text stringlengths 445 98.8k |
|---|
– Безнең Әминәбез, әйтте диярсең, Сәлимәдән дә матуррак булыр әле. Тик ул Сәлимә кебек җирән булмас, Нәфисә апай кебек кара булыр. Озын кара керфекле, әни әйтмешли, уймак авызлы, елмайганда, бит урталары батып тора торган, озын кара толымлы булыр. Үсә төшкәч, толымнарына чулпы тагар.
– Белмим, белмим, абый, Сәлимәдән дә матур кыз була алмас.
– Ник алайса авылда Сәлимәнең чәчен тартып, җирән-җирән, кил, кабартма бирәм, дип елата идең суң аны?
– Анысы болай гына инде, яратып кына. Чебен тимәс чер итәр бит ул. Их абый, авылга кайтсаммы, бер дә тимәс идем Сәлимәгә. Ата каз яки әтәч талаганда да яклар идем үзен. Тик авылга кайтып булмас шул. Булмас! – дип, Рәшит моңсуланып тынып калды.
Шул вакытта Габдрахман хәлфәнең тавышы ишетелде:
– Әминә! – Бу сүзне вагондагылар ишетерлек итеп әйтте ул. – Сабыебызның исеме Әминә булыр! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галиһәссәламнең әнисе исемен кушарбыз. – Аның күзләреннән яшь ага, йөзендә шундый да бәхетле елмаю.– Нәфисәнең сеңлесе Әминә туды! Рәхмәт сиңа, Тәңрем, миңа шундый зур бәхет бирдең! Дөньяга сабый туды, тагын бер мөселман өммәте артты.
– Азрак кына су кирәк иде баланың канлы тәнен сөртергә. Аз гына су кирәк иде...
Хәлфә үзенең кружкасында калган суны, Зөһрәнең башын күтәреп, иреннәренә тидерде. Тоткыннар да әҗәл даруына әйләнгән кружкалары төбендә калган суларын Габдрахманга суздылар.
– Рәхмәт, кардәшләр! – диде хәлфә. – Аллаһ сезнең бу игелегегезне онытмас, үзенең ярдәменнән ташламас.
Гөлҗамал, тоткыннардан җыелган суда яулыгын чылатып, баланың канлы тәнен сөртте. Ана карынында җылыда яткан бала, салкынча су белән сөрткәнне ошатмыйча, чырыйлап кычкырып җибәрде.
– Баланы төрергә ни дә булса кирәк, – диде Гөлҗамал. Зөһрәнең бала тудыру кирәк-яракларын Казан төрмәсендә алып калганнар иде. –Әнисенең мамык шәленә төргәнче, нинди дә булса чиста чүпрәккә төрергә кирәк.
Шунда хәзрәтен югалту хәсрәтеннән аңын җуярдай булып утырган Йөзембикә абыстай тагын телгә килде:
– Туктагыз! Менә бит минем үземә дип теккән кәфенлегем калды. Әгәр мин үлеп китсәм, ничек тә булса җирләрсез әле, әгәр андый мөмкинлегегез булса. Хәзрәтем кебек, япан-ялан кырда ятып калмасам. Исәннәргә яшәргә кирәк! Дөньяларга кемдер килә, кемдер китә. Менә Габделхагым урынына яңа сабый, дөньяга мин килдем, дип аваз салды. –Абыстай, төенчегеннән ап-ак бәздән үзенә үлчәп тегелгән кәфенлеген чыгарып сүтә башлады. – Бәлки әле, хәзрәтемнең җаны шушы сабыйга күчкәндер.
Кәфенлекне, сүтеп, баш яулыгы чаклы итеп шатырдатып ертты да Гөлҗамалга сузды. Гөлҗамал, аптырап, Зөһрәгә төбәлде: яңа гына яшәргә дип туган кыз бала һәм бу якты дөньяны ташлап китәргә җыенган, яшен яшәгән, ашын ашаган Йөзембикә абыстайга дип үлчәп тегелгән кәфенлек!
Зөһрә дә, акылыннан киткән кебек, Габдрахманга сораулы карашын юнәлтте, йөрәге дерт итеп китте яңа гына баладан котылган хатынның. Аның йөрәк парәсен – күп газаплар белән дөньяга китергән Әминәсен – тууга кәфенлеккә төрәләр! “Хәерлегә булмас бу, әтисе, җүнлегә булмас!” Аның күзләрендә хәсрәт, шом, курку иде.
Хәлфә хатынының күз карашыннан шуларны укыды. Ләкин башка чарасы юк иде, Йөзембикә кулыннан алып, кәфенлектән ертып алган баш яулыгы кадәр чүпрәкне Гөлҗамалга сузды.
– Сиңа әйтәм, – диде Зөһрә, сулкылдап, – сиңа әйтәм! – Күзләреннән, яңакларын пешереп, яшьләре агып төште.
Гөлҗамал баланы, төреп, әнисенә сузды. Зөһрә, нәни кызының кып-кызыл йөзенә текәлеп карап торды да әле сөт тә төшеп өлгермәгән күкрәген кызына каптырды. Сабый, кап-кара күзләрен әнисенә төбәп, яшисе килеп, тырыша-тырыша имә иде.
– Кара әле, сиңаәйтәм, чат Нәфисәгә охшаган кызыбыз, тач Нәфисә инде. Тары бөртегеннән дә кечкенәрәк миңе дә нәкъ Нәфисәнеке кебек, – дип елмайды Зөһрә.
Хәлфә хатынын куенына алды:
– Нәкъ синеке кебек тә! Рәхмәт сиңа! Миңа нинди зур бәхет алып кайттың. Нәфисәбезгә, Камил белән Рәшиткә сеңелкәш. Инде исән-имин үстерергә насыйп әйләсен Хода!
– Шулай булмаган кая, шулай булмаган кая, – дип каударланды Зөһрә. – Үләрмен кебек иде, бу баламны таба алмам кебек иде. Тик менә бу төргән чүпрәкнең кәфенлек булуы гына күңелгә авыр, әллә ниләр булыр күк.
– Син ул турыда уйлама, карчык. Мәет өстеннән салдырып алынмаган лабаса. Чиста ак бәздән тегелгән, бәхете дә шундый ук ак булсын инде сабыйның. Кәфенлеккә түгел, ак биләүгә биләдек дип уйла!
Хәлфә, яратып, кызының нәни башыннан сыйпап куйды.
Кызчык, әнисенең күкрәген суырып, арып-талып йоклап китте. Авыз кырые белән генә елмаеп куйды.
– Фәрештәләрне күрә инде балам. Фәрештәләр, канатларын җәеп, нарасыйның йокысын саклап торалар. Нинди чүпрәккә төргәннәр, кая таба бара, алда аны нинди тормыш көтә, ник аның дөньяга килүе бу каһәрләнгән чорга туры килде – монда сабыйның бер эше дә юк. Әнә алар, тулы бер гаилә булып, тик Әминәнең апасы Нәфисәне генә аерып калдырып, әти-әнисе, абыйлары белән бергә Себергә, иңнәрен иңгә куеп, бер-берсенә терәк булыр өчен китеп баралар. Әле илгә кайтырбыз дигән өмет белән мал вагонында каторгага китеп баралар.
Тугач та аны Ялантауның күкрәгеннән бәреп чыгып, челтер-челтер итеп сандугач моңына коенып агып яткан чишмә суында коендырмадылар. Тоткыннарга тамчысы да кадерле булган, үзләренең авызларыннан өзеп биргән кружкалары төбендәге су тамчыларына баш яулыгын манчып, тәнендәге каннарын сөрттеләр.
Ул Чакрактауның өркәч җилкәсендә мәтрүшкәләр, көмешсыман әремнәр тибрәлеп үскән болында чуар күбәләкләр куып йөреп рәхәтләнеп үсмәс. Әнә ул, Йөзембикә абыстайның ап-ак кәфенлегенә төренеп, әнисенең куенында әллә кайларга, кошлар да очып барып җитә алмаслык Себер дигән җәһәннәмгә китеп бара. Ул үзе белән ни буласын белми! Шуның белән, белмәве белән бәхетле дә.
Әлегә алар барысы бергә, апасы Нәфисә генә юк.
Йөзембикә карчыкның кәфенлегенә төренеп, төшендә фәрештәләрне күрә-күрә, тынычлап йоклый сабый.
Ә поезд бара да бара. Вагон тактасы ярыгын пычак белән киңәйтеп карап баручы Фәрит:
– Тайгага кердек, тайга эченнән барабыз, – дип, гырылдавык тавыш белән әйтеп куйды.
Тоткыннар арасында җанлану сизелде, ыгы-зыгы башланды. Димәк, Себергә килеп җиттек. Анда нәрсә булыр? Барыбер атналар буе тын ала алмаслык тынчу вагонда бару түгел. Анда саф һавада рәхәтләнеп сулыш алырлар. Рәхәтләнеп туйганчы су эчәрләр, бит-кулларын, тәннәрен юарлар. Бәлки әле, торыр өчен берәр торак булыр. Бәлки әле, анда җылы, рәхәт булыр. Тамаклары туйганчы ипи ашарлар. Себердә дә адәмнәр яшидер бит. Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә.
Тик әле поезд туктарга ашыкмады, акрын гына тукылдап баруын дәвам итте.
Тоткыннар Фәрит киңәйткән вагон такталары арасындагы сызык кадәр генә арадан чиратлап тирә-юньне күзәттеләр.
– Ай-яй, – диде яшь кенә малай, – монда очы да, кырые да күренмәслек урман. Гел чыршылар гына икән монда, әти, шундый матур икән бу тайга дигән җирдә.
Вагонда тынлык иде. Аякларын салындырып сәндерәдә утыручы бер яшь кенә егет җыр сузды, акрын гына, үзе өчен генә җырлаган кебек, күзләрен бушлыкка төбәп җырлады.
Ат аргамаккаем печән, һай, ашамас,
Иярләсәң, биле дә бушамас.
Кай илләргә барсаң да, бер үк кояш,
Туган-үскән җиргә дә охшамас.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Вагондагылар аңа төбәлде.
Җитү чәчле, зур кара күзле егет акрын гына, ләкин йөрәк бәгырь- ләреннән айкалып чыккан күкрәк тавышы белән җырлый иде:
Агыйделкәйләрне, һай, кичкәндә,
Аюлар күрдем аргы ла якларда.
Туган илкәемне сагынып җырлыйм
Чит илләрдә йөргән чакларда.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Тоткыннар әсәренделәр, күбесенең күзләрендә яшь иде.
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Ярыктан тайганы күзләп баручы малай әйтеп куйды:
– Әти, монда бөдрә таллар юк икән бит, монда бары чыршылар гына үсә икән. Монда никтер бөдрә таллар юк икән, әти.
Барысы да кинәт тынып калдылар.
Ә поезд станция саен мәетләрне каторжаннар юлында ташлап калдыра-калдыра баруын дәвам итте. Һәм шактый кешегә кимеп, бер кешегә – Габдрахман белән Зөһрәнең кызлары Әминәгә – артып, ухылдап, тайга эчендә хәлдән тайган кебек уфылдап туктады. Буыла-буыла этләр өргән тавышлар, сакчыларның катлы-катлы итеп сүгенгәннәре ишетелде.
Кай илләргә барсаң, бер үк кояш,
Туган-үскән илгә ләй охшамас...
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал!
* * *
Тоткыннарны, акырып-бакырып, сүгенә-сүгенә, вагоннардан төшерделәр. Ай буе интегеп, бер тамчы суга тилмереп барган мәхбүсләр, ниһаять, күкрәк тутырып, Себернең нарат сагызы исе килеп торган хуш исле һавасын суладылар.
Йә Раббым, нинди бәхет икән ләбаса рәхәтләнеп, туйганчы һава сулау! Күбесенең сасы вагоннан төшкәннән соң, саф һавадан башлары әйләнеп, чак кына егылмый калдылар.
Этләр – менә-менә бугазыңа ябышырга торган бурзайлар–тоткыннарны ботарлап ташлардай булып, сакчылар янында буыла-буыла өрәләр.
– Ирләргә – бер рәткә, хатыннарга икенче рәткә басарга! – дигән аваз әллә кайлардан очлы сөңге булып күккә таба сузылган чыршылар өстеннән яңгырады. Тоткыннар башларын күтәреп карасалар, анда чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур территория, почмагы саен каланча, ә якындагы каланча өстендә бер хәрби рупордан акыра:
– Барыгызга да тезләнергә! Быстро-быстро!
– Йә Раббым, – диде хәлфә, – кичер бәндәләреңне! Сабырлык бир! Тезләник, улым, болар йә атып үтерерләр, Аллаһ сакласын! Безгә әле үләргә ярамый. Әминәбезне үстерергә кирәк, исән-имин илгә кайтырга кирәк.
Йөзембикә, Рәшитне кочаклап, авыру аякларын көчкә бөгеп, җиргә тезләнде. Кипкән иреннәрен кыймылдатып:
– Раббым, без алар кушуы буенча түгел, ә Сиңа гыйбадәт кылыр өчен, исән-имин килеп җиткәнебезгә сөенеп, намазда тезләнеп басып торабыз. Рәхмәт Сиңа, безне Себергә китереп җиткердең, – дип, “Фатыйха” сүрәсен укыды. – Тик башыбызны намазлыкка ора алмыйбыз, кичер безне.
Зөһрә, сабыен куенына кысып, тезләнеп торган җиреннән Йөзембикә абыстайга карады да, йөзендә газаплы елмаю галәмәте чыгарып, карчыкка дәште:
– Нинди кеше син, абыстай?! Һәрнәрсәдән яхшылык эзлисең һәм табасың! Менә мин дә, синең сүзләрне ишетеп, күңелемә җылылык таптым. Синең янда ничектер җанга рәхәт.
– Рәхмәт җылы сүзеңә, Зөһрә! Әле сез булмасагыз, нишләр идем?! Рәхмәт Габдрахман хәлфәгә, мине үзегез янына алам диде. Бергә-бергә ничек тә яшәрбез әле, бер-беребезгә булышып яшәрбез, Аллаһ теләсә.
Тоткыннарны озак тезләндереп тоттылар. Алар белән килгән сакчылар мондагыларга отчёт бирә иде: юлда килгәндә, фәләнчә кеше үлде, фәләнчәсе чирле, аларны урман буендагы аланлыкка сузып салганнар иде. Фәләнчәсе килеп җитте.
Ниһаять, барысын да, тезеп, тимерчыбык белән уратылган тайга эченә алып кереп киттеләр. Алда агачлары киселгән тайга буйлап тезелгән очсыз-кырыйсыз бараклар. Алар шулкадәр күп, бер зур авыл чаклы.
Тоткыннарны, санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора.
Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады.
Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?!
Әле аның өстенә вак черкиләр мыжлап тора, шундый да әчеттереп тешлиләр, чыдар әмәл юк. Рәшит, битенә килеп ябышкан черкиләр тешләвенә түзә алмыйча, үксеп елап җибәрде.
– Әни, болар нәрсә икән суң? Черки дисәң черки түгел, монда ничек яшиләр икән? – дип елап, Йөзембикә абыстайның итәк араларына башын яшерде.
Барысы да, чәбәләнә-чәбәләнә, яңа килгән тоткыннарның канын эчәргә ябышкан канечкечләрне кудылар. Тик файдасыз, алардан котылу әмәле юк. Шунда каршыларына, кулына “намордник” дигән әйберләр күтәреп, тәмам сөяккә генә калган, селкен-селкен килеп торган адәм килеп чыкты да:
– Нате, без этого здесь никак, – дип, һәрберсенә өләшеп чыкты.
Бу газаплы, әрнүле, ачлы-туклы узачак унъеллык тоткын тормышының башы иде. Күпләр, бу газапка түзә алмыйча, Себер тайгасында мәңгелеккә ятып калыр. Кемнәрдер, гарипләнеп, саулыкларын җуеп, илләренә кайта алыр. Кемнәрдер газизләрен югалту хәсрәтеннән, авыр хезмәттән акылларын җуяр!
Тик түзәсе иде, илгә кайтасы иде, туган якның бәрәкәтле йомшак туфрагына башны салыр өчен генә булса да илгә кайтасы иде!
Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә, Аллаһка тапшырдык.
* * *
Мифтахетдин белән Гөлҗамалның танышларына туган якларына кайтып китәргә рөхсәт иттеләр. Җиргә казып кергән земләнкеләрдә күрше булып яшәүче Яхъя белән хатыны Асылбикәнең эшләрен Яхъяның энесе Харис тикшерткән дә, авыл куштаны Карун Кадыйрны үтерүдә гаепләнеп ун елга сөрелгән Яхъяны аклаганнар.
Кадыйрны бергә каравыл өендә әче бал эчеп, соңыннан бик каты сүзгә килешеп, болай да Карунга карата куенында ачу тотып йөргән Мәче Мәлиге бәреп үтереп, Мишә буендагы таллыклар арасына илтеп аткан булган. Бу хәлләрне төнлә әрәмәдә ат саклаучы малайлар күреп торсалар да, куркып, бу турыда кеше-карага әйтеп тормаганнар. Чөнки әти-әниләре:
– Аллаһ сакласын, күргәннән күрмәгәнегез артык, заманалар болгавыр, сак булыгыз, авызыгыз йозакта булсын! – дип, улларын бик каты кисәтеп куйганнар.
Менә шулай итеп, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, Яхъя белән Асылбикә, бер гөнаһсызга Себер тайгаларында интегеп, тилмереп, дүрт ел гомерләрен газапта үткәрделәр. Чөнки Карун Кадыйр яшь чагында Асылбикәне өзелеп яратып йөргән. Тик Асылбикәнең яшь йөрәге бары тик Яхъя дип кенә типкән.
Бала-чага авызында сүз торамыни?! Инде ничә еллар үткәч, әти-әниләренең сүзләре исләреннән чыкканмы, онытылып киткәнме, Яхъяларның күршеләре Фәтхетдин улы Гомәр, инде шактый исәя төшкәч, Мишәдә су коенып яткан иптәшләренә:
– Малайлар, әнә таллыклар арасыннан Мәче Мәлиге үтереп суга салган Карун Кадыйр өрәге чыгып килә. Башы яртылаш ярылган, миләре агып тора, абау, куркыныч! – дип сөрән салган.
Инде кояш баеган, хәйран гына караңгы төшкән чак. Малайлар, курыкканнарын сиздермәскә тырышсалар да:
– Әйдә, кайтыйк булмаса, кояш баегач, хәйран салкынча, – дигән булып, күлмәк-ыштаннарын киеп авылга таба атларга торганда, Яхъяның энесе Харис, Мишәгә ат эчерергә төшкән җиреннән атылып чыккан да Гомәрнең изүеннән эләктереп тә алган:
– Әйт әле, малай актыгы, Карун Кадыйрны кем үтерде? Әйт, хәзер әйтмәсәң, үзеңне Мишә суына салып тончыктырып үтерәм, – дип, малайның котын алган.
Малай, куркуыннан дер-дер калтыранып, нәрсә күргәнен, үзе белән кемнәр булганын, барысын да сөйләп биргән.
Шуннан Яхъяның энесе – абыйсының ыштансыздан-күтсез балаларын үстереп ятучы Харис – тикшерү эшен яңадан башлатып җибәрткән дә эшне ахырына кадәр алып барып җиткерә алган, Мәче Мәлиген кулга алганнар, Яхъя белән Асылбикәне аклаганнар.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал, бу хәбәргә исләре китеп, Яхъялар земләнкесенә кергәндә, Яхъя, куллары белән йөзен томалап утыра иде. Аның теткәләнеп беткән буй-буй сызыклы ямаулы күлмәге астыннан калак сөякләре калкып торган арык гәүдәсе дер-дер калтырый, үзе:
– Йә Аллам, ник син бәндәләреңә кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бирәсең? Ни өчен мине, ата-анамнан, балаларымнан аерып, бер гөнаһсызга шушы тәмуг базына китереп ташладың? Никләргә генә минем улларыма «кеше үтерүче балалары» дигән исем тагып, адәм хурларына калдырдың? – дип тәкърарлый иде.
Асылбикә исә акылыннан шашкан кебек кеткелдәп көлә, әйтерсең газаплы, хәсрәтле дүрт ел гомерен Себердә үткәрмәгән. Үзе, тиздән илдә калган улларын күрәсен уйлап:
– Йә Раббым, йә Раббым! Җаннарым, әз генә түзегез. Тиздән, бик тиздән очкан кошлардай яныгызга кайтып җитәрбез. Ишеттең бит, Тәңрем, намаз саен земләнкенең җир идәненә башымны бәрә-бәрә теләгән теләкләремне! Инде ятимнәрем белән тиздән кавыштырсана, – дип,бертуктаусыз сөйләнә иде. Үзенең Себер җилләрендә киселеп беткән ябык йөзе сөенечтән балкып тора.
Гөлҗамал белән Мифтахетдин килеп кергәч тә әле, күршеләренә күтәрелеп карамыйча, шактый вакыт тордылар. Яхъя өстәлгә башын салып утыруын дәвам итте. Ә карчыгы:
– Раббым, бер Аллам, Раббым, бер Аллам! – дип, тар гына земләнкедә ике адым алга, ике адым артка киләп-сарып йөрүеннән туктамады.
Мифтахетдин, тамак кырып:
– Әссәламегаләйкүм, күршеләр, менә шатлыгыгызны уртаклашырга кердек әле. Йә Ходам, безгә дә шул шатлыкларны күрергә насыйп булса иде. Илләребезгә кайтып, Сауш авылы зиратына башларыбызны салырга язса иде, – дип, Яхъяның арык гәүдәсенә кулларын салды.
– Шулай була күрсен, Мифтах, шулай булсын, амин! Мин бу көннәрне күрермен дип уйлаган кешеме? Инде тайгада урман кисү түгел, үземнең гәүдәмне дә күтәреп йөртерлек хәлдә түгел идем. Бу каһәр төшкән ачлы-туклы, бер кисәк ипигә тилмереп, сакчылар тарафыннан типкәләнеп, эткә әйтмәслек кабахәт сүзләр ишетеп яшәгән дүрт ел гомерем тәмугларга тиң булды лабаса. Кара инде Асылбикәмә – гөлләр кебек иде бит. Инде карт әбиләр кыяфәтенә керде! Аның, илдә калган улларыбызны сагынып елап, күз яшьләре түгелеп бетте. Яшь чагында Карун Кадыйр ничә тапкыр яучы җибәреп караган иде шул үзенә. Ләкин кыз үзе дә, әтиләре дә риза булмадылар, ул мине сайлады. Мине... Ул Кадыйрлар нәселләре белән кара каруннар бит. Мәче Мәлиге бәреп үтергән булган икән. Ә «кеше үтерүче» дигән мөһерне миңа тактылар. Имеш, Кадыйрга үчем булган, шуңа күрә аны үтереп ташлаганмын. Асылбикә белән бер-беребезне өзелеп яратып өйләнештек. Шундый да матур итеп яшәп ята идек. Миңа ниемә ул Кадыйр?! Имеш, мин ачудан Карунны бәреп үтергәнмен. Кешегә түгел, хайванга да суга алмыйм бит мин, Мифтахетдин. Тавык та суярга кызганам. Тавыгы да, күзен дә йоммыйча, суйганда, күзгә карап ята бит, тимә миңа, ди, минем дә яшисем килә, ди. Кеше кадәр кешене үтер, имеш. Балта белән башын икегә яр, имеш. Тузга язмаганны! Утын пүләне түгел бит ул кеше башы, мин сиңа әйтим! Баш хәтле баш бит ул! Шуны да аңламый бит ул надан тикшерүчеләр. Ярый әле улларымны Харис энекәшем алып калды. Мондагы газапка түзә алмаслар иде, хараплар гына булырлар иде җаннарым.
Яхъя бертуктамыйча сөйләде дә сөйләде. Әйтерсең дүрт ел буе җанында җыелган хәсрәтләрен дәрьялар итеп агызды. Йөрәгенә җыелган ачу-ярсулары язгы ташкыннар булып акты да акты.
Мифтахетдин сәке кырыена килеп утырды да, дөньясыннан киткән кебек, бер почмакка карап уйга калды.
Гөлҗамал исә Асылбикә тирәсендә мәш килә. Аның куанычын уртаклашып:
– Шулай булмаган кая, Асылбикә. Син тиздән улларыңны күрерсең, сөенерсең. Улларың инде шактый үскәндер, калкынганнардыр. И сөенерләр инде җаныйларым, әй көтәләрдер инде. Авылда, туган илдә, абыйлары янында барыбер минем Факиһәм белән Гәрәем шикелле интекми инде алар. Илдә чыпчык та үлми ди бит. Без менә балаларыбызны исән-сау үстерә алырбызмы? Һай, белмим-белмим! Хәлләр бигрәк яман, Асылбикә җанкам. Кичә генә ике баланы яр буендагы чокырга илтеп салдылар. Әниләре, елап, һуштан язган ди. Балтач ягыннан диделәр. Аннан әниләре акылга җиңеләйгән. Илдә әтиләре мәктәп директоры булган. Сталин рәсеме төшкән гәҗиткә селёдка төреп алып кайткан, имеш. Абайламый калгандыр инде. Үзендә эшләүче укытучы җәвит иткән. Икенче көнне үк килеп алып киткәннәр. Соңыннан теге барып әләкләгән укытучыны директор итеп куйганнар. Сатлыкҗаннар, көнчеләр заманы бит. Менә дүрт елдан суң ике баласы да, эчләре китеп, бер атна эчендә бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Бу хәсрәтләргә ничекләр түзмәк кирәк, Асылбикә ахирәтем?! Нишлисең, чи ит янмый, диләр бит, түзәсең икән шул.
Азрак туктап торганнан соң, күзләрен тутырып Асылбикәгә карады да акрын гына гаепле кеше тавышы белән:
– Әй Асылбикә җанкам, үз балаларыма карыйм да үзәкләрем өзелә инде. Йөрәгемнән каннар тама, валлаһи. Тамаклары туйганчы ашаганнары юк. Үзебез агач кисү планын тутыра алмыйбыз, ач карынга күпме эшләп булыр дисең. План тулмаса, ике йөз грамм ипи дә балык шулпасы. Аны да, үзебез ашамыйча, балаларга алып кайтабыз. Гәрәем бигрәк бетәште. Урамга чыгар хәл юк, черки талый. Җир астында – земләнкедә – юеш, корык-корык ютәлли. Әзрәк җылы сөт эчерсәң рәтләнер иде дә бит. Тик каян аласың аны, сөтне дим. Кайлардан гына аласың? – Гөлҗамал, сөйләүдән туктап, күз яшьләрен сөртте.– Яхъя, Асылбикә! Сез бит илгә кайтасыз. Теләче ягына алып кайтып китегез безнең балаларны. Илдә карт әти-әниебез бар. Ничек тә үтермәсләр сабыйларны. Алла теләсә, исән калсак, тагын алты елдан үзебез дә әйләнеп кайтырбыз. Кайтырга язсын инде, ничек тә әйләнеп кайтырга язсын. Нахакка интегеп ятабыз бит, бер гаепсезгә, Раббым, бер Аллам!
Мифтахетдин дә, инде шактый тынычлана төшкән Яхъяга карап, яшьләнеп торган күзләрен сөртте дә:
– Күрше, әгәр сезгә авыр булмаса, Теләчедән Сауш әллә ни ерак түгел, егермеләп чакрым гына, алып кайтып, карт әби-бабаларына тапшыра алсагыз бик рәхмәтле булыр идек. Әллә ниткән чир чыккан ди бит. Бигрәк тә балалар каты авырый ди. Тәннәре ут шикелле янып, күкәй пешерерлек булып кызышып яталар да, эчләре китеп, косып, тартышып үләләр ди. Әллә ничә бала мәетен бер чокырга илтеп ташлаганнар инде. Әти-әниләренә мөселман закуннары белән күмәргә дә мөмкинлек юк бит, урман кисәселәре бар. Әй Яхъя, Яхъя, тагын ниләр күрәсебез бар икән? Нишләпләр генә бетәрбез, Ходаем?! – дип, тырнак төпләре каралып беткән, бармак сөякләре араланып торган ябык куллары белән утлы күмер кебек көйрәп торган күзләреннән яшьләрен сыпырып төшерде. – Бу сабыйларның Себергә килгәннән суң бер рәхәт күргәннәре юк ласа. Тамаклары кара ипигә туймый. Черки талап шешенеп беттеләр бит инде. Аның черкие дә илдәге кебек түгел, әллә ниткән ваклары бар, бармак башы хәтле зурлары бар. Балаларымның тәннәренә кандала кебек кадалып каннарын эчәләр, валлаһи! Инде соңгы тамчы каннарын эчәләр, битлек тә булышмый, әллә кайлардан кереп, битлек эченә дә тулалар... – Ул тынып калды. Аннан соң яңадан ялварулы тавыш белән:– Аллакаем, балаларымны коткарырга көч-куәт бирсәнә. Илләремә кайтырга булышсана, – дип дәвам итте.
Инде азрак тынычлана төшкән Яхъя, Мифтахетдингә азрак сүзсез карап торганнан соң, тамагын кырып алды да:
– Мифтахетдин кордаш, ниләргә генә дип сорап торасың суң син, алып кайтырбыз. Аллаһ теләсә, әби-бабаларына илтеп тапшырырбыз, бер дә кайгырма. Алар безгә үз балаларыбыз кебек бит инде. Авылда калган улларыбызны сагынганда, шул Гәрәйгә, Габдрахман кызы Әминәгә карап юанабыз лабаса. Асылбикә төннәр буе елап чыга. “Елама,әле дә ярый балалар илдә калды дип сөен, карчык. Күрәсеңме, Гәрәй белән Факиһә һәм Габдрахман хәлфә балалары ничек интегәләр җаннарым... Чичти кешелектән чыктылар бит инде. Бигрәк тә Гәрәй бетәште. Анысы бигрәк тә яшь шул әле”, – дип, карчыкны юатам. Ул, Гәрәйне очраткан саен кочаклап үбә-үбә, үзен тынычландыра. “Шул баланы көн саен бер күреп, куеныма алып сөйсәм, үз балаларыма бирәсе сөюемне шуңа бирсәм, аз гына күңелем тынычланып киткәндәй була”, – ди. Бер дә кайгырмагыз, күршеләр. Бу җәһәннәм базыннан ычкына алсак, балалар белән бергә кайтып китәрбез, – дип, ир белән хатынны тынычландырды. – Аннары, карагыз әле, безнең земләнке сезнекенә караганда иркенрәк, корырак та, яхшырак та эшләнгән, сез лутчы безгә күчегез, – дип, Мифтахетдингә карап алды.
Яхъялар земләнкене ике кешегә уртак итеп казыганнар. Өйдәше – Чистай кешесе – куллары белән төймә төярдәй уңган-булган, чисталыклы мишәр, утызга җитеп килсә дә, әле өйләнмәгән буйдак егет, урман кискәндә, өстенә агач төшеп харап булды.“Илдә авыл саен ызбалар салып йөрдем, –дип Яхъяга сөйләгән дә, – әйдә, Яхъя абый, земләнкене уртак итеп салыйк, минем кул андый эшне белә”, – дип, ирне күндергән иде. Земләнкенең стеналарын да тайгадан вак-төяк агач ботаклары ташып үзенчә ничектер тышлап куйган, яши торган куышлары хәйран ару гына, һавасы да Мифтахетдиннәрнекедәй җир исе килеп торган баз кебек түгел. Идәненә эрбет ботаклары ташып, кайлардан гына бау кисәкләре табып, бау җитмәгәненә тайгадан мүк җыеп кайтып бау ишеп, эрбет ылыслары кертеп, шактый калын гына итеп аяк астына сала торган, үзе әйтмешли, «кавёр» ясап җәйгән. Шуңа күрә земләнкедә җир исе кимеп, ылыс исе, нарат сагызы исе килеп тора.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал бик теләп риза булдылар. Саубуллашып, балаларын юлга әзерләргә дип чыгып киткәндә, Мифтахетдин:
– Яхъя, безнең бит балаларга юлга ашарга биреп җибәрергә бер бөртек ризыгыбыз да юк. Әле монда торганда, куылганнарга ашарга пешереп торучы Габдрахман хәлфә хатыны Зөһрә, кеше-кара күрмәгәндә берәр чүмеч аш бүлеп, калай тәлинкәләренә аш салганда да чан төбеннән куерагын салып биреп, җан асрап торалар иде. Алар, пуезда кайтканда, нәрсә ашап кайтырлар икән суң?
– Безнең азрак киптергән сохариебыз бар. Ходай Тәгалә җан биргәнгә җүн бирермен дигән, ничек тә кайтып җитәрбез әле, түзәрбез. Оланнарны ач итмәбез, – дип тынычландырып, Яхъя белән Асылбикә Мифтахетдиннәрне озатып калдылар.
***
Мифтахетдин белән Гөлҗамал газизләрен поезд тукталышына кадәр озата бара алмадылар, иртән иртүк балаларын уятып, булган иске-москыларын кигезделәр дә, илгә кайтырга җыенган күршеләренә керттеләр. Гәрәй әле кая китәсен, әти-әнисенең Себердә каласын белми, бары тик әнисенең кичә әйткән сүзләре генә җанын җылытып тора.
– Улым бәгърем, үз илебезгә кайтасыз. Рәхәтләнеп тамагыгыз туйганчы ипи ашарсыз. Анда әбиең нәрсә генә пешереп ашатмас сезгә, бәлки әле, ит тә ашарсыз, күп итеп сөт эчәрсез. Анда, улым, мондагы кебек черки дә юк. Битлек кимичә генә, яшь колыннар кебек, хуш исле ямь-яшел болыннарда чабарсыз. Мишә суында уйнак балыклар кебек йөзәрсез. Шундый рәхәт булыр, улым, шундый рәхәт булыр! Азрак йөзеңә кызыллык иңәр. Җөткерүең дә бетәр, сөт эчкәч бетә ул җөткерү. Ату түбән өйдә үскән бәрәңге үрентеләре кебек ап-аксыз лабаса. Әби-бабаң янында шундый рәхәт булыр, улым. Үсәрсең, Аллаһ теләсә! Апаең инде шактый исәйгән, сиңа гына күз-колак булырлык. Әби-бабаларың да бик картайганнар инде. Хәсрәт утларында янып, дүрт ел яшәделәр. Аларга да булышырсыз. Каз бәбкәләре сакларга булса да ярарсыз. Аннан суңы без дә кайтып төшәрбез. Менә бит Асылбикә апаеңнарга ирек килде. Уйламаганда-көтмәгәндә күкләрдән бәхет булып төште ул ирек. Безне дә Аллаһ онытмас, керәшен мужигы Митрәй дөресен барып әйтер. Аллаһы Тәгаләнең каһәреннән куркыр. Авылга кайтсакмы, ирекле булсакмы, яши дә белер идек инде! Балакайларым, рәхәтләнеп яшәр идек инде, – дип, балаларны куеннарында озак тоттылар. Күз яшьләренә коена-коена, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә, үзләренең киңәшләрен бирделәр. |
15 майда муниципаль район советының егерме өченче утырышы булды. Аны район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина катнашты.
Район советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1.Районның 2012 ел бюджеты үтәлеше турында.
2.Районның 2013 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3.Районның "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл хуҗалыгы территорияләренең тотрыклы үсеше" максатчан программасы турында.
4.Районда 2013-2015 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм программасы турында.
5.Әлки муниципаль районы халкына сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 2013-2015 елларга озакка сузылган максатчан программа турында.
6."Әлки муниципаль районы авыл яшьләре 2013-2015 елларда" озакка сузылган максатчан программасы турында.
7.Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеге турында.
8."Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм бүтән затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүенә контрольлек итү турында" Федераль законы кабул ителү белән бәйле рәвештә муниципаль район советының 2012 елның 17 сентябреннән "Әлки муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Положениене раслау турында" 50 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
9."Әлки муниципаль районы" муниципаль берлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъвалаучы гражданнарның үз милекләре, милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматлар тапшыруы, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милекләре, милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларны тапшыруы турындагы Положение турында.
10.Районда мәетләрне җирләү урыннарын карап тору кагыйдәләре турында.
11.Муниципаль район советының "Ерактагы авыл торак пунктларына беренче кирәк-ярак товарларны китерүче кулланучылар кооперациясе педприятиеләренә Әлки муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 16 нчы карарына (2012 ел, 14 февраль) үзгәрешләр кертү турында.
12.Район советының штатлар структурасына үзгәрешләр кертү турында.
13. Район финанс-бюджет палатасының штатлар структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Көн тәртибендәге беренче һәм икенче мәсьәләләр буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.
Өченче, дүртенче, бишенче мәсьәләләр буенча депутатлар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Людмила Иванова мәгълүматларын тыңладылар. Көн тәртибендәге алтынчы мәсьәлә буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин чыгыш ясады.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Куракова таныштырды.
Көн тәртибендәге сигезенче, тугызынчы мәсьәләләр буенча утырышта район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Люция Сөләйманова мәгълүматлары тыңланды.
Районда мәетләрне җирләү урыннарын карап тору кагыйдәләре турында район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов чыгыш ясады. Калган мәсьәләләр буенча район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова мәгълүматлары тыңланды.
Аннан соң депутатлар алдында Республика Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина чыгыш ясады. Валентина Николаевна шулай ук бер төркем әлкилеләргә республика Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. |
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен...
❮
❯
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте.
Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук янгынга каршы көрәш хезмәте командирларының янгын-строй әзерлеге буенча күнекмәләре тикшерелде. Алар махсус кием кию, янгында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү нормативлары буенча көч сынашты.
Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәне Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил Хәсәншин күрсәтте. Беразга гына калышып, икенче урынга Бөгелмә районының Соколка авылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры В.Шульцов, өченче урынга Ютазыдагы бүлекчә командиры И.Сафин лаек булды.
Смотр-конкурсның икенче этабы Казанда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең укыту-тренировка комплексында үтәчәк. |
Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар
28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне узачак. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танылган татар ашлары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру буенчакиңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын башкаручы Ф.Сафиуллина, Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.
Татар ашлары көне 2020 елның 28 февралендә, 10.00 сәгатьтә «Сабантуй» кафесында узачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
Казан һәм Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылы арасындагы юл участогында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 16 яшьлек егет Казан-Ульяновск автомобиль юлының 5 нче чакрымында юлдан чыгып киткән һәм әйләнгән. Машинада балигъ булмаган шофердан тыш тагын дүрт яшь кеше була.
Авария нәтиҗәсендә машина белән идарә иткән егет һәм 19 яшьлек тагын ике кыз шунда ук һәлак булды. Тагын икесен ашыгыч рәвештә авыр җәрәхәтләр белән хастаханәләргә салганнар. Хәзер аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.
Бүлешергә
Хәбәрләр
КоронавирусАвылАнонсДинҖәмгыятьКазанМәдәниятСәясәтСпортТатар дөньясыТатарларТатарстанФән һәм мәгариф Шоу-бизнес |
Бүген, 16 февраль көнне, Актаныш районында Россия тарихында икенче тапкыр шагыйрь-көрәшче М.Җәлил истәлегенә көрәш турниры үтә.
❮
❯
2015 елда Әлмәт шәһәрендә нигез салынган әлеге көрәш бәйрәменең географиясе быел шактый киң - Актаныш келәмендә Татарстан көрәшчеләре белән бергә Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләре, Ханты-Манси, Яман-Ненец автономияле округлары алыплары бил алыша. 55 көрәшче 10 авырлык үлчәмендә келәм батырын билгеләячәк. Россиякүләм бәйгенең иң зур дәрәҗәсе - һәр үлчәмдә батыр калучы көрәшче Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исем алачак.
Иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән турнирның тантаналы ачылышында Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры РавилХайруллин, Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховлар катнашты.
Район данлыклы көрәшчеләрне ипи-тоз, Актаныш чәкчәге, якты йөз һәм җыр-моң белән каршы алды. Һәр команда истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде. Чара барышында Равил Уел улы көрәш үсешенә өлеш кертүчеләрне, әлеге спорт төрендә зур дәрәҗәләргә ирешүчеләрне тәбрик итеп, Россия көрәш федерациясенең мәртәбәле бүләкләрен тапшырды.
М.Җәлил исемен йөртүче илкүләм бәйгедә бүген Татарстан данын яклап бил алышучылар арасында Актаныш районының 4 егете дә бар. Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Азат Габдрашитов, Валерий Рафиков – алар барысы да көрәш буенча мастерлыкка кандидат. |
«Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы чикләрендә Кушнаренко авылының үзәк мәйданын төзекләндерү буенча эшләр башланды.
Район хакимиятенең төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең проектлау буенча баш белгече Рамил Булатов әйтүенчә, беренче этапта тратуар плитәләре түшәү, ял урынын җиһазлау, электр-монтаж эшләре, яшелләндерү, кече арихитектура формалары кую кебек эшләр башкарылачак.
Проектта уңайлы ял итњ урынын төзүгә зур игътибар бирелә. Җәяү йөрү сукмагы да булачак.
Әлеге вакытта объектта унлап кеше шөгыльләнә. Эшләрне «Уралгазстрой» җәмгыяте башкара. Берникадәр вакыттан үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәрәчәк. Ә әлегә эшләрне вакытында тәмамлау өчен уңайлы һава шартлары телибез.
Беренче этапта каралган эшләрне бер сентябрьгә төгалләү планлаштырыла.
Читайте нас в
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГӘЗИТЕ
Гәзит элемтә, мәгълүмати-технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегендә 2015 елның 5 августында теркәлде |
Стеналарда ярыклар, черегән һәм су үткәрә торган түбәләр, кыска ялганышлар һәм искергән электр үткәргечләр, күгәргән торбалар - моннан егерме-утыз еллар элек төзелгән биналарның барысына да хас җитешсезлекләр болар.
❮
❯
Аларга капиталь ремонт кирәклеге көн кебек ачык, һәм бу эш әкренләп чират буенча башкарыла да. Безнең төзүчеләрнең, белгечләрнең тәҗрибәсе бар инде, соңгы елларда шактый күп йортлар, мәктәпләр, мәдәният йортлары капиталь ремонтланып, яңа сулыш алалар. Биналарның тышкы яклары гына үзгәреп калмыйча, барлык коммуникацияләр дә тәртипкә китерелә...
Быел Арбор һәм Куныр мәктәпләренә, Кече Лызи мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Чепьяда яңа балалар бакчасы, ә Түнтәрдә күпфункцияле үзәк төзеләчәк.
Фото: http://rostov-dom.info/2010/04/kapitalnyjj-remont-po-zakonu/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Бу көннәрдә Кытай Аньхой провинциясенеңң “Аньхой жибао” газетасында безнең республика турында "Башкортстан – Русиягә тәрәзә" дип аталган беренче мәкалә дөнья күрде
Үз чиратында "Республика Башкортостан" басмасы да укучыларын Аньхой провинциясенең истәлекле урыннары, халкының яшәеше белән таныштырды.
– Гәзитләр арасындагы хезмәттәшлек бер елга исәпләнгән. Башлангыч мәкаләләр төбәкләр һәм илләр турында гомуми мәгълүмат бирүне максат итеп куйды. Алга таба ике басмада да барча мәкаләләр сериясе басылачак, – диде "Республика Башкортостан" гәзитенең баш мөхәррире Гүзәл Нәбиева.
Белешмә өчен: Аньхой – Кытайның көнчыгышындагы провинция. Мәйданы буенча Башкортстанга тиң дияргә була, ә халкының саны бездән 17 тапкыр күбрәк: бу провинциядә 70 миллионнан артык кеше яши.
http://bashgazet.ru/
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Узган елның октябрендә Бәләбәй районының бер авылында үсмер малайны урлап алы китү очрагы буенча тикшерү эшләре төгәлләнде һәм җинаять эше судка җибәрелде.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, узган елның 19 октябрендә үз ихатасында машинасын төзәтеп йөргән ирнең салоннан кесә телефоны югала. Ул шунда ук полициягә хәбәр итә һәм, угрылыкта күршедәге 13 яшьлек үсмерне гаепләп, гариза яза.
Әмма биш көннән соң, телефонны эзләү бик сүлпән барганлыктан, ул малайга үзе җәза бирергә ниятли. Бер танышы белән малайны башта "дөресен" сөйләтергә тырыша. Үсмердән "мин урладым" дигән сүзне ишетә алмагач, аны машинага утыртып, урманга алып китәләр. Анда исә баланың авызына чүпрәк тыгып, үзен агачка бәйләп китәләр...
Бәхеткә, малай, баудан ычкынып, авылга кайта. Тикшерү барышында ирләр үз гаепләрен танымый.
Фото: Infonews.zp.ua
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18786-smerne-urmanda-agachka-bylp-kitknnr.html
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Мурманск өлкәсендә «Русия Почтасы»ның дистәләгән бүлеге рентабельлелекне арттыру һәм сыйфатсыз алкоголь корбаннары санын киметү өчен сыра сата башлады, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.
Сыра төбәктә, барыннан да элек, ерак районнарда эшләүче 152 почта бүлекчәнең 40ында сатыла башлаган.
“Аз алкогольле продукцияне сату почта бүлекләренең рентабельлелеген арттырырга һәм почта элемтәсе бүлекчәләре челтәрен модернизацияләүгә өстәмә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, почта элемтәсе бүлекләрендә аз алкогольле эчемлекләр сату халыкка сертификацияләнгән сыйфатлы продукция алу мөмкинлеге бирә, — дип аңлаткан корпоратив коммуникацияләр буенча баш белгеч Олеся Голушкова. -- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, ел саен уртача 1250 кеше сыйфатсыз алкоголь һәм аның суррогатларының корбаны була. Сыра сату гамәлдәге закон нормалары нигезендә башкарыла”.
Фото: "Майл. ру" сайтыннан
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Рамазан ае башланырга торганда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Бу хакта указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул ук указ нигезендә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, табиблар, укытучылар, парламентарийлар һәм чиновниклар, шулай ук спорт һәм профсоюз эшлеклеләре, башка тармак хезмәткәрләре дә югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/bash-m-fti-t-lgat-kh-zr-t-ta-etdin-orden-bel-n-b-l-kl-nde/
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Кечкенәләр булгач, моның кадәр команда килер дип көтмәгән дә идек. 2002-2003 елгы малайлардан һәм кызлардан тупланган 16 команда җыйналды да куйды. "Бүген тагын караңгы төнсез кайта алмыйбыз икән",- диештеләр кайбер тренерлар. Шулай булды да...
❮
❯
Рәхәтләнеп туп сукты балалар. Әйләнеш системасында узды ярышлар Спорт залы да чын спорт бәйрәмен хәтерләтте. Шушы ярышлар белән быелгы сезон тәмамлана дисәк тә була. Билгеле, июнь аенда узачак пляж волейболын исәпкә алмаганда. Ә ярышларыбызга килсәк, чыннан да, дустанә мөнәсәбәттә узды. Җиңүчеләребезне аеру өчен дә "нервларны" сынарга туры килде. Волейбол уенында тик кенә утырып булмый бит ул.
Балтач балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына дип оештырылган ярышларның җиңүчеләре булып кызлар арасында Пыжмара /тренерлары А.Зубарев/, Яңгул /Р.Гарипов/, Бөрбаш /Р.Вәлиев/ мәктәпләре уенчылары танылса, малайлар арасында Куныр /Р.Сөләйманов/, Шубан /Л.Рамазанов/, Пыжмара /А.Зубарев/ волейболчылары танылды.
Ә ярышларның "Иң яхшы уенчылары" булып Пыжмарадан Гөлинә Мөхәрләмова һәм Кунырдан Ислам Габделхаковлар бүләкләнде. Алда пляж волейболы, Сабантуйларда узачак бихисап уеннар. Мәйданда очрашканга кадәр!
Фото: http://vk.com/club59964466?z=photo-59964466_357879910%2Fwall-59964466_79
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Академик ишү буенча ярышлар җәйге Универсиадаларның спорт программасына өч тапкыр кертелгән булган. Өчесендә дә ул өстәмә спорт төре буларак кертелгән. Беренче тапкыр әлеге дисциплина буенча 1987 елда Югославиянең Загреб шәһәрендә үткән Студентларның җәйге Уеннары вакытында көч сынашалар. Беркадәр вакыттан соң Германиянең Дуйсбург шәһәрендә үткән ярышларга да ишкәк ишүчеләр чакырыла. 1993 елда АКШның Баффало шәһәрендә үткән Универсиада программасына да академик ишү кертелә. Казан исә ишкәк ишүчеләргә халыкара ярышларда катнашу өчен тагын бер мөмкинлек бирде.
Патша Россиясендә дә, Совет заманында һәм хәзерге Россиядә дә академик ишү физик тәрбия системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Россиядә әлеге спорт төре барлыкка килүнең рәсми булмаган датасы – 1860 ел. Ә рәсми дата буларак 1908 ел билгеләнә. Бу елда Ишкәк ишү берләшмәләренең бөтенроссия берлеге оеша. Росия һәм Совет ишкәкчеләре бик күп тапкырлар Олимпия уеннары, Дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңү яулаган. СССРда ишкәк ишү спорты 1982 елда аеруча зур үсеш ала. 80нче елларда безнең спортчылар ишкәкчеләр арасында лидер булып санала. Ул вакытта алар бары бер команда – Германия демократик республикасы командасы белән генә исәпләшә торган була.
Татарстан Республикасы ишкәкчеләре Олимпия уеннарында өч тапкыр катнаша. 1976 елда Монреальдәге Олимпиадада якташыбыз Александр Плюшкин катнаша. Сигез кешелек экипаж составында алар сигезенче булып финишка килеп җитәләр. Лидия Аверьянова исә 1988 елда дүртенче урынны ала. Ул да сигез кешелек экипаж составында чыгыш ясый. 1996 елда Атлантада чыгыш ясаган Түбән Кама егете Александр Устинов исә 13нче урын алып кайта.
Казан ишкәк ишү спортының горурлыгы – Лидия Арсентьевна Аверьянова (1960 елның 4 мартында Казанда туган). Ул җиде тапкыр СССР чемпионы (1983 – 1989 елларда), Дөнья чемпионы (1983, 1985, 1986 елларда), Сеулдагы Олимпия уеннарында катнашып, 4 урын алган спортчы. 1984 елда Атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Татарстан башкаласында Ишкәкле спорт төрләре үзәге ачылганнан соң, Мәскәү һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә үткәрелә торган ишкәк ишү буенча бөтенроссия ярышлары Казанга күчә. 2011 елның җәендә Казан студентлар арасында Дөнья чемпионатын һәм Олимпиада программасына кертелмәгән программа буенча Россия чемпионатын кабул итте. 2012 елның июнь ахырында әлеге ярышлар кабат Казанда үтәчәк. Июльдә исә Урта Кабанда егетләр һәм кызлар арасында Россия яшьләр беренчелеген уздыралар. Сентябрьдә дә ярышлар күп булачак: Казанда спотның ишкәк ишү төрләре буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты һәм Россия Президенты призына Президент регатасы көтелә. |
Яңа ел өстәле бик сирәкләрдә генә алкогольле эчемлекләрсез була. Шуңа яңа елның беренче көнен күпләр баш авырту белән каршы ала. Моны ничек булдырмаска?
Табиблар менә ниләр киңәш итә.
Алкогольне 31 декабрьдә иртән эчә башламау хәерле. Ә эчә башлаганчы өч-дүрт сәгать кала яхшы итеп ашап алырга кирәк. Ә инде бәйрәм табыны артында кабымлыклар белән генә чикләнмәскә, барлык ризыкларны да, кайнар ашларны да ашау дөрес булыр.
Иң мөһим киңәш: эчемлекләрне бутамаска. Үзеңә бер генә төрле “Яңа ел киче эчемлеге” сайлап куегыз. Аңа боз кушып эчсәгез, тагын да яхшырак. Организмга су – күбрәк, алкоголь азрак керәчәк.
Халыкта, имеш, исермәс өчен кулланыла торган хаталы фикерләр дә бар. Мәсәлән, эчәр алдыннан май кабып куярга. Бу сәламәтлеккә зур зыян белән яный. Табында майлы ризыклар болай да күп булачак. Бавырыгызны кызганыгыз! “Рәткә керү” өчен салкын һавада йөреп керү дә хәвефле булырга мөмкин.
Һәм иң яхшы киңәш – чама! Һәр кешенең күпме алкоголь куллана алу дәрәҗәсе геннарга без туганчы ук салынып куелган. Шуңа кем беләндер ярышу, кыстауга бирешү ярамас.
Яңа елның беренче иртәсен сау-сәламәт булып, елмаеп каршы алыгыз!
Фото: pixabay
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Бүген - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул 1948нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган.
❮
❯
Сәламәтлек көне 1950нче елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле шигарьләр астында уза. Менә, мәсәлән, белгечләр быелгысын "Азык-төлекнең кулланылыштагы куркынычсызлыгы" дигән исем астында үткәрәләр. Шул рәвешле продукциянең сыйфатын яхшырту һәм азык-төлек белән бәйле булган авыруларны киметү максатыннан дөньякүләм әһәмиятле проблемаларны күтәреп чыгалар. Ашарга яраклы ризык - сыйфатлы, сәламәтлек өчен файдалы, туклыклы һәм тәмле дә булырга тиеш.
Фото: https://kinderlibrary.wordpress.com/2012/04/05/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авылларда чистарту эшләре гөрләп барды. Иң элек әлеге җирлеккә кергән авылларның зиратларын җыештырып, андагы түнгән, артык булган агачларны кистеләр. Аннары юл кырыйларын, су буйларын "американский клен" агачыннан чистарттылар. Шул ук вакытта авыл урамнарының матурлыгы, тәртиптә булуы да күз уңыннан читтә калмады. - Әтнә...
❮
❯
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авылларда чистарту эшләре гөрләп барды. Иң элек әлеге җирлеккә кергән авылларның зиратларын җыештырып, андагы түнгән, артык булган агачларны кистеләр. Аннары юл кырыйларын, су буйларын "американский клен" агачыннан чистарттылар. Шул ук вакытта авыл урамнарының матурлыгы, тәртиптә булуы да күз уңыннан читтә калмады.
- Әтнә районына кайтып кергәндә, иң элек безнең җирлеккә кергән авыллар аша узасы бит. Шуңа да чисталыкны истән чыгарыррга ярамый, - диләр биредә. |
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган Май чабу бәйрәме күмәк күңел ачу, ярминкә сәүдәсе һәм концерт программасы белән үрелеп барды.
❮
❯
Сулга китсәң - иген, ит, балык табарсың, турыга барсаң - коймаклар өстәленә юлыгырсың, ә мәйдан эчендә - күңелле җырларга кушылып биерсең.
Барлык палаткалардан халыкны чакырып яңгыраган сүзләр ишетелә: "Килегез! Безнең коймаклар белән сыйланыгыз!" Аларны шәһәр һәм авыл җирлекләре оешмалары, учреждениеләр хезмәткәрләре чигешле сөлгеләр, чәчәкле яулыклар, кулдан ясалган курчаклар һәм төп символ - якты кояш сурәтләре белән бизәгәннәр.
Бу көнне бөтен җирдә самавырлардан төтен күтәрелде. Кадет интернат-мәктәбенең аш пешерүчеләре хуш исле чәй янына алдан ук 150 коймак әзерләп куйганнар. Киртәледә яшәүче Антонина Еркина чуен табада кызган кайнар коймакларны шунда ук тарата бара, аның янәшәсендә Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонованың бәйрәм ризыгы да күз ачып йомганчы "очып" тора. Май чабу өстәленә башка ризыклар да төне буе һәм иртән әзерләнгән: үз рецептлары белән пироглар, кош теле, бавырсак - Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең ул 23 төрдән артык иде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов уңышлар һәм җитешлек теләп, "Нур" агрофирмасын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашканы өчен III дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. Икенче урынга Тәтештәге 2нче урта мәктәп лаек булды, ә беренчелекне Нармонка авыл җирлеге алды. Олылар Сергей Ерастов, "Умарина", "Ромашка", "Ивушка" ансамбльләренең чыгышларын тыңлаган арада, балалар өчен күңел ачулар белән аерым мәйданчык эшләде, анда сабыйлар җитезлектә һәм төзлектә ярыштылар.
Кардан ясалган иң биек таудан алтынсу толымлы, кызыл калфаклы, чәчәкле сарафан кигән "Яз кызы" үзе күзәтеп тора - аны хәтта яндырырга да кызганыч. Әмма кышны тизрәк озатасы килә. "Ян! Ян яктырак!" - дип кычкырдылар шамакайлар. Һәм балаларның самими кичерешләре астында карачкы көлгә әйләнде, аның белән бергә барлык борчулар, бәхетсезлекләр янып югалды - яз килә! |
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, алдагы елга һәм ярты елга “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында вәгъдә ителгән супер-бүләк — велосипед җомга көнне район мәдәният сараендагы ел йомгакларын барлауга багышланган чара барышында уйнатылды һәм бүләк иясе ачыкланды.
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, алдагы елга һәм ярты елга “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында вәгъдә ителгән супер-бүләк — велосипед җомга көнне район мәдәният сараендагы ел йомгакларын барлауга багышланган чара барышында уйнатылды һәм бүләк иясе ачыкланды.
Җиңүче — Иске Балтач авылыннан Зәлифә Гаттарова. Зәлифә ханым гәзиткә редакция подпискасын рәсмиләштергән. Җиңүче чарада үзе катнаша алмау сәбәпле, бүләк бүген иясенә редакциядә тапшырылды.
Район үзәге Иске Балтач авылындагы „Буратино” балалар бакчасында музыка белгече булып эшләгән Зәлифә ханым бер елда да урындагы матбугат басмасына язылмый калмый.
—Редакциягә йомышым төшеп кергәндә супер-бүләкне күреп, миңа язган әйбер булса ярар иде, дип дога кылган идем. Аллаһы үзе эшкәрткәндер, теләгем кабул булган. Бик шатландым, — ди Зәлифә Заһит кызы..
Супер-бүләк редакциягә китерелгән 406 абунәче квитанциясе арасында уйнатылды. Яңа елның беренче аенда абунәчеләрне “Бәхетле авто” уенында көтеп калабыз.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Август – авылда иң мәшәкатьле айларның берсе. Басулардан уңыш җыеп алу, бакча байлыкларын урнаштыру, тозлау, кайнату һ.б. бик күп эшләр башкарырга кирәк. Шулай да, бер кичкә барлык мәшәкатьләрен калдырып, калкашлылар август көннәренең берсендә “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы кысаларында үзләренең авыл биләмәсе территориясендә яшәүче иң хөрмәтле гаиләләрнең чыгышларын карарга килде.
Сәхнәгә чыккан биш гаиләне күп нәрсә – тырышлык, үзара ихтирам, иҗади сәләтләре берләштерә. Һәм иң гаҗәбе, алар барысы да күп балалы гаиләләр. Өлкән буын да, яшьләр дә балалы гаиләнең ныклы булуын аңлыйлар. Һәр гаиләнең тамашачыларны һәм жюрины гаҗәпләндергән күркәм яклары булды.
