text stringlengths 396 229k |
|---|
Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерүче башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның яки билгенең билгесен, яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр.
Билгеләмәдән аңлашылганча, хәл, башлыча, түбәндәге сүзләр белән бирелгән кисәкләргә иярә:
1) фигыль белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Без авылга кайтабыз);
2) сыйфат белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Әкияттәге төсле серле, җырдагы төсле моңлы, рәсемдәге төсле матур елга ул Агыйдел);
3) рәвеш белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Ул саф татарча сөйли. Әйберләрне бөтенләй бушлай бирдем. Урман эченнән бик якын);
4) хәбәрлек сүзләр белән бирелгән кисәккә (мәсәлән: Урманда бар, кырда юк, мунчада бар, өйдә юк.— Ү{ авазы).
Хәлләр мәгънә ягыннан түбәндәге төркемгә бүленәләр: урын хәле, вакыт хәле, рәвеш хәле, күләм хәле, сәбәп хәле, максат хәле, кире хәл һәм шарт хәле.
Урын хәлеҮзгәртү
Процессның яки билгенең булу яки юнәлү урынын белдерә торган кисәк урын хәле дип атала.
1. Исемнәр һәм исем урынындагы сүзләр, башлыча, юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килеше формаларын алып, урын хәле булып киләләр. Алар процессның, билгенең урынын, кая таба, кайдан юнәлгән булуын белдерәләр. Мәсәлән: Киткән урманга утынга. (Г. Т.) Ишектән юл кешесе килеп керде. Мин ахырдан алтынны.
2. Килеш формалары алган исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның юнәлешен, урынын гомумән генә белдерсәләр, төрле ярдәмче сүзләр янында килгән исемнәр белән бирелгән урын хәлләре процессның урынын, юнәлешен конкрет билгелиләр. Мәсәлән: Куян урман эчендә яши. Сочинениене дәфтәрләр арасына куйдым. Китап өстәл өстендә ята. Урманга таба очты. Авыл аша үтәргә туры килде. Менә шушы юл белән бардык.
3. Буйлап, буенча сүзләре белән килгән исемнәр дә урын хәле була алалар. Мәсәлән: Су буйлап отряд бара. Алар койма буйлап узалар.
4. Кайбер исемнәр билгесез килештә дә урын хәле булып килә алалар, тик алар үз табигатьләре белән урын белдерүгә тартым булырга тиешләр. Мәсәлән: Яшь чагында урамнар урый идек, авыл әйләнгән чаклар да булды. Тау мендем.
5. Урын хәле рәвешләр белән бирелә. Мәсәлән: Самолет бик биектән оча. Самолет бик түбәннән оча. Кояш бик югары күтәрелгән.
6. Иярчен урын җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук урын хәле булалар. Мәсәлән: Кайда берлек, шунда көч. (М.) Җил кайдан иссә, болыт та шуннан килә. (М.)
Вакыт хәлеҮзгәртү
Процессның үтәлү вакытын яки билгенең булу-булмау вакытын белдерә торган кисәк вакыт хәле дип атала.
1. Вакыт хәле түбәндәге формаларны алган исем яки исем урынындагы сүзләр белән бирелә:
а) чыгыш килеше кушымчасын алган исемнәр белән: Китабыңны өч сәгатьтән килеп алырсың. Без яшьтән үк таныштык;
б) Урын-вакыт килеше формасын алган сүзләр белән: Газета шушы минутта ук чыгып җитәргә тиеш. (Д. А.)
в) төшем килеше формасын алган исемнәр белән: Шушы төнне аны больницага алып киттеләр. (һ. Т.) Г. Тукай 1886 елны туган;
г) билгесез килештәге сүзләр белән: Узган ел беренчелекне алган бригада бит ул. Т еге вакыт әнисе килгән иде. (Г. И.)
2. Вакыт хәле төрле бәйлекләр һәм ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә: Иртә белән көн томанлы иде. (Ш. К.) Моннан соң биш-алты еллар читтә торырга туры килде. Ул арада боларны кайсыдыр күреп алды булса кирәк. (Г. Г.)
3. Вакыт хәле төрле фигыль формалары белән бирелә:
а) -у/~Ү формасындагы исем фигыль һәм юнәлеш килеше кушымчасы яки белән бәйлеге белән: Кайту белән эшкә тотынды. Таҗи, йокыга китүгә, бик күп төшләр күреп алды. (Г. Г.) Усал җилләр, моңа сугылу белән, кинәт тыелганнар. (Ә. Ф.)
б) рәвеш фигыльләр белән: Баргач, барысын да сөйләрмен,
в) юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше кушымчасы һәм кайбер ярдәмлек сүзләр белән килгән үткән заман сыйфат фигыльләр белән: Мортаза бабай, бу хәбәрне ишеткәннән соң, башын түбәнрәк иеп йөри башлады. (Г. Г.)
4. Вакыт хәле вакыт рәвешләре белән бирелә: Быел халык бик тырыша. (Г. Б.) Бүген уку, иртәгә язу дәресләре булачак. Кайчагында белгәнеңне дә әйтмисең.
5. Иярчен вакыт җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр шулай ук вакыт хәле була алалар: Кайчан кайтыр, шул вакыт килерсең. Йокысыннан кояш ничек уянды исә, җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә. (Г. Т.)
Рәвеш хәлеҮзгәртү
Процессның ничек һәм ни рәвешле үтәлүен яисә нинди дә булса бер хәлнең яки билгенең билгесен,, сыйфатын белдерә торган кисәк рәвеш хәле дип атала.
Мәсәлән, рәвеш хәле процессның үтәлү рәвешен белдерә: Мортаза бабай комиссарга астан гына карап алды. (Г. Г.);
билгенең билгесен белдерә: Төн кебек караңгы урман. Бер генә тавыш та ишетелми. (С. Ә.) Сезнең кебек матур ярлар авылда ла түгел, илдә юк. (Җ.)
Рәвеш хәлләре түбәндәге формаларны алган сүзләр һәм сүзтезмәләр белән биреләләр.
1. Җөмләдә исемнәр яки исем урынында йөри торган сүзләр рәвеш хәле булып килгәндә, түбәндәге формаларны алалар.
а) Чыгыш килеше формасын. Мәсәлән: Ул атна буе спорт киеменнән йөрде.
б) Урын-вакыт килеше формасын ала. Мәсәлән: Хәзер һәрбер күренешне фән нигезендә өйрәнергә кирәк. (С. Т.)
в) Белән, кебек, төсле, сыман, күрә һ. б. бәйлекләр һәм каршы, булып, сыйфатында, буларак, итәрәк, дип, буенча ярдәмлекләре белән килгән исемнәр (яки ияртүче кисәге шул исемнәрдән торган сүзтезмәләр) белән бирелә. Мәсәлән: Таҗи шул уйлар белән чәй яныннан торып китте. (Г. Г.) Ул миңа университет буенча таныш. Йолдызлар булып кабынды мәхәббәт ялкыннарың. (С. X.) Җыр безгә су кебек, һава кебек кирәк. Соңгы баржага агымга каршы йөзеп чыгарга туры килгән. Бу — диңгез суы кебек тозлы. Ул да шул кешесенә күрә юмарт. Фәхри, ревизор сыйфатында, безнең эшләрне тикшерергә килде. (Г. И.) Бу авылны Зәңгәр Чишмә дип атыйлар. (Г. И.)
2. Рәвеш хәлләре сыйфатлар белән бирелә алалар.
Мәсәлән: Ләкин крестьянның төп катламы бу хәлдән соң мыштым гына йөрер булды. (Ә. Ф.) Бик вакытли төшкән икән. (И .Г.). Газизә ялгыз утыра калды. (Ш. К.) Илебезнең хуҗалыгы туктаусыз үсә. (С. Т.) Сыйфатлар итеп, көе, рәвештә, төсле, сыман кебек ярдәмлек сүзләр белән дә җөмләдә рәвеш хәле булып килә алалар. Мәсәлән: УЛ бит хәзер нинди сөйкемле итеп көлә белә. (Г. Г.) Зиннәт, шәмәхә төсле кулъяулыгын чыгарып, йомшак кына итеп, маңгаена, битләренә тидереп алды. (Г. Б.) Барак тагын шулай ук ямьсез, кызганым, буш көе тора. (Ш. К.) Мин моңа кискен рәвештә каршы киләм. (Д. А.) Рәсемдәге төсле матур, җырдагы төсле моңлы... елга ул Агыйдел! {М. Ә.)
3. Рәвеш хәле рәвешләр белән дә бирелә. Мәсәлән: Юк, авыр булмас. Берьюлы эшен бетерсәк. (Г. Б.) Тизрәк уйлагыз да гариза языгыз! (С. Ә.) Шундый чакта Хәдичәнең якты өметен кинәт кенә өзеп ташлау күңеленә ошамады. (Г. Б.) Алар тагын килә калсалар, безне тереләй тотып ашарлар. (М. Г.) Шәмсетдин тиз генә атлап чыгып та китте. (Г. Б.) Төрле як төрлечә сөйли. (М. Г.) Сез аны акчалата түләрсез. Умартачы кинәт кенә авырып китте (Г. Б.)
4. Рәвеш хәле рәвеш фигыльләр яки ияртүче кисәге рәвеш фигыль булган сүзтезмәләр белән бирелә. Мәсәлән: Йөзен куеп кояш нурларына, Чәчәк атты туган илебез. (Ә. Ю.) Аның нурлары эшкә баручыларны сөеп каршы алды. (М. Г.) Еракта-еракта, зәңгәр тасмадай булып, су күренде. (И. Г.) Кызу эш өстендә эшкә чыкмыйча ятты бит. (Ә. К.) Җырлый-җырлый, бодай тазарталар. (Г. Б.)
5. Рәвеш хәле төсле, кебек, сыман бәйлекләре һәм булып, итеп, дип ярдәмлек сүзләре белән килгән сыйфат фигыльләр белән бирелә. Мәсәлән: Кешеләр, кулларын җәеп, биегән сыман йөрделәр. (И. Г.) Килгән итеп күрсәтте. Аны укыган дип уйлыйлар, чөнки ул белгән булып күренә бит.
6. Рәвеш хәле кайбер төр саннар белән бирелә. Мәсәлән: Алар бүген бишәү килделәр, без исә берәмләп кенә килдек.
7. Рәвеш хәле кайбер төр алмашлыклар белән дә бирелә. Мәсәлән: Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. (Ә. Ф.) Аңа шулай тоела торгандыр. Туганы аңа ничек итеп хакыйкать эзләвен сөйләп бирде. (X. И.)
8. Иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүзләр (сорау һәм күрсәтү алмашлыклары) шулай ук рәвеш хәле булалар. Мәсәлән: Кигән кием ничек туза, яшь гомер шулай уза. (Җ.) Ничек эләкте, шулай алып ташладык та кайтып киттек. (Чаян).
Күләм хәлеҮзгәртү
Процессның яки билгенең күләмен, дәрәҗәсен белдерә торган кисәк күләм хәле дип атала.
1. Күләм хәлләре процесс үтәлүнең яки дәвам итүнең вакыт ягыннан күләмен белдерәләр. Мондый хәлләр, күбрәк, вакыт белдерүче сүзләр белән биреләләр. Мәсәлән: Авыл, унбиш көн чамасы, әле аклар, әле кызыллар кулына күчеп торды. (А. Ш.) Өч минут эчендә, бу хәбәр заводтагы бөтен эшчеләр арасына таралып өлгерде. (М. Г.) Көне-төне тырышып эшләгәнен ул әйтергә залга теләде, (һ. Т.) Аннан соң ике ай буенча аерылышып торырга туры килде. Китапны бер генә көнгә алды; Ике көн укыдык, тагын бер атна укыйсы бар.
2. Күләм хәлләре урын ягыннан процессның үтәлү, дәвам итү күләмен белдерәләр. Мәсәлән: Биленнән суга баткан килеш килгән. Тездән юеш килеш килдем. Тау тишегенең ахырына кадәр бардык. Күпердән башлап монда кадәр җәяү килдек, аннан соң шәһәргә тикле атта бардык. Йөз ч акрым үткәнбез; Без бик ерак киттек.
3. Процессның гомумән үтәлү күләмен, дәрәҗәсен белдерүче күләм хәлләре. Мәсәлән: Орудиелар тавышы һаман якынлаша бара. (Г. Б.) Дүртенче көн инде Мәликә апа бөтенләй аяктан калды. (К. Нәҗ.) Ашарларына инде тәмам бетте. (И. Г.) Мин синең белән бөтенләй сөйләтмәячәкмен. (Д. А.) Галиулла дөньяның әчесен-төчесен җитәрлек татыган кеше ул. (И. Г.)
4. Күләм хәлләре билгенең күләмен дә белдерәләр. Мәсәлән: Биш ел үзе артык озын гомер түгел. Галиулла бөтенләй тозсыз аш пешергән. Саф татарча сөйләргә кирәк. Ул — рухи яктан шактый көчле кеше.
5. Күләм хәлләре процесс объектының хакын белдерә.. Мәсәлән: Бу карандашларның бөтенесен өч сумга алдык. Кыярларын өчәр сумнан (белән) биргәннәр, ә без дүртәрдән алдык.
6. Күләм иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләү хезмәтен үти торган мөнәсәбәтле сүзләр (күрсәтү һәм сорау алмашлыклары) да күләм хәле булып киләләр: Мәсәлән: Ни чаклы тырышсаң, шул чаклы күбрәк эшләнә. Бала ни чаклы үссә, шул чаклы аның мәшәкате дә арта. Күпме бара аласыз, шул кадәр яхшы.
Максат хәлеҮзгәртү
Процессның үтәлү-үтәлмәү, билгенең, булу-булмау максатын белдерә торган кисәк максат хәле дип атала.
Максат хәле түбәндәге сүзләр белән бирелә:
1) юнәлеш килешендәге исемнәр белән: Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп. (Г. Т.) Суга барам. Алар җиләккә киттеләр.
2) инфинитив белән: Бу — товарларны берсен-берсе илә үлчәргә уңайлы була. (Г. Т.) Таэҗи фельдшерның балаларын балык тотарга алып бара. (Г. Г.) Сине шәһәргә алма сатарга озатырбыз. (И. Г.)
3) өчен бәйлеге белән килгән исемнәр, алмашлыклар, кайбер фигыльләр белән: Тикшерер өчен, каладан... Паларусов иптәш җибәрелгән иде. (Г. И.)
4) дип сүзе белән килгән исемнәр һәм инфинитив белән: Орлыкка дип чүпләгәнебез менә монысы була. (Г. Б.) Без монда кино карарга дип килдек.
Сәбәп хәлеҮзгәртү
Процессның үтәлү-үтәлмәү яки билгенең булу-булмау сәбәбен белдерә торган кисәк сәбәп хәле дип атала.
1. –лык, лек кушымчасы белән ясалган абстракт исемнәр, үткән заман сыйфат фигыльләр һәм исем фигыльләр, чыгыш килеше формасын алып, җөмләдә сәбәп хәле булып киләләр. Мәсәлән: Шунлыктан бүген дә кайнар бодай кабартмасы янында бер тәлинкә йомырка да урын алды. (Г. Б.) Маймыл хурланудан һәм кайгысыннан күзлекләрне таш өстенә атып бәрде. (И. К.) Аның әрнүдән йокылары кача иде. (Г. И.)
2. Юнәлеш килешендәге исемнәр һәм сыйфат фигыльләр сәбәп хәле булып килә алалар. Мәсәлән: Кәҗә кычкырган тавышка Таҗи торып чыга. (Г. Г.)
3. Сәбәп хәле сәбәпле, аркасында, өчен, күрә кебек ярдәмлекләр янында килгән сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Озак йөрү сәбәпле, ул бүген бик арып кайтты. Соң килү аркасында урынсыз калдым.
4. Сәбәп хәле –гач, -гәч формасындагы рәвеш фигыль белән дә бирелә ала. Мәсәлән: Аңламагач сөйләмәдем. (Г. И.)
Кире хәлҮзгәртү
Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның киресе булачагын белдерә торган кисәк кире хәл дип атала.
