text
stringlengths
396
229k
Җөмләнең фигыль, сыйфат, рәвеш һәм процесс белдерүче башка сүзләр белән бирелгән кисәгенә ияреп, процессның яки билгенең билгесен, яисә процессның үтәлү рәвешен, вакытын, урынын, юнәлешен, максатын, сәбәбен, шартын, күләм-дәрәҗәсен белдерә торган кисәкләр хәл дип йөртеләләр. Билгеләмәдән аңлашылганча, хәл, башлыча, түб...
Милли көрәш буенча атказанган спорт мастеры Илдар Гайнуллин авыргазылыларга яхшы таныш. Ул көрәш, гер спорты буенча берничә тапкыр район һәм республика ярышлары җиңүчесе. Районда спортны үстерүгә күп көч сала. Күптән түгел Илдар Әмирьян улы 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Ул Тур-Усман авылында күп балалы гаиләдә дөньяга к...
Узган ел райондагы йорт һәм кыргый хайваннар арасында котыру авыруының җиде очрагы ачыкланган (бер төлкедә, бер песидә һәм биш мөгезле эре терлектә). Эт яисә песи тешләде дип, гражданнардан 68 мөрәҗәгать кергән. Йорт хайваннарында котыру авыруын кисәтү максатында 10 февральдән этләргә һәм песиләргә вакцинация үткәрелә ...
Көннәр кызу тора. Басуларда эш тагын да кызурак: терлек азыгы хәзерләү кебек җаваплы хезмәткә игеннәрне урып-җыю бурычы өстәлде. Көзге чәчүгә дә хәзерләнергә кирәк, терлекчелекне дә игътибардан читтә калдырырга ярамый. Шуңа вакытның да, эшче кулларның да бик кадерле чагы. Берничә атнага сузылган явымсыз эссе һава игенн...
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды Фото: Т.Волкова 2018 елда барлыгы 427 миллион сумга йөздән артык спорт объекты төзү планлаштырыла. (Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсал...
Активлаштырылган күмер, әгәр аны дө­рес кабул итмәсәң, сә­ла­мәт­лек­кә зыян китерергә мөмкин. Бу хакта табиб-диетолог Наталья Пугачева белдерде. Әйтик, халыкта бу дару бар нәрсәдән дә­валый дип саналса да, белгечләр бары тик диарея, агулану, эч күбү яки бөер чистарту өчен генә актив күмерне кабул итәргә киңәш итә. Ә м...
Казанның "Ак Барс" хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы Көнчыгыш конференциясе 1/2 финал раундында Омскида "Авангард" командасын отты - 2:0. Бу Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренең сериядәге икенче уңышы булды. Уенның беренче периоды кискен һөҗүмнәргә бай булмады. Ә менә икенче периодта "Ак Барс" хоккейчылары берни...
Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова социаль челтәрдә ирен 55 яше белән котлаган. “... менә шундый тормышны яратучы, йомшак холыклы, шәфкатьле, игътибарлы, хәстәрлекле, безне яратучы ул өйдә... Ләкин кешеләр аны бөтенләй башкача белә. Аның шундый чын, бәхетле, наму...
Өч студент кыз мәҗлес оештырган. Аннары аларның берсе бәдрәфтә курсташы белән очрашкан һәм соңгысы аңа терсәге белән тиеп киткән. Шул аркада гауга куба һәм сугышка әйләнә. Зыян күрүче имгәнеп, дәваханәгә китерелә. Кайбер мәгълүматлар буенча, бу хәл нибары шелтә белән тәмамланган. Тулай торактан да, уку йортыннан да бер...
Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2021 елга өч яшькә кадәрге балаларны тулысынча бакчаларда урыннар белән тәэмин итү бурычы куелды. Бу уңайдан Башкортстанда яңа балалар бакчалары төзелә һәм сабыйларга мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге арта бара. Тәтешле районының Иске Күрдем авылында 50 урынга исәпләнгән балалар...
Үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген ныгыту – мәктәп коллективы, укытучылар өчен дә мөһим мәсьәләләрнең берсе. Безнең Яңа Тазлар урта белем бирү мәктәбендә аны тормышка ашыру максатында юнәлешле эшләр башкарыла. Физик культура дәресләрен мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрергә тырышабыз. Һәр бала спорт сөеп, аның белән ...
Бүгеннән башлап кибетләрдә сөт – бер киштәгә, ә аны алыштыручы продукция икенче киштәгә куелачак. Ә продукциянең тышлыгында сөт мае алмаштыргыч бармы-юкмы икәнлеге турында мәгълүмат булырга тиеш. Бу сатып алучыларга сөт сайлаганда ялгышмаска мөмкинлек бирәчәк ди “Башкортстан продукты” проекты җитәкчесе Светлана Дивнич....
Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, дүшәмбе, 2 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан йомшак. Һава температурасы көндез +3, +8 градус. Сишәмбе, 3 ноябрьдә көн аяз була. Җил юнәлешен үзгәртүчән йомшак. Төнлә термометр баганасы -5 градуска тиклем түбәнәя, көндез +5-тән +10 градускача җылыта. Ч...