Мәсәлән, Гөлнур һәм Салават Насыйровлар – спорт гаиләсе. Салават – ветеринар табиб, Гөлнара – тәрбияче. Балалары – Әлим, Сабина һәм Самира мәктәптә укыйлар. Һәм барысы да мәшгуль булуларына карамастан, спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт табалар. Аларның балалары һәм әниләре бергәләп мостик ясау осталыгын, ә барысы да, хәтта әтиләре шпагатка утыруны күрсәтүләре барысында да соклану уятты.
Маһинур һәм Хәләф Хөббетдиновлар гаиләсендә милли традицияләр бик көчле. Хуҗабикә бик оста итеп бавырсак пешерә, шәлләр бәйли, шигырь һәм мөнәҗәтләр яза. Аларны ул үзе дә, шулай ук балалары, оныклары да моңлы һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп башкара. Кичәдә дә оныклары картәниләре язган мөнәҗәтне башкарып, җыелучыларны дулкынланырга мәҗбүр итте. Хөббетдиновларның хуплау төркеме бик куәтле булды. Туганнарыннан матур котлау сүзләре, кызлары Фирүзә башкарган җыр гаилә һәм якыннарының үзара татулыгын тагын бер кат раслады.
Районда яхшы таныш Фәридә һәм Миһран Галиевлар 52 ел бергә. Элек машина йөртүче булган, бүгенге көндә Миһран ага Яңа Калкаш авылында староста. Тату гаиләдә дүрт бала туган. Кызганычка каршы, аларның икесе бу дөньяда юк инде. Миһран аганың бу турыда сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ә ир белән хатын бергәләп “Ике аккош” җырын башкарулары тамашачыларны таң калдырды.
Рәзинә һәм Артем Сапожниковларның яшь гаиләсе чыгышлары белән бу яктан түгел. Әмма, Яңа Калкаш авылына күчеп, алар бар күңелләре белән шушы җирне һәм аның кешеләрен яраткан. Зур иркен өй төзеп чыккан. Аларның өч баласы урындагы балалар бакчасына йөри. Кызганычка каршы, чара вакытында гаилә башлыгы Төньякта эштә иде, гаиләсен хуплау өчен ул матур видеомөрәҗәгать җибәргән, ә әниләре балалары белән җыр башкарды.
“Биюче гаилә” – Светлана һәм Радмир Ишбердиннар гаиләсен кызлары Розалия, игез уллары Салават һәм Азамат белән шулай дип таныштырдылар. Вакытында мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган гаилә пары хәзер балалары белән бергә бии – сокланып туймаслык.
Гаилә парларының чыгышы концерт номерлары белән чиратлашып барды: “Стәрлекәй” бию ансамбле, курайчылар ансамбле, Даут Баязитов, Венера Аралбаева чарага тагы да ямь өстәде.
Иске Калкаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәүкать Котлушин үзенең шигырьләрен сөйләде, хөрмәтле гаиләләр турында бәян итте, катнашучыларны котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева конкурста катнашучыларга мәдәният бүлегеннән Рәхмәт хатлары, “Акинәйләр” район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Минеханә Баһаветдинова авыл биләмәсенә юрматылылар турында китап бүләк итте. Кичәне сценарий авторы, авыл мәдәният йорты мөдире Рәзилә Котлушина оста алып барды.
Әлеге матур чара ахырында конкурс штандартын Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баһаветдинов кабул итте, ә аның белән килгән үзешчән артистлар калкашлыларга матур концерт номерлары бүләк итте.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото район мәдәният бүлеге белгечләре тарафыннан бирелде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Стәрлебаш чишмәләре"
Газета зарегистрирована (ПИ №ТУ 02-01461 от 05.10.2015 г.) в Управлении Федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан.
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районында мәгариф һәм сәнәгать учреждениеләрендә булды, ихаталарны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү барышын тикшерде.
Республика Башлыгы Благовещенда эш сәфәре белән булды
Благовещенда Радий Хәбиров «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән «Лукоморье» балалар бакчасында булды. Анда 12 төркем җыелачак, шуларның дүртесе – кече яшьтәге балалар өчен. Биредә 70 кеше эшли.
– Безнең балалар бакчасында беренче катта җылы идән эшләнгән, - дип сөйләде мәктәпкәчә учреждение мөдире Евгения Березина. - Төркем һәм йокы бүлмәләре иркен, заманча азык-төлек блогы, медпункт, музыка һәм спорт заллары бар.
Балалар бакчасы территориясендә саф һавада йөрүне оештыру өчен заманча уен һәм спорт җиһазлары булган мәйданчыклар төзекләндерелгән. Тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлегенә зур игътибар бирелә: бинада автоматик янгын сигнализациясе системасы урнаштырылган, бөтен территория буенча видеокүзәтү алып барыла, үткәрү режимы гамәлдә. Моннан тыш, биналар мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит булдыруны исәпкә алып җиһазландырылган.
- Шәһәр өчен бу объект кирәк иде. Балалар бакчасы ачылу белән без мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәбез, - ди Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Головов.
– Без балалар бакчалары төзибез һәм аларны шунда ук кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәбез. Вакытлар узу белән проектларга бассейннарны да кертәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда 2018 елдан бирле барлыгы 47 балалар бакчасы төзелде. 2021 елда 500 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпкәчә учреждениене файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Благовещенда Башкортстан Башлыгы шулай ук «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Төбәк җитәкчесе 2019 елда үзе булган Демьян Бедный урамындагы ишегалларының берсенә керде. Ул вакытта халык юлларны һәм тротуарларны ремонтлауның сыйфатына, яшелләндерүнең, парковканың һәм балалар өчен мәйданчыкларның булмавына зарланган иде.
Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча быел әлеге ишегалдын республика программасы кысаларында төзекләндергәннәр. Бу максатларга 5,8 миллион сум акча тотынылган. Биредә юллар һәм тротуарлар асфальтланган, бордюрларны алыштырганнар, парковка урыннары оештырганнар, агачлар һәм куаклар утыртканнар. Моннан тыш, ишегалдында хәвефсез резина өслекле спорт мәйданчыгы җиһазландырылган, кече архитектура формалары, яктырту һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Демьян Бедный урамы, 95 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчеләр республика җитәкчесе белән аралашу вакытында бинаның түбәсенә ремонт кирәклеге турында сөйләде. Радий Хәбиров район хакимиятенә йортны 2022 елга капиталь ремонт планына кертү өчен документлар әзерләргә кушты.
Башкортстан Башлыгы шәһәрдә җылыту сезонын кайчан башларга планлаштырулары белән кызыксынды. Благовещен хакимияте башлыгы Сергей Завгородний сүзләренә караганда, социаль объектларга җылы бирәләр инде. Торак йортларга җылылык дүшәмбедән, 20 сентябрьдән, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбәнрәк булган очракта биреләчәк.
Эш сәфәре ахырында Радий Хәбиров Благовещен халкын шәһәргә нигез салынуның 265 еллыгы белән котлады.
Фото: glavarb.ru
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Абзан шарлавыгы янында глэмпинг барлыкка килде
30 градуска кадәр суытачак диләр...
Томаудан ничек котылырга?
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем. Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер...
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем.
Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер менә шул терлекләрне карауга күчәргә өнди инде бу дип, берүк уйлый күрмәгез. Һәркемнең үз ихтыяры: күңеле ни тели, шул эшне оештыра ала. Безнең милләттә, мәсәлән, ат, сыер, сарык, куян кебек терлекләр яисә каз-үрдәк, тавык-күркә кебек кош-корт үрчетү гадәткә кергән.
Ул чагында нигә дуңгызчылык мәсьәләсен күтәрәмме? Безнең районда рус, чуаш, мари милләтләре вәкилләре һәм керәшен татарлары да яши бит әле. Аларның әлеге терлекләрне якын итүләрен беләбез инде. Әмма мин биредә Гәр авылы фермеры хезмәтенең гыйбрәт алырдай якларын күрсәтәсем килә.
Феоктистовларның фермасы ике зур гына итеп кирпечтән төзелгән биналардан тора. Берсендә - балалаган ана дуңгызлар, икенчесендә симертелә торганнары һәм ана дуңгызлар белән нәселле ата дуңгызлар тотыла. Күренеп тора: үзенә бер тәртип белән оешкан төпле хуҗалык бу.
Шунысы гаҗәп, хуҗалар үзләре моңа кадәр терлекче булмаганнар, гомумән, авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре түгел икән алар. Виктор - төзүче, аның хатыны Галина исә, завод эшчесе... Әмма куркып тормаганнар - уйлаганнар һәм тәвәккәлләп тотынганнар ферма оештырырга. Яңа эш башлаганда, әлбәттә, кыюлык таләп ителә. Икенчесе итеп, кешедән тырышлык һәм үҗәт булу да сорала анда. Феоктистовлар әйтүенчә, хезмәттән курыкмаска кирәк. Югыйсә, болай аякка басканчы шактый гына көтелмәгән кыенлыклар очраган үзләренә.
- Беренче вакытта ана дуңгызлар сатып алганда берничә тапкыр алдандык. Очсызга сатуларын ишетәбез дә, аннан алабыз. Хуҗалыклар бетә, шуңа күрә юньгә җибәрә тегеләр. Ә без алабыз да тәрбиялибез, алабыз да тәрбиялибез - әмма отмыйбыз. Балалары да аз санлы була: булса дүрт-биш шунда, әле алары да үсмичә интектерәләр... Менә шулай очсыз мал - мал түгеллеген үзебезнең җилкәдә татыдык. Шулай да йөри торгач, таптык әйбәтләрен дә. Анадан бәйле бит үрчем: болары ун-уникене китерә менә һәм бик тиз тазара балалары... Әмма башта аларын да югалта язган идек әле! Берсендә ветврач килгәч, шаккатты: сез бит нәселле иң әйбәтләрен иткә сатып бетергәнсез, диде ул. Менә шулай да алданасың икән ул! Әле дуңгыз балаларының тешләрен кисәргә кирәклеген дә белми идек без. Алар, мөртәтләр, имә-имә дә, тешли икән, ана дуңгыз шулчак авыртудан сикереп тора, башка балаларының ашавы өзелә... Ата дуңгыз белән дә иза чиктек башта. Менә бусын район авыл хуҗалыгы идарәсе табышты һәм, ниһаять, аның белән уңдык! - дип сөйләде хуҗа кеше.
Менә шулай эшли-эшли чарлана ирле-хатынлы Феоктистовлар. Гаҗәп, авырлыклар да, алданулар да төшенкелеккә бирелдерми үзләрен. Сабак алдык, диләр алар.
Тора-бара сату итәргә дә өйрәнәләр. Баштарак, алырга килгән кешегә ни сораса, шуны сата торган булганнар. Зурысы кирәк булса - зурысын, кечесе кирәк булса кечесен дигәндәй. Ә хәзер җитәрлек дәрәҗәдә өлгергәнен чалып, ит итеп саталар - шулай файда күбрәк керә икән. Бер баштан 120-140 кило ит чыгарга тиеш ди алар.
Малны ашата белү дә бик мөһим. Моңа кадәр ашханәләрдән ташыган булганнар ризыкны, - дуңгыз, шуны ашап, ун-унике айда симереп җитлегә торган була. Ә хәзер махсус комбикорма кайтарта башлаганнар. Бусы күзгә күренеп симертә малларны: алты-җиде айда өлгерәләр, дип шатлыкларын уртаклашты хуҗалар. Шунысы да яңалык иде минем өчен: дуңгыз итенә сорау зур - базар бәясенә килеп алып китеп торалар икән. Узган ел ахырында гына ике тонна ит сатканнар алар. Кыскасы, әҗере мул бу эшнең!
Билгеле, мәшәкате дә күп ферманың. Ярдәм итүчеләрегез бармы соң, дигән сорауга хуҗабикә җавап бирде:
- Улларыбыз булыша. Шулар өчен тырышабыз бит инде. Башта олысын укыттык. Аллага шөкер, ул югары белем алып Казанда эшли, фатиры бар. Кечесе менә армиядән кайтты. Эшкә урнашты инде. Алай-болай ярдәм кирәк булса, хәзер кайтып җитәләр. Алар шушында эш күреп, эшкә өйрәнеп үстеләр. Мактана дип уйламагыз, җаныбыз тыныч алар өчен. Үзегез дә беләсез: яшьләр күп бозыла хәзер. Ә безнекеләр хезмәт белән йөрде, юк-барга вакытлары калмый иде...
Менә шулай, гаилә фермасы төрле яктан файда кертә. Яшь буынны юлдан яздырмас өчен дә үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора ул. |
Чемпионнарга теләктәшлек итәбез Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре...
❮
❯
Чемпионнарга теләктәшлек итәбез
Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар үз-үзләрен генә түгел, көндәшләрен җиңәргә сәләтлеләр, яшәүдән ваз кичеп, гомерләрен чикләргә теләүчеләр өчен - өлге, горурлык алар. Рушан Миннегуловның 20 чакрымга чаңгы узышында чемпион булуы кайсы татарстанлыны сокландырмады икән?! Марта Зәйнуллинабыз чыгышы да сокландыра. Россия командасы Паралимпия башыннан уңышлы чыгыш ясый: алар кулында 47 медаль, шуның 18е - алтын (72 комплект медаль уйнатылачак). Хоккейчылар финал ярышларында үзләрен сыный. Уен ахырына кадәр спортчыларыбызның тагын да зур җиңүләре белән шатлык китерүләренә шик юк. Паралимпияне карарга кунак итеп чакырылган инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов кәрәзле телефоннан ярышлар барышы, чемпионнарыбыз турында горурлану хисе белән хәбәр итеп тора. Олимпиада Уеннарының гына беренче яртысы шатлык китермәде. Германия, Норвегия, Голландия спортчылары ярыша-ярыша медаль чүпли барды. Спортчыларыбыз Ванкувердан да начар чыгыш ясарлар, хаталардан сабак алмадылар микәнни, дигән уй һәр россияле башыннан узгандыр. Күңелне төшермәдек, барысы да алда, яхшыга өметләник, дип газета укучыларны тынычландырып килдек. Зәйлеләр спортҗанлы, дөньякүләм мөһим уеннарга битараф түгел. Зәй - Олимпия чемпионнары - хоккей буенча Евгений Давыдов, чаңгычы Федор Симашевны биргән төбәк. Югары Баграж егете Федор Симашев - биш яшеннән әтисе ясап биргән имән чаңгыда чыныгып үсеп, дөньяның иң биек спорт үренә менгән спортчы. 1972 елда Саппарода 4х10 чакрым эстафетада - чемпион, биредә үк 15 километр арага узышта көмеш медальгә лаек булды. 70нче елларда кәрәзле телефон түгел, гади телефон, телевизор, радио да юк чак. (Федорның әтисе улының Олимпия чемпионы булуын батарея белән эшләүче радиодан ишетә, татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр олимпиячене уен беткәч "Комсомольская правда" газетасыннан укып беләләр). Ул еллар белән бүгенгене чагыштырырлык түгел: җиңүчеләрне шул мизгелдә секунды, секундның бер өлеше белән беләбез. Олимпия уеннарын карарга барган ТР чаңгы һәм биатлон Федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев телефоннан россиялеләрнең уенда ныклы үз позицияләрен булдырачакларына ышандырып килде. Трасса әзерләү группасында эшләгән Зәйдән яшь чаңгычыларыбыз Петр Коронов белән Дмитрий Кочеванов та Эдуард Галиев сүзләрен тәкърарладылар. Бар эш нияттә. Уеннар ахырында спортчыларыбызның уңышлары зур каһарманлыкка тиң. Алар без - россиялеләргә шатлык китереп, 33 медаль яулады, шуның 13е - алтын. Олимпиячеләр СССР тарихындагы рекордларны да чыжлап узып китте. Иң мөһиме, көтелмәгән шорт-трек, сноуборд, бобслей кебек популяр булмаган спорт төрләреннән алтын медаль яуланды. Олимпия уеннарында беренче номерлы спорт төре буларак каралган хоккей россиялеләрнең ышанычын акламады. Чаңгычылар без көткәнгә ирешә алмады.
-Татарстанлы Анастасия Доценко белән Наталия Жукова күз алдында үскән, "Ялта-Зәй" чаңгы базасында берничә ел әзерлек узган чаңгычыларыбыз, -ди Эдуард Галиев.
Дебютант чаңгычы Наталия Жукова үсеше сокландыра. Олимпиадада эстафетада икенче күрсәткеч аныкы. Россия чаңгы Федерациясе президенты Елена Вяльбе эшлекле визит белән "Ялта-Зәй"гә соңгы килүендә Наталия Жуковага зур өметләр баглавын бәян иткән иде. Гомумән, Татарстан кызлары командада иң яхшылар булды.
Эдуард Галиев Олимпиададан зур тәэсирләр белән, эш өчен күп нәрсәгә өйрәнеп кайтуын әйтә.
-Олимпиадада бөтен нәрсә, гомумән, вак кына нәрсәләр дә уйланылган. Президент Владимир Путинның Уеннар барышын күзәтүе, халык арасында булуы, шул яссылыкка төшеп, һәр ил делегациясе белән очрашуы сокландырды. Иң мөһиме, Олимпиада барганда бөтен милләт, аеруча россиялеләр берләште. Россия-дән булу һәркемдә горурлык хисе уятты. Гомумән, планетар чара Россиянең абруен күтәрде, - ди чаңгы федерациясе вице-президенты.
Олимпиада барган көннәрдә "Ялта-Зәй"дә яшүсмерләр, яшьләр арасында күпсанлы Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Олимпиададан алган тәэсирләр, "Ялта-Зәй" чаңгы базасындагы үзгәрешләр, федерация алдында торган мөһим эшләр турында ялкынланып сөйли вице-президент.
Олимпиячеләр үстерәбез
Татарстан чаңгы базасы - "Ялта-Зәй"дә зур күләмле үзгәртеп кору эшләре төгәлләнүгә бара. Проект республика бюджеты хисабына һәм "Челтәр компаниясе" АҖ булышлыгы белән финаслана. Биредә ашханә үзгәртеп корылып, ике мунча, сауна булдырылды. Дүрт катлы итеп үзгәртелгән кунакханә барлык уңайлыклары булган бер һәм ике кешелек бүлмәләрдән тора, ул берьюлы 250 кешене кабул итә алачак. Аның бер корпусы әзер, икенчесе март ахырында әзер булачак. Элекке федерация офисы көтү залы итеп үзгәртелеп, анда кафе-бар, радиоузел, медицина бүлмәләре урын алды. Әлеге залда инвалидлар өчен махсус бәдрәфләр булдырылды. Көтү залы белән кунакханә җир асты юлы аша тоташтырыла: биредә әлеге аралыкны көйләү, сылау-буяу эшләренә әзерлек бара.
- Стадионга килгәндә, ул Сочидагы стадионнан күләме, уңайлылыгы белән калышмый. Анда урнаштырылган экран да нәкъ Сочидагы кебек. Трассаның алты ноктасында видеокамералар урнаштырылды. Стадионда басып торучылар ярыш барган һәр мизгелне күзәтеп тора алачак. Биредә ярышларда хөкемдарлык итү өчен яңа аппаратура, таблолар бар, халыкара таләпләр буенча ратификация эшләячәк, без дөрес юлда, халыкара таләпләр дәрәҗәсендә,- ди ТР биатлон һәм чаңгы Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.
Май ахырында Россия чаңгы Федерациясе ХVII хисап-сайлау жыелышының «Ялта-Зәй»дә узуы очраклы түгел. Әлеге чарага Олимпия чемпионнары килү дә көтелә. Иң мөһиме, чаңгы базасында яшь, өметле чаңгычылар өчен үсәргә барлык мөмкинлекләр бар, алар ел әйләнә биредә шөгыльләнә, чыныгу ала. Илшат Фәрдиев биредәге шөгыльләрне күзәтергә, чаңгы ярышларында катнашырга, спортчылар белән аралашырга, җиңүчеләрне үзе котлап, аларга киңәшләр бирергә тырыша. Федерация президенты бу көннәрдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты, Татарстан командасын Россия ярышларына озату шаһиты булды. Булачак чемпионнар Зәйдә әнә шулай тәрбияләнә, үсеш ала. Бүгенге Татарстан, Россия чемпионнары Олимпиада чемпионнары, призерлары булып, пьедесталга басып, Россия гимнын яңгыратачагына өметләник. |
Заман техникасы ярдәмендә кичке аш әзерләү Уфада яшәүче бер ханымга көтелмәгән бәхетсезлек китерәгән.
Заман техникасы ярдәмендә кичке аш әзерләү Уфада яшәүче бер ханымга көтелмәгән бәхетсезлек китергән.
Кичә 21:00 сәгатьләр тирәсендә “112 Коткару хезмәте”нә бер кыз, әнисенең бармагы блендерга кысылуы турында хәбәр итә.
Ачыклануынча, ханым блендерны юарга тоттыныр алдыннан сүндерергә оныткан. Юу процессында ялгыш кнопкага баскан һәм “ротор” бармакны эләктереп алган.
Кысылган бармакны ычкындыру өчен коткаручыларга махсус инструмент кулланырга туры килгән. Зыян күрүчене, арытабан тикшерүләр үткәрү өчен, хатаханәгә салганнар.
Чыганак: БСТ.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
"Ел укытучысы" республика конкурсының йомгаклау этабында кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ибраһимова уңышлы чыгыш ясады. Ул "Педагогикада дебют" номинациясендә җиңүче булып, гомуми зачётта илле катнашучы арасында ундүртенче урынны алды. Казан мәктәбе укучылары белән үткәргән география дәресе дә уңай бәя алган. Ә 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова "Кеше тәрбияләү" дигән класс...
"Ел укытучысы" республика конкурсының йомгаклау этабында кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ибраһимова уңышлы чыгыш ясады.
Ул "Педагогикада дебют" номинациясендә җиңүче булып, гомуми зачётта илле катнашучы арасында ундүртенче урынны алды. Казан мәктәбе укучылары белән үткәргән география дәресе дә уңай бәя алган.
Ә 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова "Кеше тәрбияләү" дигән класс җитәкчеләре конкурсының республика этабында район данын яклап, өченче урынга чыккан. Күп биремнәр импровизация рәвешендә үтте, шуңа күрә укытучы өчен бу зур уңыш.
Укытучыларга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.
1нче мәктәпнең ОБЖ фәне укытучысы Евгений Марянин "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсы лауреаты исемен алды. |
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 2-7 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы....
❮
❯
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә.
Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 2-7 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы. |
Республикада үзләрен социаль яисә полиция хезмәткәрләре, медицина персоналлары итеп күрсәтүче социаль алдакчылар саны артты.
❮
❯
Алар шушы исемнәр белән йортларга һәм фатирларга килеп керәләр һәм уяулыгын югалткан кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең акчаларын урлап чыгалар. Телефон ярдәмендә кешеләрне төп башына утыртучылар да күбәйде. Алдакчылар беркатлыларны урамда туктатып бозым чыгарырга, каргышны алып ташларга тәкъдим итәләр. Бушка түгел, билгеле, акчага.
Психологик басым ясау алымы да шактый таралган. Мисал өчен, кесә телефоннары аша смс-хәбәрләр җибәрү. Ул көтмәгәндә килеп төшә. Тексты мондый эчтәлектә: "Әни, менә шушы номерга 500 сум акча сал әле. Үзем сиңа шалтырата алмыйм, недоступен, кайткач барысын да аңлатырмын". Билгеле, уйламаганда мондый хат алган кеше югалып кала. Кайберәүләр шунда ук терминалга йөгерә, кызына ярдәмгә ашыга. Ә соңыннан кызның әлеге смс-хатка бөтенләй катнашы булмаганлыгы ачыклана. Кагыйдә буларак, телефоннан шалтыратучы ялган туганнарның хокук саклау органнары белән проблемалары килеп чыккан була.
Алдакчылар кармагына эләкмәсеннәр өчен район халкын бик сак һәм уяу булырга: таныш түгел кешеләрне өйгә кертмәскә, аларга беркайчан да акча бирмәскә, шәхси тормышыгыз турында ачылып китеп сөйләшмәскә, чит телефоннарга акча салмаска, лотереяда отыш турындагы хәбәрләргә, багучыларга ышанмаска, үзләрен социаль хезмәткәрләр итеп күрсәтүчеләрнең документларын сорарга, юлда әйберләрегезне күзәтүчесез калдырмаска чакырабыз.
Алдау, мошенниклык итү очраклары турында ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Руслан Закиров,
Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендә эшләүче өлкән оператив уполномоченный. |
Хөрмәтле райондашлар! Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм җыелган акчаны куллану буенча референдум үткәрү:
❮
❯
Балтач шәһәр җирлеге - 37 (9 февральдә), Бөрбаш авыл җирлеге - 127, Борнак - 126, Югары Субаш - 139, Карадуган - 124, Куныр - 133, Кече Лызи - 153, Норма - 140, Нөнәгәр - 136, Пыжмара - 128, Салавыч - 128, Смәел - 141, Саена - 115, Урта Көшкәт - 135, Шеңшеңәр - 126, Шубан - 124, Чепья - 139, Яңгул авыл җирлеге 117нче номерлы 2015 елның 6 февралендә кабул ителгән карарлары нигезендә, 2015нче елның 29нчы мартына билгеләнде.
Референдумга кертелгән сораулар җирлекләрдә бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән. Анда җирлектә яшәүче 18 яше тулып, сайлау хокукына ия булган һәр гражданнан 200 сум (Карадуган һәм Смәел авыл җирлекләрендә 300 сум, Пыжмара авыл җирлегендә 500 сум) күләмендә үзара салым җыю соравы куелды.
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында»гы Федераль законы буенча референдум Балтач районы башкарма комитетының 2013нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән 33 сайлау участокларында узачак (алар турында мәгълүмат район «Хезмәт» газетасының 2013 ел 23 гыйнвар санында бар).
Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участокларының исемлекләре, чикләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында таныша аласыз.
Фото: http://www.pravda-tv.ru/2014/03/16/42421
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә. Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды. Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык. Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге...
Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә.
Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды.
Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык.
Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге пенсионерларга ике ай буена уңайлыклар тудырганнары өчен зур оештыру сәләтенә ия булган җирле үзидарә башлыгы Фәһим Кәбиров, тынгысыз җан Шәүкәт Кәбиров, мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин һәм сабыр холыклы, тәҗрибәле информатика укытучысы Ришат Гомәр улы Мотыйгуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Укулар тәмамланганнан соң безнең өчен оештырылган чыгарылыш кичәсе дә зур чарага әйләнде. Курсташыбыз Рәйханә Кәбирова пешереп алып килгән бәлеш бигрәк тә тәмле булды. Мәхәллә мәчете имамы Галимҗан хаҗи Адиев, мәдрәсә директоры Фәрхәт хәзрәт Батыршин укыган Коръән сүрәләре ямь өстенә ямь булды. Без өлкәннәрне һәрдаим кайгыртып, заман белән бергә атларга ярдәм иткәннәре өчен президентыбызга, район башлыгына, җирле үзидарә җитәкчесенә мең рәхмәт. |
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды. Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты. Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу...
❮
❯
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды.
Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты.
Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу программалары эшләп торды. |
Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике...
Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике апасы укып чыккан Яшел Үзән медицина училищесына юл тотты.
Бүген инде ул заманнардагы сөйләшүне көлемсерәп кенә искә төшерә Зөлфия ханым. Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, ачлык, юклык заманнарын яхшы хәтерләгән әнисенә үпкәләп буламы?! Медицина юлыннан китүенә бер дә үкенми. Шулай булмаса, хезмәтен яратып башкармаса, бер урында 30 ел эшләп тә булмый торгандыр ул, минемчә.
Медик һөнәре ят түгел иде аңа. Күрше йортта гына Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап кайткан туганы эшләде. Аның янында - туган авылы Шушмабаштагы (Арча районы) фельдшер-акушерлык пунктында бик күп тапкырлар булды - күз күрмәгән эш түгел. Авыл кызларына медицина училищесында беренче елын гына кыен була: тел белмәү үзен сиздерә. Алга таба аларның тырышлыгы, үҗәтлеге, булдырам дип укуы аркасында башкалар белән бик тиз тигезләшә һәм алдырып укый, практикаларда актив катнаша башлый.
Зөлфия дә укытучысы Ольга Николаевна Бурдиловага бик рәхмәтле. Кыздан һөнәренә гомере буе тугры калырлык тырыш шәфкать туташы чыгарына ышана ул һәм Зөлфияне дә эш агачының һәрвакыт җимешне юмарт китеренә ышандыра.
Әле дә хәтерли Зөлфия: үзәк район дәваханәсе кардиология бүлегендә иң беренче эш көнендә үк аны процедуралар кабинетында авырулардан кан тамырыннан кан алырга билгеләделәр. Яшьлеге белән батыраеп, ике дә уйламый «ябышты» ул бу эшкә. Югыйсә, зур игътибар сорый торган процедураларның берсе бит инде. Шул көннән бирле, җәйге ялларда өлкән шәфкать туташы эшен алып барыр өчен аерылып торуны санамаганда, ул процедуралар кабинеты королевасы!
Авырулар ярата Зөлфия Абдулхаковнаны. Үзе хезмәт күрсәтергә тиешле булмаган палаталардан да «Системаны син куй әле!» дип сорап керә авырулар. Үзем моның шаһиты булмасам, язмас та идем. Кардиология бүлегендә дәваланучы Рәис Хәялиев: «Зөлфия ханымның кулы йомшак та, шифалы да. Кан тамырына, күзен бер сирпеп алуга, шунда ук эләгә!» - ди. Ә Зөлфия ялындырмый. Менә утыз ел инде хезмәттәше Нина Миронова белән, эшне «синеке-минеке»нә аермый, уртаклашып эшли.
Бер эш урынында 30 ел хезмәт итсә дә, һөнәр үренә мендем, барысын да беләм, дип түгел, тагын нәрсәне белергә тиешмен дип уйлый. Шуңа күрә һөнәренә кагылышлы яңалыкларны үзләштереп, белемен күтәреп тора. Зөлфия Абдулхаковна йөрәк-кан тамыры авыруларының күбәюен һәм тамырларны гел-гел «борчып» торганда, гади генә әйткәндә, аларның «качуын» билгели. Соңгы укуларда лектор авыр хезмәт башкаручыларның да кан тамырлары «эчкә китүе» турында сөйләгән иде. Димәк, авыр күтәрү кан тамырларына тискәре йогынты ясый.
Үз эшенең остасына әйләнгән шәфкать туташын башка хезмәткә дә чакырып карыйлар. Ләкин мондый дус, тату коллективтан китәсе юк аның. Кардиология - медицинаның йөрәге. Людмила Борисовна Васяева җитәкләгән кардиология бүлегендә иң грамоталы табиблар, шәфкать туташлары, иң мәрхәмәтле санитаркалар хезмәт итә, дип саный ул.
Гаиләсендә исә ике кызының сөекле әнисе, оныгының яраткан дәү әнисе. Пар канаты сынып, йөрәген яраласа да, тормышында булган авырлыкларга бирешмичә, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып яши. Ханым-солтаным дип, нәкъ менә шундый хатын-кызга әйтәләрдер ул. |
Шушы көннәрдә матбугат чараларында ике улы белән югалган Артем Мазовның хатынына шалтыратуы турында хәбәр таралды. Ирнең хатыны белдерүенчә, бернинди шалтырату да булмаган һәм аның газизләре турында бүгенгә кадәр хәбәр юк.
“Балаларымны һәм иремне тапмадылар әле, яңа бернинди мәгълүмат та юк. Без эзлибез, өметләнәбез һәм көтәбез. Матбугат чаралары язганча, ирем миңа шалтыратмады! Балаларымның югалуы турындагы ориентирны таратуыгызны сорыйм. Әгәр дә сез аларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, полициягә мөрәҗәгать итегез, әгәр дә күрсәгез, аларны фотога төшерегез. Барлык битараф булмаган һәм эзләнүдә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт”, — дип язган хатын-кыз социаль челтәрдәге битендә.
37 яшьлек Артем Мазов, аның 8 һәм 5 яшьлек улларын эзләүдә Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядыннан тугыз водолаз-коткаручы катнаша. Караидел елгасыннан эзләү эшләре дәвам итә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас в
Журнал зарегистрирован 2 мая 2017 года в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. Свидетельство о регистрации ПИ № ФС 77-69583 |
Бүген районда республика агрономнарның зона конференциясе уза. Аның гамәли өлешен «Победа» ширкәтенең Шүдик бүлекчәсендә үткәрү планлаштырылган. Бу хуҗалык очраклы сайланмаган – ул производствоның төп күрсәткечләренең байтагы буенча район АПКсының алдынгысы булып тора.
«Победа» ширкәтенең колхоз булган чагында ук әйдәүче хуҗалыклар исәбенә керүен әйтергә кирәк, ләкин ун ел элек ул бирешә башлаган иде. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Кристалл» агрохолдингына кушылуы белән анда икенче тормыш башланды, соңрак ул «Победа» ширкәтенә үзгәртелде.
Бу 2010 елның сентябрендә булды. Инвестор тарафыннан беренче чиратта кредитлар каплатылды һәм залогка куелган хайваннар сатып алынды. 2011 ел ахырына предприятиедә инде 229 сыер исәпләнә иде. Тоташ ел буе алардан ул вакытта 807 центнер сөт алынган, ә хәзер агымдагы ел башыннан 600 тонна продукция җитештерелгән. Ә малларның продуктлылыгы буенча хуҗалык үткән елда район алдынгысы булды – һәр сыердан савым 6,5 тонна тәшкил итте. Бу ашатуның биредә фәнни озатылуы, барлык хайваннарның ясалма орлыкландырылуы, малларның «500 ферма» республика программасы буенча сыйфатлы яңартылуы ярдәмендә мөмкингә әверелде. Соңгы вакытта, тоташ алганда, сыер һәм бозау фермалары, ике сенаж чокыры төзелгән, фермаларга илтүче юлларга асфальт түшәлгән, 12 берәмлек төрле техника һәм җиһаз сатып алынган. Моннан тыш, 2016 елда 15 миллион сумлык ашлык киптергеч эшкә җибәрелгән, 2017 елда печән саклау өчен склад төзелгән. Игенчелектә дә җитештерү күләме югары. Шул ук вакытта мәйданнар күпкә арттырылмый – ашлама, заманча эш алымнары һәм технологияләр куллану ярдәмендә үсешкә ирешелә.
Чәчүгә орлык агуландыру өчен машина, тырмату агрегаты, «Омичка» чәчү комплексы алганнар.
Хуҗалыкның Йөгәмәш бүлекчәсендә дә байтак үзгәреш бар, бирегә холдинг 2014 елда «Маяк» АХПКсы урынына килде. Менә берничә сан: 2013 елда тоташ елга һәр сыердан савым 1705 тонна тәшкил иткән, быел исә елның беренче айларында гына 1600 тонна савып алынган. Һәм холдингның чимал гына түгел, ә куллануга инде әзер азык-төлек җитештерүен әйтергә кирәк – 2011 елдан Яңавылда «Победа» ширкәтенең сөт заводы ачылды. Сменага 30 тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирүче проект куәте буенча биредә 5-10 тоннадан башлаганнар, хәзер тулы куәткә эшлиләр. Үткән елда 3,5 тонна диярлек пастеризацияләнгән сөт, 126 тонна атланмай, 500 тоннадан артык эремчек, 240 т куе сөт, 10 т сыр җитештерелгән. Бүген «Яңавыл сөте» бренды район чикләреннән еракта билгеле.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
19 майда, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Алабугада журналистика ветераннарын хөрмәтләү башланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең редакция ветераннары да бар. 21 майда “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе Галина Кузнецова һәм Зирәк Садыйковага тапшырылды.
Зирәк Садыйкова район газетасы редакциясендә 45 ел хезмәт куйган кеше, ул “Алабуга нуры”нда башта корректор вазифасында эшли, аннары мөхәррир итеп билгеләнә. Коллектив аны бик хөрмәт иткән, хезмәттәшләре арасында абруе зур булган. Һөнәри осталыгы ярдәмендә Зирәк Хәсән кызы үз янында эшләренең чын осталары булган кешеләрне җыя алган. Ул вакытта газета атнага дүрт тапкыр чыга һәм һәр сан кызыклы һәм актуаль мәгълүмат белән тулы була. Зирәк Садыйкованың хезмәте республика дәрәҗәсендә дә бәяләнгән – ул Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия.
– Зирәк Хәсәновна коллектив белән оста җитәкчелек итте, безне берләштерде, еш кына бергә җыя иде. Зирәк Хәсән кызы һәрчак тыныч, сабыр булды, аның кемгә дә булса тавыш күтәреп шелтәләгәнен ишеткәнем булмады. Мин һәрвакыт әйтеп килә идем: ул партиянең үзе кебек – коллективыбызның акылы һәм намусы булды, ди хезмәттәше Галина Кузнецова.
Сүз уңаеннан, Зирәк Садыйкова инде лаеклы ялда булса, Галина Вадим кызы Кузнецованы редакциябездә еш күрәбез, чөнки ул әле дә күп кенә мәкаләләр яза. Галина Кузнецова журналистикада инде 40 ел эшли, күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы темасын яктырту белән шөгыльләнә. Ул “Авыл хуҗалыгы” һәм “Кырлардан хәбәрләр” рубрикаларын алып бара, чәчү барышын, терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешен оператив яктырта. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре аны профессиональлеге һәм эшенә җаваплы каравы өчен хөрмәт итә. Һәрвакыт актив тормыш позициясенә ия булган Галина Вадимовнаның редакция хезмәткәрләре арасында да абруе зур.
“ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе озак еллар “Алабуга нуры” район газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән, мөхәррир вазифаларын башкарган Шәмсия Лотфулла кызы Дадинага да тапшырылачак. Лаеклы ялга китәр алдыннан ул берничә ел газетаны үзе җитәкли. Үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән Шәмсия Лотфулла кызы районда булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булды. Ул һөнәри осталыгы, җаваплылык хисе, аралашучанлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды.
Бүләкләнүчеләр арасында Антонина Михайловна Банцарева да бар. Антонина Михайловна озак еллар “Новая Кама” газетасы редакциясендә, аннары “Хорошая елабужская газета” редакциясендә эшли. Журналистикага очраклы рәвештә генә килеп эләгә: ире белән бергә Алабугага күчеп килгәч, үз белгечлеге буенча – укытучы булып эшкә урнаша алмый, соңрак “Новая Кама” район газетасында корреспондент вакансиясе булуы турында белә.
Мөхәррир кушуы буенча яхшы мәгълүмати статья язып, бу урынны алуга ирешә. Инде 60 елга якын вакыт узган, әмма Антонина Михайловна, элеккегечә үк, шәһәр һәм район вакыйгалары үзәгендә. Лаеклы ялга чыккач, Антонина Банцарева үз гаиләсенең тормыш вакыйгалары белән уртаклашып биографик китаплар яза һәм бастырып чыгара. Мәсәлән, “Үлемсез полк”– бу аның өлкән абыйсы, якташыбыз, хәрби разведчик Павел Никоновның фронт көндәлеге. Китап Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән Татарстан халкына багышлана. |
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан менә инде тугызынчы тапкыр "Полиция Кыш бабае" акциясе уздырыла.
❮
❯
Яңа ел бүләкләрен барлык балалар да көтә, төрле-төрле тәм-томнар салынган матур пакетларны күргәндә күзләре яна. Ә менә ышанычсыз гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен бу зур шатлык та әле. Алар аерым игътибар да, бүләкләр дә күрмиләр, ата-ана мәхәббәте дә җитми. Чистай полицейскийлары шәхси акчаларына балалар өчен яңа ел күчтәнәчләре сатып алдылар, социаль яклау идарәсе дә бүләкләр бирде. Кыш бабай кулыннан бүләк алу икеләтә күңелле булды, ә Кыш бабай ролен рөхсәт итү-лицензия системасы хезмәткәре Александр Мельников, ә Кар кызы ролен балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы Марина Евтеева башкарды. Алар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өч яшьлек сөйкемле малай янында да булдылар, соңгысының көтелмәгән кунакларны күргәч ничек шатланганын күрсәгез икән! Ул алар белән рәхәтләнеп сөйләште, хәтта шигырь дә сөйләде, теләгән бүләген дә алды. Саубуллашканда исә Кыш бабай белән Кар кызына киләсе елга заказ биреп, артларыннан кул болгап калды.
Әкияти компания килгәнгә өч бертуган кыз да бик шат булдылар. Балалар исәнләшү сүзләрен ишетеп залдан килеп чыктылар. Алар ишек төбендәге гадәти булмаган кунакларны ныклап карадылар, соңрак кызларның берсе Кыш бабайның итәгенә менеп утырды, ә икенчесе сакалын тарткалап аның чынмы икәнен тикшерде. Алар икесе дә бик теләп Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, ә апалары барысын да Яңа ел белән котлады.
Акция кысаларында барлыгы 150 бала бүләк алдылар. Болар балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм кисәтү субъектлары контролендә торучы гаиләдәге балалар. Аларның кайберләре белән кечкенә генә кисәтү әңгәмәсе дә уздырылды, чөнки Кыш бабай белән Кар кызы полицейскийлар бит. Әлеге балаларның әти-әниләре балаларының мәнфәгате белән кызыксынмыйлар, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән мәшгульләр. Кайбер балаларны социаль приютларга урнаштырып шундый ата-аналардан аералар. Моның белән өлкәннәрнең балаларын югалту мөмкинлеге булуын аңласыннар өчен төзәлүгә вакыт бирәләр.
Акциянең төп бурычы - әлеге кызларга һәм малайларга шатлык бүләк итү, хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту. Балалар каршына полицейскийлар күңелле, ягымлы, сизгер күңелле кешеләр булып басалар.
Гомумән, әгәр сезгә погонлы Кыш бабай шакыса, бу бик яхшы билге. Бүләкләр дә, котлаулар да, күтәренке кәеф тә булыр. |
Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.
Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.
Башлап „Волга-21” автомобилен хезмәтләндерә ул.
—Элек районда юллар күпкә начар иде. Батып җәфаланган чаклар еш булды. Шулай булуга карамастан, чакыруларга соңламый барып җитәргә, авыруларга беренче ярдәмне күрсәтергә тырыша идек. Баткан очракта һәр авылда күмәк хуҗалык техникасы ярдәмгә килә. Хәтта аерым очракларда теләсә нинди юллардан үтә ала торган куәтле техника озатып куйган чаклар бар иде, — дип искә ала артта калган хезмәт елларын.
1974нче ел. Районга ике берәмлек „УАЗ -462” автомобиле кайтарыла. Халык телендә аны „бобик” дип атыйлар. Шуның берсе үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтенә бирелә. Аны Финат Гыйльфанов хезмәтләндерә. Зур чакрымнар үтә, күп гомерләрне саклап калуга булышлык итә махсус техника. Юлга чыгарга техниканы хәрби әзерлектә тоткан, аның белән сакчыл эш иткән водитель „УАЗ-452” базасындагы санитар машинаны да яхшы хәтерли. Озак хезмәт итә әлеге „УАЗ” балтачлыларга.
—Әле ай ярым элек „Соболь” базасындагы махсус техника руле артына утырдым. Монысы инде ерак юлга чыгар өчен билгеләнгән техника. Салоны җылы, уңайлыклары күп. Теләсә нинди юлдан үтә алуы безнең шартларга яраклаштырып эшләнгән. Зарланырга урын юк, — ди тәҗрибәле водитель.
Район халкының саулыгын саклау кебек җаваплы хезмәттә көч салган уңганнар эше турында өлкән фельдшер Светлана Имаева да җылы сүзләр генә әйтә:
—„Ашыгыч ярдәм” хезмәте водительләре — фельдшерларның беренче ярдәмчеләре. Авылларга чыкканда йөри алмаган, хәлсез, авыр хәлдәге авыруларны күтәреп салырга, дәваханәгә китергәч, күтәреп кертергә кирәк булганда хәлгә керәләр, ярдәмләшәләр. Алар тик мактау сүзләренә лаек.
Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте өчен Финат Гыйльфановка „Башкортстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелгән.
Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергән, бүген үсеп килгән ике оныгын сөйгән Финат Гыйльфанов тормышта бик бәхетле кеше.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Матур табигать күренешләре фонында фотога төшкән яшь, сылу хатынны берничек тә үзебез яраткан чибәр Алсуга охшата алмыйлар икән.
Хәзер инде аны пластик хирургларга мөрәҗәгать иттеме, әллә уколлар белән артык мавыгып киткәнме икән?- дип фараз кылалар. Кемдер беренче карашка Алсуны Ольга Бузова дип кабул иткән.
«Бөтенләй үзенә охшамаган. Пластика?», «Бузова, яки Оксана Самойлова дип уйладым», «Үзенә охшамаган. Бар да бер кыяфәтле. Нинди чибәр иде, нигә инде шулай яшьли уколлар кирәк булган», «Ой, Бузова дип уйладым», «Бузова дип уйладым, бигрәк охшашлар» , «Бөтенләй үзенә охшамаган. Җилбәзәк Бузова кебек», — диләр фанатлар.
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә . Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Г.Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының I съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М.Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938–1941 еллар арасында бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Аның хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте, яки Зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсен», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителә.
Язучы 1952 елда репрессияләнә.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларыннан башлап Г.Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең – кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турында әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалары, серләре белән таныштыра.
Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Г.Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә.
Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм аларга карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.
Г.Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк С.Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Н.Кононенконың «Маленькие испанцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Дж. Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.
Ул 1992 елның 15 апрелендә вафат була.
Г.Хәсәнов – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Унике матур: хикәяләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 128 б. – 12000 д.
Җирем-суым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110 б. – 11000 д.
Чү! Сайрар кошым оя тибә…: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 6500 д.
Кошларым – дусларым: парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 71 б. – 15000 д.
Җир ул уртак йортыбыз: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 352 б. – 7000 д. |
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте. Ике сәгать дәвамында халык белән социаль өлкә, инфраструктура һәм туризмны үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Нәтиҗәдә, Хөкүмәткә, министрлык һәм ведомстволарга тиешле бурычлар йөкләтелде.
Бөрҗән районы кешеләре республика Башлыгына яшь гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алганда килеп туган проблемалар турында сөйләде. Мондагы җирләрнең күпчелек өлеше урман фондына карый.
Урманчы Ирек Шәрәфетдинов урман фонды җирләрен файдалануны гадиләштерү өчен федераль законга тиешле үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәткә һәм район хакимиятләренә федераль власть органнары белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга кушты, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтайга закон башлангычы белән чыгуны йөкләтте.
Уфа дәүләт авиация техник университеты преподавателе Любовь Беляева республика җитәкчесенә Уфа районының Урыс Юрмашы авылы халкы мөрәҗәгате белән килде. Аның сүзләренә караганда, төп проблема транспортка бәйле. 2006 елда Юрмаш – Баранцево тимер юлының 37нче чакрымындагы кичү ябыла. Авыл халкы 4 чакрым читтәрәк урнашкан бердәнбер юлдан йөрергә мәҗбүр. Ул хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми. Моннан тыш, биредә товар поездлары еш туктый.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәткә, Уфа районы хакимиятенә Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән берлектә чыгу юлын ачу буенча план әзерләргә кушты.
Салават районында яшәүче Алия Гыйльметдинова Лаклы авылында тирә-як мохитне саклау буенча контрольне катгыйлатуны сорады. Аның сүзләренә караганда, урындагы табигать туристларны җәлеп итә. Әй елгасы ярында урнашкан авыл янында алар палаткалар кора, учак яга, үзләреннән соң чүп-чар калдыра. Авыл халкы үз көче белән территорияне чүп-чардан тазартырга мәҗбүр була. Моннан тыш, биредә ял итү өчен шартлар тудырылмаган.
Төбәк Башлыгы Хөкүмәткә һәм район хакимиятенә биредә туризмны үстерү программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча эшне активлаштырырга кушты.
Архангель районында яшәүче Айгөл Усманова республика җитәкчесе белән төбәктә авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Берничә ай элек ул биш районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын берләштерүче “Тамыр-102” авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы оештыра. Кооператив терлек, атлар үрчетү, шулай ук, ит, деликатеслар җитештерү белән шөгыльләнә.
Очрашу барышында Айгөл Усманова хуҗалыкның киләчәк планнары турында сөйләде һәм республика Башлыгыннан җитештерүне үстерү өчен грант алуда булышлык итүен сорады. Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка грант бирү механизмнарын аңлатырга һәм дәүләт ярдәме күрсәтүнең башка ысулларын карарга кушты.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Укытучылар көне — гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның зирәклеге һәм сабырлыгына күп нәрсә, шул исәптән яшь буынның киләчәге, язмышы бәйле.
Октябрьский шәһәрендә республика, ил күләмендә күренекле исемнәр алган педагоглар шактый. Укытучылар көне уңаеннан аларга бүләк буларак музыка колледжында зур бәйрәм концерты оештырылды.
Сәхнәгә бу көнне мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйган, югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәр күтәрелде. Алар арасында шәһәр, республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, уку-тәҗрибә участоклары җитәкчеләре дә бар иде. Иң яхшылар исеменә лаек булучыларга Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары О. Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы И. Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды. Гомерләрен озак еллар мәгариф хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең дә исемнәре аталды. Бәйрәм укытучыларның актив катнашуында, җыр-моңга уралып, матур
бер мизгел кебек үтте.
Бүгенге заман укытучылары алдында күп бурычлар тора: төпле белем бирү белән беррәттән һәр балага дөньяны таныту, аның талантларын ачу. Чын педагог кына укучыга кечкенәдән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык тәрбия бирүгә сәләтле. Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы әһәмиятен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат кыры. Мондый шартларда мөгаллимнәр остаз да, белем иленә илтүче, дөрес юнәлеш бирә белүче һәм үзе дә заманадан калышмаучы булырга, яшь буынны хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә тиеш.
Укытучы, педагог — ул саклаучы, иҗат итүче, булдыручы. Ул һәр укучы белән белемен, тәҗрибәсен бүлешә, йөрәгенең бер өлешен бала күңеленә сала, тормышта үз юлын табарга булыша. Укытучы булу — гади һөнәр генә түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлек таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә.
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм уңышка ирешү теләге ташламасын. Укучыларыгыз һәрчак уңышлары белән шатландырсын һәм илһамландырсын! Укытучы сүзе аша бала күңеленә гүзәллек һәм шәфкатьлелек иңсен. Бәйрәмегез белән! |
«Җәлил укулары» бәйгесенең төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачак
Ульяновск өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесендә Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус, инглиз, кытай, немец һәм башка телләрдә дә сәнгатьле итеп сөйләгәннәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачаклар.
Берничә Идел буе өлкәсен үзенә җыйган Ульяновск шәһәрендә дә сайлап алу туры узды. Бу көнне Ульяновск шәһәре татар мәдәният үзәгенең кайсы гына почмагына карасаң да, балаларның шигырь сөйләвен ишетәсең-татарча, русча гына түгел башка чит телләрдә дә. Бәйгенең нигезләмәсе буенча шигырьләрне Муса Җәлилнекен генә түгел, ә үз төбәкләрендәге шагыйрьләрнең дә әсәрләрен укырга ярый.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
18 майда яңавыллылар «Халыкара башкорт теле буенча диктант» акциясенә кушылды. Исәп буенча бишенче, ул быел Башкортстан һәм Русия төбәкләрендә генә түгел, ә дөньяның дистәләгән илендә дә үтте.
Районның барлык төп һәм урта гомум белем бирү учреждениеләрендә мәйданчыклар оештырылган иде. 21 мәйданчыкның теләсә кайсына координаторга мөрәҗәгать итеп, шулай ук диктантның рәсми сайтында теркәлеп, акциядә катнашырга мөмкин булды.
И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия башкорт теле буенча белемне тикшерүнең төп мәйданчыгына әверелде. Биредә муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук нефтьчеләр, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре һ.б. очратырга мөмкин иде. Пенсионерлар да парта артына утырды. Сүз уңае, акциядә төрле милләт вәкилләре катнашты. Тоташ алганда, башкорт теле буенча диктантны 800дән артык яңавыллы язды.
Башкорт теленә ирекле ия булу дәрәҗәсе өчен диктантның тексты – 250, башлангыч дәрәҗә өчен – 150 сүздән артык түгел тәшкил итте. Акциядә катнашучылар тануынча, диктант язу бераз дулкынландыргыч булган. Ә тикшерү эше турында сөйләгәндә, ул бөтенләй катлаулы булмады. Шунысы гаҗәп – күпләр бик яхшы билге булмаса да, кимендә «плюс дүртле» алуны көтә.
Диктант нәтиҗәләрен bashkdictant.ru сайтында белергә мөмкин, анда ай эчендә бастырылачак.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты. Үзара...
❮
❯
Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты.
Үзара фикер алышу яшь педагоглар советының хисап-сайлау җыелышында булды. Биредә 2006 елдан совет җитәкчесе Антон Кухарев башкарылган эшләрне бәян итте, яшь укытучыларның уңышларын барлады. Соңыннан күпчелек тавыш белән Чыбыклы мәктәбенең география укытучысы Ильфир Габидуллин советның яңа рәисе итеп сайланды. |
Шушы көзге көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары уза. 25 нче сентябрьдә сан ягыннан иң зурысы - Бөреле оешмасы отчет бирде. Нинди эшләр башкарылуы турында үзенең отчет докладында партия оешмасы секретаре Эльмира Мөстәкыймова сөйләде. Бүген бердәмроссиялеләр Бөреле авыл җирлеге территориясендәге барлык бюджет оешмаларында, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм...
Шушы көзге көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында отчет-сайлау җыелышлары уза.
25 нче сентябрьдә сан ягыннан иң зурысы - Бөреле оешмасы отчет бирде. Нинди эшләр башкарылуы турында үзенең отчет докладында партия оешмасы секретаре Эльмира Мөстәкыймова сөйләде.
Бүген бердәмроссиялеләр Бөреле авыл җирлеге территориясендәге барлык бюджет оешмаларында, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә һәм башка оешмаларда эшлиләр. Секретарь үзе быел "Бердәм Россия"нең Мәскәүдә узган XIII съезды делегаты булды. Бөреле җирле бүлегендә барлыгы 134 кеше исәптә тора.
Партия әгъзалары җирлектә яшәүчеләрнең барысы өчен дә мөһим булган мәсьәләләрне хәл итүгә йогынты ясарга тырышалар. Бөреле җәнлек совхозы поселогында күлне тәртипкә китерү буенча өмәләр уздырылган. Бу эштә Рөстәм Кәримов белән Данил Кәримуллин зур ярдәм күрсәткәннәр. Картайган агачлар киселгән. Бердәмроссиялеләр шулай ук, "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенә ярдәм итеп, кыр эшләрендә дә катнашалар.
Кайбер проблемалар хәл ителүне көтә. Болар - Бимәрдә юл төзелеше, рус зиратына койма тоту, социаль ипотека буенча йортларга нигез салу, "Чиста су" программасын тормышка ашыру, урамнарны яхшырак яктырту. Э.Ф.Мөстәкыймова Бөреле авыл җирлегенең бердәмроссиялеләре барлык эшләрдә актив катнашырлар, дигән ышаныч белдерде.
Җыелган взнослар турында ревизор отчет биргәннән соң җыелышта катнашучылар алдында партиянең Биектау җирле бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Раушан Хәйруллина чыгыш ясады. Ул безнең районда "Бердәм Россия" канаты астында нинди күләмле эшләр башкарылуы турында бөрелеләрнең исенә төшереп узды. Биектау муниципаль районы башлыгы, партиянең җирле бүлеге сәяси советы секретаре Р.Г.Кәлимуллин җитәкчелегендә сугыш ветераннары өчен йортлар салынды, социаль объектлар: мәктәпләр, фельдшер-акушерлык пунктлары, балалар бакчалары, мәдәният йортлары ремонтлана, Җиңү паркы төзелә. Партия җылылык җибәрү, төзекләндерү, авыл халкына ташламалы кредитлар бирү кебек тормыш-көнкүреш өчен мөһим мәсьәләләрне контрольдә тота.
Кайбер округларда октябрьдә район Советы депутатларын сайлаулар булачак. Бердәмроссиялеләр аларда актив катнашачак.
Көн тәртибендә күздә тотылганча, секретарь, ревизор, партиянең Бөреле башлангыч бүлеге советы,
15 нче ноябрьдә узачак район партия конференциясенә делегатлар сайланды.
Җыелыш азагында "Бердәм Россия"нең Биектау җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лиана Гатина чыгыш ясады. |
Узып баручы ел мөэминкаратайлылар күңелендә авылда мәдәният йортына "яңа сулыш өрелү", ягъни капиталь ремонт ясалу белән истә калыр. - Без бу ремонтны күптән көттек. Район җитәкчелегенә һәрвакыт шул үтенечне җиткерә килдек. Ниһаять, биш-алты елдан соң безне ишеттеләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова. Чыннан да, ел башында авылларда уздырылучы...
❮
❯
Узып баручы ел мөэминкаратайлылар күңелендә авылда мәдәният йортына "яңа сулыш өрелү", ягъни капиталь ремонт ясалу белән истә калыр.
- Без бу ремонтны күптән көттек. Район җитәкчелегенә һәрвакыт шул үтенечне җиткерә килдек. Ниһаять, биш-алты елдан соң безне ишеттеләр, - ди авыл җирлеге башлыгы Әнисә Ханнанова.
Чыннан да, ел башында авылларда уздырылучы җыенда да алар тарафыннан "Клубка ремонт кирәк иде" дигән үтенечне берничә тапкыр ишетергә туры килгәләде. Мәдәният йорты - авылдашларны бергә җыеп, берләштереп торучы урын бит.
Мөэмин-Каратай клубы 1992 елда ачылган. Аның директоры Халидә апа Шиһапова әйтүенчә, шушы ике дистә елдан артык вакыт эчендә клуб капиталь ремонт дигәнне күрмәгән.
- Ел саен косметик ремонтны ясап тордык анысы. Ләкин иске зур тәрәзә рамын ничек кенә "ямаштырсаң" да, җил барыбер өрә инде, салкын кереп интектерде, - дип сөйли Халидә апа. |
Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.
Русия Федерациясе Президентын сайлауда районда 44 участок сайлау комиссиясе эшләячәк. Алардагы хәлиткеч тавышка ия әгъзалар саны 259 кеше. 2018 елның 1нче гыйнварына сайлаучылар саны 16 502 кешегә тиң.
Быелгы сайлауны үткәрүдә законлылыкта үзгәрешләр бар. Мәсәлән, элекке исәптән төшерү таныклыгы (открепительное удостоверение), алдан тавыш бирү тәртибе бетерелгән. Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев сөйли:
—Әгәр дә сайлаучы, сайлау көнендә ниндидер сәбәпләр белән үзе тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясенә килә алмаса, 31нче гыйнвардан 12нче мартка кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында, территориаль сайлау комиссиясендә, күп функцияле үзәктә, ә участок сайлау комиссияләрендә 25нче февральдән 12нче мартка кадәр үзләре тавыш бирәчәк участок сайлау комиссиясен күрсәтеп гариза бирә алалар. Гариза ике өлештән тора. Бер өлеше аны биргән урында кала, бер өлеше сайлаучыга бирелә. Сайлаучы сайлау көнендә шуның белән барып тавыш бирә. Сайлауга 5 көн кала гариза биргән очракта, аның гаризасына махсус марка ябыштырыла. Кеше шул гариза белән тавыш биргәндә, марка алынып үзенең исеме кертелгән исемлеккә (фамилиясе турысына) ябыштырыла.