1. Шарт фигыль, -да, дә кисәкчәсен алып, җөмләдә кире хәл булып килә ала. Бу вакытта ияртүче фигыльдән һәм шарт фигыльдән аңлашылган процессны үтәүче бер үк зат булырга тиеш. Мәсәлән: Галиулла, авырса да, эчтән тынды. (И. Г.) Паларусов, сөйли белсә дә, татарча укый алмый иде. (И. Г.) Мин эчемнән янсам да, тышымнан сер бирмәдем. (Г. И.)
2. Кире хәл –ып/ -еп формасындагы рәвеш фигыль белән бирелә. Рәвеш фигыль янында да\дә кисәкчәсе килә яки ул кисәкчәне куярга мөмкин була. Мәсәлән: Ничә ел шушында торып, Алмаевның әле дә бу тирәдә булганы юк иде. (И. Г.) Аның гаебе тагын да зур: ул бит күpen тә әйтмәгән. Әле без, инсаннар була торып та, кеше һәм гыйлемен мыегы белән киеменнән үлчибез. (Г. Т.)
3. Кире хәл урын-вакыт килешен алган үткән заман сыйфат фигыльләр белән бирелергә мөмкин. Бу вакытта да кире хәлне формалаштыруда да/дә кисәкчәсе катнаша. Мәсәлән: Син барысына да бер күзлектән карыйсың, ә беләсеңме, күргәндә дә әйтми торган кешеләр була бит. (А. Ш.)
4. Кире хәл карамастан ярдәмлеге янында килгән төрле сүзләр белән бирелә. Мәсәлән: Көннең кызуына да карамастан, халык җыены тагы зурая төшкән иде. Ара-тирә яшенле яңгырларга карамастан, һавалар берьюлы рәхәтләнеп, җылынып киттеләр, (Г. И.)
5. Кире җөмләне баш җөмләгә бәйләүче мөнәсәбәтле сүз дә җөмләдә кире хәл булып килә. Мәсәлән: Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм. (Г. Б.) Хәзер машиналар йөри-йөрүен, шулай да арырсың дип куркам. Яңгыр аз яуды, шуңа карамастан бездә уңыш зур булды.
Шарт хәлеҮзгәртү
Ияртүче кисәктән аңлашылган процессның үтәлү-үтәлмәвенә шарт булып тора торган процессны белдерә торган кисәк шарт хәле дип атала. Шарт хәле түбәндәге формаларда бирелә:
а) үтәүчесе ияртүче фигыльнең үтәүчесе белән туры килгән шарт фигыльләр белән: Китсәм кайта алмам инде. (Ж,.) Барсам алырмын,
б) сорау кисәкчәсен алган хикәя фигыль белән: Укыйммы — сөйләп тә бирәм.
в) шарт хәле, ияртүче кисәккә икән бәйлек сүзе ярдәмендә иярә: Барам икән алып та кайтам.
ЧыганакҮзгәртү
Зәкиев М. 3. Хәзерге татар әдәби теле синтаксисы һәм пунктуациясе: Укытучылар һәм студентлар өчен кулланма,— Казан: Тат. кит. нәшр., 1984,—256 бит. |
Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Илдар Гайнуллин авыргазылыларга яхшы таныш. Ул көрәш, гер спорты буенча берничә тапкыр район һәм республика ярышлары җиңүчесе. Районда спортны үстерүгә күп көч сала. Күптән түгел Илдар Әмирьян улы 60 яшьлек юбилеен билгеләде.
Ул Тур-Усман авылында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Балачактан математиканы ярата һәм шахмат белән мавыга. Көрәш белән яшүсмер чактан ук кызыксына. Аның беренче тренеры - Мөдәрис Тимербулатов. “Мөдәрис Мансур улының авыл егетләрен җыеп көрәш белән шөгыльләнергә тәкъдим иткәне бүгенгедәй хәтеремдә. Ул бездә бу спорт төренә кызыксыну уятты. Энеләрем Миңлегәрәй белән Илдус та аның дәресләренә йөрде”, дип искә ала юбиляр.
Уңышлар озак көттерми. Егет 17 яшендә республика ярышларында беренче урынны яулый. Армия сафларында хезмәт иткәндә дә ул спорттан аерылмый, гер спорты белән дә шөгыльләнә башлый. 1980 елда И.Гайнуллин көрәш буенча Русия чемпионатында беренче урын яулый.
- Мондый дәрәҗәдәге ярышлар алдыннан бик дулкынландым. Көрәштә физик көч кенә түгел, стратегия һәм тактика да мөһим. Кагыйдәләрне дөрес куллансаң гына, уңышка ирешергә була, - ди ул.
Җиңүчегә милли спорт буенча РСФСРның спорт мастеры исемен бирәләр. Бу титулны районда беренче тапкыр аның остазы М.Тимербулатов ала. Илдар Әмирьян улы да аның сукмагыннан бара.
Спортчы бер сабантуйны да калдырмый. Ел да бәйрәмнең төп бүләге - тәкә аныкы була. Ә җиңүләрне һәрвакыт туганнары якыннары белән билгелиләр. Әле дә тормыш иптәше Рәсилә Рафик кызы белән кунактан өзелмиләр.
- Яраткан хатыным, өч балам, оныкларым, спорт һәм эшем - мин шулар белән бәхетле,- ди Илдар Әмирьян улы.
С.БЕЛЯЕВ.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Аургазы хэбэрчесе" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән. Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай....
❮
❯
Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән.
Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә башлый. Вакцина һәм вакцинация үткәрү бушлай. Эт-песиләрегезне Мөслим авылы, Октябрьская урамы, 44 йорт адресы буенча урнашкан район ветеринария берләшмәсенә алып килүегез сорала. Алып килү мөмкинлеге булмаган очракта, хәбәрләшү өчен телефон 2-47-30. |
Көннәр кызу тора. Басуларда эш тагын да кызурак: терлек азыгы хәзерләү кебек җаваплы хезмәткә игеннәрне урып-җыю бурычы өстәлде. Көзге чәчүгә дә хәзерләнергә кирәк, терлекчелекне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа вакытның да, эшче кулларның да бик кадерле чагы.
Берничә атнага сузылган явымсыз эссе һава игеннәрнең өлгерүен тизләтте. Уңышның күләмен дә киметми калмады. Аның булган кадәрен югалтуларсыз җыеп алу өчен авыл хезмәтчәннәреннән тырышлык, түземлек таләп ителә. Алар менә шушы зур сынауны үтәүгә керештеләр. "Бөр" агрофирмасында да узган якшәмбе көнне уракка төшкәннәр.
-Бөртеклеләр барлыгы 4380 гектар мәйдан били. Аларны урып-җыю өчен 10 комбайннан, йөк машиналарыннан, салам пресслагычлардан ике мехотряд оештырылды, янгынга каршы техника беркетелде. Отрядлар иң беренче булып "Игенче" бүлекчәсендә эшкә тотындылар, - ди агрофирманың баш агрономы Булат Гомәров.
Зур Сәрдек бригадасында комбайннар борчак суктырса, Адай бригадасында 70 гектарлы арыш басуы техника белән чуарланган. Бер-бер артлы тезелеп баручы кыр кораблары артыннан сап-сары салам теземнәре ятып кала. Ашлык төягән машиналар ындыр табагы белән басу арасында йөреп тора. Бер комбайн гына басу читендә туктап калган. Эшкә яңа керешкән мәлдә техника бераз көйсезләнеп ала бит, монда да КЗС-7нең чыгымлап алуы икән. Аңа запас деталь алып килүләрен көтеп, кыр корабы янында кайнашучы комбайнчылар белән танышып, хәл-әхвәл белештек. Адашлар булып чыктылар: Альберт Галиев Чишмәбаштан икән, моңа кадәр өч ел "Восток" хуҗалыгында урып-җыюда катнашкан. Ә Альберт Хәсәнҗановның яшәү урыны Мәчкәрәдә булса, хезмәт урыны - Аш-Буҗида: биредә ул дуңгызчылык комплексын җитәкли. Урак өстендә бер-ике ай эшен алмаштырып тора.
-Ел да урып-җыюда катнашам. Комбайнчы һөнәре наркотик кебек бит ул. Көзен, авыр кыр эшләреннән алҗып, комбайнга башка утырмам инде, дип уйлыйсың. Әмма икенче ел басуда игеннәрнең өлгереп килүен күреп, күңел яңадан кырга тартыла башлый, комбайнга утырып, басуларны иңлисе килә, - ди ул.
Җир кадерен белгән, икмәк игүдән тәм тапкан кешенең ихлас әйтелгән фикере дип кабул иттек без бу сүзләрне. Чыннан да, яратып, күңел биреп эшләгән кеше генә мондый авыр, тәүлегенә 10-12 сәгатькә сузылган хезмәтне башкарырга сәләтле.
Башка кыр эшләре дә чиратка куелмаган. Комбайннар артыннан салам пресслагычлар эшкә керешә. Саламны җыеп, ферма яннарына кайтаргач, җир эшкәртүче техникага чират җитә. Көзге чәчүгә дә озак вакыт калмый. Аның өчен инде 1 мең гектар җир хәзерләнгән. Сенаж салу дәвам итә. Иксез-чиксез басуларның уңышын җыеп алганчы әле мең кат тир түгәргә кирәк. |
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды Фото: Т.Волкова 2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган....
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
Фото: Т.Волкова
2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.
2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән.
2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары һәм трибуналары булган 20 хоккей тартмасы төзелде.
Узган ел Татарстанда беренче тапкыр блок-модульле чаңгы базалары сафка бастырыла башлады. Бер елда 11 чаңгы базасы - 11 муниципаль районда берәр объект ачылды.
Спорт объектларын төзү программасы 2018 елда да дәвам итәчәк. Спорт мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм блок-модульле чаңгы базалары - барлыгы 113 яңа объектны кулланышка тапшыру көтелә. Бу максатларга республика бюджетыннан 427 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. |
Активлаштырылган күмер, әгәр аны дөрес кабул итмәсәң, сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Наталья Пугачева белдерде.
Әйтик, халыкта бу дару бар нәрсәдән дәвалый дип саналса да, белгечләр бары тик диарея, агулану, эч күбү яки бөер чистарту өчен генә актив күмерне кабул итәргә киңәш итә.
Ә менә бу даруның контрольсез кабул итү организмның суны югалтуына, диареягә яки ашказаны җәрәхәте авыруының үсешенә китерергә мөмкин.
«Активлаштырылган күмерне ашауга ике сәгать кала кабул итәргә кирәк», – дип аңлата эксперт.
Читайте нас в
Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан" |
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да...
❮
❯
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды.
Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берничә мәртәбә гол кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырды. Боз хуҗалары да берничә тапкыр күплектә уйнап, нәтиҗәгә ирешә алмады. Бу урында ике капкачының да нәтиҗәле уйнавын билгеләп үтү дөрес булыр. "Авангард" капкачысы Доминик Фурх "Ак Барс" һөҗүмчеләре Денис Голубев һәм Фёдор Малыхинның шәп мөмкинлекләрен юкка чыгарса, Эмиль Гарипов күплектә уйнаган хуҗаларга гол кертү мөмкинлеге калдырмады.
Өченче период азагында "Ак Барс", ниһаять, уңышка иреште. Гол авторы - Фёдор Малыхин. Боз хуҗаларының капкачыны алтынчы уенчыга алмаштыруы үзләре түгел, "Ак Барс" файдасына булды - Михал Йордан буш капкага гол кертте.
Хәзер дүрт җиңүгә кадәр дәвам итәчәк серия Казанга әйләнеп кайта - көндәшләр 13 һәм 15 мартта "Татнефть Арена" бозында очраша. Гомуми исәп әлегә "Ак Барс" файдасына - 2:0.
Хоккей. Гагарин кубогы. Көнчыгыш конференция. 1/2 финал раунды. 2 нче матч. "Авангард" (Омск) - "Ак Барс" (Казан) - 0:2 (0:0, 0:0, 0:2). |
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова социаль челтәрдә ирен 55 яше белән котлаган.
“... менә шундый тормышны яратучы, йомшак холыклы, шәфкатьле, игътибарлы, хәстәрлекле, безне яратучы ул өйдә... Ләкин кешеләр аны бөтенләй башкача белә. Аның шундый чын, бәхетле, намуслы һәм гадел булып калуын телим. Тагы да шуны кабатлап әйтәсем килә, сиңа тормыш яме, җан тынычлыгы, бәхет бүләк итә алуым өчен рәхмәт сүзләре ишетү - минем өчен иң зур шатлык. Мин сиңа ышанам... Туган көнең белән...”
https://kiziltan.ru/news/20074-karine-hbirova-min-sia-yshanam.html
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Өч студент кыз мәҗлес оештырган. Аннары аларның берсе бәдрәфтә курсташы белән очрашкан һәм соңгысы аңа терсәге белән тиеп киткән.
Шул аркада гауга куба һәм сугышка әйләнә. Зыян күрүче имгәнеп, дәваханәгә китерелә.
Кайбер мәгълүматлар буенча, бу хәл нибары шелтә белән тәмамланган. Тулай торактан да, уку йортыннан да берсен дә кумаганнар.
Бичара кыз полициягә гариаз язарга курка, ди. Аңа бер сугыш чукмарының туганнары суд белән янаган, имеш.
Медицина колледжында булган бу хәл таң калдырды. Шуннан соң бу шәфкать туташларын шәфкатьле дип ничек атыйсың инде...
Фото: NewsBash/ru.
Чыганак: https://kiziltan.ru/news/18401-medicina-kolledzhynda-kyzlar-sugysha.html
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2021 елга өч яшькә кадәрге балаларны тулысынча бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Бу уңайдан Башкортстанда яңа балалар бакчалары төзелә һәм сабыйларга мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге арта бара.
Тәтешле районының Иске Күрдем авылында 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелә. Ул республика Социаль максатлы программалар фонды аша финанслана һәм 94,5 миллион сумга бәяләнә. Төзүчеләр объектны 2020 елның июлендә тапшырырга планлаштыра. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Яңа бакчада физкультура, музыка заллары, медицина һәм азык-төлек блогы аерым урнашачак. Биредә проект буенча ике функциональ зона: күләгәле түбә белән җиһазландырылган уен һәм хуҗалык зоналары булачак. Төзүчеләр әлеге вакытта стеналарны күтәрә.
Иске Күрдем авылындагы 1985 елда төзелгән балалар бакчасы инде искергән һәм инде заманча таләпләргә туры килми. Анда бүген 50 бала йөри. Иске балалар бакчасының үз азык-төлек блогы бар, анда сабыйларга урындагы продуктлардан ризыклар әзерлиләр. Сөт продукциясен район үзәгеннән, урындагы сөт комбинатыннан китерәләр.
Фото: “Башинформ” агентлыгыннан
Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Balalar--bakchada--nil-r-esht-bulachak-35925/
Читайте нас в
Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан" |
Үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту – мәктәп коллективы, укытучылар өчен дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Безнең Яңа Тазлар урта белем бирү мәктәбендә аны тормышка ашыру максатында юнәлешле эшләр башкарыла. Физик культура дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Һәр бала спорт сөеп, аның белән шөгыльләнсен өчен уңайлы шартлар тудырылган. Балаларны спортка җәлеп итү өчен башта үзең үрнәк күрсәтергә кирәк. Мәктәпнең физик культура укытучысы Айрат Садыйков – спортның күп төрләрен үз иткән белгеч. Аның хакында үз эшенең остасы дип әйтергә тулы җирлек бар. Район күләмендә оештырылган ярышларда актив катнашып призлы урыннар яулавы – моңа дәлил. Мәсәлән, чаңгыда узышучылар, бассейнда йөзүчеләр арасында яхшы таныш кеше ул. Укытучы-тренерларының яхшы уңышлары укучыларында чагыла, алар да спортка тартыла. Мәсәлән, Әнүр Сафин җиңел атлетикада алдынгылыкны бирми. Ул, мәктәп данын яклап, зона ярышларында призлы урыннар алып кайта. Район “Алга”гәзите призына үткәрелгән җиңел атлетика ярышларында бүләкләнми калмый.
