка төзәтмәләр һәм үзгәрешләр кермәде. Комитет тәкъдим иткән төзәтмәләр барысы да − редакцион төзәтмәләр, алар, беренче укылышка бирелгән бәяләмәләрне искә алып, закон проектында кулланылган терминнарны тәңгәлләштерү, ачыклап бетерү, гамәлдәге законнар редакциясенә туры китерү максатыннан чыгып эшләнде. Төзәтмәләр таблицасына һәм икенче укылышка әзерләнгән закон проектына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, прокуратураның, Президент Аппаратының, Министрлар Кабинетының уңай бәяләмәләре бар. Төзәтмәләр һәм икенче укылышка әзерләнгән закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды. Мин депутатлардан әлеге төзәтмәләр таблицасын тулаем һәм закон проектын икенче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Тавышка куям. [Валеев Р.И.:] Икенче укылышта гына. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Яхшы. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле депутатлар! Сезгә тәкъдим ителгән «Татарстан Республикасында географик объектлар атамалары өлкәсендәге аерым мәсьәләләрне җайга салу турындагы» закон проекты «Географик объектлар атамалары турындагы» Федераль законга яраклаштырып язылган. Әлеге Федераль закон буенча Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары шушы субъектның законнарында язылган тәртиптә географик объектларга атама бирү турындагы тәкъдимнәрне карый, тиешле территориядә яшәүче халыкка кирәкле чыгымнар турында хәбәр итә, күрсәтелгән тәкъдимнәр турында халыкның фикерен ачыклый. Дәүләт Советы Рәисе күрсәтмәсе белән расланган эшче төркем әзерләгән әлеге закон проекты Татарстан Республикасында шушы Федераль закон нормаларын үтәүгә юнәлдерелгән. Закон проектында географик объектларга исем бирү тәкъдимен кертергә хокуклы субъектлар һәм шушы тәкъдимне кертер өчен кирәкле булган документларның исемлеге дә раслана. Географик объектларга атама бирү яисә атаманы алыштыру турындагы тәкъдимгә карата шушы территориядәге халыкның фикерен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы күрсәтелгән тәкъдимне тиешле муниципаль берәмлекнең халык фикерен чагылдыручы вәкиллекле органына җибәрү юлы белән ачыклый. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җаваплы комитетына географик объектларга атама бирү яисә атаманы алыштыру турындагы тәкъдимгә карата халыкның фикерен ачыклау максатында эшче төркем оештыру хокукы да бирелә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан географик объектларга атама бирү яисә атаманы алыштыру турындагы мәсьәлә халык фикерен истә тотып каралырга тиеш. Закон проектын тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан өстәмә чыгымнар таләп ителми. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең, шулай ук Татарстан Иҗтимагый палатасының уңай бәяләмәләре бар. Закон проекты шулай ук Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Прокуратураның берничә тәкъдиме бар иде, без аларны игътибар белән өйрәндек, кабул иттек, әгәр яңа тәкъдимнәр була икән, без аларны икенче укылышта карый алачакбыз. Проектка төзәтмәләр кертү өчен Регламентта каралган вакытны сорыйбыз. Безнең фикеребезчә, әлеге закон проекты бик актуаль, ул һәрвакыт эшли торган һәм һәрвакыт кирәкле закон булачак. Депутатларның әлеге закон проектын хуплауларын сорыйбыз һәм беренче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәбез. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Тәкъдим ителгән закон проекты буенча сораулар бармы? Закон проектын беренче укылышта кабул итү тәкъдимен тавышка куям.
Стенографический отчет пятидесятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 апреля 2014 года
null
null
2014-04-21
[Валеев Р.И.:] Мөхтәрәм Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! Дәүләт Советы үзенең чираттагы чакырылышын тәмамлау алдыннан, гадәт буенча, депутатларга һәм комитетларга халык алдында имтихан тотар вакыт җитте. Дөрес, башка комитетлар инде үз чиратлары буенча, кайберләре бер ел, кайберләре ике, өч, дүрт еллык эш нәтиҗәләре хакында, сезнең алда хисап тотканнар иде. Безнең комитетка исә бу хисапның иң саллысы – бишьеллык эшкә нокта куя торган йомгаклау чираты насыйп булды. Ә хәтерне яңартып саный башлагач, комитетның кылган гамәлләре шактыйга җыелганын күрдек. Шуңа күрә бу хисапны әзерләгәндә безнең өчен иң кыены – Регламентта куелган вакыт кысаларына сыешу булды. Шул сәбәпле без бүген биш ел эчендә эшләгән эшләребезнең иң мөһимнәрен генә сезнең игътибарга җиткерә алырбыз. В частности: благодаря принятию Комплексной государственной программы развития системы образования на 2010 − 2015 годы (это стратегия образования «Киләчәк» – «Будущее») значительно увеличен объем республиканского финансирования в сфере образования; ощутимо поднялась заработная плата учителей; принципиальная позиция депутатов усилила внимание исполнительных органов к решению вопросов с детскими садами; благодаря активной деятельности депутатов улучшилась ситуация с сохранением и реставрацией объектов культурного наследия нашей республики; под постоянным контролем были вопросы сохранения, развития и преподавания государственных и родных языков народов нашей республики; на особом контроле были вопросы религиозной жизни наших граждан. Барыгызга да бик зур рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] У меня будет просьба к руководителям фракций, депутатских групп «ТНВ» и «Мәрхәмәт»: подведите итоги вашей деятельности внутри Государственного Совета, дайте какие-то рекомендации, поскольку созыв постепенно завершает работу, чтобы такие формирования в будущем составе Государственного Совета начинали с наработанной базы. Нәрсә эшләдек? Нәтиҗәсе бармы?
Стенографический отчет пятидесятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 апреля 2014 года
null
null
2014-04-21
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы законнарын «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына тәңгәлләштерү максатыннан эшләнде. Икенче укылышта кабул ителгән закон проекты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 104 нче статьясында каралганча, хокукый һәм лингвистик таләпләргә туры китереп эшләнеп бетерелде, Хокук идарәсенең һәм Документлар белән тәэмин итү идарәсенең уңай бәяләмәләре бар. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм өченче укылышта карауга тәкъдим ителде. Депутатларның закон проектын тулаем кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Тавышка куям: кем риза? Тавыш бирүегезне сорыйм. Кабул ителде, рәхмәт. [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле депутатлар, 2009 елның 21 октябрендәге 1172 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә федераль университетларга дәүләт ярдәме күрсәтү Россия Федерациясе Хөкүмәте белән берлектә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятләренә йөкләнгән. Россия Федерациясенең кайбер субъектларында федераль университетларга дәүләт ярдәме турында махсус законнар һәм аларны гамәлгә ашыру өчен кирәкле норматив-хокукый актлар кабул ителде. (Мәсәлән, Красноярск краенда – Себер федераль университеты турында, Архангельск өлкәсендә – «Северный (Арктический) федеральный университет» дип аталган университет турында). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан «Казан (Идел буе) федераль университеты» федераль дәүләт югары һөнәри белем бирү автоном мәгариф учреждениесенә Татарстан Республикасы дәүләт ярдәме хакында» Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышта кабул ителгән иде. Закон проектына бирелгән барлык бәяләмәләрдәге искәрмәләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты тарафыннан икенче укылышта кабул ителгән закон проектына төзәтмәләр таблицасы эшләнде. Шул сәбәпле комитет Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 105 статьясының өченче өлеше нигезендә закон проектын икенче укылышта карау процедурасына кире кайтырга тәкъдим итә. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. [Валеев Р.И.:] Комитет тәкъдим иткән төзәтмәләр барысы да – редакцион төзәтмәләр, алар Татарстан Республикасы Прокуратурасы тәкъдимнәре буенча, закон проектында кулланылган терминнарны тәңгәлләштерү, ачыклап бетерү, гамәлдәге законнар редакциясенә туры китерү максатыннан чыгып эшләнде, закон проектының атамасын да бераз үзгәртергә тәкъдим ителә. Мин депутатлардан әлеге төзәтмәләр таблицасын тулаем кабул итүләрен сорыйм. [Валеев Р.И.:] Өченче укылышка әзерләнгән закон проектына Татарстан Республикасы прокуратурасының, Президент Аппаратының, Министрлар Кабинетының, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең уңай бәяләмәләре бар. Закон проектына уңай лингвистик бәяләмә дә эшләнде. Комитет әгъзалары һәм Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе закон проектын өченче укылышта кабул итәргә әзер дип саныйлар. Хөрмәтле депутатлар, әлеге закон республикабызның әйдәп баручы югары уку йорты булган Казан федераль университетының нәтиҗәле эшчәнлеген киләчәктә тагын да югары дәрәҗәгә күтәреп, республикабызга кирәкле белгечләр әзерләү өчен уңайлы шартлар булдырырга ярдәм итәр дип өметләнәбез. Закон проектын тулаем кабул итүегезне сорыйбыз.