Райондагы 44 участок сайлау комиссиясе җиде кустка бүленгән. Комиссияләрнең барлык әгъзаларын сайлауга кадәр өч этапка бүленгән укытулар үткәреләчәк.
—Әлеге вакытта укытуның беренче этабы бара, — ди территориаль сайлау комиссия рәисе урынбасары Лилия Хөсәенова. — Аның планы, темасы эшләнгән. Укыту барышында законлылыкка кертелгән соңгы үзгәрешләр аңлатыла, төп эш, әлбәттә, сайлаучыларга тиешле информацияне җиткерү.
Территориаль сайлау комиссия әгъзалары үзләре ике этапта укулар үткәннәр. Гаризаны тутыру тәртибен үзләштергәннәр. Шул ук эшне алдагы этапларда участок сайлау комиссияләре әгъзаларына өйрәтәчәкләр. Сайлаучылар исемлеге белән эшләү, протокол тутыру тәртибен искә төшерәчәкләр. Ә өченче этапта тавыш бирү көне, тавыш бирү йомгаклары, сайлау документларын территориаль сайлау комиссиясенә китерү тәртибе аңлатылачак.
Райондагы 44 участок сайлау комиссиясенең сайлаучылар саны 1000 кешедән арткан икесендә бюллетеньнәрне комплекслы эшкәртү җайланмасы урнаштырылачак. Тавыш бирү көнендә территориаль сайлау комиссиясенә видеокамера куелып, эш барышы белән теләгән һәр кеше онлайн-режимда интернеттан танышып бара алачак.
—Болар барысы да сайлауның ачык үтүен күрсәтү өчен эшләнә, — ди Сергей Алексеевич.
Территориаль сайлау комиссиясенең эше РФ Президентын сайлауга әзерләнү һәм аны үткәрү буенча РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан расланган календарь планына ярашлы алып барыла.
Территориаль сайлау комиссиясе һәм участок сайлау комиссияләре 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәрендә 10.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Территориаль сайлау комиссиясе 6нчы гыйнвардан эшли. Участок сайлау комиссияләре 15 февральдән эш башлаячак.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Кукмара районы үзәк дәваханәсендә күчмә бригадалы паллиатив ярдәм күрсәтү кабинеты ачылды. Ул якынча өч миллион сумга төшкән. Бу турыда Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов җиткерде.
«Казан хосписының Россия Президенты грантлары конкурсында җиңү яулавы нәтиҗәсендә хәзер республиканың ике районында паллиатив кабинетлар эшләячәк. Аларның берсе – Сабада, ә икенчесе – Кукмарада. Биредә хезмәт куючыларның төп максатлары дәвалап булмый торган авыруларның хәлен җиңеләйтү, гомерләрен озайтуга юнәлдерелә. Кукмара үзәк дәваханәсе базасында җиһазландырылган кабинет якынча 3 миллион сумга төште. Барлык медицина җиһазлары да фонд чаралары хисабына кайтарылды», - диде Владимир Вавилов.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев үзенең чыгышында районның федераль һәм республикакүләм программаларда уңышлы катнашуын билгеләп үтте. «Паллиатив кабинет безнең районга да бик кирәк иде. Ул үз эшен уңышлы гына алып барыр, авыруларга ярдәм итүгә бар тырышлыгын куяр, дип ышанам», - диде Сергей Димитриев.
Реклама
Республика онкология клиник диспансеры баш табибының медицина буенча урынбасары, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының паллиатив ярдәм буенча штаттан тыш баш белгече Илсур Шәймәрданов паллиатив кабинет ачылуның мөһимлеге ассызыклады. |
Бу эш белән илдә бердәм компания шөгыльләнәчәк.1 гыйнвардан илебез каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчте. Хәзер чүп-чарны җыю, чыгару, эшкәртү, үтилләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән төбәк операторлары шөгыльләнәчәк, ә халык, билгеләнгән тарифларга ярашлы, бу хезмәтләр өчен акча түләячәк.
Бу эш, иң элек, калдыклар белән заманча, экологик яктан хәвефсез эш итү системасын төзүгә, законсыз күпсанлы чүплекләрне юкка чыгаруга һәм яңаларын булдыруга каршы көрәшүгә, шулай ук, чүп-чарны аеру һәм эшкәртү буенча үсешкән инфраструктура булдыруга юнәлтелгән.
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин “Русия экология операторы” компаниясен төзү турында указга кул куйды. Ул илдә бердәм чүп-чар операторы булачак.
Компания учредителе бурычлары һәм вәкаләтләре Русиянең Табигый ресурслар һәм экология министрлыгына йөкләтеләчәк. Компания каты көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын булдырырга, чүп-чарның кеше сәламәтлегенә һәм тирә-як мохиткә зыянлы йогынтысын юкка чыгарырга, шулай ук чүп-чарны эшкәртүне контрольдә тотарга тиеш булачак.
Чүп-чар операторы ни белән шөгыльләнәчәк? Ул калдыкларны үтилләштерү буенча норматив актлар проектларын эшләүдә катнашачак, чүп-чар полигоннарына экспертиза үткәрәчәк, халыкара оешмалар белән килешүләр төзиячәк. Компания, шулай ук, калдыкларны эшкәртү буенча проектларны гамәлгә ашыру өчен инвесторлар җәлеп итәчәк, мондый проектларга дәүләт ярдәме программаларын эшләячәк һәм аларны финанслауны контрольдә тотачак.
Хөкүмәт алдында ай дәвамында операторның Уставын һәм компаниянең Күзәтчелек советы турында положениесен раслау, өч айда компаниягә биреләчәк федераль милек составын билгеләү бурычы куелган. Компания Мәскәүдә теркәлергә һәм урнаштырылырга тиеш.
Оператор эшчәнлеге быел ук бюджеттан финанслана башлый. Киләсе ел гыйнварына кадәр властьлар каты калдыкларны эшкәртүнең бердәм һәм төбәк системаларын төзергә тиеш.
Былтыр декабрьдә Владимир Путин 2024 елга кадәр илдә ким дигәндә 200 чүп-чар эшкәртүче завод төзү зарурлыгы турында белдерде һәм илдә калдыкларны эшкәртү белән махсус шөгыльләнмәүләрен, совет заманыннан ук халыкның чүп-чарны чокырларга ташлавын ассызыклады. Бүген, сәнәгать үсү һәм калдыклар саны артуга бәйле, бу мәсьәлә нык кискен тора.
Ел саен Русиядә 70 миллион тоннадан артык каты коммуналь калдык җитештерелә, шуларның нибары җиде проценты гына үтилләштерелә. “Экология” дәүләт проекты 2024 елга илдә калдыкларның ким дигәндә 60 процентын эшкәртүне күздә тота.
Әлеге мәсьәлә дүшәмбе көнне республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән киңәшмәдә дә күтәрелде. Ул чүп-чар чыгарган өчен халык түләячәк бәяне киметү бурычын куйды. Аның фикеренчә, шәһәр халкы өчен түләү аена — 70, ә элек чүп-чар җыю һәм чыгару системасы булмаган торак пунктларда 35 сумнан артырга тиеш түгел.
Яңа коммуналь хезмәт өчен түләү кәгазьләре 25 гыйнвардан таратыла башлаячак. Ләкин аңа бүген үк дәгъва итүче идарәче компанияләр бар.
— Кемдер акча эшләп калырга нык ашыга, ахры. Бу законга каршы килә, мондый хәлләргә без кискен каршы чагачакбыз. Икеләтә түләү очраклары килеп чыкмасын өчен мин бу эшне аерым контрольгә алуны таләп итәм, — диде Радий Хәбиров.
Исегезгә төшерәбез: республикада күпкатлы йортларда, шәхси секторда яшәүчеләр, шулай ук, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар гыйнварда төбәк операторлары белән килешү төзергә тиеш. Мондый килешүләр төзү зарурлыгын Русия Хөкүмәте тарафыннан расланган кагыйдәләр күздә тота. Килешүләр төзү формасы һәм тәртибе республиканы хезмәтләндерүче төбәк операторларының рәсми сайтларында урнаштырылган. Болар:
— “Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” муниципаль унитар предприятиесе (тел.8(800)347-80-03, http://sahufa.ru), хезмәтләндерү зонасы — Уфа шәһәре, Архангель, Балакатай, Благовар, Благовещен, Дуван, Иглин, Кырмыскалы, Кыйгы, Кушнаренко, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа, Чишмә районнары.
— Чикләнгән җаваплылыктагы “Дюртюлимелиоводстрой” җәмгыяте (тел. 8(800) 511-84-20, https://dmsrb.ru), хезмәтләндерү зонасы — Агыйдел, Нефтекама шәһәрләре, Межгорье ябык административ территориясе, Аскын, Балтач, Бөре, Борай, Дүртөйле, Илеш, Калтасы, Караидел, Краснокама, Мишкә, Тәтешле, Яңавыл районнары;
— “Эко-Сити” төбәк операторы (тел. 80(800)700-49-00, http://ecocityrb.ru/), хезмәтләндерү зонасы — Күмертау, Салават, Сибай, Стәрлетамак шәһәрләре, Әбҗәлил, Авыргазы, Баймак, Белорет, Бөрҗән, Гафури, Зианчура, Стәрлебаш, Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Миякә, Стәрлетамак, Учалы, Федоровка, Хәйбулла районнары;
— Чикләнгән җаваплылыктагы “Экология-Т” җәмгыяте (тел. 8(800)250-01-85, http://eko-tko.ru), хезмәтләндерү зонасы — Октябрьский шәһәре, Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран районнары.
Чүп-чар җыюның һәм чыгаруның яңа системасына күчү мәсьәләләре буенча төбәк операторларының һәм 8 (347) 218-03-90 телефоны буенча республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының “кайнар линиясе”нә шалтыратырга мөмкин.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Ялкаулык, алга омтылмау, шәүләбездән курку, архив-тикшеренүләрдән качу, тегеннән тартып, моннан суырып, башкалар исәбенә яшәү, бөтен дөнья, бөтен жәмгыять күтәргән темаларны ниндидер вак, "татарча” меркантиль мәнфәгатьләр белән "татарча" сонлап яктырту, аны очындырып “татарча” мактау, елыйсы урында көлү, гарьләнәсе урында күкрәк кагу, аларга һәм үзебезгә “татарча соклану” безнен әдипләребезнен милли чиренә әйләнде.
Без—сәяси милләт түгел, без—меркантиль милләт. Бездә борынгыдан тарихка, халыкка, шәхескә булган мәхәббәтебез чукындыру аша ихтыярсызландырылган һәм шәхессезләндерелгән. Безнен романнарда Хатын-кыз илаһияты белән Ир-ат илаһияты арасындагы Мәхәббәт үлемсез биеклектән түбән төшерелгән. Ә бит бу ин бөек роман' Ни өчен мәхәббәтне гавамда "роман” дип атыйлар7 Мәхәббәтсез роман булалмый. Безнен кайбер романистларыбыз ел саен бер мәхәббәтсез романны тупылдатып кына тора. Без шулай ваклап, үзебезнең милли тарихи каһарманнарыбызны харап итәбез, исемнәрен чүпкә чыгарабыз. Мирсәет Солтангалиев фаҗигасен бөтен Рәсәй халыклары, бөтендөнья азатлык хәрәкәте, барлык татар милли фаҗигасе итеп ача алмау, ашыгу, башкалар белән исәпләшмәү, эрелек, снобизм аркасында Ринат Мөхәммәди үзенен “Сират күпере”ндә татарның яңа типтагы Батыршасы булган Мирсәет Солтангалиев шәхесен ваклады һәм анын яктысын томанга алып керде Якты лампа тонык шәмгә әйләнде Ин кызганычы: "Мирсәет Солтангали кебек монументаль катлаулы, масштаблы образ "исемлектән үткәзелеп” вакланды Ана без (кем7!) кайчан әйләнеп кайтырбыз7 Солтангалиев кебек титанны сурәтләү өчен дә титаник язучы кирәк бит Факил Сафин белән Ринат Мөхәммәдинен икесенен чире бер иде: архивның беренчел материаллары белән үзләре эш итмәү, чын художник булмау, сурәтләүдә масштаб җитмәү, татар ваклыгыннан чыга алмау
Кем-кем дисез, инде баһадир узаманыбыз Аяз ага да чирләде бу чир белән Нәрсә, лагерьлар тәмугын үткән Аяз Гыйләжев "Йәгез, бер дога!”ны бер утыз ел гына булса ла алданрак язалмый идеме? Нәрсә көтте? Нәрсәгә иреште? Варлам Шаламовлар, Сергей Довлатовлар. Евгения Гинзбурглар, Лидия Чуковскаялар, хәтта узебезнен Ибраһим Салаховларнын бу темага китап чыгарганын көтге-көтте дә, ниһаять. . ул да чыгарды Шуннан, нәрсәгә иреште7 Вакыйга була алдымы бу "Дога"7 Юк Чөнки поездлар кырык ел элек китеп барган иде Шушындый ук сонлау безнен менә дигән бедлетристыбыз Фоат Садриевны абындырмадымы? Әгәр анын “Бәхетсезләр бәхете" моннан бер егерме-утыз ел алдан чыккан булса, төп
Ахыры. Башы узган санда.
герой Ирек Сабитов бәлки шул заманнарда ук “заман каһарманы" булып киткән, тормышыбызга күпме көрәшчел энергия китергән булыр иде' Ә бит “материал һәм герой” шул заманда ук әзер булган' Нәрсә көтәбез'* Нигә соңлыйбыз’1 Нигә бүрәнә аша бүре куабыз да, ‘кысканга былтыр кычкырабыз быел?” Татар булганга соңлыйбыз. Ярый, алардан безнен буын укучылары ниндидер азык та алды ди. ә— яшь буыннар'* Укыймы алар без үтереп мактаган мондый әдәбиятны* Юк. укымыйлар Аларга бу кызык түгел. Алар анын белән интернет аша аттә кайчан хәбәрдар. Ә укытырга, укырга мәжбүр итәргә кирәк Анын өчен яшь буын үте табып алып, кызыксынып укый торган әсәрләр язарга кирәк Илле ел мич башында ятып, соңарып калакун кагып түгел, ә илле елга алгарак узып китеп
Шушы хакта уйланып. Рөстәм Зарипов “Пегас кашына микән0" дигән кызыклы мәкаләсендә (“Казан утлары", 9. 2004) күп кенә татар әдипләренең әсәрләрендәге икенчеллеккә, кол хезмәтен, надсмотршиклыкны мактау, чит әдәбиятлардан, бигрәк тә урыс әдәбиятыннан алынган сюжетларның кабатлану күренешләренә туктала. Бу сонгы чордагы татар сөнгатенен барча жанрларына кагыла Мәскәүне кабатламыйча, без телевидениедән һава торышын ла бирә алмыйбыз Тәнкыйтьче Факил Сафин әсәрләренә, гомумән алганда, унай бәя биреп (мин моның белән билгеле дәрәжәдә килешәм), әлеге дә баягы “Саташып аткан тан” романына күчә һәм тагын да шул Рафаэль Мостафин ясаган тарихи ялгышны кабатлый Бу романга мондый зур игътибар бирүемнең сәбәбе, минем әсәрнен авторы Факил Сафннга ниндидер “шәхси мөнәсәбәттә” юрганлыгымнан түгел Минем ана бер генә дәгъвам бар яхшырак кына язсын! Иждтынын беренче адымнарыннан ук мин аю карата өметле булдым,_бу хакта матбугатта да әйткәләдем. Ана мөнәсәбәтем лә бер генә— яхшы, жиглеккән әсәрләр көтәм Әгәр бу әсәрдә татар әдипләренен үткән большевистик йөз еллыкка идеологик карашлары бу кадәр дә ачыклык белән чагылмаган булса, мин мондый принципиальлек күрсәтмәгән булыр идем Кыскасы, минем язучы адресына "җаваплы фразалар" әйткән тәнкыйтьче Рафаэль Мостафиннын әсәрнен историографиясен—ягъни ничек, нинди шартларда барлыкка килү тарихын укучылардан алдарак белергә тиеш иде, дип кенә әйтәсем килә Бу әсәр безнен күз алдында туды Дөресрәге, анын язылырга тиешлеге моннан уноч ел элек билгеле иле “Саташып аткан тан”—Факил Сафин өчен көтелмәгән күктән төшкән бәхет иде Эш шунда кн. романнын топ героеның улы Марат ага Дәүләгьяров белән без яхшы таныш идек Ул якты күңелле, саф Йөрәкле, эчкерсез кешегә тиз ышанучан кеше иде. мәрхүм, авыр туфрагы жинел булсын* Чаллынын архитектура идарәсенең баш архитекторы, бик тә абруйлы кеше, милли хәрәкәтнең күренекле вәкиле. Хрушев “жепшеге” килгәч, аннан Горбачев демократиясе дулкынында әтисе турында мөмкин булган барча архивларны туйлаган, ул гына да түгел. Мәскәү, Ырымбур, Уфа. Казан. Питырбур архивларында алегә яшерен яткан мәгълүматларны чокып чыгару өчен Бөтенсоюз “Мемориал” оешмасының Чаллыдагы беренчел бүлеген төзегән, үлгәнче анын белән җитәкчелек иткән сирәк миллөтпәрвәр Марат ага мина һәм кайбер башка язучыларга әтисе турында илле ел буе бер ат йөге архив туплавын хәбәр итеп, якын киләчәктә бу китапка кемнең готына алуы зурында кинөшкане бар иде
“Аргамак” журналында мәшәкатьләрем бихисап булу сәбәпле мин бу эшкә алына алмадым Әмма берничә исемне атадым Алар арасында УЛ чакта минем ку л астында эшләгән яшь автор Факил Сафин да бар иде. Әмма Чаллыны һәм Чаллы халкын язучылармы яхшы белгән, ифрат та тыйнак Марат ага ашыкмады, үзе теләгән язучысын эзләвен дәвам итте Тазалыгы начарланганнан-иачарлана барды Бу хат аны ашыгырга мәжбүр итте Теге сөйләшүдән сон шактый гына вакыт үткәч, үткән гасырнызз туксанынчы еллар азагы—ике мененче еллармын башында ул Ф Сафинны туган яклары Картлыга. Ырымбурга алып кайтып килде, аннан бергатәп әнисе төрмәдә җәзаланган Саране ки га ла барып килделәр ” Мәйдан ” журналы ачылгач анын баш мөхәррире булган Ф Слфзп< Марат аганы шунда эшкә лә алды Җитмеш яшьлек Млрит ага кайчан автобуста, канчан очраклы автомобильләрдә Казан архивларына чабып, китап өчен җитмәгән материалны туплады Ьсз Марат ага белән Сөембикә мәхатләсе мөселманнары буларак, еш кына мәчеттә лә очраша идек. Вафатынам күнмедер алда без анын белән тагын очраштык Ул бик күңелсез
иде Минем соравыма "Эшемнән җибәрделәр. Минем анда хәзер кирәгем калмаган икән инде дип жавап бирде. Үзендә хөсетлекнен кәтрәсе дә булмаган Марат ага Дәүләтьяров дөньядан бик зур рәнжеш белән китеп барды. Безнең уйлавыбызча. Факт Әмәкнең романы бу әсәр язылсын өчен "туганыннан үлгәненә" кадәр материал җыйган Марат ага Дәүләтьяровка багышланган, багышланмаган хәлдә, романның "Сүз башьГндамы, әллә азагындамы әйтелергә—бу хакта яхшы хәбәрдар булган Чаллы халкына аңлашылырлык дәрәжәдә әйтелгән булырга тиеш иде
Роман менә шулай итеп барлыкка килде Мондый зур җаваплы эшкә алынганы өчен мин Факилнын тәвәккәллегенә тан калам. Әлбәттә. Марат агага, олуг тарихи әһәмияткә ия булган әтисе-әнисе турында роман булдыру кирәк иде Әмма ничек кенә булмасын, романнын сыйфаты шәхси заказ кимәленнән күтәрелеп, гомуммилли яңгырашка ия булырга тиешле иде.. Менә шуна күрә Чаллыда Факил Әмәкнен еллар буе “нинди архивта казынганын" сизми дә калдылар. Әлбәттә, әгәр автор үз исәбенә Мәскәү. Казан. Уфа. Питырбурларга чабып, архивлар тузанында үзе актарынган, теманы дистә еллар буе җанында әвәләгән, һәр шылт иткәнне бәгыренә сеңдергән булса, каударланмаса-ашыкмаса, роман персонажларының телләрен бер "камуфляж"да кумаса. икенче өлешен язганда, арып, хәлдән таеп, ничек тәмамларга белмичә тизрәк тәмамлау өчен документлар, "пртакуллар" белән шыплап тутырмаса. икенче өлеше дә беренче өлеше кебек үк әдәби эшләнеш ягыннан чагыштырмача тигез булса, әсәр күпкә уңышлырак чыккан булыр иде.
Азат Әхмәдуллинның драматургиябездәге әдәби каһарманнар проблемасына багышланган "Үрнәк геройлар сагындыра". Зиннур Мансуровнын исә шигъриятебездәге яна геройлар темасын күтәргән "Каләмебез илаһи антка тугърымы?" ("Казан утлары". 7.2004) дип аталган чыгышлары сөйләшүнең без атып барган буразнасына ятып бетмиләр. Яна “каһарманнар“ны соңлап, бик соңлап юксыну сизелсә дә. аларда әле теге “җитмеш ел торып торган торгынлык" елларындагы "канәгатьлек" тойгысы, ижади ел йомгакларында укыла торган докладлар чалымы ята Шуна күрә Әхмәдуллин драматургия чикләреннән икс дә уйламыйча прозага сикерә һәм ике дә уйламыйча Тәлгат Галиуллиннын трилогиясеннән "безләрне басып барган", "баю юлларына өйрәткән" Сәет Сакманов ишеләрне "нәкъ безнең заман геройлары" итеп күрсәтмәкче Имеш, "алар безнен көннен геройлары, аларны безнен заманыбыз, гаделсез җәмгыятебез тудырган һәм аларда үрнәк алырлык сыйфатлар да аз түгел". Тормышта һәм әдәбиятта гел каралан гына торган шәхес-образ булалмый. Күпмедер микъдарда Сәет Сакманов авторның табышы Ул татар әдәбиятында яналар рәтендә торган фәрештә дә. иблис тә. Әмма "уңай герой' булсын өчен Сәет Сакмановнын иблислеге өчен Аллаһы алдында тәүбәсе юк Аңа нибары ишарә генә ясала. Димәк. Сәет Сакманов “яхшы яклары күп булган" ике йөхле шайтан булып кала. Әгәр без “үрнәк алырлык сыйфатлары күп булган " персонажларны герой итә башласак, образларны “тормышта булганча" гына сурәтли китсәк Без шушы юл белән китеп әдәбиятыбызны нәҗескә батырдык бит инде’ Һәм Азат Әхмәдуллин татар драматургиясенең милләт мәнфәгатьләреннән сраклаша-ераклаша баруын, шәхессезлеккә, геройсызлыкка. имансызлыкка кереп чумуын күрсәтеп, безнен рухсыз тормышыбызны бүгенге көннен милли, социаль таләпләреннән чыгып сүтәсе, безне елатып, үкертеп камчылыйсы, милләтебезнең шундый кыен хәлдә калуында беренче чиратта сәхнә сәнгатебезнең җитмеш еллык гөнаһларын барлыйсы, безне оялтасы, җавапка тарттырасы урында һаман да шул Аркадий Гайдарлар. Владимир Маяковскийлар. Габдрахман Әпсәләмовлар турында “докторский демагогия" куерта. Тәнкыйтьче Туфан Миннуллиннын "Илгизәр плюс Вера" Шәжәрә"ләре артында нинди матур кыланышлы мәкер ятканын ачарга тиеш булган профессор, ярсып-ярсып. авторны мактый. Гади генә сорау: тамаша нигә афишасына "плюс" дип чыга, нигә “минус" дип түгел? Бу бит катнаш урыс- татар никахын кычкырып пропагандалау! Әйтик, афиша коймадан ялтырап, театрга иөремәгән кешене дә Искәндәр белән Верага охшап "плюслашырга" чакыра. Әгәр миллион ярым кеше яшәгән Казан урамнарына бу афиша "Искәндәр минус Вера" дип чыкса. Камал театрына билетлар сатылмас иде микәнни? Әллә киресенчәме?
Соңгы вакытта әдәбият, шул җөмләдән драматургия дә. кеше шәхесенә игътибарын бик нык арттырды",—ди автор. Дөрес. Ләкин монда "шәхсснен каран*
гы якларына" дияргә кирәк иде. минемчә. Шунын аркасында шәхестән шәхеслек алтыны коелып төшеп, шәхес шәхеслеген югалтты һәм ул вак мәнфәгатьләр колы— "кеше, һомосапиенс" кына булып калды, дияргә иде бәлки "Ләкин шәхес артында гомумкешелск. безнен өчен бик тә мөһиме—гомуммилли мәсьәлаләр. шуларны хәл итүдә фидакарьлек күмелеп калмасын иде Шәхеснен теләк-омтылышлары белән күпчелек (коллектив) ихтыяҗларын, халык мәнфәгатьләрен үзендә берләштергән геройлар образлары ижатта төп урынны алсын иде. Хәзерге заман геройларына нәкъ менә шул җитми"—дип тә өсти ул.Бәс. шулай булгач, тәнкыйтьчегә ул мәкаләсендә бүгенге татар драматургиясе мэтрларынын иҗатын шушы таләпләрдән торып, конкрет исем-фамилияләр. герой-персонаҗларын мисалга китереп сүтәргә кирәк иде. Татар милләтенең сонгы йөз елда, бигрәк тә сәхнә сәнгатебез барлыкка килгәннән сон. ихтыярсыз, "бары тик сугыш кына булмасын инде" дип яшәгән йорт куяны" буларак тәрбияләнүендә, көнчел, вак җанлы хөсет адәмнәргә бай булуында акгив хәрәкәт сәнгате булган сәхнә сәнгатенен гаебе бик зур бит' Нишләп һәм тагын да йөз тапкыр нишләп татар сәхнәсендә милләтнен билен турайта, ихтыярлы. үзе өчен көрәштә батыр (империя өчен көрәштә ул болан ла батыр'), милли патриот итеп тәрбияли торган тарихи әсәрләребез күренми’ Кая безнен милләт трагедиясен, драмасын сурәтли торган репертуарыбыз'’ Һаман да “сөяркаләр". кишер басу "лары! Әгәр безнен милләтебез тагар Шекспирларының тарихи Ярама, тарихи фаҗигаләре нигезендә тәрбияләнгән, бил катырган, күкрәк киергән булса, без үзебез яулап алган мөстәкыйльлегебезне ниндидер ахмак “горизонтальсез вертикальләр" хакына сатмаган булыр идек Сонгы чорда мондый репертуардан Юныс Сафиуллиннын. Ризван Хәмид белән Рөстәм Мингалнмнен бер үк исемдәге "Идегәй' фаҗигасе игътибарны жалеп итте Әмма аллрнын берсе дә тиешенчә сәхнәдә куелмады Әхмадуллин Йөрәк төенендәге бу теманы телгә дә алмый, кагылмый да.
Зиннур Мднсуровнын. әйткәнемчә, бик күп коч куеп язылган һәм әдәби ел йомгакларында укылган доклады шактый кызыклы уйланулары булу белән беры барыбер шул иске чир—"берегезне дә онытмыйм" дигән изге теләктән чыгыгг эшләнгән, әйтсрсен шип>риитнен бәрәнге бакчасын колорало кош ы пары ш\ л кадәр дә басып алган ки. берсен генә дә чүпләми—телгә алмый, берсенә генә дә тозлы су сиптерми калдырган хәлдә—барыбер үрчиячәкләр. “ысбулычлар" Исемнәр белән мавыгып кигегг. тәнкыйтьчебез яшьләрдән Рәмие Аймәт. Лу иза Янсулр кебек сәләтле шагыйрьләргә, бигрәк тә Фәнис Яруллин кебек җир шарында сирәк каһарман, сирәк талант ияләренә аз игътибар бүлә Гомумән, шигърияттә дә. балалар шигъриятендә дә. прозада да. балалар прозасында да. драматургиядә дә. хәтта публицистикада да йөкне бертигез тарткан, халык язучысы кебек югары исемгә лаек булган әдибебез Фәнис Яруллиннын иҗаты күптән инде аерым монографияләргә мохтаҗ 1944-2003 елларда дөнья күргән өчтомлыгы, анын “Серле дөнья". “Жан авазы". Кон сулышы". Яз гөлләре" “Көзге мон" һәм башка китаплары әле бөтенләй өйрәнелмәгән Ул—чынлап та милләт хадиче. у.л—безнен куаггычыбы з!
"Шөкер, шигъриятебезнең хәле алай ук зарланырлык түгел".—нәтижә ясаган автор шундук, һушына килеп, үз күзәтүләре белән уртаклашырга мәҗбүр була Минем карашымча, сонгы елларда шигъриятнең профессиональ дәрәҗәсе бераз төше башлады шикелле Без поэтика кануннарына игътибарны киметеп барабыг Үзләренең язганнарын сәнгатьлелек ягыннан камиллек дәрәҗәсенә җиткерә алмаучылар, аерым редактор ярдәменә мохтаҗ авторлар ишәя төште
Бу фикер белән килешми мөмкин түгел Әлегә шигърият офыгында янып- нлкынланып юрган яшь талантлар юк Минсчгчә. шагыйрьләр акгивы хәзер кискен рәвештә оч төркемгә бүленде дипломлы өлкән шагыйрьләр", дипломлы урта яшьтәге шагыйрь вә (күбрәге) шагыйрәләр, диаломсыз. Зиннур Мансуров әйткән "мөхәррир ярдәменә мохтаҗ авторлар" Сонгылары безне басып килә Беренчедән, шигърият, гомумән, "хатын-кы сташты", анын “чәче озын—акылы кыска", мускулы сыек, каны акрым йөри
Икенчелән, өлкән яшьтәге “дипломлы" шагыйрыәрсбсзнен әйдәп бара торган бер төркеме (барысы да түгел) иске байлык белән килә, шигырьне образда түгел.
осталык, шомалык, ягьнн версификаиия ярдәмендә тудыра. Аларнын шигырен укыганда чакматаш чәкетми. очкын яралмый. Гүя алар заманында “ялкынлы сыекчаны" бик күп эчкәннәр дә, аннан табиблардан код аша дәваланып, эчми башлаганнар—шигырьдә энергия юк. кан юалары качкан, аларда шулай ук кан йөрми, скелет-сөлдә бар—әмма мускул-сумит юк Ягъни шигъриятнең рәшәсе, миражы гына тудырыла Өченчедән, дипломлы яшьрәк (кайберләре бик яшь тә түгелдер) шагыйрьләребез шигырьдән кышкылыкка "силос" сала. Траншеяләр тирән Салам кебек төче бу силос. Очы-кырые юк. чәйнисен дә чәйнисен—авызда тәм юк. Бу шагыйрьләребез шигъриятне яшеннән тотып алалмый. калыпка салып “шигьрият”ле такмак сөйли. Алар шигырьдә болай сөйли алуны ачыш дип уйлыйлар, ахрысы. Ә без шигъриятне образларда сурәтләү дип белә идек. Такташнын март аендагы нечкә билле жиле сузылып ятып жиргә кар ашый бит, шайтан алгыры.
Тагын да бер мәсьәлә—татар язучылары арасындагы, барлык татар милләтендәге диссидентлык мәсьәләсе. Үзенен мәкаләсендә Мансур Вәли-Баржылы бөек мәрхүмнәребез Әмирхан Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләжев, ниндидер күләмдә Мөхәммәт Мәһдиевне. гомумән алганда, әсәре буенча “өлкә комитетына чакырылган'. йә булмаса. анын тарафыннан тәнкыйть ителгән, шелтә белдерелгән һәр язучыны диярлек "диссидент" ясый Һава торышына карап, аларнын исемлеге үзгәреп тора—кайвакыт Әбрар Кәримуллин. кайвакыт Батулла. кайвакыт Зөлфәт, кайвакыт Мөдәррис Әгъләм калкып чыга. “Диссидент" ясый да, шуннан әдәбиятның “азатлылык, иреклелек шкаласын” югары күтәрә, имеш Болардан тыш. заманында өлкә комитеты белән әс-вәс яшәгән, әмма черек демократия җилләре исеп, партия һәм СССР таркалгач, Мәскәүдәге Сахаров, Солженицын һәм башка шундыйлардан "үрнәк алып" (имеш, без кемнән ким7!), җиңгәннән сон җиңүчеләр күбәя дигән кебек, бүрәнә аша бүре куып, бер төркем азучыларыбыз—кем иренми!—матбугатта үзләрен диссидент итеп күрсәтә башлады Алар бер заман шулкадәр дә күбәйде ки, диссидент булмаган язучыбыз да калмады, бугай. Үткән гасырнын туксанынчы еллары башыннан, бигрәк тә СССР җимерелеп төшкәч, бездә татарда үзләрен тоталитар режим көрәшчесе—диссидент итеп күрсәтергә тырышу кузгалышы булып алды. Бу безнен матбугатта бөтенләй күтәрелмәгән тема. Бар идеме, булдымы бездә, татар әдәбиятында, диссидент-язучылар?
Моны ачыклау өчен диссидентның кем булуын ачыкларга кирәк бит Энциклопедияләр һәм сәяси сүзлекләрне актарабыз. Һәркайда: башкалар фикереннән аерылган, гайре табигый фикер йөртүче, гомер сөрүче, үзе яшәгән ватанында рәсми хакимлек иткән идеология белән килешмичә, анын белән көрәшкән кешене "диссидент" диләр. Киңәйтеп әйткәндә, безнен элеккеге Ватан—СССР тәҗрибәсеннән чыгып караганда, диссидент рәсми хакимияткә каршы сәяси, матбугаи. әдәби көрәш алып барган, үз әсәрләрен чит илләрдә бастырган, үз иленен тоткан идеологиясен чит матбугатта тәнкыйть иткән, рәсми иленен дошманнарын яклаган, аларга һәртөрле ярдәм күрсәткән һ. б ш. кешеләрне диссидент дип атадылар.
Булдымы, була ала идеме бездә диссидент-язучылар7 Бездә үзенең чын мәгънәсендәге диссидент-язучылар булмады. Була ала идеме? Ала иде, әгәр милләте, гафу итегез, империянең тамак юлында яшәгән татар булмаган булса. Жир йөзендә Казаннан башка башкаласы, бу милләтеннән башка милләте булмагач, кара реакциянең сәяси, милли, икътисади геноциды астында без милләтне "чит тавышлар", чит парламентлар. Хельсинкиның халыкара хокук саклау оешмалары аша яклый алмалык Әмма без монын белән үзебезне кимсетә алмыйбыз, тиеш тә түгелбез, чөнки безнен милләтнең, кызганычка каршы, мондый тарихи шансы юк иде Ләкин шунсын да әйтми булмый: әгәр бездә, татарда яһүдтәге, хохолдагы, ләхтәге. мадьярдагы, латыштагы һ.б.ш. "диссидентлык хәрәкәте, әдәбияты, тарихи мониторингы булган булса, безнең милләт, анын язучылары, зыялылары, әдәбият, мәгърифәт һәм мәдәният бүгенге кебек кысыкта торып калмас, без милләтнен фашист амбразурасына куып кертелгән мескен баласыннан “заман каһарманы” ясап ятмаган булыр идек. Үткән гасырнын илленче-алтмышынчы елларына кадәр совет контрразведкасының ин "явыз" дошманнары булып исәпләнеп, тарихи Ватанга үзләренең барлыгын сиздереп килгән Гаяз Исхакыи. Садри Максуди, Арат һәм башкалар без күз алдында тоткан калыптагы диссидентлар түгел, ә эмигрантлар
нде Әгәр бсзнен милли диссидентларыбыз булган булса, алар СССР таркалгач безгә кире кайткан эмигрант Исхакыилар . Максудилар мирасы белән кире кайткан һәм бсзнен бүгенгебезне бер дәрәжә җиңеләйткән булырлар иде. Әгәр безлә тирән тамырлы "диссидент" әдәбият булган булса, безнен бүгенге әдәбият бу кадәр йомшак булмас, дошманнар да безнен белән исәпләшкән булырлар, безнен референдумнар аша яулап алган мөстәкыйльлегебезне "вертикаль" буенча печеп утырмас иде
Кайвакыт Казан хадимнәре. “кәефләре килгәндә", бср-берсенә шундый “кәгазь диссидентлык" дәрәҗәсе таратып, мәзәк хатгә дә калгалыйлар иде Мәсазән. Аяз ага Гыйләжев 1990 елда “Шәһри Казан” газетасында басылган Имән чикләвеге" дигән мәкаләсендә "заманымызнын кечкенә Апушы" Мөдәррис Әгъләмне Тукайдан кала ин зур шагыйрь (әйдә, халык шулай кабул итә икән, булсын, һич кенә дә каршылык юк'), диссидент дип атап чыкты Бу җәмәгатьчелектә сәерсенү тудырды Тәнкыйтьчебез Сәгыйть Хафизов бераз алдарак телгә алынган Әдәбиятта базар мөнәсәбәтләре"ндә "Казан утлары". 8. 1999) “Шәхсән мин Имән чикләвеге" язмасында Аяз Гыйләҗсвнсн Тукайдан сон танылган милли әдипләрнсн берсе итеп Модәррис Әгьләмовны атавын, ә Хәсән Туфан. Муса Жәлил. Гомәр Бәширов. Габдрахман Әпсәләмов, Гамил Афзал кебек кин танылган каләм ияләрен читләтеп үтүен күреп аптырап калдым,—дип каләм очына алган иде —М Әгьләмов кимсенмәсен—талантлы шагыйрь ул. Ләкин, турысын әйтергә кирәк. "Модәррис Әгьләмов—милли байракны авыр юлларда, карангы елларда кулыннан төшермәгән шагыйребез. Ул ижатын тутыкмас корал итеп, татарларда милли лнны уята килә телебез, линебез сагында торучы Ул татарны татар килеш саклап калырга тырышты" кебек төче мәдхияләрнең бу мәгълүм шагыйрьгә багышлануы сәеррәк Сәяси зирәклек, диссидентларга якынлыгы белән яулыймы Әгьләмов мәшһүр демократ күңелен? Алайса ник акын янәшәсендә тоталитар режим, шовинизм белән аяусыз көрәштә халык күнеленә үрләгән Айдар Хәлим. Фәүзия Бәирәмова. Рәшит Әхмәтжанов кебек язучыларыбыз да урын алмый? —дип сорый тәнкыйтьче
Бездә, гомумән, менә кырык ел бардыр инде, бср-бсрсен мактый торган кечкенә кооперативлар, артельләр унышлы гына яшәп килә Зөлфәт—Мөдәррис Әгъләмне. Әгъләм—Зөлфәтне. Марсель Гази—Туфан Минггу глимны Туфан—Марсель Галине. Шәүкәт Гали—Роберт Миннуллннны. Роберт Миннуллин— Шәүкәт Газине, Факил Сафинны. Сафин—Зөлфәт, Әгъләм. Лагыифины мактый Алар махсус макташу өчен туган көннәрен, юбилейларын көтәләр Мин аларнын мактау хрестоматиясен җыйнаштырып барам С понсор тапсам, аны бастырып та чыгарырмын дип уйлыйм
Без тормышта барыбыз да диярлек "башкача" уйлый, күхнадә батыраеп, "ары габа болай бара алмаячагы турында" пышын-пышын сөйләшә зәкин шул ук тормышта совет режимы белән тулаем килешеп яши илек Хәтта Баржылы диссидент ясаган Хәсән ага Туфан белән Әмирхан ага Еники дә үлгәнче “партиягә генә кагылмагыз, хөкүмәткә генә тел тилермәгез" дип яшәделәр һәм партия бетән хөкүмәтмен зур бүләкләренә ия булдылар Тумышы белән "чабаталы морза" елуживый мишәрдән, атаклы рәсәйчс державниклар авылы Картлыдан—Еникиләр нәселеннән чыккан Әмирхан ага бик сак. артык басынкы, артык сискәнүчән. бик метек. сернс-сүзне ашыкмыйча, тартынып кына чишкән, кешегә ачылып бармаган, "үзенең агач йортында бикләнеп кенә яшәгән" инсан идс. мәрхүм Кая ди монда диссидентлык?! Нигә без булмаганны күпертәбез* Әсәрдә намусын кушкан гуры фикерне, прогрессив идеяне һ 6 еш кына Эзоп теле белән ярым яшереп, образлар аша әйтергә тырышу—бу битале Ватанында яшәп, рәсми хакихгияткә диссидентларча каршы көрәшү дигән сүз түгел
Әсәрләрендә яшәп килүче режимга карата нн ачы киная үткәргән, яралы күнсле белән җиһанны актарган, большевизм гарибиятен ин үткен, ин кискен ысуллар белән тешләп алырга яраткан "күк бүре" Ая г ага Гыязәжсв тә диссидент түгел идс Әйе. ул башкаларга караганда "диссидент булырга" чагыштырмача әзер шәхес идс Сез аыын татар әдәбиятында яшәп килгән режимга каршылык күрсәтү, жиһат әдәбияты "мин беренче карлыгачлары саналырлык “ Урамнар артында яшел болын" "Оч аршын жнр". тетрәткеч "Берәү". Яны кәрваннар Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Жомга кон кич белән” дигән әсәрләрен күз алдыннан кичерегез Боларда диссидентлык дарысы шактый Ләкин бу дары туган тупсадан читтә шартламады Иҗатчыларга комплиментларны сирәк өләшә торган тәнкыйтьчебез
Рифат Сверигин аны юкка гына "үз заманының художнигы" дип атамаган иде Үз тирәсендә диссидент яшьләр тупланса, Казанда мондый хәрәкәт булган булса, минем фикеремчә. Аяз ага диссидент булып китәргә күп сорамаган булыр иде кебек
Бу уңайдан Аяз Гыиләжевнен "чагыштырмача диссидент" булган прозасы турында өстәмә бер фикер әйтеп китик. Сүз дә юк. Аяз Гыйләжев сирәк экспрессиягә ия булган талантлы язучыбыз. Ул милли прозабызда халык тормышының иң тирән катлауларын беренчеләрдән булып бораулады һәм. кызганычка каршы, “лагерь синдромыннан" котыла алмыйча, озак икеләнүе аркасында, гел генә... соңга калды Татар мәктәпләре өчен чыгарылган дәреслекләрдә мине ин нык тетрәткән әсәрләрнең берсе анын "Язгы кәрваннар"ы булды. Сугыштан соңгы татар авылы турында көчле әсәр бу. Аяз ага Чынгыз Айтматовның ”Жәмилә"ләреннән һич кенә дә ким булмаган образлар тудырган, тик шунысы... бу әсәрләр "Жәмилә"ләрдән соңрак дөнья күргән. Мондый соалау. шул исәптән жәмәгатьчелегебезнен теләктәшлеге җитмәү, вакытында күтәреп ала белмәвебез, көнчелегебез, үшәнлегебез аркасында соңлавыбыз—бу татар милли характерыннан килә. Аяз агага, сирәк тоемга ия булган художникка, сүз рәссамына иҗтимагый җәмгыятьтә өлгергән ”проблема"га беренче булып тотыну батырлыгы җитешмәде. Хәер, ул татар чире, безнен барыбызга да хас иде. Ул гел генә көтте... Ул илаһи күктә йөзеп йөргән уртак идея-теманы еш кына "читтән", башка әдәбиятларда чыккан әсәрләрдән "сөзеп"алды. әмма хыялыңда булган әсәргә шундук, тота-каба ябешмәде. аларны озын-озак “өирәнде-үпәштерде”. "-зонадан" калган гадәте буенча унга-сулга каранды, әвәләде-әвәләде дә. иңде башка әдәбиятларда яхшы ук ачылып өлгергән тема Аяз Гыйләжәв аша безнең әдәбиятка еш кына соңга калыбрак, "икенчел материал" буларак килеп керде. Мәсәлән, мин анын. ялгышмасам. утыз елдан да артык чыкмый яткан ”Яра"сыннан бернинди яңалык та тапмадым, ул мина инде алтмышынчы еллар контекстыннан да иске, бик тә иске күренде. Анын "Балта кем кулында ’ "Йәгез. бер дога" лары белән дә шулайрак булмадымы? Аяз ага әдәби яшьләргә тимерне кызуыңда сугарга—өлгергән кайнар темага бар дөнья масштабында беренче булып керергә кирәк, дигән васыять белән тормыштан китеп барды.
Диссидент барысыннан да элек үзе яшәгән система эчендә яшәп, шул системага каршы көрәшче ул. Гафу итегез, алтмышынчы еллар азагыңда "Көрәшчеләр" дигән поэмасын язып. " Көрәшчеләр кирәк!" дип аваз салган Равил Фәй зуллин да диссидент - корәшче булмады. Шулай да. бар идеме безнен әдипләр арасында диссидентлар? Минемчә, ятгыз булса да бар иде. Безнең диссидентыбыз, бердәнбер диссидентыбыз— бөек шагыйребез Салих Баггал иде. Ләкин бу диссидентлык та үзенең без әйткән классик формасында була алмады, чөнки шагыйрь турыдан-туры совет хакимиятенә каршы көрәшмәде—бары тик аңа карага саңгырау оппозициядә генә яшәде һәм ижат итте. Мәскәүдәгс кайбер сирәк публикацияләрен. Казанда чыккан бер-ике китапчыгын исәпләмәгәндә, ул матбугатта бөтенләй басылмады диярлек Салих Баггал—киләчәк шагыйре Әгәр татарнын киләчәге бар икән, ул тупсадан түргә менәчәк саваплы Гали Зат. Салих Баггал шәхесен, анын шигъриятен ачу—безнен иганәче байларыбыз, әдәбиятчы галимнәрнең изге бурычы булырга тиеш. Салих Баттал татар шагыйрьләренең Тукайдан кала беренче бишлегемә керә торган сирәктәм-сирәк шагыйрь Анын шигырьләрендәге лирик герой һәм ул үзе—икесе бергә бербөтен булып әдәбиятыбыздагы "заман героеның" мәһабәт мисалын күз алдына бастыралар. Алдан сизенүчәңлеге, кешелеклелеге югары булган Ибраһим Нуруллин әле моннан унике ел элек бу хакта менә нәрсә дигән: “ Салих Батгалнын шагыйрь буларак, бүгенге көнгә кадәр тәнкыйтьтә үзенең тиешле бәһасен алганы юк. Мин. шәхсән совет чоры татар поэзиясеннән ин яхшы өч шагыйрьнең исемен атагыз дисәләр. Такташ. Туфан һәм Салих Баггал дияр идем. '—дип язды ("Казан утлары". "Тукайлар. Исхакыилар юлы "Ибраһим Нуруллин белән әңгәмә". 4. 1993.) Юл уңаеннан әйтеп узыйк: үткән гасырнын туксанынчы еллары азагында бер олуг сәяси-фәнни диссидентыбыз пәйда булды. Ул бүген АКШ-та мөһаҗирлектә яшәгән галим һәм сәясәтче, мнлләтебезнен сагынычлы улы Вил Мирзаянов.
БЕЗ НИНДИ "ГЕРОЙЛАР-НЫ ТӘРБИЯЛИБЕЗ?
Әдәбияттан "геройлар” таләп итү өчен ул әдәбиятнын нинди геройлар тәрбияләвем ачыкларга кирәк. "Казан утлары" башлаган бәхәстә катнашу теләге
тугач, мин шушы сорауга жавап табу бурычына алындым Бу күптәнге хыялым иле "Без кемнәрне тәрбиялибез икән9" дигән сорауга жавап табу өчен мин унбер сыйныфлы татар мәктәпләре өчен 1992-1995 елларда чыгарылган әдәбият әсбаплары—хрестоматияләрен укып чыктым ("Туган тел . беренче сыйныф өчен. 1992. тозүчеләре С Вәгыйзов. М Галләмова. Р Вәлитова. Салават күпере", икенче сыйныф өчен, 1995. төзүчесе X Гарданов. "Уку китабы", өченчы сыйныф өчен. 1995. төзүчесе Р Ягьфәрова. "Әдәбият", бишенче сыйныф өчен. 1995. төзүчеләре М Жәләлисна. ГӘдһәмова. Д Сибгатуллина: “Әдәбият", алтынчы сыйныф өчен. 1992. төзүчеләре Ф Ганиева. И Гыйләжсв. Ф Исламов. "Әдәбият . жиденчс сыйныф өчен. 1993, Ф Хатипов. Ф Галимуллин; "Әдәбият", сигезенче сыйныф өчен. 1993. төзүчеләре А Әхмәдуллин. Ф Ганиева "Татар әдәбиятыннан хрестоматия", тугызынчы сыйныф өчен. 1995. төзүчеләре X. Миннсгулов. III Садретдинов; "Татар әдәбиятыннан хрестоматия . унынчы сыйныф өчен. 1995. төзүчеләре А Әхмәдуллин. Ф Галимуллин. "Татар әдәбиятыннан хрестоматия", унберенче сыйныф өчен. 19%. төзүчеләре А. Әхмәдуллин. Т Галиуллин. Н Юзиев )
Уку әсбапларыбыз, гомумән алганда, начар түгелләр Вакыт-вакыт әдәбиятыбыз өчен горурланып куясын Менә нинди мирас тәрбияли һәм тәрбияләргә тиеш татар баласын үз бәхете өчен көрәшче итеп' Менә кайда ята миллилек һәм ватанлылык чыганаклары' Әлбәттә, еш кына анын ин героик. ин бай катламнарынын әсбапларда урын алмавы, шунын нәтижәссндә үзебезне үзебез ярлыландыруыбыз рәнжетеп тә куя. Әгәр төзүчеләр иске идеология кысаларыннан тулаем чыгып өлгереп, әдәбиятыбызга Тукайнын Былтыры шикелле "Снна миннән ни кирәк?!" ли1ән сыман "бераз батыраеп" карап, янл караш, яна таләплар аша килгән булсалар, аларнын киләчәк татарын тәрбияләячәк дәреслекләре берничә башка югары була алган булыр иде. Болар барысы да безнен байлык бит' Әдәбият дәреслекләре—матурлык, сафлык дәреслекләре Чиста иман, бөек каһарманлык, шәхси һәм ижтимагый гүзәллек, гармония дәреслекләре алар' Һәрхатдә шундый булырга тиешләр Алардагы житешмәгән төп нәрсә булса, ул—батырлык, егетлек, ирлек сыйфатларыдыр Дәреслеккә кергән һәр урынсыз, мона лаек булмаган сүз сабый йөрәгенә чыра булып кадала һәм ул анда яман шешкә әйләнеп, зренли башлый Әдәбият дәреслекләре әдәп һәм иман ягыннан даими чистарынып торырга тиешләр
Сез белсәге з, әсбапларны укыганда мин ничек бәхетле идем' Гүя мин балачагыма кайттым Жаным барлык юшкыннардан тазарынды Минем телемә беренчел сафлык тын өрде. Мин хәтта үземнен әле бер генә юл шигырем белән дә хрестоматияләргә кертелмәвем гарьлеген онытып, татар улы булуыма, шушы бөек әдәбиятны укый алуыма, аннан анын гади бер вәкиле булуыма чиксез куандым. Әгәр кулымнан килсә, мин Татарстан Ягучылар берлегенсн һәр әгъзасына шушы мирасны и надан укытыр һәм әдәбиятмын сихәтле мунчасында чабындырып, савыктырыр илем Сез карагыз, анда нинди тел' Мондый гелне без бит бүген никадәр көчәнсәк тә кире кайтара алмыйбыз, илаһым'
" 1аман ксмнен заманы?" дигән катгый сорау куя Идегәй безнен алга Бәхәсебе зне оештыручылар һәм анда катнашучылар шушы факторны исәпкә алмый кебек Бик кы наныч Моны исәпкә алмыйча һәм ана каршы альтернатива тудырмыйча безнен сөйләшүнсн фәтвәсе булмаячак
Бу унсигезенче йөгисн башында яшәгән Габдн дигән шагыйрь Дүрт кыла ул бүгенге фән докторлары монографияләрендә бирә алмаган тәрбияне биргән
Анда әйтпч Идегәй У и ч печән куркышчаң, курка торган уем юк'
Үчем туры К1мә икән. Котым торган буем юк'
("Идегәй "дән I
I таң Оермы анаңа кегиәт иткеч куп-күп. Иртә торып, һәр кондә аякмрын һәр нә әйтә, анчармын су ч әрем кур ион иоп ( апыр кы ггы I һәр нәчә кыйнасамр дон-доп
Кусагыз да һич уфтанмам. Язуымнан да тукталмам. Котылмассыз барыбер сез. Әле болай гына калмам!
Төреп чалма-чапаннарны. Йөресәм кыр-япаннарны. Онытсам сез наданнарны
Элеп салмыйча һич калмам'
Боек Габделжаббар Кандалыйнын “Онытмам сез наданнарны” шигыреннән “Сәхибжамал” поэмасындагы кебек мондый виртуоз мәхәббәт лирикасы тудырган Кандалыйга тиңләшерлек гашыйкъ-шагыйрь татарда гына түгел, Пушкинын да кертеп, урыста да юк. Мин безнең Кандалый бөтендөнья поэзиясендә дә сирәк шагыйрь дип уйлыйм.
Бу юллар—минем якташым, минем авылым аша йөреп. Әнәч. Эстәрлебаш мәдрәсәләрендә укыган, бер чишмә суын эчеп үскән Акмулладан. “Кыз урта буйлы, башында яхшы Казан калфагы киелмеш. өстендәге күк йон камзулы нәзек вә зифа буена яхшы ярашып тора. Муенында саф көмеш монетлар киелгән, вак-вак атлап үткән вакытта, йомырык вә таучык шикелле ике күкрәгенә акчалар чылдыр-чылдыр бәрелерләр..." Муса Акъегетнең 1886 елда язылган "Хисаметдин менла"сыннан. "Кояш безнең белән исәнләшеп. Америкага китте... Бездә йокы бүлмәсенә кердек.” Закир Һадинын "Җиһанша хәзрәт”еннән татар халәтенә даһи бәяләмә. “Елның фасылларының каннын агуына, канның куелыгы-сыеклыгына тәэсире булган кеби, айнын, көннең дә тәэсире юк түгел. Айнын тулысында кан тулы булганга, кан алу өчен куркынычсыз түгел. Канны туктату авыр булып, теләр-теләмәс, күп кан чыгу ихтималы бар. Айның башында яшь тамырга өйрәнеп бетмәгән каннар китүләре ихтималы булганга, таза канын чыгып, кара канның калу шөбһәсе бар. Шунын өчен канны алдыруны тулы яй кителә бяшлягяч муяфикъ күргәннәр. Айның унтугызынчы, егерме беренче көннәрен бигрәк мәслихәткә санаганнар. ”Юк, бу сөлек салдыру, кан алдыру буенча белешмә түгел. Бу Гаяз Исхакыйнын “Сөннәтче бабай”ыннан. "Һава шактый салкын һәм болытлы. Кояш йә калыккан, йә калыкмаган иде “Никадәр беркатлы даһилык! Шәриф Камалнын “Акчарлаклар"ыннан. "Карлыгач сахранын матуры булып пешеп өлгерде. Тавышы өчен аны былбыл диләр. Җырлаганда казакъның акыннары анын зифа буен төз камышка охшаталар—билен нечкә, күзләрен тирән, керфекләрең уктай, үзең айдай дип мактыйлар иде Ил эчендә дә коры исеме белән генә әйтмичә, Карлыгач-Сылу дип атыйлар иде Кыз гомеренең унсигезенче язына аяк басканда, һәр ике йорт, зур туй кылып, аны каенаталар йортына озату чараларын күрү уена төштеләр. Тиешле казым түләнеп беткән иде Казакъның гадәте буенча, хәзер инде жегет. ата- аназарыннан, өлкәннәрдән яшеренрәк, киленчәкләр аркылы, кызның куенында булырга хак азган: һәм карангы төннәрдә, жәйләүләр тынгач, анын күңеле сабырсызланып, Карлыгач-Сылунын тирмәсенә тарта торган булды. " Әйе, Гази.мжан Ибраһимов. "Казакъ кызы" Бар, шулай сурәтләүчеләрне тап бүген Утырып елыйсылар килә—нигә Карлыгач-Сылу татар кызы түгел икән?!
“—Әнкәгез нинди кәсептәге кеше иде?
—Әнкәй әткәй мәрхүмнең хатыны иде”
Кәрим Тинчурин. “Американ”нан. Шәп бит!.. “Менә бер заман шаулап туй көне килеп җитте Мичкә-мичкә баллар төяп, ту бияләр тагып, тугыз арба белән кодалар да килеп төште Безнең бәләкәй генә авыл бөтенләй тулып китте Кодаларга тагылып килгән симез бияләрнең берсен, сөлге белән тотып алып. Йомагылнын порт уртасына егып суйдылар. Без, туй ашын кичкә өлгертергә дип, биянең итен, эчәкләрен, карталарын, карыннарын тизрәк бүлгәләп алдык. ..” Мирсәй Әмирнең Д1 ыидел еннән. Бер артык сүз юк. Күрә микән безнең бүгенге татар баласы мондый йолалы тупларны "Бераздан ак чиләкләрен асып килүче Вәсилә дә күренде. Әллә кайдан ук таныдым.-төшемә кереп йөдәткән кыз Нык кына үскән, тулыланган.
Иң әүвәл пакълау кирәк эчнең керен. Эчтә тулып җатмасын сасык эрен
Аһ, дәрига! Эч тазарсын, эч тазарсын.— Булмаса, файда бирмәс коры белем!..
аяклары җиргә әллә тия әллә юк—шул. нәкъ шул үзе” Фатыйх Хөснинен “Йөзек кашьГннан Авыл кызларынын “тулыланган" гәүдәләрен сурәтләрлек язучылар килер микән бездә киләчәктә'.'