Әлеге камыр ризыгы балаларына эремчек ашата алмаган әниләргә, көтмәгәндә кунак килеп төшкән хуҗабикәләргә бик тә ярап куяр дип уйлыйбыз. 1 стакан эремчеккә 2-3 йомырка, ярты стакан шикәр комы, бер чеметем тоз, чәй калагы очына элеп кенә чәй содасы салып болгаткач, 0,5 - 1 стакан чамасы он өстисе. Шарчыклар тәгәрәтерлек...
Җәйнең бер көне-ел туйдыра, дигәндәй, белгечләрнең әйтүләренә караганда җәйге бер матур көнне әзерләнгән азык терлекләрне бер атна ашатырга җитә. ❮ ❯ Әлеге закончалыкны бүген һәр хуҗалыкта да диярлек истә тотып эшлиләр. Әнә шуңа "Логос", "Кама", "Азык-төлек корпорациясе", "Масловский" хуҗалыклары аяз көннең минутын да ...
Сишәмбе көнне "Л.Карпов ис. химзавод" ААҖ беренчел бүлекчәсенең 65 әгъзасы гамәлдәге составның эш нәтиҗәләре буенча отчет-сайлау җыелышында катнашты. Җиде мәсьәләдән торган көн тәртибен билгеләп, җыелыш карары буенча сәяси совет әгъзасы, партиянең Менделеевск җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова...
"Гаилә - җәмгыятьнең башлангыч ячейкасы" дигән гыйбарәне белмәгән кеше юктыр. Һәм бу фикер белән килешми дә мөмкин түгел. Гаиләнең һәм җәмгыятьнең тормышы бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән: гаилә тормышы никадәрле имин, тотрыклы, рухи һәм матди яктан тәэмин ителгән булса, җәмгыять тә шуның кадәрле ныграк була һәм киресен...
Район үзәгендәге физкультура-савыктыру комплексында узган якшәмбе көнне дистәгә якын шәһәр һәм район командалары тенниста, волейболда, суда йөзүдә, кул көрәштерүдә, аркан тартуда көч сынаштылар. Республикакүләм бу бәйгедә иң тавышлысы аркан тарту вакытында булды кебек. Тавышлы дию яхшы мәгънәдә, залда бик хисләнеп көч ...
Биектау районы хуҗалыкларына 647 гектар бәрәңге алырга кирәк. Иң зур мәйдан - 250 гектар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә. Инде беренче гектарлардан бәрәңге җыеп алынган. "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендә укытучылары белән бергә укучылар көн саен үз ашханәләре өчен продукция әзерлиләр. Узган якшәмбедә алар ...
Татар халкынын бөек шагыйре Габдулла Тукай Кушлавыч авылында 1886 елнын 14 (26) апрелендә дөньяга килә. Анын әтисе, указлы мулла—Мөхәммәтгариф Мөхәммәтгали улы Тукаев (1824—1886) Кышкар мәдрәсәсен тәмамлый. 1886 елнын август ахырында вафат була. 1890 елда шагыйрьнен әнисе Мәмдүдә Балтач районы Саена пүчинкәсе авылы мул...
Ямал-Ненец автономияле округы губернаторы урынбасары Альбина Свинцованың Мәскәү янындагы Котельникидагы фатирына бурлар төшкән. Чиновник ханымның 200 мең евросын чәлдергәннәр, дип хәбәр итә ТАСС. Караклар башта губернатор урынбасарының ире Юрий Свинцовны тукмаганнар, аннары 200 мең евроны алып, билгесез тарафларда югал...
*Ишек шыгырдый башласа, күгәненә машина мае сөртәләр. Ләкин иң элек ишек астына чөй кыстырып, азрак күтәртегез. Аннары күгән аралыкларына берничә тамчы май тамызыгыз. Карандаш грифеле дә бик әйбәт. *Ишек үзеннән-үзе ачыла яки ябыла икән, күгәннәр дөрес беркетелмәгән дигән сүз. Ишек ачылып китә торган булса, өске күгән ...
Яла һәм гайбәт тарату, мыскыл итү, рәнҗетү характерындагы административ эшләр прокуратура тарафыннан кузгатылып, җәмәгатьчелек судында карала. Бүгенге көндә мондый характердагы эшләргә игътибар артты. Уйламыйча әйтелгән, нахак сүзләр өчен штрафларның бәясе дә саллы. Шеңшеңәр авылында яшәүче Фәрит Мөбарәкшин башкалар ян...
Бүген МР хакимияте утырышлар залында район оешмаларының профсоз хезмәткәрләре утырышы уза. Көндәлек проблемалар һәм аларны хәл итү юллары каралачак. Ханымнар ярышты Физкультура-сәламәтләндерү комплексында район хатын-кызлар фестивале узды. “Спорт фестивале миссы-2017” исеменә үзенең яшь категориясендә коллегабыз Алия В...