Стенографический отчет пятьдесят первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 мая 2014 года
null
null
2014-05-21
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты Татарстан Республикасы вәкиллекләренең вазыйфаларына аныклык кертү максатында әзерләнде. «Татарстан Республикасы вәкиллекләре турында» 2003 елның 10 ноябрендәге 47-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 11 статьясындагы 8 пункт нигезендә Татарстан Республикасы вәкиллекләре Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татар диаспорасы белән элемтәне ныгыталар, аңа милли мәдәният, тел үсешендә, татарларның үзенчәлеген саклап калуда ярдәм күрсәтәләр. Шуның белән бергә, Законда һәм Татарстан Республикасының башка норматив хокукый документларында кулланылган «татар диаспорасы» термины, гадәттә, татар халкы төп халык булмаган этник берлекләргә карата гына кулланыла. Ә Идел буе, Урал буе, Себер территорияләрендә яшәүче татар халкы шул төбәкләрнең төп халкы булып тора. Шуңа күрә «татар диаспорасы» сүзләрен «Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарлар» сүзләренә алмаштыру вәкиллекләрнең вазыйфаларын төгәлрәк тәгъбир итәргә ярдәм итәчәк. Бу Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 статьясында да шулай күрсәтелгән. Димәк, без гамәлдәге Законыбызны Татарстан Конституциясе белән тәңгәлләштерәбез генә. Законга шундый үзгәреш кертүне сорап, безгә Татарстан вәкиллекләре җитәкчеләре дә мөрәҗәгать иттеләр. Хөрмәтле депутатлар, әлеге закон проектын хуплавыгызны сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Сораулар булырмы? [Ахметзянов И.Г.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар!
Стенографический отчет пятьдесят первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 мая 2014 года
null
null
2014-05-21
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Ленар Ринат улы, Түбән Кама каласы − безнең нефтехимия башкаласы. Анда ел саен бер завод калка, һәр агач төбе саен бер завод. Әгәр анда бер-бер хәл булса, без нишли алабыз? Заводлар арта бара, ә юллар һаман шул килеш. Зәй елгасы аша 6 метр киңлектәге бер күпер бар. Берсе моннан 15 ел элек салына башлаган иде, аның блокларын ташып бетерделәр, аны төземәделәр. Кама аша күпер юк. Чаллыга барырга кирәк. Андый-мондый берәр хәл булса, Ходай кушмасын инде, аннан ничек чыгып котылырга? Трагедия, катастрофа булачак бит. [Сафин Л.Р.:] Рәхмәт. Русча җавап бирәм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Следующий вопрос повестки дня – информация о деятельности объединения женщин-депутатов «Мәрхәмәт» в составе фракции «Единая Россия» в Государственном Совете Республики Татарстан за 2009 – 2014 годы. [Мустафина Ф.З.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле коллегалар! Объединение «Мәрхәмәт» в Государственном Совете объединило добровольно женщин – представителей практически всех наших комитетов. Необходимо отметить, что члены объединения «Мәрхәмәт» очень активно проводят в жизнь в первую очередь партийные проекты, не только российские, но и региональные и территориальные. Все депутаты – члены объединения «Мәрхәмәт» занимались благотворительной деятельностью. Они напрямую писали объединению «Мәрхәмәт», и мы старались отвечать на эти вопросы, вникать в них, давать конкретные ответы и оказывать конкретную помощь.
Стенографический отчет пятьдесят первого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 21 мая 2014 года
null
null
2014-05-21
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар һәм сессиядә катнашучылар! «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының 9 статьясына үзгәреш кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты безнең комитет тарафыннан Татарстан Республикасы Законын «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законның гамәлдәге редакциясенә тәңгәлләштерү максатыннан эшләнде. 2014 елның 15 июнендә «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2014 елның 4 июнендәге 148-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Әлеге Федераль закон белем алучыларның киеменә карата таләпләр кую тәртибен билгеләүче аерым нигезләмәләргә аныклык кертте. Моңа бәйле рәвештә «Мәгариф турында»гы Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәрешләр кертү таләп ителә. Игътибарыгызга тәкъдим ителгән закон проектында 9 статья ике өлештә бирелә. Беренче өлеш белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган оешмаларның белем алучыларның киеменә карата таләпләр билгеләргә хокуклы булуын раслый һәм локаль норматив акт кабул иткәндә белем алучыларның һәм ата-аналарның фикерен исәпкә алу юлларын ачыклый. Икенче өлештә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белемнең уку-укыту программалары буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра торган Татарстан Республикасы дәүләт мәгариф оешмалары һәм Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең муниципаль мәгариф оешмалары тарафыннан белем алучыларның киеменә карата таләпләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты раслый торган үрнәк таләпләргә туры китереп куела дип билгеләнә. Шул рәвешле, әлеге закон проекты, булган нигезләмәләрне тамырдан үзгәртмичә, бары тик кулланылган терминнарны ачыклый һәм гамәлдәге Федераль закон белән тәңгәлләштерә. Закон проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең һәм Документлар белән тәэмин итү идарәсенең, Президент Аппаратының, Министрлар Кабинетының, прокуратураның, Иҗтимагый палатаның, Россия юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең уңай бәяләмәләре бар. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды, комитет әгъзалары аны кабул итәргә әзер дип саныйлар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә мин депутатлардан әлеге закон проектын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булырмы? Сораулар юк. Утырыгыз, Разил Исмәгыйлевич. Сүз Фаттахов Энгель Наваповичка бирелә.
