id
stringlengths
32
32
publish_year
uint16
1.23k
2.03k
genre
stringlengths
3
113
text
stringlengths
2
5.04M
fff93afbcdfd505a773e48bd5746e390
2,019
null
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитеты ## КАРАР 1 октябрь, 2019 ел № 15 Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге территориясендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» 2016 елның 11 апрелендәге 11 номерлы карарына үзгәрешләр кертү хакында «Федераль мәгълүмат адреслы система турында һәм «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 1999 елның 26 июлендәге 227-ФЗ номерлы Федераль законы, Россия Федерациясе нотариаты турында 1993 елның 11 февралендәге 4462-1 номерлы Россия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитеты карар бирә: 1. Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитетының «Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Кәвәл авыл җирлеге территориясендә муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентларын раслау турында» (2016 елның 27 июлендәге 15 номерлы, 2019 елның 26 апрелендәге 8 номерлы карарларга үзгәрешләр белән) 2016 елның 11 апрелендәге 11 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә: 1.1. Кушымта № 1 дә: - исемендә һәм текстында «васыятьнамәләр таныклыгы буенча һәм» сүзләрен төшереп калдырырга; - «ышаныч язуы буенча» сүзләрен исемдә һәм текстта «күчемсез милек белән идарә итүгә ышанычнамәләреннән тыш, ышанычнамә таныклыгы буенча» сүзләренә тиешле килешләрдә алмаштырырга; - 1.4 пунктында 2 абзацны төшереп калдырырга; - 2.10 пунктының 5 пунктчасын төшереп калдырырга. 1.2. 6 нчы кушымтаның 1.5 пунктының 5 абзацын түбәндәге редакциядә бәян итәргә: «адресация объекты капиталь төзелеш объекты, җир кишәрлеге яисә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән адресация объектлары исемлеге белән каралган башка объект;». 2. Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (http://pravo.tatarstan.ru), Питрәч муниципаль районының рәсми сайтында (www.pestreci.tatarstan.ru) бастырып чыгарырга (игълан итәргә). 3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотам. Кәвәл авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе А.Ф.Фәйзрахманов

fff9639b01bdf529864e620219d2a940
2,017
prose, memoir, humor
# Фарсель Зыятдинов # Ата күңеле балада… Бәяннар, истәлекләр, юморескалар Зиятдинов Фарсель Сахапович Думы отца – о детях Казань. Татарское книжное издательство. 2017 На татарском языке В книгу вошли рассказы, воспоминания, юморески писателя.

© Татарстан китап нәшрияты, 2017 © Зыятдинов Ф. С., 2017 ## Бәяннар ### Әгъләмисина ### (Документаль бәян) Тоткан юлыбыз – шагыйрьнең туган төбәгенә Көннәр яна-сүнә тора
Утлар сыман.
Яна-сүнә, ә мин иртән
Филүс[^1] белән юлга чыгам.
Артта калды Казан: без менә
Башны куеп тәрәзә җегенә,
Карап барабыз төнге йортларга,
Берән-сәрән янган утларга.
Утлар-көннәр артта калалар,
Күзнең явын алып яналар.
Юл читенә басып, юкәләр
Артка таба йөгереп үтәләр.
Күз кыса да кача утларым,
Сәфәреңдә эше юк аның.
Табигатьнең бар үз мәгънәсе —
Көзге муллык тели һәммәсе.
Ә соң нәрсә җитми кешегә —
Күченә дә һаман күченә…
Сәфәрнең дә бар үз мәгънәсе —
Нидер эзли…
Бәхет тели җирнең бәндәсе.
Без бармыйбыз җиргә сер сөйләп,
Әйтерсең лә бара табигать, —
Табигатьнең без бер кисәге,
Утлар – көннәр…
Гомер исәбе.
Мөдәрриснең авылын күрү —
Юлчыларның бүген исәбе[^2].

Шулай бара торгач, көн яктырды, утлар сүнде, без Чаллыда эшне төгәлләдек, юлны дәвам иткәндә, кояш инде кичкә авышкан иде. Шуннан соң без Зәй ягына юл тоттык. Машина элдертә генә, ә руль артында – мәхәббәт җырчысы, күп санлы җырлар иясе Филүс Хисаметдинов. Аны бу тирәдә, юк, бу тирәдә генә түгел, ә бөтен Татарстанда күп кеше белә. Бигрәк тә республикабызның танылган баш ветеринария табибы буларак беләләр аны. Ә менә Чаллы кош фабрикасында аны көтеп алалар. Ул килүгә, биредә белгечләрнең аңа күптөрле сораулары тупланган була. Кош фабрикасында ул кичә булган иде, бүген дә сораулар, хәл итәсе проблемалар шактый җыелган. Башта ул шунда тукталды, кичекмәстән хәл итәргә тиешле чараларны хәл итеп, белгечләргә кирәкле күрсәтмәләрне биреп, ярдәм күрсәтергә дә өлгерде ул. Үзе ветеринария фәннәре докторы, профессор булса да, бүген Филүс Хисаметдиновны башка нәрсә борчый, ул ветеринариядән шактый ерак хыял белән яна. Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның эзләреннән аның туган төбәгенә ашыга. Төп теләге – Мөдәрриснең исемен мәңгеләштерү – ул укыган Түбән Биш авылы мәктәбендә аның музеен ачу… Яр Чаллыда без Мөдәрриснең Рәсимә апасы белән очрашырга, аның фикерләрен белергә, теләген ачыкларга уйлаган һәм сөйләшеп тә куйган идек. Ләкин син дигәнчә генә буламыни ул… Үч иткәндәй, апасы бүген безнең теләкне канәгатьләндерә алмады. – Гафу итегез, көтмәгәндә бик нык авырып киттем бит, – диде ул, – туктаусыз ютәллим, температура… Челлә вакытында каян эләккәндер… Сезгә йоктырырмын дип куркам, – диде дә сүзен дәвам итте: – Соңрак, бераз хәл алгач килсәгез әйбәт булыр иде. Яисә үзем сезнең янга – Казанга сугылырмын. Озакламый Мөдәрриснең туган көне җитә, аны Язучылар берлегенең Тукай клубында билгеләп үтәргә җыеналар… Шунда очрашырбыз. Дөрес, бу әле октябрь аенда гына булачак. Бәлки, аңа кадәр дә очрашырбыз, Алла боерса… Шулай итеп, бу килүдә без Мөдәрриснең апасы Рәсимә ханым белән утырып, иркенләп сөйләшә алмадык. Югыйсә бик тә сөйләшәсе, фикер уртаклашасы килгән иде аның белән. Апасы турында бик матур шигырьләр язды бит шагыйрь. Аның бигрәк тә «Апам» дигән шигыре җылы тәэсир уяткан иде миндә. Балалары да бар, ә ул һаман
Бала итә,
Ташлап эшләрен,
Иң беренче булып килеп җитә:
– Нәрсә булды, энем, нишләдең?!
Җомга көннәрендә хәер биреп
Юрата да күргән төшләрен,
Тыны-өне бетеп килеп керә:
– Нәрсә булды тагын, нишләдең?!

Шигырьнең әлеге юлларында шагыйрь яраткан апасының аның турында – авыру энесе турында ничек кайгыртуын, ничек борчылуын җылы итеп тасвирлый. Табибларның яңа авыру табып,
Серен эзләп, төбенә төшкәнен.
Ишетә дә миндә эзен таба:
– Кайчан булды, энем, нишләдең?
Уйламас та, аңламас та, ахры,
Нәрсә белән кайный бу башың?
Яңа дару чыкса уйлап сөенә
Минем өчен кирәк булганын.

\<…> Минем иртә януымнан курка,
Ахырларын беләм уеның.
…Мин үлгәч тә теләр агачларның
Мине сагынып яфрак яруын.

…Чаллыны чыккач, Зәйгә таба – Мөдәрриснең туган авылы Биш Субашына таба юл тоттык. Юлыбызның башы шулай уңышсыз гына башланганга, Филүс Фазыл улы бераз борчылып та алды. Әмма нишлисең бит, барысы да син уйлаганча гына булмый шул… Юл юл инде ул, анда көтелмәгән хәлләр, син уйламаган мизгелләр аз булмый. – Ярый ла, алдагы очрашулар уңай барса, бүген хәл итеп булса… – диде ул, уйга калып. – Иң беренче шуны ачыкларга кирәк: Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш авылы мәктәбендә аның музее чынлап та бар микән? Бар диючеләр булды булуын, әмма: «Юк, нинди музей булсын ул?» – диючеләр дә очрады. Булса, ниндирәк музей икән ул? Башта шуны ачыкларга кирәк. – Авылда бит Мөдәрриснең яшьтиләре, туганнары да бар. Бәлки, башта аларга кереп, танышып чыгарбыз, – дидем мин. – Дөрес әйтәсең, – диде Филүс, мине куәтләп. – Шулай эшлибез дә аны. Авылда Мөдәрриснең якын туганы Әбүзәр абый янында булырга кирәк безгә. Мөдәрриснең әнисе Әминә белән Әбүзәрнең бабасы – бертуганнар. Ул Зәй районының Мөдәррис дөньяга килгән менә шушы Биш Субашы авылында яши. Ә Мөдәррис укыган мәктәп күрше Түбән Биш авылында. Ул мәктәпне исә Әбүзәр бик яхшы белә диделәр… Филүс, юлга чыкканчы ук, Мөдәррис турында шактый мәгълүмат туплап өлгергән иде инде. Мин, аңа карап, тагын да соклана төштем: кызыксынучан галим… Язучыларга, җырчыларга, сәнгать вәкилләренә һәрчак ярдәм кулын суза… Вакытын да, акчасын да, башкасын да кызганмый. Үзе, инде әйткәнемчә, ветеринария фәннәре докторы булса да, сәнгать, әдәбият белән кызыксына. Үзе дә җырлар, шигырьләр яза, соңгы елларда гына да инде дүрт җыентыгын чыгарып өлгерде… Шуларның икесенә – «Көзләремдә көтәм язларны», «Язгы гөлем» исемле җыентыкларына – сүз башын үзем яздым. Шунысы мәгълүм: Филүс, кемгәдер ияреп, шагыйрь булу хыялы белән язмый шигырьләрен. Нигә язасың, дип сорамагыз,
Эзсез югалмаска язамын:
Туган туфрагыма кире кайтсам,
Дәвамы булып яшәр язганым, —

ди ул. Бу шигырьнең исемен ул «Мин шагыйрь түгел» дип атаса да, аның эчтәлеге киңрәк, колачлырак һәм бу Филүснең, чынлап та, сәләте тумыштан икәнлегенә инандыра. Аның әдәбиятны яратуы, үзенең дә шигырь, җырлар язу белән мавыгуының һаман үсә баруы, аның әдипләрне, талантлы шагыйрьләрне яратуы, хөрмәт итүе, шуларга ук ярдәм итәргә, булышырга теләвенә әверелә, һәм ул татарның күренекле, халыкчан, танылган затлары белән кызыксына, аларга ярдәм итәргә һәм исемнәрен мәңгеләштереп калырга омтыла. Моннан берничә ел элек ул талантлы җырчы Таһир Якуповның иҗатын өйрәнү белән янып яшәде, аның музеен ачуда күп көч куйды, вакытын һәм ярдәмен дә кызганмады. Ә менә хәзер аның хыялы – халык шагыйре Мөдәрриснең исемен мәңгеләштерү – ул укыган мәктәпкә аның исемен бирдерү һәм шул ук мәктәптә – Түбән Биш авылы мәктәбендә шагыйрьнең музеен ачу… Бүген юлга чыкканчы, без аның белән Мөдәрриснең Казандагы фатирында булдык (ул Социалистическая урамында), аның хәләл җефете Нәҗибә ханым Сафина белән сөйләштек. Шагыйрьнең архивы: кулъязмалары, китаплары, шигырьләре, истәлек бүләкләре белән таныштык һәм Мөдәррис Әгъләмовның исеме мәңгеләштерелергә тиеш дигән уртак бер фикергә килдек. Киңәшле эш таркалмас, диләр… Безнең бүгенге сәяхәт нәкъ шул фикерләшүнең, киңәшүнең дәвамы да булып тора… Менә инде без Мөдәррис Әгъләмовның туган төбәге Зәй районы территориясенә аяк бастык. Ул Кама елгасының кушылдыгы Зәй елгасы буенча урнашкан. Районның хәзер 106 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җирләре бар, шуның эченнән 94,8 мең гектары – сөрү җирләре. Биредә, бөртекле һәм кузаклы культуралардан тыш, шикәр чөгендере үстерәләр, димәк, шикәр эшкәртү заводы да биредә урнашкан дигән сүз. Болардан тыш, районның төп байлыгы ул – төзелеш материаллары һәм нефть. Материаль байлыклардан тыш, шагыйрь туган район рухи байлыкларга да бай. Райондагы 56 мәктәптә 10 мең бала укый, Мөдәррис аралашып яшәгән өч дистә китапханә, 50 гә якын клуб учреждениеләре, мәдәният йортлары эшли. Шулай ук биредә күренекле шагыйрьнең тәүге шигырьләрен дөньяга чыгарган «Зәй офыклары» дигән район газетасы (ул чакта бу газета «Кызыл Зәй» исеме астында чыга) татар һәм рус телләрендә чыгып килгән. Шагыйрьнең «Кызыл Зәй» газетасында басылган «Коймаклар» дип исемләнгән тәүге шигыре күпләрнең исендә. Әбисенә багышланган бу шигыре күтәренке рух белән язылган һәм нәкъ Мөдәррисчә төгәлләнә: …Бәйрәмнәрдә авыл гөрләп тора,
Төрле яктан җыела кунаклар…
Кунакчыллык кайнарлыгы белән
Табаларда бии коймаклар.

Тәүге шигырьләре арасында шагыйрьнең «Балам, бәгърем» диеп исемләнгән шигыре дә игътибарга лаек: Яман юлда йөр, дип, начар бул, дип
Үстермәгән мине әнкәем;
Байрак итеп йөртәм: «Халык юлы —
Иң изге юл», – диеп әйткәнен.

Бу шигырьнең эпиграфында шагыйрь алдан ук әнисеннән гафу үтенә кебек: Толымыңны яраттым да,
Агарттым да, әнкәем…

Мөдәрриснең әлеге шигырьләренә кадәр элегрәк тә язылган шигыре бар. «Истәлекләр» дип аталганын автор үзе матбугатта дөнья күргән беренче шигыре дип саный: Истәлекләр…
Истәлекләр алар күптөрле,
Истәлекләр алар күп кала —
Бу истәлек булып әнкәемнең
Чиккән сөлгеләре саклана.

Чиккән сөлгеләре саклана,
Бизәге дә аның бизәге —
Карый сыман миңа бизәктән
Әнкәемнең нурлы күзләре.

Бу шигырь дөнья күргәндә, шагыйрьгә бары тик уникенче яшь кенә була, ул 1958 елда «Кызыл Зәй» газетасында басылып чыга. «Беренче шигыремне басмада күрү шатлыгы, әлбәттә, зур булгандыр, – дип искә ала бу турыда шагыйрь үзе, – шигырь үлчәме белән язылган, Мөдәррис Әгъләмов дип куелган… Минме икән бу, дигән горурлык тудыргандыр… ул миндә, – дип яза шагыйрь. – Әмма берничә атна үтмәде, минем бу илаһи шатлыкларым чәлпәрәмә килде… Язучы, шагыйрь Сөббух Рәфыйковның газетага килгән әдәби язмаларга күзәтүе басылып чыкты. Анда минем хакта да сүз бар, дөресрәге, минем «Истәлекләр» дигән шигырем хакында ул… Мәгънәсе шул: озак еллар әдәбияттан аерылып торуы аркасында, шигырьләрне күзәтеп бара алмаган ул (белгәнебезчә, Сөббух ага гөнаһсыз төрмәгә утыртылып, егерме елга якын югалып торган әдип), шуңа күрә бу шигырьнең кайсы шагыйрьнеке икәнен әйтә алмый. Әмма унике яшьлек мәктәп укучысының мондый шигырь яза алуына шикләнү белдерә… Бетерде, үтерде… миннән көләләр. Берничә айлар миңгерәп йөргәч, мин терелдем… «Юк, Сөббух абый, мин әйтәм, мин яздым аны. Күршебез Миргаяз абзый әйтмешли, «докажу». Шигырь каян башлана? Әйтә алмыйм. Ә менә шагыйрьлек шуннан башлана. Рәхмәт Сөббух агага, урыны җәннәттә булсын. Мин аңа беренче шигыремне үзем язганымны, шәт, исбат иттем шикелле». Менә без халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның туган авылына да килеп җиттек. Бу – Биш Субашы авылы. Исеменнән үк күренгәнчә, аның туган авылы биш су чыганагы кушылган, гаҗәп тә үзенчәлекле, күңелне җәлеп итәрдәй табигать кочагына урнашкан. Без инде менә халык шагыйренең балачак эзе калган урамда… Филүс шулчак урамнан үтеп баручы бер агайга эндәште: – Гафу итегез, Әбүзәр абыйларның йорты моннан еракмы? – Килеп тә җиткәнсез инде. Менә шушы йортта яши ул, – диде үтеп баручы, каршыдагы йортка күрсәтеп. – Шагыйрь Мөдәрриснең туганы ул – Әбүзәр абый. Студент елларында еш кайта иде кунакка Мөдәррис аларга. Әбүзәр абый безне ачык йөз, җылы сүз белән каршы алды: – Рәхим итегез, күптән инде кунаклар булганы юк иде, аягыгыз җиңел булсын! – диде ул һәм, миңа борылып: – Ә-ә-ә, бакчачыны да күрергә насыйп булган икән. Мин сезне бик яратып тыңлыйм. Фарсель буласыз бит сез, шулай бит. Бер кайтуында Мөдәррис таныштырган иде сезнең белән. «Яңа гасыр» телевидениесен караганда. Улыгыз ни хәлдә соң? Армиядән инвалид булып кайткан улыгызны әйтүем… – Рәхмәт искә алуыгыз өчен. Сез аны каян беләсез соң, Әбүзәр? – Шул инде Мөдәррис таныштырды. Шулай беркөнне ул кунакка кайткач, телевизор карап утырабыз. Сез сөйли башладыгыз. Үзегезнең бакчадан күрсәттеләр. Шулвакыт Мөдәррис таныштырды сезнең белән һәм гаиләгез белән. Сүз иярә сүз чыгып, Мөдәррис сезнең улыгыз турында да сөйләп китте. Аның белән сөйләшеп, серләшеп утырулары турында бигрәк тә бирелеп сөйләде. Нигәдер бик ярата кебек тоелды ул аны, ягъни улыгызны. – Игътибарлы булуыгыз өчен рәхмәт. Дөрес тотып алгансыз. Мөдәррис минем улымны, чынлап та, ярата, үз итә иде. Ул безгә еш килә иде, очрашсалар, серләшеп туя алмыйлар иде. Әмма Айваз улым да юк шул инде, Мөдәррис абыйсы янына, яраткан шагыйрь абыйсы янына күчте. Бик тә сагынам улымны, Әбүзәр. Һаман көтәм әле сине, улым,
Күзләремнән яшьләр коела…
Раббым кушып, иртә таңда
Кайтып керерсең күк тоела.

– Ни эшлисең, ни эшләсәң дә кайтарып булмый шул инде, бер киткәч, урыны оҗмахта булсын! – диде Әбүзәр, кайгымны уртаклашып… Минем күңелем тулды, күз яшьләрем өстәлгә тәгәрәп төшкәнен дә сизми калдым… …Урамнарга чыксам, көн дә сине
Яшьләр арасыннан эзлимен.
Җир астыннан юллар юк шул,
Никтер һаман шуны белмимен.

Бераз бүлмә тынып калды. Тынлыкны Филүс бүлде: – Әбүзәр абый, – диде ул, – хәзер Мөдәррис укыган мәктәптә аның музее бар дигәннәр иде. Сезнең анда булганыгыз юкмы? Чынлап та, бармы андый музей? – Бер кереп чыккан идем… Әмма мин анда Мөдәррис турында бернәрсә дә күрмәдем. Шулчак әңгәмәгә Әбүзәрнең Чаллыдан кайткан якын туганы Мөнир Галимов кушылды. (Әбүзәр аны без килгәч дәшеп кергән иде.) – Әлегә мәктәптә бернинди музей да юк, – диде ул. – Күптән түгел булдым мин анда. Мәктәп мин эшләгән елларга караганда да хәлсезрәк хәзер. Түбәсе җимерелеп, тишелеп беткән, яңгыр яуса, бина эченә туктаусыз су ага, почмак саен чиләк тора. Аңа иң элек әйбәт ремонт кирәк, шуннан соң гына аны музей итү турында сүз булырга мөмкин, – диде ул елларда хат ташучы булып эшләгән Мөнир Галимов. – Мөдәррис белән без урамда еш очраша идек. Бервакыт шулай йортлар буйлап хат таратып йөрим… югары очтан миңа каршы Мөдәррис килә. Костюм сәдәпләрен ычкындырган, кулларын өскә күтәреп-күтәреп ала да чәчләрен сыпырып куя һәм бөтен авылга ишетелерлек итеп шигырь сөйли. Минем янга килеп җиткәндә, әбисенә багышланган «Коймаклар» шигырен тәмамлап, әнисенә багышланган шигырен укырга кереште: Көз ашыга яшел киңлекләрне
Сары төскә манып үтәргә.
Ул бакчага керде —
Чалгы кискән үлән кебек
ауды түтәлгә…

Яраткан әнисе турында иде бу юллар. Бу шигырь әлеге китабында «Орлык кыры» дип басылса да, «Орлык кыяры» дигән иде ул үзе бу шигырен… Әнисе кыяр түтәлендә орлыкка дип калдырган кыярны кочаклап ава… Шулчак Мөнир Галимов, шагыйрь Мөдәрриснең «Кан тамырын кистем» дигән җыентыгын кулына алып, әлеге шигырьнең ахырын укыды: Көзге түтәл мәрхүм әнисенең
Йөземени – сарыдан сары.
Ул елады аунап… —
Сагыш булып
Уралганда кыяр сабагы;
Учларына килеп керде аның
Калдырылган орлык кыяры…
Орлык булса, яшәү дәвам итә,
Кемдер дәвам итә дөньяны…
…Ул йөгерде өйгә —
Мәрхүм әнисенең катына:
Күзләрен зур ачып иелде дә
Әнисенең караватына —
Еламады… Бу – әнисе ята
Кыяр түтәледәй сап-сары.
Күз алдымда көзге сары түтәл.
Ә түтәлдә —
Орлык кыяры…

Бу очракта Мөдәррис «Орлык кыяры» итеп үзен күз алдында тоткан дип уйлыйм мин, – диде сүзен төгәлләп Мөнир Галимов. Мөнир хәзерге вакытта Чаллыда яши, гаиләсе дә шунда. Аның кызы Эльмира Галимова – инде танылган композитор, күп җырлар авторы. Ул Филүс Хисаметдиновның шигырьләренә дә күп кенә көйләр язды. Бигрәк тә ул Филүс Фазыл улының «Язгы гөлем» дип исемләнгән өченче китабында тупланган шигырьләренә игътибар итә. Шушы җыентыкка кергән һәм аңа Эльмира Галимова көй язган «Мөмкин булса» шигыре дә шушы җыентыкта. Мөмкин булса, кабат кайтыр идем
Яшьлегемә, тәүге языма.
Уй-хисләрем генә кабат кайта
Ургып ашкан ярсу чагыма.
Мөмкин булса, якты йолдыз булып
Янар идем айсыз төнеңдә.
Ләйсән булып нурлы күзләреңнән
Тамар идем янган көнеңдә.

Филүс Хисаметдиновның «Моңсуланма, миләшкәем» шигыренә дә көйне композиторларның Н. Җиһанов исемендәге беренче Халыкара конкурсы лауреаты, республикабызның М. Җәлил исемендәге бүләк иясе, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова искитмәле матур көй язган. Бу, билгеле, очраклы хәл түгел, шагыйрь Филүс белән композиторны бу очракта аларның М. Әгъләмовка булган олы хисләре, аны якын күрүләре бәйли. Эльмира бит әле – Мөдәрриснең якын туганы да… Халык шагыйре М. Әгъләмовка музей ачу хыялы да иң элек Эльмираның күңелендә туа. …Менә без инде Мөдәррис укыган мәктәптә. Тып-тын, хәтта шыксыз. Түбәдән үткән яңгыр суын җыяр өчен куелган чиләкләргә су тама, тып та тып… Әбүзәр һәм Мөнир әйткәннәр, чынлап та, хак булып чыкты. Биредә халык шагыйре, безнең яраткан шагыйребез, гаҗәеп талант иясе Мөдәррис турында бер материал-истәлек тә юк әлегә… Дөрес, шкафта район газетасының бик күптән дөнья күргән номеры эленеп тора. Әмма анда да бары тик Рабит Батулланың рәсеме генә күзгә чалынды, ул да шушы мәктәптә укыган бит. Ә менә Мөдәрриснең андый рәсеме дә юк. Шуларны күреп танышканнан соң, дөресен әйтергә кирәк, кәеф кырылды. Шулчак Филүс кырыс кына кистереп әйтеп куйды: – Танылган талант иясенә карата мондый караш белән һич тә килешә алмыйм. Район башлыгы ялдан кайту белән аның янына керәм, аны инандырам. Киләчәктә һичсүзсез биредә халык шагыйре Мөдәрриснең килгән кунакларга күрсәтерлек музее булырга тиеш… – Дөрес, сүзләрең дөрес, Филүс Фазылович, мин әйтәм, музей булырга тиеш монда. Шагыйрь үзе дә: Киләчәк ул килмәячәк…
Киләчәккә кайтырга кирәк, —

дип яза бит. Димәк, «кайтырга кирәк». Исән чакта өлгермәгәнбез икән, шагыйрьнең үзе әйткәндәй, кәфенгә төреп булса да кайтарырга… кайтырга кирәк. Авылдашым Филүс – сүзендә тора торган зат. Бу юлы да ул, әйткәннәрен тормышка ашырыр өчен, нык тырышты. Вакытын кызганмыйча, кабат Зәйгә барды, район башлыгын күреп, күзгә-күз сөйләште. Тиз арада мәктәптә ремонт ясарга, түбәсен әйбәтләп ябарга килештеләр. Әйтергә кирәк, «башлык» үз сүзендә торды: икенче көнне үк биредә ремонт эшләре башланып китте һәм аны тиз арада төгәлләделәр дә… Мәктәп танымаслык булып үзгәрде, түбәсен зәвык белән яптылар, яңа ишекләр куйдылар, коридор һәм класслар ялт итте. Ә татар теле һәм әдәбияты классын музей итү өчен тәртипкә китерделәр. Иң түрдә шагыйрьнең әле генә рәссам кулыннан төшкән фотопортреты урын алды. Иң түрдә һәм тәрәзә араларында шагыйрьнең фәлсәфи афоризмнары тупланган дүртьюллыклар, аларны да рәссам зәвыклы итеп эшләгән, күңелне тартып тора, ян-якта стеллажлар, истәлекләрне кую урыннары эшләнгән: анда Мөдәрриснең кулъязмалары, истәлек китаплары, эш приборлары тезелеп киткән. Ә алгы бүлмәдә исә шагыйрь исән чакта киеп йөргән кайбер истәлекле киемнәренә урын бирелгән. Әмма әле өстәмә материаллар кирәк. Мөдәрриснең язучыларның Тукай клубында узачак юбилей кичәсе якынлашып килгәндә, Филүс кабат Казанга әйләнеп кайтты. Башта Мөдәррис яшәгән фатирда булдык: шагыйрьнең хәләл җефете Нәҗибә ханым Сафина безгә музейга кую өчен өстәмә материаллар, истәлекләр әзерләп куярга вәгъдә бирде. Барысын да булмаса да, ул безгә шактый материаллар әзерләгән иде. Мөдәррис нәшриятта мөхәррир чагында даими утырып эшләгән өч аяклы журнал өстәлен дә бирде. Татарстан Язучылар берлегендә безгә шактый гына истәлекле язмалар, рәсемнәр, видеоязмалар әзерләгәннәр иде. Ул әзерләп тапшырган видеоязмалар, Мөдәррис турында олы әдипләребезнең сөйләгәннәре, истәлекләр, интервьюлар һ. б. музей өчен көтелмәгән байлык булып чыкты. Бу кадәр материалны җыяр өчен, күпме мәшәкать, күпме кайгырту, күпме эзләнүләр таләп ителгәнен Расыйх үзе генә беләдер… Ул безгә тапшырган видеоязмалар, истәлекле рәсемнәр – музей өчен бик мөһим, бик кирәкле байлык. Бу истәлекләр арасында Мөдәрриснең яраткан остазы Хәсән Туфанның истәлекләре үзләре генә дә зур игътибарга лаек. Хәсән Туфанның инде шактый күптән сөйләгән, хәзер инде истәлек булып кына калган язмасы да – гаҗәп мирас. «Поэзиягә бүген 20 генә яшьтәге яшь малайлар килә, Тукаебыз әйтмешли, коеп куйган шагыйрь генә түгел, политик та, дипломат та булган, халык өчен янып яшәгән ялкынлы яшьләр, әйбәт яшьләр килә», – дип башлый Хәсән Туфан видеоязмадагы чыгышын. Бу – аның инде «Кызыл Таң» газетасында басылган һәм Мөдәррис Әгъләмовка багышланган язмасы… Хәсән Туфанның бу язмасы һәм Мөдәррис турында сөйләгәннәре хәзер инде газетада гына түгел, компьютерда да урын ала, һәм аны музейга кергән һәр кеше укый да, тыңлый да алачак. «Бүген мин шигырь язучыларга шул яшь шагыйрьләрнең берсе турында берничә сүз әйтергә телим, – дип дәвам итә Хәсән ага үзенең чыгышын. – …1968 елның җәендә Язучылар союзыннан Аккош күлендәге Иҗат йортында без олы яшьтәге язучылар әдәби мәсьәләләр турында үзара сөйләшеп утыра идек, миңа: – Укы әле, Хәсән, яңа шигырьләреңне, укы әле, – диделәр. Минем кулымда моңарчы әле беркемгә дә мәгълүм булмаган, беркайда да басылмаган шигырьләр дәфтәре бар иде, укый башладым… Олы язучылар нык уйланып, тыңлап утыралар. Мин тагын «Декабристлар күле» дигән шигырьне укыдым.Тимер казыкка бәйләнгән
Яр буенда көймәләр…
Ә дулкыннар үртәгәндәй
Киләләр дә киләләр,
Яр буенда көймәләр.
Дулкыннарны тимер чылбыр
Ыргыта телеп-телеп:
Башыңны комга салырсың
Бәйләнгән көймә кебек,
Сагындырганда Ирек.
Комга ятып үкси сыман
Яр буенда көймәләр.
Ирекнең нәрсә икәнен
Дулкыннар шул беләләр.
Дулкыннар шул беләләр —
Киләләр дә киләләр.

Бу шигырьне тәмамлагач, олы язучылар тәмам кызып киттеләр: тагын… тагын укы әле, диләр. Мин укыйм: …Сабантуйларда да алга карый халык…
Көрәштерә башлый нәниләрдән алып.
Сөлгеләр тотыла.
Һәр авыл
Батырын күзәтә, билгеле.
Мәйдан күк кысыла йөрәкләр:
Бирмә билеңне!
Бирмә-ә-ә…
Дошманнар таптаса җиреңне
Сорамый: «Син батыр идеңме?»
Мәйдан күк кысыла бар халык:
Бирмә илеңне!
Бирмә!

Шулчак мине тыңлаучы язучыларның берсе, хискә бирелеп китеп: «Әнә бит нинди ул халык. Сабан туеннан гына, балалардан гына башлаган шагыйрь халык язмышы югарылыгына күтәрелә, илнең ирек өчен көрәшкән Чура батырларын, Юлайлары, Җәлилләре, Кутуйларын хәтерләтә…» Әйбәт шигырьләр язгансың, Хәсән, диделәр алар… Мин тагын дүрт-биш шигырь укыдым. Язучылар уянып киткән кебек булдылар, дулкынландылар… «Нишләп яңа шигырьләреңне, Хәсән, газета-журналларга бирмисең», – дип, мине үгетләп, шелтәләп алдылар. Шуннан мин бу олы әдипләргә әле генә укыган шигырьләрнең минеке түгел икәнен әйттем. Ышанмадылар… Шуннан кулымдагы дәфтәрне аларның кулына салдым, – ди Х. Туфан. – Ул дәфтәрләрдә унлап кына түгел, йөзгә якын шигырь бар иде. – Бәй, – диделәр алар. – Мөдәррис Әгъләмов дигән шагыйрьнең шигырьләре икән бит бу дәфтәрдә… Кем соң ул Әгъләмов, каян килеп чыкты соң ул безгә?! Безнең бу очрашуда Сибгат Хәким булмады, ул Казанга киткән иде… Әгъләмовның кем икәнлеге турында безнең Сибгат шул елның көзендә (1968 ел) «Социалистик Татарстан» газетасында менә нәрсәләр язды: «Безнең поэзиядә тыныч кына яши торган чор узды инде. Иҗатлары белән сине зур бәхәскә, иҗат ярышына чакырган яшьләр килде. Әгъләм – шуларның берсе…» Күренекле шагыйребез Хәсән Туфанның әлеге фикерләре әле октябрь аенда гына (2016 ел) Язучылар берлегенең Тукай клубында яңгырады. Аның әлеге чыгышы видеотасмада иде. Шуннан соң күп тә үтмәде, шушы ук язма Зәй районының Түбән Биш авылында Мөдәррис укыган мәктәптә яңгырады. Аны Мөдәрриснең авылдашлары, укытучылар һәм музейны ачуга әзерләүчеләр рәхәтләнеп тыңлады. Бу язма һәм башка бик күп видеоязмалар Мөдәрриснең музеенда мәңгегә сакланачаклар, аларны шушы музей бүлмәсендә һәр теләгән кеше тыңлый алачак. Гомеренең соңгы елларында Мөдәррис Әгъләмов үзенең остазы Хәсән ага Туфан белән бик күп еллар Аккош күле буендагы ял йортында аралашып яшәде. Ул үзенең ничек Хәсән Туфанны тотуы турында җылы итеп болай дип искә ала: «Безнең күршедәге Түбән Биш урта мәктәбендә ел саен шигырь уку ярышлары уздырыла иде. Мөнҗия апа мине шуңа әзерләде. Бари Рәхмәтнең «Ялкау, кире, иренчәк» әкиятен ятладым. Бик тә озын ул. Үзе бер китап. Яртысына җиттем дә оныттым. Тик каушап калмадым. «Хәлләр шуннан соң шулай-шулай булган», – дип сөйләдем дә хәтергә төшкән җиреннән яңадан алып киттем. Һәй, шәп тә булды инде. Беренче урынны алып, миңа Галимҗан Ибраһимовның яңа чыккан томын бүләк иттеләр. Бәйрәмнән соң Мөнҗия апаны коллегияләре чәйгә чакырды. Укытучы апам мине калдыра алмый бит инде. Арада мин бердәнбер укучы… Шым гына утырам. Атаклы математик Зингаров, минем киләчәктәге остазым, татар әдәбияты укытучысы Мәрвәрия апа, Михаил Ильич Петров, Рина апа… Кинәт шулчак колакка бер сүз ишетелеп калды: «Туфан чыккан!» Әбием сөйләгәннәр буенча бу гаять зур афәт инде… туфан басса, тереклек бетә дигән сүз. Соңыннан Мөнҗия апа аңлатты: озак еллар сөргендә булган, Такташның якын дусты Хәсән Туфанның шигырьләре «Совет әдәбияты» журналында чыккан икән. Кем уйлаган, тагын алты-җиде ел узар да мин Казанда Хәсән Туфан белән очрашып, ул минем остазым, мин аның шәкерте рәвешендә Аккош күлендәге Иҗат йортында 16 ел бергә яшәп иҗат итәрбез дип?!» Мөдәрриснең Казан читендәге Аккош күленә Хәсән Туфанны эзләп килүен Сибгат Хәким дә дәлилли: «Шигырьләре аның берничә дәфтәр иде, – ди ул, – зур дәфтәре бетсә, куен кесәсеннән кечерәген тартып чыгара. Дәфтәрләр документ ролен генә үти. Шигырьләрен ул күңелдән укый, кемнәргәдер фәкать укып күрсәтү өчен генә яза шикелле. Укып бетерә, папкасын култык астына кыстырып… Чаллысына китеп бара…» Чаллы дигәннән, Мөдәррис Аккош күленә Чаллыдан – Чаллы халык театрында эшләгән вакытта килә. Ике айлап килмичә югалып тора да тагын килеп җитә. Мөдәррис Әгъләмовның язган шигырьләренә, гомумән, иҗатына Сибгат Хәким зур бәя бирә: «Әгъләмов шигырьләрендә үз халкының тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән үсеп чыккан бер хис биләп ала. Ул хис тирәндә, тиз генә бетәр төсле түгел. Кыскасы, моң барында шигырь бетми икән дигән фикергә киләсең» («Социалистик Татарстан», 1968 ел, 17 ноябрь). Остазы Хәсән Туфанны югалтуны авыр кичерә Мөдәррис. Олуг шагыйрьгә булган хисләре аның «Шагыйрьне озату» шигырендә ачык чагыла. …Кайтып кына кергән иде әле —
Егерме биш еллар элгәре.
Инде менә тагын ятим калды
Аккош күлендәге гөлләре.

Болай да бит инде күпне күргән,
Ул гөлләрнең моңсу күзләре;
Алар бүген төндә, күз йоммыйча,
Йолдызлардан аны эзләде.

\<…> Авырлыгы бәгырь төпләренә,
Кара юшкын булып төшсә дә,
Шәкертләре озата барды аны
Тукаена – Яңа Бистәгә.

Мөдәррис Әгъләмовның Түбән Биш авыл мәктәбендәге музее истәлекләргә бик бай. Биредә өч дистәгә якын шагыйрьнең, язучының истәлекләре урын алган. Алар арасында Саҗидә Сөләйманованың истәлекле фикерләре, язмалары да бар. Ул үзенең язмасында М. Әгъләмовның соңгы елларда язган шигырьләренә чын күңелдән соклануын җиткерә: «Ел әйләнәсендә миңа көчле тәэсир иткән шундый шигырьләрнең берсе М. Әгъләмовның «Китә алмыйм» дигән шигыре булды», – ди ул. Мин китәргә тиеш таңга чаклы,
Ә бу кичә кабатланачакмы?
Кабатланачакмы бу кичә —
Китә алмыйм шуны белмичә.

Бу юллар Саҗидә Сөләйманованың 1979 елда «Казан утлары» журналында басылган «Шагыйрь – заман баласы» дигән мәкаләсендә дөнья күрә. «Үтә шәхси факттан шагыйрь үзе дә сизмәстән олы борчылуга – халык, Ватан, дөнья язмышын кайгыртуга күчә… Шагыйрь заман алдында сораулар гына куймый, ә кешелек тудырган материаль һәм әхлакый байлыкларны якларга әзер торуын белдерә. Шагыйрьнең ашкынулы динамикасы безне шуңа ышандыра. …Бездән соңгы буын кемгә сөйләр?
Яңгырармы анда безнең көйләр?
Кабатланачакмы шушы кичтә
Без ант эчкән татлы бу тәкбирләр?
Безнең дәвам шулай яначакмы,
Арып-талып уйга калачакмы? —
Китә алмам, дөнья: «Юк!» – дисә,
Китә алмыйм шуны белмичә.
Илләр бәхетенә җиткән хәтле
Саклармы Җир затлы хакыйкатьне,
Ялган матурлыкка төрмичә? —
Китә алмыйм шуны белмичә.
…Меңләп сорау, меңләп уй кичә…
…Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә.

Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның музеендагы кайбер истәлекләр белән таныштык. Әйе, музей ачарга әзер иде инде… Мәхәббәт җырчысы Филүс Хисаметдиновның хыялы, чынлап та, тормышка аша. Бу көнне ул музейдагы кадерле экспонатларны кат-кат барлап, яңаларын урнаштырып торды. …Менә биредә татар әдипләренең, күренекле шәхесләрнең Мөдәррис Әгъләмов турында әйткән фикерләре тупланган, күбесенең төрле газета-журналларда, җыентыкларда дөнья күргән язмаларының күчермәләре, чыгыш ясаганнарның видеоязмалары урын алган. Чыгышлар исә компьютерда: теләгән кеше үзе аларны биредә иркенләп тыңлый ала. Әнә Филүс Фазыл улы тарихи фикерләр язылган видеоязманы тоташтырды. Экранда бер-бер артлы танылган әдипләр, шагыйрьләр алышына. Анда Хәсән Туфанның Мөдәрриснең иҗатына карата әйтелгән җылы сүзләре яңгырый: ул сөйли һәм өлкән әдипләр алдында әле ул хакта беркемгә дә мәгълүм булмаган шигырьләрен укый. Тыңлаучылар аны үз шигырьләрен укый дип уйлыйлар, чөнки Хәсән Туфан ул шигырьләрне Аккош күле буендагы Иҗат йортына җыелган өлкән әдипләрнең соравы буенча укый. Укылган шигырьләрнең Мөдәррис Әгъләмовныкы икәнен Хәсән Туфан ахырдан гына ачып бирә. Ә менә янәшәдәге стендта күренекле әдипләребезнең, шагыйрьләрнең, сәнгать эшлеклеләренең газета-журналларда басылган мәкаләләре, язмалары, кыска очерклары тупланган. Менә фронтовик Сибгать Хәким мәкаләсе. Ул «Социалистик Татарстан» газетасында инде 1968 елда ук дөнья күргән: «Мөдәррис Әгъләмов шигырьләрен укыгач, мин күптәнге фикерләремә тагын кире кайттым, – дип яза Сибгат Хәким, – шагыйрьгә җирлек кирәк», – ди һәм Мөдәррис өчен җирлекнең татар халкы тарихыннан, язмышыннан, традицияләреннән авторның үзендә формалашкан үзенчәлекле бер хис икәнен дәлилли. Шагыйрь Сибгат Хәкимнең тулы язмасы музей стендында Хәсән Туфан язмасы белән янәшә генә урын алган. Алардан соң Наҗар Нәҗми, Саҗидә Сөләйманова, Аяз Гыйләҗев, Мәхмүт Хөсәен һәм башка әдипләрнең, шагыйрьләрнең мәкаләләре, истәлекле язмалары дәвам итә. Без Мөдәррис Әгъләмов турындагы «Әгъләмисина» дигән әлеге бәянда татар әдипләренең истәлекләрен тулысынча китерүне максат итеп куймадык. Биредә бары тик музейда урын алган истәлекле язмаларның күренекле шагыйрь иҗатына турыдан-туры кагылганнарын, аларның да күңелдә җылы хис уята торган яки нинди дә булса яңалык алып килгән урыннарын гына китерергә булдык. Ә ул истәлекле язмалар белән укучы музейда – Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмов укыган Түбән Биш мәктәбендәге музейда таныша ала. Бу яктан караганда, Аяз Гыйләҗевнең уй-фикерләре игътибарга лаек: «Мөдәррис Әгъләмов саз каены кебек як-якка чайкалмады, беренче адымнарыннан ук үзенең барыр юлын дөрес билгеләде, ялгышмады, – дип яза ул. – Чөнки ул – табигать баласы. Табигать аның дүрт санын төгәл итеп яраткан, имгәтмичә үстергән, саклаган. Ул үзенә һәм халкына мөрәҗәгать итәрлек үтемле, хак сүзләр сайлады… һәр ымы, һәр ишарәсе белән халык күңеленә үтеп керергә тырышты. Авторның шигъри юллары – аның риясызлыгына, намуслы, кешелекле булуына мисал. Бер-ике сүз Мөдәррис үзе дә әйтсен әле: Агачларның төсе алтын-сары,
Тик җилбәгәй нарат яшел бары.
Эленеп торды офык читләрендә
Торналарның соңгы тавышлары.
Кемгә кадерле без, кемгә кирәк,
Яшәү серләренә кем өйрәткән?!
…Без һәммәсен алдык табигатьтән.

Бу – чын Мөдәррис Әгъләмов. Табигать баласы булып яратылган, җирдән-күктән дәрт-дәрман алган, Аллаһы Тәгаләдән талант иңгән. Мөдәррис Әгъләмов бу кара елларда да үз тавышына хыянәт итмәде, үзе яшәгән чорда татарның җанын ачарга, адашканнарга туры юл күрсәтергә, өметсезләргә кул бирергә, үксезләргә җылы өләшергә омтылды». Балачак мизгелләре

Балачак мизгелләре аның гомер юлдашы, юанычы, куанычы булып үзе белән янәшә киләчәккә атлады, яңадан-яңа шигырьләрендә урын алды. Бер кыска гына шигырендә шагыйрь үзенең ятим бала чагын тулы бер образ итеп күз алдына китерә, аны башыннан сыйпап юатырга тели: Башыңнан сыйпап юату
Иде юкса уем.
Үреләм еллар аркылы,
Үреләм, җитми буем…

Шушы дүртьюллыкта да шагыйрь үзенең ятим бала чагын шундый оста итеп күз алдына китерә ки, сокланмый кала алмыйсың… …Талант иясе Мөдәррис кайда гына булса да: дуслары, якын күргән кешеләре янындамы, студентлар тулай торагындамы, үзе яши торган Социалистическая урамындагы йортта хәләл җефете янындамы, әйе, кайда гына булса да, ул туган авылын, бала чагын исеннән чыгармады… Безгә бер килүендә мин аңардан: – Зәй якларында Бистебашка кайтканың бармы соң? – дип сорадым. – Мин ул авылдан түгел, – диде ул, кырт кисеп. – Мин Биш Субашы авылыннан… – Язучы Роберт Батулла «Ватаным Татарстан» газетасында чыккан язмасында: «Мөдәррис – Зәй төбәгенең Бистебаш (Пусташит) авылында туып, күрше Түбән Биш авылы урта мәктәбендә генә укып чыккан татар баласы. Юкса Петербург, Киев, Мәскәү шәһәрләрендәге кебек бар уңайлыклары булган мәктәпләрдә дә укымаган», – дип яза бит, мин әйтәм… – Батулла каян алгандыр, анысын белмим… Әмма минем туган авылым Биш Субашы… Батулланың газетада чыккан мәкаләсендә, минемчә, төгәлсезлек… Кем гаебе белән… анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Әйе, Биш Субашы – минем яраткан туган авылым. Аны алыштыру мөмкин түгел. Кайбер шигырьләремнең ахырында да мин шушы авыл исемен язып куя идем. Мәсәлән, «Су юлы» дигән шигырем – нәкъ шундыйларның берсе. Анда туган авылыма, табигатенә, аның кешеләренә, аның сылу кызларына булган яратуым чагыла… Бәлки, минем шигырь язуым шуннан башлангандыр… Сукмак читеннән чәчәкләр
Чиләкләренә үрелә,
Дулкын-дулкын су юлы…
Яратуымны беләсең,
Елмаерсың бит бер генә,
Тик бер генә бу юлы.
Их, су юлы…

Әйе, шуннан башлангандыр, бәлки, – диде Мөдәррис, «Су юлы» шигырендәге әлеге өзекне укыгач. – Шулай да шигырь ничек башлана соң? Мин моңа бүген дә, кырык елга якын шигырь язган, дистәләгән күләмле шигъри әсәр биргән хәлемдә дә чамалап – төгәл генә җавап бирергә кыенсынам… Әмма шунысы миңа мәгълүм: шигърияткә булган тәүге омтылышым шушы туган авылым Биш Субашында, андагы әти-әнием янында, авылдашларым белән аралашканда, мәктәбемә йөргән мизгелләрдә туды. Ул чакта… …Әле мин бик кечкенә. Ул чакта тулыр-тулмас биш яшь. Әтием дә, әнием дә исәннәр. Сөенә-сөенә җитәкләп йөриләр. Аякларым талчыкса күтәреп тә алалар. Туйлар, мәҗлесләр булса, мине калдырумы, юк! Әткәй – гармунчы, әнкәй – җырчы. Туган-тумачалар җырлый, уйный, көлә, теләгәнчә ләчтит саталар, әлбәттә, әйбәт гайбәт сөйлиләр. Мин изрәп йоклап китәм. Мине мәҗлесләргә ялынып-ялварып кына алып китәләр. Хикмәт шунда ки, җырларның сүзләрен мин яттан беләм. Онытсалар әйтеп кенә җибәрәм. Көннәрдән бер көнне шулай Таулыктан (хәзерге Тукай районы) бал бабайлардан (Галимулла атлы агайдан) кунактан кайтып килешебез. Әткәй гармунда уйный, җырлый. Ат үз көенә җибәрелгән. Мин әнкәйнең куенында. Әткәй җырлый: Томанлы көн, караңгы көн —
Без аерылган көн бит ул…

– Улым, әйт әле, ахыры ничек? Әнкәй касыкка төртә, колагыма пышылдый: …Бал бабай әче балыннан
Булган әллә кем бит ул.

Мин шуны кабатлыйм. Әткәй җырлап җибәрә дә, кинәт айнып китеп, мине, әнкәй куеныннан йолкып алып, кар өстенә ыргыта: – Җырның сүзен бутама, маңка! Чана салулап, ат каерылып туктый, әнкәй чәбәләнә, әткәй, көлә-көлә, минем янга басып, бию көен такмаклый: Бие, бие, Хәйбулла,
Биегән кеше бай була:
Биегән кеше бай булганда,
Карт алаша тай була.

Мин, черелдәп елап яткан ир-ат кисәге, чанага – әнкәй янына үрмәлим… Үзем көләм. Рә-хәт! Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр… «Безнең авыл мунчала авылы булды, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Кан тамырын кистем» дигән китабына язган кереш өлешендә. Кереш «Дөньяныкы – дөньялыкта» дип исемләнгән. – Халык, кара таңнан күзләрен ертып торып, кап сукты, кип сукты, чыпта үрде. Аларның һәрберсенең төрен аңлатыр өчен, үзенә бер китап язарга кирәк булыр иде. Ә мин бу очракта китабыма сүз башы язарга гына алындым лабаса. Шулай да бу авыр, коллыктан да коллык хезмәте турында берничә сүз әйтмәсәм, сез шагыйрьнең ничек шагыйрь булганын, шәт, аңлап бетермәссез. Җүкә урманы киселә. Агачның кабыгы салдырыла. Шул кабыклар, суга салынып, рәт-рәт агач белән бастырыла. Үз вакыты белән судан алынып, кабыкка һәм мунчалага аерыла. Кабыгы белән каралты-кура, йорт түбәләре ябыла. Мунчада келәмнәре, колгаларга эленеп, чаршау-чаршау киптерелә. Аннары сыйфатлары белән төрле-төрле затлылыкларга аералар да татар халкы дигән «коллар» га тараталар. Бер төрлесеннән кип сугалар. Станогы келәм сугу станогына тартым. Аермасы шунда: биредә ике кеше аягүрә эшли. Берсе бер яктан биреп тора, икенчесе алып, кылыч белән сугып тора. Ни өчен кип? Ул җилдә дә, давылда да, яңгырда да чыдам. Анда әйбер тиз кибә. Үзендә һәммә нәрсәне саклап була. Капчык буларак, аннан да җиңел, аннан да кулай нәрсә юк. Мәңгелек татар шигыре кебек, кибеп, җилфердәп тора. Бер төреннән кап сугалар. Монысы тупасрак, каплавычлы. Асты-өсте бөрмәле, өсте каплап тегелмәле мунчала чыпта. Беренче ГЭСлар, ДнепроГЭСлар, буа-плотиналарның астына, ком тутырып, шул салынган. Шул мунчала капчык берничә йөз еллар су астында саклана икән. Балыкчылар өчен дә бик тә уңай. Чүпрәк капчык судан, дымнан таркала, ә моңа берни булмый. Сахалиннан, Владивостоктан, Каспийдан кайтып, Бөгелмә аша эшелон-эшелон алып китәләр иде аны. Нәкъ менә татар егетләрен, татар кызларын көтүе-көтүе белән мәҗбүри эшкә алып киткән шикелле. Мунчала капчыклар шикелле, алар да су төбенә киткәндәй юкка чыктылар. Бер төреннән чыпта сугалар. Атамасы «ышыкла» дан килеп чыккан. Аның белән ишек тышлыйлар, болдырга җәяләр. Борынгылар җинаятьчеләрнең йөзен, җәзалар алдыннан, чыпта белән каплаганнар. Чыптаны ыштыр итеп тә файдаланганнар. «Ыштыр бит», «чыпта чырай» дигән гыйбарәләр әнә шуннан калган. Җүкә агачы үзе бик йомшак. Чабата аның яшь агач кайрысыннан үрелә. Бу – үзе бер сәнгать. Җүкә агачының кайрысы салдырылган кәүсәсе сөян дип атала. Аннан тәрәзә рамнары, өстәл, урындыклар ясала. Һава кебек җиңел, кулга рәхәт… Мин шуларның һәммәсен эшләп үстем. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер… Шул мунчаланың иң затлы, ефәк кебек затлысыннан тагын бер сәнгать әсәре эшләнә: ул да булса, элек губернаторлар йөргән өчәрлек атлы көймәләргә, татар морзалары йөргән пар атларга ябыла торган чыпталар. Ул җиде төскә буялып, салават күперенә охшатып үрелә. Чанасы кошёвка дип атала. Анысының як-ягы да, җиде төстә булып, үрелгән чыпта белән тышлана. Бер елны әткәй Чаллы башкарма комитеты рәисеннән шуны эшләргә заказ алды. Нечкә эш. Авыр эш. Бөтен өй хәрәкәттә. Мин энәне җепләп биреп торам. Бу уен гына булгандыр инде. Берничәне җепләгәч, мине йокларга озаталар. Күз иярми, баш әйләнә башлый. Әткәй миңа, шушы эш уңса, төпчегемә мәктәпкә барырга кәчтүн-чалбар тектерәм, ди. Димәк, миңа. Шул шатлыктан әвәрә килеп буталуым булгандыр инде. Чыннан да, ул хыялым тормышка аша язып калды. Тышта язгы кояш нурлары төшә башлаган бер көндә әткәй кап-кара ситсы алып кайтты. Аны бик кадерләп, тәти сандыкка салып куйдылар. – Улыбызны мәктәпкә киендереп, «кияү егет» ясап җибәрәбез, Алла боерса, – дип сөенештеләр әти белән әни. Әткәй: – Түбән очтагы тегүче оста белән дә сөйләшеп кайттым, моннан менә дигәнне эшләп була дип әйтте, – дип, әнкәйне сөендерде. Ни хикмәттер, гаять сизгер күңелле әби генә бу куанычларга артык исе китмәде. Әйткән тәгъбире бер генә булды: – Дөньяныкы – дөньялыкта!.. \* * \* – Мин уянып киткәндә, өйдә үлем тынлыгы иде, – дип дәвам итә Мөдәррис үзенең «Дөньяныкы – дөньялыкта» дигән кереш сүзендә. – Беркем дә юк, абзар-кура тирәсендә дә ни әби, ни әни, ни әти, ни абый-апалар күзгә чалынмый. Ялантәпи болдыр баскычына чыгып бассам, бөтен авыл өстендә аһ-зар, елау авазлары, шомлы ыңгырашу. Менә җил-җил әби кайтып керде. Минем болдырда шундый хәлдә басып торганымны күреп, җилтерәтеп өйгә соңды. Артка да «чәп» итмәде, әрләмәде дә. Керде дә тезләнеп дога укыды. Тәкрарлады: – Алланың каһәре төште! Алла бар ул! Аның йөзендә нур балкый иде. Кинәт кенә җилләнеп торып, минем авызга ясмык борчагы кадәрле генә шикәр каптырды. Тәме әле хәзер дә хәтердә. Чигенеп булса да әйтим, хикмәтле әби 5–6 елдан соң, Сталинны эт итеп ташлагач, Хрущёвка рәнҗеде, каргады: – Үлгән хуҗаны яманлаган хуҗа илгә түгел, үз-үзенә дә хуҗа була алмый ул, – диде. Әбинең бу үзгәрешен мин бүген дә аңлый да, аңлата да алмыйм. Берәм-берәм гаилә кешеләре, кайтып, табын янына өлгәштеләр. Ниндидер кайгылы бәйрәмне сизеп, мин дә әбидән бәйрәм ашы көтәм. Әби өстәлгә зур икмәк чыгарып куйды. Хуш исле. Мондый хәл өйдә бик, бик сирәк була. Казаннан бушатып алынган бер табак бәрәңге… Кишер һәм карлыган яфрагы чәе. Беркем дәшми. Менә чират иң көтелгән икмәккә җитте. Кырылган бәрәңгегә төелеп, кул тегермәнендә тартылган имән чикләвеге, алабута, кузгалак һәм сәрдә оны кушылган икмәкнең кабарып киткән ике чикләвеген миңа, төпчек малайга бирделәр… Кинәт ишектән берничә кеше килеп керде. Берсе авыл Советы, берсе участок, берсе сельпо агае, берсе таныш түгел… – Нәрсә, бөтен ил кайгыда чакта бәйрәм итәсезме? Хәтеремдә: әбием барысын да тәртипкә китерде: – Дөньяныкы – дөньялыкта. Әйтегез сезгә нәмә кирәк минем нәселемнән? – диде ул кырыс кына әлеге өйгә килеп кергән затларга. Алга теге таныш түгел кеше чыкты (районнан берәр вәкил булгандыр): – Олы кайгы кичерәбез, Бөек атабызны югалттык… – диде ул. Кинәт искитмәле хәл булды. Әбием тезләнде дә бөек Сталинның рухына дога укыды. Беркем дә селкенмәде. Берничә сүз булды да килешү тәмамланды. …Сандыкны ачтылар. Миңа мәктәпкә киеп барырга дигән, шуңа дип тектерергә тиешле кәчтүн-чалбарлык ситсы авыл Советы кулына күчте. Шулай итеп, аны бөек юлбашчыбызның үлеме кайгысына күтәреләчәк байракларның чит-читләренә тегәр өчен алып чыгып киттеләр. Мин артларыннан: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип кычкырып йөгергәнемне әле дә хәтерлим. Бу турыда соңыннан да әткәйнең берничә мәртәбә көлеп сөйләгәне булды. Әбием мине сазга буялып беткән хәлемдә өйгә алып кайткан:– Улым, бәбекәем, дөньяныкы – дөньялыкта, – диде ул, мине юатып. Өйдәгеләр әйтүенчә, мин берничә көн аңга килә алмый саташып ятканмын: «Минем кәчтүн-чалбар! Минем кәчтүн-чалбар!» – дип оран салганмын. Шигырь, бәлки, әнә шуннан башлангандыр? Юк, аннан гына түгелдер». …Шулай да Мөдәррис, яңа кәчтүн-чалбар киеп, үз вакытында мәктәпкә керә. Үзе әйтмешли, хәрефләрне яхшы белсә дә, язу аңа гаять авыр бирелә. Матур язу дәресләре даими алып барыла торган заман иде ул. Ә инде яттан сөйләү (декламация диләр иде), дәрес булып кермәсә дә, бик тә дәрәҗәле иде. Ни хикмәт, халык ач яшәсә дә, мәктәптә (ул чакта клубта) гел бәйрәмнәр була иде. Җиңү бәйрәме. Әниләр бәйрәме, сайлаулар (анысы инде бәйрәмнәр бәйрәме – анда бит чәй һәм берничә конфет, прәннек тә бирәләр)… Соңыннан исә әти-әниләрнең үз балалары конфет бирә. Халык бәйрәме башлана. – Әнә шул халык бәйрәменә өй белән мине дә әзерлиләр, – дип искә ала Мөдәррис, – ятлаган шигырьләрне алар үзләре өйрәнгәнче үк такылдап йөрим: Буля мглою
Небо клоет,
Бәхли снежает көлттә.

Моны миннән кат-кат укыттылар. Хикмәт монда Пушкин шигырен шулай мәзәк итеп тәмамлавымда түгел, ә күрше авылда бердәнбер салырга яраткан Бәхри абзый бар иде. Ул, базардан кайтканда, кайчакларга көрткә кереп бата. Көчкә-көчкә чыга. Үрмәләп чыга. Барыбер кайта. Бу шигырь шул абзыйның хәлен күз алдына китереп бастыра. Бер авыз сүз урысча белмәгән сабый мин аны үземчә аңлыйм, үземчә кабул итәм. Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер! …Халык бәйрәме җитеп килә. Шул бәйрәмгә мине дә әзерләмәкчеләр. – Әйдә, без булып кыланып, шигырь укып йөрмә, – диделәр, – үзеңә дә вакыт! Өйдә тулган китапларны актара торгач, минем буйга таман гына булган «Әүхәди» дигән шигырьне эзләп таптылар. Такташның иң дәрәҗәле заманы иде. Әле Җәлил, Туфанның исеме дә юк. Бүген барлыйм да, Такташның иң аңлашылмаган, иң кыска шигыре шулдыр. Ә мин аны яраттым. Югыйсә миңа бала-чага шигыре ятлатмаячаклар. Имеш: Ләйлә чанасын өстерәп,
Чыгып китте өеннән.

Бәйрәмдә мин «Әүхәди» не укыдым. Өч аяклы урындыкка бастырдылар… һәй укыйм, һәй укыйм. Ахырына җиттем: Әүхәди мич башында
Түшәмдә төкереп ятмасын,
Өй түбәсен капласын!