Аралар ерак булуына карамастан, татар яшьләре төрле төбәкләрдә үз мәдәниятләрен үстерәләр. Менә Уфа шәһәрендә дә 12нче ноябрь көнне New York Coffee антикафесы Уфа һәм тирә-яктагы төбәкләрнең татар яшьләренә үз ишекләрен ачты. «Аулак Уфа» – татар яшьләренең өр-яңа проекты. Аны оештыру мәсьәләсе буенча БДУ һәм УДАУ студе...
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев һәм аның урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре җитәкчеләре, районыбызда эшчәнлек алып барган предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләрен һәм белгечләрне берләштергән эшче төркем чираттагы тапкыр урынга чыкты һәм бу юлы Калмашбаш авыл С...
Русиялеләрнең яртысына – 49,4 процентына – акчалары бары тик ашауга һәм киемгә генә җитә. Моны Росстат мәгълүматлары раслый. Һәм андый гаиләләр азрак арткан да хәтта: үткән кварталда аларның саны 49,2% булган, дип хәбәр итә News.Ru. Ризыктан гайре берни сатып ала алмый, коммуналь түләүләрне дә авырлык белән генә русиял...
Кышлатуның киеренке чоры бара. Ун айлык йомгаклары районның күпчелек хуҗалыкларында терлекчелек тармагы продукцияләренең, аларның һәркайсында үсеш мөмкинлекләре булса да, кимүгә таба баруын күрсәтте. Хәлне һәр терлекчелек коллективының тырыш хезмәте, белгечләрнең һәм хуҗалык җитәкчеләренең оста эш итүе белән генә төзәт...
Тугызынчы һәм унберенче сыйныфлар арасында имтиханнар тәмамланды. Шулай да ике тугызынчы сыйныф укучысы көзге сынауга калдылар. Унберенче сыйныфлар арасында физика фәнен Бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре билгеле булды. Гомумән, нәтиҗәләр әйбәт. Иң югары 96 баллны Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Илназ Шәфигуллин җый...
Район, шәһәр халкы арасында мошенниклар тарафыннан алдану очраклары булу сәбәпле, Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй бүлеге башлыгы боерыгы белән район территориясендә «Сак бул, мошенник!» дип аталган акция игълан ителде. Аның кысаларында полиция хезмәткәрләре халык арасында аңлату эшләре алып бара, искәрмәләр тарата...
«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты гамәлгә куела. Аларның икесе – «Башкортстан Республикасында экспорт үсеше», «Башкортстан Республикасында экспорт хезмәтләре» дип атала, һәм аларны БРның Тышкы икътисад мөнәсәбәтләре дәүләт комитеты контрольдә тота.#националь...
Язгы кыр эшләре башланырга күп вакыт калмый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Бөреледә уздырган зур киңәшмәдә сүз район хуҗалыкларының кырга чыгарга әзерлеге һәм алар алдында торган мөһим бурычлар турында барды. Киңәшмәдә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин катнашты. Ул авыл хуҗалыгы предприятиеләре...
Республика бюджетында керем һәм чыгымнар нисбәтенә ирешү авырмы? Тәүдә бюджет дефициты яисә профициты турында. Беренче очракта казна чыгымнары керемнәрдән арта, ниндидер тармаклар бурычка алынган акча исәбенә финанслана. Профицит, киресенчә, керемнәрнең артыграк булуын аңлата. Икътисади өзеклек чорында, белгечләр фикер...
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» милли проекты 2024 елга илдә хезмәт җитештерүчәнлеген ел саен 5 процентка арттыру өчен шартлар тудырырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүдә милли проект ярдәм кулы суза Башкортстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына махсус тәртиптә икътисад тармаклары буенча чикләүсез предприят...
– Юл-транспорт казасы сишәмбе көнне кошчылык фабрикасы янында булган. Җиңел машинага идарә иткән 43 яшьлек ир, семафорның тыюлы сигналы януга карамастан, тимер юл кичүен үтеп китәргә исәпли. Һәм “Мәскәү-Уфа” маршруты буенча хәрәкәт иткән пассажир поезды белән бәрелешә. Нәтиҗәдә шофёр һәм аның пассажирлары – Дуслыктан 5...
2014 елда “Туймазинец” крестьян-фермер хуҗалыгының берничә әгъзасы “Туймазы яшелчәчесе” авыл хуҗалыгы сату-кулланучылар кооперативын теркәде. Хәзер алар үз яшелчә саклагычы төзү өстендә эшли. – Безнең берләшүнең төп максаты – киләчәктә сату өчен күпләп яшелчә туплау, – дип сөйли кулланучылар кооперативы рәисе Марат Гал...
Яшьләргә хәзер уй-теләкләрен, планнарын тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр күп, шуларның берсе — проектлар конкурслары, төрле мәйданчыклар. Шушы максатта “Үз проектың турында әйт!” белем арттыру форумы үтте. Анда социаль юнәлештәге проектлар каралды һәм район хакимияте вәкилләре, Уфа, Салават шәһәрләре һәм Аскын авылы сп...