Стенографический отчет пятьдесят третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 8 июля 2014 года
null
null
2014-07-08
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Рәис, хөрмәтле депутатлар һәм сессиядә катнашучылар! Энгель Нәвап улы Фәттахов үзенең докладында хәбәр иткәнчә, депутатларга тәкъдим ителгән закон проекты Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында түләүсез белем бирү программаларын финанс белән тәэмин итү өчен 2014 елга расланган нормативларга һөнәр белеме бирү оешмаларында төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруны финанс белән тәэмин итү нормативларын өстәү максатында әзерләнгән. Закон проекты Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды, проектка Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең һәм Документлар белән тәэмин итү идарәсенең, прокуратураның, Иҗтимагый палатаның, Россия Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең уңай бәяләмәләре бар. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды, комитет әгъзалары аны кабул итәргә әзер дип саныйлар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә мин депутатлардан әлеге закон проектын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет пятьдесят третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 8 июля 2014 года
null
null
2014-07-08
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, хөрмәтле олуг мәҗлес! Татарстан Конституциясенең 80 статьясы нигезендә безнең законнар татар һәм рус телләрендә кабул ителә һәм бастырып чыгарыла. Конституциядә шулай язылган, әмма объектив сәбәпләр аркасында без законнарны сессиядә бер юлы ике телдә кабул итә алмыйбыз. Шушы катлаулы ситуациядән чыгу өчен узган чакырылышларның берсендә кабул ителгән закон текстларының тәңгәлләген тикшерү буенча махсус комиссия оештырырга карар кылынды. Бу, әлбәттә, чарасыздан уйлап табылган вариант. Законнар татар телендә язылмаганлыктан, татар телен камил белгән юристлар булмаганлыктан, татар телендә эшләрлек депутатлар бармак белән генә санарлык булганлыктан, бөтен җаваплылыкны әлеге комиссиягә тапшыру дәүләтчелегебезнең, шул исәптән парламентыбызның шушы этабында бердәнбер дөрес юлдыр дип уйлыйбыз. Безнең комиссия 2009 елның 22 апрелендә Дәүләт Советы карары белән төзелде. Комиссия әгъзалары булып депутатлар Илшат Әминов, Ислам Әхмәтҗанов, Фәйрүзә Мостафина һәм Илсур Сафиуллин эшләделәр. Әлеге депутатлар − ике дәүләт телен дә яхшы белүче һәм кирәк чакта документлар, карарлар, законнар белән ике телдә дә эшли алучы иптәшләр. Мин аларга бер фикердә булганнары өчен, татар телен дәүләт теле итеп үстерүдә Дәүләт Советында да, үзләренең төп эш урыннарында да зур хезмәт куйганнары өчен рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Ике телдәге законнарның тәңгәллеген тикшерү, әлбәттә, иң беренче карашка җиңел генә техник эш кебек тыеладыр. Ләкин асылда ул − техник эш булу белән бергә үтә җаваплы һәм иҗади хезмәт тә. Беренчедән, моңа кадәр татар теле законнар теле буларак бөтенләй диярлек файдаланылмады. Шуңа күрә дә законнарны татар теленә тәрҗемә итү зур авырлыклар белән бара. Беренчедән, русча язылган законнарның теле болай да чит сүзләр белән чуарланып бетте. Биредә безнең депутатларыбызның гаебе юк, чөнки без үзебезнең законнарыбызда нигездә федераль законнардагы сүзләрне, терминнарны гына файдаланабыз. Соңгы берничә дистә елда законнарыбызга килеп кергән чит сүзләр йөзләгән, меңләгән. Мәсәлән, паркинг, хаус, триллер, креативно, шопинг, хит, кастинг, прайм-тайм, промоутер, римейк, мультиплекс, блокбастер, праймериз, электорат, преференция, топ-менеджер, бренд, кыскасы, полный бред. Финанска, икътисадка, сәнәгатькә багышланган законнар, гомумән, моңка кадәр рус телендә кулланылмаган, телне сындырырлык чүп сүзләр белән тулды. Озакламый чит ил кешеләре, бигрәк тә инглиз телен белүчеләр, тәрҗемәсез дә аңлый башларлар шикелле. Ә инде чит сүзләрне рус теле аша татарчалаштыруның никадәр катлаулы, авыр икәнлеген безнең тәрҗемәчеләребез үзләре генә белә. Тәрҗемәчеләр сүзе чыккач, мин Дәүләт Советы Аппаратының Нурия Хәйруллина җитәкчелегендә эшләгән тәрҗемәчеләр төркеменә дә зур рәхмәтләремне җиткерәм. 20 − 25 ел эчендә Дәүләт Советында эшләүче тәрҗемәчеләр тау кадәр хезмәт куйдылар. Законнарны татарчага тәрҗемә итүнең үз мәктәбен булдырдылар. Югыйсә, республикада күренекле галимнәрдән, практиклардан торган, терминнар белән эшләүче, татар телендәге рәсми документларның телен өйрәнүче, экспертизалар уздыручы, яңа терминнарны законлы рәвештә кулланылышка кертүче лингвистик үзәк булырга тиеш иде. Без тырышып карадык, ләкин очына чыга алмадык. Шуңа күрә дә тәрҗемәче кызларыбыз галимнәр эшләргә тиешле җаваплы эшләрне дә башкаралар. Мин шушы урында үрнәк рәвешендә, әле яңа гына Литературная газетада укыган бер мәкаләдән өзек китермәкче булам.: «Во Франции не только приняли закон о языке, но и отладили эффективный механизм для действия. Бездә дә рус теленә дә, татар теленә дә шундый дәүләт дәрәҗәсендәге мөнәсәбәт булырга тиеш. Регламент буенча законнарның тәңгәллеген без икенче укылыштан соң карый башлыйбыз, әмма төп эшебез өченче укылыштан соң башлана. Регламент нигезендә без законнарны ике атна эчендә тәңгәлләштереп, Президентка кул куярга җибәрәбез. Сессиядән соң шушы ике атна − безнең өчен иң җаваплы чор. Белгәнебезчә, дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы барлыгы 55 утырыш уздырды, шушы вакыт эчендә 569 закон, 3 082 карар кабул ителде. Биш ел эчендә без Дәүләт Советы Аппараты белән берлектә барлыгы 90 мең бит татарча материаллар белән эшләдек. 569 законның барысы да ике дәүләт телендә безнең комиссия бәяләмәсе белән Президентка җибәрелде. Берсенә дә замечания булмады, берсе дә кире кайтмады. Законнарны татарчалаштыру, рус телендәгеләре белән тәңгәлләштерү, гомумән, тәрҗемә белән шөгыльләнү кемнәргәдер бер үк эшне ике тапкыр эшләү, артык мәшәкать, кирәкмәгән бер шөгыль булып тоеладыр. Ләкин без шуны онытмаска тиеш. Республикабызның дәүләтчелеге иң беренче чиратта татар теленә нигезләнгән. Телебез бар икән, милләтебез дә бар. Телебез исән икән, дәүләтчелегебез дә бар һәм булачак. Әгәр дә телебез бетә икән, республикабыз да гап-гади бер өлкәгә, губерняга әйләнеп калачак. Дөресрәге, әйләндерәчәкләр. Гомумән, тел белән шаярырга ярамый. Украинаны гына алыгыз. Бөтен каршылыклар, ниһаять, гражданнар сугышы нәкъ менә андагы рус теле дәүләт теле булудан туктагач башланды. Дөрес, әле узган гасырның 60-елларында ук безнең хөрмәтле милләттәшебез Фикер Әттәбиев татар теленең язмышы өчен борчылып килгән язучыларга: «Юк белән йөрмәгез, 20 елдан соң татар теле барыбыр бетәчәк,» − дип кайтарып җибәргән иде. Ә бит телебез бетмәде. Бетсә дә, ул татар белән бергә генә бетәчәк. Хәер, дөрес әйтмәдем. Безнең телебез татар беткән очракта да китапларда, башка басмаларда, гыйльми хезмәтләрдә калачак. Архивларда сакланган безнең татарча законнарыбызны да өйрәнүчеләр табылыр. Инде соңгы сүзем. Безгә Татарстан Республикасы Президенты исемен үзгәртергә кушалар. Кызганычка каршы, бу җаваплы эшне әлеге чакырылыш депутатларына ышанып тапшырмадылар. Безнең комиссиянең катгый карашы мондый. Президент атамасын алыштырырга ярамый. Татарстанның моңа тулысынча хакы бар. Бу кычытмаган җиреңне кашу дигән сүз. Республикабызны җитәкләүче Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Конституция нигезендә моннан соң да Президент булып калырга тиеш. Без аны Президент итеп сайладык. Дөнья җәмәгатьчелеге аны Татарстан Президенты итеп белә, кабул итә һәм хөрмәт итә. Кайберәүләр болай дип уйларга мөмкин: русча − глава республики булсын, ә без татарча шәп исем уйлап табачакбыз. Юк шул. Президентны хәтта патша, яисә солтан дип атасак та, ул бары тик үзебезне юатыр өчен генә, татарларның үзләре өчен генә булачак, ягъни «для внутреннего пользования». Шуңа күрә Президент урынына әллә нинди гениальный атама уйлап тапкан очракта да, ул ике телдә дә бер төсле яңгырарга тиеш. Тагын шуны да онытмыйк, әгәр дә без федераль хакимияттән куркып, Президент исемен главага әйләндерсәк, федераль хакимиятнең чираттагы адымы − республикаларның исемен алыштыру, аннары – республикаларны бөтенләй бетерү булачак. Курыкмаска кирәк. Курку ул – куркаклык дигән сүз. Без моңа кадәр куркак булмадык, һәм барыбыз да оттык. Бүген республикабызның Россиядәге иң абруйлы ресупблика булуы шул хакта сөйли. Президент атамасын алыштыру, кайберәүләр уйлавыча, филологияга гына карамый, ул безнең халкыбызның, республикабызның язмышын хәл итәчәк. Минем бу сүзләрем − яңа сайланачак депутатлар колагына да әйтелгән сүзләр дип кабул итегез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Күн − Конь там было, горит Атня − Яна Әтнә. Кер-Хайван, Сектермә.
Стенографический отчет пятьдесят третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 8 июля 2014 года
null
null
2014-07-08
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Хөрмәтле халык депутатлары, бүгенге утырышта катнашучылар! Наряду с традиционными объединениями депутатов «Единой России», КПРФ и «ТНВ» с положительной стороны зарекомендовала себя женская депутатская группа «Мәрхәмәт».
Стенографический отчет пятьдесят третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 8 июля 2014 года
null
null
2014-07-08
[Минниханов Р.Н.:] Рәхмәт үзегезгә. Киләчәктә дә тормышыгыз уңышлы булсын. Успехов вам!