Күптән түгел районның физик культура һәм сәламәтләндерү комплексында үткән милли көрәш бәйгеләреннән дә укучыларыбыз җиңүләр белән кайтты. Үз авырлыклары категориясендә сигезенче сыйныф укучылары Филат Шәймарданов – беренче, Вилдан Ягафәров белән Данир Гыйзетдинов өченче урыннар яулады. Мәктәпнең кызлар һәм үсмер малайлар, егетләр командалары волейбол ярышларында сынатканы юк. Егетләр командасы берничә ел рәттән икенче урыннан төшми. Бишенче сыйныфтан уку алдынгысы Азалина Галиханова район мәктәпләре арасында үткән чаңгы ярышында икенчегә чыкты.
Укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга омтылыш, спортка сөю тәрбияли һәм туган җиребезнең патриотларын үстерә алсак, алга куелган бурычларның төп өлеше үтәлә дигән сүз.
Г. Гыйндуллина,
директорның уку-тәрбия эшләре буенча урынбасары.
Читайте нас в
1930 - 2020, Общественно- политическая газета Бураевского района, учреждена Агенством по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский Дом "Республика Башкортостан" |
Бүгеннән башлап кибетләрдә сөт – бер киштәгә, ә аны алыштыручы продукция икенче киштәгә куелачак. Ә продукциянең тышлыгында сөт мае алмаштыргыч бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат булырга тиеш.
Бу сатып алучыларга сөт сайлаганда ялгышмаска мөмкинлек бирәчәк ди “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Светлана Дивнич. Аның әйтүенчә, “Башкортстан продукты” билгесе астында азык-төлек җитештерүчеләр арасында “сөтнекеләр” лаеклы урын алып тора. “Бүген 39 предприятие, крестьян-фермер хуҗалыгы, шәхси эшкуарлар сыйфат һәм хәвефсезлек өлкәсендәге законнарга туры килгән сөт продукциясе җитештерә”, – ди ул.
Әйткәндәй, республика җитештерүчеләренең продукциясен эчке һәм тышкы базарларга чыгаруга булышлык итүче “Башкортстан продукты” проектында җирле 416 предприятие катнаша. 12 меңнән артык продукция “Башкортстан продукты” маркасы астында чыга.
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан йомшак. Һава температурасы көндез +3, +8 градус.
Сишәмбе, 3 ноябрьдә көн аяз була. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Төнлә термометр баганасы -5 градуска тиклем түбәнәя, көндез +5-тән +10 градускача җылыта.
Чәршәмбе, 4 ноябрьдә әллә ни явым-төшем көтөлми. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Һава температурасы төнлә 0, -5, көндез +5, +10 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы...
❮
❯
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз.
1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек куелыктагы камыр барлыкка килә. Сыек майда йөздереп пешерәсе. Эремчек корырак булса яхшы. Әмма бик коры эремчек пешергәндә камыр эчендә катып китәргә дә мөмкин. |
Җәйнең бер көне-ел туйдыра, дигәндәй, белгечләрнең әйтүләренә караганда җәйге бер матур көнне әзерләнгән азык терлекләрне бер атна ашатырга җитә.
❮
❯
Әлеге закончалыкны бүген һәр хуҗалыкта да диярлек истә тотып эшлиләр. Әнә шуңа "Логос", "Кама", "Азык-төлек корпорациясе", "Масловский" хуҗалыклары аяз көннең минутын да бушка үткәрмәскә тырышалар. Яңаарышлылар, мәсәлән, районыбызда беренчеләрдән булып "яшел урак"ны башлап җибәргәннәр иде. Алар инде зур оешканлык белән 370 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләргә дә өлгергәннәр. Биредә яшел массаны теземнәргә салуда Вәкил Кәримов белән Фәррах Вәлиуллин алда бара. Алар икесе дә бай тәҗрибәгә ия булган механизаторлар. Смена нормаларын арттырып үтиләр. Эш башыннан икесенә 420 гектардан артык мәйданда печән чаптырганнар.
"Районыбыз капкасы" дип йөртелгән Олы Елга авылында да яшел уракны югары темп белән алып баралар. 700 тоннага якын печән рулонлап куюлары шуның ачык мисалы. Ә монда бүген күпьеллык үлән җире 1269 гектар мәйданны били. Аның 600 гектарында масса җыеп алынган инде. Терлек азыгы хәзерләүдә барлык механиазторлар да бер тигез дәрәҗәдә диярлек актив катнашалар. "Полесье" комбайны белән печән чабуда эшләүче Сергей Гордеев, Андрей Лабановка хуҗалыкта гына түгел, районда да тиңнәр юктыр, мөгаен. Алар үз эшләрен тоткарлыксыз, сыйфатлы итеп башкаралар. Ә инде кипкән печәнне рулонлауда хуҗалык уңганнары Фирдүс Каюмов, Александр Егоров, Николай Андронов мактала. Кыскасы, камалыларның эше шундый югары темп белән барса, быел да 1,5 елга җитәрлек печән әзерләрләр, мөгаен. Бүгенге активлыклары шуны фаразлый.
"Логос", "Масловский" хуҗалыкларында да печән әзерләүдә өлгерлек күрсәтәләр. Логослылар 500 тонна печән рулонласа, масловкалылар 450 тоннан печән әзерләп куйганнар. Алар сенаж салуны да уңышлы алып баралар.
Бер сүз белән әйткәндә, бүген авылда печән өсте әнә шундый югары темплар белән бара. Һәр хуҗалыкның малларга кыш буена җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык әзерләп каласы килә. |
Сишәмбе көнне "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ беренчел бүлекчәсенең 65 әгъзасы гамәлдәге составның эш нәтиҗәләре буенча отчет-сайлау җыелышында катнашты. Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибен билгеләп, җыелыш карары буенча сәяси совет әгъзасы, партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре вазифаларын башкаручы, Социаль яклау идарәсе...
Сишәмбе көнне "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ беренчел бүлекчәсенең 65 әгъзасы гамәлдәге составның эш нәтиҗәләре буенча отчет-сайлау җыелышында катнашты.
Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибен билгеләп, җыелыш карары буенча сәяси совет әгъзасы, партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы секретаре вазифаларын башкаручы, Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина, сәяси совет әгъзасы, Л.Карпов ис. химзавод директоры Дамир Шәмсин, сәяси совет әгъзасы, химзаводның беренчел бүлекчәсе секретаре, профком рәисе Зөфәр Сәгъдиев президиумда урын алдылар.
Партиянең беренчел бүлекчәсе советы эшчәнлеге турында отчет доклады белән Зөфәр Сәгъдиев чыгыш ясады, социаль әһәмиятле бурычларны һәм сәяси юнәлештәге мәсьәләләрнең киң спектрын да кертеп, билгеләнгән барлык юнәлешләр буенча эш башкарылуын әйтте.
Ревизор Татьяна Митшина партия бүлекчәсенең финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында отчет тәкъдим итте, әгъзалык взносларының үз вакытында җыелуын, тикшерүләр барышында хокук бозулар булмавын ассызыклады.
Фикер алышуларда партия әгъзасы, автотранспорт цехының хезмәтне нормалаштыру буенча икътисадчысы Юлия Сударикова чыгыш ясады.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова партиянең беренчел бүлекчәсе советының яңа составын сайлау процедурасы белән таныштырды.
Партия Уставы нигезендә сайлау процедурасы яшерен рәвештә тавыш бирүне билгеләде. Аны үткәрүгә керешкәнче, җыелыш эшче органнарның беркетмәләрен раслады. Редакция комиссиясе рәисе итеп Рөстәм Борһанов расланды, секретаре - Валентина Башарова, счет комиссиясе рәисе - Марина Гудовских, секретаре - Надежда Нургалиева.
Рәислек итүченең тәкъдиме буенча, секретарь һәм ревизор сайлау буенча яшерен тавыш бирү бер турга берләштерелде. Устав нигезендә альтернатив сайлаулар үткәрүне исәпкә алып, секретарь сайлау бюллетененә Зөфәр Сәгъдиев һәм заводның КИПиА слесаре Сергей Бусыгин кандидатуралары кертелде. Аларның һәркайсы үз эш программасы белән таныштырды.
Ревизор сайлау буенча яшерен тавыш бирү бюллетененә Юлия Сударикова кандидатурасы кертелде. Нәтиҗәдә күпчелек тавыш белән бүлекчәнең секретаре итеп Зөфәр Сәгъдиев сайланды, ревизоры - Юлия Сударикова. Җыелыш бертавыштан счет комиссиясе беркетмәсен раслады.
Аннан соң яшерен тавыш бирү белән беренчел Советның яңа составы расланды. Аңа партия әгъзалары Дамир Шәмсин, Татьяна Митшина, Рөстәм Борһанов, Валентина Башарова һәм яңадан сайланган секретарь Зөфәр Сәгъдиев керде.
Алдан өйрәнүне исәпкә алып, бердәмроссиялеләр беренчел бүлекчәнең ревизоры турында положениене расладылар һәм бертавыштан Дамир Шәмсинны, Зөфәр Сәгъдиевны һәм Валентина Башарованы партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе XX отчет-сайлау конференциясенә делегатлар итеп сайладылар.
Химзавод кунагы Светлана Соколова җыелышка йомгак ясады, сәяси чараның югары дәрәҗәдә оештырылганлыгын билгеләде, партиялеләрнең отчет елларындагы эшеннән канәгать калды һәм Советның яңа составын сайлануы белән котлады.
Беренчел бүлекчәнең актив әгъзалары Зөфәр Сәгъдиев һәм Татьяна Митшина бердәмроссиялеләрнең җирле бүлекчәсе рәхмәт хатларына лаек булдылар. Бүләкләрне Әлфия Салаватуллина тапшырды. Форсаттан файдаланып, ул предприятие җитәкчесе Дамир Шәмсинга районның социаль учреждениеләре эшчәнлегендә актив катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Җавап сүзе белән Дамир Шәмсин чыгыш ясады, партия әгъзаларының предприятие эшчәнлеге мәсьәләләрен хәл итүгә керткән өлешен, җәмәгать тормышында актив катнашуларын билгеләде, хәрәкәт ветераннарына аерым акцент ясады һәм активистларга - "Заводская трибуна" газетасының баш мөхәррире Светлана Романовага һәм тышкы икътисадый элемтәләр бүлеге начальнигы Андрей Федоровка бүләкләр тапшырды. |
"Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена...
❮
❯
"Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресенчә. Гаилә - гомер буена янәшәбездә булган иң якын кешеләр, бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп, матур мөгамәләдә яшәү, шәхес буларак формалашуга һәм үсүгә этәргеч ясаучы уңай, җылы атмосфера. Җәмгыятьнең нигезе буларак, гаилә мәдәни гореф-гадәтләрне, гомумкешелек кыйммәтләрен һәм буыннар бәйләнешен саклаучы да булып тора.
Өнсә авылыннан Рузалия белән Ренат Лотфуллиннарның тормышындагы мөһим вакыйга Халыкара гаилә көненә туры килә. Алар 15 нче майда бергә яшәүләренең алтын туен билгеләп үтәчәкләр. Әлеге илле елның һәр көне бер-берсен яратучы ике кеше өчен бәя биреп бетергесез тарихка әверелгән.
1965 елның маендагы бик матур көннәрнең берсендә Лотфуллиннар капкасы төбенә тарантас җигелгән ат килеп туктый. Авыл җирендә туй турындагы хәбәр җил тизлегендә тарала һәм күп кеше, кәләшне карарга дип, шушы йорт янына җыела. Кәләш шушы авылданмы, әллә башка берәр төбәктәнме - моның бернинди әһәмияте дә юк. Кәләшнең һәркайсы да матур була, барысын да күрәсе килә. Рузалия белән Ренатны да шулай кияүнең туган-тумачалары гына түгел, күршеләре дә каршы ала.
Рузалия дә, Ренат та ишле гаиләдә үскәннәр. Икесе дә бер авылдан, Ренат Рузалиядән олырак булса да, төрле елларда бер үк мәктәптә белем алганнар, бер-берсен генә түгел, барлык туган-тумачаларын да беләләр. Ренатның әнисе Гайшәбикә апа белән әтисе Лотфулла абый улларының Гөлсем апа белән Гыйният абыйның эшчән кызларына өйләнергә җые-нуын белгәч, бик сөе-нәләр. Бу ике гаилә дә авылда абруйлы булалар, алар янына кеше өзелми - кайсы ярдәм сорап килә, кайсы - ки-ңәшләшергә. Бу йортларда авылдашларын һәрчак якты йөз белән каршы алалар. Мондый күркәм гадәтне Рузалия Гыйният кызы белән Ренат Лотфулла улы да дәвам иттерә.
- Әлеге нәселнең укымышлы-зыялы булуын, зирәклеген Рузалиянең апасы Рушаниянең хөр-мәтле абыстаебыз булуына карап та әйтергә мөмкин. Аның улы Айдар да мәчеткә йөри, барлык дини йолаларны, шәригать кануннарын әйбәт белә. Авылдашлары мө-рәҗәгать иткәндә ярдәмсез калдырмый, - диде Каенлык авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Мөршидә апа Нотфуллина.
Ирле-хатынлы Лотфуллиннар үз вакытында К.Маркс исемендәге колхозның алдынгы хезмәтчәннәре булалар. Рузалия күп еллар терлекчелектә эшли, сыерлар сава. Ул һәрвакытта да тапшырылган эшне намус белән башкаручы алдынгы хезмәтчән була. Пенсиягә китәр алдыннан күпмедер вакыт милли аяк киемнәре цехында чигүче булып эшли. Ренат исә гади колхозчы да, бригадир да, ферма мөдире дә була.
- Ренат бик пөхтә, намуслы кеше. Ул күп еллар халыктан сөт җыйды. Колхоз фермасында җитештерелгәне белән бергә аны сөт заводына илтте. Тапшырылган сөт өчен халыкка акчаны үз вакытында биреп барды, аннан зарланучылар булмады, - дип сөйләде Мөршидә апа. - Гомумән, бик әйбәт гаилә бу. Шушы авылда инде 51 ел яшим, алар турында беркайчан да начар сүз ишеткәнем булмады. Тырышлыклары бәрабәренә муллыкта яшиләр, - дип өстәде ул.
Реклама
Рузалия белән Ренат бер ул һәм ике кыз тәрбия-ләп үстергәннәр, алар барысы да, укып, һөнәрле булганнар һәм үз тормышларын әти-әниләре үрнәгендә корганнар. Олы кызлары Фәридә Казанда кооперация техникумын тәмамлаган. Җәмәгать туклануы предприятиеләренең берсендә технолог булып эшли. Ире Зөфәр белән менә дигән ике кыз үстергәннәр. Уллары Илнур хатыны Люция белән ике ул тәрбияләгәннәр. Илнур Усад һөнәр училищесын тәмамлаган. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, янгын частенә эшкә урнашкан, әмма, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, һөнәрен үзгәртергә туры килгән. Люция Каенлык мәктә-бендә эшли. Лотфуллиннарның кече кызлары Ризәлә әти-әнисе янында, ул - әнисенең алмаштыргысыз ярдәмчесе.
- Рузалия апа белән Ренат абый гаиләнең барлык рәхәтлекләрен, байлыгын үз көчләре белән тырышып таптылар һәм хәзер муллыкта яшиләр. Алар бер-берсен яшьтән үк белеп, яратышып өйләнештеләр. Ягымлы, аралашучан, киң күңеллеләр. Туган-тумачалары белән генә түгел, күршеләре, авылдашлары белән дә матур, тыныч, тату яшиләр. Алар - авылның хөрмәткә лаеклы кешеләре, без моны беләбез һәм алар белән горурланабыз, - диде үзенең туганнары турында Мөрфидә Миңгалеева.
Гаиләдәге бәхетле, матур тормыш турында сөйләгәндә Рузалия Гыйният кызы ир белән хатынның холкындагы сабырлык, түземлелекне беренче урынга куйды.
- Дөнья булгач, төрле хәлләр булгалый. Иң мөһиме - сабырлык саклау һәм кызган килеш бер-береңә күңелсез сүзләр әйтеп ташламау. Без, Аллага шөкер, тату яшибез. Икәү булганда тормыш авырлыкларын кичерүе дә җиңелрәк бит, бергәләп шатлануы да рәхәт, - диде ул.
Гаиләне тоташтырган җепләрнең ныклыгын сынау өчен илле ел аз вакыт түгел. Рузалия Гыйният кызы һәм Ренат Лотфулла улы бу сынауны уңышлы узганнар. Ул гына да түгел, алар үзләренең тормыш рәвеше белән балаларына да, туган авылларының яшь гаиләләренә дә матур үрнәк күрсәтәләр. Алтын юбилейлары белән котлап, аларга бәхет, шатлыклар, әле күп еллар менә шулай бер-берсенә терәк булып, матур яшәүләрен, сәламәтлек һәм иминлекләр телибез.