Түбән Камада «Татар егете»н сайладылар. Әлеге бәйге Агропромышленность көллиятендә узды. Жюри әгъзаларына 8 финалист үз талантларын күрсәтте. Егетләр җырладылар, биеделәр, юмор осталыгын күрсәттеләр. Барысының да диярлек милли киемнән булулары да ошады - килешеп тора үзе. Гран-прины 16нчы мәктәп укучысы Илшат Тимербаев...
Кичә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына «Аэрофлот» җәмгыятенең татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге самолеты төшеп утырды. Беренче рейс башкарган очкычны тантаналы рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Шушы очкычта Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, ...
12 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 16 мең 375 кеше эшсезлек буенча исәптә тора. Бу республикада яшәүче хезмәткә яраклы кешенең 0,8 процентын тәшкил итә. Бу хакта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә. Шул ук вакытта, республика мәшгульлек үзәкләреннән ...
Район хакимияте башлыгы призына «Төньяк балкышы»–»Северное сияние» балалар үзешчән иҗаты район телеконкурсының алтынчы сезонына йомгак ясалды – пәнҗешәмбе МКДЦда җиңүче һәм призерлар катнашлыгында гала-концерт үтте. Конкурсантлар, аларның ата-аналарын, дәү әни-дәү әтиләрен, дусларын, ахирәтләрен, сыйныфташларын, балала...
Исәнбайда яшәүче Хәниф-Әлфия Ягъфәровлар бакчасындагы 52, 30, 28 килолы кабакларны күргән һәркем тел шартлата. Шартлатмаслыкмыни?! "Гомергә дә бу кадәр зу-у-ур кабаклар үстергән юк иде әле", диләр йорт хуҗалары үзләре дә. - 2-3 орлыктан үстергән үсентеләрне җәй башында тиреслеккә күчереп утырткан идем. Иртәнге кояш нур...
Чистай мөхтәсибәтенең “Нур” мәчете янәшәсендә мәетханә төзелеше башланып китте. Әлеге корылмага нигез ташы салу тантанасына Чистай шәһәренең барлык мәчетләреннән имамнар җыелды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.. Район имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов, Чистай мөхтәс...
Сессия эшендә район депутатларыннан тыш, оешма, предприятие җитәкчеләре, интеллигенция вәкилләре, судьялар, район прокуроры, полиция җитәкчесе, шулай ук олы кунак - Татарстан Республикасының Премьер-министр урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты. Сессия районның 2015 елдагы социаль-икътисади үсеш...
Бүген Казанда Обнорский урамындагы "Техгазсервис" территориясендә кислород баллоны шартлаган, бер катлы бинаның стеналары өлешчә җимерелгән, дип хәбәр итә «Интертат" сайты. Гадәттән тыш хәл турында иртәнге сәгать 9 тулып киткәч хәбәр ителә. Әлеге берләшмә газ баллоннары тутыру белән шөгыльләнә. Һәлакәт аркасында зыян к...
Халыкара Бердәмлек көне уңаеннан "Ашыт" мәдәният һәм спорт үзәгендә мәктәп укучыларының спартакиадасы кысаларында шахмат ярышы узды. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Кызлар арасында беренчелекне Олы Әтнә урта мәктәбе укучысы Алинә Мөхәмәтова лаек булды. И...
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында Николай Анкилов әсәре буенча режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган “Солдат хатыны” драмасы театрның худ.советына тапшырылды. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган спектакль, әлбәттә, 9 майда чыгарга тиеш иде. Мәгълүм сәбәпләр аркасында ул кичектерелде. “Барлы...
Татарстанда терлекләрне бердәм идентификацияләү гамәлгә кертелә башлады. Арча һәм Балтач районнарында бу эш август аеннан ук алып барыла. Октябрьдән калган районнар да кушылды. ❮ ❯ Идентификацияләү терлек хуҗасының үз акчасына башкарыла. Шәхси хуҗалыкларга бер сыерга шәхси номер бирү 50 сум, ә авыл хуҗалыгы предприятие...
В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды һәм федераль телеканалларның аналог тапшыручылары сүндерелде. В. В. Путинның май указларына нигезләнгән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, илдә санлы тапшыруларга күчү тәмамланды ...
Евгений Горюхин 1914 елда Югары Троицкий авылында колхозчы гаиләсендә туган. Анда аңардан башка тагын тугыз бала үскән. Сугышка кадәр өйләнгән, Валентина исемле гаҗәеп кызы туган. Бөек Ватан сугышы аның барлык хыялларын челпәрәмә китергән. Евгений Куйбышев (хәзер Самар) өлкәсеннән фронтка алынган. 153нче аерым танк бри...
Аның белән без редакциядә очраштык. Танышып, сөйләшеп киттек. Күзләре, бөтен йөзе елмая. Үзен чын ирләрчә кыю, горур тота. Аралашырга да җайлы. Төгәл һәм ипле җавап бирә. Нәкъ җырдагыча, “әллә каян күренеп тора, солдатта булган, диләр”. – Ирек, әйтегез әле, армиягә теләп киттегезме? – дип сорадым егеттән. – Әйе. Матур ...
