text
stringlengths
396
229k
Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерүче башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның яки билгенең билгесен, яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр. Билгеләмәдән аңлашылганча, хәл, башлыча, түбәндәге сүзләр белән бирелгән кисәкләргә иярә: 1) фигыль белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Без авылга кайтабыз); 2) сыйфат белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы, рәсемдәге төсле матур елга ул Агыйдел); 3) рәвеш белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Ул саф татарча сөйли. Әйберләрне бөтенләй бушлай бирдем. Урман эченнән бик якын); 4) хәбәрлек сүзләр белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк.— Ү{ авазы). Хәлләр мәгънә ягыннан түбәндәге төркемгә бүленәләр: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, кире хәл һәм шарт хәле. Урын хәлеҮзгәртү Процессның яки билгенең булу яки юнәлү урынын белдерә торган кисәк урын хәле дип атала. 1. Исемнәр һәм исем урынындагы сүзләр, башлыча, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше формаларын алып, урын хәле булып киләләр. Алар процессның, билгенең урынын, кая таба, кайдан юнәлгән булуын белдерәләр. Мәсәлән: Киткән урманга утынга. (Г. Т.) Ишектән юл кешесе килеп керде. Мин ахырдан алтынны. 2. Килеш формалары алган исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның юнәлешен, урынын гомумән генә белдерсәләр, төрле ярдәмче сүзләр янында килгән исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның урынын, юнәлешен конкрет билгелиләр. Мәсәлән: Куян урман эчендә яши. Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым. Китап өстәл өстендә ята. Урманга таба очты. Авыл аша үтәргә туры килде. Менә шушы юл белән бардык. 3. Буйлап, буенча сүзләре белән килгән исемнәр дә урын хәле була алалар. Мәсәлән: Су буйлап отряд бара. Алар койма буйлап узалар. 4. Кайбер исемнәр билгесез килештә дә урын хәле булып килә алалар, тик алар үз табигатьләре белән урын белдерүгә тартым булырга тиешләр. Мәсәлән: Яшь чагында урамнар урый идек, авыл әйләнгән чаклар да булды. Тау мендем. 5. Урын хәле рәвешләр белән бирелә. Мәсәлән: Самолет бик биектән оча. Самолет бик түбәннән оча. Кояш бик югары күтәрелгән. 6. Иярчен урын җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук урын хәле булалар. Мәсәлән: Кайда берлек, шунда көч. (М.) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә. (М.) Вакыт хәлеҮзгәртү Процессның үтәлү вакытын яки билгенең булу-булмау вакытын белдерә торган кисәк вакыт хәле дип атала. 1. Вакыт хәле түбәндәге формаларны алган исем яки исем урынындагы сүзләр белән бирелә: а) чыгыш килеше кушымчасын алган исемнәр белән: Китабыңны өч сәгатьтән килеп алырсың. Без яшьтән үк таныштык; б) Урын-вакыт килеше формасын алган сүзләр белән: Газета шушы минутта ук чыгып җитәргә тиеш. (Д. А.) в) төшем килеше формасын алган исемнәр белән: Шушы төнне аны больницага алып киттеләр. (һ. Т.) Г. Тукай 1886 елны туган; г) билгесез килештәге сүзләр белән: Узган ел беренчелекне алган бригада бит ул. Т еге вакыт әнисе килгән иде. (Г. И.) 2. Вакыт хәле төрле бәйлекләр һәм ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә: Иртә белән көн томанлы иде. (Ш. К.) Моннан соң биш-алты еллар читтә торырга туры килде. Ул арада боларны кайсыдыр күреп алды булса кирәк. (Г. Г.) 3. Вакыт хәле төрле фигыль формалары белән бирелә: а) -у/~Ү формасындагы исем фигыль һәм юнәлеш килеше кушымчасы яки белән бәйлеге белән: Кайту белән эшкә тотынды. Таҗи, йокыга китүгә, бик күп төшләр күреп алды. (Г. Г.) Усал җилләр, моңа сугылу белән, кинәт тыелганнар. (Ә. Ф.) б) рәвеш фигыльләр белән: Баргач, барысын да сөйләрмен, в) юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчасы һәм кайбер ярдәмлек сүзләр белән килгән үткән заман сыйфат фигыльләр белән: Мортаза бабай, бу хәбәрне ишеткәннән соң, башын түбәнрәк иеп йөри башлады. (Г. Г.) 4. Вакыт хәле вакыт рәвешләре белән бирелә: Быел халык бик тырыша. (Г. Б.) Бүген уку, иртәгә язу дәресләре булачак. Кайчагында белгәнеңне дә әйтмисең. 5. Иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр шулай ук вакыт хәле була алалар: Кайчан кайтыр, шул вакыт килерсең. Йокысыннан кояш ничек уянды исә, җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә. (Г. Т.) Рәвеш хәлеҮзгәртү Процессның ничек һәм ни рәвешле үтәлүен яисә нинди дә булса бер хәлнең яки билгенең билгесен,, сыйфатын белдерә торган кисәк рәвеш хәле дип атала. Мәсәлән, рәвеш хәле процессның үтәлү рәвешен белдерә: Мортаза бабай комиссарга астан гына карап алды. (Г. Г.); билгенең билгесен белдерә: Төн кебек караңгы урман. Бер генә тавыш та ишетелми. (С. Ә.) Сезнең кебек матур ярлар авылда ла түгел, илдә юк. (Җ.) Рәвеш хәлләре түбәндәге формаларны алган сүзләр һәм сүзтезмәләр белән биреләләр. 1. Җөмләдә исемнәр яки исем урынында йөри торган сүзләр рәвеш хәле булып килгәндә, түбәндәге формаларны алалар. а) Чыгыш килеше формасын. Мәсәлән: Ул атна буе спорт киеменнән йөрде. б) Урын-вакыт килеше формасын ала. Мәсәлән: Хәзер һәрбер күренешне фән нигезендә өйрәнергә кирәк. (С. Т.) в) Белән, кебек, төсле, сыман, күрә һ. б. бәйлекләр һәм каршы, булып, сыйфатында, буларак, итәрәк, дип, буенча ярдәмлекләре белән килгән исемнәр (яки ияртүче кисәге шул исемнәрдән торган сүзтезмәләр) белән бирелә. Мәсәлән: Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г. Г.) Ул миңа университет буенча таныш. Йолдызлар булып кабынды мәхәббәт ялкыннарың. (С. X.) Җыр безгә су кебек, һава кебек кирәк. Соңгы баржага агымга каршы йөзеп чыгарга туры килгән. Бу — диңгез суы кебек тозлы. Ул да шул кешесенә күрә юмарт. Фәхри, ревизор сыйфатында, безнең эшләрне тикшерергә килде. (Г. И.) Бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар. (Г. И.) 2. Рәвеш хәлләре сыйфатлар белән бирелә алалар. Мәсәлән: Ләкин крестьянның төп катламы бу хәлдән соң мыштым гына йөрер булды. (Ә. Ф.) Бик вакытли төшкән икән. (И .Г.). Газизә ялгыз утыра калды. (Ш. К.) Илебезнең хуҗалыгы туктаусыз үсә. (С. Т.) Сыйфатлар итеп, көе, рәвештә, төсле, сыман кебек ярдәмлек сүзләр белән дә җөмләдә рәвеш хәле булып килә алалар. Мәсәлән: УЛ бит хәзер нинди сөйкемле итеп көлә белә. (Г. Г.) Зиннәт, шәмәхә төсле кулъяулыгын чыгарып, йомшак кына итеп, маңгаена, битләренә тидереп алды. (Г. Б.) Барак тагын шулай ук ямьсез, кызганым, буш көе тора. (Ш. К.) Мин моңа кискен рәвештә каршы киләм. (Д. А.) Рәсемдәге төсле матур, җырдагы төсле моңлы... елга ул Агыйдел! {М. Ә.) 3. Рәвеш хәле рәвешләр белән дә бирелә. Мәсәлән: Юк, авыр булмас. Берьюлы эшен бетерсәк. (Г. Б.) Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз! (С. Ә.) Шундый чакта Хәдичәнең якты өметен кинәт кенә өзеп ташлау күңеленә ошамады. (Г. Б.) Алар тагын килә калсалар, безне тереләй тотып ашарлар. (М. Г.) Шәмсетдин тиз генә атлап чыгып та китте. (Г. Б.) Төрле як төрлечә сөйли. (М. Г.) Сез аны акчалата түләрсез. Умартачы кинәт кенә авырып китте (Г. Б.) 4. Рәвеш хәле рәвеш фигыльләр яки ияртүче кисәге рәвеш фигыль булган сүзтезмәләр белән бирелә. Мәсәлән: Йөзен куеп кояш нурларына, Чәчәк атты туган илебез. (Ә. Ю.) Аның нурлары эшкә баручыларны сөеп каршы алды. (М. Г.) Еракта-еракта, зәңгәр тасмадай булып, су күренде. (И. Г.) Кызу эш өстендә эшкә чыкмыйча ятты бит. (Ә. К.) Җырлый-җырлый, бодай тазарталар. (Г. Б.) 5. Рәвеш хәле төсле, кебек, сыман бәйлекләре һәм булып, итеп, дип ярдәмлек сүзләре белән килгән сыйфат фигыльләр белән бирелә. Мәсәлән: Кешеләр, кулларын җәеп, биегән сыман йөрделәр. (И. Г.) Килгән итеп күрсәтте. Аны укыган дип уйлыйлар, чөнки ул белгән булып күренә бит. 6. Рәвеш хәле кайбер төр саннар белән бирелә. Мәсәлән: Алар бүген бишәү килделәр, без исә берәмләп кенә килдек. 7. Рәвеш хәле кайбер төр алмашлыклар белән дә бирелә. Мәсәлән: Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. (Ә. Ф.) Аңа шулай тоела торгандыр. Туганы аңа ничек итеп хакыйкать эзләвен сөйләп бирде. (X. И.) 8. Иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук рәвеш хәле булалар. Мәсәлән: Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (Җ.) Ничек эләкте, шулай алып ташладык та кайтып киттек. (Чаян). Күләм хәлеҮзгәртү Процессның яки билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә торган кисәк күләм хәле дип атала. 1. Күләм хәлләре процесс үтәлүнең яки дәвам итүнең вакыт ягыннан күләмен белдерәләр. Мондый хәлләр, күбрәк, вакыт белдерүче сүзләр белән биреләләр. Мәсәлән: Авыл, унбиш көн чамасы, әле аклар, әле кызыллар кулына күчеп торды. (А. Ш.) Өч минут эчендә, бу хәбәр заводтагы бөтен эшчеләр арасына таралып өлгерде. (М. Г.) Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде, (һ. Т.) Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. Китапны бер генә көнгә алды; Ике көн укыдык, тагын бер атна укыйсы бар. 2. Күләм хәлләре урын ягыннан процессның үтәлү, дәвам итү күләмен белдерәләр. Мәсәлән: Биленнән суга баткан килеш килгән. Тездән юеш килеш килдем. Тау тишегенең ахырына кадәр бардык. Күпердән башлап монда кадәр җәяү килдек, аннан соң шәһәргә тикле атта бардык. Йөз ч акрым үткәнбез; Без бик ерак киттек. 3. Процессның гомумән үтәлү күләмен, дәрәҗәсен белдерүче күләм хәлләре. Мәсәлән: Орудиелар тавышы һаман якынлаша бара. (Г. Б.) Дүртенче көн инде Мәликә апа бөтенләй аяктан калды. (К. Нәҗ.) Ашарларына инде тәмам бетте. (И. Г.) Мин синең белән бөтенләй сөйләтмәячәкмен. (Д. А.) Галиулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше ул. (И. Г.) 4. Күләм хәлләре билгенең күләмен дә белдерәләр. Мәсәлән: Биш ел үзе артык озын гомер түгел. Галиулла бөтенләй тозсыз аш пешергән. Саф татарча сөйләргә кирәк. Ул — рухи яктан шактый көчле кеше. 5. Күләм хәлләре процесс объектының хакын белдерә.. Мәсәлән: Бу карандашларның бөтенесен өч сумга алдык. Кыярларын өчәр сумнан (белән) биргәннәр, ә без дүртәрдән алдык. 6. Күләм иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү хезмәтен үти торган мөнәсәбәтле сүзләр (күрсәтү һәм сорау алмашлыклары) да күләм хәле булып киләләр: Мәсәлән: Ни чаклы тырышсаң, шул чаклы күбрәк эшләнә. Бала ни чаклы үссә, шул чаклы аның мәшәкате дә арта. Күпме бара аласыз, шул кадәр яхшы. Максат хәлеҮзгәртү Процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең, булу-булмау максатын белдерә торган кисәк максат хәле дип атала. Максат хәле түбәндәге сүзләр белән бирелә: 1) юнәлеш килешендәге исемнәр белән: Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. (Г. Т.) Суга барам. Алар җиләккә киттеләр. 2) инфинитив белән: Бу — товарларны берсен-берсе илә үлчәргә уңайлы була. (Г. Т.) Таэҗи фельдшерның балаларын балык тотарга алып бара. (Г. Г.) Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И. Г.) 3) өчен бәйлеге белән килгән исемнәр, алмашлыклар, кайбер фигыльләр белән: Тикшерер өчен, каладан... Паларусов иптәш җибәрелгән иде. (Г. И.) 4) дип сүзе белән килгән исемнәр һәм инфинитив белән: Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. (Г. Б.) Без монда кино карарга дип килдек. Сәбәп хәлеҮзгәртү Процессның үтәлү-үтәлмәү яки билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә торган кисәк сәбәп хәле дип атала. 1. –лык, лек кушымчасы белән ясалган абстракт исемнәр, үткән заман сыйфат фигыльләр һәм исем фигыльләр, чыгыш килеше формасын алып, җөмләдә сәбәп хәле булып киләләр. Мәсәлән: Шунлыктан бүген дә кайнар бодай кабартмасы янында бер тәлинкә йомырка да урын алды. (Г. Б.) Маймыл хурланудан һәм кайгысыннан күзлекләрне таш өстенә атып бәрде. (И. К.) Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г. И.) 2. Юнәлеш килешендәге исемнәр һәм сыйфат фигыльләр сәбәп хәле булып килә алалар. Мәсәлән: Кәҗә кычкырган тавышка Таҗи торып чыга. (Г. Г.) 3. Сәбәп хәле сәбәпле, аркасында, өчен, күрә кебек ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Озак йөрү сәбәпле, ул бүген бик арып кайтты. Соң килү аркасында урынсыз калдым. 4. Сәбәп хәле –гач, -гәч формасындагы рәвеш фигыль белән дә бирелә ала. Мәсәлән: Аңламагач сөйләмәдем. (Г. И.) Кире хәлҮзгәртү Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның киресе булачагын белдерә торган кисәк кире хәл дип атала. 1. Шарт фигыль, -да, дә кисәкчәсен алып, җөмләдә кире хәл булып килә ала. Бу вакытта ияртүче фигыльдән һәм шарт фигыльдән аңлашылган процессны үтәүче бер үк зат булырга тиеш. Мәсәлән: Галиулла, авырса да, эчтән тынды. (И. Г.) Паларусов, сөйли белсә дә, татарча укый алмый иде. (И. Г.) Мин эчемнән янсам да, тышымнан сер бирмәдем. (Г. И.) 2. Кире хәл –ып/ -еп формасындагы рәвеш фигыль белән бирелә. Рәвеш фигыль янында да\дә кисәкчәсе килә яки ул кисәкчәне куярга мөмкин була. Мәсәлән: Ничә ел шушында торып, Алмаевның әле дә бу тирәдә булганы юк иде. (И. Г.) Аның гаебе тагын да зур: ул бит күpen тә әйтмәгән. Әле без, инсаннар була торып та, кеше һәм гыйлемен мыегы белән киеменнән үлчибез. (Г. Т.) 3. Кире хәл урын-вакыт килешен алган үткән заман сыйфат фигыльләр белән бирелергә мөмкин. Бу вакытта да кире хәлне формалаштыруда да/дә кисәкчәсе катнаша. Мәсәлән: Син барысына да бер күзлектән карыйсың, ә беләсеңме, күргәндә дә әйтми торган кешеләр була бит. (А. Ш.) 4. Кире хәл карамастан ярдәмлеге янында килгән төрле сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Көннең кызуына да карамастан, халык җыены тагы зурая төшкән иде. Ара-тирә яшенле яңгырларга карамастан, һавалар берьюлы рәхәтләнеп, җылынып киттеләр, (Г. И.) 5. Кире җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүз дә җөмләдә кире хәл булып килә. Мәсәлән: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Б.) Хәзер машиналар йөри-йөрүен, шулай да арырсың дип куркам. Яңгыр аз яуды, шуңа карамастан бездә уңыш зур булды. Шарт хәлеҮзгәртү Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып тора торган процессны белдерә торган кисәк шарт хәле дип атала. Шарт хәле түбәндәге формаларда бирелә: а) үтәүчесе ияртүче фигыльнең үтәүчесе белән туры килгән шарт фигыльләр белән: Китсәм кайта алмам инде. (Ж,.) Барсам алырмын, б) сорау кисәкчәсен алган хикәя фигыль белән: Укыйммы — сөйләп тә бирәм. в) шарт хәле, ияртүче кисәккә икән бәйлек сүзе ярдәмендә иярә: Барам икән алып та кайтам. ЧыганакҮзгәртү Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984,—256 бит.
Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Илдар Гайнуллин авыргазылыларга яхшы таныш. Ул көрәш, гер спорты буенча берничә тапкыр район һәм республика ярышлары җиңүчесе. Районда спортны үстерүгә күп көч сала. Күптән түгел Илдар Әмирьян улы 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул Тур-Усман авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачактан математиканы ярата һәм шахмат белән мавыга. Көрәш белән яшүсмер чактан ук кызыксына. Аның беренче тренеры - Мөдәрис Тимербулатов. “Мөдәрис Мансур улының авыл егетләрен җыеп көрәш белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бездә бу спорт төренә кызыксыну уятты. Энеләрем Миңлегәрәй белән Илдус та аның дәресләренә йөрде”, дип искә ала юбиляр. Уңышлар озак көттерми. Егет 17 яшендә республика ярышларында беренче урынны яулый. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә ул спорттан аерылмый, гер спорты белән дә шөгыльләнә башлый. 1980 елда И.Гайнуллин көрәш буенча Русия чемпионатында беренче урын яулый. - Мондый дәрәҗәдәге ярышлар алдыннан бик дулкынландым. Көрәштә физик көч кенә түгел, стратегия һәм тактика да мөһим. Кагыйдәләрне дөрес куллансаң гына, уңышка ирешергә була, - ди ул. Җиңүчегә милли спорт буенча РСФСРның спорт мастеры исемен бирәләр. Бу титулны районда беренче тапкыр аның остазы М.Тимербулатов ала. Илдар Әмирьян улы да аның сукмагыннан бара. Спортчы бер сабантуйны да калдырмый. Ел да бәйрәмнең төп бүләге - тәкә аныкы була. Ә җиңүләрне һәрвакыт туганнары якыннары белән билгелиләр. Әле дә тормыш иптәше Рәсилә Рафик кызы белән кунактан өзелмиләр. - Яраткан хатыным, өч балам, оныкларым, спорт һәм эшем - мин шулар белән бәхетле,- ди Илдар Әмирьян улы. С.БЕЛЯЕВ. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Аургазы хэбэрчесе" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән. Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай.... ❮ ❯ Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән. Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай. Эт-песиләрегезне Мөслим авылы, Октябрьская урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан район ветеринария берләшмәсенә алып килүегез сорала. Алып килү мөмкинлеге булмаган очракта, хәбәрләшү өчен телефон 2-47-30.
Көннәр кызу тора. Басуларда эш тагын да кызурак: терлек азыгы хәзерләү кебек җаваплы хезмәткә игеннәрне урып-җыю бурычы өстәлде. Көзге чәчүгә дә хәзерләнергә кирәк, терлекчелекне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа вакытның да, эшче кулларның да бик кадерле чагы. Берничә атнага сузылган явымсыз эссе һава игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Уңышның күләмен дә киметми калмады. Аның булган кадәрен югалтуларсыз җыеп алу өчен авыл хезмәтчәннәреннән тырышлык, түземлек таләп ителә. Алар менә шушы зур сынауны үтәүгә керештеләр. "Бөр" агрофирмасында да узган якшәмбе көнне уракка төшкәннәр. -Бөртеклеләр барлыгы 4380 гектар мәйдан били. Аларны урып-җыю өчен 10 комбайннан, йөк машиналарыннан, салам пресслагычлардан ике мехотряд оештырылды, янгынга каршы техника беркетелде. Отрядлар иң беренче булып "Игенче" бүлекчәсендә эшкә тотындылар, - ди агрофирманың баш агрономы Булат Гомәров. Зур Сәрдек бригадасында комбайннар борчак суктырса, Адай бригадасында 70 гектарлы арыш басуы техника белән чуарланган. Бер-бер артлы тезелеп баручы кыр кораблары артыннан сап-сары салам теземнәре ятып кала. Ашлык төягән машиналар ындыр табагы белән басу арасында йөреп тора. Бер комбайн гына басу читендә туктап калган. Эшкә яңа керешкән мәлдә техника бераз көйсезләнеп ала бит, монда да КЗС-7нең чыгымлап алуы икән. Аңа запас деталь алып килүләрен көтеп, кыр корабы янында кайнашучы комбайнчылар белән танышып, хәл-әхвәл белештек. Адашлар булып чыктылар: Альберт Галиев Чишмәбаштан икән, моңа кадәр өч ел "Восток" хуҗалыгында урып-җыюда катнашкан. Ә Альберт Хәсәнҗановның яшәү урыны Мәчкәрәдә булса, хезмәт урыны - Аш-Буҗида: биредә ул дуңгызчылык комплексын җитәкли. Урак өстендә бер-ике ай эшен алмаштырып тора. -Ел да урып-җыюда катнашам. Комбайнчы һөнәре наркотик кебек бит ул. Көзен, авыр кыр эшләреннән алҗып, комбайнга башка утырмам инде, дип уйлыйсың. Әмма икенче ел басуда игеннәрнең өлгереп килүен күреп, күңел яңадан кырга тартыла башлый, комбайнга утырып, басуларны иңлисе килә, - ди ул. Җир кадерен белгән, икмәк игүдән тәм тапкан кешенең ихлас әйтелгән фикере дип кабул иттек без бу сүзләрне. Чыннан да, яратып, күңел биреп эшләгән кеше генә мондый авыр, тәүлегенә 10-12 сәгатькә сузылган хезмәтне башкарырга сәләтле. Башка кыр эшләре дә чиратка куелмаган. Комбайннар артыннан салам пресслагычлар эшкә керешә. Саламны җыеп, ферма яннарына кайтаргач, җир эшкәртүче техникага чират җитә. Көзге чәчүгә дә озак вакыт калмый. Аның өчен инде 1 мең гектар җир хәзерләнгән. Сенаж салу дәвам итә. Иксез-чиксез басуларның уңышын җыеп алганчы әле мең кат тир түгәргә кирәк.
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды Фото: Т.Волкова 2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган.... Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды Фото: Т.Волкова 2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде. Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы - 11 муниципаль районда берәр объект ачылды. Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары - барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.
Активлаштырылган күмер, әгәр аны дө­рес кабул итмәсәң, сә­ла­мәт­лек­кә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Наталья Пугачева белдерде. Әйтик, халыкта бу дару бар нәрсәдән дә­валый дип саналса да, белгечләр бары тик диарея, агулану, эч күбү яки бөер чистарту өчен генә актив күмерне кабул итәргә киңәш итә. Ә менә бу даруның контрольсез кабул итү организмның суны югалтуына, диареягә яки ашказаны җәрәхәте авыруының үсешенә китерергә мөмкин. «Активлаштырылган күмерне ашауга ике сәгать кала кабул итәргә кирәк», – дип аңлата эксперт. Читайте нас в Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан"
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да... ❮ ❯ Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да берничә тапкыр күплектә уйнап, нәтиҗәгә ирешә алмады. Бу урында ике капкачының да нәтиҗәле уйнавын билгеләп үтү дөрес булыр. "Авангард" капкачысы Доминик Фурх "Ак Барс" һөҗүмчеләре Денис Голубев һәм Фёдор Малыхинның шәп мөмкинлекләрен юкка чыгарса, Эмиль Гарипов күплектә уйнаган хуҗаларга гол кертү мөмкинлеге калдырмады. Өченче период азагында "Ак Барс", ниһаять, уңышка иреште. Гол авторы - Фёдор Малыхин. Боз хуҗаларының капкачыны алтынчы уенчыга алмаштыруы үзләре түгел, "Ак Барс" файдасына булды - Михал Йордан буш капкага гол кертте. Хәзер дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Казанга әйләнеп кайта - көндәшләр 13 һәм 15 мартта "Татнефть Арена" бозында очраша. Гомуми исәп әлегә "Ак Барс" файдасына - 2:0. Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 2 нче матч. "Авангард" (Омск) - "Ак Барс" (Казан) - 0:2 (0:0, 0:0, 0:2).
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова социаль челтәрдә ирен 55 яше белән котлаган. “... менә шундый тормышны яратучы, йомшак холыклы, шәфкатьле, игътибарлы, хәстәрлекле, безне яратучы ул өйдә... Ләкин кешеләр аны бөтенләй башкача белә. Аның шундый чын, бәхетле, намуслы һәм гадел булып калуын телим. Тагы да шуны кабатлап әйтәсем килә, сиңа тормыш яме, җан тынычлыгы, бәхет бүләк итә алуым өчен рәхмәт сүзләре ишетү - минем өчен иң зур шатлык. Мин сиңа ышанам... Туган көнең белән...” https://kiziltan.ru/news/20074-karine-hbirova-min-sia-yshanam.html Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Өч студент кыз мәҗлес оештырган. Аннары аларның берсе бәдрәфтә курсташы белән очрашкан һәм соңгысы аңа терсәге белән тиеп киткән. Шул аркада гауга куба һәм сугышка әйләнә. Зыян күрүче имгәнеп, дәваханәгә китерелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу хәл нибары шелтә белән тәмамланган. Тулай торактан да, уку йортыннан да берсен дә кумаганнар. Бичара кыз полициягә гариаз язарга курка, ди. Аңа бер сугыш чукмарының туганнары суд белән янаган, имеш. Медицина колледжында булган бу хәл таң калдырды. Шуннан соң бу шәфкать туташларын шәфкатьле дип ничек атыйсың инде... Фото: NewsBash/ru. Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18401-medicina-kolledzhynda-kyzlar-sugysha.html Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2021 елга өч яшькә кадәрге балаларны тулысынча бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Бу уңайдан Башкортстанда яңа балалар бакчалары төзелә һәм сабыйларга мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге арта бара. Тәтешле районының Иске Күрдем авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Ул республика Социаль максатлы программалар фонды аша финанслана һәм 94,5 миллион сумга бәяләнә. Төзүчеләр объектны 2020 елның июлендә тапшырырга планлаштыра. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Яңа бакчада физкультура, музыка заллары, медицина һәм азык-төлек блогы аерым урнашачак. Биредә проект буенча ике функциональ зона: күләгәле түбә белән җиһазландырылган уен һәм хуҗалык зоналары булачак. Төзүчеләр әлеге вакытта стеналарны күтәрә. Иске Күрдем авылындагы 1985 елда төзелгән балалар бакчасы инде искергән һәм инде заманча таләпләргә туры килми. Анда бүген 50 бала йөри. Иске балалар бакчасының үз азык-төлек блогы бар, анда сабыйларга урындагы продуктлардан ризыклар әзерлиләр. Сөт продукциясен район үзәгеннән, урындагы сөт комбинатыннан китерәләр. Фото: “Башинформ” агентлыгыннан Автор: Зөлфия Фәтхетдинова https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar--bakchada--nil-r-esht-bulachak-35925/ Читайте нас в Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан"
Үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту – мәктәп коллективы, укытучылар өчен дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Безнең Яңа Тазлар урта белем бирү мәктәбендә аны тормышка ашыру максатында юнәлешле эшләр башкарыла. Физик культура дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Һәр бала спорт сөеп, аның белән шөгыльләнсен өчен уңайлы шартлар тудырылган. Балаларны спортка җәлеп итү өчен башта үзең үрнәк күрсәтергә кирәк. Мәктәпнең физик культура укытучысы Айрат Садыйков – спортның күп төрләрен үз иткән белгеч. Аның хакында үз эшенең остасы дип әйтергә тулы җирлек бар. Район күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулавы – моңа дәлил. Мәсәлән, чаңгыда узышучылар, бассейнда йөзүчеләр арасында яхшы таныш кеше ул. Укытучы-тренерларының яхшы уңышлары укучыларында чагыла, алар да спортка тартыла. Мәсәлән, Әнүр Сафин җиңел атлетикада алдынгылыкны бирми. Ул, мәктәп данын яклап, зона ярышларында призлы урыннар алып кайта. Район “Алга”гәзите призына үткәрелгән җиңел атлетика ярышларында бүләкләнми калмый. Күптән түгел районның физик культура һәм сәламәтләндерү комплексында үткән милли көрәш бәйгеләреннән дә укучыларыбыз җиңүләр белән кайтты. Үз авырлыклары категориясендә сигезенче сыйныф укучылары Филат Шәймарданов – беренче, Вилдан Ягафәров белән Данир Гыйзетдинов өченче урыннар яулады. Мәктәпнең кызлар һәм үсмер малайлар, егетләр командалары волейбол ярышларында сынатканы юк. Егетләр командасы берничә ел рәттән икенче урыннан төшми. Бишенче сыйныфтан уку алдынгысы Азалина Галиханова район мәктәпләре арасында үткән чаңгы ярышында икенчегә чыкты. Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга омтылыш, спортка сөю тәрбияли һәм туган җиребезнең патриотларын үстерә алсак, алга куелган бурычларның төп өлеше үтәлә дигән сүз. Г. Гыйндуллина, директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары. Читайте нас в 1930 - 2020, Общественно- политическая газета Бураевского района, учреждена Агенством по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский Дом "Республика Башкортостан"
Бүгеннән башлап кибетләрдә сөт – бер киштәгә, ә аны алыштыручы продукция икенче киштәгә куелачак. Ә продукциянең тышлыгында сөт мае алмаштыргыч бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат булырга тиеш. Бу сатып алучыларга сөт сайлаганда ялгышмаска мөмкинлек бирәчәк ди “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Светлана Дивнич. Аның әйтүенчә, “Башкортстан продукты” билгесе астында азык-төлек җитештерүчеләр арасында “сөтнекеләр” лаеклы урын алып тора. “Бүген 39 предприятие, крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар сыйфат һәм хәвефсезлек өлкәсендәге законнарга туры килгән сөт продукциясе җитештерә”, – ди ул. Әйткәндәй, республика җитештерүчеләренең продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга булышлык итүче “Башкортстан продукты” проектында җирле 416 предприятие катнаша. 12 меңнән артык продукция “Башкортстан продукты” маркасы астында чыга. Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан йомшак. Һава температурасы көндез +3, +8 градус. Сишәмбе, 3 ноябрьдә көн аяз була. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Төнлә термометр баганасы -5 градуска тиклем түбәнәя, көндез +5-тән +10 градускача җылыта. Чәршәмбе, 4 ноябрьдә әллә ни явым-төшем көтөлми. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез +5, +10 градус. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы... ❮ ❯ Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып китәргә дә мөмкин.
Җәйнең бер көне-ел туйдыра, дигәндәй, белгечләрнең әйтүләренә караганда җәйге бер матур көнне әзерләнгән азык терлекләрне бер атна ашатырга җитә. ❮ ❯ Әлеге закончалыкны бүген һәр хуҗалыкта да диярлек истә тотып эшлиләр. Әнә шуңа "Логос", "Кама", "Азык-төлек корпорациясе", "Масловский" хуҗалыклары аяз көннең минутын да бушка үткәрмәскә тырышалар. Яңаарышлылар, мәсәлән, районыбызда беренчеләрдән булып "яшел урак"ны башлап җибәргәннәр иде. Алар инде зур оешканлык белән 370 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләргә дә өлгергәннәр. Биредә яшел массаны теземнәргә салуда Вәкил Кәримов белән Фәррах Вәлиуллин алда бара. Алар икесе дә бай тәҗрибәгә ия булган механизаторлар. Смена нормаларын арттырып үтиләр. Эш башыннан икесенә 420 гектардан артык мәйданда печән чаптырганнар. "Районыбыз капкасы" дип йөртелгән Олы Елга авылында да яшел уракны югары темп белән алып баралар. 700 тоннага якын печән рулонлап куюлары шуның ачык мисалы. Ә монда бүген күпьеллык үлән җире 1269 гектар мәйданны били. Аның 600 гектарында масса җыеп алынган инде. Терлек азыгы хәзерләүдә барлык механиазторлар да бер тигез дәрәҗәдә диярлек актив катнашалар. "Полесье" комбайны белән печән чабуда эшләүче Сергей Гордеев, Андрей Лабановка хуҗалыкта гына түгел, районда да тиңнәр юктыр, мөгаен. Алар үз эшләрен тоткарлыксыз, сыйфатлы итеп башкаралар. Ә инде кипкән печәнне рулонлауда хуҗалык уңганнары Фирдүс Каюмов, Александр Егоров, Николай Андронов мактала. Кыскасы, камалыларның эше шундый югары темп белән барса, быел да 1,5 елга җитәрлек печән әзерләрләр, мөгаен. Бүгенге активлыклары шуны фаразлый. "Логос", "Масловский" хуҗалыкларында да печән әзерләүдә өлгерлек күрсәтәләр. Логослылар 500 тонна печән рулонласа, масловкалылар 450 тоннан печән әзерләп куйганнар. Алар сенаж салуны да уңышлы алып баралар. Бер сүз белән әйткәндә, бүген авылда печән өсте әнә шундый югары темплар белән бара. Һәр хуҗалыкның малларга кыш буена җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык әзерләп каласы килә.
Сишәмбе көнне "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ беренчел бүлекчәсенең 65 әгъзасы гамәлдәге составның эш нәтиҗәләре буенча отчет-сайлау җыелышында катнашты. Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибен билгеләп, җыелыш карары буенча сәяси совет әгъзасы, партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре вазифаларын башкаручы, Социаль яклау идарәсе... Сишәмбе көнне "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ беренчел бүлекчәсенең 65 әгъзасы гамәлдәге составның эш нәтиҗәләре буенча отчет-сайлау җыелышында катнашты. Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибен билгеләп, җыелыш карары буенча сәяси совет әгъзасы, партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре вазифаларын башкаручы, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сәяси совет әгъзасы, Л.Карпов ис. химзавод директоры Дамир Шәмсин, сәяси совет әгъзасы, химзаводның беренчел бүлекчәсе секретаре, профком рәисе Зөфәр Сәгъдиев президиумда урын алдылар. Партиянең беренчел бүлекчәсе советы эшчәнлеге турында отчет доклады белән Зөфәр Сәгъдиев чыгыш ясады, социаль әһәмиятле бурычларны һәм сәяси юнәлештәге мәсьәләләрнең киң спектрын да кертеп, билгеләнгән барлык юнәлешләр буенча эш башкарылуын әйтте. Ревизор Татьяна Митшина партия бүлекчәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында отчет тәкъдим итте, әгъзалык взносларының үз вакытында җыелуын, тикшерүләр барышында хокук бозулар булмавын ассызыклады. Фикер алышуларда партия әгъзасы, автотранспорт цехының хезмәтне нормалаштыру буенча икътисадчысы Юлия Сударикова чыгыш ясады. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова партиянең беренчел бүлекчәсе советының яңа составын сайлау процедурасы белән таныштырды. Партия Уставы нигезендә сайлау процедурасы яшерен рәвештә тавыш бирүне билгеләде. Аны үткәрүгә керешкәнче, җыелыш эшче органнарның беркетмәләрен раслады. Редакция комиссиясе рәисе итеп Рөстәм Борһанов расланды, секретаре - Валентина Башарова, счет комиссиясе рәисе - Марина Гудовских, секретаре - Надежда Нургалиева. Рәислек итүченең тәкъдиме буенча, секретарь һәм ревизор сайлау буенча яшерен тавыш бирү бер турга берләштерелде. Устав нигезендә альтернатив сайлаулар үткәрүне исәпкә алып, секретарь сайлау бюллетененә Зөфәр Сәгъдиев һәм заводның КИПиА слесаре Сергей Бусыгин кандидатуралары кертелде. Аларның һәркайсы үз эш программасы белән таныштырды. Ревизор сайлау буенча яшерен тавыш бирү бюллетененә Юлия Сударикова кандидатурасы кертелде. Нәтиҗәдә күпчелек тавыш белән бүлекчәнең секретаре итеп Зөфәр Сәгъдиев сайланды, ревизоры - Юлия Сударикова. Җыелыш бертавыштан счет комиссиясе беркетмәсен раслады. Аннан соң яшерен тавыш бирү белән беренчел Советның яңа составы расланды. Аңа партия әгъзалары Дамир Шәмсин, Татьяна Митшина, Рөстәм Борһанов, Валентина Башарова һәм яңадан сайланган секретарь Зөфәр Сәгъдиев керде. Алдан өйрәнүне исәпкә алып, бердәмроссиялеләр беренчел бүлекчәнең ревизоры турында положениене расладылар һәм бертавыштан Дамир Шәмсинны, Зөфәр Сәгъдиевны һәм Валентина Башарованы партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе XX отчет-сайлау конференциясенә делегатлар итеп сайладылар. Химзавод кунагы Светлана Соколова җыелышка йомгак ясады, сәяси чараның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләде, партиялеләрнең отчет елларындагы эшеннән канәгать калды һәм Советның яңа составын сайлануы белән котлады. Беренчел бүлекчәнең актив әгъзалары Зөфәр Сәгъдиев һәм Татьяна Митшина бердәмроссиялеләрнең җирле бүлекчәсе рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бүләкләрне Әлфия Салаватуллина тапшырды. Форсаттан файдаланып, ул предприятие җитәкчесе Дамир Шәмсинга районның социаль учреждениеләре эшчәнлегендә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Җавап сүзе белән Дамир Шәмсин чыгыш ясады, партия әгъзаларының предприятие эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен, җәмәгать тормышында актив катнашуларын билгеләде, хәрәкәт ветераннарына аерым акцент ясады һәм активистларга - "Заводская трибуна" газетасының баш мөхәррире Светлана Романовага һәм тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге начальнигы Андрей Федоровка бүләкләр тапшырды.
"Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена... ❮ ❯ "Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена янәшәбездә булган иң якын кешеләр, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы уңай, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклаучы да булып тора. Өнсә авылыннан Рузалия белән Ренат Лотфуллиннарның тормышындагы мөһим вакыйга Халыкара гаилә көненә туры килә. Алар 15 нче майда бергә яшәүләренең алтын туен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге илле елның һәр көне бер-берсен яратучы ике кеше өчен бәя биреп бетергесез тарихка әверелгән. 1965 елның маендагы бик матур көннәрнең берсендә Лотфуллиннар капкасы төбенә тарантас җигелгән ат килеп туктый. Авыл җирендә туй турындагы хәбәр җил тизлегендә тарала һәм күп кеше, кәләшне карарга дип, шушы йорт янына җыела. Кәләш шушы авылданмы, әллә башка берәр төбәктәнме - моның бернинди әһәмияте дә юк. Кәләшнең һәркайсы да матур була, барысын да күрәсе килә. Рузалия белән Ренатны да шулай кияүнең туган-тумачалары гына түгел, күршеләре дә каршы ала. Рузалия дә, Ренат та ишле гаиләдә үскәннәр. Икесе дә бер авылдан, Ренат Рузалиядән олырак булса да, төрле елларда бер үк мәктәптә белем алганнар, бер-берсен генә түгел, барлык туган-тумачаларын да беләләр. Ренатның әнисе Гайшәбикә апа белән әтисе Лотфулла абый улларының Гөлсем апа белән Гыйният абыйның эшчән кызларына өйләнергә җые-нуын белгәч, бик сөе-нәләр. Бу ике гаилә дә авылда абруйлы булалар, алар янына кеше өзелми - кайсы ярдәм сорап килә, кайсы - ки-ңәшләшергә. Бу йортларда авылдашларын һәрчак якты йөз белән каршы алалар. Мондый күркәм гадәтне Рузалия Гыйният кызы белән Ренат Лотфулла улы да дәвам иттерә. - Әлеге нәселнең укымышлы-зыялы булуын, зирәклеген Рузалиянең апасы Рушаниянең хөр-мәтле абыстаебыз булуына карап та әйтергә мөмкин. Аның улы Айдар да мәчеткә йөри, барлык дини йолаларны, шәригать кануннарын әйбәт белә. Авылдашлары мө-рәҗәгать иткәндә ярдәмсез калдырмый, - диде Каенлык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мөршидә апа Нотфуллина. Ирле-хатынлы Лотфуллиннар үз вакытында К.Маркс исемендәге колхозның алдынгы хезмәтчәннәре булалар. Рузалия күп еллар терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Ул һәрвакытта да тапшырылган эшне намус белән башкаручы алдынгы хезмәтчән була. Пенсиягә китәр алдыннан күпмедер вакыт милли аяк киемнәре цехында чигүче булып эшли. Ренат исә гади колхозчы да, бригадир да, ферма мөдире дә була. - Ренат бик пөхтә, намуслы кеше. Ул күп еллар халыктан сөт җыйды. Колхоз фермасында җитештерелгәне белән бергә аны сөт заводына илтте. Тапшырылган сөт өчен халыкка акчаны үз вакытында биреп барды, аннан зарланучылар булмады, - дип сөйләде Мөршидә апа. - Гомумән, бик әйбәт гаилә бу. Шушы авылда инде 51 ел яшим, алар турында беркайчан да начар сүз ишеткәнем булмады. Тырышлыклары бәрабәренә муллыкта яшиләр, - дип өстәде ул. Реклама Рузалия белән Ренат бер ул һәм ике кыз тәрбия-ләп үстергәннәр, алар барысы да, укып, һөнәрле булганнар һәм үз тормышларын әти-әниләре үрнәгендә корганнар. Олы кызлары Фәридә Казанда кооперация техникумын тәмамлаган. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә технолог булып эшли. Ире Зөфәр белән менә дигән ике кыз үстергәннәр. Уллары Илнур хатыны Люция белән ике ул тәрбияләгәннәр. Илнур Усад һөнәр училищесын тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, янгын частенә эшкә урнашкан, әмма, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, һөнәрен үзгәртергә туры килгән. Люция Каенлык мәктә-бендә эшли. Лотфуллиннарның кече кызлары Ризәлә әти-әнисе янында, ул - әнисенең алмаштыргысыз ярдәмчесе. - Рузалия апа белән Ренат абый гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып таптылар һәм хәзер муллыкта яшиләр. Алар бер-берсен яшьтән үк белеп, яратышып өйләнештеләр. Ягымлы, аралашучан, киң күңеллеләр. Туган-тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр. Алар - авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре, без моны беләбез һәм алар белән горурланабыз, - диде үзенең туганнары турында Мөрфидә Миңгалеева. Гаиләдәге бәхетле, матур тормыш турында сөйләгәндә Рузалия Гыйният кызы ир белән хатынның холкындагы сабырлык, түземлелекне беренче урынга куйды. - Дөнья булгач, төрле хәлләр булгалый. Иң мөһиме - сабырлык саклау һәм кызган килеш бер-береңә күңелсез сүзләр әйтеп ташламау. Без, Аллага шөкер, тату яшибез. Икәү булганда тормыш авырлыкларын кичерүе дә җиңелрәк бит, бергәләп шатлануы да рәхәт, - диде ул. Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклыгын сынау өчен илле ел аз вакыт түгел. Рузалия Гыйният кызы һәм Ренат Лотфулла улы бу сынауны уңышлы узганнар. Ул гына да түгел, алар үзләренең тормыш рәвеше белән балаларына да, туган авылларының яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр. Алтын юбилейлары белән котлап, аларга бәхет, шатлыклар, әле күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез. безнең белешмә Халыкара гаилә көне, 1994 елдан башлап, ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган гасырның 90 нчы еллар башында гаиләләрне яклау көне истәлекле көннәр календаренда очраклы рәвештә генә барлыкка килмәгән. Берләшкән Милләтләр оешмасы җәмгыятьнең гаилә кебек мөһим ячейкасының күп илләрдә әһәмияте кимүенә һәм үзенең социаль юнәлешен югалта баруына нык борчылуын белдерә. 90 нчы еллар башында бөтен дөньяда аерылышулар саны кискен артты һәм утыз яшькә җитеп, бер тапкыр да никах теркәмәгән кешеләр күбәйде. Демографик кризис 90 нчы елларга туры килә. Шуның аркасында күп илләрдә үлем очраклары балалар туу дәрәҗәсеннән күпкә артып китә. Гаиләгә ярдәм көнен булдыруның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаиләгә кагылышлы бик күп проблемаларга һәм кыенлыкларга юнәлтү һәм кризислы хәлдән тиз арада чыгу өчен иң кулай карарлар табу.
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр... Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр туры килде, алай да Чаллы, аннары Түбән Кама командалары безнекеләргә тиз бирелде, ә финалда мөслимлеләр дә "сынды". Шулай итеп, спортның бу төрендә кубок Чирмешәндә калды. Мөслим арканчылары - икенче, Түбән Кама командасы - өченче. Призлы урыннар алучыларга, һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырдылар. Суда йөзү буенча да якташларыбыз алга чыкты. Лашман егетләре бассейнда ничек тиз йөзәсен яхшы беләләр икән. Шушы командадан Равил Миһманов шәхси беренчелектә җиңүче. -Без мәктәп бассейнында еш шөгыльләнәбез, ярышларга да баргалыйбыз,- ди Лашман егете Тимербулат Билалов. Ул да йөзүдә елдан-ел остара баруын раслады. Кул көрәштерүдә Башкортстан, Октябрьск шәһәреннән килгән 25 яшьлек Руслан Бадукшановка тиңнәр юк иде. -Армспорт белән ике еллап шөгыльләнәм,- ди бүген кубок һәм башка бүләкләр алган спортчы. -Чирмешәндәге спартакиада хакында Чаллыда яшәүче абыем хәбәр итте, алданрак белсәк, монда күбрәк составта да килер идек. Татарстанда спортка игътибар көчле, сездә җиңү - зур дәрәҗә. -Кул көрәштерүдә катнашу өчен иң башта имтихан тотарга туры килде: егетләр дога да укыдылар, намаз уку тәртибен дә сораштык,- ди бу бәйге хөкемдары Рәмил Гыйматдинов. Башка бәйгеләрдән шактый озаккарак сузылган волейболда күршеләребез - лениногорскилылар, ә өстәл теннисында Сарман егетләре - җиңүчеләр. -Килүегез өчен зур рәхмәт. Мөселманнарның кем икәнен, булган халык икәнен, үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтегез,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйге кунакларын сәламләп. -Бер-беребезгә дус, ягымлы булыйк, бер-беребезне вакытында ялгыш адым ясаудан туктатырга тырышыйк. Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән килгән вәкил - мөфти урынбасары Илдар Баязитов бу ярышның күрешергә, араларны якынайтырга бер форсат булуын әйтте, оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәт җиткерде. Спартакиадада 140лап спортчы катнашты. Килүчеләр тагын да күбрәк булыр иде, тик алдагы төндә, иртән дә буран котырды. "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексына ярышка килгән кунак спортчыларны мәчетләребез вәкилләре көн буе табын яныннан да җибәрмәделәр. Кара Чишмәдән телеңне йотарлык тәмле коймаклар китерсәләр, Керкәле, Чирмешән һәм башка кайбер авыллар мәчетләре көче белән зур казаннарда пылау пешергәннәр, бәлеш тә өлгерткәннәр. Өстәлләргә әллә ничә төрле пирог, яшелчә куйдылар, чәй гел кайнап торды. Бик тырышканнар, Алланың рәхмәте яусын. Уеннарны бер бәхәссез оештырган хөкемдарларның гаделлеге, осталыгы да югары бәя куярлык. -Спартакиадага җыйнау әзерләндек, бик күп бүләкләр алдык,- ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Бу изге эштә өлеше булган һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре ирешсен. Мөхтәсибәт каршында оешкан яшьләр бүлеге өчен бүгенге чара үзенә күрә бер сынау да булды. Фаиз Билалов, Шәүкәт Хәйруллин, Хәким Мәссаров бу бүлекнең эшен җанландыру өчен бик активлар. ...Чирмешәндә булган спорт бәйгесендә катнашучылар һәр эшләрен "бисмилла" әйтеп башладылар. Бүген дә алар намазларын калдырмадылар, вәгазь дә тыңладылар, һәр җиңүләрендә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоюларын белдерделәр. Ярышның девизы да күркәм: "Ислам дине актив тормыш яклы, ислам дине террорга каршы!" Яшьләребез иманлы, белемле, максатчан, кыю, тәвәккәл. Алар көчле дә. Бездә узган спартакиада моны кабат раслады.
Биектау районы хуҗалыкларына 647 гектар бәрәңге алырга кирәк. Иң зур мәйдан - 250 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Инде беренче гектарлардан бәрәңге җыеп алынган. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә укытучылары белән бергә укучылар көн саен үз ашханәләре өчен продукция әзерлиләр. Узган якшәмбедә алар 50 тоннадан артык бәрәңге җыйдылар. Беренче сменада... Биектау районы хуҗалыкларына 647 гектар бәрәңге алырга кирәк. Иң зур мәйдан - 250 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Инде беренче гектарлардан бәрәңге җыеп алынган. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә укытучылары белән бергә укучылар көн саен үз ашханәләре өчен продукция әзерлиләр. Узган якшәмбедә алар 50 тоннадан артык бәрәңге җыйдылар. Беренче сменада бәрәңге чүпләргә 80 кеше чыкты, икенчесендә 67. Эш көннәрендә басуга сменалап 100 әр кеше чыга. Реклама "Икенче икмәк"не шулай ук "Ватан", "Татарстан" АФ җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә һәм фермер хуҗалыкларында да алалар. Дүшәмбегә тулаем җыем 213 тонна тәшкил итте.
Татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукай Кушлавыч авылында 1886 елнын 14 (26) апрелендә дөньяга килә. Анын әтисе, указлы мулла—Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев (1824—1886) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый. 1886 елнын август ахырында вафат була. 1890 елда шагыйрьнен әнисе Мәмдүдә Балтач районы Саена пүчинкәсе авылы мулласына янадан кияүгә чыга һәм улын үзе белән ала. 1955 елда Кушлавычта шагыйрьнен бронзадан эшләнгән бюсты куела (скульптор И А Новоселов). 1976 елда Тукайга багышланган музей ачылды. Флера Гыйззәтуллина Кушлавыч турындагы шигырен Габдулла Тукай белән бәйләп язган Аңа Луиза Батыр-Болгари көй иҗат иткән Бу шигырь юллары йөрәк кылларын тибрәтә: Куш каеннар шаулый Кушлавычта, Йөрәкләрне ялгый сагыш-моң. И. Кушлавыч, тәүге бишеге син Тукай моңы иңгән ятышның Кушымта: И, Кучилавыч. җырга юл ярганда Каеннарның чугын тарама Халык кичерешләре, тирән үкенечләре Сызлый йөрәктәге ярада Юлчыларның, якты хәтер фалы Кушкаенга кунар кошлар ич! Җырлап сулган ятим шагыйреңне Сагынасың, изге Кучилавыч Тукай җаны төсле үрсәләнеп Уза еллар көрәш гамендә. Гжыр.лардан әрнү саркып тора Каеннарның күз яшьләрендә Авыл атамасы тарихи-географик, географик-статистик чыганакларда еш очрый Алат юлы өстендәге бу авыл Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә искә алына Авыл атамасы И П. Ермолаев хезмәтендә 1676 елнын 24 июль датасы белән теркәлгән Д А Корсаков (1908) җыентыгында Кушлавыч авылы чишмә янына утырган дип телгә алына. Анда 89 йомышлы татар яшәгән Шунда ук—Кушлавыч пүчинкәсе дә искә алына, анда 18 йомышлы татар теркәлгән. 1761-1866 елларда үткәрелгән Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында Генераль ызанлау мәгълүматларыннан күренгәнчә. Кушлавыч авылында һәм Кушлавыч пүчинкәсендә йомышлы татарлар яшәгән А. Артемьев китабыннан < 1866) күренгәнчә, Кушлавычның 86 хуҗалыгында 384 ир-ат һәм 356 хатын-кыз исәпкә алынган, авылда мәчет эшләгән Кушлавыч авылы турында Н Н Вечеслав <1878) мондый мәгълүмат бирә Чишмә суы һәм коры чокыр янына утырган Кчшлавыч авылындагы 121 йортта 368 ир-ат һәм 342 хатын-кыз көн күргән Анда бер агач мәчет, кибет һәм тимерче алачыгы булган Кушлавыч авылы И А Износков китабында (1895) телгә алына. Анда 120 хужалык булып, ислам динендәге 411 ир- ат, 383 хатын-кыз яшәгән Халык бик тырышып умартачылык белән шөгыльләнгән 1898 елгы исемлектә Кушлавыч авылында татарлар яши дип искә алына К.П Берстель мәгълүматларына (1908) караганда, авылда барлыгы 798 татар кешесе яшәгән. Нажия Борһанова язуына караганда. Кушлавыч. Югары Сәрдә һәм Урга Сәрдә авыллары июнь аеның 17-20 көннәрендә Сәрдә жыены бәйрәм иткәннәр Жыеины икенче төрле Кушлавыч дип тә атаганнар ОЛЫ буын вәкилләре сөйләвенә караганда, борын заманнарда авыл урынына икс кеше килеп утырган. Аларнын берсе елганын бер як ярына, икенчесе икенче як ярына йорт торгызган. Тора-бара бер-берсснә бик нык ошаган ике урам барлыкка килгән һәм шуннан чыгып авылны Кушлавыч дип атаганнар Шуны да әйтеп китик. «Үзбәк энииклопедиясе»ндә «Кушлавыч» атамасы Кышлавыч рәвешендә бирелгән (Кышлак мәгънәсендә). Бу тирәләрдә элек урман булганлыгын елга-инеш атамаларыннан күрәбез Каенлы елга тирәсендә, билгеле инде, каеннар үскән Ылыс елгасы исеме елга буенда чыршы, нарат агачлары күп үскәнгә бирелгән. Баланлы елга атамасының да килеп чыгышы бик аңлаешлы. Кушлавыч авылы табигатьнең матур урынына. Габдулла Тукай язганча, тау башына салынган Ул Краена суынын ике ярына урнашкан һәм хәзер ике туры урамнан тора. Исемнәре Аргы як һәм Бирге як Элек авыл бик зур булган, урамнарын Эш урамы. Тегәрҗеп урамы. Түбән оч. Югары оч. Чүлмәк атавы дин йөрткәннәр. Хәзерге вакытта тулардан Чүлмәк агавы гына сакланып калган. Ул авыл читендә, тау башында. Элек бу атауда яшәгән халык чүлмәк ясаган, кызыл балчык ала торган урыннары әле дә билгеле Бу атауда сугышка кадәр 25 хужалык яшәгән, ә хәзер 4 хуҗалык калган Авылның Бирге як урамын сусыл коры елга кисә, ул Тимерче елгасы дип атала, чөнки елга башланган урында тимерче алачыгы булган Авыл эчендә Питрән чишмәсе һәм коесы бар Чардуган елгасының исеме бу елга янына бер юлчының күмелгән булуына бәйле Кабергә чардуган корылган һәм коры килгән елларда әбиләр, шул кабер янына барын, сәдака куялар, дога кылалар һәм Ходайдан янгыр сорыйлар. Җырлы елга ташлар1а бәрелеп монлы авазлар чыгарып акканга шулай йөртелә Кишет елгасы-шул исемдәге авыл ягыннан агып килгән өчен шулай аталган. Баткак елганын бу исеме тирәсе сазламык, юеш булып торган өчен бирелгән Чукрак елгасы чукракланган Зиннәтулла абзый ое янәшәсеннән үткән Авыл басуыннан Сыер, Үгез. Кече су елгалары һ 6 ага Авылда, тау астында Тукай чишмәсе дип аталган чишмә бар Кунакка! килүчеләр бу чишмәгә күз салмыйча китмиләр Авылда тагын Котый чишмәсе бар Аны Хөснетдин исемле кеше карап һәм чистартып торган Халык Хөснетдин исемен кыскартып Котый дип атап йөртә икән Авыл кырыендагы болынлыкны Яшелчә бакчасы дип йөртәләр, элек анда бакча булган Казан арты районнарының гоньиктарак урнашкан һәр авылында диярлек чирмеш, әкәйләр белән бәйләнешле атамалар бар. Кушлавыч авылында да чирмеш каберләре дип аталган урыннар халык хәтерендә саклана. Авыл эчендәге зиратта Габдулла Тукай этисенсн кабере бар. Авыл халкы кабергә таш куйган һәм чардуган корган, аны даими карап торалар Кушлавычта мәдәният йорты, медпункт, элемтә үзәк-, балалар бакчасы, китапханә бар. күмгән түгел генә башлангыч мәктән төзелгән, хәзер унбер еллык мәктәп салынып беткән. Мәктәп элек мәчет бинасына урнашкан булган Хәзер авылла яна мәчет җиткерелгән. Казанның Насыйри урамында (19а йорт) М Вәлишин йорты бар Мәрждни мәчете динарлары белән әйләндереп алышан ике кат 1ы агач йорт \1\ гасыр уртасында М Вәлишин тарафыннан төзелгән. 1872елдайорт хуҗасы Захарьсв урамы сызыгында (архитектор Шмлков проекты буенча) беренче катында кибет урнашкан ике катлы кирпеч флигель төзеткән Мифтахетдин Вәлишин (1811 — 1904) чыгышы белән Казан өязенең Кушлавыч авылыннан (Татарстанның хәзерге Арча районына керә) булган, икмәк һәм бакалея товарлары белән сату иткән. 1870 елда ул һәм сәүдәгәр Г. Абдуллин яңа татар бистәсендә кирпечтән мәчетләр төзелешенә матди ярдәм күрсәткән. Сәүдәгәрнең улы Мөхәммәт Вәлишин (туган елы—16.09.1881) 1915 елда Г Кармев чакыруы буенча «Сәйяр» труппасында актер булып эшли башлаган. Әтисе вафатыннан сон мирас булып йорт анын милкенә күчкән. Кушлавыч авылы халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән. Халык әби-баба, ата-ана ята торган зиратны карап тора Анын тирә-юне койма белән тотып алынган, каберләр тазартыла, чардуганнар буяла. Караучысы булмаган олылар халыкның игътибар үзәгендә торалар. Ялгыз олыларны махсус хезмәт хакы түләп караучылар да бар Хезмәт хакын авыл хакимияте түли. Авыл халкы тырыш һәм унган. Тормышлары әйбәт, киләчәккә алар ышаныч белән карыйлар Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев Кушлавыч авылында туып үскән Күәм Авыл атамаларының һәрберсе диярлек чал тарихка барып тоташуы турында без әйттек инде Әгәр ономастика, топонимия мәгълүматлары тарих, этнография, археология, мифология, фольклор хезмәтләрендәге документаль информация һәм тел жәүһәрләре белән ныгытылып барылса, топонимның мәгънәсен ачу халыкның килеп чыгышын ачыклау өчен өстәмә материаллар бирә. Күәм атамасы да шактый серле һәм катлаулы бер дөнья тәшкил итә. Күәм авылы Әтнә районында, район үзәгеннән 7 чакрымда, тимер юл станциясе Коркачыктан—37, Казан шәһәреннән 78 чакрым ераклыкта урнашкан. Күәм— җирле үзидарә советы үзәге. Анын даирәсенә Әйшияз, Дусым. Җилгелде, Каенсар, Казак Үртәме авыллары керә. Атама тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка хезмәтләрдә телгә алына. Алат юлы өстендәге Күәм авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә (1602-03 еллар) Күәм авылы искә алына, анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. 1648 елның май ае белән Күәм атамасы И П Ермолаев хезмәтендә теркәлгән „ Д А Корсаков (XVIII йөз) авыл турында түбәндәге мәгълүматларны бирә. Иске Йомышлы Күәмдә 39 йомышлы татар, Яңа Йомышлы Күәмдә 255 йомышлы татар, Күәм авылында 48 йомышлы татар яшәгән А. Артемьев җыентыгында (1866) да Күәм искә алына. Пүчинкәдән башланган Күәм (Кубян с починка) авылындагы 274 хуҗалыкта 901 ир-ат һәм 886 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет булган. Күәм авылындагы 38 йортта 146 ир-ат һәм 132 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән Күәм Пүчинкәсенен 9 йортында 21 ир-ат һәм 14 хатын-кыз яшәгән Иске Күәмдә 12 йорт булып, анда 43 ир-ат, 39 хатын-кыз гомер кичергән, бер мәчет булган. 1898 елгы хезмәттә Күбәндә (шулай язылган) татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К П Берстель җыентыгындагы (1908) мәгълүматларга караганда, Күәм Пүчинкәсендә 566. Иске Күәмдә 67, Пүчинкәдән башланган Күәм (Кубян с починка) авылында 4128 татар кешесе яшәгән. Н Борһанова мәгълүматларына караганда, элекке заманнарда Күәм, Әйшияз (Әшиасты), Үртәм. Казак Үртәме, Күлле Киме, Жилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары халкы бергә җыелып июнь аенын беренче декадасында Калатау исемле җыен бәйрәме үткәргән. Күәм атамасы нәрсә аңлата сон? Исемендә нинди сер саклый бу авыл? И ке теллелек, ягъни татар һәм рус телләренең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы көчәйгән чорларда атамалар еш кына ике төрле итеп әйтеләләр һәм язылалар. Кайбер очракларда атаманын рус теле формасы борынгылыкны күбрәк саклаган булып чыга. Бу очракта русча Кубян атамасы борынгы формага якынрак Вакытлар үтү белән бу топонимның төзелеш калыбы бераз үзгәргән Куман ____________________________________________ кубан, коман-кобан сүпәренен, ягъни этнонимнарынын параллель төрдәшләре булып кулланылуы академик Мирфатыйх Зәкиев хезмәтләрендә карала ... Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып кергәннәрдер һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан—кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнардыр»,—дип яза ул. Кыпчаклар—һуннар яшәгән чорларга кадәр үк билгеле булган борынгы кабилә- кавемнәр. Европала аларны команнар дип атап йорткәннәр Европалылар бу кабмлә- каиемнәр турында һуннар, торклар һәм бәжәнәкләр чорыннан ук хәбәрдар булса кирәк Бу хәбәрдарлык Венгриядә Коман исемендә ике өлкә һәм Македониядә Коман атамасы алган шәһәр булуы белән дәлилләнә Гарәп галиме Идриси географиясендә (XII йөз) кыпчаклар җирендә Ак, Кара. Тышкы Кумания өлкәләре кара-каршы куела. Б А Рыбаков фикере буенча. Ак (Көнбатыш) Кумания Днепр һәм Днестр елгалары ярындагы күчмә кыпчак кавем-кабиләләр җирен берләштергән. Кара Куманиянен үзәге Төньяк Донец елгасы булган Әхмәт Булатов язуына караганда, кыпчакларның бер варисы булган нугайларны морлва-эрэәләр кубан, губин, губан (коман) дип атаганнар. Мирфатыйх Зәкиев аларны кыпчак культурасын дәвам итүчеләр, гадәти төрки телдә сөйләшүчеләр һәм татар-мишәрләр арасына кушылып эрегәннәр (ассимиляиияләнгәннәр) дип карый Куман—кобан этнонимнары төркиләр элек һәм хәзер яшәгән урыннарда шактый күп очрый Элекке Казан өязендәге Кубан —Чур дигән авыл хәзер Плаксиха дип атала Бу ояга тагын Зоя суынын сул кушылдыгы Гобенә (Кубня) атамасы да керә Самара өлкәсендә татар авылы Губан-күл (Кубань куль). Ука суы бассейнында Коман күле, Кобан чокыры. Ульян өлкәсендә Губань авылы. Россиянен көнчыгышында һәм Төньяк Кавказда Кубань елгалары, Осетия һәм Аджария республикасында Кобан авылы. Әзәрбәйжаннын. Жәлилабад районында Команлы авылы бар Төньяк Осетиянен Кобан тарлавыгында Кобан исемле авыл билгеле Бу авылда Бикмурзаев. Татаров. Кангимсров. Апаен һ. б. фамилияләр күп очрый Осетия топонимиясен җентекләп өйрәнгән А. Цагаева бу атамаларны» коман этнонимы белән бәйләнгән булуын бик күп мәгълүматлар белән дәлилли «Тарихтан билгеле булганча, -дип яза А. Цагаева, —Кубанда, Зеленчук районында хәзерге осстиннарнын бабалары төрки кавем-кабиләләр белән бергә күрше булып яшәгәннәр һәм бу этнонимны аларлан кабул иткәннәр» Кумамда һәм Олы Куманда атамалары Таулы Алтаймын төньяк-көнбатыш районнарында, Украинада, Молдованы» төрки гагауз халыклары яши торган җирләрендә очрый. Джованьолинын «Спартак* романында «Коман юлы» дигән агама телгә алына. Димәк, ӘТНӨ районындагы авыл атамасы Күәмнен тарихы тирәнгә китә Авыл утырган урын бик матур. Аны икегә бүлеп Күәм суы ага Анын ярларын бөдрә таллар бизи. Жәй көне ул каз-үрдәк белән тула, балаларнын шат тавышына күмелә. Кояш чыгышында Таңатыр исемле агачлык күренеп тора Бу урынны гөмбә җыючылар бик ярата. Авыл тирәсендә, ямь өстенә ямь өстәп. Чупай. Шәриф. Шомыртлы яки Үртим. Дусым, Арты күпер. Бирге күпер, Усаклы күпер. Күсәкәй. Танатыр. Кала асты. Казаклар. Татлы бай. Каенлык. Жалбәк. Балчык базы Ишчура. Коры елга. Күәм Казаклары, Шәриф һ б исемле елгалар ага Тирә-юнендә печәнлек, җиләклек Табигатьнең бу матур почмакларына килсән. моннан кайтып китәсе дә килми Авыл читендә Кала асты дигән урын бар Анда изге кешеләр күмелгән дип сөйлиләр Яныннан Изгеләр чишмәсе ага Һәр җәйне бу урынга аби-бабалар килә, изгеләргә дога кылып, сәдака калдыра, чишмәсеннән су алып эчә Элек монда кала булгандыр дигән фикер яши Авыл читемдә Казаклар дип йөртелгән елга һәм зират бар БУ тирәдә үз җирләре, үзәннәре, болыннары булган кечерәк кенә Казаклар авызы урнашкан булган Ана казак хезмәте итеп кайткан татар кешесе нигез салган дип сөйлиләр Авылда Моталлап исеше дан тоткан бай булуы да билгеле Колхозлашу елларында алар берничә урам булып Күәмгә кушылганнар Хәзер бу урамнар юк ул урынла ферма калкып чыккан Елганы һәм зиратны Казаклар исеме белән атап йөртәләр Авызда тагын бер истәлекле урын —Кәҗә гау башы Анын үзенә күрә тарихы бар Сугыш елларында барлык ирләр дә сугышта була Газизә исемле хатыннын берсеннән-берсе кечкенә алты баласы һәм бер кәҗәсе була Я> җитә Кәҗәгә ашатырга иске печән күптән беткән, ә янасы үсмәгән Гази ы үзән чыга башлаган калкулыкка кәҗәсен арканлый да. арба гартын район үзәгенә китә, ә балаларына кәҗәгә күз-колак булырга кушып калдыра Балаларының өлкәненә дә 9 яшь кенә була. Алар уен белән мавыгып кәжәне бөтенләй оныталар. Ә әниләре районнан төнлә генә кайта. Бу вакытта кәжәдән җилләр искән—бер явызы урлап киткән була. Ятимнәр көн саен тауга менеп кәжә эзләгәннәр.. Хәзер бу тирәләрне сөргәннәр. Олылар аны әле дә Кәжә тау башы дип атап йөртәләр. Авылдан ерак түгел генә, яна ай туган төнне көзге кичләрдә, кышкы бураннарда кешеләрнең башын әйләндереп, адаштырып йөртә торган тау итәге бар. Аны Айтуган тау итәге дип атаганнар. Бу тирәләрдә таза хәлле бик тату гаилә яшәгән. Аларнын татулыгына күпләр көнләшеп караган. Тавышлы гаиләләргә һәрчак аларны мисал итеп китергәннәр. Көннәрдән бер көнне, яна ай туган көнне бу гаиләне үтереп чыгып киткәннәр. Моңа күпләр шикләнеп караган һәм халык моннан күчеп киткән. Яна ай туган вакытларда бу тирәдән үтеп китәргә курыкканнар Юлы төшеп үткән юлчыларны гөнаһсыз үтерелгән кешеләрнең рухы һәрчак яна ай туган төнне алаштырып йөртә икән. Авыл тирәсендә Жәмилә, Гарәфи. Чеберди. Чупай, Танатыр, Ишчүрә һ. б. чишмә- миләүләр ага. Каенсар авылы белән ике арада Чирмеш тау башы дигән урын бар Чупай тау башы дип аталган җиргә Чупай исемле кеше килеп утырган. Имәнсәр, Каенсар дигән җирләрдә элек имән һәм каен агачлары күп үскән. Тун ышна, Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора. Олылар сөйләвенә караганда, элек өч туган үзләренә йорт төзү өчен жир урыны сайлаганнар. Туганнарның берсе: «Әнә мин теге ялтырап торган җирдә урнашам»,— дигән дә. кояш нурларында ялтырап торган тау башына күрсәткән Шуннан бу тауны Жылтырый тау башы дип йөртә башлаганнар Авылда җылтырыйлар нәселе әле дә бар. Ике калкулык арасында Жаббар атлы кешенең имана җире булган, һәр яз саен ике тау арасында ястык кадәр җирдә генә кар калгач, ул кеше җир сукаларга керешкән. Бу басу шуннан Жаббар ястыгы исеме алган. Элеккедән калган гадәт буенча, колхоз хәзер дә Жаббар ястыгында ястык кадәр генә кар калгач, җир сукаларга тотына һәм язгы чәчүгә керешә. Авылдан читтәрәк Хәсән күле дигән җир бар. Бу җирләр элек куе кара урман булган. Шушы урман арасында кечкенә генә алан һәм анда бер бик матур күл җәелеп яткан. Күлгә яз саен үрдәкләр һәм кошлар кайтканнар. Аның тирә-юнендә таң атканда сандугачлар сайраган. Шушы күл янына ике бертуган Хәсән белән Хөсни килеп чыкканнар һәм шушында төпләнеп калырга уйлаганнар. Бу урынны икесе дә бик яратканнар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, алар мин урнашам да, мин монда урнашам дип, ызгышып киткәннәр. Нәтиҗәдә, Хөсни Хәсәнне үтерә һәм күлгә ташлый, үзе бу җирдә яши башлый Ләкин никадәр генә тырышса да, ул монда мантый алмый Үлгән туганы аның гел исенә төшеп торган. Ахырда ул түзми, бу җирне ташлап еракларга китеп бара. Күп сулар аккан, буыннар алмашынган Әлеге матур күл көннән-көн кечерәйгән һәм кипкән. Янындагы агачлар да корыган Хәзер ул җирдә берничә агач кына үсә. ә Хәсән күле дигән исеме һаман халык хәтерендә саклана. Төнлә белән бер авылдан икенчесенә барганда. Хәсән күле яныннан үткән кешеләр адашып та йөри дип сөйлиләр. Олылар хәтерендә тагын бер истәлек сакланган. Авылдан ерак түгел генә урынга бер урыс кешесе гаиләсе белән килеп урнашкан. Халык аны Иван дәдәй дип йөрткән. Ул тегермән корып җибәргән. Уңган тегермәнченең даны еракларга таралган Тирә- яктагы авыллардан анын тегермәненә он һәм ярма тарттырырга күп килгәннәр. Иван дәдәйдән көнләшүчеләр дә булган. Иваннын Ибраһим исемле дусты һәм ярдәмчесе була. Бервакыт Иваннын тегермәненә кайсыдыр явызы көнчелектән ут төртә. Ибраһимның сизгерлеге белән тегермәнгә әллә ни зыян килми. Төзәткәч, тегермән тагын көйләнеп китә. Язнын матур бер көнендә Ибраһим дусты Иван янына килә. Ишегалдына килеп кергәч, ул тынлыкка гаҗәпләнеп тора Ишек кага, ачучы булмый Ишекне төртеп караса, ул ачылып китә Ибраһим өйгә керсә, үз күзләренә үзе ышанмый. Иванны, хатынын һәм алты баласын суеп чыгып киткәннәр Ибраһим барып бишектәге имчәк баласын карый, ләкин бала булмый Ул ишегалдына чыга. Тегермән ташы астында сабый биләнгән ак биләүне күреп ала Нарасыйның өстенә тегермән ташы бастырып киткән булалар Иваннын гаиләсен җирләгәннән сон, Ибраһим дусты истәлегенә һәм гөнаһсыз сабыйлар төсе итеп шушы урынга шомырт агачлары утырта. Шомырт агачлары күп еллар буе ап-ак чәчәк атып утырганнар... Хәзер бу урында тегермән дә. шомырт агачлары да юк Ә халык хәтерендә тетрәндергеч шушы вакыйга һәм Шомыртлы тегермәне дигән атама сакланып калган Бу урын хәзер басу уртасындагы яшел чирәмле үзән Аны сукаламыйлар, иген чәчмиләр. Көрәк белән казысалар. көрәк сына, сука керми, имеш, дип сөйли авыл халкы бу урын турында Күәм авылы зур, бер башыннан икенче башына кадәр өч чакрымга схэыла. Революциягә кадәр авылда дүрт мәчет һәм дүрт мәхәллә булган Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. 1930 елларда мәчет манаралары киселгән Бер мәчетне мәдәният сарае итеп калдырганнар Башкалары юкка чыгарылган Авыл халкы чыпта суккан, чабата үргән, мунчала ясаган, такта ярган, чана, ат дирбияләре һәм кисмәкләр ясаган Бу кирәк-яракны хатык базарга чыгарып саткан Моннан тыш акча эшләү өчен читкә—Казанга. Әстерханга һәм шахталарга киткәннәр Күәмдә базар эшләгән. Анда утын. ит. май, мал-туар. чана, чабата, себерке кебек кирәк-яраклар сатылган. Авылда алты җил тегермәне һәм ике су тегермәне булган. Күәм авылы Иске авыл. Югары оя. Яна урам. Тәтлек урамы. Баш аяк. Аргы як. Түбән оч дигән өлешләргә бүленә Күәмдә 300 хужалык исәпләнә. Авылда китапханә, зур мәдәният йорты, унъллык мәктәп, медпункт һәм багалар бакчасы бар. Хәзерге вакытта авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яна кибетләр эшли, пекарня һәм мәчет төзелгән Авыл янара. яшәрә һәм үсә Күәм күп кенә югары белемле укытучылары, җир белгечләре, инженерлар, хәрби белгечләре һ.б белән дан тота. Язучы Самат Шакир, биюче Габярахман Сатимои республика күләмендә билгеле шәхесләр Мәктәптә авыл тарихына багышланган музей бар Анда укучылар тарафыннан җыйналган борынгы әйберләр урнаштырылган Авыл тарихына багышланган альбомнар тутырылган, күренекле авылдашларның рәсемнәре куелган Музей яна экспонатлар белән тулылануын дәвам итә Мәдәният йорты бик матур игеп төзелгән булган Кызганыч, игътибарсызлык аркасында, кышка җылысыз калып торбалары шартлаган һәм. ягылмаганга күрә, стеналары чатнап аерылган, түбәләреннән су үтеп ул хәрабә хәленә килгән дип ишеттек Авылда биш зират бар: Казаклар зираты. Иске зират. Изгеләр зираты. Башаяк зираты һәм Яна зират Халык зиратларны карап һәм чистартып тора. Күәм халкы ачык йөзле, кунакчыл Гадел лә. шул ук вакытта кырыс та була белә Яшьләр хәзер авылда кала. Авылның киләчәге өметле Күәм авылына багышлап шагыйрь Самат Шакир сүзләренә Сари СадыЙкова кой язган Прозаик һәм шагыйрь Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) шушы Күәмдә туып үскән Авыл халкы ялгыз яшәүче олыларны хөрмәтли, һәрдаим ярдәм итеп тора. Аларга колхоз идарәсе һәм авыл хакимияте матди ярләм күрсәтә Авыл халкы бер-берсенә күбесенчә гадәти кушаматлар кушкан аю. бүре, куян чокыр, мунча, каеш, үти, бака, сандугач, сыерчык, чәүкә, шекә. му иын. сары сакал, сары май, метри, оч колак, тана колак, әләү. әхли. чулак, бәби, анрак. карсак һ. б.
Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы урынбасары Альбина Свинцованың Мәскәү янындагы Котельникидагы фатирына бурлар төшкән. Чиновник ханымның 200 мең евросын чәлдергәннәр, дип хәбәр итә ТАСС. Караклар башта губернатор урынбасарының ире Юрий Свинцовны тукмаганнар, аннары 200 мең евроны алып, билгесез тарафларда югалганнар. Хәбәр итүләренчә, алар өчәү булган, барысы да коралланган. Әлеге вакытта бу хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. ЧП урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Моңа кадәр дә гыйнвар аенда билгесез адәмнәрнең Русия космонавты Олег Новицкийның фатирына кереп, 815 мең сум акчасын, 4 пар кыйммәтле сәгатен һәм травмат пистолетын урлап чыгулары турында хәбәр булган иде. Караклар йоклап ятмый, җәмәгать. Сак булырга кирәк. Фото: Lenta.ru Чыганак: Lenta.ru Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
*Ишек шыгырдый башласа, күгәненә машина мае сөртәләр. Ләкин иң элек ишек астына чөй кыстырып, азрак күтәртегез. Аннары күгән аралыкларына берничә тамчы май тамызыгыз. Карандаш грифеле дә бик әйбәт. *Ишек үзеннән-үзе ачыла яки ябыла икән, күгәннәр дөрес беркетелмәгән дигән сүз. Ишек ачылып китә торган булса, өске күгән астына катыргы куялар. Ишек... ❮ ❯ *Ишек шыгырдый башласа, күгәненә машина мае сөртәләр. Ләкин иң элек ишек астына чөй кыстырып, азрак күтәртегез. Аннары күгән аралыкларына берничә тамчы май тамызыгыз. Карандаш грифеле дә бик әйбәт. *Ишек үзеннән-үзе ачыла яки ябыла икән, күгәннәр дөрес беркетелмәгән дигән сүз. Ишек ачылып китә торган булса, өске күгән астына катыргы куялар. Ишек ябылып китсә, катыргыны аскы күгәнгә кыстыралар. Ишек идәнгә тия башласа, күгән араларына алка кыстырып, майларга киңәш ителә. Бу да ярдәм итмәсә, тупса-күгәннәрне бераз күтәрергә туры киләчәк. *Идән сыдырылмасын дисәгез, өстәл, урындык, диван аякларына киез аслыклар ябыштырып куегыз. *Ә идән шыгырдаса? Ул чагында идән ярыкларына тальк сибегез. Даруханәләрдә сатыла ул. Тальк идәнгә тия күрмәсен, аксыл тапларны бетерүе кыен булыр. * Мебельләрегездә (шкаф, өстәл, сервант) тырналган, сыдырылган эзләр булса, аптырап калмагыз. Шул төстәге аяк киеме кремы алыгыз да сыдырылган урынга сөртегез. Ә аннары постау белән ышкып ялтыратыгыз. *Өстәл өстенә кайнар чәйнек, чәшкә куйсаң, ак таплар барлыкка килә. Моннан ничек котылырга? Тап бик тирәнгә китмәгән булса, ул урынны спирт белән ышкыгыз. Кибетләрдә җиңел машина кузовларын ялтырата торган махсус пасталар сатыла. Аны да кулланырга мөмкин. Чүпрәкне паста белән чылатыгыз да, әйләнмә хәрәкәтләр ясап, тапны яхшылап сөртегез. Тапның эзе дә калмас. *Су алганда бердәнбер ачкычыгыз коега төшеп китте, ди. Нишләргә? Югалып калмагыз, бауга магнит кисәге бәйләп, ачкычыгызны тартып алыгыз.
Яла һәм гайбәт тарату, мыскыл итү, рәнҗетү характерындагы административ эшләр прокуратура тарафыннан кузгатылып, җәмәгатьчелек судында карала. Бүгенге көндә мондый характердагы эшләргә игътибар артты. Уйламыйча әйтелгән, нахак сүзләр өчен штрафларның бәясе дә саллы. Шеңшеңәр авылында яшәүче Фәрит Мөбарәкшин башкалар янында авылдашы, күршесе Роза Гарипованы «МТЗ-80» тракторын яндыруда гаепли. Зыян күрүченең аңлатуларыннан күренгәнчә, 27нче апрель көнне 9 сәгать 30 минутта үзләренең хуҗалыкларыннан 200 метр читтә төтен күрә. Утны сүндерергә теләп, Р.Гарипова күршесенә тракторга ут кабу куркынычы бар, дип хәбәр итә. Якынча 11 сәгатьтә трактор янындагы салам эскерте яна башлый. Сәгать бишенче яртылар тирәсендә Гарипова эштән кайта һәм тормыш иптәше белән янгын булган урынга юнәлә. Бу вакытта анда авыл җирлеге башлыгы Р.Галиев, янгын күзәтчелеге инспекторы И.Шәйдуллин, гараж мөдире Р.Һадиев та була. Шунда Фәрит Мөбарәкшин җыелган кешеләр янында Розаны гаепли. Баксаң, Гарипованың чүп яндыруы нәтиҗәсендә ут тракторга күчә. Нахак сүзләрдән Роза начар хис итә һәм аңа шәфкать туташы чакыртырга мәҗбүр булалар. Фәрит Мөбарәкшин белдерүенчә, күршесе (Гарипова) аңа «МТЗ-80» тракторы януы турында көндезге 10нар тирәсендә хәбәр итә. Чүплектән ут салам эскертенә, ә эскерттән тракторга күчүе, ә кем ягып җибәрүе турында белмәвен әйтә. Күрсәтмәләрдән күренгәнчә, Фәрит Мөбарәкшин гайбәт сүзләр сөйләп, икенче бер затның намус һәм дәрәҗәсен төшерә, чит кешеләр янында аны түбәнсетә. Әлеге гамәлләре өчен ул административ җаваплылыкка тартылды. Нинди генә хис-тойгылар кичерүенә карамастан, адәм баласы кешене мыскыл итәргә яки аның хакында гайбәт сөйләргә тиеш түгел. Дөреслекне торгызу өчен хокук саклау органнары бар. Кемнең гаепле, кемнең юк икәнен алар билгели. Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Бүген МР хакимияте утырышлар залында район оешмаларының профсоз хезмәткәрләре утырышы уза. Көндәлек проблемалар һәм аларны хәл итү юллары каралачак. Ханымнар ярышты Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район хатын-кызлар фестивале узды. “Спорт фестивале миссы-2017” исеменә үзенең яшь категориясендә коллегабыз Алия Вахитова лаек булды. Читайте нас в Башкортстан Республикасы Фёдоровка районы муниципаль районының иҗтимагый-сәяси гәзите Оештыручы: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасы "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
Аралар ерак булуына карамастан, татар яшьләре төрле төбәкләрдә үз мәдәниятләрен үстерәләр. Менә Уфа шәһәрендә дә 12нче ноябрь көнне New York Coffee антикафесы Уфа һәм тирә-яктагы төбәкләрнең татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. «Аулак Уфа» – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыру мәсьәләсе буенча БДУ һәм УДАУ студентлары, Мухамадиева Альбина, Зарипова Җәмилә һәм Гильданова Альбина эш башкарды. «Уфада татар җанлы яшьләр шактый, һәм шунысы аяныч: аларның күбесе бер-берсен белми. Безнең проектның төп идеясы, максаты – Уфа шәһәренең татар яшьләре өчен шушы мәйдан булдыру. «Аулак» – ул тулысынча безнең инициатива һәм аның башында бер иҗтимагый оешма да, иганәче дә тормый. Әлбәттә, алар булса, проект үз үсешен тизрәк алыр иде, һәм аның даирәсе дә киңәер иде. Беренче татарча квартирник, без үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте. Һәр килгән егет-кыз рәхәтләнеп үз телендә аралашты, үзенә яңа дуслар тапты, «ачык микрофон» кысаларында үз сәләтен күрсәтте, гомүмән, күңелле ял итте», – дип әйтеп үтте Җәмилә Зарипова. Беренче татарча квартиникның махсус кунагы, YouTubе йолдызы Илнар Шарафутдинов, үзенең кабатланмас тавышы белән барлык килгән кунакларның игьтибарын яулады. – Татарча квартирник турында ишеткәч, белгәч, синең иң беренче уйларың нинди булды, Илнар? – Барыбыз бергә җыелып, рәхәтләнеп үз телебездә аралашып,чыннан да күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге барлыкка килүенә, мин чын күңелдән шатландым. Кичәдә «ачык микрофон» булды, гитара һәм баян тавыш-моңнары яңгырады, яңа танышулар, кайнар чәй эчкән арада кызыклы аралашулар барды. Барлыкка килгән үзенчәлекле атмосфера антикафеның бүтән бүлмәләрендә утырган кунакларны да кызыксындырды һәм алар да ачык микрофонга чыктылар. – Бу квартирник беренче һәм соңгы түгел дип ышанабыз, Җәмилә, дөресме? Ышанычыбызны аклыйсызмы киләчәктә? – Әлбәттә, дуслар. Квартирникларны, якынча, айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проектыбыз дәвамлы булачак, һәм аның белән кызыксынучылар да артыр дип ышанабыз. Шунысы куанычлы, үткән квартирник беренче булса да, очраклы кешеләр килмәде. Бөтенесе дә үзебезнеке: туган телебез, шигырьләр, гитара, татарның инде ретро булган моңлы классик җырлары, «татар җанлылык» атмосферасы. Килегез, күрегез, катнашыгыз! Нәрсә көтергә бу проеттан киләчәктә? Анысы әлегә билгесез. Ләкин, шуны әйтергә кирәк, бу проект – татар яшьләрен берләштерү юлларының берсе һәм проектның ДЕМО версиясе уңышлы үтте дип әйтсәк, ялгышмабыз. Афәрин, дуслар!
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен һәм белгечләрне берләштергән эшче төркем чираттагы тапкыр урынга чыкты һәм бу юлы Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә узган хакимият көнендә катнашты. Чара биләмә үзәгенең мәдәният йортында күп халык катнашлыгында үтте. Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелышның көн тәртибе белән таныштырды, бүгенге очрашуның максатларын аңлатты, авыллар халкына үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне биредәге хакимият вәкилләренә, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә җиткереп, күзгә-күз карашып аларга җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырды. Гадәттәгечә, былтыр шушы форматта очрашудан соң үткән чордагы биләмәдәге хәлләр, башкарылган эшләр турында Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов җентекле хисап тотты. Бүген биләмәгә караган өч авылда барлыгы 1047 кеше яши, ел эчендә 7 бала туган, төрле сәбәпләр белән 17 кеше якты дөньяны калдырып киткән. Эш яшендәгеләр 527 кеше, 18 яшькә кадәргеләр 170, 310 пенсионер исәпләнә. Биләмәдә 2 гаилә имин тормыш алып бармый, социаль хәвефле 2 гаилә бар, 22 гаилә күп балалылар исемлегендә. Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Калмашбаш урта мәктәбе, балалар бакчасы, 3 фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, күптән түгел эшчәнлеген аякка бастырган Иске Биккенә авылы клубы, почта элемтәсе бүлекчәсе, Саклык банкы филиалы, авыл китапханәсе биләмәдә яшәүчеләргә көндәлек хезмәтләр күрсәтә. Барлыгы 6 сәүдә ноктасы азык-төлек…һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итә. Мәдәни учак тергезелү узган ел азагында Иске Биккенә халкы өчен олы бәйрәмгә әверелүе турында гәзитебездә язып чыккан идек инде. Биләмә башлыгы белдерүенчә, хәзер аның буш торганы юк, һәр көн диярлек нинди дә булса чара оештырыла һәм халык бик теләп йөри дә икән. Рәвис Сабитов җитәкләгән мәдәнит йорты чын-чынлап авыл халкының яраткан урынына әверелергә өлгергән. Азат Шәфигулла улы мондый хәстәрлек өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм аның урынбасарларына ихлас рәхмәт җиткерде, артабан да бәләкәй авыллар проблемаларына игътибар зур булачагына ышаныч белдерде. Артабан ул биләмәдә үткән ел барышындагы төзү-төзекләндерү эшләренә тукталды. Төрле дәүләт программаларына таянып, бу җәһәттән шактый күләмле эшләр башкаруга ирешкәннәр, нәтиҗәдә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшыра төшкән. Әйтик, Җирле инициативаларны хуплау программасын алыйк. Аңа нигезләнеп, 2016 елда Калмашбаш авылы мәдәният йортын яхшылап ремонтлаганнар, 2017 елда бу программа ярдәме белән Иске Биккенә зираты коймаланылган, 2018 елда Калмашбашта су алу башнясын яңартканнар, 2019 елда биләмә үзәгенең күп өлешендә суүткәргеч линиясе яңартылган. Быел да программа ярдәмендә зур күләмле эш башкарып чыга алачакларына өметләре зур, аңа тиешле документлар тутырылган, әзерлек эшләре тулы куәтенә дәвам итә. “Эшлекле гамәләр” проекты белән дә күп проблемалардан арына алганнар. 2018 елда Калмаш елгасы аша күперне ремонтласалар, 2019 елда биләмә үзәгендә Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелиск төзекләндерелгән. Бу максатта 310 мең сум ярдәм алганнар. Республика бюджеты бүлгән 533 мең сумга Иске Биккенәдә Яшьләр урамында юл төзекләндерелгән, 23 каты көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары сатып алуга 323960 сум тотынылган. 232098 сумга 11 контейнер мәйданчыгы булдырылган. Юл хәрәкәтен көйләү өчен проект эшләренә 90000 сум юнәлтелгән, 21500 сумга тукталыш павильоны алып урнаштырганнар. Калмашбаш һәм Кашкар зиратларына ритуаль кирәк-яраклар саклауга 2 будка сатып алынган. Иске Биккенәдә Тынычлык, Калмашбашта Елга урамнарын төнлә яктырту системасын ремонтлау өчен 310702 сум акча тотынылган. Быелга да планнары зурдан икән. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә әйләндереп каплатмалы эттергеч җайланмасына һәм роторлы чапкычка ия “МТЗ-82” тракторын алырга исәп тоталар. Әйтелгәнчә, әле конкурста катнашуга документлар әзерләнеп бетеп килә икән. “Эшлекле гамәлләр” проекты белән 315000 сумга балалар мәйданчыгына ия булырга ниятлиләр. Иске Биккенәдә республика бюджеты ярдәмендә Яр буе урамына юл өслеген ремонтлауга 326000 сум бүленәчәге мәгълүм. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән Калмашбашның ике урамында караңгы мәлдә яктыру системасына капиталь ремонт үткәрмәкчеләр Кашкарда зират коймасы тотарга, Иске Биккенәдә 100 метр озынлыкта фельдшер-акушер пункты тирәли койма тотарга җыеналар. Боларның һәммәсенә дә әзерлек бара, алардан тыш башка чыганаклар ярдәмендә тагын шактый күп эшләр башкарырга исәпләре бар. Азат Шәфигулла улы мондый эшләрдә даими хәстәрлекле ярдәм өчен муниципаль район хакимияте, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчеләренә, иганә ярдәме күрсәтүчеләргә, эшләр үзәгендә кайнаучыларга ихлас рәхмәт белдерде. Артабан ул быел көтеләчәк олы вакыйгаларга әзерлек барышы турында сөйләп үтте, авыллар йөзен, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә эшләр тукталмаячагын вәгъдә итте, имин тормышта яңа хезмәт җиңүләренә өндәде. “Һәркайсыбыз үз өлешебезне кертсәк, тормышыбыз тагын да яхшырак булачагы бәхәссез”, – дип тәмамлады ул чыгышын. Артабан узган чорда биләмәдә хокук тәртибен саклау, законсыз кылынган явыз гамәлләргә юл куймау, халыкны явыз ниятле мут кешеләр тозагынан курчалау җәһәтендә күрелгән чаралар турында полициянең участок уполномоченные Борис Рәиф улы Галиев, республикада, районыбызда һәм биләмәдә янгыннарга каршы көрәш турында әлеге хезмәт җитәкчесе Азат Нурихан улы Сәитов, быел көз үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек барышы турында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, каты көнкүреш калдыкларын туплап утильләштерү мәсьәләләре буенча “Экология Т” җәмгыятенең төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов, пенсияләр һәм пособиеләр тәгаенләп түләүдә Русия законнарына кертелгән яңалыклар турында РФ Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина чыгыш ясадылар. Халык белән күзгә-күз карашып аралашуда күп сораулар бирелде. Калмашбашка керү юлын төзекләндерү, суүткәргеч линиясен төзеп бетерү, балалар бакчасын киңәйтү яки яңасын төзү, Кашкарда урам юлларын һәм күперләрне ремонтлау, суүткәргеч линиясен аякка бастыру, урамнарны караңгы мәлдә яктырту, үзәк урамнан аргы якка чыгу юлын биегәйтү һәм киңәйтү кебек сорауларның күпчелегенә урында ук җаваплар бирелде, аерым үтенеч-мөрәҗәгатьләр язып алынды, ныклап өйрәнелеп, хәл итү юллары билгеләнелгәч, халыкка хәбәр итәргә килешелде. Йомгаклау чыгышында Реканс Фәнил улы Ямалеев эшлекле җыенның үтә әһәмиятле булуын ассызыклады, башкарылганнарга тулы анализ бирде, киләчәктә биләмәдә нәрсәләр эшләнеләчәге белән таныштырды, булдырылган уңайлыкларны бергәләп сакларга, төзүтөзекләндерү эшләрендә бердәм катнашырга өндәде. Районыбызда алдагы чорда башкарыласы эшләр турында бәян иткәндә республика җитәкчелегенең эшлекле ярдәме эшсөяр чакмагышлыларның тормышкөнкүрешен артабан да яхшыртуга булышлык итәчәк, дип белдерде. Быел көтелгән илкүләм чараларда да бердәм катнашырга чакырып, һәркайсына иминлек, сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары теләде. Читайте нас в Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ 02 - 01387 от 5 августа 2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан. Главный редактор Амирханов Ф.Ф.
Русиялеләрнең яртысына – 49,4 процентына – акчалары бары тик ашауга һәм киемгә генә җитә. Моны Росстат мәгълүматлары раслый. Һәм андый гаиләләр азрак арткан да хәтта: үткән кварталда аларның саны 49,2% булган, дип хәбәр итә News.Ru. Ризыктан гайре берни сатып ала алмый, коммуналь түләүләрне дә авырлык белән генә русиялеләрнең 14,1% түли. Ә бу категория кешеләр азайган – елның беренче кварталында алар 15,2% тәшкил иткән. Ризыкка да акчалары җитеп бетмәгән русиялеләр саны да бераз кыскарган. Беренче кварталда бу сан 0,8 процент тәшкил иткән. Әле исә ул 0,7%. Ләкин бар да ул кадәр күңелсез түгел, җәмәгать. Ризык, кием һәм төрле товарлар ала алучы гаиләләр үсүен дәвам итә. Беренче квартал белән чагыштырганда бу сан 31,7дән 32,6 процентка кадәр арткан. Алар фатир я машина гына ала алмый. Ә менә күңелләре ни тели – шуны сатып алу мөмкинлегенә нибары 2,7 процент русияле ия. Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
Кышлатуның киеренке чоры бара. Ун айлык йомгаклары районның күпчелек хуҗалыкларында терлекчелек тармагы продукцияләренең, аларның һәркайсында үсеш мөмкинлекләре булса да, кимүгә таба баруын күрсәтте. Хәлне һәр терлекчелек коллективының тырыш хезмәте, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең оста эш итүе белән генә төзәтергә мөмкин. ❮ ❯ Күптән түгел баланс комиссиясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында ферма эшләренә, ул булырга өлгергән җентекле анализ ясалды. Барлык бишесендә дә - җитешсезлекләр бар, шулай ук продукция алу ны арттыру мөмкинлеге дә. Район башлыгы Рәмис Сафиулловның да карашы шундый: һәр хуҗалыкның үз үсеш планы булырга тиеш. Фермаларны үзгәртеп коруны, төзүне, продукцияләрне арттыруны, тармакның рентабельлелеген күтәрүне күздә тоткан үсеш. Фермаларда сөт үткәргечләр урнаштыру силос-сенаж траншеялары салу, булган сыер абзарларын үзгәртеп кору буенча максималь күләмдә рес­публика программасына керү бурычы куелды. Билгеләнгән чараларның барышына контрольлек итү максатларында иң түбән продуктлы фермаларда атна саен киңәшмәләр үткәрергә. Узган пәнҗешәмбедә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары "Родина"да булдылар. Тармакның бөтен нечкәлекләрен аңламаган кешегә дә сыерларның киңәшмә көнендәге кебек туйганчы ашатылмаулары һәм каралмаулары әллә кайдан күзгә ташлана, алар "зарлангандай" барсы да мөгрәп куйдылар. Хәер, хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьев та кышлату авыр булачак, траншеядагы азык та, салам да, бөртек фуражы да аз әзерләнде, кадрлар белән дә проблемалар бар, диде. Сөт булмаса - хезмәт хакы да юк Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков узган атнага анализ ясады. Тәүлеклек савым буенча "Сафиуллов" КФХ, "Колос" һәм "Авангард" элеккечә алда баралар. Арттырасы урынга, тулай савымны "Парадиз" (-277 килограмм­га), "Содружество" (-133), "Маяк" (-48) киметтеләр. Шул ук вакытта "Тетюшское" АХП, "Ш. И. Хөсәенов" КФХ һәм "Нур" агрофирмасы тулай савымны арттырды. Коллективларның куелган бурычларны үтәүгә мөнәсәбәтләрен җитештерелгән продукциянең сыйфаты буенча да бәяләргә мөмкин. Узган атнада "Маяк" һәм "Новая заря"да сөтнең товарлылыгын киметтеләр, ә "Татарстан"да ул район буенча иң түбән булып калды - 75 процент (район буенча 87). Үрчем алу йөкләмәсе дә үтәлмичә кала бирә. Пландагы 20 бозау урынына 4не генә алган "Маяк", "Парадиз" (10 урынына 2) тәнкыйть ителде. "Авангард", "Новая заря", "Сафиуллов" КФХ һәм "Содружество" уңай бәяләнде. - Барлык фермаларда тәртип урнаштырырга мөмкин, шул исәптән Кече Шәмәктә дә, иң мөһиме продукция җитештерергә һәм сатарга, - дип билгеләп үтте Евгений Курков. Өстәвенә, аграрчылар продукциясенә ихтыяҗ зур, бәяләре дә җәлеп итәрлек. Үсә баручы хуҗалыкларның субсидия алу мөмкинлекләре бар. Киңәшмәдә әйтеп үтелгәнчә, продукция алуны арттыру өчен барлык технологик процессларны үтәү зарур, шулай ук терлекчеләргә эшләү өчен яхшы шартлар тудыру да мөһим. Совет чорындагы эш тәҗрибәсен куллану да гөнаһ булмас - терлекчеләрнең хезмәтен матди хуплау турында аларны тулы мәгълүматлар белән тәэмин итү, чәй эчү бүлмәсе булдыру, анда мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар оештыру, агымдагы эшләрен тикшерү - һәм без шундый ферманы таптык. Тәҗрибәләре җитәрлек "Авангард" ҖЧҖ фермасына төшке саву вакытында килдек. Сыерлар сөт үткәргечтән аккан тавышка тыныч кына силос ашыйлар. Сыер савучыларның һәркайсы 24-25 сыерга хезмәт күрсәтә. Ферма мөдире Сергей Тураев атна са­ен алар эшенә анализ ясый, ә айлык нәтиҗәләрне бухгалтерия бел­гечләре чыгаралар. Ферма буенча иң күп сөт бирүче сыер Надежда Шу­ба­кина группасында. Аның Кудряшкасы тәүле­генә 25 литрга кадәр бирә. "Элек сөтне чиләкләр белән ташый идек, - дип искә ала 30 еллык стажы булган сыер савучы Раиса Николаева. - Хәзер күпкә җиңел, чөнки сөт үткәргеч фермада гына түгел, җәйләүдә дә бар". Терлекче Александр Борисов көн саен ат белән малларга азык тарата, кардага салам җәя, сыерларны һавага чыгара. "13 елдан бирле эшлим, шуңа да хезмәт көнем җайга салынган, Марта гына сынатмасын", - ди ул үзенең җигүле атына күрсәтеп. Әлеге дус коллективының тәҗрибәсе зур. Алмаш сыер савучы Галина Федотова гына икенче елын эшли. "Тиз өйрәндем, киңәшләрен биреп торалар", - ди ул. Үрчем алуга зур игътибар бирелә. Орлыкландыру­чы Надежда Меньшова бу айда 17 бозау алулары белән уртаклашты, ки­ләчәккә дә өметләре зур. "Хезмәт хакыбыз лаеклы, вакытында алабыз, эш шартларыннан да канәгать", - дип уртаклашты Елена Зубова. Аны хезмәттәшләре дә хупладылар. Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов фермада көн саен була, аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, һәрвакыт булыша, диләр алар. Безнең "кызыл почмакта"гы кыска гына әңгәмәбез тәмамланды, һәм сыер савучылар үз маллары янына ашыктылар, аларга салам җәелгән һәм печәне булган кардага һавага чыгарга вакыт җиткән. Рәсемдә (сулдан уңга): "Авангард" ҖЧҖ сыер савучылары Елена Зубова, Галина Федотова, Надежда Шубакина, Раиса ­Николаева, орлыкландыручы Надежда Меньшова.
Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар. Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Гомумән, нәтиҗәләр әйбәт. Иң югары 96 баллны Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илназ Шәфигуллин җыйган. Укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова. ❮ ❯ Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар. Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Гомумән, нәтиҗәләр әйбәт. Иң югары 96 баллны Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илназ Шәфигуллин җыйган. Укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова.
Район, шәһәр халкы арасында мошенниклар тарафыннан алдану очраклары булу сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы боерыгы белән район территориясендә «Сак бул, мошенник!» дип аталган акция игълан ителде. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара, искәрмәләр тарата. Мошенниклар турында даими кисәтү эше барса да, алар кармагына... ❮ ❯ Район, шәһәр халкы арасында мошенниклар тарафыннан алдану очраклары булу сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы боерыгы белән район территориясендә «Сак бул, мошенник!» дип аталган акция игълан ителде. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара, искәрмәләр тарата. Мошенниклар турында даими кисәтү эше барса да, алар кармагына эләгүче өлкән, тиз ышанучан кешеләр һаман очрый. 17 сентябрьдә шәһәрдә шундый бер очрак теркәлде. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызның домофонына шалтыратып, үзен социаль хезмәткәр дип атап, фатирына билгесез бер ханым үтеп керә. Өлкән кеше "Шатлык" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә патронажда булу сәбәпле, ниндидер начар гамәл турында башына да китерми. Кыска буйлы, кара чәчле, 35-45 яшьләр чамасындагы бу ханымны өлкән кешенең элек күргәне булмаса да, ачык итеп сөйләшүе белән ул аны үзенә җәлеп итә. Сүз арасында билгесез ханым әбинең саклык кенәгәсе турында сорый. Эчкерсез өлкән кеше аңа акчаларын саклык кенәгәсендә түгел, ә өйдә саклавын әйтә. Ханым исә акчаларны өйдә саклау ышанычсыз, әйдә, банкка салабыз, дип әбине күндереп, 60 мең сум акчасын алып чыгып китә. Үлемтеккә дип җыйган акчаларын бер билгесез кешегә биреп чыгаруын соңыннан аңлап алган апа аның артыннан подъездга чыгып карый, әмма инде ханымнан "җилләр искән" була. Бу турыда ул шунда ук күршесенә кереп сөйли һәм алар бергәләп полиция хезмәткәрләрен чакырта. Хәзер җинаятьчене эзләү эше бара. Полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә бу өлкән кеше мошенниклар турында социаль хезмәткәрләр, участок инспекторы тарафыннан да кат-кат кисәтелүен әйтә, тик бу хәлне үзе белән булыр дип уйламый. Подъездга эленгән "Үз-үзеңне алдатма!" дигән кисәтүнең мәгънәсенә әле яңа төшендем, ди ул. Чөнки 60 мең сум акча - пенсияне кысып, нәрсәнедер киюдән яки ашаудан чикләп җыелган сумма. Моңа охшаш социаль мошенниклык гамәлләре кабатланып тора, алга таба җиңел юл белән акча юнәтү кәсебенә керешкән "шома телләрдән" һәркемне сак булырга өндибез.
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты гамәлгә куела. Аларның икесе – «Башкортстан Республикасында экспорт үсеше», «Башкортстан Республикасында экспорт хезмәтләре» дип атала, һәм аларны БРның Тышкы икътисад мөнәсәбәтләре дәүләт комитеты контрольдә тота.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин «Башкортстан Республикасында экспорт үсеше» проекты 2024 елда 2 күрсәткечкә ирешүне максат итеп куя: – чималга һәм энергетикага кагылышы булмаган тауарларның экспорт күләмен 1,87 млрд. доллардан 3,83 млрд. долларга җиткерергә; – МСП субъектларының экспортерлар санын РЭС ны кертү нәтиҗәләре буенча 2.0, 651 дән до 1302 берәмлеккә күтәрергә. Былтыргы 5 ай белән чагыштырганда, чималга һәм энергетикага кагылышы булмаган тауарларның экспорты быел 14,4 ($ 701 705,9 мең) процентка арткан да инде. Мәсәлән, бу проект чикләрендә Башкортстан Хөкүмәте белән «Русия экспорт үзәге» АҖе арасында килешү төзелеп, Башкортстанга сынау рәвешендә Төбәк экспорт стандарты 2.0 (анда 11 РФ төбәге катнаша) кертелде. Аңа ярашлы, эшкуарлар акселерацион программаларда катнаша ала. Шулай ук Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспортка продукция җибәрү чыгымнарын субсидияләү программасы да кабул ителде. Мондый программа Русиядә берәү генә. Бу максаттан төбәк бюджетыннан 2019 елга 40 млн. сум күчерелгән. 9 компания 7 млн. сумнан артык субсидия алган. Чит илләрдә республиканың вәкиллекләре дә оештырыла. Июньдә Австриядә вәкиллек ачылса, ел азагына Төркиядә булдырылачак.
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Бөреледә уздырган зур киңәшмәдә сүз район хуҗалыкларының кырга чыгарга әзерлеге һәм алар алдында торган мөһим бурычлар турында барды. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен планнарны коллективларда тикшерергә һәм барлык агрочараларны кыска... Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Бөреледә уздырган зур киңәшмәдә сүз район хуҗалыкларының кырга чыгарга әзерлеге һәм алар алдында торган мөһим бурычлар турында барды. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен планнарны коллективларда тикшерергә һәм барлык агрочараларны кыска срокларда уздыруның төп максат икәнлеген аңлатырга чакырды. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары җитәкчеләре катнашты. Төп игътибар язгы чәчүгә әзерлекне үзара тикшерү нәтиҗәләренә багышланды. Һәр хуҗалык буенча видеоматериал һәм җитәкченең орлык, ашламаның күпме булуы, аларның ничек саклануы, кадрлар белән тәэмин ителеш, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге турындагы отчеты тәкъдим ителде. Гостехнадзорның Биектау бүлеге баш дәүләт инспекторы Илфар Әхмәтгалиев, күрсәтелгәннәргә аңлатма биргәндә җитешсезлекләргә тукталды, кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен саклау мәсьәләсенә аеруча игътибар бирде. Иң яхшы күрсәткеч - 30 балл - "Татарстан" Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтендә һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Язга тиешенчә әзерләнмәгән "Зарница" һәм "АгроторгСтрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләре борчу тудыра. ТР буенча Россельхознадзорның Биектау районара бүлеге филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов үсемлекчелек, шулай ук орлыкларны инкрустацияләү мәсьәләләренә тукталды. Орлыкчылыкка җитди, җаваплы мөнәсәбәт, инкрустацияләүгә яхшы әзерләнүгә мисал итеп "Серп и молот", "Правда", "Битаман", "Бөреле", "Каенлык" кебек хуҗалыклар аталды. Терлекчелек тә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров 2012 нче елның беренче кварталының төп күрсәткечләрен анализлады. Реклама Киңәшмә иң яхшы күр-сәткечләргә ирешкән хуҗалыкларны бүләкләү белән тәмамланды. Күчмә кубок "Татмелиорация-Агро"га бирелде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Битаман", "Татарстан" АФ" җа-ваплылыгы чикле ширкәтләре белгечләргә карата кызыксындыру чаралары күрү йөзеннән Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде. Рәсемдә: район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, ТРдагы Россельхознадзорның Биектау районара бүлеге филиалы начальнигы С.М.Сәлахетдинов, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры М.А.Җаббаров Бөреле мәдәният йортында үрдерелгән орлык үрнәкләре куелган стенд янында.
Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы? Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез. Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы? Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез. Безнең республиканы соңгы елларда бюджет дисциплинасы (керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә күпләргә үрнәк итеп куялар. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөклә-мәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Ягъни социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Агымдагы елда аерым статьялар буенча чыгымнар арттырылачак та. Бу аерым төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән генә түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле. Гадиләштереп әйткән-дә, Башкортстанга тиеш булып та үз вакытында гаделсезлек аркасында бирелми калган акчалар килеп җитте. Ничек кенә булмасын, бу – бик уңай күренеш. Гомумән, республика бюдже-тының керем өлеше 19,13 миллиард сумга арта һәм гомум сумма 182,27 миллиардка җитә. Дәүләт җыелышы-Корылтайның бюджет проблемаларын тикшергән комитеты утырышында бу хакта Башкортстан финанс министры урынбасары Наталья Калугина белдерде. Планлаштырылмаган сум-маның 16,488 миллиард сумы – “Система” акционерлар финанс компаниясе белән “Башнефть” арасындагы килешүнең компенсациясе (бу җәһәттән, ике оешманың судлашуы турында язган идек). Арткан сумманың 2,64 миллиарды федераль бюджет һәм фондлардан килгән акчалар. Монысының 1,4 миллиарды төбәк һәм муниципаль бюджетларны финанслауга тәгаенләнсә, 535,1 миллион сумы беренче балалары туган гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлтеләчәк. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгытуга 308,6 миллион сум бүленсә, коммуналь системаның инфраструктурасын камилләштерүгә 126,8 миллион сум карала. Шулай ук, модульле яңа фельдшер-акушерлык блоклары булдыруга – 105, дарулар белән өстәмә тәэмин итүгә – 75, коммерциягә карамаган оешмаларга – 30, авыл юлларын ремонтлауга 18 миллион сум бүләчәкләр. Әйткәндәй, узган елда Башкортстан Юл фондының күләме 16,27 миллиард сум иде (фондта беркайчан да бу кадәр акча булмады). Быел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирергә карар ителде. Әлеге 18 миллион сум исә тәгаен авыл юлларын тәртипкә китерү, яңаларын салу мөмкинлеген бирер дип ышаныйк. Хәбәр ителүенчә, алдагы өч елда, бюджетникларның хезмәт хакын арттыру, Башкортстанның йөз еллыгы уңаеннан яңа объектларны сафка бастыруга бәйле рәвештә, чыгымнар сизелерлек арта. Мәсәлән, хезмәт хаклары түләүне үстерүгә быел бер миллиард сум өстәмә кирәк булса, алдагы елда 8,7 миллиард сум таләп ителә. “Юбилей объектлары”на быел 2 миллиард сум сарыф ителәчәк. Быел, әйтик, 21 объект файдалануга тапшырылырга тиеш. Шулар арасында өч янгын депосы, берничә мәктәп һәм балалар бакчалары, Мәдәният сарае, поликлиника һәм башка социаль әһәмиятле инфраструктура объекты бар. Алдагы елда мондый объектларга – янә 4 миллиард сум, 2020 елда инде 5 миллиард сум бүлү күздә тотыла. Агымдагы елда бюджет дефицитын кыскартуга 8 миллиард сум тотынылачак (дефицит барлыгы 14,830 миллиард сум). Шулай итеп, әлеге максатларга “Система”дан кергән акчаларны, 2016 һәм 2017 елларда бюджетның профицит белән үтәлүе нәтиҗәсендә тупланган 22,5 миллиард сумны тотыну максатка ярашлы булачак, ди белгечләр. Идрис СӘЕТГАЛИЕВ. Читайте нас в © Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты 2024 елга илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә милли проект ярдәм кулы суза Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына махсус тәртиптә икътисад тармаклары буенча чикләүсез предприятиеләр керә алачак, дип хәбәр итәләр төбәкнең Икътисадый үсеш министрлыгында. Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге система барлыкка китерүче предприятиеләр һәм эшчәнлек төренә карамастан, еллык кереме 400 млн сумнан ким булмаган компанияләр дәгъва кыла ала. Башкортстанда илкүләм проектына 130дан артык республика предприятиесе керде, шуларның 26сы агросәнәгать секторыннан. БР икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фехретдинов сүзләренә караганда, катнашучы предприятиеләр экспертлардан бушлай адреслы ярдәм алала. Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуретдинов әйтүенчә, үзәккә предприятиеләрнең пилот проектларны гамәлгә ашыруы 1 млрд сумлык гомуми икътисадый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу бәяне, җиһаз эшсезлеген киметү һәм продукт җитештерүне арттыру ярдәмендә башкарылган. Мисал буларак, «Уфагормолзавод»та җиһазларны куллануның гомуми нәтиҗәлелеге 56дан 75 процентка кадәр арттырылган, ә сөт продукциясе җитештерү вакыты 33 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кимегән, җитештерү минутына 6,7 литрдан 9,2 литрга кадәр арткан. Гомуми икътисадый нәтиҗәлелек елына якынча 50 млн сум тәшкил иткән. «Пищепром» җәмгыяте башкарма директоры Гүзәл Козлова, «Башинформ» агентлыгына Башкортстанның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча илнең иң яхшы өч төбәге исемлегенә керүе турында аңлатма биреп, югары хезмәт җитештерүчәнлеге базарда отышлы көндәшлек позицияләре белән тәэмин итә дип белдерде. — Әмма безгә үзебезгә куелган максатларга ирешү өчен белем, инструментлар җитмәде, һәм нәкъ менә шул юнәлештә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу көчле этәргеч бирде. Без цех буенча проект белән 2020 елның гыйнварында старт алдык. Үзебез укыдык, хезмәткәрләрне укыттык. Төбәк компетенцияләр үзәге, экспертлар белән бергә эшләү нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыруга ирештек, — дип билгеләп үтте ул.
– Юл-транспорт казасы сишәмбе көнне кошчылык фабрикасы янында булган. Җиңел машинага идарә иткән 43 яшьлек ир, семафорның тыюлы сигналы януга карамастан, тимер юл кичүен үтеп китәргә исәпли. Һәм “Мәскәү-Уфа” маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды белән бәрелешә. Нәтиҗәдә шофёр һәм аның пассажирлары – Дуслыктан 51 яшьлек һәм Собханкулдан 29 яшьлек хатыннар район хастаханәсенә озатыла. Исегезгә төшерәбез, шушы юл кичүендә бер ай элек шундый ук юл-транспорт казасы булды, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина. Читайте нас в © 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде.
2014 елда “Туймазинец” крестьян-фермер хуҗалыгының берничә әгъзасы “Туймазы яшелчәчесе” авыл хуҗалыгы сату-кулланучылар кооперативын теркәде. Хәзер алар үз яшелчә саклагычы төзү өстендә эшли. – Безнең берләшүнең төп максаты – киләчәктә сату өчен күпләп яшелчә туплау, – дип сөйли кулланучылар кооперативы рәисе Марат Галимов. – Кооператив алты даими катнашучыдан гыйбарәт, алар исәбендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә, шәхси ярдәмче хуҗалык та, шәхси эшкуарлар да бар. Шушы дәвердә без Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Себер һәм Мәскәүдән берничә сәүдә челтәре белән мөнәсәбәтләр көйли алдык. Нәтиҗәдә былтыр гына да 344 тонна помидор һәм кыяр саттык. Һәм бу чик түгел әле – таләп ителсә, челтәрләргә яшелчәне дүрт тапкыр артык тапшыра алачакбыз. Кимчелекле тәҗ-рибәне үзгәртү теләге дә бар, чөнки яшелчәче-теплицачылар тиз бозылучы уңышны түбән генә бәягә арттырып сатучыларга тапшырырга мәҗбүр. Моның өчен яшелчәне озаклап сакларга, капларга тутырырга һәм сатарга өйрәнергә телибез. Шул исәптән – борщ тупланмасы рәвешендә. Әле бөлгенлеккә төшкән предприятие бинасын сатып алу турында килешәбез, анда 2000 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагыч урнашачак. Бу планнарны акча җәлеп итмичә тормышка ашыру авыр. Шуңа күрә күптән түгел күп миллионлы дәүләт гранты алуга гариза тапшырдык. Дәүләт программасы шартлары буенча кооперативта катнашучылар саны унга кадәр арттырылды. Аңа кәбестә, кишер, чөгендер (борщ тупланмасы өчен тәгаенләнгән яшелчәләр) үстерүчеләр дә керде. Әлбәттә, заманча яшелчә склады төзүгә байтак акча таләп ителә. Шуңа күрә алынган акчага 40% үз акчабызны кушарга телибез. – Бинаны җылытырга, анда үткәргечләр һәм вентиляция корырга, яшелчәләрне аерым саклау өчен берничә климат төбәге оештырырга кирәк, – ди Марат Мөгалим улы. – Грант алалмасак та, бинаны үз көчебез белән тәртипкә китерәчәкбез. Чөнки яшелчә саклагыч – кооперативның киләчәге. Эмиль МУСИН. Читайте нас в © 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде.
Яшьләргә хәзер уй-теләкләрен, планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп, шуларның берсе — проектлар конкурслары, төрле мәйданчыклар. Шушы максатта “Үз проектың турында әйт!” белем арттыру форумы үтте. Анда социаль юнәлештәге проектлар каралды һәм район хакимияте вәкилләре, Уфа, Салават шәһәрләре һәм Аскын авылы спикерларыннан фаһемле киңәш-тәкъдимнәр ишетү мөмкинлеге бирелде. Кем чыннан да заман белән бергә атларга һәм уңышлы булырга тели, форум барышында үзе өчен кирәкле бик күп мәгълүмат ала алды, дип уйлыйм. Район хакимиятенең баш юристконсультанты Лилия Минһаҗева һәм икътисади үсеш буенча бүлекнең баш белгече Олеся Смирнова муниципалитетлар дәрәҗәсендә социаль ярдәм төрләре белән таныштырды. Яшьләр биредә үзен күрсәтеп, күпкырлы шәхес буларак үсешергә һәм моның белән уңышлы киләчәгенә нигез салырга ярдәм итүче эшчәнлек тармаклары белән таныша алды. Тик чарада катнашучылар “Бердәм Русия Яшь Гвардиясе” оешмасының Салават шәһәре урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Быкова үткәргән “Яшьләр эшкуарлыгы — гади һәм уңайлы” эшлекле уенында ни өчендер авырлык тойды. Шулай ук БР Корылтае кырында Яшьләр җәмәгать палатасы әгъзасы Юлия Дәүләтгәрәева белән яшьләр үзидарәсе турында әңгәмә барышында власть тармагы структурасы һәм функцияләре турында сораулар яңгырагач, җаваплар булмады. — Димәк, яшьләребез әлегә үз мөмкинлекләрен аңлап бетерми дигән сүз. Әмма үз киләчәгеңә нигез сала башлауга нәкъ вакыт җиткән, — дип барысының күңелләрен күтәрде Юлия Фәгыйль кызы. Аның каравы, Аскын яшьләре волонтерлар хәрәкәтендә актив катнаша икән, бу “Лидер” волонтерлар хәрәкәте җитәкчесе Әлфинә Мамбетова белән җанлы әңгәмә вакытында ачыкланды. Ул күпләрнең волонтерлар — түләүсез эш көче, дигән фикере дөрес түгеллеген аңлатты: — Волонтерлар эшчәнлегенең төп принциплары — беренче чиратта, иреклелек һәм ил тормышында активлык. Ирекле хәрәкәтләр эшчәнлеге күпкырлы: җәмәгать акцияләрен әзерләү һәм үткәрүдә ярдәм, белем бирү программаларында катнашу, мохтаҗларга социаль хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт. Волонтерларның ил тормышындагы катнашлыгы һәрчак җәмәгать иминлегенә юнәлтелгән. Волонтерлар — түләүсез эш көче түгел. Мәсәлән, эре спорт ярышлары үткәрелгәндә аларга кыйммәтле атрибутика бушлай бирелә. Иң мөһиме — бу лидерлык сыйфатлары формалашуга ярдәм итүче бәяләп бетергесез тәҗрибә. Еш кына мондый кешеләр үз һөнәри өлкәсендә дәүләтнең социаль әһәмияттәге эшләрен чиновниклардан яхшырак аңлый. Республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең яшьләр башлангычлары бүлеге белгече Александр Базуев тәкъдим иткән Бөтенрусия һәм республика яшьләр форумнарыннан чагу һәм шулкадәр көчле уңай энергетика белән сугарылган видеороликлар беркемне дә битараф калдырмады. Тагын бер кунак — яшьләр форумнарында актив катнашучы Альбина Сәлимова форум кампанияләре чикләрендә проект эшчәнлеге буенча мәгълүмати-осталык дәресе үткәрде. Үкенечкә каршы, үз социаль проекты белән нибары биш кеше генә чыгыш ясады, һәм урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче — Айгөл Гайдуллина “Үзенчәлегебез — табигать һәйкәлен саклыйк” (Аскын 2нче мәктәбе, 10 Б сыйныфы), икенче — Динә Исламова “Гаилә өчен парк” (Солтанбәк мәктәбе, 10 сыйныф), өченче — Оксана Кухарчук, “Башкортстан Республикасында волонтерлар хәрәкәте үсеше” проекты белән (Аскын 2нче мәктәбенең музыка укытучысы). Тиздән булачак Русия президентын сайлаулар алдыннан “Бердәм Русия” партиясенең урындагы башкарма комитеты җитәкчесе Айгөл Сөләйманованың “Яшьләрнең сайлау активлыгы” лекциясендә ил гражданнарының бурычы турында искә төшерүе бик вакытлы һәм мөһим булды. Зинира Гыйльфанова. Автор фотосы. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Ышанач" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр. Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев яулады. 1 урында - Рәсим Гәрәев (М.Җәлил исемендәге 1нче... Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр. Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев яулады. 1 урында - Рәсим Гәрәев (М.Җәлил исемендәге 1нче гимназия), 2нче урында - Шамил Хаҗипов (Нефть-химия һәм нефть эшкәртү техникумы), 3нче урында - Ранис Минсафин (32нче гимназия). «Иң талантлы» номинациясендә Дәүфит Әхмәтшин (В.Г.Тимирясев исемендәге Казан инновация университеты филиалының көллияте) җиңде, «Тамашачылар мәхәббәте»н Айдар Галимов (Агропромышленность көллияте) яулады, «Сүз остасы» булып Дамир Сәүбәнов табылды. Шулай да, күңелне тырнап алган мизгелләр булды. Шуларның беренчесе - егетләрнең татарча начар белүләре. Кайберләре шактый матур гына чыгыш ясаса да, араларында авыр сөйләшүчеләр дә булды. Сәләтләрен күрсәтү ярышында да берничәсенә әллә әзерлек, әллә тырышлык җитмәде. Зал тулы җанатарлар булса да, сүлпәнлек хөкем сөрде. Жюри әгъзалары киңәшләшү өчен аерым бүлмәгә кереп киткәч, яртысыннан артыгы чыгып качу ягын карады. Бу бәйгегә ни җитмәде? Оештыручылар тырышканнар, эшләгәннәр. Егетләребезне гаепләмим, аларда да әзерлек бар. Кай-берәүләре бәйгенең күрке булды дисәм, дөреслеккә туры килә. Әмма ниндидер уку йорты исеменнән чыгыш ясыйсың икән, аның директоры, укытучылары ярдәм итәргә тиештер бит... Белем бирү йортларында милли җанлы укытучылар булмавы нәрсә турында сөйли? Ә Татарстан күләмендә узган «Татар егете»ндә бары безнең яшьлек, яшьләр шәһәреннән вәкил булмавы хурлык түгелме?
Кичә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, оныгы Татьяна Малышева, оныкчыклары Михаил Митрофанов һәм Елизавета Малышева килде. Кунакларны һәм пассажирларны Казан танк училищесы оркестры Салих Сәйдәшевнең Совет Армиясе маршын башкарып һәм милли ризык чәкчәк белән каршы алдылар. Гөлнар Гарифуллина Тарихи хәтерне саклау максатыннан, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, республика җитәкчелеге «Аэрофлот» ГАҖ адресына һава судноларының берсенә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү мөмкинлеген карау мәсьәләсендә мөрәҗәгать итә. 2019 елның декабрендә «Аэрофлот» җәмгыяте идарәсе авиакомания самолетларының берсенә Муса Җәлил исемен бирү турында уңай карар чыгара. Шул рәвешле, паркка Airbus A320 төркеменнән шагыйрь исемендәге очкыч өстәлә. Очкычны каршы алу тантанасы махсус Җиңү парадын уздыру көненә — 24 июньгә билгеләнгән. Бүген һәр пассажирга Татарстаннан бүләк сыйфатында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабы тапшырылды. Самолет турында белешмә. 140 утыргычлы машина 2011 елның 25 гыйнварында җитештерелгән. Крейсер тизлеге сәгатенә 830 км. Иң югары очу биеклеге — 12,1 км. Максималь очу аралыгы — 4 мең км. Гөлнар Гарифуллина Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/24-06-2020/kazanda-r-st-m-mi-nehanov-katnashynda-musa-lil-isemend-ge-ochkychny-karshy-aldylar-5751864
12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматка караганда, 35 мең 992 вакансия... ❮ ❯ 12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән алынган мәгълүматка караганда, 35 мең 992 вакансия буш тора. Соңгы көннәрдә генә дә эш бирүчеләр тарафыннан 2592 эш урыны тәкъдим ителгән. Соңгы атнада эшсез дип 628 кеше исәпкә алынган.Эш урынын калдыручыларның 340ы үз теләге белән эштән киткән, ә 33е - кыскартылу яки организация ябылу нәтиҗәсендә. Әтнә мәшгульлек үзәгендә бүгенге көндә 57 кеше исәптә тора. Ел башыннан биредә исәптә торган 40 кеше эшле булган.