Саратский яше л гармун. Кичке яңгыраулары
Комеш кыңгыраулары. Әллә нишләтә күңелне
Бу комеш кыңгырау ларның
“Әллә нишләтә күнелне. " Шушы өч кенә кәлимә биргән мәгънәне, илаһи музыканы безнен кайбер шагыйрьләрнең гомер буе язган томнары да бирә алмый Бу—минем туган Димсмнен теге як ярында туып-үскән сандугачыбыз Фатыйх Кәрим Саратский гармун күрмәгән азучыларыбыз да бар бит бүген “Йомшак кына жәйгс жил исә. Дала буйлап кылганнар йөгерә, кылганнар йөгерә " Үлемсез Әмирхан Еники. “Әйтелмәгән васыять” “Атларга да кешеләрсез читендер, хәрәкәтсез тору бик кыендыр. Төннәрен ыңгырашалар, ли ич Дамир' Аларнын төшләренә лә чуклы-чәчәкле, аллы-гөлле сабан туйлары, колын койрыгы төсле йомшак-ефәк уҗымнар, бәйгеләр, ярминкәләр. Май чабулар, яшел аланнарда керт-керт итеп тукранбаш кыркып йөргән чаклары керә торгандыр Алар да карлы ярыкларыннан сызгырып кергән тыгыз, март җилен тоялардыр, аларнын да каннары кайнарланып китәдер Бик тирәндә, зәнгәр томанлы ат хыялында айгыр кешнәгән танышлар яңгырыйдыр ' Аяз Гыйләжсв. “Язгы кәрваннар" “Бәхетеннс сыер сөзсә—көтү көткән акчаңны да җыеп ала алмассын. лиләр Өйләнүнсн база-казасы Шәяхмәт агайнын нигезеннән килә Анын ой бурасында әйләнмәле бер бүрәнә бар Болан итеп Мөхәммәт Мәһдисв кенә яза ала иде “Кеше китә—җыры кала "дан " Максимнын борыны бөтенләй юк диярлек Биг уртасында күнелсеэ булып күренеп торган икс тишек Битне ясап бетерер алдыннан табигать үзенен гаделсезлек зшләвен аңлап алган, күрәсең Ул Максимга гаҗәеп матур, килешле иреннәр куйган “ Миргазиян Юныс “Шәмдәлләрдә генә утлар яна “дан
Тукайлар. Такташлар. Туфаннар. Сибгат Хәкимнәр
Нинди бай әдәбият һәм нинди ярлы әдәбият' Бигрәк тә безнен заман әдәбияты Никадәр соры, никадәр кайтыш ул унтугызынчы гасыр, егерменче гаемрнын башындагы әдәбият белән чагыштырганда! Беренчедән, унберенче сыйныфка кадәр нәфис әдәбият буенча әсбаплар белән танышып чыкканнан сон татар йөрәгендә бер юлы икс тойгы ярала куаныч һәм үкенеч Әдәбият тәрбияли—тик нинди әсәрләр белән? Әгәр шулай чагыштырырга яраса, әдәбият ул пар канатлы бөркет ү зәгендә анын иман, бу иманнын икс канаты—матурлык һәм батырлык. Әсбапларыбызда тәкъдим ителгән мен еллык әдәбиятның икс канатында дисгармония сизелә, аларга симметрия җитешми Бер батырлык белән генә көрәшче гражданинны тәрбияләп булмаган кебек, аны бер матурлык белән генә дә тәрбияләп булмыйдыр Татар әдәбияты—Аллага шөкер, милләтнен җаный менталитетыннан килгән матурлык әдәбияты икән Әмма анарда, ни кызганыч, милләтнең умырткасын ныгыта торган милли батырлык әдәбияты җигешми Милли сыйфаты белән багыр булып га. гомер буе батырлык кылып та. ни кызганыч, анын мен еллык әдәбиятында ватансызлык, батырлык дефициты, батырлык кытлыгы үзен нык сиздерә
Милләтнен сурәтләмичә калган батырлыгы анын гадәт-холык, шәхсән сыйфатларын үзгәртеп, йомшартып, тарихи үчен ала Ватансызлык, геройсызлык милләттән йок аты, үшән, һәммә нәрсә белән килешүчән умырткасыз кавем ясый Милләт социаль протест, каршылык күрсәтүгә бара алмас дәрәҗәдә сыеклана Мондый геройсызлык динсезлек белән симбиоз тудырып, милләтне ихтыярсыз үшәнлеккә алып бара. Чынлап та. безнен әдәбият әсбапларында Ватан темасына урын бирелми, бирелгәндә дә. ул бары тзгк безне басып алган икенче “ватан" була Милли азатлык көрәше каһарманнарына шулай ук урын бирелми, булганы онытгырыла. Башкорт, чуаш. мари, якут һәм башка барча милләт хрестоматияләрендә бар мондый геройлар СССР таркалганчы безнен хет Камил Я куб. Мулланур Вахигоп кебек национал-социалистларыбыз герой булып йөри иде СССР җимерелгәч, алармы ла алып очырдылар Беренче сыйныф “Туган теле" “Татарстан тутап җиребез" дип ачыла Нигә "Ватаныбыз" түгел? Ул бит безнен Ватаныбыз' Бу төшенчә хәтта Рәсәй Федерациясе составындагы Ватан булуга да каршы килми
-АПД*Р х
бит. Без инде үзебез үк алдан атып "тыйнакбыз" Зәкия Туфайлованын “Туган ил" шигырендә бар нәрсә дә бар. милләт кенә юк. Бу темага бу шигырьдән күпкә көчле йөзләгән шигырь бар бит безнен? Нигә ялкаулана безнен дәреслекләр төзүчеләребез? Нигә басылган матбугатны, билгеле чыккан әдәбиятны укымый төзүчеләр’’ Ниндидер Хәсән Шабановнын йомшак кына "Китап” дигән шигырендә "тагар китабы" дигән тәгъбиргә урын да калмаган Безнен китаплар бит Татар Китабы һәм Коръән буларак үлемсез. Бу шигырь урынына бездә китап турында йөзләгән шигырь табып булыр иде. Гагариннын беренче сыйныф укучыларына анын өчен икенче кеше тарафыннан язылган формаль хаты урын алган, ә менә ике-өч кенә җөмлә булса да Батыршанын Әби патшага төрмәдән язган хатына урын табылмаган Монда—октябрятлар, тырыш кызлар гына бар Әлбәттә, "безнең данлы армия" Чик сагындагы сакчылар. Газинур Гафиятуллин. Бер үзе йөз немецны сугып еккан әткәсе" турында шигырь Хатын- кызлар. социалистик хезмәт. Рәсәй геройлары. Рәсәй армиясен мактау, колхоз турында егермеләп хикәя—анда ферма, көтүче, савымчы... Хәтта татарны иманлы итеп тәрбияләгән Сак-Сокка да урын җитмәгән монда.
Мин һич кенә дә беренче сыйныф өчен уку китабын, уку китапларын гомумән, сәяси әсбапка әйләндерергә чакырмыйм. Дәреслек безне бөтен казалардан коткара торган бөти түгел, ул тормышның үзе кебек сагынычлы һәм үзе кебек кытыршы- үкенечле булырга тиеш Мин бары тик сабыйларыбызга милли әдәбиятыбызда булган мирастан чыгып, аларда әдәбиятыбыз, милләтебез турында объектив фикер тудырылуын гына телим Өченче сыйныф өчен уку китабы ( төзүчесе Р. Ягъфәрова, рәссамы Колмогорцева) татар балалары белән түгел, ниндидер Псков. Новгородның иртәнге йокыдан айнымаган, озын чәчле сары малайлары сурәтләре белән тулган. Гомумән, сурәтләрдән милли колорит киткән. Еш кына урыстан, иә булмаса татар мәнкортыннан булган рәссамнар татар балалары өчен милли китапларыбызга Псков ушкуйникларынын, заман Гарри Поттерларынын йолкыштай компьютер сурәтләрен дынгычлап тутыралар. Аларда милли характер бөтенләй калмаган Минемчә, рәссамнарны акча гына борчый, аларны татар баласында формалашырга тиешле милли характер, милли әхлак бөтенләй кызыксындырмый. Әсбаплар өчен төшерелгән сурәтләрне кабул итәргә тиешле Татарстан Язучылар Берлеге. Татарстан рәссамнар Берлеге. Мәгариф министрлыгы, Фәннәр Академиясенең гуманитар секторлары. Татарстан Министрлар Кабинетындагы җаваплы иптәшләр ни карый икән? Бармы берәр мондый күз-колак? Өченче сыйныф китабында шулай ук Ватан өстендә "Корт чактьГны биегән "туган як” культы үзен сиздерә. Монда "авылдан бөтенләйгә китү” бар. әмма авылга бөтенләйгә кайту, йә аннан бер дә китмәү турында ләм-мим. Инде өченче сыйныфтан ук Изге Китап—Коръәнгә, Коръән теле булган илаһи гарәп теленә кимсетеп карау, имансызлык сеңдерелә башлый Шәйхи Маннурның “.Агымсуларга карал” дигән менә дигән повестеннан төзүче менә шушы урынны гына сайлап алган ” Уйлап карасаң, гарәпчә китапларның... мәгънәсен белмичә укып йөреп, күпме сәгатьләр, көннәр, айлар, еллар җилгә очкан. Бел надан калмыйча, кем надан калсын сон? Коръән сүзе генә изге сүз, бер Ходай теле булып тоела иде..."
Бу “әдәбияттан каһарман эзләгән" өченче сыйныф баласы шулай уйларга тиеш була. 2004 елда Динебезне шушындый ук кимсетү Исхакыйда да тулып ята “Авыл мәчетенең җомгалардагы сасысы да ана мөкатдәс тоелды". “Балаларымызны Истанбулга илтеп мөселман ясый" Бу "бик начар нәрсә" икән Бүген безНСЦ Һәр башлы татарымыз Америкага кача—бу турыда без шулай ук ләм-мим.Бишенче, алтынчы сыйныф өчен уку китапларын да милли-тематик һәм эстетик-тәрбияви яктан камил дип әйтмәс идем мин. Ул әсәрләренең әдәби эшләнеше ягыннан бәлки арала ин иомшакларыннандыр да әле Мин Шәүкәт Галиевны лирик шагыйрь буларак югары бәялим Балалар өчен дә уңышлы әсәрләре күп анын. Ә биредә, минемчә, ин йомшак шигырьләрен сайлап биргәннәр кебек. Алар бик хәлсез. Әдәбиятта Чуковскийлардан үрнәк алып Шәүкәт Галиев башлап киткән юнәлеш— базаны ничек кенә булса да. "кытыклап” булса да . көчләп көлдерү шаукымы безнен милли идеологиягә, бататар тәрбиясенә зыян китерде Ул безнен балалар шигъриятен үзенә бераз сонрак килеп кушылган "котылгысыз шәүкәтисты” Роберт Миннуллин белән бергә ялгыш юлдан алып китте. Менә әсбаптан бер "әсәр” Үзегез бәя бирегез.
Усая зт күргәч Мин тәмле түгел.
Улбояайдиде: Ашама мине'
Мин баланы бу кадәр ахмак хәленә куюны лик-эстетик яктан дөрес түгел дип саныйм Мондый “шаянлык" бернинди әхлакый нормага да сыймый кебек Әгәр Шәүкәт Галиевнсн лирик герое бу кадәр башсыз икән, тота каба “кеше ашарга" ма змай ул кадәр лә башсыз түгел бит әле Баланы көчләп көлдерү анарда роботлык сыйфаты тәрбияли. Шуна күрә татар фольклорында бары Шүрәле генә көчләп көлдерә бит Шуна да халкыбыз чама белән генә көлә. Эчкерсез көлә Безнен " балалар массасы менә шушындый “шәүкәгробертовский ысулда" көлдерү аркасында чамасыз “көлеп”, фикерли белү сәләтен лә югялтя бяшлялы. Шинын шн шигырьләрдә тәрбияләнгән татар мәктәбе бүген фикерсез мәктәпкә әверелеп ки.тә. Мин б> хезмәтне язганда безнен татар әдәбияты тәрбияләгән шәхес эталоны турында туктаусыз уйлана килдем Әдәбиятыбыздан безнен тагарга хас сәяси үшәнлек, куркаклык, милләт бәхете өчен көрәштән качуыбызны. “Кара урман" кебек мон шедеврларын ташлап. “Мин сине кочам дип каенны кочканмын икән" дигән сыман ярымисерек. тоссыз шарадаларга алып кереп батыра торган үрнәкләр этләдем Нигә без шундый?—дигән сөаль эзәрлекләде мине Кемнәр, нинди әсәрләр тәрбияли безне шундый ихтыярсыз игеп? Ждвапны Роберт Миннуллиннын шул ук алтынчы сыйныф китабында таптым Менә ул татар милләтеннән нинди “герой Шәвәли "ләр әвәли
батырлыклар пиләу җиңе/ батыр лытар пиләр шлем, батыр булсаң җайлы гына Чыкмый әле җае гына
Нишлисен. Роберт туган үзе инде бу Туграбыздагы Акбарсыбыз кебек, сыйпап кына биотоклар җибәрә Йоклата Аннан—Роберг кардәшебез бик “тыйнак та" инсан бит ул. Татарстан Министрлар Кабинетында техырне “үстерү" (үтерү түгел) Фонлы белән җитәкчелек иткән энесе ярдәме белән “батыр булгач җайлы гына '. Роберт карләшемнен менә игунлый “тыйнак" шедеврлары басылган китаплары тыпылдап төшеп кенә тора Безнен байтак дәреслекләр Робертның шушындый “энҗеләре" белән тулган икән Мин шуны ачтым Көтмәгәндә кулыма икенче сыйныф өчен Альберт Яхин төзеген һәм 2003 елда алты мен санда “Мәгариф" нәшриятында чыккан әсбап килеп эләкте Без алдарак китергән мисал болары белән чагыштырганда “аккош" икән але' Анда Роберг Мнннуллин белән Шәүкәт Галинси унлап шигыре басылган ШУШЫНДЫЙ шигырьләр белән татар баласында югары әхлак, иман, гүзәллек, батырлык, милләт бәхете өчен көрәшче тәрбияләп
буламы? Роберт Мнннуллин
Әйтегез, кесәмдә ник Йнри пик дәү подшипник һәм бәләкәй тнһнипннк. һәм боипшрның төрлесе.
Ачкычы, өтергесе.
Җиз һәм бмкыр алкалар.
Шөрепләр һәм гайкалар һәм төрле тимерчыбык.
һәр төрле тимерчыбык Кесәдән тора чыгып.
Төр ле тимер кисәге '
Юк аларның исми• ’
Ә’??
Чөнки миндә ми кисәм дә. Т/мктөр бөтен килеш Сытмый бит кесәмә
Тыныш билгеләре автордагыча калдырылды Шигырьгә, мондагы сүгләрнсн никадәр "чыктым аркылы күпер" булып гарип бәйләнешенә кагылып тормыйм, чөнки алар "сыялмый бит кесәмә" Аяламыйм, нигә подшипник ’ Нигә “гаечный ключ" түгел’’ Бик дәү һәм бәләкәй подшипник- ничәшәр килолы? Көлдерергә дигәч, көлдерергә! Трактор запчастьлөрс арасына агач чокый торган өтерге ничек килеп юлыккан’ Аһ. рифма өчен кирәк “ торлссс-отсргесе алкалар-гайкалар" «>мма гафу итегез, Альберт Яхин шушы табышмак ипнырь мисалында баллларны җәфалап, “янарыш (импонлиион) технология ысулында уйларга өйрәгә" һәм баллга ШУ ятын сораулар куя /. Ь> уктан ел пиен кесәсе СЯЙ—тряктор ля сыйлыря ялмын \нын исөс* сяй бллуыня кем гяеале: әнисеме, кием тегүчемг? 2. Шигырь өлешләрен табыйк
Беренче өлеш—булсынга йөрүче чалай. Икенче өлеш—бар булганны юкка чыгаручы чалай. 3. Ни өчен чалай булсынга йөрүче? Ни өчен булганны әрәч итүче?
Мондый "ычкынган" сорауларга жавап табуы мөмкин булмаган шигырьне ничек итеп өлешләргә бүләргә мөмкин? Алардан ничек "каһарман тәрбияләнә алуы” турында сорамыйбыз да! Мондый жавабы табылмаслык сораулар белән бала башы катырганчы, китап төзүчегә Габдулла Тукай премиясе лауреаты. Татарстан Дәүләт Советының элекеге рәисе урынбасары. Дәүләт Советы депутаты Роберт Миңнуллинга Сергей Михалковның (әллә Маршакныкымы?) “У ченя « карчане гвозль... "дигән дөньякүләм атаклы шигыренең беренче юлы синең шигырьгә ничек итеп "подшипник"ка әйләнеп килеп керде дә, ничек бу подшипник әле һаман синен кесәңне тишмичә ничек шалтырап йөри?” дип кенә сорау бирәсе калган Менә бу шигырь Шәүкәт Галиевнеке:
Баганалар Тезелешеп Артка чаба. Без барабыз Җан-фарманга Азга таба Тү-тү-тү-түт! Кино кебек Карыйм яңа Якзарны мин Выжылдатып Үтеп китәм Атларны мин' Тү-тү-тү-түт!
Яратам мин Тиз йөрүне Тигез юлда! Җил бик җитез Тик казыша Бездән ул да. Тү-тү-тү-түт! Әткәй әйтә:
—Руль тотарга Сиңа иртэ Машинаны Әлегә ул Үзе йөртә Тү-тү-тү-түт!
Сораулар: I. Шигырь тиз йөрүче машина турында. Тагын ни турында? 2. Шуларнын кайсысы үзәктә—баганалармы, атмы, жилме? Ни өчен? 3. Баганалар ни өчен артка
чабалар?
Әгәр Альберт Яхин төртеп күрсәтмәсә. бала шигырьнең машина турында булуын белмәс тә иде кебек.
Бишенче сыйныф дәреслегендә Әмирхан Еникинен башкорт курае һәм башкорт җырчысы турында "Курай" дигән классик хикәясе урнаштырылган Биредә тагар чынбарлыгыннан башка әсәр табып булган булыр иде Шунда ук Мостай Кәримнен “Озын-озак балачак" повесте Галимҗан Ибраһимовнын “Алмачуар”ы да кергәч, бу әсбап бөтенләй диярлек "Өфо губернаһы” китабы булып китә. Белмим, башкорт туганнарыбыз үз әсбапларына бездән кемнәрне кертәләр икән0 һаман да шул Казанга кунакка килергә яраткан Сергей Михалков ярдәмендә халыкара Андерсен премиясе комиссиясенең бары тик Диплом кәгазен алган һәм шуны менә ничә дистә ел б>е премия итеп күрсәтеп мактанган (бу премияне шушы премияләрне бирү буенча комиссия әгъзасы Сергей Михалковнын үзенә дә тәтстмәделәр әле!) Роберт Миннуллин. Шәүкәт Галиләр керәдер инде
Габделхан Сабитовнын да хикәясе уңышлылардан түгел. Бишенче-алтынчы сыйныф әсбапларына тәкъдим ителгән әсәрләрнең геройлары еш кына бик аморф, хәрәкәтсез, эшлексезләр. Аларга тирән борчылу, олы язмышлар хас түгел. Гомумән, инде унөч-ундүрт яшьтәге үсмерләргә эзләнү, катлаулы күренешләрне, тормышның илаһи асылын аңларга тырышу хас Биредәге әсәрләр мона ярдәм итми. Алар үсмерне йокымсырата Сабыйларга милләтнен туу, барлыкка килү һәм яшәеш серләрен, бурычларын, үткән тарихын. Аллаһнын барлыгын вә берлеген, диниен, иманнын илаһи мәгънәсен үз вакытында аңлатмаган хәлдә без сонлыйбыз, жаныя территориябезне шайтан басып ала Чөнки жан буш тормый. Гомумән алганда, хәтта ин унышлы саналырлык дәреслекләр дә “проблемасызлык” белән сырхый Татар халык мәкальләре һаман да шул “хезмәт, һөнәр, эш рәте белү, ялкаулык турында" Бик әйбәт Тик төзүчеләр һаман да шул Ватанны, азат Ватан хакына көрәш турындагы мәкальләрне читкәрәк тибәләр Җиденче сыйныф дәреслегендә Фатих Хөснинен "Йөзек кашы" бер якты катлам булып тора. Сүз дә юк Вәсилә
белән Айдарның гыйшкы турында Ватан сугышынын ин кискен чорында язылган бу мәхәббәт серенадасы көчле әсәр. Әмма, безнен әдәбиятнын гомерлек "заман герое" сыйфатында йөрегән жегетсбсз—төп герой Айдар һич кенә дә "заман герое" (“уңай герой”) булмаган икән бит Хөсет Госманның сүзенә ышанып, үзенең сөйгән кызын ташлап "Донбасска качкан" һәм аны гомерлек бәхстсехлеккә дучар иткән чуар йөрәк, вак жан. куркак жан—“мут малай" икән бит ул Беренче мәхәббәтен давыллы чорларын кичер1ән яшүсмерләребезгә монда нинди унан үрнәк бар’’ Хыянәт корбаны булып авыр хәлдә калган сөйгәнен белән аклашмыйча да "Донбасска качу”, шулай итеп сөйгән ярыңны ятлар кулына ташлап китү ни була9 Хыянәт була. Аны кылучы кем була9 Хыянәтче була Бәс. шулай икән. "Мин зшне уйлап эшли алмыйм" дип автор авызыннан ачыктан-ачык әйткән төп герой "заман каһарманы" була аламы9 Заман, димәк милләт каһарманы булырлык икенче бер шәхес Айдар урынында булган булса. Вәсилә кебскләрнсн язмышлары да бөтектәй икенче юлдан киткән булыр иде Бәлки киләчәк татар әдәбиятындагы "каһарманнарның" эчтәлеген дә социалиләштергән булыр иде Дөрес, безнен Айлар Г ригорий Мелехов түгел—"татар малае”нын социаль офыклары бик тар. ул көнкүреш читәне аша атлап чыга алмыйча сөйгәнен хур иткән чуар йөрәк Һәм автор аны бу алымы өчен гаепләми дә, “үзеннән үзе аңлашыла” Ул ике якнын да “гаеп сәбәпләрен" ачмыйча калдыра Ләкин без әсәрне автор өчен язып бетерә алмыйбыз һәм бер үк вакытта бу "йөзек кашьГбызнын кашы шактый гына чатнаганлыгын— геройнын хәрәкәт мотивларына әдипнен акцентларны тиешенчә куеп бетермәвен дә онытмыйбыз Моннан бер олуг сабак—безнен әдәбиятнын сш кына "унан герой", “заман герое” булып йөртел!ән геройлары да үзебез кебек вак җанлы, хөсетле булып чыга лабаса
Безнен Әмирхан Еникиебезнең атаклы "Әйтелмәгән васыять”с татар әдәбияты әсәре үк түгел икән “Әбзи"неи “кылганнары дала буйлап йөгерә” йөгерүен, тик аларнын кайсы якка йөгерүен "әбзи” үзе генә белә икән Атар бит һич кенә дә Казан ягына түгел. Уфа ягына йөгерәләр, ләбаса' Ул татар әдибе тарафыннан язылган башкорт әдәбияты әсәре лә' Автор чамасыннан аша чыгып Акъәбинсн. аның балаларының, авылнын. мондагы табигатьнең “башкорт" икәнен бер егерме тугыз кәррә кабатлыйдыр Бу унайдан әйтәсе фикер безнен тагар әдәбиятында ир- у заман геройлар юк дәрәжәдә икән Барлык клһарманнарыбы) диярлек хатын-кыздан һәм башка милләт хатын-кызлары икән Татар әдәбиятында хатын-кыз илаһи галант белән сурәтләнгән дүрт әсәр бар Алар—Галимждн Ибраһимовнын "Казакъ кызы" Карлыгач-Сылу Милләте белән казакъ Зариф Бәширинсн “Чуаш кызы Әнисә"сеннән Әнисә. Чуаш Өченчесе—Гаяз Исхакыннын “Ул әле өйләнмәгән идс”ссннән Анна Васильсвна марҗа Әмирхан Еникинен Акъәбисе. әйткәнебезчә, башкорт
Безнен тотар әдәбиятында төп каһарманнар да татарлар түгел. Ибраһимов. Кави Нәҗми заманнарыннан калган Паларусоаллр. урыс слеслрьләрс икән. Без ярышып- ярышып, башкалар турында язабыз, читләрне” үстерәбез, үсендерәбез икән дә, аннан алар, “симергәч”, безне галый башлыйлар икән Урыс, үзбәк, башкорт туганнарыбыз белән шулай булмадымы ’ Без нинди "кнн күнеллс"! Барысына да өлеш чыгарганбыз, үзебезнең өлешкә “йөк аты" кебек эшләгән уракчы кызыбыз Нәфисә генә калган. Әйтегез әле. татар авторы авызын чапылдатып, үз каһарманынын милләтен "француз.француз" дип торган вакытта ул татар әдәбиятының "каһарманы" була аламы9 Хәтта әсәр татарча язылса да’ Юк бул алмый Аны бит икенче мохит тәрбияләгән!. Әлбәттә, әсәр тагар әдәбияты "вәкиле" буларак кына кабул ителә -чөнки ул язучымын туган телендә, ана телендә язылган. Шулай булгач, үлеп яткан һәм үләр алдыннан башкорт балаларынын нигә бу кадәр миһербансыз булуын башкорт җәмгыятеннән белергә теләгән башкорг әбкәчс Акъәби (чынында исә без аны Акъәбинсн үзеннән сорар|.г тиешбез') тәнкыйтьчебез Мансур Баржылы раслаганча, милли әдәбнягыбьп каһарманы була аламы * Юк. әлбәттә' Мирга зиян Юныс ү зенен "Акъәбинсн кабере янында” дигән гыйбрә! гс мәкаләсендә (“Каин утлары". Ч.199Х) әбннсн башкорг булуына игътибар иткән һәм Омирхан Еники прозасынын бер үзенчәлегенә басым ясаган идс Әсәрдә башкортлар турында сүз бара Акъәбинен килене Мария Васильсвна һәм дүрт оныктан тыш бардык персонажлар—башкортлар Ә без шул башкортка багышланган
әсәрне, нигә үзебезнеке дип кабул итәбез'’ Шушы сорауга җавап тапмыйча үтеп китү—әсәрнен төп идеясен аяламау дигән сүз”.
Без дә. “киң күңелле" татар укучысы да. аеруча шунысы сәер, татар әдәбият гыйлеме дә. каһарманбикәбезнен башкорт икәнлеген белә торып, моңа ничектер игътибар бирми килде “Вак мәсьәлә", имеш. Юк Бик зур мәсьәлә бу Чөнки без аның "төп идеясен" әле булса аңламаганбыз!. Чынбарлыкта исә тормышта һич кенә каһарман булалмаган һәм булырга да теләмәгән Әмирхан аганың инде хәзер үз татарын да каһарман итүдән качу фажигасе иде...
Әсәрендә даһилык чалымнары аеруча чалынган Әмирхан ага Еникинең "Әйтелмәгән васыят"е—аның ижатынын ин "беркатлы” һәм ин каты чикләвеге. Ул аны “татар-башкорт" мәсьәләсенең безгә тәгәрәп киләчәген ул заманнарда бөтенләй дә күз алдына китерә алмаган Казан татарына, бәлки без гомерлеккә дә чишә алмас төен итеп калдырырга теләгәндер. Башкорт темасын мона кадәр дә читләтмәгән Әмирхан Еникинең (мәсәлән. "Курай") "Әйтелмәгән васыять"е гаять серле төен—үз милләтен яшереп, икенче милләт аша үлемсезлеккә дәгъва итүе Анын мондый гамәле һич кенә дә очраклы түгел. Аңчы рәвештә ясаган гражданлык адымы Чынлап та. нишләп ул. Благоварда туып. Дәүләкәндә үсеп, үз гомерендә күрсә дә берничә башкорт күргән, ел саен диярлек чеп-чи татар саналган туган якларына кайткан татар әдибе, Башкортстан халкынын яртысы диярлек татар була торып, вакыйгалар шулай барлык халкы диярлек татар булган туган якларына барганда, автор. Еникичә мыек астыннан гына елмаеп. Акъәбинен киявен дә башкортның исе-косы булмаган “Чакмагыш башкорты" ясый һәм әсәрендә сурәтләрлек татар әбисе тапмый?
Бу бит очраклы хәл һәм һич тә юкка түгел Нәрсә, шундый тирән психолог, шундый зур акыл иясе, нечкә художник Әмирхан Еники моны гына аңламаганмы? Аңлаган Аны без генә аңламаганбыз. Һәм ул бездән мыек астыннан гына чын киная белән көлгән. Хәтерегездәме. Акъәбинен сандыгын актарганда җидедән үрелгән камчы килеп чыга, камчыны Суфиян үзенен улы—Акъәбинен башкортча белмәгән оныгы Геннадийга бирә? Бу безне кыйнатырга дигән камчы Камчы— тагар әдәбиятында Әмирхан Еники тапкан даһи символ Безгә нәкъ әнә шул камчы җитми. Әмма ул аны үзебезнең кулга түгел, безне кыйнаячак "үз урысымыз"—"үз балаларымыз булган киләчәк Кутузовларымыз, Державиннарымыз кулына"— урыстан туган "внук Геннадийлар", мәнкортлар кулына бирә... Чынында, әгәр Әмирхан Еники безне иманлы итәргә теләгән булса, ул Акъәби санлыгыннан беренче итеп Коръән-Кәримне, аннан камчыны чыгартырга һәм аны үзебезнең кулга бирергә тиеш иде
Әсәр 1964 елда Хрушев жепшегенен тәмамланып, җәмәгатьчелекнең сиздермичә генә Брежнев-Суслов сталинизмына борылган чорда язылган. Татар, башкорт. Казан. Уфа даирәләрендә. Казан-Уфа арасында бик серле чор булды ул. Бу чорда. Казанда кая ди ул милли мәктәпләр ачу. анын Хаммурапи тактасы кебек ташка катырылган матбугатында "татар", “милләт". "Ватан" дигән сүзне кулланырга ярамаган, татар газеталары урысчадан дубляжга әйләнгән, матбугат корытылган чорда башкортнын бернинди урыс газетасы белән кушылмаган үзәк партия-совет газетасы "Совет Башкортстаны" бер ел буе диярлек башкорт милли мәктәпләрен ачу кирәклеге турында бәхәс алып барды һәм Казан бер милли мәктәпсез калганда. Уфа үзендә 500 укучыдан торган 20-нче милли мәктәбен ачып җибәрде
"Әйтелмәгән васыять‘нен этик-эстетик концепциясен тудырып яткан Әмирхан Еникине үз каһарманын башкорт итү өчен төрле сәбәпләр этәрде. Монда объектив, субъектив (әйтик, меркантиль) сәбәпләр бар иде Шуларнын берсе—геройнын милләте мәсьәләсе. Әйтегез әле. шулкадәр милли татар моңсулыгы, мескен татар сагынуы, яшерен символлар белән сугарылган шушы повестьнен героинясы шушы шартларда татар була ала һәм ул Казан матбугатында тавыш-тынсыз чыга ала идеме? Юк. чыга алмый иде. Еники сирәк хәйләкәрлек белән каһарманга башкорт чапаны кидереп, әсәрнен татарлыгын, үзен кыйналудан саклап калды
Шунысы кызык, әсәрдә тагын бер без игътибар итмәгән "сер" бар Акъәби балатарынын ни сәбәпле шулай кансыз булуларына аптырап үлеп ята . Ул шушы сорауны бар күнеле белән җәмгыятькә бирә Ул бит аларны авызларыннан озеп үстерде. Иманлы итәргә тырышты. Алар туган нигезләренә анынча сөйләшә белмәгән
Мария Васильевналарны, Геннадийларны алып кайттылар.. Чынында исә бу сорауны җәмгыять ана үте бирергә тиеш. Син нигә балаларымны шундый имансыз иттем?! Әмма нә Акъәби. нә язучы бу "кансызлыкнын" сәбәпләрен ачып, анда большевикларны да. совет системасын да ләм-мим гаепләмиләр Әмирхан Еники бу хакта "шым' Гүя әсәрдә бу хакта язучынын үзенен бәясе дә юк. Әмма әсәр шулай төзелгән ки. акыллы укучы барлык бәлаләрдә гаеп эзләп. Эзоп теленә кайтыр1а—большевизмны үзе гаепләргә тиеш була. Һәм безнен "шым Әмирхан Еникиебез. Мансур Вәли-Баржылы әйтмешли, бик тә крутои "диссидент бутып чыга... Соңрак, демократия чорлары килеп, партбилетлар "җыеп алынгач". Әмирхан агабыз, унга-сулга карангалап. публицистикага кайтты “ Сугыштан сон инкыиразга табан йөз тотуыбыз аеруча көчәйде. Әйтик, мишәрләр илендә татар халкы милләт буларак югалды дисәк тә була. Ул төбәктән Шәриф Камал. Кәрим Тинчурин. Һади Такташ кебек олы әдип-шагыйрьләр бүтән чыкмаячак .” Дөрес, чыкмаячак 2002 елнын башында мукшы баскан Сыркыды авылында урысча гына “сүләшкән” мишәрләребезне күреп, мин бу яклардан бүтән беркайчан да татар өчен бер генә дә сәнгать кешесе чыкмаячагына инанып кайттым Нитә аптырарга, эшләрне бу унайдан җибәргәч. Уфа вилаяте. Идел- Урал буйларыннан да чыкмаячак татар әдибе Минем, мәсәлән. Сергей Аксаков. Акмулла, чуаш халык шагыйре Константин Иванов. Сафуан Яхшыголов. Төхфәт Янәби. башкорт әдәбиятына нигез салучыларның берсе татар Гариф Гомәр. Муса Жәлил. Фатыйх Кәрим һәм бу юлларнын авторы кебек әдипләрне биргән талантлар үзәне Дим-Тукчоран. Домбау-Миякә тарафларыннан - менә илле ел булыр инде, әдәбиятка бсрксмнсн дә борын төртеп чыкканы юк Монын төбендә нәкъ әнә шул татар тарихының, әдәбиятының, сәнгатенсн чырайсыз, чын геройсыз, милләтенең жирссз-илсез. жлнынын рухсыз булуы ята
Барысын да тормышта ничек булган, шулай чагылдыру мәсьәләсе белән ничегрәк булырга? Бу да "тормыш дөреслеге” бит? Ничек кенә булмасын, татар әдәбияты уз укучысын инде унтугызынчы гасыр азагында ук аракы эчәргә, тәмәке тартырга, тел астына, борынга насвай, әфьюн салырга—наркоман булырга өйрәтә башлаган булган икән Аракы эчәргә өйрәтү—бу безнен милләттә имансмхзыкмын. натлнсы глыкнын статусын ныгытып, безне геройсызлыкка илтүнсн стратегик юлы ролен үтәгән Аракы татарны таркатуда Пуришкевичлар. Ильминскийлар эшли алмаганны эшләгән һәм әле дә эшли. Әлбәттә ул әдәбиятка башта " яналык рәвешендәге тормыш дөреслеге" буларак керә башлый, аннан. Остап Бснлср әйтмешли. “ машиналь рәвештә4 даими сурәтләнеш таба.
Кү 1 азлыгызга китерегез, ак кәгазь кебек ак калебле ун-унбиш яшьлек ир база һәм кыз бала классик әдәбиятыбыздан менә мондый юлларны укый: “Казый һәр кон җәмә/ать акчасы сорый, шәм нә угын китерергә әйтәдер Шәм алырга дигән акчага баланын атасы базардан аракы әчеп кайта Кайткач, хатынын кыннарга ябыша ” Бу Фатих Кәриминсн 1898 елда язылган һәм тугызынчы сыйныф дәреслегенә кертелгән "Жиһангир мәхдүмнен авыл мәктәбендә укуьГннан "Әфьюнта җитәрлек бетә акча булмады, кайда сатылганын юньле-рәтле өйрәнә алмадым, ин ахырында менә шушы борын тәмәкесенә өйрәнеп калдым " Бу да шул ук Фатих Кәрммидән Ярый, язучы язган. Сон дәреслекне бу урынына очнокта куеп кына мөмкин булгандыр бит гозүчеләребез Минегулов һәм Садрстдмиовка ’
Жнрләрнен бер бүлемен бәгъзе байлары карт ларга аракы эчертеп аллыгы Минем агам бә/ъзе тыкытта исерткеч эчә. кеше м.иын атудан да курыкмын ндс Бу Закир һалинын 1908 елда язылган "Җиһанша \әзрәт”еннән “Минем энем ут накы/ барымыздан ла качып тәмәке тартырга үгрәнә юрган чагы булганга, у т бнк гит чыгын шылды " Мәҗлесләрдә татар кызын гел генә урыс офицеры, татар офицерын маржа кызы белән "янәшәдән утырта” язучымыз. "Картлар эчештергәләделәр. минем күршем (урыс офнисры) лә мнне сыйлап-сыйлап җибәрт.п,тлс Мин лә. аз тына канкаласамла. йомшабрак киттем Аштан сон картлар ликерлар берлә бүлмәләргә керен, карга уйнарга керештеләр .—ди әсәрнен тон героинясы Голсем. "Бат аша ырымы I үтмәде, мин ирсмнен лаякыл исерек нкәнтстен белдем Ыпардан ни чыгачак, алкотххтнк балалары бит/"Гаяз Исхакыйнын татарның җәлили “бишыбозыклар“ына программа булып хезмәт иткән "көз повестеннән бу Ләхәүлә, "алкоголик" дигән ләкаб ул гаманнлрлл да әйзәнештә булган икән1
Гаяз Исхакый беренче тапкыр безнен әдәбиятка исерек килеш Коръән укыган
җәдитчеләрне кертте “Иптәшләрем арасында шул чынлап урыс булмавыбыздан хурлана ла идем",—ли Гөлсем. "Урысчасы бөтенләй онытыла торгандыр, менә класста калыр. "Баланы тәмам татарлашып бетә инде" дип баталармы татардан, уразадан аерган татар тутакайларын Гаяз Исхакый аерым бер илһам белән тасвирлый
"Вак салган көнне ястү тиеш түгел ягында, әфьюн сатган көнне мотлакан кирәк " Бу— Исхакыйнын “Инкыйраз'ыннан. Әгәр язучы "бонларга” тәнкыйди күгтек. киная аша караган булса, бер хәл булган булыр иде, юк, бу “ак якалы” язучыбызнын ул замандагы жәдиди шигаре, кредосы. Дәреслекне төзүче Азат Әхмәдуллин вә Фоат Галимуллин кардәшләремез Гаяз Исчакыйнын 11 сыйныф укучысына шушы кадәр татардан көлү белән сугарылган “Көз” повестен тәкыим итмәгән булсалар, дөньяда барлык әдәбиятлар белән каһарманнарча ярыша алырлык әдәбиятыбызда эзләнгән хәлдә, укучыларга тәкъдим итәр өчен башка берәр әсәр таба атмаган булырлар идеме? Исхакыйнын атаклы "Ике йөз елдан инкыираз”ын татарны урыслаштыру буенча дәреслек дип атап булыр иде Без аны әле булса дөрес аңламыйбыз һәм мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында дөрес аңлатмыйбыз. Анын сәяси һәм этик-эстетик идеясен йөз сиксән градуска кирегә борып анлатырга кирәк Без аны але, имеш, "руслаштыру шулай барса, ике йөз елдан сон бетәчәк икәнбез" дип аңлыйбыз. Имеш, милләтпәрвәр язучыбыз аны шулай уйлап, безне урыслаштырудан коткарырга теләп язган. Юк, милләтпәрвәр язучыбыз Гаяз Исхакый аны “урыслашудан бетәбез” дип түгел, ә шуның нәкъ киресеннән чыгып—без тизрәк жәдидлеккә күчеп, урыслашмаганга күрә, татарлыкка, искелеккә—кадимилегебезгә ябешеп ятканыбызга күрә бетәчәкбез дигән идеядән чыгып язган. Бу бик катлауы халәт Милләтен инкыйраздан ничек тә коткарырга белмичә “аптыраган” Исхакый татар иҗтимагый фикерендә Фатыйх Әмирхан белән бергә беренчеләрдән булып позитивтан негативка, негативтан позитивка әйләнгән, ягъни ак булырга теләп, карайган, караерга теләп, агарган Әгәр ул милләтне руслаштыру пропагандасын йөз процент кадими татарның бер ун процентын жәдидчә урыслаштырудан туксан процент татарга бер нинди зыян булмас дип "уйнап кына” башлаган булса, хәзер без туксан тугыз процентка урыслашкан татарны калган бер генә процент “милли татары” белән кушып кире татар ясый алмыйбыз иңде. Әлбәттә, Исхакый хакимияткә менә бүген-иртәгә большевиклар килер дә, урыслашу болай тоталь башланыр дип көтмәгән. Ул аны демократик тәрәккыят, үз теләгебез белән барачак табигый үсеш итеп күзаллаган булган. Менә кайларга кереп киттек бит! Ишетәсезме, милләткә нинди “ачышлар” тәкъдим итә ул: "Безнең Русия идарәсенә табигъ булганымызга өч йөз илле ел булса да, шул озын гомердә руслардан һич файдадан бишка нәрсә күрмәсәк тә. бу көнгә кадәр безнең Русия идарәсенә табигъ икәнлекемезне белмәгәннәремезнен саны чиксез булдыгы кеби. руслардан әллә нинди куркып, аларнын һәммә эшләренә шикләнеп караучыларның да исәбе-хисабы юктыр. Болгарлар арасында рус лисаныны (телен—А.Х.) тарату, рус әдәбиятына мәйдан бирү һәм дә болгар әдәбиятына юл ачу берлән була торган эштер”. Инде үзебез күрдек безнең бу юл белән “болгар әдәбиятына ничек юл ачканнарын”.
Исхакый, социал-демократ, хәтта национал-соииал-дсмократ язучы, большевизмга замандаш язучы буларак, тарихи перспективаны бераз чамаларга тиеш иде Әмма ул менә ничегрәк тамак ерта: “Милләтемезне инкыйраздан коткарасымыI килсә, мотлакан, рус мәктәпләрендә уку тиеш!.. Русча укыту сезгә зарар түгел ул! Укытсалар, бик укыныз! Укытмасалар да укырга гырышыныз! Әгәр сез безгә, безне укытмыйлар, диеп килсәнез иде, без сезне кызганыр идек... ”
Беркем дә рус теленә каршы түгел. Сүз биредә Исхакыйнын һәм анын җитәкчелегендәге җәдитчеләрнең сәяси сукырлыгы. Рәсәй мәкереннән алдануы, күрә алмавы, безнең милләт зыялыларының большевиклар хакимиятеннән татар баласына белемне татар һәм рус телләрендә параллель бирэчәкләренә гарантия ал алмыйча банкротка чыгулары һ б турында бара. Аһ, бу “ненормированный” жәдидчелек белән без ничекләр генә итеп төп башына утырдык!
Заһир Бигиевнен “Зур гөнаһлар”ында Габделгафур шәкерт “һәр көн иртән дәрес алдыннан берәр чәй чынаягы аракы эчмәккә гадәт кыйлды” да, эчкечегә әйләнеп, караклыкка, кеше үтерүчегә әйләнә. Атаклы публицист Шакир Мөхәммәдовнын Галиәкбәре “ычкынып китеп, атналар буе югалып тора"
Әдабиятыбызнын ин самими, ин якты, ин хиссияти әсәрләреннән берсе булган Акчарлаклар"ыбыэ сүзнен туры мәгънәсендә аракыда җебетелгән икән, чөнки әлипнен үз сүхзәре белән әйткәндә, "кыстатып-кыстатып эчкән ике чынаяк аракы анын башын яхшы ук сөремләндергән иде Иһи' Менә кайда рәхәт икән!" Шәриф әбзи үзе эчкәнмедер белмим, әмма капиталистик мөнәсәбәтләр шартларында балык тота башлаган әдип әсәрен аракы белән дынгычлапчы-лынгычлыи Кояш иә калыккан, иә калыкмаган " илаһи чакта яһүди десятниклар "Исак белән Абрам халыктан бер читгәрәк торып торалар" да. мескен татарлар авыр елым тартып дингез һәлакәтеннән килеп чыккач, чиләк һәм кружка тотып, аларны аракы белән сыйлый башлыйлар Офык пычрана, әдәбият пычрана, милләт пычрана Шәрәфи карт баш төзәтмичә тышка чыга алмый Берничә генә мисал "Карт аракысы бсткәннен иртәгәсендә. күп үтсә, берәр көннән сон. мотлак каравылчы дагстанлы кумыкны станциягә җибәрү чарасын күрм башлый Хәзер анын аракысы беткәнгә көн иде. " "Өстәлдә ярты савыт аракы, бер чәй чынаягы утыра иде Шәрәфи агай, эшне пешкәнгә санап, чынаякны сузды һәм катгый иттереп
—Тот әйдә шифасы белән!—диде."
"Ак якалы байбичәләр барысы исерек, барысы содержанка "тота" булып күз алдына килә." Бу Фатих Әмирханнын "Хәят" ыннан Ары барган саен бу касәфәт көчәя, һич кенә дә аптырамый торган "галәти" күренешкә әйләнә бара Менә безнен талантлы замандаш язучыбыз Хәсән Сарьяннын эчкече трагедиясен сурзәтләган "Бер ананын биш улы" повсстсннән өзек ".. Раббани абыйны мәҗбүри лаваларга җибәрделәр, аракыдан ми шашкынлыгы башланган дип. Уфага озаттылар Хәзер шунда “Лечхоз" дигән жирдә Эшләтеп дәвалыйлар икән
Аракы культы безнен ин тыйнак, ин фәрештәи саналган "Әйтелмәгән васыять тә дә очраштыра "Гөлбикәнең кадак үкчәле гуфлиләрс белән шак-шок басып, ашыгып йөргәне ишетелә, тәлинкә, чанечке-пычак рюмкалар чынлашы ишетелә Еникиебезнең "унай герое" булган Шагыйрь дә көне-төне салмыш йөри, анын айныкмы-түгелме икәнен белеп тә булмый, ул салмыш булганына күрә генә хакыйкатьне сөйли.
Эчкечелеккә килгәндә, безнен бүгенге әдәбият анын милләткә хәрам икәнен дә онытып, илһамланып, ялкынланып сурәтли
Барлык авыл, барча урам, барча телевизор, өендә әтисе, ә бәлки инде әнисе дә дә шундый чир белән чирләгән бала, күз алдыгызга китерегез, әдәбияттан да шушы хакта укый Һәм без шуны, язучы кисәкләре, тормыш дөреслегенә тугрылык дип аңлатырга тырышабыз..
Эчкечелектән кала, классикларыбыз пропагандалаган икенче чир—ул милләттән, диннән көлем, прогрессив булып азапланып, милләтне бүгенге сазлыкка өстерәү иде Бу сазлык әдәбиятыбызны берьюлы, тоташтан укыганда үзен аеруча сиздерә Сезисн өстен яшел мүк баскан сазлыктан барганыгыз бармы ’ Басып өлгермисен— аяк убыла, басып өлгермисен—аяк убыла Бүгенге татар әдәбиятын тоташтан, берьюлы уку ул гел генә дә шундый са злык өстеннән барган кебек куркыныч халәт
Исхакый "Ул әле өйләнмәгән иде" дигән новелласында сурәтләү куәсе буенча I и де Мопассан биеклекләренә күтәрелә Ләкин бу әсәр дә "тормышны ничек бар. шулай” сурәтләп, безне татар-урыс катнаш никахлары тарихында упкынга алып кергән әсәр XX гасырга татар җәмг ыяте Исхлкыйнын жинсл кулы белән Марҗа "минеке—унга таба",—дисә дә. Шәмсетдин ммна ла шулаш —дигәч, тагын сөйләшүләрен дәвам иттеләр".—дигән фраза белән үзенен тәмамын инкыйразына керде Аһ. бу Мина ла шулай дигән фразаның безгә китергән зыяны' XX гасырның большевистик коллыгы менә шунын девизы астында үтәчәк һәм татар марҗага өйләнмичә министр, татар хатыны урыска чыкмыйча түрә була алмаячак Фатыйх Омирхои. Гая г Исхакый. өлешләтә Тукай да жәдитче булып кыланып, бар мөселман татарлыктан, "кадимчеләрдән" көлгән булып. Такташ әйтмешли, шулай "уйнап башланган эшмен һәлакәткә алып блрырын" уйламаган да татар җәмгыяте XXI гасыр башына үз балатары арасында никахы да калмау стадиясенә керде Б\ динсезлек аша имансызлыкка. мгглләгссзлсккә. Вагансыныкка керүнен хәлиткеч катастрофасы иде Тр-р-р! Тагар белән тагар арасында никах сирәк бүген Килеп җиттек. Сез бсләмссз кая барганны*
Бәлки Исхакыйның Шәмсетдине марҗага "Юк. мина сулга таба" дип җавап бирсә, бат ки безнен милләт бүгенге кадәр кризиска кермәгән булыр иде Шәмсетдин Анна Васильевнаны Невский проспекттан озата киткәннән сон без ничә миллион татарны, татарнын ничә миллиард долларын суга салдык икән? Без аларны алс бүген дә озата барабыз. Невскийдан гына түгел. Үзебезнең авыл урамнарыннан Хәзер инде үз телебездә сөйләшүдән, җырлаудан туктап, бары тик 'Торько'" кычкырып үбешәбез. Әгәр алар һәм бу мәжлес иманлы һәм мәхәббәтле булган булса, атар шулай кыйланган булыр илеме0 Күптән түгел мин бер татар зыялылары туенда мәҗлесне “туктаусыз “Горько!" кычкырудан тыя алмадым. Шулай итеп Шәмсетдин озата барганнан сон татар иҗтимагый тормышында Анна Васильевна эпохасы башланды. Бу безне бөтенләй дә милләтсезлеккә һәм геройсызлыкка китерде. Туктармы бу бер килеп? Туктата алырбызмы0
Исхакый маржанын татар баласына биргән ләззәтен авыз суларын корытып сурәтли. “ ... Анна кебек дуст була белә торган, .Анна кебек уз хисабын йөрми торган, .Анна кебек гомерендә бер каты суз сөйләми торган, Анна кебек тормышның һәр борылышыннан гәм ала белә вә тәм татыта белә торган бер татар кызына өйләнергә кирәк... Анын төсе .Аннаныкы кебек йомшак кына, анын күзләре Аннаныкы кебек хәтфәләндереп карый торган шәфкатле генә, анын буе .Аннага охшый төшкән зифа гына, холкы-табигате тәмам Аннаныкы кебек йомшак булсын " Татарда марҗага һәйкәл куйган бүтән мондый әсәр юк һәм булуы да мөмкин түгел. Безнен Исхакый Тургеневларыңа да биргесез урыс әдәбияты классигы була ала Татар "клерикализмыннан" күптән ачуын алырга хыялланган Исхакый Анна Васильевна белән мәңгелеккә очраштыру өчен Шәмсетдинне алдан, бик нык итеп әзерли. Ул мәдрәсәдә тәмәке тартырга өйрәнә. Шунда дин тәртипләренә каршы "бастоватъ” тә итә. Хәлфә Чуаш-Хәкимне кыйнауда катнаша. Үзе яһүди фирмасында приказчик булып эшли Сукбайлыкта йөри Дүрт ел авылына кайтмый. “Бернәрсә бирмәгән мәдрәсәне ташлап чыгуы" белән куанып бетә алмый.
Әмма Аннасыннан аерыла алмаган һәм гомер буе яшерен генә татар кызына өйләнү турында ут йоткан Шәмсетдин “үз хисабын йөртми торган” Аннадан “ике татарчонок" булдыруга ирешә. Кемнәр, нинди каһарманнар чыгар алардан0 Татар бәхете өчен көрәшче Батыршалармы? Әллә татар канлы империя ялчылары Кутузовлар. Аксаковлар. Державиннармы? Әлбәттә соңгылары! Фатих Әмирханнын 1911 елда язылган "Хәят"е татарнын классик беренче романнары рәтендә йөри. Мин гомерем буе бары тик макталу гына ишеткән Фатих Әмирханның ни өчен шулкадәр дә макталуын аңламый йөри идем. Мин анын татар романистикасындагы ролен инкяръ итә идем. Бүген килеп аңладым: мин дөрес сизенгәнмен икән. Фатих Әмирхан татар чынбарлыгына "коммунистик интернационализм" орлыкларын коммунистларның үзләреннән дә алдарак чәчкәне, прогрессивлык идеяләре белән котырып, безгә урыслашу орлыкларын илһамланып чәчкәне өчен мактала икән. Минем фикеремчә, татар милли публицистикасында һәм романистикасында Фатих Әмирханнын роле зурдан түгел. Әмма анын роле "татар кадимиләренең комганнары" өстеннән көлеп, үзе язганынча, “дускаем, сөю дигән нәрсә милләт аермаларын белми торган көчле нәрсә икән ул” дигән сентенциясе өчен күккә чөелә икән. Әгәр Исхакыинын Шәмсетдине "мина да сулга" дип, маржаны озаткан хәлендә татарны XX гасырга алып керсә, Фатих Әмирханнын Хәяте исә татарны “Гыимадовларнын йорты “Рус урамында" иде дигән "хлесткий" фразасы белән эчке, кәрт өстәле артына утыртты. Бу безнен биш хәрам гамәлне биш гасыр буе хәрам дип яшәгәннән сон. “сокланып" “рус урамына" күчүебез идс
“Рус урамы "на күчкәннән сон безнен татарга һәм анын әдәбиятына нинди “заман каһарманнары" килүе мөмкин0! Без нинди геройлар эзләп маташкан булабыз? Безгә хәрамнан тыелу юлына басарга кирәк' Фатыйх Әмирхан “чукындыру инзернационализмынын ' Ильминскиилар тәкъдим иткән ысулларыннан да нечкәрәк ысуллар тәкъдим итеп, үзе үк шуларнын корбаны булды. Ул бу ысуллар безне коткарыр дип уйлаган иде, ю-у-ук, бу ысуллар безне чыга алмаслык капкыннарга каптырды Газизә абыстай Лизаны бик хөрмәтләп кабул итте, ләкин ватык кына русча тел белән. Хәятне атасы рөхсәтеннән башка, андый ерак җиргә җибәрергә яхшысынмый икәнен аңлатты. Лиза Газизә абыстайның бер дә ай-ваена
куймады Лиза Хәяткә “дачада егетләр күплеген кәеф белән сөйләде Гыймадовларнын йорты “рус урамында иде”
Менә ничек итеп маржа кызы Лиза “интернационалистка булырга хыялланган" татар кычын көчләп “гулянкага" алып китү хакына татар өенә хужа булып ала Лшанын урамда барганда Хәяткә мөрәжәгать иту манерасына игътибар итегез “Ааечка. закройся. вои мусулкмании нлет “Әгәр бу чәчләрегезгә кжлаган матур нәрсәгез (калфак) булчаса. сезне мөселман кызы лип танып та булмас иле..." Төп герой (ангор) милләттән көлү ләччәтен кичерә Хәятнен милләттәш татар егетләренә булган нәфрәтенә игътибар итегеч:' Уйга мөселман егетләре килә башлалылар: ләкин ни өченлер болар һәммәсе малахай бүрек кигәннәр нае. Малахай бүрекләрен салып җибәрәләр лә, эченнән чәчсез, җнр.шгеч акбаш чыга, чялахаилян пар күтәрелеп, бик начар ис чыга иле".
Әдәбиятыбыз нинди—әдәбебез, димәк, милләт хакына кылган “героилык- ларыбыз" ла шундый Урта мәктәп дәреслекләре белән танышканда ясаган ачышларычнын берсе—ул аларда халык авыз ижаты үрнәкләренең ифрат дәрәҗәлә ач. накыс. тар бирелүе Милли дастаннарыбыз, унике башлы дию-пәриләрен жингән Алыпларыбыз турында чемләгән әкиятләребез, героик җырларыбыз, чилләтебезнен борынгы замандаш. Бөек Ватан сугышындагы (хәтта урыс империясе атып барган сугышларда) кылган батырлыклары турында әсәрләр, хикәятләр, героик шык җырлары, бәетләр безнен дәресчекләрдә юк дәрәҗәсендә Бездә халык жырларынын унлаган жанры бар Нәрсә ул туй җыры, йола җыры’ Кунакларны каршылау, озату җырлары’ Лирик җырлар? Героик җырлар9 Хәрби җырлар9 Монлы. кайгылы җырлар? Чемләүләр? Такмаклар9 Бию такмаклары һәм башкалар, һәм башкалар' Безнен әдәбият дәреслекләребез татар балаларына шулар турында хәтта төшенчә дә бирми! Кая ди күпкырлы, күпполкклы тормышнын үче турында төшенчә бирү' Бу нинди җавапсызлык9 Болардан башка, болар тәрбиясеннән читтә, ярымнадан калдырып, без мондый үшән, мич башы татарында нинди гармоник шәхес, нинди киләчәк каһарманын тәрбияли алачакбыз9 Татарстан тел. әдәбият һәм сәнгать институты коллективы сонгы елларда нәрсәләр белән шөгельләнә икән9
Тарихи җырлар, тарихи дастаннардан, татар милләтенсн бай тел-авыз иҗатыннан башка көчле, ихтыярлы шәхесне ничек итеп тәрбияләргә мөмкин9 Без шушындый әдәбият тәрбияләгән татарлардан "каһарман” чзләп маташабызмы'' Сон аларнын икенчесе бсренчссеиен чзсмтәсс. нәтиҗәсе бит инде' Нигә без икенче бөек татар халык дастаны "Урал-батыр"ны дареслскләрсбс згә һаман да кертмибез икән ' Кемнән рөхсәт кирәк9 Ул рөхсәт Аллаһы Тәгаләнсн үченнән төшкән бит! Хәтта Идегәй" инкыннан да без шешле сәяси файда сыга алмыйбыз икән Сүз дә юк. “Идегәй”дән артык “нугай исе" килә, әмма ул безнеке, каныбыз кебек уртак бит' Андагы коллизия дә татарга хас булган меркантиль коллизия—тугыз илгә данчыклы лачынга хужа булырга теләп бәрелештән башлана Ягъни “уеннан" башлана Идегәй, иленә, халкына хыянәт итеп, сартларга кача. Аксак Тимер ягына күчә һәм анын 300 меңлек гаскәрен өстерәп. Идел-Болгарга алып килә. Үз Ватаны шәһәрләрен кырдыра Бу уртак Ватаныбыз—Алтын Урланып таркалуына сәбәп була. Ничегрәк ' Яшь буынга ниндирәк өлге? Аһ. фожигамы бу? Безнен дәресчекләр бу фажиганы яшь буынга ачып бирергә тиешләр иде биГ Кызганычка каршы, дастанда Идегәйнең Идел- Болгар улы икәнлеге Сыр ачыклыгы белән күрсәтелми
Бс шен әдәбият дәреслекләре бар бу.чмышы белән халык авыз иҗатыннан килеп чыккан, дистә ченләгән мәкальләребез, җырларыбыз, тапкыр сүзләребез, шул исәптән авылдан авылга йөреп. “Идегәй". "Урал-батыр"кебек дастаннарны халык теленнән күчереп, саклап калган һәм кырык мен мәкальдән торган гигант оч томлыгы белән генә дә Гиннес энциклопедиясенә керергә лаек булган боек титаныбыз Нәкый ага Исәнбәт рухын һәм анын кебекләрне дөнья масштабындагы колоссаль фигура итеп балалар зиһененә сеңдерми Әгәр язучы каһарман буча ала икән, менә кем ул хезмәт каһарманы'
"Идегәй" бик катлаулы тарихи мирас, аны бары тнк бер сыйныфта өйрәнү белән генә чикләнеп булмыйдыр “Идегәй не тулаем һәм ярасыз кабул наен очен татар баласын шактый әзерләргә кирәк Минемчә. " Идегәй "нс татар баласы '-II сыйныфлар буенча елдан-елга тирәнәйтә салып өйрәнергә тиештер Ни өчен’ Эш
анын сәяси катлаулылыгында түгел—ватаный бәһасендә. "Идегәй"—барысыннан элек тарихи-героик дастан Биредә эчтәлекне тиешле тарихи контекстта анлата белмәсән. сабыйда тарихи Ватанга бары тик читкә “сатылып”, чит көчләр ярдәмендә генә (шул исәптән Сөембикәне Мәскәүгә сатып җибәргән кебек) ярдәм итеп була икән, дигән төптән ялгыш нәтижә кала күрмәсен "Идегәй"не өйрәнү—Алтын Урданын таркалу тарихын өйрәнү. Бу безнен өчен кара урман Ул безнең татар зиһененә татарнын "Кара урман”ы аша килергә тиеш. Ул чыганак буларак рәсми тарихларга караганда күбрәк мәгълүмат бирә. Мине ин нык гажәпсендергәне— дәреслекләрдә генә түгел, безнен, гомумән дә. әкиятсез калуыбыз. Без сабый чакта укып үскән әкиятләр—инде алар юк икән инде. Әкиятсез ничек итеп кеше тәрбияләргә мөмкин? Менә ун ел булыр инде татар халык әкиятләрен эзлим. Балалар бакчалары өчен чыгарылган җыентыклардан, халык иҗаты буенча китаплардан, уку әсбапларыннан эзлим. Минем онытылып әкият укыйсым килә Рәшит Ягьфәров, Ленар Жамалетдинов кебек галимнәребез өлкәдән өлкәгә йөреп әкият җыя торгач, без әкиятсез дә, булган әкиятләребез телсез дә калды мәллә?