Быел Алабуганың кайсы районнарында һәм нинди күләмдә торак төзеләчәк? Бу турыда шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов һәм 14 төзүче предприятие вәкиле катнашында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Заманында Алабугада бер квадрат метр торак төзелмәгән вакытлар да бар иде. Хәзер исә вәзгыять бөтенләй башка: узган елда безнең ...
Дөресрәге, бу хәл Кукмара районының Мәмәшир авылына күрше торган Яңа авылда булган. Әлеге көмеш тәңкәләр турында Мәмәшир авылы сайтыннан укып белдек һәм аның администраторы Рамил Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек: - Рамил, нинди тәңкәләр икән ул? - Бер иске өй почмагыннан язгы су белән агып чыккан, диде шул авылда яшәүче...
Яңа ел алдыннан булды бу хәл. Кичке як иде, эшне төгәлләр вакыт та җитеп килә. Ишек ачылып китте дә, бүлмәгә таныш булмаган өлкән яшьтәге ябык чырайлы бер ир кеше килеп керде. – Минем әбине урладылар! – дип башлады ул сүзен. – Миңа әбине табарга ярдәм итегез! – Нинди әбине урладылар? – мин әйтәм. – Кыз урлаганнарын ише...
Газетада без әнә шундый рубрика ачып җибәргән идек. Анда райондашларыбыз хәл-әхвәлләре, нинди эш-мәшәкатьләр, шатлык-борчулар белән яшәүләре хакында сөйлиләр. Әйдәгез, җавапларга күз салыйк. Рафаэль Гатауллин, Алпар урта мәктәбе укытучысы: -Һәр мөселман кешесе өчен кадерле чор һәм җитди сынау вакыты булган Рамазан аенд...
Әллә ничек кенә үтә дә китә икән бу тормыш. Кичәгесе бүген онытыла, иртәгәгә әллә никадәр уй-хыяллар җыела. гаң белән торып, эшкә тотынырга туры килсә дә. барын чыкмый Коры хыяллар, мескен акыл аркасындадыр, гомерен буе озатып йөри.тәр- йөриләр дә. яшәешен арбасыннан төшеп калалар Иркенәеп, үзалдына канәгатьлек табып, ...
Апас районы авылларының берсендә яшәүче гаиләдә беренче февраль көнне зур фаҗига була. Өч яшьлек төпчек уллары өйдә берүзе кала, шырпы белән уйный башлый һәм, үзе дә сизмәстән, янгын чыгара. “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе авыл халкы һәм бу гаиләне белгән кешеләр белән аралашып сөйләште. ❮ ❯ 13.34 сәгатьтә Апас райо...
Татар авыллары үзенең тырыш халкы, көнкүреше, табигате белән матур, шәхесләре һәм тарихи һәйкәлләре белән горурлана ала. Әмма күбебез еш кына тиешенчә үз туган ягыбызның матурлыгы белән соклана, аның табигатен кадерли, кешеләрен хөрмәт итә белмибез. Туган ягыбызны кадерләргә, табигатен сакларга, авылларны яхшыртырга, а...
Республика көненә багышлап Сая авыл китапханәсендә «Мин яратам сине, Татарстан!» дигән тематик кичә булып узды. Ул Әлдермеш авыл китапханәсе, Өбрә музее, Әлдермеш һәм Сая клуб мөдирләре белән берлектә оештырылды. Бәйрәмне Сая һәм Әлдермеш авыл китапханәчеләре ачып жибәрде. Безнең татар халкы ни өчен ике кул биреп исәнл...
Узган шимбәдә оешма-предприятиеләр арасында баручы 26 нчы кышкы спартакиаданың финалы булды. Бу көнне командалар йөзү һәм канат тарту буенча көч сынашты. "Нептун" бассейнында узган йөзү бәйгесендә 17 команданың 13е катнашты. Команда составындагы ике ир-ат, бер хатын-кыз һәркайсы 50 метрлы дистанцияне ирекле стильдә үтт...
Яраткан язучыбыз Җәмит Рәхимов юкка гына: «Шөгер төбәге - хәзинәләр чишмәсе», дип әйтмәгәндер. Укучыларны нәкъ менә шундый хәзинә - мәдәнияттә тәүге үрләрен яулаган, тамырлары белән Мөэмин-Каратайдан, бүгенге көндә Лениногорск шәһәрендә яшәүче Римма Лотфуллина белән таныштырып үтәсем килә. Римма 1989 елның 17 гыйнварын...
Заман уяу булырга куша. Иминлегебезне саклау өчен бүген барыбызга да уяу булырга кирәк. Мондый өндәүләрне һәрдаим ишетеп торабыз. Ә сез көндәлек тормышта уяумы? Чит-ят машиналарга һәм кешеләргә игътибар итәсезме? Кырыкалдарлар тозагыннан саклана беләсезме? Валентина Миронова, пенсионер укытучы, Хузангай авылы: -Авылда ...