Район хакимияте башлыгы призына «Төньяк балкышы»–»Северное сияние» балалар үзешчән иҗаты район телеконкурсының алтынчы сезонына йомгак ясалды – пәнҗешәмбе МКДЦда җиңүче һәм призерлар катнашлыгында гала-концерт үтте. Конкурсантлар, аларның ата-аналарын, дәү әни-дәү әтиләрен, дусларын, ахирәтләрен, сыйныфташларын, балалар иҗаты һәвәскәрләрен сирәк бәйрәмнәр генә бер көнне бер бинада җыярга сәләтле. «Төньяк балкышы»– «Северное сияние» телеконкурсы үткән сезоннарда районның күпсанлы балалар конкурслары арасында үз урынын яулый алды. Аны оештыру һәм үткәрү дәрәҗәсе югары – катгый жюри яхшылардан-яхшыларны сайлап ала, яңа сезонда көчен сынарга теләүчеләр аңа әлегесе тәмамлангач та әзерләнә башлый. Быелгы этап үткәннәреннән күп нәрсәсе белән аерылып тормады. Номинацияләр, ә алар барлыгы алты, шулай ук үзгәрешләр кичермәгән. Күпләр конкурста сезон саен катнашып, яңа исемнәргә ирешә. Алар танылган һәм талантлы. Монысында яңа берәмлекләрнең дә катнашырга теләк белдерүе сөендерде. Бу Яңа Уртавыл һәм Максим авылларыннан ике бию ансамбле, сәнгать мәктәбе, Пионерлар һәм укучылар йортыннан вокалчылар һәм музыка уен коралларында башкаручылар һәм бөтенләй яшь катнашучылар Марсель Мөхәммәдиев, Релияна Мөхәммәтдинова, Роман Хаҗипов, шулай ук гаилә дуэты Карина һәм Эрнест Ялдаевлар. 14 конкурсант төрле номинацияләрдә җиңүче исеменә лаек булды, 8е өченче дәрәҗә лауреат Дипломы белән бүләкләнде, 7се – икенче һәм 7 номер – беренче дәрәҗә. Р. Гәрәев исемендәге мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Аэлита Азина «Төньяк балкышы»–»Северное сияние» балалар үзешчән иҗаты телевизион конкурсында гран-при яулады. Аңа 15 мең сумга сертификат һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Аңлатмалар Ринат Ибраһимов, жюри рәисе: – Балалар шулай ук миниатюра, скетч, спектакльдән өзекләр күрсәтә алсын өчен киләсе елдан конкурска «театраль ремарк» кертергә планлаштырабыз. Конкурсны үткәрү вакыты да яңадан каралачак. Аэлита Азина, гран-при-2018 иясе: – Бу уңышка озак һәм тырышып бардым, конкурсның һәр сезонында катнаштым. Быел үземә ышандым. Минем өчен тавыш биргәннәрнең барысына да, педагог Халисә Исламгали кызына, туганнар һәм дусларның ярдәменә рәхмәт. Гомеремне музыка белән бәйләргә хыялланам. Альбина Галимова, Яңа Уртавыл авылы мәктәбе директорының тәрбияви эшләр буенча урынбасары: – «Ихлас» бию коллективы белән конкурста катнашырга күптән хыялландык. Быел тәү тапкыр чыгыш ясадык, һәм беренче коймак төерле булмады. Сайлап алу, телевизион турларны үттек һәм «Артистлылык өчен» номинациясендә җиңүче дип танылдык. Шулай ук безнең кашыкчылар ансамбле уңышлы чыгыш ясады, өченче дәрәҗә лауреат булды. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлата. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диләр йорт хуҗалары үзләре дә. - 2-3 орлыктан үстергән үсентеләрне җәй башында тиреслеккә күчереп утырткан идем. Иртәнге кояш нурларының да, тиреснең дә, яңгырлы җәйнең файдасы... Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлата. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диләр йорт хуҗалары үзләре дә. - 2-3 орлыктан үстергән үсентеләрне җәй башында тиреслеккә күчереп утырткан идем. Иртәнге кояш нурларының да, тиреснең дә, яңгырлы җәйнең файдасы да булгандыр. Кабаклар көн үсәсен сәгатьләп, ай үсәсен көнләп үсеп менә нинди булдылар. Кочак та җитми хәтта, - ди Әлфия ханым. Берсеннән-берсе зур җиде кабак тәгәрәшеп ята. Барысы да өлгергән, авыздан су китерәләр хәтта. Әнә, берсен үлчәүгә салып караган идек 30 кило 500 грамм күрсәтте. Икенчесен Хәниф белән уллары Гадел көчкә күтәреп үлчәүгә салдылар. Анысының авырлыгы 52 кило! Вәт, ичмасам, кабак бу! Әгәр районда "Иң зур кабак үстерүче" бәйгесе оештырылса, анда, һичшиксез, Ягъфәровлар гигант кабаклары белән җиңү яулар иде. Гомумән, әлеге хуҗалыкта бөтен төр яшелчә, җиләк-җимеш тә уңа. Елның-елында бакчаларында бәрәңге ишелеп чыга. 15ләп төп алмагачның алмадан ботаклары сыгылып тора. "Үзләре бик юмарт, шуңа Ходай алардан берни дә жәлләми", диләр күршеләре. Аш-суга оста Әлфия ханым өйдәгеләрне кабак бәлеше пешереп сыйларга уйлый. Өч сыерлары, бозаулар да бу тәмле яшелчәдән авыз итәрләр әле. Күп еллар казлар үрчеткән, соңгы өч елда 18-20шәр килолы күркәләр үстерүче бу гаилә хәзер гигант кабаклар үстерүчеләр булып та тирә-якка таралыр.
Чистай мөхтәсибәтенең “Нур” мәчете янәшәсендә мәетханә төзелеше башланып китте. Әлеге корылмага нигез ташы салу тантанасына Чистай шәһәренең барлык мәчетләреннән имамнар җыелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай мөхтәсибәтендә бердәнбер булган мәетханәнең бүгенге көн таләпләрен исәпкә алып, халык соравы буенча төзелүен билгеләп үтте. Мәетханәне 2023 ел башына кулланылышка тапшыру көтелә, аның якынча мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил итә. Мәетханә Вахит урамы, 43нче йорт адресы буенча урнашкан. Фото: dumrt.ru Бүлешергә Хәбәрләр КоронавирусАвылАнонсДинҖәмгыятьКазанМәдәниятСәясәтСпортТатар дөньясыТатарларТатарстанФән һәм мәгариф Шоу-бизнес
Сессия эшендә район депутатларыннан тыш, оешма, предприятие җитәкчеләре, интеллигенция вәкилләре, судьялар, район прокуроры, полиция җитәкчесе, шулай ук олы кунак - Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Сессия районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2016 елга бурычларына багышланган иде. Төп докладта район башлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларга, аеруча терлекчелектәгеләренә аерым тукталды. Аерым алганда: "Максатыбызга сөт, ит җитештереп ирешәбез", - дип билгеләде. Аннан тыш төзелеш, авыл җирлекләре эшчәнлеге, сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсендәге уңышлар, кимчелекләр телгә алынды. - Юллар ремонты, асфальт җәю районда елның елында тукталмый. Моны Габделәхәт Хәкимов та ассызыклап үтте. Дөрес, ул бүгенге көндә бик кыйммәткә төшә. Шулай да отчет елында юллар төзү юнә­ле­шендә шактый эш башкарылды. Район үзә­ге Олы Әтнә авылы урам­нарына 2.2 километр асфальт түшәлде. Әт­нә-Чыпчык һәм Күшәр-Чишмәле Сап юлы­на 1.5әр километр асфальт җәелде. Җәмгысе 6.6 километр юлларны асфальтлауга 74.9 мил­ли­он сум чыгымнар тотылды. Асфальт җәелмәгән очракта да, юлларны норматив таләпләре буенча ныгытып, вак таш-ком катнашмасы белән каплау да үзен аклый. Тракторлар һәм авыр техника йөргән авыл юллары өчен мондый ысул кулайрак та. 2015 елда мондый эшләрне финанслауга 32 миллион сум сарыф ителде. Шул исәптән, Күңгәр авылында 2 километр урам челтәре һәм олы юлдан Мамыш авылына кергән 1.6 километр юл төзекләнде­релде. Россиядәге бюджет кризисы юллар төзү темпларын шактый киметсә дә, агымдагы елга да планнарыбыз аз түгел, Әтнә-Арча юлына 25 миллион сумга 2.6 километр асфальт җәяргә, 40 миллион сумга авыллар эчендәге юлларны төзекләндерергә исәплибез, - диде. Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы директоры Айрат Каюмов, "Күңгәр" җитәкчесе Илнар Галиәхмәтов, район прокуроры Нурия Сабирҗанова үз юнәлешләрендәге яңалыклар белән таныштыр­дылар. Татарстан Премьер-министр урынбасары исә: - Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Әтнә районы "по всем параметрам" I урында. Башкаларның борынына чиерттегез, - дип көлдереп алды. Шунда ук: "Кайбер тармакта кимчелекләр дә бар, әле шактый эшләргә кирәк", - дигән фикер дә белдерде. Сессия үз эшен күңелле нотада - үз һөнәренең алдынгыларын бүләкләп тәмамлады. "Шахтер" савымчысы Рәзинә Шәйхетдиновага (фотода) - Татарстанның атказанган тер­­лекчесе исеме бирел­де, Күәм фельдшер-аку­шер­­лык пункты мөдире Раи­лә Төхфәтуллинага рес­публика Министрлар Ка­бинеты рәхмәте белде­релде, Күәм мәктәбе укы­тучысы Гөлнара Сөн­га­това ТР мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәга­риф­тәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бү­ләк­ләнде.
Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше... ❮ ❯ Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян күрүчеләр дә бар - җимерекләр арасында калган бер кеше коткарылган. Якынча мәгълүматлар буенча җимерек арасында тагын бер кеше калу ихтималы бар, дип хәбәр итә Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. Икенче урында Лилия Гыйззәтуллина (Комыргуҗа), өченче һәм дүртенче... ❮ ❯ Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. Икенче урында Лилия Гыйззәтуллина (Комыргуҗа), өченче һәм дүртенче урыннарны Өҗемнән Ралинә Галиева белән Әтнәдән Гүзәл Фидаева бүлештеләр.
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Николай Анкилов әсәре буенча режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган “Солдат хатыны” драмасы театрның худ.советына тапшырылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакль, әлбәттә, 9 майда чыгарга тиеш иде. Мәгълүм сәбәпләр аркасында ул кичектерелде. “Барлык чикләүләр беткәннән соң, иң беренче чиратта, спектакльне Минзәлә районының зур авылларында күрсәтәчәкбез. Бу безнең бабаларыбыз алдындагы бурычыбыз,”- диде театр директоры Роберт Шәймәрданов. Әсәр югары бәяләнде, репертуарга кабул ителде. Рәссамы – Казаннан Сергей Рябинин, композиторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов (Казан), пластика һәм хореография – Чулпан Аскарова (Уфа). Шунысы игътибарга лаек, әлеге әсәрне Минзәлә театрында 1974 елда Мулланур Мостафин сәхнәгә куйган. Ул “Мин - солдат хатыны” дип аталган. Дамир Сәмерханов исә, җирле режиссерлар традициясен дәвам итүче буларак, зур җаваплылык тоеп эшләвен ассызыклады. Махсус чакырылган кунак – “Минзәлә” район газетасының баш мөхәррире Илдус Шаһиев өлкән артистларыбыз – ТРның халык артистлары Венера Нигъмәтуллина, Рәзилә Муллинаны “гвардеецлар”, ягъни, әсәрнең чын бизәкләре, дип атады. Төп рольне башкарган Илсинә Миннемуллина, артистлар Ильяс Закиров, Рания Җиһаншина, Гүзәл Хамматуллина,Чулпан Бәдретдинова, Нәфис Гайфуллин, Илдар Халиков, ТРның атказанган артистлары Әхнәф Исрафилов,Раушания Галиуллиналар барчабызга да чын рухи ләззәт бирделәр. Нурсибә Адиева, театрның әдәби бүлеге мөдире | 14.08.2020 Премьералар У.Шекспир «Макбет» трагедия 12+ Режиссер – Сергей Потапов, Саха Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Рәссам – сценограф – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмыкия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Костюмнар буенча рәссам – Чулпан Азаматова Хореография һәм пластика буенча режисссер - Нурбәк Батуллин, Россия Федерациясенең “Алтын битлек” милли театраль премиясе лауреаты Король Дунканның данын яклап күп җиңүләргә ирешкән шотланд рыцаре Макбетка өч сихерче фал ача : аңа Шотландия короле булырга язган! Ялган фалга һәм шөһрәт сөюче хатынына ышанып Макбет король Дунканны үтерә, улларын бу үлемдә гаепле итеп калдыра. Яшь варислар илдән качарга мәҗбүр була. Соңрак якын дусты, киңәшчесе Банконы да яллап үтертә һәм тәхеткә утыра. Канлы юл белән властька ия булган җинаятьченең күңеле тыныч түгел, аның күзенә бертуктаусыз үзе үтерткән дуслары күренә. Принцлар да тик ятмый, Макбетның ялганын фаш итеп тәхеткә дәгъва кыла. Макбет белән леди Макбет бер-берсеннән артык дан-шөһрәт яратып тайгак юлдан китәләр һәм кылган җинаятьләр өчен җавап тоту инде котылгысыз... Ч.Айтматов "Җәмилә" мелодрама 12+ Режиссер – Тимур Кулов Рәссам – Валерий Яшкулов, РФнең һәм Калмык республкасының атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Алина Мостаева Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Әсәр унбиш яшьлек үсмер егет Сәет исеменнән сөйләнә. Алга таба ул талантлы рәссам буларак үсеп җитә.Вакыйгалар кыргыз авылында, Бөек Ватан сугышының өченче елы барган чорда бара. Җәмилә – Сәетнең абыйсы Садыйкның хатыны. Сылу, ягымлы, шаян Җәмилә беркемгә дә үзен рәнҗетергә бирми, кешеләргә ул һәрчак ачык йөзле. Килен булып төшкән нигезе ныклы, кайнанасы каты куллы, ләкин гадел хуҗабикә. Кешеләр җитмәү сәбәпле Җәмиләне станциягә икмәк ташырга куялар. Аның ярдәмчеләре – Сәет белән сугыштан яраланып кайткан Данияр. Бераздан Җәмиләнең күңеле Даниярга тартыла башлый. Туктаусыз яңгырларга киткән көннәрнең берсендә Данияр белән Җәмилә авылдан качалар. Җирле халык аларны төрлечә каргый. Бары тик Сәет кенә, аларның чиста мәхәббәте шаһите буларак, Җәмилә ягында була һәм ике йөрәкнең мәхәббәт тарихын башкаларга да җиткерәсе килә. Ул шәһәргә, рәссамлыкка укырга китәргә сорый. Н.Анкилов «Солдат хатыны» драма 12+ Режиссер – Дамир Сәмерханов, Д.Сираҗиев исемендәге премия лауреаты Рәссам – Сергей Рябинин Композитор – Азат Хөсәенов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Пластика буенча режиссер – Чулпан Аскарова,БРның атказанган артисты Спектакль Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Вакыйгалар ерак Себердәге “Яшел алан” колхозында, Бөек Ватан сугышы елларында бара. Мария Уварова һәм авылның башка хатын-кызлары ирләрен сугышка озатып, тылда хезмәт куялар. Коточкыч сынаулар – ачлык, хәерчелек, ирләренең үлем хәбәре – хәммәсен үз җилкәләрендә кичерәләр. Әсәрдә батырлык һәм хыянәт, якты киләчәккә ышаныч һәм рух төшенкелеге, чиксез мәхәббәт һәм үз-үзеңне корбан итү бер-берсенә үрелеп бара.
Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады. Арча һәм Балтач районнарында бу эш август аеннан ук алып барыла. Октябрьдән калган районнар да кушылды. ❮ ❯ Идентификацияләү терлек хуҗасының үз акчасына башкарыла. Шәхси хуҗалыкларга бер сыерга шәхси номер бирү 50 сум, ә авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 100 сум булачак. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов искәрткәнчә, терлекләргә биркада яки чипта язылган уникаль номер бирелә һәм ул бердәм мәгълүмат системасында теркәлә. Бирка ярдәмендә терлекнең туган сәгатеннән алып бүгенге көнгәчә аңа нинди вакциналар ясатылуын, нинди ветеринария чаралары үткәрелүен, сатылган очракта кайсы төбәккә җибәрелүен һәм башка шундый мәгълүматлар белән танышып була. Терлек бердәм номердан башка суюга алынмый, сатыла да алмый. Бу исә беренче чиратта республикада терлекләр арасында куркыныч йогышлы авырулар таралуны булдырмас өчен кирәк, дип, ул күптән түгел генә берничә районда кош гриппы таралу очракларын искә алды. Алыпсатарлар документларсыз гына арзан бәягә алган терлек, кошларны сатып та җибәрергә мөмкин. Буа фермеры хуҗалыгында да кош гриппы ветеринария белешмәсеннән башка Чувашиядән китереп сатылган авыру үрдәкләр аркасында килеп чыкты. Моннан тыш, күрше төбәкләрдә, аерым алганда Самара өлкәсендә африка чумасы теркәлгән. Шуңа да читтән китерелгән терлек, кош-кортларны сатып алганда ветеринария белешмәсенең булу-булмавы турында кызыксынырга кирәк. Бүгенге көндә республикада 699,4 мең баш мөгезле эре терлек санала, шуның 2,927 меңе идентифицикацияләнгән. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов сүзләренчә, шәхси хуҗалыкларда терлекләрне идентификацияләү сезонлы ветеринария-профилактикалау чаралары алып барылган вакытта башкарыла. Ә яңа туган бозауларга бирка беренче тәүлектә үк куелачак. Быелдан мөгезле эре терлекләр идентификацияләнсә, киләсе елдан бу эшне вак мөгезле терлекләр һәм атлар, 2022 елда дуңгызлар һәм кош-кортлар, 2023 елда кыйммәтле мехлы җәнлекләр, 2024 елда балыклар һәм бал кортларында дәвам иттереләчәк. Махсус номер бал кортларына түгел, умарта ояларына биреләчәк. Балыкларга килгәндә, алар торган сулыклар идентификацияләнәчәк. Тавык, каз, үрдәкләргә дә номерны 15-20 баштан торган төркемнәргә бирәчәкләр.
В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды һәм федераль телеканалларның аналог тапшыручылары сүндерелде. В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды һәм федераль телеканалларның аналог тапшыручылары сүндерелде. Бу яңалыкны журналистларга Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин хәбәр итте. Бөтен төбәкләрдә дә моның өчен күп эш башкарылган. Ләкин илдә эфир телевидениесен кабул итү мөмкинлеге булмаган 20 меңгә якын гаилә бар әле. Ике атнадан аларның биш меңгә якыны санлы телевидение тапшыруларын карый ала башлаячак. Башкортстан Республикасында да бу җәһәттән сигез меңләп кешегә дәүләт ярдәме күрсәтелде. Бу ярдәмгә пенсиясенә федераль социаль өстәмә алучы аз тәэмин ителгән гражданнар һәм федераль социаль түләүләр алучы пенсионерлар дәгъва итә ала иде. Ул санлы эфир яисә юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга, урнаштыруга тотынылды.
Евгений Горюхин 1914 елда Югары Троицкий авылында колхозчы гаиләсендә туган. Анда аңардан башка тагын тугыз бала үскән. Сугышка кадәр өйләнгән, Валентина исемле гаҗәеп кызы туган. Бөек Ватан сугышы аның барлык хыялларын челпәрәмә китергән. Евгений Куйбышев (хәзер Самар) өлкәсеннән фронтка алынган. 153нче аерым танк бригадасында алышкан. 1942 елның августында Тверь өлкәсендә һәлак булган. Мәскәүдән “Пионер” эзтабарлар отряды 9 Май алдыннан Ржев районы Федорково авылында кече сержант Евгений Полиектовичның җәсәде һәм язмалы медальонын тапкан. Аннары Туймазыдан Х.А. Солтанов исемендәге эзтабарлар отряды ирек-ле ярдәмчеләре аның туганнарын эзләү белән шөгыльләнгән. Кызганыч, Евгений Полиектовичның туганнары калмаган. Кызы Валентина да исән түгел инде. Евгенийның ике туганы да сугыш елларында һәлак булган. Җеп очы Кандра “Юбилейный” мәдәният һәм спорт йорты мөдире Татьяна Рыбаковага китер-гән. Евгений – аның әбисенең бертуган абыйсы. – Безнең көннәрдә чәмле алып барылган эзтабарлык эшчәнлегенең сугыштан соң ук башланмавы кызганыч, – диде ул. (Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз). Читайте нас в © 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде.
Аның белән без редакциядә очраштык. Танышып, сөйләшеп киттек. Күзләре, бөтен йөзе елмая. Үзен чын ирләрчә кыю, горур тота. Аралашырга да җайлы. Төгәл һәм ипле җавап бирә. Нәкъ җырдагыча, “әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”. – Ирек, әйтегез әле, армиягә теләп киттегезме? – дип сорадым егеттән. – Әйе. Матур җәй көнендә китеп, шулай ук җәен кайту турында хыяллана идем. Нәкъ шулай килеп чыкты, – диде ул. – Егет кешегә армиягә барырга кирәк. Ул үзеңә карата ышанычны арттыра. Әти-әнинең, дусларның, туганнарның кадерен белергә өйрәтә. Чын батырлык дәресе, киләчәккә әзерлек тә ул. Аннан икенче ягы да бар, хәзер каядыр эшкә урнашу өчен дә хәрби билет кирәк. Ирек өч яшеннән авылда әби-бабасы янында яши (әти-әнисе, ике сеңлесе Казанда), Яңа Кенәр мәктәбендә укый, көрәш белән шөгыльләнә, район күләмендәге ярышларды катнаша, үз үлчәмендә ун тапкыр Сабантуй батыры була. Ул бу уңышлары өчен беренче тренеры Илгиз Салиховка рәхмәтле. 10 сыйныфны тәмамлаганнан соң Арча педагогика көллиятенең физкультура бүлегенә укырга керә. Анда да Фәнис Зарипов кул астында көрәш белән шөгыльләнүен дәвам итә, Арча җыелма командасы составына керә. – Педагогика көллиятендә алган физик әзерлек армиядә бик кирәк булды. Физкультура укытучылары Барый Бакиров белән Жанна Гарипованы (ул төркем җитәкчесе дә иде) бик еш рәхмәтләр әйтеп искә алдым, – диде Ирек. Саратовка эләгә ул. Безнең район шефлык ярдәме күрсәткән (Шиханы) частька. Арча ягыннан өч егет булалар. Бер-берсенә терәк. – Баштарак кыенракка туры килде. Уртак тел табарга авыр иде. Безнең кебек татар авылында үскән татар балаларына бигрәк тә. Чөнки анда татарча белүчеләр юк. Аннан бар да үз урынына кайтты, ияләндек, – Мин беренче рота, разведкада идем. Канцеляр. Документларны алып бардым. Яхшы хезмәтем өчен ефрейтор званиесе бирделәр. Командировкаларга да йөрдем. Сакта. “Коры җир гаскәрләре отличнигы” значогына лаек булдым. “Шиханы”да район делегациясе белән булганым бар. Килгән кешегә, гадәттә, матур якларны гына күрсәтәләр бит. Чынлыкта да шулай микән? – Яшәү шартлары яхшы. Чиста, тәртип. Ашаудан да зарлана алмыйм. Дөрес, өйдәге әни кабартмалары юк инде, әмма начар түгел. Шимбә-якшәмбе “чисталык көннәре”, җыештырабыз. Бу көннәрдә “тихий час” та була иде. Телефоннан әнигә шалтырату өчен бер сәгать вакыт бирелә. Әмма җаен таба идек инде, көн саен өйгә шалтыратып тордым, – диде хәйләкәр елмаеп Ирек. – Коронавирус шартларында битлекләр, перчаткалар белән йөрдек. Көн саен кич казарманы дезинфекцияли идек. Таләпләр каты булды. Безнең частьта авыру очраклары теркәлмәде. “Дедовщина” турында да сүз кузгаттым. – Андый нәрсә юк. Киресенчә, өйрәтергә тырышалар. Офицерлар да үзләре белгәнне яшьләргә өйрәтеп калдырырга кушалар, – диде егет. – Китәр алдыннан контракт буенча калырга тәкъдим иткәннәр иде. Тик мин каршы килдем. Беренчедән, әби-бабайны ялгыз калдырып булмый. Икенчедән, мин армия өчен бармыйм. Физкультура укытучысы бит мин.
Быел Алабуганың кайсы районнарында һәм нинди күләмдә торак төзеләчәк? Бу турыда шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм 14 төзүче предприятие вәкиле катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Заманында Алабугада бер квадрат метр торак төзелмәгән вакытлар да бар иде. Хәзер исә вәзгыять бөтенләй башка: узган елда безнең шәһәрдә 65 мең квадрат метр торак куллануга тапшырылган. Быел да азрак булмаячак, дип вәгъдә итә төзүчеләр. "Алабуга" махсус икътисадый зонасы торак төзелешенә аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, бүгенге көндә зона резиденты булган бер заводта 1600 кеше хезмәт куя, һәм шуларның нибары 620се генә алабугалы. Калганнарына торак эзләргә туры килә. Ә көзгә таба бу предприятие тагын шуның кадәр үк хезмәткәрне эшкә кабул итәргә җыена. Димәк, "кайда яшәргә" дигән сорау алар өчен аеруча әһәмиятле булачак. Үзләре өчен фатир булганын белгән хезмәткәрләр дә безнең якларга теләп киләчәк. Зонаның башка резидентлары турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Хәзерге вакытта "Лесная поляна" поселогы төзелә, "Сосновка" поселогында әзер йортлар сатыла. Торакка сорау артканын белгән инвесторлар районда барган төзелешләргә бик теләп кушыла. Шул ук вакытта районда бюджет оешмаларында эшләүчеләр өчен җир кишәрлекләре бирү проекты да уңышлы гына эшли. Хәзер безнең шәһәргә эшкә килгән кешегә фатирны арендага алып торырга туры килә, ә бу бик кыйммәткә төшә. Шуңы күрә төрле класслы торак төзү күздә тотыла: бу - гади фатир, арендага алынган торак, тулай торак. Моннан тыш, Алабуга Татарстанның "Аренда торагы" программасын тормышка ашыруда катнашачак 3 шәһәрнең берсе итеп кабул ителде. Әлеге программа буенча төзелгән йортлардагы фатирлар сатылмаячак, ә төшемле бәядән озак вакытка файдалануга тапшырылачак, дип планлаштырыла. Алабугада бер һәм ике бүлмәле фатирларга сорау күп. Социаль ипотека программасы буенча фатир алучылар, ветераннар һәм яшь гаиләләр зур булмаган мәйданлы фатир алуны кулайрак күрә. Проектларны булдырганда әлеге вәзгыятьне исәпкә алырга кирәк, - дип ассызыклады Алабуга башлыгы Геннадий Емельянов. Застройщикларның берсе төзелгән торакның бу күләме сатылырмы, дип икеләнү белдерде. Сезнең сорау дөрес. Әмма резидентлар үз хезмәткәрләре өчен торакны арендага гына түгел, ә сатып та алырга ниятли, - дип җаваплады моңа каршы район башлыгы. Мин дә фатирларның сатылачагына ышанам, - диде җирле предприятие директоры Наил Сәфәргалиев. - Узган елда Гассар урамында төзелгән йорттагы фатирлар кайнар өчпочмак кебек сатылып бетте. Хәзер без Алабуганың 6 нчы микрорайонында йортлар төзибез. Аларда бер квадрат метр якынча 32 мең сум торыр дип планлаштырыла. Коммерциячел һәм социаль торак элеккечә 4/5 мәхәлләсендә төзеләчәк. Моннан тыш, инвесторлар Комсомол паркы территориясендә күпфатирлы йортлар төзелешен башлап җибәрергә планлаштыра.
Дөресрәге, бу хәл Кукмара районының Мәмәшир авылына күрше торган Яңа авылда булган. Әлеге көмеш тәңкәләр турында Мәмәшир авылы сайтыннан укып белдек һәм аның администраторы Рамил Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек: - Рамил, нинди тәңкәләр икән ул? - Бер иске өй почмагыннан язгы су белән агып чыккан, диде шул авылда яшәүче берәү. Аннан... Дөресрәге, бу хәл Кукмара районының Мәмәшир авылына күрше торган Яңа авылда булган. Әлеге көмеш тәңкәләр турында Мәмәшир авылы сайтыннан укып белдек һәм аның администраторы Рамил Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек: - Рамил, нинди тәңкәләр икән ул? - Бер иске өй почмагыннан язгы су белән агып чыккан, диде шул авылда яшәүче берәү. Аннан артыгын белмим. Мәмәширдәге халык та әллә ни әйтә алмады. Тагын берәр мәгълүмат булса хәбәр итәрмен, - диде ул. Реклама Кем белә, бәлки шушы көмеш тәңкәләр Яңа авылның тарихы, яшәеше, мәдәнияте турында яңа мәгълүматлар ачарга ярдәм дә итәр...
Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Кичке як иде, эшне төгәлләр вакыт та җитеп килә. Ишек ачылып китте дә, бүлмәгә таныш булмаган өлкән яшьтәге ябык чырайлы бер ир кеше килеп керде. – Минем әбине урладылар! – дип башлады ул сүзен. – Миңа әбине табарга ярдәм итегез! – Нинди әбине урладылар? – мин әйтәм. – Кыз урлаганнарын ишеткән бар иде, әбине урлаганнарын беренче тапкыр ишетәм. Сез кем буласыз? Бераз сулышы кабып, сүзен дәвам итә алмый утырды ул. Күңелгә төрле уйлар килде, инде әбиләрне урларга тотынганнармы? Мәсьәләне тизрәк ачыклап полициягә хәбәр итәргә кирәк. – Мин картлар йортында яшим, –диде ул. – Шунда бер әби белән өйләнешеп яши башлаган идек. Үзебезгә аерым бүлмә бирделәр. Шунда Яңа елны каршыларга иде исәп, район үзәгенә барып чыршы алдым. Кайтсам – әбием юк! Эзләп алҗып беттем, берәү дә кайда икәнлеген белми, миңа аны табарга ярдәм итегез! Мондый вакытта ничек булыш-мыйсың инде, билгеле, беренче чиратта картлар йортына шалтыратып мәсьәләгә ачыклык кертергә тырышам. Бабайның бездә утыруын да әйттем инде. Әмма анык җавап ишетмәдем. Бераздан коридорда ниндидер тавышлар ишетелде, шау-гөр киләләр. Участок инспекторы килгән, картлар йортыннан качкан бабайны эзли икән. – Бабайны беркемгә дә бирмим! – мин әйтәм. – Ул бездән ярдәм сорый, моңарчы редакциягә килгән кешене биреп җибәргән юк әле. Без хәзер прокуратурага керәбез. Прокуратура белән редакция биналары янәшә генә, сораулар туганда без аларга еш мөрәҗәгать итәбез, алар белән эш итүе рәхәт. Чынлап та прокуратурага керүебезне күргәч безнең арттан килгән инспектор китеп барды. Прокуратурада картлар йортындагы хәлләр белән таныш булып чыктылар. Бергә яши башлагач бабай әбине (законлы хатыны дипме) чеметкәли, суккалый башлаган. Шуңа әбине бабайдан яшергәннәр. Әмма ул да үзен хак-лы саный – законлы хатынының язмышын белергә тиеш. Икенче көнне мин картлар йортында булып, әбинең үзе белән дә очрашып кайттым. “Кул уйнатырга ярата, аның белән яшәп булмас инде”, – диде ул.
Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк. Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы: -Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ул инде азагына якынлаша. Ислам таләп-ләрен үтәүче дин... Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк. Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы: -Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенда яшибез. Ул инде азагына якынлаша. Ислам таләп-ләрен үтәүче дин кардәшләребез ай буе ураза тотты, ягъни таң вакытыннан башлап кояш батканга тикле ашау-эчүдән тыелды. Авыз ачканнан соң мәчетләргә тәравих намазына җыелдык, илгә-көнгә иминлек, муллык-бәрәкәт теләп догалар кылдык. Ураза әле ул ашау-эчүдән генә түгел, тискәре уй-гамәлләрдән тыелу, игелек-мәрхәмәт кылу да. Ураза - Аллаһ тарафыннан бирелгән бик олуг нигъмәт, ул безгә ризыкның, суның кадерен белергә, нәфесеңне җиңәргә, күңелеңне пакьләргә, яшәүнең мәгънәсен аңларга ярдәм итә. Инде менә изге Рамазан ае белән саубуллашыр чак та җитә, Ураза гаете якынлаша. Райондашларымны бу шатлыклы бәйрәм белән котлыйсым килә. Ул һәрбарчабызга куаныч, иминлек, саулык, бөтен дөньяга тынычлык китерсен иде. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын! Рузалия Вазыйхова, хуҗабикә, Үргәгар авылы: - Аллага шөкер, барысы да әйбәт, куанычлы эш-мәшәкатьләр белән яшәп ятабыз. Ирем Илдар «Кызыл Шәрык-Агро»да тракторчы булып эшли. Олы улыбыз Илнар вуз тәмамлап, инженер дипломы алып кайтты. Кечесе Динар шәхси предприятиедә эшли. Хуҗалыгыбыз зур, бик күп терлек асрыйбыз, бакча үстерәбез. Кышка җитәрлек итеп печән хәзерләдек. Иренмәгән, хезмәттән курыкмаган кешегә рәхәтләнеп мул тормышта яшәргә була хәзер. Дөньялар гына тыныч булсын, сугышлар гына чыкмасын. Мин үзем җырга-моңга гашыйк кеше. Яшьтән сәхнәдән төшмәдем, әле дә үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнашам. Һәркемгә саулык, бәхет телим. Галина Родинова, Түбән Кәчи мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы: - Бездә бүген туй! Кызыбыз Настя авылыбыз егетенә кияүгә чыга. Бәхетле генә була күрсеннәр. Бу җәй гомумән сөенечле мәшәкатьләргә бай булды. Июнь аенда улыбыз Саша армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Исән-имин туйларны үткәргәч, мәктәп мәшәкатьләренә чумармын инде. Эшемне бик яратам мин. 1 сентябрьне көтеп алам, каникул вакытында укучыларны сагынып бетәм. Тигез гаиләң, эшең булу үзе зур бәхет. Тик менә дөньяларның тыныч булмавы күңелгә тынгылык бирми. Украинадагы хәлләр, анда тыныч халыкның күпләп һәлак булуы, һаман Россиядән гаеп эзләүләре бик борчый. Тизрәк Украина җирендә дә иминлек урнашсын иде. Реклама Валентина Сивицкая, бухгалтер, Каракүл авылы: - Мин үзем хәзер гаиләм белән Димитровград шәһәрендә яшим. Туган авылыма, әти-әни янына бик еш кайтабыз. Менә хәзер дә биредә кунакта әле. Гаиләбездә зур бәйрәм - әниебез Людмила Владимировнаның юбилее. Ул 30 елдан артык терлекчелектә эшли инде. Әти белән әни икесе дә хезмәткә гашыйк, намуслы, мәрхәмәтле кешеләр. Алар белән бик горурланам. Армия сафларында хезмәт итүче энем Семеннан да яхшы хәбәрләр генә килеп тора. Ә балаларының уңышлары әти-әниләребез өчен иң зур шатлык инде.
Әллә ничек кенә үтә дә китә икән бу тормыш. Кичәгесе бүген онытыла, иртәгәгә әллә никадәр уй-хыяллар җыела. гаң белән торып, эшкә тотынырга туры килсә дә. барын чыкмый Коры хыяллар, мескен акыл аркасындадыр, гомерен буе озатып йөри.тәр- йөриләр дә. яшәешен арбасыннан төшеп калалар Иркенәеп, үзалдына канәгатьлек табып, еллар белән бергә авышасын һәм. башынны Кәгъ- бәтулла тарафына юнәлтеп, тынлык хөкеменә чумасын Ә кайдадыр, еракга-еракга. галәм чигендәме, йолдызлар белән йолдызлар сөйләшәләрдер. синең тавышыңны да ишеген алалардыр? Ышанасы килә. Юк-юк. ышанычсыз һич тә ярамый Җиһан ул очсыз-кырыйсыз Ә син шикләнәсеңме? Ышанмаска, ди. ышанам. Шунлыктан һичбер шигем дә юк! Шиклһнмичә мөмкин түгел бит Бәлки мине дивана дип уйлыйсындыр Әмма күңелемдә һичбер шигем юк Шуңа сөенәм. Ханбал аз гына булса да ялганлый иде бу җавапларында. Хәниф моны сизенмәде Дөресрәге, аңламады Сорауларын кабатларга ла уйлаган иде. Мәгънәсе генә күренмәде. Әле кайчан гына үзен коммунист санап, Маркстан да. Лениннан да тезмәләр китерергә яраткан Ханбал- нын дингә керен китүе сәер түгел идеме? Юк. шикләнәдер, ышанмаган җиреннән ничек кыйбла тапты соң ул? һәркемнең яшәеше терәк эзли. Ханбал да шушы хакыйкатьне төшенеп алган кеше. Этәр дә бүгенге көнлә мәктәп басмасыннан башлашан. күңелгә салынып ныгытылган, хакыйкать дип табылган кануннар таркала һәм юкка чыга икән, аның монда ни гаебе бар? Үзгәрергә кирәк булгач, бер урында таптану бик үк килешеп бетмәс. Малайлык күрсәткәндәй киреләнеп горудан ни файда ’ Яшәсәң, үләргә ашыкма инде син. Җитешерсең Көнен-көнгә охшаса, бетте инде ул. сүнден. дигән сүз. Менә бу чаттан аерылыша алар. Ханбал үз юлы белән китеп барачак, Хәниф, унга борылып, элекке Жданов урамы буйлап еенә юнәләчәк. Тиздән генә очраша да алмаслар. Ханбал иртәгәдән ялда, һәр елны бер үк вакытны сайлый. Яме сүнеп барган табигатьнең август аен. һавасы да саф, шәһәр халкының да, канәгатьлек табып, болын-кырлардан, су буйларыннан читләшкән чагы. Ярый, исән-имин генә ял итәргә насыйп булсын! — Рәхмәт, дустым! Сиңа да исәнлек-иминлек телим! Әллә соң, берәрне, мин әйтәм, алып «бөклибезме»? Юк, эчмим. Аракыдан башка гына ял итәргә исәп. — Алай күңелсез булмасмы соң? Бәлки... Юк! Аракы үзе тәннәрне оета-арыта бит ул. Аннан башка гына ял итәрмен инде, бигайбә! Ялыңны юмадык, дип уйлап ачуланма, бүтән вакытта» ярыймы! — Юдык дип исәплә! — Ярый, хуш! Күрешкәнгә кадәр! Каты кысышып кул бирештеләр. Үз юллары белән китеп барганда Ханбалның башына шик төште: «Кул биреп саубуллашырга ярамый бит, бүтән тиз генә күрешмисең, диләр!» Фалы дөрескә чыкты. 2 __ _ анбал ялының өченче көнендә, ялгыз фатирында китап укып ятудан тәмам туеп, телевизор-радионың тимер авызларыннан чыккан жансыз сүзләре-тавышларыннан арып, тере кешеләрне сагына башлады. Эшенә барып килергә уйлаган иде дә, бу фикереннән тиз кайтты Аңа анда ни калган? Болай да ел әйләнәсендә туйдырып бетерәләр, шул Зәнфирәне генә күреп кайтса инде Кирәкмәс, лаборант- калар белән нишләп чуалып йөрсен ул? Берәр чибәр кыз белән танышырга да тормышны җайларга кирәк. # Ханбал Вәлиев буйдак ир иде. Казандагы Дәүләт архивының фәнни хезмәткәре сыйфатында гомерен уздырып, кооператив фатир алуга ирешкән, хезмәттәшләренең фикеренчә. бик бәхетле иде. Хәниф аның буйдак булуыннан көнләште. Кичкә калып эшләргә яки бәйрәмгә җыелышырга туры килсә, һаман да бер сүзен кабатлап: — Син бәхетле, соңарган өчен колак итеңне ашарга хатының юк! — дин куя иде. Ялгызлыкта яшәүнең тагын да икенче рәхәтен татый Ханбал: хатын- кыз каршында сөекле ул! Йөз-биттә фәрештә сыйфатлары булмаса да. төшеп калганнардан да түгел шул. Холкы да күркәм. Сугышып-нитеп йөрми. Буйга да ару гына. Тик бераз диваналыгы гына бар. Ансы да зыянлы түгел. Бик яшьли гашыйк булып, шуннан калган истәлек кенә: шагыйранәлек, хатын-кызчалык кебегрәк. Шулай итеп. Ханбал Вәлиев ел әйләнәсенә бер генә тапкыр бирелә торган ялга чыгып, аларның алдагы өч көнен йокы һәм китап уку белән уздырды. Казан елгасы буена төшеп, арка кыздырырга тиеш иде ул. Әмма көннәре, яман да усал вә бозык карт хатынның йөзе кебек, ямьсез иде. Төньяктан искән салкын җил яңгыр да, кар да алып килмәде, әмма күк йөзе салынып торган болытлар белән каракучкылланган. көзгә тартым. Кояшның әсәре дә күренми. Әллә табигать саташкан, әллә бәндәләрнең олуг гөнаһлары бар, белмәссең. Радиодан иртәгә-берсекөнгә матур көннәр булачагын хәбәр итеп ты-нычландыралар. Бәлки? Ышанасы килә Ханбалның. Туган якларын да бер әйләнеп кайтасы килә. Җәлил каласын Анда аның апасы, абыйсы яшәп яталар. Елга бер, шулай ялга чыккач. Ханбал күрешергә кайткалый торган иде. Быел нәрсәгәдер аягы тартмый Юл хакы да кыйммәт. Бозылып бетте замана. Тормыш авырлашканнан-авырлаша бара, кибеткә керсәк, әйбер сатып алырлык түгел, бәһаләрен күрсән. күзен маңгайга йөгерә Алып-сатарлар белән дөнья тулды. Завод-фабрикалар эштән тукталдылар Инфляция Дәүләтенә дә ышаныч калмады. Әле бер фирка мәйданга бәреп чыга, әле икенчесе һәммәсе халыкка олуг бәхетләр, рәхәт тормыш вәгъдә кыла. Әмма һичнәрсә үзгәрми, ватыла башлаганы тәмам җимерелеп бетә бара, оеша дигәннәре ярты юлда таркала Халыкка вакытында хезмәт хакын да бирә алмыйлар Җитте заманалар, ахырга килеп терәлде. Кухня ягының диварына ярым авыш хәлдә эленеп торган радиосы телгә килеп, китап укып яткан Ханбалны сискәндереп җибәрде. Яңалыклар тапшыралардыр. Аларына да ышанып бетеп булмый. Матурлап сөйләгән генә булалар. Кая барсыннар инде? Анда эшләүчеләрнең балалары. тормышлары үзләренә, дигәндәй, хезмәт итәләр инде, өстәгеләрнең итәкләреннән чүп кагалар. Әмма каккан тузаннары авыр ташлар рәвешенә килеп, астагы мескен халык башына төшә Аһ-ваһ. аһ-ваһ' Яшәү кыенлаша, имеш, социаль яклау кирәк, имеш. Кемнән"’ Чаг саен утырган алып-сатарданмы? Әллә инде ясак өстенә ясак салучы дәүләттәнме? Әгәр дә менә шул ясаклардан коткармый, арындырмый икән, нинди социаль яклау хакында сүз була ала? Кызык инде, ә? Бер кулы белән мескен халыкка санап кына бирә дә. икенчесе белән учлап диярлек каерып ала. «Тамагың тукмы, өстең бөтенме?» - дип сорамый Юк. гафу, сорый икән әле. бик сорый. Тикшереп каравы ул аның, әле тагын нинди сынауларга түзә ала икән бу халык-сарык. дип уйлыйдыр Ханбал кичә кич подъезд төбенә чыг ып утырган иде Күршесе, бишенче катта яшәүче кечкенә буйлы карт юантык урыс, аның янына килеп сыланды да сөйләштерә башлады. Гел юк-бар хакында инде Бушка вакыт уздыру Ханбал шулай да әңгәмәгә катышып китте Шунда ул Федор дәдәй әй ген салмасынмы Йә. ничек, суверенитетыгыз барып чыктымы? Тормышлар яхшыр-дымы? Урысның гел төбендә мәкер яга икән. Әле былтыр-өченче еллар гына бу тема шактый куертылгач, шушы Федор дәдәй аның белән бәхәсләшеп алган иде. Рәсәйдән башка беркая да китә алмыйсыз сез. дип геге хәтта кистереп тә куйган иде. һаман шул җырын җырлый икән. Урыс урысныкын сөйләр инде, кемнекен тәкърарласын ди ул. Үз туны үз тәненә якын. «Үзем өчен куркасы юк. улым-кызым зур кешеләр. Рәсәйдә яшиләр», дип сөенә иде бу картлач. Ни өчендер күчеп китмәде шул. китәргә теләмәде Ул вакытта, бәхәсләшкән чакларында. Ханбал да үзенә әйтә килде: Федор абзый, үз илегезне яратасыз икән, мин каршы түгел, әмма миңа да үз ватаным кадерле. Мин аның азат булуын, суверен булуын телим.. Ә безгә, монда яшәүче урысларга нишләргә? дин хафага төшә иде ул. Үзен генә ярата белә торган халык кына мондый сүзләрне әйтә ала Әмма Ханбаг элегрәк аның бу соравына бик колак салмады Картның артык хафага калуын күреп, аңа. соңгы әңгәмәләрендә, соравына сорау белән җавап бирә башлады Әмрикәдә урыслар ничек яши соң? Моңа, әлбәттә. Федор абзыйның артыгы белән ачуы килен, без урысларны басалар, мыскыл игәләр. Татарстаннан куалар, дигән сүзләргә ябыша иде Ханбал. тсләмәсә дә. дошманның серен гөшеним дигәндәй. «Вечерняя Казань» газетасын укышгыргалап горды Үзе. дуслары арасында шаяр г калан бу газетаны «Вечерняя казнь» дин атый, әмма геге яки бу мәсьәлә хакында язганнарын күңелдән сөйләп биргәли иде Иптәшләре. хезмәт тәшләре арасында берәүләр аны милләтчегә санаса, икенчеләре. киресенчә, артык ваемсызлык га. милли хәрәкәтләрдә катнашмауда гаеплиләр Әйе, Ханбал Вәлневне алар көрәш мәйданының чигеһлә торып күзәтүче дип беләләр иде. Хәтта аның хакында шаяртып кына бер мәзәк тә сөйләштергәләп йөрделәр. «Имеш, халык, мәйданга агылып, шау-шөр килеп, митинглар уздыра, хөкүмәткә каршы зәһәр сүзләр ычкындыра Ханбалга — кызык, урам почмагына басып тыңлый. Берәү килеп сорый моннан: «Болар нәрсә эшли?» Ханбал аркылысын-буйга үлчи дә. бу абзый берәр олы кешедер, хөкүмәттәндер, дип нәтиҗә чыгарырга өлгерә һәм җавап та бирә: «Безне ачуланалар!».. Мәзәк дигәннән, ул, чыннан да. дөреслеккә туры килә, шаяртудан бигрәк, ачы тәнкыйть сүзе иде. Шулай да хезмәттәшләре арасында Ханбал милләтче буларак та. шовинист сыйфатында да танылмады. Ул, нәрсә булса — шул ярый, дип фикер йөртүчеләрдән иде. Аның өчен барыбер, арба ватылса — утын, үгез үлсә —ит, дигәндәй, дәүләт башына менеп идарә итәсе юк, кая ашкынырга! Федор абзыйның: «Йә. ничек, суверенитетыгыз барып чыктымы? Тор-мышлар яхшырдымы?»—дигән сорауларына каршы кичә кич әйтте дә салды; Саттылар безнең суверенитетны, саттылар. Урыслар үзләре дә Рәсәйләрен энәсеннән-җебенә кадәр саттылар. Хәзер татары-урысы барысы да бер хәлдә.. Ханбалның шушы сүзләрне әйтүе булды, Федор абзыйнын йөзенә шатлык нуры инде, сөенде карт, бик сөенде һәм тезеп китте: — Әле кичә генә, юк, элгәре, минем Марфа китап кибетенә кергән. Үзең беләсең, туалет кәгазе кыйммәт. Марфам йөге белән китап алган, сиксән сумга бит бары. Марксын да Ленинын да. Тормышлары хакында, беләсеңме? Укыйм да боларны. кабат актарам. Бигрәкләр дә акыллы кешеләр булганнар инде. Фикерләре нинди!.. Федор абзый шактый озак сөйләнде дә сөйләнде. Социализм корган, ленинча яшәгән бу бабайның гомере ахырында гына Маркс белән Ленинга мөрәҗәгать итүе, бәрдәфкә кергәндә генә аларны һәм алар хакында укуы Ханбал өчен бик тә сәер иде. Бу да коммунизм төзибез дип авыз тутырып сөйләп йөргәндер инде. Балаларын да олы җирдә эшлиләр, ди бит. Булыр-булыр. Шулар таркатып вә таратып бетергәннәрдер дә инде. Белми генә торгандыр әле үзе. Минем белән ачуланышып утырганчы, балаларын тикшерсен иде дә аларны утлы табада тотып карасын иде. Ханбал шулай уйлады, әмма ихлас күңелдән сөйләнеп утырган картны сүзеннән бүлдерергә кыймады. Эһе-эһе, дигән кебек баш кына селкетүен белде. Әмма татарларның суверенлыгын югалтуы белән үзе татар буларак бер дә килешәсе килмәде, хакыйкатькә каршы күңеле тартышты. Кичкә таба күк йөзе бераз ачылып, көн дә җылынып киткәндәй булганлыктан. Ханбал су буйларын, Казан елгасы ярларын бераз урап кайтырга ниятләде. Федор абзый подъезд төбендә утырмыймы, дип тәрәзәдән күз ташлады. Ул урыс белән бер дә тел әрәм итеп маташасы килми иде аның. Урын-җирен тарткалап рәтләштергәләде дә, китабын үзе белән алыр* гамы-юкмы дип уйлап бераз торганнан соң, аны язу өстәлендә калдырып. җәһәт кенә ишеккә юнәлде. Нәкъ аны гына сагалаган диярсең, картлар кия торган калын күзлеген маңгай тиреннән саргая башлаган кулъяулыгына сөртә-сөртә, ярты гәүдәсе белән таягына таянган, кичәге зәңгәр эре шакмак күлмәгеннән баскычта Федор абзый басып тора иде. Лифт эшләмәгәнлектән, подъезд төбенә төшеп килүе икән Ханбалны күрүгә, күрешергә дә онытып: — Менә бит ничек безнең илләр, - дип сүз куертырга гына маташканда, коты очкан буйдак, нәрсә эшләргә дә белмичә, җәтмәгә эләккән кош төсле, артка-алга тартылды да: Федор абзый, вакыт тар...—дип, баскычтан аска ташланды, бераз ераклашкач кына, исәнләшергә дә онытканлыгын исенә төшереп: «Дөрес эшләмәдем бугай?»—дип үкенеп тә куйды. Картлачның, чыннан да, гаебе юк иде. Кичә Ханбал тыңлап кына утырып дөрес эшләде, нигә бәхәсләшергә. Сүз куертудан, фикер алышудан Федор абзый кебекләргә файда булса, дөньяда гел бәхетле кешеләр генә яшәр; авырулар да. борчулар да булмас иде. Кая ашыгам әле? — дип акрынаерга мәжбүр булды Ханбал Гүя. кыз янына очрашуга йөгергән егет диярсең үзен, башы-күзе әйләнгән, кем көтеп торсын ди аны. кемгә кирәге бар? 3 ■у едор Зайцев, гомере буе заводта слесарь булып эшләгән, әмма хезмәте белән дә. акылы ягыннан да игътибарга лаеклы саналмаган Тау ягы урысы иде. Казандылар Тау ягы дип Идел артындагы Югары Ослан районын атыйлар Ләкин. Арча ягындагы Биектау аталган бер төбәк күпләрне Тау ягы дигән чагында саташырга мәжбүр итә. Тик бу якны шул ук казандылар икенче төрле атый һәм үзләренең ышаныч урыны санап. Казан арты дип йөриләр. Ераграк җирләрдән килеп монда төпләнгән килмешәкләр боларны белеп бетерми, хәтта урыслар да аңлашмыйча кала. Әмма татарлар, үзара сөйләшкән вакытларында һаман да шушы төшенчәләрне кулланып, бу мәгънәләрне сер урынына саклыйлар Шунлыктан Федор Зайцев, чәчләренә ак төшкән, урта буйлы, гомергә үзен татар хәйләсеннән шикләнеп яшәргә мәжбүр иткән кеше буларак, бу «серләрне» яхшы ук белә вә төшенә иде. Ул электән үзен җирле халык теленә күнектереп, сөйләшер дәрәҗәдә үк саналмаса да. аңлап калырлык рәвештә татарчаны белә диярлек иде Дөньялар буталып киткәч, гел дә радио-телевизордан тагар тапшыруларына колак салып: Менә нишлиләр бит. симерделәр! Сталин җитешми үзләренә, дин. хатыны алдында усал-усал сүзләр белән җирле халыкны җиргә орып таптый, ачулана торды Хагыны Марфа исә гомере буена китапханәдә эшләп, мөдирлектән ахырга таба идән юучы дәрәҗәсенә төшерелсә дә. татарларга карага әллә ни усал сүзләрне кулланмый, иренә дә: «Алар да кеше инде!» дип әйткәләп куйгалый иде. Аның ул гыйбәрәсе Федор абзыйны кузгата, ачуын кабарга. Шунлыктан үзсн-үзс тыя алмас дәрәҗәгә җигеп: Акылың кыска булды синең! Исеңдә түгел мени? Мөдирлектән идән юучыга кем төшерде үзеңне9 Шулар, шулар булмый ни. татар хатыны директор булып килде Беренче итеп сина бәйләнде Начар эшли идеңмени? Марфа сер бирмәде Гомумән, алар гомерләре буена фикерләрен ахыргача бүлешеп яшәмәделәр Иренең коры һәм аю табанлы бер нәрсә булт анлыгын яхшы белгәнлектән, күңелендәген һич тә ачып салмый иде ул. Бер-бер нәрсәне төшенеп алса, җанын ашаганлыктан, нәрсә өчен сер бирсен, ди. әле? Матур иде. чибәр иде кайчандыр Марфа түтәң Авылдан Казанга яшьлек юләрлеге белән күченеп килмәгән булса, әллә кем игәрләр иде үзен. һай. ничек йөрде аның артыннан Самуил, унбиш чагырымнан ук җәяүләп тә. атка атланып та килеп җитәр иде. мескенем Карлыгач кашлы, кылыч борынлы, чандыр бу татар егете, гүяки, аның бәхете өчен генә күкләр тарафыннан яратылып, аларны махсус рәвештә район слетында очраштырган иле Шундук бер-берсенә мөкиббән киттеләр Әллә нишләде Марфаның йөрәге Өзелепләр генә кит те инде Башы диңгез суы кебек тора салып шаулап куйды Егыл да үл генә инде. Самуилнын маңгай чәчләренең бөдрәсен сыйпый-сыйпый иркәлисе килде Сораштыра башлавына, бер сүзен җавапсыз калдырмады Урыс телен аның вата-жимерә сөйләүләренә дә исе китмәде, сандугач тавышларын хәтер-ләткәндәй иде һәрбер әйткәне. Булган икән ул. булган гомеренең бәхетле чаклары Килә иде бит. килә иде Унбиш чакрымнарны исе дә китмәстән җәяүләп килеп җитә иде. Ә бу Федор, белмим, кайдан очрагандыр газиз башына бәла иттереп? Белми шул барсын да. Исмаил бит әле? Самуил дип әйттертә иде үзен. — Нигә алай?—дип сорагач: — Урыс теле укытучыбыз, сезнеңчә менә шулай була исемең, дип өйрәткән иде. күңелемә кереп калган, матур яңгырый бит,— дия торган иде. аңлатып. Егет тә иде соң үзе. Әгәр дә колхоз утарында янгын чыгып, өстенә нахак сүз әйтеп, авыл урамына да кермәс итмәсәләр. Марфа гомерлеккә аныкы буласы иде. Язмыштыр. Таң белән озаткан иде үзен, юлда милициягә очраган бит, икмәк каракларын сагалап йөриләр икән. Басуны ярып чыкмасынмы, мескенкәем. Кесәсенә бераз арыш башы да уып салган булган. Җитмәсә аның артыннан ук авыл ягыннан ут ялкыны да күренгән. Тотып бәйләп китерделәр үзен. Шушымы?—диләр, халыкка күрсәтеп.— Ул гына чыкты сезнең авыл ягыннан, аның гына эше. Аһ, ничек бәргәләнде Марфа, милициянең алларына тезләнердәй булып ашкынды. Әмма сакаллы авылдашлары: — Татарыңны яклыйсы итмә, башыңа җитәрбез. Христос дошманы!— дип кенә өркеттеләр. Башкача нәрсә кала? Буйсынды шул. буйсынды. Әллә ничек кенә җиңелде. Бирешмәскә иде. Бәхетен ятларга калдырмаска иде дә бит. Язмыштыр инде, язмыштыр. — Ул түгел бит. ул түгел! — дипләр карады. Кемдер, арттан килеп, ике җилкә арасына каты гына сукты Марфа үзенең тулып пешкән гәүдәсен тотып кала алмады, тузанлы җиргә ауды: «Ул түгел бит!» — дигән үтенечле өне генә күнитекле табаннар астында калды Самуилны Казанга алып киткәннәр. Марфаны урын-җиргә кайтарып салганнар. Төннәр буена әле калак сөякләре авыртудан, әле йөрәге әрнүдән сызланып, эче ката башлаудан тагын аңсызлык дәрәҗәсенә җиткәләде. Боларның барысы да бергә төрле-төрле авырулар аркасында идс. Кичке караңгылык үткәч, бөтен буен кайнар ут алды. Нидән икәнен белештермәде. Эче катканлык сәбәпле, лапас артына чыгып тез чүкте. Бала төшерде. Әле яңа туган үрдәк бәбкәсе кадәр генә ит кисәге, яралгы хәлендә генә иде. Аны туфракка күмде. Мунчага барып юынды. Әллә ничек кенә үзен чиста татар хатыны кебек тоя башлады. Моңа кадәр сарафаны астыннан ыштан кигәне булмаса. моннан соң аны калдырмады. Гел дә чистарынып йөри торган гадәткә керде. Иптәш кызлары татар хатыннарының ыштаннар киеп йөрүләреннән көлсәләр, юынганда артлары белән кышын җиргә ябышып, кузгала алмый газапланалар, диярәк сөйләнгәләсәләр дә. Марфаның күңеле кайтмады. Озакламый әнисе дә аның гадәтләрен сизенә башлап, аптырады. — Христос дошманына килен төшәрсең микәнни? дип усал гына кырын күз ташлап ачулангалады. Әмма Марфаның исе дә китмәде. — Мин — комсомолка! — дип кенә бәхәстән читләшә бирде һай ул чаклары, һай ул көннәре! Бер яктан, яраткан кешесеннән малай тапкан бәхетле хатын кебек хис итсә, икенче яктан, нахак бәла белән ирен югалткан горур хатын кебек тотты буй-сынын. Баштарак авылының кара урыслары Марфага ачулы йөз күрсәтсәләр, озак та үтми чын гаепле бәндә кулга эләккәч, һәммәсе оятның нәрсә икәнлеген танып, моңа кадәр гайбәт сөйләүдән озынайган телләрен самогон суы белән өттеләр Хәтта ни буй бирми торган ташмаңгай рәис Дмитрий Карпович та. Марфаның каршына төшеп: И кызым, гафу гына итә күр инде, минем гаебем юк бит!