безнең белешмә
Халыкара гаилә көне, 1994 елдан башлап, ел саен 15 майда билгеләп үтелә. Узган гасырның
90 нчы еллар башында гаиләләрне яклау көне истәлекле көннәр календаренда очраклы рәвештә генә барлыкка килмәгән. Берләшкән Милләтләр оешмасы җәмгыятьнең гаилә кебек мөһим ячейкасының күп илләрдә әһәмияте кимүенә һәм үзенең социаль юнәлешен югалта баруына нык борчылуын белдерә. 90 нчы еллар башында бөтен дөньяда аерылышулар саны кискен артты һәм утыз яшькә җитеп, бер тапкыр да никах теркәмәгән кешеләр күбәйде. Демографик кризис 90 нчы елларга туры килә. Шуның аркасында күп илләрдә үлем очраклары балалар туу дәрәҗәсеннән күпкә артып китә.
Гаиләгә ярдәм көнен булдыруның төп максаты - киң җәмәгатьчелекнең игътибарын гаиләгә кагылышлы бик күп проблемаларга һәм кыенлыкларга юнәлтү һәм кризислы хәлдән тиз арада чыгу өчен иң кулай карарлар табу. |
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр...
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар.
Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч бирүчеләр күп иде. Чирмешән егетләренә башта ук көчле көндәшләр туры килде, алай да Чаллы, аннары Түбән Кама командалары безнекеләргә тиз бирелде, ә финалда мөслимлеләр дә "сынды". Шулай итеп, спортның бу төрендә кубок Чирмешәндә калды. Мөслим арканчылары - икенче, Түбән Кама командасы - өченче. Призлы урыннар алучыларга, һәр катнашучыга да бүләкләр тапшырдылар.
Суда йөзү буенча да якташларыбыз алга чыкты. Лашман егетләре бассейнда ничек тиз йөзәсен яхшы беләләр икән. Шушы командадан Равил Миһманов шәхси беренчелектә җиңүче.
-Без мәктәп бассейнында еш шөгыльләнәбез, ярышларга да баргалыйбыз,- ди Лашман егете Тимербулат Билалов. Ул да йөзүдә елдан-ел остара баруын раслады.
Кул көрәштерүдә Башкортстан, Октябрьск шәһәреннән килгән 25 яшьлек Руслан Бадукшановка тиңнәр юк иде. -Армспорт белән ике еллап шөгыльләнәм,- ди бүген кубок һәм башка бүләкләр алган спортчы. -Чирмешәндәге спартакиада хакында Чаллыда яшәүче абыем хәбәр итте, алданрак белсәк, монда күбрәк составта да килер идек. Татарстанда спортка игътибар көчле, сездә җиңү - зур дәрәҗә.
-Кул көрәштерүдә катнашу өчен иң башта имтихан тотарга туры килде: егетләр дога да укыдылар, намаз уку тәртибен дә сораштык,- ди бу бәйге хөкемдары Рәмил Гыйматдинов.
Башка бәйгеләрдән шактый озаккарак сузылган волейболда күршеләребез - лениногорскилылар, ә өстәл теннисында Сарман егетләре - җиңүчеләр.
-Килүегез өчен зур рәхмәт. Мөселманнарның кем икәнен, булган халык икәнен, үзебезнең яхшы якларыбызны күрсәтегез,- диде муниципаль район башлыгы Наил Зарипов, бәйге кунакларын сәламләп. -Бер-беребезгә дус, ягымлы булыйк, бер-беребезне вакытында ялгыш адым ясаудан туктатырга тырышыйк.
Татарстан Республикасы Диния нәзарәтеннән килгән вәкил - мөфти урынбасары Илдар Баязитов бу ярышның күрешергә, араларны якынайтырга бер форсат булуын әйтте, оештыручыларга, район хакимиятенә рәхмәт җиткерде.
Спартакиадада 140лап спортчы катнашты. Килүчеләр тагын да күбрәк булыр иде, тик алдагы төндә, иртән дә буран котырды.
"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексына ярышка килгән кунак спортчыларны мәчетләребез вәкилләре көн буе табын яныннан да җибәрмәделәр. Кара Чишмәдән телеңне йотарлык тәмле коймаклар китерсәләр, Керкәле, Чирмешән һәм башка кайбер авыллар мәчетләре көче белән зур казаннарда пылау пешергәннәр, бәлеш тә өлгерткәннәр. Өстәлләргә әллә ничә төрле пирог, яшелчә куйдылар, чәй гел кайнап торды. Бик тырышканнар, Алланың рәхмәте яусын. Уеннарны бер бәхәссез оештырган хөкемдарларның гаделлеге, осталыгы да югары бәя куярлык.
-Спартакиадага җыйнау әзерләндек, бик күп бүләкләр алдык,- ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. -Бу изге эштә өлеше булган һәркемгә Аллаһының рәхмәтләре ирешсен.
Мөхтәсибәт каршында оешкан яшьләр бүлеге өчен бүгенге чара үзенә күрә бер сынау да булды. Фаиз Билалов, Шәүкәт Хәйруллин, Хәким Мәссаров бу бүлекнең эшен җанландыру өчен бик активлар.
...Чирмешәндә булган спорт бәйгесендә катнашучылар һәр эшләрен "бисмилла" әйтеп башладылар. Бүген дә алар намазларын калдырмадылар, вәгазь дә тыңладылар, һәр җиңүләрендә Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен тоюларын белдерделәр. Ярышның девизы да күркәм: "Ислам дине актив тормыш яклы, ислам дине террорга каршы!"
Яшьләребез иманлы, белемле, максатчан, кыю, тәвәккәл. Алар көчле дә. Бездә узган спартакиада моны кабат раслады. |
Биектау районы хуҗалыкларына 647 гектар бәрәңге алырга кирәк. Иң зур мәйдан - 250 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Инде беренче гектарлардан бәрәңге җыеп алынган. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә укытучылары белән бергә укучылар көн саен үз ашханәләре өчен продукция әзерлиләр. Узган якшәмбедә алар 50 тоннадан артык бәрәңге җыйдылар. Беренче сменада...
Биектау районы хуҗалыкларына 647 гектар бәрәңге алырга кирәк.
Иң зур мәйдан - 250 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Инде беренче гектарлардан бәрәңге җыеп алынган. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә укытучылары белән бергә укучылар көн саен үз ашханәләре өчен продукция әзерлиләр. Узган якшәмбедә алар 50 тоннадан артык бәрәңге җыйдылар. Беренче сменада бәрәңге чүпләргә 80 кеше чыкты, икенчесендә 67. Эш көннәрендә басуга сменалап 100 әр кеше чыга.
Реклама
"Икенче икмәк"не шулай ук "Ватан", "Татарстан" АФ җаваплылыгы чикле ширкәтләрендә һәм фермер хуҗалыкларында да алалар. Дүшәмбегә тулаем җыем 213 тонна тәшкил итте. |
Татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукай Кушлавыч авылында 1886 елнын 14 (26) апрелендә дөньяга килә. Анын әтисе, указлы мулла—Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев (1824—1886) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый. 1886 елнын август ахырында вафат була. 1890 елда шагыйрьнен әнисе Мәмдүдә Балтач районы Саена пүчинкәсе авылы мулласына янадан кияүгә чыга һәм улын үзе белән ала.
1955 елда Кушлавычта шагыйрьнен бронзадан эшләнгән бюсты куела (скульптор И А Новоселов). 1976 елда Тукайга багышланган музей ачылды.
Флера Гыйззәтуллина Кушлавыч турындагы шигырен Габдулла Тукай белән бәйләп язган Аңа Луиза Батыр-Болгари көй иҗат иткән Бу шигырь юллары йөрәк кылларын тибрәтә:
Куш каеннар шаулый Кушлавычта,
Йөрәкләрне ялгый сагыш-моң.
И. Кушлавыч, тәүге бишеге син Тукай моңы иңгән ятышның
Кушымта:
И, Кучилавыч. җырга юл ярганда Каеннарның чугын тарама Халык кичерешләре, тирән үкенечләре Сызлый йөрәктәге ярада
Юлчыларның, якты хәтер фалы Кушкаенга кунар кошлар ич!
Җырлап сулган ятим шагыйреңне Сагынасың, изге Кучилавыч
Тукай җаны төсле үрсәләнеп Уза еллар көрәш гамендә.
Гжыр.лардан әрнү саркып тора Каеннарның күз яшьләрендә
Авыл атамасы тарихи-географик, географик-статистик чыганакларда еш очрый
Алат юлы өстендәге бу авыл Казан ханлыгы чоры авыллары исемлегендә искә алына Авыл атамасы И П. Ермолаев хезмәтендә 1676 елнын 24 июль датасы белән теркәлгән
Д А Корсаков (1908) җыентыгында Кушлавыч авылы чишмә янына утырган дип телгә алына. Анда 89 йомышлы татар яшәгән Шунда ук—Кушлавыч пүчинкәсе дә искә алына, анда 18 йомышлы татар теркәлгән. 1761-1866 елларда үткәрелгән
Дәвамы. Башы журналның 2006 елгы 6 санында
Генераль ызанлау мәгълүматларыннан күренгәнчә. Кушлавыч авылында һәм Кушлавыч пүчинкәсендә йомышлы татарлар яшәгән А. Артемьев китабыннан < 1866) күренгәнчә, Кушлавычның 86 хуҗалыгында 384 ир-ат һәм 356 хатын-кыз исәпкә алынган, авылда мәчет эшләгән Кушлавыч авылы турында Н Н Вечеслав <1878) мондый мәгълүмат бирә Чишмә суы һәм коры чокыр янына утырган Кчшлавыч авылындагы 121 йортта 368 ир-ат һәм 342 хатын-кыз көн күргән Анда бер агач мәчет, кибет һәм тимерче алачыгы булган Кушлавыч авылы И А Износков китабында (1895) телгә алына. Анда 120 хужалык булып, ислам динендәге 411 ир- ат, 383 хатын-кыз яшәгән Халык бик тырышып умартачылык белән шөгыльләнгән 1898 елгы исемлектә Кушлавыч авылында татарлар яши дип искә алына К.П Берстель мәгълүматларына (1908) караганда, авылда барлыгы 798 татар кешесе яшәгән.
Нажия Борһанова язуына караганда. Кушлавыч. Югары Сәрдә һәм Урга Сәрдә авыллары июнь аеның 17-20 көннәрендә Сәрдә жыены бәйрәм иткәннәр Жыеины икенче төрле Кушлавыч дип тә атаганнар
ОЛЫ буын вәкилләре сөйләвенә караганда, борын заманнарда авыл урынына икс кеше килеп утырган. Аларнын берсе елганын бер як ярына, икенчесе икенче як ярына йорт торгызган. Тора-бара бер-берсснә бик нык ошаган ике урам барлыкка килгән һәм шуннан чыгып авылны Кушлавыч дип атаганнар Шуны да әйтеп китик. «Үзбәк энииклопедиясе»ндә «Кушлавыч» атамасы Кышлавыч рәвешендә бирелгән (Кышлак мәгънәсендә).
Бу тирәләрдә элек урман булганлыгын елга-инеш атамаларыннан күрәбез Каенлы елга тирәсендә, билгеле инде, каеннар үскән Ылыс елгасы исеме елга буенда чыршы, нарат агачлары күп үскәнгә бирелгән. Баланлы елга атамасының да килеп чыгышы бик аңлаешлы.
Кушлавыч авылы табигатьнең матур урынына. Габдулла Тукай язганча, тау башына салынган Ул Краена суынын ике ярына урнашкан һәм хәзер ике туры урамнан тора. Исемнәре Аргы як һәм Бирге як Элек авыл бик зур булган, урамнарын Эш урамы. Тегәрҗеп урамы. Түбән оч. Югары оч. Чүлмәк атавы дин йөрткәннәр. Хәзерге вакытта тулардан Чүлмәк агавы гына сакланып калган. Ул авыл читендә, тау башында. Элек бу атауда яшәгән халык чүлмәк ясаган, кызыл балчык ала торган урыннары әле дә билгеле Бу атауда сугышка кадәр 25 хужалык яшәгән, ә хәзер 4 хуҗалык калган Авылның Бирге як урамын сусыл коры елга кисә, ул Тимерче елгасы дип атала, чөнки елга башланган урында тимерче алачыгы булган Авыл эчендә Питрән чишмәсе һәм коесы бар Чардуган елгасының исеме бу елга янына бер юлчының күмелгән булуына бәйле Кабергә чардуган корылган һәм коры килгән елларда әбиләр, шул кабер янына барын, сәдака куялар, дога кылалар һәм Ходайдан янгыр сорыйлар. Җырлы елга ташлар1а бәрелеп монлы авазлар чыгарып акканга шулай йөртелә Кишет елгасы-шул исемдәге авыл ягыннан агып килгән өчен шулай аталган. Баткак елганын бу исеме тирәсе сазламык, юеш булып торган өчен бирелгән Чукрак елгасы чукракланган Зиннәтулла абзый ое янәшәсеннән үткән Авыл басуыннан Сыер, Үгез. Кече су елгалары һ 6 ага
Авылда, тау астында Тукай чишмәсе дип аталган чишмә бар Кунакка! килүчеләр бу чишмәгә күз салмыйча китмиләр Авылда тагын Котый чишмәсе бар Аны Хөснетдин исемле кеше карап һәм чистартып торган Халык Хөснетдин исемен кыскартып Котый дип атап йөртә икән Авыл кырыендагы болынлыкны Яшелчә бакчасы дип йөртәләр, элек анда бакча булган Казан арты районнарының гоньиктарак урнашкан һәр авылында диярлек чирмеш, әкәйләр белән бәйләнешле атамалар бар. Кушлавыч авылында да чирмеш каберләре дип аталган урыннар халык хәтерендә саклана. Авыл эчендәге зиратта Габдулла Тукай этисенсн кабере бар. Авыл халкы кабергә таш куйган һәм чардуган корган, аны даими карап торалар
Кушлавычта мәдәният йорты, медпункт, элемтә үзәк-, балалар бакчасы, китапханә бар. күмгән түгел генә башлангыч мәктән төзелгән, хәзер унбер еллык мәктәп салынып беткән. Мәктәп элек мәчет бинасына урнашкан булган Хәзер авылла яна мәчет җиткерелгән.
Казанның Насыйри урамында (19а йорт) М Вәлишин йорты бар Мәрждни мәчете динарлары белән әйләндереп алышан ике кат 1ы агач йорт \1\ гасыр уртасында М Вәлишин тарафыннан төзелгән. 1872елдайорт хуҗасы Захарьсв урамы сызыгында (архитектор Шмлков проекты буенча) беренче катында кибет урнашкан ике катлы кирпеч флигель төзеткән
Мифтахетдин Вәлишин (1811 — 1904) чыгышы белән Казан өязенең Кушлавыч авылыннан (Татарстанның хәзерге Арча районына керә) булган, икмәк һәм бакалея товарлары белән сату иткән. 1870 елда ул һәм сәүдәгәр Г. Абдуллин яңа татар бистәсендә кирпечтән мәчетләр төзелешенә матди ярдәм күрсәткән. Сәүдәгәрнең улы Мөхәммәт Вәлишин (туган елы—16.09.1881) 1915 елда Г Кармев чакыруы буенча «Сәйяр» труппасында актер булып эшли башлаган. Әтисе вафатыннан сон мирас булып йорт анын милкенә күчкән.
Кушлавыч авылы халкы үзәкләштерелгән газ яга, юлларга асфальт түшәлгән.
Халык әби-баба, ата-ана ята торган зиратны карап тора Анын тирә-юне койма белән тотып алынган, каберләр тазартыла, чардуганнар буяла.
Караучысы булмаган олылар халыкның игътибар үзәгендә торалар. Ялгыз олыларны махсус хезмәт хакы түләп караучылар да бар Хезмәт хакын авыл хакимияте түли.