* {{каршы}} --[[Кулланучы:X4v13r3|X4v13r3]] ([[Кулланучы бәхәсе:X4v13r3|бәхәс]]) 7 окт 2013, 22:46 (UTC) ===Нәтиҗә===▼ ''Проект:'' Бу [[WP:Тавыш бирү|тавыш бирүдә]] катнашканнарның купчелеге {{tl|каршы}} тавыш бирү сәбәпле, '''[[Татар Википедиясе]] эчендә [[:Төркем:Википедия кагыйдәләре|кабул ителгән кагыйдәләр]]''' ''...
"Бала хәсрәтеннән дә авыррагы юк", - ди, нибары ун көн ара белән ике улын җир куенына иңдергән әбием. Ышанам: йөрәгеңнән өзелеп төшкән газиз балаңнан да якын, аннан да татлы, кадерле зат була алмыйдыр. Кодрәтеңнән килсә, балаңны бар газаплардан, борчу-хәсрәтләрдән аралап, һәр авырлыгын үзеңә алып, аның язмышындагы һәр ...
Һәрбер гәзит һәм журнал үзенең өстәлен куеп, басмаларга язылу оештырдылар. Халык кырмыска оясын хәтерләтә иде: һәр язылучыга истәлекләр бүләкләр тапшырылды, күренекле җырчылар белән якыннан күрешеп, фотога төшү мөмкинлеге булды. Кунаклар арасында журналистика ветераннары, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар булуы бәйрәмгә а...
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Беренчел медицина ярдәмен камилләштерүдә авыруны ачыклау һәм аны кисәтүгә төп басым ясалырга тиеш. Кызганычка каршы, күпчелек гражданнар, аеруча авылларда еллар дәвамында диспансерлау үтми. Спиртлы эчемлекләр куллану, тәмәке тарту, туклану режимын үтәмәү, үз-үзеңне дәвалау ...
Сайтыбызда хәбәр иткәнебезчә, Түбән Иванай авылында „Эрвел марий” мари милли-мәдәни автономия идарәсенең отчёт җыелышы үткән көндә Балтач районының 18 авылында гомер иткән мари милләт вәкилләренең проблемалары барланды, киләчәккә яңа бурычлар билгеләнде. Сайтыбызда хәбәр иткәнебезчә, Түбән Иванай авылында „Эрвел марий”...
50 яшьтән алып 96 яшькә кадәрге кешеләрне еллар дәвамында күзәткән галимнәр шундый фикергә килгән: башваткычлар һәм кроссвордлар чишәргә яратучыларның күбесенең өлкән яшьтә дә акыл-зиһеннәре зирәк була икән. Мондый мавыгуга ия өлкәннәрнең 15 проценты төрле грамматик биремнәрне тизрәк чишә, җитмәсә, кирәкле нәрсәләрне д...
2022 елның 7 июнендә Гомумроссия халык фронты «Барысы да җиңү өчен» («Всё для Победы») порталын эшләтеп җибәрде. ❮ ❯ Портал ярдәмендә Россия халкы, беренче чиратта, ДНР һәм ЛНР хәрби бүлекчәләренә, моннан тыш, Донбасста яшәүчеләргә, хәрби хәрәкәтләрдән зыян күргән кешеләргә ярдәм итә ала. Сайтта төрле максатлар белән а...
Ул кечкенә чагында астроном булырга хыяллана, аннан - юрист. Ә менә бүгенге көндә 4нче мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Рузана ГАРӘФИЕВАның теләге бер генә: табиб булу. Моның җитди сәбәпләре дә бар. 5 яшендә үк йөгерек укый белүче Рузана мәктәпкә кергәч барлык фәннәрне "5"ле билгеләренә генә үзләштерә. Тик 8 сыйныфта...
БР Хөкүмәте вице-премьеры Николай Хорошилов белән бергә Башкортстанның Дәүләт торак һәм төзелеш хәвефсезлеге комитеты рәисе Илдар Шәфыйков та килде. Аларны район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов озатып йөрде. Кунакларны торак-үткәргечләр һәм төзелеш тармагында җәмәгать объектлары проектларын тормышка ашыру барышы кызык...
Йөз ел элек туберкулезга каршы оешмалар активистлары, җәмәгатьчелекне туберкулез проблемаларына җәлеп итәр һәм аның белән көрәшер өчен акча җыю максатыннан, урамнарда акчәчкәләр саткан. 1882 елның 24 мартында Берлинда Роберт Кох үзенең кешелеккә янаучы җитди авыруны ачыклавын хәбәр иткән булган. 1993 елда Бөтендөнья сә...
Шул исемдәге бәйгегә нәтиҗә ясар вакыт җитте. 12 февраль көнне сәгать 10.00дә "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте акция кысаларында бүләкләр уйнатуны планлаштыра. "Языл һәм iPad от!" бәйгесендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2015 елның 1 ноябреннән 2016 елның 20 гыйнварына кадәр, 2016 елның I яртыеллыгына "ТАТМЕДИА" ак...