Шулкадәр дәртләнеп, кычкырып җибәргәнмен ки, өч аяклы урындык та әйләнеп киткән, мин дә тегендә очканмын. Әлбәттә, җирдән түбән түгел, сәхнә идәненә генә. Ни генә дисәң дә, укырга кергәнче, мин «Әүхәди» булып йөрдем. Шигырь, бәлки, әнә шул кичәдән башлангандыр? Юк, алай гына түгелдер… …Район газетасында, «Яшь ленинчы» да, «Ялкын» журналында шигырьләрем басыла башлагач, миннән бәйрәм шигырьләре яздыра башладылар. Әниләр бәйрәме, Октябрь, Җиңү бәйрәмнәре. Тәгәрәтәм генә… Бер язгы бәйрәмдә район газетасында шигырем басылды: Яшәсе дә безгә яшәсе…
Яңа язда бөтен планетада
Уйнап торсын дуслык рәшәсе.

Авыл турында дәртләнеп-дәртләнеп укыдым. Алкышларга күмелдем. Урамга чыккач, гармунчы Рәзим: – Пүчтәк шигырь бу! – диде. – Шигырь мондый булмый! Үтерде, гарьләндем. – Ә ничек була? Менә үзең язып кара. – Менә ничек була: Яусаң яу, яңгыр!
Яумасаң тамма да.
Сөйсәң сөй, җаным,
Сөймәсәң ялынмаем.

– Рифмасы юк, – дидем мин, үҗәтләнеп. – Әй надан! – диде ул. – «Яусаң», «яңгыр», «яумасаң», «ялынмаем» – рифмалар түгелме? Тетрәнеп киттем. Сибәләп кенә торган яңгырга кушылып, күз яшьләрем тәгәрәде. Эчтән генә сөеп йөргән күрше кызы – Гасимә – күз алдыма килеп басты. Әнә шундый сабак бирде миңа гармунчы, җиде класс белемле колхозчы авылдашым. Шигырь, бәлки, шуннан башлангандыр? Дөресен әйтим, әбиемне ярата идем, бик тә ярата идем. Әби дигәннән, бер хәл искә төште. Миңа бит әле «Иман» дигән кушамат та тактылар. Әбинең татарча укый торган бер вәгазь-догасы бар иде. Ул аны үзе алты вәгазь дип атый иде. Шуны һәр җомга җыелган бала-чагага, күрше-күләнгә көйләп укый иде. Күңелемнән генә мин дә кабатлап барам. Шулай итеп, мин моны яттан өйрәнеп тә алдым. …Иң әүвәл кирәк нәрсә – иман, дигән,
Ахирәт эшләренә инан, дигән…
Икенче кыйммәт нәрсә – күңел, дигән,
Күңеле бозык адәмнән түгел, дигән.
Өченче кыйммәт нәрсә – акыл, дигән,
Акылсызлык тәүфыйк ягы такыр, дигән.
Дүртенче кыйммәт нәрсә – шөкер, дигән,
Нигъмәткә шөкерсезлек көфер, дигән.
Бишенче кыйммәт нәрсә – әдәп, дигән,
Әдәп, дигән, мәхәббәткә сәбәп, дигән.
Алтынчы кыйммәт нәрсә – сабыр, дигән,
Сабыр кеше морадын табар, дигән;
Һәр эштә сабырсызлык төбе – хурлык,
Сабырсызлык бик зур бәла салыр, дигән.

Картларның җомга намазына җыелуларын күрү белән, малайлар минем тирәгә җыелалар, – дип искә ала шагыйрь. – Әй, «Иман», әйдә әле безнең иманыбызны да укытып ал! Шулай итеп, миңа яңа кушамат тагыла да кала. Еллар үтте, мин дә, авылдан китеп, Казан дәүләт университетына укырга кердем. Профессор Хатип ага Госман «XIX гасыр әдәбияты» ннан курс-лекция укый. Ул шушы шигырьне укып китте: …«Иман шарты» н өйрәнмәсә – яман, дигән.

Мин сикереп торам (әдәпсез!): – Ялгыш укыйсыз, Хатип ага, – дим һәм аңа шигырьне баштан алып хәтердән көйләп чыгам. Нәкъ әбичә итеп. – Син моны каян беләсең? – Әби өйрәтте. Баксаң, мәшһүр татар-башкорт-казах шагыйре Акмулла әсәре икән ул. Менә сиңа әби, менә сиңа «Иман» кушаматы.
Бәлки, шигырь әнә шуннан башлангандыр…
Күңел ишекләрен шакып керде ул…

Тынлыкны бүлеп, шулчак телефон шалтырады. Фирая телефонга үрелде. Бу шалтыратуны көтеп алган кебек тоелды ул миңа. Ни өчен дисәң, гадәттә, телефон шалтыраса, трубкага бик сирәк үрелә торган иде. – Көткән кешеңме? – дидем мин шаярту аша. – Юк, сине сорый. Безнең уртак якын кешебез. Мөдәррис ул, – диде Фирая, елмаеп һәм трубканы миңа сузды. – О Мөдәррис, исәнме, хәлләрең ничек? Син әле хастаханәдәме? Укол дигән нәрсәне ничек хәл иттеләр? – Котылдым, Фарсель, ясамадылар. Сибгат агага рәхмәт, ул булышты. Теге көнне синең белән сөйләшкәннән соң, мин аңа шалтыратып, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп биргән идем. Кыенсынып тормаган, өлкә комитетына кергән. Фикърәт Әхмәтҗановичның үзе белән сөйләшкән. Аңа ул: «Мөдәррис бит безнең бүгенге Тукаебыз, аны югалтырга ярамый», – дигән. «Фикърәт Әхмәтҗанович минем сүзгә игътибар итте, – диде Сибгат ага. – Барысы да тәртиптә булыр, Мөдәррис». Беренче секретарьның әмере табибларга килеп ирешкән, күрәсең, башка мине борчымадылар, укол ясыйбыз дип сөйләнүче булмады. Монысы ярый, ә менә бу гамәлне башлаучылар мине сагайтты: үзләре дус булып безнең арада йөриләр, ә чынлыкта күралмыйлар икән. Дөресрәге, көнләшәләр, «бомж» дип миннән котылырга телиләр. Хәер, бу турыда мин, үзегезгә килгәч, бөртекләп сөйләрмен. Бүген өйдә буласыздыр бит, беркая да китмисезме? – Өйдә булабыз, Мөдәррис, кил, көтәбез, – дидем мин, трубканы куеп. Мөдәррис озакламый килеп тә җитте. Гадәттәгечә, күңеле күтәренке, әйткән сүзләре очкын кебек кабынып-кабынып ала, күңелгә үтеп керә иде. Үзен борчыган хастаханәдә укол ясарга омтылуларын ул бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Остазы Сибгат ага Хәкимгә рәхмәтле булуын кат-кат басым ясап әйтте. Барысы да Галиәсгар Камал исемендәге театрның элекке бинасында булган хәлдән соң башланды. …Ул көнне театрда, дөресрәге, театр бинасында әһәмиятле корылтай бара иде… Президиумда республикабызның җитәкчеләре, күренекле затлар утыра. Җыелышның иң кызган мизгелендә зал кинәт яктырып киткәндәй булды, һәм тамашачылар өстенә, президиумда утыручыларның өсләренә ап-ак кар, дөресрәге, кәгазь кары яварга кереште. Болар санап бетергесез листовкалар иде… Мәдәният министрлыгы, гомумән, республикабыз җитәкчеләре исеменә канәгатьсезлек белдереп язылган листовкалар иде болар. Билгеле, хәл ителмәслек проблемалар да түгел кебек. Шулай да Татарстан халкы, аның яшьләре өчен мөһим саналган таләпләр куелган иде ул кәгазьләрдә. Шулар арасында яшьләр журналының һаман да гамәлдә булмавы борчый иде аларны. Инде ничә тапкыр күтәрелеп тә, һаман хәл ителмәгән әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде ул листовкаларның берсендә. Залда утыручыларның бер өлгере очып барган листовканы эләктереп алды да президиумда утыручылар янына атылды. – Бирегә китерегез, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович, урыныннан кузгалып һәм шул арада листовкага күз йөртеп чыкты. Һәм аның кәефе бозылганнан-бозыла барды. – Нәрсә, бу мәсьәләне шушында хәл итәргә идемени? Язучылар берлеге белән бергә хәл итеп булмый идемени?! Тәртип бозучыларны, мондый башбаштаклык оештыручыларны ачыклагыз һәм миңа җиткерегез. Зал тып-тын калды. Авторларны ачыкладылар. Алар арасында Казан дәүләт университеты студентлары, яшь шагыйрьләр Зөлфәт, Мөдәррис һәм башкалар бар иде. Тәртип бозучыларны ачыклап берничә көн үткәч, эзәрлекләү башланды. Беренчедән, аларны университеттан куып чыгару мәсьәләсе күтәрелде, икенчедән, гаеплеләрнең башларын савыктырып чыгару максаты белән аларны республиканың Бехтерев исемендәге психик авырулар хастаханәсенә салырга әмер булды. Безгә шалтыратканда, Мөдәрриснең нәкъ шул хастаханәдә яткан чагы иде. Сүз нинди укол турында барды соң?! Хастаханәнең исеменнән үк күренгәнчә, гаеплеләрнең психикасын көйләргә, аларны җәмгыятькә файдалы зат итеп үзгәртергә кирәк иде. Менә шундый максатны тормышка ашыру өчен, Мөдәррис махсус укол алырга тиеш була. Сибгат ага Хәкимов мондый эшнең дөрес булмаган гамәл икәнен тиз төшенә һәм яшь шагыйрь, талантлы шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовка үзенең ярдәм кулын суза. Сибгат ага өчен Мөдәррисне үзгәртүнең кирәге юк. Мөдәррис ул шушы килеш, шушы хәлендә кирәк халкыбызга, татар әдәбияты, татар дөньясына. Менә ни өчен фронтовик шагыйрь Сибгат ага Мөдәррисне ничек бар шул хәлендә күрергә, киләчәк буыннарга да нәкъ шул килеш сакларга тели. Күпне күргән, авыр фронт юлы үткән Сибгат ага бу очракта хаклы була, үзенең бөеклеген, кешелеклелеген күрсәтә… Ниндидер уйлап җиткермичә язылган листовка өчен йөз елга бер генә тапкыр әдәбиятыбызга килгән талант иясен, булачак олы шагыйрьне югалту бу гафу ителмәслек хәл булыр иде, дип уйладым мин, Сибгат аганың фикерен хуплап. Шулчак ишектә кыңгырау шалтырады. Гадәттәгечә, ишекне Айваз улым ачты: – О, рәхмәт, энем, хәлләрең ничек соң? – дип сорады Мөдәррис, фатирга кергәч. – Авырмыйсыңмы? Сездә булганнан соң, һәрчак диярлек синең турыда уйланам, мин, энем… Синең язмыш бик тә уйландыра мине… Әйе, илне сакларга, якларга дип кит тә, сине кыйнап кайтарсыннар әле… дошман түгел, ә үз кешеләр – урыс солдатлары… Кил әле, энем, икәү генә бераз сөйләшеп алыйк. Кер, әйдә, тартынма! – дип, Мөдәррис Айвазны түр яктагы бүлмәгә чакырды. – Дөресен генә әйт әле син миңа, энем, ни диеп алар сиңа суктылар? Каршы әйттеңме, әллә әйберләренә тидеңме? Айваз башта читенсенде, әле аның болай тиң күреп беркем белән дә бу темага сөйләшкәне юк иде. Шулай булса да ул җайлабрак утырды да сүз башлады: – Сезнең, Мөдәррис абый, дедовщинаны ишеткәнегез бар бит инде. Башта мин дә шулардыр дип уйладым. Әмма алар миңа бөтенләй көтелмәгән яктан бәйләнделәр. Берсе башта: – Син кайдан, – дип сорады. – Казаннан, мин әйтәм. – Шулайдыр, дип уйлаган идем, – диде икенчесе һәм шунда ук: – Мә, ал, алайса, татарин, – дип, башыма тимер белән китереп бәрде. Мин башка бернәрсә дә хәтерләмим, аңымны югалтканмын. Бераз вакыт үткәч, мин айнып киттем. Шулчак икенче солдат мине гаепләргә тотынды: – Нәрсә өчен эләккәнен аңладыңмы? – ди бу. – Сез анда Казанда русларны шәһәрдән куасыз, яшәтергә теләмисез… Сезнең татар милләтчеләре эше бу. Бәлкем әле, син дә аралашкансыңдыр алар белән? – Ә мин бернәрсә дә аңламыйм. Кемнәр куа, ишеткәнем юк, мин әйтәм. – Нәрсә син Россия радиосын – «Вести» ны тыңламыйсыңмыни? – ди беренчесе. – Милләтчеләр – Бәйрәмовалар куалар, ди бит радио. Ни булса да, үзеңне армиядә кыйналганыңны әйтеп хат яз аларга. Сезнең гаебегез өчен мине кыйнадылар диген… Туктасыннар… Саташмасыннар. Безнең милләтне куркытып булмый, ул бөек милләт, аңладыңмы?! Мөдәррис шулчак Айвазны бүлдерде: – Ә син үзеңне кыйнаулары турында дежурныйга әйтмәдеңме? – Мине кыйнаганнарын күргәннәр, үзләре килеп җитте. Ул чакта мине танырлык түгел иде. Башны тишкәннәр, аннан кан ага… Медсестра булса кирәк, минем ярага мамык куеп бәйләде. Әмма баш бик каты сызлый иде. Шуннан мине госпитальгә алып киттеләр… – Ничек, анда дәваладылармы соң? – Юк, артык кызыксынмадылар… Шуңа күрә мин туган якка – Казанга кайту ягын карадым. Кешеләрдән сораштырдым да вокзалга киттем. – Билет каян алдың? Акчаң бар идемени? – Каян акча булсын. Безне пассажир вагонына кем кертсен анда. Товар вагонына ябыштым. Бу февраль аеның иң салкын көне иде. Казанда көннәр җылырак була, гадәттә. Ә анда суык, кырык градустан да ким булмагандыр. Куллар туңды, йөзне салкын әче җил көйдерә… Кайтып җитә алырыма ышанмадым. Ә шулай да кайтасы килә: әнине, әтине, туганнарны бик тә сагынган идем. Мине бит армиягә алганда алдадылар, Казанда гына хезмәт итәрсең, әтиләрең яныңа килеп йөрер, диделәр… Җиде ай шулай Казанда – Киров районында хезмәт иттем, ә аннан Россиянең бөтен частьларына тараттылар безне… Менә мин шул Себердәге частька эләктем. Әйе, җиде ай хезмәт итте Айваз Казанда. Әмма курслар тәмамлангач, аларның барысын да, Айваз әйткәнчә, Рәсәйнең төрле почмакларында урнашкан хәрби частьларга тараттылар. Дөрес, Айваз Чечняга түгел, ә Көнбатыш Себергә эләкте. Монда да тәртип юк иде. Кул күтәрү, яклаучысы булмаганнарны җәберләү, «дедовщина» тамыр җәйгән иде. Күзгә күренеп сула бирде болай да сәламәт булмаган бала. Хәзер инде, Казанда хезмәт иткәндәге кебек әтисе, туганнары белән дә очрашып тора алмагач, төшенкелеккә бирелә. Әмма сүрелми, ихтыяр көче була әле аның… – Ә Казанга кайткач, әти ял һәм культура паркы янындагы госпитальгә дәваланырга салды, – дип дәвам итте сүзен Айваз. – Анда миңа икенче төркем инвалидлык биреп чыгардылар. Болай әйтсәм дөрес үк булмас. Алар бирмәде. Бер хастаханәдән икенчесенә йөри торгач, кайтуыма 8 ел вакыт үткәч кенә ВТЭКта карадылар. Күрмәгәнне күрде инде башлар, Мөдәррис абый. Тагын ниләр булыр! – Айваз энем, бер дә борчылма! Иң мөһиме – исән булуың. Калганын җайларбыз, мин дә булышырмын. – Рәхмәт, Мөдәррис абый! Бик тә кешелекле икәнсең. Үзеңне беренче күргәч үк яраткан идем. Ялгышмаганмын икән. Рәхмәт, Мөдәррис абый. Котлыйм! Тукай премиясе алуың белән! Иҗади уңышлар телим. Айваз Мөдәррис абыйсын үткәне белән таныштыргач, гитарасын кулына алды, һәм алар икәүләшеп аның бүлмәсенә үттеләр. – Мөдәррис абый! – диде аңа Айваз. Мин Сезнең «Бар ул минем яраткан көем» дигән шигырегезне укыгач, миндә көй язарга дигән теләк туды. Башта иске гитараны алып, үземә гитара рәтләдем… шунда үземә ошаган көйләрне уйный башладым. Аннары үзем дә көйләр чыгара башладым. Сүзләрен энем Айнур язды, әнием Фирая сүзләрен карап, төзәткәләп чыкты. Үзем дә яратам мин ул көйне, – диде Айваз һәм гитарасын алып, уйнап та җибәрде… – Бу көйне язарга этәргән сәбәп сезнең шигырь булды, Мөдәррис абый: Бар ул – минем иң яраткан көем,
Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
Сүзсез сүзләр белән юата ул,
Шифаханәләре сүзсез чакта.
Яшьләр булып тама күзләремнән,
Аваз булып чыга күкрәгемнән…

\<…> Бар ул – минем иң яраткан көем, —
Могҗизалы көем.
Ул көй – тормыш.

Менә шушы шигырегез талпындырды мине, Мөдәррис абый, – диде Айваз, гитарасын куеп. Мөдәррис аны кочаклап алды: – Рәхмәт, энем, игътибарлы булуың өчен рәхмәт… Болай булгач сәламәтләнерсең, Алла боерса, энем. Хыялың бар, максатың бар… Максатлы җан ул теләсә нинди чирне җиңә ала, җиңүгә сәләтле була. Шуннан соң Мөдәррис шигыренең беренче өлешен сәнгатьле итеп үзе укыды: Бар ул – минем иң яраткан көем,
Мин бәхетле булсам, очынып тора.
Елгаларга елга кушылгандай,
Гомер агышыма кушылып тора!

\<…> Аннан башка гүзәл гүзәл түгел,
Аннан башка синең теләгең буш…
Бар ул – минем иң яраткан көем, —
Могҗизалы көем.
Ул көй – тормыш.

Шигырьне укып бетергәч, ул кабат Айваз янына килеп утырды, шулай алар озак серләштеләр. Шунысы истәлекле: Мөдәррис егетнең күңеленә юл тапты, Айваз аннан бөтенләй читенсенми иде инде. Бала яңадан туды диярсең. Авырганнан соң югыйсә ул башкалар белән болай аралашу түгел, сөйләшми дә иде. Алар шулай дуслашып киттеләр. Хәтта Айваз, аның әлеге шигырен «Кан тамырын кистем» дигән китабыннан табып алып, берничә юлын кабат укыды: Бар ул – минем иң яраткан көем,
Үксеп елый мин бәхетсез чакта.
Сүзсез сүзләр белән юата ул,
Шифаханәләре сүзсез чакта.
Яшьләр булып тама күзләремнән,
Аваз булып чыга күкрәгемнән.

Айваз шушы юлларны укыды да, Мөдәрриснең иңнәренә кулын куеп: – Мөдәррис абый, бу юлларны Сез нәкъ минем хакта язгансыз бит. Зур рәхмәт, – диде. Мөдәррис исә кинәт кенә борылды да Айвазны үзенең улы кебек кочаклап алды. Алар шулай бер-берсен яратыштылар… Мөдәррис аңа якын итеп, хәтта «Айваз дус» дип эндәшә башлады. Айваз белән икебезгә бүләк иткән «Кан тамырын кистем» дигән китабына да: Хөрмәтле дустым!
Якты бул!
Яхшы бул!
Татлы бул!
Яме! —

дип язып куйган иде. Аларның әле сөйләшеп сүзләре бетмәде. – Армиядә кыйналганнан соң, Казанга ничек кайттыгыз соң, – диде Мөдәррис, Айвазны кочаклап, – ничек җибәрделәр хезмәттән? – Бу дөньяда, Мөдәррис абый, өч кенә нәрсәне яшереп булмый, – диде Айваз, күп белгән кешедәй, – алар – Кояш, Ай һәм Хаклык. Аларны яшереп булмый. Калганнарын яшерергә мөмкин… Мин үземне гаепсез, хаклы санадым. Әмма мине бер яклаучы булмады. Бары тик мине канга баткан килеш госпитальгә илтеп тапшырдылар. Анда да бер җылы сүз әйтүче, хәлемә керүче табылмады… Бөтен гаепне Ельцин заманында тамырланган дедовщинага аудардылар. Барысына да дедовщина гаепле, имеш, ягъни солдатлар үзләре. Армиядә кем тәртип урнаштырырга тиеш соң? Дедовщинамы? Әллә ил башлыгы Ельцинмы? Хәрби түрәләрме? Җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләмәде һәм теләми. – Дөрес уйлыйсыз, Айваз, – диде Мөдәррис, – мондый чакта яклаучысыз калган егет туган якларга тартылмый ни эшләсен?! – Нәкъ шулай… Салкын февраль иртәсендә госпитальдән вокзалга йөгердем. Әмма поездга утырып булмады. Билетсыз кем утыртсын сине җылы вагонга. – Ә нишләдең соң? – Товар вагонына ябыштым. Салкынлык 40 °C, кулларны, битләрне өтә суык. Өзелеп төшәрдәй булды бармакларым… Түзәр хәл калмады. Шулай да туган җиремә – Казанга булган омтылыш көчлерәк булды кебек. – Шулай кайтып җиттеңме? – Ике атна дигәндә, Көнбатыш Себердән кайтып җиттем Казанга, Мөдәррис абый. – Дәваланырга кирәк булгандыр башта. – Шуннан әти мине Чехов базарыннан ерак түгел урнашкан госпитальгә дәваланырга салды… Соңыннан миңа икенче төркем инвалид дип белешмә бирделәр. Әле аңынчы йөзләрчә ишекләрне таптарга туры килде. Беркем булышырга, ярдәм итәргә алынмады. Шулай ике дистә гомерем үтеп китте… Тик 1997 елда гына пенсия билгеләделәр, әмма ул чебен туенырлык кына иде… Фатир өчен түләргә дә җитмәде. Әти булмаса, яшәү мөмкин түгел иде, Мөдәррис абый! – Гаепле кеше юк, димәк? – Гаеплене таптылар. Инфляция гаепле икән. Шуны гаепләделәр… үзләрен аклау өчен. – Ә бит инфляцияне булдырмаска мөмкин иде, шулай бит. – Шулай. Әти әйткәнчә, җитештерүне арттырырга, яхшы сыйфатлы, конкуренциядә өстен чыгардай товар җитештерергә кирәк иде. – Әйе, кирәк иде. Әмма өстәмә мәшәкать, табышлы икътисад Рәсәйдә беркемгә дә кирәк түгел… – Дөрес әйтәсез, Мөдәррис абый. Беркемгә дә кирәк түгел, вак түрәләргә дә, эреләренә дә, Аюның үзенә дә… Аның каравы халык мөлкәтен үзләштерү, урлашу өчен бөтен шартлар да бар. Түрәләр моннан оста файдаланды. Яңа жулик коррупционерлар сыйныфы пәйда булды. – Кара син аны, каян бу кадәр беләсең син, – диде Мөдәррис, Айвазны кочаклап, – әтиең сөйлидер инде. Шуннан өйрәнәсеңдер… – Анысы да бар, тормыш үзе дә уйларга, уйланырга өйрәтә, Мөдәррис абый. Нәрсә, әллә китәргә дә җыендыгызмы? Минем сездән аерылып каласым килми, Мөдәррис абый. Тагын бераз сөйләшик инде. – Бүген барасы җирем бар, Айваз энем. Мин озак көттермәм, бер-ике көннән килеп җитәрмен. Хәзергә сау бул, исән бул, энем! – Хуш, Мөдәррис абый, сез дә сәламәт булыгыз. Бу аларның соңгы очрашулары иде, алар башка очраша алмадылар. Башта Айвазның әнисе Фирая китте, аннан күп тә үтми Мөдәррис абыйсы, аннан Айваз үзе дә явыз затларның корбаны булды… Мөдәррис Әгъләмов әнә шулай ярдәмгә мохтаҗларның, Зөлфәт әйтмешли, бәндәләрнең күңел ишекләрен шакып йөри, уятырга тели. Өстәл янында шигырь язам дип, көчәнеп утыручылар белән Мөдәрриснең бернинди уртаклыгы юк, ул – үзе Шигырь. Һәм менә шул Шигырь кечкенә буйлы, башын әз генә уңга кыйгайтып, җәһәт-җәһәт Казан урамнары буйлап үзе генә белгән максатка ашыгучы Мөдәррис Әгъләмов кыяфәтенә кергән дә бәндәләрнең күңел ишекләрен шакып йөри. «Их син, сәях дустым, нәни гигант!» дип, Зөлфәт аның үзенчәлеген шушы бер юлда әйтеп бирә белгән», – дип яза Ркаил Зәйдулла. М. Әгъләмов – замана шагыйре, традиционлыгы исә безгә өр-яңа бер ачыш булып тоела. …Мөдәрристәге бәйсезлек шагыйрьне дөньядагы барлык абруйлардан өстенрәк итеп күрү әнә шулай ерактан, татар яшәешенең түреннән үк килә. Шундый инану тагы Хәсән Туфанда бар иде.Мөдәррис Әгъләмов күпләр белән аралашып, хәтта гаилә дусты булып яшәде. Әгәр дә Мөдәррис күренми торса, ничектер дөнья күңелсезләнә кебек иде. Улым Айваз аны чын-чынлап юксынды, сагынды. Ул еш була торган башка гаиләләр дә аны көтеп ала торган булганнар. «Гомумән, безнең гаиләгә ул табигый рәвештә үз кеше булып килеп керде, – дип язды Равил Фәйзуллин «Мәдәни җомга» газетасында (22 ноябрь, 1999 ел). – Ятим булгангадырмы, акыллы, зирәк булгангадырмы, әти-әни аны үз баласыдай кабул итте. 60 нчы еллар башында Казанның Әмәт тавы итәгендәге йортыбызда Мөдәррис, «Коймаклар» шигырен чатнатып укый-укый, әнием пешергән коймаклар белән сыйлана иде. Соңрак, 20 еллар үткәч, Балык Бистәсендә ул бездә (дөресрәге, энекәшем Илдус хуҗа булган йортта) атналап, айлап яшәп-яшәп ала иде. Әти-әниләр мин кайтканга күбрәк сөенгәннәрдерме ул вакытта, әллә Мөдәррис кайткангамы, кистереп әйтә алмыйм. Әти-әни аны бик хөрмәт итте. Һәрхәлдә, Тукай бүләген алган китабын ул бездә торып язды, төзеде. Хәзер инде әни – гүр иясе. Сөйләшкәндә, әти-әни турында сүз чыкса, Мөдәррис тә аларны, минем кебек, «әти», «әни» дип искә ала. Шул чакта күзләрем дымлана». Даһилар тулай торагында Ул, чынлап та, дөрес уйлады… Дөнья ыгы-зыгысыннан мәгарәгә качып котылган Әбүгалисина кебек, М. Әгъләмовка каядыр югалып торудан да хәерлерәк чара калмаган иде. Аның «мәгарәсе» студент шагыйрьләр торагында булып чыкты. Яшьләр аңардан шигъри мәктәп сабаклары алсалар, ул алардан рухына терәк, иманына ышаныч, дәрт тапты. Мәгарәдән чыккан, диген,
Әгъләмисина…

Яшьләрнең берсе шаяртып язган бу пародиядәге күрәзәлек ахырдан чынга ашты: әкияттәге һичкемгә билгесез шәкерт, мәгарәдән рухи баеп, зиһен җыеп, мәшһүр Әбүгалисина сыйфатында чыкты. Мөдәррис күбрәк вакытын студентларның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагында үткәрде. Шунда укый, очраша, шигырьләр иҗат итә. Аның күпчелек каләмдәшләре дә шунда яшиләр, шунда иҗат итәләр. «Дөм караңгы төндәге студентлар торагын күз алдына китерегез, – дип язды Зөлфәт «Мәгърифәт» газетасында басылган язмасында – Көтмәгәндә генә каршыгызга пеләш өрәк пәйда була! Һәм ул сиңа шундый шигырь укый: Шигырьләр сыктым мин —
Кып-кызыл кан икән!

Бу – шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов. Инде якын дуслар булып яши башлаган көннәребез. Ул чорларда шагыйрьләргә бай иде безнең тулай торак. Мөдәрриснең серләрен яши-яши аңладым, – дип яза Зөлфәт 1997 елның апрелендә «Юлдаш» газетасында басылган язмасында. – Төп остазлары – Тукай, Бабич, Пушкин узган юлдан үтәдер аның юлы. …Кызыл Позиция урамындагы тулай торак «даһилар» тулай торагы иде. Без гыйшык тоткан кызларның берсе дә Тукайның Зәйтүнәсенә, Пушкинның Наталиясенә биргесез түгел иде. Бүлмә саен дүртәр шагыйрь яшәсен әле! Шәп шигырь язылу хөрмәтенә, кышкы чатнама суыкта тәрәзәләрне ачып, флаг киерә идек. Ифрат та катлаулы татар тормышына мең тамыры белән кереп баткан шагыйрь хакында мактап язсаң да, сүгеп язсаң да, сүзләрең җитмәс. Өр-яңа үлчәмнәр табып, сүз энҗеләрен биетә-биетә яза гына күр, дускай! Зөлфәт». «Мәгариф» тән «Юлдаш» газетасына 1997 елның апрелендә күчерелгән. Шагыйрь Ләбиб Лерон да, университетта укыган вакытта, шул ук тулай торакта яши, Мөдәрриснең якын дусты. «…Әгъләм иртә уяна, без йокыдан торышка инде ул бер-ике шигырь язып өлгергән, тоткасы әйле-шәйле генә эләгеп торган алюмин чәйнектә чәй кайнатып, аны өстәл читенә куйган була, – дип искә ала Ләбиб бүлмәдәше Мөдәррис турында. – Үзенең Газинур Моратка багышланган «Тәрәзәгез булса» шигырен дә ул без татлы йокыда чакта язган иде. …Иң кадерле вакытыңны
Ашый комсыз йокы —
Үзең белән фикерең дә
Инде йокыныкы.
Дөнья дәшәр, күкрәгеңә
Язгы һава тулса,
Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!

Шушы шигырьгә бәйле бер мәзәк хәл искә төште, – дип дәвам итә Ләбиб Лерон. – 1991 елның 18 сентябре. Бер төркем шагыйрь-язучы, җыйналышып, «Салават күпере» журналханәсенең баш мөхәррире Зиннур Хөснияр бүлмәсендә төрле хәлләр хакында сөйләшеп утыра. – Тышта җылы-ы… Бүлмәдә суык, – дип әйтеп куя бермәл Зиннур, форточкасы ачык тәрәзә янына елыша төшеп. – Әллә тәрәзәне ачарга микән? 1946 елның 13 октябреннән, ягъни якты дөньяга мәшһүр авазын салган көннән алып суыкның ни икәнен дә белмәгән Мөдәррис Әгъләм: – Тәрәзәгезне ачыгыз, дип, мин сезгә күпме әйттем бит инде, – ди. – Газинур Моратка багышлап язган шигыремне укымадыгыз мәллә: Ачыгыз тәрәзәләрне,
Тәрәзәгез булса!..

Тирән мәгънә салып язган шигырьнең ошбу юлларын Газинурга карап әйткәч, Әгъләм: – Хәер, сез язучылар бугай бит әле, укучылар түгел, – ди дә, башын кыңгыр салып, ишеккә таба юнәлә. Кайчандыр мин авар шагыйре Әбүталип турында «Әбүталип әйтте…» дигән мәзәкләр китабын укыган идем. Насыйп әйләсә, бәлкем, шуңа охшашрак булган «Мөдәррис әйтә дә башын кыңгыр салып китә» дигән китап та укырбыз әле, шәт… Әйе, ул – безнең бердәнбер. Бердәнберебез… Ләбиб Лерон». («Мәдәни җомга» газетасы. 1996, 22 ноябрь.) Нәҗибә ханым: «Милләт өчен көрәшүчене әрнетүче – ул түбән кеше» Бу юлы Мөдәррис безгә килгәндә, өйдә миннән башка беркем дә юк иде. Башта ул улым Айваз бүлмәсенә сугылды. – Нәрсә… Айваз өйдә юкмыни?.. Ә мин аны сагынып килгән идем… Сөйләшәсе сүзләр дә, уртак сүзләрдә бар иде. – Дәвалау вакыты җитте, Мөдәррис, – мин әйтәм, – аны хастаханәгә салдык. Бәлки, файдасы тияр дип уйлыйсың бит. Үзебез дә беләбез инде, анда юньләп дәваламаганнарын. Ә барыбер ышанасың, бәлки, юлны табарлар, терелер, дисең. Кеше үзе китә, ә ышаныч, өмет кала. Ышаныч бит иң соңыннан гына, кеше үзе киткәч кенә китә кешенең күңеленнән… – Ә үзеңнең хәлләр ничек? Синең ышанычың акланмадымы соң? Рина турында соравым… – Юк… уртак тел табып булмастыр… Булмас та кебек. «Нәҗибәң белән тор», – ди… Торырмын, мин әйтәм, әле ул яшьләргә алыштыргысыз. Төпле, акыллы фикер йөртә, кирәк чакта булыша. Аның белән студент чакта ук танышкан идек… Соңыннан Башкортстанга барып, ныклап сөйләштек, һәм мин аны әтисеннән сорап алдым. Чөнки ун елдан артык ялгыз яшәү инде мине туйдырган иде. – Ул кияүдә булган түгелме соң? Валера исемле ире бар иде диләр бит. Бу сезгә комачауламасмы? Бик яратышып яшиләр дигәннәр иде… – Мин аларны мәҗбүриләп аермадым бит… Үзләре аерылыштылар. Нәҗибә үзе риза булды. Минем белән гомер итәргә. Дөрес, ул аңа башта яратып чыккан кияүгә. Еш кына Нәҗибә: «Егетнең яхшылыгына гашыйк булдым, – дип кабатларга яратты һәм шуңа өстәп тә куя иде: – Син дә бик яхшы кеше бит… кадереңне генә белмибез… барысы да алда, җайланыр», – диде. Мөдәррис белән безнең шушы очрашудан соң 15 ел үткәч, 2016 елның ноябрь аенда «Акчарлак» газетасында Нәҗибә Сафинаның Габдерәхимгә биргән интервьюсы дөнья күрде. Нәҗибәнең әйтүенчә, ул беренче ире белән ел ярым гына яшәгән: аннан аерылганнар. «Ә аерылмас өчен бер-береңне ахырга кадәр танырга кирәк, хискә бирелеп, «мин яраттым» дип кенә кияүгә чыгу хайвани теләккә бирелү ул», – ди шагыйрә. Хәбәрче: – Нәҗибә ханым, Бисмарк (Германия империясенең рейхсканцлеры) куркыныч кеше, ул нәрсә уйласа, шуны сөйли дигәннәр. Сез дә шундый бит?.. – Андый кеше барысыннан да бигрәк үзе өчен куркыныч. Хакыйкатьне сөйләгән кеше хакыйкатькә хезмәт итмәгән кешеләргә дошман булып чыга. Мин дә дошманнарымның күз карашын күп тоям. – Яныйлармы? – Ачыктан-ачык түгел, мәкерле дошманлык ул. Минем өчен иң зур дошман – милләт мәнфәгатен сатып, үз кесәсен кайгырткан кеше. Алар – милләт өчен эшләргә тиеш булып, милләт тарафыннан сайлап куелган депутатлар. Милләт аларга күз текәп ышанып тора. – Үзегезне күрә алмаган вакытлар буламы? – Була. Акыл җан халәтен тыеп кала алмаганда, үземне күрә алмыйм. Мөдәррис Әгъләмнең бер сүзе бар бит: «Ә шагыйрьгә әйтеп калу кирәк…» Телне будылар. Телең юк икән, милләт буларак юксың. Милләт буларак юк икән, җан буларак юксың. Телне сату иманны, милләтне сатуга тиң. – Кыерсыткан, рәнҗеткән кешеләрне гафу итә аласызмы? – Тел, милләт өчен көрәшкән кешене рәнҗетүче – ул түбән кеше, андыйларга рәнҗемәсәм дә, ачу килгән чаклар була, әлбәттә. – Сез – бунтарь. Тыныч, тыйнак буласыгыз килмиме? – Татар халкының бунтарь була алмавы нәкъ менә аның төп кимчелеге түгел микән? Сабырлык кирәк нәрсә, сүз дә юк. Әмма бөтен нәрсәгә дә сабыр итәргә кирәк микән? – Россияне «халыклар төрмәсе» диләр… – Бу – Ленин сүзләре, Ленин үзе шулай дип әйтергә мәҗбүр булган икән, димәк, бу инде гади генә сүзләр түгел… – Тукай заманында Язучылар берлеге булмаган. Бүгенге берлекнең кирәге бармы? – 1934 елда Коммунистлар партиясе – сүз белән халыкка тәэсир итә алган язучыларны үзенә буйсындырып тоту өчен барлыкка китерелгән союз бу. Язучылар берлегенә кергән кеше генә язучы була ала, дигән фикерне алга сөрү. Берлектә тормагач, сине язучы итеп танымыйлар. Яңа рәис белән утырып сөйләшкәнем юк әле. Идарә әгъзасы иттеләр мине. Тәнкыйть секциясенең әзме-күпме планын кабул итү өстендә эшләдек. Башта аптырашта калдым: «Үзегезгә түбәнсетеп карамагыз, Добролюбов, Чернышевский кебек зур тәнкыйтьчеләр булырга тиешле кешеләр сез», – дидем мин тәнкыйтьчеләргә һәм «тәнкыйть» секциясенең планы шушындый булырга тиеш» дигәнгә берүзем каршы кул күтәрдем. – Ник? – Берничә яшь кызның китапларына бәя бирделәр. Яшьләргә бәя бирергә кирәк, сүз дә юк анысы. Әмма тәнкыйть секциясе әдәбиятның кайда манарасы, кайда янган уты, кайда нигезе – иң беренче шуны билгеләргә тиеш! – Сезне «авыру ул» диюче әдипләр бар. – Татар башын татар ашар, диләр. «Халыкка тел, милли мәгариф кирәк», – дигән кешегә «бу авыру» дип карыйлар икән, ул кешеләрнең үзләрен авыру дип саныйм. Әйе, бик каты кызып сөйләшкәндә, кан басымым әзрәк күтәрелеп китә. Авырлыгым артты, 83 киломын, берничә килоны ташларга кирәк. Дөрес тукланмау нәтиҗәсе бу. Яхшы туклану өчен, акча да юк. 10 мең сум пенсиянең яртысы торакка түләүгә китә, чынлыкта 5 меңгә яшим. Газета-журналлардан әллә ни гонорар керми… – Кызыгыз ярдәм итә алмыймы? – Кызым әлегә чит илдә. Бу илдә яшәү сәеррәк бит… – Кызыгызның исеме… Чит илдә ул ни белән шөгыльләнә: эшлиме, укыймы? – ??? – Мөдәррис Әгъләмнең 13 октябрьдә (1946–2006) туган көне, дөресрәге чираттагы юбилее билгеләп үтелде (язучыларның Тукай клубында). Аңа кияүгә чыгуыгызны сөйләгез әле? – Студент чакта ук танышлар идек. Кавышу өчен бер-береңне тану кирәк. Мөдәррис Әгъләмнең хатыны Рина һәм икенче хатыны Гөлфия дә Мөдәррисне танымаган булганнар. Мөдәррис Әгъләм миңа: «Кояштан соң сине генә күрәм», – диде. Башкортстанга барып, мине әтиемнән сорап алды. – Сез аның белән кавышканда, ул хатыннары белән яши идеме? – Юк. Ул 11 ел буе ялгыз яшәде. – Алда телгә алганыбызча, сез Валера исемле иргә дә кияүгә чыккансыз бит… – Кама Тамагы районындагы Балтач авылына эшкә җибәрделәр. 24 яшь иде миңа ул чагында. Укытучы булып эшләдем. Бу егетнең яхшылыгына гашыйк булдым. – Ник аерылдыгыз? – Иҗат итү өчен йөрәкләрнең бер ритмда эшләве кирәк. Ул мине беркая да чыгармаслык дәрәҗәдә тотып торырга уйлады. Коточкыч көнче иде. Богауда яшәргә тиеш идем. Ул хәтта иҗат итәргә дә мөмкинлек бирмәде. Берзаман урманга бардык та себерке, үлән җыябыз. Ераккарак киттем дә (кәгазь, каләм үзем белән) күңелемә килгән сүзләрне яза башладым. Борылып карасам, ул басып тора. Мыскыллы караш ташлап: «Пушкина!» – диде. Шушы сүз тулысы белән аннан кисеп төшерде мине. Ирсез яши алам, иҗатсыз яши алмыйм икәнлегенә төшендем. Мин Мөдәррисне ниндидер эчке ярату белән яраттым. Безнең бу яратышу кадерлемнең «Мәңгелек җыр» дигән шигырендә бөтен тулылыгы белән чагыла, дисәм хата булмас: Дулкын белән дулкын яр буенда
Очрашырга сүз куештылар…
Бәхетсезлек булачагын сизеп,
Акчарлаклар түбән очтылар.

Актарылып, давыл дулкыннарны
Алып китте төрле якларга.
Яр буенда мәңгелек җыр калды —
Үксү җыры акчарлакларда.

Миңа кадәр булган,
Миннән соң да.
Шул җыр калыр елга ярында;
Акчарлаклар һаман үксеячәк
Су барында, сөю барында.

…Аерыласыз дулкыннар кебек,
Сөю барда – үксү мәңгелек…

Ә менә «Бу кабих дөнья» дигән дүртьюллык шигырен ул миңа багышлаган һәм «Нәҗибәгә» дип тә язып куйган. Зинһар, дим, бул сабыр гына,
Зинһар, дим, бул сак кына.
Кичәрбез бу мәхшәрне дә,
Тик бергә булсак кына.

– Нәҗибә ханым, Мөдәррис ник эчә башлады ул? – Үзенең әйтүе буенча, ачудан чыдап булмыйча онытылырга тырышудан. Әгәр дә мин ир кеше булсам, мөгаен, мин дә эчәр идем. – Ник, хатыннар да эчә бит? – Әнием миңа башка тәрбия биргән. Исерек хатын-кыздан да ямьсез, коточкыч зат юк. – Мөдәррис ничә ел авырды, нәрсә белән? – Авырганын сиздермәскә тырышты, һәрвакыт ютәлләп йөрде. Тамак рагы иде анда. 12 нче хастаханәдә ятты. Чыккач, ике тапкыр инсульт булды. Берсендә бөтенләй үлеп бетте. Кычкырып җибәрде. Йөгереп бардым. Катып калган. Тын алмый. Бераздан сулап җибәрде. – Соңгы көне хәтердәме? – Аның иҗат кичәсен үткәрдек. Шуннан соң бер ай яшәде. 24 ноябрьдә үлде. Сөйләшә алмый иде. Үләр алдыннан «аһ» дигән тавыш белән сикереп торды, аннан ятты да күзләрен йомды. Ярты җанымны алып китте. Аны кабат кайтару өчен, бик күп нәрсә бирер идем. Әмма җир астыннан юллар юк шул… Нәҗибә ханым әле генә Мөдәрриснең соңгы иҗат кичәсе турында искә алды. Шуны әйтергә кирәк: гомерендә аның иҗат кичәләре, юбилей кичәләре күп булды. Шулар арасында шагыйрьне яңа яктан ачкан, бөеклеген дәлилләгән, тормыш юлын, яшәешен яңа яктан ачкан, аны аклаган кичәләрнең берсе 60 яшьлек юбилеена багышланган кичә булды дисәм, хата булмас. Бу юбилей кичәсе Тинчурин исемендәге театрда үтте. Бу кичә турында аның «Яшь ленинчы» газетасында бергә эшләгән хезмәттәше Рәисә Яхина бик төгәл һәм Мөдәрриснең яңадан тууын инандырырлык итеп «Шәһри Казан» газетасында язып чыкты («Шәһри Казан», 1996, 6 декабрь). «Мөдәррисне инде мин бик күптәннән һәм бик яхшы беләм дип йөри идем. Чөнки аның белән бергә эшләгән «Яшь ленинчы» дагы эш бүлмәмдә озак кына сөйләшеп утырган, бергә авылларга командировкаларга чыгып, укытучылар, укучылар алдында чыгыш ясаган чаклар булды. Мөдәрриснең әле минем әтием белән бергә Займищедагы бакчабызда иркенләп гәп корып утырган чаклары да бар иде. Күп вакытта аңламый идем мин Мөдәррисне. Әллә салган баштан сөйли ул сүзләрен, әллә аек көе. Әллә шаяртып утыра, әллә дөресен сөйли. Үзенең бер дә белмәгәне юк, үзе көлә, үзе кырыс, үзе мәрхәмәтле. Әллә нинди кеше – аңламассың. Шулай да сизә идем: бу бит безнең кебек гадәти кеше генә түгел. Бу бит – шигърият пәйгамбәре! Нәкъ менә чын талант иясе булганы өчен дә аның сәер гадәтләре артык күзгә бәрелә. Мөдәрриснең юбилей кичәсенә дә күпләр, мөгаен, шулай шикләнеп, сагаеп барганнардыр. Үз юбилеенда үзе берәр гадәттән тыш хәл – ЧП эшләп ташламасмы? Җитәкчеләребез дә шулайрак уйланганнардыр, күрәсең. Әгәр шунда Мөдәррис бөтен халык алдында алар адресына берәр катырак сүз әйтеп куйса нишләрсең? Шуңа күрә юбилей кичәсенә берсе дә килмәде аларның, котламады. Папкалар да, машина, ат та, видеомагнитофон һәм төсле телевизор ише кыйммәтле бүләкләр тапшыручы да булмады. Бер караганда, нәрсәгә кирәк ул? Безнең Мөдәррисебез болай да иң бай кеше ич. Аның байлыгы – Шигърият. Үткен сүзле, мәгънәле, бөтен күңелеңне әйләндереп салырлык, яшәвебезнең мәгънәсе, татар халкының язмышы турында тирәнрәк уйландырырлык шигърият! Кичәсендә Мөдәррис аларны үзе укыды. Сәгать кичке алтыдан унга кадәр К. Тинчурин театрының шыгрым тулы тамаша залы кыймылдамыйча да рәхәтләнеп тыңлап утырды. Хәйраннар калдык. Булса да булыр икән адәм баласында шундый талант! Белеп бетермәгәнбез. Китапларын кулга алып, гел шигырь укып утырып булмый ич. Ара-тирә генә ишеткәлибез дә шуның белән бетә. Мөдәррис шигырьләрен үзе укыды. Тавышы көчле, үтемле, хисле, тәэсирле! Мин аны тыңлап уйлап утырдым: бу бит – гадәти юбилей кичәсе генә түгел, ә безнең буынны киләчәк буыннар белән тоташтырачак татар шигърият бәйрәме! Без әле бүген моның әһәмиятен үзебез дә аңлап бетермибез. Без, үзе әйткәнчә, бүгенге көн Тукае – Мөдәррисне күреп, ишетеп белүче буын. Без – бәхетлеләр! Ходай Мөдәррис Әгъләмгә исәнлек бирсен һәм мондый кичәләрне әле 20–30 елдан соң да үткәрергә язсын. Нәкъ үз шигыренә җавап итеп әйтәсе килә: Кабатлансын иде, кабатлансын иде бу кичә! Рәисә Яхина». Әгъләмисина Дөнья ыгы-зыгысыннан мәгарәгә качып котылган Әбүгалисина кебек, М. Әгъләмовка да каядыр югалып торудан да хәерлерәк чара калмаган иде. Аның мәгарәсе студент шагыйрьләр тулай торагында булып чыкты. «Даһилар тулай торагы» дигән бүлектә тасвирланганча, башта бу тулай торакта Мөдәрриснең яшьтәшләре, каләмдәшләре Ркаил Зәйдуллин, Ләбиб Лерон, Рөстәм Мингалим, Гәрәй Рәхим һәм башкалар яшәсә һәм иҗат итсә, соңрак аларны яшьрәк каләм осталары алыштырды, аннары – тагын да яшьрәкләре. Алар алынган эстафетаны дәвам итеп, киләчәк буыннарга тапшыра килделәр… Өлкәнрәкләр аның белән гәпләшсәләр, фикер уртаклашсалар, яшьләр шигъри мәктәп сабаклары алдылар, ә үзе алардан рухына терәк, иманына ышаныч, яшәүгә дәрт тапты. Мәгарәдән чыккан, диген,
Әгъләмисина…

Яшьләрнең берсе шаяртып язган бу пародиядәге күрәзәлек ахырдан чынга ашты. Әкияттәге һичкемгә билгесез шәкерт мәгарәдән, рухи баеп, зиһен җыеп, мәшһүр Әбүгалисина сыйфатында Җир йөзенә чыккан сыман, Мөдәррис Әгъләмов та, сафланып, көч-куәтен арттырып, акланып балкып, татар дөньясына күтәрелде. Бүгенге төн шундый авыр миңа,
Авырлыгын бары үзем беләм…
Авырлыктан кеше сыгыла бит,
Ә мин әле нигә күтәреләм…

Әйе, Мөдәррис күтәрелә барды бу көннәрдә. Кичәләрдә, очрашуларда турыдан-туры халык алдына чыгып, көр тавышы белән гаҗәеп шигырьләрен укыды. Ул «әдәби җомга» да тагын кемнәр чыгыш ясагандыр, хәтерләмим, бары Мөдәррис Әгъләмовның шигырь укуы гына истә калган. Кыюлык өчен дипме, әллә бераз «җылынып» алган иде… безгә генә шулай тоелдымы… тавышы башта карлыгып, калтырабрак чыкты, күңеле үз урынында түгел икәне, нык әсәрләнгән, дулкынланган булуы сизелә иде. Әмма озакламый ул үзен кулга алды, йомшаруына ачуы килепме, йөзе кырыслана төште. …Эт тә үрчи, аларның да
Өреп йөргән көне.

Бәлки, хәбәр салалардыр:
Килә, диеп, бүре;
Үзләре кеше янында
Бүренең бер төре.

Кешеләргә кирәк алар,
Кирәк – безнең кебек.
Мәнсезләнеп йоклаганны
Уяталар өреп…

«Ничәдер ел тоташтан М. Әгъләмов исеменә бәйле рәвештә фәкать урынлы-урынсыз вакчыл тәнкыйть, орышу, астыртын мыскыллау, хәтта сүгү авазларын гына ишетеп күнеккән Тукай клубында, ниһаять, шагыйрьнең үз тавышы, тансык көр тавышы яңгырый», – дип искә ала халкыбызның шулай ук күренекле улы Фәиз Зөлкарнәй. …Такта чәйне ваткан кебек,
Бер чеметеп ватып, —
«…Гасырларның катламыннан
Алды мине вакыт…»
Алды-салды тормыш дигән
Кайнап торган суга.
Кайный тормыш —
Кандай куе
Җан ачысы чыга.

«Җан ачысы» тәгъбиренә шагыйрьнең нинди мәгънә салганын төгәл тоемлыйдыр хәбәре булганнар. Шигырь, беренче карашка, күренекле шагыйребез Ш. Бабичның язмышын аның фаҗигале үлеменнән соң да дәвам итүен әрнеп сөйли сыман. Ләкин моңа авторның үз «җан ачысы» – шәхси фаҗигасе дә һәм шигырьнең тирәнрәк катламнарында яткан мәгънәләр; халкыбызның тарихта мәгълүм фидакяр уллары язмышына әрнүле киная һәм, иң мөһиме, шул язмышлар янында әле һаман кайнашучы «күләгәләр» гә нәфрәт хисе дә өстәлә. Алар дөньядан киткәч тә!
Күләгәң күк калмый;
Сүгеп тамак туйдырганнар —
Мактап туеналар.

Заман «кояшы» ның ничек
Каравына карап,
«Кечерәйгән күләгәләр
Озыная кабат!»

«…Әйе, аның яшәү рәвеше тормышның ул чактагы дөрес һәм бердәнбер дип саналган калыпларга тәңгәл килми иде…» – дип дәвам итә Фәиз Зөлкарнәй үзенең «Чакма чакмый ут чыкмый» дигән мәкаләсендә. «Күләгәләр» белән якыннан танышлыгы бар шагыйрьнең. Озынымы анда, кыскасымы… Үткерлеге, төгәллеге белән бу юллар әле бүген генә язылгандай тоела… Ә аларны автор сәхнәдән укыган ул кич, 80 нче елларның беренче ярты еллыгындагы сәнгати кич, «торгынлык дәвере» нең гадәти бер киче иде. Әмма ничек кенә булмасын, олы саф шигъриятнең нинди икәнен өр-яңадан төшенгәндәй тетрәнеп, тынсыз калып тыңлады аны халык: Кайный тормыш —
Кандай куе
җан ачысы чыга.

Кичә бетте, халык кайтырга кузгалды. Башкалар белән бергә, кысыла-кысыла, Сибгат ага Хәким дә чыгып килә. Шунда аның үзалдынамы, янәшәсендәгеләргәме әйткән өзек-өзек сүзләре колакка чалынды: – Әгъләм, нишләтсәң дә Әгъләм булып кала. Шагыйрь… Ни генә сөйләмәсеннәр. Өлкән әдибебезнең сүзләрен ишеткәч, хаклык аңыма барып җитте: бу кичә бит, асылда, биш-алты елга сузылган тоташ җәберсетү, хурлаулардан соң, ниһаять, М. Әгъләмовның таланты аклану, реабилитацияләнү иде! Әйе, аның яшәү рәвеше тормышның ул чакта «дөрес» һәм бердәнбер дип саналган калыпларына тәңгәл килми иде, бәйсез, туры холыклы булуы рәсми фикер кысаларына сыеша алмый иде. Аның ачы, үткер теле дә үз эшен эшләгәндер, әлбәттә, шагыйрьгә әүлия гына булырга димәгәндер ич. Ягъни М. Әгъләмов, дошманнарга сылтау булмасын әле дип, дөрес, төгәл сүзләр генә сөйләп йөрүчеләрдән, дөрес, төгәл генә яшәүчеләрдән түгел, аның турында төрле легендалар, имеш-мимешләр тумаса, хәтта сәер дә булыр иде әле. Ләкин тоташ бер вакыт дәвамында шагыйрьне тәмам каралтып, хәкарәт итеп, бетереп ташларга тырышу… Ә бит, чыннан да, хәлләр шуңа таба бара иде…Әлеге имеш-мимешләрне закон көченә иңдерү максаты белән, әдәбиятыбызның аксакалы С. Хәкимнең колагына килеп пышылдаучылар да булгандыр, күрәсең. Югыйсә ул әлеге кичәдән соң шагыйрьгә булган ышанычны аклауга куанып, кемнәргәдер каршы төшкәндәй, бәхәсләшкәндәй үзалдына сөйләнмәс иде. Фәиз Зөлкарнәйнең туганы шагыйрь Ләис Зөлкарнәйнең Мөдәррис турындагы фикерләре дә игътибарга лаек: Киләчәк ул килмәячәк,
Киләчәккә кайтырга кирәк, —

ди шагыйрь Мөдәррис Әгъләм. «Кайтырга – гомереңне читтә, шәһәрләрдә үткәреп, авырулардан битәр берни дә тапмыйча, санаулы көннәреңне уздырырга, үзең тәпи басып киткән сукмаклардан кабат атларга, телеңне ачкан кошлар сайравын, җилләр шаулавын, сулар челтерәвен, арба келтерәвен, шыпылдап алма коелуын ишетеп калырга соңгы тапкыр туган авылыңа кайткан сыман кайтырга…» – дип язды, бу шигырьгә карата мөнәсәбәтен белдереп, Фәиз Зөлкарнәйнең туганы Ләис Зөлкарнәй. Кайтырга исән чакта өлгермәсәң, кәфенгә төренеп булса да кайтырга. Кайтырга һәм, ниһаять, аңларга – читтә сугылып йөреп, заяга узган бит гомерләр, син эзләгән, эзләп тә табылмаган бәхетләр сине көтә-көтә туган нигезең белән бергә таркалган, тапталган, тигәнәкләргә күмелгән!.. Киләчәк! Син Мокамайның каен башларыннан күргән коммунизм кырлары түгел икәнсең шул. Киләчәк! Син ал офык та түгел, офык артыннан офык ачыла. Киләчәк! Син туган авыл кебек бер генә. Синдә – таулар. Сиңа кайтып үләләр… Киләчәк – синдәге бишек… Киләчәк – төтенсез авыл… «Киләчәккә хатлар» салдык. Төтенсез авылга хат йөрмәгәне хәзер генә искә төште шикелле… Ә шагыйрь киләчәккә кайту хакында сөйли. Ул үзе миңа ни өчендер анда инде кайтып килгәндер кебек тоела. Тукай булып үлгәндер дә Мөдәррис Әгъләм булып тугандыр сыман. Фатих Әмирхан, исән булып, элеккеге «Амур» кунакханәсе эргәсеннән башын кырын салып, «Кысла» га таба үтеп баручы Мөдәррисне күреп алса, һичшиксез: «Сәлам. Тукай, ник кермичә узып барасың болай?» – дип үпкәләбрәк тәрәзәсеннән эндәшер иде. Кайта-кайта «Тукайдан хатлар» ны укыйм. Тукай үләр алдыннан, сихәтләнмәмме дип, авылга кайткан. Юрган, ике мендәр… (!) тектереп алган. Моң белән мүкләнгән кечкенә йорт май кебек – көнгә ике тапкыр ягалар. Сабый чагыннан туңган Тукай җылыга кинәнә. «Ә син туңып кара!» «Моңнары Аккош күлендәге такта алачыкта матчасына бәйләм-бәйләм мәтрүшкә, әнис, бөтнек, каен себеркеләре эленгән, өстәлдә өем-өем кәгазь, ипи, суган, стакан; агачтан корыштырылган караватта иске пәлтә (ястык та, мендәр дә шул) – кышларны чыккан Мөдәррис Әгъләмов та Тукайдан ким туңмагандыр», – дип яза Ләис Зөлкарнәев «Яңа аваз» газетасында чыккан мәкаләсендә. Хәер, Тукайны Мөдәррис Әгъләм хәленә куйсаң, егерме җидегә дә тарта алмас иде, мөгаен. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмне иң югары биеклеккә күтәргән һәм аның безнең көннәр Тукае булуын дәлилләгән вакыйга – аңа 60 яшь, иҗади эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан «Халкың тапшырган каләм» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды дисәк, хата булмастыр. «Казан» милли мәдәният үзәгенең халык белән шыгрым тулы залында үткән әлеге кичә, юбилей чарасы булудан ашып, чын мәгънәсендә иҗат бәйрәменә, татар шигърияте бәйрәменә әверелде. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның татар әдәбиятын үстерүдәге зур казанышлары өчен шагыйрь Мөдәррис Әгъләмгә «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирү турында Президентыбыз Указын игълан итүен кичәгә җыелган тамашачылар аягүрә басып алкышлады. Парламент җитәкчесе юбилярга әлеге исемнең таныклыгын һәм билгесен тапшырды, Мөдәррис Әгъләмов иҗатының бүген зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, шулай ук аның урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиеваның котлауларын мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров ирештерде. Кичәдә бәйрәмдарны аның каләмдәшләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Туфан Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон һ. б. ның тәбрикләүләре дә Мөдәррис Әгъләмнең халыкчан зур иҗатлы шагыйрь булуын янә тану буларак кабул ителде. Юбилей кичәсе котлаулар, шигырьләр һәм җырлар белән аралашып барды. Шагыйрьнең әсәрләрен күренекле артистларыбыз Шәүкәт Биктимеров, Айрат Арсланов, Ирек Баһманов, Нәҗибә Ихсанова, Дания Нуруллина, Хәлим Җәләлов, ә җырларны Илһам Шакиров, Рафаэль Сәхәбиев, Гөлзадә Сафиуллина, Бәширә Насыйрова һ. б. башкарды. Бу кичәдә тамашачылар иң яшь талантларыбыз Бәйбулат Батуллин һәм Нариман Сәхәбиев чыгышларын тыңлап та сөенде. Зәй районыннан килгән якташларының чыгышын юбиляр үзе дә, тамашачылар да үзгә бер ихласлык белән яратып кабул итте. Кичәне Рабит Батулла алып барды. Ул сүзне үз шигырьләрен уку өчен Мөдәррискә биргәч, зал аягүрә басып, шаулатып кул чапты. Шагыйрьнең аеруча «Тукайга эндәшү» шигыре кызыксыну уятты: Исәнме, Тукай!
Җыенып
Килдем бит әле сиңа.
Кемнәрдер минем кулыма,
Сал диеп, чәчәк сона.
(Тукайҗан, беләсең инде,
Мин үзем чәчәк сиңа.)

Калтырыйм, куркам,
бу илдә
Ни генә кичермисең.
Өстәвенә син бит әле:
«Мәктәбең ничек?» – дисең.
(Тукайҗан, миңа бит кичә
Бирелгән синең исем.)

Мәктәбең?
Мәктәбем инде
Синдә бит… Туфан, Хәким
Сиңа дип белеп киттеләр.
Ә өстәп нәрсә әйтим?
(Тукайҗан, кяфер илендә
Мин ятим монда, ятим.)

Син һаман безнең татарның
Мәктәбе ничек дисең —
Үзгәрми әле мәктәпләр,
Үзгәрә бары исем.
(Тукайҗан, баргач әрнүен
Сөйләр бер Мөдәррисең.)