Бүген басылып чыккан татар халык әкиятләребез бик сәер безнең Анда гел аракы эчү. зина кылу, хыянәт, үтереш. Ул гынамы'* Балалар алдында ачыктан- ачык зина кылу. Укучы-сабыйга нәрсәне әйтергә ярый, нәрсәне әйтергә ярамый, кайчан ярый, кайчан ярамавы турында чик югалган аларда. Бер үк әкиятне алты авылның атты алкашы алты төрле итеп “сүли”. Диюләр аракы эчәләр дә, бинокльдән карыйлар, телевизор “смотреть итяляр”. Аларның телләре шул кадәр тупас, гамәлләрендә бернинди батырлык, гүзәллек, илаһилык, бернинди логика-мантыйкъ юк Сабый балаларга укыганда оятка каласын. Бүгенге әкиятләрнең геройлары нишләптер гел “мишәрчә сүләшәләр" Боларны безнен “галимнәр" кайчан, кемнән— нинди "халаектан” язып алалар, билгесез. Бүген балаларга тәкъдим ителгән "әкиятләрдә" хатыкнын. милләтнең инде бигрәк тә, катнашы юк. Анда ниндидер бомжлар тегермән ташын әйләндерә. Аны яздыручылары гына түгел, язып алучылары да сыйныфсыз, милләтсез сукбайларга әверелгәннәр. Алар милли зәвыкъ, милли әдәп, дини әдәп дигән нәрсәне онытканнар Менә бер-ике мисал. “Дию әйтте:— Мин чирковьларына (чиркәү) барып, калакуннарын (колокол -кынгырау) сугамын, ди Шул чак син аларга әйт:—“Чирковыгызга зин (җен) ияләшкән ” Биш-алты яшьлек балага нинди "чирковь”? Нинди “зин”? Икенче бер әкияттә “Хатын егетнен сүзен тынлап, кухаркага күгәрченне суеп, мичкә жарит итәргә куярга кушты” Нәрсә бу'*
Совет чорында, дөресрәк итеп әйткәндә, 1939 елда Татарстан тарих, тел һәм әдәбият институты оештырылганнан сон безнен галимнәребез, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Садри, Мөхәммәт Мәһдиев кебек язучыларыбыз җитәкчелегендә дистәләгән гыйльми экспедицияләр татар милләте күпләп яшәгән өлкәләрдә йөзләгән әкиятләребезне язып алып, эшкәртеп, тел-авыз иҗатыбызны ифрат та баетканнар иде Менә шул байлык кая булды икән9 Кайчандыр СССР Фәннәр Академиясенең Казан Филиалының Татарстан тарих, тел һәм әдәбият институтын "ФИЛ” ягъни “филләр йоклый торган институт” дип атый торганнар иле Минемчә, аларга “филон”тагын да ятышрак кебек. Татарстан Фәннәр Академиясенең менә шушы “филләр йоклый торган институт”ынын директоры Нурмөхәммәт Хисамовка барлык милләт исеменнән “Безнен әкиятләребезне, җырларыбызны кая куйдыгыз? Сезнең институт бүген ни-нәрсәләр кыра? Сез нинди яшь галимнәр үстерәсез? Милләт алдында хисап бирегез!” дип дәгъва куясы килә
Тагын да ачкан ачышларымнын берсе—татар әдәбияты дәреслскләрендә бүгенге заман татар балалар шигърияте, татар балалар нәфис әдәбияты вәкилләре— дистәләгән талантлы һәм күренекле әдипләребезнен иҗатлары бик тә тар мәгънәдә чагылыш тапкан, йә бөтенләй тапмаган икән Шагыйрь, язучыларыбыз үзләре бу мәсьәлә белән кызыксынмыйлар да бугай Чөнки мәгънә юк Жыентыкларга әсәрләрне сайлап алу бик түбән зәвыкътан чыгып башкарыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен чыгарылган "Ин матур сүз” дигән жыентыкнын төзүчесе Татарстан Мәгариф Министрлыгының сектор мөдире Кифая ханым Закирова белән булган әнгәмәдән сон мин б\ өлкәдәге белгечләр бүгенге татар әдәбиятын белмиләр дигән фикердә калдым. Монда тулаем зәвыкьсызлык хөкем сөрә. Татарстан хөкүмәтенен
яшь буынны программалы тәрбияләү концепциясе булмагач, җитәкчеләребез үз балаларын һәм"внукларын" урысча яки инглизчә укыткач, дәреслекләр төзү эшенә контроль юк.
Шәехзадә Бабич, Сәгыйть Рәмиев. Дәрдмәнл. Гадел Кутуй. Гомәр Толымбай. Мәхмуд Максуд. Идрис Туктар. Бари Рәхмәт. Зариф Бәшири. Мирхәйдәр Фәйзи. Нәкый Исәнбәт. Салих Баттаз. Кави Нәҗми. Әхмәт Фәйзи. Афзал Шамов, Габдрахман Әпсәләмов, Нурихан Фәттах. Мәхмүт Хәсәнов, Әнвәр Давыдов. Ибраһим Салахов. Жәвад Тәржемәнов, Сажидә Сөләймәнова. Шәрәф Мөдәррис. Мостафа Ногман. Зәки Нури. Әхмәт Исхак. Риза Ишморат. Гамил Афзал. Фәнис Яруллин. Әминә Бикчәнтәена. Рәшит Әхмәгжанов. Рәшит Гәрәй. Тәүфикъ Камалиев. Тәүфикъ Әйди. Газиз Кашапов, Мәгъсүм Хужин. Габделхәй Сабитов. Азат Ганисв. Кадыйр Сибгатуллин, Роберт Әхмәгжанов. Әхмәт Рәшитов. Рөстәм Мингалим. Ләбибә Ихсанова. Фәүзия Бәйрәмова. Равил Фәйзуллин. Нәҗип Мадьяров. Мәхмүт Газизов. Зөлфәт. Мөдәррис Әгьләмов. Рәшит Бәшәр. Ркаил Зәйду.ъза һәм башка бик күп әдипләребезнен иҗатлары әдәбият дәреслскләреннән читтә тора дип әйтергә мөмкин Мондый авторларыбыз бихисап Болар бит барысы да безнен байлык Куллана белергә, иренмәскә, эзләнергә, актарынырга гына кирәк
Әмма безнен мондый җыентыкларны тозүчеләрсбезнсн артык иренчәк, ялкау маңгайларының артык тар. масштабларының артык зәгыйфь булулары аркасында алар балаларыбызны әдәпле, югары айлы шәхәс-гражданин итеп тәрбияләү бурычын бары тик “балалар язучысы, шагыйре” булып нссм алган -дипломлы' әдипләр язган әсәрләр белән 1снә чиклиләр һәм аларнын фикри һәм хиссияти офыкларын бишектән үк тарайталар Безнен татар әдәбиятын тәшкил иткән барлык әсәрләрнен компьютерга утыртылган хрестоматиясен булдырыр вакыт жнттс
БЕЗГӘ НӘРСӘ ҖИТМИ?
Шәхес җитми Шәхесне кем тәрбияли’’ Иманлы әдәбиятка иман, нәфис әдәбияты нәфислек җитми
Әдәбиятыбыз сүнүгә килә. Ул ничек сүнә’ Алын күрсәткечләре нинди ’ Ходай Тәгаләдән башка бернинди кочкә буйсынмаган әдәбиятның сыйфатлары бик гали һәм мәнгслек ул милләтнен иманлы, гайрәтле, дәһшәтле, гадел сүзле, гадел гамәлле, бай телле, нәфис рәвешле, момлы жанлы. кешелекле, камил холык-фигыльле, сынмас ихтыярлы сакчысы Әлбәггә. базар барысы да мыскалга салып үлчәнә азмый торган сыйфатлар һәм чикләр Ләкин татар милләтендә шәхес проблемасының бар кискенлеге белән килеп басуы факт Без бу хазәтебезне глнып авыз ла ермыйбыз, теге урысмын "Фекла. которая сам себн секла"сы кебек үзебезне чыбыкларга да җыенмыйбыз “Әй. бу чакта инде моннан йөз сл элек Тукай да лаф орган иде. әле без һаман да исән, моны бары тик макснмазист милләтчеләр генә куерта —дип кул селтәү дә егетлек булмас Кояш. Жир-Су. милләтебез үк* шаһит без гадәттән тыш саектык, без гадәттән тыш көпшәкләндек, милләт д|ңән социаль тереклеккә куела торган таләпләр белән килгән хәлдә, без инде бу таләпләргә жлвап га бирә алмаслык дәрәҗәгә җитеп, деформацияләндек. җәмгыятебез эчтәлексез казгач. формага табына башладык Без коя төшкән тукыманы хәтерләтә башладык, коткарып булырмы безне?
Әдәбиитнсн төп үстерүчесе булган әдәби тәнкыйтебез бетте Ул еш кына вуз доцентларының кулларына бокал тоткан мактау тостларына әйләнде Язучылар берлегенең башына әдәбият кафедрасы мөдире килгәч, блрлы-юкды 1әнкыйгсбе) дә куак артына посты, бармакларын әдәбиятмын кан тамырыннан алуы натижәсснлә кайчандыр тәнкыйтьтә мәйдан тоткан Мансур Вәли -Блржылынын әдәбиятка бу нан идея-к-тегик карашлары искерде, .зләби тәнкыйтькә Дания Заһидуллнна кебек “оргнабор" буенча, ягьни диссертация язу. фән кандидаты, фән докторы булу өчен генә "тәнкыйтьче" булуга ирешкән галимәләребезнен ялтыравык төшенчәләр схоластикасына, акыл сату жвилибрисгнкасына кереп батты
Ләкин без әле бар. Без әле исән Безнен журналларыбыз мондый бәхәстәр алыш баргач, без өметсез түгел. Безнен тукыманың чит-читләрендәге аркау б\н .: урыны урыны бе лән урта алешләре сау-сәламәт кебек Әгәр бс знен татар *әм I ы -н Ходай Тәгаләнең үзеннән төшкән рух белән рухланып, формаль ивюзюм
дәүләтчелектә була алган һәм үзендә саклана алган ихтыярны бер йодрыкка туплап. Бер Иманга кайта. Әдәбиятын, Мәдәниятен янарта алса, якындагы илле елда соңгы халык санын алганнан сон рәсми рәвештә биш миллион исәпләнгән, әмма аннан урыслашкан, носарилашкан, мәжүсиләшкән өч миллионын җиңел генә коеп калдырып, иманлы, татар телле, саф татар-мөселман саналган ике миллион татарыбыз белән дә дөньяның күркәм милләтләре исәбенә баса алачак. Без хәтта бер миллион, хәтта биш йөз мен иманлы татар белән дә дәүләтебезне аякка бастыра алачакбыз. Носарилашкан татар-мөселман безнең корабыбызга су астыннан өстерәлеп барган авыр ләнгәр (якорь тимере) генә ул. Алар безне тәмугка өстери— көн кебек ачык Безгә Ходай Тәгалә алдында алар денсезлеге өчен җавап бирергә туры киләчәк әле. Яһүди кардәшләребез язмышын үрнәк итеп алыйк. Унтугызынчы гасыр азагы—егерменче гасыр башында татар милләтенең идеологлары катастрофага тиң ялгыш җибәрделәр. Без шунын иң ачы җимешләрен тату бәхетсезлеген кичерәбез.Анын көчәюе ихтимал. Әзер булырга кирәк. Әгәр урыслашуны туктата, катнаш никахлардан котыла, котыла алмаган хәлдә, катнаш никахны мөселман кысаларына кертә алсак, без инкыйраздан котылачакбыз. Безгә кияүлеккә килгән Иван Иманга килергә тиеш. Безгә киленлеккә килгән Елена да иманга килергә һәм хижал ябынырга тиеш Безнен атаклы җәдитче Әмирханнарыбыз, Исхакыйларыбыз мактаган урыс җәмгыяте безгә үрнәк түгел, элмәк кенә була ала. Ләкин безнен шәхесебезне Колшәрифләр, Батыршалар иманынын кояшы яктыртып торырга тиеш
Моның өчен милләтебездән биш йөз ел буе савылып килгән милли Шәхесен кире кайтарырга кирәк. Аның өчен ике мен еллык әдәбиятыбызга ревизия ясап, анын. әйткәнемчә, компьютер базасын булдырып, шулардан батырлык, матурлык һәм милләткә ШӘХСИ ИХТЫЯР бүләк итә ала торган иң гүзәл, иң камил, ии нәфис, ин гамәли әсәрләрен сайлап алып, беренче сыйныфтан унберенче сыйныфка кадәр СӨЙКЕМЛЕЛЕК мәктәбен булдырырга кирәк Милләткә шәхесне кайтару язучылардан—зыялылардан башлана. Әгәр язучы бу бурычны үти алмый икән, без отылачакбыз һәм онытылачакбыз Безнең бүгенге дәреслекләребезнен яртысыннан күбрәген милләт балаларын башсыз, фикерсез һәм дини ашсыз иткән, өммәтсез, өметсез вә милләтсез әсәрләрдән тора. Якындагы елларда без алардан арынырга тиешбез. Классик әсәрләребездән эчкечелек, зиначылык һ.б өзекләр алынып ташларга (кыскартылырга) тиеш Исхакыйларга да ревизионистик караш кирәк. Әдәби әсбаплар тулысы белән янартылып, яна көрәшчел фәнни аппарат белән коралланган булырга тиеш Әдәбият буш, кирәкмәгән фстнә-гыйсъян җәнҗалына чакыру белән түгел, ә милләтнең, җир шарындагы барча милләтләрнең, диннәрнен сыешып тыныч яшәвенә. Ходай Тәгаләдән килгән тигез хокукларына таянып, чәчкә атуга хезмәт иткән ин көрәшчел. иң алдынгы, ин бөек, гаделлек өчен иҗади жиһатка чакырган ин саваплы, димәк, прогрессив әсәрләрдән тупланырга тиеш.
Бары тик шундый гамәли әдәпле әсбаплар нигезендә тәрбияләгәндә генә без милләтебезнең киләчәк буыннарын иманлы, таза тәнле, саф көрәшчел рухлы итәрбез, аларны киләчәкнең кызыл-көрән наркомнарыннан да. наркоманнарыннан да азат итәрбез Безнен бер куанычыбыз бар Яшерен-батырын түгел, татар әдәбияты вәкилләренең җаваплы һәм көрәшчел өлеше Татарстан мөстәкыйльлеге өчен көрәшнен 19X5-2004 елларында (бу көрәш Горбачев яңарышыннан сон ук гомум милли статус апа башлады) татар көрәшчел әдәбиятының шактый зур маясын т\дырып өлгерде Аны файдалана гына белергә кирәк. Моннан ике ел элек матбугатта чыккан Бирегез мәйдан1 дигән мәкаләмдә мин әдәбиятыбызның бу яна юнәлешенә Көрәш әдәбияты'. Жиһат әдәбияты”, “Янарыш әдәбияты” дигән атамаларнын берсен бирергә тәкъдим дә иткән идем Ана “Яна әдәбият” дип тә исем биреп булыр иле Яна әдәбият-ул кичә-бүген генә язылган әдәбият түгел, ә Колтәгин балбалларыннан башлап Кол Галиләр. Кандалыйлар. Тукайлар, Салих Баггаллар. Туфаннар Сибгат Хәкимнәр, Гамил Афзаллар, Рәшит Әхмәтҗаннар Равил Фәйзуллиннар. Роберт Әхмәтҗаннар аша бүгенге Рәмие Аймәтләргә кадәр килеп җиткән корәш рухы Милләтне дәүләтле итү әдәбияты Татар умырткасына мәңгелек иементы утырту, умыртка ныгыту әдәбияты. Тирән фәлсәфәле, озын тынлы, серле әдәбият Андагы чәчмә әсәрләр осталары исемлегендә шул ук Муса Акъегет Гаяз Исхакыи. Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Ибраһим Салахов. Мөхәммәт Мәһдиев.
Аяз Гыйләжсв, Миргазиян Юныс. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Жәмнт Рәхммов, Фәнис Яруллин, Тәбриз Мөбәрәков. Марат Кәбиров. Марсель Галиләр әдәбияты Бу әдәбиятны билгеләү һәм өйрәнү буенча тулы бер институт эшләргә тиеш
Татар язучысынын шәхесе юк дәрәҗәгә төшеп вагайды. Ул мина каймакта гавам татарыныкыннан да бәләкәйрәк күренә Ул Язучылар берлеге әгъзасы, тик язучы гына түгел. Член Ул еш кына чуар йөрәк, вакчыл крохобор. хөсет, ул үзен генә күрә, үзен генә бөек саный, башкаларны укымый, анын тормыш биографиясе— авыл мәктәбе, университет, редакция коридорлары һәм пивнушкалар Аларнын күбесе армиядә дә хезмәт итмәгән бит' Үзеннән башкалар үрнәк алалмаган әдип башкалар өчен үрнәк геройлар тудыра алмый Үрнәк биредә катлаулы соцналь- психологик төшенчә
Мин тормыштан качып кына, редакция коридорыннан торып кына чын язучы булырга хыялланган кайбер яшьрәк каләмдәшләремә карыйм да. “Йә. Хода, болар да язалар бит!" лип аптырап куям Ничекләр итеп язарга мөмкин-’!
Әлбәттә, алар сәләтле Ләкин язучы, шагыйрь, публицист әдәбиятка тормышнын ин түбәнге катламнарын айкап күтәрелергә тиеш Мин шул коридорларда сәрхүшкә әйләнеп картайган әдәбият Хадимнәрен бсләм Алар бөек аларнын серкәсе су күтәрми Алар редакциядән һәм сыра кибетеннән ары йөреми. дөньяны белми, шул Ходай биргән барлы-юклы сәләтләрен коридор почмакларында коеп йөри торгач, күпләре китеп тә бардылар
Безнең язучылар өч чирдән сак булырга тиеш Алар кагылу-сугылу, вак тормыштан изелеп юкка чыгу, эчкечелек һәм үз-үзенәсоклану, нарциссизм. бөеклек корбаны булу Мина үз гомеремдә шушы чирләр аркасында ачылмый калган өч чын талант белән якыгг булырга насыйп итте Хәсән Сарьян Аны нәкъ менә эзәрлекләүләребездән изелеп озлегү. тормыш ваклыгы алып китте Фаил Шәфн- гуллин. Анын көтелмәгән фаҗигасендә “яшел елан” сәбәпче булды Өченчесе Әнә ул. ярга баскан да. үз сыны белән сокланып, күл көзгесенә баккан “Босгсмез" Марсель Гали Яратканнан шулай язам Әгәр Марсель үзе белән соклану камалышыннан чыга алган булса, тел чарлау, сүз тугьлау эскпериментлары айга исән үтеп та. әдәбиятыбызда истә калырлык әдәби образлар тудыра алган булыр иде
Бездә күзсез, телсез, йөзсез, "син килдеңме—мин киттем” сыман му-му әдәбияты барлыкка килде Язучыларыбыз акгивынын күпчелеген шул "му-му"лар тәшкил итә Алар үзләре кирәгенчә яза да. кеше язганын укып, куана да белми Без героины, героебыз йөзеп чыккан елганы, ул яшәгән йортны, анын янәшәсендәге кешеләрне, тормышны сурәтләмибез Без бары тик "сүлибсз”. "Салам" чәйнибез Нишләргә' — Характер юк. тел юк. диалог юк. монолог юк. "сүләнгән" объектнын эчке һәм гышкы үсеш тенденциясен белү юк. үткән өчен әрну. бүгенге өчен гарьләну киләчәк өчен тетрәнү юк. Мондый “саламны" чәйнәгән укучы әсәрдән нинди гамь ала алсын? Йә. әйтегез, күпме әдипләребез бу таләпләргә җавап бирә ала?
һәр чын милли әдәбият милләтенең иҗтимагый халәтен, беэнен әдәбиятка килгәндә, үзенен коллык халәтен аклап, шул коллыктан чыгу юлларын эзләгән очракта 1ына башлана Әлегә бетен әдәбият үз кодлыгыбызны мактау, хәтта анын белән горурлану әдәбияты булыгг кала килде
Я зучыга масштаб кирәк Масштаб—яшәү ысулы Масштаб—яшәү стимулы Язучы үз гомерендә никадәр зур масштаблы даирәдә гомер кичерсә, анын әсәрләре дә шулкадәр масштаблырак була Безнсн соңгы елларыбыз әдәбияты нәкъ әнә шул масштабсызлыктя кортлады Сюжетны бары тик тормыш кына бирә Анын үзен күрмәгәч, бсзнсн язучыларда нинди мавыктыргыч сюжетлар булсын ’ Тормыш тирәнлекләренә каләм һәм күкрәк кенәгәсе тотып тошеп. тел җәүһәрләрен җыймагач, әсәрләренә кирәк булачак мохит табигатен күзеннән үткәрмә!әч. базарларда, вокзалларда. поездларда кеше зарын, әрләш-галашын. фаҗигасен йөрәгеннән үткәрмәгәч, бсзнсн әсәрләрдә нинди тетрәткеч масштаб, нинди диалог, нинди монолог, нинди габшать манзаралары, нинди тирән фәлсәфә нинди тел булсын ” Безнсн бүгенге кайбер прозаикларыбыз шундый шаталак, таушалган, тапталган, массовый тел белән изилар кн. мнн .парны укын алмыйм Азар казакъ акыны кебек, думбыраларында. күзгә нәрсә күренә, шучы думбыраагалар Кайбер авторлар еш кына шундый жи иелдек белән я галар ки. әгәр геройлары бәрәңге багына коңгырт
күзле булып төшеп китсә, чыкканда зәнгәр күзле булып самолеттан чыгалар. Безнен бүгенге прозада ин дефицит әйберләр болар. Тел—иң җитешмәгән байлыгыбыз. Тетрәткеч тыгыз сюжет, тирән фәлсәфә җитми Фәлсәфәсезлек безнең әдәбиятны гүргә кертәчәк. Тема ваклыгы татар ваклыгыннан килә. Әгәр син үләнне, үлән кыягын сурәтлисен икән, анын яшәеш фәлсәфәсе берьюлы дүрт—Жир, Күк, Су. Кояш үлчәмендә яшәргә бурычлы. Әгәр синен шул фәлсәфән табылмаган икән, кулыңа каләм алып маташма.
" Эш шунда ки. прозаик үз авылыннан һәм югары уку йортыннан башка берни күрмәгән Һәм шул сәбәпле кайбер язучылар дөньяны массовый укучы югарылыгында гына күрәләр Шулай булгач, укучыларның ин зур бәяне уртакул хикәягә, яисә тормыш- көнкүреш мәсьәләләренә, гаиләдәге ыгы-зыгыга багышланган уртакул романга бирүләре гаҗәпләндермәскә тиеш”,-—дигән иде Мөхәммәт Мәһдиев Татарстан язучылары алдында чыгыш ясап (“Казан утлары". “Прозабыз ни хәлдә?”, 11, 1984.)
Шушы уңайдан тагын бер фикер бар. Ул бик нечкә, мона кадәр өйрәнелмәгән кагылынмаган тема—татар әдәбияты вәкилләре, язучыларыбыздагы кеше, шәхес факторына барып ялгана Ягъни "эчке фактор”. Тема күптән өлгерсә дә, ана кагылмый килүнен сәбәпләре бар—безнен каләм “әһелләребезнен” артык дәрәҗәдә мин-минлек, эгоизм белән чирләве, чебен тимәс—чер итер, дигәндәй, юк-бар нәрсәгә дә үпкәләп, тавыш куптарып баруы. Имеш, әсәрне тәнкыйть итсәң ит—тик авторга гына кагылма. Без менә шундый “сәясәт” белән татар язучысынын артык комплиментар, югарыда китерелгән тәнкыйтьче әйтмешли, артык гасаби, һаваны, үпкәчел тибын тудырдык. Ул мактауны гына кабул итә. Тәнкыйть анын өчен “хурлау” булып яңгырый Безнен барыбызга, язучыларга гына түгел, барча милләтебезгә Гаяз Исхакыйнын Сөннәтче бабасы калдырган Сәлман Фарси пәкесе кирәк. Димәк, Иман кирәк Динебезне аякка бастырмыйча, милләт аякка баса алмаячак. Һәр нәрсәдә чама кирәк Артык кадими булам дип, дөм карангы базга төшеп сукыраерга, артык жәдиди булам дип чалт кояшта гына да яшәп булмый. Милләтебезнең кан кайнарлыгы уртача. Ходай Тәгалә безгә шундый кан тәкъдир иткән. Географиябез, биографиябез, милләтебез кебек урталыкта булыйк. Урталыктан барыйк Халкыбызның, мина калса, ин акыллы мәкальләренең берсе “Усал булма—асарлар, юаш булма—басарлар, уртача булсан—ил агасы ясарлар",—ди бит Моңа без тудыра алмаган ничә роман, ничә “унай герой", ничә “заман герое” сыйган икән? Унбиш ел чамасы тузан туздырып, уйнап алдык, җитте Эшкә тотыныйк. Без бер милләт балалары Безнен башка милләтебез юк. Безнен иң бөек дәүләтебез—Ходай рәхмәте илә әле һаман да исән булган милләтебез. Күрәсезме, сизәсезме, без Колшәриф, Батырша. Гайнан Вәисов кебек корбаннарыбыз хакына мәчетләр төзеп, җай гына булса да алга барабыз? Күрәсезме, без нульгә төшеп, янадан күтәрелә башладык?
Дәүләт Думасынын латинга каршы агрессиясе, аны тыюы бар татар дөньясын бергә туплады. Казанда "Латин фронты”нын оешуы безнең империализмга каршы тора алуыбызны раслый.
Күрәсезме, милләт туган телдә белем алуның тәмен тойды? Ул—Тукай теленеп имансызлыкка. җинаятькә, барлык төр тәртипсезлеккә, наркотрафикка каршы ин көчле дару икәнлеген аңлый башлады. Ул—Тукай теленең—туган теленең балага ту ган телдә анлашу, туган телдә җырлаша-гөрләшә белү гүзәллеген генә түгел, балага физиологик тазалык, психологик иминлек, бөтенлек бирү чарасы икәнлеген төшенде Тукайны белгән. Тукай телендә белем алган. Тукайча сөйләшкән, Тукай иманына тутры булган татар баласы беркайчан да куркак та, ялкауда, наркоман да булмаячак. Анын арка үзәген Тукайлык витамины ныгыткан. Шуна күрә, милләт милли мәктәбен, динен, гореф-гадәтен, димәк, милләти хиссиятен беркайда беркайчан да беркемгә дә бирмәячәк Ул ары таба сан белән түгел, иман белән, акыл белән алдырачак. Ул ат кебек очлы ташларда аунап, паразитлардан арына Без бөек Идегәй куйган "Заман кемнен заманы?” дигән илаһи сорауны үзебезгә юнәлтеп, “Заман— безнең заман!" дип әйтергә тиешбез Мона яна Рәсәй Конституциясе, илдә барган демократик үзгәрешләр, хосусыйлашу кануннары да каршы килми. Үзебез булып калыйк Милләт хакына—утнын алгы сызыгына, алга!.. Заман кемнен заманы? Заманны кулга алыйк “Татар вакыты”н табыйк. Әдәбиятнын “бүгенге заман геройлары" шунда табылыр |
Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Хәйруллин узган атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 6 мартта муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Салих аганы юбилее белән котлады һәм шәхсән үзе аңа Россия Президенты Владимир путин имзасы куелган котлау телеграммасын тапшырды. Салих Солтан улы 1923 елда Чаллы авылында туган. 1942 ел башында...
❮
❯
Бөек Ватан сугышы ветераны Салих Хәйруллин узган атнада үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
6 мартта муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев Салих аганы юбилее белән котлады һәм шәхсән үзе аңа Россия Президенты Владимир путин имзасы куелган котлау телеграммасын тапшырды.
Салих Солтан улы 1923 елда Чаллы авылында туган. 1942 ел башында армиягә алалар, Омск пехота училищесына юллыйлар, әмма укуы тәмамланып өлгерми - ашыгыч арада Ленинград фронтына җибәрәләр. Гданьск, Кенигсбергны алуда катнаша. Салих ага туган ягына 1947 елның июлендә әйләнеп кайта. Башта район Советы башкарма комитеты секретаре, аннары Кайбыч район Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшли. 10 елдан артык райком аппаратында хезмәт куя. Райкомнан район башкарма комитетына күчеп, 25 ел эшли һәм райплан рәисе, район башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасыннан лаеклы ялга китә.
Данлыклы, хөмәткә лаек тормыш юлы. Ул күпсанлы бүләкләр белән бүләкләнгән, район халкы ихтирамын казанган кеше. Салих ага, юбилеегыз котлы булсын! |
1 кг ачы алманы чистартып, ярты литр суда йомшарганчы пешереп алыгыз. Тимер челтәрле иләккә салып изегез.
1 кг 400 г алма боткасына 1 кг шикәр комы кушыгыз. Табакка салып ут өстенә куегыз һәм мармелад кайнаткан вакыттагы кебек агач кашык белән болгаткалап торыгыз. Тәлинкәгә тамызып суытып карагыз. Әзер как желе куелыгында булырга тиеш. Ут өстеннән алыр алдыннан, әз генә лимон кислотасы кушып җибәрегез. Җылы какны тыгыз тукыма өстенә салып, өстен пергамент кәгазь белән каплагыз. Суынган какны кисәкләргә бүлеп, шикәр комы сибегез. Ике катлап төреп куйгач, как шул шикәрне үзенә сеңдерә һәм тәмлерәк була.
«Өмет» сайтыннан.
Читайте нас в
Общественно-политическая газета. Учреждитель: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский дом "Республика Башкортостан" |
Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр күп кенә юнәлешләр буенча арту күзәтелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекнең саны 745 меңгә җиткән, алар арасында 245 мең баш сыер -, 443 мең баш дуңгыз исәпләнә. Ә сарык һәм кәҗәләр саны...
❮
❯
Татарстанның терлекчелек тармагындагы нәтиҗәләр турында Хөкүмәт йортында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Министр күп кенә юнәлешләр буенча арту күзәтелгәнлеген ассызыклады. Хәзерге вакытта мөгезле эре терлекнең саны 745 меңгә җиткән, алар арасында 245 мең баш сыер -, 443 мең баш дуңгыз исәпләнә. Ә сарык һәм кәҗәләр саны 50 мең башка җиткән. Кош-корт саны - 13 миллионнан артык.
Шулай ук 992 мең тоннан сөт савылган. 4 ноябрьдә гомуми күрсәткечләр 1 миллионнан арткан.
Терлекчелекне үстерү буенча Әтнә, Саба, Балтач, Тукай, Актаныш, Кукмара, Кайбыч, Буа, Мамадыш, Апас районнары лидер булып тора. |
17 июньдә Кама Тамагы урта мәктәбе каршындашгы мәктәп яны лагерына йөрүчеләр авылара үзәк китапханәдә булды. Әдәбият елы кысаларында укучылар бөек рус язучысы Алексавндр пушкин биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Балалар аның шигырьләрен укыды һәм әкият карады.
❮
❯
17 июньдә Кама Тамагы урта мәктәбе каршындашгы мәктәп яны лагерына йөрүчеләр авылара үзәк китапханәдә булды.
Әдәбият елы кысаларында укучылар бөек рус язучысы Алексавндр пушкин биографиясе һәм иҗаты белән танышты. Балалар аның шигырьләрен укыды һәм әкият карады. |
Кәрәзле телефон ярдәмендә социаль мошенниклыкның төрләре һәм тәкъдим ителгән хезмәтләр шактый. Мошенниклар ышанучан кешеләрнең акчасын, өстәвенә, зур суммада, алдан алуның алымнарын һәм тактикасын даими үзгәртеп торалар. Соңгы вакытта аферистлар уйнаган иң билгеле спектакльләргә тукталыйк. Шалтыраталар, ишек ачмагыз! Күптән түгел генә редакциягә аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган дулкынланган ханым керде....
Кәрәзле телефон ярдәмендә социаль мошенниклыкның төрләре һәм тәкъдим ителгән хезмәтләр шактый. Мошенниклар ышанучан кешеләрнең акчасын, өстәвенә, зур суммада, алдан алуның алымнарын һәм тактикасын даими үзгәртеп торалар. Соңгы вакытта аферистлар уйнаган иң билгеле спектакльләргә тукталыйк.
Шалтыраталар,
ишек ачмагыз!
Күптән түгел генә редакциягә аздан гына мошенниклар корбаны булмый калган дулкынланган ханым керде. Подъездда домофон булуга карамастан, аның фатир ишеге кыңгыравына басалар. Хуҗабикә бернинди шикләнүсез ишекне ача һәм билгесез кешене фатирына кертә. Ир-егетнең яхшы тышкы кыяфәте һәм Коротков дигән фамилиясен укып өлгергән күкрәгендәге бейджигы ышаныч тудыра. Ул су чистарту системасына реклама ясый башлый, аны һәр фатирда урнаштырачаклар, имеш. Ханым кызыксына, әмма эшлекле "коммуналчы" сораган сумманы чыгарып салырга ашыкмый. "Мин апам, күршеләрем белән киңәшәм, фильтрым булгач, тагын сатып алуның кирәге булырмы", - дип катгый кырт кисә.
Ир-егет үҗәтләнеп үз хезмәтен тәкъдим итә, бу йортта яшәүчеләр имзалаган килешүләрне күрсәтә. Һәм бертуктаусыз кабатлый: "Хәзер түләгез, берникадәр вакыттан минем ярдәмчем килеп, сезгә су чистарту җанланмасы куяр". Ханым чакырылмаган кунакны озаткач, идарәче компаниягә шалтырата. Алар үз хезмәткәрләренең заявка буенча гына эшләвен, беркемне дә беркайда да җибәрмәүләрен әйтәләр, бигрәк тә үзләренә хас булмаган хезмәткә. Янәсе килешүгә кул куйган дигән күршеләрендә булып, ханым көтелмәгән кунакның ялгыз яшәүче өлкән кешеләрне генә сайлавын ачыклый. Ярый әле барысы да яхшы төгәлләнә.
Ышанучан менделеевлыларны мошенниклыкның тагын нинди төрләре сагаларга мөмкин? Берничәсен карап үтәбез.
Призлар уйнату
Бу очракта мошенник СМС-хәбәр җибәрә яки абонентның мобиль телефонына шалтырата. Үзен радиостанциядә алып баручы, эре компания дилеры дип тәкъдим итеп, лотереяда зур отышы белән котлый. Аннан призны алу өчен отышка салым яки аны рәсмиләштерүгә пошлина түләргә кирәклеге турында хәбәр итә. Акчаны терминал аша билгеле бер телефон номерына күчерергә һәм соңыннан шалтыратырга кирәк. Корбан, акчаны күчергәннән соң, шартның үтәлеше турында хәбәр итә. Мошенник гафу үтенә һәм акча күчерелгән арада процент ставкасының артуы, яки башка сәбәп турында әйтә. Акчаны өстәмә күчерү схемасы, зыян күрүче ничә тапкыр түләргә ризалаша, шулкадәр тапкыр үзгәртелә.
Кәрәзле телефон куллану ярдәмендә мошенниклыкның башка ысуллары да кулланыла: СМС-үтенеч, түләүле код, операторның штраф санкцияләре, "ялгыш" акча күчерү, СМС-хәбәр тарифлары күтәрелү турында яшерен мәгълүмат.
"Блоклаштырылган" карта
Банк картасыннан акча урлашу аеруча киң таралган. Мисал өчен, блокировкаланган карта турында СМС-хәбәр җибәрелә. Бу мәгълүматтан соң билгеле бер телефон номеры аша шалтыратуны, "оператор"га карта номерын һәм ПИН-кодны хәбәр итүне сорыйлар. Реквизитларны алганнан соң, явыз ниятле җинаятьчеләр авырлыксыз Интернет-банктагы "шәхси кабинет" ярдәмендә сезнең акчагызны үзләренең телефон номерына күчерәләр.
Күрәзәчеләр һәм им-том итүчеләр хезмәтләре дә популяр. Бозым урынына блиц-перевод ярдәмендә саклык банкы аша үз кулыгыз белән күчергән акчагызны алачаклар.
Менделеевск полицейскийлары социаль мошенниклыкны кисәтү максатында халык җыеннарында, мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында, Халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә чыгыш ясыйлар, өлкәннәргә ялганлаучылар тозагына эләкмәү турында аңлаталар. Телефон аша килгән барлык мәгълүматны банктагы чын операторларга, кәрәзле телефон операторына, туганнарга һ.б.ларга шалтыратып, кабат тикшерергә кирәк. Ә иң мөһиме, таныш түгел кешеләргә хәләл акчаңны бирү өчен кабаланып чабарга кирәкми. Башта ныклап уйлагыз, уяу һәм сак булыгыз. |
Яз белән җәй кавышкан көннәрдә төрки телле халыкларның театрлары фестивале шаулап узды. Тугандашлар «Нәүрүз»гә унынчы тапкыр бергә җыелдылар. Бергә җыела, туплана белү - туганлык һәм дуслыкның иң күркәм сыйфаты. Бүгенге вәзгыятьтә бу бигрәк тә зарур.
❮
❯
Агрессив дәүләт сәясәтчеләре уйлап чыгарган глобальләшү дигән нәрсә үзенең мәкерле эшен эшли. Җир йөзеннән аз санлы халыклар һәм аларның асыл телләре акрынлап юкка чыга. Моны «глобальләшү теоретиклары» табигый процесс дип аңлатырга маташалар. Бу - ялган. Ходай дөньяны төрле-төрле итеп яраткан. Үсемлекләр дә төрле, хайваннар дөньясы да төрлелеге белән камил. Халыклар да шулай. Әгәр дә глобальләшү табигый процесс икән, димәк без ахырзаманга якынлашабыз, димәк, кешелек дөньясы Алла тарафыннан үлемгә хөкем ителгән. Анда инде бер халыкка да - аз санлысына да, күп санлысына да ташлама булмаячак.
Ярый, инде «Нәүрүз»нең үзенә күчик. Быел фестивальдә утыздан артык театр коллективы катнашты, диделәр. Бик хуп - ишәябез. Әмма барыбер күңел бөтенебезнең дә очрашуын тели. Үзбәк, уйгур, балкар, якут, каракалпак театрлары да килсә, нур өстенә нур булган булыр иде. Фестиваль программасына кергән спектакльләр турында журналыбызда сүз күп булыр. Мин «Нәүрүз»нең кайбер проблемаларына гына тукталып китәргә телим. Аларның иң беренчесе һәм иң әһәмиятлесе - репертуар мәсьәләседер. Ул, күрәсең, фестиваль үткәрүнең идеясе туган көннәрдә үк анык уйланылмаган, шуңа күрә фестивальнең максаты бик үк ачык түгел. Театрлар нигә, бергә җыйналып, үзләренең спектакльләрен бер-берләренә һәм тамашачыга күрсәтә? Артист уенынмы, режиссерларның осталыгынмы? Алары да, әлбәттә, бик кирәк. Әмма максат югарырак булырга тиештер. Һәр театр үз милли драматургиясе аша сәнгать теле алымнары белән үз халкының үткән һәм бүгенге халәтен безгә күрсәтсә, без күп нәрсәне тирәннәнрәк аңлар идек. Хакас театры Шекспирның «Король Лир»ын алып килгән. Шуның белән ни әйтергә теләгәннәр? Без дә Шекспирны уйный алабыз, дигәннеме? Әмма миңа ул кызык түгел. Миңа хакас туганнарыбызның үз тормышын күрсәтүе кызык һәм файдалы. Шекспирны, әлбәттә, куярга кирәк. Хакас тамашачысы дөнья классикасы белән дә таныш булырга, үз артистларының осталыгын күрергә тиеш. Фестивальнең, әйткәнемчә, максаты башка. Әнә Тыва театры «Күлтәгин»е белән безне сөендерде. Төрки халыкларның гыйбрәтле язмышы турында уйланырга мәҗбүр иткән спектакль безгә кызыклы иде. Алтай театрының «Хан-Алтайга күтәрелү» спектакле аша да алтай халкының зыялы шәхесләре һәм аларның фаҗигале язмышы белән таныштык. Башкорт академия театрының «Шәүрәкәй»е безне башкорт халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштырып куандырды. Күрше туганнарыбызның җыр-биюләрен күреп, тыңлап, рәхәтлек кичердек. Ә инде, «Кызык бу тормыш» урынына бүгенге башкорт драматургиясен тәкъдим итсәләр, күршеләребезнең бүгенге яшәешен фестивальгә килгән туганнарыбыз да күрер иде.
Татар театрлары, берсеннән берсе уздырып, татардан качу ягын караганнар. Фестивальдә катнашучы ун театрның дүртесе рус авторларының пьесаларын безгә тәкъдим иттеләр. Нәрсә, безнең бүтәннәргә күрсәтерлек классикабыз юкмы? Бүгенге драматургларның туганнарыбыз карарлык әсәрләренә кытлыкмы? Мин, мәсәлән, алай уйламыйм. Моның сәбәпләре - яки, үзебездән качып, кем алдындадыр яхшы атлы булырга тырышу, яисә фестивальнең асылын аңлап җиткермәү.
«Нәүрүз» шундый җыен ки, аңа махсус әзерләнергә кирәктер. Булганы белән генә катнашу тирес түгәргә генә ярый торган эш аты белән Сабан туенда ат чабышына чыгу сымандыр.
Күңелдә ризасызлык тудырган икенче бер мәсьәләне дә әйтмичә китә алмыйм. Ул да булса, тәнкыйтчеләр. Анда асылда Мәскәү, Санкт-Петербург вәкилләре. Хәер, «Нәүрүз» генә түгел, нинди театраль чара үтсә дә, шулар чакырыла. Аларның составы әллә ни үзгәрми дә шикелле. Һаман бер үк кешеләр. Миндә шундый тәэсир туа - без җыелышып алар алдында имтихан тотабыз шикелле. Алар безне аңлап бетермиләр, алар безне Европа театрлары кысаларыннан чыгып кына бәяләүче ревизорларны хәтерләтәләр. Алар безгә өстән карап кына фикер йөртәләр сыман. Шуңа күрәдер, репертуар сайлаганда да аларга ярарга тырышабыз бугай. Нәрсә, төрки халыкларның театр сәнгатен аңлаучы сәхнә белгечләре юкмы? Мин Мәскәүгә дә, Петербургка да каршы түгел, килсеннәр, карасыннар, кунак булсыннар. Әмма «бу «наданнар»га акыл өйрәтүчеләр» сыйфатында түгел. Аларны, дөресен әйткәндә, безнең проблемалар борчымый. Алар безне аңлап та җиткермиләр. Бәлки әле үзенчә кыландырырга җыелган төрки театрларга күз-колак булыр өчен дә җибәреләләрдер. Рәсәй дигән илдә күз-колак булу һәрчак модада. Тантаналарда котлаучы Мәскәү вәкилләре дә бит фестивальнең дөньякүләм вакыйга булуын онытып, Россия дәрәҗәсендәге җыен итеп кенә сөйлиләр. Анда чит ил театрлары да катнашуын телгә алмыйлар.
Кыскасы, «Нәүрүз» безгә һәрьяклап та бик кирәк. Аны оештыруны үз өстенә алган Татарстан җитәкчелегенә рәхмәттән башка сүз юк. Һәртөрле сәбәп-сылтаулар табып, аны өстән туктатмасыннар иде инде. Россиядә анысы да бик мөмкин. |
22 ел без барлык буыннар өчен ачык һәм һәркемнең бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыртабыз. 22 декабрьдә Пенсия фонды һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бүген Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары-мәҗбүри пенсия иминләве акчасы белән идарә итүче бердәм система һәм социаль тәэминат өлкәсендә хезмәт күрсәтүче зур дәүләт структурасы. Ул Пенсия фонды хезмәткәрләренең төгәл...
❮
❯
22 ел без барлык буыннар өчен ачык һәм һәркемнең бүгенгесе, киләчәге өчен кайгыртабыз.
22 декабрьдә Пенсия фонды һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Бүген Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары-мәҗбүри пенсия иминләве акчасы белән идарә итүче бердәм система һәм социаль тәэминат өлкәсендә хезмәт күрсәтүче зур дәүләт структурасы. Ул Пенсия фонды хезмәткәрләренең төгәл һәм тырыш хезмәт нәтиҗәсендә булдырыла.
Кама Тамагы һәм апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе гражданнарны пенсия белән тәэмин итү, ПФР бюджетын тулыландыру буенча зур эш алып бара.
2012 елның 1 декабренә Кама Тамагы һәм апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсендә 21168 иминләнгән зат теркәлгән, 692 иминләүче исәптә тора, 5747 пенсионер пенсия ала, картлык буенча уртача пенсия күләме 8275 сум.
2007 елның 1 гыйнварыннан пенсия фонды органнары "Балалары булган гаиләләрне дәүләт яклавының өстәмә чаралары турында"гы 2006 елның 29 декабрендәге Федераль законны тормышка ашыра. 11 айда 527 ана капиталы тапшырылган, 290 гаилә ана капиталын алу өчен мөрәҗәгать иткән. 2009 елдан башлап дәүләт финанслашуы программасына 716 кеше кушылган.
2012 елның июленнән яңа төр түләүләр-хезмәт пенсиясенең тупланма өлешен түләүгә керештек.
Пенсия яшенә җиткән яки вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар үз тупланмаларын ике ысул белән ала. Биш айда 165 гариза кабул ителде һәм 615622 сум акча түләнде.
Идарә коллективы районда үткәрелүче җәмәгать чараларында гына түгел, шулай ук мәдәни һәм спорт ярышларында да актив катнаша. Безнең районда турыдан-туры идарә катнашында Татарстан Республикасы Пенсия фонды хезмәткәрләренең республика спартакиадасы финалы үткәрелде.
2012 елда идарә беренче тапкыр үткәрелүче «Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында ландшафт дизайны һәм интерьер дизайны» буенча иң яхшы Пенсия фонды идарәсе республика конкурсында җиңү яулады.
Уңайлы эш өчен бинада капиталь ремонт үткәрелде. Клиентлар хезмәте дә бирегә килүчеләр өчен уңайлы. 12 ел дәвамында идарәдә квалификацияле, теләсә нинди бурычларны хәл итүче эшкә сәләтле коллектив оешты. |
14 сентябрьдә, шимбә көнне Әрмәнстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгына поляк хатыны шалтырата һәм Арагаца биеклегенә күтәрелгәндә аю аның юлдашын – 33 яшьлек ирне - җәрәхәтләвен хәбәр итә. Вакыйга урынына вертолетта медиклар очып килә. Ләкин 3 сәгатьтән табиблар ирнең үлүен раслый. Ә хатынны Ашатарак шәһәренең медицина үзәгенә алып киләләр.
«Sputnik Армения» язуынча, аю 3,5 мең метр биеклектә һөҗүм итә. Кәләшен якларга теләгән полякны җәнлек эләктерә дә, аны сөйрәп, тау итәгеннән тәгәрәп төшеп китә. Соңыннан аю кача.
Әрмәнстанның альпинизм һәм тау туризмы федерациясе вице-перзиденты Сурен Даниелян сөйләвенчә, Арагаца янындагы метеостанция янында әле булса аю ырылдаулары ишетелә. Федерация аюлар һөҗүм итү хәвефе бетмичә, тауларга менүне кичектерергә чакырган.
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
Көз… Өстәлләр табигать биргән нигъмәтләрдән сыгылып тора. Алардан мең төрле тәмле-тәмле аш-су төрләрен әзерләп була. Бүген без сезне сарымсактан салатлар ясарга өйрәтербез.
250 грамм сырны кыргыч аша үткәреп, 2 тырнак сарымсак изеп кушыгыз һәм аз калорияле майонез салып болгатыгыз. Шулай ук салатка уылган йомырка сарысы кушарга да була. Аны икмәк яки помидор телеменә ягып бирсәң, балалар да бик яратып ашый.
* * *
Әстерхан чикләвеген ваклап, сарымсак һәм тоз белән катыштырып изәләр. Йомшартылган ак майны эремчек белән кушалар. Эремчекне, чикләвекне һәм сарымсакны бергә болгатып, өстенә кара борыч сибәләр. Салат өсте вакланган петрушка белән бизәлә.
* * *
БУ САЛАТ ӨЧЕН «САЙРА» КОНСЕРВАСЫ, 1 ПЕШКӘН КИШЕР, САРЫМСАК, 100 ГРАММ СЫР ТӘМЛЕ БӘРӘҢГЕ ЧИПСЫСЫ ҺӘМ МАЙОНЕЗ КИРӘК!
Консервланган балыкны чәнечке белән әйбәтләп изеп, өстенә майонез салыгыз. Пешкән кишерне кыргычта уып, изелгән сарымсак белән ботагыз һәм, тоз сибеп, балык өстенә салыгыз. Янә майонез өстәгез. Чипсыны (сыр тәме килгән) уып, салат өстенә сибәргә кирәк.
* * *
БУ САЛАТ ӨЧЕН 200 ГРАММ ЫСЛАНГАН КОЛБАСА, 2 ПЕШКӘН ЧӨГЕНДЕР, 2 ТЫРНАК САРЫМСАК, 2 КИШЕР, 2 ПЕШКӘН ЙОМЫРКА, МАЙОНЕЗ КИРӘК.
Колбасаны токмачлап турап, чөгендерне чистартып, эре угычтан үткәрегез , сарымсакны изеп, кишерне кырыгыз. Салатны кат-катлап салу кирәк: башта колбаса, аннары сарымсак, чөгендер һәм кишер. Майонез салып, өстен вакланган йомырка белән бизисең. |
Быел Бөек Җиңүнең 69 еллыгы. Тарихка алтын хәрефләр белән язылган әлеге Җиңү бөтен илебез халкының - солдатларның, тылда көнне-төнгә ялгап эшләүчеләрнең уртак тырышлыгы, фидакарьлеге нәтиҗәсендә яуланды. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез.
Хөрмәтле ветераннар! Ихлас күңелдән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәбез, кылган батырлыгыгыз, көчле ихтыярыгыз, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бөек Ватан сугышында яу кырында башын салган хәрбиләрнең якты истәлеге мәңге сакланыр, геройларыбызның кылган батырлыклары онытылмас. Тылда иген иккән, станок артында корал җитештергән тыл хезмәтчәннәренең үтелгән гомер юлы да батырлыкка тиң.
Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, тыныч картлык һәм күгебезнең һәрчак аяз булуын, һәр туар таңның бары тик шатлык-куанычлар гына алып килүен телим.
Фото: http://maminiskazki.ru/pozdravlyayu-s-prazdnikom-pobedy.html/9-maya
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Сезне хатын-кызлар арасында машина йөртү осталыгы булган хатын-кызлар арасында узучы “Автоледи-2020” бәйгесенә чакырабыз.
❮
❯
Бәйге 23 июльдә Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсендә уза. Адресы: Арча шәһәре, Астрономическая урамы, 15А йорт, тел.: 3-33-39. Башлана 13.00 сәгатьтә.
Бәйгенең шартларына килгәндә, анда Арча районында яшәүче, “В” категорияле машина йөртү таныклыгы һәм шәхси машинасы булган гүзәл затлар катнаша ала.
Теркәлү өчен түбәндәгеләр кирәк булачак:
Паспорт һәм аның күчермәсе (фото, прописка битләре), машина йөртү твныклыгы, транспортның теркәлү документлары, ОСАГО полисы, техник күзәтү узган карточка. |
Узган якшәмбедә Өчкүлдә төрле яшьтәге һәм төрле милләт кешеләрен берләштергән фольклор фестивале булды. Бу чара районда әле беренче тапкыр гына үткәрелде.
❮
❯
Ирина ТЕЛИЦЫНА
Иван Купала - элек-электән җәйнең иң ямьле вакытына туры китереп уздырыла торган бәйрәм булып санала. Аны борынгы гадәтләргә туры китереп табигать кочагында, күл һәм елга буйларында зурлап оештыралар. Өчкүлдәге Чиста күл тирәсенә иртәдән үк районның байтак авылларыннан үзешчән артистлар килә башлады.
Тамашачыларны иртәдән үк җылы кояш нурлары иркәләде. Бәйрәмгә килгән кунакларны авыл халкы ачык йөз белән каршылады. Мәдәният йорты директоры Елена Лифантьева театраллаштырылган тамаша әзерләгән. Наталья Ашмарина, Татьяна Стрелкова, Елена Кузнецова һәм Наталья Григорьева бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр тамашачыларны сөендереп төрле уеннарда, җыр һәм бию бәйгесендә катнашырга чакырып тордылар.
Фестивальгә районның байтак авылларыннан үзешчән артистларның килүен дә әйтергә кирәк. Һәркайсының чыгышлары истә калырлык булды. Виктория Стрижеваны иң яшь җырчы буларак хөрмәтләсәләр, Никольскидан килгән Александра Зайцеваны олы яшьтәгеләр арасында көчле алкышларга күмделәр. Ирина Страхова, Надежда Малафеева, Татьяна Аристова, Динә Габидуллина җырларын да яратып тыңладылар. Тамашачылар республиканың Лаеш районындагы Никольский авылында уздырылылучы "Каравон" фольклор бәйрәме дипломантларын, Кузнечиханың "Сударушка", чуашларның "Сеспель" ансамбльләрен, Аграмакның "Задоринки" төркеме, казаклар хоры, Изге Авраамий чиркәвенең "Радуйся" ансамбле чыгышларын көчле алкышларга күмделәр. Светлана һәм Наталья Каргиналар, Артем Черкасов һәм Варвара Лисюк дуэтлары, "Волжские зори" триосы башкарган җырлар һәркем күңелендә тирән тәэсирләр калдырды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Камил Нугаев кайнар котлады. Ул бу фестивальнең район территориясендә яшәүче халыклар тормышында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Мондый чаралар үзешчән сәнгатьне үстерүгә дә ярдәм итә, дип өстәде ул.
Балалар өчен уеннар, аттракцион һәм конкурслар оештырылды. Мәсәлән, алар чәчәкләрдән такыялар үреп Чиста күле суына салдылар, зурлар һәм балалар рәхәтләнеп су коендылар. Бу көнне төрле сувенирлар белән дә сату иттеләр.
Әлбәттә инде, бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да фестивальне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен әйттеләр.
- Бәйрәм бик ошады. Күл буендагы матурлыкны сүз белән генә аңлатып булмый. Бәйрәмнең программасын эчтәлекле итеп төзегәннәр, авыл халкы безне ачык йөз белән каршылады, - ди Болгардан оныгы белән килгән Лилия Вафина. - Рәхәтләнеп ял иттек, моннан китәсе дә килми…
- Фестивальдә чыгыш ясаган балалар өчен аеруча нык сөендем. Халык күп килгән, барысы да матур итеп киенгән, күңелләре күтәренке. Без, ветераннар, аеруча үзешчән артистлар чыгышын түземсезлек белән көтеп алабыз. Казаклар хоры чыгышын әле беренче генә күрүем. Мондый фестивальләр киләчәктә дә уздырылсын иде, - дип фикерләре белән уртаклашты Нина Гришечкина. |
Игътибар! Рус телендә параллель версиясе булганда, ru.wikinews.org сайтында күп телле яңалыклар, хисаплар һәм интервьюлар бастыру мөмкин. Өстәмә мәгълүмат өчен, Күптеллелек проекты битен карагыз.
Яңа хәбәр өстәргә
Мәкаләләр сезнең кебек укучылар тарафынан языла!
Яңа мәкалә исемен кертегез һәм мондагы күрсәтмәләргә таянып хәбәрегезне языгыз.
Формага мәкалә исемен кертегез һәм «Мәкалә ясау» (Создать статью/Create page) төймәсенә басыгыз.
Бу адым сезне бар кирәкле калыплар инде тиешле җиргә урнаштырылган һәм аларны кирәклечә тутыру турында белешмә бирелгән тирәлеккә китерәчәк. Монда текст кына язу кирәге кала.
«Үзгәрешләрне саклау» (Записать страницу/Save Page) төймәсенә басуга, хәбәрегез сакланачак. Үзгәртү дәвамында, хәбәрнең ничек күренәчәгенә «Алдан карау» (Предварительный просмотр/Preview) төймәсенә басып күз салу мөмкин. Хәбәрне язу яки үзгәртүләрне саклаудан баш тарту өчен, үзгәртүләр кертү битен ябу җитә.
Сакланылган хәбәрнең бастырылуы өчен, бәйсез мөхәррир тарафыннан тикшерүе зарур. Тикшерү өчен тапшыруга әзер булганыгыз кадәр, «Үзгәртү» (Править/Edit) функциясе ярдәмендә хәбәрегезгә бар кирәкле үзгәрешләрне кертә аласыз.
Үзгәртүләр кертү һәм экспериментлар куюда кыю булыгыз! Бар хаталы үзгәрешләр теләсә нинди мизгелдә бернинди зарарсыз кире кайтарыла яки бетерелә ала.
Яңа публикация булдыру яки инде булган берәвенә үзгәрешләр кертү теләгән берәүгә (хәтта хисап язмасы булмаган анонимнарга да) ачык. Теркәлсәгез, Викихәбәрләрдәге өлешегез үзегез сайлаган тәхәллүс астында ясалачак.
Объектив һәм тарафсыз булыгыз, нейтраль рәсми эш стилендә языгыз, бар карашларны да бирергә тырышыгыз, чыганакларыгызны китерегез.
Викихәбәрләрнең хокуки лицензиясенә туры килмәгән башка вебсайтлардагы текстларны кулланмагыз.
Викихәбәрләрдә мәкалә булдыруны адым-адым аңлатмалар бирүче Как создать статью в Викиновостях видео язманы карый аласыз.