Авыл халкы тырыш һәм унган. Тормышлары әйбәт, киләчәккә алар ышаныч белән карыйлар
Шагыйрь һәм прозаик Әнәс Касыйм улы Галиев Кушлавыч авылында туып үскән
Күәм
Авыл атамаларының һәрберсе диярлек чал тарихка барып тоташуы турында без әйттек инде Әгәр ономастика, топонимия мәгълүматлары тарих, этнография, археология, мифология, фольклор хезмәтләрендәге документаль информация һәм тел жәүһәрләре белән ныгытылып барылса, топонимның мәгънәсен ачу халыкның килеп чыгышын ачыклау өчен өстәмә материаллар бирә. Күәм атамасы да шактый серле һәм катлаулы бер дөнья тәшкил итә.
Күәм авылы Әтнә районында, район үзәгеннән 7 чакрымда, тимер юл станциясе Коркачыктан—37, Казан шәһәреннән 78 чакрым ераклыкта урнашкан. Күәм— җирле үзидарә советы үзәге. Анын даирәсенә Әйшияз, Дусым. Җилгелде, Каенсар, Казак Үртәме авыллары керә.
Атама тарихи чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм башка хезмәтләрдә телгә алына.
Алат юлы өстендәге Күәм авылы Казан ханлыгы чорында ук булган. Казан өязенең теркәү кенәгәләрендә (1602-03 еллар) Күәм авылы искә алына, анда йомышлы һәм ясаклы татарлар яшәгәнлеге күрсәтелә. 1648 елның май ае белән Күәм атамасы И П Ермолаев хезмәтендә теркәлгән
„ Д А Корсаков (XVIII йөз) авыл турында түбәндәге мәгълүматларны бирә. Иске Йомышлы Күәмдә 39 йомышлы татар, Яңа Йомышлы Күәмдә 255 йомышлы татар, Күәм авылында 48 йомышлы татар яшәгән А. Артемьев җыентыгында (1866) да Күәм искә алына. Пүчинкәдән башланган Күәм (Кубян с починка) авылындагы 274 хуҗалыкта 901 ир-ат һәм 886 хатын-кыз көн иткән, бер мәчет булган. Күәм авылындагы 38 йортта 146 ир-ат һәм 132 хатын-кыз исәпләнгән, авылда бер мәчет эшләгән Күәм Пүчинкәсенен 9 йортында 21 ир-ат һәм 14 хатын-кыз яшәгән Иске Күәмдә 12 йорт булып, анда 43 ир-ат, 39 хатын-кыз гомер кичергән, бер мәчет булган. 1898 елгы хезмәттә Күбәндә (шулай язылган) татарлар яшәгәнлеге әйтелә. К П Берстель җыентыгындагы (1908) мәгълүматларга караганда, Күәм Пүчинкәсендә 566. Иске Күәмдә 67, Пүчинкәдән башланган Күәм (Кубян с починка) авылында 4128 татар кешесе яшәгән.
Н Борһанова мәгълүматларына караганда, элекке заманнарда Күәм, Әйшияз (Әшиасты), Үртәм. Казак Үртәме, Күлле Киме, Жилгелде, Бактачы, Каенсар авыллары халкы бергә җыелып июнь аенын беренче декадасында Калатау исемле җыен бәйрәме үткәргән.
Күәм атамасы нәрсә аңлата сон? Исемендә нинди сер саклый бу авыл?
И ке теллелек, ягъни татар һәм рус телләренең үзара бәйләнеше һәм бер-берсенә йогынтысы көчәйгән чорларда атамалар еш кына ике төрле итеп әйтеләләр һәм язылалар. Кайбер очракларда атаманын рус теле формасы борынгылыкны күбрәк саклаган булып чыга. Бу очракта русча Кубян атамасы борынгы формага якынрак Вакытлар үтү белән бу топонимның төзелеш калыбы бераз үзгәргән Куман ____________________________________________ кубан,
коман-кобан сүпәренен, ягъни этнонимнарынын параллель төрдәшләре булып кулланылуы академик Мирфатыйх Зәкиев хезмәтләрендә карала ... Урта Идел буйларына команнар болгарлар килеп утырганга кадәрге чорларда ук саркып кергәннәрдер һәм бу тирәләргә әле кыпчаклар килгәнче үк коман-кобан—кабан атамасы алган ойконимнар һәм гидронимнар барлыкка килүгә сәбәпче булганнардыр»,—дип яза ул.
Кыпчаклар—һуннар яшәгән чорларга кадәр үк билгеле булган борынгы кабилә- кавемнәр. Европала аларны команнар дип атап йорткәннәр Европалылар бу кабмлә- каиемнәр турында һуннар, торклар һәм бәжәнәкләр чорыннан ук хәбәрдар булса кирәк Бу хәбәрдарлык Венгриядә Коман исемендә ике өлкә һәм Македониядә Коман атамасы алган шәһәр булуы белән дәлилләнә Гарәп галиме Идриси географиясендә (XII йөз) кыпчаклар җирендә Ак, Кара. Тышкы Кумания өлкәләре кара-каршы куела. Б А Рыбаков фикере буенча. Ак (Көнбатыш) Кумания Днепр һәм Днестр елгалары ярындагы күчмә кыпчак кавем-кабиләләр җирен берләштергән. Кара Куманиянен үзәге Төньяк Донец елгасы булган Әхмәт Булатов язуына караганда, кыпчакларның бер варисы булган нугайларны морлва-эрэәләр кубан, губин, губан (коман) дип атаганнар. Мирфатыйх Зәкиев аларны кыпчак культурасын дәвам итүчеләр, гадәти төрки телдә сөйләшүчеләр һәм татар-мишәрләр арасына кушылып эрегәннәр (ассимиляиияләнгәннәр) дип карый Куман—кобан этнонимнары төркиләр элек һәм хәзер яшәгән урыннарда шактый күп очрый Элекке Казан өязендәге Кубан —Чур дигән авыл хәзер Плаксиха дип атала Бу ояга тагын Зоя суынын сул кушылдыгы Гобенә (Кубня) атамасы да керә Самара өлкәсендә татар авылы Губан-күл (Кубань куль). Ука суы бассейнында Коман күле, Кобан чокыры. Ульян өлкәсендә Губань авылы. Россиянен көнчыгышында һәм Төньяк Кавказда Кубань елгалары, Осетия һәм Аджария республикасында Кобан авылы. Әзәрбәйжаннын. Жәлилабад районында Команлы авылы бар Төньяк Осетиянен Кобан тарлавыгында Кобан исемле авыл билгеле Бу авылда Бикмурзаев. Татаров. Кангимсров. Апаен һ. б. фамилияләр күп очрый Осетия топонимиясен җентекләп өйрәнгән А. Цагаева бу атамаларны» коман этнонимы белән бәйләнгән булуын бик күп мәгълүматлар белән дәлилли «Тарихтан билгеле булганча, -дип яза А. Цагаева, —Кубанда, Зеленчук районында хәзерге осстиннарнын бабалары төрки кавем-кабиләләр белән бергә күрше булып яшәгәннәр һәм бу этнонимны аларлан кабул иткәннәр» Кумамда һәм Олы Куманда атамалары Таулы Алтаймын төньяк-көнбатыш районнарында, Украинада, Молдованы» төрки гагауз халыклары яши торган җирләрендә очрый. Джованьолинын «Спартак* романында «Коман юлы» дигән агама телгә алына.
Димәк, ӘТНӨ районындагы авыл атамасы Күәмнен тарихы тирәнгә китә
Авыл утырган урын бик матур. Аны икегә бүлеп Күәм суы ага Анын ярларын бөдрә таллар бизи. Жәй көне ул каз-үрдәк белән тула, балаларнын шат тавышына күмелә. Кояш чыгышында Таңатыр исемле агачлык күренеп тора Бу урынны гөмбә җыючылар бик ярата.
Авыл тирәсендә, ямь өстенә ямь өстәп. Чупай. Шәриф. Шомыртлы яки Үртим. Дусым, Арты күпер. Бирге күпер, Усаклы күпер. Күсәкәй. Танатыр. Кала асты. Казаклар. Татлы бай. Каенлык. Жалбәк. Балчык базы Ишчура. Коры елга. Күәм Казаклары, Шәриф һ б исемле елгалар ага Тирә-юнендә печәнлек, җиләклек Табигатьнең бу матур почмакларына килсән. моннан кайтып китәсе дә килми Авыл читендә Кала асты дигән урын бар Анда изге кешеләр күмелгән дип сөйлиләр Яныннан Изгеләр чишмәсе ага Һәр җәйне бу урынга аби-бабалар килә, изгеләргә дога кылып, сәдака калдыра, чишмәсеннән су алып эчә Элек монда кала булгандыр дигән фикер яши Авыл читемдә Казаклар дип йөртелгән елга һәм зират бар БУ тирәдә үз җирләре, үзәннәре, болыннары булган кечерәк кенә Казаклар авызы урнашкан булган Ана казак хезмәте итеп кайткан татар кешесе нигез салган дип сөйлиләр Авылда Моталлап исеше дан тоткан бай булуы да билгеле Колхозлашу елларында алар берничә урам булып Күәмгә кушылганнар Хәзер бу урамнар юк ул урынла ферма калкып чыккан Елганы һәм зиратны Казаклар исеме белән атап йөртәләр Авызда тагын бер истәлекле урын —Кәҗә гау башы Анын үзенә күрә тарихы бар Сугыш елларында барлык ирләр дә сугышта була Газизә исемле хатыннын берсеннән-берсе кечкенә алты баласы һәм бер кәҗәсе була Я> җитә Кәҗәгә ашатырга иске печән күптән беткән, ә янасы үсмәгән Гази ы үзән чыга башлаган калкулыкка кәҗәсен арканлый да. арба гартын район үзәгенә китә, ә
балаларына кәҗәгә күз-колак булырга кушып калдыра Балаларының өлкәненә дә 9 яшь кенә була. Алар уен белән мавыгып кәжәне бөтенләй оныталар. Ә әниләре районнан төнлә генә кайта. Бу вакытта кәжәдән җилләр искән—бер явызы урлап киткән була. Ятимнәр көн саен тауга менеп кәжә эзләгәннәр..
Хәзер бу тирәләрне сөргәннәр. Олылар аны әле дә Кәжә тау башы дип атап йөртәләр.
Авылдан ерак түгел генә, яна ай туган төнне көзге кичләрдә, кышкы бураннарда кешеләрнең башын әйләндереп, адаштырып йөртә торган тау итәге бар. Аны Айтуган тау итәге дип атаганнар. Бу тирәләрдә таза хәлле бик тату гаилә яшәгән. Аларнын татулыгына күпләр көнләшеп караган. Тавышлы гаиләләргә һәрчак аларны мисал итеп китергәннәр. Көннәрдән бер көнне, яна ай туган көнне бу гаиләне үтереп чыгып киткәннәр. Моңа күпләр шикләнеп караган һәм халык моннан күчеп киткән. Яна ай туган вакытларда бу тирәдән үтеп китәргә курыкканнар Юлы төшеп үткән юлчыларны гөнаһсыз үтерелгән кешеләрнең рухы һәрчак яна ай туган төнне алаштырып йөртә икән.
Авыл тирәсендә Жәмилә, Гарәфи. Чеберди. Чупай, Танатыр, Ишчүрә һ. б. чишмә- миләүләр ага. Каенсар авылы белән ике арада Чирмеш тау башы дигән урын бар Чупай тау башы дип аталган җиргә Чупай исемле кеше килеп утырган. Имәнсәр, Каенсар дигән җирләрдә элек имән һәм каен агачлары күп үскән. Тун ышна, Имәнсәр һәм Каенсар атамалары бу тирәләрдә элек калын урманнар булуын күрсәтеп тора.
Олылар сөйләвенә караганда, элек өч туган үзләренә йорт төзү өчен жир урыны сайлаганнар. Туганнарның берсе: «Әнә мин теге ялтырап торган җирдә урнашам»,— дигән дә. кояш нурларында ялтырап торган тау башына күрсәткән Шуннан бу тауны Жылтырый тау башы дип йөртә башлаганнар Авылда җылтырыйлар нәселе
әле дә бар.
Ике калкулык арасында Жаббар атлы кешенең имана җире булган, һәр яз саен ике тау арасында ястык кадәр җирдә генә кар калгач, ул кеше җир сукаларга керешкән. Бу басу шуннан Жаббар ястыгы исеме алган. Элеккедән калган гадәт буенча, колхоз хәзер дә Жаббар ястыгында ястык кадәр генә кар калгач, җир сукаларга тотына һәм язгы чәчүгә керешә.
Авылдан читтәрәк Хәсән күле дигән җир бар. Бу җирләр элек куе кара урман булган. Шушы урман арасында кечкенә генә алан һәм анда бер бик матур күл җәелеп яткан. Күлгә яз саен үрдәкләр һәм кошлар кайтканнар. Аның тирә-юнендә таң атканда сандугачлар сайраган. Шушы күл янына ике бертуган Хәсән белән Хөсни килеп чыкканнар һәм шушында төпләнеп калырга уйлаганнар. Бу урынны икесе дә бик яратканнар. Ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, алар мин урнашам да, мин монда урнашам дип, ызгышып киткәннәр. Нәтиҗәдә, Хөсни Хәсәнне үтерә һәм күлгә ташлый, үзе бу җирдә яши башлый Ләкин никадәр генә тырышса да, ул монда мантый алмый Үлгән туганы аның гел исенә төшеп торган. Ахырда ул түзми, бу җирне ташлап еракларга китеп бара. Күп сулар аккан, буыннар алмашынган Әлеге матур күл көннән-көн кечерәйгән һәм кипкән. Янындагы агачлар да корыган Хәзер ул җирдә берничә агач кына үсә. ә Хәсән күле дигән исеме һаман халык хәтерендә саклана. Төнлә белән бер авылдан икенчесенә барганда. Хәсән күле яныннан үткән кешеләр адашып та йөри дип сөйлиләр.
Олылар хәтерендә тагын бер истәлек сакланган. Авылдан ерак түгел генә урынга бер урыс кешесе гаиләсе белән килеп урнашкан. Халык аны Иван дәдәй дип йөрткән. Ул тегермән корып җибәргән. Уңган тегермәнченең даны еракларга таралган Тирә- яктагы авыллардан анын тегермәненә он һәм ярма тарттырырга күп килгәннәр. Иван дәдәйдән көнләшүчеләр дә булган. Иваннын Ибраһим исемле дусты һәм ярдәмчесе була. Бервакыт Иваннын тегермәненә кайсыдыр явызы көнчелектән ут төртә. Ибраһимның сизгерлеге белән тегермәнгә әллә ни зыян килми. Төзәткәч, тегермән тагын көйләнеп китә. Язнын матур бер көнендә Ибраһим дусты Иван янына килә. Ишегалдына килеп кергәч, ул тынлыкка гаҗәпләнеп тора Ишек кага, ачучы булмый Ишекне төртеп караса, ул ачылып китә Ибраһим өйгә керсә, үз күзләренә үзе ышанмый. Иванны, хатынын һәм алты баласын суеп чыгып киткәннәр Ибраһим барып бишектәге имчәк баласын карый, ләкин бала булмый Ул ишегалдына чыга. Тегермән ташы астында сабый биләнгән ак биләүне күреп ала Нарасыйның өстенә тегермән ташы бастырып киткән булалар Иваннын гаиләсен җирләгәннән сон, Ибраһим дусты истәлегенә һәм гөнаһсыз сабыйлар
төсе итеп шушы урынга шомырт агачлары утырта. Шомырт агачлары күп еллар буе ап-ак чәчәк атып утырганнар... Хәзер бу урында тегермән дә. шомырт агачлары да юк Ә халык хәтерендә тетрәндергеч шушы вакыйга һәм Шомыртлы тегермәне дигән атама сакланып калган Бу урын хәзер басу уртасындагы яшел чирәмле үзән Аны сукаламыйлар, иген чәчмиләр. Көрәк белән казысалар. көрәк сына, сука керми, имеш, дип сөйли авыл халкы бу урын турында
Күәм авылы зур, бер башыннан икенче башына кадәр өч чакрымга схэыла. Революциягә кадәр авылда дүрт мәчет һәм дүрт мәхәллә булган Мәчетләр каршында мәдрәсәләр эшләгән. 1930 елларда мәчет манаралары киселгән Бер мәчетне мәдәният сарае итеп калдырганнар Башкалары юкка чыгарылган
Авыл халкы чыпта суккан, чабата үргән, мунчала ясаган, такта ярган, чана, ат дирбияләре һәм кисмәкләр ясаган Бу кирәк-яракны хатык базарга чыгарып саткан Моннан тыш акча эшләү өчен читкә—Казанга. Әстерханга һәм шахталарга киткәннәр
Күәмдә базар эшләгән. Анда утын. ит. май, мал-туар. чана, чабата, себерке кебек кирәк-яраклар сатылган.