Сиңа барганчы, кычкырып
Каласы иде бары.
Кычкырсын иде минем күк
Нәкъ миннән соңгылары.
(Тукайҗан, бездә бит әле
Синең сүзеңнең җаны.)

…Хәзергә хуш әле, Тукай,
Сүнмәгән әле утың…
Барып, бер зиярәт кылыйм,
Син диеп, Шамил йортын.

Дөресен әйтергә кирәк, күренекле шагыйребезнең иҗат бәйрәме күңелләрне рухландырырлык дәрәҗәдә оештырылган, хәтта соңыннан мондый якты кичәләр күбрәк үткәрелсен иде дигән теләк белдерүчеләр дә күп булды. ### Үзем турында үзем Үтелгән юлыма йомгак ясагандай, исәпләп утырам. Гомеркәйләр диген… Сигез дистә инде яшәлгән, өч дистә ел укылган, сигез дистә елы эштә, армия хезмәтендә, иҗатта үткән. Калганы – бала чагым. Шул еллар эчендә мин кайларга гына килеп кермәдем дә нәрсәләргә генә килеп тотынмадым… Үзем дә гаҗәпләнеп калам, кая ашыктым? Нигә ашкындым соң мин? Ә бит кем генә булып эшләмәдем: гади колхозчы да, агроном да, редактор да, лектор да, хәбәрче дә, геодезист та, топограф та, журналист та, филолог та, радио һәм телекомментатор да, педагог та, пропагандист та, тәрҗемәче дә, публицист та, бакчачы да, язучы да, шагыйрь һәм галим-икътисадчы, профессор да… Шул елларның иң куанычлы, ваемсыз, кайгы-хәсрәтсез, уен-көлке белән үткәне бала чагым дисәм… Юк, ул еллар да җиңел булмады. Сабый буларак без аларны, тирәнтен тоеп бетермичә, җиңелрәк кичерә идек. Шулай да балачактагы вакыйгалар да күңелемдә мәңге җуелмаслык булып уелып калганнар… Ул яз Качкын авылы кешеләре өчен бик авыр килде. Халык ачыкты… Ул көннәрдә безне үлемнән кычыткан, атлык, кукы, сасы көпшә, юа, алабута үләннәре коткарып калды. Шул көннәрнең берсендә минем яшьти Мөҗәһит һәм тагын берничә малай басудан башак җыеп кайттылар. Аны, киптереп, ярма ташында тарттылар да шуннан күмәч пешерделәр. Күмәч… күпләр аны сагынып татып карады… Мин дә… Аз гына бал тәме кергән иде үзенә… Ошады… Икенче көнне инде авылның бөтен бала-чагасы һәм әби-бабайлар да Озын Куак ягындагы басуга юнәлде. Менә тезелешеп кайтып та киләләр. Һәркайсының иңендә – капчык, шактый җыйганнар. Бик тә сөенгәннәр үзләре… Мин бара алмадым ул чакта. Соңарып булса да, Фатыйма әбием, бабай чакыртып, мине сөннәткә утыртырга уйлаган иде ул көнне. Шуңа күрә ул үзе дә башак җыярга бара алмый калды. Ярый әле, бара алмаганбыз. Шуннан башланды инде йөрәк тетрәткеч хәлләр!.. Кайсы йортка кермә – ыңгырашу, саташу, кан косу… Иртә белән чибәр кызлар авыруларны, ат арбаларына салып, Пучы больницасына илтәләр, ә иртәгәсен үзләре аяктан егыла… Пучыга инде аларның үзләрен башкалар озата. Әмма берсе дә исән әйләнеп кайтмый. Мәетләр белән больница, зират каберләр белән тулды… Хәтта авылда кабер казырдай хәлле кеше калмады диярлек. Шуңа күрә әзер булган кабергә бишәр-алтышар, хәтта аннан да күбрәк кызларны, малайларны, абый-апаларны күмәләр. Ә күмәргә өлгермәгәннәрне вакытлыча Барый абыйлар йортында саклап торалар иде. Беркөнне без сеңлем Хәния белән шул йортның тәрәзәсенә күз салдык… Анда бер-берсе өстенә өелгән дистәләрчә авылдашларым ята. Әнә… Барый абыйның «укытучы булам» дип хыялланган улы Гарифҗан да шунда… Аларның гаиләсендәге ун җан иясеннән берәү дә исән калмады. Дөрес, Барый абыйның бер улын, бер уч бодай белән тотылгач, төрмәгә утыртканнар иде… Бәлки, читтә булгач, анысы исән калгандыр дигән идем. Калмаган шул. Качып китәргә җыенганда атканнар үзен. Ниһаять, мин дә аяктан егылдым… Яшьтәшем Хәкимҗан баллы күмәчтән миңа да бераз өлеш чыгарган иде… авыз читләрем кабарып чыкты, үзем ут эчендә янам. Әбием бер минутка да янымнан китми. Көчләп диярлек каймак, сөт эчерә… Сөт ярдәм итте, ахры, икенче көнне хәл кергәндәй булды. – Әбием, – дидем мин шулчак, – нигә Хәкимҗан хәлемне белергә керми икән? – Ул юк инде, улым, – диде әбием, – беркайчан да керә алмаячак ул безгә… Мин акрын гына шыңшыдым да аннан ныклап үксеп елап җибәрдем. – Хәкимҗаннан башка ничек яшәрмен? Серләремне кемгә сөйләрмен? Икебез дә агроном булырбыз дия торган иде бит. Эх, Хәкимҗан дустым!.. Бу вакыйгалар мине, бала күңелен, нык тетрәтте, һәм алар башта «Качкын авылы» бәетендә, аннары «Таныш авазлар» исемле поэмамда чагылыш тапты. Әти сугыштан кайтканда, мин, шулай зур сынаулар үтеп, өченче сыйныфка күчкән идем. Әткәемнең кайтуын озак көттем. Ул соңрак, 1947 елда гына кайтты. Аның өчен дип утырткан кыярым да бик зур булып үскән иде. Ул вакытта әле мин кыяр никадәр зуррак булса, шулкадәр әйбәтрәк була дип уйлый идем. Әтием анысына игътибар итмәде, кыярны кулына алып, җылы гына елмайды да аркамнан сөйде: «Рәхмәт, улым, булдыргансың», – диде. Ул чакта мин аны «әтекәй» дип йөри идем әле. Ул бик укымышлы, акыллы да, ягымлы да һәм бик таләпчән дә иде… Мин бүген эшсез бер минут та яши алмыйм икән – барысына да әтием сәбәпче… Эшкә, тормышны өйрәнергә, кешеләрне танып белергә, укуны яратырга ул өйрәтте мине. Эшкә дигәннән, бала-чага, бер уйный башласа, дөньясын онытып уйный да уйный, кич җиткәнен дә сизми кала. Ә минем әтием эшкә өйрәтү җаен белә иде. Эшләмәс җиремнән эшли идем… – Бүген менә 30 кирпеч сугасың, улым, иртәгә дә… Калган вакыт синеке: телисең икән уйна, телисең икән китап укы… Билгеле, мин дә җаен таба идем. Авылда мине «кузна короле» дип йөртәләр иде. Уен башландымы, малайлар минем янга җыела: кайсына кузна кирәк, кайсына – киңәш, кайсы бары тик минем белән генә уйнарга тели. – Әткәй бүген кирпеч сугарга кушты шул, – дим аларга, – шуны эшлим дә чыгармын, аннан бергә уйнарбыз. Алар мине калдырып китмиләр инде, билгеле. Берсе кызыл балчык казый башлый, икенчесе көлен әзерли, өченчесе калыпка үзле балчыкны тыгызлап тутыра, аннары алмаш-тилмәш сугарга тотынабыз. Бер төркем малайга 30 кирпеч сугу нәрсә ул? Шуннан соң әзер кирпечләрне баздан чыгарып тезеп куябыз да рәхәтләнеп уйныйбыз. Их, ул еллар… Әтием, сугышка киткәнче, үзебезгә менә дигән йорт салып өлгерә, әйбәт иде өебез. Ә менә әнисенә, ягъни Фатыйма әбиемә саласы йортның бурасын гына алып кайтып өлгергән… Сугыш башлангач, ничә ел яңгырда торып, аның кайбер бүрәнәләре муртайган иде инде. – Улым, бүген Игем авылына бүрәнә алырга барабыз. Миңа булышырсың… Инде ун яшь тулды бит үзеңә. Һәр эшнең серенә төшенергә кирәк. Ап-ак бәрәнне суеп, түшкәсен арбага төреп салдык та бүрәнәгә киттек. Башта Дербышка пристанендагы базарда бәрән итен саттык, аннан Игем авылына юнәлдек. Ул көнне барып җитеп булмады. Урманда кундык. Әй, ул урмандагы эре черкиләр теңкәгә тиделәр дә соң… Ут ягып та карадык, ябынып та яттык, һич котылып булмады… Черем дә итә алмадым. Шул килеш Игемгә кузгалдык. Игем – урыс авылы. Анда бүрәнә сатучылар күп иде. Бүрәнәне сатып алуын алдык, тик озын арбага салып кына булмый. Көч җитми, юаннар. Әти урыс агайлардан ярдәм дә сорап карады: – Пумагите, пожалысты, пумагите… Юк, өч урысның берсе дә якын килмәде. Шул чагындагы әрнүләрем… Безнең авылда булса, кем генә булышмый калыр иде икән? Аннары әти каяндыр түгәрәк агач кисәкләре алып килде дә арбага җайлап куйды. Башта бүрәнәнең бер башын, аннан икенче башын озын арбага тәгәрәтеп менгездек, әйбәтләп бәйләдек. Әй, шул чактагы куануларым!.. Тик иртәрәк сөенгәнмен икән. Карт авылына җитәрәк, сазлыкка кереп чумдык. Йөз ел үтсен, андагы интегүләр һич исемнән чыкмас. Атның да, безнең дә хәл бетте. Тырыша торгач, шулай да сазлыктан чыктык. Ничек котыла алганбыздыр, үзем дә белмим. Ниндидер бер илаһи көч булышты кебек. Бик тә хәлсезләнгән идем, бүрәнә өстенә сузылып ятуым булды, йокымсырап та киткәнмен… Әтиемнең: «Ни эшләдең, бала?» – дип ачынып кычкырган тавышына уянып китсәм, җирдә ятам… Тәгәрмәчләргә тапталмыйм дип, читкәрәк үрмәләдем. Тик кенә ятсам ни булган инде?! Уртада тапталмый кала идем бит… Шулай дип уйларга да өлгермәдем, арткы тәгәрмәч, сөякләремне шыгырдатып, өстемнән узып китте. Өйгә кайткач, әнием мине кочаклап алды да: «Баламны харап иткәнсең, үзең генә барган булсаң соң, ни булыр иде?!» – дип такмаклый, үзе елый… Әни мине бик тә ярата иде. Кешеләрне яратуым аннан булса кирәк. Балачакның һәр көне вакыйга бит аның. Үзе онытылмый да. Өйрәнгән, ятлаган әйберләр дә шулай… Фатыйма әбием өйрәткән догалар да истә… Шуларны укый-укый, башта Качкын башлангыч мәктәбен, аннан Зөбәер җидееллык мәктәбен тәмамладым. Ә сигезенче сыйныфка Пучы урта мәктәбенә килдем. Ул чакта уку түләүле иде. Зур сумма түгел иде түгелен. Әмма шуны да таба алмый интегә идек. Әткәй дә, әнкәй дә көне-төне эшлиләр… Әмма эшләгән өчен түләүче юк. Эшкә чыккан өчен, билгеле, журналга бер яисә ике таяк сызып куялар да шуның белән вәссәлам… Дөрес, урып-җыю беткәч, шул бер таякка йә 200 грамм, ел әйбәтрәк килсә, йә 500 грамм икмәк эләгә иде эләгүен. Аны бит акчага әйләндерүләре… Тавыклар, сыер ярдәм итте инде. Салымнарны түләп бетергәч, йомырка, май сатарга Пучы базарына бара иде авыл халкы. Өч ел гомеремне мин дә шул Пучы белән бәйләдем. Шунда таныштым мин Пучы егете Нәсим Заманов, Асафның апасы Чулпан Вәлиева, Айманнан Риф Хафизов, Әнәктән Минтимер Шәймиев һәм башка сабакташларым белән… Барысы бик яхшы укыдылар. Минтимер бигрәк тә укырга хирыс егет иде. Дүртле алса, күңеле тыныч булмады… икенче көнне үк төзәтмичә калмас иде. Өстәвенә ярдәмчел дә иде үзе. Беркөнне, дәресләр тәмамлангач, мәктәптән чыгу белән, Айман, Качкын, Әнәк авылы малайлары бер якка юнәлдек. Яңгырдан соң мин таеп егылдым. Ярыйсы гына барып төшкәнмен, һич аякка басып булмый. Шунда Әнәк малайлары белән Минтимернең аякны бәйләп җибәргәне әле дә хәтердә. Ул чакта бит киләчәктә кемнең кем буласын кем белгән? Барыбыз да тигез хокуклы дуслар, сабакташлар идек. Әмма ул көннәр бер дә онытылмый! Шулай беркөнне безгә укытучы Траубе немец теленнән дәрес бирергә керде. Аны Польшаданмы ниндидер гаепләре өчен Пучы авылыннан чыкмыйча яшәү шарты белән сөргенгә җибәргәннәр иде. Менә ул дәрескә керде. Урысча да аңлатып карый безгә, немец телендә нидер сөйли… һич аңламыйбыз… Менә шул укытучы күп булса ай ярым вакыт эчендә татар телен өйрәнде. Немец телен ул безгә туган телебез аша өйрәтә башлады. Рәхмәт аңа, немец телен өйрәтте ул. Университетта укыганда да, аспирантурада да, чит илләрдә йөргәндә дә файдасы тиде… Менә бит ихтыяҗ нәрсә эшләтә! Ә бездә урыслар дистәләрчә еллар янәшә яшиләр, ә телебезне белмиләр, чөнки алар өйрәнергә теләмиләр, ихтыяҗ юк. Ә бит дәүләт теле бары тик татар теле булганда гына аңа ихтыяҗ булачак… Яисә бердәнбер урыс янында дистәләгән татарлар аныңча сөйләшергә атлыгып торганда, нигә кирәк аларга татар телен өйрәнү?! Кайчак үзебезне шулкадәр түбәнсетәбез, бик тә кызгангыч тоела… Урта мәктәпне тәмамлагач, без дә төрлебез төрле якка сибелдек. Нәсим – медицина институтына, Минтимер – авыл хуҗалыгы институтына, ә без Чулпан, Кәүсәрияләр белән Бөгелмә укытучылар әзерләү институтына юнәлдек. Әй, ул чактагы тәҗрибә юклыклар! Керү имтиханнары башлануга ике көн калгач җыелдык та сөйләштек, гәпләштек тә, документларны моннан алып, медицина институтына яисә училищега китәргә булдык… Кызлар китте, мин аерылып калдым… Документларымны таба алмадылар. Икенче көнне таптылар табуын, ялгышып, математика бүлегенә кабул иткәннәр икән. Ә без барыбыз да әдәбият бүлегенә биргән идек. Шулай итеп, мин документларны алдым алуын, әмма кабул итү комиссиясенә килеп өлгерә алмадым. Кабул итү тукталган иде. Нишлисең, кире авылга кайтып китәргә туры килде. Өемдә боегып утырганда, яныма Тимершәех абый Фазуллин килеп керде. Ул Тәтештә агроном булырга укый икән, безгә практикага кайткан иде. – Бер дә борчылма, энем, – диде ул, – бездә кабул итү имтиханнары сентябрьдә генә була, укулар октябрьдә башланачак, шунда керерсең, – диде, – анда укытучылар да, коллектив та бик әйбәт… Тәтеш тә үзенә күрә тормыш мәктәбе булды миңа. Мин анда агрономияне генә түгел, әдәбият серләренә дә өйрәндем. Соңрак мине «шагыйрь» дип тә йөртә башладылар анда. Чынлап та, шигырьләр күп язылды ул вакытларда. Кичәләрдә һәрчак үземнең шигырьләрне укый идем, урыслар да игътибар белән тыңлыйлар иде. Терлекчелек буенча укытучы Анна Буйнова, минем «Һәйкәл» дигән шигыремне укуымны тыңлагач, яныма килеп, аркамнан сөйде, зур рәхмәтләр әйтте. Уңышлар гына түгел, фаҗига дә көткән икән ул чак үземне, Тәтеш врачы мине җентекләп карады да: – Бик аз калган гомерең, нишләп йөрдең моңарчы, – диде, мине тиргәп, – бер генә исән җирең дә юк. Сәбәбе юктан гына килеп чыкты. Бер сабакташымның саксызлыгы аркасында, яңа гербицидны сынаганда, сыек агу агымын безгә таба юнәлтте, шаярып-көлеп торган чак иде, битемә-авызыма агу тулды. Агуландым. Ашыгыч ярдәм чарасын да күрделәр күрүен, санаторийда да булдым… Күрәсең, эзсез калмаган. Бу 1955 елның ахыры иде. Врач яныннан чыккач, мин нигәдер комсомол билетымны алдым да андагы юлларга текәлдем, еллар тезелеп киткән иде анда: 1955, 1956… 1970… Күзем 1980 елга төште… Эх, мин әйтәм, шушы елга кадәр генә булса да яшәргә иде… Эш тә күрсәтергә өлгерер идем, бәлки, әйбәт шигырьләр дә язылыр иде. Шуннан мин һәрчак ашыга башладым. Бер елда ике, өч елны үтәргә тырыштым. Арча районы Марс колхозында агроном булып эшли башлагач, авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Шулчак армиягә алдылар. Әмма авыру икәнемне ачыклагач, комиссовать итәргә теләделәр. Каршы килдем. Бөтен күңелем белән хезмәттә калдыруларын сорадым… Дөрес эшләгәнмен. Кавказ тауларында топограф-геодезист булып эшләү, Азәрбайҗан, Грузия, Әрмәнстанның күпчелек төбәкләрен картага төшерү, айлар буе тау түбәләренә кадәр күтәрелеп, ак кар өстендә кояшта кызыну, төннәрен Кара диңгездә даими су коену миңа сихәт китерә барды… Аллага шөкер, армия хезмәтен тутырып, туган республикама кайтыр чак җиткәндә, үземне сәламәт хис итә идем… Шулчак Шәрәф Мөдәрристән хат килеп төште: «Фарсель энем, – дип язган иде ул, – шигырьләрең әйбәт кенә язылган, әмма Мәскәү әдәбият институтына юллама бирүнең кирәге юктыр. Чөнки безнең үз университетыбыз бар. Әдәбиятчылар, тел белгечләре, язучыларны шунда әзерлибез. Үзебезгә кайт… булышырбыз…» Университет исә минем өчен гаҗәеп колачлы тормыш мәктәбе булды. Мин монда үзем өчен бик тә кадерле сабакташларым белән таныштым, дуслаштым, алар минем өчен яшәү өлгесенә әверелде, һәрчак ярдәм кулы сузып яшәдек… Алар инде бүген танылган затлар: шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Шамил Маннапов (вафат), Салисә Гәрәева; галимнәр, фән докторлары: Рүзәл Йосыпов, Әнвәр Шәрипов, Фирдәвес Гарипова (вафат), Флёра Баязитова; фән кандидатлары: Шәрип Асылгәрәев, Ленар Җамалетдинов; журналистлар: Гөлинә Җамалетдинова (вафат), Нил Гарифуллин һәм башкалар. Шулай итеп, безнең группа республикабызга 7 (җиде) фәннәр докторы һәм кандидаты, 5 (биш) шагыйрь, язучы, Дәүләт һәм Тукай бүләге ияләре, халык шагыйре һәм башка күренекле шәхесләрне бирде. Студент елларындагы яшәү рәвешебезнең аерым мизгелләре «Яшәү мәгънәсе» дигән документаль-әдәби әсәремдә чагылыш тапты. Университетның дүртенче курсында укыганда ук, мин инде Татарстан радиосының авыл хуҗалыгы һәм яшьләр редакцияләрендә редактор булып эшли башлаган идем һәм авыл хуҗалыгы институтында укуымны да дәвам иттем. Нәкъ менә шул елларда университетта бик самими, эчкерсез булачак тормыш юлдашым Фираяны таптым. Әле мин дүртенче, ә ул беренче курсны гына тәмамлаган елны бер-беребезне яратышып кавыштык. Шулчак Фираялар группасын Бөгелмә районы Байрәкә Тамак авылына эшкә җибәрделәр. Ә мин радиода эшлим. Районнардан тапшырулар әзерлим. Безнең язылышканга әле ике генә атна иде, шундый күрәсем килде үзен, сөйләшәсем килде. Чираттагы командировканы Бөгелмәгә алдым. Эзләп таптым, аны ул көнне чират буенча кичке аш әзерләргә калдырганнар. Мине күргәч, тәмам югалып, каушап калды үзе. Бу турыда ул көндәлегенә болай дип язган: «Эшне тәмамлап килә идем, ишек ачылды, күтәрелеп карасам шаккаттым, ишек төбендә, «репортёр» ын иңенә асып, яланбаш ул басып тора. Эндәшми… үзе елмая, мин дә югалып калдым, кулымнан пычагым төшеп китте, үзем каушыйм, үзем шатлыгымнан нишләргә белмим. Уңайсыз да кебек… Минем арттан килүен, командировка сылтау гына икәнен аңлап алдым. Бераз тынычлангач, барысын да үзе сөйләп бирде. Аннан ул колхозның хуҗалары белән танышты, кырларда булды, авыл кешеләре белән очрашты, тапшырулар эшләде… Бер-беребезне сагынган идек, авылда ул дүрт көн булды. Ул бар чакта концерт бирдек. Анда мин, Фарсель, Әнис һәм башкалар үзләренең шигырьләрен укыдылар. Җитәкчебез Мостафа Ногман үз поэмасыннан өзекләр сөйләде. Тавышы матур, көчле аның, гәүдәсе дә мәһабәт, кара бөдрә чәчле… Студентлар бик тә яраталар үзен…»Мостафа ага безнең күңелләрне дә аңлады. Хәер, үзенең дә башыннан үткән бит андый чаклар. Фираяга иртәгесен Казанга кайтырга рөхсәт бирде… Нинди истәлекле, матур көннәр! Үзем университетта, читтән торып авыл хуҗалыгы институтында да укыйм, радиода хәбәрче, редактор да үзем, Фираяга да вакыт табарга тырышам. Бер елдан, тормышыбызга ямь өстәп, кызыбыз Алсу дөньяга килде. Бик тә ярата идек үзен. Бик тә мөлаем иде ул. Аңа багышланган күпме шигырьләр туды ул чакта. Тик әллә заман, әллә без үзебез әзер булмадык. Яшәү өчен фатир таба алмый йөргәндә, бер хатын безгә үзенең фатирын тәкъдим итте: «Мин Себергә китәм, фатир хакын алдан түләп куегыз, үзегез генә яшәрсез», – диде. Сөендек. Әмма атна да үтмәде, акчасын эчеп-туздырып бетергәч кайтып төште ул. Никләр генә чыгып китмәдек микән шул чагында. Без күрмәгәндә, кызыбызга юылмаган яшелчәләр биреп авыру йоктырды. Хастаханәдә ятып чыкканнан соң, кызыбызны, инде терелде дип, Фирая авылга алып кайтып куйды. Әмма ай да үтмәде, ике яшьлек Алсуыбызның сап-сары күзләрен генә күрергә насыйп булды. Шатлыгыбызны, бәхетебезне югалттык. Зиратка барып, каберенә башыбызны куеп, икәүләп тыңлый идек, үлмәгәндер кебек тоела иде. Фирая бик боекты, күзләре моңайды, уйчанланды, күбрәк моңлы шигырьләр яза башлады. Көндәлегендә дә Алсу гына «…тышта салкын, караңгы, болытлы. Ун көнләп шулай инде. Минем йөрәгемдә шундый ук бушлык, салкын, караңгылык. Чөнки минем кызым – Алсуым – җир астында туңып ятадыр кебек… Нигә ул исән түгел? Ходаем, нинди шатлык белән аның урынына мин кереп ятар идем, тик ул гына исән булсын иде. Коточкыч авыр миңа, ай авыр… Нигә болай булды соң әле бу, нигә? Университет бетергәндә, өч яшьлек кызым була дип куанып йөри идем… Әй язмыш, көлде дә соң миннән… Аның янына китәсем килә!.. Ә ничек? Фарсель кайткач тынычланып киткән идем, ул да борчыла. Ир кеше булса да, рәсеменә карый да елый, карый да елый… Бик ярата иде шул ул аны. Фарсель тагын эшкә китте. Мин Алсуны уйлыйм да елыйм, уйлыйм да елыйм, ул кайтканчы, ничек түзәргә. Еласам да җиңел түгел…» Бәхетсезлек, кайгы, бер килсә, ялгыз гына йөрми, диләр. Хак икән. Әйбәт кенә тынычланып яши башлаган идек, улыбыз Айвазны армиядән кыйнап кайтардылар. Исән калса да, ул – гомерлек инвалид. Әй, ул күргән кайгы-хәсрәтләр… Көтмәгәндә тагын өченче улыбыз авариягә эләгеп, өч атнадан артык аңына килә алмыйча ятты… Йөрәге туктап калганда, табиблар көч-хәл белән йолып калдылар. Баш капкачын ачып, гематоманы чистартканнан соң гына, күзен ачты бала. Бу борчулар, билгеле, Фирая өчен эзсез югалмады, шул балалар өчен дә җан атып, кайгырып, эченә чир җыйды бугай… Аның безне калдырып, якты дөньядан китүенә дә инде ун елдан артты. Ә мин үзем бу авыр кайгы-хәсрәтләрне хезмәт белән, иҗат белән йомшартырга тырыштым… Эшләгән эшләремне тезеп куйсам, ике гомер булыр иде. Дөрес, гомеремне әдәбиятка гына багышлау иде исәбем. Әмма барысы да син дигәнчә генә буламыни? Диплом җитәкчем Хатип ага Госман иде. Аның җитәкчелегендә «Хәсән Туфан иҗатында тел-сурәтләү чаралары» дигән темага диплом эше якладым. Мин яклаган көнне Хәсән ага үзе дә килгән иде. Бик канәгать калды. Соңыннан мине аспирантурага тәкъдим иттеләр. Әмма чынлыкта урын булмады. Радиода эшләвемне дәвам иттем. «Яшьлек радиодулкынында» дигән тапшыруга талантлы яшьләрне тартырга тырыштым… Бу тапшыруларда шулай ук күренекле галимнәр дә чыгыш ясый иде… Гыйлем Камай, Арнольд Сәгъдиев, аталы-уллы Арбузовлар, Михаил Куркин, Абдулла Җиһаншин һәм башка бик күпләр. Очрашуларның берсендә татар егетләрен бик тә яратучы Михаил Куркин мине үзенә аспирант итеп алырга теләге булуын белдерде. «Уйлап карармын, Михаил Иванович», – дидем. Дөрес, әдәбият теориясен икътисадка алыштыру бик читен булды булуын. Бар яктан да уйлаганнан соң, мин аңа ризалык бирдем. Моңа инде авыл хуҗалыгы институтын тәмамлавым да этәргеч ясады. Ризалык бирсәм дә, мин моны авыр кичердем… Ә күңелем татар әдәбиятыннан аерылмады. Хикәя, шигырьләр язуымны дәвам иттем. Бервакыт минем язган әсәрләрне тикшереп утырганда, нигәдер тиздән икътисад буенча кандидатлык диссертациясе яклаячагымны ялгыш әйтеп җибәргәнмен. Күрәсең, бу танылып өлгергән абруйлы әдибебезгә ошап бетмәде булса кирәк: – Ике куянның койрыгын тотмакчы буласыңмы, алай булмый ул, – диде. Их, шул чагында барысын да сүзсез генә үткәрәсе калган да бит… Дөресен әйткәндә, гаять зур зыян китерде миңа бу очрашу. Шигырьләр, хикәяләрем нәшриятта еллар буе басылмый ятты… Әмма фәнни хезмәтләрем, монографияләр ешрак басыла торды. Шулай итеп, университетта татарча укып, күбесенчә урыс телендә язарга, сөйләргә, эшләргә мәҗбүр булдым. Кандидатлык диссертациясен, соңыннан докторлык диссертациясен дә уңышлы яклап, максатыма ирештем. Озак еллар Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында икътисад бүлеген; икътисад, идарә итү һәм хокук институтында ун елдан артык икътисад кафедрасын; Татарстан Энциклопедия институтында егерме елдан артык икътисад, халык хуҗалыгы тарихы бүлеген җитәкләдем… Соңгы елларда КФУның финанс-икътисад институтында җитештерү икътисады кафедрасы профессоры… Дөресрәге, икътисадка, фәнгә авыштым. Әмма әдәбиятны да ташламадым, гомерем булса ташламаячакмын да. Өч дистәдән артык җыентыкларымның күпчелеге – әдәби әсәрләр. Аларда гомер юлым: узганым, бүгенгем, киләчәгем чагыла минем… Әнә шулай зур хыяллар белән әйбәт кенә яшәп ятканда, бүгенге чынбарлыкның корбаны – армиядә кыйналган инвалид, әмма бик яраткан улым Айваз фаҗигале рәвештә мине калдырып, мәңгелеккә китеп барды. Кызыбыз Алсуны югалткандагы фаҗига кабатланды. Бу кайгыны инде Фирая белән түгел, ә яңа тормыш юлдашым Венера белән кичердек. «Ата күңеле балада…» дигән бәян шул кадерле улым һәм аны югалтуым турында. ### Ата күңеле балада… Хуш, әтием… мин әнием янына киттем …Бәхет уянганда, әтисе эшкә җыена иде. Ул улын янына килеп сәламләде дә: – Мин киттем, улым, радиога. Бүген бакчачыларга апрель ахырында башкарылырга тиешле эшләр турында сөйләргә кирәк. Анда мин озак тоткарланмам. Венера апаң инде төшке ашны да әзерләп өлгергән. Тамагыңны туйдыр да ял итеп ал, улым. Мин озакламый кайтырмын. Әтисе чыгып киткәч, Бәхет, әтисенең, чынлап та, чыгып киткәненә инанырга теләгәндәй, ишекне ачып карады. Шул арада әтисе лифтка утырып төшеп бара иде инде. Бәхет исә, әтисенең чынлап та өйдән чыгып китүенә ышангач, үзенең бүлмәсенә керде дә кием-салымнарын барлый башлады. Өч кара пакетка аерып куйды: аларның берсенә запас күлмәген, фуфайкасын төреп тыкты. Аннары шкафтагы үзенең туган көненә бүләк иткән футболкаларын, майкаларын, кофталарын, аерым-аерым төреп, шкафка куйды. Аннары сарылы ботинкасын, алып кереп, ялт иткәнче чистартты. Бөтен җаны-тәне белән ул чисталыкны, чиста йөрүне ярата иде. Өйдән чыгып китәргә җыенгач, соңгы минутларда да ул бу гадәтенә тугры калды… Актара торгач, шкафтагы альбом эченнән әнисенең елмаеп төшкән фотосы килеп чыкты. Ул, фотоны кулына алып, аңа бик озак сокланып карап торды. «…Әнием, кадерлем, бик тә сагындым үзеңне… – диде ул, пышылдап. – Бик тә күрәсем килә… Инде синең туган авылыңа бергәләп кайтмаганга да тиздән ун ел тула. Башта туган авылыңа кайтып килим әле, бәлки сагынуларым басыла төшәр. Өченче ел үзем генә кайтып килгән идем килүен. Бик тә канәгать булган идем. Тик бер генә көн булдым мин анда, әтинең сеңлесе эзләп табып, алып кайтып китте… Сагындым, әнием, авылны да, үзеңне дә. Син исән чакта бик тә рәхәт иде миңа, әнием. Ни әйтсәң дә, үз әнием бит. Бернәрсәдән дә тартынмыйча сөйләп була, аңлашып була, күңелеңне ачып була. Үз әниеңә җитми шул инде ул. Дөрес, Венера апа да начар түгел: әйбәт киңәшләрен бирә, минем турыда чын-чынлап кайгырта… ашарга һәрчак әзер, тәмле пешерә. Ашап туйгач, һәрчак: «Тәмле булдымы?» – дип сорый. Ә мин исә аңа, күңеле булсын дип: «Тәм-ле-е!» – дип, махсус сузып җавап бирәм. Шуннан да күңеле була апаның. Минем дә күңелем була. Тик шулай да ул үз әнием түгел инде. Ни эшлисең, язмыш шулай язгандыр. Язмыш… Язмыштан узмыш юк, диләр бит… Яшәргә, түзәргә туры килә. Әтием бераз кырысрак инде, әмма үзе бик әйбәт ул, күңеле нечкә аның. Әмма күңеле тулган мизгелдә дә мине никтер якламый. Шулай кирәктер дә: якласа, сүз иярә сүз китәр, киресенчә, Венера апа мине хөрмәт итми башлар… Яклау дигәннән, беркөнне суыткычны ачсам, анда Венера апа әллә нинди бик тәмле ашамлыклар алып кайтып тутырган, берсенең янына: «Бәхет, монысына кагылма, ярыймы», – дип язып та куйган. Шуны күргәч, әти бер сүз дә әйтмәде… Әйтүе кирәк иде микән? Бәлки, кирәк тә булмагандыр… Чөнки Венера апа аларны миңа ашатмый калмады инде. Кайвакыт әтигә әйтмичә дә сыйлый иде мине. Бу яктан гел сиңа охшаган ул, әнием. Шулай да син сагындырасың, чөнки син бит минем үз әнием. Үз әниеңә җитәме соң ул?! Менә бүген дә сине бик күрәсем килә, туган авылыңны, гомерең буе яшәгән йортны күрәсем, күршеләргә керәсем килә. Бушанасым килә, әнием. Бу изге юлга бүген чыгарга булдым. Бүген унсигезе бит, уналтысы түгел. Юкса әтием: «Алты саны кергән датада эш башлама, безнең гаилә өчен алты саны әйбәт сан түгел», – дигән иде. 1936 елда әтиемнең абыйсы – Мирсәгыйть дөньядан киткән, 1946 елда сеңлесе Хәмидә янып үлгән, 1960 елда Сәхибгәрәй бабасы дөнья куйган – әти күрә алмаган, армиядән кайтып өлгерми калган, 1967 елда әтиемнең кызы – минем апам Алсу бакыйлыкка күчә, 1986 елда әтиемнең әнисе – минем кадерле дәү әнием – дөнья белән хушлаша. Бик тә әйбәт иде минем дәү әнием, мине ярата иде. Миңа бары өч яшь вакытта алдына утыртып төшкән фоторәсеме әле дә саклана. 2006 ел да кайгылы булды: бу елны син безне калдырып киттең, кадерле әнием… Бәхетсез иттең». Шулчак Бәхеткә ерак, бик ерактан әнисенең тонык кына тавышы ишетелгәндәй булды: – Әй улым, беләсеңме? Быелгы 2016 елда да алты саны бар бит. Уңар микән соң юлың, улым? Уйла, яхшылап уйла, улым. – Сынап карыйк, әнием. Әтием әйткәннәр бу юлы да хак килсә, расланса – гаиләбезгә хәсрәт алып килсә, димәк, әтием хаклы булып чыга. Бәхет әнисенең елмаеп торган фоторәсемен кулына алды да аның арткы ягына: «Хуш, әтием… мин әнием янына киттем», – дип язып куйды. Әмма ул фоторәсемне альбомга алып куймады, ә онытып өстәлдә калдырды. Бәхет, чыгып китәр алдыннан, кухняга сугылды. Анда Венера апасы савыт-сабалар белән мәш килә иде. Акрын гына чыгып китсә, ул аның киткәнен сизми дә калыр. Бәхет шулай эшләде дә… Аның мондый ниятен Венера апасы сизмәде. Тик бераздан гына ул, тәлинкәгә аш бүлеп, Бәхетнең бүлмәсенә керде. – Бә-хет! Әй Бәхет! Менә сиңа ашарга керттем, ите дә шунда, аша яхшылап. Тукта әле, нигә әле син бүген эндәшмисең? Башка вакытта: «Ладно, рәхмәт, апа», – дия идең бит. Венера апасы шулай диде дә, Бәхетнең койкасы янына килеп, одеялын күтәреп караган иде, анда беркем дә юк. Бәхет одеялын махсус астында кеше яткан кебек итеп җайлап куйган да үзе чыгып киткән иде. Бәхет, урамга чыккач, үзе йоклый торган бүлмә тәрәзәсенә текәлде: «Хуш, әнием белән 25 ел гомер иткән йортым, хуш, әтием, хуш, Венера апа, мине гаепләмәгез, үз әниемне бик сагындым, аны күрәсем килә», – дип кабатлады. Шулай тирәнтен уйламыйча китеп барды. Венера апасы анда сугылды, монда сугылды, коридорга чыгып: «Бәхет, акыллым, кайда син?» – дип, берничә тапкыр кычкырды. Җавап булмагач, әтисенә шалтыратты. Әтисе кайткач, Бәхетне кат-кат эзләделәр. Өске катларга менеп төштеләр, күршеләренә сугылдылар, бу йортта яшәүчеләрдән сораштылар. Әмма Бәхетне күргән-белгән кеше булмады. Бары тик Сәхәби өстәлдә онытылып калдырылган фотоны күргәч кенә, мәсьәлә ачыклана төште. Әнисенең фоторәсеме артына язылган «…мин әнием янына киттем» дигән сүзләрне укыгач, Бәхетне бөтен шәһәр буйлап эзләү башланды. Сәхәби улын үзе дә кат-кат эзләде, өске катларны айкап төште, күршеләрдән сораштырды. Аннары урамга чыкты, Бәхет еш була торган урыннарны барлады, якындагы базарга сугылды. Бала беркайда да юк иде. Базар каравылчысы гына Бәхеткә охшаган берәүнең, кара пакетлар күтәреп, базардан якындагы автобус тукталышына юнәлгәнен әйтте. Икенче көнне Бәхетнең югалуы турында полиция бүлегенә, шулай ук ул дәвалана торган хастаханәгә һәм башка тиешле урыннарга хәбәр ителде. Телевидение буенча фоторәсеме күрсәтелде, күрүчеләр булса, тиешле урыннарга хәбәр итүләрен үтенделәр. Гаиләләре өчен бу зур хәсрәт иде. Бәхетнең әтисе бер минут та тик тормады: башта бөтен микрорайонны әйләнде, ул булмаган кибет, базар, почмак калмады. Аннары «Тәртип FM» радиосыннан Бәхетнең кайчан югалуы турында сөйләде. Казан – Малмыж, Казан – Әтнә маршрутлары буенча йөрүче автобуска утырган булуын, шунда аны кондукторларның Биектау авылын чыккач, Каменкадан ерак түгел урман полосасы янында автобустан төшереп калдырулары ихтимал булуын әйтте, мондый хәлне күрүчеләр булса, кичекмәстән хәбәр итүләрен үтенде. Ә үзенең башын бертуктаусыз әнисе авылына кайтып киткәндер дигән уй бораулады. Бу – фаҗига белән төгәлләнергә мөмкин. Автобуска утыргач, чынлап та төшереп калдырсалар… Шулай булуы бик мөмкин. Ни өчен дисәң, аның үзе белән акчасы юк, документы юк. Элегрәк тә бар булган акчасын ООО «Наследие» компаниясенә салып торган иде. Жуликлар аңа башта процентлар түләгән булдылар, соңрак үз акчасын да кайтарып бирмәделәр. Шулай итеп, баланың жуликлар корбаны булуы бик ихтимал. Автобустан төшереп калдырсалар, баланың исән калуы икеле. Нәрсә эшләр ул мондый салкында, бөтен җир юеш, салкын җил исә, ә төннәрен бөтенләй суыта. Моннан бер ел элек ул инде әнисе авылына шулай берүзе кайтып киткән иде. Тик ул вакыт җәй ае иде шул, көннәр дә, төннәр дә җылы торды. Ул чакта да Бәхетнең фотосын телевидение аша күрсәтеп, аны очратучыларның хәбәр итүләрен үтенделәр. Авылдашлары танып хәбәр салдылар ул вакытта. Дөресрәге, түтәлдәге кыярларның кимүе аны табарга ярдәм итә. Әнисенең күршеләре ул елны Бәхет кайтасы йортның ишегалдына кыяр утырткан булалар һәм көн дә шунда кыяр чүпләргә керәләр икән. «Бер кердем, – ди күрше апа, – ике кердем… кыярлар кимегән кебек. Кем алыр, Бәхетнең әнисе йортында беркем дә яшәми хәзер. Шунда башыма Бәхет кайтмады микән дигән уй килде. Алайса, үзе кайда булыр?! Бәлки, өйгә кергәндер…» Күрше апа ишекне ачса, егет өйдә утыра. Югалган кыярлар да өстәлдә. Чәй дә куеп җибәргән. «Шуннан соң гына Бәхетне табуым турында хәбәр иттем, – ди күрше апа. – Озакламый Биектаудан Бәхетнең әтисе белән бертуган апасы һәм җизнәсе аны алырга дип килеп тә җиттеләр». Быел да бу бала шул елдагы кебек сәяхәтен кабатларга теләмәде микән? Шулай уйлагандыр да, әмма быел ул әнисе йортына кайтып җитә алмады һәм әтисе янына да әйләнеп кайтмады. Кинәт телефон шалтырады. Әти кеше шунда ук трубкага үрелде: – Әйе, әйе… улыбыз Бәхет, без кайтканда, өйдә юк иде. Якын тирәдәге кибетләрне, базарларны, ул булырга мөмкин булган почмакларны кат-кат әйләндек, әмма таба алмадык шул. Трубкада кабат әлеге таныш аваз ишетелде: – Безнекеләр бер егетне табып китерделәр. Үзәк мәдәният һәм ял паркы яныннан тапканнар. Хәзер ул моргта. Элекке 15 нче хастаханә янындагы морг. Егетнең кайбер киемнәре сез тасвирлаганга туры килә кебек. – Ботинкасы нинди төстә соң? – диде Сәхәби, тыела алмыйча. – Анысы бөтенләй юк. Яланаяк килеш тапканнар. Ә менә беләзеге бар. Бу сүзләрне ишеткәч, Сәхәбинең йөзе яктырып киткәндәй булды: – Ул түгел. Минем малайның беркайчан да беләзек кигәне булмады, – диде ул, үз-үзенә сөенеп. – Ул бит бик тә тыйнак, ярдәмчел, бик тә гади бала иде шул. Ул артыгын сөйләшмәде. Теләмәсә, җавабын бирергә дә ашыгып тормады. Бераз кирелеге бар иде барын. Шунысы булмаса, минем Бәхетем идеаль бала иде, минем өчен чын бәхет иде. Беркайчан да юк-барга үпкәләмәс, тыңлаучан бала иде. Эш кушсаң йөгереп кенә торды, балакаем. Шунда Сәхәби улының армиядә хезмәт иткән чакларын, анда бик каты кыйнаганнарын исенә төшерде. Аннары кабат телефон трубкасын кулына алды: – Игътибарыгыз өчен, шалтыратып хәбәр бирүегез өчен рәхмәт. Әмма бу егет безнең малайга охшамаган. Ул беркайчан да беләзек йөртмәде. Рәхмәт сезгә. – Шулай да күңелегездә шик калмасын дисәгез, моргка барып килегез. Сезне көтәләр анда. Сәхәби, өйдәгеләр белән киңәшләшкәч, хәләл җефетен ияртеп, моргка юнәлде. Әйтүе генә ансат, килеп җиттек дигәч тә, моргны шактый эзләргә туры килде. Заманасы бит шундый, барысы да бик тиз үзгәрә. Элеккеге 15 нче хастаханә урынына яңа онкология үзәге калкып чыккан. Очраганнардан сораштыра торгач, моргны шул онкология үзәгенең арткы ягында икәнен әйттеләр. Табылган егетне инде, моргтан алып, тикшерү-экспертиза бүлегенә китергәннәр иде. Сәхәби шунда китте. Эксперт аңа үле егетнең фотосын күрсәтте. Йөзе бик тә охшаган иде аның улына, охшамаган да кебек… Шуңадыр, күрәсең, әти кеше икеләнә калды һәм, бераз карап торганнан соң: – Охшаган… юк, мин бирегә сеңелкәшне җибәрәм, ул якынрак аңа, төгәл әйтер. Күпме еллар бергә булдылар, хастаханәдә ятканда да, сеңлем аның янында еш була иде. Бик яратты ул минем улымны. Ләкин Сәхәбинең сеңлесе моргка килгәндә, мәетнең туганнары табылган иде инде. Шуннан соң берничә көн үтте. Бәхетнең әтисе 053 телефоны буенча полиция бүлегенә шалтыратты. – Әлегә яңалык юк, ул-бу булса, үзебез шалтыратырбыз, – диде трубкада бер ханым. Малайның югалганына инде ун көн үтте. Әмма хәбәр юк. Шулай да ышаныч, Бәхетнең исән-сау булуына ышаныч сүнмәде ата күңелендә. Кайларда гына булыр икән соң бу бала? Бу суык төннәрдә кайларда кунды икән минем Бәхетем? Эх, балакаем, кадерлем минем. Никләр генә өйдән чыгып киттең соң син, никләргә генә башымны кайгыга салдың, улым? 4 майда кабат телефон шалтырады: – Приметалары буенча сезнең малайга туры килә, – диде трубкадагы ханым. – Өстендә – шакмаклы күлмәк, аягында – саргылт ботинкалар, спортивный чалбардан. Сез тасвирлаганча, бераз сакалы да бар. Әти кешенең йөрәге жу итеп китте, аннан ашкынып тибә башлады, аритмия кузгалды. – Монысы инде минем улым, минем кадерлем! – диде ул, сүзләрен буташтыра-буташтыра. – Шул булса, улыгыз икәненә ныклап инанырга теләсәгез, тагын бер сәгатьтән моргта булыгыз. Оператор бүген сәгать 11 гә кадәр генә эшли. Шул арада ачыкларга кирәк. Бәхетнең әтисе, хәләл җефетен ияртеп, тагын моргка юнәлде. Кешеләр бәйрәм итәләр, көлешәләр, куанышалар, Сәхәби генә тирән уйга чумган, кара кайгы баскан: бары тик улы турында гына уйлый ул. Бер рәхәт тә күрмәде шул бала. Иң бәхетле көннәре 16 яшьләр тирәсендә булгандыр. Тирән хыялларга бирелеп, үзе гитара ясаган иде ул. Шул үзе ясаган гитарада, хисләргә бирелеп, көне-төне уйнады бала… Ә беркөнне энесе белән икәүләп бер матур гына җыр да чыгардылар: энесе сүзләрен, ә Бәхет көен язган иде. Бу көйне ул бик тә яратты. Өйгә кем килеп керсә дә, бигрәк тә якын туганнары килгәндә, шул көйне уйнап күрсәтергә тырышты. Аннары бик уңайлы гына нәфис тартма табып, тавыш көчәйткеч көйләп куйды. Хыял-максат барысын да хәл итә, әгәр дә ул тормышка ашса, бәхетле итә, диләр – хак икән. Бәхет, чыннан да, бәхетле иде бу мизгелләрдә: аны музыкант булу теләге яшәтте, дәрт бирде, рухландырды. Үзе яши торган микрорайонда гитара яратучылар түгәрәге эшли башлагач, Бәхет кичләрен көн дә диярлек шунда йөри башлады. Осталыгын тагын да үстерде, камилләштерде, яңа көйләр иҗат итә башлады: русча гына түгел, татарча җырлар да чыгарды, шуларны үзе үк канатланып башкара иде. …Еллар үткәч, аның бу көен эшкәртеп, камилләштереп композитор Әнвәр Шәрәфиев Бәхетнең әтисе сүзләренә мөнәҗәт иҗат итәр дип уена да китермәгәндер. Ул «Кайтып керерсең күк тоела» дип атала: Һаман көтәм әле сине, улым:
Бергә булган мизгелләрне уйлап,
Тәңребездән рәхимлеген сорап,
Хәсрәтемне елап юамын.
Раббым кушып, бер иртәдә
Кайтып керерсең күк тоямын.