Уңайлылыгыз өчен, проекта Махсус битләр бар. Моңа кадәр вики тирәлектә эшләгәнегез булмаса, махсус өйрәнү урынында тәҗрибә туплый аласыз. Шулай ук вики-код шпаргалкасы, хәбәрләр язу буенча гомуми киңәшләр һәм күптелле хәбәрне булдыру турында белешмәлек белән таныша аласыз. |
Кичә, 11 ноябрьдә, Биккол авылы мәдәният йортында "Киленбикә" район конкурсы зона турларының өченчесе үтте.
❮
❯
Биредә Бикколдан Физалия Билданова, Фаилә Закирова, Әхмәттән Нурисә Галимова, Зирекледән Әлфинә Кәбирова, Миңсылу Мортазина, Фомадан Минния Әһлиуллина һәм Мөзәянә Солтанова катнашып, үзләренең аш-суга, җыр-биюгә оста, уңган киленнәр булуларын расладылар. Чара исә тулаем авыл халкы өчен дә зур чара булып узды, биредә авылның барлык бергә яшәүче килен-кайнаналарын, ихтирамга лаеклы әниләрне хөрмәтләделәр.
"Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы һәм Татар Конгрессы башкарма комитетының Нурлат бүлекләре, район башкарма комитетының мәдәни үсеш бүлеге инициативасы буенча оештырылган әлеге бәйгедә 15 авылдан 21 киленбикә катнашырга өлгергән инде. Бәйгенең чираттагысы Якты Күл авылында киләсе атнада үтәчәк. |
КХЛда Гагарин кубогы өчен көрәш барганда, Югары хоккей лигасындагы командалар Брагин кубогы өчен көч сынаша. Ярымфинал раундында Ижевскиның "Ижсталь" һәм Тверьнең ТКХ командалары арасындагы соңгы уен аеруча мавыктыргыч узды.
❮
❯
Әлеге матчта "Ижсталь" командасы овертаймда 3:2 исәбе белән җиңү яулап, гомуми нәтиҗәне үз файдасына 3:0 ясап куя.
Ә аңа кадәр боз мәйданы, дөресрәге тренерлар штабы өчен билгеләнгән урын, чын мәгънәсендә сугыш кырына әйләнә. Очрашуның исәбеннән бигрәк, әлеге матчта тренерларның үзара сугышуы истә калгандыр да инде. Россия хоккей тарихында әле мондый хәлнең булганы юк иде.
Исәп 2:0 булган вакытта команда тренерлары Алексей Ждахин (ТХК) һәм Андрей Разин ("Ижсталь") үзара сугыш оештырып, азакка кадәр уеннан куып чыгарыла. Разин үзе белән командасын да алып чыгып китәргә теләсә дә, хөкемдарлар әлеге карарыннан баш тартырга күндерә.
Бүген, 3 апрельдә, командалар дүртенче тапкыр очраша. Бозда ни буласын чамалавы да кыен...
Чыганак: http://intertat.ru
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Башта аналог телевидениены июньдә сүндерергә планлаштырган иделәр. Барысы да вакытында "санлы"га җайлашырга өлгермәгәнлектән, ашыкмаска, сигналны көзен туктатырга булдылар.
Язын авыргазылыларга санлы телевидениене үзләштерергә күппрофильле колледжының 37 студенты ярдәм итте. Волонтерлар гаризалар буенча барып, ТВ-приставканы дөрес көйләргә өйрәтте, авыл урамнарында күрсәтмәле листовкалар таратты. Студентлар җәйге каникуллар вакытында да шул эш белән шөгыльләнде.
- Тәүдә безгә пенсионерлар мөрәҗәгать иткән булса, җәен дачада торучылардан яки шәһәргә күчкән, ләкин шулай да кече туган якларында вакытлыча яшәүче авыргазылылардан гаризалар килде. Аларның өйләрендә телевизорлар иске, санлы приставкасыз булмый. Егетләр шунда ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре буенча барып ярдәмгә ашыкты, - дип сөйли волонтерларның кураторы, яшьләр эше буенча баш белгеч Лиана Шаганц.
Октябрьдә районда авыл кешеләреннән тагын да күпләп гаризалар көтелә. Студентларның уку чорында буш вакыты бик булмый. Район үзәгеннән ерак урнашкан авыл биләмәләрендә яшәүчеләрне хезмәтләндерү өчен яңа волонтерларны әзерләргә булдык.
- Без киңкүләм мәгълүмат чараларында һәм Интернетта аналог телевидениесенең туктатылуы хакында күбрәк анонсларга тырыштык. Тәҗрибә күрсәтүенчә, андый хәбәрләргә кешеләр игътибарсыз мөнәсәбәттәләр. Күпләр тапшыруларның сүндерелүе хакында көне килеп җиткәч беләләр. Шуңа бөтен мәсьәләләрне дә тиз арада хәл итү өчен шул биләмәләрдә яшәүче гражданнардан мобиль волонтер төркемнәре оештырдык, - ди "санлы"га күчү буенча җаваплы, район хакимиятенең мәгълүмат бүлеге начальнигы Эльвира Зиннурова.
Яңа волонтерларны укыттылар. Һәрберсенә исеме, фамилиясе язылган индивидуаль бейджлар тараттылар. Бейджлар буенча аларның мошенник түгеллегендә инанып булачак. Өстәвенә 2-...... телефоны эшлиячәк. Аның буенча волонтерның шәхесен ачыкларга мөмкин.
А.Воронцов.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Аургазы хэбэрчесе" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Кичә республиканың иң борынгы китапханәләренең берсе 135 еллык юбилеен билгеләп үтте. Күркәм дата уңаеннан тантанага муниципаль район җитәкчелеге, республика милли китапханә вәкилләре, коллегалар килгәннәр иде.
❮
❯
1876 елда шәһәрдә бушлай ачык уку залы үзенең беренче укучыларын кабул итте. 20 елдан соң - җәмәгать китапханәсе һәм уку залы, узган гасырның егерменче елларында шәһәр китапханәсе статусын алды. Шуннан соң тагын ике тапкыр аның "титулы" үзгәрә, ә төрле буын чистайлылар өчен ул - безнең иң яраткан китапханәбез.
Безнең һәрберебез өчен иң матур һәм күркәм вакыйгалар аның белән бәйле. Бу яхшы китаплар яшәгән, безне һәрвакыт мөлаем, үз эшләрен яратып башкарган китапханәчеләр көткән йорт. 15 еллап элек биредә җирле шагыйрьләрнең һәм прозаикларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә ачкан "Ступени" һәм "Энҗеләр" әдәби берләшмәләре урын таптылар.
Бу көннәрдә генә диярлек китапханә коллективының ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелгән "Лидер" конкурсының лауреаты булганы билгеле булды. Премия югары дәрәҗәдәге мәгълүмати-китапханә хезмәте күрсәтү, туган як эше һәм басма эшчәнлеге өчен тапшырыла. Соңгы вакытта гына да чистайлылар биш тапкыр ТР Хөкүмәте, "РИТЭК" ААҖ грантларына ия булдылар. Грант ярдәме конкурсында тәкъдим ителә торган проектлар идеяләрнең яңалыгы, актуальлелеге белән аерылып торалар, аларны гамәлгә ашыру мәгълүмати-агарту характерындагы, басма эшчәнлеге, матди-техник базаны тулыландыру мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.
2005 елда Кояш Тимбикова исемендәге әдәби премия булдырылды. Шушы елларда өч җирле автор һәм журналист аның лауреатлары булдылар. Китапханә тарафыннан нәшер ителгән, шулай ук җирле авторларның республика басмаларында чыккан шигырьләр, проза әсәрләре җыентыкларын тәкъдим итүне үткәрү гадәткә керде. Яңа китаплар белән танышырга мөмкин, алар "Әдәби Чистай" бүлегендә тәкъдим ителгәннәр. Күптән түгел шактый уңышлы "Чистай укулары" дебюты үтте, бу шулай ук коллективның эш практикасына керәчәк. Чистайлылар гомумшәһәр күләмендәге чаралар үткәргән вакытта, китап укучы гаиләләрне, иң өлкән һәм яшь укучыларны тәкъдим итүне оештырганда, мөһим вакыйгаларга, юбилей даталарына туры китереп алар арасында конкурслар һәм велоузышлар уздырган вакытта республикада китапханә компонентыннан бердәнбер актив файдаланучылар.
Бүгенге көндә китапханә - кыйммәтле, сирәк басмалар, китаплар, алар белән Чистайда эвакуациядә яшәгән мәдәният, әдәбият, сәнгать эшлеклеләре файдаланганнар һәм компьютер технологияләре. Китапханәләрне компьютерлаштыру республика программасы кысаларында 39 компьютер кайтарылган, ел азагына кадәр тагын 4 куелачак. Муниципаль район китапханәләренең яртысыннан артыграгы диярлек "Электрон хөкүмәт" программасына керә алалар.
Шәһәр юбилеена әзерләнү игътибарны тагын бер юнәлешкә - туган якны өйрәнүгәюнәлтте. Туган якны өйрәнү бүлеген ачуны дәгъвалаучы бик күп фактик материал тупланган, өстәвенә, шәһәрдә "Россия туган якны өйрәнү белгечләре союзы" җәмәгать оешмасы бүлеге бар. Шәһәрдә төрле милләт вәкилләре яши, аларны гореф-гадәтләр, мәдәният, туган тел кызыксындыра. Китапханә хезмәткәрләре аларга тиешле әдәбият тәкъдим итәргә, бәлки, хәтта бүлек булдырырга әзерләр.
Тиздән чистайлыларны китапханә тарихы музее чакырачак, биредә билгеле вакыйгаларга кагылган фотоматериаллар, документаль таныклыклар, төрле елларда китапханә эшендә файдаланылган техник чаралар тәкъдим ителгән. Бүлекләрнең берсе сугыш елларында бинада урнашкан СССР язучылары әдәби фонды союзы интернатына багышланачак. Кыйммәтле экспонатларның күпмедер өлеше киң аудитория күрә алсын өчен шәһәр музейларына тапшырылган. Экспозицияне китапханә хезмәткәрләренең, укучыларның хатирәләре тулыландырачак. Болар мәдәният учреждениесенең кызыклы елъязмасына үз юлларын язган кешеләрнең ышанычлы документаль таныклыклары.
Китапханәнең төп байлыгы - кешеләр, ветераннар һәм бүгенге көндә эшләүчеләр, яшь буын, профильле белеме булган, үз эшен, үз укучыларын яраткан белгечләр. Коллективта 35 елдан артыграк китапханә директоры, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлйөзем Байбикова, методик-библиографик бүлек мөдире Лидия Андреева, хезмәт күрсәтү бүлегенең әйдәүче китапханәчеләре Любовь Клыкова, Татьяна Злыднина һәм башкалар эшлиләр. Сезгә иҗади уңышлар, сәламәтлек, күңел көрлеге һәм республикада иң яхшылар булып калуыгызны телибез. |
Милли көрәш - Сабантуйларның йөзек кашы. Гаярь егетләрнең бил алышын карарга дип олысы-кечесе җыела. Алып батырлары бер-берсен екканда түмгәкләр тигезләнгәндәй була. Сабантуйларда баш батыр ачыкланмыйча, баганага бәйләп куелган тәкә аның җилкәсенә менеп "кунакламыйча", көрәш барган мәйданнан беркем китми. Район оешканнан бирле Зәйдә әнә шулай уза Сабантуйлар. Быел Сабантуй бездә 40нчы...
❮
❯
Милли көрәш - Сабантуйларның йөзек кашы. Гаярь егетләрнең бил алышын карарга дип олысы-кечесе җыела. Алып батырлары бер-берсен екканда түмгәкләр тигезләнгәндәй була. Сабантуйларда баш батыр ачыкланмыйча, баганага бәйләп куелган тәкә аның җилкәсенә менеп "кунакламыйча", көрәш барган мәйданнан беркем китми. Район оешканнан бирле Зәйдә әнә шулай уза Сабантуйлар. Быел Сабантуй бездә 40нчы мәртәбә узачак. Әлеге Сабантуйларда кемнәр батыр калды соң?
Милли көрәшнең күп гасырлык тарихы бар һәм ул Идел буе, Урал, Россиянең төрле төбәкләрендә һәм дөньяның төрле кыйтгаларында зур популярлыкка ия. Көрәш гасырлар буе үскән һәм камилләшкән. Шуңа карамастан, аның үзенчәлеге, нәтиҗәле алымнары һәм нигезе югалмыйча саклана.
60нчы еллар уртасына кадәр милли көрәшне Сабантуйларда гына күреп була иде. Соңгы елларда турнирлар, Татарстан беренчелегенә багышланган ярышлар системалы төстә уздырыла. Бу - милли көрәш үсүгә алшарт. Спорт җәмгыятьләрендә, мәктәпләрдә, югары уку йортларында милли көрәш түгәрәкләре эшли. Районда яшь көрәшчеләрне "Зәй" спорт мәктәбе үстерә. Көрәшне үстерүгә "Ватаным Татарстан" газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге призына уза торган ярышлар зур өлеш кертә. Бу мәртәбәле турнир яшь көрәшчеләрне тәрбияләүдә зур мәктәп булып тора. Әлеге турнирга ел әйләнә әзерлек эше бара, аңа сайлап алу өчен урыннарда махсус турнирлар оештырыла. Бездә әлеге сайлап алу турниры - Ринат Фәрдиев истәлегенә узган ярыш. Мондый турнир районда дүртенче мәртәбә оештырыла. Муса Җәлил призына узучы турнирны олимпиада ярышларына тиңләрлек. Әлеге мәртәбәле турнир географиясе елдан-ел үсә. Ярышта чемпионнарның төшеп калуы, бернинди исеме булмаган спортчыларның чемпион булу очраклары да еш була. Быелгы турнирда республика, чит төбәкләрдән килгән 450 көрәшче үзен сынады.
Районда милли көрәш үсеше 70нче еллар уртасына туры килә. Зәйдән бу чорда Россия күләмендә үзләрен сынаган көрәшчеләр үсеп чыкты. Алар - Исмәгыйль Баязитов, Шамил Сәлахов, Максим Васильев, Раиф Сәхабетдинов, Әлфис Йосыпов (1989 елда Татарстан чемпионы).
Әлеге алып батырларының һәрберсе турында аерым язарлык. Район Сабантуена килгәндә, 40 ел эчендә иң күп батыр калган көрәшче - Максим Васильев. Ул 9 мәртәбә Сабантуй батыры булды (1982-1986 һәм 2005 елларда). Максим Петрович - өч мәртәбә Россия чемпионы, өч мәртәбә "Ватаным Татарстан" газетасы призына үткән турнир чемпионы һәм бер мәртәбә Татарстан чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы. Аңа үҗәтлек, сабырлык, яңа алымнар үзләштерү, хаталардан сабак алу кебек сыйфатлар хас. Ул - оста тренерлар Илфат Имамиев, Азат Хәйруллиннар кулы астында шөгыльләнгән көрәшче. Тәүге мәртәбә Түбән Биш авылы Сабантуенда батыр кала. Максим Петрович көрәш келәмендә үзен озак саклый алды. Хәзер ул үзе көрәшчеләр әзерли.
Зәй данын яклап күп мәртәбәләр бил алышкан, зур җиңүләр яулаган Раиф Сәхабетдиновка да аерым тукталырлык. Ул сигез мәртәбә Зәй Сабантуйлары батыры (1991-1998 елларда), Муса Җәлил призына үткәрелгән турнирларның өч мәртәбә авыр үлчәүдә, ике мәртәбә баш, бер мәртәбә икенче батыры булды. Шактый яшь көрәшчеләрнең кумиры ул.
Зәй көрәше тарихына мәрхүм Исмәгыйль Баязитовны алтын хәрефләр белән язарлык. Районда милли көрәшне пропагандалау эшен беренчеләрдән башлаучы ул. Белгечлеге буенча физик булган педагог Югары Пәнәче мәктәбендә көрәш түгәрәге алып бара һәм район өчен шактый көрәшчеләр, спортчылар үстерә. 1977 елда Татарстан чемпионы була. Исмәгыйль ага республикада беренчеләрдән булып "Россиянең спорт остасы" исеменә лаек була. Зәйдә биш мәртәбә Сабантуйның баш батыры була. Югары Пәнәчедә ел саен аның истәлегенә көрәш турниры уза. Яшь көрәшчеләрне чарлау өчен менә дигән бил алыш ул.
Пәнәче яклары - көрәшчеләр, спортчыларга бай төбәк. Әлеге төбәктән милли көрәш буенча Россия спорт остасы Шамил Сәлахов өч мәртәбә Сабантуйның баш батыры калды (1977-1980 елларда). 19 яшьтә Россия чемпионы булган көрәшче ул. 1972-1973 елларда зурлар арасында - Татарстан чемпионы,1974 елда ирекле көрәш буенча югары уку йортлары арасында узган көрәш бәйгесендә җиңүче, Идел буе хәрби округы, 1977 елда СССР Кораллы Көчләр чемпионы булды. Шамил Салихович көрәшче буларак кына түгел, ә милли көрәшне, спортның милли төрләрен үстерүгә үзеннән биниһая өлеш кертте. Ул спорт ветераны Гамир Таҗетдинов белән республикада беренчеләрдән булып спортның милли төрләрен үстерүгә булышлык итү федерациясен булдыра.
XXI гасыр татар көрәше тарихында Зәй Сабантуе чемпионы исемен дүрт мәртәбә Илфат Әшрәпов яулый (2000-2003 елларда). Илфат 1999 елда Муса Жәлил призына үткәрелгән турнирда - призер, 2000 елда Данил Галиев призына үткән бәйгедә чемпион була. Марс Шәрәфетдинов, Флер Ногманов, Әлфис Йосыпов, Петр Анисимов, Мансур Минһаҗев, Фәнил Хәйруллин, Илсур Зыятдинов, Әнвәр Гыйләҗиев, Айнур Шәфиев берәр мәртәбә батыр калдылар. Яшь көрәшчеләребез дә сынатмый. Узган ел Сабантуй батыры булып Сармашбаштан 18 яшьлек Радик Сәлахов калды. Ул - район гына түгел, республикада иң яшь баш батыр. Әлеге яшь көрәшчегә зур өметләр багларлык. Радик узган ел Казанда милли көрәш буенча яшүсмерләр арасында узган республика, Уфада Россия беренчелеге һәм чемпионатында җиңүче булды. Районда өлкән һәм урта буын көрәшчеләргә алмашка яшь буын килә. Буыннар чылбыры өзелми, димәк.
Алда - 40нчы Сабантуй. Чал гасыр белән бүгенге көнне тоташтыручы быелгы Сабантуйда батыр булып тарихка кем кереп калыр? Өлкән, урта буынмы, әллә яшьләрме?.. Моны вакыт күрсәтер...
Редакциядән: Хөрмәтле укучылар! Әлеге язма белән газетабызда һәм сайтта районда милли көрәш тарихы, аның үсеше, келәм батырлары турында мәкаләләр бирүне башлыйбыз. Сездән язмалар көтеп калабыз. |
Казан (Идел буе) федераль университеты Webometrics югары уку йортлары дөнья рейтингында 100дән артык (узган елгы 977нче урыннан быел 834нчегә) пунктка күтәрелгән.
Webometrics дөнья буйлап барлыгы 27 мең югары уку йортын тикшергән. Россия югары уку йортлары арасында беренче меңлеккә бары сигез (КФУ сигезенче) югары уку йорты гына эләккән.
Webometrics рейтингы (яисә Ranking Web) — Cybermetrics Lab лабораториясе продукты. Ул Испаниянең (National Research Council (CSIC) Милли тикшеренү советы составына керә. Рейтинг нәтиҗәләре 2004 елдан башлап елга ике тапкыр (гыйнвар һәм июль ахырларында) басылып чыга.
Рейтингны төзегәндә беренче чиратта югары уку йорты сайтында басылган материаллар, шулай ук әлеге материалларның башка чыганакларда куллануы исәпкә алына.
Webometricsның максаты – “ачык белем бирү”. Шул вакытта теләсә кайсы студент дөньяның теләсә кайсы урынында теләсә кайсы югары уку йортында укый алачак. |
Чәршәмбе көнне районның 41 укучысы "Татнефть-арена" боз сараенда узган Республика чыршы бәйрәмендә катнашып кайтты.
❮
❯
Алар арасында уку һәм спорт алдынгылары, опекага алынган, авыр тормыш ситуациясенә эләккән, коррекцияләүче интернат-мәктәп балалары бар иде.
- Быелгы бәйрәм "Татарстанда хыяллар тормышка аша" темасы астында узды, - ди район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Фәния Мифтахова. - Бәйрәмдә республика башылыгы Рөстәм Миннехановның котлавын Премьер-министр Илдар Халиков җиткерде. Аннан чара эстрада җырчылары, танылган иҗат һәм спорт коллективлары, "Пицца" төркеме чыгышлары белән дәвам итте. Бәйрәмдә катнашучыларның һәркайсына ел символы булган уенчыкка тутырылган бүләк җыелмасы тапшырылды. |
3 март якшәмбе көнне Кукмара мәдрәсәсендә инде күркәм традициягә әверелгән “Мөслимәләр бәйгесе” дигән бәйге үткәрелде. Оештыручылар үз алдына түбәндәге бурычларны куйган иде:
— шәкертләрнең мәдәни тормышын төрләндерү, аларның ялын күңелле оештыру, иҗадый потенциалларын үстерү;
— мәдрәсәдә өйрәнелүче фәннәр буенча белемнәрен ныгытып, шәкертләрдә ислам дине йолаларына, халкыбызның гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту;
— татар телендә аралашуга игътибар юнәлтү.
Бәйгедә 4 команда катнашты: Кукмара мәдрәсәсеннән “Кукмара мөслимәләре” командасы, Казан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсеннән “Нәсыйхәт” командасы, Балтач мәдрәсәсеннән “Хәят” һәм Мамадыш мәдрәсәсеннән “Иман нуры” командалары.
Бәйге башында һәр төркем шигъри юллар ярдәмендә тамашачыларны сәламләде, вәгазьләп тә, шаярып та алып, бик кызыклы итеп үзе белән таныштырды.
2019 ел Татарстан мөфтияте тарафыннан “Тәфсир елы” дип игълан ителү сәбәпле, икенче конкурс тәфсир фәне белән бәйле булды. Бәйгенең шушы өлеше 2 өлештән торган Викторина рәвешендә узды, ә биремнәр шундый булды: 1) җирәбә буенча һәр команда 1 кыска сүрәнең тәфсирен сөйләп бирергә тиеш иде; 2) һәр командага Корьәннең ахыргы 12 сүрәсеннән экранда гарәп телендә бер яки берничә аять күрсәтелде. Командалар шул аятьләрнең кайсы сүрәдән булганын һәм тәрҗемәсен әйтеп бирергә тиеш иде.
Өченче конкурс “Абыстайлар Коръән мәҗлесендә” дип аталды. Аның шарты буенча һәр команда тәкъдим ителгән 4 мәҗлес төренең берсен кыскача үткәреп күрсәтергә тиеш иде (“Искә алу мәҗлесе”; “Бәбәй ашы”; “Корбан ашы”; “Яңа йортка керү уңаеннан үткәрелә торган Коръән ашы”).
Алдагы конкурста катнашучылар әбиләребезнең элеккеге бер шөгылен искә төшерделәр: командалар бу юлы җеп эрләү буенча ярыштылар. Һәр төркемнән бер вәкил үзләре белән алып килгән матур итеп бизәлгән кабада билгеләнгән вакыт эчендә җеп эрләп күрсәтергә тиеш иде.
Бәйгенең бишенче өлешендә һәр команда “Ялган вә хәйлә” темасына гыйбрәтле дә, мавыктыргыч та сәхнә күренеше тәкъдим итте.
“Ботка осталары” дип исемләнгән конкурста катнашучылар аларга тәкъдим ителгән 8 төрле ярманы танып, Жюри хөкеменә тапшырырга тиеш булды.
Бәйгенең ахыргы “Зәвыклы мөслимә” дип аталган өлеше мөслимәләрнең киемнәренә багышланган иде. Әлеге конкурс шарты буенча һәр команда мөслимәләргә хас өч төрле кием үрнәге күрсәтергә тиеш булды: 1) Көндәлек кием үрнәге; 2) Спорт киеме үрнәге һәм 3) Бәйрәм киеме үрнәге.
Гомум нәтиҗә буенча командаларның җыелган баллар саны чама белән бертигез булды. Ике-өч балл аерма белән генә беренче урынга Мамадыш мәдрәсәсе лаек булды, икенче урында – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, өченчедә – Балтач һәм Кукмара мәдрәсәләре.
Бәйгедә аерым юнәлешләр буенча да иң яхшы командалар билгеләнеде:
— Тәфсир фәнен иң яхшы белүчеләр – “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.
— Коръән мәҗлесен иң оста үткәрүчеләр – Мамадыш мәдрәсәсе.
— Халкыбызның гореф-гадәтләрен иң яхшы саклаучылар – Кукмара мәдрәсәсе.
— Иң зәвыклы мөслимәләр – Балтач мәдрәсәсе.
Урыннар билгеләнеп, “иң-иңнәре” күрсәтелсә дә, иманлы мөэминнәр өчен бу, әлбәттә, шул хәтле принципиаль нәрсә түгел. Иң мөһиме – төрле төбәкләрдә яшәүче мөслимәләр күрештеләр, аралаштылар, бер-берсенең хәлен белделәр, күңелләрен баеттылар. Хәзрәти Галинең радыйәллаһү гәнһү бер хикмәтле гыйбарәсендә билгеләп үтелгәнчә: “Әгәр кемдер Аллаһ каршында нинди урын алып торганын белергә теләсә, үз йөрәгендә Аллаһ нинди урын алып торганына карасын…”.
Шунысы шиксез: мондый чаралар безгә бик кирәк. Шуңа да саубуллашканда бәйгедә катнашкан мөслимәләр бер-берсенә ягымлы карап һәм елмаеп: “Киләчәктә дә шулай аралашып, изге эшләрдә ярышып яшәргә насыйп булсын!” – дигән теләген җиткерделәр.
Бәйге ахырында барлык катнашучыларга һәм аларның җитәкчеләренә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан исә мәдрәсә ашханәсендә оештырылган кичке ашта фикер алышканнан соң, мөслимәләр бер-берсенә җылы сүзләрен җиткереп таралышты. |
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллите директоры Әлфирә Әкбәрова тулай торак турында нәкъ менә шулай ди. Аны төзекләндерү белән шөгыльләнүче төзүчеләрнең дә фикере шундый.
❮
❯
Әйтергә кирәк, корылма эчтән дә, тыштан да нык үзгәргән.
80нче елларда салынганга, бина күптәннән капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ иде. Республика Президенты Алабугага килгән вакытта, шәһәр һәм уку йорты җитәкчелеге аның бу эшкә чаралар бүлеп бирүдә булышуын сорады. Рөстәм Миңнеханов ризалыгы белән тулай торакны төзекләндерүгә 80 миллион сумга якын акча бүленде.
− Бүгенгә бинаның сул канаты тулысынча әзер, җиһаз җыелган, аш бүлмәсендә плитәләр урнаштырасы гына калды. Ул тапшырырлык, − ди мастер Николай Игнатьев.
Ә менә уң як өлешендә эш җитәрлек әле. Хәзергә анда иске тәрәзәләр алынып, яңалары куела, буяу һэм электр-монтажлау бара. Сентябрьгә эшне тәмамларга ниятлиләр. Иң мөһиме - финанслауда һәм төзелеш материалларын китерүдә өзеклек булмасын.
Ишегалды ягыннан фасадны бизиләр, урам яктан инде эше беткән. Бинаны җылы керамогранит белән тышлыйлар, шуңа күрә ул матур да, җылы да булачак.
− Башта фасадны бүтәнчә ясарга тәкъдим иткәннәр иде, икенче төрле чимал каралган иде, әмма ахыргы варианттан барысы да канәгать калды, − ди Николай Игнатьев.
Тулай торак түбәсен тулысынча яңартканнар, инженерлык челтәрләре, җиһазлар алыштырылган. Бинаның һәр катында сигезәр душ бүлмәсе куелачак. Николай Игнатьев сүзләренә караганда, тулай торакка алдагы 30-40 ел эчендә капремонт кирәк булмас.
− Һәр бүлмә икешәр кешегә исәпләнгән, студентлар өчен бу психологик яктан да, гигиена ягыннан да бик яхшы. Элек дүртәр яшиләр иде. Урыннар читтән торып укучылар өчен дә җитәрлек, аларга хәзер сессия вакытына фатир эзләргә кирәк булмаячак. Тулай торакта барлыгы 350 кеше урнаша ала, − дип сөйли Әлфирә Әкбәрова. |
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көндәлек тулай савым 70 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савыла. 2014 елгы күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимрәк һәм безнең район бүген республикада уналтынчы урында. Тулай савым 2013 елгы белән чагыштырганда 3,3 тоннага кимрәк. Һәр сыердан савым алу буенча...
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында көндәлек тулай савым 70 тонна тәшкил итә. Һәр сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савыла.
2014 елгы күрсәткечләр узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда кимрәк һәм безнең район бүген республикада уналтынчы урында. Тулай савым 2013 елгы белән чагыштырганда 3,3 тоннага кимрәк.
Реклама
Һәр сыердан савым алу буенча лидерлар - "Әсән" ширкәте (26 кг), "Татарстан" агрофирмасы (16,9), "Красная заря" (15), тулаем сөт җитештерү буенча - "Бөреле", "Татарстан", "Серп и молот", "Битаман". Фермаларда алынган сөтнең яртысы диярлек алар өлешенә туры килә. |
Бу айда – Бөек Октябрь революциясенең 100 еллыгы. Шул уңайдан «Казан утлары» журналы редакциясендә бер төркем тарихчы галимнәребез «түгәрәк өстәл»гә җыелды.
Фикер алышуда Индус Таһиров, Рафаэль Хәкимов, Илдус Заһидуллин, Ленар Гобәйдуллин катнашты. «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак Ибраһимов алып барды.
Илфак Ибраһимов:
– «Бөек Октябрь революциясе – ХХ гасырның иң әһәмиятле тарихи вакыйгасы. Ул кешелек үсеше тарихында олы борылышка сәбәпче булды». Мондый бәяләмәне, әлбәттә, СССР дәүләте тарихы, фәнни коммунизм дәреслекләреннән укып «белгән» идек. Төп яңалык булып, дөньяда колониаль системаның җимерелүе, социалистик дөнья илләре барлыкка килүләр дәлилләнде. Бөек түнтәрелештән соң 100 ел эчендә төрледән-төрле түнтәрелешләр булды... Социалистик дөнья системасы тәмам таркалды. Хәтта революциянең бишеге Рәсәй – СССР үзе дә унбишкә бүленде. Без – шул дәүләттә туып, шуның кануннары белән яшәп үскән буын. Әлеге бөек, бәлки гыйбрәтле вакыйгаларның шаһиты булдык. Әтиләребез, бабаларыбыз шәһитләре булдылар... Чыннан да, кешелекнең үсеше алгарышында төп вакыйга идеме Октябрь... Әллә, киресенчә, үсеш-алгарышны акрынайттымы ул?
Индус Таһиров:
– Октябрь революциясе турында шулкадәр бер-берсенә каршы күп нәрсәләр язылган ки, кайвакыт аларның кайсы дөрес, кайсысы дөрес түгел икәнлеген билгеләү дә кыенлаша. Өстәвенә аңа капма-каршы бәя бирелә килә. Берәүләр аны хуплый, икенчеләр исә хурлый.
Ләкин, ничек кенә булмасын, Октябрь – дөньяның астын-өскә китергән вакыйга. Аңа күз йомып карау мөмкин түгел. Әлеге вакыйгаларның шаһиты булган Америка журналисты Джон Рид аны дөньяны тетрәткән ун көн, дип бәяләгән иде.
Чыннан да, Россиядәге Октябрь вакыйгаларыннан соң күп илләрдә төрле рәвештәге сыйнфый күтәрелешләр, революцияләр барлыкка килә. Аларны большевиклар, шул исәптән Ленин үзе, дөньякүләм пролетар революциясенә юл ачкан вакыйга рәвешендә бәяли.
Ләкин бу ялгыш фараз булып чыкты. Бернинди дөньякүләм революция дә булмаган. Алай гына да түгел, Октябрь нәтиҗәсендә барлыкка килгән Көнчыгыш Европа илләреннән торган социалистик система юкка чыкты. Коммунизм идеясе үзенең тормышка ашырылмастай хыял икәнлеген күрсәтте.
Бу революция Россия өчен котылгысыз идеме, әллә аның альтернатив вариантлары бар идеме? Моңа җавап табу өчен, 1905-1907 ел революциясенә тиешле һәм объектив бәя бирү зарур. Тукаебыз юкка гына: «Уяндык без бишенче елның бер таңында», дип язмаган. Шул революция елларында ил, аның халкы уяна, чын-чынлап яңача яшәү юлына баса. Көчәйгәннән-көчәя барган революцион хәрәкәт аркасында Николай II 17 октябрь Манифестын игълан итәргә мәҗбүр була. Ул моны теләми, ләкин тарихи мәҗбүрияткә буйсынмый кала алмый.
Ләкин шушы документның авторы О.Ю.Витте әйтүенчә, аның өчен ул революция әйтерсең лә бөтенләй булмаган. Әйтерсең, шушы революция нәтиҗәсендә Дума да, сәяси партияләр дә, иҗтимагый оешмалар да барлыкка килмәгән, гомумән, ил демократия юлына басмаган.
Ул бу үзгәрешләрне демократик Россиянең революцион таңы рәвешендә кабул итә алмый. Һәм тарих таләбенә буйсыну урынына революциядә катнашучыларга карата репрессияләр җәелдереп җибәрә, илне дар агачлары белән бизи. Күпләрне аттыра, астыра, сөрә. Илне канга батыра. Һәм шуның белән үзенә үлем карары да чыгара. Ул карарда тик аны башкаруның датасы гына күрсәтелмәгән була. Анысын инде 1917 ел билгели. Һәм карар бер елдан соң тормышка ашырыла.
Әйе, тарихта соңга калырга ярамый. Ул соңга калучыларны каты җәзага тарта. Николай II соңга кала һәм шуның аша илне яңа революциягә китереп җиткерә. Әгәр ул, беренче революциядән соң, тиешле нәтиҗәләр ясап, сәяси партияләр белән аңлашып, ил белән идарә итүне Думага тапшырган булса, Россия, Англия кебек, конституцион монархиягә әверелгән булыр иде. Тик менә үткәнне кире кайтарып булмый. Буласы булып, властька большевиклар килә.
Рафаэль Хәкимов:
– Октябрь революциясе – дөнья тарихында ХХ гасырның иң зур вакыйгасы. Хәзер аны рус революциясе, диләр. Кайберәүләр Троцкийны күтәрә. Тик барыбер революциянең төп символы ул – Ленин. Хәзер ул аерым күләгәдә калды. Күбрәк Сталинны күтәрәләр. Анысы аңлашыла. Сталин үзе дә Явыз Иванны, Пётр I не күтәргән. Инде үзе шулар исемлегенә кушылды. Демократия бетеп барганда, шундый шәхесләрнең калкып чыгуы табигый. Бу сафларга Столыпинны да кертергә була. Революцияне искә төшерү ул – Ленинны кайтару. Дөньяны үзгәртүдә кайберәүләр аны хәтта Чыңгызхан белән чагыштыра. Чыннан да, аның бөтен дөньяга тәэсир итүен инкарь итеп булмый. Андый шәхесләрне әле табарга кирәк.
Бездә перестройка башлануга, Ленинны оныттылар. Марксны алып аттылар. Әле ярый һәйкәлләре сакланды. Ә Европада Неоленинизм дигән фән бар. Аны өйрәнәләр. Марксизм югалмады. Алар, тарихта булган, хезмәтләр язып калдырган шәхесләр буларак, әле дә өйрәнелә һәм өйрәнергә кирәк тә. Францияне әйтәсе дә юк. Иң акыллы фәлсәфәчеләре, тарихчылары барысы да – йә коммунистлар партиясеннән чыккан, йә бүген дә Ленинны, Марксны хөрмәт итеп яшәүче кешеләр. Кимчелекләрен барысы да белә, шул ук вакытта тәэсирләре белән дә килешми мөмкин түгел.
Социалистик дөнья җимерелде, дип әйтәләр. Әмма нинди социализм турында сүз бара соң? Ул бит инде Сталин китергән социализм. Ленин үз юлын ничек дәвам иткән булыр иде, без белмибез. НЭП килеп чыга, Ленин Швейцариядә, Швециядә озак яши. Швеция үзен социалистик илгә саный. «Бездә чын социализм», диләр. Австрия гербында тәпиләренә урак белән чүкеч астырылган кош сурәтләнгән. Анда социализмны хөрмәт итәләр. Ә без таптап киттек. Бездә чын социализм да булмады. Сталин тоталитаризмы килде. Без социализм җимерелде, дисәк тә, социалистлар бар, алар хәрәкәте төрле илдә бик көчле һәм аларның тәэсире бик көчле булды. Рус революциясенә карап, капитализм да бик каты үзгәрде, күп нәрсәне үзенә алды. Мәсәлән, социаль яклау ул – шуның бер мисалы, социализмның тәэсире. Капитализм үзе дә үзгәрештә.
Сәбәпләргә килгәндә, монархиянең заманы бетте. Николайны бүген изге дип күтәрмәкче булалар. Ә ул, «сербларны яклыйм», диептерме, Беренче Бөтендөнья сугышына кереп чумган кеше. Анда патша түгел, генераллар сугышырга тиеш. Ул сугышта йөри, үз илендә сәяси буталчык бара. Распутин өендә хакимлек итеп утыра. Рәсәй буйлап хлыстовщина дине котыра. Кеше хәзер аның коточкыч дин икәнен белми дә. Әгәр илдә Конституцион монархия төзелгән булса, бәлки, революция дә кирәк булмас иде. Шул ук вакытта революция ул – түнтәрелеш кенә түгел, ул – террор да, гражданнар сугышы да. Бу күренешләр – шулай ук гражданнар сугышының бер өлеше. Питирим Сорокин үзе революциягә катнаша, «Русская революция» дигән калын гына китап та яза. Ул соңыннан – кире кайтыш – реакция башлана, дип яза. Сталин ул – шушы реакция инде. Һәр революциядә чигенү була. Дантон: «Бөтен революциянең мәгънәсе ул – милек бүлешү, шуның белән революция бетә», – дип әйтә бит. Бүлеп бетергәч, реакция башлана. Перестройка үзе дә, революция сыман, ул шушы революциянең коточкыч дәвамы. Бу заманда милләтләрнең иң акыллы, зыялы катлавын кырып бетерәләр.
Революция ник кирәк, дигәндә (Француз, Германия, Рәсәй революцияләре булды), зур тарих, дөнья тарихы күзлегеннән караганда, һәр дәүләт урта гасырдан китәргә тиеш иде. Капитализм килеп чыга икән, урта гасырдан арыну шуннан башлана.
Рәсәй революциясез үзгәрә алмас иде. Британиядәге кебек йомшак кына акыллы үзгәрешләр кертсәләр, бәлки, ниндидер уңышка ирешә алган булырлар иде дә. Эшләр алай бармады. Революция ул – урта гасырдан тизләтеп китү юлы. Әмма бездә бу процессны Сталин кире бора. Шул сәбәпле, без бүген дә урта гасырдан ерак китә алмадык, ул кире кайтты. Бөтен схоластикасы белән иң күренә торган дин янә алгы планга чыкты, икътисадта деиндустриализация бара. Күп тармаклар юкка чыкты. Аның каравы, хәрби тармак үсә.
Илдус Заһидуллин:
– Европада тарихның яңа чорын Беренче Бөтендөнья сугышыннан, ягъни 1914 елдан башлыйлар. Әлбәттә, бу хронология Русиядә булган Октябрь революциясенең дәрәҗәсен киметми. Революциянең җиңүенә, бер яктан, хакимиятнең көчсезлеге, икенче яктан, халыкның гадел һәм тигез тормыш турындагы хыялы сәбәпче иде. Әлеге хыялны тормышка ашырырга тырышканда, СССРның үрнәге, халыкның көчле дәүләт төзү үрнәге, капиталистик илләргә зур йогынты ясады, капиталистларны эшчеләр белән килешүләргә этәрде, бу күренеш кешелек дөньясында зур үзгәрешләргә китерде; бүген алдынгы Европа илләрендә гади кешеләрне социаль яктан яклауның югары дәрәҗәдә булуында социалистик идеологиянең йогынтысы барлыгын танымый мөмкин түгел. Кызганычка каршы, СССРдагы тирән кризис әлеге идеяне чүплеккә чыгарды. Сәбәбе – коммунистлар хакимиятенең үзгәрешләрне кабул итә алмавы, аларны җитәкләргә көче калмау, хакимияттәге торгынлык. Кытай исә социалистик идеаллардан да ваз кичмәде, реформалар да үткәрде һәм бүген иң тиз үсеп баручы илләр сафында.
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң ике поляр дөнья формалашты, СССР таркалгач исә, АКШ бердәнбер лидер булып калды. Бәлки шуңа күрәдер, без үзебезне ничектер кимсетелгән итеп тоябыз. Нишлисең, көчленеке – замана.
Ленар Гобәйдуллин:
– Теләсә кайсы тарихи процессның ике яки берничә яклы бәяләнүе табигый күренеш. Шул исәптән, Октябрь революциясен дә озак еллар прогрессив күренеш буларак күкләргә чөеп мактадылар, әмма хәзер исә заманында һәр шәһәр, район, авылда әлеге «бөек көн» уңаеннан оештырылган демонстрацияләрне дә тарихта гына калды дияргә була. Алай гына да түгел, кайчандыр бу датаны белмәү зур гаеп саналса, хәзер белүчеләрнең саны да елдан-ел азая.
1917 елда илнең Советларга күчүе уңаеннан, Казан шәһәрендә басылган иң күп тиражлы газета «Кояш»: «3 ноябрьдә, көндез сәгать 2дә Театр мәйданында, Дворянски собрание алдында Революция штабы тантаналы рәвештә властьны Эшче, солдат вә крестьяннар советына бирде. Иң әүвәл Ершов сөйләп, хәзер властьның бөтен халык кулында булганын, моннан соң чын хөрриятнең мәйданга чыгачагын бәян кылды. Башкалар да шул рухта сөйләделәр. Соңыннан музыка илә солдатлар таралды», – дип кыска гына хәбәр бастыра. Үзем яшәгән Арчада Совет власте 1917 елның 8 ноябрендә Шәһәр Думасының бинасында игълан ителә, шунда ук хәрби-революцион комитет та урнаша. Әмма бу дата белән генә тарихи процессны икегә бүлеп кую бик үк дөрес түгелдер, чөнки Россия һәм шул истәптән татар халкы тарихында да хәлиткеч вакыйгалар соңрак, 1918-1920 елларда була.
Дөрестән дә, революция бөтендөнья илләренә йогынты ясады, Россия капиталистик үсеш юлыннан йөз чөереп, социализм юлына аяк басты. Эре колхоз-совхозлар төзелде, сәнәгать оешмалары калкып чыкты, дөнья күләмендәге фәнни ачышлар Октябрь революциясеннән соң аеруча саллы булды. Шуның өстенә социаль революция һәм пролетариат властеның «тәхеткә» менүе татар хезмәт ияләренә, гади эшче һәм крестьянга үзләрен танытырга юл ачты. Революциягә кадәр университетта берән-сәрән генә морза баласы укыса, түнтәрелештән соң эшче-крестьян яшьләре дә әлеге уку йортына күпләп агыла башлый, дөньяви белемле татар егет һәм кызларының саны арта. Гомумән, революция татарларга, мөхтәрәм язучыбыз Галимҗан Ибраһимов язганча, «түбәннән, тормышның төбеннән» күтәрелергә мөмкинлек бирә... Мисал өчен, аерым төбәкләрне күз алдында тотсак, 1920 елның 14 февралендә Арчада өяз крестьяннарының съезды ачыла, анда 300ләп делегат катнаша, шул ук елның 10 маенда Арча өяз коммунистларының беренче конференциясе оеша. Болар барысы да гади авыл кешесенә үзләрен күрсәтергә, ниндидер фикер әйтергә мөмкинлек биргән... Әлеге «бөек» вакыйганың революциягә кадәр үк булган уңай күренешләргә тагын да киңрәк юл ачуын танырга кирәк. Ул да булса татар авылларында оешкан кооперацияләр. Белүегезчә, совет чорында кулланучылар кооперациясе үсеш алды, ә татар кооператив хәрәкәтенең төбе-тамыры патша Россиясендә ята.
Соңгы елларда өлкән буын кешеләреннән: «Без коммунизм төзергә хыялландык, ә коммунизмда яшәгәнбез икән инде...» – дигән фикерне еш ишетергә туры килә, алар үзләренең совет хакимияте чорында яшәгән вакытын сагына. Чөнки күпләрнең бабалары революциягә кадәр ат һәм сыерлар тотса, совет чорында һәр гаиләдә берәр сыер, дистәләгән сарык асралса, хәзерге вакытта күпләрнең кәҗә карарлык та мөмкинлеге юк... Газета-журнал тирәсендә хезмәт куючылар исә мул итеп каләм хакы алган вакытларын матур әкият итеп сөйли.
Революциядән соң татар халкы завод-фабрикаларга эшкә күбрәк агыла, шуның нәтиҗәсе буларак, Казан һәм башка шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребезнең саны арта. Урта гасырларда татар шәһәре булган, 1552 елда яулап алынып, революциягә кадәр бер дистә чамасы гына татар яшәгән Арча Совет чорында чын мәгънәсендә татар эшчеләр посёлогына әверелә. Мәгълүм ки, бүген анда яшәүче халыкның 92% татар халкы тәшкил итә.
Революция елларында Россиянең һәр җирендә канкойгыч вакыйгалар булып уза. Үзем яшәгән төбәктә 1918 елның 25 октярь – 15 ноябрь көннәрендәге «Арча фәтнәсе», ягъни Арча ягы крестьяннары кузгалышы әнә шундыйлардан. Шәһәр кешесен ашатабыз, дип авыл агаеннан мәҗбүриләп икмәкне тартып ала башлагач, крестьяннар, бөтенләй азык-төлексез, мал-туарсыз калабыз, дип шикләнә. Шулай итеп, Олы Мәңгәр волосте крестьяннары халыктан азык-төлек җыеп йөрүче отрядны коралсызландыра, икмәк туплау пунктларын талый. Казан, Лаеш, Мамадыш өязләрендә татар крестьяннары оештырган сәнәкчеләр восстаниесендә Күпербаш, Наласа, Казанбаш, Мәтәскә, Өчиле, Иске Йорт, Әзәк авыллары крестьяннары катнаша. Казаннан җәза отрядлары чакыртыла, баш күтәргәннәргә җәза салымнары кертелә. Сәнәкчеләр урманнарга кача, Кызыл Армиягә барудан баш тартканнар белән берләшә, аклар ягына күчә. Шуның өстенә, 1918 елда арчалылар, Азин җитәкләгән Көнчыгыш фронтның Арча төркеме гаскәре составында да сугышып, Казан шәһәрен һәм губернаны акгвардиячеләрдән азат итү сугышларында катнашырга мәҗбүр була. Вакыйгалар кызганнан-кыза: 1919 елның язында Арча, Әтнә, Мәңгәр, Яңа Кишет, Балтач волостьлары һәм Арча шәһәре сугыш хәлендә, дип игълан ителә.
Алда уңай дип саналган күренеш зур фаҗига һәм югалтулар – «сират күпере» аша гамәлгә куела, дип язсак та дөрес булыр. 1929 елда колхозлаштыру чамасыз кызу темплар белән бара. Бу хәлле крестьяннарның йорт-җирләрен, милекләрен конфискацияләү, Себергә сөрү юлы белән эшләнә. Мәчетләр мәктәп-клубларга әверелдерелә. Бер Чүриле волостенда гына да 22 мәчет ябыла. Мәмсә волостенда 200 кеше кулак дигән ярлык белән Себергә куыла. 1930 елда колхозлар оештыруга каршы хәрәкәт көчәя. Күпчелек урыннарда аны дин әһелләре җитәкли. Кәче, Наласа, Югары Әзәк авылларында рәсми хакимияткә каршылык бигрәк тә көчле була. 1930 елда Сикертәндә колхоз таратыла, баш күтәргән халык амбардагы чәчүлек орлыкны бүлгәләп бетерә. 1931 елда кулаклар Масрада авыл советы рәисен утка ыргыта. Ашабаш авылында колхоз фермаларына, каралты-кураларга ут төртәләр. 1930 елда колхоз рәисе Ахунның (Гариф Ахуновның әтисе) кулаклар тарафыннан үтерелү вакыйгасын укучыларыбыз яхшы белә. Мондый мисалларны бик күпләп китерергә булыр иде. Шулай ук завод-фабрикалардагы коточкыч авыр хезмәтнең дә авылдан күченеп пролетариатка әверелгән элекке крестьян тарафыннан башкарылуын онытырга ярамый.
Колхозларга тукталыйк. 1990 елларда Россиядә, соңрак бездә «Уртак малны эт җыймас», дип элекке колхоз-совхозлар таркатылды, аларны эре агрохолдинглар басып алды, соңрак крестьян-фермер хуҗалыклары мактала башлады. Әмма хәзер күрәбез: кайда элеккеге колхоз системасы яши, шунда авыллар хәллерәк, аларга юкка чыгу, мәктәпләргә дә ябылу куркынычы янамый.
Түнтәрелеш зур корбаннар сорый, илнең дә үсешен берничә елга артка сөйри. Бары тик үткәннән гыйбрәт һәм сабак ала белергә кирәк. Күпчелек фаҗигаи хәлләр, сабак ала белмәү сәбәпле, яңадан кабатлана...
Илфак Ибраһимов:
– Октябрь революциясе казанышларын Рәсәй империясенең 1913 елгы күрсәткечләре белән чагыштырып күрсәтү модада иде. Хәзер исә, СССР таркалгач чирек гасырдан соң, без казанышларыбызны 1990 ел белән чагыштырабыз. Баксаң, әле ул нәтиҗәләргә ирешә алганыбыз да юк икән. Әлбәттә, хәрби оборона комплексы үсешен исәпкә алмаганда. «Без кемнәр һәм кая таба барабыз?» дигән сорау туа бит?
Рафаэль Хәкимов:
– Безнең алда бүген дә шул ук максат – урта гасырдан китү тора. 1913 елда урыста да, татарда да капитализм яхшы гына кузгалып киткән була. Бу бик кызык, татарда капитализм Европача түгел, ә авыл җирлегеннән башлана. Гадәттә бит, капитализм булсын өчен, университетлар, банклар, эшчеләр классы һәм шәһәр булырга тиеш. Арчада зур заводлар, фабрикалар салынып башланган бездә әлеге процесс. Бу, минемчә, яңа караш, без әле аны аңлап, бәяләп бетермәдек. Ул, Рәсәй империясе кысуына, кануннарның безнең өчен уңай булмавына карамастан, татарлар арасында бик тиз тарала. Үсеш, әлбәттә, була, әмма бит үсеш өчен сәяси структуралар да үзгәрергә тиеш. Ул үзгәреш юк икән, капитализм килми.
Революция булмаса, мәгълүм уңышларга ирешер идекме-юкмы дигән сорау туа. Мәсәлән, революциягә хәтле татар байлары бик көчәя. Әле, җитмәсә, аларның бер төркеме иң бай катлам – ак байлар исәбендә йөри. Ул катлам татар милләте өчен кызганмыйча акча түгә. Бу елларда университет кору мөмкинлеге булмый, ак байларыбыз мәчет-мәдрәсәләр, газета-журналлар, типографияләр булдыру, аларны сафта тотуга коточкыч күп байлыкларын сарыф итә. Карыйсың – күпме акчасын түккән алар, шулай да баеганнар да баеганнар. Тагын ун-унбиш-егерме ел булса, бөтен Казанны сатып ала алган булырлар иде. Алар бит инде Татар бистәсендә генә түгел, Казанның уртасына кереп йортлар сала башлый. Сәүдәләре бөтен Рәсәй буенча бара. Урта Азия, Кытай белән сәүдә элемтәләре урнаштырып, Рәсәй базарының 50 % безнең татарлар кулына күчә. Шуңа күрә без һаман мескен булыр идек, дип әйтеп булмый. Революция, әйе, күп нәрсәне үзгәртте. Мәҗбүри рәвештә. Мәсәлән, республикалар оешуда Ленинның да, Сталинның да катнашы юк. Алар Федератив Рәсәйгә, республикаларга каршы була. Бәйсез республика сыйфатында иң беренче казакъларныкы оеша. Аннан гына – урысларныкы. Шуннан соң Украина, Белоруссия, Кавказ арты, Татарстан һәм башкалар, тегеләр кушканга түгел, халык таләбе белән барлыкка килә. Бераздан Сталинның реакциясе башлана. Шул ук вакытта ил үзгәрә. Элек бит Рәсәйнең үзәге – метрополия һәм аның янында провинцияләр була. Ә хәзер инде алар тигезләшә. Күп кенә халыклар моннан файда күрә. Мәсәлән, кыргызлар. Чикләре Кытай, Әфганстан белән тоташканга, алар өчен Рәсәй уңайлы булды. Республикаларны тигезләүне тизләтүгә күпме акча китте. Бу халыклар үсеш кичерде, ләкин безгә ул артык файда бирмәде. Без, әлбәттә, уңай якларны да эзлибез, табарга тырышабыз. Ә, бәлки, революция булмаса, безнең үсеш тагын да тизрәк булыр иде. Мәскәү университетындагы бер профессор: «Революция булмаса, Рәсәй, бәлки, Татарстан дип аталыр иде», – дип әйтә. Андый курку, чыннан да, булгандыр ахрысы.
Индус Таһиров:
– Октябрьдән соңгы икътисад төрле вакытта төрлечә үзгәрә килде. Шәхси милек бетте. Гражданнар сугышыннан соң җимерелеп, таркалып беткән икътисадка җан керә башлады. Халкыбызның канын эчү, бигрәк тә авылны, крестьяннарны талау, җәберләү рәвешендә индустриализация үткәрелде һәм, нигездә, хәрби икътисад барлыкка килде. Бөек Ватан сугышыннан соң, янә халыкны шундый ук авырлыкларга дучар итеп, шактый җимерелгән һәм имгәнгән икътисад аякка баскан кебек булды.
Ләкин ил тиздән нефть, газ, гомумән, чимал сатуга гына җайлашып яши башлый. Һәм инде үзгәртеп кору дигән заманга килеп җиткәндә, ул тирән кризиста була. Ельцин властька утыргач, олигархлар халык милкен үзара бүлешә. Икътисад яңа кризиска керә. Һәм әле бүгенге көнгә кадәр ул кризистан чыга алганыбыз юк.
Тик Татарстан гына аннан чыгуның мисалларын тудыра тора. Ләкин, ни кызганыч, аның артыннан барырга омтылучылар юк дәрәҗәсендә.
Илдус Заһидуллин:
– СССР таркалгач, илдәге халык хуҗалыгы зур югалтуларга дучар булды. Төбәкләр (республика, өлкәләр) арасындагы кооперация һәм хезмәт бүленеше, гомумән, хуҗалык итү моделе җимерелде, союздаш республикалардагы бик күп заводлар, әзерләгән белгечләр бер көндә «чит илнеке»нә әверелде. Социалистик һәм капиталистик илләр ярышында, хосусый милеккә, аерым шәхеснең инициативасына корылган җитештерү моделенең өстенлеге расланды. Безгә, иҗтимагый мөнәсәбәтләрне, менталитетны үзгәртү өчен, әле күп эшлисе бар, күп нәрсәләр буыннар алмашу аркылы гына хәл ителер, мөгаен. Кызганычка каршы, Русия һаман да алдынгы дәүләтләр өчен чимал чыганагы булып кала бирә, илнең икътисади тотрыклылыгын дөньяда нефть һәм газ сату бәяләре билгели. Тыюлар керткәнгә кадәр, чит илләрдән артта калган технологияләр сатып алып, җитештерүне үстерергә тырышалар иде. Хәзер аларын да алу мөмкинлеге юк. Бүгенгә кадәр хөкүмәтнең ил икътисады үсеше планы булмау хафага сала.
Русиядә патриотик тәрбия һәм халыкта патриотик хисләр көчәя бара. Бу күренеш бигрәк тә, Кырым Русиянеке булгач, күзгә ташлана башлады. Хәзер Мәскәү яшьләре арасында шундый фикерләр ишетергә мөмкин. Алар: «Татар-монгол игосы булмаган, чөнки бөек халыкның буйсынып яшәве мөмкин түгел», – дип сөйли.
Сәяси тотрыклылык булса, халыкара масштабта изоляция көчәя барган шартларда Русиядә икътисад үсеше башланыр дип уйлыйсы килә.
Илфак Ибраһимов:
– Әлбәттә безнең өчен «казанышларның – казанышы» булып 1920 елда үз дәүләтчелегебезнең тернәкләнүе – Автономияле Республика төзелүе исәпләнде. Чыннан да, дәүләтчелек идеме ул? Бүгенге хәлебез, сәяси күзлектән караганда, ничек, кемнәр без?
Рафаэль Хәкимов:
– Республикаларны оештыру ул Столыпин башлаган эшнең дәвамы иде: Татарстан-Башкортстанга бүлеп, Кавказда борынгы халыкларны уйлап чыгарып, «Ода письменное», диеп, аларга республикалар биреп. Сталин, әлбәттә, республикаларны бетерә ала иде, көче бар иде, ул бит халыкларны депортацияләп, күчереп йөртте. Ләкин ул да республикаларның исемнәрен булса да калдырды. Бүген кайберәүләр губерналарга әйләндерү хакында сөйли, алар бу сүзләрен уйламыйча әйтә. Сталин аларны әллә кайчан губернага әйләндерер иде, ләкин ул әлеге адымга бармый, чикне узмый. Калганы аңлашыла, Солтангалиев әйткәнчә, СССР уңышлы булмады, таралды. Ә бүген «без – федератив», дигәндә – бу матур исем генә. Каядыр әз-мәз, бик тырышсаң табып була инде аның җимешләрен. Мәсәлән, федеративлык тышкы эшләрдә әле калды. Чит илләр бирегә килә, үзебезнекеләр йөри. Бу бик тикшерелә инде, шулай да андый мөмкинлек бераз бар. Бу – федеративлыкның бер җимеше. Суверенитет елларында без үзебез фикерләргә өйрәндек. Мөстәкыйль буын туды. Калганы өчен яңадан көрәшергә кирәк.
Индус Таһиров:
– Әгәр дә яңа союз договоры барлыкка килгән булса, без Россияне сөйләшүләр барышында мөстәкыйль рәвештә кул куярга күндерер идек. СССР таркалмаса, без – Союздаш республика сыйфатында, таркалса, бәйсез дәүләт булыр идек. Ләкин, ни кызганыч, татарга менә шундый авыр язмыш гел килә тора.
Октябрь революциясен һичничек тә бертөсле генә бәяләп булмый. Чөнки аның уңай һәм тискәре яклары бергә үрелеп бара. Аларның кайберләренә, бигрәк тә рус булмаган халыкларга кагылганнарына тукталуны кирәк саныйм. Революция аларның дәүләтчелекләрен торгызуга юл ачты. Республикалар оешып, СССР таркалгач, союздаш дип аталганнары бәйсез дәүләтләргә әверелде.