Авылда алты җил тегермәне һәм ике су тегермәне булган.
Күәм авылы Иске авыл. Югары оя. Яна урам. Тәтлек урамы. Баш аяк. Аргы як. Түбән оч дигән өлешләргә бүленә Күәмдә 300 хужалык исәпләнә.
Авылда китапханә, зур мәдәният йорты, унъллык мәктәп, медпункт һәм багалар бакчасы бар. Хәзерге вакытта авылга газ кертелгән, асфальт салынган, яна кибетләр эшли, пекарня һәм мәчет төзелгән Авыл янара. яшәрә һәм үсә
Күәм күп кенә югары белемле укытучылары, җир белгечләре, инженерлар, хәрби белгечләре һ.б белән дан тота. Язучы Самат Шакир, биюче Габярахман Сатимои республика күләмендә билгеле шәхесләр
Мәктәптә авыл тарихына багышланган музей бар Анда укучылар тарафыннан җыйналган борынгы әйберләр урнаштырылган Авыл тарихына багышланган альбомнар тутырылган, күренекле авылдашларның рәсемнәре куелган Музей яна экспонатлар белән тулылануын дәвам итә
Мәдәният йорты бик матур игеп төзелгән булган Кызганыч, игътибарсызлык аркасында, кышка җылысыз калып торбалары шартлаган һәм. ягылмаганга күрә, стеналары чатнап аерылган, түбәләреннән су үтеп ул хәрабә хәленә килгән дип ишеттек
Авылда биш зират бар: Казаклар зираты. Иске зират. Изгеләр зираты. Башаяк зираты һәм Яна зират Халык зиратларны карап һәм чистартып тора.
Күәм халкы ачык йөзле, кунакчыл Гадел лә. шул ук вакытта кырыс та була белә Яшьләр хәзер авылда кала. Авылның киләчәге өметле
Күәм авылына багышлап шагыйрь Самат Шакир сүзләренә Сари СадыЙкова кой язган
Прозаик һәм шагыйрь Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) шушы Күәмдә туып үскән
Авыл халкы ялгыз яшәүче олыларны хөрмәтли, һәрдаим ярдәм итеп тора. Аларга колхоз идарәсе һәм авыл хакимияте матди ярләм күрсәтә
Авыл халкы бер-берсенә күбесенчә гадәти кушаматлар кушкан аю. бүре, куян чокыр, мунча, каеш, үти, бака, сандугач, сыерчык, чәүкә, шекә. му иын. сары сакал, сары май, метри, оч колак, тана колак, әләү. әхли. чулак, бәби, анрак. карсак һ. б. |
Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы урынбасары Альбина Свинцованың Мәскәү янындагы Котельникидагы фатирына бурлар төшкән. Чиновник ханымның 200 мең евросын чәлдергәннәр, дип хәбәр итә ТАСС.
Караклар башта губернатор урынбасарының ире Юрий Свинцовны тукмаганнар, аннары 200 мең евроны алып, билгесез тарафларда югалганнар. Хәбәр итүләренчә, алар өчәү булган, барысы да коралланган.
Әлеге вакытта бу хәлнең нечкәлекләрен тикшерәләр. ЧП урынында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли.
Моңа кадәр дә гыйнвар аенда билгесез адәмнәрнең Русия космонавты Олег Новицкийның фатирына кереп, 815 мең сум акчасын, 4 пар кыйммәтле сәгатен һәм травмат пистолетын урлап чыгулары турында хәбәр булган иде. Караклар йоклап ятмый, җәмәгать. Сак булырга кирәк.
Фото: Lenta.ru
Чыганак: Lenta.ru
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
*Ишек шыгырдый башласа, күгәненә машина мае сөртәләр. Ләкин иң элек ишек астына чөй кыстырып, азрак күтәртегез. Аннары күгән аралыкларына берничә тамчы май тамызыгыз. Карандаш грифеле дә бик әйбәт. *Ишек үзеннән-үзе ачыла яки ябыла икән, күгәннәр дөрес беркетелмәгән дигән сүз. Ишек ачылып китә торган булса, өске күгән астына катыргы куялар. Ишек...
❮
❯
*Ишек шыгырдый башласа, күгәненә машина мае сөртәләр. Ләкин иң элек ишек астына чөй кыстырып, азрак күтәртегез. Аннары күгән аралыкларына берничә тамчы май тамызыгыз. Карандаш грифеле дә бик әйбәт.
*Ишек үзеннән-үзе ачыла яки ябыла икән, күгәннәр дөрес беркетелмәгән дигән сүз. Ишек ачылып китә торган булса, өске күгән астына катыргы куялар. Ишек ябылып китсә, катыргыны аскы күгәнгә кыстыралар. Ишек идәнгә тия башласа, күгән араларына алка кыстырып, майларга киңәш ителә. Бу да ярдәм итмәсә, тупса-күгәннәрне бераз күтәрергә туры киләчәк.
*Идән сыдырылмасын дисәгез, өстәл, урындык, диван аякларына киез аслыклар ябыштырып куегыз.
*Ә идән шыгырдаса? Ул чагында идән ярыкларына тальк сибегез. Даруханәләрдә сатыла ул. Тальк идәнгә тия күрмәсен, аксыл тапларны бетерүе кыен булыр.
* Мебельләрегездә (шкаф, өстәл, сервант) тырналган, сыдырылган эзләр булса, аптырап калмагыз. Шул төстәге аяк киеме кремы алыгыз да сыдырылган урынга сөртегез. Ә аннары постау белән ышкып ялтыратыгыз.
*Өстәл өстенә кайнар чәйнек, чәшкә куйсаң, ак таплар барлыкка килә. Моннан ничек котылырга? Тап бик тирәнгә китмәгән булса, ул урынны спирт белән ышкыгыз. Кибетләрдә җиңел машина кузовларын ялтырата торган махсус пасталар сатыла. Аны да кулланырга мөмкин. Чүпрәкне паста белән чылатыгыз да, әйләнмә хәрәкәтләр ясап, тапны яхшылап сөртегез. Тапның эзе дә калмас.
*Су алганда бердәнбер ачкычыгыз коега төшеп китте, ди. Нишләргә? Югалып калмагыз, бауга магнит кисәге бәйләп, ачкычыгызны тартып алыгыз. |
Яла һәм гайбәт тарату, мыскыл итү, рәнҗетү характерындагы административ эшләр прокуратура тарафыннан кузгатылып, җәмәгатьчелек судында карала.
Бүгенге көндә мондый характердагы эшләргә игътибар артты. Уйламыйча әйтелгән, нахак сүзләр өчен штрафларның бәясе дә саллы.
Шеңшеңәр авылында яшәүче Фәрит Мөбарәкшин башкалар янында авылдашы, күршесе Роза Гарипованы «МТЗ-80» тракторын яндыруда гаепли. Зыян күрүченең аңлатуларыннан күренгәнчә, 27нче апрель көнне 9 сәгать 30 минутта үзләренең хуҗалыкларыннан 200 метр читтә төтен күрә. Утны сүндерергә теләп, Р.Гарипова күршесенә тракторга ут кабу куркынычы бар, дип хәбәр итә. Якынча 11 сәгатьтә трактор янындагы салам эскерте яна башлый. Сәгать бишенче яртылар тирәсендә Гарипова эштән кайта һәм тормыш иптәше белән янгын булган урынга юнәлә. Бу вакытта анда авыл җирлеге башлыгы Р.Галиев, янгын күзәтчелеге инспекторы И.Шәйдуллин, гараж мөдире Р.Һадиев та була. Шунда Фәрит Мөбарәкшин җыелган кешеләр янында Розаны гаепли. Баксаң, Гарипованың чүп яндыруы нәтиҗәсендә ут тракторга күчә. Нахак сүзләрдән Роза начар хис итә һәм аңа шәфкать туташы чакыртырга мәҗбүр булалар.
Фәрит Мөбарәкшин белдерүенчә, күршесе (Гарипова) аңа «МТЗ-80» тракторы януы турында көндезге 10нар тирәсендә хәбәр итә. Чүплектән ут салам эскертенә, ә эскерттән тракторга күчүе, ә кем ягып җибәрүе турында белмәвен әйтә.
Күрсәтмәләрдән күренгәнчә, Фәрит Мөбарәкшин гайбәт сүзләр сөйләп, икенче бер затның намус һәм дәрәҗәсен төшерә, чит кешеләр янында аны түбәнсетә. Әлеге гамәлләре өчен ул административ җаваплылыкка тартылды. Нинди генә хис-тойгылар кичерүенә карамастан, адәм баласы кешене мыскыл итәргә яки аның хакында гайбәт сөйләргә тиеш түгел. Дөреслекне торгызу өчен хокук саклау органнары бар. Кемнең гаепле, кемнең юк икәнен алар билгели.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Бүген МР хакимияте утырышлар залында район оешмаларының профсоз хезмәткәрләре утырышы уза. Көндәлек проблемалар һәм аларны хәл итү юллары каралачак.
Ханымнар ярышты
Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район хатын-кызлар фестивале узды. “Спорт фестивале миссы-2017” исеменә үзенең яшь категориясендә коллегабыз Алия Вахитова лаек булды.
Читайте нас в
Башкортстан Республикасы Фёдоровка районы муниципаль районының иҗтимагый-сәяси гәзите
Оештыручы: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасы "Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе. |
Аралар ерак булуына карамастан, татар яшьләре төрле төбәкләрдә үз мәдәниятләрен үстерәләр. Менә Уфа шәһәрендә дә 12нче ноябрь көнне New York Coffee антикафесы Уфа һәм тирә-яктагы төбәкләрнең татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. «Аулак Уфа» – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыру мәсьәләсе буенча БДУ һәм УДАУ студентлары, Мухамадиева Альбина, Зарипова Җәмилә һәм Гильданова Альбина эш башкарды. «Уфада татар җанлы яшьләр шактый, һәм шунысы аяныч: аларның күбесе бер-берсен белми. Безнең проектның төп идеясы, максаты – Уфа шәһәренең татар яшьләре өчен шушы мәйдан булдыру. «Аулак» – ул тулысынча безнең инициатива һәм аның башында бер иҗтимагый оешма да, иганәче дә тормый. Әлбәттә, алар булса, проект үз үсешен тизрәк алыр иде, һәм аның даирәсе дә киңәер иде. Беренче татарча квартирник, без үзебез көткәнчә, бик җанлы үтте. Һәр килгән егет-кыз рәхәтләнеп үз телендә аралашты, үзенә яңа дуслар тапты, «ачык микрофон» кысаларында үз сәләтен күрсәтте, гомүмән, күңелле ял итте», – дип әйтеп үтте Җәмилә Зарипова.
Беренче татарча квартиникның махсус кунагы, YouTubе йолдызы Илнар Шарафутдинов, үзенең кабатланмас тавышы белән барлык килгән кунакларның игьтибарын яулады.
– Татарча квартирник турында ишеткәч, белгәч, синең иң беренче уйларың нинди булды, Илнар?
– Барыбыз бергә җыелып, рәхәтләнеп үз телебездә аралашып,чыннан да күңелле вакыт уздыру мөмкинлеге барлыкка килүенә, мин чын күңелдән шатландым.
Кичәдә «ачык микрофон» булды, гитара һәм баян тавыш-моңнары яңгырады, яңа танышулар, кайнар чәй эчкән арада кызыклы аралашулар барды. Барлыкка килгән үзенчәлекле атмосфера антикафеның бүтән бүлмәләрендә утырган кунакларны да кызыксындырды һәм алар да ачык микрофонга чыктылар.
– Бу квартирник беренче һәм соңгы түгел дип ышанабыз, Җәмилә, дөресме? Ышанычыбызны аклыйсызмы киләчәктә?
– Әлбәттә, дуслар. Квартирникларны, якынча, айга бер үткәреп торырга уйлыйбыз. Проектыбыз дәвамлы булачак, һәм аның белән кызыксынучылар да артыр дип ышанабыз. Шунысы куанычлы, үткән квартирник беренче булса да, очраклы кешеләр килмәде. Бөтенесе дә үзебезнеке: туган телебез, шигырьләр, гитара, татарның инде ретро булган моңлы классик җырлары, «татар җанлылык» атмосферасы. Килегез, күрегез, катнашыгыз!
Нәрсә көтергә бу проеттан киләчәктә? Анысы әлегә билгесез. Ләкин, шуны әйтергә кирәк, бу проект – татар яшьләрен берләштерү юлларының берсе һәм проектның ДЕМО версиясе уңышлы үтте дип әйтсәк, ялгышмабыз. Афәрин, дуслар! |
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен һәм белгечләрне берләштергән эшче төркем чираттагы тапкыр урынга чыкты һәм бу юлы Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсендә узган хакимият көнендә катнашты. Чара биләмә үзәгенең мәдәният йортында күп халык катнашлыгында үтте.
Иң тәүдә муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев җыелышның көн тәртибе белән таныштырды, бүгенге очрашуның максатларын аңлатты, авыллар халкына үзләрен борчыган сорау-үтенечләрне биредәге хакимият вәкилләренә, оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә җиткереп, күзгә-күз карашып аларга җаваплар алу мөмкинлегеннән файдаланып калырга чакырды.
Гадәттәгечә, былтыр шушы форматта очрашудан соң үткән чордагы биләмәдәге хәлләр, башкарылган эшләр турында Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Шәфигулла улы Рамазанов җентекле хисап тотты.
Бүген биләмәгә караган өч авылда барлыгы 1047 кеше яши, ел эчендә 7 бала туган, төрле сәбәпләр белән 17 кеше якты дөньяны калдырып киткән. Эш яшендәгеләр 527 кеше, 18 яшькә кадәргеләр 170, 310 пенсионер исәпләнә. Биләмәдә 2 гаилә имин тормыш алып бармый, социаль хәвефле 2 гаилә бар, 22 гаилә күп балалылар исемлегендә.
Биредә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте финанс-хуҗалык эшчәнлеге алып бара, 2 крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Калмашбаш урта мәктәбе, балалар бакчасы, 3 фельдшер-акушерлык пункты, авыл мәдәният йорты, күптән түгел эшчәнлеген аякка бастырган Иске Биккенә авылы клубы, почта элемтәсе бүлекчәсе, Саклык банкы филиалы, авыл китапханәсе биләмәдә яшәүчеләргә көндәлек хезмәтләр күрсәтә. Барлыгы 6 сәүдә ноктасы азык-төлек
һәм сәнәгать товарлары белән тәэмин итә.
Мәдәни учак тергезелү узган ел азагында Иске Биккенә халкы өчен олы бәйрәмгә әверелүе турында гәзитебездә язып чыккан идек инде. Биләмә башлыгы белдерүенчә, хәзер аның буш торганы юк, һәр көн диярлек нинди дә булса чара оештырыла һәм халык бик теләп йөри дә икән. Рәвис Сабитов җитәкләгән мәдәнит йорты чын-чынлап авыл халкының яраткан урынына әверелергә өлгергән. Азат Шәфигулла улы мондый хәстәрлек өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка һәм аның урынбасарларына ихлас рәхмәт җиткерде, артабан да бәләкәй авыллар проблемаларына игътибар зур булачагына ышаныч белдерде.
Артабан ул биләмәдә үткән ел барышындагы төзү-төзекләндерү эшләренә тукталды. Төрле дәүләт программаларына таянып, бу җәһәттән шактый күләмле эшләр башкаруга ирешкәннәр, нәтиҗәдә авылларда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшыра төшкән. Әйтик, Җирле инициативаларны хуплау программасын алыйк. Аңа нигезләнеп, 2016 елда Калмашбаш авылы мәдәният йортын яхшылап ремонтлаганнар, 2017 елда бу программа ярдәме белән Иске Биккенә зираты коймаланылган, 2018 елда Калмашбашта су алу башнясын яңартканнар, 2019 елда биләмә үзәгенең күп өлешендә суүткәргеч линиясе яңартылган. Быел да программа ярдәмендә зур күләмле эш башкарып чыга алачакларына өметләре зур, аңа тиешле документлар тутырылган, әзерлек эшләре тулы куәтенә дәвам итә.