Көтмәгәндә яшен суккандай булды. Шул бала юкка чыкты. Эзли торгач, Сәхәби улын гитарачылар түгәрәге оешкан йорттан ерак түгел, куаклар арасыннан табып алды. Аны ул чактагы 10 нчы микрорайон группировкасы малайлары кыйнап ташлаганнар иде. Берсе башына тимер монтажка белән бәргән. Башы тишек, шуннан кан саркып тора. Бәхет исә, каты яра алуына карамастан, үзен тыныч тота. Шулай да үзе әтисенең кулын кысып тоткан – җибәрмәскә тырыша. Бу микрорайонның группировка малайлары шулай нык куркытканнар иде Бәхетне. Шул көннәрдә ул эчтән янып, тыштан аны беркемгә дә сиздермәскә өйрәнде. Аз сөйләшүе, сораганда җавап бирүдән читләшергә тырышуы әнә шуннан килә иде. Шушы Рәсәй чынбарлыгы баланың бөтен хыялларын, уй-теләкләрен юкка чыгарды. Гитарачылар түгәрәгенә йөрүдән туктады, гитарада да сирәк уйный башлады. Үзе ясаган тавыш көчәйткеч җайланмасын коридорга ук чыгарып куйды. Күңеле сүрелде баланың. Ул вакыттагы яңа система тудырган бандит малайлар баланың язмышын җимерергә, хәтта гомерен чикләргә дә тартынып тормыйлар иде шул.Хокук сагында торучы җаннарга ышаныч Бәхетнең әтисендә тәмам юкка чыкты. Ул елларда комик Ельцинга да, ельцинчыларга да, Русия шул исәптән Татарстанның үзе турында гына уйларга күнеккән чиновникларына да илдә тәртип урнаштыру кирәк түгел иде. Алар күбрәк властька эләгергә, болганчык елларда баеп калырга гына омтылдылар, үзләрен һәрчак «Бердәм Россия» вәкилләре итеп күрсәтергә тырыштылар. Ни әйтсәң дә, болганчык суда балык әйбәт эләгә. Бәхетсез Бәхет менә шул канун эшләми торган елларның тәүге корбаны булды: авыруга сабышты. Пычрак, хокуксыз еллар үтә торды. Бәхетнең дә армиягә алыныр вакыты якынлашты. Әмма еллар тыныч түгел иде. Кавказ халыкларын буйсындыру, үз иле халкының канын кою процессын башлап җибәрде айнымас Илбашы. Бәхетнең әтисе Сәхәби моны тыныч халыкны җәберләү, изү гамәле икәнен яхшы аңлый иде. Шуңа күрә аны авыру улының киләчәк язмышы борчыды. Болай да каты травма алган балага армиядә хезмәт итү җиңел булмаячак. Шуңа да ул район һәм Татарстан хәрби комиссариатында улының сәламәтлеге какшавы, холкы үзгәрүе турында күпме аңлатырга тырышып мөрәҗәгать итте, әмма аңларга теләүче булмады. Чөнки алар – нагрузка үтәүчеләр. Өстән фәлән егетне җибәрергә нагрузка җиткерелгән, димәк, бу үтәлергә тиеш. Кеше язмышы кемгә кирәк бу илдә?! Ә медицина хезмәткәрләре нәрсә караган соң? Дөресен әйтергә кирәк, аларның да күбесе өчен яшь егетләрнең сәламәтлеге кирәк түгел, нуль. Хәрби комиссариатка соңгы баруында Сәхәбине тынычландырдылар: – Улыңны читкә – Чечняга җибәрмәбез, Казанда калдырырбыз. Киров районы территориясендә урнашкан хәрби частьта хезмәт итәр. Аның белән очрашып, хәлен белешеп торырсыз, – диделәр. Җиде ай хезмәт итте Бәхет Казанда. Әмма курслары тәмамлангач, аларның барысын да Рәсәйнең төрле почмакларында урнашкан хәрби частьларга тараттылар. Дөрес, Бәхет Чечняга түгел, ә Көнбатыш Себергә эләкте. Монда да Чечнядан ким түгел иде. Тәртипсезлек, яклаучысы булмаганнарны җәберләү, «дедовщина» тамыр җәйгән иде. Болай да сәламәт булмаган бала күзгә күренеп сулды. Хәзер инде әтисе, туганнары белән очрашып тора алмагач, төшенкелеккә бирелде, әмма сүрелмәде, ихтыяр көче бар иде әле малайның. Көтмәгәндә аның янына бер төркем урыс малайлары җыелды, яңа солдатны сынарга телиләр иде, күрәсең: – Әй солдат, син кайдан буласың? Бирегә каян килдең? – диде озынрак буйлы, җирән чәчлесе. – Казаннан, – диде Бәхет тыныч кына. Шунда берсе сикереп торды да Бәхетнең бугазына ябышты, икенчесе авыр таш кисәге белән башына китереп бәрде. – Шулайдыр дип уйлаган идем аны, күңелем сизгән икән, – диде бугазына ябышкан солдат. – Син беләсеңме нигә сез татарлар русларны Казаннан куасыз? Беләсеңме син безнең бөек халык икәнне? Беләсең… Каян белсен соң Бәхет русларны Казаннан куганнарын. Ул бит андый гамәлләргә катнашмады. Дөрес, кайбер милләтпәрвәрләрнең чыгышларын ишеткәне бар иде барын… Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим… Тик Бәхет алардан читтә булды, музыка белән мәшгуль иде. Күңеле җырга тартылды. Шуңа күрә дә аның урыс солдатларына җавабы төгәл һәм кыска булды: – Минем Казанда андый хәлне ишеткәнем булмады. Минем күпчелек дусларым да – урыс малайлары. Берсен дә куган кеше юк. Сез каян ишеткәнсездер мондый нахак хәлне, мин белмим. – Нәрсә, сез Россия радиосын тыңламыйсызмыни? «Вести» дигән тапшыруны? Тыңлаганың юкмы? Бу солдатларның Бәхеткә бәйләнүләренә, чынлап та, Рәсәйнең матбугат чаралары, төгәл әйткәндә, Россия радиосы гаепле иде. Ул котыртты рус халкын татарларга, татар милләтчеләренә каршы. Кайчан гына «Вести» ны карама, татар халкына каршы пычрак ишетергә була иде: урысларны милләтчеләрнең китәргә өндәүләре турында да сюжетлар еш кабатланды. Солдатларның күңелендә татарларны күрә алмау хисен шул радио кабызган иде ул елларда. Моның да төп корбаны шулай ук бәхетсез Бәхет булды. Россия радиосының мондый җинаятьчел адымын туктатучы табылмады. Радио һаман да туктаусыз: – Татар милләтчеләре: Бәйрәмовалар русларны Казаннан куалар, аларга биредә яшәү мөмкин түгел, – дип туктаусыз тукып торды, урыс белән татар халкы арасында дошманлык хисе уятырга омтылды. Бу Рәсәйнең нигезен какшату белән бер иде. Әмма авантюрист комментаторларны да, Россия радиосын да тәртипкә чакыручы табылмады. Моңа гадәти хәл дип кенә карадылар, аның каравы Казан янындагы урманнарга урыс солдатларын күбрәк туплый башладылар. Столбище урманы янындагы частьта, Казанга һөҗүм итү өчен, әзерлек чаралары күрелде. Борис Ельцин сүздә безгә: – Бәйсезлекне күпме кирәк, шулкадәр алыгыз, – дисә дә, милләтләр арасында дуслык, теләктәшлекне ныгыту юнәлешендә кыл да кыймылдатмады. Айнымас башка өстәмә мәшәкать кирәк идеме соң? Юк, билгеле. Армиядә тәртип урнаштырырга да кулы җитмәде, дөресрәге, теләге дә булмады. Меңнәрчә яшьләрнең тормышлары җимерелде, сәламәтлекләре югалды. Болар барысы да хак, ачып бирергә мөмкин. Бу дөньяда тик өч кенә нәрсәне яшереп булмый: ул Кояш, Ай һәм Хаклык… калганнарын яшерергә мөмкин. Бәхет хезмәт иткән частьта аны бер яклаучы да табылмады. Бары шул: канга баткан килеш үзенең частена илтеп ташладылар. Анда да бер җылы сүз әйтүче, кызыксынучы булмады. Ельцин заманында мондый хәлләр гадәткә кергән иде. Аны җиңелчә генә «дедовщина» дип атадылар. Түрәләрне гаепләүче булмады ул чакта. Барысына да, имеш, шул «дедовщина» гаепле, ягъни солдатлар үзләре. Ә армиядә кем тәртип урнаштырырга тиеш? Дедовщинамы? Әллә Ельцинмы? Җитәкче түрәләрме? Җаваплылыкны беркем дә үз өстенә алырга теләмәде. Бәхетсез Бәхетнең яшьлеген җимерде, гомерен өзде бу җавапсызлык. Аның гына түгел, йөзләрнең, меңнәрнең… Яклаучысыз калган егет нәрсә эшләсен? Салкын февраль иртәсендә ул госпитальдән тимер юл вокзалына йөгерде. Әмма утыртмадылар, документсыз, билетсыз кем утыртсын җылы вагонга? Юк, билгеле. Товар вагонына ябышты бала. 40 0С салкын. Куллары өзелеп төшәрдәй булды, түзәр хәле калмады. Ләкин туган җиренә омтылыш көчлерәк булып чыкты. Ике атна дигәндә, Себердән кайтып җитте. Казанга кайткач, әтисе аны Чехов базары янындагы госпитальгә дәваланырга салды. Анда аңа икенче төркем инвалидлык биреп исәпкә алдылар. Бу 1991 ел иде – авыр ел, бигрәк тә Бәхет өчен. Дөрес, пенсия дә билгеләделәр, әмма ул фатир хакын түләргә дә җитәрлек түгел иде. Ашарга бөтенләй калмады: әтисе булмаса, күптән киткән була иде ул әнисе янына. Чирек гасыр гомере шулай үтте Бәхетнең. Соңгы елда пенсиясе биш меңгә җитте җитүен. Аның каравы ЖКХ ай саен шул биш меңне суырып бара башлады. Халык мөлкәтен үзләштерү, урлау өчен бөтен шартлар да бар иде. Түрәләр моннан оста файдаландылар. Яңа, бай жулик коррупционерлар сыйныфы пәйда булды. Автобуста Казан – Малмыж автобусы Биектауны узып, Каменкага җиткәч, кондуктор билет тикшерергә кереште. Бәхет янына җиткәч, ул аерата зәһәрләнде: – Синең билетың? Ник алмадың? – Мин хастаханәдән генә. Поле Ершова урамындагы психик хастаханәдә ятам. Акчам беткән иде, – дип аңлата башлаган иде, аны кондуктор хатын тыңларга да теләмәде. – Ятсаң соң, бу безгә кагылмый. Йә билет ал, йә автобустан төшеп каласың. – Минем акчам бар иде, апа. Әтием күп итеп биргән иде. Мин аны СК «Наследие» дигән компаниягә сакларга салдым. – Ә нигә соң алмадың? – Алырга теләгән идем… Елый-елый сорадым – бирмәделәр шул… Берничә кат бардым. Җыйган акчаны үзләштергәннәр. Беркемгә дә кайтарып бирмиләр. Әти: «Алабыз, улым, аны», – диде диюен. Ничек алыр, белмим. Суд ашадыр инде. Алу белән, мин сезгә китереп бирәм аны. Кондуктор тәмам котырды: авызыннан төкерекләрен чәчә-чәчә, Бәхетне тарткалый башлады: – Төш, димен мин сиңа, акчаңны алгач кайтырсың, төш давай! Бәхет, нишләргә дә белми, ялынырга кереште: – Әнием теге дөньяга китте минем. Ул яшәгән йортны, каберен күрергә дип кайтам… рөхсәт ит инде, апа! – Юкны сөйләмә. Төш, диләр сиңа. Бушлай синдәй бомжларны ташып йөрергә безне кем дип белдең. Әйдә төш! Төшмәгәч, кондукторга ярдәмгә шофёр үзе килде, һәм Бәхетне урыныннан тартып торгыздылар. – Бар, гуляй, малай. Авылга акчаң булгач кайтырсың. Әниең каберен дә шунда күрерсең. Гудбай, тизрәк төш давай! Инде көн караңгыланып килә иде. Биектауны узганнан соң, Каменка хастаханәсеннән ерак түгел урман полосасы янында төшереп калдырдылар баланы. Бәхет нәрсә эшләргә дә белмәде, аңа бу яклар бөтенләй таныш түгел иде. Икенче автобуска да утырмакчы булган иде. Әмма көнгә бер-ике генә рейс ясый торган автобус кайчан килә әле ул. Анысының кондукторы шәфкатьле булыр дисеңме? Юк, хәзер барысы да – акча корты, акча дип теләсә нәрсәгә барырга әзер. Бәхет бу уеннан кире кайтты да, кара пакетларын күтәреп, полосада үскән агачлар янынарак килде, аннан ике пакетын җиргә җәйде. Җир юеш, салкын иде. Өстәвенә төньяктан салкын җил исеп тора. Иске фуфайкасын киде дә шунда ял итәргә ятты. Инде күптән ашамаганга, хәле беткән иде баланың. Яту белән йоклап та китте. Салкын төн, юеш җир үзенекен эшләде: йоклаган килеш суык аның үзәгенә үтте, тәнен салкын алды. Таң атканда инде, баланың хәле авыр иде: нерв системасы үзенең вазифаларын үтәми башлады. Мондый хәлләр юеш җирдә йоклаучылар белән еш булгалый. Халык телендә аны «зәхмәт тигән» диләр. Икенче таңда Бәхет йокылы-уяулы килеш агач төбенәрәк шуышты: – Әни-и-ем! Синең янга килеп җитә алмадым инде. Кичер мине! Җирдә кешелексез явызлар яшәгәндә, безгә – гадиләргә яшәүләре бик авыр. Ал мине үзеңнең яныңа, әнием! – диде дә әнисенә охшаган ягымлы күзләрен мәңгелеккә йомды. Күпме хәсрәт күргән, күпме кыйналган бала якты дөньядан әнә шулай китте. Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен Ходай мондый хәлне, мондый тормышны, мондый демократияне, мондый кондуктор-этләрне, илдә гаделлек, тәртип урнаштыра алмаган чиновникларны, бердәм русиячеләрне, түрәләрне… Бәхет кебек җаннар бәхетле булсын өчен, бик күп эшләргә кирәк әле бу Рәсәйдә, шул исәптән татар илендә дә. Нәни кошчык, кем җаны син? Улы Бәхетне югалткан шул кайгылы көннәрдә Сәхәбигә «Васильевский» шифаханәсенә юллама бирделәр. Санаторийга килгәч, «КАМАЗ» кунакханәсенә урнашты ул һәм тирән уйга чумды: …Улым, кадерлем минем, ниләр дип соң мине ташлап өйдән чыгып киттең?! Юкса бернинди сәбәп тә юк иде бит. Бик матур яши идек бит. Үзеңне мин дә, Венера апаң да ярата идек: вакытында ашаттык, вакытында эчерттек. Үзең дә бик тыңлаучан идең. Әйтүне дә көтмичә кибеткә, ишегалдына су алып керергә дип чыгып йөгерә идең. Йөрәгең моңлы булса да, мондый минутларда күзләрең нурлы була иде. Әй улым, күзләрең нурлы иде шул. Ул күзләрне инде мин беркайчан да күрә алмам микәнни?! Сиңа беркайчан да җылы сүзләр әйтеп, иңнәреңнән сөя алмам микәнни? Әй улым, бергәләп яшәргә дә яшәргә иде бит әле, безне сөендереп. Хастаханәдән соңгы мәртәбә алып кайтканнан бирле, мин сине тагын да ярата төштем. Әйе, декабрь башында алып кайткан идем мин сине. Шуннан бирле бер генә сүземне дә тыңламыйча калганың булмады. Һәрчак булышырга тырыша идең. Иң элек чиста итеп җыештыра идең, күлмәк-киемнәреңне дә хәтта, безгә мәшәкать ясамаска теләп, үзең юып үтүкли идең. Берәр яңа кием алыйм дисәм, гел баш тарта идең. Минем бит сине сөендерәсем, канәгать булуыңны күрәсем, күңелем белән тоясым килә иде. Шуңа күрә ничә тапкыр үзеңне кибеткә чакырдым, каршы килмәдең – килдең. Шулчак куануымны тойдың микән, улым?! Әмма үзем бик тә куанган идем. Әмма кайсы кибеткә керсәк тә, син үзеңә мин сайлаган киемне, туфлине алдырырга теләмәдең. Һәрчак, кирәкми, әти, алырбыз әле, дидең. Һәрчак миңа акча тоттырмаска тырыштың, каршы төштең. Нигә алай эшләдең соң, улым? Син мин алган киемнәргә риза булсаң, мин куана гына идем югыйсә. Ул чакта әле мин моның сәбәбенә төшенә алмаганмын. Моны мин соңрак кына аңладым шул… Бәхет улым, син бигрәкләр дә инсафлы, әдәпле булгансың шул. Моның сәбәбе: син үзеңне һәрчак тыйнак итеп күрсәтергә тырыштың. Пенсияңнең аз булуына кимсенә идең. Итнең килосы 300 сум торган вакытта, биш мең сум пенсия егет кеше өчен юк дигән сүз инде ул, дидең. Эш стажы җыя алмыйча, армиягә киттең шул. Ә армиядә хезмәт хакы юк. Шушы сәбәпле, имеш, иң түбән пенсияне билгеләделәр дә куйдылар шул, улым, сиңа. Монда минем дә гаебем булгандыр инде. Теләсә кайда тыкшынып йөрергә яратмадым. Ә артыннан йөгерергә кирәк булган икән, улым, синең хакыңа – дөньясы тарафыннан җәберсетелгән улым хакына. Әйе, хаталар булды, хаталанмасам, бәлки, син бәхетле дә булган булыр идең, улым. Безгә бер бай сабакташым килгәч, синең кимсенеп калганың әле дә хәтердә. Синең янга ул кереп тә карамады, хәлеңне дә белергә теләмәде. Ничек килеп кергән булса, шулай чыгып та китте. Син кимсендең, аның артыннан чыгып, лифтка кадәр бардың, ә өйгә кергәч: – Мәнсез дә инде, сәлам дә бирмәде бит. Безгә дә кояш елмаер әле, Алла боерса, – дидең. Әмма безгә кояш елмаерга теләмәде шул, кадерлем минем. Сине югалтканнан бирле, әнә шундый мизгелләрне исемә төшереп сыктыйм да сыктыйм, улым. Хәзер, сыктамас өчен, үз вакытында көрәшергә кирәк булганны аңладым. Әмма соң инде. Бик тә авыр миңа. Кайсы гына мизгел исемә төшсә дә, йөрәгем өзелеп киткәндәй була. Ни эшләргә дә белмим. Эш булганда, дөрес, бераз тынычлана төшәм, ниндидер өмет уяна. Ә менә бүгенге кебек ялгызым гына калып, тирән уйларга бирелсәм, сине юксынам, сине сагынам, улым. Ни эшләргә? Инде беркайчан да сине исән-сау килеш, елмаеп торган килеш күрә алмам микәнни? Инде беркайчан да сиңа җылы сүз әйтә алмам микәнни, иңнәреңнән сөеп, әниеңнекенә охшаган күзләреңә тутырып карап, «бәхетле бул, Бәхет улым» дип әйтә алмаммы икән?! Барысы да үтте микәнни, якты мизгелләр үткәндә калды микәнни?! Ни эшләргә соң? Әллә бераз ятып, ял итеп алыйммы? Бәлки, төшләремә керерсең, төшләремдә булса да күңелемдә өмет уятырсың, мине кочаклап алып: «Әтием, бер дә кайгырма!» – диярсең. Шундый ниятләр белән, черем итеп булса да алыйм дип, урынга яттым. Әмма мондый чакта күзгә йокы керәмени ул? …Шулчак бакча як тәрәзәгә нәрсәдер «шап» итеп бәрелде. Сискәнеп киттем. Карасам, бер өлге пыяла чәлпәрәмә килгән, ә тирә-юньдә беркем дә күренми. Ничек инде, югыйсә бик каты бәрделәр бит. Ирексездән балкон ишеген ачтым. Ышансаң ышан, ышанмасаң юк: балкон идәнендә бик матур бер кош тәгәрәп ята иде. Очып килешкә тәрәзәгә шушы кош килеп бәрелгән икән. Нинди кош соң бу? Кошмы, әллә… улымның теге дөньядан хәбәре… җанымы? Кошчыкны кулыма алдым. Үзе әле кайнар… күзләремә бер тутырып карады да, авыртуга түзә алмыйча, аякларын селкетеп куйды. Җан бирүе булган икән матур кошчыкның. Аны никадәр генә терелтергә тырышып карасам да булмады. Терелмәде, җаны улымның җаны янына күккә ашты, ахры. Икенче көнне мин аны, күлмәк кидереп, ап-ак кәгазьгә төрдем дә, үзе очып килгән бакчага алып чыгып, бер колачлы нарат төбенә җирләдем. Тыныч йокла, кошчыгым, балакаем! Авыр туфрагың җиңел булсын, минем хәбәрчем. Бик тә сагынырмын, тик сез генә булмассыз янымда. Улыма сәламемне ирештер, матур кошчыгым! Ирештер, әтиең бик тә юксына, диген. Үзем барыр идем дә, тик җир астыннан аңа юллар юк шул! Хуш!!! Кайчан да булса бер очрашырбыз әле, балам. Кошчыкның кабере өстенә алюминий кисәгеннән истәлек билгесе дә ясап куйдым. Анда: «Бәхетсез Бәхетнең җаны йоклый биредә», – дип язылган иде. Хуш, бәхетсез Бәхет җаны – нәни кошчык. Бу вакытта дәвалану корпусы янында төзелеш эшләре бара иде. Анда баскычка күтәрелә торган урынга бетон җәеп яталар. Әле өлгереп җитмәгән, кайнаган бетонга бәхетсез Бәхетнең исемен язып куйдым. Рәттән генә биш каен үсә. Иң яшенә Бәхетнең исемен, аннан өлкәнрәгенә аның анасының исемен, ә тагы да өлкәнрәк ике каенга Бәхетнең дәү әтисе һәм дәү әнисенең исемнәрен бирдем. Әгәр дә «Васильевский» шифаханәсендә сезгә ял итәргә туры килсә, бетонга язылган исемгә һәм шуның белән рәттән генә үсеп утырган биш каенга баш иегез. Бу сезнең дөньялыкта рәхәт күрә алмаган Бәхеткә ихтирамыгыз булыр. Капельница астындагы төш Сәхәби әле шифаханәдән китмәгән иде. Дәвалаучы табиб аны көчкә ашханәдән эзләп тапты. – Көне буе эзләдем үзеңне, хәлең ничек соң? – диде табиб, ул утырган өстәл янына ук килеп. – Әлегә түзәрлек. Иртә белән прадакса эчтем… ярты сәдәп… аннары эгилок. Файдасы тими калмас кебек. – Сез шулай дисез дә, анализ башкача күрсәтә бит. ЭКГ сезнең бик начар. Көчле аритмия сездә. Хәзер үк процедура бүлмәсенә керегез, капельница, ягъни тамызгыч астында ятарга туры килер. Процедура кабинетында Сәхәбине дежур табиб инде көтеп утыра иде. – Менә бу койкага ятыгыз, – диде ул. – Медсестра хәзер капельница алып килер. Сәхәби тамызгыч астында бер сәгатьтән артык ятты, әмма шешәдәге дару әле кимергә дә уйламый. Аптырагач, ул тамган тамчыларны санарга кереште: «Бик акрын тама түгелме соң болар? Болай дәвам итсә, төн уртасына кадәр биредә ятарга туры килүе бар». Бераз яткач, ул кабат дежур табибны чакырды. – Бик акрын тама, – диде ул табибка. – Бер тамчы тамганчы, җиде секунд көтәргә кирәк. Ә мин МКДЦ хастаханәсендә ятканда, һәр ике секунд саен бер тамчы тама иде. Көйләп карамыйсызмы? Табиб трубкага үзе дә уйламыйча кагылган иде, тамчылар тиз-тиз тама башладылар. Шулай да шешәдәге даруның өчтән бер өлеше генә кимегән иде әле. Сәхәбигә барыбер бик акрын тамган шикелле тоелды. Чөнки ята-ята аның куллары оеган, бөтен буыннары авырта башлаган иде. Урынын бераз алыштыргач, ул башкача түзеп тора алмады: йоклап ук китте. Шулчак аның күз алдында улы Бәхет пәйда булды: – Теге дөньяда булдым, әтием. Анда бер дә начар түгел. Безнең күп кенә танышларыбызны, туганнарны очраттым, әтием. Бер генә зарланган кеше дә булмады. Иң мөһиме, әниемне күрдем, кочаклашып елаштык. Синең Мирсәгыйть абыең да, энең Нәҗип, сеңелләрең Хәмидә һәм Хәния дә шунда. Минем әбекәем – синең әниеңне дә очраттым. Дөньялыкта ул мине ярата иде. Аның белән икәүләп фотога да төшкән идек. Мине үзенең алдына утырткан… ул фото синдә дә бар, әтием. Исеңә төшкәндә, безне сагынганда карарсың… Сиңа яшертен генә бер әйтер сүзем дә бар. Бирегә килүдән бер дә курыкма… кил син безнең янга – бергә булырбыз. Әнием дә шулай ди. Эшем күп дисеңме? Беләм: бакчачыларның күңелен күрергә кирәк дисеңдер инде. Анысы шулай, сине алар бик тә хөрмәт итәләр шул. Алардан килгән йөзләрчә хатлар һаман да өстәлеңдә өелеп тора. Аларга җавап биреп бетерергә гомерең җитәр микән? Тиздән сиксән тула бит инде, әтием, үзеңә. Хатларга җавап бирергә синең шәкертең бар бит инде. Ышан аңа, ул синең эшеңне әйбәт дәвам итәр. Үзеңне уздырыр да, бәлки. Анысы да синең өчен плюс, чөнки шәкерте үзен уздырган остазны бәхетле диләр бит, мактыйлар. Эшеңне аңа тапшыр да кил безнең янга, юбилееңны да биредә бергәләп үткәрербез, әтием! Шулчак дежур табиб капельницага кагылган иде, Сәхәби уянып китте, тамчылар кызу тама башлады, әмма Бәхет юкка чыкты. Аның ерактан: – Хуш, әтием, бәхил бул, – дигән тавышы гына ишетелеп калды. Әти кешенең күзләреннән эре-эре яшь бөртекләре ак мендәргә тәгәрәде. – Хуш, балам, бәхил бул! Очрашканга кадәр минем бәхетсез Бәхетем. 2016 ## Истәлекләр ### Чорыбызның бөек улы Һәркемнең үз гомерендә озак еллар саклана һәм гомере буе онытылмый торган мизгелләр булмый калмый. Шундый мизгелләрнең берсе минем өчен Казан финанс-икътисад институтының җитештерү икътисады кафедрасында профессор булып эшли башлаган көннәрнең берсендә булды… Кафедра бүлмәсендә кинәт кенә телефон шалтырады, һәм лаборант кыз, трубканы алып, миңа сузды: «Фарсель Сахапович, Сезне сорыйлар Татарстан фәннәр академиясеннән», – диде. Мин, трубканы алып: – Исәнмесез, Сезне Фарсель Зыятдинов тыңлый, – дидем. – Бик яхшы, – диде таныш һәм ягымлы тавыш, – бу – Татарстан Фәннәр академиясеннән Мансур Хәсәнов. Мин Сезне бик тә күреп сөйләшергә теләп йөри идем. Бик яхшы булды әле бу үзегезне туры китерүем… Беләсезме, Фарсель, – диде ул, гади генә итеп, – мин күптәннән инде академия хезмәткәрләре аша Сезнең Татар энциклопедиясен чыгарырга дип хыялланып йөрүегезне ишеткән идем. Бу турыдагы теләгегезне Сез Мәскәүгә КПСС Үзәк Комитетына да җиткергәнсез икән… Хәзер менә шул хыялыгызны тормышка ашырыр вакыт җитте, Казанда Татар энциклопедиясе институты эшли башлады, мин аның директоры булам. Теләгем шул: Сезне шул институтта бүлек мөдире итеп күрәсем килә, эшкә чакырам. Сез ничек карыйсыз? Каршы түгелме? …Ничек каршы булыйм инде: бу бит минем, чынлап та, күптәнге хыялым иде. Әйе, җитмешенче елларда ук үземнең борчылуымны КПСС Үзәк Комитетына җиткергән идем. Әйтик, ни өчен безнең республикадан соңрак автономия алган республикалар үзләренең энциклопедияләрен эшләп чыгаралар… кыргызлар, төрекмәннәр, таҗиклар… ә Татарстанда юк. Сәбәбе нәрсәдә? Мин беренче хатыма җавап ала алмадым. Хатны, «вторичное» дип, икенче тапкыр җибәрдем. Бу юлы җавап булды, әмма бик кыска иде: «Мондый күләмле энциклопедияләр Союздаш республикаларда гына эшләнә һәм чыгарыла, ә Татарстан – әлегә автономияле республика», – дип җавап бирделәр.Ә менә бүген көтмәгәндә күптәнге хыялым тормышка ашарга тора… – Эшләргә мин риза, бик риза, Мансур Хәсәнович, – дидем мин. Тиздән мине Татар энциклопедиясе институтында яңа энциклопедиянең редакторы, Мансур Хәсән улының урынбасары Гомәр Сәлих улы Сабирҗанов кабул итте, һәм мин бу энциклопедиянең икътисад һәм халык хуҗалыгы бүлеге мөдире булып эшли башладым. Әйтергә кирәк, бирелеп, чын күңелдән эшләргә керештем мин. Бер үк вакытта институттагы профессор эшен дә ташламадым. Казан финанс-икътисад институтында «Агросәнәгать комплексы икътисады», «Оешмалар икътисады» дигән фәннәр буенча лекцияләр укып, семинарлар үткәрүемне дәвам иттем. Дөресрәге, мин бу ике институтта алып бара торган эшләремне бербөтен итеп башкарырга тырыштым. Татар энциклопедиясе институтында эшләвем минем өчен үзе бер мәктәп булды. Институтның директоры Мансур Хәсәнович белән иркенләп сөйләшеп, фикер алышып чыкканнан соң, аның акыллы, тирәнтен уйлап, йомшак кына, йөрәккә барып җитәрлек итеп әйткән сүзләрен тыңлаганнан соң, канатлар үскәндәй була иде. Бик тырышып, булсын дип, намус белән эшләдек. Үзем җитәкләгән бүлеккә дә тәҗрибәле, белемле, эшкә җаваплылык белән карый торган кадрларны җыярга тырыштым… Рәүф Хәбибрахманов, Григорий Аверьянов, Марс Җамалиев, Иван Афанасьев, Гөлнур Мәүлетова, Руфина Асрутдинова нәкъ шундыйлар иде. Иң беренче итеп булачак энциклопедик сүзлекнең караламасын эшләдек, анда нинди сүзләр, терминнар, атамалар һәм күренекле шәхесләрнең исемнәре керергә тиешлеген ачыкладык, анализладык, кат-кат дикъкать белән карап чыктык. Бу хезмәт, бер яктан, зур тырышлык, осталык, тәҗрибә таләп итсә, икенчедән, мәшәкатьләре дә аз булмады. Бигрәк тә күренекле шәхесләрнең тормыш юлларын, аерым даталарны ачыклау зур эзләнүләр таләп итә иде. Энциклопедия сүзлеген әзерләгәндә, шулай күренекле селекционер Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Хәдичә Байчурова турында сүзлек өчен мәкалә әзерләргә кирәк булды. Әмма аны әзерләгәндә, вафат булган елын һич ачыклый алмадык… Ул эшләгән Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да булдык, хезмәттәшләре белән дә сөйләштек, архивларга да мөрәҗәгать иттек, туганнары белән дә очраштык… Әмма беркем дә төгәл генә аның вафат булган датасын әйтә алмады. Уйлап-уйлап тордык та бүлектәге хезмәттәшем Рәүф Хәбибрахман улы белән селекционер Хәдичә Байчурова күмелгән зиратка барырга булдык. Кайсы зиратта күмелгәнен хезмәттәшләре әйткән иде инде. Шуннан без Дәрвишләр бистәсе янындагы каенлыкта урнашкан татар зиратына юнәлдек. Озак эзләдек мәрхүмә селекционер каберен. Андагы барлык каберләрнең ташларын, һәйкәлләрен карап, барлап йөри торгач, инде зиратның икенче ягына да килеп җиткәнбез, ә каберне тапмыйбыз гына… Кайда булыр соң ул? Кайсы тирәдәрәк күмелгәнен хәтерләүчеләр юкмы икән дип, Хәдичә апа эшләгән институтның селекция бүлегенә шалтыраттык. Андый кеше бар икән, Нина Наумовна Макарова селекционер ханымның, зират капкасын кергәч, аллеяның сул ягында күмелгәнен әйтте. Әмма капкадан кергәч, кабергә җиткәнче әле йөз метрлап барырга кирәк икән. Арып-талып капкага якынлашканда, ниһаять, бераз авыша төшкән кабер ташы күзгә чалынды. Кыегая төшкән, димәк, караучысы булмаган… Димәк, хезмәттәшләре дә, туганнары да килмәгән… Килгән булсалар, безгә шунда ук хәбәр итәрләр иде. Бу яктан караганда, без эзләгән кабер шушы булырга мөмкин. Шунда юнәлдек… Карасак, бу, чынлап та, селекционер Хәдичә Байчурованың, арышның гаҗәп әйбәт уңыш бирә торган сортларын чыгарган селекционерның кабере иде. Туган елы да, вафат булган елы да күрсәтелгән. Без Рәүф Хәбибрахман улы белән тапканыбызга бик куандык… Куанычыбызны бүлешергә дип, институтка юнәлдек һәм әле төгәлләнмәгән мәкаләгә селекционерның вафат булган вакытын, елын язып куйдык, аңа урын калдырган идек. Мин Татар энциклопедиясен төзүчеләрнең хезмәте турында бер генә мисал китердем. Ә чынлап та, бу хезмәт зур осталык, төгәллек, тынгысызлык, күп эзләнүләр һәм тырышлык таләп итә, шул чакта гына уңыш китерә… Моны энциклопедиячеләр тирәнтен аңлап эш итәләр һәм үзләренең тырыш хезмәтләре белән киләчәк буыннарга зур байлык туплап калдыралар диясем килә. Тирән белемле, эрудицияле, кешелекле, игътибарлы Мансур ага Хәсәнов хезмәт кешесен истә калырлык итеп бәяләргә дә онытмый иде. Көтмәгәндә булды менә бу хәл, Татарстан академиясенең кафе-ашханәсенә, чәчәкләр тотып, халык агыла башлады. «Бу кешеләр синең 60 еллык юбилееңны билгеләп үтәргә җыелалар», – диде миңа Григорий Аверьянов. Чынлап әйтәм, бу турыда мин абайламый да калдым, миңа сюрприз ясарга уйлаганнар, чакыру басып таратканнар, институт хезмәткәрләренә дә җиткергәннәр. Бу эшне директор Мансур Хәсәнов кушуы буенча институтның галим-секретаре Григорий Аверьянов башкарганы беленде. Дөрес, ул миңа кайбер сораулар биреп нәрсәдер ачыкларга тырышты, әмма ни өчен икәнен һәм сюрприз ясарга теләгәннәрен әйтмәде… Күренекле галим, үзе үк тере энциклопедия Мансур ага Хәсән улы җитәкчелегендә институт хезмәткәрләре зур эшләр башкардылар. Иң элек алтытомлык Татар энциклопедиясенә керергә тиешле терминнар, атамалар, күп шәхесләрнең тупламасы булдырылды, һәм алар энциклопедия сүзлегендә басып чыгарылды. Аннан соң шул нигездә Татар энциклопедиясе сүзлеге эшләнде, анысы чит ил типографиясендә бастырылды. Шул сүзлек нигезендә әле Мансур ага үзе исән чакта ук рус телендә алтытомлык Татар энциклопедиясе эшләнде һәм үзебезнең «Идел-Пресс» типографиясендә басылып дөнья күрде. Әмма алтытомлык энциклопедиянең татар телендәге вариантын ул үзе исән чакта барлык томнарын да чыгарып өлгертә алмадык… Әлегә татарчасының бишенче томы дөнья күрде. Хәзер алтынчы томын чыгаруга әзерлек эшләре дәвам итә. Димәк, Мансур ага Хәсән улы һәм минем дә теләкләребез ахыргача тормышка ашар дип ышанасы килә. Хәзер Энциклопедия институты Казан энциклопедиясен һәм халык хуҗалыгы тармакларының энциклопедияләрен әзерләү өстендә эшли. Бу эшне Энциклопедия институтының хәзерге директоры Искәндәр Аяз улы үз кулына алды. Ышанып әйтергә була, ул Мансур ага Хәсән улының башлангычын уңышлы дәвам итә, һәм киләчәктә ул җитәкләгән институт коллективының Татар энциклопедиясенең күптомлыгын әзерләп чыгарачагына да ышаныч бар. Шундый дәвамчылар булганда,
Ышанычлар һәрчак акланыр.
Елмаюлы җылы карашы
Күңелләрдә озак сакланыр!

Сүземне күренекле галим, Татарстан Фәннәр академиясенең тәүге президенты һәм Татар энциклопедиясе институтының беренче җитәкчесе Мансур ага Хәсән улына багышлап язган «Чорыбызның бөек улы» дигән шигырем белән тәмамлыйсым килә: Чорыбызның бөек углы —
Мансур Хәсән улы кебек Затлар
Сирәк килә фани дөньяга.
Үзе китсә, Ватанында
Башкарылган эше кала.
Тау кадәрле хезмәтләре, исеме кала.
Мәңге җуелмас эзе кала.
Йөрәкләрдә үзен сагындырып,
Юксындыра торган хисләр кала.
Халкым яшәгәндә мәңге сүнмәс.
Мәңге яшәр Мансур Хәсән улы —
Халкыбызның бөек горурлыгы!
Килер буыннарга маяк булыр
Бөек Затның үлмәс гомер юлы!

### Күршемне юксыну Яшьтәшем Гарифҗан истәлегенә Барый агайның белмәгән эше, тирә-юньдә аны белмәгән кеше булмагандыр. Оста иде аның куллары. Кирәк икән, йортын сала, кирәксә, савыт-сабасын, көрәген ясап бирә. Колхоз эшендә дә уңганнарның уңганы булгандыр. Язын – чәчүдә, җәен печәнен чаба, кибән куя, көзен лобогрейка белән урагын ура, ә кышын атлар карый. Хезмәт көнен дә эшләп карый иде инде үзе. Әнә узган елны да берүзенә биш йөз хезмәт көне эшләде ул. Көненә таяк ярым дигән сүз. Шуның өчен колхоздан ул 60 кг икмәк алды. Таяк саен 120 грамм эләкте ул елны. Үзе генә булса, тартып-сузып булса да, язга кадәр җиткерер иде җиткерүен, һич югында, беренче кычытканга кадәр. Әмма күп иде шул алар. Дөрес, хәләл җефете инде дөнья куйды. Дүрт пот икмәк белән шулкадәр баланы ничек туйдырырга кирәк?! Шыбырлама пешерү өчен дә язга кадәр кимендә унбиш пот икмәк кирәк бит. Сирәк-мирәк кенә умач та угаласаң, бар булганы февральгә дә җитмәячәк. Ипекәй турында уйлаган кеше дә юк. Аны күптән оныттылар инде… Барый агайның Гарифҗан исемле җор телле, шук бер улы да бар иде. Мин кергәндә, ул сәкенең түренә үк менеп, аякларын бөкләп утырган да әтисенә нидер такмаклый иде. Баксаң, Гарифҗанны шыбырлама туйдырган да умач ашы ашыйсы килгән икән. Ул тагын көйләп җибәрде: Иртән дә шыбырлама,
Кичтән дә шыбырлама.
Шыбырлама эчә-эчә,
Эчләрем тыгызлана.

Башта Барый ага бер сүз дә эндәшмәде. Тик соңыннан, ишетелер-ишетелмәс кенә: «Их, хет шыбырламасына җиткереп булса иде, – дип уфтанып куйды. – Язларны көтә-көтә, күзең күгәрер әле, улым!» Гарифҗан урамга күз ташлады. Анда, биек тарантаска утырып, колхоз рәисе үтеп бара иде. Аны күргәч, минем яшьти түзә алмады, тагын җырлап җибәрде: Идарә, идарә…
Идарә кая бара?
Колхозчылар эштән кайта —
Итәк асларын кара!

Барый агай улын шунда ук сәкедән куып төшерде: – Нәрсә син, малай актыгы, минем башны себер җибәрәсең килмидер бит? Әнә күршеңнең әтисен юк-бар сүз өчен кая алып киттеләр! Үзе дә юк, хәбәре дә… Сталин бабаң бүләк иткән шундый матур, таза тормышны хурларга ничек телең бара? Түзәргә кирәк… Менә коммунизм җитсен дә, җимерттереп яшәрбез, Аллаһы боерса… – Мин бит мактап кына җырлыйм, әтекәем! Колхоз икмәген урлатмасын, карасын, күз-колак булсын, дим. Аның эше шул бит. – Болай да урлатмыйлар, улым. Беркөнне әнә хатын-кызларның чабата төбенә кергән бөртекләрне дә салдырып кактырган. «Көшел өстендә йөргәндә үзләре тулган», – дип кенә котылганнар хатыннар. Бер уч икмәк чабатада түгел, ә кесәләрендә булса, бик ерак китәселәр икән… – Ярый, әтекәй, колхоз рәисенә бүтән тел тидермәм. Ә менә нәмә дип соң алар безнең самавырны, бәрәңгене алып чыгып киттеләр? – Налуг, улым, налуг… Түли алмайбыз бит. Сөт налугы, ит налугы, йон, күкәй налугы… Сыер булмагач, сөтен каян аласың? Сарык та юк. Үзең беләсең, анысын да налуг түләргә суеп саттык. Тавыклар да калмады. Гарифҗан күзенә төшеп торган чәчләрен артка сыпырып куйды: Иртән дә шул балтушки,
Кичтән дә шул балтушки.
Балтушкиның өсләрендә
Йөзсә иде картушки.

Әйе, бәрәңге нык сагындырган иде бу язда малайларны. Ул елны бәрәңге, чынлап та, булмады. Нәкъ бәрәңгеләнгән вакытта эссе куырды, көзен чикләвек кебек кенә бәрәңге җыеп алдылар. Аның да бер өлешен салым өчен бирергә туры килде. Калганы күп кенә кешеләрнең мартка кадәр дә җитмәде. Авылда инде бәрәңге турында такмакны да, Гарифҗан кебек, гаилә эчендә яшерен генә такмаклыйлар иде: Башымны да кыралар,
Җилкәмне дә кыралар.
Колхоз икмәк бирмәгәч,
Миңа ышанып торалар.

Акрынлап булса да, яз якынлашты. Малайлар, күзләрен тәрәзәдән алмыйча, карның эрегәнен көтәләр. Тик кар бик акрын эри. Кайчан җир ачылыр? Кайчан беренче кычытканнар күренер? Кайчан атлык һәм юалар борын төртер? Кузгалак һәм какылар үсеп чыгар? Кайчан балтырган, йонлы көпшәләр ашый башларбыз? Апрель башлары иде. Бәрәңге бакчасының калкурак урынында кар эреп беткән, җирдән җылы пар күтәрелә. Гарифҗан үзеннән дә зуррак көрәкне алды да шунда таба атлады. Үзе пычрак ярып җир казый, үзе җырлый: Сагындырдың, әй, саргайттың,
Якын дустым, кәлҗәмә.
Кәлҗәмә ашыйсың килсә,
Көчләреңне жәлләмә.

Казый торгач, шул кечкенә генә урыннан да алты черек бәрәңге тапты ул. Берүзенә генә булса, бу черек бәрәңгеләрдән ике көн ашарлык кәлҗәмә кәтеркәсе чыгар иде дә чыгуын. Тугызау бит алар. Һәркайсына нибары яртышар гына кәтеркә туры килде… Башка елларны, күп балалы гаилә дип, Гарифҗаннарга авылдашлары булышкалыйлар иде: күчтәнәчен, хәерен кертәләр иде. Быел хәер бирүче дә күренми, һәркемнең үзенә дә такы-токы гына шул. Авылы белән ачыга халык. Күпләр, авыл Советы рәисе күрмәгәндә, төннәрен кача-поса гына, үләт базына юнәләләр. Көзен үлгән атлар күмелгән туң каберлекләрне ачып, үләксәләрне бүлгәләп капчыкларга тутыралар да төн карасында кабат өйләренә таралалар. Иң ачыккан гаиләләрнең казаннарында төннәр буе шул ит кайный. Таң беленер-беленмәс «ат ите» ннән авыз итеп, тамак ялгап алалар да калганын кеше таба алмаслык итеп яшереп куялар. Югыйсә тентү-нитү вакытында тапсалар, эшләр харап. Икмәк ни, үләксә ни, сине барыбер Себер көтә. Шуңа күрә бик сак, яшереп кенә «урлады» үләксәне авыл халкы… Йа Хода, кара туфраклы шушы кырлардан күпме генә икмәк җыеп алдылар! Анысын да, халык урлаудан куркып, чәчүлек орлыгына да калдырмый озатып бетерделәр. Чәчүлек дигәнен менә хатын-кызларга, яз җиткәч, бәләкәй чаналар тарттырып, чаналары булмаса, аркаларына капчык астырып, язгы карлы су ярдырып, кырык чакрымдагы элеватордан ташыттылар. Кайсыларыдыр, боз ярылып, суларга төште, күпләре, салкын тидереп, сәламәтлекләрен югалтты, дөнья куйды. Йа Хода, минем ул вакытта моның Бөек империя уйлап чыгарган геноцид икәнен аңларлык акылым юк иде. Авылдашларым да аңламады. Һаман да матур киләчәккә ышанып яшәдек, иң каһәрле геноцидка да түзгәнбез. Ә яшьтәшем Гарифҗан түзә алмады. Соңгы тапкыр мин Гарифҗаннарда апрель урталарында булдым. Өй эчләре шып-шыр, шыксыз. Сәкедәге тузып беткән киезләре, ертык сүрүеннән йоннары тырпаеп торган өч мендәр кисәген исәпләмәгәндә, өйдә бернәрсә дә юк иде. Ничә кешегә өч мендәр. Йоклаганда кайсының өстендә ни булса, шуны ябына. Стеналарында берни дә юк дип әйтсәм дөрес үк булмас. Өйнең иң түрендә, ике тәрәзә арасында Сталинның хәрби киемдә төшкән рәсеме ябыштырып куелган иде. Өйдә Гарифҗан гына. Калган туганнары басуда кар астында кышлаган башак җыярга киткәннәр икән. Шул арада эштән Барый ага да кайтып керде. Аны күргәч, Гарифҗан өзгәләнеп ашарга сорый башлады: – Ашыйсым килә, әтекәй, бер генә кисәген бир! – Бетте бит, улым. Соңгысын кичә ашап бетердек, – диде ул, Гарифҗанның үлгән ат итен соравын төшенеп. – Бернәрсәң дә юкмыни соң, әтекәй? Нигәдер эчем яна… – Берни дә юк бит, улым. Әнә апаңнар башак җыеп кайтсалар, ярмалы аш пешерербез. Түз инде! – Минем хәзер ашыйсым килә, – дип, Гарифҗан елап җибәрде. Барый ага аны юатырга, туктатырга теләп карады, тик Гарифҗан туктарга уйламады. Менә ул үкси үк башлады. Берничек тә барып чыкмагач, Барый агай урыныннан сикереп торды да каты итеп өстәлгә сукты: – Молчать, Гарифҗан, Сталин карап тора! Шулчак Гарифҗан стенадагы теге рәсемгә карап алды да шып булды. Шуннан соң мин Гарифҗанны бүтән күрә алмадым. Кар астында кышлаган башактан пешергән «күмәч» не күрмәгәндәй ашаган, мәрхүм. Иң беренче булып ул калдырды якты, иркен дөньяны. Аннары берәм-берәм башка балалары да китә барды Барый абыйның. Барысын да җирләде ул аларның. Иң соңыннан күршеләре үзен җирләделәр. Тыныч йоклагыз, бәхетсез күршеләрем! Сез көткән якты коммунизм килмәде инде ул… 1991 ### Серле шагыйрь дустым истәлегенә «Кем кулларына калдырыйм?» шагыйрь Рөстәм Мингалимнең шул исемдәге китабы, минем өстәлемдә инде җиде елга якын истәлек буларак, күңелемне үзенә җәлеп итеп тора. Дөресен генә әйткәндә, мин аны көн дә диярлек кулыма алам һәм кайсы да булса шигырен укыйм, уйланам, авторның үзе белән сөйләшкәндәй булам. Ул бу китапны бүләк иткәндә, аның тәүге битенә истәлек итеп язган юллар аерата уйландыра: «Кайчак ялгыз гына моңланып утырам да, килеп тә чыкмыйлар бит, дип, дусларны тиргәп алам. Аннан, озакламый килер, килер… Фарсель килеп чыгар әле, дип үземне юатам…» Аннан соң ул өстәп тә куйган: «Сиңа, Фарсель, бәхетле озын гомер һәм еш очрашып яшәвебезне телим! Рөстәм Мингалим, 2010 ел, гыйнвар». Күренекле татар шагыйре белән без шулай бик аралашып яшәдек. Аз гына очрашмый торсак та, бер-беребезне юксына идек. Әйе, еш очраша идек, Достоевский тукталышындагы аның фатирында да, безнең Зорге һәм Завойская урамындагы фатирларда да, төрле очрашуларда да, кичәләрдә дә, аның Язучылар берлеге йортындагы яшьләргә консультация бирү бүлмәсендә дә, хәтта хастаханәдә дә очрашырга туры килә иде. Республика хастаханәсендәге хирургның аңа операция ясаган мизгеле истә калган. Шулчак операция бүлмәсенә ярдәмче сестра керде дә: «Киселмәгән җире калмады инде бу абыйның, бүген кайдан башларга уйлыйсыз соң?» – диде ул хирургка, ә тегесе исә аптырап калмады: «Кайсы җирен киссәң дә аңа барыбер, берни әйтми инде ул… әллә артык түзем, әллә…» Рөстәм Мингалимгә күп сынаулар үтәргә, катлаулы операцияләр кичерергә туры килде, әмма ул төшенкелеккә бирелмәде. Көр күңелле, шаян телле, чын мәгънәсендә күтәренке рух белән яшәде ул, чын шагыйрь булып калды. Ә шулай да, үзе әйткәндәй, ул елларда минем өчен серле дустым иде. Мин дә аның өчен шулай тоелганмын, күрәсең, бу аның миңа багышлап язылган «Серле дустыма» дигән шигырендә дә ачык чагыла: Мин шикләнеп карыйм сиңа кайчак,
Күптәнге дус үзем синең белән.
Аз беләсең мине, серле дустым,
Ахры, мин дә сине бик аз беләм.

Бер син җилдә очкан мамык кебек,
Бер кузгатып булмас таш шикелле.
Бер син хәтәр көчле янгын кебек,
Бер янгыннан калган чәчәк көле.

Бер кагасың ярга диңгез булып,
Бер диңгезгә киткән каек кебек.
Үз шатлыгың белән исерек син,
Чит кайгылар белән аек кебек.

Син бу җирдә юкка яшәмисең,
Юкка дуслашмадым синең белән.
Ләкин аз беләсең мине, серле дустым,
Ахры, мин дә сине бик аз беләм.

Безне дөнья белсә нишләтерләр? —
Уем ялгыш булса кичер, берүк.
Йә атарлар безне, йә асарлар,
Йә салырлар һәйкәл бүгеннән үк.

Бу шигырьдә аның узган гасырның 70 нче елларындагы карашы, уй-фикерләре чагыла, яши-яши, аралаша-аралаша, без бер-беребезне тирәнрәк аңлаштык… 1997 елда миңа 60 яшь тулу уңае белән котлап язган шигырендә дә бу ачык чагыла: Алтмыштан соң да еллар күп,
Юллар күп әле, Фарсель.
Язучылар белән атла,
Галимнәр белән бар Син!

Җитә бит Синдә егетлек,
Чыныккан татар ла Син!
Абыйларга, сабыйларга
Үрнәк булып йөр, Фарсель.
Әйләнеп уздырмасалар
Тормыш әйләнмәләре —
Син аларның күзләреннән
Йөзеп узарлык әле…

Милләтнең Син бик кирәкле,
Бик тә газиз баласы.
Бир, каләмдәш, безгә кулың,
Бәйрәмең котлы булсын!

Безнең дуслык, Арча районындагы хуҗалыкларның берсенә эшкә баргач, тагын да тирәнрәк ачылды. Рөстәм укый торган группа студентларын, ягъни төркемдәшләрен шушы колхозга урып-җыюда булышырга җибәргәннәр иде. Мине исә университеттан студентларның эше, яшәеше өчен җаваплы вәкил итеп билгеләделәр. Рөстәм Мингалим белән бергә бу төркемдә шагыйрь Гәрәй Рәхим дә бар иде. Язмыш безнең өчебезне шунда очраштырды. Яшь чак, дәртле чак, иҗат ялкыны ташып торган чак… иҗат та иттек, җиренә җиткереп эшләдек тә. Тиз арада без авыл халкының ихтирамын яуладык, үзенә күрә ниндидер бер канәгатьлек табып эшләдек без ул көннәрдә. Аннары Казанга кайткач, университетның тулай торагына урнашкач, авылда узган көннәрне сагынып искә ала идек. Рөстәм белән Гәрәй Рәхим дә аерылмас дусларга әверелделәр, кайчан карама алар бергә булды. Кайда дисез? Тулай торакның гладилкасында. Алар киемнәр үтүкли торган шушы бүлмәне иҗат итү бүлмәсенә әверелдерделәр, аларның иң көчле, иң кыйммәтле, үзләрен таныткан шигырьләре, әсәрләре шунда туды. Еш кына мин аларның икесен дә Татарстан радиосының «Яшьлек радиодулкынында» дигән тапшыруына чакыра идем, алар рәхәтләнеп соңгы көннәрдә язган шигырьләрен укыйлар, фикер уртаклашалар, яшьләргә киңәшләр бирәләр иде. Миңа, бу тапшыруның редакторы буларак, сабакташларны чакыру, бергәләп гәпләшү үзенә күрә бер бәйрәмгә әверелә иде. Рөстәм Мингалимнең шул көннәрдә Татар радиосыннан сөйләгән гаҗәеп тирән фикерле әсәре һаман да истә. Бу әсәрен ул «Кем кулларына калдырыйм?» дигән җыентыгына да керткән. Лирик-эпик жанрда язылган бу әсәре «Яна-яна киткән торналар» дип исемләнгән. Болай караганда бик гади булса да, тирән мәгънәгә ия ул. Ул аны гади генә башлап җибәрә: тәүге мәхәббәтен искә ала, аның белән серләшә һәм гади генә детальләр аша образын күз алдына китерә, кичерешләрен, уй-хисләрен тирән итеп ачып бирә. Аны укыгач, ирексездән үзеңнең дә гомер юлыңны күз алдына китерәсең һәм сине дә шул ук тойгылар биләп ала: тиешенчә хәл ителми, аңлашылмый калган мизгелләр күңелне кузгата, йөрәкне сыкрата, ул көннәргә әйләнеп кайтасы, барысын яңача – бүгенге акыл белән хәл итәсе килә, ягъни шундый теләк уяна. Шушы уңайдан шагыйрьнең «Яшьлек» радиодулкынында яңгыраган тагын бер шигырен искә аласы килә. «Диләрә Тумашевага» дигән бу шигырен ул без студентлар бик тә яраткан, бик тә ярдәмчел, бик тә кешелекле укытучыбыз – Себер татары кызына багышлап язган. Университетның татар теле кафедрасы мөдире Диләрә апа Тумашева, бу шигырьне радиодан тыңлагач, зур рәхмәтләр әйтеп безнең редакциягә шалтыратты. Себерне сөрген диләрме?
Сөрген түгел ул Себер!
Татарлар җире ул, дисәк,
Сүзнең иң дөреседер!

Кара урман – тайгаларда
Мөмкиндер адашырга.
Адашмаган, юлын тапкан
Диләрә Тумашева!

Туган телен, туган җирен
Яктырткан шәхес бит ул:
Гыйлеме белән генә түгел,
Хатын-кыз буларак та гөл,
Гөлләрдән нәфис бит ул!

Еллар үткән саен яраткан, якын күргән дуслар китә бара, бары тик алар белән булган истәлекле мизгелләр генә кала. Күпме каләмдәшләребезне югалттык инде: Фәннүрләр, Харраслар, Рахмайлар, Рифкатьләр…Үзенчәлекле талант иясе Рөстәм Мингалим белән без соңгы тапкыр 2014 елның май ахырында озаклап сөйләштек һәм беренче июньдә, ягъни минем туган көнне очрашырга сүз куештык, әмма очрашырга насыйп булмады. Болай дисәм дөрес үк булмас. Без нәкъ шул көнне очраштык, әмма ул инде башка халәттә иде. Рөстәм дустым нәкъ шул көнне – мин туган көнне – мәңгелеккә күзләрен йомды. Аны без Самосырово янындагы татар зиратында җирләдек. Аның каберенә бер уч туфрак салып, аңа соңгы теләгемне юлладым: «Игелекле, ярдәмчел һәм бик тә тыйнак Дустым! Тыныч йокла! Урының җәннәттә булсын! Дусларың, укучыларың, шәкертләрең сине һәрчак сагынып искә алырлар!» ### «Беттек, мулла килен, түк бодаеңны!» ### (Чын хикәя) Кояш бераз күтәрелә төшкәч, Фатыйма әбием, күрше Идрис бабай корткасы һәм мин Кырынтау буена витаминлы үләннәр җыярга киттек. Кырынтау басуында ул елны кәҗә сакалы, йонлы күкәй, какы бик әйбәт үсте. Авылның ачлыктан агулы башак ашап хәлдән тайган халкына ул ярап куйды, аларның шактый өлешен витаминлы үлән үлем тырнагыннан йолып калды дисәм дә хата булмас. Болай да инде бу язда шул кечкенә авылдан да 67 авылдашым якты дөнья белән хушлашып өлгергән иде. Бигрәк тә сыерлары булмаган, сөт күрмәгән гаиләләрдә үлем-китем күп булды. Ә менә җир җылынып, болын-басуларда юа, сасы көпшә, кузгалак, какы кебек ашамлык үләннәр борын төрткәч, ач халык шуларны күпләп куллана башлагач, үлем чигенде, аннан бөтенләй дә тукталды. Әбием мине ничек тә исән-сау саклап калырга тырышты. Өйдә ярма, он запасы беткәч, бәрәңгене саклап кына тотты, аннары җир кардан ачылгач, бакчадан өшегән бәрәңге казып алып, пәрәмәч пешереп ашатты. Үләннәр баш калкыткач, кычытканнан, ат кузгалагыннан кәтлитләр әзерләде… Алай да әле сыербикәбез бар иде: аның сөте ярдәм итте. Менә бүген дә, сөт янына ашарга витаминлы үләннәр дә булсын дип, Кырынтауга килдек. Инде күпме генә җыйсалар да, кәҗә сакалы, какы калган иде әле, дөресрәге, өзелгәне яныннан яшьрәкләре үсеп чыккан. Ә менә йонлы күкәй инде картаеп ук өлгергән… Шулай булса да ике-өч көнгә җитәрлек витаминлы ризык таптык без бу көнне басуда. Авылга кайтышлый, бодай басуы янында тукталдык. Игеннең торышы әйбәт күренә, уңышы да быел начар булмас кебек. Тынлыкны Идрис бабай корткасы бүлде: – Бодайны уып карыйкмы әллә, мулла килен? – диде ул. Минем әбиемне, укымышлы кеше булгангамы, балалар укыткангамы, шулай кайберәүләр «мулла килен», икенчеләр «мулла җиңги» яисә «мулла түтәй» дип зурлап эндәшәләр иде. Әбием, моңа инде ияләнеп беткәнгәме, бу юлы да җавабын көттермәде: – Әйдә, уып карыйк. Ашарлык булса, бераз куырырлык яисә ашка салырлык булса да алырбыз, – диде. Бодай бөртекләре әле өлгереп җитмәсә дә, тәм кергән, ашарлык булган иде инде. Әнә алар нинди күркәмнәр, күзнең явын алырдайлар, безнең гомер яшәешебез чагыла кебек бу бөртекләрдә… Менә шул бөртекләр җитәрлек булмагач, әнә күпме авылдашларыбызның гомере өзелде быелгы язда. Хәер, узган ел җитәрлек үстергәннәр иде бөртекле ашлыкны, әмма авыл халкына эләкмәде ул… Бер хезмәт көненә 200 грамм бирделәр һәм шуның белән вәссәлам. Ярты кышка да җитмәде ул… Үч иткәндәй, бәрәңгесе дә уңмады бит. Җир кардан ачылу белән, авыл халкы, кыр казлары кебек тезелешеп, кырга башак җыярга омтылды… Карда көзен күп калган иде ул, язын аны күп җыйдылар, ярма ташында тарттырып көлчә, күмәч пешерделәр… Әмма башаклар агуланган булган икән шул. Баллы күмәчне ашап ике-өч көн вакыт үткәч, ач кешеләрнең авызлары кабарып чыкты, күбесе кан коса башлады… Пучы хастаханәсенә юл өзелеп тормады. Иртән авыруларны төяп илтәләр, ә кичен үлеләрне төяп алып кайталар… Соңрак авылда кабер казыр кеше дә калмады… Бер кабергә берничәшәр мәетне күмә башладылар… Коточкыч көннәр иде бу… Менә болын һәм кырларда витаминлы үләннәр күренә башлагач, халык шунда омтылды. Моңарчы үләргә өлгермәгәннәр исән калды… Шул исәптән мин дә… әллә язмыш, әллә ялгыш… әбием, таныш бабай килү сәбәпле, агулы башак җыярга бармаган… әллә күңеле сизгән… Шул сәбәпле миңа агуланган башак күмәче эләкмәде. Болай ук дисәм дөрес булмас, билгеле, күршем Хәкимҗан үзләре пешергән күмәчтән авыз иттергән иде… азрак булган, күрәсең… Авыз читләрем чабырып чыкса да исән калдым. Аннары сөтбикәнең сөте булышты… …Мине башак күмәче белән сыйлаган балачак дустым Хәкимҗан исә мәңгелеккә теге дөньяга күчте, ә мин әле исән… Кадерле әбием алып калды… Менә без аның белән бодай басуыннан кузгалып, таудан Баҗана елгасы буена төшеп киләбез. Биредән караганда барысы да күренә, авыл уч төбендәге кебек… әнә берсе җигүле атта күпергә якынлашып килә. Идрис бабай корткасы аны шунда ук танып алды һәм, әбиемнең җиңеннән тартып: – Беттек, мулла килен, түк бодаеңны, Җентоттым килә! – диде һәм үзе кесәсендәге бөртекләрен үлән арасына чәчә башлады. Әбием дә, куркынып: – Җентоттым! – дип кабатлады һәм алъяпкыч кесәсендәге бодай бөртекләрен чәчеп җибәрде. Авыл халкы бу хатынга әлеге кушаматны гаделсез, усал, явыз булганы өчен бирде, һәм бу кушамат район вәкиленә (ул вакытта аны «уполномоченный» дип тә йөрттеләр) гомерлеккә тагылды… Бу кушаматны ул берничек тә, беркайчан да юып төшерә алмас. Кылган гамәлләре җир күтәрердәй генә булмады шул. Кешеләр ачтан үлә, кайберләре, гомерен саклап калырга омтылып, бер уч икмәккә үрелә… ә Җентоттым карый… тенти… таба… һәм төрмәгә утырта. Ач халык өчен ике генә юл бар: йә үлем, йә төрмә… Күпчелек авылдашларым, агулы башак ашап, беренче юлны сайлады, икенче юлны сайлаганнар вакытлыча исән калсалар да, алар барыбер авылга әйләнеп кайтмады. Чөнки аларны Идрис бабай корткасы кебек: – Беттек, мулла килен, түк бодаеңны, Җентоттым килә! – дип кисәтүче булмаган. ### Ротада… мин – Сталин… Авыр бәрелешләрнең берсендә 4 нче рота командиры һәлак булды, һәм аның урынына кече лейтенант Данҗиев билгеләнде. Моңарчы офицерлар арасында аны бөтенләй белмиләр иде. Шуңа күрә аның үз вазифаларына керешүе күпләрдә үзенә күрә бер кызыксыну уятты… Аның турында сүзләр куерганнан-куера барды: соңгы бәрелешләрнең берсендә Данҗиев, имеш, немецларның атакасын берүзе кире кайтарган… Дивизия өчен хәлнең иң хәлиткеч мизгелендә кылган ул бу гамәлен. Батырлыгы өчен аңа кече лейтенант дәрәҗәсе бирелә, Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә, һәм шунда ук үзен 4 нче рота командиры итеп билгелиләр… Шулай итеп, берничә көн эчендә Данҗиев дивизиядә иң популяр затларның берсенә әверелә… Төшке аш алдыннан ул 3 нче рота командиры Җиһаншинга шалтыратты: – Әй өченче, хәзер минем янга кил, – диде ул, – бераз төшереп алабыз, батырлыкны юарга кирәк. Сиңа хәзер «адъютантым» ны җибәрәм… Дөресен генә әйткәндә, мондый сөйләшү Җиһаншинга ошап бетмәде. Ни әйтсәң дә, ул бит әле рота белән берничә көн генә… командалык итә… әгәр дә Җиһаншин кебек бер елдан артык командалык итсә, ни эшләмәс иде икән?! Аннан соң кече лейтенантның нинди адъютанты булсын? Адъютант бит, ким дигәндә, полк командиры вазифасын башкаручы офицерга гына каралган… Башы әйләнгән, күрәсең… Шул арада «адъютанты» килеп тә җитте. Киң җилкәле, шат күңелле, кыю бер солдат иде ул. Керү белән үк башын ишеккә, ягъни чыгу ягына таба какты да, киң елмаеп: – Киттек, капитан, Данҗиев көтә, – диде. «Адъютанты» на карасаң, командиры оригинал булырга тиеш», – дип уйлады Җиһаншин, землянкадан чыкканда. Аның артыннан ук элемтәчесе дә чыгарга ашыкты. Әмма ул теге «адъютант» кисәгенең үз-үзен тотышыннан канәгать түгел иде. Бигрәк тә командирына карата игътибарсыз булуы борчыды аны… Алар Данҗиев ротасы урнашкан урынга барып җиткәндә, немецлар көчле артиллерия уты ачты. Алга үтмәле түгел. Җиһаншин үзенең элемтәчесе белән ярым җимерек блиндажга кереп ышыкландылар… Утны немецлар бишенче траншеяга күчерделәр, һәм бераздан тынлык урнашты. Шул чакта каты итеп кычкырган усал тавыш ишетелде: – Юк, әйт син миңа, нигә, артиллерия ут ачкач, землянкага яшерендең?! Нигә? Аның соравына кайсысыдыр җавап бирергә омтылган иде, аны шул ук зәһәр тавыш бүлде: – Болтать итмә син монда. Аталар, имеш… атсалар ни булган? Сугышта һәрвакыт аталар… ә син, куркак, яшерендең… бигрәкләр дә яшисең килә инде?! – Бу – минем командир! – диде «адъютант», горур рәвештә тешләрен ялтыратып. – бирә кирәген… тетә взвод командирын. Үзе яшеренми ул, башкалардан да шуны таләп итә. – Нигә яшеренергә ярамый? – дип сорады Җиһаншинның элемтәчесе, аптырап. – Менә шулай… – диде «адъютант», – безнең кебек братны бер кулдан ычкындырсаң, яңадан җыям димә. Барысы яшеренәчәк… Кече лейтенант Данҗиев пулемёт янында тагын берүзе калачак… – Артиллерия аткан вакытта, һичшиксез, яшеренеп тору мөһим, – дип башлады сүзен Җиһаншин, – ә менә немец утның юнәлешен үзгәртеп, икенче ноктага күчергәч, дошманның атакасын кире кагу өчен, һичшиксез, янәшәдәге траншеяга күчәргә кирәк. Нигә юкка ут астында калырга?! Ни мәгънә? Әмма «адъютант» Җиһаншинны тыңламады: – Ничава, – диде ул, – минем лейтенант тәртип урнаштырыр биредә… Ул менә дигән хуҗа. Сталин – Кремльдә, ә ул – ротада! Ул шаярырга яратмый: кирәк җирендә өзә. Үзе дә качмый, башкаларга да качу юк… «Адъютант» үзе сөйли, ә үзе командирының һаман да кемнедер шәп итеп эшкәрткәнен ишетеп, башын кагып, елмаеп ала. Алар, блиндаждан чыгып, бераз атлаганнар иде, кече лейтенант Данҗиев янына ук килеп чыктылар. Ул землянка ишеге янында ук… Кечкенә генә буйлы, ябык, пычранып беткән, өстенә инде күптән кыршылып беткән ярымтун кигән, берәр вакыт мехы булдымы икән тунның, билгесез… Муенына ниндидер иске, пычранып беткән бинт ураган, ул муенына ябышып каткангамы, башын борган чакта, күрәсең, авырттырадыр: бу аның йөзендә чагыла. Данҗиев, Җиһаншинны күрү белән, эшлекле кыяфәттә сүз башлады: – Ә-ә… капитан! Әйдә, миңа узыйк! Үзе, җавапны да көтеп тормыйча, кискен генә борылды да алга атлады. Кәкре аяклы кечкенә генә фигура, траншея җимерекләре, ауган землянка калдыклары аша атлап, блиндажга узды. Блиндажга кергәч, Җиһаншин андагы шапшаклыкка аптырап калды: – Былчырак яшисең… – диде ул. Данҗиевка бу ошамады, шулай да ул, ничек тә тыелып калырга тырышып: – Сугыш былчыраксыз булмый… Гомумән, син миңа шуны әйт әле: бирегә без чисталык урнаштырыргамы, әллә сугышырга килдекме?! – диде, аннары «адъютанты» на борылды: – Бар әйт, тегеләр керсеннәр бирегә. Озакламый блиндажга өч взвод командиры – өч лейтенант керде. Барысы да командирлары кебек пычранып беткәннәр, бик тә арыклар, тик Данҗиевка караганда озынраклар. Болар землянкага кереп басарга да өлгермәделәр, шунда ук Данҗиев аларга ташланды: – Сезгә мин соңгы кат әйтәм! – диде ул, усалланып. – ипи сосарга беләсез, әмма сугышырга – юк… Менә нинди лейтенантларны әвәләгәннәр безгә. Ни өчен, дошман ут ачкач, тагын яшерендегез. Ни өчен мин яшеренмим? Аңлап калыгыз, биредә мин командир булганда, сезгә рәхимлек булмаячак. Молокосослар! Сез шуны аңларга тиеш: үземә карата мин катгый, таләпчән. Димәк, башкаларга да ташлама юк! Мин кызгана белмим. Берсе нәрсәдер әйтмәкче булган иде, Данҗиев аңа юл куймады: – Молчать! Сиңа сүз биргән кеше юк. Каян чыккан ул аклану? Башта күрсәт үзеңне… Без сине карарбыз әле. Ишек яңагына таянган «адъютант» Данҗиевның взвод командирларын ничек пешергәнен ләззәт белән тыңлый һәм үзен бу минутларда алардан өстен итеп хис итә кебек. – Кем соң син? – диде Данҗиев икенчесенә. – Әйт, син кем менә, син кем?! Мескен лейтенант нәрсәдер әйтергә теләгән иде, Данҗиев тагын да көчлерәк кычкырды: – Молчать! Синең бук икәнеңне үзем дә беләм… Син командир түгел, син – маңка, белдеңме! Ә мин, беләсең килсә, – диде, бармагы белән үзенә төртеп, – мин тиздән Советлар Союзы Герое булам. Данҗиев, эшкәртү тәмамланганны белдереп, кулын селтәде. «Адъютант», читкә тайпылып, лейтенантларга чыгарга юл бирде… Шулчак Җиһаншин сорап куйды: – Ни өчен син боларны махсус мин барында чакырдың? Менә кем мин, дипме? Үзеңне күрсәтергә теләпме?! Данҗиев капитаннан моны көтмәгән иде. Ул кинәт сикереп торды да, күзләрен акайтып, сугарга, телгәләп ташларга теләгәндәй, Җиһаншинга таба атлады. Әмма үз-үзен тотып, тыелып калырга акылы җитте… Шулчак ишектә аның «адъютанты» күренде… Ул инде көлми дә, елмаймый да, әмма усаллыгы, явызлыгы йөзенә чыккан… Аның артыннан ук ишектә Җиһаншинның элемтәчесе дә күренде… Ул, «адъютант» ка караганда, эрерәк сөякле, күркәмрәк иде… Данҗиев хәтәр үпкәләгән иде: – Мин сине дус итеп, сугышчан иптәш итеп эчәргә дип чакырдым. Ә син… Әнә ничек җирәнәсең… Синдәй белән эчкәнче, мин аны түгәм. – Бик әйбәт, түк! – диде Җиһаншин, урыныннан кузгалып, – мондый зат белән эчәргә һич теләгем юк. Синдәйләр белән беркайчан да эчмәдем һәм эчмәмен дә… Җиһаншин ишектән чыкканда, элемтәче егет аны алга үткәрде һәм, үз гәүдәсе белән командирын каплап, алга атлады һәм үзеннән-үзе Данҗиев белән Җиһаншин арасына эләкте. «Адъютант» исә, ишеккә сөялгән җиреннән кунакларга юл бирим дигәндә, элемтәченең оча сөягенә эләгеп, икесе бергә землянкадан атылып чыктылар. Җиһаншин траншея буйлап артына да борылмыйча атлады, чөнки Данҗиевның самавыр кебек кайнап артыннан килүен ул абайлады. Әмма тегесе шунда туктап калды һәм аптыраганнанмы, әллә куркытырга теләпме тагын кычкырды: – Әфәнде, синдәйләрне инде гражданнар сугышы вакытында ук барысын атып бетергәннәр… Алар белән ничек исәп-хисап өзгәннәрен укып булса да беләсеңме? Укымагансыңдыр… – Юләр син, – диде Җиһаншин тыныч кына. Данҗиевның зәһәрлеге тынына капланды: – Минме? Мин… мин… белсәң, – дип, чынлап та юләрләнгәндәй кычкырды, – Сталин – Кремльдә, ә мин – ротада. Мин – кече лейтенант, ә син – капитан. Төкерәм мин сиңа. Әйе, мин бөтен дивизияне коткарып калдым. – Сталин белән син авыз чайкама, – диде Җиһаншин, тыныч һәм гади булырга тырышып, – мин сине кызганам, Данҗиев. Сине, кайчандыр әйбәт кеше иде, диләр. – Ә нәрсә? – дип сорады ул, бераз суына төшеп. – Менә нәрсә… Син уеннан уймак чыгарачаксың… Үзең дә бетәрсең һәм юкка гына кешеләрне дә әрәм итәрсең… Хәер, үзең теләсә нишлә! Ә нигә башкаларның гомерен кыярга? Данҗиев башка бер сүз дә эндәшмәде. Бары тик «адъютанты» на кычкырганы гына ишетелде: – Ну син, азиат чырай! Нигә колагыңны салындырдың? Сыпырт моннан… Без, командирлар, үзара ни сөйләшмәбез. Бу синең эш түгел. Шуңа да без командирлар. Җиһаншин, үзенең ротасына кайткач, бөтенләй тынычланды. Аны үзенең ротасында беренче күргән шат күңелле арлы-бирле йөреп торган солдаты куандырды… Солдат командиры аның белән тигезләшкәч туктады, мылтыгының приклады белән оста итеп җиргә бәрде дә җылы итеп командирын котлады: – Сәламәтлек телим, иптәш капитан! Җиһаншин җавап бирде һәм тукталды. – Кунакта булдыгызмы, иптәш капитан? – Әйе, кунакта. Ә нәрсә, ярамыймы әллә? – диде командир. – Ник ярамасын, ярый. Тик ул якта ямьсез сүзләр йөри… Андый командирны Ходай күрсәтмәсен! – диде солдат, елмаеп. Моннан Җиһаншинга тынычрак та, ышанычлырак та булып китте. Иртән капитан уянганда, элемтәчесе инде мич ягып җибәргән һәм, утын кисәкләре ыргыта-ыргыта, бер солдат белән сөйләшә иде. – Данҗиевны әйтәм, үзе бәләкәй генә, ә үз-үзен яратуы биш тапкыр артыграк… – Хикмәт буйда түгел, – диде элемтәче, – буйда түгел. Данҗиев бит башта хуҗалык взводында була. Менә дигән мужик иде, диләр аның турында. Үзе старшина да… Ә власть биргәч, ягъни рота командиры итеп билгеләгәч, танымаслык булып үзгәрде, диләр. Менә ничек боза ул власть кешене… Монда буйның бер катнашы да юк, барысына да власть ярату һәм өстәге нәчәлникләр гаепле. Җиһаншин бераз шикләнә калды: «Ни өчен начальство гаепле?!» Элемтәчесе шул ара мичне болгатты да тагын утын өстәде. – Старшина, чынлап та, батырлык күрсәткән, – дип дәвам итте ул. – Шунда аңа герой исеме бирергә иде дә пулемёт расчётына командир итеп куярга иде… Бәяләп бетермәслек булыр иде… Ә аны шунда ук ротага командир итеп… Ә ротада аз дисәң дә йөз кеше… Үзең уйла, шуннан соң ничек башың әйләнмәс… Җиһаншин үзенең элемтәчесе белән, чынлап та, горурланырга хаклы. Бервакыт ул үзе дә, бераз төшереп алгач, командирына мактанып: – Иптәш капитан, мин биектә утырмыйм, ә шулай да еракка күз атам… – дигән иде. Тагын бер көннән соң элемтәчесе, иртә белән аны уятып, күңелсез хәбәр җиткерде: – Иптәш капитан, кече лейтенант Данҗиев «адъютанты» белән бергә үтерелгән. – Ничек үтерелгән? – Артналёт вакытында. Калганнар барысы да яшеренгән. Ә алар икәүләп калганнар, яшеренергә бармаганнар. – Кызганыч, – диде капитан. – Ә анда барысы да куанган. Аллага шөкер, котылдык, диләр… Траншеяда капитанны күреп, бер солдат туктатты: – Иптәш капитан, теге кече лейтенантны, чынлап та, үтерүләре хакмы? – Югыйсә бу ике көндә сугыш та булмады кебек… – Налётка эләккән. Капитан китеп баргач, ул тагын аның артыннан җитеп сөйләп китте: – Мин бит, иптәш капитан, уйлыйм да уйга калам, Алла сакласын, безнең командир белән ул-бу була күрмәсен, дим… Данҗиев нәрсә безгә, теләсә нишләсен! Безнекеләр белән генә ул-бу була күрмәсен. Бик тә кызганыч булыр… – Син нәрсә? – Менә мин дә әйтәм бит, Алла сакласын, дим. Шул сөйләшкән арада сержант йөгереп килде дә, уң якка күрсәтеп: – Немецлар, иптәш капитан! – Кайда? – 4 нче ротага ташландылар. Җиһаншин команда биреп тә өлгермәде, аның солдатлары бердәм булып командирсыз калган ротага булышырга күтәрелделәр… Дөрес эшлиләр. Кешеләр бит бер-берсенә булышу өчен яратылган… Усал җаннардан яклау һәм саклау өчен! ### Ике татар бөркете Походларда җылы йортым идең,
Түшәк идең салкын көннәрдә.
Ышанычым, якын дустым идең
Утлар яуган шомлы көннәрдә.
Канлы сугыш – көн-төн ут эчендә,
Ничә тапкыр яндым үзендә?
Һәм яндырдым унбер «юлбарыс» ны,
Исән калдым – яшим бүген дә, —