Безнең халкыбызга да, зур авырлыклар белән булса да, дәүләтчелекне торгызу мөмкинлекләре барлыкка килде. 1920 елның 27 маенда автономияле Татарстан Республикасын төзү карары кабул ителде. Дөрес, аны Мирсәет Солтангалиев, Кәшшаф Мохтәров кебек милләтпәрвәрләрнең, үз-үзләрен аямыйча, союздаш республикага әверелдерергә тырышулары уңышсызлыкка дучар ителде. Тик шулай булуына да карамастан, әгәр дә, хокуклары кысылган рәвештә булса да, әлеге республика барлыкка килмәсә, аны суверенлаштыру мөмкинлеге тумас иде. Республикабызның суверенлыгы игълан ителде һәм гамәлгә керде. Көрәш әле тәмамланмаган, ул дәвам итә.
Илдус Заһидуллин:
– 1917 елгы революциягә кадәр кануннар хосусый милекнең кагылгысызлыгына нигезләнгән иде. Рус булмаган халыкларга мәдәни һәм рухи иҗтыяҗларын канәгатьләндерү өчен, дәүләт тарафыннан бер сум да бирелмәде. Әйтик, татарларда бу максатларга байлар, мәхәллә халкы үз чыгымнарын тотты. Ә милләтнең матди ресурслары чикле иде. Совет хакимияте хосусый милекне юкка чыгарды, халыкларның милли мәнфәгатьләрен территориаль бердәмлекләр – милли республикалар аша дәүләт бюджеты хисабына тормышка ашыра башлады. Бер яктан, зур уңышларга ирешелде: татарларның милли урта мәктәбе, яңа югары сәнгать юнәлешләре барлыкка килде һ.б. Икенче яктан, ТАССР территориясендә татарларның дүрттән бере генә яшәү сәбәпле, Бөек Ватан сугышы алдыннан чит төбәкләрдә милли мәдәният һәм мәгариф өчен дәүләт чыгымнары киметелде, соңрак тәмам туктады, ассимиляция көчәя башлады.
2020 елда республикабыз ТАССР оешуының 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бүгенге Татарстан – шул ТАССРның дәвамы. Суверенитет елларында яңа Татарстан турында сүзләр булмады түгел. Бүген Мәскәү тарафыннан федератив мөнәсәбәтләрне актив рәвештә «сүтү» тормышка ашырылганда, ТАССР тарихы, аның тәҗрибәсенең хәзерге вазгыять өчен бик мөһим икәнлеге калку күренде. Чөнки ТАССРны оештыру 1917-1920 елларда татар әйдәманнарының милли дәүләтчелек өчен тырышуларына большевикларның җавабы иде, ул исә Русия составында татарларның үз хокуклары өчен көрәшенә, милли азатлык хәрәкәтенә алып чыга, аннан инде урта гасыр дәүләтчелек традицияләре күренә.
Кызганычка каршы, Русиядә гражданлык җәмгыяте юк. Аның иң мөһим шартларының берсе булып кануннарның үтәлеше тора. Милли республикаларның статусы турында дәүләт Конституциясендә төгәл язылган. Кызганычка каршы, ул һәрвакытта да сакланмый. Юкса әлеге сорау бирелмәгән булыр иде. Бер сүз белән әйткәндә, гражданлык җәмгыятенең формалашуында федератив мөнәсәбәтләрнең ныгуы яки йомшавы мөһим роль уйный. Күптән түгел «Бизнес-онлайн»да Русия Президенты администрациясендә эшләгән Глеб Павловский белән әңгәмә басылды. Аны укыгач, без эчке сәясәттәге бик күп нәрсәне белмибез икән дигән фикер кала.
Ленар Гобәйдуллин:
– Халкыбыз 1552 елда бәйсезлеген югалтканнан бирле, һәрвакыт дәүләтчелек, азатлык идеяләре белән янган. Мәгълүм ки, Октябрь революциясе һәм Гражданнар сугышы елларында большевикларның бәйсезлек турындагы вәгъдәләре ялган була. Илне чын мәгънәсендә федератив мөнәсәбәткә коручы Идел-Урал штаты, Татар-Башкорт Республикалары төзү турындагы идеяләр чәлпәрәмә килеп, 1920 елда татар халкының бер өлеше генә яшәгән җирдә автономияле республика төзелә. ТАССРда Кәшшаф Мохтәров ХКС рәисе итеп сайлап куелганнан соң гына, тарихчы Рәмзи Вәлиев язуынча, 1921 елның 25 июнендә рәсми рәвештә республикада икетеллелек игълан ителә, татар һәм рус телләре дәүләт теле статусын ала. Моның өстенә, 1552 елда Казан һәм Идел-Чулман буйларыннан куылган татарларны тиз арада башкала янына, зур елга-юллар тирәсенә кайтару, татар яшьләрен югары уку йортларына тарту, дәүләт оешмаларына җәлеп итү кебек гамәлләр кылына. Татарстанда нәкъ менә шул вакытта Академүзәк төзелә, татар халкының тарихы яңадан языла башлый, рус кешеләре дә татар телен өйрәнергә керешә, күпсанлы фәнни-популяр әдәбият татар теленә тәрҗемә ителә. Нәкъ тә 1921-1923 елларда Кәшшаф Мохтәров хакимияттә булган вакытны чын мәгънәсендә суверен дәүләтчелек чоры, дип атарга мөмкин булыр иде. Соңыннан хокуклар кысылганнан кысыла, республика гап-гади автономиягә әйләнеп кала. Бу еллардагы тарихи вазгыять белән танышканда, ирексездән, 1990 елларны искә төшерәсең...
Илфак Ибраһимов:
– Октябрь революциясенең төп казанышы – федерализм – дәүләт төзелеше формасы буларак, исеме җисеменә туры киләме? Федерализмның чагылышы булып Үзәк белән килешү дә яңартылмады... Татарстан Рәсәйнең «дәүләт тимерчелеге» булуын дәвам итә. Әлбәттә... Спорт башкаласы да шул ул...
Индус Таһиров:
– Кайвакыт большевикларны Россияне федератив дәүләт итеп игълан итүдә гаеплиләр. Ләкин Учредительное собраниенең үзенең большевиклар тарафыннан куылу сәгатенә кадәр Россияне федератив дәүләт дип игълан иткәнлегенә игътибар бирелми.
Большевиклар исә федерациягә күчү карарын тик чарасызлыктан вакытлы гамәл рәвешендә генә кабул итә. Моның шулай икәнлеген аңлау өчен, Сталинның 1917 елның мартында язылган һәм 1924 елда өстәмәләр белән кабат бастырылган «Против федерации» исемле мәкаләсен уку да җитә. Анда федерация юлына басуның мәҗбүри вакытлы чара, инде тарала башлаган илне саклап калуга гына юнәлтелгәнлеге ярылып ята. Дөрес, Ленин үзенең соңгы көннәрендә федерация вакытлы чара түгел, ә илнең яшәү рәвеше икәнлегенә инана. Ләкин Сталин элеккеге фикерендә кала һәм, Ленин үлгәннән соң, акрынлап федерациянең җисемен җуеп, исемен генә калдыру юлына баса. Ә бит Мирсәет Солтангалиев 1924 елда ук, әгәр дә шушы сәясәт дәвам итсә, бүгенге СССР рәвешендәге Россиянең гомере кыска булыр, ул таркалачак, ди. Шулай булды да. Сталинның дәвамчылары әлеге башлангычны ахырына кадәр җиткерә. 1991 елның декабрендә СССР юкка чыкты.
Бүгенге Россияне дә шушы юлдан алып баралар. Россия тик кәгазьдә генә федерация. Ул – унитар, власть вертикале белән яши торган дәүләт. Аның нинди рәвештә федератив дәүләт икәнлеген тик Мәскәүнең 2007 елда Татарстан белән төзегән Шартнамәсеннән генә абайлап була иде. Хәзер ул да гамәлдән чыкты.
Әлеге Шартнамә Татарстан өчен бернинди икътисади өстенлекләр дә бирми. Ул – тик тарихта һәм бүгенге көндә үсә барган татар факторын тану билгесе генә иде. Күрәсең, бүген бу факторның, Татарстанның уңышларыннан көнләшүчеләр бардыр. Бар, бар! Һәм аларның саны кимеми. Ләкин татарлар, кем әйтмешли, тарихта чыныккан, эшсөяр халык. Безнең уңышлар Татарстанда гына түгел, татар яшәгән башка җирләрдә дә арта торачак. Татарстан Россиягә исән-имин калу юлларын күрсәтә тора. Аны алга алып баручы, башкаларны үз артыннан әйдәүче көч – ул ниндидер рәвештә язылган яки язылмаган Шартнамәләр түгел, ә татар канына сеңгән дәүләти көч һәм бетмәс-төкәнмәс куәт.
Илдус Заһидуллин:
– В.И.Ленин, элекке империя халыкларына үзбилгеләнү хокукы вәгъдә итеп кенә, таркалып киткән илне кабат җыя алды. Федерация – совет дәүләте төзелгән заманда яңа хакимият белән төрле милләт лидерлары арасындагы килешү иде. Аның нигезенә төрле гасырларда Русия составына кергән халыкларның яңа шартларда, яңа форматта үзләренең милли һәм мәдәни ихтыяҗларын тормышка ашыру фикере салынган. СССР таркалгач, Федерация составында калган халыкларның күпчелеге, Кавказ халыкларыннан кала, урта гасырларда бергә тупланган булган. Бу халыкларның, татарлардан аермалы буларак, урта гасырларда милли дәүләтчелек традициясе булмаган. Әлеге үзенчәлек хокуклар өчен көрәшкә тәэсир итми калмый.
СССР заманында милли республикалар хокуклары ягыннан берничә төркемгә бүленә иде. Союздаш, автономияле республикалар, милли өлкәләр һ.б. Федералистик мөнәсәбәтләр унбиш союздаш республика арасында күзәтелгәндер, мөгаен. Хәер, коммунистлар партиясе күзәтүе астында аларда да хилафлыклар юк түгел иде. Шул союздаш республикаларның берсе – чынлыкта иң зурысы һәм көчлесе булган РСФСРда мөнәсәбәтләр бик көчле үзәкләштерелгән иде. ТАССРның үз конституциясе булса да, чынлыкта барлык мәсьәләләр Мәскәү белән килештерелә иде. Менә шул Бөек Ватан сугышына кадәр үк калыплашкан, үзәккә буйсынуга корылган мөнәсәбәтләрне, СССР таркалгач, Русия Федерациясендә Татарстан суверенитет елларында үзгәртә башлаган иде. Үз конституциясен кабул итеп, федераль үзәк белән вәкаләтләрне бүлешү хакында килешү төзеп. Кызганычка каршы, бүген ул казанышларны югалта барабыз. Мәскәү Федерацияне, ачыктан-ачык әйткәндә, «сүтә». Әйтик, һәр субъектның халкының үз җитәкчесен үзе сайлап кую хокукы бозыла.
Илфак Ибраһимов:
– Бүген элеккеге СССР дәүләтләреннән бүленеп чыккан ил-дәүләтләр арасында үзара багланышлар барса да, телләр сакланышы – мәгариф өлкәсендә олы каршылыклар килеп чыкты. Украина-Россия буенча гына түгел... Әнә Казакъстанда да латин графикасына күчәләр. Рәсәйнең үзендә милли телләрне фән буларак укыту мөмкинлеге ни дәрәҗәгә төште? Бу мәсьәләдә нинди чишелешләр булыр?
Рафаэль Хәкимов:
– Тел турында күп сөйләнде. Сөйлибез дә сөйлибез. Беренчедән, без декларация кабул иткәндә, анда бөтен сәясәтнең нигезенә яткан ике төп мәсьәлә бар иде. Берсен, «татар теле рус теле белән тигез булырга тиеш», дип, татарлар куйды. Икенче мәсьәләне, «Мәскәү белән Шартнамә булырга тиеш», дип, руслар тәкъдим итте. Бүгенге сәясәтнең нигезендә дә шул ята. Бу мәсьәләләргә кагылмасак, яхшы булыр иде, әмма барып чыкмый. Латин графикасын кире кактылар. Үзебезнекеләр дә әллә ни тырышмады. Латин графикасына килгәндә, минем фикер ул бер, ә әти, татар телен бик яхшы белүче һәм өч графикада да эшләгән, иҗат иткән кеше буларак, «безгә – татарга иң уңайлысы латин», дип әйтә иде. Ул фикергә таянып, барыбер шуңа кайтабыз инде. Кызганычка каршы, хәзер Шартнамә дә юк, телне дә кире кагалар.
Әлбәттә, хафаландыра. 90нчы елларда, бүгенге көн белән чагыштырсак, җиңел түгел иде. Әмма, аяк терәп, вазифабызны үтәмичә кайтмый идек. Без эшләгәндә, Мәскәүдән фәкать вәкаләтләребезне, хокукларыбызны танытып кайта идек. Уртак тел таптык.
Бер яктан, безнең татар халкы төрле оешмаларга, бюрократиягә ышанды. Бюрократиянең ни эшкә кирәген аңлау мөһим. Үз мәнфәгатеңне онытсаң, нигә аны Мәскәү танырга тиеш. Сәясәттә син яхшы, ләббәйкә булып, килешүгә ирешмисең. Үз мәнфәгатьләреңне яклый башлагач кына, сине таныйлар.
Илфак Ибраһимов:
– Татар телен саклап калуга ышаныч бармы?
Рафаэль Хәкимов:
– Ышаныч бар, ышаныч нәрсәдә?! Татар халкына әйтсәң, ул, дәүләт эшләргә тиеш, ди. Бу совет чорыннан шулай калган. Ә мин әлеге мәсьәләгә киңрәк карыйм. Глобализация процессы бара. Ул урысны да басып китә. Урыс глобализациясе булу мөмкин түгел. Андый нәрсә, гомумән, юк. Англо-саксонныкы бар, инглиз теле әле ул калып өчен гадирәк. Шундый тел белән Америка мәнфәгатьләре басып бара. Игътибар итик, Шотландия, Уэльс, Ирландия Британиянең үзәгендә утыра. Алар үз телен инде оныткан иде. Мәсәлән, Шотландиядә туган телендә сөйләшүче ике-өч авыл гына калган иде, Уэльста бераз күбрәк. Ирландиядә ирланд телен белә торганнар ике процент калган иде. Алар хәзер үз телләрен кайтаруга ныклап кереште. Уэльс – Төньяк Ирландия – бу яктан иң алда. Һәм уңышлы эш итәләр. Ун-унбиш ел элек миңа аларның бер сәясәтчесе үз уңышларының серен, телевидение, радио ничек эшләргә тиешлеген аңлаткан иде. Анда син инглизме, шотландмы, барыбер мәктәптә алар телендә укырга тиеш. Шуңа күрә өмет бар, чөнки әлеге күренеш Европада да башланды инде. Каталония әкренләп үз теленә кайта. Бүген нәрсә булса да, алар үз фикерен әйтте. Аларның эшләре бүген барып чыкмаса, иртәгә барып чыгачак. Андый юнәлеш тә бар.
Индус Таһиров:
– СССР таркалгач, мөстәкыйль дәүләтләргә әверелгән элеккеге союздаш республикалар зур тырышлык белән телләрен гамәлләштерү юлына басты. Аларның күбесендә үз телләре бердәнбер дәүләт теленә әверелде. Кайберләрендә, мәсәлән, Украинада, әлеге хәл тирәсендә шактый зур низаглар барлыкка килде.
Татарстан үзенең дәүләт суверенлыгы Декларациясен кабул иткән көннәрдә шулай ук тел турындагы бәхәсләр туды. Бу документның төп вариантында татар теле бердәнбер дәүләт теле итеп күрсәтелгән иде. Ләкин, аңлашу барлыкка килеп, кабул ителгән Декларациядә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре рәвешендә язылды. Һәм бу Конституциядә ныгытылды.
Шулай булуга да карамастан, Россия Конституциясендә дә республикалар үз дәүләт телләрен билгеләргә хаклы дип язылган булса да, илдә бу хактагы низагларның туктаганы юк.
Россия Президенты В.В.Путин күптән түгел Йошкар-Олада булып үткән киңәшмәдәге чыгышында: «Рус булмаган телләрне көчләп укытырга кирәкми», – диде. Моңа тулы аңлатма бирмәгәнлектән, Башкортстан Җитәкчесе Рөстәм Хәмитов, республика мәктәпләрендә башкорт теле укытылмаска тиеш, дигән карар кабул итте. Бу республикада зур ризасызлыклар тудырды.
Татарстан Язучылары, Путин исеменә хат кабул итеп, Президентның рус телен генә түгел, татар телен саклау да аның конституцион бурычы икәнлеген ассызыклады. Анда мондый сүзләр бар: «Сезне Россия Федерациясе республикалары телләренең яшәвен тәэмин итүдә Конституция һәм законнарда каралган хокуклардан бөтен тулылыгында файдалану мөмкинлеген калдырырга чакырабыз». Чыннан да, Путин бит руслар Президенты гына түгел, русларны гына, аларның телләрен генә якларга тиеш түгел. Ул илдәге барлык халыкларның исән-имин яшәвенә гарант булырга тиеш. Язучылар үзләренең хатында аның игътибарын нәкъ менә шуңа юнәлтте.
Чынында телнең иң ышанычлы сакчысы тик халкыбыз үзе генә икәнлеген онытмыйк.
Илдус Заһидуллин:
– Милли мәдәният, милли мәгариф, алфавит, туган тел мәсьәләсе Русия империясендә дә, СССРда да сәяси фактор иде. Бүгенге Русиядә дә бу «традиция» дәвам итә.
Ленар Гобәйдуллин:
– Латин графикасына күчми калуыбыз, бәлки, хәерлегә генәдер. Графика – язма мирасның коды, аның ачкычы. 1920 елларда гарәп имлясыннан ваз кичү халкыбызны меңьеллык әдәби мирастан аерды. 1990 елларда латин графикасына күчү дә 70 еллык совет чоры әдәби мирасыннан аерган булыр иде, шуның өстенә юньләп татарча белмәгәннәр бу язудагы мәгълүматны укып торыр идеме икән? Хәзерге компьютер программалары – онлайн-транслитерлар кириллицада язылган текстны берничә секунд эчендә башка графикага аударып бирүен истә тотсак, латинга рәсми рәвештә күчүнең зарурлыгы үзеннән-үзе юкка чыга.
Соңгы вакытта берничә тел белүнең зарурлыгы, аның кирәклеге, телләр белгәннең илләр гизүе турында «акыллы фикерләр» еш әйтелә. Әмма бер нәрсәне оныттылар: урыс кешесе татар телен белеп нәрсә ота? Татарстанда яшәгән урыска татар телен белү кирәкме? Ул аны мәҗбүри өйрәнерә тиешме?
Татар телен белү кирәклеге хакында акыл сатканчы, иң әүвәл, аңа ихтыяҗны булдырырга кирәк. Әйтик, Дәүләт Советы һәм башка идарә органнарында чыгышларның кимендә нигә яртысын татарча гына сөйләмәскә, дәүләт эшенә фәкать ике телне дә белгән кешеләрне алырга, эш кәгазьләрен татарча язарга, урамда, кибетләрдә татар телле мохит тудырырга. Телне укытуны мәҗбүри итүдән бигрәк, урта кул түрәләргә, дәүләт хезмәткәрләренә аны белүне таләп итәргә кирәк, элмә такталар һәм башка мәгълүмат чыганакларын икетелле итү шарт. Менә шуннан соң гына башка милләт кешесе, дөрестән дә, миңа татар теле кирәк була, дип өйрәнер иде. Югыйсә кулланылыштан төшеп калган телне, башка милләт кешесенең түгел, татарның үзенең дә өйрәнәсе килмәс.
Икенчедән, шәһәрдәге татар баласына, башка предметлар рус телендә укытылуын истә тотсак, атнага 5-6 сәгать туган тел дә аз. Эш бит санда түгел, сыйфатта. Иң мөһиме – укыту методикасы камил булсын. Чит телләрне берничә айда да өйрәнүне вәгъдә итә торган методикалар бар, укучы өчен стимул, мотивация генә кирәк. Югыйсә, ун ел мәктәптә укып, туган телен ипилек-тозлык та белмәгән үз татарларыбыз да бихисап. Хәер, телне укыту методикасына килгәндә, урыс телен укыту да татар теленекеннән әллә ни аерылмый бугай.
Тел ул – дәүләтчелек символы. Дәүләт теле икән, аны уку да мәҗбүри булырга тиеш. Әмма телебезгә, татар теленә ихтыяҗ һәм кызыксыну тудырмыйбыз икән, аны башка халыклар беркайчан да өйрәнмәячәк. Җырлый-җырлый, кунакларга йөри-йөри, татар телен бетерәчәкбез, ә аның артыннан дәүләт тә, милләт тә юкка чыгачак...
Моннан нәкъ йөз ел элек Россиядә зур вакыйга – Беренче Бөтенроссия мөселман съезды уза. Корылтайның «Мәдәният вә мәгариф эшләре хакында»гы бүлекчәсендәге карарда: «Ибтидаи (башлангыч) мәктәпләрдә уку теле һәр кабиләнең үз ана телендә булыр. Урта мәктәпләрдә гомуми төрек телен дәрес итеп укыту мәҗбүри булыр. Гали (югары) мәктәпләрдә уку теле төрек-татар кабиләләре өчен гомуми булган төрек теле булыр», – дип язылган. Әгәр дә бу карарлар шул чорда ук гамәлгә ашса, аңа революция комачауламаса, бөтенләй башка вазгыятьтә яшәр идек. Мәгълүм ки, татар теле халыкара аралашу, сәүдә, дипломатия теле булып, башка төрки телләр аеруча Урта Азиягә чыгу өчен ачкыч булып торган. Дөньяда Урта Азия халыкларының, казакъ, бигрәк тә үзбәкләрнең саны елдан-ел артып бара, алар Россиягә дә бик теләп үтеп керә. Киләчәктә дөнья алар кулына калырга да мөмкин, шул очракта, бәлки, татар теленә дә ихтыяҗ булыр.
Илфак Ибраһимов:
– Октябрь революциясенең иң олы казанышлары булып Икенче Бөтендөнья сугышында СССРның җиңеп чыгуы аерып күрсәтелде. СССР – тынычлык терәге иде. Баксаң, СССР һәм Рәсәй, үз иминлеген тәэмин итү өчен, туктаусыз коралланырга мәҗбүр... Үз иминлеген саклап калу өчен, хәтта чит континентларда «сугыш чукмарлары»н, «террорчылар»ны бастырырга дучар. Бу хәлләр илне тәмам көчсезләндереп, халыкның яшәү дәрәҗәсен киметеп, социаль киеренкелек китереп чыгарса, яңа түнтәрелешләргә сәбәпче булмасмы?
Индус Таһиров:
– Октябрь революциясен СССРның Икенче Бөтендөнья сугышында җиңеп чыгуына төп сәбәп итеп карау дөрес түгел. Әлбәттә, аның хәрби экономика булдыруда йогынтысы булмады түгел, булды. Ләкин бу инде, әйткәнемчә, халыкның кан-яше белән башкарылды. СССР революциянең беренче көннәреннән үк сугышка әзерләнә килде. Бүгенге Россия дә ниндидер рәвештә шул эшне дәвам итә.
Ләкин, СССР никадәр генә әзерләнгән булса да, дошман Мәскәү капкасына кадәр килеп җитте, Ленинградка, Сталинградка куркыныч тудырды. Сугышның беренче көнендә үк дошман авиациясе, аэродромнарны бомбага тотып, 1200 самолётны юк итте. Танк һәм башка сугыш кораллары да шундый ук югалтуларга дучар булдылар.
Сугыш елларында ил үзенең 20 миллионнан артык кешесен югалтты. Берничә армия камалышта калды, миллионлаган солдат һәм офицер әсирлеккә төште. Уңышсызлыкларның сәбәбе – җитәкчелектә, бигрәк тә Сталинда. Ә менә ике фронтка сугыш алып барган Германия сугышта нибары 9,5 миллион кешесен генә югалта. Җиңүнең төп сәбәбе – халык. Моны һичничек тә онытырга ярамый.
СССР сугышка кадәр дә, аннан соң да тынычлык терәге була алмады. Бүгенге Россия дә андый терәк булудан ерак тора.
Илфак Ибраһимов:
– Социал-демократия, сәясәт буларак, бүген ни дәрәҗәдә актуаль?
Индус Таһиров:
– Социал-демократиягә бер төрле бәя биреп булмый. Россия социал-демократлары, большевик һәм меньшевиклар тарих күгеннән юкка чыктылар. Алар алга сөргән идеаллар чәлпәрәмә килде. Көнбатыш илләрендә алар пыскып булса да яшәп килә, заман таләпләренә буйсынып, сәяси тормышка үз өлешләрен кертә тора.
Ә менә үзләрен социал-демократлар дип санаган «Справедливая Россия» вәкилләре социал һәм милли гаделлек идеалларыннан бик ерак тора, гамәлләре дә властька яраклашкан оппозиция булудан гына гыйбарәт. Алар Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәгә һәрвакыт каршы була килде. Шартнамәне озайтмауда да аларның куллары уйнады.
Гомумән, социал-демократиянең җыры җырланды. Бүген аңа берәү дә мохтаҗ түгел.
Рафаэль Хәкимов:
– Әлеге мәсьәлә беренче Госдумада ук куела. Аны мөселманнар да, Балтыйк буе депутатлары да революциягә хәтле үк күтәрә, ягъни революция буламы-юкмы, мәсьәлә туган була. Шуңа күрә, алдарак Ленин турында искәртелгәнчә, ул заманның бөтен көчле партияләре социализмны яклый. Патшаны кайтарырга, дигән акларны яклаучылар да була. Керенский киткәч, власть, гомумән, калмый. «Власть урамда аунап ята», дигән төшенчә яши ул вакытта. Аны кемдер үз кулына алырга тиеш була. Большевиклар алар күпчелекне тәшкил итми, сектага тиңләнелгән кечкенә генә бер партия хасил итәләр. Ләкин алар яхшы оешкан һәм көчле прагматик була. Әлеге вазгыятьтә без Ленинның уңай ягын нидә күрәбез соң? Ул, әүвәл Федерациягә каршы чыкса да, соңрак аның уңай якларын таба. Эсерлардан «Җир – халыкка» шигарен алган кебек, халык нәрсә теләсә, шуны барлык партияләрдән «чүпләгән», сизгер булган. «Бүген әле иртәрәк, берсекөнгә соң булыр. Революцияне иртәгә башлыйбыз!» – дип, вакытны да төгәл сайлаган. Шул мизгелне табып, ситуацияне үз кулыңа алу – бу гениальлек. Теориядә андый нәрсә язылмый.
Илфак Ибраһимов:
– Дөнья үсеше барышында Татарстанны, татар халкын ниләр көтә? Тагын чирек гасырдан илебездәге вазгыятьне сез ничек күзаллыйсыз?
Индус Таһиров:
– Татарлар – утны-суны кичкән, тарихта чыныккан халык.
Билгеле ки, большевиклар властька интернационализм байрагы астында килә. Милләтләрне бетерүне, аларны диннәреннән яздыруны төп максатларының берсе итеп билгели. Шуның нәтиҗәсендә, татар тормышыннан аны 1552 елдан соңгы фаҗигале елларда коткарып һәм саклап калган Ислам китә. Мәчетләр ябыла, муллалар куыла, дингә турылыклы калучыларга көн бетә. Ә бу исә татарның исән-иминлегенә куркыныч тудыра, катнаш никахлар арта, милләтебезнең руслашуына юл ачыла.
Киң колач алган әлеге процесс тик СССР таркалгач кына кими. Ләкин әле һич кенә дә бетте дияргә урын юк. Динебез үз урынына кайту юнәлешендә. Акрынлап ата-бабаларыбызның безгә васыяти рәвештә калдырган иманыбызга кайту юлына чыктык. Тик әле барысы да шәп, дип әйтеп булмый. Чөнки дин нигезләрен җимерү җиңел булган булса да, аны аякка бастыру хезмәте авырдан-авыр. Әйтергә кирәк, бу эш шактый уңышлы бара.
Дөнья үсешендә Татарстанның роле, гомумән, татар факторы, бернигә дә карамастан, артканнан-арта барачак. Татарның дәүләтчелеге аякка басачак. Татар халкын тулы хокуклы яшәү көтә.
Чирек гасыр эчендә Россия үзе дә, зур үзгәрешләр кичереп, чын мәгънәсендәге демократик федератив дәүләткә әвереләчәк. Без моның шулай булуын телибез, чөнки аңа альтернатива – тик таркалу гына.
Ленар Гобәйдуллин:
– Бүгенге дөньяда бик кызыклы үзгәрешләр бара, аларның кая килеп чыгачагы Казаннан күренми.
Бүгенге көндә хакимияткә дә, илебез халыкларына да көчле дәүләт кирәк, шушы фикер җәмгыятебезне берләштерә дип уйлыйм. Татарлар өчен дә бу мөһим. Чөнки суверенитет елларында республикабыз хакимияте, бирелгән мөмкинлекләрдән файдаланып, Татарстанны икътисади яктан чын мәгънәсендә алдынгы республика итү юлында халык баглаган өметне аклый алмады, суверенитет идеясенә хилафлык китерде, аннары чигенә-чигенә, ахыр чиктә халыкның ышанычын югалтты. Шуңа күрә тагын кризис чокырына төшмәскә иде.
Рафаэль Хәкимов:
– Без яшибез әле. Икътисад бүгенге көндә безнең таяныч. Суверенлык дигәндә, аны аңларга кирәк. 90нчы елларда аның бер мәгънәсе бар иде. Бераздан бөтен дөньяда суверенлык төшенчәсе нык үзгәрде. Рәсәйдә генә ул һаман ХVIII гасырдан торып фикер йөртәләр, уйланалар. Мәсәлән, Кыргызстанны карасаң, ул суверен, ул ООНда утыра. Икътисадын алсаң – Татарстан белән чагыштырып буламы, юкмы? Казакъстанга килсәк, Путин бер әйткән иде бит, аның элек дәүләте булмады, дип. Ул – хафалана башлады, Алтын Урда – безнең дәүләт, диеп, Казакъ ханлыгын искә төшереп, һәм шундук бөтен хәрби көчен ныгытырга тотынды. Татарстанга килеп, нәрсә белән булыша аласыз, дип. Мөстәкыйльлек әле икътисадтан да тора. Татарстан, Аллага шөкер, үсеп бара. Европага һәм Азиягә чыгара торган юллар булса, тагын да көчәер идек. Безнең икътисад бөтен Рәсәйгә тәэсир итә. Күршеләр белән чагыштырганда, бүген, әлбәттә, башка регионнарны үзенә тарта.
Татарның бер начар, бер яхшы ягы бар. Заманында Франциядә бер илле татар җыелды да оешырга уйлады, талашып бетеп, ике партиягә бүленде һәм ике Сабантуй уздырды. Татар кая җыелса да – күмәкләшә, аннан сүзгә килеп бүленә һәм, нәтиҗәдә, һәркайсы үзенчә «сабантуй уздыра». Урыста юк бит ул. Урыс, Европадамы, Америкадамы, ничектер югала. Татар өчен үсәргә территориаль чикләр комачауламый. Бигрәк тә интернет заманында.
Без китаплар чыгарабыз, радио, телевидение эшли. Үткән ел Татарстанның алты районында социологик тикшерү уздырдык. Татар яшьләре белән сораштыру үткәрдек. Нәтиҗә, кызганыч: яшьләр газета-журнал, китап укымый, телевизор күбесенең өендә юк, булганы да аны карамый, караса да, анда сөйләнгән мәгълүматка ышанмый. Барысы да интернет, социаль челтәрләр белән мавыга, гаджетлар куллана. Шуңа күрә безнең ел әйләнәсенә чыгарылган иллеләп яхшы китап яшьләр тарафыннан укылмый дигән сүз. Без өч телдә «Татар тарихы» дигән 16 минутлык ролик чыгардык. Бүгенге көндә аны ярты миллион кеше карады. Көнгә ике мең кеше карый. Аны ютюбка керткәнгә әле өч ай да узмады. Күпчелек бу роликны яшьләр карый: 60 % 25 яшькә хәтле яшьләр. Кайсы илләрнең роликны ни дәрәҗәдә үз итүен дә анализладык. Мисалга, Азәрбайҗан хуплый, Германия һәм Белоруссия каршы. Шул якка авышмасак, без яшьләрне югалтабыз.
Индус Таһиров:
– Кайбер татарлар телен оныткан булса да, аның эчке дөньясында бар ул татарлык. Шуны уяту – безнең максат. |
Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстан Республикасының яңа мәгариф һәм фән министрын тәкъдим итте.
Хөкүмәт җитәкчесе ТР Президентының ТР Актаныш районының элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры итеп билгеләү турындагы Указын укыды. Традиция буенча яңа билгеләнгән министрга портфель һәм значок тапшырылды.
Энгель Фәттахов укытучылар гаиләсеннән, шуңа күрә әлеге тармакның нечкәлекләрен яхшы аңлый, дип белдерде Илдар Халиков. "Эньгель Фәттаховка чын күңелдән яңа вазыйфада уңышлар телим. Элеккеге эшендә алган административ тәҗрибә, кешеләр белән эшли белү кебек сыйфатлары биредә дә тулысынча ачыла алуына шигем юк", - дип белдерде Илдар Халиков.
Премьер-министр министрлыкның элеккеге җитәкчесе эшен дә игътибарсыз калдырмады. Аның сүзләренә караганда, үз вакытында Альберт Гыйльметдинов керткән яңалыкларны күпләр кабул итә алмады. Әмма хәзер укытучыларның хезмәт хакын арттыру, квалификация күтәрү мөмкинлекләре, мәктәпләрне җиһазлау һ.б. кебек гамәлгә куелган җитди үзгәртүләр хуплана.
"Бүген бездәге мәгълүматлаштыру һәм аның өчен шартлар булдыру дәрәҗәсе белән илнең бер генә төбәге генә түгел, ә кайбер дәүләтләр дә мактана алмый", - дип белдерде Илдар Халиков һәм Альберт Гыйльметдиновка, министрлык командасына яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
Искәртеп узабыз, Энгель Фәттахов 1961 елның 12 июнендә ТР Актаныш районының Чишмә авылында туган. 1983 елда инженер-механик белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Төрле чорларда ТАССР Актаныш районы авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, Актаныш районы башлыгының икътисад буенча урынбасары булып эшләгән, 1998 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ТР Актаныш муниципаль районында җитәкчелек иткән.
"Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлек сәясәт советы секретаре, Актаныш районы Халык депутатлары советы рәисе. |
"Надежда" ҖЧҖның дүрт махсус звеносы Тәтешкә 200 ел урамындагы 5нче йортта ремонт эшләре белән шөгыльләнә.
❮
❯
Аларның сыйфаты өчен мастер Юрий Иванов җаваплы. Кирәкле материалларны алдан әзерләдек, ике катлы йорт түбәсенә балкалар, такталар, профнастил, кирпеч һәм башка материалларны күтәрү өчен кран булуы да эшне тизләтә, ди ул.
Төзелеш материаллары китерү өчен бригадага автомашина бирелгән. Кадрлар тәҗрибәле, озак еллардан бирле бергә эшлиләр. Димәк, ремонтның сыйфатлы булачагына өметләнергә мөмкин.
Электриклар үз эшләрен тәмамлаганнар: үткәргечләрне алыштырганнар, подъездларга ВРУ щитлары урнаштырганнар. Хәзер Валентина Антонова, Нина Иванова, Татьяна Яшкиналар биредә сылау-буяу эшләрен башкаралар.
- Алты елдан бирле бергә, инде тәҗрибә дә тупладык, тик менә башкарган эшләргә түләү бәяләре генә үзгәрмәде. Тормыш бер урында гына тормый бит, хезмәт хакы да аңардан калышмасын иде, - ди Валентина.
Дөрес, эшләрен җиренә җиткереп башкаралар. Салат төсенә буялган беренче подъезд яктырып, матурланып киткән. Әмма төзүчеләргә фатир хуҗаларының коридорда ничек җитте шулай ясаган "чоланнары" ошап бетми.
Чардакта да эшләр тулы көчкә бара. Ташчылар силикат кирпечтән эшләнгән элекке һава суыру торбаларын сүтәләр һәм аларның барсын да керамик торба белән тоташтырып, яндырылган кирпечтән өеп тышкы якка морҗа чыгаралар. Хәзер 34 урынына алар ике тапкырга кимрәк булачак.
Канализация торбаларын да шулай эшләячәкләр, элек алар чардакта гына калдырылган булган. Нәтиҗәдә дымлы һава түбә калаен күгәрткән, өрлек һәм терәк рәшәткәләрен череткән.
Түбәдә дә эшләр бара. Тотрыксыз һавада түбә ябучылар терәк рәшәткәләре озынлыгында иске калайны куптаралар, яраксыз такталар һәм балкалар урынына яңаларын куя торалар. Чардактагы эшкә комачаулык итүче бердәнбер сәбәп - белгечләр "үргән" үткәргечләр челтәре.
Фатир эчендәге эшләргә ягу сезоны тәмамлангач керешәчәкләр.
Ремонтчылар эшне зур җаваплылык белән башлаганнар һәм алар ахыргача һөнәри осталыкларына турылыклы булырлар дип ышанасы килә. |
Иске Калмаш авыл Советы авыл биләмәсендә күчмә семинар барышында күрелгәннәр дә әлеге чарада катнашучыларда уңай тәэссоратлар калдырды.
Биләмә башлыгы Азамат Альфред улы Еникеев әлеге җаваплы вазыйфага алынганга озак вакыт үтмәде әле, шулай да аның эшкә күңел салып, олы җаваплылык хисен тоеп тотынганганы күзгә ташланып тора. Семинарда катнашучыларга ул иң тәүдә Иске Калмаш авылы үзәгендәге Ленин һәйкәлен күрсәтте. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә урындагы уңган егетләр көче белән биредә матур итеп сылау-буяу эшләрен башкарып чыкканнар: пролетариат юлбашчысы үзе алтынсу сары төс алган, постаменты тигезләп сыланынган, ап-ак итеп буяп куелган. Инде һәйкәл тирәли клумбаны төзекләндерәсе, биредәге бордюрларны тәртипкә китерәсе генә калган. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев эшләнелгәнне яхшы дип бәһалады, эшләп бетерелмәгәннәрне тизләтергә чакырды.
Яңа Мортаза авылына илткән юлның үргә күтәрелгән өлеше язгы-көзге чорларда, явым-төшем булганда проблемалар тудыра иде. Биредәге үк карьердан вак ташлар җәеп чыкканнан соң әлеге проблема беркадәр хәл ителгән, ком-таш катнашмасы җәеп, юлны тулысынча тәртипкә китереп бетерәсе генә калган, дияргә дә була. Ә менә авыл урамын яхшылап күтәртеп, кызыл балчык, артабан вак таш түшәп, өстенә ком-таш җәеп чыккач, урамга бөтенләй икенче төс кергән. Биредә хәзер юл өзеклеге булмас, дип ышанырга мөмкин. Әлбәттә, ныклап катып киткәнче беркадәр көтәргә, зур йөк сыйдырышлы техника белән ярып, таптап йөрмәскә кирәк булачак. Яхшы өслекнең сакланышы биредә яшәүчеләрнең үзләренә дә бәйле. Азамат Альфред улы әлеге эшне башкарулары турында җентекле хисап тотты, бу җәһәттән ярдәм күрсәтүчеләрне рәхмәт хисләре белән телгә алды. Реканс Фәнил улы башкарылганнарга бәһа бирде, җитешсезлек-
ләр, эшләп бетермәүләрне күрсәтте һәм алардан арыну өчен тәгаен вакыт билгеләде.
Киредән биләмә үзәгенә әйләнеп кайткач, иң тәүдә участок дәваханәсенә һәм биредәге яңа төзелешләр бистәсенә керү юлын карадылар. Монда да зур күләмле төзекләндерү эшләреннән соң транспортка да, җәялеләргә дә үтеп йөрү өчен мөмкинлекләр яхшыруы күзгә бәрелеп тора. Булдырылганны кадерләп сакларга гына кирәк хәзер. Артабан Октябрь урамында алмаштырылган суүткәргеч линиясен карап чыктылар, биредә дә ахырынача җиткереләсе эшләргә игътибар юнәлтү кирәклеге турында әйтелде.
Урта мәктәп бинасында башкарылган төзекләндерү эшләре һәммәсен дә хәйран калдырды. Быел яңа уку елына әзерлек барышында хезмәткәрләренең күпчелегенең балалары биредә белем һәм тәрбия алучы “Транснефть” компаниясенең матди ярдәме белән зур күләмле төзекләндерү үткән. Атап әйткәндә, өр-яңа физика, химия, математика һәм информатика кабинетлары бүгенге заман технологияләре нигезендә үзгәртеп корылган, өстәвенә бинаның алгы өлешендә пластик ишекләр һәм тәрәзә рамнары монтажланылган. Шушы эшләргә кампания барлыгы 6 миллион 270 мең сум акча юнәлткән. Мәктәп директоры Самат Тимерхан улы Гыйльванов зур канәгатьлек хисе белән боларның һәммәсен дә күрсәтеп чыкты. Химия кабинетына урнаштырылган мәгълүмат стенды һәм радиотрансляцияле аңлатма бирә торган Д.И.Менделеевның химик элементлар таблицасы биредә дәрес үткәрүче укытучыларда да, белем үзләштерүче укучыларда да соклану тудыра. Муниципаль район бюджеты ярдәме дә өстәлеп, барлык сыйныф бүлмәләрендә, ашханәдә, җылыту казанлыгында һәм системасында да зур ремонт башкарылган. Психологик киеренкелектән бушану кабинеты белән республикада санаулы мәктәпләр генә мактана аладыр, ә менә биредә ул да яхшы итеп җиһазландырылган. Гомумән, монда укытучы 22 педагог һәм 200ләп укучы бала өчен дә шартлар сокландыргыч һәм, әлбәттә, мондый хәстәрлеккә җавап итеп югары өлгереш көтәргә генә кала.
(Язманың ахырын гәзитебезнең 112 санында укый аласыз).
Читайте нас в
Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ 02 - 01387 от 5 августа 2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан. Главный редактор Амирханов Ф.Ф. |
Районның үзәк шугалагында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының яшь хоккейчылары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды. Башлангыч уеннар республиканың өч зонасында үтте. Финалга шул ярышларда җиңгән командалар җыелды. Алар арасында Арча, Балтач, Кайбыч, Тукай, Кама аръягы зонасын тәкъдим итүче Әлки һәм Аксубай районы командалары бар иде. Яшь хоккейчыларның ярышы...
Районның үзәк шугалагында А.В.Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубының яшь хоккейчылары арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы булып узды.
Башлангыч уеннар республиканың өч зонасында үтте. Финалга шул ярышларда җиңгән командалар җыелды. Алар арасында Арча, Балтач, Кайбыч, Тукай, Кама аръягы зонасын тәкъдим итүче Әлки һәм Аксубай районы командалары бар иде.
Яшь хоккейчыларның ярышы өч көн дәвам итте, шуңа аксубайлыларга өч көн рәттән боз өстендәге матур уенны күзәтү мөмкинчелеге булды. Көрәшчеләрнең һәр җиңүе тамашачыларның кычкырып көч бирүе белән үрелеп барды. Нәтиҗәдә, Арча районы турнир җиңүчесе булды, икенче урында-балтачлылар, Аксубай балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе командасы (тренерлары Нияз Хисмәтов һәм Руслан Шиһапов) өченче урынны яулады. Безнең командадан Адель Хисмәтов иң яхшы һөҗүм итүче дип табылды.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында район башлыгы Камил Гилманов та катнашты. Призлы урыннарны алучы командалар кубок, ә команда әгъзалары медальләр һәм "Татарстан -Яңа гасыр" сәяси совет рәисе Ф. Мөхәммәтшин имзасы куелган Грамоталарга ия булдылар. |
Бөек Ватан сугышы ветераны, Учтым авылында туып, хәзерге вакытта Бакалы авылында яшәүче хөрмәтле Шәрхем Шәйгалләм улы Мәрданов 14 гыйнварда юбилеен - 95 яшен билгеләде
Районның ветераннар советы рәисе З.М.Солтанова, аның урынбасары А.Ә.Галәветдинов ветеранны олы юбилее белән котладылар, сәламәтлек һәм якыннарының, туганнарының ихтирамын тоеп озак яшәвен теләделәр. Зимфира Мансуровна ветеранга Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын, шулай ук Бакалы авыл Советы һәм ветераннар советы исеменнән бүләкләр тапшырды.
Русия Президенты хатында болай диелә: «Шәрхем Шәйгалләмович, Сезне туган көнегез белән ихлас котлыйбыз! Без Сезнең буын - кыю, көчле рухлы кешеләр, чын геройлар белән чын күңелдән горурланабыз. Сез беркайчан да авырлыклардан курыкмадыгыз, дөрес юнәлештә баруыгызга, үзегезгә һәм иптәшләрегезгә ышандыгыз, Ватанга намус белән хезмәт иттегез. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! Сез чын герой!»
Чыннан да, ветеранның тормышы һәркем өчен үрнәк. Күп балалы крестьян гаиләсендә туып үсә. 1940 елда 7 сыйныфны уңышлы тәмамлап, «Кызыл күл» колхозында төрле эшләр башкаручы булып хезмәт юлын башлый. Барлык гаиләләрнең, шул исәптән Мәрдановларның да тормышларын астын өскә китергән сугыш башлана. Фронтка ике абыйсын, ә 1943 елның ноябрендә Шәрхемне дә алалар, аңа унсигез яшь тә тулмаган була. Ырынбур өлкәсендә өйрәтүләр үткәреп, бер төркем яшь сугышчыны көнбатышка җибәрәләр, анда Балтыйк буе территорияләрендә каты сугышлар барган була. Яшь солдатлар зур михнәтләр кичерә, эшелонны немец бомба утына тота. Тимер юлның зур өлеше, бомбага тотылу сәбәпле, зыян күрә һәм аларга зур араны җәяү үтәргә туры килә. Беренче сугышка Шәрхем Шәйгалләм улы 1нче Балтыйк буе фронтының 51нче армиясе 87нче Кызыл Байраклы укчылар дивизиясенең 8нче полкы составында керә.
Каты сугышларның берсендә Мәрданов контузия ала, авыр яралана. Белоруссия госпиталендә дәваланганнан соң янә фронтка эләгә. Ул, 1926 елда туган башкалар кебек үк, сугышта озак булмый, ләкин күпне күрергә, күпне кичерергә өлгерә, берничә тапкыр яралана. Ел ярым эчендә Латвия, Литва шәһәрләрен азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Җиңүдән соң, хезмәт итү вакыты тәмамланмаса да, яраларын исәпкә алып, аны демобилизациялиләр. Бу 1945 елның октябре була.
Туган якларына кайткач, колхоз эшенә чума. Комбайнчы, бригадир ярдәмчесе, аннан бригадир булып эшли. 1982 елда Учтым бригадасы бөртеклеләрне җыеп алу буенча иң яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм район буенча беренче урынга чыга. Шушы хезмәт уңышлары өчен Шәрхем Шәйгалләм улы «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә. Озак еллар дәвамында авыл Советы депутаты итеп сайлана, лаеклы ялга хезмәт ветераны булып китә.
Хатыны Әсма апа белән алар матур гомер кичерәләр, өч бала - уллары Шәфәгать һәм Зиннәт, кызлары Мәгъфияне тәрбияләп үстерәләр. Олы яшьтә булуына карамастан, элекке фронтовик бар уңайлыклары да булган фатирда берүзе яши, әмма балалары көн саен янына килеп, хәлен белешәләр, хәстәрлек һәм ихтирам эченә алалар. Матур юбилее көнендә дә туганнары һәм якыннары әтиләрен, бабаларын котларга, аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек теләргә дип бәйрәм табыны артына җыелдылар. Балалары билгеләп үткәнчә, әтиләренең тормыш юлы алар өчен һәрвакыт намуслы, фидакарь хезмәт, патриотизм һәм ныклык үрнәге булачак. |
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торатау тавы башына эко-баскыч төзү нияте турында сөйләде. Ул бу башлангычны социаль челтәрләрдә бүлеште. Радий Хәбиров сүзләре буенча, туристлар өчен озынлыгы мең метрга якын эко-трасса төзеләчәк. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Туристларга уңайлыклар арта
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Торатау тавы башына эко-баскыч төзү нияте турында сөйләде. Ул бу башлангычны социаль челтәрләрдә бүлеште. Радий Хәбиров сүзләре буенча, туристлар өчен озынлыгы мең метрга якын эко-трасса төзеләчәк. Яшьләр һәм көчле кешеләр генә түгел, физик яктан әзер булмаган кешеләр һәм балалары булган гаиләләр дә бу махсус баскыч буенча авырсынмый гына менә алачаклар. Эко – баскыч ял итү өчен эскәмияләр һәм күзәтү платформалары белән җиһазландырылачак.
Төбәк башлыгы археологларның хәзерге вакытта тау өстендә эшләвен әйтте. Объект төзелгәнче, тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә, бу эштә Русия Фәннәр академиясе белгечләре катнаша. Элегерәк бу сорау галимнәр, экологлар, геологлар, биологлар һәм җирле кешеләр белән тикшерелде.
“Без табигатебезгә бернинди зыян китермәвебезгә ышанырга тиеш. Торатау федераль дәрәҗәдә саклана һәм аның һәр сантиметры аерым мәгънәгә ия. Геологик яктан кыйммәтле катламнар, сирәк үсемлекләр үскән урыннар, кош оялары, туфрак торышы барысы да исәпкә алыначак ", - диде Радий Хәбиров.
Әлеге чаралар Владимир Путинның май указлары белән билгеләнгән “Экология” милли проектын тормышка ашыруга булышлык итәчәк.
Чыганак:gorobzor.ru
Фото:gorobzor.ru
#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан
Туристларга уңайлыклар арта
Автор:
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Шаран кинлеклэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции.
Свидетельство о регистрации СМИ: ПИ № ТУ02-01353 от 10.07.2015 г. выдано Управлением федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан. |
Ленар Гыйниятуллин крестьян (фермер) хуҗалыгында фермага капиталь ремонт ясау эше печән өстендә дә тукталып тормый.
❮
❯
Олег Пахомов.
"НЖ".
Фермерның терлекчелек тармагында эшләү сәләтенә күпләр кызыгырлык. Ел саен ул терлекләрнең баш санын арттыра, терлек азыгы базасын үстерә, фермадагы эш шартларын яхшырта. Ремонт эшләрен ул көзгә тәмамларга җыена. Әлегә тулы көч белән түбәне реконструкцияләү бара: түбәнең бәпкәләрен инде тулысынча алыштырып, тиздән профнастил түшәргә җыеналар. Моннан тыш, фермада пластик тәрәзәләр һәм тимер ишекләр кую да күздә тотыла.
- Реконструкцияне тулысынча үз көчебез белән башкарабыз, - ди Ленар. - Бу төзелешнең бәясен бермә-бер киметә, бүтән очракта капиталь ремонт бик кыйммәткә төшәр иде. Безнең исәпләү буенча, болай да аның суммасы өч миллион сум чамасы тәшкил итәчәк. Шуңа күрә үз акчаларыбыз гына җитеп бетми, кредитлар да алырга туры килә. Дәүләт ярдәм итеп, чыгымнарның бер өлешен генә капласа да, бик әйбәт булыр иде. Капламаса да берни эшләп булмый, чөнки без үз көчебезгә генә ышанырга өйрәнгән...
Шуңа күрә машина йөртүчеләр, механизаторлар кулларындагы техника штурвалларын чүкеч белән циркуляр пычкыга алыштырганнар. Мәсәлән, К-700 тракторында эшләүче Азат Нуриев белән Рамил Сираҗиев, КамАЗ йөртүче Наил Төхвәтуллин нәкъ шулай эшләгән. Андрей Ганин белән Рамил Абдрахманов та үзләре өчен яңа шөгыль тапканнар. Бөтен эшләрне җиренә җиткереп үтәгәнгә күрә, яңа түбә озакка чыдар дип ышанырга була.
Фермага ремонт ясау печән чабуга да комачауламый. Бу җаваплы участокта эшләүчеләр тулы көч белән, җаваплылык тоеп эшлиләр. Илшат Гыйниятуллин печән чаба, Рөстәм Абдрахманов аны пресслый, ә Наил Төхвәтуллин тюкларны саклау урынына ташый. Әлегә 50 тонна чамасы печән хәзерләнгән, ә барлыгы терлекчелек ихтыяҗлары өчен 200-250 тонна туплап кую планлаштырыла. Печәннең сыйфатын яхшырту өчен хуҗалыкта ел саен күпьеллык үләннәр, люцерна һәм эспарцет мәйданнарын яңартып торалар. 1500 тонна чамасы сенаж хәзерләү өчен 120 гектарга судан үләне чәчкәннәр. Мәйданнарның бер өлешен терлекләр рационын тулыландырырга ярдәм итүче арпа, бодай, солы һәм викадан торган үлән катнашмасы били.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта ике йөз баштан артык мөгезле эре терлекнең 140 башы - савым сыерлар. Көн саен 1300 килограмм сөт сатылып, аннан алынган керем хуҗалык җитәкчесенә хезмәт хакын, тиешле түләүләрне вакытында түләп барырга мөмкинлек бирә. Якын арада фермада яңа суыткыч куярга җыеналар, ә бу исә сөтнең сыйфатын бермә-бер арттырырга тиеш. Җиһаз өчен бинаны инде хәзерләп тә куйганнар.
Рәсемнәрдә: Н.Төхвәтуллин; И. Гыйниятуллин; сулдан уңга: Л.Гыйниятуллин, А.Ганин, Р.Абдрахманов, А.Нуриев. |
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак. 2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3...
❮
❯
Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 8 нче март -Халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган бәйрәм көн булачак.
2015 елның 24 сентябрендә чыккан 1017 а номерлы "Ял көннәрен күчерү турында" РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 3 гыйнварда якшәмбегә туры килгән ял көне - 7 март дүшәмбегә күчерелде. |
Без барыбыз да түземсезләнеп Яңа ел бәйрәмен көтәбез. Һәрбер йортта чыршы бизибез, бүләкләр алабыз, Кыш бабайга хатлар язабыз, котлау кәгазьләре әзерлибез, суыткычларны тәм-томнар белән тутырабыз
Әмма, кызганычка каршы, бер көнлек бәйрәм хакына бик күп агачлар киселә – табигатькә зур зыян килә. Безнең Бәләбәй районы буенча гына да меңнәрчә баш чыршы өйләребезгә кереп тула, аннан чүплекләргә чыгарып атыла. Ә ил буенча җиде миллионнан артык чыршының башына җитәбез, диләр. Боларның барсын бергә тезеп куйсаң – зур-зур урманнар хасил булыр иде.
Юкса, яраткан бәйрәмебезне әзрәк “корбаннар” белән дә үткәреп булыр иде. Мәсәлән, чыршы ботакларын гына вазаларга утыртып, яки кибеттән ясалмасын алып кайтып. Шулай иткәндә, без күпме урманнарыбызны саклап кала алыр идек. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик – Яңа ел чыршысы булып өйләребезгә кереп кунаклаганчы, агач кәм дигәндә дә 10-15 ел үсәргә тиеш. Яшел сылукайның гомер озынлыгы 150-300 ел икәнлеген искә төшергәндә, без чыршыны “бала килеш” үтерәбез булып чыга ич!
Безнең Бәләбәй Татар гимназиясе дә табигатьне саклауга үз өлешен кертә. Дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда укучыларга тирә-як мохиткә карата игътибарлы булырга, киләчәгебезне хәстәрләргә өйрәтү эшләре алып барыла. Без ел саен бик теләп “Чыршыкай” акциясендә катнашабыз.
Менә быел да балалар белән плакатлар эшләдек, иң матурларына конкурс оештырдык. Аннан безнең 3А һәм 3Б сыйныфлары дәресләрдән соң җыелышып шәһәребезнең Пионер мәйданына чыгып, үтеп барган кешеләргә,чыршы агачларын, урманны сакларга өндәп, үзләре әзерләгән листовкаларны таратты. Азактан балалар белән истәлеккә фотога төштек.
Бу акция катнашу укучыларга бик ошады.
Алсу Заһидуллина,
Бәләбәй Татар гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
2012нче елның икенче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыру дәвам итә. "Гадәттә язгы подписка гел сүлпәнрәк бара, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Владимирова. - Әлегә план 30 процентка гына үтәлгән. Василий Федотов һәм Петр Ларуков беренчеләрдән булып газета - журналларга язылып куйдылар. Алар район газетасын да үз итәләр,...
2012нче елның икенче яртыеллыгында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыру дәвам итә.
"Гадәттә язгы подписка гел сүлпәнрәк бара, - ди Ивашкино элемтә бүлекчәсе начальнигы Галина Владимирова. - Әлегә план 30 процентка гына үтәлгән. Василий Федотов һәм Петр Ларуков беренчеләрдән булып газета - журналларга язылып куйдылар. Алар район газетасын да үз итәләр, аңа да квитанцияләр тутырдылар. Ә гомумән, ивашкинода 105 гаилә "Наш Черемшан" газетасын алдыра.
Түбән Кармалка элемтә бүлекчәсе начальнигы Вера Гайнанова әйтүенчә дә, тутырылган карточкаларның күбесе район газетасына туры килә. Биредә өч хат ташучы - Любовь Курмыгина (Түбән Кармалка), Гөлия Вәлиуллина (Чумачка), Елена Мокшанова (Югары Кармалка) бик тырышып эшлиләр. "Әйтик, Любовь Курмыгина инде 20 елдан артык почта бүлекчәсендә хезмәт куя. Халык аны бик ихтирам итә", - ди элемтә бүлеге начальнигы.
"Әлегә 204 газета - журналга заказ карточкасы тутырылган, - ди Утыз Имән элемтә бүлекчәсе начальнигы Мөнирә Шакирова. - Кайберәүләр бу эшне соңгы көннәргә калдыралар шул. Шулай да авылдашларыбыз Минзирә һәм Илдар Минвәлиевлар, Гөлсирин һәм Рөстәм Фәттаховлар, Динә һәм Хасиятулла Фатыйховлар, Гөлзәминә һәм Җәүдәт Шәймардановлар ел да беренчеләрдән булып җиде - сигез матбугат басмасына язылып куялар". |
Бәйге шартлары буенча, бәйгедә биш яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган татар җырын башкаручылар катнашу мөмкинлегенә ия булды
❮
❯
“Әтнә сандугачы” бәйгесенең беренче туры узу турында газетабыз битләрендә хәбәр иткән идек инде. Яңа елга кереп тә өлгермәдек, бәйгенең икенче туры да оештырылды.
Конкурсантлар дүрт төркемгә бүленде – 5 яшьтән 12 яшькә кадәр; 13 яшьтән 17 яшькә кадәр; 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 дан 50 яшькә кадәр.