Стенографический отчет пятьдесят третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 8 июля 2014 года
null
null
2014-07-08
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар һәм сессия эшендә катнашучылар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Дәүләт Советына «Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кертелде. Фәттахов Энгель Нәвап улы үзенең докладында хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты Татарстан Республикасы законнарын «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга һәм «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законына тәңгәлләштерү максатларында әзерләнде. Закон проектына прокуратурадан, Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсеннән һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан алынган тәкъдимнәр аны икенче укылышка әзерләгәндә исәпкә алыначак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә төзәтмәләр кертү вакытын 13 мартка кадәр, комитет тарафыннан икенче укылышка әзерләү вакытын 13 апрельгә кадәр билгеләп, депутатларның әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар юкмы?
Стенографический отчет сорок восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 13 февраля 2014 года
null
null
2014-02-13
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхим итегез. [Каюмов А.Ф.:] Хәерле көн, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, Фәрит Хәйруллович, депутатлар, чакырылган иптәшләр! Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2008 елның 22 октябрендә чыккан карары нигезендә Татарстан Республикасының Әтнә районы территориясендә торак пункт оештырылды һәм аңа авыл статусы бирелде. Әлеге авыл Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авыл җирлегенең төньяк-көнчыгышында урнашкан. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының шул карары белән яңа барлыкка килгән торак пунктка Яңа Атня исеме бирелә. Әлеге исем бирүне дәлилләүче материаллар һәм документлар карар белән бергә экспертиза үткәрер өчен Геодезия һәм картография федераль агентлыгына җибәрелә. 2009 елда Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтеннән тискәре бәяләмә алынды. Бу документ буенча авылга бирелергә тиешле Яна Атня исеме атамаларны татар теленнән тәрҗемә итү кагыйдәләренә туры килми. Тәрҗемәдә Янга Атня буларак яңгырарга тиеш. Моннан тыш авылның Новая Атня атамасы Татарстан Республикасының географик атамалар системасына туры килүе турында әйтелә. Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Советы әлеге мәгълүматны авыл халкына җиткерде. 2013 елда Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авыл җирлеге территориясендә авылга Новая Атня, татарчасы Яңа Әтнә атамасын бирү буенча халык җыеннары булып узды. Халык бертавыштан авылга Новая Атня атамасын бирүне хуплап чыкты. Әтнә муниципаль районы Советы тарафыннан 2013 елның 5 ноябрендә Әтнә муниципаль районы Олы Әтнә авыл җирлеге территориясендә урнашкан торак пунктка Новая Атня атамасын бирүне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан карауга тәкъдим итәргә дигән карар чыгарылды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советына бу мәсьәләгә кагылышлы материаллар җибәрелде. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, инициативабызны хуплавыгызны сорыйбыз. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Валеев Разил Исмәгыйлевич. [Валеев Р.И.:] Димәк, без киләчәктә сезнең логика буенча Казанны русча Котел дип әйтергә тиеш булабыз инде. Әйеме? [Каюмов А.Ф.:] Разил Исмәгыйлевич, 2008 елны без Яна Атня дигән инициатива белән чыгып караган идек, инициативабыз хупланмады. Новая Атня тәкъдим ителде, ләкин татарча бит ул безнең Яңа Әтнә. Без инде бу... [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Сораулар бармы, Азат Шәймуллович? [Зиятдинов А.Ш.:] Татарча исемен белү өчен, рус исеме аша кайтарырга тиеш булабызмы? Инеш дигән сүзләр бетерелде. Хәзер барлык суларга «речка» дип яза башладылар. Нәрсә инде бу? [Каюмов А.Ф.:] «Яңа» сүзе «янга» дип тәкъдим ителә. «Ң» хәрефе русча «нг» аша бирелә. Ләкин, безнең фикеребезчә, «янга» сүзе бик үк татарча килеп чыкмый. [Зиятдинов А.Ш.:] Яхшы. Ә Кече Әтнә дисәк, ансын да Малая Атня дип әйтеп булырмы? [Каюмов А.Ф.:] Кече Әтнәне күчергәндә хәреф проблемасы юк. [Зиятдинов А.Ш.:] Хәреф өчен генә булгач, әйдә яңа гына түгел... [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Азат Шәймуллович, җәфаламагыз инде кешене. Яңа Әтнәне «Яна Әтнә» дип тәрҗемә иттеләр русчага. Икенче тәкъдимегез бармы? Сораулар гына бирәсез, тәкъдим итегез. Менә халык, җыелып, шундый фикергә килгән. [Зиятдинов А.Ш.:] Алайса Азат дигән исемне, Свобода дип куйыйк. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Утырып торыгыз әле. Роберт Мөгаллимович, сезгә сүз бирик. [Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Президент, хөрмәтле Рәис, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары һәм җәмәгать! Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты «Татарстан Республикасы Әтнә районы территориясендә торак пункт − Яңа Әтнә авылын төзү турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары проектын һәм аңа кушып бирелгән документларны игътибар белән карады. Документларның барысы да тәртиптә. Дәүләт Советының Хокук идарәсе аңа уңай бәяләмә бирде. Карар тексты тиешенчә төзәтелде. Безнең комитет әлеге карарны хуплавыгызны сорый. Хикмәт шунда, кадерле дуслар, чынлап та, 2008 елда без карар кабул иттек. Яңа Әтнә дигән авылны татарча калдырырга − Яна Атня. Бу безнең тәкъдим иде, уртак фикер. Безнең исемнәр турында Дәүләт Советының положениесы бар. Аның буенча да исемнәр үзгәрмәскә тиеш. Әгәр дә татарча исем икән, ул татарча да, русча да татар мәгънәсендә калырга тиеш һәм киресенчә. Кызганычка каршы, федераль агентлык, федераль хакимият безнең карарны кире борды. Авыл бар, авыл яши, ул яшәргә тиеш. Анда безнең гражданнарыбыз яши. Бик күп әйберләр документлар белән бәйләнгән. Инде бик күп документларда хәзер авыл исеме Новая Атня дип бара. Унлаган, йөзләгән документ. Аны хәзер кире үзгәртеп булмый. Шуңа күрә без катгый карарга килдек. Без шушы карарны кабул итәргә мәҗбүрбез. Рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Әтнәгә ут капканмени. Вместо «ң» букву «н» поставили, как будто проблему сняли. Хәзер «Новая Атня»гә халык ризалашкан һәм шуңа тавыш биргән. Чыннан да, Яңа Әтнәнең русчасы − Новая Атня. Халык ризалашкан, тавыш биргән.
Стенографический отчет сорок восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 13 февраля 2014 года
null
null
2014-02-13
[Хохорин А.В.:] Да. [Миргалимов Х.Г.:] Ругали.
Стенографический отчет сорок восьмого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 13 февраля 2014 года
null
null
2014-02-13
[Мустафина Ф.З.:] Бу киметү дөрес буламы? Рәхмәт. [Гайзатуллин Р.Р.:] Соравыгыз өчен рәхмәт. Бернинди киметү дә юк. Менә яңа гына әйтеп үттем: әгәр кайсыдыр разделда кимегән булса, ул икенче разделда артуга китерә. Шуңа күрә Культура министрлыгына бернинди киметү дә каралмаган. Киресенчә, күрсәтмәләр белән өстәмә акча бирү бар. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт, Радик Рауфович. Бүтән сораулар юк, утырыгыз.
Стенографический отчет сорок девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 20 марта 2014 года
null
null
2014-03-20
[Сибагатуллин А.М.:] Хәерле көн, хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хәерле көн, хөрмәтле депутатлар! Бик зур рәхмәт! [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт!
Стенографический отчет сорок девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 20 марта 2014 года
null
null
2014-03-20
[Миннуллин Р.М.:] Хөрмәтле Айрат Миңнемулла улы, быел бөек татар композиторы Сара апа Садыйковага һәйкәл куелачакмы, юкмы? [Сибагатуллин А.М.:] Кичә шәһәр советы җыелды, һәйкәл урыны буенча безнең сораулар бар иде. Мин быел булыр дип уйлыйм.
Стенографический отчет сорок девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 20 марта 2014 года
null
null
2014-03-20
[Зиятдинов А.Ш.:] «Дети войны» дигән сүз ул әтиле балалар, ятим балалар өчен дә бертөрле караламы? Алай булса, дөрес түгел бит ул. [Захарова С.М.:] Мин бит әйтәм: бу сорауны Россия Федерациясе дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк.