дип язды 1950 елда фронтовик-шагыйрь Салих Җамалиев үзенең «Утыз дүртем» дигән шигырендә. Салих Шакир улы Җамалиев 1921 елда Буа районының Кырык Садак авылында туа. Күрше Янтуган авылында җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш педучилищесына укырга керә. Анда ике ел укыганнан соң, Казанда халык мәгариф комиссариаты каршындагы укытучылар әзерли торган берьеллык курсларның тарих факультетында укый. 1940 елда Казанның элеккеге Молотов районы хәрби комиссариаты Җамалиевны Сызрань танк училищесына укырга җибәрә. Ике елдан соң училищены тәмамлагач, лейтенант Җамалиев 167 нче аерым танк полкы составында Воронеж фронтына килеп кушыла. Полк исә 7 нче гвардия армиясе составына керә һәм озакламый, 1943 елның июлендә, Курск дугасының көньяк фасында, Белгород шәһәре янындагы искиткеч каты, канлы бәрелешләрдә катнаша. Аннары Харьков шәһәрен азат итү өчен барган каты сугышлар аның өчен зур сынау була. Ул чакта әле 22 яшьлек татар егете гомеренең калган өлеше шушы шәһәр белән бәйләнер дип күз алдына да китермәгәндер… Харьковны азат иткәннән соң, Салих Җамалиев хезмәт иткән полкка «укыту полкы» дигән исем бирелә… һәм ул биредә калдырыла. Әмма Салих тылда калырга теләми, фронтка җибәрүләрен сорап, кат-кат рапортлар яудыра… Ниһаять, аны 173 нче аерым танк бригадасына җибәрәләр. Шулвакыт бригада Харьковтагы паровозлар төзү заводыннан яңа танклар кабул итеп ала һәм октябрь башларында 2 нче Украина фронтына килеп кушыла. Салих Җамалиев үзенә яңа танк кабул итеп алгач, аның башнясына эре хәрефләр белән «Сын татарского народа» дип язып куя… Татар халкының батыр йөрәкле улы, 27 октябрьдә Днепрны кичеп, Черкасск шәһәрен азат итүдә барган сугышларда батырлык күрсәтә, берничә «юлбарыс» ны яндыра. Аннары Корсун-Шевченко операциясендә катнаша. Кайда гына сугышса да, ул, янәшәсендә генә Чистай егете Абдулланың җылы карашын тоеп, дошман өстенә ташлана. – Үзем яраланып тылга озатылганчы, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Абдулла Габдрахман улы Җиһаншин, – сугышчан юлны шушы бөркет егет, унике немец «юлбарысы» н яндырган Салих Җамалиев белән бергә үттек… Аның кыюлыгына, батырлыгына чын мәгънәсендә соклана идем… Абдулла Җиһаншин Татар энциклопедия институтына сугышчан дусты турындагы материалларны алып килгән иде. Алар арасында Салих Җамалиевның Харьковта «Прапор» нәшриятында татар телендә нәшер ителгән «Мин хәтерлим» дигән шигырь һәм поэмалар җыентыгы да бар иде. Алты табак күләмендә басылган бу китапның битләрен актарам, укыйм. Менә аның «Һөҗүм» дигән поэмасы… Аны ул «Бөек Ватан сугышы каһарманы майор Абдулла Габдрахман улы Җиһаншинга багышлыйм» дигән. Тимер ташкын-танк батальоны
Атакага кинәт ташланды…

Батальонны алга алып бара
Батыр комбат – татар егете.
Үтүкли ул дошман окопларын,
Ул Җиһаншин – Идел бөркете…

Поэма герое – Идел бөркете, фәннәр докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле академигы Абдулла Җиһаншин әле 93 яшенә кадәр татар энциклопедиясен язуда, республикабызда белгечләр, фән кандидатлары, докторлары әзерләүдә актив катнашты… 98 яшендә вафат булды. ### Кендек һәм Сатар агайлар – Әй бу дөнья! Кендек бабай булмаса, минем язмыш нинди булыр иде икән, белмим. Нәрсә ул минем язмыш!.. Ил белән нәрсә булыр иде диген син.Кендекне әйтәм, Аллаһы Тәгалә биргән дә соң үзенә зиһенне, акылны, осталыкны! Мин бу фани дөньяга килгәнче үк, ул җиребезне искелек калдыгыннан, чүп-чардан, әрәмтамаклардан чистарта, сафландыра башлый. Сатар агай сөйли иде: – Әллә синең туасыңны белеп, әллә белми генә савыктырды да куйды бабаң дөньяны, дип. Кешеләр бер-берсенә сүз катудан туктады, ачулану, хурлау, Аллам сакласын, тәмам бетте. Һәркем башын аска иеп, ләм-мим дәшми, эчтән генә уйланып, мыштым гына йөри башлады. Шәп заман – безнең заман килде. Бер генә сорыкорт, әрәмтамак та калмады җирдә. Яһүдләр, исемнәр алыштырып, урыс булдылар. Синең әтиеңне дә тотып аттылар, әниеңне торф ятмалары ягына озаттылар. Чистарып, сафланып калдың син, бәхетле илнең бәхетле баласы… Мин түзмәдем, Сатар агайны бүлдердем: – Минем әти ничек әрәмтамак булсын инде? Гадел карт аны бик мактап сөйли иде бит. – Тсс, авызыңнан җил алгыры, ахмак малай! Гадел картны да шуңа тотып яптык бит. Юк-барны сөйләгән өчен. Димәк, синең әтиең яман кеше булган. Кендек бабай, беләсең килсә, Алла кушуы буенча эш итә… – Андый кеше булгач, нишләп Коръәннәрне яндырткан да мәчетләрне манарасыз калдырган соң ул бабай? – Ахмак малай! Шуны да белмисеңме? Яман кешеләр, әрәмтамаклар мәчетләргә дә кереп оялаган булган. Ояларын да калдырмаска боерды. Калдырмадык та шул. Минем кебекләр калды да синең кебекләр калды. Мин «яман җан» нарны аулаучы булсам, син әле сабый идең… – Ә нигә Нургали абыйны һаман иректә йөртәләр, алайса? Беркөнне, тимер-томырлар тагып, чыжым баганасына менде дә: «Ленин әйбәтрәк иде, Кендек яман. Бетсен Кендек! – дип кычкырды. – Юләр бит ул, дивана. Ә шулай да кичә аны да тотып озаттык. Хәзер Кендеккә тел тидерер кеше калмады. Мин ул чакта барысына да ышандым. Әле сабый идем шул. Шулай да Кендекнең безне илбасарлардан саклап калганын хәтерлим. Безнекеләр шәһәр арты шәһәр калдырып чигенә дә чигенә. Дошман аларны Идел ярларына китереп терәде. Кичләрен ут яндырырга рөхсәт итмиләр. Идел өстендә кара тәреле самолётлар үкерә. Нәрсә соң бу? Соңыннан белдем: Кендекнең Сатарлары артыгын тырышкан икән. Дошман һөҗүм итәр алдыннан гына, армиябезне «башсыз» калдырганнар, юк-бар генераллардан арындырганнар. Берәм-берәм башларына менеп төшкәннәр дә, Кендек җитәкчелекне үз кулына алган. Җирнең бердәнбер кендеге дип исәпләп, халык аңа ышана. Шуңа күрә кешеләр, «Кендек өчен!» дип, яуга күтәрелә. «Кендек өчен!» дип, танк астына керә, утка ташлана… Дошман чигенә. Язмыш диген! Шундый елларда да исән калдым бит. Ачыктың диярсең. Юк! Кендек Сатарлары, икмәкне алып бетерсәләр дә, алабутага тимәделәр, черек бәрәңгеләр безнеке иде. Аннары ирекле илебездә үскән кычыткан ярдәмгә килде, атлыгы, сасы көпшәсе, юасы җитеште. Юләр, Кендек бабай ничек безне ачыктырсын, ди! Рәхәт яшәдек. Көннәрдән бер көнне, язмышыма куанып, яшәвемә сокланып, даһиебыз Кендек бабайга хат юлладым: «Шундый әйбәт тормыш биргәнең өчен, Кавказ таулары кадәр рәхмәт! Мең яшә, Кендек бабай!..» ## Юморескалар ### Кунак Алар, икәүләп «Волга» да утырып, бакчага юнәлделәр. – Шәп бит, – диде Мөхит, чираттагы шигырен укып бетергәч, – вакытында бу шигыремне укып күпләр таң калды, Республика газетасында басылып чыкты ул. Үзең уйлап кара. Мин бит ул вакытта нибары каравылчы идем, әйе, бер зур төзелештә. Эш юктан аптырап, такмаклар сызгалый башладым… Менә монысын электән күз атып йөргән Мәрьямгә багышлаган идем: Мәрьям, бәгърем, син кайда,
Әллә мендеңме айга?
Аякларың күренеп тора,
Калган җирләрең кайда?

Шулай беркөнне эңгер-меңгер төшкәч, минем янга бер сәер кеше сугылды… Әлеге шигыремне аңа укып күрсәттем… Тынын да алмый торды бу… Шаккатты, малай, үзе… Чын талант икәнсең, ди. Андый-мондый гына кеше яза торган шигырь түгел бу, ди… Аннан шигыремне сорап алды да, дүрткә бөкләп, түш кесәсенә тыгып куйды… Әбизәтелни гәҗиттә чыгарабыз моны, ди… Күп тә үтмәде, бу минем янга әле краска исе дә бетмәгән гәҗитне алып килде… Минем шигырьне басканнар икән. Дөрес, язганнарымнан әллә нәрсә калмаган калуын. Аның каравы шигырьнең өстенә майлы хәрефләр белән минем фамилияне куйганнар… Зур рәхмәтләр әйттем мин ул кешегә. Гәҗиттә эшли икән. Мин дә бурычлы булып калмам, кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен, мин әйтәм… Үзе дә ялындырып тормады… «Болай кирәк нәрсә юк югын да инде, ә менә такта-токтаның кирәге булып чыгуы бар… Булдыра алсаң әзерләп куй, без соңрак килеп алып китәрбез», – диде бу. Шуннан, малай, шигырь артыннан шигырь басылып кына тора. Толь кирәк түгелме, ДВП кайтты бит, дип килеп җитә бу. Тагын шигырь китә… Шактый вакыт дәвам итте шулай… Әмма бервакыт бу кеше бөтенләй килмәс булды. Баксаң, соңыннан гына белдем, дачасын төзеп бетергән икән, хәерсез… Менә килеп тә җиттеләр. Ул кунагы белән кичке бакчага үтте. Башта кунак бизәкли-бизәкли эшләнгән дача йортына карап хәйран калды. – Шәп бит, ә, – диде Мөхит, – шул складта эшләгән чакта әвәләгән идем инде… Алты бүлмәле, террасасы бар, рәттән гараж… Кирпечен генә күр син аның… Утта янмый, суда батмый торган… Моннан да югары сорт юк. – Гаҗәп, – диде кунак һәм авыр сулап куйды, – мансардасын гына кара син аның. – Булдырабыз инде аны, – диде Мөхит һәм кунакны өйгә чакырды, – әйдә, капкалап алыйк… Син, малай, аягыңны ныграк сөрт… Ни әйтсәң дә, бөтен җир келәм… Келәмнең дә ниндие әле… Әйдә, утыр, читенсенмә… Шагыйрь дигәч тә, тартынма син миннән… Яши белергә кирәк… Әгәр дә акыл белән эш иткәндә… – Гафу ит, яшьти, мондый нәрсәнең миңа кирәге… – дип башлаган иде кунак, аны Мөхит бүлде: – Нәрсә син, әйдә, утыр… Диван-кроватька утыр… Югославский, малай… Кибеттә эшләүче бер таныш килгән иде… Кирпеч кирәк, ди бу. Бирдем. Ул да бирде, бушка диярлек… Бар иде заманалар, малай… Менә шул тулы гарнитурны брак дип бирде бит. Брак дигәне шул: тоткасы купкан иде… Ярар, утыр… Берне төшерик тә… аннан тагын шигырьгә күчәрбез… Шигырь дигәннән, күп тә үтмәде, икенче бер журналдан, бүлек мөдире диме шунда, тагын берәү килде минем янга… Үткен күзле, көләч йөзле, мин сиңа әйтим… Шигырьләргә сусадык, ди бу, «нигә Мөхитовның шигырьләрен чыгармыйсыз» дип, халык сорый, ди… Беләсеңме, халык сорый… Шуннан китте эшләр җайланып… Яза торам, чыга тора… Үзгәртәләр инде үзгәртүен, кайчак таныр җире дә калмый… Барыбер сүзгә кермәдем… Бәйләнчек түгел мин… Чыгамы? Чыга бирсен… Тик бүлек мөдире генә бер ел дигәндә килмәс булды… Күрәсең, ул да дачасын салып бетергән булгандыр… Шуннан соң кем килде дисеңме? Нәшрият редакторы пәйда булды… Аңа да дача кирәк икән… Барлык шигырьләремне чыкканын да, чыкмаганын да җыеп алып китте бу… Хәтта планга да кертеп тормаган, резерв калдырган булган икән… Үз күзләремә үзем ышанмый торам… Ярты ел үттеме, юкмы, менә шушы китап пәйда булды дөньяга… Мөхит стенадагы шүрлекләргә тезелгән китаплар арасыннан иң кадерлесен – үзенекен үрелеп алды… – Менә ул… Мине олы юлга чыгарган һәм кеше иткән китап. – Ай-яй, Сездәге китап, – дип хәйран калды кунак, – бер китапханә кадәр бит бу! Мөхит урыныннан ук кузгалды: – Башкача ярамый… Кешенең культура дәрәҗәсен билгели торган мөһим күрсәткеч ул. – Хәтта Мопассан, Золяның тулы томнары! – дип пышылдады кунак… – Кайсысын әйтәсең… Яшеленме, әллә зәңгәр төплесенме?! – Нәрсә, әллә укырга өлгермәдеңме? – Кая өлгерәсең… Үзең язгач, кешенекенә бик карыйсы килми икән ул… Подумаешь, Мопассан! Тагын бер рюмка тоттылар да бакчага чыктылар болар… Бакчаның түр почмагында искиткеч бер матур мунча утыра иде. – Ничек уйлыйсыз: юынып чыгарга теләмисезме? Яга торасың – яна тора… Коры пар… Шундый рәхәт… Барысын да заводта эшләп бирделәр. Нержавейка… – Әйдә, юынып чыгыйк, булмаса, – диде кунак теләр-теләмәс кенә… Чынлап та, оҗмах иде мунчада… Мөхит тәмам эреп китте… – Куандыра алам, – диде ул, кунагының аркасын ышкый-ышкый, – мине бит иртәгә союзга алалар, әйе, Язучылар союзына… Инде барысы да эшләнгән… Җайладым инде… Бер-икесен үзем көйләдем, калганнарын шул икесе көйләде… Дача салырга теләүчеләр дә юк түгел икән… Гомумән, котлый аласыз… – Котлыйм! Тик минем башка да бер уй килде әле, – диде ул, – дача саласы иде… Булыша алырсың бит? – Нәрсәң бар соң синең? Дөресрәге, синнән нәрсә алып була? Кунак кеше биш бармагын күрсәтте. Әмма Мөхит бернәрсә дә аңламады. Икенче көнне үзен сәер бер урынга чакыргач кына айнып китте ул. – Намуссыз, – диде ул кичәге кунагына. – Нигә биредә эшләгәнеңне әйтмәдең?! – Союзга икәүләп керәбез инде, болай булгач, – диде кунак, елмаеп. ### Ир хыялындагы хатын Үзгәрде заманалар. Хатыннар хәзер ирләренә һич ярарга теләмиләр, күңелләрен күрә белмиләр… Йә интеллигентлыгы җитешми, йә сөйкемле, ягымлы була белми, йә бәйләнчек, йә тел бистәсе… Мондый чакта кайсы гына ир идеаль хатын турында хыялланмый икән? Әнә гаилә башлыгы Равил дә, төшке тәмле аштан соң диванга сузылып ятып, әле телевизорга, әле бөгелә-сыгыла идән юган хатынына күз ташлап, нәкъ шул турыда хыяллана. …Менә ул эштән кайтып керә… Ә хатыны исә каршысына йөгереп килә: «Көн буе эшләп арыгансыңдыр, җимешкәем. Кая, бир портфелеңне, кертеп куйыйм бүлмәңә… Ә үзең ял бүлмәсенә үт… гамак элдем мин анда… тик үпкәләмә инде, бу юлы сине тирбәтә алмыйм… син яраткан өчпочмакны пешермәкче идем. Бәрәңге дә алып керәсем бар икән әле. Аңынчы газны яндырып җибәрим, шырпыңны гына бирсәңче, җимешем… Менә рәхмәт үзеңә. Әйдә, тибрән, тибрән… көн буе эшләү уен түгел бит, арыгансыңдыр… Әллә телевизорны кертеп куйыйммы синең янга? Ярар, ярар… алайса, күрше Гөлйөземне чакырам, аның белән күңеллерәк булыр сиңа, кадерлем…» …Икенче көнне болар дусларының дачаларына киттеләр. Равил яхшы гына төшереп, исереп китте. Бакчага чыгу белән абынды да кура җиләге төбенә капланды… Моңа хатынының ачуы килсә дә, дусларына сиздермәде… Әкрен генә «чукынып кит шунда» дип әйтмәкче булган иде дә, юк, түзде. Ул арада Равил дә, тернәкләнеп, аягына басарга омтылды… Хатыны исә, шуны гына көткәндәй, кулларын сузып, аңа ярдәмгә ашыкты: «Әй җимешкәем минем, егылдыңмыни соң? Тормакчы буласыңмы? Әйдә, әйдә, тотын миңа… тотын…» Аннары ул чалбарына ябышкан чүпләрне җыеп алды да үзен верандага алып керде… «Менә монда мендәргә ятып тор… Хәзер, хәзер… мин сиңа әче катык алып керәм… Ә бәлки, тозлы кыяр рассолы кирәктер?! Ни телисең, барысы да бар… Дусларыма алдан әйтеп куйдым… Нигәдер бик еш очкылык тота әле үзеңне, әллә «ашыгыч ярдәм» машинасын чакырыйкмы? Кирәкмиме? Кил әле, бер суырып үбим әле үзеңне… Рөхсәтме?..» …Өченче көнне Равил иртә белән генә кайтты өенә. Хатыны аны, төн буе күз йоммый көтсә дә, елмаеп каршы алды: «Кайттың да мыни, минем бәхет кошым… Юк, юк, аклануның кирәге юк. Мин сиңа ышанам, синең шәхси эшләреңә беркайчан да кысылырга җыенмыйм. Ә менә галстугыңның әйбәтрәген тагарга иде. Анда бит хатын-кызларның «элита» сы җыела. Алар алдында сынатмаска иде… Кая, иңсәңдәге менә бу озын чәчне генә алып ташларга рөхсәт ит… О-о, хәтта Гөлйөземнекеннән дә озынрак… ялтырап, алтынланып тора… Җимешем, әле эшкә кадәр ике сәгать вакыт бар, черем итеп ал… югыйсә эштә авыр булыр, йокламаган килеш… Ә мин, җил дә тидермичә, сиңа сокланып утырырмын. Әй-й җимешем минем, җимешкәем!» ### Чучка елын каршылаганда ### (Ярым шаяртып) Яңа ел якынлашып килә иде. Гөлчирәттәй ахирәте Биби түти янына ашыкты. – Ишегеңне дә бикләмәгәнсең, мине көткәнсеңдер, мөгаен, – диде ул, баскычтан менә-менә… – Кайлардан абайладың аны, күршекәем… Көттем, көттем… Көтми ни, бер елны да кермичә калмыйсың бит, Гөлчирәкәем. – Әйдә, кер, түрдән уз… Яңа ел белән үзеңне! – Чучка елы белән, Биби җаным, сине! – Исеме белән әйтмәсәнә, Гөлчирә, шуны. Тагын ниләр алып килер инде бу ел?! Исеме бер дә куанырлык түгел бит. – Шулаен ул шулай да, Биби җаным. Бәлки, шушы Чучка елы алып килер Илсин патшага акылны? – Ай-яй, булыр микән? Акыллы булу өчен, чучка түгел, кеше булып туарга кирәк бит. Ә болар яңадан туа алмыйлар инде, күршекәем. – Шул-шул… Тавык елында булып, кыртлап йөрделәр, парламентка «әтәч» җибәрделәр: дөрләп янды. – Әйе, эт елында котырдылар: тау халыкларын кырдылар… Галәмәт, бөтен бер халык миновать була димени? Булмаганны? – Әй Аллам. Чучка елында да чучкадан ерак китмәсләр кебек шул. Манчымакчы булалар, ди. – Хәерле булсын инде, алайса, манчыласыбыз да бар икән әле, күршекәем! Үзләрен манчырга иде дә соң аларның… Картайдык шул инде… көч калмады… – Шулай да яхшыга юрап карыйк, Биби җаным. Яңа ел белән үзеңне! – Яңа ел белән, күршем! ### Слаба КПСС Сөекле партиябезнең чираттагы съезды якынлашып килгән көннәр иде. Өлкә комитетында бигрәк тә ыгы-зыгы: берсе керә, берсе чыга, тик секретарь бүлмәсендә генә тынычрак. Шулчак анда да телефон шалтырады: – Әйе, тыңлыйм, – диде Фикърәт Әхмәтҗанович. – Ничек дисез? Кабатлап әйтегез. – Әйе, беләм… – Шул бинаның түбәсенә «Слава КПСС» дип язып элгәннәр иде бит… – Шуннан… ни булган. – «Слава» сүзендәге «в» хәрефен алганнар… – Алмаганнардыр инде, нигә аны алсыннар, ди… кубып төшкәндер. Куярлар, кайгыртуың өчен рәхмәт. – Куюын куярлар… тик «в» хәрефе урынына «б» ны куярга уйлыйлар икән. Фикърәт Әхмәтҗанович бертын уйланып торды да кырыс кыяфәткә керде: – Кем әле бу? Кем куярга тели? Кем?! Әмма аңа җавап бирүче булмады. Бары тик трубкада кыска-кыска гудок кына ишетелде. ### Автобуста Язмыш мине беркөнне шулай Сафа Сабиров белән автобуста очраштырды. Хәләл җефете белән Яшел Аланга баралар икән… Сафа ага, кайчан гына очрашсак та, гел елмаеп кына тора торган иде. Бүген исә, дөресен әйтергә кирәк, кәефе юк. Исәнләшү белән үк зарланырга тотынды: – Әй, бар иде заманалар… Яшьләр, чынлап та, яшьләр иде. Өлкәннәрне хөрмәт итә беләләр иде. Ә бүгенге яшьләр? Юк. – Юкка зарланасың, Сафа ага, мин әйтәм… Әле генә бит үзеңә бер чибәр егет урынын бирде. Хөрмәт түгелмени бу? – Бәлки, ул мине таныгандыр, шуңа урын биргәндер… Ә бит хатыным әнә ярты сәгать инде басып бара. Аңа урын бирүче юк… \<…> …Автобуста, чынлап та, йомырка төшәрлек тә урын юк, барысында да диярлек кызлар-егетләр, яшьләр утыра. Шулвакыт өлкән яшьләрдәге бер ханым керә дә, барысына да ишетелерлек итеп, болай ди: – Никадәр интеллигентлы, укымышлы, уңган яшьләр бара, тик берсе дә урыныннан кузгалырга теләми… – Дөрестән дә, интеллигентлар буа буарлык, – ди Нияз Акмал, – тик автобуслар гына җитми. ### Сыпырт машинадан Ул вакытта әле Батулла җәяү йөрде, шәхси машинасы юк иде. Ә машиналы буласы килә: теләк зур. Шул көнне ул лотерея билеты сатып ала… Өйгә кайткач, гаиләсе алдында билетны кесәсеннән чыгара да: – Эх, отсам, – ди ул, – сине, хатын, үзем белән рәттән үк, ә малайны артка утыртып җилдертер идем дә соң… Улы каршы килә: – Мин артка утырмыйм. – Ник утырмаска? Утырырсың… – Юк, утырмыйм. – Ул чакта сыпырт машинадан… ### Батуллада кунакта Бервакыт Мәскәү әдәбият институтының тулай торагында булырга туры килде. Дөресрәге, Батулла янына кердем. Батулла – ул чакта студент… шул институтта укый иде. Әйтергә кирәк, бик җылы каршы алды Батулла. Әле дә оныта алмыйм. Аның бүлмәсенә керүгә, иң элек стенадагы зур картага күзем төште. Анда Себер киңлекләреннән алып Мәскәү тирәсенә кадәр Татар җирләре җәйрәп ята иде… Бик күп калалар… елгалар – барысы да тәүге исемнәре белән төркичә язылган… Әнә Итил елгасы агып ята… Нократ… – Сүз белән тамак туймый ул, – диде, минем уйларымны бүлеп, Батулла. – Хәзер мин сиңа иң әйбәт Мәскәү кибетеннән алынган Казан итеннән манты пешерәм. Яшибез без монда, малай, ач Казан түгел инде… Мин Мәскәүгә килгәннән бирле, Татарстанның бөтен итен Мәскәүгә ташыйлар… Батулла ачыкмасын диләрдер инде… рәхмәт яугырлары… Манты әзер булгач, Батулла берара югалып торды һәм әйләнеп тә керде. Үзе генә түгел күрше бүлмәдән ике кызны да эләктергән: берсе – маҗар, икенчесе – болгар кызы… Кыскасы, Батулла әйтмешли, безнең кан кардәшләр. Күреп торам: ничек тә минем күңелне күрмәкче Батулла. – Мәҗлес саф татарча булачак, – диде ул һәм шунда ук бүлмәнең нәкъ урта бер җиренә – идәнгә – бик матур келәм җәеп куйды, – ә хәзер инде утырышыйк… алай түгел, менә болай итеп, аякларны бөкләп… Кызлар, аякларны бөкләп, дим. Аягын бөкли алмаган маҗар кызына Батулла үзе булышты… Хәйран шәп килеп чыкты бу… Болай да кыска итәкләр, аякларны бөкләп куйгач, инде үз вазифаларын үтәми иделәр бигрәк тә мантыга үрелгәндә… Шулай бераз утыргач һәм Казан кунагы алып килгән күчтәнәчтән авыз иткәч, Батулла, электроорганда уйнап, үзе җырларга кереште: Кызлары да кызлары,
Күзләр генә кызмалы…
Бу кызларны үстергәндер
Болгар, Маҗар илләре.
Бигрәк матур үзләре.
Үзләреннән матур кебек
Күренеп торган җирләре.

Кәли кымма кым-мая,
Зәкәрия кым-мая.
Аяклары сиңа, Фарсель,
Калган җирләре мая.