“Эшлекле гамәләр” проекты белән дә күп проблемалардан арына алганнар. 2018 елда Калмаш елгасы аша күперне ремонтласалар, 2019 елда биләмә үзәгендә Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә обелиск төзекләндерелгән. Бу максатта 310 мең сум ярдәм алганнар. Республика бюджеты бүлгән 533 мең сумга Иске Биккенәдә Яшьләр урамында юл төзекләндерелгән, 23 каты көнкүреш калдыклары туплау контейнерлары сатып алуга 323960 сум тотынылган. 232098 сумга 11 контейнер мәйданчыгы булдырылган. Юл хәрәкәтен көйләү өчен проект эшләренә 90000 сум юнәлтелгән, 21500 сумга тукталыш павильоны алып урнаштырганнар. Калмашбаш һәм Кашкар зиратларына ритуаль кирәк-яраклар саклауга 2 будка сатып алынган.
Иске Биккенәдә Тынычлык, Калмашбашта Елга урамнарын төнлә яктырту системасын ремонтлау өчен 310702 сум акча тотынылган.
Быелга да планнары зурдан икән. Җирле инициативаларны хуплау программасы чикләрендә әйләндереп каплатмалы эттергеч җайланмасына һәм роторлы чапкычка ия “МТЗ-82” тракторын алырга исәп тоталар. Әйтелгәнчә, әле конкурста катнашуга документлар әзерләнеп бетеп килә икән. “Эшлекле гамәлләр” проекты белән 315000 сумга балалар мәйданчыгына ия булырга ниятлиләр. Иске Биккенәдә республика бюджеты ярдәмендә Яр буе урамына юл өслеген ремонтлауга 326000 сум бүленәчәге мәгълүм. Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы белән Калмашбашның ике урамында караңгы мәлдә яктыру системасына капиталь ремонт үткәрмәкчеләр Кашкарда зират коймасы тотарга, Иске Биккенәдә 100 метр озынлыкта фельдшер-акушер пункты тирәли койма тотарга җыеналар.
Боларның һәммәсенә дә әзерлек бара, алардан тыш башка чыганаклар ярдәмендә тагын шактый күп эшләр башкарырга исәпләре бар.
Азат Шәфигулла улы мондый эшләрдә даими хәстәрлекле ярдәм өчен муниципаль район хакимияте, “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте җитәкчеләренә, иганә ярдәме күрсәтүчеләргә, эшләр үзәгендә кайнаучыларга ихлас рәхмәт белдерде. Артабан ул быел көтеләчәк олы вакыйгаларга әзерлек барышы турында сөйләп үтте, авыллар йөзен, кешеләрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә эшләр тукталмаячагын вәгъдә итте, имин тормышта яңа хезмәт җиңүләренә өндәде. “Һәркайсыбыз үз өлешебезне кертсәк, тормышыбыз тагын да яхшырак булачагы бәхәссез”, – дип тәмамлады ул чыгышын.
Артабан узган чорда биләмәдә хокук тәртибен саклау, законсыз кылынган явыз гамәлләргә юл куймау, халыкны явыз ниятле мут кешеләр тозагынан курчалау җәһәтендә күрелгән чаралар турында полициянең участок уполномоченные Борис Рәиф улы Галиев, республикада, районыбызда һәм биләмәдә янгыннарга каршы көрәш турында әлеге хезмәт җитәкчесе Азат Нурихан улы Сәитов, быел көз үтәчәк Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек барышы турында муниципаль район Советы сәркатибе Лиюза Флүр кызы Дәүләтова, каты көнкүреш калдыкларын туплап утильләштерү мәсьәләләре буенча “Экология Т” җәмгыятенең төбәк операторы вәкиле Ринат Тимершәриф улы Баһманов, пенсияләр һәм пособиеләр тәгаенләп түләүдә Русия законнарына кертелгән яңалыклар турында РФ Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге начальнигы Ләйсән Равил кызы Мостафина чыгыш ясадылар.
Халык белән күзгә-күз карашып аралашуда күп сораулар бирелде. Калмашбашка керү юлын төзекләндерү, суүткәргеч линиясен төзеп бетерү, балалар бакчасын киңәйтү яки яңасын төзү, Кашкарда урам юлларын һәм күперләрне ремонтлау, суүткәргеч линиясен аякка бастыру, урамнарны караңгы мәлдә яктырту, үзәк урамнан аргы якка чыгу юлын биегәйтү һәм киңәйтү кебек сорауларның күпчелегенә урында ук җаваплар бирелде, аерым үтенеч-мөрәҗәгатьләр язып алынды, ныклап өйрәнелеп, хәл итү юллары билгеләнелгәч, халыкка хәбәр итәргә килешелде.
Йомгаклау чыгышында Реканс Фәнил улы Ямалеев эшлекле җыенның үтә әһәмиятле булуын ассызыклады, башкарылганнарга тулы анализ бирде, киләчәктә биләмәдә нәрсәләр эшләнеләчәге белән таныштырды, булдырылган уңайлыкларны бергәләп сакларга, төзүтөзекләндерү эшләрендә бердәм катнашырга өндәде. Районыбызда алдагы чорда башкарыласы эшләр турында бәян иткәндә республика җитәкчелегенең эшлекле ярдәме эшсөяр чакмагышлыларның тормышкөнкүрешен артабан да яхшыртуга булышлык итәчәк, дип белдерде. Быел көтелгән илкүләм чараларда да бердәм катнашырга чакырып, һәркайсына иминлек, сәламәтлек, яңа хезмәт уңышлары теләде.
Читайте нас в
Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ 02 - 01387 от 5 августа 2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан. Главный редактор Амирханов Ф.Ф. |
Русиялеләрнең яртысына – 49,4 процентына – акчалары бары тик ашауга һәм киемгә генә җитә. Моны Росстат мәгълүматлары раслый. Һәм андый гаиләләр азрак арткан да хәтта: үткән кварталда аларның саны 49,2% булган, дип хәбәр итә News.Ru.
Ризыктан гайре берни сатып ала алмый, коммуналь түләүләрне дә авырлык белән генә русиялеләрнең 14,1% түли. Ә бу категория кешеләр азайган – елның беренче кварталында алар 15,2% тәшкил иткән.
Ризыкка да акчалары җитеп бетмәгән русиялеләр саны да бераз кыскарган. Беренче кварталда бу сан 0,8 процент тәшкил иткән. Әле исә ул 0,7%.
Ләкин бар да ул кадәр күңелсез түгел, җәмәгать. Ризык, кием һәм төрле товарлар ала алучы гаиләләр үсүен дәвам итә. Беренче квартал белән чагыштырганда бу сан 31,7дән 32,6 процентка кадәр арткан. Алар фатир я машина гына ала алмый.
Ә менә күңелләре ни тели – шуны сатып алу мөмкинлегенә нибары 2,7 процент русияле ия.
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
Кышлатуның киеренке чоры бара. Ун айлык йомгаклары районның күпчелек хуҗалыкларында терлекчелек тармагы продукцияләренең, аларның һәркайсында үсеш мөмкинлекләре булса да, кимүгә таба баруын күрсәтте. Хәлне һәр терлекчелек коллективының тырыш хезмәте, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең оста эш итүе белән генә төзәтергә мөмкин.
❮
❯
Күптән түгел баланс комиссиясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында ферма эшләренә, ул булырга өлгергән җентекле анализ ясалды. Барлык бишесендә дә - җитешсезлекләр бар, шулай ук продукция алу ны арттыру мөмкинлеге дә. Район башлыгы Рәмис Сафиулловның да карашы шундый: һәр хуҗалыкның үз үсеш планы булырга тиеш. Фермаларны үзгәртеп коруны, төзүне, продукцияләрне арттыруны, тармакның рентабельлелеген күтәрүне күздә тоткан үсеш.
Фермаларда сөт үткәргечләр урнаштыру силос-сенаж траншеялары салу, булган сыер абзарларын үзгәртеп кору буенча максималь күләмдә республика программасына керү бурычы куелды.
Билгеләнгән чараларның барышына контрольлек итү максатларында иң түбән продуктлы фермаларда атна саен киңәшмәләр үткәрергә.
Узган пәнҗешәмбедә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм җирлек башлыклары "Родина"да булдылар. Тармакның бөтен нечкәлекләрен аңламаган кешегә дә сыерларның киңәшмә көнендәге кебек туйганчы ашатылмаулары һәм каралмаулары әллә кайдан күзгә ташлана, алар "зарлангандай" барсы да мөгрәп куйдылар. Хәер, хуҗалык җитәкчесе Алексей Афанасьев та кышлату авыр булачак, траншеядагы азык та, салам да, бөртек фуражы да аз әзерләнде, кадрлар белән дә проблемалар бар, диде.
Сөт булмаса - хезмәт хакы да юк
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков узган атнага анализ ясады.
Тәүлеклек савым буенча "Сафиуллов" КФХ, "Колос" һәм "Авангард" элеккечә алда баралар. Арттырасы урынга, тулай савымны "Парадиз" (-277 килограммга), "Содружество" (-133), "Маяк" (-48) киметтеләр. Шул ук вакытта "Тетюшское" АХП, "Ш. И. Хөсәенов" КФХ һәм "Нур" агрофирмасы тулай савымны арттырды.
Коллективларның куелган бурычларны үтәүгә мөнәсәбәтләрен җитештерелгән продукциянең сыйфаты буенча да бәяләргә мөмкин. Узган атнада "Маяк" һәм "Новая заря"да сөтнең товарлылыгын киметтеләр, ә "Татарстан"да ул район буенча иң түбән булып калды - 75 процент (район буенча 87).
Үрчем алу йөкләмәсе дә үтәлмичә кала бирә. Пландагы 20 бозау урынына 4не генә алган "Маяк", "Парадиз" (10 урынына 2) тәнкыйть ителде. "Авангард", "Новая заря", "Сафиуллов" КФХ һәм "Содружество" уңай бәяләнде.
- Барлык фермаларда тәртип урнаштырырга мөмкин, шул исәптән Кече Шәмәктә дә, иң мөһиме продукция җитештерергә һәм сатарга, - дип билгеләп үтте Евгений Курков.
Өстәвенә, аграрчылар продукциясенә ихтыяҗ зур, бәяләре дә җәлеп итәрлек. Үсә баручы хуҗалыкларның субсидия алу мөмкинлекләре бар.
Киңәшмәдә әйтеп үтелгәнчә, продукция алуны арттыру өчен барлык технологик процессларны үтәү зарур, шулай ук терлекчеләргә эшләү өчен яхшы шартлар тудыру да мөһим. Совет чорындагы эш тәҗрибәсен куллану да гөнаһ булмас - терлекчеләрнең хезмәтен матди хуплау турында аларны тулы мәгълүматлар белән тәэмин итү, чәй эчү бүлмәсе булдыру, анда мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләре белән очрашулар оештыру, агымдагы эшләрен тикшерү - һәм без шундый ферманы таптык.
Тәҗрибәләре җитәрлек
"Авангард" ҖЧҖ фермасына төшке саву вакытында килдек. Сыерлар сөт үткәргечтән аккан тавышка тыныч кына силос ашыйлар.
Сыер савучыларның һәркайсы 24-25 сыерга хезмәт күрсәтә. Ферма мөдире Сергей Тураев атна саен алар эшенә анализ ясый, ә айлык нәтиҗәләрне бухгалтерия белгечләре чыгаралар.
Ферма буенча иң күп сөт бирүче сыер Надежда Шубакина группасында. Аның Кудряшкасы тәүлегенә 25 литрга кадәр бирә.
"Элек сөтне чиләкләр белән ташый идек, - дип искә ала 30 еллык стажы булган сыер савучы Раиса Николаева. - Хәзер күпкә җиңел, чөнки сөт үткәргеч фермада гына түгел, җәйләүдә дә бар".
Терлекче Александр Борисов көн саен ат белән малларга азык тарата, кардага салам җәя, сыерларны һавага чыгара. "13 елдан бирле эшлим, шуңа да хезмәт көнем җайга салынган, Марта гына сынатмасын", - ди ул үзенең җигүле атына күрсәтеп.
Әлеге дус коллективының тәҗрибәсе зур. Алмаш сыер савучы Галина Федотова гына икенче елын эшли. "Тиз өйрәндем, киңәшләрен биреп торалар", - ди ул.
Үрчем алуга зур игътибар бирелә. Орлыкландыручы Надежда Меньшова бу айда 17 бозау алулары белән уртаклашты, киләчәккә дә өметләре зур.
"Хезмәт хакыбыз лаеклы, вакытында алабыз, эш шартларыннан да канәгать", - дип уртаклашты Елена Зубова. Аны хезмәттәшләре дә хупладылар. Хуҗалык җитәкчесе Виктор Абрамов фермада көн саен була, аңа теләсә нинди сорау белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин, һәрвакыт булыша, диләр алар. Безнең "кызыл почмакта"гы кыска гына әңгәмәбез тәмамланды, һәм сыер савучылар үз маллары янына ашыктылар, аларга салам җәелгән һәм печәне булган кардага һавага чыгарга вакыт җиткән.
Рәсемдә (сулдан уңга): "Авангард" ҖЧҖ сыер савучылары Елена Зубова, Галина Федотова, Надежда Шубакина, Раиса Николаева, орлыкландыручы Надежда Меньшова. |
Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар. Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Гомумән, нәтиҗәләр әйбәт. Иң югары 96 баллны Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илназ Шәфигуллин җыйган. Укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова.
❮
❯
Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар.
Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Гомумән, нәтиҗәләр әйбәт. Иң югары 96 баллны Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илназ Шәфигуллин җыйган. Укытучысы Гөлнур Мөхәрләмова. |
Район, шәһәр халкы арасында мошенниклар тарафыннан алдану очраклары булу сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы боерыгы белән район территориясендә «Сак бул, мошенник!» дип аталган акция игълан ителде. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара, искәрмәләр тарата. Мошенниклар турында даими кисәтү эше барса да, алар кармагына...
❮
❯
Район, шәһәр халкы арасында мошенниклар тарафыннан алдану очраклары булу сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы боерыгы белән район территориясендә «Сак бул, мошенник!» дип аталган акция игълан ителде. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара, искәрмәләр тарата.
Мошенниклар турында даими кисәтү эше барса да, алар кармагына эләгүче өлкән, тиз ышанучан кешеләр һаман очрый. 17 сентябрьдә шәһәрдә шундый бер очрак теркәлде. Иртәнге сәгать 9лар тирәсендә ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызның домофонына шалтыратып, үзен социаль хезмәткәр дип атап, фатирына билгесез бер ханым үтеп керә. Өлкән кеше "Шатлык" социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә патронажда булу сәбәпле, ниндидер начар гамәл турында башына да китерми. Кыска буйлы, кара чәчле, 35-45 яшьләр чамасындагы бу ханымны өлкән кешенең элек күргәне булмаса да, ачык итеп сөйләшүе белән ул аны үзенә җәлеп итә. Сүз арасында билгесез ханым әбинең саклык кенәгәсе турында сорый. Эчкерсез өлкән кеше аңа акчаларын саклык кенәгәсендә түгел, ә өйдә саклавын әйтә. Ханым исә акчаларны өйдә саклау ышанычсыз, әйдә, банкка салабыз, дип әбине күндереп, 60 мең сум акчасын алып чыгып китә. Үлемтеккә дип җыйган акчаларын бер билгесез кешегә биреп чыгаруын соңыннан аңлап алган апа аның артыннан подъездга чыгып карый, әмма инде ханымнан "җилләр искән" була. Бу турыда ул шунда ук күршесенә кереп сөйли һәм алар бергәләп полиция хезмәткәрләрен чакырта. Хәзер җинаятьчене эзләү эше бара.
Полиция хезмәткәрләре белән сөйләшкәндә бу өлкән кеше мошенниклар турында социаль хезмәткәрләр, участок инспекторы тарафыннан да кат-кат кисәтелүен әйтә, тик бу хәлне үзе белән булыр дип уйламый. Подъездга эленгән "Үз-үзеңне алдатма!" дигән кисәтүнең мәгънәсенә әле яңа төшендем, ди ул. Чөнки 60 мең сум акча - пенсияне кысып, нәрсәнедер киюдән яки ашаудан чикләп җыелган сумма.