—дип теләнде — Сорадылар: «Шушымы?» диделәр. «Нәкъ үзе!» дидем шул. Әмма артыңнан килеп, сиңа, кызым, кул күтәргән кешене белә алмадым. Шулай да белештерермен әле. ярыймы! Дмитрий Карпович килештерә белеп сөйләшә торган кеше шул Марфаның күңел төбенә җыелган барча үче-ачуы юылды да төште Елмаеп ук йөри башлады. Ул авырып, бала төшергән караңгы иртәдән сон. кулына аркан гогып, асылынырга инде әллә, дип уйлаган авыр минутларын да онытты, төне буе исәрләнеп йөрүләре дә исеннән чыкты Ә юкса Казанга барып, Самуилын үзе алып кайтырга да ниятләгән иде би). Барысын да сөйләп бирергә иде исәбе. Йөрәге житмәде. Тан белән арын йоклады Төш күрде, имеш, томанлы иртә икән Самуилы, әнә. аркасына биштәр аскан да кара күзләре белән карап тора «Кая минем малай? Нигә аны төсем итеп сакламадың? Моннан сон син минем хатыным түгел, дип аерам үзеңне!» —ди. ә үзе: «Кара елан!» —дип кычкыра Марфа аңлый алмый, ни хәл бу? Нигә алай, ди9 Самуил күрсәткән җиргә карый Араларында озын, юан кара елан Йогам, дип килә. Самуил кул болгый Томан арасында югала Кара елан аның артыннан бармакчы. Марфа атлап чыгарга итә. булмый Менә-менә Самуилның аркасы күренгәләп китә Марфа кычкырыклар карый: «Безнең бит малаебыз бар!» Кулына биләүле баланы ала. күтәрә Ачып җибәрә, ә анда һичнәрсә юк, бары кызыл миләш тәлгәше генә Юк икән, кан. Кызыл җиреннән каралып китә. Марфа Самуилны дәшәргә маташа, башы сызлый, авыр... Каядыр кайдандыр чишмә ага... Уянып китеп күрсә. Марфанын башы мунча почмагына сөялгән, ә үзе туфракта ята икән. Лапас башында яны белән байлар кебек баскан, киндер чалбарын тезенә кадәр төшергән газиз әткәсе иртәнге кече йомышын озаклап үги икән Ничек кызын күрмәгән Шунда Марфа, төшен онытып, һич көтелмәгәнчә уйлап куйды: «һай шакшы да инде безнең халык!» Күз алдыннан бер якты нур үтеп киткәндәй тоелды, гүяки, дөнья бер генә мизгелгә балкып, барча әйләнә-тирәнең асылы-җапы ачылып куйгандай булды Марфаны әтисе дә шәйләп, йомышыннан туктамыйча гына: Әй. зт җан. нишләп анда утырасың, агаңны куркыттың бит' дип җир тибеп сүгенде. чалбарын эләктермәстән. бил турына күгәреп, берни булмагандай өенә чумды Марфа, күтәрелеп, аның артыннан китте Ишек катындагы тактадан ясалган урынына менеп ятты. Әгисс исә гагын аны шәйләмәде, әллә игътибар итүне кирәк санамады, мыгыр-мыгыр нидер бытыртап, кочагындагы хатынында каезланды Марфанын әнисе йокы аралаш сүгенеп куйды Кит әле, Христос дошманы1. Тәнендә арганлык тоеп, төше исенә төшкәннән тиргә багар дәрәҗәдә куркып. Марфа йоклап китте. Кояш шактый күтәрелгәч кенә әрнеп уянды. Аягына бас гы. Су буена көянтә-чиләк тотып төште Дәшми- нитми генә мунча якгы Көне буе авызына ризык капмады Юынды- сөртендс Тагын тәнендә кер бардыр кебек белеп, икенче кат мунча юынды һаман да Самуилын уйлады Озаклан-озаклап сөртенгән чагында зәңгәр күзләре үз буен буйлады Тәненә җылы йөгерде Самуилы соклана торган иңбаш чары, беләкләре, балтыр һәм калын ботлары болар барысы да тик Марфа ла гына түгелме соң? Тагын кемдә бар9 һай. Самуил, ашадылар бантыңны, тереләй ашадылар Казан тиклем Казанга олактырылгач, кайтармаслар шул. кайтармаслар Гаебеңне юк дин бел-мәсләр шул. Кемнәргә калдырдың ласа? Әллә соң тәмәке шырпыңны ташлап киткән иленме9 Тартмый идең бугай ич? Самуилны гаепле дип уйлавыннан Марфанын үз-үзенә ачуы килде. Әмма күңелен гагын татлы уйлар биләп алып, аяк очларыннан биленә габа бармакларын шудырды Нәкъ Самуилы кебек кыланды һай елгыр иде дә соң үзе' Акылларны адаштыра ала иде Марфанын куллары нечкә җиренә тиеп китте. Ыңгырашты Күзләре йомылып, артка таба саклык белән генә аулы Сузылып яткан хәлендә куллары белән акрын-акрын. үз алдына ләззәтле хисләр вә уйлар эчендә йөзеп, ак күмәч төсле кабарын пешкән күкрәкләрен сыйпады «М-м-м Самуил, кадер тем!. » Кулын җәеп җибәрде. Рәхәт иде. Әмма ниндидер салкын әйбергә бармаклары тиеп китте. Акылы айнып, тиз ара күзләрен ачты. Нәрсә булыр? Йөрәгенә шом йөгерде. Тиеп киткән урында дәү вә куркыныч гөберле бака утыра иде. Күзләре дә сыерныкы кадәр. «Ай-й-й!» Марфа аның өстенә чиләк каплады, тиз-тиз киенде дә өенә ашыкты. Ялгызы мунча керүдән гайрәте чигеп, моннан ары бары тик берәр иптәше белән генә юынырга йөри торган булды. Аягына басканга өч көн үтте дигәндә Марфа Волковага атап чакыру кәгазе килде. Авыл советында мөһер иясе Митрофан карт тиз арада район үзәгенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты, хәтта пожаркада арлы-бирле эшләр өчен генә тотыла торган, сабырлыгы өчен Куштан бия дип йөртелә килгән атны җиктереп, арба башына үз малае Алешаны утыртып, юлга кадәр чыгарды. Олы чатта башка юлаучылар очрап, аларга ияртеп, үзе кире җәяүләп кенә кайтып китте, Көн кызу булды. Алдагы арбаларда кызыл комачлар эленгән, татар абзыйлары дәүләткә ашлык илтә иде. Марфаның хәтерендә еш ишетеп тә шулайдырмы-юкмы дип уйларга башына да килмәгән, әмма авылдаш-ларыннан да сорашып белешмәгән, һәркемнең телендә йөргән бер сүз тугланды. Ул канатлы вә мәгънәле итеп әйтелеп, күңелләрдә дәрәҗә вә горурлык уята иде. Самуил белән йөрешә башлаганнан бирле онытылып беткән икән. «Татарлар эшләсен, урыс бай яшәр!» Моның мәгънәсе болайрак итеп аңлатыла иде. Имеш, татарлар — буйсынган халык. Бу дөнья урыс белән татардан гына тора. Калган халыклар исә санга да керми, йә татардан, яки урыстан азганнар гына, хәтта французлар да! Урысны Христос ярата, ярлыкый, ә татарлар — басурманнар, денсезләр. Чиркәү төзеп, чаң кага белмиләр, манарага менеп кычкыра гына алалар. Шунлыктан алар кимсетелгәннәр, шайтан чакыручылар! Чаң каксаң, сатана кача икән. Манарадан татарлар кычкырып, аны үзләренә чакыралар... Татар — буйсынган халык, коллар кебек булырга, урыс өчен эшләргә бурычлы. Урыс бай яшәргә, көч түкми ашарга тиеш. Христос шулай теләгән! Олаулардан күренгәнчә, татарлар, чыннан да, эшлиләр икән! Марфа аларның боек һәм күңелсез көйләрен тыңлап барды, Самуилын исенә төшерде. Аны кызганып куйды. Шулай да мәхәббәте әлегә күңел түрендә дөрләү сәбәпле аны кызгана, исән-имин генә төрмәдән азат ителсә, һичшиксез, урыс диненә күчертеп, үзе белән бергә яшәтергә иде исәбе. Шулай итеп Марфа әллә ниләр уйлап бетерде. Төрле планнар корды. Гүя, ул район үзәгенә Самуилын алып кайтыр өчен бара. Килеп тә керер, кочаклап та алыр, алып та чыгар. Дөньясы урыска буйсынганда, кем каршы килә алсын?.. — Сине дә шул янгын өчен чакырталармы? Татар белән йөрсәң, шул була ул. Әнә тегеләр төсле бил бөгәргәдер исәбең! — дип, мыскыллы елмаю белән Алеша үтереп кенә Марфадан көлеп куйды. Әмма кыз аның ярты сүзен дә ишетмәде. Үз уе үзе белән булганлыктан, кешенеке исенә дә кереп карамады. — Сине дә чакырталармы?—дип Алеша тагын кабатлады.—Кичә Федор Зайцевны илтеп килдем. Аның белән озак сөйләшмәделәр. Теге татарыңның әнисеннән сорау алган булганнар. Тикшерүче көлә, ди, син буласыңмы инде ул Пидер, дип әйтә, ди. Имеш, теге татарның әнкәсенә: «Мин Пидер янына барам»,—дип әйтә, ди. «Нигә болай аңа бик ешладың әле?»—дип сорагач: «Пидерем дрыгым!» — дип дия иде дип әйтә, ди. Көлә икән Федядан тикшерүче: «Давай, пидерем дрыгым!»—дип. Моңа Федя абый түзеп тора алмаган, тавыш куптарган. Шуннан үзебезнең урыс тикшерүчесе аны тынычландырган. «Монда аның да, синең кебек үк, бер гаебе дә юк. Сезнең авылда пожар чыгарган теге татарның әнисенең сүзләрен генә әйтеп күрсәтә ул,—дигән:— «Пидерем дрыгым» диюен генә кабатлый бит. Аңлыйсындыр, аңсыз малай түгел бит син. «Федор — мой друг» дигәне инде ул, ягъни шулай бит?» Боларны ишетүгә, Федор абый тавыш куптарган тагын да. Юкка аларга Зайцев фамилиясе такканнар, дөресе сезнеке булыр иде. Ә менә сезгә Зайцев кушаматы бик бара Федор абый: «Ул гатарны гомеремдә ике генә тапкыр күрдем, анын да беренчесе слетта, Марфа артыннан киткәненә ачуым килеп калды, шулай да танышып, аны зчәргә кыстап маташкан идем, минем кыз артыннан бармасын, дип. Булып чыкмады. Үҗәт татар. Ә икенче тапкырында мин аны янгын көнне милиция кулында күрдем Анын белән бернинди әшнәлегем юк'» дигән. Сине яклаган инде Тагын да сораш 1ырып маташканнар Кичә боларны бәйнә-бәйнә каравыл өе янында Федор абый сөйләп утырды. «Мин. ди. Марфаны беркемгә дә бирмим, мин аны яратам!» ди. «Шулай дип тикшерүчегә әйткән идем, чагын сораулар бирделәр. «Син, ли берсе, бәлки ул татарның килгәнен-киткәнен сагалап та йөргәнсеңдер. Бәлки аларга үч итеп янгынны син чыгаргансыңдыр?» дип аптыраттылар Мин әйтәм. бетте баш Нахактан башыма бәла салалар Әле дә ярый исемә төште. Мине Лаеш районына бакчачыларның өч айлык курсына укырга җибәргәннәр иде бит. Мин монда булсам. Марфаны ул черек татарга бирер идемме? Юк бит. шулаймы? Шулай Ә авылга тап белән кайтып төштем. Район үзәгендә үк бер юлаучы үзенә иптәшкә дип утыртты. Безнең авылта милицияне алып кайтырга килүен әйтте Яхшы да кеше инде үзе. Татар булса да. алар арасында бер юньле дигәне очрады. Моны тиз чакыртып алдылар. Аның артыннан кергән тагын бер милиционер мине танып калды. «Теге ут төртүчене авылдан алып чыкканда каршыбызга очрады, арбада иде Тәмәке дә бирде әле үзебезгә!» ди бу. Аг тоткан татар да таныды. Сөйләп күрсәтте. Урысчасы да аңлашылырлык үзенең. Безнең боярда ат караучы хезмәтен үтәгәндә өйрәнеп калган Менә шулай» Аннан, ди Федор абый, болар гагын сораштыра башлады Сөйләргә кушалар. «Әйт. диләр, очраштыгыз, танылыгызмы бер-берегезне’» Таныдым, дим Улда таныды Нидер әйтмәкче иде. милиционерлар каты тоттылар, ирке бирмәделәр, дидем, ди. Шулай итеп, башка борчымаганнар үзен. Кайтарганнар Федорны. Кичә кич буе эчтеләр, бөтен авыл җыелды. Синең дә абзац бар иде ич Сөйләмәдемени? Федор абый белән кочакка-кочак җырлашын га утырдылар әле Синең хакта да күп сүз йөрде. 11әрсә диделәр? Тыңлап барган җиреннән Марфа да телгә килеп сораганын сизен- мичәрәк калды һәрхәлдә, аның өчен ирләрнең ни-нәрсә хакында сөй- ләшент әнвәре кызык иде Нәрсә, дисеннәр, ул татардан котылдык, үзебезнең урыска бирергә кирәк Синең кебек чибәр кызнң черек бер татарга тапшырырга ярамас, дип сүз куештылар. Шулайдыр инде! Марфа боек кына җавап бирде. Әгәр дә Самуилы нахактан төрмәдә чересә, ул вакытта ни чара’ Әнә бит. кемнәрне генә харап итмәделәр Бер гаепсез учи телләре Павел Зорин бар иде Ни яхшы кеше иде. мескенем Дүрт класс белемне барча балага тигез итен бирле Әллә ниткән гаепләр табып, район гәзитенә язган мәкаләләреннән дин исе килә, дигән булып алдылар да киттеләр. Баксаң. Чисгай япаннан поп улы икән үзе Яшереп йөргән. Иллә дә яхшы кеше иде инде Нәрсә булган, атасы поп икән, малаенда ни гаеп бар’’ Тере килеш ашадылар шул башкайларын Нин ти чимр кешенең бш' $ i нк-бтп \т пөхтәлек, ул хатын-кызларга, олыларга карата хөрмәт тәре дисеңме, ул итагатьлеккә өйрәтүләреме барысы да сокландыртыч иде Самуилны әллә ничек кенә шул учителенә охшаткан иде. менә нәрсә өчен икән! Язмыш тары бер төрле килде дә чыкты Аттылар бит Павел Петровичны. Зорин дитән фамилиясе дә калмады Мондагы Медведевләр. Зайцев ишеләр башы ашагандыр инде. Хайваннар дөньясы! Менә хәзер Са- муилның артына чокыр казыйлар, Марфаны бәхетсез итәләр. Үч итеп, баласын да яшәтә алмады ичмаса. Истәлеге сакланыр иде! Куштан бия ихластан оеп. йоклап ук киткәләде. Алеша ара-тирә аның сыртын сәнәк сабыннан гына ясалган таяк белән изгәләде. Әмма барыбер файдасы күренмәде. Куштан бия сер бирмичә генә атлый торды. Бояр аты шушындый буламы инде, иблис,— дип сүгенде битен- борынын ямьсез сипкел баскан Алеша Карт тәре, кара инде, татар җырына мәлҗерәп бара. Боярның ат караучысы татар булган, дигәннәр иде, дөрестер. Бу кадәр дә баш бөккән нәмәрсә 6}-..лае иде! Ние! дим. ние! Урыс малаеның гайрәтләнеп тавыш бирүенә татар абыйлар шыңшып баруларыннан туктап, атларын юлдан читкә алырга ашыктылар. Үзләре куркышып кына шушы сипкел баскан ямьсез Алешага карап-карап алдылар. Гүяки, менә хәзер бу маңка малай камчы белән аларның сыртларын каезлар да юлдан таярга әмер итеп сүгенер төсле иде. Алеша исә, куштан бияне йөгертеп, олауның алдына чыкты һәм, масаеп кына: Менә шулай!—дип куйды.— Болар гомергә каеш дирбия күргән кешеләр түгел иде. Кара әле. совет нишләткән үзләрен! Исәбе Марфаны сердәш итү иде дә. онытып җибәргән икән, сөйгәне татар иде бит! Ул арада пристаньнән кузгалып баручы пароходның куе кара төтене күренде, аның артыннан ук якты вә саф Идел елгасы ялтырый башлады. Тузанлы юлдан акырын гына юырткан куштан бия. максатка ирешеп җитәчәген сизепме, әллә инде гадәти ялына тукталачагын белепме, башын күтәреп кенә фыркылдап алды. - Син мине көтәрсең инде, Лешка, берүк, яме?—дип үтенде алдан ук Марфа.— Кичкә калмабыз дип беләм, әле төшлек туры гына бит, ярыймы? — Анда карарбыз. Соңга калмасак! 4 . анбал, адымнарын акырынайткач. Казан суы буена төшеп тор- маска да булган иде. әмма ниндидер бер эчке сиземләү аны һаман җитәкләп бара бирде. Бер яктан, ул бәйләнчек урыстан котылды. Кара инде, ә. һаман аңламаса аңламый икән, дип уйлады ул. Татар халкы үзенең асыл егет-кызларын бирде бит шушы урыс милләте өчен. Барча кенәзләре татардан үзләренең, күпме язучылары, акыл ияләре, галимнәре. Кайсы халык шулкадәр урыс өчен хезмәт иткән? Татарлар! Ул сугыш батырлары, дисеңме, нахакка һәлак ителгәннәреме—меңнәр вә миллионнардыр. Бер дә үзләренең классик әдәбиятларын укымыйлармы соң алар? Татар мирзаларының исемнәре тулган бит ул әсәрләрдә. Юк, кадерен белмиләр, башкаларны санламыйлар, шунлыктан үзләренә дә көн тапмыйлар, бәхетләре юк. Әнә, бу хатын, эт ияртеп баручы, һаман- һаман урысча такылдый, ә бөтен килеш-килбәте — татарныкы, югыйсә! Ничек затлы киенгән! Боларына кадәр аларныкы булып беттеләр бит. Бер дә үрсәләнми мөмкин түгел. Ярый әле югары даирә татар зыялылары үз милләтен саклап кала алды, телен югалтмады. Егет шушы рәвештә үзе белән бәхәсләшеп, ялкынлы милләтпәрвәр дәрәҗәсенә күтәрелерлек хәлдә иде. Картлач урыс белән гәпләшүдән кот ылган төсле тоелса да, асылда ул аның янәшәсендә киләдер кебек иде. Ханбалның Казан су буена төшүендә тагын бер файда күрелә иде: ул менә бүген булса да базда ятучы бәрәңге сабагы хәленнән чыгып, баерга якынлашучы кояшта иркәләнәчәк. Шушы салкынча болытлы күк йөзе әгәр дә кызыл шәфәкька төренеп калса, иртәгә дөньялар бердәй җылы нып китәчәк. Ирта аязса, кич аязмас, кич аязса, һич аязмас! Анысы да бар биг әле аның. Нинди көзгә охшаш җәй бу? Үзе ямьсез, үзе гамьсез Кояш телим мин. кояш! Йа Ходаем, шушы якты кояшыңны да бездән, без мескеннәрдән кызганасын... Егетнең язмышында әһәмиятле урын тотачак өченче бер як та шушы Казансу буена төшүендә күреләчәк иде. Моны ул хәзергә белми һәм төшенергә дә мөмкин түгел, чөнки планнары башкачарак. Аның кем белән булса да танышырга һич ниятендә юк. Әмма күкләрнең йөреше аны үз җәтмәсенә тартып алганлыгын искәртми мөмкин түгел. Ялгызлык туйдырган аны Бертөслелек акылын буалаган. Хисләр үзгәрешен таләп итә җаны Буйга җәелебрәк төшкән караңгы-кызыл плат кигән татар марҗасы әлсдән-әле этенә дәшкәләп. аңа кая таба барырга әмерен бирә килде. Ханбалга бу күренеш кызык тоелды. Этенә караганда, бу ханым күркәмдер сыман тоелды һәм аның шулай булуын теләде егет Әмма арттан килеп сүз башларга җөрьәт итмәде. Кара, эте ничек сизенеп тора барысын да! Яшь колын кебек җитез-җитез хәрәкәтләр белән яшел үлән өстеннән йөгеренсә дә. әле каш астыннан гына, әле буй басып. Ханбалга карап-карап куйгалый. Алла сакласын, биеклеге лә ярты метрдан югары булыр Шома ак. дөресрәге, кар кебек ак тиресендәге сирәк-сирәк кара тимгелләре дә күзләр төсле. Иясе тукталып калды. Ханбал аның яныннан үтеп китәм дигәндә тыелды. Эт, мускуллы аякларына ныклап терәлеп, аңа ташланырга әзерләнгәндәй, башын югары күтәрде. Айзик! Тынычлан! дип тавыш бирде ханым. Эте тынычлангандай итте, әмма үзенең Вазыйфасын яхшы аңлаган хәлдә, күз-колагын сакка куйды. Авызы ерык бу адәм кисәген чәйнәп өзәргә әзер иде Этегез, күренеп тора, матур да. акыллы да икән! Ханбал теләмәгән җиреннән сүз башлады Ханым җавап бирергә ашыкмады Ул да бу ирне тиз арада өйрәнеп алырга омтылды Дөресрәге, алар икесе дә күз ташлашып, бер-берсснен килеш-килбәтен, төс-кы ятимен билгеләп алдылар. Айзик дигәне аларның ни эшләүләрен күзәтте. Хуҗасы елмаеп карагач, бераз тынычланып куйды, әллә ничек кенә, егетнең исен искәрергә ниятләп, яныннан узды. Таныш кебек тоела иде Моннан соң тәмам тынычланып, яшь колын төсле алга элдерде. Хәрәкәтләре затлы һәм матур иде. Ул гына да түгел, хәтере яхшы буларак. Айзик бу адәмне танып алды: күрше йортларның берсендә яши. эчми-исерми. сасып йөрми, тавыш-гауга. 1аяк-гаш күгәргәне юк! Ул өреп кунды, әмма хуҗасы игыибар бирмәде, елмайган килеш егетне тикшереп чыкгы Күз карашына Ханбал нык кына гәүдәле, антик йөзгә тартым сыйфатлы. ябык бер кемсә иде. Әгәр дә артыгы белән үз-үзен яратуын, бәхәсләрдә өстен чыгарга омтылуларын, саранлыгын искә алмасак. яхшы кеше. Сәер сәерен, әмма зыянлы түгел! «Бу минем кебек эт сугарып йөрүчегә охшамаган!» дип нәтиҗә чыгарырга өлгерде ханым. Егеткә артыграк мөкиббән киткәнлеген исереп. сүзенә җавап бирергә кирәк иде. дигән фикере башында кайнап чыгуга, хәтерен яңартып алды «Ә. этнең нәселен сорады бугай. Әйтим инде, белеп торсын Болай охшаш яклары да бар боларнын Иөз-кыяфәг- тәме, үз-үзләрен тотышларындамы?» Далматин нәселеннән ул. Әлрән диңгез далматины. Тышкы яктан гына шулай ягымлы кебек, ә асылда, белеп гору комачауламас, усал холыклы, ямап хәтерле этләрдән санала! Бер мәртәбә кискен караш ташласаң да. икенче тапкырында тешләргә әзер юра! Шулайдыр, дип килеште Ханбал. Ничек гер бар да үз җае белән килеп чыкгы Ханым егет артыннан иярде, сөйли бирде Теле ачылып киткәнлеген сизенми дә калды, тагын- тагын бу ирне ют карлыйсы, этне иярткәне кебек янында йөртәсе килде, шулай булуын теләДе. — Бу нәселдәге этләр безнең илгә Әдрән буеннан кертелгәннәр, анда исә Греция һәм Югослав илләрендә киң таралганнар Аларны затлы, тыңлаучан булганлыклары өчен аксөякләр бик ярата. — Бөтен яхшы нәрсә аларда булыр инде, грекларда, диюем. Борынгы халык шул, акыллы милләт. — Борынгы греклар далматин нәселле этләр барлыгын белгәннәр- дерме-юкмы, әйтә алмыйм, әмма аларга аны һиндстаннан китергәннәр. Төп йортлары — һиндстан бу этләрнең. Рәссамнар белән сынчылар да далматиннарны читкә этәрмәгәннәр, һәр гасырның, һәр илнең диярлек рәсемнәрендә алар урын алган, бигрәк тә Шәрекъ миниатюраларында! — Сокландыргыч! һичшиксез, сокландыргыч нәсел! «Көләме соң бу миннән? — дип уйлап алды ханым.— Әллә эттәнме? Кайсы җирләре охшаган соң боларның? Исеме дә Айваз ишедер әле!» Ханымның тере кешене эт белән чагыштыруы начар нияттән яки тәрбиясезлектән килми, бәлки якын итүдән генә иде. Ул биг теләсә нинди эт белән түгел, үзенекенә тиңли, яраткан этенә. Аның хакында кычкырып әйтергә ярамас, әмма... — Исемегез Айваз түгелме? — Нигә алай дисез? Әллә берәр танышыгызга охшаганмынмы? — Әйе, дисәм дә ялгыш булмас. Мин дөрес әйттемме? — Сезнен кәефне бозасым килми, шулай да сез ялгыштыгыз! — Егет, борынын чөйгәндәй, тантана итеп алды. — Ә нинди соң? — Әйтми дә булмас. Ә үзегезнеке? — Нигә, шикләнәсезме әллә? Минеке—Альбина! Тагын нәрсәләр кызыксындыра? Егет каушабрак китте. «Тагын нәрсәләр кызыксындыра, ди бит! Ә кызыксындырмаса?» — ул үртәлеп куйды, әмма исемен белдерми тору-ыннан үз тупаслыгын танып, ханымның алай җавап бирүенең сәбәбен төшенде, хатасын төзәтергә ашыкты: — Кызганыч, Айваз түгел, Ханбал исемле мин. Ханбал Вәлиев бар булганы белән сезнең каршы да! Аның үз-үзен фамилияр тотуы бер дә файдага булмаса да. ханым көлеп үк җибәрде. Энҗе сыман ак тешләре белән тел очын тешләп куйгандай итеп тыела калды: — Алай! «Бу нинди дивана икән?» — дип уйлап куйды Альбина. Аңа ничектер кызык булып китте, шаярасы, көләсе килде. Әмма әле яңа гына таныша башлаган вакытта артык җәелеп затсызлану да мөмкин түгел иде Ханбал да ашыкмады. Сораштырган булды, тегене-моны сөйләргә талпынып карады, теләгенә генә ирешә алмады. Сөйләшүләре танышу-бе- лешүдән уза алмыйча, икесенең дә күңелен кайтарды. Буйдак үз уенда, ханым үз теләкләре эчендә тоткын иде. Узгынчы гына танышу икәнлеген күңеленә беркетеп, Ханбал юлын ялгызы гына дәвам итәргә ниятләп алга тартылды, тик Альбина аның артыннан калмаска булды. Ялгызлыктан гаҗизләнгән чакларында аңа берәр иптәш кирәк иде. Буйдактан калышмады, адымнарын тизләтте һәм, егетне туктату максатыннан чыгып, сорау яудыру тиешлеген төшенеп алды. — Сезне бу тирәдә бер дә күргәнем юк иде. кунакка килдегезме әллә? Ханбалның көтелмәгәндә ачуы кабарган кебек булды. Бу ханым аңа бер дә кирәк түгел иде дә бит, сүз башлагач, ташлап китү ярамас Аңа да күңелсездер. Бу кадәр күркәм вә дәү этне сәгатьләр буе гына түгел, иртәдән кичкә кадәр сахрада йөртергә кирәктер, дип уйлап, адымнарын киметте, акырын хәрәкәт белән генә кызның бозауныкына охшаш олы вә кара күзләренә текәлде. Күптән инде! — Нәрсә күптән? Ханым үзе биргән соравын да оныткан идеме, әллә башына төрле уйлар төшкәнме? Белмәссең. Шулай да Ханбалга кызык тоелды, Альбина хакында: «Сәер хатыннар да була инде бу тормышта. Матур гына нәмәрсә югыйсә»,— дип уйлады, әмма кабат ялганып киткән сүзләрне өзеп калдырасы килмичә, бу районда икенче ел гомер кичергәнлеге хакында белдерде. Ханбал фатирны озак көтте, алдан ук кооперативка гариза язып, акчасын да түләп куйган иде. Кисәк кенә тормышлар үзгәреп, төзелеш өзелде, бер ел эчендә өлгерсә, шунда күчәрмен, дигән уйда йөргән Ханбал биш елга якын тулай торакта гомер черетте Инде дә булмас, барып чыкмас, дип кенә уйлан, биргән акчасын кире юллап алу өчен кат-кат йөренә башлагач, аны әлеге ширкәт хезмәткәре тулы вә юан гәүдәле бикәч чакыртты да кулына ордер тоттырды «Сезнең йорттан тиз генә булмас, ярдәмем тисен әле. гомерегез буена рәхмәт укырсыз!» — дип юмалый-юмалый сөйләнде Ханбал бәхеткә төренде Тулай торактан тулай торакка күченеп йөри-йөри аптырап беткән ялгыз башына һәрвакыт иптәш вазыйфасын үтәгән җыелма караватын һәм кыршылып беткән чемоданын сөйрәп, алдан барып та карамыйча, ордерын тоткан хәлдә, анда күрсәтелгән адрес буенча китте Торак хуҗалыгын эзләп табып, фатирын ачып кертүләрен таләп итте. Әмма паспортистка хезмәтен үтәүче пыяла маңгайлы, бозау кебек үшән яшь хатын аны кире борды: — Бар, элек торган җиреннән документлар китер, дип санап китте. Фәлән кирәк, тогән кәгазь булсын. Ничек болай тиз генә ордер бирәләрдер әңгерәләргә? Тәртип бетте, дия-дия сүз юллап. Ханбалны озатып калды «һай, шул вакытта, ишектән сөрелеп чыгарылгач, торак хуҗалыгы төбендә очрагкап идем түгелме сон мин бу хатынны9 дип уйлады буйдак, башыннан узган вакыйгаларны исенә төшереп Әйе. әйе’ Чү, ялгышмыйммы? Бәлки!» Шуны Альбинаның үзенә әйтеп китәргә кирәк тапты: — Без сезнең белән танышлар. Мин монда күченеп киләсе көнне, хәтерегездә түгелме икән. ЖКУдан килеп чыктым, бер кулымда җыелма карават иде. икенчесендә кызыл төстәге чемодан Ордер алган көнем иде Кооператив фатир. Әмма ул вакытта сәгате-мину тында урнаштырмый аптыраттылар. Башта элекке яшәгән урынымда документлар бирмичә йөрттеләр, анысы барып чыккач. ЖКУ башлыгы ялга китеп барды. Тәмам аптырап беттем, козгә генә фатир ишегеннән ачкычны кулыма тоттырдылар. Яңа йорттан, дип уйлап йөргән идем, искедән бирделәр Тавыш чыгарырга исәпләгән идем дә. мопсыннан да коры калырмын, дип килешICM инде. Тыныч урын булып чыкгы Мин бит китап укырга яратам Малай-шалайлар да юк. карт-коры да. укучылар гына бугай безнең подъездда. Күпләрен белеп тә бетермим, дип. Ханбал бәйнә-бәйнә барысын да Альбинага сөйләп биргәнен сизми дә калды Менә шул беренче килгән көнемдә, әйе-әйе. ачык хәтерлим, очраштык бугай без Әмма сезнең дә кәефләр шәптән гүгел идеме, бик боек күрендегез. Хәтеремдә калган, менә бу бит очындагы тары бөртеге кадәр миңегез ак йөзегездә карлыган кебек каралып гора иде Әле сез миннән сәгать тә сорадыгыз булса кирәк «Алай ук түгелдер лә инде, ярар, әгәр дә күптән танышлар икән, бик яхшы!» дин уйлан куйды ханым Тагын да бераз сөйләшеп баргач, чыннан да. Ханбал элекке танышы төсле тоела башлады Тукта, тагын да күптәнрәк белми микән ул аны? — Ханбал. сез Алабугада укымадыгызмы, укытучылыкка? Юк. мин Казанныкын бетердем, тарих буенча, ягъни архив хезмәткәре белгечлеген алып чыктым. Ә менә дустым Хәниф исә шунда укып, хәзер монда эшли. Бәлки, беләсездер Хәтерем ялгышмаса, сиксән бишенче еллардамы бетергән ул — Юк. белмим шул, дип кырт кисте ханым һәм уйлап куйды: «Моның белән яшь арабыз ун еллар чамасыдыр. Әгәренки дусты сиксән бишләрдә тәмамлаган икән,— мин — җитмеш биштән үк анда укыдым!» Араларында яшь аермасы шактый сизелеп тору сәбәпледер, егетнең сәерлеге Альбина өчен ачык күренеп, бала белән сөйләшкәндәй хис итте үзен. Ирегез күрсә, чит кеше белән йөргәнегез өчен битәрләр әле!—дип куйды Ханбал - Минем ирем юк, дөресрәге, өйдә юк, командировкада! Альбинаның бу җавабыннан соң Ханбалнын кәефе яхшырып китте, ханымны ничек тә иркәлисе килде. Ир назы җитми икән үзенә, менә нәрсә өчен боек күренә. Әллә соң, син буйдак, ул иреннән калган хатын, берәр эш майтарып булыр? Башына килгән бозык уйлары Ханбалнын күзенә кара кан йөгертте, хисләре куәтләнеп, күңел диңгезеннән менә-менә ташып чыгардай хәлдә кабарындылар Шулай да сер бирмәскә тиеш иде ул. Акрын гына, ипләп-ипләп ханымга якынлашырга, өзми-тартмый гына хисләрен белештерергә. бәгырь түренә кереп ояларга һәм максат ташына су салырга! Ханбал шушындый нияткә килеп, тиз ара ничек-ничек эш йөртергә тиешлеген ачыклагандай планнар корып карады. Әмма бернәрсә дә барып чыкмасын да уена кертеп, вакытында тыелып калу җаен да күзләде. Шулай да наз төененә төйнәлеп, ләззәт бакчасында бәхетле минутлар кичерәсе килүдән читләшергә теләмәде. — һич югы балаларыгыз белән төшәргә кирәк иде, су буе бит, әллә кемнәр очрарга мөмкин. Әнә, ике исерекбаш килә, бәйләнүләре дә мөмкин! — Минем балаларым булмады әлегә,— дип Альбина моңсу гына әйтеп куйгач, Ханбалның йөрәге жу итеп китте. Хатыннарда бала булмау олуг бәла инде ул. — Гафу итегез, белмәдем бит. Аңлыйм, кыендыр инде сезгә. — Киресенчә, тыныч һәм рәхәт. Мин дә элекләрне сезнең кебек уйлый идем, әмма ирем тынычландыра килде. «Нәрсәгә бала асырап баш катырырга, болай да рәхәт бит!»—дия иде. Буйга узган вакытларда да каршы чыкты, тиз генә врачка күренергә куша иде. Алар үз эшләрен оста башкара. Иремнең дә сүзе үтә... — Кем ул шундый кансыз бәндә? — Совет дәверендә комсомолда эшләде, өлкә комитетын җитәкләде. Төннәрен генә кайтып керә иде... — Вәлишинме? Әйе, нәкъ үзе. — Хәзер кайда соң ул. комсомолны бетерделәр бугай ич? — Бетүен бетмәгән дә... Ул хәзер бизнеста, коммерсант. Акыллы кеше. Эшен ярата. — Байлык артыннан куамыни? Хәзер дөньясы шундый аның, кем эшләми, шул ашамый! Бүрене аягы туйдыра, дисәгез, дөресрәк. Безнең кебекләргә андый зур эшләр башкару язмаган инде! — Ханбал мескенгә салынган кыяфәттә кыланды Башына да уй төште: «Ире коммерсант булгач, йортында сакчылары да җитәрлектер әле. Бу ханым янында мәш килү бер дә файдага түгел!» — Шырпы юкмы?!. Теге ике исерек алар янына килеп җиткән иде инде. Ханбал аларның сорауларына җавап итеп җилкә сикертте. Әмма Альбина югалып калмады. плащ кесәсеннән алып, кулын сузганына зажигалка тоттырды. Тегеләр: «О, рәхмәт ханым!» — дип кыландыра-кыландыра сөйләнеп, каты суыра-суыра «Идел» сигареты кабыздылар. Берсе артык якынрак килеп, кйсәгрәк Альбинага зажигалкасын кире сузды. Ул да түгел, ярсып 16 килгән затлы далматин гсгс исереккә ургылып өрә башлады. Менә хәзер өстенә ташланачак, бугазыннан алачак иде. Альбина әмер биреп өлгерде: Айзик фу!.. Эт артка чигенде Ачуы бугазына тыгылды, башын болгап, тешләрен ыржайтты Икс исерек, алар белән бергә Ханбал катып калдылар. Елан кебек озын һәм тыгыз, ныклы койрыгын катырып. Айзик үз хуҗасыннан әмер көтте Альбина канәгать кенә елмаеп, ана таба якынлашты, башыннан сыйпап тынычландырды һәм муенчагыннан тотып алды. Барыгыз, китегез, хәзер тими инде ул! диеп тә өлгермәде, ике исерек шапан-шопан сызу ягын карадылар Әмма Ханбал урынында басып калды. - Нигә, курыктыңмы әллә? дип елмайды Альбина. - Диваналар, эт белән икәнлегемне күрмәделәр микәнни? Ярый әле тешләмәде үзләрен. юкса тавышыннан бәласе күбрәк буласы иле! Миңа тимәс микән? Тәртибеңә карап. Миңа артык якын килсәң, яратмас. Бик көнче ул. хәтта анда-санда кайтып күренгән иремнән дә көнли Булмас ла. Менә күрерсең. «Шулай укмыни әле!» дип уйлап куйды егет Ханымда өмет бар төсле Ул онытылып аның киң күкрәкләрен сиздереп торган юка плащыннан карашларын шудырт ып кына аягына таба төшерде. Бар жире дә матур, артыгы белән чибәр төсле тоелды Аяклары да тулышып торалар Иреннәре дә назлы күренә, чәчләре дә калын, хис томанына кертеп адаштырачак инде мондый ханым! Я рар' Ханбал үз-үзенә ышанган кеше төсле сизмәстән әйтеп тә салды. Ханым тагын мул гына елмайды. Тешләрендә егетнең утлы күз карашлары чагылып киткән төсле тоелды Күрербез... Айзик. гуляй!.. Бирелгән әмерне Әдрән далматины карышусыз үтәде. Тагын колын шикелле чабып, йогергәләп йөренә башлады. Әмма баягы вакыйгадан соң сабак алыпмы, еракка китмәле. Якынла тына әле таяк башы, әле сукмак читенә ташлап калдырылган, корып беткән кыр чәчәкләре букетлары, яки такыялар белән уйнаштыргалап маташты Альбинаның «Күрербез!» дигән сүзеннән соң коелып төшкән Ханбал беразга телен йоткан иде Ә синең хатының, балаларың кайда? Ялдалармы? Ханым сүзләренә бернинди мәгънә салмыйча гына сорап кунды Аның өчен егстнен. өйләнгәнме-түгелме, кемлеге бер дә кызыксынырлык әйбер күрелми иде булса кирәк Тормышның ләззәтен генә җыярга сәләтле бу ханым, иң асыл затларны да алдында биетәчәк. Йөзенә чыккан. Мин әлеге буйдак, дип белдерде Ханбал. Альбинаның ягымлы елмаюында бу хәбәрдән канәгатьлек күреп Баштарак тормыш көйләнеп җитмәгән иде. хәзер ошаган кызны табуы авыр Сайланасынмы?.. Бу яшьтә сайландыра икән ул Менә сезнең кебскне очратсам, уйлап та тормас идем Ә нигә минем кебскне9 Сез биг бик тә чибәр' Шаяртасыз! Альбина үзенең кемлеген белгәнлектән юри шулай кыланып кына җавап бирде, әмма соравын кабатларга ашыкты Ә нигә бары тик минем кебекне? Үзем ярамыйммыни’ Мондый сүздән Ханбал авып китәрдәй булды. Авызында теле кипте, күкрәгендә йөрәге бәреп чыгардай хәлдә сикерендс. Ханым аның акылын сыет ай ггы, диваналыгын арттырды. аңын алды Бәгырь гәбенә җыелган 2 «К У ■№ю I? тормышка үпкә-рәнҗү ташларын эретә-эретә мәхәббәт чәчәге нәзек сабагында тибрәлә-тибрәлә баш калкыта башлады. Хапбал бер авыз сүздән эреде дә төште. ___ анбалны мөкиббән иткән Альбина үзе Вәлишин Геннадийның икенче хатыны иде. Беренчесендә ике баласын калдырып, партия карьерасыннан колак кага язган ир, заманалар үзгәреп китү аркасында гына урыныннан очмады. Әмма өлкә комсомол конференциясе якынлашкан саен исенә әхлак мәсьәләсен төшерергә теләүчеләр табылды. Әле ул вакытларда яңа гына баш калкытып килгән кооперация вә бизнес хәрәкәте акыллы Геннадий өчен бердәнбер ышаныч иде. Озын буе, калку һәм калын җилкәләре, көрәшчеләргә хас сын-гәүдәсе, җитмәсә йөзгә-биткә дә чибәрлеге аның һәрбер башлаганын ахырына кадәр алып барачагы хакында белдертеп торганлыктан, өлкә комитеты исеме астында башлап җибәргән эшен алга этәрергә ярдәм иттеләр. Конференция көннәре якынлашкан саен Вәлишиннең бизнес вә коммерциясе чәчәккә бөреләнеп кенә калмыйча, мул җимеш тә бирәчәге ачык гә- үдәләнелә иде. Ул монда да барысын оста хәл кылды. Бер яктан, дәүләт яклавына, икенче яктан, ышанычлы иптәшләренә таянып, ул шактый гына акчаларны әвеш-тәвеш китерде. Яңа хатыны Альбина белән икесенә тиз арада өч бүлмәле фатир алып, бу яктан да тормышы нигезенә терәк салды. Йокысын йокламаса йокламады, әмма үз дигәнендә торды. Әле теге шәһәргә барып чыкты, әле монысына. Комсомол комитетларының эшләрен тикшерү белән беррәттән, коммерция мәсьәләләрен дә хәл итәргә өлгерде. Сәгать заводыннан алынган зур партияне чит илгә озатып, реклама өчен дә табышның бераз өлешен бүлешү аркасында кооперативын баетып җибәрде. Долларлар агылды. Завод директоры да аның ярдәменнән канәгать калып, алга таба да хезмәттәшлекне югалтмаска чакырды. Вәлишин ахмак түгел иде. Сүз сүз белән, әмма хезмәт-тәшлек хезмәттәшлек белән. Моны кайбер иптәшләре аңлап та җиткермәде. Әмер генә үтәргә сәләтле булулары сәбәпле, акыл казаннарында фикер камырыннан коймак пешерергә иренәләр иде. Аларның сүзләренә колак салган төс чыгарып, Вәлишин үз юлы белән барды. Сәгать заводының җитәкчелегенә кыйммәтле бүләкләр, япон аппаратуралары китертте. Чит илләр белән бәйләнеше мул уңыш вәгъдәли иде. Ә моның өчен бу төпсез коены сыйфатлы товарлар белән туктаусыз тәэмин итеп 1 орырга кирәк. Хезмәттәшлек һәм бүләкләр менә шуның өчен бик тә файдалы чаралардан булып чыкты. КамАЗлар белән дә тыгыз элемтәләрен урнаштырырга өлгереп, үзенә Казан заводыннан ташландык бер цехйы алырга ниятләде. Ни уйласа, шул эше барып чыкты Монда да технологияне тәртипкә салу өчен шактый гына акча түгеп, шәхси предприятиесен булдырды. Заман Вәлишин файдасына чуарланды. Җәмгыятьтә партиянең дә, комсомолның да абруе төште. Өлкә комсомол конференциясенең кирәк- леге-кирәксезлеге көн тәртибенә менде. Әмма Вәлишин өчен ул ут һәм су төсле зарур иде. Беренчедән, аның шәхси бизнесы бар. ә бу устав белән бер дә ярашмый, икенчедән, ул үзенең партия карьерасына үз куллары белән балта чапты. Аңа бер генә юл кала: комсомол йөгеннән иңнәрен азат итү. Ниятләрен күпләр белми вә сизенми дә калды. Конференция көннәре якынлашкан саен өлкә комитетында таркаулык һәм башбаштаклык көчәя барды. Ел саен бирелә торган яшьләр премиясен хәл иткән көннәрдә Вәлишин инде бар нәрсәгә дә кул селтәү дәрәҗәсенә җиткән иде. Таркаулык вә тарлык үз эшен эшләде. Ленинчыл сәясәт корбаннары булган вак җанлы хезмәттәшләре шушы заманда, 18 принциплар ватылган һәм җимерелгән чорда, Ленин темасын күтәргән һәрбер шагыйрь яки язучыга премия тапшырып калырга ашыктылар Андый берәүне тиз ара эзләп табарга, аны күтәреп мактарга әзер тордылар. Аларның ихлас күңелдән йөрүләре көлке дә. кызганыч та иде Күзләренә аргык чалынмаска тырышып. Вәлишин фатирына вакытыннан күпкә иртәрәк кайтып керә һәм япь хатынына мең рәхмәтләрен яудырырга тогына Әгәр дә, сөеклем, синең белән кавышмаган булсак, шушы сазлыкта батып каласы идем бит’ Шөкер, мең шөкерләр үзеңә! Альбина аның нә*рсә хакында шулай шаулап куануларын аңлап та җиткерә алмый иде Күңел түрендә башка хәсрәтләр йөртеп, һаман да буйга уза алмавына борчылды Табибларга да күренгәләп карады, әмма күңелен юатырлык бер генә дә җылы сүз тапмады. Аллаһы тәгалә каһәре төшкән кеше кебек хис итте үзен. Ә юкса гаеп икесендә дә иде. Ул гөнаһлары беренче күрешеп кавышкан көннәреннән үк башланып китте. Альбина студент кына иде әле. Чибәр, бөтен институтка бердәнбер сокландыргыч кыз Укытучылар аның бер назлы күз карашы ташлавыннан зачеткасына «бишле» билгесе куярга әзер тордылар. Табигать тарафыннан мул итеп бирелгән чибәрлеге өстенә. ул әле зирәк тә иде Бер кереп тыңлаган лекциясе озак хәтердә сакланып, аның хакында: «Укымыйча да белә ул!»- дигән билгеләмә таралуга сәбәпле булды. Мәктәптән үк күңеленә ныклап салынган белем нигезләре һәрвакыт диярлек Альбинаны коткарып килде Чит телне бик җиңел үзләштерүен үзе дә яхшы сизгәнгә күрә, бер дә сер бирмәде, дәресләрне мөмкин кадәр калдырмыйча укыды Дүртенче курста укытучылары белән ярышырлык дәрәҗәдә инглизчә сөйләшә башлады. Шәһәр комсомол оешмасы конференциясенә аны да делегат итеп күрсәттеләр. Әзерлек ике-өч ай алдан ук башланып. Альбинага инглиз телендә чыгыш ясарга бурыч йөкләделәр. Баксаң. Казан университетыннан интернациональ дуслык клубының чит ил студентлары да өлкә комитеты секретарьлары белән бергә киләселәр икән Алар каршында Алабуга шәһәренең һәм данлыклы институтының дәрәҗәсен күрсәтү зарур. Альбина белән укытучылары көн-төн шөгыльләнделәр, аның болай да яхшы вә сокландырырлык белемнәрен тагын да камилләштерделәр. Кыз аларның һәр сүзенә күңел салды, дикъкать бирде. Бөтен лекцияләрдән дә үзен азат ясап, бары тик инглизчәгә генә йөрттеләр, ял итәргә тулы мөмкинлекләр ачтылар. Аның булганлыгына һәм тырышлыгына, хәтеренең камиллегенә тәмам ышанып җиткәч кенә укытучылары Альбинаны гажизләүдән туктадылар Конференция башланырга да санау ты көннәр калган иде. Җыелыш тантаналы төстә ачылды Залның алды-арты, яны-кыры кызыл комачлар һәм партиянең олуг җитәкчеләренең портретлары белән тулы иде Конференцияне өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлишин ачты. Моңа кадәр үз күңелен яулап алырлык кешене очратмаган Альбинаны биһуш име Ул тәмам телдән язды Кемнең нәрсә хакында сөйләгәнен төшенә алмады, акылы кабул итмәде. Үз чытышының эчтәлеге нинди икәнлеген дә онытты Аның исемен атадылар. Сүз бирделәр Ян-якта утырган иптәшләре аңа төрткәләп куйдылар «Озаклама, ни булды, әйдә инде!» Шушы сүзләрне «бисмилла» урынына кабатлап, трибуната чыгып басты. Докладын. дересрәге. чытышын башта татарча, аннан русча, аннан инглизчә сәламләүләр белән бантлап китте. Теле такылтады. күңеле киреләнде. Аның һ<>р хатасын эләктереп ала барган укытучылары хәйранга калдылар: «Нәрсә булган моңа? Әллә артыгын кыланын ташлаганбызмы?» дип пышылдаш гылар. һәм ул сөйләп бетерде. Артыннан ук Казаннан килгән чит ил студентлары сикерешеп тордылар да: «Рот фронт.» — дип йодрыкларын күккә чөйделәр. Соңыннан гына билгеле булды: Кубадан килгән бу Казан университеты студентлары инглиз телен белмиләр һәм ярым-йорты гына төшенәләр икән! Әмма өлкә комитеты таләп иткән эффект барып чыкты. Зал шау-гөр килде. Бигрәк тә Вәлишин утырган урынын да онытты, Альбинаны мәхәббәтле күзләренә элеп кенә алгандай зал буйлап карашлары белән озата барды, һәр адымы, һәр тән селкенүе ягымлы да, якын да кебек тоелды. Конференция беткәнче Альбинаны күзәтеп утырды. Ахырда инде аңа карата мәхәббәт хисләре кабынган, үзенең ике бала атасы икәнлеген дә оныткан иде. Алабуга комсомолларын бәхет күмде. Вәлишин мактады да мактады үзләрен. Әгәр дә шунда Альбина тирәсендә берәр егетнең кайнашканын күргән булса, бөтенләй дә башка төрле сүзләр сөйләгән булыр иде. Ярый әле мондагы кеше итагатьле икән! Кичкә өлкә комитетыннан килгән кунаклар хөрмәтенә шәһәр комсомол оешмасы зур сыйлы банкет оештырды. Альбинаның исем-фамилиясе язылган кәгазьне Вәлишин, махсус чакыртып, райкомол җитәкчесенә тоттырды: — Шушы чит телдә сөйләгән комсомолка банкетта катнашса, яхшы булыр! — һичшиксез! Мескен җитәкче, алам-бәрәм кеше ерып, каядыр кереп югалды. Тиз арада Альбинаны табарга боерды. Әмма кыз конференция бетүгә үк чыгып киткән, тулай торагына да кайтмаган, институтка кермәгән булып чыкты. Махсус БКД отрядын кузгатып, ике милиция машинасын яллатып. Альбинаны урамнар буйлап та эзләп йөреп карадылар, табылмагач, «Танымыйбыз!»- дип акландылар. Тиз арада шәхси учет кенәгәсендәге фотосын зурайтып күбәйттерделәр. Энә түгел, табылырга тиеш иде... Ә Альбина беркайда да түгел, Шишкин музей-заповеднигына кереп, экспонатлар белән ялгызы гына танышып йөрүдә иде. һәр әйбергә озаклап күз ташлап, күңелен тынычландырды. Нилектән каушаганлыгын аңларга теләде. Вәлишин хакында ул инде оныткан, ышанычны акламавына гарьләнүдән генә изалана иде. Музейдан ул сафланып, тынычланып чыкты. Уңга-сулга йөреп торган милиция машиналарына игътибар бирмичә, тулай торагына таба юнәлде. Ачуланырлар инде аны укытучылары, ачуланырлар. Әллә соң институтны ташлап китәргәме, дигән уйлар белән кайтып керде. Вахтада утырган әби шәрран ярып: — Әнә ул! — дип кычкырып җибәрүдән сискәнеп, үзенә төбәлгән бармак очының авырлыгыннан агарынып китте. Гүяки, аңа мылтык көпшәсен терәп куйганнар иде. Тиз ара ике милиционер ике ягына килеп бастылар, аңыннан киткән кызны култыклап кына машинага таба алып чыктылар. Альбина һичнәрсәне аңларлык дәрәҗәдә түгел иде. Җитмәсә кырындагы сасы авызлы милиционер аның пальто төймәләрен чишкән булып, туйганчы күкрәкләрен капшады, итәк астына төшәргә маташты, куллары бер дә тик тормады. Ярый әле икенче ягында утырганы тыныч кына кала бирде Күгәрченгә ташланган козгын исә һаман казынды да казынды. Әгәр дә янында икенче иптәше булмаса, максат ташының кызуын да басарга җаен табасы иде. Ул арада ак «Волга» машинасы янына килеп тә туктадылар. Ялт кына чыгып, кызның табылуы хакында әлеге дә баягы сасы авызлы милици- 1 «Кызыл фронт!» онер хәбәр салды. Альбинаның хәлен белешеп, үзен бик тыныч һәм җитди Iоткан бер яшь ир аны «Волга»га күчереп утырттырды. Милиционерларны азат итте. Кайда йөрдең, матурым? Шишкин музеенда! ~ һай. кретиннар! Бөтен шәһәрне кузгаттылар бит. Юньле кешенең кайда йөргәнлеген дә белмиләр Өйрәнгәннәр дип. әлеге яшь ир нәтиҗә чьи арды да. шоферына Ресторанга' дигән әмерен җиткерде Альбина нәрсә уйларга да белмәде. Әмма дә шушылай ягымлы сөйләшкән ирдән сорарга кирәк тапты, бер-ике тапкыр талпынып карады. барып чыкмады. Ахырда, батырлыгын җыеп, ярым пышылдаган хәлдә үтенде: — Абый, абый. дип. берүк әйтсәгез иде. минем ни гаебем бар соң? Нигә мине милиция кулга алды? Аптыраган ир Альбинага таба борылды. Ул алда утыра иде. Авыр-лыгыннан урындыгы да сыгылып куйды — Ничек, дисең, кулга алдылар, лисеңме? Әйе. абый. - Әйтәм бит. кретиннар. Барысына белдерелде. Тавыш-гауга чыгар-маска. табарга да үземә хәбәр игәргә, дип. Ахмаклар! Абый, минем гаебем юкмыни? Алай булгач кая алып барасыз? Альбина үз язмышы өчен хафага гөшкән иде Тынычлан, сеңлем, тынычлан, - дип юатырга ашыкты яшь ир. Кунакка чакырулы син. Менә, килеп тә җиттек. Шәһәренә түгел, i әбәгенә бердәггбер яхшы саналган ресторан төбенә килеп туктадылар. Бөтен булган утлар ла бар көчләренә яктыртып, эчтән тантаналы марш һәм сөйләшү гавышлары ишетелеп тора иде. Бина каршына берничә милиционер бастырылып куелганны күргәч. Альбина артка чигенде Абый, монда мине нигә алып килдегез? дип качарга теләде. Әмма ул ир аны җай гына сөйләштереп култыклап алды һәм — Сеңлем, нигә алай курыктың әле. Кирәкми, дип үгетләргә кереште. ә үзе күңеленнән милицияне битәрләде: «Шуларга эш кушалар димени. кретиннар, гора салып кыз баланың өнен алганнар Ахмаклар! Җүлә- рләр иле!» Сеңлем, синең чыгышың өлкә комитет ы җитәкчесенә дә. чит ил кунакларына да бик ошаган, шунлыктан үзең белән якыннанрак танышу өчен банкетка чакырттылар Бары шул гына Бер дә борчылма. дигәч кенә. Альбина аның әйдәкләвенә буйсынды Үзенә карата ишек төбеннән үк күрсәтелгән кадер-хормәткә исләрс-акыллары китеп, күгәрчен булып кереп килгән җиреннән аккошка әверелде. Аны һәммәсе диярлек күтәреп кенә алмадылар инде, барысы да сокланган күз карашларын аңа ташлап, кул чабарга керештеләр. Шушы алкышлар эченә керде дә эреде кыз. Әле яңа тына башыннан узган хәсрәтле минутлары онытылды, шик-шөбһәләре югалды һәм ул.. һәм ул адашты. Вәлишин әле аның кулыннан тотты, әле танцыга чакырды, әле аерым бүлмәгә дәшеп, затлы эчемлекләр белән сыйлады, нәрсәләрдер киңәш итте, ниләрдер вәгъдәләде, үтенде, сорады Әмма Альбина бер генә сүзен дә аңламады, кулына тагылып йөрде дә йөрде Өлкә комитеты җитәкчесенең Альбинага күрсәткән хөрмәтләре мондагыларның берсенә дә татымады. Ул аларны бөтенләй үк онытты да булса кирәк Кыз җиде кат күкләрнең рәхәтен татый бирде. Вәлишин аның саен үз янынарак елыштырды Альбина мәҗлестән гәмам арган, ташлап чытып качардай хәлгә җиткән иде Әмма Вәлишин тозагыннан ычкына алмады. Мин сине яратам! Син минеке, бары тик минеке генә! дип пышылдады ул кызның колагына Син минеке, бары тик минеке генә' Альбина йокыдан айнып китте. Аның анадан тума шәрә тәне өстендә йонлач җилкәле авыр ир кеше ята иде. Туктаусыз нидер пышылдавыннан кыз берни дә аңлый алмады. Ара-тирә чия төсле кызылга буялган ястык-мендәрләр идәнгә кыйшаеп төшкән. Әллә төш, әллә өн иде бу. 6 _ әһәр өстенә күгелҗем-зәңгәр кич иңеп килә. Казансу иртәгәге ш көннең матур буласын вәгъдә иткәндәй назлы кыз бала кебек ж ж ж елмая, аннан-моннан исеп кузгалгалаган салкынча җил черкиләрне куак арасына сөрә. Тынлык. Ханбал да, Альбина да яр кырыена утырган урыннарйшнан кузгалырга җыенмый иделәр төсле. Ханымның сөекле Айзигы чабып йөрүдән тәмам туеп, аның алдына килеп башын салган хәлдә ят иргә үз итеп сак кына карап куйгалый. Бу серле вакытларын бер-бер рәссам күреп алса, һичшиксез, үзенең күз нурларын тамыза-тамыза берәр картина ясап, музейларны бизәр иде. Әмма бу тирәдә һич кенә дә чит-ят адәм әсәре күренми шул. Ханбал белән Альбина егет һәм кыз шикелле онытылып утыралар да утыралар. Анда-санда колак артларында безелдәшкән черкиләргә дә игътибар итмиләр төсле. Ханбал хакында нәрсә сорарга мөмкин булса. Альбина барысын да белешеп бетерде Хәтта беренче мәхәббәте хакында азмы- күпме мәгълүмат алды. Егеткә карата күңелендә изге хисләр уянып, ул аны әле бертуган энесе төсле якын итте, әле яшьлегендә югалткан сөекле яры кебек күзаллады. — Үзегез хакында бернәрсә сорашмадым инде, сөйләдем дә сөй-ләдем,— диде Ханбал, үкенгәндәй итеп. — Беренче тапкыр гына очрашуыбыз түгелдер әле. барысын да белергә өлгерерсез,—дип Альбина тагын серле генә елмайды. Әмма бу сүзләре Ханбалга очрашып-танышып киткәндәгечә Тәэсир ясамады. Үз истәлекләреннән үзе үк боегып калган егет күңелендә хатирәләр чишмәсе саф суларын ташытып кайный иде. — Бәлки, кайтырга вакыттыр? — Азрак утырыйк инде,— дип киреләнде Альбина. Ханымның бу сүзләренә буйдак буйсынмый булдыра алмады. Муен төбенә утырган черкине шап итеп сытты да. — Иртәгә көн яхшы буласы,— дип куйды.— Болар да котырына баш-ладылар, кичнең бар ямен җибәреп. — Кузгалыйк алайса,— диде Альбина. — Бу тынлыкта утыруы рәхәт бит әле!—дип киреләнде бу юлысы Ханбал.— Балыклар да уйный башладылар, күк йөзеннән йолдыз чүпләргә тырышулары, ахрысы. Бу сүзләре сәер булса да, кызык кына килеп чыкты. Икесе дә шәмәхә-ләнеп калган төнге күк йөзенә төбәлделәр. Дөресрәге, өчесе дә. Аларга карап Айзик та югарыга текәлде. Альбина белән Ханбал йолдызларны күзләсәләр, ул аларның күзенә күренмәгән сихри хәрәкәтләргә игътибар итте. Ханымның вә егетнең күңеленнән чыккан җылы нурлар бер-берсенә таба тартыла, әмма якынаеп җитә алмый иделәр. - Ә син йолдыз санарга яратасыңмы? — Белмим,- дип җавап бирде Ханбал Шулай студент чакларымда колхозга көзге эшкә аткарганнар иде. Ул кадәр йолдызларны гомеремдә дә күргәнем булмагандыр. Бәген күк йөзе энҗе сибелгән төсле ялык- йолык килеп тора иде. хәтеремдә шул калган. — Берәр авыл кызын озата баргансыңдыр! — Болай гына инде, озатып карагандай иттем. Аларның гадәтләрен белеп бетерергә мөмкинмени9 Киләсең, капка төпләрендә утырасың- утырасың, кереп китә белми. Йокларга вакыт иде. Арган идем. Кайттым да киттем. Икенче көнне бөтен авыллары белән үземнән көлеп йөрделәр, кызлар да озата белмим икән, имештер. Кызык иткәннәр икән үзеңне... Бик үк кызык булмады шул. Уҗым бозавы дигән исем дә такмадылармы соң? Кем белә инде аларныкын. Шулай да. китәр көннәр якынлашкач, тагын берсе артыннан барып карадым. Ул әйтә: «Капка төбендә калдырыр булмасаң гына озата кил!»—ди. «Ярар!» мин әйтәм Ә ул бөтенләй капка төпләренә кайтмады, тауга алып менеп китте. Менә шунда күрдем мин ул йолдызларны. Акыллы кыз икән. Барча йолдызларны исемнәре белән атап чыкты Татарча инде билгеле. Шаклар каттым. Сорыйм моннан: «Йолдызларның да татарча атамалары бармыни » дим Ә ул көлә. «Нәрсә, татарга йолдызлар яктырмый дип уйладыңмы әллә?»— ди. Миңа да кызык булып китте. «Әйдә, мин әйтәм, -өйрәт әле. татарча исемнәрен белеп калыйм!» Ә ул: «Әйдә1» ДН- Төне буе аңа ияреп йөрдем Йокы качты. Таң белән генә авылга кайтып төштек. «Хәзер адашмам, озатып йөрмә!» диде дә китеп барды, кайда торганын да белми калдым. Икенче көнне клубларына да чыкмады Нәрсә булгандыр? Ә очрашасы килде үзе белән, барып кына чыкмады. Кайсы якта булдыгыз соң? — Апае районында. Бурсыкмы, Урсакмы, дигән авылда инде. Апае кызлары бераз хәйләкәр инде алар. Шулайдыр. Ханбал чыннан да яшькә үтеп, акылга малайлар хәлендә калган иде Альбина аның мондый беркатлы булуына эчтән генә куанып та куйды һай. ничәнче кат көлдерә инде үзеннән бу сакаллы сабый Әмма аның белән сөйләшүләре рәхәт һичбер катлаулы материя мәсьәләләренә керми. Сабый да сабый, бу да сабый! Соңыннан очратмадыгызмы соң? Альбина тагын да кызыклы хәбәр ишетәчәгенә ният тотып сорап куйгач, егет сүзсез генә борынын тартты да: * Юк шул! дип әйтеп салды. «һай ул кыз мин булсам! - дип уйлап алды Альбина Ә нигә, үзем хакында әллә ниләр сөйләмәдем биг әле. Кайдан икәнлегемне дә белми, шаяртыйм әле үзен!. » Ханым фикерен төенләде дә егеткә: • Ә ул кыз мин булсам, нәрсә әйтерсең? дип елмайды. Юк ла. диде Ханбал. - шаяртасыз гына. Аны ут яктысында күргәнем бар иде минем. Ямьсез генә, сипкелле генә, кече борынлы бер кызчык сыманрак иде Кая. ди. ул. юк. Сезне аның белән һич чагыштырырга мөмкин түгел, чынлап әйтәм! Альбинага кыен булып кигге. Ник шаяртканына үкенде «Сабый, дип уйласаң да. хәтере яхшы икән, ялганнан чынны аера белә!» диярлек фикерен төенләп куйды Алар кайту ягына кузгалдылар. Артларыннан Айзик иярде Башын салып кына юыртты, әле егет ягына чыгып басты, әле хуҗасының аяк астында бөтерелде: Ашыйсы килә! диде Альбина. Аннан йоклыйсы килә, дип өстәде Ханбал. Икесе дә көлешеп куйдылар. Ханбал аларны йортлары каршысына кадәр үк озата барды Әмма, ханымның үтенече буенча, алдан үзе кайтып китте «Артларыннан күзәтеп килмәскә шулай таләп иткәндер инде'» дип уйлады Үзләренә кайтып җиткәч, подъезд төбендәге утыргычка юнәлде Фе-дорларның да. ни хикмәт, тәрәзәләрендә ут сүнмәгән иде әле. «Бик иргә ята торганнар иде. бер-бер хәл булмагандыр бит?» дип уйлап куйды ул Күзләре аларның катыннан күтәрелә-күгәрелә. күккә текәлделәр Моннан да ачык кына күренә йолдызлар. Әмма башына бөтенләй бүтән уй килде егетнең: «Кара әле. теге исерекләргә Альбина ханым зажигалка чыгарып биргән иде. тарта микәнни? Бер дә сиздермәде' Кызык бит. ә.» Ханбал утырган җиреннән кузгалып, подъездга чумды. Әмма нәрсәседер онытылып калган шикелле кире борылып карады. Ишектән төшкән яктылыктан кара тимгелле ак этнең йөгереп узганлыгы күзенә чалынгач, урамга чыкты. Әмма анда һичкем юк иде. «Күземә генә күренгән икән!» — дип уйлады да. фатирына күтәрелеп, газга чәй куйды. 7 . льбина чыннан да Ханбалның артыннан килгән иде Максаты гади һәм гадәти булып, егетнең әйткән йоргында яшәгәнме-юкмы икәнен белешү, карап калу һәм. шуннан чыгып, аның сүзләренә ышанырга мөмкинме икәнлеген төшенү иде. Ханбал утыргычтан күтәрелеп, подъездына кереп киткәндә. Айзик алга тартылып, чыннан да. аның артыннан менмәкче дә иде шикелле, әмма хуҗасын ташлап калдырганлыгын аңлап, кире борылды. Альбина ишек төбеннән узып, куаклар һәм агачлар белән капланган сукмактан атлады. Әгәр дә Ханбал шунда иренмичә тагын ике-өч адым алга киткән булса, алар, һичшиксез, күрешәчәкләр иде. Аның баскычтан күтәрелгән аяк тавышларын Альбина санап барды. Беренче һәм икенче каттагы подъезд тәрәзәләре өлгеләре белән үк коелып төшкәнлектән, алардан Ханбалның сыртын күрү авыр түгел иде. Арганлыгы сәбәплеме, әллә күңеле сизенепме, егет теләр-теләмәс кенә күтәрелде. Мөмкин урыннардан урамга текәлеп караган кебек итте. Шулай берсендә Альбина белән күзләре очрашкан төсле дә булып китте. Ханымның күкрәгенә ут йөгерде: «һай. хәерсез дә инде мин! Күреп алса, нәрсә уйлавы мөмкин? Артымнан килгән, дип әйтәчәк!» Ул арада бишенче катта ут сүнде. Альбинаның нәкъ күз очларына гына яктыртып тора, чагылдыра иде. Яхшы булды әле. Ханбал өченче катка менеп җитте, ачкычларын шалтыратып алды. «Айзик!» дип ярым тавыш белән генә дәшеп. Альбина эте белән йортның икенче ягына чыгарга ашыкты. Бер бүлмәле фатирларның тәрәзәсе подъезд ягыннан булмый! . Ханбал кухня ягында ут элде. «Тәрәзәсенең дә челтәре юк икән!» — дип уйлап куйды Альбина. Буйдаклар тормышы шундый хәлдә инде ул. Бар эшне дә үзе карагач, бөтенесенә дә җитешә алмый. Хуҗасыннан күрмешли. Айзик та Ханбалның тәрәзәсен күзәтте. Моннан ачык күк йөзе шикелле барысы да аермачык күренеп тора, баш кашып, терсәгенә таянып утыруларына кадәр. Ханбалның суыткыч ишеген ачканын хәтерләп. Айзик шыңшып куйды. Аннан соң телләрен ялады. Әмма аның киштәләрендә бер дә күңел кызыктырырлык нәрсәләр күренмәде. һай сөеклем, ашыйсың килдемени? — дип елмайды Альбина төкерек йоткан этенә Хәзер кайтабыз, туйганчы ашатырмын үзеңне. Тик «ашыктырма гына, барысын белеп бетермәдек ич. Ханбал. шушы гына сүзне көткән кеше төсле, урыныннан кузгалып, зал ягына атлады. Ул. әлбәттә, үзен күзәтеп торганнарын белми иде. Ут элде. Тезеп куелган, алар өстенә яткырып өелгән тузанлы китаплар авырлыгына чак түзеп торган киштәләр янына килеп, нәрсәдер эзләде. Калын гына бер төпләнмәве кузгатып куйды. Күңеле сизенепме, тәрәзәгә таба борылып, килә башлады Әмма урамга күз салуны кирәк тапмады, яртылаш бер читкә кайтарылган челтәрен тартып куйды Инде ул хәзер алай ук ачык күренми иде. «Залдагы челтәре Сирийский икән!» дип уйлады тагын да Ханбалга бәя бирергә теләп Альбина. Бу әле бернәрсә хакында да сөйләми иде. чөнки андый затлы әйберләрне совет чорында гына габуы авыр һ«»м танышлыклар аша гына булып, хәзер теләсә кайда. ки”!