Батулла җырлаудан туктагач, кызлар шаулатып кул чаптылар. Кызлар кул чаба, Батулла рәхәтләнеп көлә. Кунак та көлә, кызлар кул чаба… Барыбыз да көләбез… Шул гүзәл мизгел әле дә колагымда чыңлап тора… ### Сезнең кебек бер дивана инде Язучы Шәмси һәм тагын берничә татар зыялысы әле ул вакыттагы Ленинград урамы буйлап, үзара гәпләшеп баралар икән. Шулчак алдагы тыкрыктан көяз генә киенгән бер кыз, очлы үкчәләрен тыпылдатып, болар каршысына килеп чыга. Ул алдан, ә зыялылар аның артыннан атлыйлар, ә күзләре хатынның аякларында. Шәмси түзми, татарча: – Нинди ирне бәхетле итә икән бу ханым? – ди. Хатын исә кинәт кенә боларга таба борыла да саф татар телендә: – Кемне булсын, сезнең кебек бер дивананы инде, – ди. Әле генә кыюланып маташкан Казан зыялылары телсез кала. ### Этләр ничә ел яши? Фәнзаманның Минзәлә район газетасында эшләгән чагы. Соңгы көннәрдә хәле тагын да читенләшә төште. Райком әһелләре тынгы бирмиләр үзенә, туктаусыз бәйләнәләр. Тәнкыйть мәкаләсе язса да, азрак төшереп алса да… тынгы юк. Бигрәк тә коткы тарату бүлегеннән Шамрай теңкәсен корыта моның… Фәнзаман, йодрыкларын төйнәп, урыныннан купты, икенче каттан урамга күз ташлады. Әнә ул райком… Бүген дә чакырганнар… Урамга чыгып, берничә адым атлавы булды, аның каршысында Шамрай үзе күренде, әмма ул инде элекке Шамрай түгел иде бүген, үзгәргән… Елмая, сүзләрен дә сайлап кына, җайлап кына тезә. Аннары ул, шатлыгын уртаклашырга теләгәндәй: – Фәнзаман, мине котлый аласың,– диде. – Әллә китәсеңме? Шәп. – Юк, китмим… Беләсеңме, миңа бит 40 яшь бүген! Фәнзаман аның күзләренә текәлеп үк карады да: – Гаҗәп! Этләрнең бу кадәр яшәгәнен ишеткәнем булмады. Котлыйм! ### Машинада гына элдертәләр Лемонның авылдан килгән елы иде бу. Ял паркында ул бик сылу бер кыз белән танышты һәм аңа үзен борчыган сорауларны яудыра башлады. – Син мине, чынлап та, яратасыңмы? – Бик нык яратам. – Мине генә яратачаксыңмы? – Бары тик сине генә. – Миңа кадәр башкалар белән йөрмәдеңме? – Юк, йөрмәдем, акыллым. Җәяүләп йөрергә мине кем дип белдең… Белсәң, машинада гына элдертәләр иде мине. ### Үзем төшәм Кызыл Позиция урамындагы тулай торак яныннан Ркаил узып бара икән. Шулчак дүртенче катның ачык тәрәзәсеннән йомшак кына шаян тавыш ишетелә: – Әй Ркаил, мин синнән куркам… – Ә нигә куркырга, сылу кыз? – Минем белән берәр нәрсә эшләрсең дип куркам. – Бәй, син бит әнә кайда… дүртенче катта. – Алайса, хәзер үк төшәм мин, Ркаил. ### Тик әни сизмәсен Әле базар мөнәсәбәтләренә күчә башлаган чак иде. Яшь профессор финанс-икътисад институтына керергә килгән таныш бер кызга: – Безнең институтны сайлагансың икән, бик әйбәт. Димәк, бизнес белән шөгыльләнергә телисең?! – Телим, бик телим… Тик әни сизмәсен… ### Каршы килгәнем юк Әле студент елларында Газинур Моратовның күзе Мөслим якларыннан килгән озын кара чәчле, зәңгәр күзле кызга төшә. – Озата барсам, каршы килмәссеңме, сылу кыз?! – Андый хәлнең әле Казанга килгәннән бирле булганы юк, егетем… – Әллә бер тапкыр да егетләрнең озатканы юк үзеңне? – Әй юләрем, ялгыш аңлагансың… беркайчан да каршы килгәнем юк, димен. ### Пенсионерлар эшлиме сездә? Көннәрдән бер көнне институтның директор урынбасары янына бер пенсионер килеп керә: – Гафу итегез, – ди ул, – сездә пенсионерлар эшлиме? – Эшли, – ди моңа директор урынбасары. Шуннан соң бу пенсионер эндәшми-нитми генә чыгып китә. Әмма берничә айдан ул тагын әйләнеп килеп җитә: – Сездә пенсионерлар эшлиме? – Элек эшли иделәр, хәзер юк. – Алайса, мине эшкә алыгыз, – ди бу. Пенсионер эшкә алынгач, эш урынына килеп утыра да гәҗит-фәлән караштырып, телефоннан сөйләшкәләп ала да кайтып китә. Шулай килә дә, гәҗит укып, чәй эчә дә кайтып китә. Көн саен шулай кабатлана. Шактый көннәр үткәч, директор урынбасары үзе керә моның янына: – Гафу итегез, Сез кайчан эш башларга уйлыйсыз, – ди ул, – кара сүзләр әзерләнмәгән, аклары да рәткә салынмаган. Шәхесләр исемлегенә тотынмагансыз да кайчан эш башларга уйлыйсыз? – Бәй, Сез бит үзегез эшкә алганда нәрсә дидегез? Хәтерегездәме? «Пенсионерлар бездә эшләми», – дидегез. Эшли торган булгач аны, юньлерәк җирдә дә эш бетмәгән… ### Дару урынына күзлек Шулай бервакыт директор урынбасары, зарланып, доктор янына килә. Нервлар чыгымлый бугай. Көн дә тавыш… бигрәк тә үзем эшкә кабул итеп алган хезмәткәрләр тынгы бирми.– Мондый хәл еш кабатланамы?! Соңгы елда аерата ешайды. Хәлләр авыр… Берәр рецепт язып бирә алмассызмы? Доктор сүзсез генә рецепт яза. Урынбасар, даруханәгә килеп әлеге рецептны бирсә, ни күзе белән күрсен, аңа күзлек төреп бирәләр… Урынбасар кабат доктор янына йөгерә. – Нәрсә Сез миңа яздыгыз? Нигә миңа бу күзлек? Доктор авыр сулап куя: – Нигә булсын. Эшкә кабул иткәндә, юньсезләрне аз гына булса да юньлеләрдән аеру өчен бу. ### Син дә шулай сөйлә Шулай бервакыт институтның бер хезмәткәре докторга мөрәҗәгать итә: – Институтта эшли башлаганнан бирле, хатын белән йоклаган юк. Нишләптер йоклыйсы килми. Нидән булыр икән бу? – Сезгә хәзер ничә яшь соң? – ди доктор. – Алтмыш биш… – Картлыктыр, кордаш, картлык билгеседер бу. – Нинди картлык, ди, ул. Әнә минем күршемә инде җитмеш. Ә хатыны белән әле ничек кенә йоклый икән… – Каян белдең? – Бәрәч, каян белим, ди… Үзе сөйләде. – Син дә сөйлә… Әйе, син дә шулай сөйлә, картлач! ### Мылтыгы атмый Даһина түтәй сөйләргә бик ярата. Шуңа күрә палатадагы хатын-кызлар, процедура алгач, аның янына җыела. – Үзең ничек яшисең соң? – ди аңа Арчадан килгән ханым. – Әйбәт кенә яшибез. Арча якларында үрнәк гаилә дисәң дә була… Картым белән 19 яшьтән бирле бергә торабыз. Хәзер миңа 78 яшь инде, тиздән бергә яши башлавыбызга 60 була. – Картың ничек соң? – Булдыра, кызлар, булдыра. Тик мылтыгы гына атмый башлады. Ярый, атмаса атмас, ауга йөрисе юк инде. ### Миллионер Космос аша теләсә кайсы җисем белән сөйләшеп була торган әкәмәт телефон куелгач, иң беренче итеп әбекәйгә шалтыратырга булдым: – Әлү-әлү! Оҗмахмы бу? Бик әйбәт, туры килеп торуын әйт әле син аның… Борчуым өчен кичерегез мине, шунда, якын-тирәдә, минем әбекәй күренмиме? Тәбәнәк кенә буйлы, йомшак тавышлы… бик игелекле… Исеме дисезме? Җирдә чакта Фатыйма диләр иде аңа… Хәзер дә шулаймы? Алайса, бик хуш, трубканы аңа бирегезче? Кәүсәр суы алырга китте? Нәрсә-нәрсә?! Судан кайтып киләме? Көтәм… Шунда трубка шыгырдап куйды. Бераздан әбиемнең ягымлы, малай чактан ук күңелемә сеңеп калган йомшак тавышы ишетелде: «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлү… тыңлыйм. Кем була соң әле бу?» – Мин бу, – мин әйтәм, – синең оныгың. Әйе, әйе… Оҗмахта гына яшисең икән, әбекәй… Мин бик шат. Миңа да урын хәстәрли тор… күп яшисе калмагандыр инде, шәт… Яшь чакта җибәргән хаталарымны юып йөрим менә. Юкка борчый дип уйлама. Менә синнән дә гафу үтенергә булдым. Шук идем шул. Гафу ит, әбекәй… минем яшь чакларны хәтерлисеңдер… Бервакыт шулай миңа унлык акча тоттырдың. «Илле тиененә ярты кило кәнфит ал да калганын кайтарып бирерсең», – дидең бит, үзең беләсең, барысын туздырып бетердем… Калганына түбән очтагы дус малайның иске сәгатен алып кайттым. Әй, ачуланган да идең шунда, әбекәй. «Беркайчан да акча тормас синдә, тормыш итә алмассың», – дидең. Ә мин гафу үтенәсе урында, үзең беләсең инде, күркә кебек кабарып киттем: «Акчамы? Тормас менә, миллионер булмасам күрерсең менә», – дидем. Фәрештәнең «амин» дигән чагына туры килеп торуы әйт әле син аның, ә. Бүген шалтыратуымның да сәбәбе шул: тәки миллионер булдым бит, әбекәй… Ышанмыйсыңмы? Ипи тотып ант итәм, әбекәй: мин миллионер бүген… Оҗмахта яшим дисәм дә ярый… Тик түлисе бурычларымны кайтарып бирергә син генә юк янымда… Эх, әбекәй! Акчаны хәзер кая куеп бетерер хәл юк. Капчыклап ташыйм… Бер кисәк сабын, йөз грамм кәнфит алсам да, меңәрлекне генә ыргытып китәм… Саклап тот, дисеңме?! Әй әбекәй, акчаң күп булгач, нигә аны кызганырга! Таратам… Күккә ашканнарның рухы сөенсен, дим. Сәдаканы да сезнең вакыттагы кебек тиенләп түгел, ә меңәрләп бирәбез, әбекәй… Ничек миллионер булдың, дисеңме?! Булыштылар, әбекәй… Көферләр игелекле хәзер. Шулар булышты. Бигрәк тә Борис дигән бабай белән Гайдар дигән агай булышты инде… Хәйдәр түгел лә, Гайдар, димен… Әйе, син аның әтисен беләсең… Язучы иде. Әби-бабайларга су китереп, утын ярып йөрүче Тимурчылар турында яза иде ул. Әйе, шуның малае. Тәмам баетып бетерде безне… Ничек дип соң? Рәсәйдә базар ясадылар… Базар булгач, акча булмыймы соң… Баюыбызга чыдый алмыйбыз… Әйтергә онытканмын икән: ирек алдык, әбекәй. Әйе, бирделәр… Ирекле эт кебек хәзер без. Эх, син генә юк, әбекәй… Казаннардан Актанышларга кадәр тәксиләрдә генә йөртер идем үзеңне… Әлү! Әлү! Әлү, дим… Кем өзде… Элемтә бүлеге? Миллион сумлык… Минме? Шулкадәрлек сөйләштемме? Булмаганны… Сез бит бар җыйган акчамны алып бетерәсез, болай булса. Ә мин әбекәйгә миллионер мин дип мактанган булам тагын… [^1]: Филүс Хисаметдинов – ветеринария фәннәре докторы, шагыйрь. [^2]: Бу шигырь М. Әгъләмовка ияреп язылды (авт. искәр.).
fffa77b9bca7aa9ce4f3153767f4f8b2
2,008
fairy tale
Айсылу Имамиева # Тиен белән Аю ### Әкиятләр КАЗАН. ТАТАРСТАН КИТАП НӘШРИЯТЫ. 2008 УДК 821.512.145-34-93 ББК 84 (2Рос=Тат)-4 И48 Имамиева А.З. Тиен белән Аю: әкиятләр / Айсылу Имамиева. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. — 47 б. — 3000 д. ISBN 978-5-298-01685-8 Әлеге жыентык — яшь язучы Айсылу Имамиеваның беренче китабы. Анда авторның балалар өчен язылган кызыклы әкиятләре урын алган. Бу мавыктыргыч, маҗаралы әкиятләрдән безне әйләндереп алган табигатьнең серле яклары, әкияти геройлар юлында очраган төрле вакыйгалар хакында белергә була. УДК 821.512.145-34-93 ББК 84 (2Рос=Тат)-4 ISBN 978-5-298-01685-8 © Татарстан китап нәшрияты, 2008 © Имамиева А.З., 2008 ## Шаян кар бөртекләре Кичә түгел, бүген түгел, иртән түгел, кич түгел, ерак-ерак бер басуда кар бөртекләренә күңелсез булып киткән. «Көннәр буе гел бер урында утырабыз бит, ә!» — дип шаулаша башлаганнар алар. Аеруча кышның беренче көннәрендә үк яуган кар бөртекләре зарланган. Февраль бураннарына ияреп килгәннәре дә аларга кушылган: «Чыннан да, буран белән бергәләп очып йөрүе шундый күңелле иде, ә хәзер тик ят инде», — дигәннәр. Шуннан озын-озак кына сөйләшкәннәр, серләшкәннәр дә биергә өйрәнергә булганнар. Менә күрерсез! — дип кычкырган иң матур, иң ялтыравыклы кар бөртеге. — Бии-бии без әллә кайларга кадәр китә алырбыз!.. Аннары ак кар бөртекләре көлешә-көлешә биергә өйрәнгәннәр. Бии-бии уйный-шаяра башлаганнар. Бер-берсенә тиеп, берсен-берсе кытыклаганнар. Күз яшьләре чыкканчы көлгәннәр һәм, үзләре дә сизмәстән, шаян тамчыларга әверелгәннәр. Шуннан алар, шау-гөр килеп, гөрләвек булып, елгага таба юл алганнар. Менә шулай барлыкка килгән, ди, язның шаян гөрләвекләре. ## Кошлар күпере Күл буендагы бик матур бер аланда яшәгәннәр, ди, булганнар, ди, кошлар. Менә беркөнне дөньяның барлык кошлары зур җыелыш җыйганнар. Беренче булып сүзне Әтәч башлаган: — Ки-кри-күк! — дип кычкырган ул башта. — Кошлар! Барыгыз да җыелып беттегезме? — Әйе, әйе! — дип җавап биргәннәр кошлар. — Хәзер мине тыңлагыз! Менә миңа бүген кыр казлары сөйләде, алар, канатларын яза-яза күктә очып йөргәндә, башка күлләрне дә күрәләр икән. — Әйе, кыйгак, әйе, кыйгак, — дип каңгылдашкан кыр казлары. — Менә шул, — дигән Әтәч, — безнең арада ерак араларга оча алмый торган кошлар да күп. Әтәчләр, тавыклар, күркәләр, йорт казлары, пингвиннар, йорт үрдәкләре, тагын бик күпләр. Тик ерак араларга оча алмасак та, безнең дә шул бүтән күлләрне күрәсе, болыттан болытка йөгереп уйныйсы килә. — Ә нишләргә соң? — дип сайрашкан, бытбылдашкан, каңгылдашкан кошлар. Шул вакыт Әтәч: — Әйдәгез күпер салыйк! — дигән. — Шәп! — дигән Күркә. — Ул күпер, — дип җырлап җибәргәннәр сары сандугачлар, — бик тә серле булсын, гади генә булмасын. Озак уйлашканнар. Ниһаять, Кызыл күркә үз сүзен сөйли башлаган: — Минемчә, ул төрле төсле булырга тиеш. — Ах! Нинди матур булачак! — дип чыр-чу килгән карлыгачлар. — Жиде баскычлы, җиде төсле булсын, — дигән акыллы Тукран. — Менә беренче төскә үземнең бер каурыемны бирәм, — дигән Кызыл күркә һәм зәп-зәңгәр һава дулкынына каурые белән кызыл сызык сызган. — Бак-бак-бак, беренче баскыч булды да! — дип сөенгәннәр үрдәкләр, һәм араларыннан берсе кишер төсендәге каурые белән икенче баскычны сызган. Һавада матур булып күпернең ике баскычы барлыкка килгән. — Ә безнең сары төсебез бу матурлыкка сихрилек өстәсен! — дип очкан сары сандугачлар. Өченче төс сары булып буялган. Хәзер инде алга Әтәч чыккан. Чыккан да түшендәге яшел каурыйларын елкылдатып бер елмайган. Аның томшыгына яшел каурый кабып һавага очыртуын бар кошлар да сокланып карап торганнар. Дүртенче баскыч яшел төсне үзенә сеңдергән. Кошлар: «Инде хәзер кайсы төскә чират җитте икән?» — дип аптырашта калганнар. Басулар, иген кырлары өстендә, бик биектә очып йөрүче өч тургай төшкәннәр дә күкнең зәңгәрлеген бер юл итеп сызып үткәннәр. Күркә янына кунакка килгән күп сөйләшүче Попугай тел шартлатып куйган: — Куе зәңгәр тагын да матуррак! Шулай дигән дә серле күпернең алтынчы баскычын сызган. Кошлар аптырашта калган. Ике зәңгәрнең бергә килүе ошамаган аларга. Тик Попугайга берәү дә бер сүз әйтеп өлгермәгән. Тынычлык кошлары күгәрченнәр соңгы баскычны үз төсләренә — шәмәхә төскә буяп куйганнар. Бар кошлар да сөенгәннәр. Күпер чыннан да күз явын алырдай матур икән. Кошлар бер-берсен яңа күпер салыну белән котлаганнар. Шул сәгатьтән аларның да үз күперләре барлыкка килгән. Тырышлар үз максатларына ирешә ала шул. Ә күпернең исемен бу җыелышны җыйган Әтәч хөрмәтенә «Салават» дип куйганнар. Син һәм мин күреп белә торган салават күперенең тарихы менә шундый инде. ## Умырзая Бик борынгы заманнарда чәчәкләр гел урман ышыгында гына үскәннәр. Чөнки алар кояш белән очрашудан курыкканнар. «Кояшка чыксак, безнең матур таҗларыбыз шиңеп юкка чыгар», — дип уйлаган алар. Шулай ышыкта гына яшәп, ел артыннан ел үткән. Жир шарына кабат ямьле яз килгән. Елгаларда бозлар кузгалган, кар эрегән, бөҗәкләр тыз-быз йөгерешеп йөри башлаганнар. Матур чәчәкләр дә кышкы йокыларыннан уянган. Алар агач күләгәсеннән кошларның зәңгәр күктә очып йөрүләренә кызыгып карап торганнар, бөҗәкләрнең кояшта кызынып ятуларына hǝp елдагыча шаккатканнар. Менә шул вакытта зәңгәр күзле, сары керфекле Умырзая чәчәге үз дусларына карап әйтеп куйган: — Чәчәк дусларым! Минем кояш белән танышасым, аңа карап елмаясым килә! Аның бу сүзләрен ишетеп, чәчәк дуслары куркып калганнар. Шулай да Умырзаяга үзләренең дә кояш белән күрешәсе килүләрен, батырлыклары гына җитмәвен әйткәннәр. — Батырлыгыңа сокланам, — дигән Энҗе чәчәк. Шуннан Умырзая чәчәге кояш белән күрешергә карар кылган. Каушап кына аланның нәкъ уртасына чыккан. Һәм кояш белән күрешү шатлыгыннан чың-чың итеп җырлап җибәргән: — Чәчәк дусларым, кояш шундый матур, их, күрсәгез иде! Ул бер дә минем таҗларымны яндырмый! Бу сүзләрне ишетеп, Энҗе чәчәк тә аның артыннан кояшка чыккан. — Чыннан да, кояш матур, минем дә таҗларым шиңмиләр, — дигән ул башка чәчәкләргә. Шул көннән башлап бар чәчәкләр дә кояш белән дуслашканнар һәм яз, җәй айларында кояшка карап елмаешып яши башлаганнар. Ә Умырзая чәчәген «батыр кояш чәчәге» дип атау гадәткә әйләнгән. Әле хәзер дә салкын кыш узып, ямьле яз килүгә, иң беренче булып Умырзая чәчәк ата һәм эреп бетәргә дә өлгермәгән кар өстендә батыр гына елмаеп утыра бирә. ## Үрмәкүч Тормышны, дөньяны ярата торган бер Үрмәкүч бар икән. Тик менә аның үзен берәү дә яратмый, ди. Балалар аны күрүгә куркып качалар, ә олылар борыннарын җыералар. Бу хәл Үрмәкүчне башта аптырашта калдырган, ә аннары бөтенләй дә сагышка салган. «Мин әллә бик ямьсез үрмәкүч микән?» — дип уйлана башлаган ул. Шуннан көзге янына үрмәләп менгән дә үз-үзенә караган. «Юк инде, алай ямьсез дә түгел, күзләрем әнә ничек матур иттереп карый. Нишләп, алайса, миннән куркалар соң? Бәлки, берәр дус тапсам, ул миңа барысын да аңлатып бирер», — дип уйлаган Үрмәкүч. Шуннан үзенә дус эзләп карарга булган. Тик юк, аны күрүгә барысы да тизрәк качу ягын карыйлар икән. Дуслашырга теләвен аңлаучы табылмый, ди. Шулай да Үрмәкүч берәүгә дә үч сакламаган, үз эченә үзе бикләнгән дә караңгы бер почмакта яшәргә булган. Әмма аның күңелендәге сагыш, моң аңа тынгылык бирмәгән. Күңеленең иң түрендә өмет уты яшәгән. Бер төнне төшендә ул матур рәсемнәр төшереп үрелгән челтәрләр күргән. Йокысыннан уянуга, Үрмәкүч челтәр үрә башлаган. Матур, төгәл итеп үрелгән челтәрләрне күреп сокланмый мөмкин түгел икән. Һәм, чыннан да, бу челтәрләрне күреп, кешеләр, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр дә сокланган. Хәтта болытлар артына качып моңаеп утырган кояш та, бу челтәрләрне күрергә дип, күк уртасына чыккан һәм елмаеп җибәргән. Кинәт кенә көзге яңгырлар да туктап калган. Ә Үрмәкүч бар дөньясын онытып үргән дә үргән һәм, үзе дә сизмәстән челтәрләренә ияреп, яктыга чыккан. Шуннан аптырашта калган. Аннан берәү дә курыкмый, ә киресенчә, аңа сокланып карыйлар икән. Аны күрүгә үк кычкырып елый башлый торган кызчык та шатлыгыннан көлеп җибәргән: — Менә кем үрә икән бу матур челтәрләрне, — дип кулларын чәбәкләгән. Үрмәкүч башта оялып куйса да, соңыннан чиксез бәхетлегә әйләнгән. Аны барысы да ярата, дус итә бит. Аңлаган Үрмәкүч: сине яратсыннар өчен үзең генә түгел, ә эшләгән эшләрең дә матур булырга тиеш икән. ## Актырнак һәм Балык Мин Актырнак исемле бер эт белән таныш. Ул һәр көн саен нинди дә булса маҗаралы хәлгә юлыга. Ә мин бу маҗараларны күңел дәфтәремә җыеп барам. Берсен сезгә дә сөйлим әле... Беркөнне Актырнак, үз ишегалдын калдырып, ерак сәфәргә кузгала. Дөнья карап кайтасы килә аның. Көне буе Актырнак алга карап бара да бара. Кырдагы иген басуын, болындагы гүзәл чәчәкләрне, тау итәкләрендә челтерәп аккан тылсымлы чишмәләрне күреп соклана. Шуннан тау башына менеп карарга була. «Нәрсәләр бар икән бу биек тау башында?» — дип уйлый ул. Тиз-тиз атлап, бер сәгать дигәндә менеп тә җитә. Мондагы саф һавадан Актырнакның башы әйләнеп китә. Ә тауның бу як итәгеннән башланган гүзәл үзәннең матурлыгын күреп бөтенләй дә шакката. Үзәнне тутырып төрле төсле чәчәкләр, хуш исле җиләкләр үсә. Үзәннең нәкъ уртасында түп-түгәрәк күл ялтырап ята икән. Нинди матур дөнья дип уйлый да Актырнак, җитез генә йөгереп, шул күл янына килә. Ә күлдән аңа бер Балык карап тора икән. — Һay-hay, исәнме, Балык! — дип өреп куя Актырнак. — Сәлам, — дип җавап бирә Балык, күңелсез генә. — Нәрсә булды? — дип сорый аптыраган Актырнак. — Менә мин туганнан бирле шушы күлдә яшим. Беркая да чыкканым юк, дөньяны бөтенләй белмим, — дип уфтана Балык, моңсу гына итеп. — Һәй! — дип куя Актырнак. — Тапкансың борчылып утырыр сәбәп. Хәзер мин үзем сиңа дөнья турында сөйләп бирәм. Шуннан Актырнак урман, кырлар-болыннар, авыл һәм үзе яшәгән ишегалды турында сөйли башлый. Жир шарының бик матур, искиткеч зур булуын аңлата. Балык бу хәлләрне әкият тыңлагандай, авыз ачып тыңлап тора. Шуннан тагын да күңелсезләнә. — Менә шул, хәзер син барысын да беләсең, — дип сүзен төгәлли Актырнак. — Син мине кызыктырдың, минем барысын да үз күзләрем белән күрәсем килә, — ди Балык. — Нәрсәгә, син миңа ышанмыйсыңмыни? — Ышанам! — Шулай булгач, «шушы-шушы җирләрдә булдым» дип күз алдыңа гына китер. Менә мин дә су төбендәге дөньяны күрә алмыйм бит, аңа карап кына күңелсезләнеп утыра башласам, нәрсә була инде ул, ә? Әйдә миңа үз дөньягыз турында сөйлә әле, — ди Актырнак. Шуннан Балык аңа су асты дөньясы, кызыл, зәңгәрсу суүсемнәре, су ияләре төзегән патшалыклар, кабырчыклар эчендә ялтырап яткан энҗе ташлар, төрле төсле балыклар турында сөйли. Актырнакның исе китә. — Сиңа дөньяны белмим дип әйтергә ярамый. Син бит могҗизалар дөньясында яшәп ятасың, — ди ул Балыкка. — Чыннан да, мин дә бик матур дөньяда яшим икән бит! Безнең күл төбеннән дә матуррак урын юктыр ул! — дип сөенә Балык. — Тизрәк өемә кайтыйм. Рәхмәт сиңа! Сау бул! — Сау бул, матур гына яшә! — ди Актырнак, көмеш тамчылар чәчрәтеп күл төбенә сикергән Балыкка карап һәм шул мизгелдә үз ишегалдын сагынуын тоя. Авылга таба йөгергәндә, Актырнак үзе яшәгән ишегалдының дөньядагы иң матур урын булуы турында уйлап куя. Шулай булмаса, бер көн эчендә шулкадәр сагынмас та иде! ## Тиен белән Аю Борын-борын заманда яшәгән, ди, бер Тиен. Ул Аю белән дус булган. Аюның өе Тиеннекеннән бик ерак булганга, сирәк күрешкәннәр алар. Менә беркөнне Аю Тиенне очраткан да: «Син кая киттең болай?» — дип сораган. Тиен: «Чишмә суына бара идем, чәй эчәргә кил, дустым», — дип җавап биргән. Кунак озак көттермәгән. Килгәч, икәүләшеп көлешә-көлешә, тәмләп-баллап чәй эчкәннәр. Киткәндә Аю да Тиенне кунакка чакырган. Аюның яңа өенә илтә торган сукмак нарат урманы аша уза икән. Тиен адашмасын дип, Аю нарат ботакларына кызыл миләш тәлгәшләре элеп кайткан. Тиенгә дә шулай дип әйтеп калдырган. Ләкин аларның дуслыгыннан көнләшеп йөрүче бер Саескан да яшәгән, ди, бу урманда. «Кызык итәм әле боларны!» — дип уйлаган ул. Аю элгән миләшләрне Бүре өненә илтә торган сукмактагы нарат ботакларына элеп чыккан. Тиен, бернәрсә дә сизмичә, туп-туры шул сукмактан Аю дустына кунакка киткән. Үзе белән бер төенчек күчтәнәч тә алган. «Барып җиттем!» — дип сөенгән Тиен, миләш тәлгәшләре беткәч. Ләкин ни күрсен, Аюның өе урынында җимерелергә торган Бүре өне икән. Ул Бүредән чак качып котылган. Яман ачуы чыккан Тиен башка беркайчан да аюлар белән дус булмаска ант иткән. Дуслык ни белән бетәр иде икән? Шул вакытта көнче Саесканның миләш тәлгәшләрен күчереп элгәнен бер Куян карап торган икән. Эшнең нидә икәнлеген аңлагач, Аюга барып сөйләмәкче булган. Тик Тиенне көтә-көтә тилмереп беткән Аю кышкы йокыга талган икән. Көч-хәл белән уяткан аны Куян. Йокысыннан уянгач, ачулы Аю әй кирәген биргән, ди, көнче Саесканның! Койрыгын чак кына өзеп алмаган, ди. Тиен дә ишеткән бу хәлне. Аю дустына үпкәләве өчен бик оялган. Ике дус хәзер тату яшиләр, бер-берсенә кунакка йөрешәләр, ди. Мин дә булдым беркөнне Тиенкәйдә кунакта. Бер кәрәз бал күтәреп Аю да килде. Сыйландык... Бик тәмле булды! ## Кнопка борын Бик матур бер авылда Ләйлә исемле кыз яши. Менә шул кыз үз-үзенә һаман: «Нишләп минем буем кыска икән?» — дип уйланып йөри. Аның иң зур хыялы — тизрәк зур үсү! Агачлар кадәр булып! Ә болай... Беркөнне әнисе Ләйләгә кызыл-кара шакмаклар төшкән пәлтә алып кайтты. Ләйлә бик сөенде. Шул минутта ук, әнисенә киеп күрсәткәч, күрше әбисе янына йөгерде. Тик күзлеген кияргә оныткан әби Ләйләне күркә итеп күрде: — Әй бу хәерсез күркәне! Ник каршы капкадан керә инде, ә? Акбай бәйдән ычкынса! — дип уфтанып, Ләйләне куарга ук тотынды. — Әби, бу мин! — дигәч кенә аптырап туктады. Танып алгач, рәхәтләнеп бер көлде дә, пәлтәне котлап, тәмле конфетлар алып чыкты. Ә Ләйләнең күңеле барыбер күтәрелмәде, аның бу вакытта тагын да тизрәк зур үсәсе килә башлаган иде инде. Күркә кадәр генә булып йөр, имеш! Бер дә кызык түгел! Буе кыска булуы өстенә әле Ләйләнең борыны да кечкенә. Уймак кадәрле кечкенә генә борын. Тик бу хәлгә борчылмый кызчык. Хәтта үртәсәләр дә исе китми. Нәкъ менә борыны кечкенә булганга аны әнисе «Кнопка борыным» дип сөя бит. Ә бу чакта Ләйлә үзен дөньядагы иң бәхетле кеше итеп хис итә. Әйе, Ләйләнең буе тәбәнәк, борыны да кнопка кебек кенә. Шулай да аның башкалардан өстен бер сыйфаты бар. Ул хайваннарның һәм кошларның телен белә. Моны Ләйлә үзенә биш яшь тулган көнне аңлады. Беренче тапкыр шул күрше әбисенең Күркәсе белән сөйләшкән иде ул. Менә ничек булды бу сөйләшү... Күркә аның янына горур гына атлап килде дә: — Кнопка борын, әйдә сөйләшәбез, — дип куйды. Ләйлә башта бик нык аптырады. Аннан, үзен-үзе кулга алырга тырышып: — Син кешеләр телен беләсеңмени? — дип сорады. Күркә, гөлдер-гөлдер килеп көлгәннән соң: — Юк, мин үз телемдә сөйләшәм, ә менә син без — кош-кортлар һәм хайваннарның телен аңлыйсың. Онытканчы туган көнең белән котлыйм! — дип, Ләйләне тәмам аптырашта калдырды. — Ә бу көнгә кадәр нишләп сез миңа берни дә сиздермәдегез? — дип сорады Ләйлә. — Мондый сәләте булган кешеләр бу турыда биш яшь тулган көннән башлап кына белә алалар. Әйтергә кирәк, синең кебекләр хәзерге вакытта Жир шарында бишәү генә, — дип аңлатты Күркә. — Алайса, минем бүген икеләтә шатлыклы көнем. Хәзер үк барысына да сөйлим! — дип өйгә таба борылган Ләйләне Күркәнең шелтәле тавышы туктатты: — Әгәр дә мәгәр бер генә кешегә булса да бу турыда әйтсәң, безнең телне шундук онытачаксың! — диде ул. — Кызганыч, — дип башын иде Ләйлә. — Нишләтәсең, канун шундый, аны бозып булмый. Бераз гына сүзсез тордылар. Шуннан Ләйлә: — Нигә син мине Кнопка борын дип атыйсың? — диде. — Без барыбыз да сине шулай дип атап йөртәбез, — диде Күркә. — Кемнәр? — Мин, куяннар һәм башка йорт хайваннары. — Кызык! — Сине хәтта әниең дә шулай дип атый бит, — дип, танышуны тәмамлады Күркә. Буйлары да бер үк булгач, бик тиз дуслашып китте алар. Күркә Ләйләне гел Кнопка борын дип атап йөртә башлады. Ә беркөнне Күркә аны читлектәге куяннар белән таныштырырга булды. Читлектә яшәүче өч куян да Кнопка борын Ләйлә белән танышуларына бик шатландылар һәм шундук үзләрен борчыган сорауларын сөйләп киттеләр. Яз башында ук урман тавыгы Көртлекәй куяннарга бер китап бүләк иткән. Ул шулай вакыт-вакыт куян дуслары янына кунакка килергә, килгән саен әллә нинди серле бүләкләр алып килергә ярата икән. Бу китап та гади китап түгел, серле китап. Аны укыган саен укыйсы килеп тора, ә язылган һәр сүзе тылсымлы, ди. Тик китап тышына эленгән йозакның ачкычын калдырырга оныткан хәтерсез урман тавыгы. Шуңа да куяннар яңа дуслары Кнопка борын Ләйләдән ачкыч сорадылар. — Миндә ачкычлар юк, аларны ясый да белмим. Әти дә ачкыч кирәк булса шәһәргә бара, — дип җавап бирде Ләйлә. — Шәһәр... Ул бит бик ерак, – диде Күркә, гөлдер-гөлдер килеп. — Алайса, урман тавыгы Көртлекәй янына урманга барырга кирәк! — диде өч куян да берьюлы. Менә шуннан алар — Кнопка борын Ләйлә, өч куян һәм Күркә — урманга таба юл алдылар. Ләйләнең әти-әнисе эштә, дәү әнисе янына күрше әбисе кергән, һәм алар чөкердәшеп чәй эчеп утыралар. Кнопка борын, куяннар һәм Күркәнең чыгып китүен сизүче кеше булмады. Урман авызы ерактан гына күренеп торса да, сөйләшә-сөйләшә баргач, озын юл да кыска булып тоелды. Менә алар урманга килеп тә җиттеләр. Урман зур һәм куе. Агачлар бер-берсенә бик якын үсеп утыралар, алар арасыннан үтеп тә булмый. Ярый әле бер тар гына сукмакны табып алдылар. Шул сукмактан урман эченә кереп киттеләр. Хәтерсез Көртлекәйне эзләп озак йөрисе булмады. Сукмак туп-туры урман аланына чыга икән. Ә бу якты, ачык аланда урман тавыклары ял итеп утыралар. Көртлекәй куян дусларын шул минутта ук танып та алды. Аны күргәч, куяннар да чын күңелдән сөенделәр. Урман тавыклары кунакларны тәмле кыр юасы, кипкән җиләкләр белән сыйлады. Ниһаять, куяннар китап турында сүз башладылар. — Әй! — диде хәтерсез Көртлекәй. — Мин бит бөтенләй онытканмын. Шуннан кесәсеннән төрле төсләр белән балкып торучы бер яфрак чыгарды. Бу яфракка язылган хәрефләрнең барысын да кычкырып укып чыккач кына китапның ачылачагын аңлатты. Яфракны алып Көртлекәйгә рәхмәтләр әйткәч, кайтыр юлга кузгалдылар. Серле китап турында сөйләшә-сөйләшә кайтып та җиттеләр. Капка төбендә үк аларны Ләйләнең әнисе каршы алды. Ул кызының кайдалыгын белми аптырап беткән, бик борчылган иде. — Нишләп әйтми чыгып киттең, кызым, мин бик борчылдым бит! —дип, Ләйләне күтәреп алды. Куяннар, оялып, тәпи очлары белән колакларын бөтерә башладылар. Ә Ләйлә әнисенә бер сүз дә әйтмичә чыгып китүенә бик үкенде. Башка беркайчан алай эшләмәячәкмен дип үз-үзенә ант итте. Ләкин никадәр генә теләсә дә, хайваннар телен аңлавын әйтә алмый иде ул. Шуңа да әнисен кочаклады һәм, елмаеп: — Әни, мин башка беркайчан да алай эшләмәм, — дип кенә әйтә алды. Ә китап чыннан да тылсымлы булып чыкты. Бу серле китаптагы кызыклы хәлләр, матур әкиятләрне укысаң, син көннән-көн тизрәк үсәчәксең, матур, акыллы булачаксың, ди. Ә Ләйлә китапны тулысынча укып чыкса, хайваннар телен беркайчан да онытмаячак икән. Шуңа да хәзер Кнопка борын Ләйлә, куяннар һәм Күркә кич саен китап укыйлар. Бу серле китап алар тормышын кызыклы, шатлыклы итә. Ышанмасагыз, әнә Ләйләнең үзеннән сорый аласыз. Ә мин бер дә алдамыйм. ## Эчтәлек — Шаян кар бөртекләре — Кошлар күпере — Умырзая — Үрмәкүч — Актырнак һәм Балык — Тиен белән Аю — Кнопка борын Литературно-художественное издание Для детей дошкольного и младшего школьного возраста **Имамиева Айсылу** **(Шаехова Айсылу Зуфаровна)** **Белка и Медведь** Казань. Татарское книжное издательство. 2008 На татарском языке Әдәби-нәфис басма Мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен **Имамиева Айсылу** **(Шәехова Айсылу Зөфәр кызы)** **Тиен белән Аю** Мөхәррире Л.М.Шәехов Бизәлеш мөхәррире Р.Х.Хәсәншин Техник мөхәррире һәм компьютерда биткә салучысы Ф.Р.Гыйсмәтуллина Корректоры Р.Н.Шакирова Оригинал-макеттан басарга кул куелды 19.11.2008. Форматы 70х841/16. Татарстан китап нәшрияты ДУП. 420111. Казан, Бауман урамы, 19. http://tatkniga.ru E-mail: tki@tatkniga.ru Оригинал-макет Jahat™ программалар пакеты ярдәмендә әзерләнде. «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы ААЖ. 420066. Казан, Декабристлар урамы, 2.
fffc324f728a3859eb9f5b3422138734
2,010
local history
> **Туган авылым тарихы** > > > > **2010** > > **Аңлатма язуы.** > > Хәзер балаларда милли үзаң тәрбияләү, татар теленә, халкына, тарихына, туган ягына мәхәббәт уяту, рухи яктан бай ,физик яктан камил шәхес тәрбияләү аеруча игътибарга лаеклы проблемаларның берсе булып тора. > > Үзенең үткәненә һәм тарихына хөрмәт һәм ышаныч белән караган халыкның гына киләчәге бар. Шуңа күрә без олы шәхесләребез, бөек халкыбыз, үткән олы тарихыбыз белән горурланырга, алар рухы белән яшәргә тиешбез. > > **Максатым:** > > Туган ягым – Комазан авылының бай тарихы турында күбрәк белү, башкаларга да җиткерү. Авылыбыздан чыккан күренекле һәм талантлы якташларыбызның күркәм эшләре белән таныштыру. > > > > **Иске Комазан атамасы каян килеп чыккан?** > > Минем туган авылым Иске Комазан. Русча исеме - Старый Кумазан. > > Авылның исеме үзгәрмәгән, официаль булмаган исеме юк. > > Хәзерге вакытта Иске Комазан авылы Мамадыш районы Дүсмәт жирле үзидарә составына керә. Элек Казан губернасы, Мамадыш кантонына кергән. > > Иске Комазан авылы район үзәге Мамадыштан 15 чакрым ераклыкта, Мамадыш - Кукмара юлы өстендә кала. Авыл чокырда, кечкенә таучыклар арасында урнашкан. Тирә-ягын катнаш урманнар чолгап алган. > > Нократ елгасына таба 7-8 чакрым ераклыкта Яңа Комазан авылы бар. Шуңа күрә, исемнәреннән чыгып, Иске Комазан авылына беренче нигез салганнар, дип уйларга була. Авылның. Нигезләнү вакыты билгеле түгел. Ләкин аньң исеме килеп чыгуы турында ике легенда бар. > > Мамадыштан Кукмарага баручылар чиста комлы урында Азан әйтеп китәләр. " Комда азан " дигәннән Комазан килеп чыккан. Элек авыл янында ком чыгару урыны булган. Бу урынны "Ком Казаны " дип йөрткәннәр. " Ком казаны " кыскарып, авыл исеме Комазан килеп чыккан. > > Авылыбызда чын бай нәселләре юк. Тырыш хезмәт белән мул тормышта ^:^ яшәүче нәсел Әгъләмнекеләр. Хәзерге көндә Иске Комазанда аның алтынчы буын вәкилләре туган. Әгъләмнекеләр - җирне үз итүчеләр, алдынгы механизаторлар. > > Иске Комазанда татар һәм керәшен татарлары бүленеше юк. Ләкин, байтак кына татар һәм керәшен кушылган яшь гаиләләр бар. > > Иске Комазан авылында истәлекле урыннар да юк түгел. > > "Кызыл йорт", "Бакыр ширбе", "Крестьян йөрәге", "Биге юлы", "Морза очы" кебек атамалар авылыбызның тарихына бәйле рәвештә килеп чыкканнар. > > ^:^ Авылыбызда туып-үскән, бүгенге көндә илебезнең терле почмакларында яшәп, Туган илебезгә армый-талмый хезмәт итүче күренекле шәхесләребезне дә атап китү урынлы булыр. Вахит ага Галиев - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, 9 китап авторы, Мамадыш районыныц Аксакаллар шурасы рәисе, сугыш һәм хезмәт ветераны. Гарәфи ага Әгъләмов - шагыйрь, 2 китап авторы, Алабуга шәһәрендә яшәп ижат , итә. Мингол Галиев - Татарстанның, халык артисты, җырчы, КДПУ доценты, татар моңнарын бөтен дөнья халкына ишеттергән милләтпәрвәр. Дусил Касыймов - Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында эшли, Татарстанның атказанган артисты. > > Авылдашларыбыз арасында күренекле сәнгать әһелләре, атказанган төзүчеләр, урманчылар, табиблар, укытучылар, орден-медальләргә лаек булган механизаторларыбыз, терлекчеләребезнең дә булуы белән мин чын күңелдән горурланам. > > **Урам исемнәре каян килеп чыккан?** > > > > **Морза у рамы** > > Югары Ушмы авылында Морза исемле бай яшәгән, Ул иген җирләрен һәм Иске Комазан авылы янындагы урманнарның бер өлешен биләп торган. Аңа -Комазан халкы хезмәт иткән. Морза байның авылына чыгып китә торган урам аның исеме белән атала. > > **Чаллы урамы** > > Бу урам аша җәяүле һәм ат юлы узган. Мамадыш - Балык Бистәсе районнары чигендәге Чаллы авылына шушы урамнан узып йөргәннәр. Кайбер вакытта юлаучылар бу урамда яшәүчеләргә кереп кунгалаганнар. > > **Көек очы урамы** > > Авыл халкы Көек авылына кыска, туры юлдан бару өчен шушы урамнан > чыгып киткәннәр. > > **Тау асты урамы** > > Бу урам 5-6 хуҗалыктан тора. Ул тау итәгенә терәлеп урнашкан. Бәлки шуңа күрә аны тау асты урамы дип атаганнардыр. > > Иске Комазан авылында зур елгалар юк. Чишмәләрдән агып чыккан сулар җыелып ага торган кечкенә: Шуат, Чаллы, Морза инешләре бар. Шушы инешләр Комазаннан Нократка агучы Комазан елгасын тәшкил итәләр. Берничә кеше исеме белән атала торган чишмәләр бар. > > **Чишмәләр тарихыннан** > > **"Изгеләр чишмәсе"** > > > > Татар авылларының күбесендә Изге исем белән аталган чишмәләр, елгалар күп. > > Изге чишмәләр, ерак заманнар истәлеге булып, хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Безнең татар халкы гомер буе суга табынганнар, алар чишмә буйларын чистартып, яннарына агач утыртып, буралар корганнар. > > Судан башка дөньяда яшәү мөмкин түгел, шуңа да халык аны изге дәрәҗәсенә күтәргән. Әби-бабаларыбыз янында коръән, намаз укыганнар. Мөселман дине тотучы кешеләр өчен иң кадерле китап Коръәндә дә чишмәләр телгә алына. Халыкта элек-электән су-чишмә, изге чишмәләр белән бәйле. > > Безнең Иске Комазан авылында да чишмәләр бик күп. > > Изгеләр чишмәсе текә яр астыннан агып чыга. Чишмә тирәсе табигатьнең гаҗәеп матур урыны: өске өлешендә бик матур урман сузылып киткән, кояш чыгышына агучы "Изгеләр чишмәсе" бу урында кинәт бормалы-бормалы агышы белән дәвам итә. Ерак түгел наратлык әйләндереп алган. Гомумән бу чишмә белән безнең авыл кешеләре озак еллар файдаланганнар һәм сокланып туя алмаганнар. Хәзер дә, әби-бабайлар изге чишмәнең суын эчеп, бит-кулларын юып, тәннәренә сафлык, чисталык алганнар. Коръән укып хәер-сәдакаларын калдырып китәләр. Чишмә янындагы хәтфәдәй яшел чирәмгә утырып үзләренең матур теләкләрен телиләр. Төрле авырулар белән авырганда, изгеләр чишмәсеннән ераклардан килгән кешеләр саф чишмә суын алып китәләр. Изгеләр чишмәсе күп санлы : чишмәләрдән, суының салкынлыгы һәм тәме белән аерылып тора. Урманнан, яки басудан арып-талып эштән кайтучы авыл халкыбыз, җәйге көннәрдә чишмә янында хәл җыярга тукталалар, суын эчәләр. Җәйләрен кызарып кояш батканда изгеләр чишмәсе өстенә кып-кызыл булып кояш нурлары төшә, су өстендә үзенә бер сихри дөнья ачыла. Бер карап сокланып торган әби-бабайларның исләренә күп еллар булган тарихи көннәр исләренә төшәдер кебек, чөнки изгеләр чишмәсе ага башлавына күп гасырлар үткән. Ул бик күп вакыйгаларның шаһиты булган. > > Безнең Иске Комазан авылында бер Хупҗамал исемле әби булган. Аны олылар да, кечкенәләр дә Хубый әби дип йөрткәннәр. Хубый әби бик кешеләргә шәфкатьле кеше булган. Тормышында Хупжамал әби бик авырлыклар күреп яшәгән, нинди генә сугышлар күрмәгәндер ул. Бик тырыш, эшчән хатын булган. Аның нәселе, әби-бабалары озын гомерле булган. Хубый әби үзе дә йөз яшькә җитеп үзенең озын һәм тарихи дөньясы белән саубуллаша. Хубый әби изгеләр чишмәсенең бер озын тарихын белгән. Бу тарих авылыбызның күп еллар булган, дәхшәтле сугышның бер истәлеге булып Хубый әбинең күңелендә озак еллар сакланган. Бу тарихны безнең киләчәгебез дә белер, чөнки бу тарихны безнең авылыбызның кешеләре белергә тиеш һәм ул урынны кадерләп тотарга тиеш. > > 1552 нче елларда Иван Грозный оештыру өчен тәре походы ясаган. Иван Грозный татар авылларын чукындырып йөргән, ул Дүсмәт, Комазан башы авылларын чукындырган, ә Акман авылына керә алмаган, чөнки бөтен җирдә дә су була, алар су аша чыга алмаганнар. Иске Комазан авылына якын бер авыл бар, ул элек Алкин авылы дип аталган. Алкин авылында Алкин исемле бер бай була, аның килеп чыгышы шул байдан була. Ул байның фамилиясе Алкин булган. > > Алкин бай Иван Грозный яклы, халыкны чукындыру ягында була. Башта шул бай янына әтрәтләр килеп керә, бу Алкин авылы булып йөртелә. Әтрәтләр Алкин бай янына кергәч, ул аларны Мортаза аша Иске Комазанга җибәрә. Безнең староста, әтрәтләр каршына чыга. Староста таза, матур гәүдәле кеше була. Әтрәтләр авылны староста белән сөйләшеп чукындырырга булалар. Староста нишләргә дип торганда, үзенең ике кешесен алып чыгып, үгез алып чыктырган, малны чалып, казан астырган, әтрәтләрне җыеп, аларны сыйлаган (исерткеч белән). Бу әтрәтләр сатылганнар, ләкин араларында бер сатлыкҗан булып, кайтып әләкли, Алкин байга, бу авыл чукындырылмады дип. Шул сатлык җан аркасында бай яңадан әтрәтләрен авылны чукындырырга дип икенче тапкыр килә, ләкин староста бөтен авыл халкын җыеп сугышка әзерләнә. Халык сәнәкләр, чалгылар, көрәкләр тотып сугышка китәләр, бу Дин өчен сугыш "Изгеләр чишмәсе" өстендә була. > > Безнең авылда "Изгеләр чишмәсе" бар, шул Дин өчен кайнар сугыштан соң ул "Изгеләр чишмәсе" дип йөртелә башлый. > > Бу сугыш булган җирдә кешеләр бик күп үләләр, авылдагы зират бу урыннан бик ерак, шунлыктан үлгән кешеләрне дәхшәтле сугыш булган урында гына җирлиләр. Хәзерге вакытта бу жир кадерсезләнеп ята, бу урынны кешеләр киртә белән әйләндереп алмаганнар, шуңа күрә, ул изге ата-бабалар җирен онытканнар. Еллар үтә, бу урын күзгә күренеп юкка чыга, булган каберлекләр иңә бара. Соныннан бу җирне кешеләр сукалый башлыйлар. > > Кешеләрнең бу изге урыннарны сакламаулары, борынгы бабаларга хөрмәтле булмау шуннан күренә. Киләчәк буын изге җирләрне белми үсә, ата-бабаларга хөрмәт уты сүнгәннән-сүнә бара. Хәзерге вакытта изге җирләр генә түгел, ә татар йолалары да онытылып бара. > > **" Сәет бабай " чишмәсе** > > Чишмә авыл башында, су буенда, тау астыннан агып чыга. Сәет бабай матурлыкны, табигатьне яраткандыр, ул анда ике яшь каен утырткан. Бу яшь каеннар шаулап үсеп киткәннәр. Хәзер бу каеннар зур булып үскәннәр. Сәет бабай каеннар турында күршеләренә болай ди: "Менә бу каенның берсе мин, берсе минем хәләл хатыным", дигән дә, мыек астыннан гына елмаеп куйган. Чынлап та, чишмәгә карап торсаң, андагы ике каенның берсе кыз берсе егет кебек Сәет бабай чишмәсенең татлы суын эчеп үскән Гарафетдин абый да үзенең чишмәгә карата күңелендәге хисләрен ачып салган. Аның бу шигырь юллары күңелгә якын: > > Барладым барып юлларын, > > Үлән юк сукмагында. > > Тыңладым җанып моң-зарын, > > Янында туктадым да. > > " Куяр җан тапмыйм бу җанны > > Янәшәмдә пар каен. . > > Сагынам соңгы хуҗамны, > > Каен шаулаган саен". > > Бу шигырендә Гарәфи абый үзенең табигатькә һәм чишмәләргә карата мәхәббәтен ачып салган. Зур шигъри җанлы кеше ул, шуңардырмы, күңеле канатлы атлардай матурлыкка җилкенә. > > " **Газизҗамал әби " чишмәсе** > > Чишмәләр күбесенчә су буйларына урнашып ага. Чишмәләр бик күп, алар төрлесе- төрлечә. Онытылып, аны белгән кешеләр күптәннән дөньяда булмасалар да чишмәләрнең әкияттәй серле тарихы җәелеп ята. Һәр чишмәнең үз исеме, үз тарихы, аны төзегән кешесе була. Авылыбызның Чаллы очы су буенда бер кечкенә генә тарихлы кое бар. Аны кое дип тә, чишмә дип тә йөртәләр. Чөнки ул казылган. Кое кебек бик тирән дә түгел. Бу чишмәне Газизҗамал чишмәсе дип йөртәләр. > > 1900 нче елларда бу чишмә янында бер Газизҗамал исемле әби торган, ире белән. Якын тирәдә чишмә булмаганлыктан, алар өйләре янына Бер чишмә казып чыгаралар. Бу чишмәне Газизҗамал әби үзе казыткан һәм чишмәне гомере өзелгәнче үзе чистартып, карап торган. Аннан соң аның Мөхәлисә, оныгы Шарифуллин Әлфир әбинең эшен дәвам иткәннәр. > > Хәзерге көндә дә чишмә сакланып калган. > > Бу чишмәдән башлап өскә таба, урманга кадәр 18 чишмә бар. Бу чишмәләр Чаллы очына керәләр. Бу 18 чишмәнең беренче чишмә төзүчесе Сәет бабай, икенчесе Газизҗамал әби. Юкка чыкканнары да күптер. Шушы 18 чишмәнең барлыкка килгән боргаланып агучы инеш төпләрендә ничәмә-ничә еллар су төбендә шомарып, ялтырап торучы ташлар борынгы болгар татарларының тарихын искә төшерә кебек. > > **" Мәсер әби " чишмәсе** > > Мәсер әби чишмәсенең дә килеп чыгышы Газизҗамал әби чишмәсенең тарихы белән туры килә. Мәсер әби чишмәне үзе казый, соңгы көннәренә кадәр чистартып тора. Хәзер чишмә үзгәртелеп яңартылды. > > **Таулар** > > > > Шулай ук авылны чолгап алган таучыклар да исемләнгән. Авылның кояш чыга торган ягында урнашкангамы авылның уң ягында урнашкан тауны **Кашка тау** дип йөртәләр. Икенче тау исеме - **Кашшаф тавы.** Тау Итәгендә элек Кашшаф исемле кеше яшәгән. Ул мал-туарын шушы тауга чыгарып, көтеп йөргән, гомеренең күп вакыты тау белән бәйләнештә узган. > > **Әби - патша юлы** > > Иске Комазан юллары аша әби-бабайлар сөйләвенчә, Әби-Патша юлы уза. Бу таш юл әби-патша заманында төзелә башланган була. Казаннан Кукмара аша Мамадышка 7-8 чакрым җитәрәк тезелеп бетмичә туктап калган. Хәзерге көндә асфальлт астында күмелеп калган. > > **“Кристиән йөрәге”** > > Авылыбызның иген басуларының берсе "Кристиән йөрәге " дип йөртелә. Ул ике ягыннан чишмә агып чыккан йөрәк формасында таучык - басу. Бу җирдә иген уңмаган. Ундырышсыз җир булганга аны крестьяннарга өләшкәннәр. > > ***Иске Комазан төбәгенең географиясе*** > > **Кереш сүз.** > > Иске Комазан авылы төбәгенең географиясе, туган якны өйрәнү материалы буларак, география дәресләреннән тыш, биология, тарих һәм башка фәннәрдә дә кулланырга мөмкин. Анда төбәгебез турында түбәндәге юнәлешләрдә мәгълүматлар чагылыш таба: — физик- географик урыны; — рельефы; — геологиясе; — файдалы казылмалары; — климаты; — сөлары; — туфрагы; — үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы; — халкы; — авыл хуҗалыгы промышленносте; — экология; — топонимика. > Туган якны өйрәнү материалларының әһәмияте чиксез зур: алар Ватанга мәхәббәт, табигатькә сак караш һәм милли үзаң тәрбияләүдә мөһим роль уйный, танып- белү, эзләнү -өйрәнү активлыгын үстерә һәм иҗади эзләнү күнекмәләрен камилләштерә. Туган якны өйрәнү материаллары шулай ук укучыларның фактларны һәм мәгълүматларны гомумиләштерүне һәм системалаштыруны формалаштыра. Әлеге материаллар сыйныфтан тыш чараларда, шул исәптән танып белү һәм күңел ачу чараларында кулланырга мөмкин. Олимпиадалар вакытында файдалану да отышлы булыр, дип уйлыйбыз. > > Бу брошюрада шул ук вакытта туган як турындагы материалларны интегральләштереп, рус телендә төзелгән танып- белү һәм күңел ачу экпедиция кичәсенең эшкәртмәсе тәкъдим ителә. > > **Географик урыны һәм мәйданы.** > > Дүсмәт җирле үзидарәсе урнашкан территориянең урыны Мамадыштан төньякка таба Мамадыш- Кукмара автомобиль юлы буйлап урнашкан. Территориясенең гомуми мәйданы 15899 га тәшкил итә. Шуның 5900 га "Таң" күмәк хуҗалыгының чәчүлек һәм көтүлек җирләре. Калган 9999 гектар мәйданын Комазан урманчылыгына караган урманнар алып тора. > > **Рельефы.** > > Территория Кама алды районының урта бер өлешендә Нократ елгасы төбәгендә урнашкан. Җир өсте гомуми алганда тигезлектән гыйбарәт. > > Иске Комазан һәм Акман авылы янында Нократ калкулыгы тармаклары уза. Төбәктә зур һәм кечкенә инеш үзәннәре, коры үзәннәр, ерганаклар таралган. Нократ калкулыгының Кашка тау диңгез өсте тигезлегеннән 181 м биеклектә ята. Рельефның үзгәрүенә кеше эшчәнлеге, күбесенчә су һәм җил эрозиясе зур зыян китерә. Иске Комазан авылы янындагы "Бәчкә", "Шайтан" елгасы ерганаклары -табигый көчләр һәм кеше эшчәнлеге нәтиҗәсе. > > **Геологиясе, файдалы казылмалары.** > > Территория Рус платформасының Татар гөмбәзе кристаллык фундаменты өстендә ята. Утырма катламның калынлыгы 1800 м. Иң борынгы утырма токымнар, палеозей эрасының девон чорына кадәр барлыкка килгәннәр. Аннан яшьрәкләре девон, ташкүмер һәм пермь чорларына туры килә. Иң яшь антропоген система утырмалары ьәр җирдә очрый торган көпшәк токымнардан - ком, вакташ, балчык һәм балчыклы комнардан тора. > > Төбәк төзелеш материалларына- ком, вакташ, пермь системасында барлыкка килгән известьташ, дүртенчел чорга караган кирпеч балчыгына, төзелештә кулланыла торган комлы балчыкка бай. > > Полеозой группасы токымнарында нефть ятмалары табылды. Антропоген системасының иң өске катламнарында, бигрәк тә елга- тугай катламнарында зур булмаган торф ятмалары очрый. > > Нефть скважиналары төбәгебезнең дистәгә якын урынында казылган. Известьташ чыгару 2 карьерда алып барыла. Ком , балчык (төзелеш) ьәр авыл янында очрый. Торф ятмалары Иске Комазан авылы янында елга тугайларына тупланган. > > **Климаты.** > > Төбәк Татарстанның урта бер өлешенә урнашкан. Климатын, җәен, кышын уртача салкын булу сәбәпле, уртача континенталь климат дияргә мөмкин. Климатка Һава массалары, бигрәк тә арктик Һава, уртача (диңгез һәм континенталь) һәм континенталь тропик диңгез Һава җитди йогынты ясый.Һаваның уртача температурасы +2° тан артык, явым- төшемнең уртача еллык күләме 380- 500 мм. Климатның континентальлеге температураның кискен үзгәрүендә, түбән һәм югары температуралар арасында амплитуданың зур булуында, шулай ук кыш көннәрендә кояшлы һәм салкын, җәен кояшлы һәм эссе көннәрнең күп булуында чагыла. > > **Күлләре** > > Төбәктә күлләр юк диярлек. Иске Комазан авылыннан көнбатышта, Чаллы елгасы террасасында "Мүк чыршылыгы" дигән күл урнашкан. Ул XX гасыр башларында ясалган. Ясалышы буенча суффозия күле. Ул балчыклы токымнарга су тәэсир итү аркасында барлыкка килгән. Кыска вакыт эчендә ләм капланып, кечкенә сазлыкка әйләнгән. Күлне чистарту һәм анда балыклар үрчетү өчен эшләр башлап җибәрелде. > > **Сусаклагычлар.** > > Иске Комазан һәм Комазан башы авылыннан агучы елгаларга 70 нче елларда төзелгән сусаклагычлар басуларны сугару өчен файдаланылды. Хәзерге вакытта сугару эшләре алып барылмый. Ул кешеләргә ял итү һәм үрчетү өчен кулланыла. > > **Сазлыклар.** > > Комазан елгасы тугайларында зур сазлыклар (1-3 га) очрый. Анда мүк җиләге, бөтнек, камышлар, кыяк һәм башкалар үсә. Кешеләр андагы торфны хуҗалыкта бакчаларны ашлау һәм төзелеш эшләрендә киң куллана. > > **Туфрагы** > > Мамадыш районы территориясендә соры, кәсле- көлсу һәм тугай туфраклары өстенлек алып тора. Комазан төбәгендә соры урман туфрагы тәшкил итә, бары тик елга тугайларында гына тугай туфрагы күрергә мөмкин. > > Соры урман туфрагы көлсез туфрактан черемәсе күбрәк, әчелеге азрак, структурасы яхшырак булу белән аерыла. Соры туфрак сыйфаты ягыннан кара туфрак белән көлсу туфрак арасында тора. Аларның черемәле катламы, кара туфрак белән көлсу туфракны чагыштырганда юкарак, гумуска ярлырак. Һава һәм су йөреше дә начаррак, чөнки катламның структурасы һәм механик составы сыйфат ягыннан түбәнрәк. > > Соры туфрак ашлама кертүне күбрәк таләп итә. Аларны юылудан һәм структурасы җимерелүдән сакларга күбрәк игътибар итәргә кирәк. Тирән сөрү белән бергә туфракка органик ашлама һәм известь кертү тәкъдим ителә. > > **Үсемлекләр дөньясы** > > Безнең төбәктә урманнар территориянең 62% ын тәшкил итә. Агач төрләре составы буенча күпчелек мәйданны катнаш урман алып тора. Урыны- урыны белән нарат, чыршы урманнары очрый. Болар берничә дистә еллар дәвамында кешеләр тарафыннан утыртылган. Яфраклы агачлардан: усак, юкә, каен агачлары киң таралган. Имән бик аз. Ул 1979 елгы суыктан соң корып бетте. Берничә дистә гектар мәйданда карагай агачы утыртылып яхшы гына үсеп китте. > > Шулай ук урманнар, дару ясау өчен кирәкле матдәләр бирүгә сәләтләре булган эт шомырты, гөлҗимеш, зелпе, шомырт, миләш, балан, чикләвек куакларына, агачларга бай. Соры урман туфрагы өслеген үлән капламы каплап алган. Үләннәрдән сәрдә, келәнчел, абага, йолдызчык Һ.б.лар үсә. > > **Хайваннар дөньясы** > > Урманда тереклек дөньясының ярлылана баруына карамастан, умырткалы һәм умырткасыз хайваннарның күп кенә төрләре очрый. Поши, кабан дуңгызы, урман кәҗәсе кебек зур хайваннарның саны аучылар тарафыннан көйләнеп тора. Урманда терлекләрне көтүне тыю күп кенә җәнлекләр өчен уңай шартлар тудырды. Куян, керпе, тиеннәрнең артуына китерде. > > **Экологик проблемалар.** > > Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге нәтиҗәсендә суларның халәте күзгә күренеп начарайды. Соңгы елларны тирә- як мөһиткә калдыклар, чуп- чарларның ташлануы зур борчылу тудыра. Шуның өчен авылларда чуп ташлау өчен урыннар булдыру проблемасы килеп басты. > > **Халкы.** > > Территориясенә Дүсмәт җирле үзидарәсенә караган 4 авыл (Иске Комазан, Дүсмәт, Акман, Комазан башы) һәм Комазан урманчыылыгына караган Сотый кварталы, Участок эшчеләр поселыгы керә. Халык саны 2004 елның 1 январенә 1480 кеше исәпләнде. > > **Милли составы.** > > Төбәктә яшәүче халык татар милләтеннән булып, Комазан башы, Дүсмәт авылларында яшәүче керәшен татарлары православие диненә карый. Сотый һәм Участок авылларында яшәүчеләрне катнаш- керәшен татарлары һәм татарлар тәшкил итә. > > Торак пунктлардан Иске Комазан авылы иң зурлардан санала. Хәзерге вакытта 152 хуҗалык булып, авылда 525 кеше яши. Авыл Комазан елгасы буйлап 1,5 км га сузылган. > > Авыл тарихы , буенча архивларда мәгълүматлар бирелмәсә дә, аның килеп чыгышы турында берничә риваять билгеле. > > 1\. Комазан сүзе "Ком казаны". Чыннан да, авыл чокырда урнашкан һәм авылның берничә урынында ком алу урыны бар. > > 2\. Үтеп баручылар, мал куучылар су буенда, үзәндә кунарга туктый торган булганнар һәм анда азан әйтелгән. Нәкъ шул урында ком чыгару урыны булу комлык- азан, Комазан авылына исем булып тагылган. > > Авылда төп гомуми белем бирү мәктәбе, медппункт, 4 кибет, Мәдәният йорты, > китапханә, балалар бакчасы дар. > > Иске Комазан авылы - районда һәм республикада билгеле булган шәхесләрне биргән авыл. Мәдәният өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән күренекле шәхесләрдән: Татарстанның халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, доцент Мингол Галиев, язучы- шагыйрь Гәрәфи Әгъләмҗан һәм Вахит Галиевлар, фән өлкәсендә үзләреннән зур өлеш керткән, химия фәннәре кандидаты, доцент Мансур Хәсәнов, техник фәннәр кандидаты, доцент Әхмәтгаяз Гыйләҗевларны әйтеп үтәргә мөмкин. > > **Авыл хуҗалыгы.** > > "Таң" күмәк хуҗалыгы районда иң зур хуҗалыклардан санала. Барлык мәйданы 5900 га, шуның 4100 га чәчүлек җирләре, калганы көтүлекләр исәпләнә. > > Хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча специальләшкән. Игенчелектә әһәмиятле культуралар булып бодай, арыш, арпа, солы, борчак санала. Бәрәңге, терлекләр өчен чөгендер үстерү үсеш алган. Терлекчелекнең төп тармагы - сөт- ит терлекчелеге, дуңгызчылык. Хуҗалыкта умартачылык зур урын алып тора. Хуҗалык районда иң күп сөт, ит, бал һәм ашлык җитештерүче хуҗалык булып исәпләнә. Илнең икътисады авыр, дәүләттән ярдәм аз булса да хуҗалык хәзерге көндә рентабельле эшли. > > **Табигый һәм тарихи истәлекле урыннар.** > > 1Комазан төбәге истәлекле урыннарга бик бай булмаса да, һәрбер атама, Һәрбер > исем үзе бер тарихны хәтерләтә. > > Төбәктәге тирә- якка билгеле булган "Изгеләр чишмәсе" үзе бер тарих. Татар > авылларында татарларны көчләп чукындыру башлангач, патша эмиссарларына > каршы, авылның батыр уллары авыл читенә көрәшкә чыга. Патша гәскәре авылга > керә алмый һәм Дүсмәт ягына юнәлә. Шушы урында бик күп кан коела. Зират ерак ~: > ~булганлыктан, үлүчеләрне шул урында гына җирлиләр. Халык бу урынны Изгеләр > зираты дип йөртә башлый. 1. Иске Комазан авылы чокырда урнашкан һәм аны әйләндереп алган тау кырыйларына 70 елларда нарат үсентеләре утыртыла. Бу эшләрне башлап йөрүче һәм саклап үстерүче Шәмси абый булды. Хәзерге вакытта бу наратлыклар авылыбызның иң матур, истәлекле урыны. Авыл халкы аны "Шәмси урманнары" дип йөртә. > **Топонимика.** 1. "Кашка тау"- кояш чыгышы ягында. Кулны кашка куеп карала. 2. "Кашшаф тавы"- итәгендә Кашшаф атлы кеше яшәгән. Ул һәрвакыт тауга менеп, табигатькә карап хозурланган. 3. "Керәстиян йөрәге"- Балагач һәм Алмагач елгалары арасындагы 30 гектарлы йөрәккә охшаган чәчүлек җире. Ул уңдырышсыз җир булган. 4. "Биге юлы" - бәйге юлы (Сабантуйда ат ярышлары уздырылган) 5. "Чаллы урамы" - шушы урамнан Чаллы авылына базарга (хәзерге Балык Бистәсе районына керә) чыгып киткәннәр. 6. "Бакыр ширбе" - бакыр чыгарып караганнар. > Бу эшләрдә Иске Комазан һәм Дүсмәт мәктәбендә эшләп килүче "Яшь урманчылар" түгәрәге әгъзаларының да өлеше зур. Иске Комазан авылы элек-электән шактый зур авыл булган, бу турыда авылда революциягә кадәр 2 мәчет: югары оч һәм түбән оч мәчетләре эшләве дә сөйли. Мәчет кысаларында мәдрәсәләр барлыкка килүе дә мәгълүм. Хәзрәт ир балаларны укытса, абыстай кыз балаларга белем бирү белән шөгыльләнгән. Мәдрәсәләләргә өлкәннәр дә йөргән. Гарәп язуы һәм дин гыйлеменә өйрәнгәннәр. Бүгенге көндә шул чордагы мәчет мәдрәсәләрендә белем алган авылдашларыбыз инде юк дәрәҗәсендә. > > Тамырлары белән ерак бабаларыбызның тормышында әһәмиятле урын алып торган мәчет-мәдрәсәләргә барып тоташкан яңача мәктәпкә 1935 нче елда нигез салына. Анда төрле яшьтәге балалар башлангыч белем алганнар. Уку латин графикасына нигезләнеп алып барылган. Яңача мәктәптә укыткан беренче укытучылардан Хәсәнова Саҗидә апа бүген дә сау-сәламәт. Саҗидә апа белән бергә Кашапов Мансур һәм Шәкүров Гаяз дигән кешеләр дә мөгаллимлек иткәннәр. Мәктәп түбән оч мәчет бинасында урнашкан була. Күп тә үтми, мәктәп Үрнәк авылы балта осталары салып биргән өр-яңа агач бинага күчерелә. Башлангыч мәктәп булып ачылган мәктәбебез соңыннан җидееллык, сигезьеллык мәктәпләр итеп үзгәртелә, тулы булмаган мәктәп һәм төп мәктәпләр исемендә дә йөри. > > Мәктәп тарихында якты эз калдырган өлкән буын җитәкчеләр һәм укытучылар бүген дә халык күңелендә. Иске Комазан мәктәбенең иң беренче директоры Хәмит Хәбибуллин дигән кеше була. Аннан соң Заһир Галимов, Мәхмүт Васыйлов абыйлар мәктәп белән җитәкчелек итүне дәвам итәләр. Бүгенге көндә бу шәхесләр исән түгелләр. Алар укыткан балалар бүген инде үзләре әби-бабайлар, әле дә булса мәктәп директорлары турында яратып һәм сагынып сөйлиләр. "Беренче карлыгачларга" алмашка килгән директорлардан Хафиз Гыйззәтуллин, Назиф Шәрифҗановлар - бүгенге көндә лаеклы ялда, Разин Вилданов педагогик эшчәнлеген дәвам итә. Урта буын директорлардан Равил Шәвәлиев һәм Салихҗан Вагыйзовлар (алар мәрхүмнәр!) да - мәктәбебезне үстерүгә күп көч куйган шәхесләр. Соңгы елларда директор Вазыйфаларын башкарган Хаҗип Ибраһимов әле дә сафта: яшь буынга белем һәм тәрбия бирү белән мәшгуль. > > 1981 нче ел мәктәп тарихында гына түгел, ә бәлки бөтен авыл күләмендә зур вакыйга белән билгеләнеп үтелә: заман таләпләренә җавап бирә торган, яхшылап җиьазландырылган өр-яңа мәктәп бинасы калкып чыга. > > Яңа мәктәп бинасын сафка бастыруда шул вакыттагы мәктәп директоры Вагыйзов С. М. ның хезмәте әйтеп бетергесез зур була. Төзелеш материаллары артыннан йөрү аңа бик күп йокысыз төннәр, мәшәкатьле > > көннәр алып килә. Алдагы елларда мәктәпне бизәүгә күп көч куйган мәктәп коллективы белән Шәвәлиев Р. Н. җитәкчелек итә. Мәктәп өчен янып-көеп йөргән, тынгы белмәс бу директорны әле һаман да сагынып сөйлиләр. > > Иске Комазан мәктәбе бигрәк тә соңгы 8-9 ел эчендә уңай якка күп үзгәрешләр кичерде. Материаль-техник база яңартылды. Мәктәбебезнең > > даны еракларга таралуда, иң беренче чиратта, директор Ибраиимов М. Ш. ның роле гаять дәрәҗәдә зур булды. Республика күләмендәге "Ел мәктәбе" бәйгеләрендә катнашу хокукы яулау һәм призлы урыннарга (1996 ел - 3 нче урын, 2004 ел - 2 нче урын) лаек булу - шуның ачык мисалы. Укыту-тәрбия процессы белән бәйле башка төрле конкурсларда да сынатмады мәктәп. Елның-елында мәктәп бакчасында үстерелгән мул уңыш та сөенечле нәтиҗәләрне бирә: район күләмендәге ярышларда гел алдынгы урыннарга ирешәбез. > > Бүгенге көндә мәктәптә 12 укытучы белем бирә. Шуларның берсе -югары, алтысы - 1 нче, икесе 2 нче категорияле укытучылар. Үз эшләренә бирелгән, балаларны ихлас яратучы, заман таләпләренә ияреп баручылар алар. Гәрәева Кадрия Шәмсиевна, Әлфия һәм Вәсил Вагыйзовлар, Сәвия > > һәм Хаҗип Ибраһимовларны укытучыларның укытучысы дип тә атарга мөмкин. > > Мәктәбебезнең 70 еллык юбилее уңаеннан монда эшләп ялга чыккан укытучы-ветеран нар вакытлыча гына Иске Комазан балаларына белем биргән мөгаллимнәр, барлык елларның да чыгарылыш сыйныф укучылары турында мәгълүматлар тупланды. Ә андыйлар байтак. 1938-2004 нче еллар эчендә мәктәпне мең ярымнан артык кеше тәмамлаган. Соңгы 20 елда мәктәпне бетерүчеләрнең 45-50 се укытучы һөнәрен сайлаган. Хәзерге вакытта алар районыбыз мәктәпләрендә генә түгел, Казан, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама шәһәрләрендә, Арча, Биектау төбәкләрендә мөгаллимлек итәләр. Без туган якларына һәм укытучы һөнәренә тугры калган авылдашларыбыз (Вагыйзов С. М.- коррекцияләү мәктәбе, Ибраһимов М. > > Ш., Ибраһимова С. Л., Вагыйзов В. В,- Иске Комазан мәктәбе, Хәсәнова Ф. > > М.- 1нче мәктәп, Сибгатуллина Р. М., Хаҗиева Ә. Н.- 2нче мәктәп һ. б.) белән горурланабыз. Узган ел гына "Нократ" агрофирмасының генераль директоры итеп сайланган Исмәгыйлев Р. Н. ка зур өметләр баглыйбыз. Иске Комазанда туып-үскән, бүгенге көндә күренекле сәнгать әһелләре, > > фән эшлеклеләре булып, белемнәрен, талантларын халыкка хезмәт иттерүче шәхесләребезне дә онытмыйбыз: хатлар алышып, очрашулар > > үткәреп торабыз. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 9 китап авторы, тынгы белмәс җәмәгать эшлеклесе Вахит ага Галиевны, туган авылыбызга мәдхия җырлаган шигырьләре белән безне илһамландырып торучы Гарәфи ага Әгъләмовны, Татарстанның халык артисты, җырчы, педагог Миңгол абый Галиевны кем генә белми икән?! > > Иске Комазан авылында туып-үскән, бүгенге көндә Мамадыш шәһәрендә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрь, 9 китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре **Вахит ага Галиев** -моннан 70 ел элек ачылган Иске Комазан мәктәбенең тәүге укучыларыннан берсе. Юбилей уңаеннан мөхтәрәм кунагыбыз мәктәбебезгә багышланган өр-яңа шигырь бәйләмнәрен бүләк итте. **Авылым мәктәбенә** > Туган якның чишмә, инешләре – > > Безне үстергән авыл бишекләре. > > Яшәр өчен якты нур күрсәткән > > Күз алдында мәктәп ишекләре. > > Туган илем, туган-үскән авыл, > > Укып йөргән авыл мәктәбем. > > Онытмастай кыйммәт мизгелләре – > > Тирән хатирәсе үткәннең. > > Беренче кат чүпрәк "букча" киеп, > > Укырга дип килгән елларым. > > "А" хәрефен ятлау, сабый дуслар > > Бизәп яши гомерем юлларын. > > Әти, әни, әби, бабайлардай > > Укытучым күңел түремдә. > > Классташларымны искә алам > > Хөрмәт белән гомер көземдә. > > Озак еллар, озын юллар үттем, > > Дөрләп янып чабам Һаман да. > > Яшәү өчен ялкын чаткыларын > > Алдым "букча" кигән заманда. > > Безне озаткан мәктәп класслары > > Буш булмады гомер-гомергә. > > Иң кадерле, изге урын булып > > Мәктәп яши безнең күңелдә. > > Гомер көзем. Күз карашым сүнә. > > Яшим хис-хыялга абынып. > > Сабый эзләремне, мәктәп ишекләрен > > Гомер буе яшим сагынып. > > Гомеремдә кылган изгелекләр > > Мәктәбемдә алган орлыктан. > > Белем чишмәсенә күзем ачкан, > > Юк, мәктәбем, сине онытмам. > > Укытучы апа, абыйларым, > > Күпләрегез инде киттегез. > > Сез изгеләр, бик күп кешеләрне > > Белемле, бәхетле иттегез. > > Киләчәгең берүк өзелмәсен, > > Сиңа бәйле авыл сулышы. > > Рухи байлык, гомер өстәячәк > > Синең хезмәтеңнең уңышы. > > **Алар - безнең горурлыгыбыз** > > **Саимә Шәрифуллина** - Ленин ордены кавалеры, хезмәт ветераны, сыер савучы. > > **Вахит Галиев** - Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь, 9 китап авторы, ТРның Журналистлар берлеге әгъзасы, Мамадыш районы Аксакаллар шурасы рәисе. > > **Әхмәтгаяз Гыйләҗев** - техник фәннәр кандидаты, КамПИ доценты. **Миңгол Галиев** - ТР ның халык артисты, җырчы, педагогика фәннәре кандидаты, КДГПУ доценты. > > **Мансур Хәсәнов** - химия-технология фәннәре кандидаты, доцент, ТР ; Җиңел промышленность министрлыгының Германиядәге илчелек вәкиле. > > **Гыйлемхан Әгъләмов** - Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, механизатор, хезмәт ветераны. > > **Гарәфетдин Әгъләмов** - шагыйрь, 2 китап авторы. > > **Рамис Галиев** - ТРның атказанган врачы > > **Рашит Галиев** - Мамадыш район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире ( 1951- 1994). > > **Рамил Галиев** - Мамадыш шәһәренең баш врач урынбасары. > > **Рөстәм Галиев** - Түбән Кама шәһәренең тудыру йортының баш табибы, поликлиника мөдире. > > **Вәсил Вагыйзов** - Иске Комазан мәктәбе директоры, 1 нче категорияле география укытучысы, халык мәгарифе отличнигы. > > **Мөхәммәтхаҗип Ибраһимов** - 1 нче категорияле физика укытучысы, халык мәгариф отличнигы. > > **Әнисә Хаҗиева** - Мамадыш шәһәре 2 нче номерлы урта мәктәбенең әйдәүче укытучысы. > > **Салихҗан Вагыйзов** - Мамадыш торак-коррекцияләү мәктәбе директоры, 1 нче категорияле укытучы.(1946 - 2005) **Ришат Исмәгыйлов** - "Нократ" агрофирмасының генераль директоры. Г; **Фәнүзә Хәсәнова** - Мамадыш шәһәренең 1 нче номерлы мәктәбендә 1 нче котегорияле укытучы, халык мәгарифе отличнигы. > **Раиф Сафин** — Мамадыш ПМК - 2 башлыгы, ТРның атказанган төзүчесе. > > **Дүсил Касыймов** - ТРның халык артисты, Г.Камал исемендәге театр ; .артисты. > > **Зөбәрҗәт Шәймәрданова** - Чаллы шәһәрендә әйдәүче стоматолог **Гомәрхан Шәймарданов** - КамАЗ заводының баш инженеры. **Фирая Абдуллина** - Биектау районы Яңа Мәмдәл мәктәбе уку- укыту бүлеге мөдире. > > **Илдар Шәймарданов** - Яр Чаллы Сәламәтлек Саклау бүлеге баш табибының 1 нче урынбасары. > > **Рафис Галиев-** КамАЗ заводының 1 корпус башлыгы. > > **Сәвия Ибранимова** - "РФның гомумбелем почетлы хезмәткәре" күкрәк билгесе иясе. > > **Миннас Харисов** - Алабуга шәһәрендә Суд приставы. > > **Гарифҗан Вагыйзов** - Уфа шәһәренең экономик куркынычсызлык идарәсе директоры. > > **Миннегаян Мөхәммәтҗанов** - Урман хуҗалыгының атказанган хезмәткәре, Алабуга урман хуҗалыгының Менделеевск хуҗалыгының баш урманчысы, шәһәр Советы депутаты. > > **Әгъмәл Мөхәммәтҗанов** - Зәй урман хуҗалыгының баш урманчысы. > > **Маннур Хәсәнов** - ТРның экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама территориаль идарәсе белгече. > > **Резидә Гарәфетдинова** - Бөгелмә шәһәренең 4нче номерлы мәктәбе > уку- укыту бүлеге мөдире, әйдәүче укытучы. > > **Сәкинә Әхмәтшина** - Коммунистик хезмәт ударнигы, терлекче, хезмәт ветераны. (1938-2000) Җырларымны сиңа багышлыйм, > Мактау сүзем синең хакында; > > Сулышларым сәлам булып кайтсын, > > Туган-үскән авылым халкына, - бу шигырь юлларын Вахит ага Галиев - шагыйрь (5 китап авторы), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - үзенең туганнан-туган энесе Мингол Галиевка багышланган дисәк, һич ялгыш булмас. > > Әйе, бүгенге көндә авылдашыбыз Мингол абый Казанда яшәп – > > иҗат итсә дә, күңеле белән ул һәрвакыт туган авылында – > > Иске Комазанда. еш кына безнең авылга кунакка кайтуы, халкыбызның Сабантуй бәйрәмнәрен онытмавы, туган-тумачаларының хәлен белеп йөрүе, авылдашларына бәйрәм сәламы юллавы, үзенең шәкертләре белән бергәләп басу-кырларда, мәдәният, йортларында чыгыш ясавы, мәктәп укучылары белән очрашулар үткәрүе, яшь талантларны барлавы шул турыда сөйли. Баш-аягы белән -педагогика һәм иҗат эшенә чумган Мингол абый каян шулай вакыт таба соң? Минемчә, сәбәп вакытны табу - тапмауда түгел, ә мәхәббәттә. Туган җиргә, туган нигезгә, нәсел-нәсәбәте дәвам :\|ткән туган-тумачаларга, авылдашларга мәхәббәт йөртә аны. "Моңсыз, көйсез тормышны, гомумән, күз алдына да китерә алмыйм", - ди Мингол Галиев һәм түбәндәге шигъри юлларны көйгә сала: > > Бабайлар моңыннан башка- > > туган җир ятим бит ул!!! > > Көйсез-моңсыз үткән көннәр- > > яшәлмәгән көн бит ул!!! > > Бүгенге көндә Татарстанның халык артисты, җырчы Мингол Галиевны белмәгән, искиткеч моңлы тавышына сокланмаган кеше юктыр. Юкка гына аны "моң солтаны" дип атамыйлар. Борынгыдан килгән әби-бабайларның моңын дәвам итә ул. Төбе-тамырлары белән җиргә береккән гап-гади авыл кешесенең моңын үзендә йөртә күренекле якташыбыз. Нәселләрдә җырга-моңга гашыйклар күп Галиевларның. Мингол абыйның Салих атлы абыйсы, җырчы булу өстенә, оста гармунчы да булган. Ике туган абыйсы Вахит ага Галиев, 75 яшь тутыруга карамастан, һаман да сәхнәдә: татар халык көйләре белән бергә үзе язган җырларны да башкара. Мингол абыйның әтисе Вагыйз бабайның сеңлесе Зәйтүнә әбинең оныклары Салих һәм Вакыйф Садыйковлар да һәвәскәр җырчылар буларак, > > район күләмендә танылып өлгерделәр. Бәйрәм вакытларында безне, авылдашларын, оста башкарылган җырлары белән сөендерәләр. > > Җыр димәктән, Мингол Галиевның кызы Роза да җыр белән дус.Моннан берничә ел элек авыл мәдәният өорты сәхнәсендә чыгыш ясаган Роза Галиеваны авылдашларыбыз көчле алкышларга күмде. > > Музыка кеше күңеленә искиткеч дәрәҗәдә көчле тәэсир итә. Аның йогынтысы бишек көеннән башлана. Ана моңы - бишек җыры.Музыка, җыр, моң белән тәрбияләнгән бала начар кеше булып үсми. “Көйләп Коръән укыган, бәетләр, мәнәҗәтләр әйткән әнием Миңсылуның моңлы авазы бүген дә күңелемдә чыңлый. Гаҗәеп көчле тәэсиргә ия моңлы кеше авазын бернинди дә музыка уен коралы алыштыра алмый",-ди Мингол абый, үзенең сагышлы хисләре белән уртаклашып. Аның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Галиевлар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килгәндә, әтисе инде фронтта була. Вагыйз абыйга малае- Минголны күрергә насыйп булмый, ул фронтта ятып кала. Моңлылыкның башы, бәлки, әнә шул ятимлектәдер. Уртак ятимлеккә дучар булган апалар, әбиләр еш кына Миңсылу апа өенә җыелалар, ул әйткән мөнәҗәтләрне тыңлыйлар. Мингол да ара-тирә кушылып китә. Ерак бабаларыннан, әнисеннән килгән моңга-җырга гашыйклык әнә шулай җыр дөньясына алып килә. "Бу бала җырчы булыр" дип инанган күршеләре -Үскәч кем буласың?"- дип сорыйлар. "Укытучы булам",- дип җавап бирә малай, тыйнак кына елмаеп. > > Мөгаллимлек эшчәнлеге мәктәптә җыр дәресләре укытудан башланган Мингол Галиев, "моң, җыр, музыка-яшьләргә рухи тәрбия бирүдә иң көчле чара" икәнен аңлаган хәлдә, 1977 нче елда КДПИ кың музыка факультетына эшкә килә. Менә чирек гасыр инде ул татар яшьләрен өйрәнә, алар арасыннан сәләтлеләрне барлый, ача. Шундый максат белән Иске Комазанга да еш кайта ул. Әле дә хәтеремдә, узган ел, сыйныфларга кереп, Һәр укучыны аерым-аерым тыңлап, киңәшләр биреп, көннәр буе мәктәбебездә булган иде Мингол абый. > > Әйе, дистәләгән медицина хезмәткәрләре, икътисад белгечләре белән беррәттән шулкадәр сандагы укытучы һөнәренә гашыйк кешеләр дә дәвам итә Галиевлар нәселеннән. Киләчәк буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән педагоглар династиясенең башында, билгеле инде, педагогика фәннәре кандидаты, КДПУ доценты Мингол Вагыйзович Галиев тора. "Мин укучыларым чыгышыннан, үзем җырлауга караганда, күбрәк ләзәтләнәм. Алар танылса, ихлас сөенәм. Эшемне дәвам итәр­дәй укучылар калсын, дип тырышам",- ди укытучы-остаз. Ул, кая чакырсалар, шунда бара. Гел юлда. Җыелган халыкны рухи азыксыз калдырырга хакым юк, дип саный. Үзенә күрә бер тыйнаклык белән җырын суза, мөнәҗәтен көйли. Мөнәҗәт дигәннән, авылдашлары белән очрашу кичәләрендә Мингол абый, әнисенең якты истәлегенә багышлап, балачак хатирәләрен яңартып, хәтер сандыгындагы мөнәҗәтләрен барлый, тыңлаучылар хөкеменә тапшыра. Дистәләгән китаплар авторы М.Галиев "Күңелем түзми моңланмыйча" дигән мөнәҗәтләр җыентыгын чыгара. Казанда "Моң" студиясе ачу теләге белән яши. > > Җырчы буларак, якташыбыз Сара Садыйкованы, Фәхри Ңасретдиновны, Габдулла Рәхимкуловны үзенең остазлары итеп саный һәм аларның иҗаты каршында түбәнчелек белән баш ия. С.Садыйкованың юбилей көннәрендә, туган авылы Иске Комазанга кайтып, композиторның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган очрашу - кичә оештырырга да вакыт таба, яраткан җырчыларының иҗатын пропагандаларга да өлгерә. Комазан халкы Мингол абыйның үз шәкертләре белән дә очрашәп-танышып тора. Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров кебек танылган җырчыларны студент елларыннан ук белүебез белән бәхетле без. Җырчы һәм укытучы. Бу ике сүз бер-берсеннән аерылгысыз. "Укытучыма", "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" кебек җырларны бәйрәмнәрдә тыңлыйбыз, әлбәттә, М.Галиев башкаруында. > > Күренекле якташыбызның кешелек сыйфатлары турында да әйтеп китәргә кирәк. Аның белән якыннан таныш кешеләр һәм без, авылдашлары, Мингол абыйның гади, ярдәмчел, масаюның нәрсә икәнен белмәгән, тырыш сәхнә йолдызы булуын беләбез. Тырышлык һәм тыйнаклык, гомумән, Галиевлар нәселенең төп сыйфатларыннан санала. Күренекле авылдашыбыз җырчы буларак та, педагог буларак та һәрвакыт эзләнүдә. Бүгенге көндә М.Галиев Япония, Болгария, Румыния, Финляндия, Төркия тамашачысы каршында музыка һәм җыр сәнгате аша татар халкының дәрәҗәсен, абруен күрсәтә, Мамадыш төбәгенең, Иске комазан авылының данын бөтен дөньяга тарата. Ул-безнең горурлыгыбыз! > > **Мөхәммәдиева Зәйтүнә истәлекләре.** > > Сугыш башланган хәбәрне ишеткән чакта әбиемә 19 яшь була. Әбиемне, мәктәптә укытучы булып эшләгән, җиреннән, Иваново өлкәсенә торф чыгарырга: җибәргәннәр. Торф эшендә 12 шәр сәгать эшли идек, дип сөйли әби. Төнге сменадан кайтып җитүгә/ сугыш башланды, дигән куркыныч хәбәр ишеткәннәр. 1941 нче елның 22 нче июне. Сугыш башланды. Без яшәгән поселокны аэродромга әверелдерделәр. Өйләр солдатлар белән тулды. Яшәү өчен мөмкинлекләр калмады. 1942 нче елда, эштән азат итүләрен сорадым да туган ягыма кайтып киттем. Кайткач, яңадан педучилищеда укуымны дәвам иттем. 1943 нче елны аны тәмамлагач, Түбән Шүләнгер авылына, ана теле укытучысы итеп, эшкә җибәрделәр. Сугыш каты барган чорда эштән алып окоп казырга җибәрделәр. Кукмара станциясендә "сыер " вагоннарына төяп, Канаш станциясенә алып киттеләр. Аннан җәяүләп Тәтеш районы Фролова авылына бардык. Шул авылдан алып Апае районы Болын Балыкчы авылына кадәр окоп казыдык. 40 градуска җиткән салкыннар, кызыл балчыклы тау битләре... Эш бик авыр булды. Бер тәүлеккә 500 грамм ипи бирәләр, башка бер ризык та юк. Ләкин без барыбер казыйбыз да казыйбыз. Дошман безнең Туган илебезгә аяк басмасын, дип тырышабыз. Шундый авыр эштән, ачлыктан ябыктык, хәлсезләндек. Күпләребез ачык платформаларда мәңгелеккә ятып та калды. Яхшы эшләгән өчен бүләкләделәр: кәтүк һәм махорка ( башка бирер әйберләре юк). Шуңа канәгать булып, тагын җәяүләп Канаш станциясенә киттек. Аннан инде поездга ( кем нинди урынга эләгә ала, шунда) утырып, Кукмарага кадәр кайттык. Кумарадан авылга чаклы 47 километр . Шушы араны җәяүләп кайтасы. Күрә икән адәм башлары... Без йөргән җирләрне Татарстан картасыннан карап исем китә. Җәяү, ач- ялангач көе бик күп йөрелгән икән. Без күп күрдек инде. 1945 нче ел. Сугыш беткән, дигән шатлыклы хәбәрне ишеткәч, баштагы яулыкларны флаг итеп, "Ура" кычкырып, сукачылар янына киттек. Халык сөенә, кем елый, кем җырлый. Гомерем буе онытылмады шушы көнге сөенечем. Алләһы Тәгалә, сайлаган депутатларыбыз, башлыкларыбыз сугыш афәтләренә чик куеп торсын, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Без күргән авырлыкларны газиз балаларыбыз, оныкларыбыз күрмәсен. Безнең илебез алдыгы илләр сафына бассын, хәерчелектән азат булсын, ярабби. Амин “ ,- дип сүзен тәмамлады Зәйтүнә апа. > Кайсы милләт төсен алсагыз да, > > Булсагыз да кайсы як, илдә, > > Онытмагыз таныш туфрак барын, > > Онытмагыз гүзәл телнең барын – > > Җанга җылы туган Җирнең барын > > Иксез – чиксез сәйярә – Җирдә! > > Кулланылган әдәбият: 1. Мамадышым – язмышым. Р. Газизов 2005г. 2. Авылдашлар, сугыш һәм тыл ветераннары сөйләвеннән:- Мөхәммәдиева Зәйтүнә апа истәлекләре \- Билалова Рәсүлә апа истәлекләре \- Шәяхмәтова Гөлзәрифә әби истәлекләре \- Хаҗиева Мәлиха истәлекләре \- Мөбәрәкшина Газизәбикә истәлекләре \- Хөснетдинов Хаммат истәлекләре \- Сәгыйтов Хатыйп истәлекләре 3\. Мамадыш – яңарышта И. Әхмәтҗанов 1989г. 4\. “ Иске Комазан мәктәбенең 70 еллыгына багышлана” Р.Гобәй 6 август 2005г. 5\. “ Авылым мәктәбенә” В. Галиев 2005г. 6\. “ Авылым аның кешеләре һәм эшләре” А.З.Зиннурова язмаларыннан.
fffdedd8eb589f2b24957319161544a8
2,019
null
СОВЕТ НОРМИНСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ БАЛТАСИНСКОГО ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ РЕСПУБЛИКАЛАРЫ БАЛТАЧ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ НОРМА АВЫЛ ЖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ

КАРАР "7" май 2019 ел КАРАР № 133 *Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Норма авыл җирлеге Советының «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Норма авыл җирлеге" муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында " 14.03.2019 ел № 125 карарын үз көчен югалткан дип тану турында»* Норматив-хокукый актны гамәлдәге законнарга туры китерү максатларында, Балтач районы прокуратурасының 2019 елның 1 апреленнән № 02-01-22-2019 мәгълүматы, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Норма авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Уставы нигезендә, Норма авыл җирлеге Советы КАРАР ИТТЕ: 1. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Норма авыл җирлеге Советының "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы" Норма авыл җирлеге» муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында "14.03.2019 ел № 125 нче карары үз көчен югалткан дип танырга. 2. Норма авыл җирлеге башкарма комитетына Балтач район Советына Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының "Норма авыл җирлеге" муниципаль берәмлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре раслау өчен документларны җибәрергә. 3. Әлеге карарны Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының рәсми сайтында урнаштырырга baltasi.tatarstan.ru һәм Интернет мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә» Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында " веб-адрес буенча: http://pravo.tatarstan.ru. 4. Әлеге карар рәсми басылып чыккан көненнән үз көченә керә.