Стенографический отчет сорок девятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 20 марта 2014 года
null
null
2014-03-20
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Минтимер Шәрип улы, хөрмәтле депутатлар һәм сессия эшендә катнашучылар! Андрей Иванович үзенең докладында хәбәр иткәнчә, депутатларга тәкъдим ителгән закон проектлары һәркемгә мөмкин булган һәм түләүсез гомуми белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслау максатында әзерләнгән. Закон проектлары Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан хупланды. Проектларга Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең һәм Документлар белән тәэмин итү идарәсенең, Хисап палатасының, прокуратураның, Иҗтимагый палатаның, Россия Юстиция министрлыгының Татарстандагы идарәсенең уңай бәяләмәләре бар. Закон проектлары безнең комитет утырышында каралды. Комитет әгъзалары аларны кабул итәргә әзер дип саныйлар. Киләсе елда гомуми белем бирү тиешенчә тормышка ашырылсын өчен бу нормативларны Татарстан Республикасы бюджетын кабул итүгә кадәр раслау мөһим. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә мин депутатлардан әлеге закон проектларын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорыйм. Безнең комитет киләсе елларда бу ике законны берләштереп, бер закон кысасында эшләргә кирәк дип саный.
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүф улы, докладыгызда сез Россия Президентының май указларын үтәү өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бирелә дип әйттегез. Ул акчаларның шактый өлеше хезмәт хакын күтәрүгә тотылыр дип уйлыйбыз. Әлеге указ кабул ителгәннән соң, федераль бюджеттан шушы максатларга күпме акча бүлеп бирелде? Татарстаннан күпме акча бүлеп бирелде? Шуның пропорциясен әйтә алмыйсызмы? [Гайзатуллин Р.Р.:] Рәхмәт соравыгыз өчен. 2013 елда Россиядән хезмәт хакын арттыруга 3,7 млрд. сум алынды, республикада моңа 10 млрд. сум каралды. Мин монда, бюджеттан тыш акчаны санамыйча, республика бюджетыннан алынганны гына әйтәм. 2014 елда Россиядән хезмәт хакын арттыруга 3,1 млрд. сум килде, республика моңа 6 млрд. сум сарыф итте.
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Эльмира Әмир кызы, әгәр дә менә берәр кеше яисә берәр гаилә, бәла-каза чыгыпмы, янгын булыпмы, бик тә авыр хәлдә калса, сез аңа ашыгыч төстә ничек ярдәм күрсәтә аласыз? [Зарипова Э.А.:] Кызганычка каршы, безнең тормышта көтелмәгән хәлләр була. Бу вакытта гражданнар безгә, социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, ашыгыч ярдәм алалар.
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүф улы, һәр елны 1 нче сентябрь якынлашуга мәктәпләрдә ыгы-зыгы башлана, гадәттә. Тиешле органнар мәктәпләрнең уку елының хәзерлеген тикшерә башлыйлар һәм шул вакытта бик еш кына янгынга каршы чаралар үткәрү турында кимчелекләр табалар. Менә бу киләсе ел бюджетында янгынга каршы чаралар күрү өчен акча каралганмы? [Гайзатуллин Р.Р.:] Мин кыскача гына каралган дип әйтер идем. Мәгариф министрлыгында − 11 млн., Стратегия программасында 113 млн. күләмендә акча каралган.
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! 2014 ел илебездә һәм Татарстанда Мәдәният елы дип игълан ителгән иде. Республикабызның барча мәдәният хезмәткәрләре бу фәрманны зур өметләр белән шатланып кабул итте. Мәдәният елын үткәрү буенча республика һәм район-шәһәр күләмендә планнар корылды, программалар төзелде, бу чараларны үткәрү өчен республика бюджетыннан сыгып алып 49 миллион сум акча да бүлеп бирелде. Быелгы мәдәният елының иң зур казанышы дип мин авылларда моңа кадәр күрелмәгәнчә күпләп төзелүче мәдәният йортларын атар идем. Мәктәпләр ремонтлау, балалар бакчалары төзү, ФАПлар, полиция йортлары салу янына яңа төзелгән мәдәният йортлары да килеп кушылгач, инде өметсезлеккә бирелеп барган авылларның йөзе бераз яктырып киткәндәй булды. Киләчәктә бу хәрәкәт дәвам итеп, авылларны юллы да итә алсак, андагы халыкны эшкә тиендерсәк, күпчелек авылларыбызны саклап кала алыр идек... Әмма мәдәниятебезне, культурабызны югары дәрәҗәгә күтәрү өчен бер Мәдәният елы гына бик аз. Быел башланган эшләрне эзлекле дәвам итеп, спортка һәм мәгарифкә булган өстенлекле карашны киләчәктә мәдәнияткә дә күчерә алсак, җәмгыятебезнең, халкыбызның сыйфат дәрәҗәсе бер башка үсәчәгенә шигем юк. Моның өчен беренче чиратта инде ничә еллар ремонт көтеп яткан клубларыбызны, китапханәләребезне, музейларыбызны, сәнгать һәм музыка мәктәпләрен ипләргә-сипләргә, җиһазларга, Чаллыдагы, Түбән Камадагы бинасыз театрларыбызны биналы итәргә, җәмгыятьтә тәрбия мәсьәләсенә игътибарны бермә-бер арттырырга кирәк. Тәрбия исә, гаиләдә башланып, балалар бакчасында, мәктәптә дәвам итәргә, җәмгыятебезнең гадәти халәтенә әверелергә тиеш. Галимнәр үз милли традицияләре, халык педагогикасы нигезендә тәрбияләнгән балалар арасында хокук бозуларның, җинаятьләрнең азрак булуын әйтәләр. Мәсәлән, Казандагы 2 нче татар гимназиясе укучылары арасында тәртип бозучы балаларның бөтенләй булмавы нәкъ шул турыда сөйли. Димәк, безгә милли мәгариф системасына игътибарны арттырырга, милли мәктәпләрнең матди нигезен ныгытырга, барлык мәктәпләрдә даими төстә «әхлак дәресләре» үткәрергә вакыт җиткәндер. Инде 20 ел буена иске балалар бакчасында гомер итүче Казанның 18 нче татар гимназиясе, тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә зур уңышларга ирешкән «Радуга» – «Салават күпере» кебек милли мәктәпләр кысан биналарда михнәт күреп яшәргә тиеш түгелдер. Бюджет хисабына көн күрүче матбугат органнарыннан һәм телевизион компанияләрдән дә яшь буынга әхлак-тәрбия иңдерү өлкәсендә активрак эшләүне таләп итәргә кирәк. Бюджеттан бирелгән акчаларның ничек тотылуын, нинди нәтиҗәләр бирүен контрольгә алу да Дәүләт Советы һәм депутатлар вәкаләтенә керә. Ә бу өлкәдә әлегә безнең активлыгыбыз җитеп бетми. Без акча сорый беләбез, а ул акчаны ничек тотылганын контрольдә тотмыйбыз. Бу урында мин эшлисе эшләребез хакында тагын йөзләгән конкрет мисаллар китерә алыр идем, әле генә булып узган сайлау кампаниясендә халыкның һәммәбезгә шундый гозерләр белән кат-кат мөрәҗәгать итүләрен белгәнгә күрә, артык сүз куертып тормыйм. Мин үзем мәдәният белән мәгарифкә бюджетта ярдәм итүнең, аларга өстәмә куәт бирүнең әлегә файдаланылмаган мөмкинлекләре бар дип исәплим. Мәсәлән, соңгы елларда республикабыздагы эре предприятиеләр, холдинглар, компанияләрнең матди ярдәме белән спорт командаларыбыз күзгә күренеп җанланды, Россиядә, хәтта халыкара күләмдә зур җиңүләргә иреште. Ә ни өчен мондый тәҗрибәне мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәсенә дә күчермәскә? Мәдәният белән мәгарифнең, фәннең кеше тормышында тоткан роле, урыны һич кенә дә спортныкыннан ким түгел, ләбаса. Россия һәм Татарстан законнары буенча шәхси, ягъни дәүләтнеке булмаган, мәктәпләр, уку йортлары ачу рөхсәт ителә, әле шуның өстенә андый мәктәпләр өлешчә дәүләт бюджеты хисабына финанслана да. Ә без һаман бөтенесен дә дәүләт үз җилкәсенә алырга, бөтен нәрсә дә бары тик бюджет хисабына эшләнергә тиеш, дип, көтеп ятабыз. Төркиядә һәм алга киткән Көнбатыш илләрендә шәхси мәктәпләр барлык мәктәпләрнең уртача 40 – 50 процентын тәшкил итә, диләр. Ә безнең республикада үз акчасына мәктәп яисә гимназия төзеткән берәр меценатны беләсезме? Бездә дә бар бит, югыйсә, андый хәлле кешеләр, ләкин алар, нишләптер, әле һаман мәчет яисә чиркәү салудан ары китә алмыйлар. Ә мәктәп салу, изге китапларда язылганча, мәчет яисә чиркәү салу кебек үк игелекле, изге эш дип санала, югыйсә. Киләсе 2015 ел Россиядә Әдәбият елы дип игълан ителде. Монысына да бик сөендек, чөнки әдәбият мәдәниятнең иң мөһим өлеше, умыртка сөяге, димәк, киләсе ел бу елның дәвамы булыр дип өметләнәбез. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә исә чишеләсе мәсьәләләребез, проблемаларыбыз гаять күп, һәм алар елдан-ел ишәя генә бара. Аларның иң зурысы – әдәбият-мәдәният хезмәткәрләренә түләү, аларның хезмәтенә бәя бирү мәсьәләсе. Бүген республикада мәдәният хезмәткәрләренең уртача эш хакы мәгариф хезмәткәрләренекеннән ике мәртәбә ким булуны аңлап та, аңлатып та булмый. Мәдәният хезмәткәрләре мәгариф хезмәткәрләренекеннән ике мәртәбә кимрәк эшләми бит, югыйсә. Без еш кына тәнкыйтьләп искә ала торган совет чорын әдәбият-сәнгать әһелләренең күбесе хәзер бу яктан сагынып искә ала. Ул заманнарда рәссамнар – картиналарын сатып, заказ үтәп, музыкантлар – музыкаль әсәрләр иҗат итеп, язучылар китап бастырып яши, эшли һәм гаиләләрен тәэмин итә алалар иде. Ә бүген иҗат кешесенә гонорар түләү хәерче сәдакасыннан да түбәнрәк дәрәҗәгә төште. Алай гына да түгел, кайбер югары даирәләрдә гонорарны бүләк, премия яисә хәер дип аңлаучылар һәм аңлатучылар барлыкка килде. Гонорар – иҗат кешесенең тормыш чыганагы, гаять катлаулы һәм теләсә-кемнең кулыннан килми торган эш өчен түләү икәнне аңлыйм дисәң, үзеңә дә алар хәленә керергә, төннәр йокламыйча повестьлар, романнар, пьесалар, симфонияләр, опералар язып карарга, җырлар, картиналар иҗат итәргә кирәктер, ахрысы. Билгеле инде, аз түләнгән һөнәрнең җәмгыятьтә дәрәҗәсе төшә, шуңа күрә бүгенге яшьләр үз язмышларын андый хезмәткә багышларга атлыгып тормый. Нәтиҗәдә, соңгы елларда профессиональ сәнгатькә килүче яшьләребез күзгә күренеп кимеде, алар акчалырак, төшемлерәк һөнәрләр сайлау аркасында, бушаган урынны «уртакул» иҗатчылар, шабашниклар тутырды, сәнгатьтә үзешчәнлек канат җәя башлады. Инде дистә елдан артык Казаныбызда халыкара кинофестиваль үткәреп тә үзебезнең дөньяга чыгарырлык, халкыбызны, республикабызны дөньяга танытырлык тулы форматлы нәфис фильмнар төшерү өчен бюджеттан акча таба алмавыбызны да иң үтемле сәнгатькә – профессиональ кино сәнгатенә игътибар җитмәү дип кенә аңлатып буладыр. Соңгы елларда республикабызда мәгариф өлкәсендә шактый уңай үзгәрешләр булды. «Киләчәк» һәм «Бәләкәч» программалары нигезендә заманча яңа биналар салынды, искеләре ремонтланды, мәктәпләр һәм балалар бакчалары заманча җиһазландырылды, укытучыларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы бермә-бер күтәрелде. Әмма сайлау алды очрашуларында һәр мәктәптә, һәр балалар бакчасында, һәр мәдәният учреждениесендә кече персоналның – техник хезмәткәрләрнең хезмәт хакы үтә бәләкәй булуыннан зарландылар. 6 – 7 мең сум эш хакына хезмәткәрләр табып булмау сәбәпле, эштә бик еш кыенлыклар, проблемалар килеп чыгуы турында сөйләделәр. Киләсе ел Россия күләмендә Әдәбият елы дип игълан ителсә, безнең Татарстаныбызда ул Парклар һәм скверлар елы булачак. Монысы да бик хуп, чөнки шәһәрләребездә, бигрәк тә башкалабыз Казанда, яшеллекнең елдан-ел кимеп, урамнарыбызның таш карурманнарга әверелүе сәламәтлек ягыннан да, матурлык ягыннан да кешеләр файдасына түгеллеге көн кебек ачык иде. Яшеллек, табигый матурлык арту белән бергә шәһәрләребезнең архитектура йөзенә дә милли үзенчәлекләр өстәлеп, алар Европа шәһәрләренең начар копияләренә әверелмичә, «Без – милли республика шәһәре, Татарстан шәһәре!» дип кычкырып торсалар, безгә туристлар килү, димәк, бюджетыбызга өстәмә акча керү дә күзгә күренеп артыр иде. Кыскасы, киләсе ел – Татарстаныбыздагы Парклар һәм скверлар елы Көнбатыштан килгән кризиска бирешмәс һәм «скверный ел»га әверелмәс дип ышанабыз. Киләсе ел бюджетының иң зур өлеше социаль юнәлешкә, бигрәк тә мәгарифкә тәгаенләнү республикабызның киләчәктә дә үсештә булачагына өмет уята, чөнки дөнья тәҗрибәсе бары тик мәгарифкә, мәдәнияткә, фәнгә зур игътибар биргән илләрнең генә алгы рәткә чыгуын күрсәтә. Бюджет проектына конкрет төзәтмәләрне без аны икенче укылышка әзерләгәндә тәкъдим итәрбез. Ә бүген исә мин бюджет проектын беренче укылышта кабул итәргә мөмкин дип саныйм. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сүз депутат Рыбушкин Николай Николаевичка бирелә. Депутат Махеев әзерләнә. [Рыбушкин Н.Н.:] В татарском языке есть подобное выражение «Тумаган тайның билен сындырма».
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Рахматуллин Р.Ш.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы Рәисе, Дәүләт Советы депутатлары! «Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты статусы хакында» Татарстан Республикасы Законын федераль законнарга тәңгәлләштерү нигезендә Дәүләт Советы депутаты үзенең керемнәре турында гына түгел, чыгымнары хакында да белешмәләр тапшыру йөкләмәсе билгеләнгән. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Дәүләт Советы тарафыннан расланган «Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе хакында»гы Нигезләмәгә дә үзгәрешләр кертү зарур. Сезнең игътибарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының элеге үзгәрешләрне исәпкә ала торган карар проекты тәкъдим ителә. Карар проектына Татарстан Республикасы Прокурорының, Дәүләт Советы Хокук идарәсенең уңай бәяләмәсе бар. Карар проекты шулай ук Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Депутатларга карар проектын хупларга тәкъдим итәбез. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. [Рахматуллин Р.Ш.:] Хөрмәтле депутатлар! Керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан тапшырыла торган белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе составы Дәүләт Советына яңа чакырылыш депутатларын сайлау сәбәпле алышына. Сезнең игътибарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының әлеге комиссиянең яңа составын раслый торган карар проекты тәкъдим ителә. Карар проектына Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсенең бәяләмәсе уңай. Карар проекты шулай ук Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралды һәм хупланды. Депутатларга карар проектын хупларга тәкъдим итәбез.