Моңа охшаш социаль мошенниклык гамәлләре кабатланып тора, алга таба җиңел юл белән акча юнәтү кәсебенә керешкән "шома телләрдән" һәркемне сак булырга өндибез. |
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты гамәлгә куела. Аларның икесе – «Башкортстан Республикасында экспорт үсеше», «Башкортстан Республикасында экспорт хезмәтләре» дип атала, һәм аларны БРның Тышкы икътисад мөнәсәбәтләре дәүләт комитеты контрольдә тота.#национальныепроекты;#нацпроекты;#региональныепроекты;#регпроекты;#нацпроектыБашкортостан;#ВладимирПутин
«Башкортстан Республикасында экспорт үсеше» проекты 2024 елда 2 күрсәткечкә ирешүне максат итеп куя:
– чималга һәм энергетикага кагылышы булмаган тауарларның экспорт күләмен 1,87 млрд. доллардан 3,83 млрд. долларга җиткерергә;
– МСП субъектларының экспортерлар санын РЭС ны кертү нәтиҗәләре буенча 2.0, 651 дән до 1302 берәмлеккә күтәрергә.
Былтыргы 5 ай белән чагыштырганда, чималга һәм энергетикага кагылышы булмаган тауарларның экспорты быел 14,4 ($ 701 705,9 мең) процентка арткан да инде.
Мәсәлән, бу проект чикләрендә Башкортстан Хөкүмәте белән «Русия экспорт үзәге» АҖе арасында килешү төзелеп, Башкортстанга сынау рәвешендә Төбәк экспорт стандарты 2.0 (анда 11 РФ төбәге катнаша) кертелде. Аңа ярашлы, эшкуарлар акселерацион программаларда катнаша ала.
Шулай ук Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының экспортка продукция җибәрү чыгымнарын субсидияләү программасы да кабул ителде. Мондый программа Русиядә берәү генә. Бу максаттан төбәк бюджетыннан 2019 елга 40 млн. сум күчерелгән. 9 компания 7 млн. сумнан артык субсидия алган.
Чит илләрдә республиканың вәкиллекләре дә оештырыла. Июньдә Австриядә вәкиллек ачылса, ел азагына Төркиядә булдырылачак. |
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Бөреледә уздырган зур киңәшмәдә сүз район хуҗалыкларының кырга чыгарга әзерлеге һәм алар алдында торган мөһим бурычлар турында барды. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен планнарны коллективларда тикшерергә һәм барлык агрочараларны кыска...
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Бөреледә уздырган зур киңәшмәдә сүз район хуҗалыкларының кырга чыгарга әзерлеге һәм алар алдында торган мөһим бурычлар турында барды.
Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен планнарны коллективларда тикшерергә һәм барлык агрочараларны кыска срокларда уздыруның төп максат икәнлеген аңлатырга чакырды. Очрашуда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илнар Мөхлисов, хуҗалык җитәкчеләре һәм баш белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары, район оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Төп игътибар язгы чәчүгә әзерлекне үзара тикшерү нәтиҗәләренә багышланды. Һәр хуҗалык буенча видеоматериал һәм җитәкченең орлык, ашламаның күпме булуы, аларның ничек саклануы, кадрлар белән тәэмин ителеш, тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналарының әзерлеге турындагы отчеты тәкъдим ителде. Гостехнадзорның Биектау бүлеге баш дәүләт инспекторы Илфар Әхмәтгалиев, күрсәтелгәннәргә аңлатма биргәндә җитешсезлекләргә тукталды, кыр эшләрендә катнашучыларның хезмәтен саклау мәсьәләсенә аеруча игътибар бирде.
Иң яхшы күрсәткеч - 30 балл - "Татарстан" Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәтендә һәм "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Язга тиешенчә әзерләнмәгән "Зарница" һәм "АгроторгСтрой" җаваплылыгы чикле ширкәтләре борчу тудыра.
ТР буенча Россельхознадзорның Биектау районара бүлеге филиалы начальнигы Сәгыйть Сәлахетдинов үсемлекчелек, шулай ук орлыкларны инкрустацияләү мәсьәләләренә тукталды. Орлыкчылыкка җитди, җаваплы мөнәсәбәт, инкрустацияләүгә яхшы әзерләнүгә мисал итеп "Серп и молот", "Правда", "Битаман", "Бөреле", "Каенлык" кебек хуҗалыклар аталды.
Терлекчелек тә игътибар үзәгеннән читтә калмады. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Рөстәм Сабиров 2012 нче елның беренче кварталының төп күрсәткечләрен анализлады.
Реклама
Киңәшмә иң яхшы күр-сәткечләргә ирешкән хуҗалыкларны бүләкләү белән тәмамланды. Күчмә кубок "Татмелиорация-Агро"га бирелде. "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Битаман", "Татарстан" АФ" җа-ваплылыгы чикле ширкәтләре белгечләргә карата кызыксындыру чаралары күрү йөзеннән Мактау грамоталары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.
Рәсемдә: район башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, ТРдагы Россельхознадзорның Биектау районара бүлеге филиалы начальнигы С.М.Сәлахетдинов, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры М.А.Җаббаров Бөреле мәдәният йортында үрдерелгән орлык үрнәкләре куелган стенд янында. |
Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы? Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез.
Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы?
Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикеренчә, дефицитсыз бюджетка ирешү авыр, аерым төбәкләрдә исә мөмкин дә түгел. Ләкин икътисади үсеш чикләнгән шартларда федераль үзәк тарафыннан катгый бюджет сәясәте алып барылганда, халык мәкалендәгечә, юрганга карап аяк сузарга мәҗбүрбез.
Безнең республиканы соңгы елларда бюджет дисциплинасы (керем һәм чыгымнар нисбәтен саклау) мәсьәләсендә күпләргә үрнәк итеп куялар. Өстәмә керем чыганакларын табу, тиешле салым һәм түләүләрне җыюның нәтиҗәлелеген күтәрү исәбенә Башкортстанның төп финанс документы дәүләтнең барлык социаль йөклә-мәләрен үтәүгә һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән. Ягъни социаль программалар тулысынча тормышка ашырыла. Агымдагы елда аерым статьялар буенча чыгымнар арттырылачак та. Бу аерым төр салым һәм түләүләрнең үсүе белән генә түгел, ә алдан планлаштырылмаган өстәмә акчаларның төбәк казнасына керүе белән бәйле. Гадиләштереп әйткән-дә, Башкортстанга тиеш булып та үз вакытында гаделсезлек аркасында бирелми калган акчалар килеп җитте. Ничек кенә булмасын, бу – бик уңай күренеш.
Гомумән, республика бюдже-тының керем өлеше 19,13 миллиард сумга арта һәм гомум сумма 182,27 миллиардка җитә. Дәүләт җыелышы-Корылтайның бюджет проблемаларын тикшергән комитеты утырышында бу хакта Башкортстан финанс министры урынбасары Наталья Калугина белдерде. Планлаштырылмаган сум-маның 16,488 миллиард сумы – “Система” акционерлар финанс компаниясе белән “Башнефть” арасындагы килешүнең компенсациясе (бу җәһәттән, ике оешманың судлашуы турында язган идек). Арткан сумманың 2,64 миллиарды федераль бюджет һәм фондлардан килгән акчалар. Монысының 1,4 миллиарды төбәк һәм муниципаль бюджетларны финанслауга тәгаенләнсә, 535,1 миллион сумы беренче балалары туган гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлтеләчәк. Балалар поликлиникаларының матди-техник базасын ныгытуга 308,6 миллион сум бүленсә, коммуналь системаның инфраструктурасын камилләштерүгә 126,8 миллион сум карала. Шулай ук, модульле яңа фельдшер-акушерлык блоклары булдыруга – 105, дарулар белән өстәмә тәэмин итүгә – 75, коммерциягә карамаган оешмаларга – 30, авыл юлларын ремонтлауга 18 миллион сум бүләчәкләр. Әйткәндәй, узган елда Башкортстан Юл фондының күләме 16,27 миллиард сум иде (фондта беркайчан да бу кадәр акча булмады). Быел Фондка өстәмә рәвештә 5,9 миллиард сум бирергә карар ителде. Әлеге 18 миллион сум исә тәгаен авыл юлларын тәртипкә китерү, яңаларын салу мөмкинлеген бирер дип ышаныйк.
Хәбәр ителүенчә, алдагы өч елда, бюджетникларның хезмәт хакын арттыру, Башкортстанның йөз еллыгы уңаеннан яңа объектларны сафка бастыруга бәйле рәвештә, чыгымнар сизелерлек арта. Мәсәлән, хезмәт хаклары түләүне үстерүгә быел бер миллиард сум өстәмә кирәк булса, алдагы елда 8,7 миллиард сум таләп ителә. “Юбилей объектлары”на быел 2 миллиард сум сарыф ителәчәк. Быел, әйтик, 21 объект файдалануга тапшырылырга тиеш. Шулар арасында өч янгын депосы, берничә мәктәп һәм балалар бакчалары, Мәдәният сарае, поликлиника һәм башка социаль әһәмиятле инфраструктура объекты бар. Алдагы елда мондый объектларга – янә 4 миллиард сум, 2020 елда инде 5 миллиард сум бүлү күздә тотыла. Агымдагы елда бюджет дефицитын кыскартуга 8 миллиард сум тотынылачак (дефицит барлыгы 14,830 миллиард сум). Шулай итеп, әлеге максатларга “Система”дан кергән акчаларны, 2016 һәм 2017 елларда бюджетның профицит белән үтәлүе нәтиҗәсендә тупланган 22,5 миллиард сумны тотыну максатка ярашлы булачак, ди белгечләр.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты 2024 елга илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш.
Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә милли проект ярдәм кулы суза
Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына махсус тәртиптә икътисад тармаклары буенча чикләүсез предприятиеләр керә алачак, дип хәбәр итәләр төбәкнең Икътисадый үсеш министрлыгында. Адреслы ярдәм алуга федераль исемлектәге система барлыкка китерүче предприятиеләр һәм эшчәнлек төренә карамастан, еллык кереме 400 млн сумнан ким булмаган компанияләр дәгъва кыла ала.
Башкортстанда илкүләм проектына 130дан артык республика предприятиесе керде, шуларның 26сы агросәнәгать секторыннан. БР икътисадый үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фехретдинов сүзләренә караганда, катнашучы предприятиеләр экспертлардан бушлай адреслы ярдәм алала.
Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуретдинов әйтүенчә, үзәккә предприятиеләрнең пилот проектларны гамәлгә ашыруы 1 млрд сумлык гомуми икътисадый нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек биргән. Бу бәяне, җиһаз эшсезлеген киметү һәм продукт җитештерүне арттыру ярдәмендә башкарылган. Мисал буларак, «Уфагормолзавод»та җиһазларны куллануның гомуми нәтиҗәлелеге 56дан 75 процентка кадәр арттырылган, ә сөт продукциясе җитештерү вакыты 33 сәгатьтән 24 сәгатькә кадәр кимегән, җитештерү минутына 6,7 литрдан 9,2 литрга кадәр арткан. Гомуми икътисадый нәтиҗәлелек елына якынча 50 млн сум тәшкил иткән.
«Пищепром» җәмгыяте башкарма директоры Гүзәл Козлова, «Башинформ» агентлыгына Башкортстанның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча илнең иң яхшы өч төбәге исемлегенә керүе турында аңлатма биреп, югары хезмәт җитештерүчәнлеге базарда отышлы көндәшлек позицияләре белән тәэмин итә дип белдерде.
— Әмма безгә үзебезгә куелган максатларга ирешү өчен белем, инструментлар җитмәде, һәм нәкъ менә шул юнәлештә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында катнашу көчле этәргеч бирде. Без цех буенча проект белән 2020 елның гыйнварында старт алдык. Үзебез укыдык, хезмәткәрләрне укыттык. Төбәк компетенцияләр үзәге, экспертлар белән бергә эшләү нәтиҗәсендә хезмәт җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттыруга ирештек, — дип билгеләп үтте ул. |
– Юл-транспорт казасы сишәмбе көнне кошчылык фабрикасы янында булган. Җиңел машинага идарә иткән 43 яшьлек ир, семафорның тыюлы сигналы януга карамастан, тимер юл кичүен үтеп китәргә исәпли. Һәм “Мәскәү-Уфа” маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды белән бәрелешә. Нәтиҗәдә шофёр һәм аның пассажирлары – Дуслыктан 51 яшьлек һәм Собханкулдан 29 яшьлек хатыннар район хастаханәсенә озатыла.
Исегезгә төшерәбез, шушы юл кичүендә бер ай элек шундый ук юл-транспорт казасы булды, – дип хәбәр итте ДЮХИИ бүлекчәсенең юл-хәрәкәт хәвефсезлегенә өндәү инспекторы Алсу Хәлиуллина.
Читайте нас в
© 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе
ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде. |
2014 елда “Туймазинец” крестьян-фермер хуҗалыгының берничә әгъзасы “Туймазы яшелчәчесе” авыл хуҗалыгы сату-кулланучылар кооперативын теркәде. Хәзер алар үз яшелчә саклагычы төзү өстендә эшли.
– Безнең берләшүнең төп максаты – киләчәктә сату өчен күпләп яшелчә туплау, – дип сөйли кулланучылар кооперативы рәисе Марат Галимов. – Кооператив алты даими катнашучыдан гыйбарәт, алар исәбендә җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять тә, шәхси ярдәмче хуҗалык та, шәхси эшкуарлар да бар. Шушы дәвердә без Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Себер һәм Мәскәүдән берничә сәүдә челтәре белән мөнәсәбәтләр көйли алдык. Нәтиҗәдә былтыр гына да 344 тонна помидор һәм кыяр саттык. Һәм бу чик түгел әле – таләп ителсә, челтәрләргә яшелчәне дүрт тапкыр артык тапшыра алачакбыз.
Кимчелекле тәҗ-рибәне үзгәртү теләге дә бар, чөнки яшелчәче-теплицачылар тиз бозылучы уңышны түбән генә бәягә арттырып сатучыларга тапшырырга мәҗбүр. Моның өчен яшелчәне озаклап сакларга, капларга тутырырга һәм сатарга өйрәнергә телибез. Шул исәптән – борщ тупланмасы рәвешендә. Әле бөлгенлеккә төшкән предприятие бинасын сатып алу турында килешәбез, анда 2000 тонна сыйдырышлы яшелчә саклагыч урнашачак.
Бу планнарны акча җәлеп итмичә тормышка ашыру авыр. Шуңа күрә күптән түгел күп миллионлы дәүләт гранты алуга гариза тапшырдык. Дәүләт программасы шартлары буенча кооперативта катнашучылар саны унга кадәр арттырылды. Аңа кәбестә, кишер, чөгендер (борщ тупланмасы өчен тәгаенләнгән яшелчәләр) үстерүчеләр дә керде.
Әлбәттә, заманча яшелчә склады төзүгә байтак акча таләп ителә. Шуңа күрә алынган акчага 40% үз акчабызны кушарга телибез.
– Бинаны җылытырга, анда үткәргечләр һәм вентиляция корырга, яшелчәләрне аерым саклау өчен берничә климат төбәге оештырырга кирәк, – ди Марат Мөгалим улы. – Грант алалмасак та, бинаны үз көчебез белән тәртипкә китерәчәкбез. Чөнки яшелчә саклагыч – кооперативның киләчәге.
Эмиль МУСИН.
Читайте нас в
© 2020 «Туймазы хэбэрлэре». Оештыручылар: БР Матбугат һəм киң мəгълүмат чаралары агентлыгы, БР "Башкортстан Республикасы" нəшрият йорты дəүлəт унитар предприятиесе
ПИ ТУ02-01455нче теркəү таныклыгы Федерациянең Элемтə, мəгълүмат технологиялəре һəм киң мəгълүмат чаралары тармагына күзəтчелек хезмəтенең Башкортстан Республикасы Идарəсеннəн 2015 елның 14 сентябрендə бирелде. |
End of preview. Expand in Data Studio
README.md exists but content is empty.
- Downloads last month
- 6