Норма авыл җирлеге башлыгы

А. И. Рамазанов

fffdfafef94f99e00c3985346335f93f
2,022
null
СОВЕТ БОЛЬШЕЕЛОВСКОГО СЕЛЬСКОГО ПОСЕЛЕНИЯ ЕЛАБУЖСКОГО МУНИЦИПАЛЬНОГО РАЙОНА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЛАБУГА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ОЛЫ ЕЛОВО АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ СОВЕТЫ РЕШЕНИЕ Олы Елово КАРАР № 59 «30» мая 2022 г. ## Олы Елово Советы карарына үзгәрешләр кертү турында Алабуга муниципаль районы авыл җирлеге башлыгы № 45 «Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Олы Елово авыл җирлегенең бюджеты турында" бу 2022 елга һәм план чорына 2023 һәм 2024 еллар» «Алабуга муниципаль районы Олы Елово авыл җирлегендә бюджет процессы турында» гы Положение нигезендә һәм Россия Федерациясе Бюджет кодексының 9 статьясына таянып, Олы Елово авыл җирлеге Советы **Карар:** 1. Олы Елово авыл җирлеге Советының 2021 елның 16 декабрендә кабул ителгән 45 номерлы " Олы Елово авыл җирлегенең 2022 елга һәм 2023, 2024 елларның планлы чорына бюджеты турында» карарына түбәндәге үзгәрешләрне кертергә:: 1. 1 статьяда: 1 өлеш 1 пунктта «1 776,5» санын «2 472,3»санына алмаштырырга; 2 пунктта «1 882,4» санын «2 578,2»санына алмаштырырга. 3 өлеш «2022 елга Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Олы Елово авыл җирлеге бюджеты кытлыгын финанслау чыганаклары» 1 нче кушымтасын яңа редакциядә бәян итәргә; 2. 3 статьяда: 2 нче кушымтаны «2022 елга Олы Елово авыл җирлеге бюджетының фаразланыла торган керемнәре күләме " яңа редакциядә бәян итәргә; 3. 4 статьяда: 1 өлеш 3 нче кушымтаны «2022 елга авыл җирлеге бюджеты чыгымнарының ведомство структурасы» яңа редакциядә бәян итәргә; 2 өлеш 4 нче кушымтаны «2022 елга бюджет чыгымнары классификациясенең чыгымнар төрләре бүлекләре, бүлекчәләре, максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм программа булмаган эшчәнлек юнәлешләре), төркемнәре буенча җирлек бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү» яңа редакциядә бәян итәргә:; 3 өлеш 5 нче кушымтаны «2022 елга бюджет чыгымнарының максатчан статьялары (муниципаль программалар һәм программага карамаган юнәлешләре), чыгымнар төрләре төркемнәре, бүлекләре, бүлекчәләре буенча җирлек бюджетының бюджет ассигнованиеләрен бүлү» яңа редакциядә бәян итәргә:; 4. 8 статьяда: 2022 елга «158,3» санын «739,8»санына алмаштырырга; 7 нче кушымтаны «2022 елга Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы бюджетыннан җирлекләр бюджетларына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар» дигән яңа редакциядә бәян итәргә. 2. Әлеге карар массакүләм мәгълүмат чараларында рәсми басылып чыгарга тиеш. Рәис А.И. Машанов
ffff73de6a5e3aa98e6e692c07821cc3
2,023
satire, humor
Көлү – сихәт, көлеп яшәү мәслихәт! ISSN 0136-7110 # чаян САТИРА ҺӘМ ЮМОР ЖУРНАЛЫ СЕНТЯБРЬ * 2023 * КАЗАН

Кая бушатасың? Монда ял итү урыны ич!Александр АЛЁШИН

## СЕНТЯБРЬ ЖИТТЕ... *Алмаз ХӘМЗИН* Үтә гомер, чаба гына – Көзгә кереп барабыз. Кемдер туа, кемдер китә, Сизмичә дә калабыз. Уйлар туа төрле-төрле – Бармы минем кирәгем? Кирәк булсам ник үтәлми Үтәләсе теләгем?.. – Их! Нигә болай итмәдем, Ник шулай эшләмәдем?.. Икенче төрлерәк итсәм, Болай яшәмәс идем... Ах, диябез, уфтанабыз, Сызланабыз ялгыштан. Гомеребез кире кайтмас Аккан су күк ялгыштан. Уф, диябез көнчелектән, Карап ятлар яшәвен. Үзебездә теләк тумый Күреп алар яшьнәвен. Мәсәлләрдән гыйбрәт алыр Башыбыз да юк мәллә? Чикерткә кебек җәй буе Сайрый торган без хәлдә. Ходайга ялварып кына, Аннан көтеп игелек, Көч түкми генә яшәүче Түгел идек без элек. Андый түгел без хәзер дә, Хезмәтебез кадердә. Тик эшләгән байлыгыбыз Китә әллә кемнәргә... Басу-кырда иген – диңгез, Тулып тора башаклар. – Безне кая илтәр икән Бу – бар сыман шатлыклар? – Без бернәрсә әйталмыйбыз, Ансын көйли башлыклар. Балалар мәктәпкә бара Белем алыр максатта. Күңелләре күтәренке – ЕГЭ бетәр форсатта! Уңыш тулыр амбарларга, Тыныч булыр дөньялар! Быел сентябрьдә, бәлки, Чынга ашар хыяллар!..

Илдар НӘФИЕВБу минем Музам. Ул хәзер безнең белән яшиячәк.

## ШОМБАЙ болай диде... Хөрмәтле Чаян! Соңгы вакытта космос тирәсендә ниндидер ыгы-зыгы күзәтелә. Галәм киңлекләрен дистәләгән илләрнең ракета-спутниклары айкый. Күптәннән көтелгән чит планета вәкилләре белән контактка да озак калмагандыр инде... Л. КӘРИМОВА Укучыбызның хаты Шомбайны бик кызыксындырды. – Сәер нәрсә, – диде аксакал, – җирдә акыллы тормыш төзү урынына, без аны һаман күктә табарга телибез. ## ЮККА ӘЙТМӘСЛӘР Яшьләр начар киңәшләргә ешрак колак сала. Бик сирәк кеше бүгенге көн белән яши, күбесе соңрак яшәргә җыена. Кешене иң нык картайткан нәрсә – хәзерге яшьләрдән зарлану. Мин шаржларда гына чибәр булып чыгам. Яшь тирес корты булу – карт оҗмах кошы булуга караганда хәерлерәк. Барча кеше дә озак яшәргә тели, ләкин беркем картаерга теләми. Дарулар кешегә авыруларга караганда акрынрак тәэсир итә. Кеше авырулардан түгел, ә яшәгәннән үлә. (Яшьлек-картлык белгечләре мәҗлесендә язып алынды.) "Бисмилла..." – дип башлыйк әле әйтер сүзне. Пәрвәр эшкә, мәслихәткә өндим сезне: Көләч булып калыйм дисәң, һаман да син – Таян, дустым, үзебезнең "Чаян"га син! Рашат НИЗАМИ

Вячеслав ШИЛОВ

Александр ШУЛЬПИНОВ

## AHA КАПИТАЛЬ тирәсендә УЕННАР Мошенниклар – законнарны белү буенча җәмгыятьнең иң алдынгы өлешедер. Гамьсез яшәргә ияләнгән тар карашлы кешеләрдән аермалы буларак, алар бөтен үзгәрешләр һәм яңалыкларны күзәтеп торалар, чөнки аларның матди хәле һәм законсыз табышлары моның белән турыдан-туры бәйле. Тормышта аферистлар аяк басмаган бер генә өлкә дә юк диярлек. Алар, әлбәттә, ана капиталын да читләтеп узмыйлар. Татарстанда яшәүче бер ханым ана капиталын үзләштерү буенча киң колачлы операция үткәргән. Үзе кебек мошенниклар белән бергәләшеп, “әнкәйләр акчасы"на Кырымда торак алырга теләүчеләрне төп башына утырткан. Нәтиҗәдә, 535 кеше барлыгы 197 миллион сумнан колак каккан. Тукай районыннан яшь ана матди хәлен шул ук “әнкәйләр акчасы” ярдәмендә төзәтергә теләгән. Ата-анасы йортының өлешен сатып алып, ул аны акчага әйләндерергә карар кылган. Ләкин яллаган риелторның планнары башкачарак булып чыккан. Ул да бу карарны тормышка ашырырга теләгән, ләкин үз файдасына... Хатын-кызлар – бик сак халык, һәм үз акчасын чит кешегә ышанып тапшырырга атлыгып тормый. Кайбер сертификат ияләре аны үз көчләре белән кыштырдавык кәгазьләргә әйләндерергә тырышып карый. Казанда яшәүче бер хатын “торак шартларын яхшырту" максаты белән иске ерак авылда бушлай диярлек ташландык йорт сатып ала. Куркыныч кыяфәтенә карамастан, бу “торак”ның документлары тәртиптә була. Әмма “шартларны яхшырту" барып чыкмый, кулга төшкән акчаны да тиз арада кире кайтарырга туры килә. Билгеле булганча, байны өтү бик кыен нәрсә. Аның каравы, һәрчак дәүләтне алдарга тырышып карау мөмкинлеге бар. Шул максат белән ике сылукай үзләрендә... виртуаль балалар булдыралар. Ялган туу турында таныклыкларны алар уңышлы гына Пенсия фондына тапшыралар һәм тиешле акчаны алалар. Ләкин “капиталист” булырга озак туры килми аларга. Ялган ачыла, һәм виртуаль аналар хәзер суд карарын көтәләр. Ана капиталын дөрес файдалану – катлаулы нәрсә. Гадәттә аны ипотека аша торак сатып алырга тоталар. Фатирны тиз генә алып булмый – суммасы бик кечкенә. Бөтен банклар да андый клиентлар белән эшләргә ризалашмый, чөнки хуҗалар арасында бала бар. Тормышның кая борыласын беркем дә белми бит. Һәм кешеләр булдыра алганча җай эзлиләр. Төрле вакытта ана капиталының мөмкинлекләрен киңәйтү турында төрле тәкъдимнәр булды – машина алырга рөхсәт итәргә, ана кешегә белем алу өчен тотарга, балага диңгездә ял итү өчен файдаланырга, процентлар белән банкка салып куярга. Әмма алар, законга җитәрлек дәрәҗәдә нигезләнмәү сәбәпле, барысы да кире кагылды. Өстәвенә, акчаны файдалануны күзәтеп тору мөмкинлеге юк, аның каравы, төрле жуликлар өчен юллар ачык кала. Әйтергә кирәк, шулай да соңгы вакытта йөгәнне бераз бушаттылар – торак реконструкцияләүгә рөхсәт бирелде, инвалид балаларга һәм өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләр өчен түләүләр кертелде. Дөрес, ул акча өчен җавап тоту үзе аерым бер башваткыч... Соңгы вакытларда ана капиталы үзен акламады, илдәге демографияне үзгәртә алмады дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бердәнбер нәтиҗәсе – көньяк республикалардан күчеп килгән гаиләләрдә бала саны артты. Белгечләр хәзер тормыш дәрәҗәсен күтәреп, кешеләргә онытылып беткән киләчәккә ышаныч белән карау тойгысын кайтарырга кирәк дигән фикергә киләләр. Ул чакта ана капиталы да кирәк булмас иде, ә аферистлар үзләренә башка шөгыль табарлар иде. Людмила САФИУЛЛИНА

Валентин ДРУЖИНИН

Василий АЛЕКСАНДРОВ

## ЙӨРЕМСӘК MƏSƏK Доктор кабинетына авыру керә. Ишек төбендә үк абынып егыла да аягын, кулын сындыра, башын яра, шулай булса да, докторның өстәле янына шуышып килә һәм болай ди: – Доктор, мин сорарга гына теләгән идем... – Тырышып эшләп хәллелекне ныгытып буламы? – Әлбәттә... Инфаркт хәллелеген, шок хәллелеген, депрессия хәллелеген... – Әти, син ничек уйлыйсың, Колобок дөрес эшләгәнме, әбисе белән бабасыннан китеп? – Юк, билгеле, аны бит ашаганнар. – Аны әбисе белән бабасы барыбер ашаган булырлар иде, ә болай ул, ичмасам, дөнья карап йөргән. Интернетта “Кеше яшәми торган утрауга үзегез белән нинди китап алыр идегез?” дигән сорау күрсәм, күз алдыма мондый хәл килә: батып бара торган лайнер, акырышулар, паника, барысы да коткара торган шлюпкаларга йөгерә, ә мин акылдан шашардай кешеләр төркемен ерып, кемнеңдер кулын чытырдатып тотам да колагына кычкырам: “Гафу итегез, әйтегезче, китапханәгә ничек барырга икән?” – дим. Ишеткәнем бар, бик стильле хатынкызның аяк-киеме һәм машинасы бер төстә булырга тиеш. Үземә кызыл читек сатып алдым әле, утырып йөри торган маршрут автобусыма туры килсен дип. Чубайс Грециядә... Явлинский Лондонда... Пугачёва Израильдә... Менә күрәсез, барысы да чынга ашты: Рәсәй пенсионерлары дөнья буенча сәяхәт кылып йөри. Ике табиб сөйләшә: – Беләсезме, минем белән шундый очрак булды: бер пациентым диагнозы буенча ун ел элек үләргә тиеш иде, ә ул һаман яши. – Күрәсезме, әгәр кешенең чынчынлап яшисе килә икән, монда медицина да көчсез.

Бөтенебезне дә үлчәүгә куя алмассыз!Валерий ТАРАСЕНКО

Көлү – сихәт, көлеп яшәү мәслихәт! ISSN 0136-7110 # чаян САТИРА ҺӘМ ЮМОР ЖУРНАЛЫ СЕНТЯБРЬ * 2023 * КАЗАН

Кая бушатасың? Монда ял итү урыны ич!Александр АЛЁШИН

## СЕНТЯБРЬ ЖИТТЕ... *Алмаз ХӘМЗИН* Үтә гомер, чаба гына – Көзгә кереп барабыз. Кемдер туа, кемдер китә, Сизмичә дә калабыз. Уйлар туа төрле-төрле – Бармы минем кирәгем? Кирәк булсам ник үтәлми Үтәләсе теләгем?.. – Их! Нигә болай итмәдем, Ник шулай эшләмәдем?.. Икенче төрлерәк итсәм, Болай яшәмәс идем... Ах, диябез, уфтанабыз, Сызланабыз ялгыштан. Гомеребез кире кайтмас Аккан су күк ялгыштан. Уф, диябез көнчелектән, Карап ятлар яшәвен. Үзебездә теләк тумый Күреп алар яшьнәвен. Мәсәлләрдән гыйбрәт алыр Башыбыз да юк мәллә? Чикерткә кебек җәй буе Сайрый торган без хәлдә. Ходайга ялварып кына, Аннан көтеп игелек, Көч түкми генә яшәүче Түгел идек без элек. Андый түгел без хәзер дә, Хезмәтебез кадердә. Тик эшләгән байлыгыбыз Китә әллә кемнәргә... Басу-кырда иген – диңгез, Тулып тора башаклар. – Безне кая илтәр икән Бу – бар сыман шатлыклар? – Без бернәрсә әйталмыйбыз, Ансын көйли башлыклар. Балалар мәктәпкә бара Белем алыр максатта. Күңелләре күтәренке – ЕГЭ бетәр форсатта! Уңыш тулыр амбарларга, Тыныч булыр дөньялар! Быел сентябрьдә, бәлки, Чынга ашар хыяллар!..

Илдар НӘФИЕВБу минем Музам. Ул хәзер безнең белән яшиячәк.

## ШОМБАЙ болай диде... Хөрмәтле Чаян! Соңгы вакытта космос тирәсендә ниндидер ыгы-зыгы күзәтелә. Галәм киңлекләрен дистәләгән илләрнең ракета-спутниклары айкый. Күптәннән көтелгән чит планета вәкилләре белән контактка да озак калмагандыр инде... Л. КӘРИМОВА Укучыбызның хаты Шомбайны бик кызыксындырды. – Сәер нәрсә, – диде аксакал, – җирдә акыллы тормыш төзү урынына, без аны һаман күктә табарга телибез. ## ЮККА ӘЙТМӘСЛӘР Яшьләр начар киңәшләргә ешрак колак сала. Бик сирәк кеше бүгенге көн белән яши, күбесе соңрак яшәргә җыена. Кешене иң нык картайткан нәрсә – хәзерге яшьләрдән зарлану. Мин шаржларда гына чибәр булып чыгам. Яшь тирес корты булу – карт оҗмах кошы булуга караганда хәерлерәк. Барча кеше дә озак яшәргә тели, ләкин беркем картаерга теләми. Дарулар кешегә авыруларга караганда акрынрак тәэсир итә. Кеше авырулардан түгел, ә яшәгәннән үлә. (Яшьлек-картлык белгечләре мәҗлесендә язып алынды.) "Бисмилла..." – дип башлыйк әле әйтер сүзне. Пәрвәр эшкә, мәслихәткә өндим сезне: Көләч булып калыйм дисәң, һаман да син – Таян, дустым, үзебезнең "Чаян"га син! Рашат НИЗАМИ

Вячеслав ШИЛОВ

Александр ШУЛЬПИНОВ

## AHA КАПИТАЛЬ тирәсендә УЕННАР Мошенниклар – законнарны белү буенча җәмгыятьнең иң алдынгы өлешедер. Гамьсез яшәргә ияләнгән тар карашлы кешеләрдән аермалы буларак, алар бөтен үзгәрешләр һәм яңалыкларны күзәтеп торалар, чөнки аларның матди хәле һәм законсыз табышлары моның белән турыдан-туры бәйле. Тормышта аферистлар аяк басмаган бер генә өлкә дә юк диярлек. Алар, әлбәттә, ана капиталын да читләтеп узмыйлар. Татарстанда яшәүче бер ханым ана капиталын үзләштерү буенча киң колачлы операция үткәргән. Үзе кебек мошенниклар белән бергәләшеп, “әнкәйләр акчасы"на Кырымда торак алырга теләүчеләрне төп башына утырткан. Нәтиҗәдә, 535 кеше барлыгы 197 миллион сумнан колак каккан. Тукай районыннан яшь ана матди хәлен шул ук “әнкәйләр акчасы” ярдәмендә төзәтергә теләгән. Ата-анасы йортының өлешен сатып алып, ул аны акчага әйләндерергә карар кылган. Ләкин яллаган риелторның планнары башкачарак булып чыккан. Ул да бу карарны тормышка ашырырга теләгән, ләкин үз файдасына... Хатын-кызлар – бик сак халык, һәм үз акчасын чит кешегә ышанып тапшырырга атлыгып тормый. Кайбер сертификат ияләре аны үз көчләре белән кыштырдавык кәгазьләргә әйләндерергә тырышып карый. Казанда яшәүче бер хатын “торак шартларын яхшырту" максаты белән иске ерак авылда бушлай диярлек ташландык йорт сатып ала. Куркыныч кыяфәтенә карамастан, бу “торак”ның документлары тәртиптә була. Әмма “шартларны яхшырту" барып чыкмый, кулга төшкән акчаны да тиз арада кире кайтарырга туры килә. Билгеле булганча, байны өтү бик кыен нәрсә. Аның каравы, һәрчак дәүләтне алдарга тырышып карау мөмкинлеге бар. Шул максат белән ике сылукай үзләрендә... виртуаль балалар булдыралар. Ялган туу турында таныклыкларны алар уңышлы гына Пенсия фондына тапшыралар һәм тиешле акчаны алалар. Ләкин “капиталист” булырга озак туры килми аларга. Ялган ачыла, һәм виртуаль аналар хәзер суд карарын көтәләр. Ана капиталын дөрес файдалану – катлаулы нәрсә. Гадәттә аны ипотека аша торак сатып алырга тоталар. Фатирны тиз генә алып булмый – суммасы бик кечкенә. Бөтен банклар да андый клиентлар белән эшләргә ризалашмый, чөнки хуҗалар арасында бала бар. Тормышның кая борыласын беркем дә белми бит. Һәм кешеләр булдыра алганча җай эзлиләр. Төрле вакытта ана капиталының мөмкинлекләрен киңәйтү турында төрле тәкъдимнәр булды – машина алырга рөхсәт итәргә, ана кешегә белем алу өчен тотарга, балага диңгездә ял итү өчен файдаланырга, процентлар белән банкка салып куярга. Әмма алар, законга җитәрлек дәрәҗәдә нигезләнмәү сәбәпле, барысы да кире кагылды. Өстәвенә, акчаны файдалануны күзәтеп тору мөмкинлеге юк, аның каравы, төрле жуликлар өчен юллар ачык кала. Әйтергә кирәк, шулай да соңгы вакытта йөгәнне бераз бушаттылар – торак реконструкцияләүгә рөхсәт бирелде, инвалид балаларга һәм өч яшькә кадәр балалары булган аз керемле гаиләләр өчен түләүләр кертелде. Дөрес, ул акча өчен җавап тоту үзе аерым бер башваткыч... Соңгы вакытларда ана капиталы үзен акламады, илдәге демографияне үзгәртә алмады дигән сүзләр ишетергә туры килә. Бердәнбер нәтиҗәсе – көньяк республикалардан күчеп килгән гаиләләрдә бала саны артты. Белгечләр хәзер тормыш дәрәҗәсен күтәреп, кешеләргә онытылып беткән киләчәккә ышаныч белән карау тойгысын кайтарырга кирәк дигән фикергә киләләр. Ул чакта ана капиталы да кирәк булмас иде, ә аферистлар үзләренә башка шөгыль табарлар иде. Людмила САФИУЛЛИНА

Валентин ДРУЖИНИН

Василий АЛЕКСАНДРОВ

## ЙӨРЕМСӘК MƏSƏK Доктор кабинетына авыру керә. Ишек төбендә үк абынып егыла да аягын, кулын сындыра, башын яра, шулай булса да, докторның өстәле янына шуышып килә һәм болай ди: – Доктор, мин сорарга гына теләгән идем... – Тырышып эшләп хәллелекне ныгытып буламы? – Әлбәттә... Инфаркт хәллелеген, шок хәллелеген, депрессия хәллелеген... – Әти, син ничек уйлыйсың, Колобок дөрес эшләгәнме, әбисе белән бабасыннан китеп? – Юк, билгеле, аны бит ашаганнар. – Аны әбисе белән бабасы барыбер ашаган булырлар иде, ә болай ул, ичмасам, дөнья карап йөргән. Интернетта “Кеше яшәми торган утрауга үзегез белән нинди китап алыр идегез?” дигән сорау күрсәм, күз алдыма мондый хәл килә: батып бара торган лайнер, акырышулар, паника, барысы да коткара торган шлюпкаларга йөгерә, ә мин акылдан шашардай кешеләр төркемен ерып, кемнеңдер кулын чытырдатып тотам да колагына кычкырам: “Гафу итегез, әйтегезче, китапханәгә ничек барырга икән?” – дим. Ишеткәнем бар, бик стильле хатынкызның аяк-киеме һәм машинасы бер төстә булырга тиеш. Үземә кызыл читек сатып алдым әле, утырып йөри торган маршрут автобусыма туры килсен дип. Чубайс Грециядә... Явлинский Лондонда... Пугачёва Израильдә... Менә күрәсез, барысы да чынга ашты: Рәсәй пенсионерлары дөнья буенча сәяхәт кылып йөри. Ике табиб сөйләшә: – Беләсезме, минем белән шундый очрак булды: бер пациентым диагнозы буенча ун ел элек үләргә тиеш иде, ә ул һаман яши. – Күрәсезме, әгәр кешенең чынчынлап яшисе килә икән, монда медицина да көчсез.

Бөтенебезне дә үлчәүгә куя алмассыз!Валерий ТАРАСЕНКО

## КҮҢЕЛЛЕ тәнәфес

### Рашат НИЗАМИ. ҖӨМЛӘЛӘР — Ялганчының акылы – кыска, теле – озын. — Ватык кыңгырауның тавышы да ватык чыга. — Көчле сүзләр көчле фикер тудыра. — Битеңне бизәү белән мавыкма, акылыңны бизә! — Мәхәббәтнең формуласы: тормыш – сәхнә, катнашалар икәү, финал – бәхет яки бәхетсезлек. — Болын яме – чәчәк белән, мендәр яме – кыз белән... — Маймыл белән ишәккә китап тоттырмыйлар. — Чүпләмәгез Җирне! Җир бәләкәй генә ул. — Гаҗәп хәл: Дөреслек белән Ялган арка терәшеп яши. — Юләрлеккә кайчагында бер адым да җитә... — Тырнак очы хәтле нәни бөре кышкы салкыннарга ничек түзә икән – ни пәлтәсе, ни бияләе юк. — Алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүзләр чыкса икән ул! — Чәрелдек хатыннан ерак тор!..

Шулай, Гыйльметдинов, әти-әниең квитанцияне түләгәнче шунда торачаксың! Николай ВОРОНЦОВ

Ә син - ничава! Константин ЧАХИРОВ

## Вундеркинд *Виталий ВЕСНИН* Шулай, бервакыт, миңа эшләр буенча бүтән шәһәргә барырга туры килде. Акча янга калсын дип, плацкарт вагонга билет алдым. Өске сәндерәсенә туры килде урыным. Ярый әле күршеләрем яхшы кешеләр булып чыкты, ә калган урыннар купеда: гаиләлеләр, үзләре белән алты яшьлек уллары да бар. Ямансулап бармас өчен сканвордлы журнал алган идем. Кичкә таба, шуның берничә кызыклы гына язмаларын укып арыгач, “башваткыч”ларын чишәргә тотындым. Нәтиҗәдә, шуларның яртысы чамасын чиштем, ә калганнарына физикадан, географиядән, әдәбияттан тирән белем булуы кирәк иде. Җиңелүемне танып, журналымны өстәл өстендә калдырдым да үземнең өске ятакка менеп яттым. Шулчак теге малай, эшсезлектән интеккәнгәме, сорап куйды: – Ә миңа сезнең журналны карарга мөмкинме? – Әлбәттә! Сканвордларны да чишәрсең бәлки! – дип шаяртып алдым да йокыга талдым. Иртән, юлдашларым вагоннан төшәргә әзерләнгәндә, йокы аралаш әлеге дә баягы малайның тавышын ишеттем: – Әни, мин сканвордның бөтен сорауларын чиштем! – диюен. – Вәт әйбәт булган! – дип мактап куйды аны әнисе. – Хәрефләрен дә матур итеп язгансың, мәктәпкә әзерлегең күренеп тора! Йокым шундук качты. Алты яшьлек бала минем кебек югары белем алган кешедән өстен булсын әле! Кызык, каян белә ул инглиз галиме ачкан тыгыз матдәләрнең деформация законын? Чыннан да, бөтен шакмаклар тутырылып беткән бит. “Бәлки, журнал ахырында җаваплары булгандыр?!" - дип уйладым мин, тиз генә аска төшеп, журналның соңгы битләрен актардым – җаваплары юк. “Вундеркинд! — дидем мин үземчә йомгак ясап, үземне сүгә-сүгә. Йөрәк чәнчеп куйды. – Ярар, карыйк әле, җаваплары нинди икән?!" Һәм шунда миңа барысы да аңлашылды, кәеф тә күтәрелеп китте, җиңел сулап куйдым, эш шунда икән: чишә алмаган сүзләрем буталчык рәвештә хәрефләр белән тутырылган. Малай өчен бу уен булган – “бөтен буш шакмакларны теләсә-нинди хәреф белән тутыру”.

Максим СМАГИН

## Аб-ау!

### БЮДЖЕТ БҮЛЕГЕНӘ – АКЧА ТҮЛӘП Медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинованы абитуриентлардан ришвәт алуда гаеплиләр. Бюджет бүлегенә гарантияләнгән керү өчен, нәтиҗәләргә карамыйча, бу ханым 50 дән 100 мең сумга кадәр алган. Әлегә исбатланган очраклар дүртәү генә, ләкин, тикшерүчеләр фикеренчә, алар кимендә йөзгә якын чамасы булырга мөмкин. Аена 100 мең алып эшләүче җитәкченең өендә 17,5 миллион сум табылган, ә судка ул “Ягуар”да килгән. ### КОМСЫЗЛЫКТАН ЧЫККАН КЫТЛЫК Казан янындагы бистәләрдә чүп мәйданчыклары ясар өчен буш урыннар юк. Бөтен җир диярлек йортлар арасында бүленгән, тормыш эшчәнлеге калдыклары өчен юл чите генә калган, ә анда төзелеш тыелган. Өстәвенә, кайбер әрсезләр чүп контейнерлары торган урыннарны үз милекләре итеп рәсмиләштерәләр, ә соңыннан суд аша аларны юкка чыгарттыралар. Бу ысул белән инде 25 чүп җыю урыны югалтылган. ### “АШЫКМАС ЯРДӘМ” Чаллыда ашыгыч ярдәм бригадалары җитми. Гамәлдәге нормативлар буенча, шәһәрдә һәм Тукай районында аларның саны барлыгы 60 булырга тиеш, ә чынлыкта исә 18 бригада гына эшли. Медицина хезмәткәрләренең саны да нормадан ерак - монда кирәкле табибларның бары тик 32 проценты, урта персоналның 68 проценты һәм машина йөртүчеләрнең яртысы гына эшли. Мондый шартларда авырулар янына 20 минутта килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машиналары сәгатьләр буе килергә дә мөмкин. ### КОММЕРЦИЯ СЕРЕНЕҢ БӘЯСЕ Казанда бер эшмәкәр чит кешеләр эшенә борынын тыкмакчы булган. Ир кеше 25 мең сумга ят фирманың персонал җыю буенча менеджерына клиентларының электрон базасын сатарга тәкъдим иткән. Менеджер ханым, озак уйлап тормыйча, бу турыда җитәкчесенә хәбәр иткән. Эшмәкәр белән менеджерның аралашуы полиция күзәтүе астында дәвам иткән. Коммерция сере өчен акча тапшырган чакта эшмәкәрне тоткарлаганнар. Сернең бәясе дә билгеләнгән. Ул да булса – кузгатылган җинаять эше. ## Авто! Стоп! *Игорь КИЙКО* ### СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ... — Иң зур «бөке» Кытайда барлыкка килгән. 100 километр озынлыктагы юлны 5 көн буе үткәннәр, һәм бу хәл 12 көн дәвам иткән. — Дөньядагы беренче юл кагыйдәләре авторы Уильям Фелпс Ино беркайчан да руль артына утырмаган булган. — Автомобильдәге куркынычсызлык мендәрчекләре пуля тизлеге белән ачыла. — Фольксваген автомобильләр генә түгел, сосискалар да җитештерә. — Дөньяда беренче тизлек арттыру өчен штраф 1902 елда салынган: гаепле машина йөртүче сәгатенә 70 километр белән «очкан». — Ел саен 60 миллион автомобиль җитештерелә. Бу - көненә 165000, сәгатенә 6875 һәм бер минутка 115 машина дигән сүз. — Хәзер дөньяда 1 миллиард автомобиль эксплуатацияләнә. Димәк, Җир шарында яшәүче һәр җиде кешегә бер машина туры килә. — Сәгатенә 100 километр тизлек белән машинага утырып Айга барып җитәр өчен ярты ел вакыт кирәк булыр иде. — Тизлекне арттырган өчен (290 км/сәг) иң зур штраф Швециядә салынган. Ул 1000000 евро тәшкил иткән. Шведларны тизлек арттырган өчен, хезмәт хакларына пропорциональ рәвештә штрафка тарталар. ... Автоинспектор җиңел машинаны туктата: – Штраф түлә! – Нәрсә өчен? Мин бит бернинди кагыйдәне дә бозмадым. – Бозмасаң ни! Минем гаиләм синең кагыйдә бозганыңны көтеп утыра алмый! ... Инспектор хәтәр җилдереп килгән машинаны туктата. Рульдә хатын-кыз утыра. Тәртип сакчысы кырыс кына: – Ханым, сез нигә тизлекне арттырасыз? Штраф! – дигән. – Беләсезме, инспектор әфәнде, мин машинаны бик начар йөртәм. Ялгыш берәрсен таптатмагаем дип, тизрәк кайтып җитәргә ашыга идем. ... Инспектор - шофёрга: – Билгене күрмәдегезмени? Биредә бер якка гына барырга рөхсәт ителә. – Нәрсә, мин ике якка бара идеммени?

Хезмәтебез авырдыр, хәвефледер... Үзе күзгә ташланып та тормыйдыр... Сергей АНДРИАНОВ

## Балачак ДУСТЫ *Дамир МОРТАЗИН* Казанга эш белән килгән идем. Кирәк бит, шунда балачак дустым Рәхимне очраттым. Мин аны инде мәктәп елларыннан бирле күргәнем юк иде. Бераз тазарып киткән дип әйтимме, баш түбәсе дә ялтырый башлаган. Элеккеге чытлыклылыгы кимегән, карап торганда аның клубта кызлар белән парлашып биеп йөргән шактый кыю егет булганлыгын тоймыйсың да. – Хәлләр ничек, дускай? – дип очрашуга ук сәлам бирдем. – Тауга таба бара! Әле күптән түгел генә Боровойда йорт җиткердем. Озакламый, Алла бирса, гаиләм белән шунда күчәрбез. – Рәхим игътибарын миңа юнәлтте дә минем әлләни шаккатмаганымны сизеп, өстәп куйды. – Безнең әле шәһәрдә дә фатирыбыз бар – шәп планировкалы... Әле эшемдә дәрәҗәмне күтәрделәр – хәзер министрлыкта хезмәт итәм... - диде. Ул беркадәр тәкәбберлек белән миңа таба карап: – Ә син ничек? Авылда батып калдыңмы? – дигән булды. Мин инде ялганлый белмим, ләкин бу очракта гөнаһ дип тормадым: – Инде күптән шәһәрдә яшим, – дип алдадым. – Фатирсыз, акча түләп, кешенекендә торасыңмы? – диде Рәхим, исе китмәгәндәй. — Үземнеке! – дидем мин тавышыма горурлык өстәп. Рәхим сагаеп калды. – Хрущёвкадамы? – ди. – Яңа йортта, - дидем мин. – Казансу ярында... – Бер бүлмәледәме? – диде ул мыскыллап. — Өчле, икеяссылыкта... Яшьлек дустым дерелдәп куйды. Аның йөзе мыскылланган төс алды. – Эшкә дә якын. Мин бит хәзер нефть компаниясендә – инновация һәм цифровизация бүлегендә, мөдир. Эштән бирелгән машинам бар, бонуслар, дивидентлар... Үзең беләсең... – Дивидендлар... – дип, каушап пышылдады Рәхим. – Шунда ук хатынымны да урнаштырдым. Әлбәттә, авылдагы барлык туганнарымны да компаниягә тарттым. Сеңлем аспирантураны тәмамлый, бер төрек бизнесменына кияүгә чыгарга чамалый... Яшьлек дустым агарып катты, күзләрен йомып, авызы белән һава йотарга тотынды. – Тиздән әти-әнием дә минем янга торырга киләчәк. Яңа фатирда ремонт ясап кына бетерим дә... Рәхимгә каравы да куркыныч булып китте. Ул йөрәген тотып, аягыма килеп сыланды. Мин аны тотып калдым да, колагына кычкырдым. – Рәхим, гафу ит, мин шаярттым! Мин элеккечә һаман авылда яшим мин. Аның күзләре чак кына ачылып куйды. – Мәктәптә укытучы булып эшлим, – дидем. Рәхим, хәлгә килеп, аягына басты. – Әти-әнием, абый-энеләрем, сеңлем – барысы да авылда... Балачак дустым кәчтүмен кагып, галстугын төзәтте. – Ну шутник та инде син! – диде ул ныгыган тавыш белән. - Онытканмын, син бит мәктәптә дә барыбызны да алдап, көлдерергә ярата идең...

Әйтегезче, базарга шушы юл илтәме?.. Вячеслав ШИЛОВ

## Аб-ау! *Валерий ТАРАСЕНКО* ### ҮЗСҮЗЛЕ УТЫН КИСҮЧЕЛӘР Карачай-Чиркәсиянең полиция лейтенанты Аслан Хубьев эшләр ачуның процентын арттырырга исәп иткән. Ул Элтаркач авылында ике ир кешене тапкан һәм авыл читендәге ике зирек агачын кистерткән. Аннары ул шунда ук кылынган җинаять турында кәгазьләргә кул куярга кушкан. Ләкин агач кисүчеләр полиция хезмәткәре күздән югалуга, шикаять белән хокук саклау органнарына ашыкканнар. Җинаять кайнар эзләр буенча ачылган. ### ЧИТ ИЛ СПЕЦИАЛИСТЛАРЫ Европа, мигрантлар камыты астында сулыш ала алмаганда, Россиядә чит ил «белгечләре» агымы күзәтелә. Демографлар әйтүенчә, таҗик мигрантлары гына 3 миллионнан артып киткән. Таҗикстанның бөтен халкы да 10 миллион гына, ә аның өчтән бере диярлек Россиягә килеп урнашкан. Ләкин кискен зәгыйфьләнгән рубль кире процесска китерергә мөмкин – хезмәт мигрантларының үз ватаннарына күчүенә. ### БИШЕНЧЕ АРТЫК Ставрополь өлкәсенең Пятигорский авылында бер гражданин юл хәрәкәте полициясе рәтенә кергән. Полиция капитаны формасы кигән 48 яшьлек эшсез һәм дүрт юл инспекторы белән бергә машина бозучыларны туктаткан. Чираттагы полициянең видеоязмасын тикшерү вакытында бишенче артык кеше күренгән. Ялган патрульгә штраф яный, ә менә аның «хезмәттәшләре» җинаять җаваплылыгына тартылачак. Күкрәк билгесен каян алганлыгын тикшерү ачыклаячак. ### УҢАЙСЫЗ БҮЛӘК Шотландиядә паралимпия буенча Дөнья чемпионатында балачактан ук терсәккә кадәр кулы булмаган Испания велосипедчысы Рикардо Тенга бүләк итеп кул сәгате тапшырылган. Спортчы үзе бүләккә юмор аша караган. Авырлыклар аны куркытмый, шуңа күрә паралимпия уенчысы сәгатьне терсәкнең өске өлешенә таккан.

## КҮҢЕЛЛЕ тәнәфес

### Рашат НИЗАМИ. ҖӨМЛӘЛӘР — Ялганчының акылы – кыска, теле – озын. — Ватык кыңгырауның тавышы да ватык чыга. — Көчле сүзләр көчле фикер тудыра. — Битеңне бизәү белән мавыкма, акылыңны бизә! — Мәхәббәтнең формуласы: тормыш – сәхнә, катнашалар икәү, финал – бәхет яки бәхетсезлек. — Болын яме – чәчәк белән, мендәр яме – кыз белән... — Маймыл белән ишәккә китап тоттырмыйлар. — Чүпләмәгез Җирне! Җир бәләкәй генә ул. — Гаҗәп хәл: Дөреслек белән Ялган арка терәшеп яши. — Юләрлеккә кайчагында бер адым да җитә... — Тырнак очы хәтле нәни бөре кышкы салкыннарга ничек түзә икән – ни пәлтәсе, ни бияләе юк. — Алтын теш куйдырып кына авызыңнан алтын сүзләр чыкса икән ул! — Чәрелдек хатыннан ерак тор!..

Шулай, Гыйльметдинов, әти-әниең квитанцияне түләгәнче шунда торачаксың! Николай ВОРОНЦОВ

Ә син - ничава! Константин ЧАХИРОВ

## Вундеркинд *Виталий ВЕСНИН* Шулай, бервакыт, миңа эшләр буенча бүтән шәһәргә барырга туры килде. Акча янга калсын дип, плацкарт вагонга билет алдым. Өске сәндерәсенә туры килде урыным. Ярый әле күршеләрем яхшы кешеләр булып чыкты, ә калган урыннар купеда: гаиләлеләр, үзләре белән алты яшьлек уллары да бар. Ямансулап бармас өчен сканвордлы журнал алган идем. Кичкә таба, шуның берничә кызыклы гына язмаларын укып арыгач, “башваткыч”ларын чишәргә тотындым. Нәтиҗәдә, шуларның яртысы чамасын чиштем, ә калганнарына физикадан, географиядән, әдәбияттан тирән белем булуы кирәк иде. Җиңелүемне танып, журналымны өстәл өстендә калдырдым да үземнең өске ятакка менеп яттым. Шулчак теге малай, эшсезлектән интеккәнгәме, сорап куйды: – Ә миңа сезнең журналны карарга мөмкинме? – Әлбәттә! Сканвордларны да чишәрсең бәлки! – дип шаяртып алдым да йокыга талдым. Иртән, юлдашларым вагоннан төшәргә әзерләнгәндә, йокы аралаш әлеге дә баягы малайның тавышын ишеттем: – Әни, мин сканвордның бөтен сорауларын чиштем! – диюен. – Вәт әйбәт булган! – дип мактап куйды аны әнисе. – Хәрефләрен дә матур итеп язгансың, мәктәпкә әзерлегең күренеп тора! Йокым шундук качты. Алты яшьлек бала минем кебек югары белем алган кешедән өстен булсын әле! Кызык, каян белә ул инглиз галиме ачкан тыгыз матдәләрнең деформация законын? Чыннан да, бөтен шакмаклар тутырылып беткән бит. “Бәлки, журнал ахырында җаваплары булгандыр?!" - дип уйладым мин, тиз генә аска төшеп, журналның соңгы битләрен актардым – җаваплары юк. “Вундеркинд! — дидем мин үземчә йомгак ясап, үземне сүгә-сүгә. Йөрәк чәнчеп куйды. – Ярар, карыйк әле, җаваплары нинди икән?!" Һәм шунда миңа барысы да аңлашылды, кәеф тә күтәрелеп китте, җиңел сулап куйдым, эш шунда икән: чишә алмаган сүзләрем буталчык рәвештә хәрефләр белән тутырылган. Малай өчен бу уен булган – “бөтен буш шакмакларны теләсә-нинди хәреф белән тутыру”.

Максим СМАГИН

## Аб-ау!

### БЮДЖЕТ БҮЛЕГЕНӘ – АКЧА ТҮЛӘП Медицина колледжы директоры Зөһрә Хисаметдинованы абитуриентлардан ришвәт алуда гаеплиләр. Бюджет бүлегенә гарантияләнгән керү өчен, нәтиҗәләргә карамыйча, бу ханым 50 дән 100 мең сумга кадәр алган. Әлегә исбатланган очраклар дүртәү генә, ләкин, тикшерүчеләр фикеренчә, алар кимендә йөзгә якын чамасы булырга мөмкин. Аена 100 мең алып эшләүче җитәкченең өендә 17,5 миллион сум табылган, ә судка ул “Ягуар”да килгән. ### КОМСЫЗЛЫКТАН ЧЫККАН КЫТЛЫК Казан янындагы бистәләрдә чүп мәйданчыклары ясар өчен буш урыннар юк. Бөтен җир диярлек йортлар арасында бүленгән, тормыш эшчәнлеге калдыклары өчен юл чите генә калган, ә анда төзелеш тыелган. Өстәвенә, кайбер әрсезләр чүп контейнерлары торган урыннарны үз милекләре итеп рәсмиләштерәләр, ә соңыннан суд аша аларны юкка чыгарттыралар. Бу ысул белән инде 25 чүп җыю урыны югалтылган. ### “АШЫКМАС ЯРДӘМ” Чаллыда ашыгыч ярдәм бригадалары җитми. Гамәлдәге нормативлар буенча, шәһәрдә һәм Тукай районында аларның саны барлыгы 60 булырга тиеш, ә чынлыкта исә 18 бригада гына эшли. Медицина хезмәткәрләренең саны да нормадан ерак - монда кирәкле табибларның бары тик 32 проценты, урта персоналның 68 проценты һәм машина йөртүчеләрнең яртысы гына эшли. Мондый шартларда авырулар янына 20 минутта килеп җитәргә тиешле ашыгыч ярдәм машиналары сәгатьләр буе килергә дә мөмкин. ### КОММЕРЦИЯ СЕРЕНЕҢ БӘЯСЕ Казанда бер эшмәкәр чит кешеләр эшенә борынын тыкмакчы булган. Ир кеше 25 мең сумга ят фирманың персонал җыю буенча менеджерына клиентларының электрон базасын сатарга тәкъдим иткән. Менеджер ханым, озак уйлап тормыйча, бу турыда җитәкчесенә хәбәр иткән. Эшмәкәр белән менеджерның аралашуы полиция күзәтүе астында дәвам иткән. Коммерция сере өчен акча тапшырган чакта эшмәкәрне тоткарлаганнар. Сернең бәясе дә билгеләнгән. Ул да булса – кузгатылган җинаять эше. ## Авто! Стоп! *Игорь КИЙКО* ### СЕЗ БЕЛӘСЕЗМЕ... — Иң зур «бөке» Кытайда барлыкка килгән. 100 километр озынлыктагы юлны 5 көн буе үткәннәр, һәм бу хәл 12 көн дәвам иткән. — Дөньядагы беренче юл кагыйдәләре авторы Уильям Фелпс Ино беркайчан да руль артына утырмаган булган. — Автомобильдәге куркынычсызлык мендәрчекләре пуля тизлеге белән ачыла. — Фольксваген автомобильләр генә түгел, сосискалар да җитештерә. — Дөньяда беренче тизлек арттыру өчен штраф 1902 елда салынган: гаепле машина йөртүче сәгатенә 70 километр белән «очкан». — Ел саен 60 миллион автомобиль җитештерелә. Бу - көненә 165000, сәгатенә 6875 һәм бер минутка 115 машина дигән сүз. — Хәзер дөньяда 1 миллиард автомобиль эксплуатацияләнә. Димәк, Җир шарында яшәүче һәр җиде кешегә бер машина туры килә. — Сәгатенә 100 километр тизлек белән машинага утырып Айга барып җитәр өчен ярты ел вакыт кирәк булыр иде. — Тизлекне арттырган өчен (290 км/сәг) иң зур штраф Швециядә салынган. Ул 1000000 евро тәшкил иткән. Шведларны тизлек арттырган өчен, хезмәт хакларына пропорциональ рәвештә штрафка тарталар. ... Автоинспектор җиңел машинаны туктата: – Штраф түлә! – Нәрсә өчен? Мин бит бернинди кагыйдәне дә бозмадым. – Бозмасаң ни! Минем гаиләм синең кагыйдә бозганыңны көтеп утыра алмый! ... Инспектор хәтәр җилдереп килгән машинаны туктата. Рульдә хатын-кыз утыра. Тәртип сакчысы кырыс кына: – Ханым, сез нигә тизлекне арттырасыз? Штраф! – дигән. – Беләсезме, инспектор әфәнде, мин машинаны бик начар йөртәм. Ялгыш берәрсен таптатмагаем дип, тизрәк кайтып җитәргә ашыга идем. ... Инспектор - шофёрга: – Билгене күрмәдегезмени? Биредә бер якка гына барырга рөхсәт ителә. – Нәрсә, мин ике якка бара идеммени?

Хезмәтебез авырдыр, хәвефледер... Үзе күзгә ташланып та тормыйдыр... Сергей АНДРИАНОВ

## Балачак ДУСТЫ *Дамир МОРТАЗИН* Казанга эш белән килгән идем. Кирәк бит, шунда балачак дустым Рәхимне очраттым. Мин аны инде мәктәп елларыннан бирле күргәнем юк иде. Бераз тазарып киткән дип әйтимме, баш түбәсе дә ялтырый башлаган. Элеккеге чытлыклылыгы кимегән, карап торганда аның клубта кызлар белән парлашып биеп йөргән шактый кыю егет булганлыгын тоймыйсың да. – Хәлләр ничек, дускай? – дип очрашуга ук сәлам бирдем. – Тауга таба бара! Әле күптән түгел генә Боровойда йорт җиткердем. Озакламый, Алла бирса, гаиләм белән шунда күчәрбез. – Рәхим игътибарын миңа юнәлтте дә минем әлләни шаккатмаганымны сизеп, өстәп куйды. – Безнең әле шәһәрдә дә фатирыбыз бар – шәп планировкалы... Әле эшемдә дәрәҗәмне күтәрделәр – хәзер министрлыкта хезмәт итәм... - диде. Ул беркадәр тәкәбберлек белән миңа таба карап: – Ә син ничек? Авылда батып калдыңмы? – дигән булды. Мин инде ялганлый белмим, ләкин бу очракта гөнаһ дип тормадым: – Инде күптән шәһәрдә яшим, – дип алдадым. – Фатирсыз, акча түләп, кешенекендә торасыңмы? – диде Рәхим, исе китмәгәндәй. — Үземнеке! – дидем мин тавышыма горурлык өстәп. Рәхим сагаеп калды. – Хрущёвкадамы? – ди. – Яңа йортта, - дидем мин. – Казансу ярында... – Бер бүлмәледәме? – диде ул мыскыллап. — Өчле, икеяссылыкта... Яшьлек дустым дерелдәп куйды. Аның йөзе мыскылланган төс алды. – Эшкә дә якын. Мин бит хәзер нефть компаниясендә – инновация һәм цифровизация бүлегендә, мөдир. Эштән бирелгән машинам бар, бонуслар, дивидентлар... Үзең беләсең... – Дивидендлар... – дип, каушап пышылдады Рәхим. – Шунда ук хатынымны да урнаштырдым. Әлбәттә, авылдагы барлык туганнарымны да компаниягә тарттым. Сеңлем аспирантураны тәмамлый, бер төрек бизнесменына кияүгә чыгарга чамалый... Яшьлек дустым агарып катты, күзләрен йомып, авызы белән һава йотарга тотынды. – Тиздән әти-әнием дә минем янга торырга киләчәк. Яңа фатирда ремонт ясап кына бетерим дә... Рәхимгә каравы да куркыныч булып китте. Ул йөрәген тотып, аягыма килеп сыланды. Мин аны тотып калдым да, колагына кычкырдым. – Рәхим, гафу ит, мин шаярттым! Мин элеккечә һаман авылда яшим мин. Аның күзләре чак кына ачылып куйды. – Мәктәптә укытучы булып эшлим, – дидем. Рәхим, хәлгә килеп, аягына басты. – Әти-әнием, абый-энеләрем, сеңлем – барысы да авылда... Балачак дустым кәчтүмен кагып, галстугын төзәтте. – Ну шутник та инде син! – диде ул ныгыган тавыш белән. - Онытканмын, син бит мәктәптә дә барыбызны да алдап, көлдерергә ярата идең...

Әйтегезче, базарга шушы юл илтәме?.. Вячеслав ШИЛОВ

## Аб-ау! *Валерий ТАРАСЕНКО* ### ҮЗСҮЗЛЕ УТЫН КИСҮЧЕЛӘР Карачай-Чиркәсиянең полиция лейтенанты Аслан Хубьев эшләр ачуның процентын арттырырга исәп иткән. Ул Элтаркач авылында ике ир кешене тапкан һәм авыл читендәге ике зирек агачын кистерткән. Аннары ул шунда ук кылынган җинаять турында кәгазьләргә кул куярга кушкан. Ләкин агач кисүчеләр полиция хезмәткәре күздән югалуга, шикаять белән хокук саклау органнарына ашыкканнар. Җинаять кайнар эзләр буенча ачылган. ### ЧИТ ИЛ СПЕЦИАЛИСТЛАРЫ Европа, мигрантлар камыты астында сулыш ала алмаганда, Россиядә чит ил «белгечләре» агымы күзәтелә. Демографлар әйтүенчә, таҗик мигрантлары гына 3 миллионнан артып киткән. Таҗикстанның бөтен халкы да 10 миллион гына, ә аның өчтән бере диярлек Россиягә килеп урнашкан. Ләкин кискен зәгыйфьләнгән рубль кире процесска китерергә мөмкин – хезмәт мигрантларының үз ватаннарына күчүенә. ### БИШЕНЧЕ АРТЫК Ставрополь өлкәсенең Пятигорский авылында бер гражданин юл хәрәкәте полициясе рәтенә кергән. Полиция капитаны формасы кигән 48 яшьлек эшсез һәм дүрт юл инспекторы белән бергә машина бозучыларны туктаткан. Чираттагы полициянең видеоязмасын тикшерү вакытында бишенче артык кеше күренгән. Ялган патрульгә штраф яный, ә менә аның «хезмәттәшләре» җинаять җаваплылыгына тартылачак. Күкрәк билгесен каян алганлыгын тикшерү ачыклаячак. ### УҢАЙСЫЗ БҮЛӘК Шотландиядә паралимпия буенча Дөнья чемпионатында балачактан ук терсәккә кадәр кулы булмаган Испания велосипедчысы Рикардо Тенга бүләк итеп кул сәгате тапшырылган. Спортчы үзе бүләккә юмор аша караган. Авырлыклар аны куркытмый, шуңа күрә паралимпия уенчысы сәгатьне терсәкнең өске өлешенә таккан.

Михаил ЛАРИЧЕВ Яратам мин үзебезнең ишегалдындагы яшәүче кешеләрне - барысы да бер гаилә кебек. Нәрсәдер эшләргә кирәк булса — шундук үтәп куялар. Билгеле, һәркем үзенчә. Менә, мәсәлән, сайлаулар. Әйе, сайлауга хәтле ике айлап алдан барысын да уртага салып киңәшәбез һәм кирәкле вакытына әзерләнеп тә куябыз. Сайлаулар бит — җитди нәрсә, ул теге 71 нче фатирдагы ире исереп кайтып тавыш куптаручы җәнҗал гына түгел. һәм 18 нчедәге хатыны ирен башка кеше хатыны белән тотып, разбой салу вакыйгасы да түгел. Сайлау - бөтенләй башка мәсьәлә. Чөнки һәркемнең җанында кайнап чыккан, барысы да шуны төзәтергә маташкан хәлләр – алар бит бик күп җыелган. Сайлау җиткәч, без аларны барысын да әйтәчәкбез һәм кайда кирәк, шунда тыгачакбыз! Тегеләй-болай гына түгел!.. Без хәтта үткен сораулар списогын да алдан әзерләп куйдык. Эскәмияләргә чыгып утырып, бергәләп уртаклашабыз кем нәрсә ишеткән, кем нәрсә интернетта укыган... Бер сүз белән әйткәндә, барысын телеп, кирәген биреп, анасын искә төшереп чыгабыз! Иң кайнар тема — ЖКХ. Кырып-себереп талыйлар, әйтерсең лә торбаларын Марстан йә Юпитердан сузганнар. Әле канны кыздыра торган медицина темасы бар. Ни өчен бәяләр үсә, әйтерсең лә эпидемия вакытындагы температура. Температура кебек булса, мәсәлән, ул бит рәтләнә, төшә, ә менә бәя дигән нәмәстә, нигәдер, күтәрелә дә төшми генә, шул урында кала. Кибеттәге бәяләрне әйтергә дә кирәкми – анда, күрәсең, һәрвакыт ниндидер ярышлар үткәрәләр. Менә, әйтик, сөт кыйммәтләнгән, димәк, доллар сикергән, чөнки печән турыдан-туры долларга бәйле. Менә шулай, боларны ныгытып һәм шәп итеп бер киңәшкә килеп, барыбыз да бер булып билгеләнгән көнне бөтен мәсьәләләрне җыеп, һөҗүмгә күчәчәкбез, ачсыннар гына сайлау участокларын. Өч көн алдан бөтен ишегалды халык мәнфәгатьләрен кайгырту анты белән шау-гөр килеп тора. — Карале, Маннур абый, сайлауга барасыңмы? — Ничек бармаска инде?.. Җитәр! Халык мәнфәгатен кайгыртучыларны сайларга кирәк! — Иң кирәклесе – безнең бердәм булу! — Ишеттек, анда күзәтеп торучылары да була икән, димәк, тегеләрнең тавыш урлашулары барып чыкмаячак! Шулай итеп, безнең бөтен ишегалды хәлиткеч һөҗүмгә әзер, сайлау өере үзенең иң көчле вакытына җитә, ә эскәмияләрдәге сөйләшүләр инде бөтенләй бүтәнчә. — Нәрсә, сайлауга бардыгызмы? — Минем бүтән эшем юк идеме әллә: бакчадагы эшемне кем карар? — Әй лә, анда бару нәрсә бирә: бардың ни, бармадың ни, барыбер алар үзләренекен эшли... — Анда баруның бер файдасын күрмим... — Ирем балыкка китте... Берүзем нишләп барып йөрим ди? Аңлашыла, бу юлы да бернәрсә дә килеп чыкмады. Ләкин мин ни өчен яратам үзебезнең ишегалдын, чөнки ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми һәм өметен дә өзми. — Әнә, теге, безгә килгәч вәгъдә бирүче... Килеп киткән, диләр... Бәлки нәрсә булса да үзгәртер безнең ишегалдындагын... — Нәрсә син, һаман шул бер нәрсәне кабатлыйсың? Сайлау тагын була әле ул... Бер генә көн яшәмибез. Киләсе сайлауларда күрсәтербез әле без аларга! Шулаймы, күрше?