ендә дә’ базарында да тулып ята. акчан гына кирәк, акча гына' Максатына ирешеп, Альбина кайту юлына юнәлде. Егетнең фатир номерын да карап төшмәкче иде дә. «Нәрсәгә кирәк, урынын белдем бит инде.» — дип ул фикереннән кире кайтты Тонге җил, адашыпмы, Альбина яныннан узып китте. Аның артыннан тук башаклы арыш басуы исе таралып калды Шушы зур вә тынчу шәһәр урамында иген тәме булу бик тә сәер иде Айзик шыңшып куйды Фагир ишеген ачып җибәргәндә ханым буылып шалтыраган, дөресрәге, сузылып сызгырган телефон тавышына бераз сәерсенеп аңлашмыйча рак горды да, кабаланып эчкә ташланды. Ире булса кирәк, чит шәһәрдән шалтыраталар. Әмма җитешә алмады. Телефон трубкасын күгәргән вакытта икенче башында аны борчылып эзләүче кеше куеп өлгергән иде «Фу!» дип Альбина үз алдына ачуланды, артыннан килеп җиткән Айзик та: «Аз гына иртәрәк кайтсак иде!»- дигән төсле шыңшып аллы. Фатир ишеген эчтән өч йозагына да бикләп, Альбина кухняга керде. Затлы күренештән туйган күңеле боегып калды Айзигына ашарга кон- серва ачып, табагына ике өлеш артыграк бушатты Аша-аша, акыллым! Синсез нишләр идем «Чәй куеп эчәргәме?» дип уйлаган иде дә. нигәдер иренле, суыткычтан сайланып кына кап чыгарды, беразын фужерга бушатып, читкә этәрде «Анис» сигареты алып кабызды һәм Айзикнын ничек комсызланып ашавын карый-карый сут йоткалады Бу вакытта аның күңелендә бернинди уй вә теләк юк. хисләре вә акылы аяк салындырып ял итә иде Эте ашап туйды, табагын ялап, теле белән ирен асларын, авыз кырыйларын чистартты һәм үз урынына, залга кереп, келәмгә сузылып ятты. Сигаретын сүндергән Альбина аның артыннан иярде һаман аяк аегында булмасын дип Айзикны иркенрәк урынга, кечкенәдән үк залга ияләндергәннәр иде Өч бүлмәле фатирларының берсе Альбинаның үзенә, икенчесе иренә аталып, хәтта йоклаулары да шулай аерым-аерым иде Геннадии, яшь ти Маркска гашыйк кеше буларак, бар гадәт ләрен дә шушы шәхес үрнәгендә ныгытты «Ул хатыныннан аерым йоклаган, кирәгендә генә янына килгәләгән!» дип, Альбинага да алдан ук өйрәтеп куйды. Моның серен ханым баштарак төшенмәде, әмма бергә яшәүләрендә тормыш моның да мәгънәсен ачыклап бирле: иреннән көнләшү хисен аерым йоклау аркасында тәмам югалтты Ә башта, язылышып тора башлагач, бигрәк тә. Геннадий сонга калып кайпы исә. җен ачулары котырып, үзен-үзе белештермәү дәрәҗәсенә кадәр җитә иде бит! Ничек түзгән дә. канлардай гына шулкадәр сабырлык алган? Чит-яг хушбуй исләре белән аңкып, хәлен белештермәү дәрәҗәсенә кадәр исереп кайткалый иде бит ул. Андый вакытларында күзе һичкемне күрмәде, дөньяларны әйләндереп ташлардай кылана иде Нишләп йөргәнен, кайларда типтерүләрен аңламый иде Альбина Акыл бирүчесе дә булмады. «Мин җүләргө шул кирәк'» дип үз-үзен генә битәрли иде дә. еларга җөрьәт итмичә, эчтән генә сыктый-сыктый чишендерә иде исерекне. Балалары булмаячагы беленгәч, ире бөтенләй чыгырыннан чыкты Үзен гаепле дип уйлап га карамады Юк. анда гаеп бармы соң. элекке хагыны. әнә, икс бала белән аерылып калды. өч ай да үтмәде Геннадий Альбина белән яшәгәнгә, кияүгә дә чыкты Асыл кошлар җылы оясыг кала димени? Ә Альбинаның мәңгегә бала назыннан мәхрүм калуына чынында Геннадий гаепле иде дә бит, йөзенә бәреп әйтә белмәде, исенә гешерүне кирәк тапмады. Әгәр дә төнге маҗараларыннан вакытында тукталмаган булса. Альбина аны ташлап китәсе иде Дөрес, китәргә талпынып карады ул. Студент чагында ук. дөнья чигенә, җәһәннәм авызына, әмма Геннадийның кулы озын иде шул. Артыннан килеп тапты Яратачагын белдереп вәгъдәләш кәйлектән: «Сүзендә тора булыр!»—дип уйлады шунда ханым. Ә яратуы, чыннан да, хак иде. Алабуга комсомол конференциясенең банкетыннан соң ничек оятлы хәлдә калдырса да, ташламады ул Альбинаны, эзенә басып йөрде, әле Казанга чакырттырды, әле үзе килеп чыкты. Таләбе бер генә нәрсә булды: хисләргә күмелгән татлы кочак! Шушындый төнге марафоннардан сон Альбина кияүдә тормаган килеш ике тапкыр балага узды. Беренче мәртәбәсендә сөяркәсенә әйткәч, хәзер үзенең аңа өйләнәчәген белдерәчәк инде, дип көтте. Әмма ялгышты. Геннадий үрсәләнде, борчылды, әмма чыгып та китмәде Казаннан ук Альбинасын күрү өчен йөгереп килеп җиткән иде бит. Хыялында гына йөрткән асыл кошның назын ташлау мөмкинме сон? — Матурым, чибәрем минем, бер дә борчылма, барысын да хәл итәрбез! Безнең киләчәк тормышларыбыз алда әле. Хәзергә бала кирәкмәс, аны калдырып торыйк, бәхетебезгә аяк чалмыйк, җитешербез, бик җитешербез!—дип сөйләнде. Альбина каршы чыкмады. Ул әле Геннадийның саф кеше булуына чын күңеленнән ышана, хәтта аның өйләнгәнме-юкмы икәнлеген дә ачык кына белми иде. Бер тапкырында: «Синең хатының бармы, Гена абый?» — дигәч, сөяркәсе тыныч кына. «Ансы нигә әле аның?»—дип, сүзне читкә борып киткәннән соң ул теманы бер генә тапкыр да кабат кузгатмаган иде. Ә менә хәзер, көтелмәгән хәбәрне белдергәч, ул үзе үк ачылды да куйды: — Минем бит тормыш иптәшем бар! Моңа кадәр әйтмәгән идем, хәзер яшерә алмыйм, шунлыктан тиз генә бергә гаилә корып җибәрә алмабыз дип беләм. Сабыр итик. Бик яхшы таныш врачларым бар. Бернинди хәвефсез ярдәм итәрләр... Альбина, ни хикмәт. Геннадий Вәлишинны үлеп ярата иде Ни әйтсә, шул дөрес һәм шулай булырга тиеш дип кабул кылып буйсынды. Бу төндә дә мәхәббәт назында бар теләкләре дә канәгатьләндерелгәч, таң белән ир китеп тә барды. Артыннан, һичшиксез, машина җибәртәчәген белдерде. Сүзендә торды. Ике көннән «Волга»сы әйләнеп тә килде, Альбинаны алып та китте. Тик кияүгә түгел, Казан шифаханәсенә. Шул килүдән ул бала төшереп кайтты. Кире үзе озата килә алмаса да. Геннадий сөяркәсен ташламады, тагын «Волга»сы белән китереп куйдылар. Җитмәсә шоферы ике пакет татлы ризыклар тулы күчтәнәчләр дә калдырып китте. Альбина хәвефнең җиңел кулдан үтеп китүенә сөенде. Ул инде институтны уңышлы гына тәмамлап, аспирантураның беренче курсында укый, бер бүлмәле, яхшы жиһазландырылган кеше фатирында гомер кичерә. Ашау — байдан, үлем — Ходайдан, дигәндәй, бер дә борчылырлык җире юк иде. Айга бер килеп күренгән хуҗа хатын аның хәлен белешеп китә, түләр акчасы юк икән, сорамый, булса, баш тартмыйча ала. Аның каршында Альбина үзе җай гына торырга тиеш, югыйсә, әмма гел елмаеп сөйләшкән бу әби, киресенчә, үзен кимсетебрәк тота: «Булыр әле, бәбкәм, булыр, акчаң килгәч бирерсең!» — Бусы әле башы гына, мин сине җәннәтнең үзендә яшәтәчәкмен! — дип мең вәгъдәләр бирә иде Геннадий да. Альбина аңа ышанды, шунлыктан тупсасыннан бүтән бер генә чит ир заты да атлап кермәде. Ярата иде ул, бик ярата иде шушы кара чәчле, киң маңгайлы, ак йөзле өлкә комсомол комитеты җитәкчесе Вәлңшинне. Берәр гәзит яки журналда исемен генә очратса да, сурәте күренсә дә, хәзер кулына кайчы алып, пөхтә генә кисә дә. үз альбомына конфет кәгазе җыйган сабый кызчык төсле ябыштырып куя иде. һәм ул аларны карарга керешә икән, дөньяларын оныта инде Йөзендәге һәр сызыгын өйрәнә, күз карашларына соклана, җил кузгаткан булса, чәчләрен сыйпап куярдай булып үрелә. Сурәт түгел, үзе итеп. тере, дип күрә, сөйләшә, диванага сабыша. Геннадий кебекләр, сөяркәләре буйга узса, аларны тизрәк ташлап качарга, баланың үзенеке түгеллеген тәкърарларга тотынсалар да, Аль- бинаны секретарь әрәм итәсе килмәде. Артыгы белән чибәр бит. чукынчык. төшләреңә кереп саташтырырлык. Кем аның белән тиңләшә ала? Юк бүтән андый зат дөнья йөзендә! Әгәр дә калдырса. Геннадий кебекләрне генә Альбина йөзне, хәтта меңне табаячак. аларны бәхетле кылачак! Ә син карьера өчен өйләнгән ямьсез хатының белән торып калачаксың. гаилә назыннан, бәхетле тормыштан мәңге читтә йөриячәксең! Менә шулар хакында кат-кат уйлап. Вәлишин тиздән сөяркәсен хатын итәргә ниятләгән дә иде. көн артыннан көн үтеп, максатына ирешү теләген тышаулап, сабырлыкны таянычы ясады. Әмма сагынмый кала алмыйча, кайбер айларга өчәр-дүртәр тапкыр да Алабугага машина кудырды. Ярый әле Казан уку йортларының берсендә аспирантурага алдырмады, юкса бөтенләй башы бетәсе иде. мәхәббәт хәлләре барлык халык кар- шысында. күз алдында булыр иде. Алабугада торуы яхшы әле. аңлашмыйча да калалар! Альбинадан галим чыгарлык түгел иде. Моны Геннадий үзе белмәде, гомерендә дә төптән фән нигезләрен актару белән шөгыльләнгәне булмагач. ул эшнең никадәр авыр вә кыен икәнлеген төшенерлек дәрәҗәдә түгел иде. Дөрес, ул университеттан соң партия юлламасы белән Югары курсларда укып кайтты. Ана анда тема биреп эшләттеләр. Берничә китап нигезендә реферат шикелле нәрсә язды да тапшырды, шуның белән хәтта кандидатлык дәрәҗәсен дә алды. «Фән шулай җиңел әйбер икән!» — дигән фикер белән коралланган хәлдә, ул барлык көчен оештыру эшенә юнәлтте һәм ялгышмады, бу өлкәдә шулкадәр өлгерлекләр күрсәтеп, тиз арада югарыга үрмәли бирде Партия өлкә комитетында җаваплы бүлекләрнең берсе саналган һәм үз кешеләр арасында гына шаяртып «Цензор» кушаматы белән аталып йөртелгән, калын кысасыз күзлек киеп йөрүче хәбәрләпдерү комитеты җитәкчесе Сабир Габделбәрович Вафинның тыңкыш борынлы кызына ярәштерелгәч. Вәлишинның дәрәҗәсе бермә-бер күтәрелеп китте. Карьера мәсьәләсендә үтә дә сак һәм беренчелекне кулдан ычкындырырга бер дә исәпләре күренмәгән аның кебек акыллы баш яшьләрнең Геннадий ясаган шушы адымнан соң кикрикләре шиңде. Өлкә комитетында һәм Үзәктә комсомолларга Татарстанда нинди җитәкче булырга гисшле, дигән сүз кузгатылгач. Вәлишиннән дә яхшырак кандидатура табылмады Мәскәү исә өлкә комитетының фикеренә каршы чыгарга теләмәде. Алда зур эшләр торганлыктан, таркаулык бер дә файдага түгел иде. Бар нәрсәләрне алдан белеп һәм белешеп торган атасы, ягъни бабасы, Геннадий аны Казан гадәте буенча әти дип йөртә иде,- Сабир Габделбәрович киявенә кайда ничек сөйләшергә, кем янында үзен ничек тотарга, кайчан артка басарга, кай вакытта үзенең барлыгын белдереп алга кукыраеп чыгарга тиешлекләрне өйрәткәләп. аңа юл күрсәгкәләүне дә кирәк гапты. Әмма Вәлишин үзе дә төшеп калган кешеләрдән түгел иде. Атлаган саен ата киңәше белән генә йөреп булмый шул! Берничә тапкыр командировка алып. КамАЗга барып, анда үз бүлеге буенча комсомолларның эшен тикшереп, җыелышлар үткәреп кайтты. Өченче генә булса да. комсомол өлкә комитеты өчен өченче бит ул. аның эше идеология, яшьләрне героик хезмәткә тарту, аларга рухи җитәкчелек күрсәтү, димәк, ул иң кирәкле кеше, иң кирәклесе.—ул үзен беренче кебек тотты Җыелышларда, идеологларньж киңәшмәләрен үткәргән вакытта: Безнең максат халыкны данлыклы хезмәткә рухландыру, аларга үзләрен эш белән күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачу. юл күрсәтү! дип гезеп-тезен кенә ялкынлы гыйбарәләрдән сүзен башлап китә иде дә. алга таба да шул юнәлештә тимерне кызу тота иде: Әгәр дә һәр кече ячейкада идеологлар, агитаторлар булмаса. алар үз иптәшләренә рухи көч бирә аямасалар. ул вакытта комсомол йөрәгендә дәрт бетәр, алга омтылыш га юкка чыгар иде. Моннан да мыскыллы түбәнлек юк Идеология мне. агитация безнең йөрәгебез. Әгәр дә ул туктала икән. димәк, йөрәге туктаган кеше төсле, без дә бетәбез, без дә үләбез. Шун-лыктан комсомол, бигрәк тә сез. яшь эшчеләр, хезмәткә булган дәртне сүндермәс өчен партиябез тарафыннан даими үстерелештә, алга омтылышта алып бырылган марксистик-ленинчыл идеологиягә тартылырга. ялкынын һәрбер кешегә күчерергә бурычлы. Безнең юл бер генә, ул коммунизм! Ул — сез һәм сез төзегән шушы заводның тизрәк автомобильләр чыгарырлык дәрәҗәгә җитүе, ә ул машиналар, сез һәм без төзегән заводның илгә бик кирәкле машиналары, әлбәттә, халкыбызны коммунизм юлыннан тизрәк алга алып китәр вә китереп җиткерер. Мин моңа ышанам. Маркска һәм Ленинга ышанган төсле ышанам, данлыклы партиябезнең һәр сүзенә чын күңелемнән ышанган төсле ышанам!.. Мондый сүзләреннән соң кемнәрнең күзләреннән кайнар яшь бөртек-ләре күренә башлый, кайсылары «ур-ра!» кычкырырга керешә, зал ша-шынып кул чаба. Вәлишин тантана итә. Сурәте гәзитләрдә дә сирәк- мирәк күренгәли. Сабир Габделбәрович та кияве кайтып җиткәнче үк болардан хәбәрдар. Җилкәсеннән сөеп, мактап каршы ала, кабинетына чакырып, эчке бүлмәгә дәшә дә. — Син, кияү, үз улым төсле биг, миңа бик якын. Яраттым үзеңне,— дия-дия сөйләнгәләп, күңелендәгесен чыгарып салгандай мәтәштерә дә,— ашыкма, кабаланма, отчет язып бирергә җитештерсен әле. менә, эчеп, хәл җый. дип киңәш бирә-бирә сыйлый үзен.— Беренчегә чыгышларың бик ошаган, әмма үзегезнекенең кәефе кырылды. Бер дә урыныннан кузгаласы килми бит. Өлкә комитетына инструктор итеп чакырч ырга уйлаганнар иде дә. тыелып калдылар: алдылармы, анын урындыгына Икенчегез менә дә утыра. Син, төннәрен йокламыйча, аларның эшен эшләп йөрисең, җылынып кына яталар! Сабир Габделбәрович серле генә елмаеп куя. — Сиңа, кияү, бер сюрприз бар бит әле минем! Әйтмәм, дигән идем дә, картайдыммы шунда, булдыра алмыйм. Белеп тор әле: синең хакта Үзәктә бик яхшы гына фикерләр туплансын өчен дә ярдәме тияр, артыңнан бер журналистны җибәреп, очерк сыманрак нәрсә әзерләттек әле! Бер нөсхәсе белән танышып та чыга аласың. Безнен Беренче дә бик хуплады, «Комсомольская правда»га юллаттырды. Шәп язган. Җыелышларында да катнашкан. Өченче көнне үк кайтып җиткән иде. кичә мәкаләсен монда кертеп чыкты. Бүген иртәннән бездә гел шуның хакында гына сүз. Ничә кеше шалтыратты инде Ул да! Мин кичә фатирыгызга да кереп чыккан идем, өендә булмадың. Хатының ялгызы гына иде. Тоткарланган чаклар булгалый инде ул. булгалый... Сабир Габделбәрович текә генә сынап карагач. Вәлишиннең арка тамырлары чымырдап китте Чаллыдан кайтышлый, берничә сәгатькә генә Менделеевскидагы әти-әнисенең хәлен белешеп чыгарга әллә ничек кенә теләге кузгалган иде шул. Керәшеннең дә үз гадәтләре бар. Берничә сәгать дигәне өч көнгә сузылды. Мәктәптә укыган чагында гыйшкы төшеп, тормыш юлларына кергәч, читтә онытылып калган мәхәббәте Галина иреннән аерылып кайткан икән. Геннадийларга да кереп чыккан, сәламнәр юллаган. Менә шул адаштырган иде. ни пычагыма кирәк булгандыр үзен барып күрү? Вәлишиннең ике колагы да утка пешкән кебек кызарды. Ул да гүгел: «Барысын да белеп торалар икән!» —дигән уе башыннан узуга, бөтен битен ялкын каплады. Әмма боларның берсен дә белмәгән һәм бу очракта белергә дә теләмәгән Сабир Габделбәрович киявенең болай коелып төшүен үзенчә кабул итте, ояла, кимсенә, дип нәтиҗә чыгара- чыгара сүзен сөйләүдә булды: Төнге уннарда Чаллыга, күрсәтмәләр бирү өчен, беләсеңдер, Гор- батовка шалтыраттым. Синең хакта да сүз кузгаттым. Чаллыда түгел идең... Ул тагын Вәлишингә: «Сак бул. малай актыгы!» — дигән төсле карап куйды. — Синең бер яхшы сыйфатың бар! Бер чыккач, тегендә-монда кагылып үтәсең. Элеккесендә дә Чистайларны урап кайттың. Мондый эш стиле бәрәкәтле ул. кияү! - Киңәшегезне тотып инде, киңәшегезне! Вәлишиннең теленнән әле дә ярый кирәкле сүз вакытында чыгып өлгерде, бердән кызыл йөзе дә төсенә кайтты, авызы да ерылып китте. Сабир Габделбәрович. аннан боларны ишетеп, канәгать өстенә канәгать иде, мин сиңа әйтем! Менә шулай берсенең ныклы ягы. икенчесенең йомшак сыйфаты ачылды да китте. Геннадий сер бирмәс рәвешен ала башлады, иргә әверелде дә китте. Бабасы алдамады Бер атнадан аның хакында татлы гына очерк «Комсомольская правда» газетасында басылып чыкты. Шушы куанычтан канатлары үсеп, үз-үзен белешт ермичәрәк йөрүенең өченче көнендә Мәскә- үгә чакырттылар, партиянең өлкә комитеты беренче секретаре аңа. кулын кысып, хәерле юл теләде. Казаннан комсомол өлкә комитетының өченче секретаре хәлендә чыгып киткән җиреннән ул Беренче булып кайтып керде. Тиз ара конференция җыелып, аны җитәкчелеккә тәкъдим итәргә Мәскәү- дән ВЛКСМның генеральные үзе килде. КамАЗ тарта иде аны. Комсомол- яшьләр төзелеше саналсын да. ничек әле ул читтә калырга тиеш? Конференциянең башыннан ахырына кадәр дилбегә аның кулында калды. Янында җитди кыяфәт белән Вәлишин утырды. Шуннан бирле ул өлкә комсомол комитетын җитәкләп, тайпылышсыз принципларыннан ахырда тәмам читләшеп, вакытлар җитү белән, менә хәзер бер байгурага әверелде Эте артыннан кереп, Альбина ут яндырды, ятканмы-юкмы икәнлеген тикшерде. Аннан соң кухняда утны сүндереп, ишек бикләренә кабаттан күз салды. Үз бүлмәсенә узгач, видеомагнитофон кабызмакчы булып, кассеталарына карап торды. Әмма аның шкафындагылары кат-кат күрелгәнлек сәбәпле, икенче ягына чыкты, андагы кассеталарның исемнәрен укыды. Бер дә юньлесе юк иде. кайсы — бизнес мәсьәләләре буенча өйрәтмәләр, кайсы - - кызыксыз язмалар. Альбина, күңелсезлек гоеп, кулына китап алмаякчы иде. киштәнең аркылысына өелгән кәгазьләр ишелеп гөшге. Арада бер калын папка булып, ханым кызыксынып, аның титул битен ачты Кире япты, кабат ачты. Анда эре басма хәрефләр белән «Мөхәммәд пәйгамбәр һәм сөеклесе Хәдичәнең мәхәббәте, яки Олуг гыйшык серләре» дип язылган иде. Аскарак «кыйсса» дип җәя эченә куелган. Шуларны укыгач, Альбинага кызыклы кебек тоелды, чәчелгән дәфтәр һәм кәгазьләрне дә җыярга онытып, үз ягына чыкты, урынына җәелеп, баш астына мендәр кыстырды да укый башлады. Кыйсса аны маҗаралары эченә алып кереп китте 8 арфаны тонык күзлекле, сары йөзле хәрби киемдәге кеше карм шысына китертеп утырттылар. Барлык сыйфатларыннан күрегг- гәнчэ> ул татар иде. Шунлыктан аңа ышанасы. Самуилны яклап чыгар, дип бөтенесен дә бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе килде Әмма сорау алу башлангач, дорфалыгы белән Марфаның һәммә уйларын аяк астына салып таптаячагы ачыклана барды. Кешегә кеше охшамый шул! Каршысыиа килеп утыргач га җирән адәм икәнлеген аермачык хәтерләп калмаган Марфа җавап тота-тота. аның барлык мимикаларына кадәр игътибар игә башлады. Самуил дисең инде. дип мыскыллы елмайды ул Ә без аны Исмәгыйль Вәлиев дип беләбез. Комсомолка башыгыз белән ничек итеп шундый халык дошманы белән дуслашып киттегез, барысын да бәйнә- бәйнә сөйләп бирергә туры килер Ялганлау аның белән бер юлда йөргәнсез дигән сүз. җаваплылыкны аңлыйсызмы? — Нинди халык дошманы ди ул? Бер дә алай түгел! Марфа уйламыйча җавап бирде. Ә югыйсә бер генә сүз җитә иде. Әгәр дә: «Аңлыйм!»—дигән булса, тикшерүче бу кадәр җикереп кычкырмас иде: — Молчать! Кырыенда утырган икенче милиционер да сискәнеп китте Марфаның акылы буылды, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чыкты. — Кем сораган әле аның кемлеге хакында сездән? Белербез! һәм беләбез дә! Әгәр дә үз башыбыздан чыгарып әйтәбез икән, монда утырмас идек, мондый эшне тапшырмас та иделәр. Тагын кабатлап әйтәм: сорауларга гына җавап бирергә! Тикшерү эшен бутарга маташсагыз, ахыры начар бетәр, белеп торыгыз, гражданка Волкова! Кабатлап әйтәм: сорауларга туры һәм төгәл җавап бирегез! Үзегез өчен дә, безгә дә яхшы булыр. Сөяркәгез хакында әйтмим дә инде! Сорау. Кайчан һәм нинди шартларда таныштыгыз! Ни өчен ул сезнең авылга килеп йөри башлады? Марфа сәерсенеп китте. Нигә кирәк инде болар моның өчен? Ни әһәмияте бар? Аңлый алмады. Икенчедән, Самуил белән булган мәхәб-бәтләренең серләрен ул хәтта газиз әнкәсенә дә сөйләмәде, иптәшләренә дә белдерергә теләмәде бит. Гүяки. көнләшерләр дә, араларын ераклаштырып, гайбәт таратырлар төсле тоелды. Күңеле алдан ук сизенгән булган икән! — Ниләр хакында сораштыра, нәрсәләр турында сөйли иде? Барысын да бәйнә-бәйнә исегезгә төшерегез. Әле вакыт җитәрлек! Әгәр дә бүген бетәрлек түгел икән, иртәгә дә килерсез, берсекөнгә дә. һәр детальне, төшереп калдырмыйча, бәян итүегез таләп ителә. Болар барысы да эшнең уңышлы барышы өчен кирәк! Марфа, район үзәгенә слетка килгәч, Самуил белән ничек танышып киткәннәрен исенә төшерде. Чалт аяз көн иде. Ыспай гына киенгән, маңгай бөдрәләрен бер якка кайтарып куйган, нәзек күркәм мыеклы шушы егетне Марфа үзе беренче булып күреп алды, әллә ничек кенә аны күңеле якын итте. Ачык йөзе, елмайган иреннәре аның өчен сихри вә татлы кебек тоелды. Башы әйләнеп китте. Үзенә игътибар иттерү өчен яныннан ничәмә-ничә тапкырлар үтеп карады, ялгызы да. иптәш кызлары белән дә. Әмма егет күтәрелеп тә карамады, шаяртып сүз дә катмады, аңа атап әйтелеп үткән шаяртуларны да игътибарсыз уздырды. Аның каравы авылдашы Федя исә Марфаның алдына вә артына төште, бер дә бирмәде, хәтта кыздырылган көнбагыш белән дә сыйлап карады, биегән, җырлаган, шаулап күңел ачкан халыктан читкәрәк алып китәргә дә маташты. Уе барып чыкмасын җитәрлек кадәр аңлагач кына, иптәш егетләре белән җыелышып, кибеттән туктаусыз аракы ташып, тәмам исергәнче чүмерделәр. Ахырда исерешеп, кайсы канау буенда, кайсы тирәк астында мәлҗерәп йокладылар. Урыс егетләренең гадәтләре шушы иде. Ә татарлар итагать белеп кенә читтәрәк тордылар, кыенсынып кына биеделәр, җырлашып алдылар. Аның каравы Марфалар үзәктә булды, туйганчы гөрләштеләр. Тәмам исереп җиткән Федя әллә ниләр кыландырып йөрде-йөрде дә юкка чыкты. Марфа моңа куанды. Теге татар егете янына килеп сүз башларга, үзе сөйләштерергә ниятләде. Бәйрәм буе бер генә урында басып торганлыгын белгәнлектән, шул якны күзәтте, әмма ул да халык арасында юк иде инде. «һай. барып чыкмады бу!»—дип кызның кәефе канат белән сыпырып ташлаган төсле бетте дә китте. Хәзер үк авылларына кайтып китәсе килә башлады. Инде җыенып га бетә язган иде, Исмәгыйльнең атлар янында ялгызы гына басып торганын күреп, шунда ашыкты. Килә килешкә: — Безнекеләр күренмәдеме?—дип сүз башлады. Егет елмайган хәлендә җилкә сикертте. — Нәрсә, телегезне югалттыгызмы әллә?—дип шаяртырга кереште. Егетнең русчасы болан ярыйсы гына иде. Сүз артыннан сүз ияреп, алар танышып киттеләр. Самуил инде кайтып китәргә җыена икән, ялгызы гына калган Атының аркалыкларын күтәреп, хәзер юлга чыгасын белдергәч, Марфа, нинди җене котырыптыр, аның арбасына утырырга теләде: Мин дә җыешан идем. Әмма безнекеләр әле ашыкмый, үзегез белән алмассызмы икән? Самуил аның кайсы авылдан икәнлеген сорады да кире дә какмыйча, әйдәкләмичә дә әйтеп куйды Безнең авылдан сезнекенә кимендә сигез-ун чакрымнар бардыр! Бәлки үзегезнекеләрне көтәрсез9 — Куып җитәрләр әле! - дип Марфа киреләнгәч, утыртты, һай. сөенгән иде ул шунда, һай куанган иде. Кыланып-кыланып иптәш кызларына кулын болгады Мин үземә таптым! Куып тотарсыз.. Безнең якка кайта. Олы юлга чыккач. Марфа арбаның башына. Самуил янына күчеп угырды. Җайлап-җайлап кына бер-берсен сораштырырга тотындылар. Егет инде дөнья күрергә дә өлгергән. Фин сугышында катнашып, яше дә егерме өчтән узып киткән икән. Ә Марфага ул вакытта бары тик унсигез яшь кенә тулган көннәр иде. Әмма чибәрлеге вә чаялыгы белән ул Самуилдан өлгеррәк булып чкты. Үзенең аның янәшәсендә утырып кайтуын кияүгә чыгып, аларга килен төшеп килүе кебек хис итеп, җаны- күңеле саташт ы. Исмәгыйльнең авылларында сөйгән кызы юк иде. Моны белеп алгач. Марфа баштарак ышанырга теләмәде. «Ничек инде шушындый егетнең сөйгән яры булмасын, ди, бардыр, өрмәгән урындыкка та утыртмыйлардыр. йорт саен берәр чибәр татар кызы аңа серле мәхәббәтен багышлап, кич очрашулар! а өмет тотадыр!» Әмма ул болай уйлан ялгышты. Чыннан да, Исмәгыйльнең ярәшеп йөргән кешесе юк иде Дөресрәге, бар иде ул, бар иде. Чибәр кыз. , Гөлсара. Хәтта аның хакында җырлана юрган «Комсомолка Гөлсара» дигән җыр да бар иде һәрхәлдә, аны Гөлсарага багышлап махсус чыгарыл! ан җыр дип белә иде Исмәгыйльнең авылдашлары. Әмма алар бергә була, кавыша алмадылар. Исмәгыйль армиягә алынгач, ни сәбәптәндер, Гөлсара аңа бер генә дә җавап хаты язмалы Ә егет, бер-бер хәбәр юкмы, дип аның хакында әнкәсенә дә язып карады Ни өчендер ул ’ да җавап биргәндә Гөлсара хакында бер генә дә җөмлә яки киная аша нәрсәләр булып ятканын бердерергә кирәк тапмады. Быел кыш кайткач кына белде серләрне Исмәгыйль: Гөлсарасы район үзәгендә җитәкчелектә эшләгән җаваплы партия адәменә алданган иде Сораштыра торгач, әнисе аңлатып бирде. Колхозлар! а еш барып һаман-һаман тикшереп йөргән район вәкиле, шулай чираттагы бер ревизиясеннән кайтып килешли, яңгырлы көн булып, арбасына Гөлсараны утырткан. Кыз ул вакытта авылда комсомол оешмасын җитәкләгән икән. Бераз танышлыклары булган Вәкил аны үз янына алган, яңгырдан ышыкланыр өчен Гөрсара да каршы килмә!ән. Юл уңае сүз кузгата бит. сөйләшеп киткәннәр Вәкил, бик тә мут адәм, бераз төшереп тә алганлык сәбәпле, үзен бик җиңел тоткан «Мондый көнне юлга чыгалар, димени, имеш. Бигрәкләр дә шәбәреп беткәнсең бит Тәнеңә үтә су йөгергән, җылытыйм бераз, син миннән шикләнмә», дия-дия. хәлгә кергән кебек кыланып, кызны коча!ына да алган Ул арада, әллә каушаудан, әллә чыннан да артык чылануыннан. Гөлсараны бизгәк тота башлаган. Вәкил тагын да хафага төшкәнрәк рәвеш чыгарып: «И-и. бала, хараплар гына булсаң, нишләрмен, мине генә гаепләрләр, менә тот моны, бер дә куркып торма!» дип кесәсеннән шешә чьи арган, салын биргән. Мондый сүзләрдән соң кызның тагын да ньпрак когы очкан «Юк-юк, абый, мин урыс суын эчмим'» дип баш тар)кан Әмма вәкил һаман үз сүзен сүз итеп «Менә шунда, арбамда суык тиюдән үлеп китсәң, ничекләр жавап бирермен! Эчә күр. балам, эчә күр! Синең хәлдәге кешегә урыс суы түгел, дару бит ул, дару!»—дип кыставын дәвам игкәч, Гөлсара чыдамаган, стакандагы аракыны эчеп тә җибәргән, бизгәге дә тукталган. ~ «Менә шулай, менә шулай,— дип вәкил куанып куйган.— Сүземне тыңласаң, сеңлем, бәхеткә кинәнерсең!» Шулай итеп, ул «бала»дан «кызым» дип сөйләшүгә, аннан «сеңел»гә күчкән. Хәмер томаныннан кызның арыган тәне мәлҗерәп төшкән, аның саен теге кара җан аны ныграк үзенә кыскан. Гөлсара ул көнне дә. икенчесендә һәм өченчесендә дә әйләнеп кайт-магач. авылдашлары хәвефкә төшеп, тагын бераз сабыр итәргә булганнар. Алай да беленмәгәч, район үзәгенә хәбәр алырга әтисе килсә, кызы шифаханәдә икәнлеген белешкән. Бер танырлык җире дә калмаган, тәмам шешенеп беткән икән, мескен. Әмма аңында, ди. Күзләренә борчылу, курку һәм оят, рәнҗү тулган. Әтисен танымаган кебек кыланган. Бөтен авыл белән бу хәбәрдән борчуга калганнар. Инде сәламәтләнеп җитте, бер-икс көннән чыгар да. дип көткәндә, Гөлсара шифаханәдән качып, Казанга китеп барган. Әмма монда сырхаулап ятучы күрше авыл хатыны Сабира түтигә башыннан узган хәлләрне әтиләренә сөйләсен өчен белдереп калдырган Әманәт итеп тапшырырга кушкан. «Мине эзлән йөрмәсеннәр, бәхетемне югалттым, һичбер генә дә гөнаһым юк, ачуланмасыннар.— дигән. Артымнан бик өзелепләр йөргән егетем бар иде Хәзер армия хезмәтенә алынды гына, берүк аны-моны хәбәр итмәсеннәр. Кайткач кына әйтерләр: «Мин аны яратмадым, болай гына йөрдем, көлеп кенә!» — дисеннәр», дип хушлашып, шул сәгате-мину- тында югалган да. Баштарак аны. батып үлгәндер, дип фараз кылып, яр буендагы балыкчыларга хәбәр салганнар. Әмма гәүдәсе бер генә җәтмәгә дә эләкмәгән. Аннан халык, аны жуликлар белән күргәннәр, вәкилнең башына җитмичә, тынычлык табасым юк. дип әйтә икән, дигән сүз чыгарган. Әмма бу фараз да гайбәт кенә булып калган. Инде аның хакында тәмам онытып бетергәч, әти-әнисенең күзләре ачылып килгән вакытта «Правда» гәзитендә яхшы хезмәт хакында мәкалә басылып, анда Гөлсара Хәмзина турында да матур гына хәбәрләрне укыганнар, фотосы да урнаштырылган булып, бер төркем иптәш кызлары уртасында елмаем торганын күреп сөенгәннәр. Озакламый Сабира түтинең вәкил хакындагы хакыйкый сүзләрен ялганга чыгарып, Гөлсарадан герой ясап бетергәннәр Әтисе исә. Казандагы адресын белешеп, кызына исәнлек- саулык теләп хат җибәргән, иске хәлләрне бер генә исенә төшереп торуны кирәк тапмаган. Шундый мөләем хатына Гөлсара да ягымлы жавап язып, әти-әнисен үз янына күчеп килергә чакырган, бер яхшы кешенең үзен хатынлыкка соравын. Октябрь бәйрәменә бәлки туй да итәчәкләрен, әгәр дә әтисе-әнисе киләсе итсәләр, кичектерергә дә мөмкин икәнлеген — һәммәсен тезеп чыккан имештер Ахырда вак хәрефләр белән тагын да шундый юллар өстәп куйган: «Мин яшьлек юләрлегем аркасында чыгып киткән идем. Әмма яхшы кешеләр юлдашым булдылар, максатыма ирештем. Исмәгыйль армиядән кайтса, сәламемне җиткерегез, гафу итсен, язмышыбыздыр, вәгъдәмдә тора алмадым, бәхеткә ирешсен!» — Менә шулай, сеңлем, - дип әллә ничек кенә йомшарып, чит-ят караңгы бер урыс кызына боларны сөйләп чыккач. Исмәгыйль авыр гына көрсенеп куйды. Кешеләрне бәла йөртә, диләр, юк икән, бәхете дә җитәкли икән! Солдаттан кайткач, боларны ишеттем дә. ятып үләрдәй булдым Нигә шунда Карелия сазлыкларында ятып калмадым икән, дип үкендем. Синең бу көнгә кадәр исәнлеге өчен үкенгән кешене очратканың бар идеме? Андый адәм мин булам! Шушы вакыйгаларны җиңел генә сөйләп биргәч. Марфа аны тагын да үзенә якынрак хис игә башлады. Була шундый чак. эчкә җыелган уй- хәсрәтләрне кемгәдер белдереп, бушатасы килгән халәт. Исмәгыйльнең дә, гүяки, күңеле тынычланып калды. Әмма, аның каравы, кызныкы авырайды. Ул бу кадәр үк яңалыклар ишетермен дип көтмәгән иде. Егет тә аңа сөйләгәндә: «Сеңлем, курыкма миннән, андый яман кешеләрдән башыңны сакла!» — дигән киңәш бирә-бирә. кемлеген белдерәдер төсле иде. Олы юл кечкенә инеш аша узганда, Исмәгыйль атын туктатып сугарды, озын-озын итеп сызгыргалап торды: Эч. малкаем, эч!.. Аты, гүя, аның холкын яхшы белгән шәхси малы төсле барча әмерләренә буйсынды. Инеш аркылы чыккач, егет аркалыгын күтәрергә дип тартылган иде дә. ат яна чыккан яшел бәбкә үләнен чемчи башлагач, ашыкмаска уйлады - Бераз ял итеп алыйк алайса, шулай бит, Марфа9 Мин каршы түгел. Исмәгыйль, атын иреккә куеп, сөзәк яр читенә барып утырды Кулындагы алгы үрмә чыбыркысының очын суга манчыды Уйга бирелеп, күзләрен баеп баручы кояшка таба юнәлтте. Бәбәкләре тәмам кысылып, арган тәне йокыга чумган төсле иде. Марфа исә, арбадан төшеп, арыш уҗымы аша, якындагы каенсарга карап юл алды. Моны хәтерләп калган егет - Озак йөрмәгез, ул-бу була күрмәсен, дип сүз белән озата калды. Әмма кыз: «Акыл өйрәткәнче, артымнан килсәң ни була?» дип үртәлде. Тик Исмәгыйль урыныннан да кузгалмады. Сагышлы гына сызгыргалап, һаман да еракка, офыклар артына карашларын ташлаган хәлдә уйланды да уйланды. — һай-һай-һайлар. Марфа каенсарның эченә килеп керде. Басу-кырда сизелмәсә дә. монда талгын жил яшь яфрраклар белән уйный, сыпыргаланып йөри иде Кыз читтәге бер каенга килеп сөялде Югарыга таба үрмәләгән кырмыскаларны күреп, аларнын берсенең ю’лына бармагын куйды. Теге мескен, каршында көтелмәгән тоткарлык күреп, тиз ара өскә-аска карап куйды да. әйләнеп үтәргә мөмкинлеген искәрмичә бармак өстене килеп менде Марфа аны шунда ул җәһәт кенә каеннан алды, карашына якынрак китерде Көлке иде Болай ук булыр дип уйламаган бөҗәк аркылыга- буйга чапкынлый башлады Кызның эссе тыныннан шикләнде, пар мыегын уңлы-суллы йөртте Электеңме кармакка1 дип көлде Марфа Моннан соң алдыңны- артыңны карап йөрисе Кыз сискәнеп китте Аның янәшәсенә Исмәгыйль килеп баскан Көтмәгән иде. Нәрсә булды? Егетнең борчулы йөзен күреп, Марфа тагын да каушый төште. Менә, диде, кырмыска тоттым Егет аңа якынлашты, әмма күтәрелгән бармагында бер нәрсә дә күрмәгәч, елмайды да Кая. юк бит? дип куйды Ничек? дип Марфа ла аптырап китте Әле яңа гына шунда иде биг Куркыткансыз инде алайса. Ә-ә-ә!.. Аларнын күзләре очраштылар Икесенә дә дөньялар тигезләшеп китте, тыннарына тыннары уралды, акыллары буталды, йөрәкләре урыннарыннан кузгалып, иреннәре иреннәренә сузылды Кем уйлаган шушы каенсарда урыс кызы белән татар егете берберсенең каен суыдай татлы вә шифалы бәхет һәм сәгадәт бүләк итәргә әзер мәхәббәт хисләрен чүпрә төсле кайнатып җибәрәчәк ирен очларының тәмен татырлар дип? Гафу итәсез, диде егет, башын аска төшереп Әллә ничек килеп чыкты әле бу! Шулвакыт юлның күтәрелеп алган җиреннән атлар белән килүче кешеләрнең өзек-өзек кенә җыр авахтары ишетелеп китте Көенә 3 «К У» №10 33 караганда, урыслар иде. Слеттан кайтучылар. Арбаларында ничә кеше барлыгы аңлашылмаса да, барсы бергә биш ат иделәр — Безнекеләр кайтып килә... Алар каенсардан төштеләр. Инде уҗымга үрелергә маташкан атның аркалыгын күтәреп, Исмәгыйль: — Куып тотарлар, атлары яхшы, без юлны дәвам итә торыйк,— дип Марфаны арбага чакырды. Кыз тагын артка карап утырды. Көтелмәгән аңлашудан соң, дөресрәге егет һәм кыз икесе дә яшертеп генә теләгән беренче үбешүләреннәп соң, бер-берсеннән оялып, сүз кузгатып җибәрергә кыймый бардылар. Әле ерак төсле тоелган теге юлаучыларның җырлаганнары тагын да ишетелә барды. Әмма Исмәгыйль атын куаламады Арбадагы алты капчык белән кызыксынган төсле, теләмәсә дә. сүз башлансын өчен алар хакында Марфа юри сорап куйды: — Болар нәрсә? Егет каерылып борылды. — Нәрсәне әйтәсез? — Капчыкларны! — Ә, алармы? Йон! Безнең рәис шундый кеше инде Бер эш белән җибәргәндә, юл уңаена дип, тагын бер-ике йомыш куша. Районга китергән идем, контора ачык булмады. Биш әйләндем. Кешесе юк. Калдырып булмады. Тагын шулар аркасында ат куарга туры киләчәк Рәис орышыр инде. Башкаларга җиңелгә туры килде: алар кыш чыккан бәрәңге китерделәр, шуларны пристаньгә тапшырырга калдылар. Анда да тәртип булмады бүген, көне буе чират тордылар Кичкә генә җитештеләр, әнә. — Нигә аларга җиңелгә килде, дисез? Киресенчә, сезгә җиңелгә килгән әле монда. Алты капчык йон атыгыз өчен дә авыр түгел Кызның болай сөйләнүенә егет тагын көлеп куйды. — Нигә алай дисез? Мин дә арбага бәрәңге төяп килдем. Әмма районга барып җиткәч, аларны иптәшләремнең атларына күчердек. Миңа ике йомыш кушылган иде бит! — Алай икән. Сүз тагын өзелеп каласы иде. Әмма Марфа ялгап китәргә ашыкты: — Сез татарларның гомергә шулай инде, бер эш белән киләсез, биш йомышыгызны хәл итеп китәсез. Эшләгәндә эшләргә, ял иткәндә — ял итәргә кирәк! — Сез башка төрлерәк шул. — Юк, сез ул башка төрле, татарлар! Эштән һич тә башыгыз арына белми. Кем эшли, шуны эш ярата, гел чыгып кына тора һәм бетми дә тиз генә. Ә кем ял итә-итә маташа, аныкы гел белеп бара. Шулай түгелме? — Шулайдыр да... — Безнең авылга килеп, өйрәнеп китегез, шулайдыр да. дип әйтмәссез. Килерсезме? — Болай чакыргач, һичшиксез! — дип елмайды егет, тагын каерылып. Марфаны күзләре белән иркәләде.— Иртәгә үк. Сезне кайдан табып була соң? — Иске чиркәүдән сулга бишенче йорт Йә өйдә булам, йә капка төбендә, әгәр дә кичен килсәгез. Көндез, белмим кайда, нинди эш кушалар бит. — Юк, көндез булмый. Мин дә эштә. Көтүләр кайткач авылдан чыксам да, караңгыда гына килеп җилешәм. Егетләрегез кыйнап кит- мәсәләр... — Юк, алар әйбәтләр безнең. Ул арада атларын шабыр тиргә батырып куалаган Марфаның авыл-дашлары аларны куып та тоттылар. Көлешә, җырлаша, шаярыша иделәр. Егетләренең кайсы йоклап ята. айный башлаганнары арбадан арбага күченеп, әле бер кызга, әле икенчесенә бәйләнгәндәй итә, үбә-коча иде. Беренче арба туктамады. Исмәгыйль белән Марфага авыз тутырып көлделәр дә: Кияү белән кәләш! — дип шәрран ярып кычкыра-кычкыра шаяртып уздылар. Башкалар да аларга кушылды. Дүртенче арба үтеп киткәч. Марфа Исмәгыйльнең колагыннан үбеп алгандай пышылдады: Мин сезне көтәрмен, Самуил! һәм сикереп төште дә, арттагы арбага, бишенчесенә таба йөгерде. Андагылар куанып, аны үз кочакларына алдылар. Исмәгыйльне узганда, юри шаяртып: Әй кенәз, кәләшеңне урладык бит, оттырдың!, — дип көлештел’әр. Үр төшеп үр менгәнче артларыннан калышмый килде дә үз абызларына илтүче юлдан борылып китте. Марфа ана кул болгады Аныһ белән бергә башкалар дә селкеделәр: — Саламалейкум, кенәз! Башкаларга ияреп юырткан аты, ялгызы калгач, ашыкмаска булды, ахры, адымнарын акрынайтты. Әмма Исмәгыйль аңа сыдырып җибәрде: «Әйдә сәнә!» Урыслар — сулга. Исмәгыйль уңга. Икесе дә берьюлы диярлек ике якка китеп күмелделәр.«Аларның атлары да яхшы шул. күмәкләшеп бәйрәм дә итә беләләр. Без татарның эш тә эш инде!» дип уйлап уфтангандай итте. Әмма татлы хыялларының пәрдә чиге күтәрелеп. Марфаны исенә тошерә-төшерә, күңеленә уелып калган чибәрлегенә сокланып, ничектер җиңеләеп киткәндәй булды. Ул җиңеллек аның кәефен күтәрде. Җай гына шуып барган төсле тузанлы юлдан тәгәрәгән арбасының тибрәнүе дә аның әллә арылудан, әллә кызның бүтәннәр кочагында китеп баруыннан бозылып калган күңелен ачарга ярдәм ит ге. сузын-сузып җырлыйсы килде. Әмма авыллары инде якын иде. СалгАя дип уйлаулары бар. Кемгә ошый, кемгә юк. 9 олариың барысын да сөйләргәме икән инде?» дип уйлады «Б Марфа, курыккан күзләре белән тикшерүчегә күтәрелеп карап. Ул аннан җавап көтә иде. Озак телсез утырыргамы исәбегез? Юк. мыскыл итеп көлүче бу кеше тикшерүче түгел, тикшерүче болай ук дорфа кыланмас иде. Бар нәрсәне дә берьюлы искә төшереп бетерү мөмкинмени? Кайсын сөйләргә, кайсын сөйләмәскә белмәссең Ип яхшысы, Исмәгыйльне коткара торган нәрсәләр хакында гына әйтергә, вакларын телгә алып тормаска кирәк, һәм Марфа шулай эшләде дә: Таныштык инде шунда. Дөресрәге, мин үзем аның мине ярата башлавын теләдем. Моның бит бер дә гөнаһысы юк. Киресенчә, хәзер урыслар белән татарларның катнаш никахларын мактап язалар. Сез дә каршы түгелдер бит? Тикшерүченең тәмам ачуы кузгалды: Мин монда ЗАГС бүлеге түгел, мин тикшерүче һәм бары тик бирелгән сорауларга туры, дөрес җавап бирүегезне генә таләп итәм Юкса үзегез дә аның артыннан олагырсыз! Белеп торыгыз! Марфаның йөзенә аптырау билгеләре бәреп чыкты. Икенче бер тикшерүче. кыяфәтенә караганда, урыс милләтеннән булырга кирәк, иптәшенең болай җикеренүләрен бик өнәп бетермичә, үзенчә сүз башларга, сорау алу барышып үзгәртеп җибәрергә исәпләп баш күтәргән иде. тәмәке кабызып, бүлмә буйлап йөренгән татар: «Ярамый! Мин үзем!» дигән төсле кулы белән кырт кисте. Исегезгә төшерергә вакыт бирдек, кирәк булса, тагын бирербез Алда көннәр бар. әмма чиксез түгел! Күзе тәрәзәгә карап, ул туктап калды. Аның бу сәер халәтеннән сон иптәше дә шунда текәлде Боларның дәшмәвенә аптырап башын күтәргән _Марфа да ирексездән шул якка карады. Анда берсе артыннан икенче кеше, кайсы чиләк, кайсы — көрәк, сәнәк кебек әйберләр тотып, кулларын селти-селти кычкырышып йөгерешкәннәре күренә иде. Урыс тикшерүчесе тәрәзәне ачып җибәрде. Хәзер аларнын нәрсә кычкыры- шканнарын аермачык ишетеп була иде. — Пожар, пожар... Янгын, элеватор яна... Команда бирелгән төсле, болар җәһәт кенә кабураларына үрелделәр, коралларының шунда булуына инанып — Хәзергә монда калыгыз! Хәзер! - дигән кисәтү ташлап, берсе ар-тыннан икенчесе ишеккә ташландылар. Марфа баштарак нишләргә белмичә утырды, аннан соң тәрәзә янына килде Йөгерешкән халык төркеменнән өркеп калган атының башын тоткан малайны күреп, күңеле тынычланды: «Китмәгән икән әле, рәхмәт яугыры!» Шулай да көтми калуы да бар. — Алешка, әй. Алешка! Хәзер чыгам, китә күрмә!.. Малай Марфаның тавышын ишетеп, каян килә икән, дип прокуратура һәм милиция идарәсе урнашкан бер катлы буйга озын агач йортның тәрәзәләренә эзләнеп карады. Кыз теләген яңадан кабатлады. Алешка ишеттеме-юкмы, кыз ул хакта онытып, болай таба якынлашып килгән, йодрыклар селкеп кычкырынган халык төркеменә бар игътибарын юнәлтте. Уртада карт елгачы икенче берәүне беләгеннән җилтерәтеп алып бара иде. Аның тоткыны сакал-мыеклы башын аска салындырган, әмма усал күзләре белән вакыт-вакыт уңга-сулга сөзеп куйгалый иде. Халык ачы сүгенә: «Мерзавец!» — йодрык төеп кычкырына, хәтта тегенең башына да менеп төшкәли, чәченә дә үрелә иде. Ул да түгел, артларыннан йөгереп килеп, моннан чыгып чапкан теге татар тикшерүчесе белән иптәше һәм тагын берничә милиционер карт диңгезче кулыннан мескенне тартып диярлек алып, халыкка артык кызарга ирек бирмәделәр. Төркем исә, моның белән ризалашып, адымнарын акырынайтты Тоткынны милиционерлар өстерәп диярлек алып кереп киттеләр, башкалар шунда калды. Озак та үтми, теге тикшерүчеләр һәм халык тотып китергән кеше Марфа утырган бүлмәнең ишегендә күренде. Тонык пыяла күзлекле татар керә-керешкә әмерен җиткерде: — Иртәгә килсен, Василий, моңа повестка язып бир!.. Ә син. граж-данка Волкова, ягъни, иптәш Волкова, барысын да исеңә төшереп, иртәнге җидедә иртәгә монда бул! Аңладыңмы? — Әйе... Ул арада язып тутырырга өлгергән повестканы икенче тикшерүче аның кулына тоттырды. Татары әмер тонында куып ук диярлек чыгары i җибәрде: — Бар-бар. иртәгә төгәл килеп җитәсе бул! Марфа саубуллашмыйча да урамга чыкты. Әле яңа гына монда ат башы тотып басып торган Алешканы эзләде Әмма ул ахмак малай, көтеп тормастан. китеп тә барган иде. Марфа бу хәлдән егылып китәрдәй булды: «һай, шапшак малай актыгы!» Хәзер аңа авылларына кадәр җәяү кайтырга кала. Нишлисең бит. бу кадәр шаулашкан халыктан куркып та качарга мөмкин. Күпме көткәч, азагына кадәр аз гына сабыр итмәгән. Баскычтан акырын гына төшеп, Марфа олы юлга таба атлады. Икмәк кибете ягыннан яңа пешкән калач исләре килә иде. Анда кереп, күчтәнәчкә берәр ризык алырга уйлап, кыз тыкрыктан шул якка таба борылды. Тәбәнәк һәм кысынкы тәрәзәле өйләрне узгач, кибет каршысындагы т аш җәелгән мәйданчыкка килеп чыкты. Сөенеп куйды. Ул утырып килгән ат шушында иде. Койма буена бәйләнеп, тәмам усалланган чебен-черкиләргә баш вә коерыгыи селки, уңга-сулга тартылгалый, монда торуына бер дә риза түгел иде. Ул арада кулына калач тоткан Алешка да йөгереп чыкты. Алар йөзгә-йөз очраштылар Малай көлеп җибәрде һәм акланырга кереште: Тиз генә әйләнеп килермен, дигән идем Чыгардылар дамыни? Кибеттән берәр нәрсә аласыгыз юкмы соң? Көтеп горам Кереп чыгыйм. . Эчтә кеше бөтенләй дә юк иде. Олы корсаклы сатучы татар адәме, майлы күзләре һәм тирләгән йөзе белән җәелеп елмайган хәлендә уфылдап. бер капчык он өстендә утыра иде. Марфаны күргәч, йөрисез шунда, дигән гөсле канәгатьсез генә: Нәрсә кирәк иде? — дип ашыктырды Кыз, сайланырга исәбе бар кеше төсле, киштәләргә күз ташлады. Кибет әллә ни бай түгел икән. Перәннек. сохари, яшел чәй һәм кирпеч* кирпеч икмәктән гайре нәрсә юк. Марфа татлы перәннек белән икмәк сорады. Тегесе ялт кына үлчәп маташканда сөйләнә-сөйләнә өч хатын килеп керделәр. Ирексездән аларның сүзләре кызның колагына үтте. Менә нишлиләр бит, ә?—дип, тыр-тыр чәтни иде озын буйлы ябык хатын. Халык дошманнары белән ил тулды. Элеватор кадәр элеваторга көпә-көндез бит! Халыкның эштән тукталган чагын көткән ул! Ут төрткән бит! И-и, кабәхәт Шулай-шулай. малайгынам. шулай-шулай. ли я-ди я ике ягында икс юантык һәм буйга тәбәнәгрәк ике хатын сүзләрен җөпләп бардылар, әңгәмәләренә караганда, әле яңа гына очрашып, бер-берсснә нәрсә белгәннәрен уртаклашырга тотынганнар иде булса кирәк Кибетче ир Марфаны бөтенләй онытты. Аларта таба тартылды һәм сораштырырга тотынды Ишетеп кенә калдым. Бара да алмадым! Кем яндырган, эләктер-гәннәрме әллә? Шунда ук тоттылар, шунда ук! Яндырып җибәргән дә. малай мин сиңа әйтим, торып йөгергән. Элла ярый Митрофан күреп калган Кайсы Митрофанны әйтәсең соң син? Теге тиленеме? Нишләп ул булсын. Аясының йортына ут салсалар да кузгаласы юк Маякчыны әй1әм. маякчыны. Әле дә ярый шунда гына маташкан вакыты икән. Ярый әле эләктергән. Юкса үзенә сылтарлар иде Куып та тоткан, теге китереп тә суккан Ә бу. хан. аягына етылып катырган. «Тукта, дип әйтә ди. Үтерәм. хайван!» Тавышына елгачы Митри күтәрелгән. Ә теге, ә теге, мин сиңа әйтим, кулгык аегыннан гына корал чыгарган да. Мигрофанга аткан. Митри килеп җитешмәгән булса, качасы икән Митрофан да батыр кеше икән, аягыннан эләктергән килеш җибәрмәгән. Тавышка халык җыелган, халык. Маторда эшләүче Габделмән сөйләде, малай. Габделмән үзе шунда булган Митрофанны арбага салын. тиз ара духтырга озатканнар, хәле начар, ди Теге дошманны милициягә илткәннәр Кем иле икән, танымаганнармы? Сул ягындагы ха панның соравына игътибар да бирмәстән. бу һаман туктый белми сүзен дәвам итте. Ярый әле патроны бер генә булган, соңгысы, диме. Юкса Митрине дә харап итәсе икән. «Миңа төбәде. Ходай рәхмәте, мылтыгы атмады!» дип сөйли икән Митри Когы алынгандыр үзенең дә.- дип куәтләде геге сорау биргән хатын Иллә дә ба i ыр кеше икән үзе! . Ник батыр булмасын, ди. Иделдә йөреп, җанга-тәнгә ныгып беткән инде ул. Тегене дә җилтерәтеп кенә илтеп биргән. Урыс авылындагы, теге, боярда! ы колхозны әйтәм. андагы пожарны ул иптәшләре белән оепп ырт ан. ди. бит Берәү генә түгелләр, ди. Биш-а i тау. ди «Барыгызны да комарскийга биетәбез!» дип әйтәләр, ди Раиф урманнарында качып яталар икән Берсен тот каннар инде Монысы да эләккән. Тәмам түземлеге калмаган иптәш хатыны тагын соравын кабатлады. Әмма сөйләүче әллә ишетмәде, әллә ишетергә теләмәде. Сүзен бүлдереп, кибетче сорагач кына — Бер дә әйтә алмыйлар. Бу якларныкы түгелдер, бер дә үзебезнексләргә охшамаган, диләр. Какча йөзле, сакал-мыеклы. бик тә гонарлы адәм. ди. «Болар бар да минеке булырга тиеш Минем хәләл малларым, минем хәләл икмәкләрем!» — дип халыкка җикергән. — Бәй. ахирәткәем, әллә соң боярның малайларыннан берсе микән?- дип сорау биргән хатын тагын сүзгә тагылып китәргә маташты.— Башка кеше андый каты итеп әйтмәс. Йортлары да урыс колхозына калды түгелме соң? Сарай кадәр иде бит. Ул кадәр мал.тары-мөлкәтләре сагындырадыр шул. Эченә чыдый алмагандыр. Аларның байлыклары белән рәхәтләнделәр дә соң урыслар. Бүлмә җиһазларына кадәр бүлешеп ташыганнар, идән сайгакларын да куптарырга керешкәннәр дә икән, мәктәп буласы дип туктатканнар. Хәзер балалар йорты, детдом ачалар, ди. инде. — Тегесе кем иде икән? Ансын бит татар, диләр. Фин сугышында да катнашкан икән. Бергә иделәр микәнни? Ахирәтләрнең өченчесе биргән бу сораудан соң алар телләренә салы-нудан туктап калдылар. Кибетче. Марфадан акча санап алгач, бу хатыннарга карап, янгынны ничек сүндерергә өлгергәннәрен сораштыра башлады. Марфа, ишеткән кадәресенә канәгатьләнеп, шул ук вакытта Саму- илын хурлауларына көенеп. Алеша янына чыкты. Йөзе борчулы һәм агарган иде Малай исә моңа игътибар да итеп тормады. Арбага җәелеп утырган җиреннән кузгалмыйча гына Марфаның менгәнен көтте Чебен- черкидән үзен талагуга тәмам аптыраган ат. дилбегә башы бушауга, юыртып ук алып китте: — Кайту ягына таба булгач, бу да йөгерә.— дип көлде Алешка, әмма Марфа аның сүзләрен ишетми иде. Башында бер генә сорау тугыланды: «Самуилның башкайларын гына ашарлар микәнни? Әллә соң гаепләре хактан да бармы? Юк. ышанырга ярыймы соң кеше сүзенә!» 10 ле берничә көн генә элек, бу вакыйгаларга кадәр, унсигез яшьлек шаян һәм бәхетле кыз иде Марфа. Теләсә, авылларындагы барлык егетләрне колы итә ала иде. Шушы хәсрәтләр бер-бер артлы остенә килеп өелгәч, тәмам уйчанланып, олыгаеп китте. Шулай бик кыска булды микәнни аның яшьлеге? Күбәләк гомере кадәр генә? Самуил белән каенсарда ирен очларыннан гына сер алышкан көнне ул нинди бәхетле иде бит! Күчеп утыргач та егеттән күңел күзен ала алмый кайтты Дус кызлары шаяртканга да. арбадагы Федорның исереккә салышып күкрәкләрен кыскалауларга да әһәмият бирмәде. Чаттан аерылып киткәч, йөрәге өзелеп калгандай сикерде, кошлар кебек Исмәгыйль артыннан очыплар җитәсе килде. Юл буе теләк теләде, киләләр генә күрсен инде. диде. Рәхмәт яугыры. егет килде. Аның юл буйлап эңгер-меңгердә үз авыл-ларына күтәрелеп атлаганны бакча башыннан ук күреп торды Марфа һәм каршысына йөгерде. Бер дә итагатьсезлек дип тормады, чөнки аны башкаларга күрсәтеп, рәнҗеттерәсе килмәде. Алар урам юлга бер генә дә аяк басмадылар, һаман да ындыр артларыннан гына йөрделәр, арыш басуында шаярыштылар. Дөресрәге. Марфа үзе тәвәккәл булды. Әгәр дә егетнең башын әйләндермәсә. акылын адаштырмаса, күңеленә кереп оялый алмам, мәхәббәте сүрелер, дип уйлады Самуилның намуслы икәнлеген тиз төшенде, шунлыктан җаны- тәне белән бирелде Аның башларыннан, киң җилкәләреннән йомшак учлары белән иркәли башлап, куенына керә иде дә. иреннәреннән өзелеп кенә колакларыннан тешли, ашап йотардай хәлгә җитә иде. Самуил баштарак үзен ныгытма кала төсле нык тотса да. бу кадәр иркәләүләргә сабыры бетеп, саташулы сүзләр белән хисләрен белдерә һәм мәхәббәт иркен.» бирелә иде. Мондый уеннары көн дә кабатлана барып, кочышып- үбешеп кенә туя алмас хәлгә төшкәч. Марфа тагын үз теләге белән тәвәккәлләде, ет етнен иңенә богау салды, җаннарын гына түгел, тәннәрен дә кавыш I ырды Мондый бәхет вә рәхәтлекне гомерендә беренче тапкыр татуы иде. аның кабат-кабат булуын теләде. Ана башка кеше, бүтән ир кирәк гүгел. бары Самуилы гына янында күренсен, тәкате югалып, тизрәк шул арыш басуына ашыктыра. Хәтта бу рәхәтлекләрнең ахыры яманлык белән тәмамланыр дип уена да кертеп карамый иде. Менә хәзер бар да бс1 те. Аларны язмыш аерды, бәхет агачына балта чаптылар. Яңа гына башакланып килүче сөтле арыш басуында алар сернең төбенә төшенгәннәр иде, июнь урталары үтеп, августка керүләре булды, табигать ничек көзгә авышса. Марфа һәм Исмәгыйльнең дә мәхәббәт чәчкәләре өстенә кырау төшеп, бәхетләрен харап итте Нигә кечкенә генә кеше гомере олы сөенечләрне күтәрә алмый икән? Артык бәхетле булырга да ярамый шул, дошманнар көнләшмәсә, күкләр нигъмәттән аера... Алешка бер генә тапкыр да чыбыркысын күтәреп карамады, килгәндә ялындырып кына атлаган куштан бия юыртудан туктый белмәде, хәтта олы юлда очраган Марфа беренче гапкыр егетен үпкән инеш вә каенсар яныннан да үтеп киткәне сизелмичә калды, үргә дә чабып кына менә бирде. Аның артында чат. Юлның берсе Исмәгыйльләр авылына төшеп китә, икенчесе, бара-бара да, тигез кырларны узгач, калкулык сыртына урнашкан Марфаларнын авылына илгә Аның уртасында ак таҗ төсле балкып элеккеге бояр Вороновский яшәгән затлы сарай, тирәсендә бакчалар, бераз арырак әйләнә-1 ирәдәге барлык каргаларны үзенә җыя торган чиркәү, биш капкадан сон аларның, Марфаларнын нараттан салынган, такта түбәле, алма бакчалы йортлары, егыла башлаган мунча һәм лапаслары болар барсы да сөрелгән звонарьнең1 хуҗалыгы. Волков Тимофсйның бәхетенә сове пан тигән өлеш. Звонарыте авылдан угыз бишенче елда алып киткәннәр Егерме беренче елда Кызыл армиядән бурлак малае Тимофей Карпович кайткач, аның бәхетле күзе шул звонарь кызы күркәм Василисага төшкән. Өйләнешергә уйлаганнар, бу уңайны файдаланып, звонарь яхшы гына туй уздыргач, кияүләре совет яклы кеше саналып, егерме дүртенче елда сөрелүдән котылып калган. Әмма колхозга бер дә күңеле тартмаган. Кулга алынуы шуның аркасында гына булган Марфа менә шул йортта егерме икенче елда май ахырында дөньяга килгән, бабасы чукындырган, әги-әнисе сөендергән бердәнбер бала Шунлыктан иркә дә, шаян да, үзсүзле дә булып үскән иде Туган авылларында баш га дүртьеллык, аннан җидееллык мәктәпләрне тәмамлап, унбиш яшеннән колхоз эшенә тартылган Марфаны иптәшләреннән соңарып кына комсомолга алдылар Моның сәбәбе бабасына яхшы мөнәсәбәт аркасында иде Әмма әтисенең данлыклы кызылармеец икәнлеген исәптән югалтырга һичкемнең батырчылыгыннан килмәде. Арада кызның уңган һәм тырыш булуы да файда бирде. Комсомолга кергәнгә кадәр үзенә карата яхшы хөрмәт күрмәгән Марфа тиз арада бер башка күтәрелеп китте Йөзгә-биткә матурлыгы көннән-көн артты, һәм менә аны быел, мең дә тугыз йөз дә кырыгынчы елда, слетка да алып бардылар. Бу шатлык-куанычлар барысы бергә җыелып килгән бәхет иде. Ахыры яхшыга илтеп, сәгадәткә тиендерергә тиеш исә дә. янгын чыккан төннән соң бөтен ышанычлары җимерелә башлады Унсигез яшьлек кыз бала һич гә болай булыр дип көтмәгән иде Куштан бия үртүбән кушаяклап чаба башлагач. Алеша дилбегәләрен ике куллап катырак тартып җибәрдеме, әллә инде берәр нәрсәдән өркепме. тукталды ла калды. Юл чагы иде. 11әрсә булды? • Чиркәү чаңны сугучы. — Бармый, өректеме? — диде Алешка.