'выл мәктәбендә укыганда, бала чагында ук Афзал ага Шамониы зхр язучы итеп белә идем Ул минем күңелемә 1*аүф» Кыз урлау- хикәяләре белән керен калган иде Хи кпялпрне акыл китанхаНәгенпан алын кайтып сукыр лампа яктысын та ярты Тонга кадәр бик тәэсирләнеп укын утырганым әле дә хәтеремдә Казанга килгәннән еоң. бх мәһабәт...
Яшел Үзәндә "ПАЗ" һәм "ВАЗ-2112" автомобиле бәрелешкән. Ике кеше үлгән, тагын берәү тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Юл һәлакәте иртәнге 7.00 тирәсендә була. Җиңел машина борылышка кергәндә каршы якка чыга һәм автобус белән маңгайга маңгай бәрелешә. Бик кызган...
Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы булып үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары - Рәшит Сәйфиев, тыл хезмәтчәне - Нәҗип Гәрәев килгән иде. Аларга медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Мәктәп укучылары һәм ...
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмәүне яки өлешчә генә эшкәртүне хуп күрә башладылар. Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмиче ятучы авыл хуҗалыгы җирләре ба...
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Зәки улы ХӘМИТОВ:- Вуз һәм колледж тәмамлаучыларның белем дәрәҗәсе еш кына эш бирүчеләр таләпләренә җавап бирми. Моны хәл итү ысулларының берсе – һөнәри квалификация системасының төбәк сегментын булдыру. Аларның эшчәнлеген бәйсез бәяләүче биш үзәк булдырылды, әмма бу гына аз. Илдә төрле квали...
6 декабрьдә, пәнҗешәмбе көнне, Алексеевск районының Зур Полянка картлар һәм инвалидлар интернат-йортына Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкәт" фондыннан Гөлнара Садыйкова җитәкчелегендә делегация килеп китте. Алар белән бергә Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт һәм соиаль яклау бү...
Оператив хезмәттән алынган мәгълүматларга караганда, быел Яңа ел бәйрәме тыныч кына үткән. Район эчке эшләр бүлегендә 1 гыйнвар төнендә һәм аннан соңгы бәйрәм вакытларында юлларда иминлек сакланган, исереп сугышучылар, милиция чакыртучылар күзәтелмәгән. Ләкин Мартышачи авылында бәйрәмнән соң берәүнең абзарыннан сарык у...
Болай да кимегән балык, фәнчә әйтсәк, биологик су ресурсларын рациональ файдалану, саклау максатыннан 15 июньгә кадәр "Уылдык-2014" оператив-профилактик операциясе уздырыла. Бу чорда күл, елга балыгы тотуга хокукы, лицензиясе булган юридик затларның, эшмәкәрләр эшчәнлеге контрольгә алына, язгы-җәйге чорда браконьерлык ...
Беткә үч итеп, туныңны мичкә якма, дигән халык әйтемен газета-журналларны яратып укучы, ләкин бәяләр артуны сәбәп итеп, аларны яздырып алуда икеләнеп калучыларга ирештерәсе килә. Бу - үзеңне рухи азыктан мәхрүм итү дигән сүз. Басма матбугатны электрон мәгълүмат чаралары белән чагыштырып булмый. Чөнки интернеттагы хәбәр...
Мин - әти белән үскән әтисез кыз. Гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Тормышны әниебез алып барды, әтиебез бик каты эчте. Тыныч көннәр, төннәр сирәк иде. Әти әнине бик җәберләде, сугышты. Өйдә сирәк йокладык. Барыр җиребез булмагач, әни түзде. Колхозда эшләде, өйдә ике сыер, ике бозау, ишегалды тулы каз, үрдәк, тавык...
Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы? Сорау: 15 елдан артык улымның фатирында яшим, милек хокукын үземә яздыра аламмы? Шушы фатир хуҗасы булган улым мине фатирдан чыгара аламы? Җавап: Озак вакыт торак йортта теркәлеп яш...
Районда наркотикларга каршы көрәш айлыгы кысаларында төрле юнәлешле чаралар үткәрелә. Аларга прокурор ярдәмчесе Булат Юсупов җитәкчелегендә анализ ясалды. Бу көннәрдә мәдәният хезмәткәрләре яшьләр һәм үсмерләр өчен "наркотикларсыз тормыш" дигән тематик дискотекалар оештыралар. Мондый бию кичәләре Әхмәт, Түбән Кәчи, Бор...
Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм. Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең д...
Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "төзелеш сәгате" форматында киңәшмә үткәрде. Төзелеш буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Григорий Невоструев проблемалы объектлар төзү һәм өлешләп түләүчеләр белән үзара хезмәттәшлек буенча эшнең нәтиҗәләре турында...
Күптән түгел Казан медицина көллияте тарихында 175 елга беренче тапкыр "Татар кызы" бәйгесе узды. Анда көллиятнең 10 туташы уку йортының иң акыллы, чибәр һәм талантлы кызы исеменә көч сынашты. Катнашучылар, медицина терминологиясен, татар халык мәкальләрен һәм фразеологик әйтелмәләрне ни дәрәҗәдә белүен күрсәтүдән тыш,...