Евгений БУГРОВ

Нинди таныш йөзләр!Рәсем авторы: Вячеслав Шилов

Суламагыз!

Виктор ВЕСЕЛОВ Трамвай көтеп торам. Янәшәмдә ике хатын-кыз. Берсе икенчесенә әйтә: — Мин үземнекен менә болай тотам! - ди, йодрыгын төйнәп. — Минеке пысылдый да алмый! - дип мактана икенчесе. Минем гаиләдә алай түгел. Мин бит төзүче. Төзим. Хатынымны һәм өйдәгеләрне. Өйнең бусагасын атлап керүем була - балалар өстәл астына, песи – карават астына, тутый кош - люстрага кача. Хатынымның әнисе – әби – башмакларымны кулына тоткан килеш каршы ала... Үземнекеләрне яратам, аларны кайгыртам. Хатынымнан сорыйм: "Сиңа туган көнеңә нәрсә бүләк итим?” – дим. Колагына күрсәтә. Аңладым, җүләр түгемен. Телисең икән – ал: мамыклы таякчыклар, минем һәр сүземне ишетеп торсын өчен. Әби укырга һәм тәмле-томлыны ярата. Аның теләген укмаштырдым. “Сироптагы елан" дигән детектив тәкъдим иттем. Балаларга укырга булышам. Өстәл астыннан чыгуга, китапларына тотыналар. Улым гел “бишле"гә генә быелгы уку елын төгәлләде. Хатын болай ди: — Әйдә, улыбызга мобильник бүләк итик, тырышты бит! Уйлап тапкан! Аның белән хәзерге заманда кемне шаккаттырасың? Классларында гына түгел, бөтен мәктәпләрендә булмаган счёт бүләк иттем! Кирәкле әйбер, башны эшләтә. Ул хәзер кубик Рубикны сул аягындагы бармаклары белән җыя. Калькулятор кебек башы белән чутлый. Сораган идем: "245 не 347 гә тапкырлагач ничә була дип? Шундук җавап алдым: "85015". Кәгазьгә язып тикшереп караган идем, баганалап, дөрес! Кызларым белән авыррак, тыңламыйлар. Кыз әйтә: — Уку түгел, ә иң кирәге – чибәрлек һәм фигура. Ул чакта кияүгә дә уңышлы чыгасың! Аңа әнисенең көндәлеген күрсәттем. — Кара, әниең мәктәптә ничек укыган: математика - "икеле", рус теле – “икеле”, әдәбият – “өчле”... Шуңа күрә ЗАГСка минем белән китте. Кемгә кирәк ул “икеле”гә укыган кыз?! Кызга юри, алыштырып, үземнең дневникны күрсәттем. Хатыным, ничектер, болай дип әйткән иде: — Япониядә шундый закон бар: әгәр ир үзенең ир бурычларын үтәмәсә, хатыны аерылышырга хокуклы икән. Бу сәбәп шулхәтле дөрес итеп санала, тикшереп-нитеп тормыйча, шундук аералар ди. Бездә дә шулай булсачы! — Син, – дим, – бу мәсьәләдә үпкәләрлек түгел. Нәкъ кешеләрчә – айга бер. — Ә алдарга?! Айнымыйча эчкәндә, синең ай буе - "критик көннәрең"... — Мин бит зур бәйрәм көннәрендә генә эчәм! — Ә кичә нинди идең? Нинди бәйрәм? — Гвинея-Бисау оештырылган көн. Хатын белән шундый авыр көннәр була. Ә менә әби-алтын! Кадеремне белеп яши... — Кияү балакаем, хәзер бөтен нәрсә кыйбат, аяк киемеңне саклап ки. Кышкы итегеңнең табанын дуңгыз мае белән сыла яисә май белән сөрт. Озакка чыдар! – ди. Травматологиядән чыккач, аңа чәчәк бүләк итәм әле!

Рәсем авторы: Максим СМАГИН

Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА Соңгы вакытта автобус тукталышларындагы электрон язмалар югалды. Халык борчыла: автобус-трамвайның кайчан килүен белә алмыйлар. — Күпме вакыт әрәм булды, тукталышта автобус көтеп, чак кына эшкә соңга калмадым, – диде кичен кызы. — Мин дә шулай, өйгә кайтканда, – дип җавап кайтарды кияве. — Элек ничек йөрдек икән соң без, ул язмалар югында? - дип, әби сүзгә кушылды. — Әби, ул язмалар булмаганда автобуслар да йөрмәгәндер? - дип әйтеп куйды оныклары. — Автобуслары да бар иде, ләкин аның кайчан киләсен генә белмәдек. Озаклап көтеп тордык. Сезнең шикелле телефонга терәлеп түгел, китап укып, кешеләр белән аралашып, сөйләшеп. — Без дә китап укыйбыз бит, – диде, тагын сүзгә кушылып оныгы. — Сезнең китаплар кайда? Телефонда. Аннары, сез аны укымыйсыз, ә тыңлыйсыз гына. — Аермасы нәрсәдә? — Шунда. Озакламый хәрефләрне дә онытып бетерерсез, телефоныгыз белән. — Автобуска керсәң, барысы шуңа текәлгән. Колакларына нәрсәдер тыкканнар да күзләрен акайтканнар. Кем кергәнен, урын бирергә кирәклеген дә уйламыйлар. Хитырыйлар... — Әби, син элеккеге заманаларны искә төшермә инде. Алар үткән. — Кире әйләнеп кайтса нишләрсез? Менә бит, тукталыштагы язманы күрмәгәч, вакытыгыз да озак үткән шикелле булган. Ә бит аларның расписаниесе үзгәрми. Китапны да кулыгызга алганыгыз юк. Китапханәнең кайда икәнен дә белмисездер. — Әле алар эшлимени? – дип аптырап куйды онык. — Эшли, ләкин сезнең кебекләр хәзер анда йөрми шул. Ә менә без үскәндә аннан кайтып кермәдек. Буш вакыт чыккан саен китапханәгә йөрдек. — Нигә китап укырга? Хәзер бөтен китаплар буенча кино төшерәләр. Карыйсың да эш бетте. — Юк шул, китап китап инде ул. Кино белән чагыштырып булмый... Берничә көн үткәч, оныгы, иртән торып, каядыр җыена башлады. — Иртүк кая барасың, улым? – дип кызыксынды әбисе. — Әби, дусларыма сөйләдем син сөйләгәннәрне – китаплар уку турында. Барыбыз да бүген, җыелышып, китапханәгә барырга булдык. Бәлки, безгә дә ошап, без дә китапны сезнең шикелле укый башларбыз. Беркавымнан: — Китап җене кагылу – телефон җененә караганда мең мәртәбә файдалырак ул, улым! – дип, әби кеше артларыннан сөенеп карап калды. ## ҮТКӘННӘРГӘ КАРЫЙК КАЕРЫЛЫП

Виктор ИГНАТЬЕВ, 1973 ел.Шеф, ялгышлык! Сез түгел банкрот, ә конкурентлар!

Шагыйрь Хәмид Вәлиди минем күземә байтак еллар элек чагыла иде инде. Ниндидер сәерлеге булгангамы аның белән нык аралаша алмадым. Ул, татар кайда җыела, шунда сихерле таягы белән килеп чыга да, һәр төркемгә башын тыгып, көн тәртибендәге вазгыятькә анализ ясый башлый, серле карашы белән һәммә кешегә бәя биргәндәй, шундагы халәткә сеңә. Юкка түгелдер, тормышта нык сыналган, күпне күргән кеше буларак, затлы фикерләрен тезә башлый. Гадәттә, андыйлар “бездәй акыллыларга” әлләни ошап бетми шул. Баксаң, шагыйрь Зөлфәт, Наис, Мөдәррис, Харрас кебек бөекләр белән якын дус, иҗатташ булган шактый талантлы шәхес икән ул. Шул чорның бөек җырчыларын данлаган, талантларына гадел бәя бирә алган һәм иҗатын да мәдһияләгән зур шагыйрь - Хәмид Фәттах улы Вәлиди хәзер минем генә түгел, журналыбыз “Чаян”ның да якын дусты. Шул очрактан аның бөек җырчыбыз Таһир Якупов истәлегенә язган шигырен тәкъдим итәбез. ### КИРӘК БИТ ЧЫДАРГА... > Күп җырчылар булган сиңа кадәр, > Син киткәч тә шактый җырчы бар. > Ишетмичә Синең җырны, Таһир, > Күңел түзәр ничек, җан чыдар?! > "Олы юлның тузаннарын" бүген > Туздыралар бүтән җырчылар. > Сине көтә концерт саен күңел: > Чыкмый калмас бүген, ул чыгар! > Тәмамланыр концерт, төшәр пәрдә, > Жырчыларга явар гөл-чәчкә. > ..."Ак парахуд" сүз куйганмы әллә, > Безнең ярга килеп җитмәскә... > Яңгырый җыр, синең “Наласа”ң бу, > Күңелләрне урап моң ага. > Дулкын-дулкын тоташ җыр агыла, > "Күн авылы” ягына таба. > Кылганнарга сарылып җыр агыла, > Көзге яфракларны кочаклый. > Белсәң, Таһир, безнең сагынуларны, > Син көттермәс идең бу чаклы. > “Әдрән диңгез” буйларыннан кайтып, > Сәхнәләргә менәр идең дә, > Ялындырмый-нитми утызлап җыр > Жырлап бирер идең бүген дә. > Офыкларга китеп күмелдең син, > Җырлый-җырлый томаннар аша. > Кайтаваз күк безнең күңелләрдә, > Бертуктаусыз чыңлый “Наласа". ## Ә МЕНӘ ТАГЫН БЕР МӘЗӘК Тимер юл аркылы чыга торган юнәлештә бөке. Машиналар күп җыелган. Шофёрлар шлагбаум янына килгәннәр дә кайчан китеп буласын кызыксыналар. Будкадан стрелочник чыга да боларга болай ди: – җәмәгать, бераз түзегез инде. Поезд өч сәгатькә соңга кала. – Нәрсә ул откат? – Ул - тендер билгеләгәндә нәкъ менә сезнең фирманы сайлап алганлыктан рәхмәт белдерүнең акчалата берәмлеге. – Ә тендеры нәрсә? — Анысы откат тармагындагы чемпионат. Тараканнар атом сугышыннан соң да исән калачак, ә газета белән суксаң андый мөмкинлек юк. Бу хәл кәгазь масса күләм информация чараларының көчен тагын бер тапкыр исбатлый. Хатыны - иренә: – Сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм саңгырау булганмын! – Менә, күрәсеңме, сине нинди авырулардан терелткәнмен. Әгәр урынбасарлар җитәкчеләренең кызыкларыннан көлми башлыйлар икән, димәк, аны тиздән урыныннан төшерәләр дигән сүз таралган. – Бу машина йөртүчеләрне әзерли торган мәктәпме? – Әйе. – Нинди машиналарда йөртәсез? – Нинди машиналар булсын! Юлбашчылар әзерлибез! – Лотерея билетлары сатып алыгыз! Төп приз - автомобиль! – Кирәкми миңа ул. Мин җәяү йөрергә яратам. – Ә сез барыбер алыгыз, барысы да отмый бит... Пациент: — Доктор, ә сезнең дипломыгыз чынмы? Доктор: – Әлбәттә, чын. Мин бит җүләр түгел, ялган диплом сатып алырга. Михаил ЛАРИЧЕВ Яратам мин үзебезнең ишегалдындагы яшәүче кешеләрне - барысы да бер гаилә кебек. Нәрсәдер эшләргә кирәк булса — шундук үтәп куялар. Билгеле, һәркем үзенчә. Менә, мәсәлән, сайлаулар. Әйе, сайлауга хәтле ике айлап алдан барысын да уртага салып киңәшәбез һәм кирәкле вакытына әзерләнеп тә куябыз. Сайлаулар бит — җитди нәрсә, ул теге 71 нче фатирдагы ире исереп кайтып тавыш куптаручы җәнҗал гына түгел. һәм 18 нчедәге хатыны ирен башка кеше хатыны белән тотып, разбой салу вакыйгасы да түгел. Сайлау - бөтенләй башка мәсьәлә. Чөнки һәркемнең җанында кайнап чыккан, барысы да шуны төзәтергә маташкан хәлләр – алар бит бик күп җыелган. Сайлау җиткәч, без аларны барысын да әйтәчәкбез һәм кайда кирәк, шунда тыгачакбыз! Тегеләй-болай гына түгел!.. Без хәтта үткен сораулар списогын да алдан әзерләп куйдык. Эскәмияләргә чыгып утырып, бергәләп уртаклашабыз кем нәрсә ишеткән, кем нәрсә интернетта укыган... Бер сүз белән әйткәндә, барысын телеп, кирәген биреп, анасын искә төшереп чыгабыз! Иң кайнар тема — ЖКХ. Кырып-себереп талыйлар, әйтерсең лә торбаларын Марстан йә Юпитердан сузганнар. Әле канны кыздыра торган медицина темасы бар. Ни өчен бәяләр үсә, әйтерсең лә эпидемия вакытындагы температура. Температура кебек булса, мәсәлән, ул бит рәтләнә, төшә, ә менә бәя дигән нәмәстә, нигәдер, күтәрелә дә төшми генә, шул урында кала. Кибеттәге бәяләрне әйтергә дә кирәкми – анда, күрәсең, һәрвакыт ниндидер ярышлар үткәрәләр. Менә, әйтик, сөт кыйммәтләнгән, димәк, доллар сикергән, чөнки печән турыдан-туры долларга бәйле. Менә шулай, боларны ныгытып һәм шәп итеп бер киңәшкә килеп, барыбыз да бер булып билгеләнгән көнне бөтен мәсьәләләрне җыеп, һөҗүмгә күчәчәкбез, ачсыннар гына сайлау участокларын. Өч көн алдан бөтен ишегалды халык мәнфәгатьләрен кайгырту анты белән шау-гөр килеп тора. — Карале, Маннур абый, сайлауга барасыңмы? — Ничек бармаска инде?.. Җитәр! Халык мәнфәгатен кайгыртучыларны сайларга кирәк! — Иң кирәклесе – безнең бердәм булу! — Ишеттек, анда күзәтеп торучылары да була икән, димәк, тегеләрнең тавыш урлашулары барып чыкмаячак! Шулай итеп, безнең бөтен ишегалды хәлиткеч һөҗүмгә әзер, сайлау өере үзенең иң көчле вакытына җитә, ә эскәмияләрдәге сөйләшүләр инде бөтенләй бүтәнчә. — Нәрсә, сайлауга бардыгызмы? — Минем бүтән эшем юк идеме әллә: бакчадагы эшемне кем карар? — Әй лә, анда бару нәрсә бирә: бардың ни, бармадың ни, барыбер алар үзләренекен эшли... — Анда баруның бер файдасын күрмим... — Ирем балыкка китте... Берүзем нишләп барып йөрим ди? Аңлашыла, бу юлы да бернәрсә дә килеп чыкмады. Ләкин мин ни өчен яратам үзебезнең ишегалдын, чөнки ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми һәм өметен дә өзми. — Әнә, теге, безгә килгәч вәгъдә бирүче... Килеп киткән, диләр... Бәлки нәрсә булса да үзгәртер безнең ишегалдындагын... — Нәрсә син, һаман шул бер нәрсәне кабатлыйсың? Сайлау тагын була әле ул... Бер генә көн яшәмибез. Киләсе сайлауларда күрсәтербез әле без аларга! Шулаймы, күрше?

Евгений БУГРОВ

Нинди таныш йөзләр!Рәсем авторы: Вячеслав Шилов

Суламагыз!

Виктор ВЕСЕЛОВ Трамвай көтеп торам. Янәшәмдә ике хатын-кыз. Берсе икенчесенә әйтә: — Мин үземнекен менә болай тотам! - ди, йодрыгын төйнәп. — Минеке пысылдый да алмый! - дип мактана икенчесе. Минем гаиләдә алай түгел. Мин бит төзүче. Төзим. Хатынымны һәм өйдәгеләрне. Өйнең бусагасын атлап керүем була - балалар өстәл астына, песи – карават астына, тутый кош - люстрага кача. Хатынымның әнисе – әби – башмакларымны кулына тоткан килеш каршы ала... Үземнекеләрне яратам, аларны кайгыртам. Хатынымнан сорыйм: "Сиңа туган көнеңә нәрсә бүләк итим?” – дим. Колагына күрсәтә. Аңладым, җүләр түгемен. Телисең икән – ал: мамыклы таякчыклар, минем һәр сүземне ишетеп торсын өчен. Әби укырга һәм тәмле-томлыны ярата. Аның теләген укмаштырдым. “Сироптагы елан" дигән детектив тәкъдим иттем. Балаларга укырга булышам. Өстәл астыннан чыгуга, китапларына тотыналар. Улым гел “бишле"гә генә быелгы уку елын төгәлләде. Хатын болай ди: — Әйдә, улыбызга мобильник бүләк итик, тырышты бит! Уйлап тапкан! Аның белән хәзерге заманда кемне шаккаттырасың? Классларында гына түгел, бөтен мәктәпләрендә булмаган счёт бүләк иттем! Кирәкле әйбер, башны эшләтә. Ул хәзер кубик Рубикны сул аягындагы бармаклары белән җыя. Калькулятор кебек башы белән чутлый. Сораган идем: "245 не 347 гә тапкырлагач ничә була дип? Шундук җавап алдым: "85015". Кәгазьгә язып тикшереп караган идем, баганалап, дөрес! Кызларым белән авыррак, тыңламыйлар. Кыз әйтә: — Уку түгел, ә иң кирәге – чибәрлек һәм фигура. Ул чакта кияүгә дә уңышлы чыгасың! Аңа әнисенең көндәлеген күрсәттем. — Кара, әниең мәктәптә ничек укыган: математика - "икеле", рус теле – “икеле”, әдәбият – “өчле”... Шуңа күрә ЗАГСка минем белән китте. Кемгә кирәк ул “икеле”гә укыган кыз?! Кызга юри, алыштырып, үземнең дневникны күрсәттем. Хатыным, ничектер, болай дип әйткән иде: — Япониядә шундый закон бар: әгәр ир үзенең ир бурычларын үтәмәсә, хатыны аерылышырга хокуклы икән. Бу сәбәп шулхәтле дөрес итеп санала, тикшереп-нитеп тормыйча, шундук аералар ди. Бездә дә шулай булсачы! — Син, – дим, – бу мәсьәләдә үпкәләрлек түгел. Нәкъ кешеләрчә – айга бер. — Ә алдарга?! Айнымыйча эчкәндә, синең ай буе - "критик көннәрең"... — Мин бит зур бәйрәм көннәрендә генә эчәм! — Ә кичә нинди идең? Нинди бәйрәм? — Гвинея-Бисау оештырылган көн. Хатын белән шундый авыр көннәр була. Ә менә әби-алтын! Кадеремне белеп яши... — Кияү балакаем, хәзер бөтен нәрсә кыйбат, аяк киемеңне саклап ки. Кышкы итегеңнең табанын дуңгыз мае белән сыла яисә май белән сөрт. Озакка чыдар! – ди. Травматологиядән чыккач, аңа чәчәк бүләк итәм әле!

Рәсем авторы: Максим СМАГИН

Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА Соңгы вакытта автобус тукталышларындагы электрон язмалар югалды. Халык борчыла: автобус-трамвайның кайчан килүен белә алмыйлар. — Күпме вакыт әрәм булды, тукталышта автобус көтеп, чак кына эшкә соңга калмадым, – диде кичен кызы. — Мин дә шулай, өйгә кайтканда, – дип җавап кайтарды кияве. — Элек ничек йөрдек икән соң без, ул язмалар югында? - дип, әби сүзгә кушылды. — Әби, ул язмалар булмаганда автобуслар да йөрмәгәндер? - дип әйтеп куйды оныклары. — Автобуслары да бар иде, ләкин аның кайчан киләсен генә белмәдек. Озаклап көтеп тордык. Сезнең шикелле телефонга терәлеп түгел, китап укып, кешеләр белән аралашып, сөйләшеп. — Без дә китап укыйбыз бит, – диде, тагын сүзгә кушылып оныгы. — Сезнең китаплар кайда? Телефонда. Аннары, сез аны укымыйсыз, ә тыңлыйсыз гына. — Аермасы нәрсәдә? — Шунда. Озакламый хәрефләрне дә онытып бетерерсез, телефоныгыз белән. — Автобуска керсәң, барысы шуңа текәлгән. Колакларына нәрсәдер тыкканнар да күзләрен акайтканнар. Кем кергәнен, урын бирергә кирәклеген дә уйламыйлар. Хитырыйлар... — Әби, син элеккеге заманаларны искә төшермә инде. Алар үткән. — Кире әйләнеп кайтса нишләрсез? Менә бит, тукталыштагы язманы күрмәгәч, вакытыгыз да озак үткән шикелле булган. Ә бит аларның расписаниесе үзгәрми. Китапны да кулыгызга алганыгыз юк. Китапханәнең кайда икәнен дә белмисездер. — Әле алар эшлимени? – дип аптырап куйды онык. — Эшли, ләкин сезнең кебекләр хәзер анда йөрми шул. Ә менә без үскәндә аннан кайтып кермәдек. Буш вакыт чыккан саен китапханәгә йөрдек. — Нигә китап укырга? Хәзер бөтен китаплар буенча кино төшерәләр. Карыйсың да эш бетте. — Юк шул, китап китап инде ул. Кино белән чагыштырып булмый... Берничә көн үткәч, оныгы, иртән торып, каядыр җыена башлады. — Иртүк кая барасың, улым? – дип кызыксынды әбисе. — Әби, дусларыма сөйләдем син сөйләгәннәрне – китаплар уку турында. Барыбыз да бүген, җыелышып, китапханәгә барырга булдык. Бәлки, безгә дә ошап, без дә китапны сезнең шикелле укый башларбыз. Беркавымнан: — Китап җене кагылу – телефон җененә караганда мең мәртәбә файдалырак ул, улым! – дип, әби кеше артларыннан сөенеп карап калды. ## ҮТКӘННӘРГӘ КАРЫЙК КАЕРЫЛЫП

Виктор ИГНАТЬЕВ, 1973 ел.Шеф, ялгышлык! Сез түгел банкрот, ә конкурентлар!

Шагыйрь Хәмид Вәлиди минем күземә байтак еллар элек чагыла иде инде. Ниндидер сәерлеге булгангамы аның белән нык аралаша алмадым. Ул, татар кайда җыела, шунда сихерле таягы белән килеп чыга да, һәр төркемгә башын тыгып, көн тәртибендәге вазгыятькә анализ ясый башлый, серле карашы белән һәммә кешегә бәя биргәндәй, шундагы халәткә сеңә. Юкка түгелдер, тормышта нык сыналган, күпне күргән кеше буларак, затлы фикерләрен тезә башлый. Гадәттә, андыйлар “бездәй акыллыларга” әлләни ошап бетми шул. Баксаң, шагыйрь Зөлфәт, Наис, Мөдәррис, Харрас кебек бөекләр белән якын дус, иҗатташ булган шактый талантлы шәхес икән ул. Шул чорның бөек җырчыларын данлаган, талантларына гадел бәя бирә алган һәм иҗатын да мәдһияләгән зур шагыйрь - Хәмид Фәттах улы Вәлиди хәзер минем генә түгел, журналыбыз “Чаян”ның да якын дусты. Шул очрактан аның бөек җырчыбыз Таһир Якупов истәлегенә язган шигырен тәкъдим итәбез. ### КИРӘК БИТ ЧЫДАРГА... > Күп җырчылар булган сиңа кадәр, > Син киткәч тә шактый җырчы бар. > Ишетмичә Синең җырны, Таһир, > Күңел түзәр ничек, җан чыдар?! > "Олы юлның тузаннарын" бүген > Туздыралар бүтән җырчылар. > Сине көтә концерт саен күңел: > Чыкмый калмас бүген, ул чыгар! > Тәмамланыр концерт, төшәр пәрдә, > Жырчыларга явар гөл-чәчкә. > ..."Ак парахуд" сүз куйганмы әллә, > Безнең ярга килеп җитмәскә... > Яңгырый җыр, синең “Наласа”ң бу, > Күңелләрне урап моң ага. > Дулкын-дулкын тоташ җыр агыла, > "Күн авылы” ягына таба. > Кылганнарга сарылып җыр агыла, > Көзге яфракларны кочаклый. > Белсәң, Таһир, безнең сагынуларны, > Син көттермәс идең бу чаклы. > “Әдрән диңгез” буйларыннан кайтып, > Сәхнәләргә менәр идең дә, > Ялындырмый-нитми утызлап җыр > Жырлап бирер идең бүген дә. > Офыкларга китеп күмелдең син, > Җырлый-җырлый томаннар аша. > Кайтаваз күк безнең күңелләрдә, > Бертуктаусыз чыңлый “Наласа". ## Ә МЕНӘ ТАГЫН БЕР МӘЗӘК Тимер юл аркылы чыга торган юнәлештә бөке. Машиналар күп җыелган. Шофёрлар шлагбаум янына килгәннәр дә кайчан китеп буласын кызыксыналар. Будкадан стрелочник чыга да боларга болай ди: – җәмәгать, бераз түзегез инде. Поезд өч сәгатькә соңга кала. – Нәрсә ул откат? – Ул - тендер билгеләгәндә нәкъ менә сезнең фирманы сайлап алганлыктан рәхмәт белдерүнең акчалата берәмлеге. – Ә тендеры нәрсә? — Анысы откат тармагындагы чемпионат. Тараканнар атом сугышыннан соң да исән калачак, ә газета белән суксаң андый мөмкинлек юк. Бу хәл кәгазь масса күләм информация чараларының көчен тагын бер тапкыр исбатлый. Хатыны - иренә: – Сиңа кияүгә чыкканда сукыр һәм саңгырау булганмын! – Менә, күрәсеңме, сине нинди авырулардан терелткәнмен. Әгәр урынбасарлар җитәкчеләренең кызыкларыннан көлми башлыйлар икән, димәк, аны тиздән урыныннан төшерәләр дигән сүз таралган. – Бу машина йөртүчеләрне әзерли торган мәктәпме? – Әйе. – Нинди машиналарда йөртәсез? – Нинди машиналар булсын! Юлбашчылар әзерлибез! – Лотерея билетлары сатып алыгыз! Төп приз - автомобиль! – Кирәкми миңа ул. Мин җәяү йөрергә яратам. – Ә сез барыбер алыгыз, барысы да отмый бит... Пациент: — Доктор, ә сезнең дипломыгыз чынмы? Доктор: – Әлбәттә, чын. Мин бит җүләр түгел, ялган диплом сатып алырга. Виктор ФЁДОРОВ

## СӘНӘК БЕЛӘН СУГА ЯЗЫЛГАН КЕБЕК Кадерле "Чаян”! Галимнәребез республикабызны су өстендә йөзә дип ышандыралар, янәмәсе, астыбызда галәмәт зур су катламы бар. Кая гына казынма, су бәреп чыга икән. Ә менә бездә юк андый хәл. Суга кытлык авылыбызда гомердән килә инде. Элегрәк краннардан нәрсә булса да ага иде әле, коңгырт төсле булса да, ниндидер ис аңкыса да. Ә менә бу җәйне анысы да югалды. 80 нче елларда казып үткәрелгән су скважинасы тузып черегән. Эчә торган суны әлләни зур булмаган цистернада китерәләр китерүен, ләкин ул бөтен авыл халкы өчен – диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Кемнәрнеңдер машинасы булса, суны күрше авылдан ташый. Район башлыклары, безнең суга сусаганыбызны белеп, яңа скважина борауларга вәгъдә иттеләр итүен. Әлегә смета төзү мәшәкатьләре белән маташалармы, подрядчиклар эзлиләрме, әллә тагын акчалары да юкмы. Шулай итеп, яңа скважина барлыкка килүе суга сәнәк белән язылган кебек килеп чыга. *Калмия авылы халкы* *ТУКАЙ р-ны* ## НОРМАСЫ БАР – РӘХӘТЕ ЮК Хөрмәтле редакция! Безнең тормышыбыз норма буенча җайга салынган инде. Яшәү өчен мәйдан нормасы да, су куллануныкы да һәм айлык чүп-чарныкы да һәр кешегә бүленгән. Әле ишегалдындагы балалар мәйданчыгы уеннары да нормага кертелгән. Монысы балалар санына карап түгел, ә йорт-җир янәшәсендәге мәйданга карап билгеләнә икән. Күптән түгел генә безнең ишегалдына ремонт ясадылар. Яңалык башкаруларыннан бик канәгать булдык, тик менә балалар мәйданчыкларыннан истәлек кенә калды. Шуның урынына бөтен яшьтәге балаларга исәпләнгән таучыклар, таганнар һәм карусельләр, ягъни һәркайда урнаштырыла торган уен зонасы эшләделәр. Матур да булмаган исеме әлеге тутырылышка ятышып тора: спорт комплексы — монда баскычлар, таганнар (кечкенә тар утыргычлы, күкрәк баласы гына сыешлы) һәм ни өчен ясалганы билгесез — ялгыз өй. Бу рәхәтлек 14 подъездлы 9 катлы һәм 3 бишкатлы йортка чутланган. Аларда күп балалы гаиләләр яши. Хәзер инде безнең балаларыбыз башка ишегалларына качып уйнарлар, ә әти-әниләре аларны эзләп интегерләр. *Сөембикә урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр* *ТҮБӘН КАМА*

Вячеслав ШИЛОВ

## РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИНГА – 80 яшь

Равил Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре була. 1989 елдан – “Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан - Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле" дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның "Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр", "Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы", "Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде. "Китаплары рус, башкорт, кыргыз, азәрбайҗан, чуаш, немец, поляк һ. б. телләрдә дә басылып чыкты. Р. Фәйзуллинның күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели. Ул җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүне индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм аеруча балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешерүчеләр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты моң исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле» бер өлешен тәшкил итәләр. Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда (35 яшендә) «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Р. Фәйзуллин 1966 елдан – СССР Язучылар союзы члены. ### ПЕНТАТОНИКА Берзаман монгол илендә булдык без кунакта. (Моңарчы нигәдер юлым төшмәгән бу якка). Безгә дип концерт куйдылар ерак бер аймакта. Сәхнәдән агыла җанга шундый якын көйләр! әллә Сарманда утырам, әллә, дим, Әлкидә!.. Идел шавын да ишетәм, дала җилләрен дә... Шул көйләрдә тибрәнә ди, Кытай илләре дә! ...Жыр тәэсиреннән бер мәл бу җир улы булдым. Үзем сизмәстән, билләһи, татар-монгол булдым. ### БИЕКЛЕК Тау өстендә наратлар җилләрдә чайкалалар. Очлары белән күкләргә нидер язмак булалар? Бөркетләр узышып яулый күкнең яңа катларын. Янәсе, киң офык күрсен хакимлек канатларын! Төнге күктән күп йолдызлар атыла яна-яна. Биектәнрәк төшкәне күзләргә сеңеп кала. Кеше дә үрләмәкче гел... Ә рухының – үз күге. Кылган игелеге белән үлчәнә биеклеге. ### АККОШЛАР *Фасил Әхмәтов көе* Көзләрдән соң язлар килми, Алда - салкын, ак кышлар. Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, аккошлар? Әллә ничек үтте яшьлек, Соң очрашты язмышлар. Хушлашырга безгә Иртәрәк бит әле, Иртәрәк бит әле, аккошлар! Бездә әле бу дөньяга Күңел тулы алкышлар. Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, аккошлар? ### ӘНИ ИШЕТМИ КАЛГАН ҖЫР Әни ишетми калган җыр Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы. *Г. Тукай* Яшь чакта, сау чакта дәрьялар, диңгезләр кичәргә ишкәк тә, каек та табылыр. Давылда адашсаң, караңгы төннәрдә яктыртып әнкәңнең йөрәге кабыныр. Яшь чакта, сау чакта даныңа, малыңа, җаныңа дуслар да, ярлар да сарылыр. Хәсрәткә тарысаң, догада, күкләргә илереп, тик газиз әнкәең сагыныр. Яшь чаклар, сау чаклар, болыттай, мәңгегә кайтмаска, җилләргә сарылып агылыр. Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең – әнкәең карашы чагылыр. ### МЕТАМОРФОЗАЛАРДАН ... Жан очты Күк бушлыгына. Кабыгы калды Җирдә кабер-түмгәк булып. ... Тау убылып үзән-чокыр булды. Түбән биеклекләр эзләп микән йолдызлар төштеләр коенырга шаулап узган яңгырдан соң. Мидхәт САДЫЙКОВ ## TOMHAP Мәдинә татар гимназиясендә укый. Каникул вакытларында Казанга — әби-бабаларына кунакка килгән саен, аларның өйләрендә берәр төрле үзгәреш кертми калганы юк. Йә мебельләр куелышы ошап бетми аңа, йә кухнядагы шкафлар... Ни дисәң дә, булачак интерьер дизайнеры бит. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Чәйләр эчеп, әбисенең кайнар коймаклары белән сыйланып, күңелләре булганчы бер сөйләшеп алганнан соң ул, гадәттәгечә, залның идәнен юып алырга, тузаннарны сөртергә кирәктер дигән уй белән ваннага кереп китте. Аннан сулы чиләк, чүпрәкләр тотып зал ягына юнәлде. Уртасына олы телевизор урнаштырылган ике баганалы шкаф-купега карап бераз уйланып торганнан соң, идәндәге калын җәймәгә кырын ятып журнал укыган бабасына: — Бабакай, буй җитмәслек өстәге шүрлектә тезелгән Александр Дюманың яшел тышлы унбиш томы, Вальтер Скоттның карасу кызыл төстәге сигез томы сезнең өчен бик кадерле китаплармыни соң ул? Әйдә, алар урынына татар әдипләренең әсәрен урнаштырабыз. Габделфәнис көтелмәгән мондый тәкъдимнән аптырап калды. Кулындагы журналын яткан көе генә китап шүрлегенә шудыргач, урыныннан кузгалып диванга күчеп утырды. — Ни бит, кызым, заманы шундый иде бит аның. Юклык заманы иде. Аннары бик авырлык белән алынган әйберләр, мебель булсынмы, савыт-сабамы, китаплармы — алар бик кадерле иде. Бу китаплар да танышлык аркасында гына кулга килеп эләкте... Бабасы сөйләгән арада Мәдинә бер кочак Вальтер Скотт китапларын диванга китереп салды. — Йәле, берәрсен ачып карыйк әле, ниләр турында икән дип, кулына эләккән җиденче томны ачып җибәргән иде, малай, аннан берничә яшел “өчлек” акча килеп чыкты. Алга таба бер кызыл “унлык”, зәңгәр “бишлек”ләр һәм бер сары “берлек” диванга "очып кунды”. Җәмгысы — 50 сум. Болар совет заманындагы акчалар иде. Алар Мәдинәнең яктырып киткән йөзенә кызыксыну нурлары өстәсә, бабасына — киресенчә... Ул урлашканда тотылган бала халәтендә иде. Кухня белән зал арасында йөренеп торган әбиләре дә әлеге манзарадан читтә кала алмады. — Берәр нәрсә булдымы әллә? — дип, аларның янына килеп утырды. Күптәнге таныш акчаларны күргәч, ирен читләрендә елмаю чалымнары чагылып киткәндәй итте, аннары аларны кулына алып санап карады да, нидер исенә төшеп, иренә төкәлде. Тегесе: — Карчык, минем гаеп юк монда, әнә Скотт бит, ни... Мәдинә исә үз эшен белде: татар әдипләренең китапларын барлады, тузаннарын сөртте, зурлыклары, калынлыклары, төсләре буенча аларны аерып куя барды. Бераз тынычланганнан соң бабасы да аңа ярдәмгә килде, хатирәләрен яңартты. — ... Шулай да без мәктәп елларында бик күп укый идек. Мин үзем, мәсәлән, алтынчы сыйныфта ук Г. Әпсәләмовның "Алтын йолдыз» романын укып чыккан идем. Китапларга карата мәхәббәт шул вакытта ук уянгандыр. Юкса бу чаклы китаплар җыелмас иде дия-дия, күренекле әдипләрнең әсәрләрен оныгына суза торды. Аннары алар бергәләп Г. Тукай, М. Җәлил, М. Мәһдиев, Ә. Еники кебек язучыларның китапларын шкафның иң югары киштәсенә матурлап тезделәр. Мәктәп китапханәсенә илтеп тапшырырга кирәк дигәннәрен аерып куйдылар. Шунда Мәдинә бабасыннан: — Ләбиб абыйның китаплары сездә юкмы әллә, – дип сорап куйды. — Бар. Балалар өчен язылганнарын әбиең үз шкафында тота. Укытучыларга хас булган гадәт буенча. Нигә аның исемен искә төшердең? — "Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә мин дә катнашкан идем. Чаллы шәһәрендә узган очрашуга ул да килгән. Минем кайдан икәнемне белгәч: "Якташлар да бар икән биредә", — ди. Кызыксынып, төрле сораулар да бирде. Онык белән бабай дөньяларын онытып китаплар арасында әвәрә килгән арада кич тә якынлашты. Бүлмәгә табада кыздырылган ризык исләре таралды. Көндез кыймаклар белән сыйланган булсалар, кичкә кыстыбый пешеп чыкты. Бу юлы табын янында күбрәк әбиләре сөйләде. Аның инде бабасына булган ачуы “суынган”, шулай да фикере теге акчалар тирәсеннән ерак китә алмый иде әле. — Беләсеңме, кызым, ул вакытта бу акчага рәхәтләнеп ял итеп була иде. Бабаң, мәсәлән, 45 сумга турпутевка белән ун көн буе Латвиядә булып кайтты. Дөрес, аның яртысын профсоюз түли иде, шулай да... Менә бу бәләкәй генә сары “берлек”кә алты буханка ипи тия иде. Менә нинди заманалар бар иде... Чәйләрне яңартып, кыстыбыйларны кайнарлатып сыйлана торгач, әңгәмә янә “китаплар дөньясына" таба авышты. Бу юлы Мәдинә сүз алды. — Теге томнарны мин үзем илтеп тапшырырмын, бабай. Аннары татар теле укытучыбыз бу юлы да конкурста катнашуымны сорады. Бергәләп берәр хикәя язарбыз әле. Аның башлам өлешен яздым инде мин... азагы килеп чыкмый әле. — Ярар, ярар, - диде Габделфәнис, оныгын юаткандай итеп. Андыйга әбиең оста инде, мин дә фикерләремне әйткәләрмен. Татар телен без дә күтәрешмәсәк кем күтәрер. ...Әлеге җылы җәйге матур кичтә, түгәрәк табын тирәсендә эчкерсез сөйләшеп утырган өч җан иясеннән дә бәхетле кеше бар иде микән?! **САТИРА ҺӘМ ЮМОР ЖУРНАЛЫ** 1923 елдан чыга. № 9 (1934) сентябрь 2023 Баш редактор: Р. И. ХӘЛИЛУЛЛОВ Баш рәссам: А. АЛЁШИН Баш редактор урынбасары: Г. ЗАМАЛДЫНОВА Үсеш бүлеге: П. СТАРОВЕРОВ Редакторлар: Р. АБЗАЛОВ, Л. САФИУЛЛИНА, А. ХӘМЗИН Сайт редакторы: Л. ӘХМӘТОВА Корреспондент: Г. СӨНГАТУЛЛИНА Дизайнер: Л. ФӘЛӘХОВА Учредителе һәм нәшер итүчесе «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. 420047, РФ, РТ, Казан шәһәре, Академическая урамы, 2 Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре агентлыгы ярдәмендә оештырылган. Журнал Роскомнадзор идарәсендә теркәлде. Теркәлү саны һәм вакыты: ПИ № ФС77-44364, 23 март, 2011 ел. «Журналга «Почта России» каталогы, йә https://podpiska.pochta.ru онлайн аша языла алалар. Язылу индекслары: РТ - П2438 (тат), П2440 (рус); РФ - П7088 (тат), П7087 (рус). Редакция материалларны авторларның ризалыгыннан башка редакцияләү-төзәтү хокукына ия. «ТАТМЕДИА» АЖ филиалы «Идел-Пресс» типографиясендә басылды. 420066 РФ, РТ, Казан, Декабристлар ур., 2. Чыгу көне: 01.09.2023 ел. Тираж 2632 Заказ С-2244 Редакциянең адресы: 420066, РФ, РТ, Казан, Декабристлар ур., 2. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 222-06-00, 222-05-54. E-mail: chayan@bk.ru Сайт: chayan-journal.ru Бәясе ирекле 16+ ## Уйна да, уйла да! ### ТАБЫШМАК БИЛ АЛЫШМАК 1. Урта яшь нәрсә ул? 2. Балык тоту – сәнгатьме әллә спортмы? 3. Бәләкәй малайларның һәм кызларның өлкәннәрдән аермасы? 4. Өеңдә ялгыз булсаң нишләргә? 5. Агач буенча кайда көньяк, кайда төньяк икәнлеген ничек белергә? 6. Ни өчен компьютер шундый акыллы? 7. Халыкчан хатыннарча шаянлык? ### ЖАВАПЛАР 1. Хатыныңның кая баруы барыбер сиңа барыбер, тик сиңа гына түгел. 2. Ир-ат балык тотса – спорт. Балык тоту турыда сөйли башласа – сәнгать. 3. Гадәттә, кызлар курчак ярата, ә малайлар – матур машина. Бу хәл унҗиде яшькә кадәр генә. Аннан соң - барысы да киресенчә. 4. Төнгә куркыныч кино карагыз, өйдә кемдер бар кебек тоелыр. 5. Чыршы – төньяк, пальма – көньяк. 6. Һәрвакыт үзенең ана платасын (материнская плата) тыңлый. 7. Үзе уйлап чыгарганга үзе үпкәли. *Сынамышларны Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА әзерләде.* Чаянвордны чишегез, номерланган шакмакларда җыр исемен укыгыз. Журналыбызның 8 нче санында басылган чаянвордның тикшерү сүзе – «СИН - ГОМЕР АГЫШЛАРЫМ» Беренче булып дөрес җавап җибәрделәр: Р. КАМАЛИЕВА (Сарман р-ны, Җәлил бистәсе), А. УМЯРОВА (Мәскәү), С. ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ (Казан). **Җиңүчебез – Җәлилдән** **Розалия КАМАЛИЕВА!** ## БЕЗНЕҢ ВЕРНИСАЖ ## Александр АЛЁШИН Билгеле булганча, талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы... Журналыбызның баш рәссамы Александр Алёшин – моның ачык дәлиле. Сәнгать белгече һәм рәссам, карикатурачы һәм китап бизәүче, кызык дүртьюллыклар авторы һәм яшь карикатурачыларның остазы... һәм, болардан тыш, бу көннәрдә түгәрәк датасын тутыручы юбиляр да. Быел 100 яшен тутырган журналыбызның һәм рәссамыбызның юбилейлары туры килү дә очраклы түгелдер. Котлыйбыз аларны!

Виктор ФЁДОРОВ

## СӘНӘК БЕЛӘН СУГА ЯЗЫЛГАН КЕБЕК Кадерле "Чаян”! Галимнәребез республикабызны су өстендә йөзә дип ышандыралар, янәмәсе, астыбызда галәмәт зур су катламы бар. Кая гына казынма, су бәреп чыга икән. Ә менә бездә юк андый хәл. Суга кытлык авылыбызда гомердән килә инде. Элегрәк краннардан нәрсә булса да ага иде әле, коңгырт төсле булса да, ниндидер ис аңкыса да. Ә менә бу җәйне анысы да югалды. 80 нче елларда казып үткәрелгән су скважинасы тузып черегән. Эчә торган суны әлләни зур булмаган цистернада китерәләр китерүен, ләкин ул бөтен авыл халкы өчен – диңгездәге бер тамчы кебек кенә. Кемнәрнеңдер машинасы булса, суны күрше авылдан ташый. Район башлыклары, безнең суга сусаганыбызны белеп, яңа скважина борауларга вәгъдә иттеләр итүен. Әлегә смета төзү мәшәкатьләре белән маташалармы, подрядчиклар эзлиләрме, әллә тагын акчалары да юкмы. Шулай итеп, яңа скважина барлыкка килүе суга сәнәк белән язылган кебек килеп чыга. *Калмия авылы халкы* *ТУКАЙ р-ны* ## НОРМАСЫ БАР – РӘХӘТЕ ЮК Хөрмәтле редакция! Безнең тормышыбыз норма буенча җайга салынган инде. Яшәү өчен мәйдан нормасы да, су куллануныкы да һәм айлык чүп-чарныкы да һәр кешегә бүленгән. Әле ишегалдындагы балалар мәйданчыгы уеннары да нормага кертелгән. Монысы балалар санына карап түгел, ә йорт-җир янәшәсендәге мәйданга карап билгеләнә икән. Күптән түгел генә безнең ишегалдына ремонт ясадылар. Яңалык башкаруларыннан бик канәгать булдык, тик менә балалар мәйданчыкларыннан истәлек кенә калды. Шуның урынына бөтен яшьтәге балаларга исәпләнгән таучыклар, таганнар һәм карусельләр, ягъни һәркайда урнаштырыла торган уен зонасы эшләделәр. Матур да булмаган исеме әлеге тутырылышка ятышып тора: спорт комплексы — монда баскычлар, таганнар (кечкенә тар утыргычлы, күкрәк баласы гына сыешлы) һәм ни өчен ясалганы билгесез — ялгыз өй. Бу рәхәтлек 14 подъездлы 9 катлы һәм 3 бишкатлы йортка чутланган. Аларда күп балалы гаиләләр яши. Хәзер инде безнең балаларыбыз башка ишегалларына качып уйнарлар, ә әти-әниләре аларны эзләп интегерләр. *Сөембикә урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр* *ТҮБӘН КАМА*

Вячеслав ШИЛОВ

## РАВИЛ ФӘЙЗУЛЛИНГА – 80 яшь

Равил Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре була. 1989 елдан – “Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан - Татар ПЕН-үзәге әгъзасы. Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле" дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның "Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр", "Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы", "Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде. "Китаплары рус, башкорт, кыргыз, азәрбайҗан, чуаш, немец, поляк һ. б. телләрдә дә басылып чыкты. Р. Фәйзуллинның күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган. Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели. Ул җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүне индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм аеруча балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешерүчеләр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты моң исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле» бер өлешен тәшкил итәләр. Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда (35 яшендә) «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Р. Фәйзуллин 1966 елдан – СССР Язучылар союзы члены. ### ПЕНТАТОНИКА Берзаман монгол илендә булдык без кунакта. (Моңарчы нигәдер юлым төшмәгән бу якка). Безгә дип концерт куйдылар ерак бер аймакта. Сәхнәдән агыла җанга шундый якын көйләр! әллә Сарманда утырам, әллә, дим, Әлкидә!.. Идел шавын да ишетәм, дала җилләрен дә... Шул көйләрдә тибрәнә ди, Кытай илләре дә! ...Жыр тәэсиреннән бер мәл бу җир улы булдым. Үзем сизмәстән, билләһи, татар-монгол булдым. ### БИЕКЛЕК Тау өстендә наратлар җилләрдә чайкалалар. Очлары белән күкләргә нидер язмак булалар? Бөркетләр узышып яулый күкнең яңа катларын. Янәсе, киң офык күрсен хакимлек канатларын! Төнге күктән күп йолдызлар атыла яна-яна. Биектәнрәк төшкәне күзләргә сеңеп кала. Кеше дә үрләмәкче гел... Ә рухының – үз күге. Кылган игелеге белән үлчәнә биеклеге. ### АККОШЛАР *Фасил Әхмәтов көе* Көзләрдән соң язлар килми, Алда - салкын, ак кышлар. Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, аккошлар? Әллә ничек үтте яшьлек, Соң очрашты язмышлар. Хушлашырга безгә Иртәрәк бит әле, Иртәрәк бит әле, аккошлар! Бездә әле бу дөньяга Күңел тулы алкышлар. Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, Китәсез дәмени, аккошлар? ### ӘНИ ИШЕТМИ КАЛГАН ҖЫР Әни ишетми калган җыр Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы. *Г. Тукай* Яшь чакта, сау чакта дәрьялар, диңгезләр кичәргә ишкәк тә, каек та табылыр. Давылда адашсаң, караңгы төннәрдә яктыртып әнкәңнең йөрәге кабыныр. Яшь чакта, сау чакта даныңа, малыңа, җаныңа дуслар да, ярлар да сарылыр. Хәсрәткә тарысаң, догада, күкләргә илереп, тик газиз әнкәең сагыныр. Яшь чаклар, сау чаклар, болыттай, мәңгегә кайтмаска, җилләргә сарылып агылыр. Ахыргы көндә дә чәчәкләр күзендә күрерсең – әнкәең карашы чагылыр. ### МЕТАМОРФОЗАЛАРДАН ... Жан очты Күк бушлыгына. Кабыгы калды Җирдә кабер-түмгәк булып. ... Тау убылып үзән-чокыр булды. Түбән биеклекләр эзләп микән йолдызлар төштеләр коенырга шаулап узган яңгырдан соң. Мидхәт САДЫЙКОВ ## TOMHAP Мәдинә татар гимназиясендә укый. Каникул вакытларында Казанга — әби-бабаларына кунакка килгән саен, аларның өйләрендә берәр төрле үзгәреш кертми калганы юк. Йә мебельләр куелышы ошап бетми аңа, йә кухнядагы шкафлар... Ни дисәң дә, булачак интерьер дизайнеры бит. Бу юлы да шулайрак килеп чыкты. Чәйләр эчеп, әбисенең кайнар коймаклары белән сыйланып, күңелләре булганчы бер сөйләшеп алганнан соң ул, гадәттәгечә, залның идәнен юып алырга, тузаннарны сөртергә кирәктер дигән уй белән ваннага кереп китте. Аннан сулы чиләк, чүпрәкләр тотып зал ягына юнәлде. Уртасына олы телевизор урнаштырылган ике баганалы шкаф-купега карап бераз уйланып торганнан соң, идәндәге калын җәймәгә кырын ятып журнал укыган бабасына: — Бабакай, буй җитмәслек өстәге шүрлектә тезелгән Александр Дюманың яшел тышлы унбиш томы, Вальтер Скоттның карасу кызыл төстәге сигез томы сезнең өчен бик кадерле китаплармыни соң ул? Әйдә, алар урынына татар әдипләренең әсәрен урнаштырабыз. Габделфәнис көтелмәгән мондый тәкъдимнән аптырап калды. Кулындагы журналын яткан көе генә китап шүрлегенә шудыргач, урыныннан кузгалып диванга күчеп утырды. — Ни бит, кызым, заманы шундый иде бит аның. Юклык заманы иде. Аннары бик авырлык белән алынган әйберләр, мебель булсынмы, савыт-сабамы, китаплармы — алар бик кадерле иде. Бу китаплар да танышлык аркасында гына кулга килеп эләкте... Бабасы сөйләгән арада Мәдинә бер кочак Вальтер Скотт китапларын диванга китереп салды. — Йәле, берәрсен ачып карыйк әле, ниләр турында икән дип, кулына эләккән җиденче томны ачып җибәргән иде, малай, аннан берничә яшел “өчлек” акча килеп чыкты. Алга таба бер кызыл “унлык”, зәңгәр “бишлек”ләр һәм бер сары “берлек” диванга "очып кунды”. Җәмгысы — 50 сум. Болар совет заманындагы акчалар иде. Алар Мәдинәнең яктырып киткән йөзенә кызыксыну нурлары өстәсә, бабасына — киресенчә... Ул урлашканда тотылган бала халәтендә иде. Кухня белән зал арасында йөренеп торган әбиләре дә әлеге манзарадан читтә кала алмады. — Берәр нәрсә булдымы әллә? — дип, аларның янына килеп утырды. Күптәнге таныш акчаларны күргәч, ирен читләрендә елмаю чалымнары чагылып киткәндәй итте, аннары аларны кулына алып санап карады да, нидер исенә төшеп, иренә төкәлде. Тегесе: — Карчык, минем гаеп юк монда, әнә Скотт бит, ни... Мәдинә исә үз эшен белде: татар әдипләренең китапларын барлады, тузаннарын сөртте, зурлыклары, калынлыклары, төсләре буенча аларны аерып куя барды. Бераз тынычланганнан соң бабасы да аңа ярдәмгә килде, хатирәләрен яңартты. — ... Шулай да без мәктәп елларында бик күп укый идек. Мин үзем, мәсәлән, алтынчы сыйныфта ук Г. Әпсәләмовның "Алтын йолдыз» романын укып чыккан идем. Китапларга карата мәхәббәт шул вакытта ук уянгандыр. Юкса бу чаклы китаплар җыелмас иде дия-дия, күренекле әдипләрнең әсәрләрен оныгына суза торды. Аннары алар бергәләп Г. Тукай, М. Җәлил, М. Мәһдиев, Ә. Еники кебек язучыларның китапларын шкафның иң югары киштәсенә матурлап тезделәр. Мәктәп китапханәсенә илтеп тапшырырга кирәк дигәннәрен аерып куйдылар. Шунда Мәдинә бабасыннан: — Ләбиб абыйның китаплары сездә юкмы әллә, – дип сорап куйды. — Бар. Балалар өчен язылганнарын әбиең үз шкафында тота. Укытучыларга хас булган гадәт буенча. Нигә аның исемен искә төшердең? — "Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә мин дә катнашкан идем. Чаллы шәһәрендә узган очрашуга ул да килгән. Минем кайдан икәнемне белгәч: "Якташлар да бар икән биредә", — ди. Кызыксынып, төрле сораулар да бирде. Онык белән бабай дөньяларын онытып китаплар арасында әвәрә килгән арада кич тә якынлашты. Бүлмәгә табада кыздырылган ризык исләре таралды. Көндез кыймаклар белән сыйланган булсалар, кичкә кыстыбый пешеп чыкты. Бу юлы табын янында күбрәк әбиләре сөйләде. Аның инде бабасына булган ачуы “суынган”, шулай да фикере теге акчалар тирәсеннән ерак китә алмый иде әле. — Беләсеңме, кызым, ул вакытта бу акчага рәхәтләнеп ял итеп була иде. Бабаң, мәсәлән, 45 сумга турпутевка белән ун көн буе Латвиядә булып кайтты. Дөрес, аның яртысын профсоюз түли иде, шулай да... Менә бу бәләкәй генә сары “берлек”кә алты буханка ипи тия иде. Менә нинди заманалар бар иде... Чәйләрне яңартып, кыстыбыйларны кайнарлатып сыйлана торгач, әңгәмә янә “китаплар дөньясына" таба авышты. Бу юлы Мәдинә сүз алды. — Теге томнарны мин үзем илтеп тапшырырмын, бабай. Аннары татар теле укытучыбыз бу юлы да конкурста катнашуымны сорады. Бергәләп берәр хикәя язарбыз әле. Аның башлам өлешен яздым инде мин... азагы килеп чыкмый әле. — Ярар, ярар, - диде Габделфәнис, оныгын юаткандай итеп. Андыйга әбиең оста инде, мин дә фикерләремне әйткәләрмен. Татар телен без дә күтәрешмәсәк кем күтәрер. ...Әлеге җылы җәйге матур кичтә, түгәрәк табын тирәсендә эчкерсез сөйләшеп утырган өч җан иясеннән дә бәхетле кеше бар иде микән?! **САТИРА ҺӘМ ЮМОР ЖУРНАЛЫ** 1923 елдан чыга. № 9 (1934) сентябрь 2023 Баш редактор: Р. И. ХӘЛИЛУЛЛОВ Баш рәссам: А. АЛЁШИН Баш редактор урынбасары: Г. ЗАМАЛДЫНОВА Үсеш бүлеге: П. СТАРОВЕРОВ Редакторлар: Р. АБЗАЛОВ, Л. САФИУЛЛИНА, А. ХӘМЗИН Сайт редакторы: Л. ӘХМӘТОВА Корреспондент: Г. СӨНГАТУЛЛИНА Дизайнер: Л. ФӘЛӘХОВА Учредителе һәм нәшер итүчесе «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте. 420047, РФ, РТ, Казан шәһәре, Академическая урамы, 2 Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре агентлыгы ярдәмендә оештырылган. Журнал Роскомнадзор идарәсендә теркәлде. Теркәлү саны һәм вакыты: ПИ № ФС77-44364, 23 март, 2011 ел. «Журналга «Почта России» каталогы, йә https://podpiska.pochta.ru онлайн аша языла алалар. Язылу индекслары: РТ - П2438 (тат), П2440 (рус); РФ - П7088 (тат), П7087 (рус). Редакция материалларны авторларның ризалыгыннан башка редакцияләү-төзәтү хокукына ия. «ТАТМЕДИА» АЖ филиалы «Идел-Пресс» типографиясендә басылды. 420066 РФ, РТ, Казан, Декабристлар ур., 2. Чыгу көне: 01.09.2023 ел. Тираж 2632 Заказ С-2244 Редакциянең адресы: 420066, РФ, РТ, Казан, Декабристлар ур., 2. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 222-06-00, 222-05-54. E-mail: chayan@bk.ru Сайт: chayan-journal.ru Бәясе ирекле 16+ ## Уйна да, уйла да! ### ТАБЫШМАК БИЛ АЛЫШМАК 1. Урта яшь нәрсә ул? 2. Балык тоту – сәнгатьме әллә спортмы? 3. Бәләкәй малайларның һәм кызларның өлкәннәрдән аермасы? 4. Өеңдә ялгыз булсаң нишләргә? 5. Агач буенча кайда көньяк, кайда төньяк икәнлеген ничек белергә? 6. Ни өчен компьютер шундый акыллы? 7. Халыкчан хатыннарча шаянлык? ### ЖАВАПЛАР 1. Хатыныңның кая баруы барыбер сиңа барыбер, тик сиңа гына түгел. 2. Ир-ат балык тотса – спорт. Балык тоту турыда сөйли башласа – сәнгать. 3. Гадәттә, кызлар курчак ярата, ә малайлар – матур машина. Бу хәл унҗиде яшькә кадәр генә. Аннан соң - барысы да киресенчә. 4. Төнгә куркыныч кино карагыз, өйдә кемдер бар кебек тоелыр. 5. Чыршы – төньяк, пальма – көньяк. 6. Һәрвакыт үзенең ана платасын (материнская плата) тыңлый. 7. Үзе уйлап чыгарганга үзе үпкәли. *Сынамышларны Гүзәл СӨНГАТУЛЛИНА әзерләде.* Чаянвордны чишегез, номерланган шакмакларда җыр исемен укыгыз. Журналыбызның 8 нче санында басылган чаянвордның тикшерү сүзе – «СИН - ГОМЕР АГЫШЛАРЫМ» Беренче булып дөрес җавап җибәрделәр: Р. КАМАЛИЕВА (Сарман р-ны, Җәлил бистәсе), А. УМЯРОВА (Мәскәү), С. ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ (Казан). **Җиңүчебез – Җәлилдән** **Розалия КАМАЛИЕВА!** ## БЕЗНЕҢ ВЕРНИСАЖ ## Александр АЛЁШИН Билгеле булганча, талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы... Журналыбызның баш рәссамы Александр Алёшин – моның ачык дәлиле. Сәнгать белгече һәм рәссам, карикатурачы һәм китап бизәүче, кызык дүртьюллыклар авторы һәм яшь карикатурачыларның остазы... һәм, болардан тыш, бу көннәрдә түгәрәк датасын тутыручы юбиляр да. Быел 100 яшен тутырган журналыбызның һәм рәссамыбызның юбилейлары туры килү дә очраклы түгелдер. Котлыйбыз аларны!

## БЕЗНЕҢ ВЕРНИСАЖ ## Александр АЛЁШИН Билгеле булганча, талантлы кеше бөтен нәрсәдә дә талантлы... Журналыбызның баш рәссамы Александр Алёшин – моның ачык дәлиле. Сәнгать белгече һәм рәссам, карикатурачы һәм китап бизәүче, кызык дүртьюллыклар авторы һәм яшь карикатурачыларның остазы... һәм, болардан тыш, бу көннәрдә түгәрәк датасын тутыручы юбиляр да. Быел 100 яшен тутырган журналыбызның һәм рәссамыбызның юбилейлары туры килү дә очраклы түгелдер. Котлыйбыз аларны!

Идарәче компания хәбәр итә: кайнар су тагын бер ай булмаячак!

Котлыйм! Быел синдә җиденче ел боҗрасы барлыкка килде!