Стенографический отчет третьего заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 30 октября 2014 года
null
null
2014-10-30
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, безнең комитет көн тәртибенә тагын өстәмә өч мәсьәлә тәкъдим итә. Аның беренчесе «Җирле һәм региональ телевизион каналларда реклама бирү хокукын саклау турында Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинга, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А. Медведевка, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе В.И. Матвиенкога, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисе С.Е. Нарышкинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мөрәҗәгате турында». Тагын ике федераль закон проекты тәкъдим итәбез. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Закиров Р.З.:] Фәрхәт Госманович, Конституцион суд эшләре кайсы телдә башкарыла? Сез ике дәүләт телендә дә суд эшләрен алып барырга мөмкин дип саныйсызмы? Моңа үзегез әзерме? [Хуснутдинов Ф.Г.:] Республикабызда Закон нигезендә татар теле дә, рус теле дә тигез хокуклы. Татарстан Республикасы Конституция судында суд эшләре ике дәүләт телендә алып барыла. Сайланган очракта, мин эшләрне ике дәүләт телендә алып барырга ниятлим.
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Радик Рәүфович, Россия Президентының май указлары нигезендә һәр ел саен соңгы елларда бюджет сферасында эшләүчеләрнең хезмәт хакы арттырылып килә иде. Әмма күреп торасыз, дөньялар буталып, акчалар саташып китте. Киләсе елда бу эш дәвам итәрме? Киләсе елда бюджет даирәсендә эшләүчеләргә хезмәт хакларын без уйлаганча арттыра алырбызмы? [Гайзатуллин Р.Р.:] Сезнең соравыгыз киләсе ел буенчамы, әллә бу ел буенчамы? Бу ел буенча булса, республика бюджетында һәм муниципалитет бюджетларында үтәлешкә акча каралган. Ул тулы күләмдә үтәләчәк.
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Рахматуллин Р.Ш.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары! Сезнен игътибарга тәкъдим ителгән «Аерым муниципаль берәмлекләрнен территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Мамадыш муниципаль районы берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларнын статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты комитет утырышында каралды һәм депутатларга хупларга дип тәкдим ителә. Закон проектына Дәүләт Советы Хокук идарәсенең уңай бәяләмәсе бар. Бәяләмә бирү өчен закон проекты шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсенә, Юстиция министрлыгына, прокуратурага җибәрелгән иде. Комитет адресына күрсәтмәләр, өстәмәләр килмәде. Закон проектына экспертиза үткәрелде, татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәл. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясындагы 6 пункт нигезендә Комитет депутатларга закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкдим итә. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар юк, утырыгыз. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Закон проектына лингвоэкспертиза үткәрелде. Татар һәм рус телләрендәге текстлар бер-берсенә тәңгәл килә. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә Комитет закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итә. Алда әйтелгәннәргә нигезләнеп, депутатларга закон проектын хупларга һәм беренче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итәм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Фаттахов Э.Н.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, чакырылган кунаклар! Учреждены журналы «Татарика» и «Фәнни Татарстан», раздел русистика научного журнала «Филология и культура». С целью формирования этноязыковой толерантности в обществе в средствах массовой информации, на канале «Новый век» были созданы новые телепередачи «Әдәби хәзинә», «Без тарихны эзлибез», «1001 ответ», «Мең дә бер җавап», «Поем и учим татарский», «Учим родной язык – Туган телне өйрәнәбез», переведены на татарский язык и транслированы мультфильмы. Началось производство телевизионного фильма «Ак чәчәкләр».
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Мөхтәрәм депутатлар! Безнең комитет, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Татарстан Республикасы Законының 19 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты әзерләп, Дәүләт Советы каравына тәкъдим итте. Ул “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законның 16 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2014 елның 22 октябрендәге Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә эшләнде. Әлеге Федераль закон Россия Федерациясе Конституция судының 2012 елның 5 декабрендәге карарын үтәү йөзеннән “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында” Федераль законның 16 статьясын Россия Федерациясе Конституциясенә тәңгәлләштерү максатыннан кабул ителде. Сүз монда гавами гыйбадәт кылуларны, башка дини йолаларны һәм тантаналарны үткәрү, шул исәптән гыйбадәтханәләрдән, махсус бирелгән урыннардан читтә дога уку җыеннары һәм дини җыелышлар уздыру тәртибен җайга салу турында бара. Федераль законда күрсәтелгәнчә, дини оешмалар, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнарына яисә җирле үзидарә органнарына алдан хәбәр итмичә, дини җыелышларны үткәрү өчен махсус билгеләнмәгән, ләкин дини оешмаларга вакытлыча файдалануга яисә арендага бирелгән, мөлкәт хокукларына ия булган җир кишәрлекләрендә, шулай ук дини оешмалар төзегән оешма территориясендә урнашкан биналарда (урыннарда) үткәрергә мөмкин. Башка очракларда гавами гыйбадәт кылулар, бүтән дини йолалар һәм тантаналар, шул исәптән ачык урында үткәрелә торган дога уку җыеннары һәм дини җыелышлар, әгәр җәмәгать тәртибен саклау һәм дини чараларда катнашучыларның, шулай ук башка гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән чаралар күрү таләп ителсә, митинглар, урам йөрешләре һәм демонстрацияләр үткәрү өчен билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырылачак. Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Хокук идарәсе, Президент Аппараты, прокуратура, Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан каралды, аңа карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр юк. Лингвистик экспертиза бәяләмәсе уңай. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясындагы 6 пункты нигезендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге закон проектын, икенче укылышка күчми генә, беренче һәм өченче укылышларда кабул итәргә мөмкин дип саный. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булырмы? Комитет тәкъдимен тавышка куям. [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле депутатлар! Безнең комитет тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советына “Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында” Татарстан Республикасы Законының 1 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Закон проекты “Милли-мәдәни автономияләр турында” Федераль законның 1 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” 2014 елның 4 ноябрендәге Федераль закон кабул ителүгә бәйле рәвештә әзерләнде. Күрсәтелгән Федераль закон 2025 елга кадәр Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәте стратегиясен гамәлгә ашыру максатларында, шулай ук миграция процессларын хокукый җайга салуда яңа комплекслы алымнарны исәпкә алып кабул ителде. Милли-мәдәни автономия социаль юнәлешле керемсез оешма санала, ә бу исә аңа мөһаҗирләрнең социаль һәм мәдәни тормышын җайга салу, аларны бездәге шартларга ияләштерү буенча эшчәнлек алып бару хокукын бирә. Мигрантларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү өчен тиешле шартлар тудыру гомумгражданлык тәңгәллеген ныгытуга, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә ярдәм итәчәк. Моның өчен “Татарстан Республикасында милли-мәдәни автономияләр турында” 2003 елның 12 маендагы Татарстан Республикасы Законына тиешле үзгәрешләр кертергә кирәк. Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан каралды, аларның бәяләмәләрендә тәкъдимнәр һәм искәрмәләр юк. Закон проектына ясалган лингвистик экспертиза нәтиҗәләре шулай ук уңай. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды. Шуларны исәпкә алып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итүегезне сорый. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Сораулар булырмы?
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Пожелания ваши услышали. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Зур рәхмәт.