Пародияләр остасы, җырчы Данир Сабировның концертларында булган тамашачы аның рус фильмнарын, мульфильмнарны татар җырчылары тавышы белән тавышландырган видеоларын күргәне бардыр. Соңгы вакытта әлеге видеолар социаль челтәрләр, ватсап аша да тарала башлады. Аларда фильм, мультфильм геройлары Салават Фәтхетдинов, аның х...
Соңгы кыңгырау бәйрәме яшьлек, моңсу хис-кичерешләр, сагыну белән бәйле. Чыгарылыш укучылары өчен ул балалыктан олы тормыш юлына аяк басу чоры булса, әти-әниләр исә балаларының буй җитеп, туган йортларыннан чыгып китүенә моңсуланалар. Соңгы кыңгырау тантанасына җыелган, бер үк вакытта бәхетле дә булган, дулкынлану да к...
Чираттагы ялда туган авылым Мәтәүбашка кайткач олы юл буенда – балаларның җәйләрен җиләк ашый торган акланчыкта зур гына чүп өеме күреп исем китте. Ачудан, хәтта кулларым йодрыкка йомарланды Бу элегрәк булса бер хәл, ә хәзер бар ил мондый башбаштакларга каршы көрәшә бит! Урамнарыбызга да уңайлы булсын дип чүп салу конт...
Үткән елда мәктәпләрне биш көнлек укуга күчерделәр. Һәр шимбәне балалар өчен файдалы итеп үткәрергә – спортка яки иҗатка багышларга уйладылар. Бу планнар тормышка аштымы? Өметләр акландымы? Г.Байбурина. Салават районы. - Мәктәпләрне биш көнлек укуга күчергәннән соң шимбәләрдә оештырылган спорт занятиеләренә 22 мең бала...
Урындагы инициативаларны яклау программасы авыл җирлегендә бик күп күләмле эшләр башкарырга мөмкинлекләр бирә. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы җитәкчелеге һәм район хакимияте халыкның көнкүрешен якшыртуга зур әһәмият бүлә. Авыл биләмәләре шушы, программага кереп, халык белән берлектә нинди дә булса эш башкара. Т...
Иске Шөгер авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Туган якка солдат сәламе" дип аталган кичә үткәрелде. Ел саен мәдәният хезмәткәрләре, солдат егетләргә хат язып, алардан килгән җавапны укучылар, авыл халкы алдында укып, солдат сәламнәрен җиткерә. Быел шулай булды. Улыбыз Альберт армия сафларына алы...
Кыңгыр-Мәнәвез авылы халкына, стильле, үзенчәлекле һәм матур булыр өчен, район үзәгенә һәм зур шәһәрләргә бару мәҗбүри түгел. Авылда чәчләрне тәрбияләү һәм макияж ясау буенча белгеч Айгөл Минһаҗева бар. Ул өч ел элек үзенең кечкенә генә, әмма уңайлы «Камилла» дигән парикмахерскаясын ачкан, анда кыңгырмәнәвезлеләр бик т...
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе гражданнар өчен яңа хезмәт - "Интернет челтәре аша видео-кабул итү" тәкъдим итә. Видео-кабул итүдә теләсә кайсы гражданин катнашып, реаль вакыт режимында Идарәнең эшенә кагылган сорауларын бирә ала. Дәүләт җирләрен контрольдә тоту буенча сорауларга һәр атнаның сишәмбе көн...
Мәгълүм булганча, 3 июль Юл хәрәкәте иминлеге инспектор­ла­рының һөнәри бәйрәм көне буларак билгеләп үтелә. Шушы юбилей уңаеннан сүзне ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Линар Вәлиевка бирәбез. - Коллектив һөнәри бәйрәмгә нинди уңышлар белән килә дигәндә, ЮХИДИ хезмәткәрләре тырышлыгы белән вакытында кисәтелгән һәлакә...
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Республика йортында Җәмәгатьчелек иминлеге ведомствоара советы утырышын үткәрде. Анда сәүдә-күңел ачу комплексларында янгын хәвефсезлеген тәэмин итү чаралары каралды. Утырышта республика Хөкүмәте әгъзалары, министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципалитет башлыклары, шулай ук сә...
26 гыйнварда Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Варфоломеева Яшел Үзәндә гражданнарны кабул итәчәк. ❮ ❯ Чара Чапаев урамы, 1нче йорт адресы буенча район суд приставлары бүлегендә узачак. Мәскәү вакыты белән 10:00 сәгатьтә башлана. Кабул итүгә 8(843)514-92-21, 8(843)5...
«Синең кешеләрең, Түбән Кама» күргәзмәләре сериясе кысаларында, шәһәр музеенда Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Фатыйх Котдусовка багышланган күргәзмә ачылган. Биредә аның шәхси архив фотолары, Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре урын алган. Фатыйх Кашаф улы Котдусов хезмәт юлын Казан химия-технология институтын тәмам...