—Сулга тарта, татар атыдыр бу! Марфа арбадан төште. Ат тезгененә баскан, шунлыктан дилбегә башындагы малайның нәрсә теләгәнлеген аңламый газаплана иде. — Хәзер ..—диде Марфа. Ашыкмый тор. тезгенен алыйм. Баскан бит, күр инде. . Күтәреп бәйләде Ат тагын йөгерергә әзерләнде, арбасы да түбән таба этә иде. — Әйтә җәһәтрәк!.. _ — Юк. Алешка, мин җәяү кайтам . Өйдәгеләргә әйт, хәзер кайтып җитәм, борчылмасыннар. Көтеп торганың өчен рәхмәт! — Әллә тилердеңме, унбиш чакырымнар бар бит әле! — Юк. моннан сигез генә! Туры сукмактан бөтенләй дә юк! Булса, биштер... — Иблис... — Ярар, бар, ачуландырма. Болай да күңелем кителгән вакыт, син дә монда теләсә нәрсә такылдыйсың, малай актыгы... Алешаның ачуы килеп, сипкелле бите кып-кызыл булды. Хәзер кыз өстенә берәр оятсыз сүз ташлый инде бу. Әмма батырчылыгы җитмәде. Куштан бия алга тартылып куйды. — Ярар, әйтермен,—диде дә Алешка дилбегәсен качып куйды — «Неу!» диләр сиңа. Шушыны гына көткән төсле ат юыртып китте. Төенчеген кулына тоткан Марфа юллар чатында басып калды. Сул тарафта, калкулыклар арасына кысылып яткан татар авылы аның киләсен көтми иде. Әмма ул шунда таба атлады. Көзгелектәгечә яктырткан кояш исә, озын һәм җиңел нурлары белән, гүяки, кулын сузган кебек: «Бар-бар!»—дип артыннан этә, фатиха юллый иде. Анда килеп кергәндә, инде кызыл шәфәкъ сүнеп, кич иңә башларга җыена, урамнар буш калганлыктан, Исмәгыйльләрнең өе кайдалыгын сорарга кеше күренмәде. Мондый вакытта, урыс авылы булса, капка төпләре саен исермеш ирләр вә хатыннар җыелышып, гайбәт сагызын чәйнәр иделәр, ә болар, сукыр тавыклар төсле, өйләренә кереп посканнар. Марфа акырын гына атлый бирде. Бу татар авылының, шактый гына фәкыйрь хәлдә торса да, төзеклеге һәм тәртиптә икәнлеге күзгә таш-ланырлык иде. Кыз үзенең туган авылын искә төшерде: бу юл башында— тирес, анда-монда яңгыр сулары җыелып, җәйләр буе сасып-сөрсеп бетә, ихаталар бүсек-җимерек, чүп-чар, исерек адәмнәр төсле уңга-сулга сузылып яткан, кирәк-кирәкмәстән мыркылдаучы чучкалар, болар өстенә— ишелеп китәрдәй байлык, бәрәкәт... Көтүдән аерылып калган карт сыерын куып килүче берәү күренгәч, Марфаның йөзе балкып, аның каршысына ашыкты. Чандыр гына, буйга озын, өсте-башы мен ямаулы, кыска җиңле күлмәк, үзенә кысан чалбарлы малай иде ул. Кулындагы чыбыгы белән сөяккә генә калган сыерның сыртына сукты: — Ашык, диләр сиңа, савылмаган да бит әле син! Болай әйтүе бик тә сәер иде. Бу кадәр тире вә сөяккә калган сыерны да саварга мөмкин микәнни? — Берүк әйтсәгез иде. Исмәгыйль абыйларың кайда яши? Сорауны ишетүгә туктап калган малай ялт кына тар ыштанын өскә тартып куйды. Сүзләреннән бигрәк, Марфаның үзеннән шикләнеш «Бу марҗа монда нишләп йөри икән?»- дигәндәй сәерсенеп калды. Кыз тагын да татарчалаштырырга тырышып, русчасын жимерә-җимерә соравын кабатлады — Исмаил абы йорты кайда? Исмаил абы... Малай, әллә сәерсенеп, әллә шикләнеп, әллә инде бөтенләй аңламый-чамы, җилкәсен сикертте, чыбык тоткан кул аркасы белән борынын изеп куйды. Куучының тукталуыннан файдаланып, сыеры койрыгын күтәрде, тизәк салды. Исмаил абы.. дип Марфа соравын икенче тапкыр кабатларга җыенган иде, малай җәһәт кенә бүлдерде: Аңладым инде, аңладым .. Менә бит. каршыда гына! Борынын изүдән бушаган чыбыклы кулы белән ул сул яктагы миләш куагы артындагы тәбәнәк өйгә төртеп күрсәтте Күтәрелгән кулындагы чыбыкны күргәч, сыеры урыныннан кузгалып китте, артык сүз әйтмичә, малай да аңа иярде. Самуиллар йортына күз ташлап өлгергән Марфа: — Рәхмәт! — дип әйтергә ашыкты Капка төпләренә якынрак килде. Ишекләренә күз салды. Киң итеп эшләнгән баскычларының иркен башында бер ялгызы гына басып торган җиз комган: «Без монда мөселманнар гына яшибез!» - дигән кебек сак тора иде. Ишек алларында эт-фәрман күренмәде. Арырак, лапас астына кертеп сөялгән уфалла арбасы, киселмәгән утын һәм чабылмаган чыбык-чабыктан башка, аргы читән казыгына табаны белән өскә каратып эленгән күнитекләргә күзләре төшкәч. Марфа Самуил- ның үзен күргән кебек рәхәтләнеп китте Җил капкага тартылды, ачарга дип ябышты. Әмма юкә бау белән ныклап бәйләнгәнен күргәч, эчкә үтәргә кыймады Чыннан да ятканнар булса кирәк! Нигә кеше борчып йөрергә? Марфа уңына һәм сулына карады. Кеше күренми иде Җәһәт кенә озын толымыннан берничә чәч бөртеген йолкып алды да читән казыгының кояштан вә яш ырлап яргаланып беткән очына кыстырып куйды һәм теләү теләде: Башымны шушы нигезгә китер... Миннән бүтәнне монда кертәсе булма... Эшен башкаргач, беренче тыкрыктан ук борылып, бакча артларына күтәрелеп, үз авыллары тарафына илтә торган юлга таба ашыкты «Бәхетле булачакбыз әле без синең белән. Самуил! Бик бәхетле булачакбыз! Көтәрмен мин сине! Нахак бәладән котылырсың, һичшиксез, котылырсың! Иртәгә барам да барысын сөйләп бирәм! Чыгарырлар, нишләп чыгармасыннар! Гаепсез кешене төрмәдә ябып тоталар, димени!» Шактый ара җир үткәч, сукмак читенә чагып, төенчегеннән прәннек алды, тамак ялгарга булды Кич тыныч кына иңеп, ярымай җай-җай күтәрелә иде. Бераз читтәрәк ялтыраган җыентык суда бакалар гөрләшә, әрем араларында гамьсез чикерткәләр сайраштыргалый һава салкынча. рәхәт, һичкемнең һичберсендә хәсрәте юк һәммәсе аерым, үз тормышлары белән яшиләр, тынычлыкка кинәнәләр Марфаның соңарып йөргәненә күнеккән әти-әни бу юлысы ятмаганнар, алгы өйгә ут алып, аны көтәләр иде Кызлары кайтып керүгә, икесе дә сораулы күз карашларын аңа текәп, ачуланырга ниятләнгән җирләреннән йомшарып киттеләр. И бала, диде әнисе Ниләр генә булды синең белән? Кайларда гына таныштың шул татарың белән? Бабаң хәсрәте генә җитмәгән идемени безгә? дип бер-бер артлы сорауларын яудырырга тотынды Менә хәзер кызып китеп, орышуга да күчәргә мөмкин иде Әмма газиз әткәсенең хәлләре исенә төшеп, күзләреннән яшь бөртекләре бәреп чык- гы. Әгәр дә шул хәсрәтләре башларына төшмәсә. Марфаны кулдан ычкындырасы түгелләр иде Күңел күрмәгәнне күз дә игътибардан читтә калдыра шул. Алар әле кызларының саф икәнлегенә ышана, барысын да белеп бетерми иде Марфа да үз хәлен сөйләргә җыенмады Әнисе әйткәннән бабасы исенә төшле. Нинди укымышлы зат иде бит! Совет кергәч, моңа кадәр еш ишетеп тә, укырга туры килмәгән Маркс һәм Ленин китапларын найлардандыр юллап табып, шуларга ябышты ул, хәтта урыны-урыны белән шактый сүзләрен укучылар дәфтәренә күчергәләп. читләренә сораулар куйгалап. килешмәгән фикерләрен теркәш тергәләп тә барды Бигрәк гә ике китапка ихласы төшеп, үз ишләре һәм кызылармеец кияве белән бәхәскә кергәндә, шуларны болгый-болгый күрсәтә һәм — Укыгыз, боларда ничек яхшы итеп аңлатканнар, күзләрегез ачылыр иде Сез социализм төзергә җыенмыйсыз! Маркс та. Ленин да аллабыз Иисус Христос кебек өйрәтәләр, яманлыкның кайдан һәм ничек килгәнен бик оста аңлаталар.— дип кызып китә иде Аның сөекле китапларының берсе Бахның «Ачлык патшаосы Маркс «Капиталымна аңлатма булса, икенчече Ленинның «Дәүләт һәм инкыйлап» брошюрасы иде. Ул әсәрләр аны тәмам коммунизм юлына кертсә, шул ук вакытта башына да җиттеләр. Бара-бара карт звонарь шундый дәрәҗәгә җитте ки. дәүләт булмаска тиеш, ул иң зур явызлык, дигән сүзләрне ешрак кабатлый башлады. Гәзитләрдә халык дошманнары хакында хәбәр ешая төшкәч, моның белән дә килешмичә: «Алар берсе дә дошман түгел! Халыкка һичкем дошманлык кыла алмый, халыкка халык кына дошман була! Кеше — кешегә! Төп дошман—дәүләт һәм акча, бәндәләрне шулар аздыра, шулар явызлыкка китерә, чөнки алар үзләре төп явызлык, адаштыручы!»—дип сөйләгәннәре органнарга билгеле булып, кара төндә иске йортыннан алып киттеләр. Авылда идарәне үз кулларына тоткан рәисне дә районга чакыртып: — Нигә моңа кадәр кулак калдыгын, халыкның канын имеп ятучы динчене аткармадыгыз, нигә яшереп калдырдыгыз! — дигән сүзләр белән ачуланып, җаны коелыр дәрәҗәгә җиткерделәр. Озакламый рәислегеннән да алып ыргыттылар Моңа кадәр якшәмбе көннәрдә качып-посып кына чиркәүгә җыелучы әби-бабайларга да юл бикләнде. Гыйбадәтханәнең тимер ишекләрен каерып ташлап, эчендәге бар әйберне туздырдылар. Алтын буяуларын кыргычлар белән кыргалап йөрүчеләр дә булды. Әмма башка авыллардагы төсле чиркәүләрендә ат абзары ясатмадылар. мәктәп тә ачмадылар. Чөнки бояр Вороновскийдан калган мал-мөлкәт мәктәбенә дә. абзарлар өчен дә, башкасына да бише белән җитә иде. Халык теле — хаклык теле шул. Карт-коры шушы бәлаләрнең һәм-мәсендә Маркс-Ленинны укып җенләнә башлаган звонарьне гаепләде. «Ул гына авылыбыз өстенә иблисне чакырды! Звонарь булып, поп белән бер табыннан ашап ятты-ятты да ахырда үзе мөртәт хәленә калды!» — диделәр. Бүтән төрлерәк сүз сөйләсәләр. Марфаның әнисе болай ук борчылмас иде. Әмма әтисен денсезлектә һәм иблис ялчылыгында гаепләп. Христос дошманы дип бәддогалар укыгач, башы авыртуга, күңеле болгануга чыдарлыгы калмыйча, авыруга әверелде. Анысы-монысы килеп өстәлде, кызының егете белән булган вакыйгалар. «Кеше баласы әле. ул татарга ни булсын! Кыз бөтенесен дә белеп бетерми, шөкер, котылдык әле!»—дип җиңел кулдан гына үтеп китәренә ышанган иде. бик алай килеп чыкмады. Менә бит. повестка белән милициягә чакыртып алдылар. «Бергә йөргәнсез, бергә эшләгәнсез!» дип ябып та куйсалар, нишләрсең? 11 __ акытыннан алда килеп җиткән Марфаны, повесткасын күрсәткәч, милиционер хатын канәгатьсез генә озатып, кичә тикшерү бары-шында катнашкан теге урыс Василий утырган бүлмәгә кертте. — Повестка буенча чакыртылган Волкованы китердем' дип белдергәч. кызның ачуы кабарып алды. Ничек китерсен, ди. ул? Марфа үзе килде бит. Тикшерүче өстәлгә куйган повесткадан озаклап-озаклап сәгате-мину- тны карады, стенага сөяп куелган олы зур көзгегә күз ташлады. Сәерсенеп китте Урыныннан кузгалып, акырын адымнар белән атлады. — Утырыгыз, басып тормагыз!—дип Марфага узып барышлый гына тәкъдим ясады. Сөйләшү озынга булачагын күз алдына китергән кыз күрсәтелгән урыша якынлашты. Төенчегегезне монда бирегез! Марфаның кулыннан алып, читтәрәк юрган өстәл өстенә куйды. Аннан сон дивар биеклеге сәгатьнең олы ишеген ачып, чылбырын тартты, тукмакларын күтәрде, ишекне ачып: Дежурный, сәгать ничә? дип кычкырды Коридорның аргы башыннан теге милиционер хатынның чырылдык тавышы ишетелде: Ипгәш лейтенант, сигезенче биш минут! Кычкырма шулкадәр... дип, рәхмәт урынына усал эндәшеп, вакытны дөресләде. Сәгать алтынчы яртыга килеп җиткәндә туктап калган иде Телен кузгатып җибәргәч, тонык кына саный-саный. үз җае белән йөрергә тотынды. Байлардан калган бу мирас ватылуны белми һәм яңа хуҗаларына тагын йөз ел хезмәт итәргә әзер иде. Тикшерүче арган кыяфәт белән сәгать ишеген япты, өстәл янына килеп, кәгазьләрне, өстендә яткан папиросын алды. Тәрәзә янына җиткәч кабызды Озак һәм суырып-суырып тартты да тартты. Марфага бер генә сүз дә әйтмәде, сорау да бирмәде Бөтен кыяфәте гөне буе кораб бушатып арыган бурлакны хәтерләтә иде. «Теге татарның килеп җиткәнен көтә, ахрысы! дип уйлады Марфа, утыртан җиреннән чак кына да кузгалырга куркып Бүген кичәге төсле авызыма су кабып утырмыйм, сөйлим дә бирәм! Бәйнә-бәйнә барысын да! Нәрсәгә оялырга тиеш ди әле ул? Кешенекенә тимәгән бит. үзенеке!» Әмма кичәге күзлекле татар һаман да күренмәде. Тәмәкесен тартын бетергәч, бармак очын төкерекләп, тикшерүче аның көленә басты Кинәт йот керә башлады. Буылып-буылын киткәндә яртылаш бөгелеп төште Марфа графинга үрелмәкче. су тогтырмакчы иде дә. ярыймы-юкмы. кем белсен, тыелып калды. Ул да түгел, тикшерүче сузылып шунда үрелде, графинны айкый-чайкый стаканга бушатты, гиз генә алып эчте Ютәле басылды Урынына килеп, башын артка җибәрде, ял алгач, әйтеп куйды Аклардан калган күкрәк ярасы бар. кайвакыт шулай буып, тамактан тота. Шулайдыр инде. Марфа куркынып утыра бирде Менә хәзер җикерер, сорау ала башлар, башын катырыр, дип көтте. Барысын да сөйләр ул. бер яшерен сере дә ток бит тикшерүчедән Синең дә әтиең кызылармеец бит әле? Бу көтелмәгән сораудан кыз аптырап китте, кичәге ялгышын кабатламыйча. тизрәк җавап бирергә ашыкты: Әйе Волков Дмитрий Алексеевич Беләм-беләм. шәп егет синең әтиең. Мишка Волк Аның белән бергә Казаннан башлап Уралга кадәр бергә булдык Ул яраланды, без алга. Мине соңрак эзләп тапты аклар пулясы Әтиеңә миннән сәлам әйт. Васька Дурнойдан, диген. Ул белә кем икәнемне, борчылма. Дурной дигәннәре кушамат кына. Шул сүзне бер дә телемнән төшерми идем. Дога урынына да. сүгенгәндә дә әйтелә иде инде, аңлыйсыңдыр Әйе.. Кыз һаман да ачылып китә алмыйча, аскы иреннәрен тешләгән хәлдә башын иеп утыра бирде. Павел Зоринда укыдыңмы'1 «Моның эшкә ни кат нашы бар икән?» дип тагын да күңеле бозылудан Марфа елар дәрәҗәгә якынлашып килә иде. Әмма җавап бирми калдыра алмады Барысын да сөйләргә ниятләп килгән иде бит Ә бу бөтенләй әллә нәрсәләрне сорап утыра, чыннан да Дурной, белеп кушамат такканнар икән, үзенә. Шулай бит? Copay кабат тангач, Марфа онытылып киткәнлеген аңлап, болай кыланса, үзенә начаррак буласын төшенеп, җавап тотарга ашыкты: — Әйе... — Аттылар аны. Халык дошманы, дип Соңыннан акладылар. Гаебе булмаган Ялгышлар безнең эштә дә очрый, кайдан барысын да белеп бетерәсең. Мәскәүдә бик яхшы китабы чыккан булган, атеизм буенча иптәш Сталинның үзенә барып җиткән. Казанга шалтыратып сораган. Кайдан белгәндер безнең якныкы икәнлеген. Әйе, алар барысын да күреп, бөтенесен күзәтеп тора. Ялгыш атып өлгергәннәр шул. Хәзер гаиләсенә пенсия түлиләр... Марфа: «Нәрсә әйтергә икән моңа?» — дип аптырап утырды. Әле генә елан җибәрергә әзер булган кыз инде тынычланып калды. Тикшерүче сөйләде дә сөйләде, үзе әледән-әле сәгатенә карап куйды. Теге татар күренмәде. — Иң кирәге — үзтәнкыйть булырга тиеш, дөрес аңлагыз. Партия безне шуңа өйрәтә. Мондый эштә ялгышмый мөмкин түгел. Иң кирәге, тирәнгә киткәнче, вакытында күреп, туктату хәерле. Сөйләшүгә башкача әзерләнеп килгән кызның күңеле бу сүзләрдән соң акрын-акрын гына булса да ачыла башлады. «Самуилны азат итәләр микәнни?» — дип уйлады ул. Кичә әнкәсенең еларга җитешеп сөйләгән сүзләрен исенә төшерде, ярыймы-юкмы икәнен дә аңларга өлгермәстән сорап куйды: — Бабам Звонарев?.. Әмма ярты сүзе авызы эчендә тоткарланып калды. Дурной ниндидер кәгазьләр актарды. Арадан берсен сайлап алды, текәлеп кенә Марфага карап куйды, язылганнарга күз йөртеп чыкты, тагын башын күтәрде. — Әтиеңне чакыртып.’ үзенә тапшырырмын, дигән идем. Болай да борчулары күптер. Шулай да мин белдерергә тиеш. Кайтарып бирерсез. Кызга ярым бастырылган, ярым кулдан тутырылган кәгазь кисәген тоттырды. Икенчесен, олырагын, папкасына кире салып куйды. Марфа укырга теләде, әмма хәрефләрдә күзе ияләшеп җиткәнче, тикшерүче үз теле белән әйтеп бирде: — Бабагыз Митрофан Васильевич Звонарев гаепләрендә акланмады. Казанда, төрмә шифаханәсендә, апрель аеның, анда ундүрте диелгәнме? Папкасын ачып карады.— Әйе, ундүртендә кара тифтән вафат. Кызның күңеле тагын ватылып китте. Әмма күз керфекләре коры, әрнүе юк иде. — Менә шулай!.. Исмәгыйль Вәлиевне. ничек дисез әле, Самуилны яратасыңмы сон? Бар сораганнарына да җавап бирергә ниятләнеп килгән Марфа берьюлы ишеткән авыр хәбәрләрдән соң хәтерен чак-чак кына җыярга өлгерде. — Әйе, яратам! Бик яхшы! Кыз. кызарып, башын аска салындырды. Ничек сөйгәне, дөньяларын онытып яратканлыгы хакында сөйләргә теләде. Әмма теле әйләнмәде. Бу мәхәббәте еракта, бик еракта калган төсле тоелды. Гүя. хәзер бик теләсә дә. кайтарып ала алмас сыман. Аны да чыгарырлар. Кичә бик куркыныч халык дошманын тоттык, бояр малае, сезнең авылныкы, Вороновский. Күптән эзли идек инде. Аның эше икәнлеге ачыкланды, дисәк тә була. Язмышын суд хәл итәр. Ә Вәлиевне чыгарырлар. Вороновскийны иртәнге пароход белән Казанга алып киттеләр. Самуилны алып кайтырлар. Сикереп очынасы урынга, бу сүзләрдән соң Марфаның сөенечтән тыны кысылды, күзләренә яшь тулды. Моңа кадәр түзеп утырса, хәзер елап җибәрде. йә-йе, ярамый алай, безгә рәхмәт әйтегез! Сездән сорау алуның кирәге калмады.— Тиз-тиз язып, кызның кулына кәгаз тоттырды.— Монысын дежурныйга бирерсез. Юкса чыгармас. Бар. сеңлем! Барсы өчен гафу үтенәм Чыннан да гаепле дип уйлаган идек бит Үз кулым белән тоткан идем бит. Яңгын чыккан яктан килеп төшмәгән булса. бу бәлагә тарымас та иде. Марфаны, җиңеннән готып. ишеккә китерде. Хушыгыз! Кыз башын гына селкеде һәм акырын адымнары белән озын коридор буенча атлады. Тикшерүче Васька Дурной аның артыннан күзе белән озата барды. Кыз. акрын хәрәкәт белән кулын сузды, каршысына чыгып баскан дежурный милиционер хатынга кәгазь тоттырды һәм төенчеген кочаклаган килеш атлады да атлады. Беркая борылмады һәм туктамады Юл уртасыннан барды да барды. Йөзен хуш исле җил сыпырып үтте, басуларда өлгергән иген тәме, икмәк җылысы иде бу. Шунда гына Марфа айныгандай булды, уңын- сулын карады һәм үксеп елый-елый йөгерә башлады. Тыны кысылып, тамагына тузан утырды. Әмма кыз туктамады, күзләреннән яшь акты, җаны тетрәп үкседе, кемнәндер куркып качкан төсле чапты да чапты Хәтта юлга аркылы аккан инешне дә ерып кына чыкты һәм каенсарга кереп, каеннар арасына капланды. Тыныч, рәхәт Әйләнә тирәдә яшел чирәм Алга таба үр менә. Ә Самуил белән Марфа янәшә баралар да баралар. Рәхәт. Егете түгел, инде ире икән. имеш. Күтәрелеп-күтәрелеп бер-берсенә карыйлар «Самуил! ди Марфа Синең күзләрең караңгы көрән түгел идемени9 Нигә ачык зәңгәр төскә кергәннәр?» Ә ул елмая: «Мин хәзер шундый инде!» ди. Карый Аралары ераклаша бара. Яшел чирәм үзалдына саргаеп, баскан җирләре сазлыкка әверелә Араларында әллә ниткән тирән чокыр, упкын Буйга сузылган, һаман киңәя. «Самуил!»- дип кычкыра Марфа. Ә ул дәшми. «Нигә дәшмисең, чакырсаң, хәзер яныңа барып җигәр идем!» ди Марфа. Ә ул һаман зәңгәр күзләрен тутырып карап гик гора, ерагая. Нидер дәшә, ишетелми Аңлашылмый бит... Ни булды, кызым? Нишләдең? Марфа башын күтәрде. Каршысында иелеп, ак сакаллы түгәрәк кенә бер татар карты дәшә икән. Кыз сикереп торды. Итәкләрен какты. Нәрсә, кызым? Ни булды? Менә, арганмын да йоклаганмын Ә мин бер-бер хәл булганмы дип торам Юк-юк!.. Рәхмәт, бабай, уятканыгыз өчен дим Ул-бу булмадымы дип борчылып килгән бабай елмаеп җибәрде. Зыян юк. алайса, кызым, зыян юк. Үзең кайдан соң9 Марфа туган авылының исемен әйтте. Бабай һаман елмаеп тора бирде Аның нур кебек балкыт ан йөзе М арфаның күңеленә ягымлылык саллы. Уйлары ла. күргән төше дә берьюлы онытылды. Югарыга менеп җитеп, инде авышырга да әзерләнгән кояш дөнья йөзенә шатлык бүләк итә иде Кыз үзенең монда ничә сәгатьләп ятканлыгын чамаларга маташ- гы Бабайдан сорарга яхшысынмады Төенчеген кулына алып, үз юлы белән агламакчы иде. чыбык сындырып маташкан бу татар карты аны туктат ты Утыр, кызым, утыр. Шул якка барам. . Кулы белән ишарәләп, ю ты уңаена күрсәтте. Бу минем ат инде, яхшы бия. яхшы! Авылыбыз да шул якта Нигә кадәр утырып бар. Ни соң әле Менә, хәтер диген Ярар, анда әйтермен' Рәхмә т. бабай! Имин бул. кызым, имин бул! Арбасында бабай ялгызы тына түгел иде Башын бөркәтеп утырган хатыны. Марфаны әйдәкләп китерүен күргәч, яратмады булса кирәк. башын читкә борды. Бу кыланышын күреп алган кыз кыенсынып куйды. Әмма бабай һаман кыстый иде: — Утыр, кызым, утыр! Үзе хатыны янына менеп, алга карап утырды, дилбегәне кулына алды. Әмма Марфа һаман тәвәккәлли алмыйча тора иде. Бабай моны күргәч, ашыктырып карады, ә кыз мыштырдый бирде. Ул да түгел, битен ярым каплап, әбисе борылып карады, башын селкеп: — Утыр-утыр .—дип үтенде. Марфага шул сүз генә җитмәгән икән, җәһәт кенә арбага менде, артка карап утырды Аска калын итеп түшәлгән печән җылысы озакламый тәненә күчте. Авыр гына кузгалып киткән ат рәхәтләндереп юырта бирде. Бераз юл үткәч, бабай елмаеп кына Марфага борылды да, сорап куйды: — Безнең Исмәгыйль сездә янгын ясаган, диләр, белмисенме? — Беләм, бабай, беләм, дияргә ашыкты Марфа.— Тик, бабай, аны ул чыгармады. Дөрес гаепләмәгәннәр! Янгын чыгарган кешене таптылар. Тиздән Исмәгыйльне азат итәрләр. Кызның бу белдекле сөйләүләреннән бабай үзе генә түгел, әбисе дә аптырап китте Алар Марфага дүрт күз белән текәлделәр. Яңадан да яңа хәбәрләрне ишетәселәре килде. Горур итеп башын күтәргән, әмма кабат бер сүз дә эндәшмәгән кызга бабай тагын да сорау бирергә уйлады. Атының дилбегәсен тәмам кулыннан төшереп, борылып диярлек утырды. Үзе кебек хәйләкәр сыйфатлы биясе исә, хуҗасының юлдан күңеле читләшкәнен сизенеп, акрыная-акрыная туктады һәм рәхәтләнеп иген басуыннан ашлык башакларын гына сайлап чәйнәргә кереште. . — Кайда ишеттең, кызым, кемнән белдең? Марфа рәхәтләнеп елмайды. — Белдем, бабай, яхшылап белдем. Мин бит аның кәләше! Әле ңртән генә милициядә булдым! Шунда әйттеләр. Үз колакларым белән ишеттем! - Кем әйтте? — Теге кем әле? Васька Дурной! — Ә-ә, Дурнуй, дисеңме? Алай булса, дөрес инде! — Хак-хак, бабай, алдамыйм. Исмәгыйльне азат иткәннәрдер дә инде, ни сөенеч! — һе... Ни сөенеч шул әле бу! Алга таба борылып, арбадан төшеп барган дилбегәсенең очын эләктереп алды да биясенә дәште: —- На-а, малкай, яхшы хәбәрләр алып кайтабыз икән, әлхәмделил- лаһ! Йөгерсәң дә була, чапсаң да ярый. Моңа кадәр дәшмәгән хатыны, чабып барган атка бабай сындырып биргән чыбык белән сугып, үзенчә олы мәгънә күргәндәй сорап куйды: — «Кәләш» дип әйтәме? Шушы микәнни инде ул кыз? — Шушы-шушы, нәкъ үзе! дип бабай рәхәтләндереп елмайган хәлендә әбиенә җавап тә бирде, күзләре Марфада иде. И карт җүләр,— диде хатыны, аңа терсәге белән төртеп. Кыз күрсәң, котыра башлыйсың. Бик чибәр нәрсәкәй бит бу! — Хараша нивиста, хараша!I Марфага бик тә, бик тә рәхәт, күңелле булып китте. «Рәхмәт, бабай!» Җаны шулай дия-дия сөенә иде. Атын бабай юл читенә җиңел генә китереп туктатты. — Йә кызым. Сиңа — монда, безгә—тегендә! Марфа аптырап китте. «Кара әле, безнең Исмәгыйль, дигәннәр иде түгелме соң. авылдашлары булып чыктылар бит Барыбер барырга ниятләгән идем инде, яхшы икән әле!»—дип алар белән бергә юлын дәвам итәргә уйлады һәм: I Күркәм кәләш, күркәм! Бабай, ә мин сезнең белән бергә' Исмәгыйльләргә керәм! Кара-кара, нәрсә ди ул? Исмәгыйльләргә барам, диме? Булмаганны, оят кирәк азрак' Бабайның әбисе Марфаны авылга алып кайтасы килмәде, терсәге белән карзына төртеп-төртеп куйды. Алар ни сөйләшкәннәрен Марфа ачык ишелмәгәнлектән, бер нәрсә дә аңламады Халык ни әйтер9 Без алын килгән булып чыгабыз! Юк-юк, әниләре дә эзли торгандыр бу баланы, кайтсын авылына Гомер булмаган эш. Өйләнергә исәбе бар икән, Исмәгыйль үзе дә бик оста алып кайтыр, төшсен! Әби тормышны белеп сукалый иде. Бабай кыенрак хәлдә калды. Шулай да Марфага аңлатып карарга булды. Кызым, эш шулайрак бит әле. Минем карчык әйтә, йола кушмый, ди. Ярамый сиңа безнең авылга, бөтенләй дә ярамый керергә. Аңла, кызым, яхшылык белән әйтәм Йоласы кушмый. Йоласы шулай. Менә эш нәрсәдә, сынамышы бар. Кайсы килен тәүге тапкыр кияү йортына ялгыз башына килеп керә, яхшы булмый Кияве үзе алып кайтса, шул киленнән уңа Ярамый бит, һич ярамый! Яхшылык теләп әйтәм, бабаң начар киңәш бирмәс. Карчыгым дөрес әйтә, ул да яхшылык теләп кенә бит! Әмма кыз аны тыңларга теләмәде. Исмәгыйлен бик тә сагынганлыгы сәбәпле, йортларын гына булса да кырын күзе белән күреп китәсе, күңелен тынычландырасы килде. Бәлки кайтып та җиткәндер? Юк-юк, арбадан төшеп калса да, җәяү барачак ул. Бабай, өйләренә үк кермәм Болай, күз генә салып үтәрмен. Шик-ләнмәгез, һич ни яманлык булмас! Марфаның үтенеч катыш сүзләрен ишеткәч, бабай уйга калды. Әмма әбисе тагын тынгылык бирмәде Терсәге белән кабыргасына төртеп- төртеп алды: Нәрсә ди ул бала? Барам, дип әйтә түгелме соң? Әллә аңлата белмәдеңме? Җебеп торма инде! «Татарда ирләр хатыннары өстеннән идарә итә дип сөйләгән булалар, бер дә белеп әйтмиләр икән! Марфа шушы фикереннән елмаеп куйды. Кара ничек изә бабайны!» Картлач тагын арбада! ы кызга борылып, җай гына аңлатырга кереште, бу юлысы тавышы ачулырак иде: Бар. кызым, бар Кирәксә, әнисенә үзем әйтермен, чыгарганнар дип сөендерермен Кәләшегез әйтте, диярмен Ярамый сиңа анда барырга Исмәгыйль кайтса, үзе артыңнан килеп алыр. Шулай дөрес булыр! . Сүзен бабай татарчалап бетергәч, әбисе дә Марфага таба борылып, кызны үгетләргә кереште Бар. балам, бар! Әти-әниең дә көтә торгандыр. Кайтып сөендер үзләрен Ә без үзебез әйтербез. Сине күрдек, диярбез, Исмәгыйльне ялгышып зинданга салган булганнар, гаепле кешене тотканнар, диярбез. Бар, балам, бар! Бабай әйткәч, Марфа әле киреләнергә, аңа барыбер анда барырга кирәк икәнлеген аңлатмакчы да иде, әмма хатынының болай үгетләвен ишеткәч, уеннан кире кайтты Чыннан да. бәлки аларда шундый гадәт бардыр, ырым Марфа арбадан төште. Төенчеген ике куллап күкрәгенә кысты. Моңа бабайның күңеле булып елмайды i.i Хараша нивиста. үчен хараша! Бәхетле бул! дип дилбегәсен тартып куйды Инде авылларының кыек очлары күренгәнен ат та белә иде. Сукмыйча да юыртып кипе Кыз. кулын күюреп болгый-болгый Рәхмәт, бабай, рәхмәт, әби, хәерле юл! дип калды. Әмма алар эргларына борылып карамадылар Аркаларына төшкән кояш нуры ул әби белән бабайның гәүдәләрен бергә кушып, очып кына барган төсле итеп күрсәтә иде. Марфа үз авылларына таба борылды. Юлда һичкем юк иде. Тик киң кырлар вә үзәнлекләр буйлап зең-зең иткән тонык тимер тавышы һәм саранчалар-чикерткәләр кетертәгәне генә ишетелгәләп куя. Тимерчеләр урак теши бугай? Ни кадәр вакытлар үткән. Әле кичә генә чәчелгән төсле иде, үсеп тә җиткәннәр. Уракка төшәр вакытлар да якынлаша. Кояш. Марфаның күзләренә кырын-кырын карап, юри шаяртадыр төсле иде. Кыз әле кытыкланып, әле теге бабай белән әбинең нинди яхшы кешеләр булуларын исенә төшереп, әле Исмәгыйльнең менә тиздән азат ителәсенә чын күңелдән ышанып, елмая-елмая кайта бирде. Әмма Исмәгыйль мәсьәләсендә әлегә ашыгып уйлый иде. 12 _узып-сузып кына телефон сызгырды. Айзикның сак колагы куз- <J галып-кузгалып алды. Әмма хуҗабикә йокысыннан уянырга теләми иде бугай. Телефон тавыш бирде. Ул тагын кабатланачак. Айзик хуҗабикәнең бүлмәсенә үтте, битен ялады. Альбина, иренеп кенә: — Кирәкми, кирәкми инде!—дип ыңгырашты. Ул, гадәте буенча урынына шәрә тән белән чумып, изелеп-йончып йокларга ярата иде. Телефон тагын сузып-сузып кына сызгырды. Бу юлысы хуҗабикә күзләрен ачты, трубканы кулына алды. Йокы аралаш эндәште: — Әйе-әйе, мин тыңлыйм! Шалтыраткан кеше ире иде. Инде ничә көннәр Мәскәүдә бизнес эшләре белән мәшгуль булып, көннең теләсә кайсы вакытында хатынына шалтырата, хәлен белешә, бүген-иртәгә кайт ып җитәм, дип әйтә, мәхәббәте хакында сөйли. — Тыңлыйм-тыңлыйм. Геннадий! Альбина торып утырды. Затлы йомшак юрганын алып, читкә кайтарды. Шәрә калган тәненнән оялыпмы, әллә инде итагать белепме. Айзик шыңшый-шыңшый үз бүлмәсенә чыкты. Геннадийның тавышы бик борчулы иде. - Мин кичә кич сиңа шалтыраттым, нигә телефонда юк идең? Нәрсә булды? Кыз уйларга өлгермәде, әмма гадәтләнгән җавабын бирде: — һичнәрсә булмады, Айзикны йөрттем — Шулай соңга калганчымы? Мин бит унбердә шалтыраттым! — Айзик теләгәч, мин нишли алам. Нигәдер кәефе китеп тора. — Дару бир! — Бирдем, файдасы булмады. Әллә кайда түгел идем бит, подъезд төбендә генә! Альбина, әлбәттә, алдый һәм ялганы тотылачагын белми иде. Ире. чыгырыннан чыга язып диярлек, тагын үкерде: - Мин Вариска да шалтыраттым. Ул сине карап килде. Звонок та биргән, подъезд тирәләрендә йөргән. Борчылып беттем. Сине тапмаган! Әмма хатынының исе дә китмәде, шунда ук башы эшләп алды: — Тынычлан, иркәм, тынычлан. Айзик мине һичкемнән кимсеттерми, янымда саклап кына йөри. Читкәрәк киткән булганбыздыр. Көннәр буе өйдә генә утыру күңелсез бит. Кайт инде тизрәк, көтәбез. Икебез дә көтәбез. Айзик бара да гел синең кием шкафыңны исни, ул да сагынды. Бу сүзләрен ишеткәч, ире эреп китте булса кирәк, тавышы тынычланды, сүзләре дә ягымлы булып ишетелә башлады: — И җан кисәгем, синең өчен генә борчылып әйтәм бит. Ул-бу хәтәрләрдән Алла сакласын. Төшемә дә янгын, гел пожар керә. Кот- ларым оча инде. Менә бүген бер килешүне төгәлли алсам, кичке рейс белән Казанга очармын дип торам И-и-и җ үл әрем! Төш тә юрый белмәгәч, нигә дип күрәсең аларны? Янгын яхшы фал. никадәр көчлерәк, шулкадәр әйбәтрәк Байыйсын, дигән сүз. череп байыйсын! Альбинадан бу сүзләрне ишеткәч. Геннадий үкереп җибәрде. Бизнеска кереп киткәнче үзенең хисләрен бо.тай кыргый рәвештә әкәмәт итеп белдерми иде. хәзер үзгәреп бетте. Начарга да үкерә, яхшыга да. Имеш, йоласы шундый. Кемнең ничек үкерүенә карап акчасы арта, эше уңышлырак бара. Әйтик горилла кебек бии-бии үкерсәң, синең эшләр уңышлы, башка суга-суга уһылдасаң, оттырдың, авызны дүрт бармак белән яба- яба һо-һо килсәң, бу товар, һичшиксез, синеке, аһ-уһ килсәң, кайгың бар. яки банкротлык яный, гү-гү дию — мәхәббәт һәм бәхет . Морзе системасы төсле, барысын да сөйләп бетерергә мөмкин т үгел Коммерция һәм бизнеста шушыны белмичә эшкә тотынган кешеләр беренче көннәреннән үк уңышсызлыкка очрыйлар — Нәрсә алып кайтыйм үзеңә, җан кисәгем? — Бернинди әйбер дә кирәкми. Үзен кайт тизрәк! — Мин монда сиңа атап тун алган идем, матур, яратырсың дип беләм! Нәрсәгә алар шулкадәр? Альбинаның исенә яңа танышкан дусты Ханбал килде. Кухня тәрәзәсендә челтәре юк иде бит Алып кайтсын әле Геннадий! — Иркәм, тюль алып кайт! Кухня тәрәзәсенә. Бик әллә ни затлысы кирәк түгел. — Безнеке бар бит әле.. — Бар, дин. искерделәр инде, алмаштырырга вакыт' — Тагын нәрсә? — Кочаклыйм, үбәм. сагынып көтәм! — Мин дә! Айзикка сәлам' Сөйләшүләре шушының белән тәмамланды Альбина, урыныннан кузгалырга теләмичә сузылытг-тартылды. кабат йомшак түшәккә чумды. — Кадалып кигсеннәр әле. йоклыйм!. Бераз ятты, әмма йокысы ачылган иде инде Торырга булды Көзге алдына килде. Исенә күптән укыган бер хикәя килеп, үзалдына көлеп куйды. Ничек иде әле анда? Бер бай кызы, ишеген бикләп, анадан тума шәрә кала да. үзен алдан-арттан карый Чибәрлегенә гашыйк була һәм үзеннән башка һичкемне яратмас дәрәҗәгә җитә. Хезмәттәге асравының күреп калганын сизенә дә. дөньяның һәм андагы бәндәләрнең нинди шакшы икәнлегенә үз-үзен ышандырып, ахыр чиктә һәркемнән чирканып, хәнҗәргә кадала, үлә Ахмак! Була бит шундыйлар Көзгедә Айзикның ишек артыннан карап торганын күргәч. Альбина тыела алмыйча көлеп җибәрде Һай. чукынчык, кит моннан' Шыңшый-шыңшый эт яңадан үз бүлмәсенә кереп китте Ханым, кулына тарак алып, чәчләрен тарамакчы иде. бу ниятеннән кире кайтты, өстенә халат салып, душ бүлмәсенә таба юнәлде, сөлге башын гына чылатып, битен-кулын сөртте Ашыкмыйча гына кием шкафы янында күлмәген яңартты һәм залга таба башын тыгып Айзик. йөреп керәбез' дип дәште Инде күшән шуны көткән эт ачык ишектән подъездга ташланды Әмма чыгып йөгермәде Хуҗабикәнең йозакларны бикләгәнен көтте. Ханым лифт чакырырга уйлады, әмма ул эшләми иде Чукыйдылар инде' Урамда көзгә таргым алтын кояш үз биләмәләренә карап соклана- көлә иде Айзик озак йөрмәде, иснәнде, йөгерде, йомышын үтәде дә. Альбинага карый-карый. артыннан ияртте. Подъезд гәбендә ике татар әбисе. 49 һәрвакыттагыча кулларына сумкаларын тоткан килеш, нәрсәләрдер хакында ваклап-ваклап озын итен сөйләшәләр иде. Угырган эскәмияләре әллә кайчан буялган зәңгәр төсен югалтып яшелләнә-яшелләнә кыршылган, тик чит-читләре генә элеккеге сыйфатын саклап калдырган иде - Альбина аларны яхшы белә, берсе—сигезенче каттан, бабасы белән бергә тыныч кына шөкерана кылып, ахирәт тормышына күңел баглап яши. икенчесе — беренче катта шаулы тормыш белән гомер кичерүче гаиләдә тора, оныкларын тәрбияли. — Исәнмесез, әбекәйләр! Алар Альбинаның үтеп-сүтеп йөргән саен исәнлек-саулык сораштыруына күнегеп беткән гадәт белән ялт кына эндәшә калдылар: — Исән әле, кызым, исән әле, Аллага шөкер! — Саумы, кызым, иминме! Дини бәйрәм көннәре булганда, Альбина, бер дә кызганмыйча, бу әбиләргә хәер-садакалар чыгарып бирә, хәтта кайвакыт шушы гадәтен белгән абыстайлар бишәү-алтау җыелалар, рәхмәт укып, дога кылып калалар. Бу хөрмәтләрен күрсәтсә дә. артыгына бармый ханым. Өенә кертеп. Коръән дә укытканы юк Шулай да һәр ел саен, ире белән язылышып тора башлаган көнне, ахирәт әбисенә алдан ук күчтәнәчләр һәм хәер акчасы кертеп бирә һәм үзенең теләген кабатлый: — Безнең исемебезгә, имин тормышлар өчен Аллаһы тәгалә шушы- ларны кабул итсә иде. Коръән укысаң иде атап! — Ярар, балам, ярар, укырмын! Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре яусын, бик матур төш тә күргән идем әле.— дип кабул итеп ала, төшен сөйләми, әмма хәтерен яхшырту өчендер инде, исемнәрен сораштырып куя. Альбина оялып китә. Тапканнар бит үзен ничек атарга. Мөселман исеме юк иде микәнни? Альбина? Бала чагында җиңел бу. үскәч, авырлаша, йөк кебек күтәреп йөрисең төсле. Картайгач ничек булыр икән? Альбина әби! Бигрәк көлке инде Иренең дә, үзенең дә исемен әби юри бозып, гарәпчә әйтә: Генасы Гали булыр, синеке, кызым, Әминә! Калган бар җирегез дә килеп тора! Укырмын, кызым, укырмын! Бар шартын да туры китереп укырмын, Аллаһы тәгалә кабул итеп алсын!.. Айзик тагын шыңшып куйды. Баскычтан акырын гына күтәрелеп килгән Альбинаны ялагайланып каршы алды. Ашыйсы килгәнлеген белдереп, телләрен ялагандай итте Ханым үзалдына көлеп куйды: «Бигрәкләр дә бала сыман инде син. матурым!» Әмма бу шаян уе икенчесен, сагышлысын кузгатты, бәгырь түренә тузан утырган кебек булып китте. Балалары юклыгын уйлап чәчләре агарыр дәрәҗәгә җитеп кайгыга калган чаклары бар иде бит аның, ә хәзер бары тик күңеле генә әрни, ышанасы килә, үстерәсе килә үзе кебек чибәр бер кызны Малай да ярар иде әле! Юк, малай кирәкми! Берәрсенең кызын кимсетсә, атасы кебек булса? И татар баласы, и татлы хыяллар тулы мескен хатын! Бәхетеңне бер югалткач, алтын акчаларга да сатып алу мөмкин түгел икән ул... Ә Альбинаның, чыннан да, кызы туарга тиеш иде Беренче тапкыр бала төшергәндә, алданган кичәдән соң. ул әле күп нәрсәне аңламый иде. Аңа врач әйтте бит: — Сеңлем уйлап кара, ялгышлар төзәлә ул, әмма бу. бала төшерүегез ... Белмим, икенче тапкыр кыз балага мондый очрак кабатланмый! Син әле яшь. уйлап кара, матурым! Ятим булмас, аласын килмәсә. больницада калдырырсың! Гомерлек бәхетсезлек алма үзеңә, диде бит, кат-кат әйтте, үтенепләр карады. Әгәр дә ул карт врач абыйны бүген очратса, ул вакыттагы кайгыртулары өчен үбеп-үбеп кочар иде. рәхмәтләрен белдереп, бүләкләр бирер иде Ә ул чакта, искә алулары да күңелсез, Альбина аның шушылай сөйләүләренә ачуланды, хәтта тупас итеп әйтте дә әле: Сезгә эшегезне эшләгән өчен акча түлиләр бит. Шулай булгач Мин әзер! Карт татар аптырады да калды. «Ярар, Аллага тапшырдым, белеп- күреп юра. бер гөнаһым да юк!»—диде дә юри шулай кыланган кебек газаплады Болай ук авыр булыр дип башына да китермәгән иде Альбина, газап икән, үлем газабы Икенче тапкыр балага узмасын белгәч, Альбинаның моңа бер дә исе китмәле, нинди таш йөрәк иде икән ул вакытта? Андый түгел иде бит. Иптәшләреннән дә ераклашлы, хәер-фатиха биреп торган укыгучыла- рыннан да, җитмәсә, туганнарыннан да бит әле. Баулы шәһәрчегендә яшәп ягучы кадерле әти-әнисе янына кайта торган иде. Вәлишин белән йөреп киткәч, дөресрәге, Вәлишин сөйрәлчегенә әверелгәч, аларны да онытты. Җәйләрен Кырымга озата иде аны Геннадий, кайда гына яллар ит гсрмәде. Берәүләр комсомол путевкасы белән зур төзелешләргә китәләр, Альбина исә, шундый юлланмалар тотып, Кырымга яки Кавказга юл ала. Берәүләр Ленин һәм партия исеменә атап батырлыклар кыла, тау-ташларны яра, гомерен һәм яшьлеген зур сынаулар астында калдыра, хәтта үлемгә бара, ә Альбина, үзе кебекләр белән бергә, татлыдан татлы ризык ашап, рәхәттән рәхәткә чума. Күрмәгәннәрен күрсәтте инде Геннадий, бу бәхетеннән баш чөерергә, жүләр түгел иде шул ул! Кайда гына ялга җибәрсә дә, озакламый Вәлишин үзе дә ике көнгә, өч көнгә килеп-китеп йөри башлый иде. Альбина бу галәмәтләргә шундый күнегеп бетте, бик тиз үтеп киткән җәйне сагыныплар ала башлады. Ә хәзер, менә, кышны ярата, ак, саф, салкын кышны ярата! Беренче мәртәбә бала төшергәннән соң бүтән булмас дип әйткән теге карт врач икенче тапкыр үзенең каршысына килеп утырган Альбинаны шунда ук танып алды Хәтере яхшы икән. Дәшмәде-нитмәде, янындагы ак халатлы ассистентын ишек артына гына чакырып алды да өстәлендәге телефонын боргалый бантлады. Йөзе усал һәм кайнар иде. Вәлишинмы? Чукынып китсен, табыгыз! Миңа Вәлишин кирәк! Чакырыгыз! Кичекмәстән, диегез' Трубканы карт, үчекләнеп, кулы белән кысты, колагына куеп-кусп тыңлады, тынычлана төште һәм, Альбинага карап, йомшак тавыш белән сөйләнә бирде: Алар белән менә шулай каты телле булырга кирәк, кызым, янгын чыккан, дип белсеннәр' Юкса, кемлекләрен онытып җибәрәләр, акылларын да. йөрәкләрен дә мүк баса башлый.. Әлү-ү, әй. әлү, Вәлишин. дим! Тыңлыйсыз? Ә-ә, тыңлыйсызмы! Шулаймы! Сез нәрсә миңа бу баланы икенче тапкыр җибәрәсез! Нәрсә, аны гомерлек бәхетсез итәргә телисезме' Ничек бала кирәкмәсен! Бик кирәк!.. Үзе әйтә?!. Нигә алай дисен әле ул?!. Нигә сорамаска, сорадым, сорамыйча да белеп горам! Анын ни гаебе булсын! Ничек кирәк түгел! Аллага рәхмәт әйт. икенче гаикыр бит. каһәре төшәр, дип тә курка белмисез!. Ничек ышанмыйсыз! Нинди коммунист, ди. инде сез. бала бит әле ул. бала! Үзеннән сора Усалланган карт врач шып тукталып калды. Дәшми утырды Геннадий нидер аңлата иде бугай. Берничә тапкыр каты-каты әйткән сүзләре Альбинага да ишетелеп киткәндәй булды «Хәзер мине сөреп чыгара инде бу!» дин көткән иде дә. юкка борчылган икән. «Ярар!» дип врач телефон трубкасын куйгач, аңа ягымлы эндәште: Шулайрак икән, сеңлем, а.тай-й' Нигә бала кирәк түгел соң'.’ Бәлки, уйлап карарсыз? Сезнең кебек яшь. чибәр кызга, баласы бар. дип тормаслар. тагын да егетләр табылыр, солдат кебек шәпләре табылыр, Аллаһы боерса! Миңа башка кеше кирәкми! Альбина башын аска йен. елар дәрөжөдә шулай дигәч, картның күңеле тагын да бозылып кипе Юма тарга кереш те: Елама, сеңлем, елама! Бик яратасынмыни? — Бик тә, бик тә... Үлеп яра... Усал әйткәнне күкрәк киереп кабул итәргә әзер торган карт врач каршысындагы чибәр һәм яшь кызның күз яшьләреннән җебеп китте, шулай да үзен кулга алырга тырышты. Уйлап кара, сеңдем, әле соң түгел! Башка бервакытта да балагыз булмаячак! Теге юлы ук булмас дип әйткән идем, әмма Алла һы тәгалә сиңа икенче тапкыр уйларга юл бирә, кабат сыный, әгәр дә монысында да сынатсагыз, гафу итмәс! Ул борчыла иде. Шул сәбәпле әле «син», әле «сез» дип сөйләде. Бик сирәк очрак, икенче тапкыр. Вакыты узган бит! Хәзер төшерергә ярамый! Җан кергән! Каян беләсез? Сез бит әле мине карамадыгыз да! Альбина алдарга җыена иде, әмма тәҗрибәле врач белми каламы соң? Алдарсың, бар! Буеңнан, күзләреңнән күреп торам! Ярар инде, абый, миңа бала кирәк түгел! Больницада да калдырасым килми, гомер буе мине каргар дип куркам! Нәрсә? Ә болай, инде җан иңдерелгәч, каргамас, дип беләсеңме! Уйла, сеңлем, уйла, вакыт бирәм! — Мин уйладым инде... Альбина усалланып киткән карт врачның күзләренә туры карап, сөйрәлчек хатыннар төсле оятсыз рәвештә әйтергә тырышты. Нигә әле ул күз яшьләрен агызып утыра? Нигә ди әле ана бала? Гомер буе аның белән интегергәме9 Кирәкми, и бетте шуның белән. Карт врач моны ук көтмәгән иде. Мизгел эчендә карарга килде һәм: Мин үземнекен әйттем, гафу.. дип урыныннан купты, ишекне ачып, каты гына кычкырды: — Агафия Павловна, кайда йөрисен анда! Кил бире! Озак та үтми атылып-бәрелеп ассистенты килеп тә керде. Мин монда гына идем, Зөфәр Зарипович! Үзегез әйткән идегез бит... Ярар, менә бу кызны өстәлдә әзерләгез, карарга кирәк! Минут эчендә Агафия Павловна янәшәдәге бүлмәгә алып та керде, чишендереп, Альбинаны чатлы-ботлы урындыкка да яткырды. Аякларын галәмәт рәвештә як-якка күтәртте. Кызның билдән түбән бар җире дә шәрә хәлдә иде. Кулларын сабынлап юып. озак-озак корытканнан соң. Зөфәр Зарипович сафландырылган резин перчаткалар киде, дәшми-тынмый гына карады һәм әмер бирде: Операциягә әзерләгез. Бер сәгатьтән! Карт врач Зөфәр Зарипович бер сәгатьтән әйләнеп керде. Бераз гына салмыш икәнлеге теленнән сизелде, һаман сөйләнде дә сөйләнде — Иманым камил, тагын бер буын, и бетте, моңа кадәр үзенең чибәр кызлары белән дан тоткан Казан шәһәре ямьсезләр, котсызлар, шөкәтсезләр каласына әверелеп калачак Бер генә дә алай буласын теләмәсәләр дә. һай-й. дөньялар, вай. дөньялар! Бер генә дә, бер генә дә... Килмиләр бит. күренми ямьсез кызлар, ә. Агафия Павловна, безнең өстәлдә Бар да гүзәл кызлар гына Алар гына килә. Монысы кебек ут кебек чибәрләре дә килә. Аз түгел, күп киләләр. Юк. дөрес түгел! Китерәләр! Во-о. китерәләр. Да-да. Әйтәм бит, тагын бер буыннан Казан каласында чибәр балалар туудан туктаячак, шәһәребезнең нуры сүнәчәк. Агафия Павловна! Шулвакыт безне исләренә төшерәчәкләр журналистлар, язучылар, галимнәр, тарих язучылар Аптырап калачаклар! Казан шәһәрен гүзәлләрдән мәхрүм иткән кешеләр —без. ике явыз! Яшереп кала алмаячакбыз, таптап китәчәкләр Ә теге дөньяда, җан ияләренә Газраил булганым өчен, Аллаһы тәгаләнең теләгенә каршы төшкәнем өчен мине дә, сине дә, әйе-әйе, сине дә һәм,—Альбинага ишарә ясады, аны да утка салачаклар. Менә күңелле булачак, шулай бит! Там-1арам, там-там... Авыз >чсннән генә көй көйләштереп, карт врач кулларын тагын бер кат юды. әзерләнеп яткан Альбина янына килде, елмаеп җибәрде Менә монысы яхшы булган, бик яхшы! Хәзер без аны, хәзер Агафия Павловна, анда Сергей Николаич белән Антонина Михайловна әзерләнеп i орабыз дигәннәр иде, китерсеннәр! Хәзер!.. Ассистенты ялт кына чыгып китте. Карт врач әйтеп куйды: И-и, кызым, шушы кадәр чибәрлегең белән син әле җәннәткә дә керерсең! Өч коннән Альбинаны Геннадийның машинасы килеп алды һәм тагын Алабугага озатып куйды. Төшергән бала яралчыгын пробиркага салып, фәнни белешмәләр өчен алып киткәннәрен һәм ясалма рәвештә үстереп карарга җыенганнарын белми иде ул Әмма икенче нәрсәне күңеленә ачык итеп уеп куйды: Башка минем бервакытта да балам булмаячак. . Мин мәңгегә бала хәсрәтеннән азат! Мин ирекле кыз. мин ирекле хатын! Шушы фикерләре аны сөендергәннән сөендерде һәм бәхет кебек тоелды. Әмма ул ялгыша иде. Аспирантурасы бетеп, педагогия институтында чит телләрне укыта башлагач, аның күңелендә акы- рынлап-акырынлап изге хис уяна барды, ул да булса бала кадерен аңлау, аның шатлыгы белән шатлану, аның хәсрәте белән көенү иде. Әгәр дә язмышы дөрес эздән генә барса, ул бүгенге көндә ике бала анасы дәрәҗәсендә яшәр иде, әмма бәхете, куанычы, кадерлесе Геннадийның назларыннан, мәхәббәтеннән коры калыр иде шул! Айзик аш табагы янына килеп басты. Бер аска, бер өскә. Альбинага карады, ашарга бир, янәсе. Ханым гадәтенчә консерва ачты һәм этенә бушатты. Үзенә чәй куйды, өстәл хәстәрләде Телевизорын кабызып карады, әмма бер дә юньле тапшыру юк иде Аны сүндереп, радионы ялгады. Ул арада чәе дә кайнап чыкты һәм ул арган кеше кебек килеп утырды. Исәреп калды. Радиодан моңлы гына көй сузылып-сузылып чыга һәм җанын бөтереп алып, каядыр еракка- еракка алып китә иде. Ә анда, еракта, аның сизелмичә узган яшьлеге, бәхет һәм шатлык, тигез тормыш вәгъдә иткән самими чаклары адашып калганнар да. килеп алганын көтеп торалар, чакыралар төсле тоелды Ә. юк икән, онытылып калган яшьлеге түгел, очар кошлар кебек тезелешеп килгән сабый чаклары, әтисенә ияреп йөргән яланаяклы кызчык вакыь лары икән! Чакырмыйлар, чакырмыйлар бит! Ерагая баралар, мәңге кабатланмаячаклар бит! һәм ул шулай булачак та
Апас районы авылларының берсендә яшәүче гаиләдә беренче февраль көнне зур фаҗига була. Өч яшьлек төпчек уллары өйдә берүзе кала, шырпы белән уйный башлый һәм, үзе дә сизмәстән, янгын чыгара. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе авыл халкы һәм бу гаиләне белгән кешеләр белән аралашып сөйләште. ❮ ❯ 13.34 сәгатьтә Апас районы ашыгыч хезмәтенә авылларның берсендә ике фатирлы йорт януы турында хәбәр килә. Чакыру буенча Урта Балтай янгын сүндерүчеләре һәм 106нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре янгын урынына кузгала. Өй дөрләп яна. Тирә-якка агулы төтен исе тула, түшәмнән ябыштырылган пенопласт эремәсе эреп, идәнгә төшә. Кечкенә малай өйдән чыгарга маташкан – аны аңсыз килеш ишек янында әтисе табып ала. Күрәмсең, малай өйдән чыкмакчы булган, тик... ишек йозакка бикләнгән була. Малайга ясалма сулыш белән дә ярдәм итеп карыйлар, әмма инде соң. Төтен белән агуланган өч яшьлек сабый мәңгелеккә күзләрен йома... “Аңа апрельдә дүрт яшь тулырга тиеш иде” “Алар гап-гади, төпле гаилә, мондый очракка беренче тапкыр юлыктылар, - дип сөйләде шушы авыл кызы Алсинә. - Икесе дә колхозда эшли. Дәү әниләре Апаста, әнисе һәм әтисе авылда тора иде. Алар ике фатирлы йортта яшәде. Бер ягында күршеләре тора, алар белән дә дустанә мөнәсәбәттә яшәделәр. Өйнең эче генә янган дип беләм, күршеләргә күчмәгән, чөнки ике арада бетон-плитә булган. Әнисе мунчага кер юарга киткән, әтисе кайтып кергәндә инде янгын чыккан була. Ул баланы табып алып, күршеләренә дә алып кермәкче булган, әмма бу вакытта төтен исе күршеләренә дә чыккан була. Икенче бер күршеләренә алып кергәннәр, баланы аңына китереп караганнар – инде соң булган. Малайга 24 апрельдә дүрт яшь тулырга тиеш иде. Хәзер агрофирма аларга йортларын төзекләндереп бирәчәк”. “Малайның әнисе мунчага кер юарга китә, баланы өстеннән бикли” “Бала өйдә берүзе генә калган, - дип аңлатты Апас районының МЧС бүлеге җитәкчесе Руслан Ромачков. - Тыштан ишек йозакка бикләп калдырылган. Өйдә шырпы һәм зажигалка була. Малай шырпыларны ала да, уйный башлый. Баланың әтисе өйләренә төшке аш вакытында кайта. Ишек алдында төтенне күреп ала һәм өстенә куртка ябып тиз генә өйгә үтеп керә. Ишек кырыенда баласын аңсыз килеш таба. Аннан соң малайны мунчага алып керәләр, әти-әнисе аңа ясалма сулыш ясый. Аннары ашыгыч ярдәм машинасы да килә, ләкин инде соң була – бала төтенне йотып, тончыккан була. Баланы чыгарганнан соң, ишек ачык кала. Янгын тиз арада тирә-якка тарала. Өйдә пенопласт материалдан шакмак формасында плиткалар ябыштырылган була, ул тиз янучан – эреп, идәнгә тама бара. Шуңа күрә, асылмалы түшәм өй өчен бик зыянлы. Ул әйбер үзе очсыз, үзе матур. Әмма янгынны ул тиз тарата һәм шуннан агулы төтен чыга. Янгын сүндерүчеләр 13.46 сәгатьтә килеп җитә. Янгынны 13.56 сәгатьтә сүндереп бетерәләр. Күршеләргә зыян килми”. “Ата-аналары малайны балалар бакчасына күчермәкче булган” “Хәзерге вакытта гаилә монда тормый, анда туганнары гына бар. Әниләре янында, Апастагы фатирында торалар дип беләм. Торак буенча проблемалары юк. Олы малайлары Апаста дәү әнисе белән яшәгән. Малайны да балалар бакчасына шунда гына кертмәкче булганнар, тик ул авырган, салкын тигән булган. Шуңа күрә Яңа елдан соң малай әниләрендә калган. Ата-аналары малайны балалар бакчасына бирмәкче була, тик өлгерми кала... Безнең район өчен бу зур фаҗига”. “Бу – гомерлеккә яра булып кала” “Авылдагы йортларын яңартып ясап чыксалар да, улларын кире кайтарып булмас... Бу – гомерлеккә яра булып кала инде. Аның белән гомер буена яшәргә кирәк”. "Малайны күргәнем булды. Шундый сөйкемле, матур бала иде. Әй, Ходаем, Аллам сакласын. Алар аны өйдә калдырып, күрше авылга эшкә баргаладылар дип беләм”, - дип сөйләде шул авылдан Тәскирә. “Агрофирма барлык чыгымнарны үз өстенә алды” Авыл советы рәисе Рифкать Хәбибуллин: “Алар яшь кенә тәртипле гаилә иде, икесе дә агрофирмада терлекчелектә эшли. Хатыны – савымчы. Алар хәзер хакимиятнең күз уңында тора, аларга социаль ярдәм күрсәтелергә тиеш. Социаль ярдәм идарәсе дә, агрофирма җитәкчесе дә килеп, хәлләрен белде. Баланы күмгәндә ярдәм иттеләр. Агрофирма барлык чыгымнарны үз өстенә алды. Хезмәт урыннарында эшләүләрен дәвам итәргә телиләр. “Ярдәм итү барлык яктан да алып барыла” Апас муниципаль районы башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров: “Малайны шимбә көнне җирләделәр. Агрофирма йортны төзекләндерергә булышачак һәм район бюджетыннан акча биреләчәк. Шулай ук, ярдәм сорап, Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин исеменә хат китте. Аннан да ярдәм булачак дип ышанабыз. Гаиләне уңай яктан гына тасвирлый алам, терлекләр асрыйлар. Бернинди комиссиядә учетта тормыйлар. Йортларының тышкы ягыннан бик зыян килмәгән. Бүгенге көндә алар Апастагы фатирларында яши. Ярдәм итү барлык яктан да алып барыла. Кызганыч, гаилә белән элемтәгә кереп булмады. Аларның тирән кайгысын уртаклашабыз. Малайның әтисе “Вконтакте” битендәге сәхифәсендә мондый сүзләр язып калдырган: “Никләр генә шулай булды, икән алтыным!!! Нишлибез инде, улым-бәгырем, синсез. Сагынам, улым”.
Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, аннан чыккан шәхесләрне белергә һәм хөрмәт итәргә кирәк. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) проекты нәкъ менә шушы максатлардан чыгып 2020 елдан башлап елга бер мәртәбә яз аенда оештырыла. Проектның идея авторы – Раил Галиев. Проектның оештыручысы - Татнетны үстерү фонды. Килешү нигезендә һәр юридик зат әлеге татар интернет-проектының партнёры була ала. Теләге булган һәр юридик яисә физик зат "Авылым гүзәллеге"нең иганәчесе була ала, шул рәвешле татар авылларын таныту һәм үстерүдә өлеш кертергә хокуклы. Проект 2021 елдан башлап Инстаграм социаль челтәрендә, #сәламәтиртә үзүсеш проекты белән параллель рәвештә үткәрелә. Катнашырга теләк белдереп, 11 майдан 21 майга кадәр 21 көн дәвамында #авылымгүзәллеге проектында катнашучылар үзләренең Инстаграм аккаунтларында көн саен башка кулланучыларны туган авылларының гүзәллеге, тарихы, шәхесләре белән таныштырып барырга алына. Проектта татар авылында туып үскән һәм, Татарстанда гына түгел, дөньяның төрле почмагында яшәүче интернет-кулланучылар катнаша ала. Яшь чикләре: 13+. Башка кулланучы өчен гариза тапшыру рөхсәт ителми, проектта һәркем үз аккаунтыннан катнаша. Аңлашылмаучанлыклар тумасын өчен аккаунт адресын үзгәртергә киңәш ителми. Проект барышында һәр катнашучының профиле ачык булырга тиеш. Проектта катнашу өчен: 1. Инстаграм челтәрендә Татнетны үстерү фонды аккаунтына (https://www.instagram.com/tatnet.fond) язылырга һәм хәбәрләшү өчен Фондның җитәкчесе Раил Гатауллин (https://www.instagram.com/rail_belem.ru) белән дуслашырга; 2. Татнетны үстерү фонды аккаунтында урнаштырылган "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны башлану турында анонс-яңалыкта комментарийларда катнашырга теләк белдерергә (+ куеп, реаль Исем Фамилияне, туган авылыгыз исемен һәм районын язып гариза калдырырга); 3. 21 көн дәвамында гариза тапшырылган аккаунтта #авылымгүзәллеге хэштегы белән үз туган авылыгызны һәм анда туып-үскән шәхесләрне танытып 1 минутлык кыска видеолар, фотолар белән татар телендә (кыска язма булса, рус телендә яисә үзегез яшәгән ил/дәүләт телендә дә өстәргә мөмкин, татар телен бозып язу тыела, татар клавиатурасын урнаштыру мәҗбүри!) файдалы мәгълүмати язмалар урнаштырырга кирәк. Марафон башланып 3-4 көн үткәч #авылымгүзәллеге проектының Телеграмдагы рәсми каналына һәм приват чатка чакырып сылтамалар белән Директка чакыру юлланачак. Әлеге чакыруны кабул итеп сылтамалар буенча күчәр алдыннан смартфоныгызга яисә компьютерыгызга/ноутбукка Телеграм кушымтасын урнаштыру сорала. Марафончылар өчен барлык мәгълүмат рәсми каналда һәм приват чатта урнаштырыла, аралашу приват чатта оештырыла. Оештыручылар яхшы дип тапкан язмалар Татнетны үстерү фондының Инстаграм-каналында һәм проектның Телеграм-каналында кабатлап урнаштырылу планлаштырылган. "Авылым гүзәллеге" (#авылымгүзәллеге) онлайн-марафоны финалистларын тантаналы төстә бүләкләү чарасын оештыру марафон тәмамлангач хәл ителәчәк, шулай ук тантана #сәламәтиртә яисә #әдәбимарафон проектларының финал өлешендә (#әдәбисабантуе чарасында) үткәрелергә мөмкин.
Республика көненә багышлап Сая авыл китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән тематик кичә булып узды. Ул Әлдермеш авыл китапханәсе, Өбрә музее, Әлдермеш һәм Сая клуб мөдирләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне Сая һәм Әлдермеш авыл китапханәчеләре ачып жибәрде. Безнең татар халкы ни өчен ике кул биреп исәнләшә? Бу - «кулларымда корал... ❮ ❯ Республика көненә багышлап Сая авыл китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән тематик кичә булып узды. Ул Әлдермеш авыл китапханәсе, Өбрә музее, Әлдермеш һәм Сая клуб мөдирләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне Сая һәм Әлдермеш авыл китапханәчеләре ачып жибәрде. Безнең татар халкы ни өчен ике кул биреп исәнләшә? Бу - «кулларымда корал юк, мин дусларча кул сузам», дигәнне аңлата. Без нинди телдә сөйләшеп утырабыз? Балалар: «Татар телендә», - дип җавап бирделәр. Безнең туган телебез - татар теле. Ул безнең милли телебез, республикабызның дәүләт теле. Балаларга төрле-төрле сораулар бирелде: без нинди телдә сөйләшәбез, республиканың башкаласы кайсы шәһәр, бездә нинди милләтләр яши кебек сорауларга балалар бик мавыгып җавап бирделәр. Өбрә музее директоры Гөлназ Гыйниятуллина презентация күрсәтте. Ул безнең Туган илебез - Татарстанга багышланган иде. Татарстан гимны, аны кем язган? Аны Рөстәм Яхин язганын күп балалар белмәгән дә булган икән. Дәүләт флагы, гербы нәрсәне аңлата? Алар бу презентациядән үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүматлар алдылар. Мәдәният хезмәткәрләре Эльмира Фәрхетдинова һәм Гөлшат Фатыйхова балаларга кроссвордлар чиштерделәр. Кроссвордлар Татарстанның тарихи урыннарына багышланган иде. Реклама Башлангыч сыйныф укучылары булуларына карамастан, кроссвордларны бик тиз чиштеләр. Аларга бу бәйгедә актив катнашканнары өчен кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: бәйрәмгә килгән балаларның бу кичәдән соң туган телне, туган йортны, Туган илне ярату, аның белән горурлану хисе, һичшиксез, арткандыр.
Узган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. "Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтте. Нәтиҗәдә Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының... ❮ ❯ Узган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. "Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтте. Нәтиҗәдә Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасы 1 урынны алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы - 2, юстиция командасы 3 урынга лаек булды. Канат тарту бәйгесе аеруча киеренке барды, дисәк - ялгыш булмас. Әлеге төр бәйгедә 14 команда көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча спортның бу төрендә дә мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасына тиңнәр булмады. Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм күрсәтүчеләр командасы - 2 нче, район эчке эшләр бүлеге 3 нче урынны алды. Гомуми нәтиҗәләр буенча район Советы һәм Башкарма комитеты командасы оешма-предприятиеләр арасында барган 26 нчы кышкы спартакиаданың тулы хокуклы җиңүчесе, дип танылды. Мөслим гимназиясе белән "Нептун" йөзү бассейнының җыелма командасы 2 урынга лаек булды. Мөслим лицее һәм мөслим урта мәктәбенең җыелма командасы 3 урынны алды. Район эчке эшләр бүлеге командасы быел 4 урында калды. Командаларга Мактау грамоталары, кубоклар һәм спорт инвентарьлары алу өчен сертификатлар тапшырылды.
Яраткан язучыбыз Җәмит Рәхимов юкка гына: «Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе», дип әйтмәгәндер. Укучыларны нәкъ менә шундый хәзинә - мәдәнияттә тәүге үрләрен яулаган, тамырлары белән Мөэмин-Каратайдан, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Римма Лотфуллина белән таныштырып үтәсем килә. Римма 1989 елның 17 гыйнварында Нижневартовск шәһәрендә туа. Әти-әнисе Наил белән Фирдәвес, тора-бара,... ❮ ❯ Яраткан язучыбыз Җәмит Рәхимов юкка гына: «Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе», дип әйтмәгәндер. Укучыларны нәкъ менә шундый хәзинә - мәдәнияттә тәүге үрләрен яулаган, тамырлары белән Мөэмин-Каратайдан, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Римма Лотфуллина белән таныштырып үтәсем килә. Римма 1989 елның 17 гыйнварында Нижневартовск шәһәрендә туа. Әти-әнисе Наил белән Фирдәвес, тора-бара, туган якларын җирсенеп-сагынып Лениногорскига кайтып төпләнәләр. Кызчык кече яшьтән нәфис сүзгә, җыр-музыкага тартыла. 11 нче гимназиядә IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, балачак хыялын тормышка ашыру максатыннан, Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга керә. Аннан башкалага юл ала һәм Казан дәүләт мәдәният-сәнгать университетының танылган җырчы Салават Фәтхетдинов җитәкләгән бүлегендә укый. 2008 елда ул ике һөнәр: эстрада җырчысы һәм театр артисткасы белгечлеге алып чыга. Римма Лотфуллина белән бер тапкыр сөйләшкән-аралашкан кеше тиз генә аннан аерыла алмый торгандыр. Төскә-биткә үтә чибәр, сүз артыннан кесәгә керми торган, саф сөйләмгә ия, киң күңелле татар кызы, әйтерсең лә, сәхнә һәм халыкка хезмәт итү өчен яратылган. Аның яратып яшәгән җире, әлбәттә, туган нигезе - әбисе Миңзифа көн иткән гүзәл табигатьле Мөэмин-Каратай авылы. Нечкә күңелле Римма, менә шуңа күрәдер инде, җай чыгу белән, әбисе авылына йөгерә. Бәхет елмайды безнең Риммага. Хәзерге мәлдә ул - дәрәҗәле, абруйлы Әлмәт татар дәүләт драма театрының яшь өметле артисткасы. Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев аны бик теләп эшкә алды. Моңа кадәр республика җыр бәйгеләрендә лауреат, дипломант Римманың шатлыклы көннәре. Чөнки тиздән ул Әлмәт театрында тамашачы мәхәббәтен яулаган, дистәләрчә еллар дәвамында бихисап рольләр уйнаган артистлар белән гастрольгә чыга. Римма 15 мартта татар театр сәнгатендә тирән эз калдырган драматург Хәй Вахитның «Күк капусы ачылса» драмасында җыр-моңга гашыйк Шәмсия ролен башкарачак. Оныгы өчен җан аткан Миңзифа әбинең үз мәшәкате - җиң сызганып Риммага лаеклы егет эзләү белән мәшгуль. Аның фикеренчә, булачак кияүнең, иң беренче чиратта, нәселен белергә кирәк. Аннары Римманы яр итәр егет оныгыдай матур булсын, кызны бәхетле итсен. Ә Миңзифа әбинең башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыкмый калганы юк. Ә без, үз чиратыбызда, мәдәнияткә юл салучы якташыбыз Римма Лотфуллинага уңышлы гастрольләр, бәрәкәтле юллар, олы сәхнәләр теләп калыйк.
Заман уяу булырга куша. Иминлегебезне саклау өчен бүген барыбызга да уяу булырга кирәк. Мондый өндәүләрне һәрдаим ишетеп торабыз. Ә сез көндәлек тормышта уяумы? Чит-ят машиналарга һәм кешеләргә игътибар итәсезме? Кырыкалдарлар тозагыннан саклана беләсезме? Валентина Миронова, пенсионер укытучы, Хузангай авылы: -Авылда бит бөтен кеше бер-берсен белә. Ятрак кеше шундук күзгә ташлана.... Заман уяу булырга куша. Иминлегебезне саклау өчен бүген барыбызга да уяу булырга кирәк. Мондый өндәүләрне һәрдаим ишетеп торабыз. Ә сез көндәлек тормышта уяумы? Чит-ят машиналарга һәм кешеләргә игътибар итәсезме? Кырыкалдарлар тозагыннан саклана беләсезме? Валентина Миронова, пенсионер укытучы, Хузангай авылы: -Авылда бит бөтен кеше бер-берсен белә. Ятрак кеше шундук күзгә ташлана. Шөкер, авылыбыз бик тыныч, андый-мондый хәл булганы юк. Хәзер авыл халкы аңлы, дөнья хәлләреннән хәбәрдар, һич тә ваемсыз-битараф түгел. Чит кешеләргә игътибар итәргә кирәклекне, шик тудырырлык хәлләр хакында полициягә я авыл җирлеге советына хәбәр итәсен дә беләләр. Мин үземне дә игътибарлы дип саныйм. Чегәннәрне, төрле әйберләр сатып йөрүче кешеләрне өйгә кертмим. Мошенниклардан алданмаска да акылым, тәҗрибәм җитәр дип уйлыйм. Анна Локтева, Хлебодаровка урта мәктәбе директоры: -Террорчылык, экстремистлык куркынычы турында без балаларга класс сәгатьләрендә дә, ОБЖ дәресләрендә дә җентекләп аңлатабыз. Ата-аналар белән дә бу хакта сөйләшеп торабыз. Әле язгы каникуллар алдыннан гына районның төрле службалары вәкилләре катнашында хәвефсезлек мәсьәләләре турында ата-аналар җыелышы булды. Безгә Анино Салман, Демидовка авылларыннан да балалар килеп укый. Аларга бары мәктәп автобусы белән генә йөрү зарурлыгын кат-кат искәртәбез. Ә мәктәбебездә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылган. Белмәгән кешеләр мәктәпкә кертелми, гомумән, кергән-чыккан һәркем турында мәгълүмат махсус журналга теркәлә. Шәхсән үземә килгәндә, уяулык, игътибарлылык безнең канга сеңгән инде. Бөтен мәктәп коллективы, укучылар өчен җаваплылык бер генә минутка да истән чыкмый. Авыл халкы да хәзер бик игътибарлы. Кибеткә-фәләнгә таныш түгелрәк кеше керсә, аңа сагаебрак карыйлар. Авыл кешесе бик киң күңелле дә бит, барыбер яман ниятле кешеләр йөрмәсен дип шикләнергә туры килә. Надир Галиуллин, Иске Чаллы авылы: -Без өлкән яшьтә инде, карчыгымның колагы да начар ишетә. Шуңа белмәгән-күрмәгән кешеләрдән саграк булырга тырышабыз, килде-китте әйбер сатып йөрүчеләрне өйгә үткәрмибез. Өлкән кешеләрне алдап файда күрүче мошенниклар турында газеталарга язып, телевизордан сөйләп торалар бит. Шулардан гыйбрәт алырга кирәк. Әминә Абдуллина, Базарлы Матак авылы: -Билгеле, хәзер һәркемгә бик игътибарлы булырга кирәк. Балаларга да гел шуны тукып торам. Сакланганны Ходай саклар, дип белми әйтмәгәннәр. Үземне бер тапкыр мошенниклар алдарга маташкан иде. "Әни, тизрәк телефоныма 1000 сум акча сал. Катлаулы хәлгә юлыктым, соңыннан барын да аңлатырмын", дигән смс-хәбәр килеп төште телефоныма. Мондый алдаулар хакында ишеткәнем булганга, акча салырга ашыкмадым, улыма шылтыраттым. Ә ул көлде генә, барысы да әйбәт, менә укудан чыктым, ди. Өлкән яшьтәге күрше-тирәләргә, балаларга карата да игътибарлы булырга, аларның алдануына, зыян күрүенә дә юл куймаска иде. Наилә Ибәтова, Иске Алпар авылы: -Хәзер авылларда ялган товарлар сатып йөрүчеләр бар икән. Бу хакта халык та сөйли, газетада да яздылар. Безгә дә әллә нинди сөйкемсез ят бәндәләр ниндидер әйберләр тәкъдим итеп кергәннәр иде, шундук борып чыгардым. Андый шикле адәмнәрдән дә, күз буяп алдарга хирыс чегәннәрдән дә ераграк торуың хәерле. Ят кеше дигәннән, бер-ике ел элек безгә яшь кенә бер ир-ат ярдәм сорап кергән иде. Бик авыр хәлгә калдык, телефоннарыбызны алдылар, өйгә кайтырга акчабыз да юк, диде. Кызганып, ашатып-эчереп, юлына акча биреп чыгардык инде. Чынлап та авырлыкка юлыккан кешедер, дидек, дөнья булгач бер-береңә ярдәм итми булмый бит. Безнең якларда төрле милләт, төрле дин кешеләре гомер-гомергә тату, дус яши. Алга таба да шулай булсын иде. Соңгы елларда авылларга чит җирләрдән белмәгән-күрмәгән кешеләр күчеп кайта башлады. Яхшы ниятле, тәртипле бәндәләр генә була күрсеннәр. Алай да буш йортларны сатар алдыннан авыл җитәкчеләре аларны нинди кешеләр алуын белешсәләр әйбәтрәк булыр иде.
* {{каршы}} --[[Кулланучы:X4v13r3|X4v13r3]] ([[Кулланучы бәхәсе:X4v13r3|бәхәс]]) 7 окт 2013, 22:46 (UTC) ===Нәтиҗә===▼ ''Проект:'' Бу [[WP:Тавыш бирү|тавыш бирүдә]] катнашканнарның купчелеге {{tl|каршы}} тавыш бирү сәбәпле, '''[[Татар Википедиясе]] эчендә [[:Төркем:Википедия кагыйдәләре|кабул ителгән кагыйдәләр]]''' '''''[[m:Founding_principles/tt|Викимедиа проектларының төп мәсләкләре]]ннән өстен''''' дигән нәтиҗә ясалды. <u>Татар Википедиясе [[Викимедиа фонды]]на буйсынмый - бернәрсәне яраклаштырырга кирәге юк.</u>▼ ▲''Проект:'' Бу [[WP:Тавыш бирү|тавыш бирүдә]] катнашканнарның купчелеге {{tl|каршы}} тавыш бирү сәбәпле, '''[[Татар Википедиясе]] эчендә [[:Төркем:Википедия кагыйдәләре|кабул ителгән кагыйдәләр]]''' '''''[[m:Founding_principles/tt|Викимедиа проектларының төп мәсләкләре]]ннән өстен''''' дигән нәтиҗә ясалды. <u>Татар Википедиясе [[Викимедиа фонды]]на буйсынмый - бернәрсәне яраклаштырырга кирәге юк.</u> * Кулланучылар тарафыннан ясалган тавыш бирүгә ихтирам белән карарга кирәк. Аларның барысы да Татвики үсеше өчен борчыла һәм берсе дә сез тасвирлаган корткычлыклар өчен тавыш бирмәгән. Бирелгән ике атна вакыты 12 окт., шимбә көнне чыга, әгәр каршы булмасагыз нәтиҗәсен хәзер чыгара алам.- [[Кулланучы:Derslek|Derslek]] ([[Кулланучы бәхәсе:Derslek|бәхәс]]) 9 окт 2013, 07:14 (UTC)
"Бала хәсрәтеннән дә авыррагы юк", - ди, нибары ун көн ара белән ике улын җир куенына иңдергән әбием. Ышанам: йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз балаңнан да якын, аннан да татлы, кадерле зат була алмыйдыр. Кодрәтеңнән килсә, балаңны бар газаплардан, борчу-хәсрәтләрдән аралап, һәр авырлыгын үзеңә алып, аның язмышындагы һәр авырлыкны үз җилкәңә... Анжелина Анисимова гадәти бала булып, сау-сәламәт килеш дөньяга килә. Бер яшь тә дүрт ай тулганчы ул башка балалардан берни белән дә аерылмый. Ата-анага шатлык-куаныч өстәп тәпи китә, һөнәрләрен дә көннән-көн арттыра бара. Тик көннәрнең берендә, гадәттәгечә уйнап йөргән баланың температурасы күтәрелә, ул кинәт кенә аңын югалта. Табибларның куркыныч диагнозын да яшь гаилә ярдәм сорап баргач ишетә: эпилепсия. -Нәселдә булмаган, күз күрмәгән әйбер иде ул безнең өчен. Сәбәпләрен беркем дә атый алмады. Кемдер баланы туганда ук кысылган булган дисә, икенчеләре каядыр егылган дип фаразлады. Аның беренче өянәкләрен күргәндә йөрәгем өзелеп төшкәндәй була иде. Шуннан бирле 9 елга якын вакыт узды, тик моңа әле дә ияләнә алмыйм. Өянәкнең вакытлы күренеш булуын белсәм дә, аның газаплануын күрү бик авыр, - ди Анжелинаның әнисе Светлана. Беренче вакыйгадан соң бу өянәкләр еш кабатлана башлый. Район табиблары гына нидер эшли алмагач, ата-ана Казанга йөрергә тотына. Бала реанимациядә дә ятып чыга, ә больницада дәваланулар гадәти күренешкә әверелә. Вакыт узу белән Анисимовлар кызларын тикшертергә Петербургка китә, аннары Мәскәүгә кадәр үк барып җитәләр. -Башында 6 сантиметрдан зуррак ниндидер шеш бар диләр. Нәрсә икәнен биопсия ясап карамыйча табиблар да белми. Инде менә операция ясарга җыенган идек, - ди кызның әтисе Николай. - Операция турында ишеткәч, балабызга ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп булды. Иң беренче чиратта туганнарыбыз, дусларыбыз, әти-әниләр, Мәскәү шәһәрендә яшәүче абый-апаларыбыз бик зур ярдәм кулы сузды. Аннары авылдашлар, Түбән Чура, Поршур, Пчеловод авылы халкы да битараф калмады. Бар да операция турында тиз арада ишетеп алып, безгә матди яктан ярдәм итәргә ашыкты. Мин эшләгән Югары Чура авылы мәдәният йортындагы барлык хезмәткәрләр, шул ук авыл мәктәбе укытучылары коллективы, укучылар, балалар бакчасы коллективы, авыл җирлеге башкарма комитеты да читтә калмады. Авылыбыздагы чиркәүдән дә, Филипп атакай теләктәшлеге белән, бер көнлек хәер акчаларын Анжелинага дип җыеп бирделәр. Ярдәм арты ярдәм килеп торды. Кызыбызны операциягә дип әзерли башлаганда без әлеге эшнең мондый колач җәясен күз алдына да китермәгән идек. Николай мәктәп турында әйткәч, бер статистик күрсәткеч турында искә төшердем. Бүген безнең республикада һәр мең кешенең берсе эпилепсия белән авырый икән. Иң мөһиме - бу авыру миңа һәм минем якыннарыма кагылмас дип беркем дә гарантия бирә алмый. Андый балалар мәктәптә ничек укый дисезме? Әйтик, Анжелинага артыгын уйларга, баш миенә авырлык китерергә ярамый. Мәктәптә аны техник персонал каршы ала, киемнәрен салырга булыша, сыйныфына озатып куя. Мәктәптән кайтканда алар ук озатып кала. Шулай ук сыйныфташлары да аны беркайчан ялгыз калдырмый. Аларга ата-ана бик рәхмәтле. Сыйныф җитәкчесе Любовь Ильина да Анжелина өчен мәктәптә икенче әни кебек. Ул аны яклаучы да, саклаучы да. Любовь Александровнаның кызларына булган мөнәсәбәте, аның сабырлыгы өчен Светлана һәм Николай Анисимовлар бу укытучыга тирән ихтирамын һәм рәхмәтен җиткерә. Тик кызга ярдәм итәргә теләүчеләр югарыда телгә алынганнар белән генә чикләнми әле. Кукмарадагы Мәдәният йортында "Анжелинага ярдәм кулы сузыйк!" шигаре астында хәйрия концерты уздырыла. Район Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Гареева тырышлыгы, аның инициативасы нәтиҗәсендә уздырылган шушы концерт - күрсәтелгән иң зур ярдәмнәрнең берсе. Шушы чарадан кергән матди ярдәм өчен генә түгел, үз хезмәттәше гаиләсенә килгән авырлыкны аңлап кабул итүе, аны уртаклашуы өчен Анисимовлар гаиләсе Гөлнара ханымга һәм концертка килгән тамашачыларга, артистларга рәхмәт әйтә. "Хезмәт даны" газетасында бу концерт хакында игълан булганнан соң Анисимовлар гаиләсен эзләп табып ярдәм итәргә теләүчеләр дә күп булган. -Бервакыт өйгә Кукмарадан бер хатын шалтыратып, үзен Рәйсә апагыз дип таныштырды. Аның улы Вәлиуллин Рафаэль безгә ярдәм итте. Аңа, шулай ук Зур Сәрдектән үз хезмәттәшләре белән бергә акча җыеп китергән Ринат Сөләймановка, Татар Толлысы авылыннан Илгизә Хәлимовага да рәхмәтебез чиксез! Бер абый килеп, исемен дә әйтергә теләмичә: "Үзем дә бик каты авырдым, шуңа күрә бу кызга ярдәм итәргә телим", - дип акча калдырып китте. Әнә шул исемсез абыйга да рәхмәт, - ди Светлана ханым. Операциягә дип җыелган акчадан Анжелинаны Петербургта түләүле тикшерү уздырганнар һәм операциягә Мәскәүгә алып барганнар. -Моңарчы да дәваханәдә күп йөргәч, чагыштырып карау мөмкинлегебез бар: бу юлы операциягә дип барганда ук юлда бик күп каршылыклар булды. Инде барып җитеп, баланы операциягә әзерләгәндә аны күзәтү астына салдылар. Моңарчы ай буена күп тапкыр булган өянәк бу юлы нигәдер кабатланырга ашыкмады. Хирург шикләнеп, сагаеп калды һәм операцияне кичектерергә киңәш итте. Җитмәсә, аның бернинди гарантияләр бирмәвен ассызыклады. Ягъни балабыз яки тулысынча савыга, яки күзебезгә генә карап утыручы инвалид булып калачак икән, - ди Николай. Алар балага дип бирелгән акчаның бер тиенен дә үз мәнфәгатьләре өчен исраф итмичә, бары бала хакына гына тотуын, хәйрия буларак килгән акчаның гомуми күләме 60 мең сумга якын сумма тәшкил итүен һәм аның кызлары исемендә банкта саклануын кат-кат искәртте. Операция булырмы, юкмы - тормыш күрсәтер. Әлегә Анжелина дарулар эчә, даими тикшерүләр уза. 10 яше дә тулмаган нәни кызчык коточкыч зур авыру белән көрәштә ялгызы түгел һәм ул сәламәтлек төшенчәсен чын-чынлап аңлый.
Һәрбер гәзит һәм журнал үзенең өстәлен куеп, басмаларга язылу оештырдылар. Халык кырмыска оясын хәтерләтә иде: һәр язылучыга истәлекләр бүләкләр тапшырылды, күренекле җырчылар белән якыннан күрешеп, фотога төшү мөмкинлеге булды. Кунаклар арасында журналистика ветераннары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар булуы бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Килгән кунакларны Башкортстанның матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов, “Башкортстан Республикасы” дәүләт нәшрият йорты генераль директоры Венера Хәкимова, Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе урынбасары, бөтендөнья башкортлары королтайы президиумы рәисе Эльвира Аетколова һәм башка мәртәбәле кунаклар сәламләде һәм бәйрәм белән котлады. “Өмет” гәзите исеменнән популяр җырчы Гөльфия Шәвәлиева чыгыш ясап, үзенең дәртле җырлары белән килгән кунакларның күңелен күтәрде. Әйткәндәй, бүгенге көннән гәзит-журналларга ташламалы хакка язылу буенча ун көнлек башланды. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, яраткан матбугатыгызга язылып калырга ашыгыгыз! Бәйрәмдә гәзиткә язылучылар арасында отышлы уенда уйнау мөмкинлеге дә бар иде: оештыручылар матур призлар әзерләгән иде, төп приз – телевизор. Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Беренчел медицина ярдәмен камилләштерүдә авыруны ачыклау һәм аны кисәтүгә төп басым ясалырга тиеш. Кызганычка каршы, күпчелек гражданнар, аеруча авылларда еллар дәвамында диспансерлау үтми. Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, туклану режимын үтәмәү, үз-үзеңне дәвалау авыруларны хроник стадиягә җиткерә. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә булган мондый мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә, тиешле комплекслы чаралар күрергә кирәк. Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ: - Беренчел медицина ярдәмен камилләштерүдә авыруны ачыклау һәм аны кисәтүгә төп басым ясалырга тиеш. Кызганычка каршы, күпчелек гражданнар, аеруча авылларда еллар дәвамында диспансерлау үтми. Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, туклану режимын үтәмәү, үз-үзеңне дәвалау авыруларны хроник стадиягә җиткерә. Кешеләрнең үз сәламәтлегенә булган мондый мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә, тиешле комплекслы чаралар күрергә кирәк. Читайте нас в © Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта.
Сайтыбызда хәбәр иткәнебезчә, Түбән Иванай авылында „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономия идарәсенең отчёт җыелышы үткән көндә Балтач районының 18 авылында гомер иткән мари милләт вәкилләренең проблемалары барланды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Сайтыбызда хәбәр иткәнебезчә, Түбән Иванай авылында „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономия идарәсенең отчёт җыелышы үткән көндә Балтач районының 18 авылында гомер иткән мари милләт вәкилләренең проблемалары барланды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Җәмәгать оешмасы эшчәнлегендәге юнәлешләрнең берсе — мари халкының милли традицияләрен саклау, үткәннәрен килер буыннарга җиткерү. Бу көнне авыл мәдәният йорты фойесында борынгы көнкүреш әйберләре, авылларда гомер иткән кул осталарының күз нурларын кушып иҗат иткән хәзинәләреннән бай күргәзмә эшләде. Юкә агачыннан эшләнгән май язу, чабата үрү, аркан ишү өчен юкә каерысыннан мунчаланы аеру җайланмалаы, кул тегермәне һәм башка бик күп кыйммәтләр белән танышу мөмкинлеге булдырылды. Оста куллы Михаил Кутлусовның килен сандыгы, мари барабаны һәм башка сувенирлары сатуга да тәкъдим ителде. Читайте нас в © 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан».
50 яшьтән алып 96 яшькә кадәрге кешеләрне еллар дәвамында күзәткән галимнәр шундый фикергә килгән: башваткычлар һәм кроссвордлар чишәргә яратучыларның күбесенең өлкән яшьтә дә акыл-зиһеннәре зирәк була икән. Мондый мавыгуга ия өлкәннәрнең 15 проценты төрле грамматик биремнәрне тизрәк чишә, җитмәсә, кирәкле нәрсәләрне дә хәтердә ныграк калдыра икән. “Әгәр кеше гел генә фикерләү һәм хәтер саклау сәләтен үстерү өстендә эшли икән, аның баш миенең бу эшләр өчен җаваплы урыннарына кан яхшырак бара һәм бу структураларның нейроннары эшләү сәләтен киметми,- ди Русиянең атаклы психиатры Виктор Ханыков. – Нәкъ менә акылны эшкә җигү, физик эш башкаруга караганда да, картаюны артка чигерә”. Фото: ru.depositphotos.com Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
2022 елның 7 июнендә Гомумроссия халык фронты «Барысы да җиңү өчен» («Всё для Победы») порталын эшләтеп җибәрде. ❮ ❯ Портал ярдәмендә Россия халкы, беренче чиратта, ДНР һәм ЛНР хәрби бүлекчәләренә, моннан тыш, Донбасста яшәүчеләргә, хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итә ала. Сайтта төрле максатлар белән акча җыю оештырылды, аларның һәркайсына кураторлар беркетелде. ОНФ башкарма комитеты җитәкчесе Кузнецов Россия халкын порталга кереп, рухы буенча якын тоелган юнәлешне яки кураторны сайларга чакырды. Җыю турында мәгълүматларда кирәкле әйберләрнең тулы исемлеге белән танышырга мөмкин. Әгәр максатчан җыю кысаларында акча җыелып бетсә, ул ябык дип игълан ителә, ә аудитория өчен «акча җыелган, сатып алу бара» дигән мәгълүмат пәйда булачак.
Ул кечкенә чагында астроном булырга хыяллана, аннан - юрист. Ә менә бүгенге көндә 4нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Рузана ГАРӘФИЕВАның теләге бер генә: табиб булу. Моның җитди сәбәпләре дә бар. 5 яшендә үк йөгерек укый белүче Рузана мәктәпкә кергәч барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә генә үзләштерә. Тик 8 сыйныфта укыганда умыртка... Ул кечкенә чагында астроном булырга хыяллана, аннан - юрист. Ә менә бүгенге көндә 4нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Рузана ГАРӘФИЕВАның теләге бер генә: табиб булу. Моның җитди сәбәпләре дә бар. 5 яшендә үк йөгерек укый белүче Рузана мәктәпкә кергәч барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә генә үзләштерә. Тик 8 сыйныфта укыганда умыртка баганасы бик нык авыртып, көч-хәл белән хәрәкәтләнә башлый. Кыздан бигрәк, аның әнисе Гөлнара, әбисе Светлана кара кайгыга бата. Кайларга гына алып бармыйлар алар Рузананы, файдасы гына тими. "Кызыбызны аякка бастыруда Казан медицина академиясе профессоры, мануаль терапевт Альфред Гайнетдиновның ярдәме бик зур булды", - ди әнисе. Хәзер дә даими рәвештә табибларга күренеп, дәвалану курслары узып тора кыз. "Инде болай йөри алгач, шөкер итәбез", - дип сөенәләр якыннары. Көч-хәл белән генә хәрәкәтләнгән, озаклап утырып тора алмаган кызны 8 сыйныфның икенче яртысында өйдә укытуга күчерәләр. "Чаллыга ВТЭКка баргач, бер табибның "Укыйсы килмидер аның, шуңа кыланадыр" дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды", - ди әнисе. Менә шундый әшәке теллеләргә киресен раслап, өйдә дә барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә үзләштерүен дәвам итә кыз. Укытучылар өйгә махсус расписание нигезендә килеп йөриләр. Башка яшьтәшләре кебек үк ул да көн саен укый. Бары тик аның өчен бер дәрес 2 сәгать дәвам итә. Кайбер көннәрне бер генә, кайберләрендә бишәр дәрес укырга туры килә. "Өйгә биргән бер генә биремне дә үтәми калганым булмады. Мәктәптә сыйныфта укучылар күп бит, укытучы сораганны белмәсәң, башкалардан сорыйлар. Ә өйдә мин - берүзем. Шуңа күрә укытучыларым китү белән, мин өй эше эшләргә, укырга тотына идем", - ди кыз. "Рузанага хас мөстәкыйльлек, тырышлык, үҗәтлек кебек сыйфатлар күп укучыларга җитенкерәми, кызганыч. Ә менә аңа бу сыйфатларны өеп биргән Ходай", - ди сыйныф җитәкчесе Рузилә Солтанова. Үзенә ныклы белем биргән барлык укытучыларга, бигрәк тә инглиз теле укытучысы Рушания Хафизовна, рус теле укытучысы Лилия Вәгыйзовна, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Ирина Ирековна, химия һәм биология фәннәренә мәхәббәт уяткан Рәшидә Гарифовнага зур рәхмәтле бүген кыз. "Минем хәлем белән даими кызыксынып торган, туган көннәремдә, башка бәйрәмнәрдә бүләкләр күтәреп өйгә килгән сыйныф җитәкчем Рузилә Илгизовнага аерым рәхмәтемне җиткерәсем килә", - ди Рузана. Укытучылар өйгә килеп укыту өстенә, аны "телемәктәп" программасына, ягъни дистанцион укытуга да тоташтыралар. Шушы программа нигезендә тарих, җәмгыять белеме, биология, рус теле, химия фәннәре буенча төрле биремнәр, тестлар эшләү бары файдага гына була. "Тестларга билгене компьютер үзе "куя" торган иде (һәрчак "5"ле куя аңа компьютер - авт.), ә менә башка биремнәрне ничек башкаруымны кураторым Ирина Ирековна ныклы контрольдә тотты", - ди Рузана. Укытучыларның ныклы ярдәме һәм үзенең тырышлыгы белән 11 ел буена барлык фәннәрне иң яхшы билгеләргә генә үзләштергән кыз БДИда да сынатмый. Аңа үзе теләгән уку йортына укырга керү өчен рус теле һәм химия, биология фәннәреннән 200дән артык балл җыярга кирәк иде. Бу балларны артыгы белән җыйган ул. Хәзер Казан медицина академиясенә документлар тапшырырга бару көнен көтә. "Минем хирург-онколог буласым килә. Хыялыма ирешми туктамаячакмын", - ди ул, икеләнергә урын калдырмыйча. Шушы һөнәргә ия булып, туган шәһәренә әйләнеп кайтасы, район халкына хезмәт итәсе килә Рузананың. ...Май ае дәвамында мәктәпкә консультацияләргә йөрү, "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә әзерләнү мәшәкатьләре белән үзенең ике ел ярым мәктәптән, сыйныфташларыннан аерылып торганын да оныткан инде ул. Шуңа күрә чыгарылыш кичәсен калган 10 сыйныфташы кебек үк бик дулкынланып көтә. "Хәзер үкчәле туфлиләрдә йөрергә өйрәнәм", - ди Рузана. Тик язмыш җилләре күпме сынап та, җилкәннәрен сындыра алмаган икән, алга таба да бирешмәс ул. Аның өчен өзелеп торган якыннары мәхәббәте һәм укытучылары ярдәме белән туплаган бай белем хәзинәсе киләчәктә дә барлык киртәләрне җиңеп чыгарга ярдәм итми калмас көчле ихтыярлы бу кызга.
БР Хөкүмәте вице-премьеры Николай Хорошилов белән бергә Башкортстанның Дәүләт торак һәм төзелеш хәвефсезлеге комитеты рәисе Илдар Шәфыйков та килде. Аларны район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов озатып йөрде. Кунакларны торак-үткәргечләр һәм төзелеш тармагында җәмәгать объектлары проектларын тормышка ашыру барышы кызыксындырды. Атап әйткәндә, дәүләт авария хәлендәге торактан күчерү программасы үтәлеше. Соңгы ике елда 381 гаилә шәһәр һәм авыллардагы күпкатлы йортларда яңа фатирларга ия булды. Аларның күбесе Чулпан төбәгендәге төзелеп килүче йортларга һәм Туймазының Көньяк урамындагы 12нче йортка күченде. Вице-премьер яңа күпкатлы йортлар торышын күздән кичерде, йорт яны биләмәләрен төзекләндерү дәрәҗәсен бәяләде, шушы йортлардагы фатирларда булды. Аннары районның җылылык тәэминаты системасын камилләштерү программасын тормышка ашыру эше тикшерелде. Кунаклар Кандра авылында быелгы ягып җылыту чорында сафка кертелгән яңа блок-модульле казанлыкта, шулай ук Туймазыда Көньяк урамда төзелүче 1нче һәм Комаров урамындагы 7нче казанлыкта булды. Аларны төзү өчен акча дәүләт корпорациясе – Торак-үткәргечләр хуҗалыгын үзгәртеп коруга ярдәм фондыннан, республика бюджетыннан бүленгән, кредит чыганаклары да кулланылган. Яңа җылылык тәэминаты объектлары газ һәм электр энергиясен шактый янга калдыру, җитештерелгән җылылык энергиясенең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге бирә. Аларны 2018-2019 елгы ягып җылыту чорында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Вәкилләр казанлык җиһазлары заводында да булды, ул шәһәрнең 7нче казанлыгы һәм үзгәртеп кору таләп ителгән канализация-насос станциясе өчен “эчлек” әзерли. Объектта шактый еш булган аварияләр, коллекторлар җимерелү хәвефе төбәк хакимиятен борчылырга мәҗбүр итә. Николай Хорошилов бу мәсьәләне күз уңына алырга вәгъдә итте. – Туймазы районы – республиканың чәмле рәвештә алга барган өметле муниципалитетларының берсе, – диде ул. – Торак һәм үткәргечләр инфраструктурасы объектлары төзелеше тармагында зур эш алып барыла. Безнең бурыч – халыкның авария хәлендәге торактан лаек торакка күченүен, акчаның максатка ярашлы файдаланылуын күздә тоту. Читайте нас в © 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде.
Йөз ел элек туберкулезга каршы оешмалар активистлары, җәмәгатьчелекне туберкулез проблемаларына җәлеп итәр һәм аның белән көрәшер өчен акча җыю максатыннан, урамнарда акчәчкәләр саткан. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган. 1993 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы туберкулезны глобаль проблема, ә 24 мартны Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне дип игълан итте. Бүгенге көндә дә туберкулез - дөньяда иң киң таралган инфекцияләрнең берсе. Үлемгә китерүче авыру буларак, ул ВИЧ-тан гына калыша. 2018 елда Краснокама районы буенча туберкулез белән авырган тугыз кеше ачыкланды. Шуларның сигезе – медицина тикшерүе вакытында һәм берсе – поликлиникага мөрәҗәгать иткәч. Ачыкланган авырулар 23-77 яшьтә. Авырулар арасында төгәл генә эш белән мәшгуль булмаганнар - җиде кеше (77,8%), икесе - эшләүче кеше. Ике кеше Николо-Березовкадан, Арлан, Яңа Хаҗи, Куян, Иске Бөртек авылларыннан – берәр кеше. Бер кешедә үпкәдән тыш туберкулез табылган, 8 кешедә - үпкә туберкулезы, ике кеше туберкулезның даруларга бирешми торган йогышлы формасы белән белән авырый. Балалар һәм үсмерләр арасында туберкулез белән авыручылар юк. Чагыштыру өчен, былтыр Нефтекама шәһәре буенча беренче тапкыр туберкулез белән чирле 35 кеше ачыкланды. Нигездә болар беркайда да эшләмәүче, имин булмаган шартларда яшәүче, хроник авырулары белән хәлсезләнгән, эчкече, тәмәке тартучы, наркоман, иммун дефициты авыруларыннан интеккән кешеләр. Беренче ачыкланган авырулар арасында былтыр 8 кеше ВИЧ инфекцияле булган. Туберкулез авыруы еш кына йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә һава-тамчы юлы аша күчә. Шулай ук, микобактерияләр эләккән әйберләргә тотынганда да авыруны йоктыру куркынычы зур. Туберкулез салкын тию, пневмония кебек башланып китә, кайчак билгеләре дә булмый, шуңа да профилактика үтү, табибка күренеп тору зарур. Сүз дә юк, аны көчәйтүче башка социаль факторлар да җитәрлек: начар көнкүреш, эш шартлары, тиешенчә тукланмау, эчкечелек, наркотиклар куллану, ВИЧ-инфекция йоктыру һ.б.Яшьләргә аеруча игътибарлы булу кирәк. Иммун системасы ныгымаган балаларга туберкулез бигрәк тә авыр тәэсир итә. Туберкулезның 20%очрагы тәмәке тарту белән бәйле. Ә инде саклануга килгәндә, төп юлы - вакцина ясату. Аның беренчесе бала 3-4 көнлек булганда бала тудыру йортында ясала. Аннары, Мантуга тискәре йогынты булганда, 7-14 яшьтә кабатлана. Әлбәттә, һәркем үз сәламәтлеген иң элек үзе кайгыртырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, эчмәскә, тартмаска, сыйфатлы тукланырга тиеш. Флюорографик тикшеренүне вакытында үтеп тору мәслихәт. Ул башка бик күп авырулар кебек туберкулезны да вакытында ачыклау мөмкинлеге бирә. 1нче (Николо-Березовка авылы) һәм 2нче (Куян авылы) санлы поликлиника бүлекчәләрендә һәркем бушлай үтәргә мөмкин булган флюорография кабинетлары эшли. Хөрмәтле укучылар, үзегезнең сәламәтлегегезне саклагыз, табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез, даими һәм үз вакытында флюорография үтегез!
Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына язылуның 3тән дә ким... ❮ ❯ Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугат басмаларына язылуның 3тән дә ким булмаган квитанцияләре "ТАТМЕДИА" акционер җәмгыяте тарафыннан кабул ителде. Таләпләр нигезендә барысы 213 гариза кабул ителде. Бәйгедә катнашучылар һәм аларның тәртип номерлары ТАТМЕДИАның http://tatmedia.ru/newssee/22374 сайтында бар. Акциядә Татарстан гына түгел, Башкортостан, Чувашия, Чиләбе өлкәсендә яшәүчеләр дә катнашты. Татарстаннан конкурска хатлар 38 районнан, Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән килде. Аеруча Арча, Кукмара, Апас, Яшел Үзән районнары газеталарга язылучылары актив катнашты. Шунысы бар, айпадны ике тапкыр Актаныш районында яшәүчеләр откач, актанышлыларның активлыгы да кинәт артты. Кызганычка каршы Баулы, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Спасс районнарыннан бер генә гариза да килмәде. 12 февраль көнне призлар уйнатуны тулысынча видеога яздырырга һәм ТАТМЕДИА сайтының акцияләр бүлегендә куярга планлаштырыла. Шулай итеп, теләүчеләр уйнату барышын баштан ахырына кадәр карый алалар. Аның төп нәтиҗәләре республика матбугат чаралары (КЗН, ГТРК "Татарстан", ТНВ, intertat, sntat һ.б.) тарафыннан да яктыртылачак. Исегезгә төшерәбез, КУКМАРА исемле 15 савыт-саба комплекты, өч цифрлы фотоаппарат, төп приз - ipad уйнатыла. Моннан тыш, Татарстанның һәр районыннан "ТАТМЕДИА"акционерлык җәмгыяте басмаларын максималь суммада алдыручы бер кеше билгеләнә.Ул катнашучылар бүләк наборлары алачак.
'выл мәктәбендә укыганда, бала чагында ук Афзал ага Шамониы зхр язучы итеп белә идем Ул минем күңелемә 1*аүф» Кыз урлау- хикәяләре белән керен калган иде Хи кпялпрне акыл китанхаНәгенпан алын кайтып сукыр лампа яктысын та ярты Тонга кадәр бик тәэсирләнеп укын утырганым әле дә хәтеремдә Казанга килгәннән еоң. бх мәһабәт сынлы. ТЫШКЫ кыяфәте белән дә чын зыялы һәм сал мак характер ты бу влнбебсзнсң горле җыелыш ларда чыгышларын ди тыңларга туры килде Сүзнең кадерен бетен апыа тхтырып әйтеп һәркемгә барын җитәрлек ачык дикция белән снйли иде ул Х.и-р монысы әллә ни гаҗәп тә түгел барыбыз да сойлнбеэ 11 ц гаҗәпләндер! .ик- шул иде бер мәлне ул минем күз алдымда i алимлек < ыйфаты белән дә ачылып китте Бу болай булды Г.1КЗ елда I Ибраһимоп и<емсндә|) Тел. әдәбият һәм тарих иш гиту ri.iiii.in әдәбият бүлеге Окгябрыә кадәрге татар язучылары һәм мәдәният эшлек лелпрг турын (ә био библиографик белешмә ки табы тизен чыт аруны үзенең эш планына керт те. Без. <|юнпн хезмәткәрләр, үзебезгә ■ иешле шпхеслнрне I.IHIUII алдык Мина угыл язучы һәм журналие) гиде Ләкин алардан күбесенең мәсәлән. X, Обүлхан. II Бнккулоа. 3 Цуркин *1* Ибраһимоп. Л Гадел. I Яхин. X Охмәрова һәм башкаларның биш рафиялпре билгесе з иле Иҗа1 җимешләре дә элекке газета журнал бит ләрендп генә сакланып калган. Инде нишләргә 1 Бу шәхесләрнең биографияләрен кан IUH т абар гк ’ Мондый очракта плкән буын зыялылары бызга да мнрәҗшить итми булмастыр Шулай берконне. X Әбүлхап турында м.ит. лүмит таба алмый аптырап биргәндә. бер ти нышым -Афзал шага морәҗ>нать игеп ка ра дип киңәш бирде Аптырабрак калдым. Зур язу чы икәнен белсәм дә аның ■ ыйльмн мәгълүматлы кеше булхып күз алдына ш ки герми идем Аннан сон. кайбер күп белүче кешеләр үзләрен югары inly чин булалар. бел тәннәрен башкилир белән бигүк уртаклашасы лары КИЛМИ Мин бераз шикләнебрәк га. ышанмыйчарак ти Афаал шаги шал1ыратыр1и батырчылык иттем Ул трубканы алу белән шулкадәр якын, үз итеп сәйләнне әйтерсең лә без күптәнге танышлар Аның һәр еү пи ы үзенең белгән норен башка)ир белән х pi аклаша) ы килү |е mile стелен тори н.де. Шуннан соң мин ина еш Hiu.Tiupaiu lopiuii бх нзп кинем Аның бс т<ш күп Mopi<i6.i4<>p т'пйлошгек. берничә е ьтар дәвамында хатлар алыштык Ьч») х т зур зур I ЫЙЛЬМН ХС.1МӘ1 1әр бп<1Ыр1И11 кгше гүтел <>мма аралашу тәш рендә мин аның кин м.нъ лүматлы. яхшы хотг|ТЛТ кеше бу ix ыни хәйран калдым Ул үзе лә Таби1игь миңа яхшы хәтерне кызганмаган. ул яктан зарлана алмыйм .ти торган иде Чыннан та табигать ана язучылык галанты гына түгел галимлек хәтере дә биргән Айдын кешеләрне халык телендә Аяклы энциклопедия дин йорт.гләр Афзал ага да нәкъ шхн 1ЫЙ кеше булып чыкты Ул шәһәребезнең тарихи биналарын яхшы белә иде Берләштерелгән татар башкорт хәрби мәктәбе, коммунистлар клубы. Татар кйммуст- лар университеты. рабфаклар элекке мәт |мсәләр. мәчетләр. Гажур һәм башка тарихи биналар турында анарда му i мәгълүмат сак лаигин икән Афзал агя озын һәм нәтиҗ.хте гомер кичергән ОДИН. Октябрьдән соң чыккан сонет газета журналларының оешу тарихы аның күз алдыннан үткән, ул шул тарихның эчецдл кай наган һәм берсен дә онытмаган Егерменче утызынчы һәм аннан сошы елларда гитар зыялыларыннан ут белмәгән аралашмаган кеше, язу чы тар тормышында ул катнашмаган никыйги > нр.ж калгандыр Г Камал Ф Әмир хан I 11бра1шм1>|1 Г Хәбиб. М Гили. II 111>и|1н гуЛЛИН. II Кх ти К Нәҗмиләр турында 1шч иренмичә снйли иде ул Татир язучылары һәм журналистларының байта!ы турында истәлек ■әр |<> язды Алар - Чын хикәяләр lUNH) т ем лс китабында басылып та чыкты Шуны әйтергә кирәк. Афзал ата гомеренең соңгы чорында кагы һәм озак авырлы Вакыт вакыт, асып куелып та. үлә атмый ■ азанлишан кеше хәлендә калам ■ ди горган иде Минтә аның уналты данә хаты саклана Атар нәкъ менә шушы авыру чорына туры килә Шул авыру килеш, хл бер < оранымны да җавап сыз калдырмады Хатларын машинкада үзе батар. ахы|иа имзасын һәм датасын пихтә итеп куяр, ә үзем язсам. Ха|ны алу ы турында хәбәр итәр Хәзер уйлыйм уйлыйм да нәтиҗә ясыйм шундый авырх тәкъдирдә олы йо|>әкле башка ләрга ихтирамы зур бу пин кеше генә шулай эшли ала горгандыр. MOI аен Аның хат тары бит тэтам хатлары 1ынм түгел А ■ миңа тһтать Фпхре" ninon Фәхри Бат'ый|и>а Кошшвф База ков. Габдулла OXMITIHCB Заһнт Нуркнп Каюм Mix такнев Лимин Бнкбиеп кебек ботенләй бил гссгз диярлек, лакии мәдәни тарихыбыз та а> мы күпме олеше булган тәхетләр турында белешмәләр язын җибәрде Х.мер әйтергә генә iim iii уз бу белешмәләрне язар •••«■• авырх килеш күпме х сыргандыр архивларыннан күп ме 11.13111011111) хәтерен эшләткшиер. Ул бе .тетмәләрне язу белән гтчы чикләнми ки|шк.те шәхст top ixpiuuiu K.iftiaii ничек ы-тәрти мом кин. шу нтриы ю күрслю \|н. з I эчен бтр нк< хатын кнтерәм Фитый-чи туганкай' 3. Цуркин тәрҗемәләрен яися әсәрләрен Сея китапханәләрдән эзлэу белән генә чиклән .маггл Авыр елларда ул китапларның китап ханәләрдән алынган булуы ихтимал Татар китаплары турындагы белешмәдән эзләгез. Мәсәлән. Татар китаплары-. I т.. Казан. 1979 Ну китапта аның кулы белән тәрҗемә ителгән биш китап исеме бар Ленин әсәрләре К Маркс ныц Капитал ы Сервантесның Дои Кихот ы Л б. Китап палатасында бу китапның башка гичииры да әзерләнгән Шуннан карагыз \пда 1930 1938 елларда чыгарылган китапларның да исемлеге булырга тиеш, тиеш кеня түгел, бар 3. Нуркин 1917 елга чаклы да каләм һопэре белян яшәгән Аның Октябрь революциясен* хәтле чыккан тәрҗемәләре яися оригинал әсәр ләре бардыр Ул китапларның исемлеге сезнең институтта бар. шулардай мин белгәне Ис мягыйль 1‘әмисв тарафыннан тезелгән исемлек Аның сездә барлыгын яхшы белом Аны сезгә бирдерүдә минем дә бераз катнашым булды Сездә, бәлки, тагын башка исемлекләр дә бар дыр И Рәмиевнең кулъязма хәлендә генә -lie лешмәсе бар иде. Бу сезгә мәгълүмдер Шунда 3. Нуркинның биографиясе юкмы* Моннан тыш Рәминең эшләнеп бетмәгән кулъязмалары арасында да 3. Нуркин турында кайбер мәгъ лү мат ларның булуы мамкин Дәүләт архивын да Татгосиздат архивын карамадыгызмы* За һит абыйның автобиографиясе анда булуы бик Күп сәлам белән Афзал Шамов 1985 ел. II апрель. Педагог, язучы Хабибрахман Зәбиринец Октябрьга кадәрге биографиясе Ш Шәһидул линның Заман календаре*нда теркәлеп калган, совет чоры эшчәнлеге турында мәгълүматлар сакланмаган Шушы уңай белән Афзал ага түбондагелерне язын -җибәрде ■Фатыйма туганкай' Сезгә бер адрес җибәрәм. X Зәбирине ул белмиме икән* Казан. 80. ул Волгоградская. 12. кв 4J. Фэхретдшюв Шәрәф Билалович дгәр исән булса, аның белән сойләшеп карагыз. 1922 елдан башлап матбугатта һәм типогра фиядә эшләгән иптәш Башта — яшьләр очен чыгарылган газета журнал редакторы Аннары К Якуб исемендәге типография директоры Мәгълүм Кярәм ачың кул астында эшләде 1986 ел. 5 май ■ Афзал ага белешмә биргән шәхесенә үз мөнәсәбәтен дә белдерә иде Шәриф Байчу раны ул менә ничек характерлады: Фатыйма туганкай! Татар вакытлы матбугаты тарихында тирле журналистлар бар Кайберләре аларның Боек 158 Октябрь революциясен бик рутланып. канатла нып кабул иткәннәр, ә кайберләре аңа шактый борылмалы юллар белән килгәннәр Ш Бийчу ра ди шундый борылмалы юллар белән калгәа журналистларның берсе Шуңа күрә искәрмә гездә аны •журналист ■ дип атап китү генә җитмәс шикелле. Әгәр аны түбәндәгечә сый фатласагыз ничек булыр Байчура Шәриф I 1892 1972) журналист һәм тәрҗемәче Боек Октябрь революциясенә чаклы Россия сәүдә се- журналы секретаре 1917 1918 елларда татар буржуазиясе тарафыннан чыгарылган Корылтай ■ газетасы әдәби сотруднигы Co ңыннин совет вакытлы матбугатында һәм нәшриятында хезмәт итә Утызынчы еллардан башлап. Совет учреждениеләрендә эшли Ихтирам белән Афзал Шамов 1983 ел. 16 август Афзал ага. картлык коннәреидв җәмәгате вафат булып, врач һәм укытучы балалары тәрбиясендә яшәде Авыруы җибәргән вакыт ларда нҗат эше белән дә шөгыльләнде. мөмкин леге булган чакта хатынының каберенә дә барын йөрде Минем X. Обүлхан тхрындагы үтенечемне онытмаган икән, каберлеккә бер баруында X Әбүлханның кабер ташып табып алып, таштан түбәндәге язуны күчереп алын ■ Бөтен гомерен татар милләтен агарту юлында сарыф иткән Хәлил Габделвәли угылы Әбүлхан 1919 елның гыйнвар •! сында 32 яшьтә вафат Мәрхүмнең кыскача хәятыиыц монда риҗәсе милләт балаларына тәрбия вә тәгьтим һәм алардап тормыш очен көрәшчеләр җиткерү. Мәрхүмнең калдырган мирасы гыйлем юлына керткән меңнәрчә милләт балалары X Әбүлхаи — педагог, балалар язучысы. Ок тябрьдән соң Казан оязе Мөселман мәгариф шогъбәсенең беренче рәисе Афзал ага хатларында архивымны актар ганда* • кулъязмаларымны актарып утырган да*. ■ моннан егерме еллар элек язып куйган мәгълүматларым- дин еш яза иде Мин аның шәхси архивы белән таныш түгел, хат ларыннан чыгып караганда исә анда мәдәниятебез һәм әдәбиятыбыз очен кызыклы материаллар аз җыелмаган булырга тиеш. Мин аның Г Ибра һимов исемендәге Тел. әдәбият һәм тарих институты архивына килеп йөргәнен дә хәтерлим Ул Г Ибраһимовны якыннан күреп белеп, утызынчы елларда аның Сайланма әсәрләр*еп редакцияләп чыгарган кеше Г Ибраһимов исе м<* арабызга яңадан әйләнеп кайткач, аның иҗат мирасын туплау комиссиясенең рәисе булып эшләде Аның Г Ибраһимов хатларын җыюга куйган хезмәтен аерым билгелән үтәргә кирәк Моның очен аңа дистә еллар кирәк булды. Ул әдипне белгән, аның белән языш кан кешеләрне эзләп табып күн санлы хатлар җыеп, матбугат битләрендә бас тырып чыгарды. Г Ибраһнмовныц Яңалифкә күчкәнче гарәп шрифте белән язылган хатлары укырга авыр. почеркы ачык түгел. Бу хатларны хәзергегә күчерүче дә \ Шамов иде Ул әдип турында истәлекләр китабы ла чыгарды Татарстан Үзәк доүләт архивында. Тагар стан олкә комитеты Наргил архивында эзләнү лар алын барып әдипнең автобиографиясен табып алып аны татар теленә тәрҗемә итте Ана I Ибраһимовнын Украина (.( Р Үзли Дәү лат тарихи архивындагы документлары да та пыш иде Тик шуны әйтергә кирәк. Афзал ага нык эшне тиз ген» хәл итмичә, озакка суза тор ■ ан гадите бар иде Әллә авыруы комачаулады әнә шул җыйган хатларын матбугатта багтыр га да. аерым китап итен бастырып чыгара алмалы Хатларның тон иосхәләрен дә үзенең архив материалларын да тиешле урыннарына урнаштыра алмыйча, якты дбикидин күчте күнме белгәннәрен ү.к1 белой алып китте' Мйнемчо. үз хезмәтеңне бастырып чыга ру и не ип Башка берәүнекең җыен, барлап фиши эшкәртеп чыгару икеләтә изге эш Монда тезүчедән авторга зур ихтирам, фәнни намус дигән нарта <орала Афзал ага шушы икеләтә изге ипләрне |.> башкарды Г Ибраһи мпвныц сигез томлык «Карлар, җыелмасы IIын икенче гомыи Iпроза әсәрләре| әзерлән чыгаруга катлашты Г. Ибраһимов игәрләренә -шинмалар бирү шулай ук гыйлемлек галап ИТ II. Ф Әмирханның әдәби мирасын халыкка кайтарып бирүдә дә Афзал ага үз олешеи керт те Бу нн белән ул сугыш алды елларында хк 111ӘГЫЛЫННЮ башлый 1941 елда әднннсн l.aii .танма әгә|1Лор ен I957 елда ике IOM.TI.IK .һәр ләр 1ТНТ1 беренче томын I хикәяләр нонет и.тар аңлатмалар белән бастырып «ii.napa Бу ип ia яп. авыр inupi ларда эшләнә 1*әх< .>■ алу очен ана берничә мәртәбә Татарстан адка кәмите гына барып, үтенергә, язучы турында хакый Kaibiie ышандырырлык итеп исбат итәргә туры килә Чөйим Ф Әмирханга озак еллар дерст бәя бирелмәде. ул либераль буржуаз язучы тамгасы белән норде Әлеге бәя анык әсәрләрен дөньяга чыгаруга киртә булып торды. Бу кир тәне беренчелардан булып \ Шамов \ Хш мә туллии алып ташладылар Г. Ибраһнмов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих и нет ит х тында Ф Әмирханның бай кулъязма фонды саклана. Афаал ата шул фя1д белән дә таныш иде Ул Институтның китапханәсендә Ф Әмирханның бит маскасы бх пы. аны кем дер тоше|ит1 nai \ы турында да борчылып сөйли иде Татарстан 4зак дәүләт архивында Ф Кә рими фонды бар Ул хәзергәчә тасвирланып бетмшән \фзал aia әнә шул фондта *1> Әмир хан хатлары барлыгын да белый «Шул хат ларны алын бастырып чыгарыгыз , ди тор Iмн иде ул. Классикларыбызны!) күп томлык әсәрләрен да алдырып барган булса кирәк ул. «нтнки берәр язучы томы донья күрү белән шалтырата үзе нең куануын белдер», күңелне күтәрә торган матур сүзләр әйтә иде Кайбер томнардагы аңлатма бирелмичә үтелгән аерым кешеләр турында 1кә ул Миннән сорарга кирәк и.к мин ул кешене белә идем дни борчылып та Әдәби иҗат нис белән бер рәттән, фтн өлкә генә карый lopiau эшләр ь> \<|ыал aia эчен рухи ИХТЫЯЖ булып Topi 411 ИКӘН, 1Н1ӘН НӘТИҖӘ
Яшел Үзәндә "ПАЗ" һәм "ВАЗ-2112" автомобиле бәрелешкән. Ике кеше үлгән, тагын берәү тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Юл һәлакәте иртәнге 7.00 тирәсендә була. Җиңел машина борылышка кергәндә каршы якка чыга һәм автобус белән маңгайга маңгай бәрелешә. Бик кызганыч, һәлак булчылар - яшьләр.... ❮ ❯ Яшел Үзәндә "ПАЗ" һәм "ВАЗ-2112" автомобиле бәрелешкән. Ике кеше үлгән, тагын берәү тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Юл һәлакәте иртәнге 7.00 тирәсендә була. Җиңел машина борылышка кергәндә каршы якка чыга һәм автобус белән маңгайга маңгай бәрелешә. Бик кызганыч, һәлак булчылар - яшьләр. Икесе дә 1981 елгылар.
Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы булып үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары - Рәшит Сәйфиев, тыл хезмәтчәне - Нәҗип Гәрәев килгән иде. Аларга медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт программасы әзерләгән иде.... Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы булып үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары - Рәшит Сәйфиев, тыл хезмәтчәне - Нәҗип Гәрәев килгән иде. Аларга медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт программасы әзерләгән иде. Кайбер ветераннар бәйрәмгә килә алмаса да, аларны өйләренә барып хөрмәтләделәр. Түбән Чыршылы авылы Әлмәт бүлеге янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Түбән Чыршылы авыл җирлеге вәкилләре белән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әбүзәр Габдрахманов, Шәрипҗан Сафин өйләрендә булып, медаль һәм бүләкләр тапшырды. Әбүзәр Габдрахмановка сугыш вакытында нибары 13 - 14 яшьләр генә булган. Нинди авырлыклар кичергәнен һәм бүгенге көндә ничек яшәвен сөйләде. Малае тәрбиясендә булуы турында әйтеп, кадер-хөрмәттә яшәве белән уртаклашты.
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.Мондый җирләр бигерәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы... ❮ ❯ Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды.Мондый җирләр бигерәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да,шәхси эшмәкәрләрдә, эре инвесторларның җирләре дә бар. Нәтиҗәдә җир ташландык хәлдә-чүп үләннәре, агач, куаклар басып киткән. Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки үз максатларында файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Болар эченә түбәндәге билгеләр керә: -сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар,куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган -печән чабылдыкларында печәннәр чабылмый -культуралы печән чабылдыкларында печәннең 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били -көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таянып Татарстанның Россельхознадзор идарәсенә Республикада мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау , хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды.Милекнең нинди төрдә булуына карамастан (шәхси җир участогы, арендага алынган яки субарендага бирелгән җир участоклары) авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозуларга буенча караган эшләргә штраф күләме тагын да артты. Хәзер штраф күләме җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә: -гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты ( әмма 3 мең сумнан да ким түгел) -вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел) -оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел) Җир участокларының кадастр бәясе артып торуы җир хуҗаларына кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен саклауның мәгънәсе бармы соң дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел зыян гына китерәчәк.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Вуз һәм колледж тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе еш кына эш бирүчеләр таләпләренә җавап бирми. Моны хәл итү ысулларының берсе – һөнәри квалификация системасының төбәк сегментын булдыру. Аларның эшчәнлеген бәйсез бәяләүче биш үзәк булдырылды, әмма бу гына аз. Илдә төрле квалификация буенча эшләүче 28 совет гамәлдә. Бездә алар бары тик җиде юнәлеш буенча оештырылган. Барлык тармакларда да һөнәри стандартлар кертүне тизләтү мөһим, чөнки 2020 елдан аларны бюджет өлкәсендә куллану мотлак булачак. Министрлык һәм ведомстволарга әлеге эшне контрольдә тотарга кирәк. Квалификацияләрне раслауга бәйле аларны даими яңарту мөһимлеге арта. Республикада соңгы өч елда колледжлар нигезендәге 8 күпфункцияле гамәли квалификация үзәкләрендә 10 меңнән артык кеше укытылды. Эш бирүчеләр берләшмәләре, кадрлар агентлыклары һәм мәшгульлек хезмәтләре белән үзара бәйләнешләр өчен Өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру ассоциациясе булдырылды. Даими белем бирү үзәкләрен үстерү һәм аларга булышлык итү, эре компанияләрнең корпоратив университетлары үрнәкләре буенча аларны формалаштыруда ярдәм итү мөһим. Чыганак: http://kiziltan.ru/budni/8794-vuz-tmamlauchy-esh-birchelr-talplren-avap-birerg-tiesh.html Читайте нас в 1930 - 2020, Общественно- политическая газета Бураевского района, учреждена Агенством по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский Дом "Республика Башкортостан"
6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде. Гөлнара Фәрит кызы үзенең ярдәмчесе белән... 6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бүлеге хезмәткәре Ольга Кладова да килгән иде. Гөлнара Фәрит кызы үзенең ярдәмчесе белән картлар йортына памперслар, медикаментлар һәм дымлы салфеткалар алып килгән иде. Бу чара 1 декабрьдән 10ына кадәр үткәрелә торган инвалидлар ункөнлегенә туры китерелде. Чараны башлап, Гөлнара Фәрит кызы җыелган кешеләрне бәйрәм белән котлаганнан соң, популяр эстрада җырчысы Рамил Хәйретдинов аларга бик матур концерт күрсәтте. Концертта татарча да, русча да җырлар башкарып, карт әби-бабайларның күңелләрен күтәрде. Концертта Салават репертуарындагы җырлар да, сугыш чоры җырлары да бар иде. Әби-бабайлар җырчыга кушылып җырладылар, аның белән бергә биеделәр. Җырчыны бик яраттылар, хәтта аның белән бергә фоторәсемгә дә төштеләр. Концерт барган арада мин интернатның өлкән шәфкать туташы Валентина Исаева белән дә сөйләшеп алырга өлгердем. Ул болай дип сөйләп китте: "Биредә 49 кеше яши: 33-ир-ат, 16-хатын-кыз. Урын өстендә генә ятучы өлкән яшьтәге кешеләр күп, алар һәрчак ярдәмгә мохтажлар. Аларны намуслы һәм хезмәт сөючән персонал карый. Бездәге контингент төрле. Күбесе ялгыз карт-карчык. Кайсыларының яшь вакытта гаилә тормышы килеп чыкмаган да, бирегә килеп эләккән, кайберләре тома ятимнәр-балалары да, туганнары да юк. Кайберләренең өйләре булса да, аны һәм үзләрен карый алмыйлар. Күбесе үзебезнең районнан, Чистай, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш районнарыннан, Казаннан килүчеләр дә бар. Алар өчен бөтен шартлар тудырылган. 49 кешенең 43е-инвалид. Памперсларны, техник чараларны һәм даруларны алар өчен алабыз. Алексеевск үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге дә һәрвакыт булышып тора. Мөселман бәйрәмнәрендә кешеләр күп киләләр. Бүләкләр алып киләләр. "Алексеевск керамикасы" ААҖ, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчеләре дә ярдәм итә. Район хакимиятенең ярдәме дә зур". Концерттан соң Диния нәзарәтенең хәйрия һәм ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе Гөлнара Фәрит кызы, бу әле безнең соңгы очрашуыбыз булмас,-диде.-Казаннан бирегә ераграк, әлбәттә, ләкин килергә тырышырбыз. Сезнең белән танышуыбызга, күрешүебезгә бик шатбыз. Сезне бу дата һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм, әгәр Яңа елга кадәр күрешмәсәк, 2013 елда барыбер очрашырбыз. Шундый ук бәйрәмне Югары Ослан картлар йортында да ясаган идек. Бик җылы каршы алдылар. Аларга бит күп тә кирәкми, әзрәк күңелләрен күтәрсәң, шул җитә. Шуңа күрә бирегә дә килергә булдык. Алып килгән әйберләребезне сатып алмадык. Акция үткәрдек тә, кешеләр китерде".
Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән. Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык урлаганнар. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен дә Яңа ел тыныч... Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән. Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык урлаганнар. Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре өчен дә Яңа ел тыныч үткән. Бәрелү алган нибары өч кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Ә район хастаханәсенең акушерлык бүлеге хезмәткәрләренә эш шактый булган: Яңа елдан соң ук Ржавец посёлогыннан Эльмира Кузьмичёва - беренче, ә Кимнан Татьяна Крашенинникова дүртенче баласын тапкан, 4,1 килограмм авырлыктагы чын баһадир дөньяга килгән. 31 декабрьдә көннең икенче яртысында Приволжск посёлогындагы шәхси йортта янгын чыга. Аның ут чыбыкларының төзексезлеге аркасында чыгуы мөмкин. Бүлмәләргә һәм җиһазларга зыян килгән. Антоновкада исә яңа елның беренче көннәрендә мичнең төзексезлеге аркасында мунча янып бетә.
Болай да кимегән балык, фәнчә әйтсәк, биологик су ресурсларын рациональ файдалану, саклау максатыннан 15 июньгә кадәр "Уылдык-2014" оператив-профилактик операциясе уздырыла. Бу чорда күл, елга балыгы тотуга хокукы, лицензиясе булган юридик затларның, эшмәкәрләр эшчәнлеге контрольгә алына, язгы-җәйге чорда браконьерлык фактларын кисәтү буенча чаралар күрелә. Апрель ае ахырында районыбызның бер граҗданины Каманың... ❮ ❯ Болай да кимегән балык, фәнчә әйтсәк, биологик су ресурсларын рациональ файдалану, саклау максатыннан 15 июньгә кадәр "Уылдык-2014" оператив-профилактик операциясе уздырыла. Бу чорда күл, елга балыгы тотуга хокукы, лицензиясе булган юридик затларның, эшмәкәрләр эшчәнлеге контрольгә алына, язгы-җәйге чорда браконьерлык фактларын кисәтү буенча чаралар күрелә. Апрель ае ахырында районыбызның бер граҗданины Каманың халыкта "Ворошилиха" дип йөртелә торган урынында көймә белән кереп ятьмә урнаштыра. Икенче көнне 5.00 сәгатьтә ятьмәләреннән балык алгач, аны полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар. Ул балык уылдык чәчә торган урында ятьмә куеп табигатькә 4542 сумлык зыян китерә. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр шул минут өчен генә яңалык булып... ❮ ❯ Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр шул минут өчен генә яңалык булып тора. Ә басма матбугаттагы мәгълүматны вакыт үткәч алып укыганда да тирәнтен аңларга яки кат-кат укып уйланырга мөмкин. Мәгълүм булганча, 1 апрельдән барлык басма матбугатны таратуга почта бәяләре артты. Бу язылучыларга ничек тәэсир итте? Әлеге темага әңгәмәбез почтамт башлыгы Наталья Салмина белән. -Наталья Владимировна, почта бүлекләрендә басма матбугатка язылу эше ничек бара? Райондашларыбыз яраткан газета-журналларына тугры калдымы? -Кешеләр бәяләр артудан куркып калды, димәс идем. Гадәттә газета-журналларга язылу кампаниясенең соңгы ике аенда күпләп язылу башлана. Ә быелның икенче яртысы өчен без бүгенге көнгә беренче ярты еллыктагының 35 процентын яздырдык. Газета-журналлар таратуга бәяләр 2008 елдан бирле үзгәрмәде. Ә агымдагы елның икенче яртысы өчен дәүләт басма матбугат таратуга дотация бүлүне туктатты. Нәтиҗәдә 1 апрельдән басмаларга 15-40 процентка кадәр бәяне арттырырга туры килде. Кайбер матбугат чараларында ул әллә ни сизелми - 30-40 сум чамасы гына, ә кайберләренә бәянең шактый күтәрелүенә китерде. Әмма укырга яраткан кеше бу үзгәрешләргә игътибар итеп тормый. Безнең почта бүлегендәге статистик мәгълүматлар да шул хакта сөйли. 84 хат ташучыбыз, газета-журналларны даими алдыручыларның берсен дә югалтмас өчен, һәр йорт, һәр фатирга кереп, аңлату эше алып бара, индивидуаль эшли. Нәтиҗәсе дә юк түгел: Иске Зәй, Чыбыклы, Бигеш, Баграж, Кадер, Түбән Биш авыл җирлекләрендә эшләүче хат ташучыларыбыз бу ярты еллыктагы язылуның 50 процентын җыя алды. Бәяләр артканнан соң да язылуның тукталганы юк. - Халык нинди газета-журналларга өстенлек бирә? - Районда күпчелекне район басмалары - "Зәй офыклары" һәм "Новый Зай" газеталары тәшкил итә. Шулай ук "Республика Татарстан", "Ватаным Татарстан", "Аргументы и факты", "Вечерняя Казань", «Комсомольская правда», "Российская газета"ларга язылучылар шактый. Мәсәлән, "Зәй офыклары"н даими укучыларның яртысы икенче яртыеллык өчен язылып өлгерде инде. Ә укучылар категориясенә килгәндә, ул бераз борчу тудыра. Чөнки газета-журналларны нигездә өлкәннәр, урта яшьтәгеләр үз итә. Яшьләр укырга бик яратмый. Газета-журнал уку - ул сөйләм телен баету да, югыйсә. Интернет мәгълүматлары белән чагыштырсаң, басма матбугатта позитив мәгълүмат күбрәк, ничектер газеталар матурлыкны күрсәтеп, тәрбияләү чарасы да булып тора. Бәя-ләрне чагыштырсаң, ярты елга басма матбугатка 500 сумга кадәр түләргә кирәк, ә интернет өчен ай саен кимендә шушы сумманы чыгарып саласың. - Басма матбугатка яздыру өчен кызыксындыру чаралары кулланыламы? - Әлбәттә, без төрле бәйгеләр, ташламалы бәяләр тәкъдим итәбез. Өйләренә үк почтаны китереп бирү мөһим булмаган кешеләргә, газета-журналларны очсызрак бәядән яздырып, якындагы почта киоскыннан, үзәк почтадагы абонент тартмасыннан килеп алу мөмкинлеге бар. Ә язылу өчен вакыт әрәм итеп йөрмим дигән очракта, хат ташучыны өйгә чакыртырга, яисә интернет аша "Почта России" сайтына кереп язылырга мөмкин. Матбугатка язылу кампаниясе барышында без редакцияләр белән элемтәгә кереп, язылу бәяләрен бераз киметеп, ункөнлек игълан итәбез, төрле бәйгеләр, «Әбунәче көне» оештырабыз, даими укучыларыбызга истәлекле бүләкләр бирәбез, лотерея уеннары уйнатабыз. Бу чаралар әле алда. Кыскасы, газета-журналларга тугры калучылар белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Мин - әти белән үскән әтисез кыз. Гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Тормышны әниебез алып барды, әтиебез бик каты эчте. Тыныч көннәр, төннәр сирәк иде. Әти әнине бик җәберләде, сугышты. Өйдә сирәк йокладык. Барыр җиребез булмагач, әни түзде. Колхозда эшләде, өйдә ике сыер, ике бозау, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык... ❮ ❯ Мин - әти белән үскән әтисез кыз. Гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Тормышны әниебез алып барды, әтиебез бик каты эчте. Тыныч көннәр, төннәр сирәк иде. Әти әнине бик җәберләде, сугышты. Өйдә сирәк йокладык. Барыр җиребез булмагач, әни түзде. Колхозда эшләде, өйдә ике сыер, ике бозау, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык булды. Әни буш вакыт табып кешегә күлмәкләр тегә, бәйли иде. Чөнки ул вакытта хезмәт хакын да акчалата бирмәделәр. Шундый авырлык белән безне әниебез мәрхүмә аякка бастырды. Кечкенә вакытта мин әнидән дә, әтидән дә иркәләү-назлау күрмәдем. Вакытлары булмагандыр, күрәсең. Ә уенчык куркчакларны үзем качып кына чүпрәктән тегә идем. Без - туганнарның арасы җидешәр яшь. Берәм-берәм өйдән чыгып китә тордылар. Миңа кадәр булган бер туганым мине бик каты рәнҗетә, мин укудан кайтуга башкарырга тиешле эшләремнең исемлеген язып, стенага кнопка белән беркетеп куя иде. Кая инде ул урамда уйнаулар? Җәйләрен 50шәр каз-үрдәк үстерү минем җилкәдә булды. Колонкадан зур чиләкләр белән су ташулар... Күршеләр: "Әллә әниең төпсез бакчага ташыта бу суны?" - дип көләләр, ә суны, чыннан да, җиткерә торган түгел иде. Малларга, өйгә, бакчага, мунчага, кер юарга... Ә кием ягына килгәндә, туганнарымның иске киемнәрен киеп үстем. 10 класста гына әниемнең сеңлесе яңа куртка һәм көзге пәлтә алып кайтты. Шулай итеп, балачагымны сизми дә, рәхәтен күрми дә калдым. 18 яшемдә авылдан район үзәгенә китеп бардым. 19 яшемдә кияүгә чыктым. Кияүгә иртә чыгуымның да сәбәбе: кечкенә вакытта күрмәгән наз-иркәләүне иремнән күреп, бөтенләй икенче төрле тормышта яшәрмен дип уйладым. Әнием исән вакытта юбилейларда, балаларның туйларында туганнарым белән сирәк кенә булса да күрешеп яшәдек. Әниебез үлгәч, аралар күзгә күренеп суынды. Ә әти үлгәч, мине күмәргә дә көтмәделәр. Кечкенә вакытта туганнарымның мине яратып бетермәүләрен сизә идем. Мин алар өчен "гадкий утенок" булдым. Ләкин монда нинди сер ятканын белмәдем. Ә менә быел авылга классташларыбыз белән очрашуга кайткач, бер сабакташым күземне ачты. "Синең үз әтиең икенче кеше, кем икәнен белмим", - диде! Менә ни өчен мине чит иткәннәр икән! Менә ни өчен әнине әти дигән кеше гомере буе кыйнаган, миннән өлкәнрәк туганым: "Кечкенә чакта "чукынган" булсаң, күптән котылган булыр идек", - дип әйткән икән! Хәзер дә шул сүзе колагымда яңгырый. Бу дөньяга җиде айлык булып туып исән калуыма мин гаепле микәнни соң? Моның дөресме-түгелме икәнен сорарга әнием юк инде... Бер Алла да, әни генә белә... Әниемә бик рәхмәтле мин. Безне кеше итте, эшкә өйрәтте, түзем, сабыр булды, үзе өчен бер көн дә яши алмады. Урыны оҗмахта булсын. "Туган туфрак тарта, авылны сагынабыз", диләр. Каты бәгырьле кеше икән бу дисәгез диярсез, әмма минем күңелем авылга бер дә тартмый. Яз - бер, көз бер зиратка кайтып әниемнең каберен чистартып киләм. Әнием ризадыр дип уйлыйм, төшләремә бик сирәк керә.
Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы? Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы? Җавап: Озак вакыт торак йортта теркәлеп яшәү торакка милек хокукы алуга сәбәп була алмый. Милекчегә үз милкеннән файдалану хокукы бирелә. Ул хуҗа буларак, фатирны башка шәхесләргә тапшыру, файдалану, залогка кую хокукына ия. Хуҗа белән бер торакта яшәгән гражданнарның хокулары һәм бурычлары белән РФ Торак кодексының 31нче статьясында танышырга мөмкин. Сорауларга Росреестр идарәсенең БР буенча Федоровка һәм Стәрлебаш районннары буенча муниципальара баш белгеч-эксперты С. Барышникова җавап бирде. Читайте нас в Башкортстан Республикасы Фёдоровка районы муниципаль районының иҗтимагый-сәяси гәзите Оештыручы: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасы "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Борискино авылларында үткән. Чираттагылары Карга һәм Хурада яшьләре өчен оештырылачак. Авыл җирлекләре... Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Борискино авылларында үткән. Чираттагылары Карга һәм Хурада яшьләре өчен оештырылачак. Авыл җирлекләре советларына кыргый киндер үскән җирләрне табып, бу үсемлекне юкка чыгару йөкләнгән. Юхмачы җирлегендә бу эшне башкарганнар. Мондый мәйданнар һәр авыл җирлегендә булырга мөмкин, шуңа күрә кыргый киндер үскән җирләргә юлыккан һәркем җирлек советына хәбәр итсен иде. Реклама Җинаять җәзаларны үтәтү инспекциясендә наркотикларны саклаган, саткан, үзендә йөрткән өчен һәм кулланган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган ике кеше исәптә тора. Аларны тест ярдәмендә тикшергәннәр һәм наркотик кулланмауларын ачыклаганнар. Үзәк хастаханәнең наркология кабинетында исәптә торучы 8 кеше шулай ук соңгы вакытта наркотик матдәләр кулланудан тыелып тора икән. Шулай итеп, айлык кысаларында наркотик матдбләр куллануны һәм таралуны кисәтү буенча шактый эш башкарыла.
Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм. Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең дип ишеттерделәр. Юк-ла, ник... Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм. Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең дип ишеттерделәр. Юк-ла, ник ыскандал куптарыйм, ди, талашырга исәбемдә дә юк, иремнең синең янда яшисе килә икән, яши бирсен, миңа барыбер. Аның кибеттә эшләүче яшьрәк хатыннарга бик тиз гашыйк булуы минем өчен яңалык түгел. Ул мине дә колбаса сатып торган вакытта үзенә каратты. Әле дә хәтеремдә, берәү ашык-пошык кына колбаса үлчәп бирүемне сорады. Моның иләс-миләс икәнен күреп торам, шуннан файдаланып, үтмәс кило ярымны тизрәк шудырдым. Бу аз гына да шикләнмичә, салды да куйды сумкасына. Нишләптер, кызгандым: «Ачып кара, ичмасам, бәлкем кирәк тә түгелдер», - дим тегеңә. «Юк, теләгәнемне таптым, ахры», - дип, гөнаһсыз күзләре белән карап, мине шулчакны тәмам әсирләтте. Тик, Сания, шуны белеп тор, иллегә җитеп килүче ир белән яшәүнең җайсыз яклары сөйләп бетергесез аның. Менә син, һәр иртә сөттә солы боткасы пешерергә әзерме? Алдан әйтеп куям, юктыр. Иремне дәвалаучы табиб ашказаны чире азып китмәсенгә, ныклы диета тотарга киңәш итте. Шуны истә тотып, көн аралаш диярлек, йә сөтле аш, йә манный боткасы пешерәм. Сания, берүк кыздырган тавык ашата күрмә, шундук язвасы ачылачак. Баллы ризык белән азындырсаң - шикәре, шуның өстенә кан басымы да сикерәчәк, ул читтән карап торышка гына өрлек агачыдай нык күренә, чынлап тикшерсәң, эче тулы чир аның. Бервакыт ул кафеда эшләүче кабартмадай тулы гәүдәле яшь хатын янына йөрергә ияләшеп китте. Атнага якын югалып торгач, теге хатын: «Үзеңә булсын, мондый ир белән яшәгән хатынга мең рәхмәт», - дип, аны таксига утыртып кире китереп куйды. Соңыннан белдем, ул иремә атна буена камыр ризыгы: бәлеш, кыстыбый, өчпочмак кына ашатып торган. Андый чакта нәрсә буласы билгеле: холестерины күтәрелеп, кан тамырлары тыгыла да, чырае зәңгәрләнә башлый. Ә син, Сания, моңа әзерме?! Ярар, җавап бирмәсәң дә була, әзер булмаганыңны болай да сизеп торам. Юк, син нәрсә, нишләп туктыйм, ди, монысы әле ашату ягы гына... Танышуның икенче көнендә ирем, гадәттә, театрга барырга кыстый башлый. Бара калсагыз, үзең белән йөрәк даруы кыстырырга онытма. Тамаша караганда артык хисләнеп, дулкынланып китсә, бер-ике төймәне шунда ук авызына каптырырсың. Карале, ресторанга чакырса, ә ул сине барыбер чакырачак, алдан әйтеп куям, анда барып, адәм хурлыгына кала күрмә. Ишетсен колагың, өченче рюмкадан соң дөньясын онытып аңын югалткач, бернинди дә дару ярдәм итмәячәк. Дөресен әйткәндә, кайсы очракта нинди дару бирергә кирәклеген белсәң, сиңа да зыян итмәс иде, Сания. Ярар, дару турында булды кебек, хәзер кием-салымга күчик. Әле дә хәтерлим, синең яныңа аягындагы бер кат носкидан гына чыгып китте. Хәзер көннәр суытуга таба бара, әгәр мужикның аягы туңса, төне буе бәдрәф юлын таптаячак. Кайтып керүенә өшеккән аякларын юарга җылы су әзерләп куй, югач, кып-кызыл булганчы ышкырга кирәк булганын да онытма. Аннан биленә иске мамык шәл урарга кирәк булыр. Әгәр шулай итмәсәң, радикулиты кузгалачак, ә бу ахырзаман белән бер чама диярлек. Сине куркытыр өчен түгел, бу әйтергә теләгәнемнең яртысы гына. Дөресен әйт, үзеңне минеке кебек гөрнәдирдәй ир белән яшәргә лаек дип саныйсыңмы? Ничек? Саташканмын, кирәк түгел, ирең үзеңә булсын дисеңме?! Нәкъ шулайдыр, синнән бүтәнне көтмәгән идем дә. Хәзер тамагымдагы төеремне йотып җибәрәм дә, җавабымны әйтеп бирәм. Ни бит, Сания, борчылма, син миннән күпкә яшьрәк, берне түгел, кырыкны табарсың әле. Ул җырда гына « Илледә дә әле соң түгел»...дип җырлыйлар, чынбарлыкта соңмы-түгелме, анысын үзем генә беләм. Ярар, монысы белән азмы-күпме яшәгән, кем әйтмешли, утлар-сулар кичкән, зинһар, янымда калып торсын. Ничек авыр булса да, чыдармын, үпкәләр кешем юк кебек, ни әйтсәң дә, үземнеке үземә...
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде. Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзү һәм өлешләп түләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча эшнең нәтиҗәләре турында сөйләде, дип хәбәр итә Башкортстан Башлыгының матбугат хезмәте. Аның сүзләренә караганда, 2018 ел ахырында сафка кертелгән йортларда яшәүчеләргә фатирларын тапшыру бара. Узган елның августыннан бирле алданган өлешчеләр өчен «Кайнар линия» эше кысаларында 500дән артык граждан консультацияләр алды. Ведомство вәкилләре "Миловский паркы» һәм «Новобулгаково» торак комплексларында проблемалы объектлар төзү барышын тикшерделәр, төзүчеләр һәм өлешчеләр катнашлыгында киңәшмәләр үткәрде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы кушуы буенча проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау буенча финанс-икътисади схемалар эшләнә. Инициативалы төркем вәкиле Зөлфия Гайсина хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта профильле комитет, төзүче оешмалар һәм өлеш кертеп фатир алучылар вәкилләре арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәле механизмы җайга салынган. Башкортстан җитәкчесе бу процессның барлык якларында конструктив диалогның мөһимлеген ассызыклады. "Сез өлешчеләр белән аралашу системасын булдырдыгыз, аның кысаларында актуаль сорауларга җавап алырга мөмкин. Бу очрашулар даими үткәрелергә тиеш. Аларның нәтиҗәләре буенча протоколлар төзергә, алар белән инициативалы төркем вәкилләрен таныштырырга, ә алга таба алар буенча өлешчеләр алдында хисап тотарга кирәк», - диде Радий Хәбиров. Фото: "Башинформ" сайтыннан Читайте нас в © Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта.
Күптән түгел Казан медицина көллияте тарихында 175 елга беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узды. Анда көллиятнең 10 туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш, экскурсия уздыруда (әгәр Универсиаданың кайбер кунакларын шәһәр... ❮ ❯ Күптән түгел Казан медицина көллияте тарихында 175 елга беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узды. Анда көллиятнең 10 туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш, экскурсия уздыруда (әгәр Универсиаданың кайбер кунакларын шәһәр белән таныштырырга туры килсә), бишек җырларын башкаруда, аш-суда, кул эшләрен белүдә осталыгын күрсәтте. Көллиятнең уңган, бар яктан да булган кызлары арасыннан җиңүчеләрне мәртәбәле жюри билгеләде. Анда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Дания Нуруллина, Ирек Баһманов, Зөлфирә Зарипова да бар иде. Алар кызларга изге теләкләрен юллады, шигырьләр укыды. Бәйгедә кызларның иң-иңнәре җиңү яулады. 1 нче урынга "Фармация" бүлегенең 2 нче курсы укучысы Миләүшә Кәлиева лаек булды. 2 нче, 3 нче урыннарга Илнара Галәветдинова ("Шәфкать туташы эше" бүлеге, 1 нче курс), Альбина Гатауллина ("Шәфкать туташы эше" бүлеге, 1 нче курс) чыкты. Бәйгене оештыручыларның берсе - көллиятнең информатика укытучысы Гөлнур Хасип кызы. "Татар кызы" бәйгесен уздыру теләге күп еллар күңелебездә йөрде. Узган ел Энҗе Сәгыйдуллина исемле кызыбыз Буа шәһәрендә уздырылган "Татар кызы-2012" республика бәйгесендә катнашып кайткач, йөрәк түрендәге хыялыбызны татар теле укытучысы Миңнегөл Шәмсул кызы белән тормышка ашырырга булдык", - диде ул.
Пародияләр остасы, җырчы Данир Сабировның концертларында булган тамашачы аның рус фильмнарын, мульфильмнарны татар җырчылары тавышы белән тавышландырган видеоларын күргәне бардыр. Соңгы вакытта әлеге видеолар социаль челтәрләр, ватсап аша да тарала башлады. Аларда фильм, мультфильм геройлары Салават Фәтхетдинов, аның хатыны Ләйсән, балалары, Айдар Галимов, Хәмдүнә Тимергалиева тавышлары белән сөйләшә. - Мондый видеоларны беренче тапкыр 2012 елда эшләдем. Ул вакытта һинд киносын тавышландырган идем. “Любовь и голуби” киносын тавышландырган видео узган ел программасына кертелгән иде. Күптән түгел генә Ютубка урнаштырдым. Шуннан соң халык аны төшереп алып, социаль челтәрләр аша тарата башлады. Кайберәүләр мине бу эш белән махсус шөгыльләнә дип уйлый. Алай түгел. Мин әлеге видеоларны программам өчен генә эшлим. - Җырчыларның үзләренә ошыймы соң? - Кем белсен инде... Алай шалтыратып, шелтә белдергәннәре юк иде әлегә. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Соңгы кыңгырау бәйрәме яшьлек, моңсу хис-кичерешләр, сагыну белән бәйле. Чыгарылыш укучылары өчен ул балалыктан олы тормыш юлына аяк басу чоры булса, әти-әниләр исә балаларының буй җитеп, туган йортларыннан чыгып китүенә моңсуланалар. Соңгы кыңгырау тантанасына җыелган, бер үк вакытта бәхетле дә булган, дулкынлану да кичергән Яңа Ибрай мәктәбенең чыгарылыш укучылары үзләре... ❮ ❯ Соңгы кыңгырау бәйрәме яшьлек, моңсу хис-кичерешләр, сагыну белән бәйле. Чыгарылыш укучылары өчен ул балалыктан олы тормыш юлына аяк басу чоры булса, әти-әниләр исә балаларының буй җитеп, туган йортларыннан чыгып китүенә моңсуланалар. Соңгы кыңгырау тантанасына җыелган, бер үк вакытта бәхетле дә булган, дулкынлану да кичергән Яңа Ибрай мәктәбенең чыгарылыш укучылары үзләре белем алган мәктәпкә, укытучыларга, әти-әниләргә дан җырлап, рәхмәт әйтеп шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. -Күптән түгел генә ап-ак бантлар таккан кызлар, чем кара костюмнар кигән малайлар, бәйләм-бәйләм чәчкәләр тотып, мәктәп бусагасыннан атлап кергән булсалар, бүген сезне олы, мөстәкыйль тормыш юлына озатыр вакыт килеп җитте, - дип дулкынланып сөйләде сыйныф җитәкчесе Гөлия Кобиева. Ул аларны бишенче сыйныфтан җитәкләгән һәм күптән инде укучыларның икенче әниләренә әверелгән. Бу вакыт эчендә ул аларның һәрберсенең холкын өйрәнгән, бүген кем дәрескә әзерләнеп килгән, кемнең алдашуын күзләренә карап белгән... - Мин үземнең беренче сыйныфка аяк басуымны, мәктәптә белем алган елларны, соңгы кыңгырау тантанасына баруымны яхшы хәтерлим һәм сагынып искә алам. Мәктәп белән хушлашудан күңелне моңсулык баскан булса да, безне киләчәккә өметләр канатландырды,-дип яшьлек хәтирәләре белән уртаклашты Яңа Ибрай мәктәбенә әлеге тантанага килгән җирле мәктәпнең чыгарылыш укучысы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Җәлил Мотыйгуллин. -Барлык чыгарылыш укучыларының да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телим, - дигән теләкләрен җиткерде район башлыгы Камил Гилманов. -Югары уку йортларына кереп белем алыгыз, камилләшегез. Һөнәр алып, районга эшкә кайтыгыз, безгә квалификацияле белгечләр бик кирәк. Район башлыгы мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллинга, физкультура укытучысы Габдулла Мотыйгуллинга, техник хезмәткәр Рузалия Кәбировага Рәхмәт хатлары тапшырды. -Яңа Ибрай укучылары һәм укытучылары ел дәвамында безне олимпиадаларда, бәйгеләрдә ирешкән уңышлары белән куандырдылар, - дип билгеләп үтте мәгариф бүлеге башлыгы Әминә Вәлиуллина. - Мәктәпне максатка һәм җиңүгә омтылыш аерып тора. Аерылып торган укучылар Мактау кагазьләре һәм бүләкләр алдылар. Беренче сыйныф укучыларының чыгышы күңелләрне йомшартты. Алар теләкләр теләп, чыгарылыш укучыларына символик бәхет ачкычлары тапшырдылар.
Чираттагы ялда туган авылым Мәтәүбашка кайткач олы юл буенда – балаларның җәйләрен җиләк ашый торган акланчыкта зур гына чүп өеме күреп исем китте. Ачудан, хәтта кулларым йодрыкка йомарланды Бу элегрәк булса бер хәл, ә хәзер бар ил мондый башбаштакларга каршы көрәшә бит! Урамнарыбызга да уңайлы булсын дип чүп салу контейнерлары урнаштырылды ич. Минем моның кем эше икәнлеген ачыклап торырга вакытым булмады – икенче көнне үк гаиләм белән Бәләбәйгә кайтып киттек. Әмма халыкта юкка гына: “Без капчыкта ятмый”, – димиләр. Без дә, һичшиксез, тирә-як мохитне пычратучы шушы явызны ачыклаячакбыз. Мин авылым патриоты буларак та, журналист буларак та читтә кала алмыйм. Гәзит укучылар да бу изге эштә миңа булышырлар – “Бәләбәй хәбәрләренә” телефоннан шылтыратып ( 3-17-02 ) явызның исем-фамилиясен атарлар дип ышанам. Авылым уртасына чүп ташлаучыны, әлбәттә, ачыклаячакбыз һәм аның кем булуына карамастан, эшне прокуратурага тапшырачакбыз. Алдагы саннарның берсендә бу кешенең исем-фамилиясен атаячакбыз һәм аңа нинди җәза бирелүе турында язачакбыз. Габдулла Вафин. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции
Үткән елда мәктәпләрне биш көнлек укуга күчерделәр. Һәр шимбәне балалар өчен файдалы итеп үткәрергә – спортка яки иҗатка багышларга уйладылар. Бу планнар тормышка аштымы? Өметләр акландымы? Г.Байбурина. Салават районы. - Мәктәпләрне биш көнлек укуга күчергәннән соң шимбәләрдә оештырылган спорт занятиеләренә 22 мең бала язылды, - диде бу уңайдан БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов. – Бу үткән уку елы белән чагыштырганда 15 % күбрәк. Мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина сүзләренчә, сәнгать мәктәпләренә конкурс саны да икеләтә арткан һәм хәзер бер урынга ике кеше тәшкил итә икән. Гомумән, Хөкүмәт фаразларына караганда, “Авыл тренеры” программасы эшли башлаганнан алып барлык муниципалитетларда спорт секцияләренә ихтыяҗ артырга тиеш. Фото: rublgid.ru Чыганак: АиФ. Читайте нас в ©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри
Урындагы инициативаларны яклау программасы авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бүлә. Авыл биләмәләре шушы, программага кереп, халык белән берлектә нинди дә булса эш башкара. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе дә 4 ел рәттән бу программада катнашып, hәрберсендә җиңү яулады. 2016 елдан башланган программа нигезендә балалар уен мәйданчыгы, 2017 елда авыл Советына трактор алынды. 2018 елда Тайняш урта мәктәбенең түбәсе профнастилга алыштырылды, яңа евротәрәзәләр куелды. Ә 2019 елда юлларны төзекләндерү максатында Тайняш авылының Үзәк урамына асфальт түшәлде. Быел да шушы отышлы һәм файдалы программада катнашып, Тайняш авылында халыкны су белән тәэмин итүне яхшыртуга ирешү планлаштырылган. Урындагы инициативаларны яклау программасы ел саен дәвам итеп, Тайняш авыл биләмәсе җирлегендәге калган башка бик күп зур мәсьәләрне дә хәл итәргә ярдәм итәр дип өметләнәбез. Ләлә Шәймәрданова, яшьләр эшләре буенча белгеч. Читайте нас в Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ 02 - 01387 от 5 августа 2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан. Главный редактор Амирханов Ф.Ф.
Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры... ❮ ❯ Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алынгач, миңа да бу кичәдә катнашырга туры килде. Анда, минем кебек үк, Салават Кашипов белән Айдар Абдуллинның да әти - әнисе солдат улларының хатын укыганда горурланып утырганнардыр, дип уйлыйм. Ата-ана туган илен сакларга армия сафларына киткән улы өчен өзгәләнеп, аны сагынып яши. Үзең туган йортта булсаң да, күңелең белән гел балаң яныңда. Аларның хисләрдән ташып торган күңелләренә бер җылы сүз җитә. Бу көнне мондый сүзләр күп әйтелде. Аларның хатларын авылыбыз егете Айнур Минязев укыды. Хатлар уку җыр-моң белән үрелеп барды. Кичәне алып баручы Алмаз Борһанов тамашачыны моңлы җырлары белән елатты да, мәзәк сөйләп көлдертте дә, ут чыгарып биеп тә алды. Шөгер үзешчәннәре, Айрат Шәйхелисламов, Рәшит Ихсанов, Гөлинә Ихсанова, Илназ Гыйльманов, Венера Кәлимуллина җырлары кичәгә бәйрәм төсмере өстәде. Авылда талантлы яшьләр күп икән, авылның киләчәге өметле икән дигән фикердә калдык. Бәйрәмне оештыручылар Гүзәл Рәхимова, Роза Кашипова, солдат әниләренә изге теләкләр теләп, тере чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Бәйрәм чәй табыны янында дәвам итте. Рәхмәт аларга. Бу якты, игелекле традиция һәрвакыт саклансын иде, дигән теләктә калам. Резидә Хәертдинова, Яңа Шөгер "Туган якка солдат сәламе" Алисә Фәрзиева, Урмышлы авылы Быел да 23 февраль көнне Урмышлы мәдәният йорты халыкны үзенә җыйды. 1968 елдан бирле традицион рәвештә уздырылып килүче "Туган якка солдат сәламе" кичәсен авыл халкы көтеп ала. Алдан мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучылары хәрби хезмәттә булган авылдаш егетләргә хат яза, ә шушы кичәдә солдатлардан килгән җавап хатлары укыла. Авылдашларга исәнлек-саулык, тазалык теләп, кичәнең беренче өлешен мәдәният йортында эшләп килүче "Сәламәтлек театры" "Сәламәтлек ярминкәсе" белән ачып җибәрде. Берничә көн элек кенә район фестивалендә чыгыш ясап кайткан үзешчәннәребезнең авылдашларына әйтер сүзләре бар иде шул. Кичәнең икенче өлешен исә уллары, якыннары армия сафларында булганнар аеруча түземсезлек белән көтеп алды. Быел биш авылдаш егетебез: Линар Имаметдинов, Фәнис Хисамов, Фидаил Фәрзиев, Илдар Җәләлетдинов, Вагыйз Латыйпов армия сафларында ил каршындагы бурычларын үти. Алардан килгән җавап хатларын солдатларның эне-сеңелләре, туганнары укыды. Һәр солдат әти-әнисе өчен сәлам җыры сорап язган иде. Хәрби бурычларын үтәүче балаларының яраткан җырларын туганнары, дуслары башкаруы - әти-әнине уллары белән күрештергәндәй булды. Сәхнәдәге җырны телефон аркылы тыңлау бәхетенә ирешкән солдатлар да бар иде. Дусларының тырышлыгы белән, авылдашлары арасында концерт карап утырган кебек булгандыр аларга. Ә бу вакытта, залда утыручыларга һәр солдатның балачагы, яшүсмер елларыннан, хәрби хезмәттә вакытта ясалган фотолардан эшләнгән матур презентация күрсәтелде. Үз гомерендә әллә ничә буын солдат озаткан Гөлгенә апа Җәләлетдинова, бердәнбер улын армиядән көтеп торучы Миләүшә Фәрзиева авылдашларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп, концертны оештыручыларга, килгән тамашачыларга рәхмәтен җиткерде. Кичәбезнең өченче өлеше - "Интернационалист сугышчылар"га - багышланган иде. Андыйлар безнең Урмышлы авылында да бар: Болар - Нәфис Кәримов һәм Фәрхәт абый Фәтхетдинов. Аларны да бәйрәм белән котлап, җырчы егет-кызларыбыздан сәлам җырлары яңгырады, биюләр башкарылды. Кичәне йомгаклап, клуб мөдире Ландыш апа Локманова сәхнәдә чыгыш ясаган үзешчәннәргә рәхмәт әйтте. Гомумән алганда, кичә авыл халкына бик ошады. Ата-аналар, әби-бабайлар, туганнар солдаттагы егетләр белән очрашкандай булды. Аларның күзләреннән тамган яшь бөртекләре дә бәхеттән, сагынудан һәм балалары белән горурланудан иде! Кемнең әтисе җитезрәк? Рима Фәйрушина, Яңа Иштирәк мәктәбе укытучысы Быелгы уку елы башында Яңа Иштирәк мәктәбе башлангыч мәктәп булып калды (зурлар Зеленая Роща мәктәбенә йөри). Шуңа карамастан, мәктәбебез гөрләп тора. Уку елы башланганнан бирле нинди генә чаралар, бәйрәмнәр, бәйгеләр, очрашулар үтмәде бездә: саный китсәң, бармакларың җитмәс. Тикшерүчеләр дә, төрле комиссияләр дә башлангыч мәктәп кенә дип тормый, бар да хәлебезне белеп тора. Менә бүген - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Әтиләр бәйрәме үткәрдек. Аңа 26 укучының әтисе, абыйлары, хәтта бабалары килгән иде. Бәйрәм Бөек Ватан, Әфган һәм Чечня сугышлары вакытындагы Ватаныбыз алдында бурычларын үтәгән солдатларга багышланган презентация карау һәм башларын салган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Алга таба бәйрәм балаларның әтиләренә багышланган шигырьләре һәм җыр-биюләре белән үрелеп барды. Бәйрәмнең иң кызыгы - икенче өлеш иде. Әтиләр һәм малайлар ике командага бүленеп спорт эсафетасында көч сынашты. "Җитезләр" һәм "Йолдыз" командасы 12 төрле бәйгедә ярышты. Нәтиҗәдә, "Җитезләр" командасы "Алга! Алга! Алга!" дигән девизларына тугры калып, җиңеп чыкты. Бәйрәмнең азагында башлангычлар әтиләренә үз куллары белән иҗат иткән бүләкләрен тапшырды һәм кичәне бергәләп чәй табыны янында дәвам иттек. Әти-әниләр һәм мәктәп коллективы бердәм булганда, мәктәбебездә укулар да, тәрбия эшләре дә нәтиҗәле булуына тагын бер кат инандык.
Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкына, стильле, үзенчәлекле һәм матур булыр өчен, район үзәгенә һәм зур шәһәрләргә бару мәҗбүри түгел. Авылда чәчләрне тәрбияләү һәм макияж ясау буенча белгеч Айгөл Минһаҗева бар. Ул өч ел элек үзенең кечкенә генә, әмма уңайлы «Камилла» дигән парикмахерскаясын ачкан, анда кыңгырмәнәвезлеләр бик теләп йөри. Парикмахер клиентлары булмауга зарланмый, кайчагында үз чиратларын көткән чаклар да була. Парикмахер эшендә ул яңа кеше түгел, күп еллар шөгылъләнә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, башка һөнәрләр арасыннан Айгөл нәкъ менә бүгенге көндә күңеленә хуш килгәнне сайлап ала алган. — Минем эшем бик ошый, эшкә бик теләп барам, — ди Айгөл. — Парикмахер эшләре нигезләрен үзләштерергә Уфада өйрәнә. Бишбүләктәге Көнкүреш йортында эшли башлый. Аннары хезмәт юлын Сургут һәм Уфа матурлык салоннарында дәвам итә. 2017 елда үз эшен туган җирендә ачарга була. Парикмахерскаяны ачу өчен дәүләттән кече эшкуарлыкны үстерү өчен грант рәвешендә ярдәм ала. Кызның башлангычын Кыңгыр-Мәнәвез авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте хуплый һәм үзенең «матурлык салоны»н урнаштырсын өчен бина тәкъдим итә. Айгөл, документларны рәсмиләштерү процедурасын үтеп, бинаны ремонтлауга һәм җиһазлар сатып алуга керешә. Тиздән бина заманча парикмахерскаяга әверелә. — Хезмәтләрне клиентлар ихтыяҗларын исәпкә алып башкарам, нигездә, чәч кисү, химик бөдрәләтү, прическа ясау, карвинг буенча сорау зур. Шулай ук макияж, кашларны төзәтәм, депиляция ясыйм, клиентлар үтенече буенча чыгам, махсус тантаналарга макияж ясыйм, — дип сөйли Айгөл. Үз эшенең остасы клиентларга тышкы кыяфәтләренә туры килә торган прическа сайларга ярдәм итәчәк, йөзнең кайсы үзенчәлекләрен аерып күрсәтергә, кайсыларын яшерергә кирәклеген әйтәчәк. Килүчеләр белән бер дулкында булу өчен, Айгөл трендларны күзәтә, семинарларга йөри, хезмәттәшләре белән киңәшләшә. «Камилла» парикмахерскаясында күптән түгел маникюр буенча мастер бар иде, хәзер Айгөл үзенә яңа хезмәттәш кабул итәргә әзер. Парикмахерның үз бизнесының алга таба үсешенә планнары бар. Айгөл биш яшьлек кызы Камилланы тәрбияли, аны ул төрле матур чәч толымнары белән сөендерә. Ә кызы, әнисен кабатлап, курчакларының чәчен кисә һәм прическалар ясый. Ирина МИХАЙЛОВА. Автор фотосы. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнар өчен яңа хезмәт - "Интернет челтәре аша видео-кабул итү" тәкъдим итә. Видео-кабул итүдә теләсә кайсы гражданин катнашып, реаль вакыт режимында Идарәнең эшенә кагылган сорауларын бирә ала. Дәүләт җирләрен контрольдә тоту буенча сорауларга һәр атнаның сишәмбе көнендә Идарә җитәкчесе урынбасары - Костин Артём Петрович; милек хокукларын дәүләт теркәве турында һәр пәнҗешәмбе көнне Идарә җитәкчесе урынбасары Хәйретдинов Альберт Марат улы җавап бирә. Видео-кабул итүнең вакыты - 15 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр. Видеоэлемтә түләүсез Skype коммуникация программасы аша башкарыла. Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе җитәкчелеге белән элемтәгә керү өчен бу программаны компьютерыгызга куеп, Skype челтәрендә теркәлергә кирәк. Компьютерыгызда микрофон һәм веб-камера булырга тиеш. Программаны җибәргәннән соң, ачылган "Новый контакт" исемлегендә өстәге юлдагы "Контакты" менюсын сайлап алыгыз. Анда "rosreestr.tatarstan" дип язгач, "Найти" кнопкасына басыгыз. Астагы килеп чыккан исемлектән үзегезгә кирәген сайлап алып, "Добавить" кнопкасына басыгыз. Хәзер Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе сезнең контактлар исемлегендә, "Skype" тәрәзәсенең сул ягында барлыкка киләчәк. Анда чылтырату өчен исемлектән тиешле контактны сайлап алып, "Видеозвонок" кнопкасына басыгыз. Видео-кабул итүдә катнашырга теләгән һәр кешегә гариза бирергә кирәк. Гариза rosreestrto16@mail.ru электрон адресына бирелә. Гаризада үзегезнең исем-фамилиягезне, атагызның исемен, Skype логинын, телефон номерыгызны (өйдәге һәм кәрәзле), e-mail (электрон адрес) һәм үзегез бирергә теләгән сорауны язарга кирәк. Гаризаны шулай ук 8 (843) 533-24-27 тел./факс аша (Костин А. П. өчен) һәм 533-24-25 телефоны, 533-25-55 факсы аша (Хәйретдинов А. М. өчен) бирергә мөмкин.
Мәгълүм булганча, 3 июль Юл хәрәкәте иминлеге инспектор­ла­рының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. Шушы юбилей уңаеннан сүзне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка бирәбез. - Коллектив һөнәри бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә дигәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытында кисәтелгән һәлакәтләрне, булмый калган аварияләрне күздә тотабыз. 2013 елда юл хәрәкәте... ❮ ❯ Мәгълүм булганча, 3 июль Юл хәрәкәте иминлеге инспектор­ла­рының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. Шушы юбилей уңаеннан сүзне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка бирәбез. - Коллектив һөнәри бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә дигәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытында кисәтелгән һәлакәтләрне, булмый калган аварияләрне күздә тотабыз. 2013 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү очракларын ачыклау арту ягына үзгәрде. Былтыргы эш күрсәткечләре белән республиканың 2нче категориясенә кергән 15 район арасында 4нче урынга күтәрелдек. Ә агымдагы елның биш аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре транспорт өлкәсендә административ хокук бозуларның 7958 очрагын ачыкладылар. Исерек хәлдә транспорт чаралары белән идарә итүнең 75 очрагы фаш ителде. Административ практика эшчәнлеге буенча 5 айда судка барысы 187 материал җибәрелеп, 51 йөртүче транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Арест тәртибендә 32 йөртүчегә чара күрелде. Шуңа да карамастан, безне юлларда һәлакәтләр артуы борчый. Биш айда 11 авария килеп чыкты, аларда биш кеше үлде, 20 кеше имгәнде. Әлеге күрсәткечләргә без хезмәт күрсәткән Теләче районы юлларында булган һәлакәтләр дә кергән. Югыйсә зур булмаган штат белән шушы район биләмәсе аша узган Чаллы трассына кадәр чыгып контрольлек итү мөмкин түгеллеге яхшы аңлашыла. Юл-патруль хезмә­тендә бары ике инспектор - Габделбари Кадыйров белән Салават Каюмов эшли. Илнур Насыйбуллинның төп вазифасы - пропаганда, профилактика белән шөгыльләнү, балалар белән эшләү. Марат Гаязовның (фотода) күп вакытын районда ел саен арта барган автомобильләрне теркәү ала. Шулай да юлларда да тәртип саклыйлар. Тагын бер погонлы хезмәткәребез Гөлгенә Гаянова административ прак­­тика белән мәшгуль. Дөрес, безгә кагыйдә бозучыларны ачыклауда видеотеркәү чаралары ярдәмгә килә. Биш айда "КРИС" приборы тизлекнең рөхсәт ителгән режимын дөрес сайламаган 5588 йөртүчене фотога "төшерде". Быел инспекторларга "АМАТА" лазер приборы да бирелде. Анысын инде антирадарлар да тота алмый. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан хез­мәт­кәрләргә җаваплы эшләрендә уңышлар, юл хәрәкәтендә катнашучыларга таләпчән, сабыр, шул ук вакытта гадел булуларын телим. Ветераннарыбызга һәрчак сәламәтлек, гаиләләрендә, шәхси тормышларында шатлык юлдаш булсын.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Җәмәгатьчелек иминлеге ведомствоара советы утырышын үткәрде. Анда сәүдә-күңел ачу комплексларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары каралды. Утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, шулай ук сәүдә үзәкләре вәкилләре катнашты. – Кемероводагы фаҗига – безнең уртак кайгыбыз, һәм ул бүген дә йөрәкне сызландыра. 25 марттагы вакыйгалар янгын хәвефсезлеге һәм гражданнарыбыз иминлеге мәсьәләләренә җавапсыз карауның нәрсәгә китергәнен ачык күрсәтте, – диде Рөстәм Хәмитов. – Хәзер бөтен илдә сәүдә-күңел ачу учреждениеләрен тикшерү бара. Белгечләр халык күпләп йөргән урыннарда хәвефсезлек мәсьәләсенең ничек куелганлыгын җентекле тикшерергә тиеш. Шундый контроль бездә дә үткәрелә. Республикада 26 меңгә якын сәүдә үзәге бар, аларның гомум мәйданы – 109 миллион квадрат метр. Республикада яшәүче һәр кешегә 25 квадрат метр тирәсе сәүдә мәйданы туры килә. Әлеге көндә бездә 705 сәүдә комплексы һәм үзәге эшли, аларның 453е — муниципаль районнарда, 252се шәһәр округларында, шул исәптән яртысы Уфада урнашкан. Контроль-күзәтчелек органнары 355 сәүдә үзәген һәм халык күп йөри торган башка объектларны тикшерде. Нәтиҗәләр буенча янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозуның 8 220 очрагы теркәлгән. — Берничә катлы шушы бетон тартмаларга иртәдән кичкә кадәр меңнәрчә кеше йөри, — диде республика Башлыгы. — Ә бу үзәкләрдә янгын сигнализациясе, янгынны автоматик рәвештә сүндерү системалары я эшләми, я бөтенләй юк. Эвакуация вакытында чыгу юллары бикле, хезмәткәрләр янгын вакытында нишләргә кирәклеген белми. Без дә фаҗига көтәбезме?! Утырыш йомгаклары буенча хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарына, профильле министрлыкларга, муниципалитетларга янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча эшне көчәйтү бурычы куелды. Читайте нас в © 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации.
26 гыйнварда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева Яшел Үзәндә гражданнарны кабул итәчәк. ❮ ❯ Чара Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча район суд приставлары бүлегендә узачак. Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана. Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)514-92-20 8(843)514-92-20 8(843)514-92-18 телефоннары буенча язылырга мөмкин.
«Синең кешеләрең, Түбән Кама» күргәзмәләре сериясе кысаларында, шәһәр музеенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фатыйх Котдусовка багышланган күргәзмә ачылган. Биредә аның шәхси архив фотолары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре урын алган. Фатыйх Кашаф улы Котдусов хезмәт юлын Казан химия-технология институтын тәмамлагач, 1971 елда Түбән Камага килеп, нефть химиясе комбинатында башлый. 1979... «Синең кешеләрең, Түбән Кама» күргәзмәләре сериясе кысаларында, шәһәр музеенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фатыйх Котдусовка багышланган күргәзмә ачылган. Биредә аның шәхси архив фотолары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре урын алган. Фатыйх Кашаф улы Котдусов хезмәт юлын Казан химия-технология институтын тәмамлагач, 1971 елда Түбән Камага килеп, нефть химиясе комбинатында башлый. 1979 елдан Түбән Кама шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Түбән Кама районы һәм шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары, Түбән Кама берләшкән халык депутатлары Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшли. 2005 елда Фатыйх Котдусов шәһәр башлыгы булып сайлана, бер елдан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары вазифасын үти. Күрсәткән хезмәтләре өчен ул Почет билгесе ордены, «Данлы хезмәт өчен» медале, ТР Икътисад һәм промышленность министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Президентының Рәхмәт хаты һ.б. белән бүләкләнә. Ул шулай ук «ТР торак-коммуналь хуҗалыгының атказанган хезмәткәре» исеменә ия була. 2014 елда Фатыйх Котдусовка «Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданины» исеме бирелә. Күргәзмә 15 февральгә кадәр сишәмбе-якшәмбе көннәрдә 10.00-18.00 сәгатьтә эшли. Билет бәясе: олыларга - 40 сум, балаларга - 25 сум.