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан от 24 декабря 2014 года
null
null
2014-12-24
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле депутатлар, сессия эшендә катнашучылар! Мин, дөресен генә әйткәндә, бу мәсьәлә буенча чыгыш ясарга уйламаган идем, әмма мине сайлаучыларым мәҗбүр итте. Бу закон проекты тәкъдим ителгәннән соң, безнең комитетка, конкрет минем үземә, дистәләгән сайлаучылар мөрәҗәгать итте. Алар, бүген иртә белән ишек төбендә көтеп торып, миннән бу хакта чыгыш ясарга сорадылар. Бу закон проектының яхшы ният белән республика икътисадына аз гына булса да ярдәм итеп эшләнгәненә минем һич кенә дә шигем юк. Чыннан да, Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, бәйрәм һәм ял көннәре артык күбәеп китте. Ялгышмасам, без хәзер ел дәвамында һәр өч көннең бер көнен ял итәбез. Билгеле, бу илнең икътисадый хәленә тискәре йогынты ясый. Бәйрәмнәргә килгәндә, мин, мәсәлән, Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәрен 11 көн бәйрәм итүне һич кенә дә аңлый алмыйм. Бу хакта матбугатта да, халык арасында да сүз бик күп булса да, үзгәрешләр күренмәде, бу хакта нишләптер безнең Дәүләт Советында да, Россия Дәүләт Думасында да карарлар кабул ителмәде. Алга киткән илләрдә хәтта еллык отпуск вакыты да бездәге Раштуа бәйрәменнән кыскарак. Мәсәлән, Сингапур халкының еллык отпуск вакыты нибары 7 көн, филлипиннарныкы 6 көн, Мексикада 6 көн генә тәшкил итә. Ә японнар исә атна буена безнең кебек 5 көн түгел, ә 6 көн эшләп, 1 көн генә ял итәләр. Японнарның еллык отпусклары да 18 көннән генә гыйбарәт, чынлыкта алар бу 18 көннең дә уртача 8 – 10 көнен генә файдаланалар икән. Без хәзер карый торган закон проекты хакында матбугатта, Интернетта һәм җәмәгатьчелектә төрле фикерләр, хәтта кызу-кызу бәхәсләр булды. Бу закон проекты федераль закон белән гамәлгә кертелгән бәйрәм көннәренә кагылмый, әлегә бары тик республикабыздагы 4 бәйрәм көнен генә күздә тота. Дөрес, закон инициативасы белән чыгабыз, диләр. Әмма без кабул итсәк, бүгенге көндә Татарстан законы гына эшләячәк. Бәйрәмнәрнең икесе турыдан-туры республикабызның дәүләт статусына кагыла: берсе – Конституция көне, икенчесе – республика көне. Ә икесе мөселманнарның дини бәйрәмнәре Ураза гаете һәм Корбан гаетенә туры килә. Димәк, бу законны кабул итсәк, киләчәктә Татарстан халкы, бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, күпчелек мөселманнар яшәгән Башкортостан, Дагстан һәм башка милли республикалар халкыннан аермалы буларак бер генә көн ял итәчәкләр. Мин республикалардагы законнарны өйрәнеп бетердем, аларның берсендә дә мондый закон юк. Башкортостан да, Дагстан да һәм башкалар да моңа кадәр ничек күчереп ял иткәннәр, шулай ял итәчәкләр. Минемчә, бу нәрсә күпмедер дәрәҗәдә халык арасында аңлашылмаучанлык, өстәмә проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Моңа кадәр без кабул иткән бәйрәм көннәре турындагы Татарстан законы буенча Татарстан халкы бәйрәм итә торган дүрт бәйрәмнең соңгы елларда бераз тернәкләнеп килгән дәүләтчелегебезнең конкрет мисаллары, нәтиҗәсе булуын исәпкә алып, бу закон проектының республика тормышында уңай вакыйга булуына минем шигем бик тә зур. Әйе, закон проекты яхшы ният белән эшләнгән. Артык күбәеп киткән ял көннәрен кыскарту кирәктер. Әмма, минемчә, моның башка мөмкинлекләре дә бар. Әйткәнемчә, әгәр без Дәүләт Советы исеменнән Россия Дәүләт Думасына Яңа елдагы бәйрәм көннәрен кыскарту турында закон инициативасы белән чыксак, икътисадыбызга да файда булыр, халкыбыздан да без хуплау таба алыр идек. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай моннан 100 ел элек безгә васыять итеп, болай дип язып калдырган булган: «И балалар, эшләгез сез! Иң мөкатдәс нәрсә – эш! Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китрер җимеш».
Стенографический отчет четвертого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 26 ноября 2014 года
null
null
2014-11-26
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Хәерле иртә, хөрмәтле Дәүләт Советы депутаталары, бүгенге утырышта катнашучылар! Эшебезне башлыйбыз.
Cтенографический отчет двенадцатого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 17 октября 2015 года
null
null
2015-10-17
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] У нас нет сомнений, что все будет «Аллага шөкер»! [Хайруллин М.М.:] Хөрмәтле депутатлар!
Cтенографический отчет двенадцатого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 17 октября 2015 года
null
null
2015-10-17
[Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Да. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Исән-сау кайтып җитегез!
Cтенографический отчет двенадцатого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 17 октября 2015 года
null
null
2015-10-17
[Гайзатуллин Р.Р.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле депутатлар, чакырылган кунаклар! [Хадеев Т.Г.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле депутатлар!
Cтенографический отчет двенадцатого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 17 октября 2015 года
null
null
2015-10-17
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты сессиянең көн тәртибенә өстәмә ике мәсьәлә тәкъдим итә. Беренчесе, «Татарстан Республикасының вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» канунына үзгәрешләр кертү турында, докладчы − Валеев. Икенчесе, «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы канунының 21 матдәсенә үзгәрешләр кертү турында, докладчы − Исаева. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт.
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Минниханов Р.Н.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары! Хөрмәтле депутатлар, уважаемые депутаты! [Халиков И.Ш.:] Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы, хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары!
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Хабибуллин А.Г.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, хөрмәтле Рөстәм Нургали улы! [Минниханов Р.Н.:] Хөрмәтле депутатлар! Бик зур рәхмәт сезгә. [Халиков И.Ш.:] Рәхмәт. [Хайруллин М.М.:] Хөрмәтле депутатлар!
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Минниханов Р.Н.:] Уважаемые депутаты, хөрмәтле депутатлар! [Хабибуллин А.Г.:] Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары, уважаемый Рустам Нургалиевич, уважаемый Фарид Хайруллович!
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Сабурская С.Х.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Дәүләт Советы депутатлары! Чакырылган катнашучылар!
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Сибагатуллин А.М.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович! Хөрмәтле Дәүләт Советы депутатлары! [Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Хөрмәтле депутатлар! Айрат Миңнемулла улы үзенең докладында хәбәр иткәнчә, әлеге закон проекты «Мәдәният турында» Татарстан Республикасы законын актуальләштерү һәм аның аерым нигезләмәләрен федераль законнар нормаларына тәңгәлләштерү максатларында әзерләнде. Закон проекты Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында каралды һәм беренче укылышка тәкъдим ителде. Закон проектына прокуратурадан, Дәүләт Советының Хокук идарәсеннән һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратыннан алынган тәкъдимнәр аны икенчче укылышка әзерләгәндә искә алыначак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламенты нигезендә төзәтмәләр кертү вакытын 10 октябрьгә кадәр, Комитет тарафыннан икенче укылышка әзерләү вакытын 10 ноябрьгә кадәр билгеләп, депутатларның әлеге закон проектын беренче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Минем бер соравым бар сезгә. Менә бу законга үзгәрешләр кертү хәзерге көндә кирәк микән? Федераль үзәктә әзерләнә бит яңа закон мәдәният турында. [Валеев Р.И.:] Анысы шулай, Фәрит Хәйруллович. Безнең бит Регламент вакытлары бар. Безгә вакыт бирелә. Федераль закон кабул ителгәннән соң шушы вакыт эчендә без законга үзгәреш кертмәсәк, безгә Прокурордан представление яисә протест киләчәк.
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25
[Валеев Р.И.:] Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы! Мөхтәрәм депутатлар! Дәүләт Советына безнең Комитет тарафыннан тәкъдим ителгән «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты әлеге Законны Россия Федерациясе законы белән тәңгәлләштерү максатыннан эшләнде. 2015 елның 24 июлендә «Вөҗдан иреге турында һәм дини берләшмәләр хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 2015 елның 13 июлендәге 261-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде. Күрсәтелгән Федераль законда дини оешмаларны төзү һәм дәүләт теркәвенә алу тәртибен хокукый жайга салу өлешенә үзгәрешләр кертелде, дини берләшмәләрнең үз тарафдарларына дин өйрәтүне һәм дини тәрбия бирүне Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә, дини берләшмәләрнең эчке күрсәтмәләре белән билгеләнгән рәвешләрдә башкару хокукы бирү карала. Шуңа бәйле рәвештә безгә «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертергә кирәк. Закон проекты Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе, Президент Аппараты, прокуратура, Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча Юстиция министрлыгы идарәсе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан каралды, аңа карата искәрмәләр һәм тәкъдимнәр булмады. Лингвистик экспертиза бәяләмәсе дә уңай. Закон проекты безнең комитет утырышында каралды һәм хупланды, комитет әгъзалары аны кабул итәргә әзер дип саныйлар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентының 96 статьясының 6 пункты нигезендә мин депутатлардан әлеге закон проектын беренче укылышта һәм, икенче укылышка күчеп тормыйча, өченче укылышта кабул итүләрен сорыйм. [Мөхәммәтшин Ф.Х.:] Рәхмәт. Разил Исмәгыйловичка сораулар булырмы?
Cтенографический отчет десятого заседания Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва от 25 сентября 2015 года
null
null
2015-09-25