– Бәйгенең беренче этабы расланган график буенча, авыл мәдәният йортларында үткәрелде, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Алия Хәнәфиева. – Куанычлы хәл, катнашучыларыбыз бик күп булды. Җюрига кыенгарак та туры килгәндер. Финалга барлыгы 58 катнашучы чыкты. Шунысын да әйтеп китми булмый, бәйгене компетентлы жюри – Татарстанның атказанган артистлары – Нурзадә, якташыбыз Алсу Хәбибуллина, танылган җырчы Руслан Галимуллин, мәдәният бүлеге методисты, халык тарафыннан “Әтнә сандугачы” дип танылган Гөлүзә Сираҗиева бәяләде Бәйгенең гала-концерты 26 гыйнварда Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә узар дип көтелә. Биредә бәйге җиңүчеләре белән беррәттән Әтнә җирендә туып-үскән, олы сәхнәгә нәкъ менә “Әтнә сандугачы”ннан юл алган мәртәбәле артистлар да катнашыр дип көтелә. Таһир Гайнуллин, Азат Фазлыев, Зөлфәт Фәхретдинов, Риваль Хисмәтуллин, Руслан Галимуллин – әнә шундыйлардан... |
28 гыйнварда, безне аязучан болытлы һава торышы көтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алдагы көнгә фаразы шундый. Температура көндез -16 -19, төнлә -16 градуска кадәр булачак. 29 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Температура көндез -15 -18, төнлә -17 -19 градуска кадәр салкын. 30 гыйнвар көнне, шулай ук аязучан...
❮
❯
28 гыйнварда, безне аязучан болытлы һава торышы көтә. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең алдагы көнгә фаразы шундый.
Температура көндез -16 -19, төнлә -16 градуска кадәр булачак.
29 гыйнвар көнне аязучан болытлы һава. Температура көндез -15 -18, төнлә -17 -19 градуска кадәр салкын.
30 гыйнвар көнне, шулай ук аязучан болытлы һава. Температура көндез -14 -19, төнлә -20 -21 градуска кадәр булачак, дип көтелә. |
Район хакимияте административ комиссиясенең Борай авылы урамнарының тәртиптә булуын тикшерү буенча рейдлары дәвам итә.
Бу юлы авыл уртасындагы “Технодом” кибете артындагы (рәсемдә), Үзәк мәйданда урнашкан “Фармленд” ихатасы эчендәге чабылмаган чүп үләннәре иң элек күзгә чалынды. Андропов урамының 13 санлы йорты алдында–вагончык торуы, Мичурин урамының 59 санлы йорты алдында төзелеш материаллары ятуы урынлымы? Космонавтлар урамының 50 санлы йорт алды чабылмаганлыгы белән әллә каян игътибарны җәлеп итә. Чабыласы урыннар Габәши урамында да шактый.
Тәртип барыбызга да кирәк. Яшәгән урыныгыз тирә-як күренешен бозмыймы? Үз ихатагызга читтән күз ташлагыз да, кирәк булса, тәртип урнаштырыгыз.
Читайте нас в
1930 - 2020, Общественно- политическая газета Бураевского района, учреждена Агенством по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан и ГУП РБ Издательский Дом "Республика Башкортостан" |
Бу хакта Башкортстан башлыгы Русия нефть-газ-химия сәнәгате форумының пленар утырышында сөйләгән чыгышында белдерде.
Бу хакта Башкортстан башлыгы Русия нефть-газ-химия сәнәгате форумының пленар утырышында сөйләгән чыгышында белдерде.
– “Газпром”ның Башкортстан җирендә урнашкан предприятиеләре белән берлектә бу өлкәдә зур эш тормышка ашырыла, – дип билгеләде Рөстәм Хәмитов. – Бүген бездә автомобильләр өчен тәгаенләнгән 15 газ тутыру компрессор станциясе эшли. Якын арада тагын 5 шундый заправка төзеләчәк. Дүрт меңнән артык транспорт чарасын берләштергән йөк ташу оешмалары, автобус һәм таксомотр парклары, инде хәзердән үк табигый ягулыкта эшли. “Русия тимер юллары” компаниясе белән дә әлеге юнәлештә эш алып барыла.
Әйткәндәй, газ ягулыгын куллануны үстерү мәсьәләсе Русия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Русия Хөкүмәте әгъзалары белән үткәргән киңәшмәсендә каралган иде.
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Мари Суыксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләнеп үтелә. 27 февраль көне дә авыл халкы өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды. Авылдашлар көне ике бәйрәмне берләштерде: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн, чын-чынлап, Мари Суыксу авылы көне булды: туган халкының гореф-гадәтен,...
❮
❯
Мари Суыксу авылы клубында истәлекле көннәр, бәйрәмнәр күп билгеләнеп үтелә. 27 февраль көне дә авыл халкы өчен дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.
Авылдашлар көне ике бәйрәмне берләштерде: 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне һәм 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бу көн, чын-чынлап, Мари Суыксу авылы көне булды: туган халкының гореф-гадәтен, мәдәниятен, ата-бабалар теле - мари телен могҗиза белән генә саклап калган авылның - Актаныш районындагы бердәнбер мари авылының авылдашлар бәйрәме.
Авыл клубы бар теләүчеләрне дә сыйдыра алмау сәбәпле, халык осталары күргәзмәсен мәктәпнең спорт залында оештырдылар. Күргәзмәгә һәркем иҗат эшен куйды. Күргәзмәне карарга килүчеләр авыл осталары эшләгән, чиккән сөлгеләрне, тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын, тукып эшләнгән кул тастымалларын, чиккән мендәр тышларын, җирле хуҗабикәләр суккан келәм-паласларны, туган як фотоэтюдларын сокланып карадылар, фикер алыштылар. Күргәзмә тулысынча Мари Суыксу авылы халкы иҗат үрнәкләреннән генә төзелде.
Бәйрәмне, мариларда кабул ителгәнчә, авылның иң абруйлы аксакалы - Руслан Михайлов ачып җибәрде, катнашучыларга һәм тамашачыларга тәбрикләвен җиткерде, иң яхшы теләкләрен ирештерде. Аннан соң аның ярдәмчесе - Валерий Галиев сүз алды, ул бәйрәмдә булучыларның барысын да бу чарада саф күңел, изге ниятләр белән катнашырга чакырды.
Кунаклардан башка бәйрәм буламы соң? Бәйрәмгә район башкарма комитетының социаль-агарту бүлеге башлыгы Илшат Габделхәев, җирлек башлыгы Рәсүл Харисов килгәннәр иде.
Үзенең теләкнамәсендә Рәсүл Газиз улы авыл халкына котлауларын, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтләрен, яхшы теләкләрен җиткерде. "Безнең авылда тырыш, уңган, хезмәт сөючән, яхшы күңелле, үзенең кече ватанын сөюче халык яши, без барыбыз да аның үсеше өчен хезмәт куябыз", - диде.
Алардан соң сәхнәгә авылның хатын-кызлары күтәрелде, борынгы мари җырын башкарып, тамашачыларның көчле алкышларына лаек булдылар. Хатын-кызларны Халыкара хатын-кызлар көне белән хәрби Илья Арсланов котлады.
Котлау һәм тәбрикләүләрдән соң сәхнәгә иң кечкенә балаларның ата-аналары чакырылды, аларга бүләкләр тапшырылды. Бүгенге авыр заманда берүзе биш яшь баланы тәрбияләүче Зинаида Усманова һәм Анеда белән Марат Абышевлар гаиләсен тамашачылар аеруча җылы кабул иттеләр. Абышевлар дүрт балалары янына ике ятим баланы да үз гаиләләренә тәрбиягә алганнар. "Күкчәчәк" балалар бакчасыннан килүчеләр "Гномнар" биюен башкарып, Усманов һәм Абышевлар гаиләсен тәбрикләде. Нәни артистлар тәмле күчтәнәчләргә ия булдылар, махсус бүләкләр дә тапшырылды. Бар дөньяларын онытып,
бүләкләрен сәхнәнең үзендә үк ача, татлы күтәнәчләрне тәмләп карый башладылар, аларның бу шатлыклары үзе бер тамаша булды.
Нәни артистлардан соң ветеран педагогларга хөрмәт күрсәтелде, алар адресына рәхмәт сүзләре яңгырады, күпьеллык фидакарь хезмәтләре өчен аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Матиас Алексантери Кастрен исемендәге җәмгыять оештырган фин-угыр конкурсы лауреаты Инна Ирдуганова авыл китапханәсенә мари телендәге китаплар бүләк итте.
Авылның республика дәрәҗәсендә җиңүләр яулаган иң атаклы спортчылары: Япеева Ульяна, Мөхәмәдиева Илгизә, Мөхәмәдиев Юрий да бүләксез калмады: аларга, яңа медальләр белән тулылансын, дип, махсус эшләнгән коллекция тартмалары тапшырылды.
Бәйрәмдә авылның юбилярларына да хөрмәт күрсәтелде. Мари Суыксу авылында быел өч гаилә алтын туйларын билгеләп үтә. Аларга да истәлек бүләкләре тапшырылды, "Удырем" җырын башкарып, яшь балалы аналар юбилярларны котладылар.
Һәр котлау җылы сүзләр, яхшы теләкләр ирештерү һәм бүләкләр тапшыру белән генә чикләнеп калмады, ә артистларның чыгышлары белән бәйләнеп тә барды. Моның өчен бәйрәмгә "Канде кава" ансамбле солистлары Сергей Байназов белән Сергей Зайнитдинов, "Марий сем" ансамбльләре чакырылган иде. Профессиональ артистларның чыгышлары тамашачылар күңеленә аеруча хуш килде. Барабан сугу тактына башкарылган дәртле мари җырлары беркемне дә битараф калдырмады, алар бәйрәмгә аерым бер энергетика, дәрт, бәйрәм кәефе бирделәр, конферансье Игорь Губаевның бәйрәмне оста алып баруы да моңа булышты.
Авылның үзешчән артистлары да үз осталыкларын күрсәтте: терлекчеләр, игенчеләр, башка һөнәр ияләре халык җыр-биюләрен чын күңелдән башкарып, бәйрәмгә ямь өстәделәр. Мари Суыксу авылы халкын котлар өчен күрше татар авылының үзешчән артистлары да килгән иде, алар да татар һәм башкорт биюләрен башкарып, тамашачыларның күңелен яуладылар.
Ә иң зур алкышларга авылдагы бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Минтимер Арсланов лаек булды. Мөхтәрәм ветеранны котлау өчен аның уллары, оныклары килгән иде, данлы яугирне олылап, балалар бакчасына йөрүче нәниләр "Яблочко" биюен башкарды. Аннан тыш, ветеранга РФ Президенты Владимир Путинның тәбрик хаты тапшырылды.
Икмәк булса - бар да була, Мари Суыксу авылында крестьян хезмәте зур абруйга ия, үз язмышларын җир, игенчелек, терлекчелек белән бәйләгән кешеләргә авылда зур хөрмәт белән карыйлар. Авыл хезмәтеннән, игенче-терлекче эшеннән башка берсе дә була алмый. Шуның өчен дә бәйрәмдә актив сөт тапшыручылар кыйммәтле
бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Иген алтын булып яралмый, ул игенчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә чын алтынга әйләнә. Хуҗалык рәисе Азат Бикмөхәммәтов хезмәт ветераннарына һәм хуҗалык хезмәтчәннәренә үзенең җылы сүзләрен җиткерде, яхшы теләкләрен ирештерде, ветераннарга бүләкләр тапшырды.
Физик мөмкинлекләре чикләнгән марисуыксулылар да игътибардан читтә калмадылар. Килми калган бүләкләнүчеләргә бүләкләрне аларның күршеләре тапшырырга вәгъдә иттеләр.
Тамашачы һәм бәйрәмдә катнашучыларның барысына да мари газетасы "Чолман" таратылды.
Бәйрәм ахырында, анда катнашучыларга иң яхшы теләкләрен ирештереп, Илшат Габделхәев чыгыш ясады, бәйрәмне оештыручыларга, бар катнашучыларга, Башкортстан Республикасы һәм Чаллы шәһәре артистларына рәхмәт сүзләрен җиткерде. Гомумән, чара вакытында бәйрәмнең төп оештыручысы, хәйриячесе, башлап йөрүчесе Елена Ирдугановага, авыл үсеше, аның чәчәк атуы өчен күп хезмәт куйган башка кешеләргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады. |
“Башинформ” агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Анда “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе Сәяси советы секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда үткән сайлаулар нәтиҗәләре турында сөйләде, журналистларның сорауларына җавап бирде.
— Башкортстанда сайлаулар гадәттәгечә оешкан төстә һәм тыныч шартларда үтте. Көндәшлек югары булуга карамастан, Дәүләт җыелышы-Корылтайга, шәһәр һәм күпчелек авыл Советларына өстәмә сайлауларда “Бердәм Русия” вәкилләренең җиңүе очраклы түгел. Бердәм тавыш бирү көнендә Башкортстанда сайлаучыларның 73 проценттан артыгы “Бердәм Русия” партиясе күрсәткән кандидатлар өчен тавыш бирде, — диде Константин Борисович.
Әлеге сайлаулардагы барлык 7310 мандатка партиянең төбәк бүлекчәсе үз кандидатларын күрсәткән. Алар партия эчендәге алдан тавыш бирү юлы белән сайлап алынган, 15395 “кандидатлыкка кандидат” праймериз процедурасын үткән.
— Партия яшьләрне сайлауга аеруча зур әһәмият бирде. Якынча мәгълүматлар буенча, урындагы үзидарә органнарына “Бердәм Русия”дән 35 яшькә кадәр 793 депутат сайланды, — диде Константин Толкачев.
Урындагы сайлауларда 11 партиянең төбәк бүлекчәсе вәкилләре депутат мандаты өчен көрәште. Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча өч партия бер мандатка да ия була алмады. 8 партия вәкилләре урындагы үзидарә органнарында эшләячәк. Мандатларның 77 проценты — парламент партияләрендә. “Бердәм Русия” партиясеннән кандидатлар җиңү яулады, калган дүрт партиянең һәркайсы сайлаучыларның бер проценттан кимрәк тавышын җыйды.
Бишенче чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда шулай ук “Бердәм Русия” партиясе вәкилләре җиңеп чыкты. 15нче Күмертау округыннан Хәйдәр Гайсин (72,29 процент), 50нче Туймазы округы буенча Рамил Бигнов (66,5 процент) депутат булып сайландылар.
2нче сайлау округы буенча Уфа шәһәр Советына өстәмә сайлауларда да “Бердәм Русия” вәкиле җиңде. Сайлаучыларның 65,02 проценты Сергей Копысов өчен тавыш бирде.
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Бейрутта укыган Өчбүлә мулласының улы Әхмәтзыя Тупеев
Канзәфәр-би токымыннан
"Ике аккош" елдан-ел югарырак оча
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать еш кына катлаулы сюрпризлары белән адәм баласын сынап тора. Узган атнада табигать руль артында утыручыларга тагын бер җитди сынау китерде. Атнакич синоптиклар беренче карны фаразласалар да, шоферлар мондый көчле буран, бозлавык көтмәде. Беркем дә машинасын кышкы резинага күчерергә уйламаган иде....
Урыслар "У природы нет плохой погоды" дип җырласалар да, табигать еш кына катлаулы сюрпризлары белән адәм баласын сынап тора. Узган атнада табигать руль артында утыручыларга тагын бер җитди сынау китерде. Атнакич синоптиклар беренче карны фаразласалар да, шоферлар мондый көчле буран, бозлавык көтмәде. Беркем дә машинасын кышкы резинага күчерергә уйламаган иде.
Әйе, узган атна машина йөртүчеләрне бик авыр хәлдә калдырды.
- Шиномонтажкада тәгәрмәчләр алыштырырга ике сәгать чират көттем дә, түземлегем бетеп китеп бардым. Чиратның башы-ахыры күренми иде, - ди бер танышым.
Икенче танышым да чиратын көтеп алалмыйча, таң белән җәйге резинада Казанга юл тота. Шоферлык стажы утыз ел булса да:
- Мондый бозлавыкта башкалага исән-имин килеп җиткәнче энә өстендә баргандай булдым. Башка чакта Казанга 4 сәгатьтә барып җитсәм, кар яву аркасында юлыбыз 6 сәгатькә сузылды. Шофер халкына озын юлга чыкканда үзеңне мондый куркыныч астына куярга киңәш итмәс идем, - ди ул.
Күпләребез кар тиз эреп бетәр дип өметләнде. Әмма күз ачкысыз буран нәтиҗәсендә бер көндә кар көртләре пәйда булды, юлларда зур куркыныч тудырып бозлавык барлыкка килде.
РАЙОН ЮЛЛАРЫНДАГЫ ХӘЛ
Узган атнада Әгерҗе районы юлларында нинди хәл туды? Бу турыда ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Олег КАПИЛОВ сөйли:
- Телевизордан, интернеттан беренче кар яву турында хәбәр итеп торсалар да машина йөртүчеләр тиз генә кышкы резинага күчәргә теләмиләр шул. Бигрәк тә беренче көнне юлларда хәл куркыныч иде. Бер атна эчендә генә дә Татарстан юлларында 109 авария теркәлде. Аларда 13 кешенең гомере өзелде. Мамадышта зур йөк машинасының күпердән Нократ елгасына, Актанышта УАЗ машинасында 18-27 яшьлек җиде (!) егетнең су астына төшеп китүе барыбызны да тетрәндерде
- Әгерҗе юлларында беренче кар яуган көнне 8 октябрьдә - дүрт, 9 октябрьдә өч авария булды. Ә "гаишник"ларга хәбәр итми калганнары күпме булгандыр әле: кемдер бозлы юлда идарә итә алмый юл читенә төшеп киткән, кемдер баганага килеп бәрелгән.
Ике көндәге 7 авариядә бер кеше зыян күрде. "Шкода" җәйге резинада була, хуҗасы, бозлавыкта идарә итә алмыйча, "Урал" йөк машинасына килеп бәрелә. Җиңел автомобиль пассажиры тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылды.
Хөрмәтле машина йөртүчеләр! Көзге көнгә һич ышанырга ярамый. Көндез җылыта, иртән бозлавык. Хәзер җәйге резинада юлга чыкмаска киңәш итәм. Руль артында стажыгыз 30-40 ел булса да, минем белән мондый хәвеф-хәтәр килеп чыкмас дип кем ышандыра ала? Хәтта шәһәр йә авыл эчендәге юлларда да бозлы юлда машинагыз сезгә буйсынмаска йә икенче бер машина сезгә килеп бәрелергә мөмкин. Ә юл хаталарны һич гафу итми.
ШИНОМОНТАЖДА НИ ХӘЛЛӘР?
Ришат ЗАРИПОВ - "Каскад" автосервисы хезмәткәре:
- Өч көн һәм төн бездә "аншлаг" булды. Без, өч хезмәткәр, иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр эшләдек. Көнгә 36шар машинаның тәгәрмәчләрен алыштырдык. Күз алдына китерегез: бу көн саен 280 тәгәрмәч дигән сүз бит. Бик алҗыдык, әмма машина йөртүчеләрне бозлавыкта авыр хәлдә калдырып булмый бит, соңгы клиентка кадәр эшләдек.
ТӘҖРИБӘЛЕ ШОФЕР СҮЗЕ
Илдар ГАДРШИН - Әгерҗе шәһәре:
- Минем 20 еллык шофер стажым бар. Шиномонтажда сәгатьләр буе чират тормыйм. Беренче кар төшү белән тәгәрмәчләрне үзем алыштырам. Кар эрер, бозлавык бетәр әле дип җәйге тәгәрмәчтә юлга чыгу - үзеңнең һәм якыннарыңның гомерен зур куркыныч астына кую бит ул.
Яшь машина йөртүчеләргә киңәшем шул: мондый һава торышы булганда резиналарыгызны алыштырырга иренмәгез, бозлавык беткәч кышкы резиналар кызганыч дип утырмагыз. Автоузышка чыккан кебек зур тизлектә барудан сакланыгыз, борылышларда һәм каршы полосага чыгып алдагы машинаны узып киткәндә аеруча сак булыгыз. Рульгә утыру белән үзегез барачак таныш юл маршрутын күз алдыннан үткәрегез, катлаулы участокларны исегезгә төшерегез һәм аларда ничек хәрәкәт итәргә кирәклеген алдан уйлап куегыз. Бу киңәшләрем буш сүзләр генә булып, бер колагыгыздан кереп, икенчесеннән чыгып китмәсен иде. Һәммәбезгә дә юллардан исән-сау әйләнеп кайтырга язсын. Безне гаиләләребездә әти-әниләр, хәләл җефетебез, балалар, оныкларыбыз көтеп торуын юлда йөргәндә бер минутка да истән чыгармыйк. |
2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде. Рәфикъ Җамалетдин улы Гыйльметдинов җитәк-ләгән «Чернышевский» совхозы ул чакта бик зур ярдәм күрсәтте. Урта мәктәпнең бер катлы яңа бинасы 1971 нче елда ачылган башлангыч мәктәпкә өстәп төзелде. - 1989 нчы...
❮
❯
2014 нче елның 1 нче сентябрендә Чернышевка урта мәктәбенә 25 ел тула. Ул 1989 нчы еның яз-җәй айларында төзелгән иде.
Рәфикъ Җамалетдин улы Гыйльметдинов җитәк-ләгән «Чернышевский» совхозы ул чакта бик зур ярдәм күрсәтте. Урта мәктәпнең бер катлы яңа бинасы 1971 нче елда ачылган башлангыч мәктәпкә өстәп төзелде.
- 1989 нчы елның 31 нче августында төнгә кадәр кирпеч ташыган, җыештырган, мәктәпнең төп керү юлын кунаклар каршылар өчен әзерләгән идек, - дип искә ала укытучылар.
1 нче сентябрь көнне мәктәпне районның ул чактагы мәгариф бүлеге мөдире Камил Һашим улы Шәякбәров ачты.
Яңа урта мәктәп Чернышевка авылының барлык укучылары һәм әти-әниләре өчен зур шатлыкка әйләнде. Элек бит, башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Усадка яки Биектауның 1 нче мәктәбенә йөрергә кирәк иде. Урта мәктәпнең беренче директоры Рәшит Сәгыйть улы Мусин булды. Үзе Зәйдән булса да, аны районда яхшы беләләр. Башлангыч сыйныф укытучылары Лидия Сергеевна Березина, Людмила Фарсановна Бикбаева, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нурсинә Рифгать кызы Хәбибуллина мәктәптә озак еллар эшләделәр. Аннары яшь кадрлар килде, алар хәзер дә эшли: Гөлнара Галиева, Елена Митряева, Ирина Парфенова, Рәмзия Әбүбәкерова, Чулпан Мәүлетова, Венера Хәкимова, Марина Геталло, Лидия Апарова. Күп укытучылар яшь чакта эшләрен безнең мәктәптә башлады. Хәзер аларны очраткач, уңышларына сөенәбез. Хәзерге вакытта районның Туган якны өйрәнү музее директоры Билал Сәллах улы Шиһабетдинов, аннары Илдар Җиһангир улы Фазылов озак еллар мәктәпнең завучлары булып эшләделәр.
Реклама
Тора-бара мәктәбебез үз эш традицияләрен булдырды: яшь кадрларга остазлык итү, гадәткә кергән чараларны даими уздыру, хезмәт десанты, мәктәпкәчә учреждениеләр белән хезмәттәшлек итү, алдынгы педагогик тәҗрибә уртаклашу өчен район семинарлары уздыру...
Монда укып чыккан кешеләрнең күбесе безгә инде балаларын китерә. Мәк-тәбебезне тәмамлаган укучыларыбыз Марина Бәдретдинова, Алла Черемисова, Екатерина Сагиеваның яшь белгечләр булып үзебезгә эшкә килүе күңелләргә рәхәтлек бирә.
Соңгы елларда мәктәпне Разия Гыйндулла кызы Галиева җитәкли. Бу уку елында да шул ук традицияләр нигезендә эшләр-гә ниятлибез. Күп юнәлешләрдә: район олимпиадаларында, республика конкурсларында, БДИ тапшырганда, укучыларыбыз вузларга кергәндә, спорт чараларында уңышларыбыз бар. Бездә укып чыкканнарның инде ничә буыны укытучылар, юристлар, табиблар, бухгалтерлар, инженерлар, полицейскийлар, төзүчеләр һ.б. булып, уңышлы гына эшләп йөри. Без алар белән, аларның казанышлары, гаиләләренең һәм балаларының уңышлары белән горурланабыз. |
Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең 90 еллыгына багышланган V Районара Мәһдиев укулары үткәрелде.
❮
❯
Кунак булып язучының кызы, филология фәннәре кандидаты, тәрҗемәче, Язучылар берлеге әгъзасе Гәүһәр ханым Хәсәнова, Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов, “Гаилә һәм мәктәп” журналының баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхова, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияровлар килгән иде. Һәр ел саен фәнни-гамәли конференциянең юнәлешләре билгеләнелә. Укуларның максаты булып халкыбызның тарихын, мәдәниятын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, укучыларда язучының иҗади мирасына карата кызыксынуны арттыру, фәнни-эзләнү күнекмәләрен үстерү, ныгыту, эш алымнары белән уртаклашу тора. Юнәлешләр укучылар һәм укытучылар өчен аерым темалар белән бирелә. Мәсәлән, укытучылар өчен “М.Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” темасы белән түгәрәк өстәл үткәрелде. Бу юнәлешнең бер өлешендә миңа да тыңлап утыру мөмкинлеге туды. Укытучылар дәрес үрнәкләре, фәнни-гамәле хезмәтләре, язучының иҗаты буенча мастер-класс, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре белән уртаклашып, фикер алыштылар. Минем өчен иң куанычлысы, укытучылар арасында Мөхәммәт абыйның студентлары катнашуы булгандыр. М.Мәһдиевнең лекция барышында нинди алымнар кулланылуы да телгә алынып, бераз хатирәләргә дә урын бирелде.
“Шигърият бакчасында” юнәлешендә укучылар язучының шәхесенә карата соклануларын, уй-кичерешләрен, иҗатында күтәрелгән темаларын яктыртып шигырьләр иҗат иткәннәр. Шигырь язу һәркемгә дә бирелә торган сәләт түгел дип уйлыйм. Бу юнәлештә катнашу өчен укучыга язучының әсәрләре, тормыш юлы белән якыннан танышырга, яктыртылган темаларны бүгенге көн белән чагыштырып, актуальлелегенә басым ясарга һәм шуннан соң туган фикерне шигырь юлына сала да белергә кирәк. Укучы язучының әсәрләрен дә искә ала, шунда ук аңа карата хисен дә белдерә. Алар тырышканнар, хис-тойгы, кичерешләрне үзләренең иҗат җимешләре аша башкаларга да ирештерә алдылар. Хәтта араларында моңарчы язган шигырьләре газеталарда басылган укучылар да бар иде.
“Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес”, “М.Мәһдиев иҗатын туплаучы һәм җыючы галимнәр эшчәнлеге”, “М.Мәһдиев иҗаты язучылар әсәрләрендә” кебек юнәлешләрдә дә укучылар югалып калмаганнар. Зур хезмәт башкарып, аны яклый да белделәр. Һәр юнәлешнең үз җиңүчеләре булып, диплом һәм истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар.
Мәһдиев укуларын үткәрү өчен район мәгариф бүлеге һәм Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбе коллективы зур тырышлык күрсәтә. Фәнни-гамәли конференция укучылар һәм укытучылар әзерләгән әдәби-музыкаль композиция белән үрелеп баруы катнашучылар күңелендә әле озак сакланыр. |
7 январь көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик кызыклы сценарий әзерләгән иде. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнделәр. Бәйрәмнән бар да канәгатъ калды.
❮
❯
7 январь көнне Алан-Бәксәр мәдәният йортында раштуа бәйрәме уңаеннан балалар өчен чыршы бәйрәме үткәрелде.
Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар бик кызыклы сценарий әзерләгән иде. Балалар Кыш бабай һәм Карсылу, әкият геройлары белән төрле уеннар уйнадылар, чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнделәр. Бәйрәмнән бар да канәгатъ калды. |
Татарстанда мөфтигә һөҗүм итүдә һәм башка җинаятьләрдә катнашы булган террорчылар үтерелгән, дип хәбәр иттеләр ИТАР-ТАССка Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә. "Озак вакытлы махсус операцияне тормышка ашыру барышында Россиянең Федераль куркынычсызлык хезәмәте эчке эшләр органнары белән бергә ТР территориясендә аеруча авыр җинаятьләр кылуда катнашы булган җинаять төркеме эшчәнлеге туктатылган", -...
❮
❯
Татарстанда мөфтигә һөҗүм итүдә һәм башка җинаятьләрдә катнашы булган террорчылар үтерелгән, дип хәбәр иттеләр ИТАР-ТАССка Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.
"Озак вакытлы махсус операцияне тормышка ашыру барышында Россиянең Федераль куркынычсызлык хезәмәте эчке эшләр органнары белән бергә ТР территориясендә аеруча авыр җинаятьләр кылуда катнашы булган җинаять төркеме эшчәнлеге туктатылган", - диделәр Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.
1нче майга каршы төндә Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Махсус билгеләнештәге үзәкнең "Альфа" бүлеге сугышчылары җинаятьчеләрнең эшчәнлеген туктату буенча чаралар күргән. Гараж бикләнелгән, андагы затларга бирелергә тәкъдим ителгән, алар исә моннан баш тарткан. "Шул ук вакытта җинаятьчеләрнең берсе яшерен юл аша качарга тырышты, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә атты һәм граната ыргытты. Ул урында атып үтерелде", - дип хәбәр иттеләр Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның мәгълүмат үзәгендә.
Икенче җинаятьче, шартлаткыч җайланма гаражда шартлау нәтиҗәсендә, яраланган һәм һәлак булган. Махсус операция вакытында 3 полицейский яраланган.
"Җинаятьчеләрнең кемлеге ачыкланды. Бу - 1976 нчы елгы Рәис Миңгалиев һәм 1979 нчы елгы Беслан Нәҗипов, алар ТР территориясендә террорчылык эшчәнлеге өчен эзләүдә иде. Алар террорчылык юнәлешендәге җинаятьләрне оештыручылар һәм аларда катнашучылар иде, шул исәптән 2012 нче елның июлендә ТР мөфтие Илдус Фәизовка һөҗүм итүдә һәм ТР МДНнең уку бүлеге белән җитәкләгән Вәлиулла Якуповны үтерүдә, шулай ук башка террорчылык акцияләрендә", - дип хәбәр иттеләр. |
5 мартта МКДЦда булган һәркем бәйрәм һәм тылсым халәтен тоя алды. Районның төп мәдәни учреждениесе бер көнгә җитмеш принцесса хакимлек иткән чын патшалыкка әверелде.
Ә эш шунда ки, Яңавылда тәү тапкыр республика башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова патронажында "Кечкенә принцессалар балы" хәйрия чарасы үтте. Тантанага 6-12 яшьтәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кызлар, ятим һәм ата-ана карамагыннан торып калган балалар чакырылган иде.
Бәйрәм программасы бай булды. Район хакимияте мәгариф идарәсе һәм шәһәр эшкуарлары белән берлектә тантананың кечкенә геройлары өчен "Матурлык территориясе" акциясен әзерләгән. Балга җибәргәнче, һәр кызны Көлсылудан күркәм принцессага әйләндергәннәр. Аларны гүзәллек феялары – парикмахерлар, визажистлар, тырнак сервисы мастерлары "тылсымлады". Моннан тыш, һәрберсенең теләге буенча аквагрим ясадылар һәм тәмле смузи белән сыйладылар.
Матурланган принцессаларны өлкән сыйныфта укучы егетләр балга чакырды, биредә һәрберсе вальс бии алды. Бал ахырында бөтен кызларга татлы бүләк тапшырылды. Әмма бәйрәм моның белән тәмамланмады. МКДЦның концерт залында Пионерлар һәм укучылар йорты принцессалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Муха-Цокотуха" мюзиклын әзерләгән. Яңавылның бию һәм вокаль коллективлары, сәхнәдә билгеле балалар язучысы Корней Чуковскийның әсәре буенча булдырылган чагу сәнгать номерлары тәкъдим итеп, театрлаштырылган шоу күрсәтте.
Бәйрәмдә балаларны волонтерлар һәм шәһәр мәктәпләре психологлары озатты, алар "22 принцессаның эмоциональ халәте югары активлык, тормыш тереклеге, энтузиазм һәм илһамга ишарә итә, 18 кызда нерв системасының тотрыклы халәте, иҗади үсеш һәм матурлыкка омтылыш теркәлә. Калганнарында кеше хәленә керә белү хисе һәм тиз рәнҗүлек билгеләнә".
Ә Пионерлар һәм укучылар йорты педагогы Рина Канифова принцессалар арасында сорашып-белешү үткәрде. Кызларның байтагы өстәмә белем бирү өлкәсендә алар өчен сәнгать һәм декоратив-гамәли юнәлештәге түгәрәк дәресләре булсын иде дигән теләк белдерде. Икенче урында – бәйләү, арытаба балет сәнгате, бию, җыр һәм сәйлән үрү, шулай ук җиңел атлетика һәм башка спорт юнәлешләренә өйрәтү.
Ата-аналар чараны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм әлеге очрашуларның балаларга илһам бирүе һәм арытаба үсешкә дәртләндерүен билгеләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде. Олы кунаклар вертолетта басу-кырларны карап бер кат әйләнгәннән соң, "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Комыргуҗадагы мөгезле эре терлек тәрбияләү комплексы янәшәсенә төштеләр. Биредә аларны районның авыл...
Районга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Илбашын һәм хөкүмәт җитәкчесе урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовны район башлыгы Габделәхәт Хәкимов озатып йөрде.
Олы кунаклар вертолетта басу-кырларны карап бер кат әйләнгәннән соң, "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Комыргуҗадагы мөгезле эре терлек тәрбияләү комплексы янәшәсенә төштеләр. Биредә аларны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәмит Галимҗанов белән "Шахтер" директоры Әнәс Хәкимов каршылады.
Комплекс белән танышуны бозаулату торагыннан башладылар. Яследәге яшь бозауларны да карадылар. Президент яшь терлекләрнең сакланышы белән кызыксынды. "Сакланыш - 98,9 процент", дигән җавап алгач, соклануын белдерде. Биредәге тулай савымны, аның арта баруын күзаллагач:
- Сез "Кызыл Шәрыкъ"ны да узып китәрсез ахыры, - дип куйды.
Саву залы белән дә танышты, савым сыерларының чипланган, ә барлык мәгълүматларның компьютерда саклануы хакында тыңлагач, нәтиҗә ясады.
- Менә шундый типтагы фермаларга өстенлек бирергә кирәк. Теләүчеләр килсеннәр, күрсеннәр, өйрәнсеннәр. Чынлап та эшләргә теләүчеләрне бирегә алып килегез, - дип Марат Әхмәтовка мөрәҗәгать итте.
Авыл җирлеге башлыклары һәм хуҗалык җитәкчеләре белән дә очрашып, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Урып-җыю барышына тукталып:
- Эш яхшы оештырылган. Кукуруз әйбәт булырга охшаган. Быелгы ел игенчелек өчен авыр килде. Шуңа да карамастан бөтен көчне туплап, уңышны сыйфатлы итеп җыеп алу кирәк, - диде. |
Бу көннәрдә 150 еллык юбилеен бәйрәм иткән Горький тимер юлындагы 378 станция арасында Әгерҗе станциясе иң зурлардан санала. Әгерҗе тимер юл узелында 3500дән артык кеше эшләве генә дә туган төбәгебезнең тимерьюлчылар шәһәре икәнлеге турында сөйли. Шуңа күрә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме елның-елында шәһәр бәйрәменә әверелә. Бәйрәм рухы Россия тимер юлларының -...
Бу көннәрдә 150 еллык юбилеен бәйрәм иткән Горький тимер юлындагы 378 станция арасында Әгерҗе станциясе иң зурлардан санала. Әгерҗе тимер юл узелында 3500дән артык кеше эшләве генә дә туган төбәгебезнең тимерьюлчылар шәһәре икәнлеге турында сөйли. Шуңа күрә тимерьюлчыларның һөнәри бәйрәме елның-елында шәһәр бәйрәменә әверелә.
Бәйрәм рухы Россия тимер юлларының - 175, Горький тимер юлының 150 еллыклары уңаеннан юлга чыккан юбилей поездын 29 июльдә Әгерҗе вокзалында каршылаудан башланган иде. Ә узган шимбәдә бәйрәм шәһәр үзәгендәге мәйданга күчте.
"Әгерҗедә һәр гаилә диярлек тимер юллар белән бәйле. Тимер юлдан башка шәһәребезне күз алдына да китерә алмыйбыз. Әгерҗенең үсүендә, халыкның тормыш-көнкүреше яхшыруында тимер юллар ифрат зур роль уйный. Шәһәребездәге тимер юл предприятиеләре - район казнасына иң күп салым кертүчеләр, иң югары хезмәт хакы да нәкъ менә аларда. Киләчәктә дә тимер юл предприятиеләренең чәчәк атуын телим. Ә без корыч магистральләрендә эшләүчеләргә һәм аларның балаларына шәһәрдә яшәү, белем алу, спорт белән шөгыльләнү, ялларын файдалы итеп үткәрү өчен кулдан килгәнчә уңайлыклар тудырырга тырышырбыз", - диде район башлыгы Фәрит Габбасов бәйрәм тантанасын ачканда.
Фәрит Гарифович Тарих һәм мәдәни мирас елы уңаеннан районыбызның мәдәни тормышында активлыклары белән аерылып торган якташларыбызга - шагыйрь Чыңгыз Мусин, "Бубыйлылар мирасы" оешмасы директоры Раиф Гәрәев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәридә Хафизовага бүләкләр дә тапшырды. Район җитәкчесе күптән түгел Президент Указы нигезендә "Ана даны" медале белән бүләкләнгән Любовь Мерзлякова белән "ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булган Фәнис Арслановны да җылы тәбрикләде.
Бәйрәмдә иң зур хөрмәт, әлбәттә, хезмәтләре белән абруй казанган тимерьюлчыларга булды. Әгерҗе тимерьюлчыларын котларга килгән Горький тимер юлы начальнигының Ижау регионы буенча урынбасары Александр Лапшин фидакарь хезмәтләре өчен корыч магистраль хезмәткәрләренә олы ихтирам хисләрен һәм рәхмәтен җиткерде. "Тимерьюлчылар авырлык килгәндә бердәм булуларын һәм гомерләренә куркыныч янаганда да үзләре турында уйламыйча, хезмәтләрен намус белән башкаруларын узган ел Пугачеводагы шартлаулар вакытында да ачык күрсәттеләр. Күптән түгел Краснодар краенда су басудан зыян күргәннәргә ярдәм итәргә дигән чакыруга да беренчеләрдән булып кушылдылар. Ижау регионы буенча гына да барлыгы бер миллион сумнан артык акча җыеп, бәлага юлыгучыларга җибәрдек. Горький тимер юлы Россия тимер юллары тармагында иң алдынгы урыннарда бара икән, монда Әгерҗе тимерьюлчыларының да хезмәте зур. Ә бу җиңүләрдә тимерьюлчы ир-егетләрнең хатыннары һәм әниләренең дә өлеше бар. Бик тә җаваплы хезмәт башкаручы якыннарыгызны сабыр гына көтеп, аларга ял итү өчен шартлар тудыруыгыз өчен мең рәхмәт! Сездән башка без мондый уңышл арга ирешә алмас идек", - дип олы ихтирамын җиткерде ул.
Бәйрәм истәлекле мизгелләргә бай булды. Намуслы хезмәтләре өчен дистәләгән тимерьючылар Александр Аркадьевич кулыннан бүләк алганда хатыннары, әниләре, балалары алар белән горурланып утырганнардыр. Мактау грамоталарына, мактаулы исемнәргә, билгеләргә, Рәхмәт хатларына лаек булган тимерьюлчылар исемлеге белән газетаның бу санында таныша аласыз. Моннан тыш, Әгерҗе юллар дистанциясенең күперләр участогы мастеры Василий Зубков, Ижау сигналлаштыру дистанциясе ветераны Сергей Дериглазов тимер юллар начальнигының исемле сәгате белән бүләкләнделәр. Станциянең поездлар төзүчесе Павел Коньков, баш инженер Валерий Ахтиманкин, 109нчы ПМСның сигнал бирүчесе Ирина Акбашева, вагон депосы шоферы Ленар Шәйхетдинов, торгызу поезды шоферы Флүр Камалетдинов, Ижау сигналлаштыру дистанциясе электр механигы Александр Красноперовка Горький тимер юл начальнигының Рәхмәте белдерелде. Вагон депосы ветераны Лидия Ваһапова, локомотив депосы өлкән мастеры Александр Кардашка тимер юл начальнигының кыйммәтле бүләге тапшырылды.
Нәселләре белән тимер юлда эшләүче хезмәт династияләре адресына да иң җылы сүзләр яңгырады бәйрәмдә. Мәсәлән, Парыгиннар - Лапшиннар - Чуршиннарның тимер юлдагы гомуми стажы 601 елга җиткән. Смолиннар - Буянкиннар - Максимовлар - Дериглазовлар - Гарифуллиннарның - 447, Шадриннар - Шаминнар - Миряевларның - 258, Сальниковларның 259 ел. Ата-бабаларының хезмәтен оныкчыклары дәвам итү белән ничек горурланмыйсың инде?!
Бәйрәмдә "Чәчәк атучы район" акциясенең беренче этабында җиңүчеләр дә билгеле булды. Шунысы сөенечле, тирә-юнебезгә ямь өстәп, чәчәкләр үстерергә яратучы гаиләләр елдан-ел арта бара. Әлеге бәйге игълан ителгәч, район сайтына берсеннән-берсе матур бизәлгән ишегалларын, бакчаларны сурәтләгән 460 фотография килгән. "Минем яшел хуҗалыгым" номинациясендә Чехов урамыннан Надежда Поносова, Восточнаядан Елена Япаева, Кунгуров урамыннан Диләрә Маликова, Молодежнаядан Дамира Галләмова, Кунгуров урамынна Әлфия Хисаметдинова җиңүчеләр булдылар. "Иң яхшы архитектура бизәлеше" номинациясендә Восточная урамыннан Екатерина Ибәтуллина, Лилия Әхмәтзакирова хуҗалыклары иң яхшылары дип танылды. "Иң матур урам" номинациясендә чәчәкләр үстерергә яратучы Восточная урамында яшәүчеләр җиңүче исемен яулады. "Чәчәк атучы район" акциясе дәвам итә. Сайтка авыллардан җибәрелгән фотосурәтләр буенча җиңүчеләр соңрак билгеле булачак.
Бәйрәм, әнә шулай, күңелле мизгелләр белән озак дәвам итте. Шәһәребезнең сәхнә осталары, Иҗау артистлары чыгышлары бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Халык рәхәтләнеп күңел ачып, аш-су осталары әзерләгән тәмле ризыклар белән сыйланып бәйрәм итте. Ә балалар өчен мәйданда нинди генә аттракционнар юк иде...
Кичен халык, тагын мәйданга җыелып, Ижау артистларына кушылып җырлап-биеп күңел ачты, гаҗәеп матур бәйрәм салютын карап хозурланды. Шәһәребез елдан-ел төзекләнеп матурайганда, тимерьюлчылар яңа хезмәт җиңүләре яулаганда бәйрәмнәр дә, әнә шулай, күңелле үтә бездә. Ә киләсе елга туган Әгерҗебезнең 75 еллык юбилеен һәр тармакта лаеклы каршылау өчен бүгеннән үк изге, матур эшләргә старт бирелде. |
Турыдан-туры трансляция вакытында Казан федераль университеты җитәкчелеге вәкилләре абитуриентлар, студентлар һәм аларның ата-аналары сорауларына җавап бирде.
Казан федераль университетында яңа уку елы башлануга һәм тулай торакка урнашуга багышланган турыдан-туры эфир узды. Трансляция бер үк вакытта онлайн-мәйданчыкларда: КФУ, UNIVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең «ВКонтакте», Twitch һәм YouTube аккаунтларында барды.
Социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында абитуриентлардан, ата-аналардан, журналистлардан килгән сорауларга мәгариф эшчәнлеге буенча проректор Дмитрий Таюрский һәм яшьләр сәясәте, социаль мәсьәләләр һәм физкультура-спорт тәрбиясе системасын үстерү департаменты директоры Юлия Виноградова җавап бирде.
Студентлар нинди форматта укыячак дигән сораудан башланган турыдан-туры эфирны Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский үткәрде.
КФУ проректоры Д.Таюрский КФУда уку елы гибрид форматта башланачагын хәбәр итте. Казанда булган студентлар дәресләрдә турыдан-туры, ә Казаннан һәм Россия Федерациясеннән читтә булучылар өчен дәресләрдән онлайн-трансляция оештырылачак.
Дмитрий Альбертович университетка укырга килүчеләр өчен уку процессын ничек оештырырга планлаштырачаклары турында турында сөйләде.
«Хәзер Татарстанда чикләүләрне бетерүнең өченче этабы кертелде, шуңа күрә бездә бернинди дә перчатка режимы юк, әмма барлык биналар да тиешле санда санитайзерлар белән җиһазландырылган, шулай булгач, студентлар, укытучылар теләсә кайсы вакытта тиешле дезинфекция процедурасын үтәргә мөмкин, — диде Д.Таюрский. — Маска режимы студентлар һәм укытучылар өчен мәҗбүри булачак. Университетның барлык студентлары беренче көнне күп тапкыр кулланыла торган битлекләр алачак «.
Шул ук вакытта Дмитрий Альбертович әйтүенчә, укытучы студентлардан шактый ерак булганда, битлекне салырга да мөмкин. Студентлар аудиторияләрдә социаль дистанция үтәлерлек итеп урнашачак. КФУ бинасына кергәндә барысының да температурасы үлчәнәчәк.
Барлык институтларда да расписание 1 сентябрьгә әзер була. 15 сентябрьгә кадәр студентлар вакытлыча расписание буенча укыячак, ул КФУ институтларының социаль челтәрләрендәге аккаунтларында урнаштырылачак. Даими расписание сентябрь уртасында барлыкка киләчәк, аның белән Казан университеты сайтында студентларның шәхси кабинетларында танышырга мөмкин булачак, диде Д.Таюрский.
Стипендияләр турындагы сорауга ул болай дип җавап бирде: «Бүген безнең университетның стипендияне студентларга — 1 сентябрьдән, ә аспирантларга — 1 октябрьдән 5 процентка арттыру мөмкинлеге булуы әйтелде».
Турыдан-туры эфир вакытында спикер абитуриентларны укырга керүгә ризалык бирү турында гаризаларны активрак бирергә, соңгы көнне көтмәскә чакырды. Мондый гаризалар 21 август 18.00 сәгатькә льготниклар һәм максатчан программа буенча укырга керүчеләрдән, 23 август 18.00 сәгатькә кадәр — укытуның бюджет формасына (1-нче дулкын), 25 август 18.00 сәгатькә кадәр — шулай ук укытуның бюджет формасына (икенче дулкын), 28 август 18.00 кадәр түләүле укырга теләүчеләрдән кабул ителә.
Быел укырга керү турындагы боерыкларның төрле даталар белән чыгуына бәйле рәвештә, КФУ тулай торакларына урнашу процедурасы берничә этапта узачак.
Ел саен Казан университеты тулай торакларында 14 меңнән артык студент тора, шуңа күрә мәсьәлә күпләрне борчый. Быел әлеге процедураның үз үзенчәлекләре бар.
«КФУ тулай торакларына урнашу 24 августта башлана. Студентлар шәһәрчеге тулай торакларына 2-5 курс студентлары 24 августтан 4 сентябрьгә кадәр, Универсиада авылына 24 августтан 26 августка кадәр кереп урнашачак. 1 курс студентларына борчылырга кирәкми. Тулай торакка мохтаҗ барлык беренче курс студентлары Универсиада авылында яшәячәк. Алар 27 августтан 4 сентябрьгә кадәр урнашачак», — диде Яшьләр сәясәте буенча департамент директоры Юлия Виноградова.
Урнашу процедурасының мондый бүленеше бюджет һәм контракт формасы студентлары өчен укырга керү турындагы боерыкларның төрле даталар белән чыгуына бәйле. Эпидемиологик вәзгыять кысаларында барлык саклану чараларын үтәү өчен мондый тәҗрибә Казан университетында беренче тапкыр кертелә.
Әлегә КФУның тулай торакларында яшәячәк 2-5 курслар исемлеге бастырылмаган. Бу һәр институтның студентларга максималь күләмдә урыннар бүлеп бирү теләге белән бәйле, шулай ук 1 курс студентларының төгәл саны булмау белән дә. Исемлекләр урнашу вакытына якын арада университетның мәгълүмати ресурсларында бастырылачак. Шулай ук бу мәсьәлә буенча студентлар институтларның/Юридик факультетның социаль һәм тәрбия эшләре буенча директор/декан урынбасарларына, тулай торакларда урнашу һәм укудан тыш эшне оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Урнашканда элек төзелгән график буенча эш итәргә, үзең белән битлек, рекомендация буларак перчатка алырга кирәк. Беренче курс студентлары тулай торакка урнашу процедурасын «УНИКС»та уза, һәм аларга нәкъ менә шушы мәйданчыкка килергә кирәк.
Чит ил студентларына борчылырга кирәкми: яңа студентларга тулай торакларда урын биреләчәк. Туган илләренә кайтып киткән өлкән курс студентлары өчен тулай торакларда урыннар шулай ук саклана. Моның өчен институтлар кураторлары һәм старосталар белән элемтәдә булырга кирәк.
Моннан тыш, чит илдән килгән студентларга ундүрт көнлек карантин өчен махсус бүлмәләр биреләчәк. Казанда калган чит ил студентлары КФУ поликлиникасында яки медсанчастендә медицина тикшерүе узачак. Коронавирус инфекциясе йоктыру билгеләре булган студентлар махсус обсерваторда урнаштырылачак.
Турыдан-туры эфир тамашачыларын тулай торакка урнашу өчен белешмәләрнең гамәлдә булу вакыты да кызыксындырды. Юлия Виноградова борчылу өчен сәбәп юк, дип ышандырырга ашыкты.
«Студент Казанга килеп җиткәнче белешмәнең гамәлдә булу вакыты чыгарга мөмкин. Без бу мәсьәләне урында ук хәл итәчәкбез. Урнашу процессы бераз күбрәк вакытны алачак, әмма студент тулай торакта тәгаен урынлы булачак», — диде спикер.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тулай торакка урнашканда СOVID-19 булмау турында белешмә таләп ителми.
Шулай ук тамашачылардан 1 курс студентлары өчен массакүләм чаралар турында сорау да булды. Моңа Ю.Виноградова болай дип җавап бирде:
«Традиция буенча Универсиада авылы территориясендә беренче курслар өчен үткәрелгән массакүләм чаралар, кызганыч, быел булмаячак. Әмма мөмкинлекләр һәм эпидемиологик шартлардан чыгып, Яшьләр сәясәте буенча департамент тарафыннан 1 курс студентлары өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнә».
Шулай ук көнкүреш мәсьәләләренә караган сораулар да булды, әйтик, тулай торакларда яшәгән өчен түләү турында. Билгеләп үтик, әлеге түләүне чит илдә булган ата-аналар да башкара ала. Моның өчен квитанция алырга, шуннан соң онлайн түләргә дә мөмкин.
«Без барысыннан да тулай торакка урнашу өчен график буенча килүләрен, озата баручы затлар санын минимальләштерүне сорыйбыз. Шулай ук студентларның тулай торкка урнашу мәсьәләләрендә генә түгел, белем бирү эшчәнлегендә дә сабырлык күрсәтүен телибез. Без барыбыз да яхшы белемгә омтылган зур бер команда, моңа без бергә генә ирешә алабыз «, — дип йомгаклады Ю.Виноградова.
Очрашу азагында Д.Таюрский университет гибрид режимда уку процессын оештыруга тулысынча әзер булуын әйтте һәм студентларга ике үтенеч белән мөрәҗәгать итте: биналарда битлектән йөрергә һәм үзләрен дә, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куймас өчен авыруны сизсәләр университетка килмәскә. Ул өйдә булган студентлар дәресләрдә онлайн катнаша алачак, дип ышандырды. |
Һәркемнең бу дөньяда үз тормышы, үз язмышы. Ә кеше язмышы - лабиринт кебек. Аны үтү өчен дөрес юлны сайларга кирәк. Бүгенге тормышыбыз үтә дә катлаулы, чөнки үз эченә бик күп мәгълүмат сыйдырган. Бала бу дөньяны таный башлау белән аның уңай һәм тискәре яклары белән очраша һәм, әйтергә кирәк, икесеннән дә...
Һәркемнең бу дөньяда үз тормышы, үз язмышы. Ә кеше язмышы - лабиринт кебек. Аны үтү өчен дөрес юлны сайларга кирәк.
Бүгенге тормышыбыз үтә дә катлаулы, чөнки үз эченә бик күп мәгълүмат сыйдырган. Бала бу дөньяны таный башлау белән аның уңай һәм тискәре яклары белән очраша һәм, әйтергә кирәк, икесеннән дә үзенә кирәк дип санаганын алырга тырыша. Хәзерге заманда балаларны кызыксындырып, үзенә тартып торучы уеннар, шөгыльләр күбәйде. Кызганычка каршы, аларның күбесе тискәре нәтиҗә бирә. Бу - балаларның сәламәтлеге куркыныч астында дигән сүз. Моны булдырмас өчен нишләргә соң? Яшь буынны тәрбияләүгә һәм җинаятьчелекне киметүгә ярдәм итүче юнәлешләрнең берсе, әлбәттә, спорт. Баланың физик яктан гына түгел, ә бәлки рухи, психологик һәм социаль яктан да сәламәт булуы турында кечкенәдән үк кайгыртырга кирәк. Ата-аналар, табиблар, педагоглар да шул фикердә. Бала спорт белән шөгыльләнми икән, аның физик һәм психик халәте, хәтере начарая, ул игътибарын туплый алмый, кызып китүчәнгә әйләнә, тиз арый һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, мәктәп тормышы һәм дәресләр белән бөтенләй кызыксынмый башлый.
Спорт белән даими шөгыльләнү күпчелек укучылар өчен нормага әверелде һәм бу аларның сәламәтлеген саклауга уңай йогынты ясый.
Соңгы елларда районыбызда милли көрәш алгы планга чыкты. Мактанырдай көрәшчеләребез дә бар. Ә нигә мактанмаска? Яшь көрәшчеләрне үстерер өчен бүгенге көндә бөтен мөмкинлекләр бар. Футбол, баскетбол, волейбол, милли көрәш түгә-рәкләре мәктәптә даими эшли.
Ә менә бар дөньяны ак кар каплагач, һәрберебезнең чана-чаңгыда шуасы, хоккей уйныйсы килү теләге туа. Бүгенге көндә бигрәк тә хоккейга карата игътибар артты. Шау-гөр килеп уйнаган малайларга карап сөенәбез, елга өстендә бозда шуган вакытлар искә төшә. Ләкин һәрдаим күңелсез яңа-лыклар ишетеп торган әти-әни баласын авылдан читкә, шугалакта шуарга җибәрәсе килми шул.
Реклама
Бала өчен ниләр кылмассың? Бүгенге көндә һәр авыл мәктәбе үз территориясендә хоккей майданчыклары булдыру өстендә эшли. "Күлмәгеңне яңа чакта, сәламәтлегеңне яшь чакта сакла", дип юкка гына әйтмиләрдер. Ничек тә үзебездән соң калган буынны сәламәт итәсе килә. Олы Битаман әти-әниләренең дә теләкләре нәкъ шундый. Моңа кадәр балалар шәхси эшмәкәр Сафин Зөфәр төзегән хоккей мәйданчыгына йөрделәр. Ә менә быел шушы хоккей мәйданчыгын ата-аналарның да, мәктәп администрациясенең дә мәктәп территориясендә эшләү теләге туды. Теләк белән генә буламы соң? Аны чынга ашыру өчен төзелеш материаллары һәм эшче куллар кирәк. Теләгебез бик көчле булгангамы, ул чынга аша башлады. Абыйлы-энеле Азат һәм Алмаз Хәкимуллиннар 15х30 метрлы мәйданчыкны әйләндереп алырлык такта, бруслар белән тәэмин иттеләр. Көздән үк 9-11 нче сыйныф егетләре мәктәпнең физик тәрбия укытучысы Сабитов Фоат абыйлары белән мәйданчыкның баганаларын утыртып калдырдылар. Алга таба эшлисе эш байтак иде. Шул уңайдан декабрьнең бер матур көнендә мөмкинлеге булган әтиләрне мәктәпкә, хоккей тартмасы ясарга булышуларын сорап, өмәгә дәштек. "Ил төкерсә, күл булыр", ди. Бу көнне мәйданчыкта кызу эш кайнады. Корбанов Хамис, Кадыйров Рафис, Низамиев Ленар, Рамазанов Ильмир, Са-бирҗанов Марат, Садриев Данис, Шәйдуллин Рафис, Гыйниятуллин Айрат, Сафин Зиннур, Баһавиев Раил мәйданчыкны такта белән әйләндереп, кадаклап чыктылыр. Ә авылыбызның эшмәкәре Рамазанова Резеда кадак алу өчен матди ярдәм күрсәтте. Бөтен уңайлыклар тудырылды, ниһаять, боз мәйданчыгы әзер. Мәйданчыкка рәхим итегез, диясе генә кала.
Дөрестән дә, бүгенгесе көндә хоккей мәйданчыгыбыз тулы көченә эшли. Ул балалар тавышыннан гөрләп тора. Физкультура дәресләрендә һәм дә-рестән тыш вакытта укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәйданчыкка бик теләп киләләр: тимераякта шуу, хоккей уйнау аларның яраткан шөгыленә әйләнде. Җиренә җиткереп башкарылган эш уңай нәтиҗә бирә. Без моның шулай булачагына нык ышанабыз.
Мәктәп җитәкчелеге, укытучылар коллективы һәм укучыларыбыз исеменнән мәйданчыкны эшләүдә ярдәм күрсәткән барлык әти-әниләргә, укытучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә бердәм булып, балаларыбызны сәламәт итеп тәрбияләсәк иде. |
Мөрәҗәгатьләр белгеч тарафыннан кабул ителәчәк, һәр фатирның исәп-хисаплары шәхси тәртиптә тикшереләчәк.
❮
❯
8 (8553) 00-00-00 номеры буенча тәүлек буе җылылык өчен түләү белән бәйле гаризалар кабул ителәчәк.
11 гыйнвардан 13.00 сәгатьтә "Ачык Әлмәт" базасында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаган.
Эш көннәрендә гаризалар 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр белгеч тарафыннан кабул ителәчәк, һәр фатирның исәп-хисаплары шәхси тәртиптә тикшереләчәк.
17.00 сәгатьтән соң гаризалар диспетчер тарафыннан кабул ителәчәк һәм белгечкә икенче көнне тапшырылачак. Аннан соң белгеч шалтыратучы белән элемтәгә керәчәк.
Шәһәр хакимияте инициативасы торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү турында квитанция алганнан соң әлмәтлеләрдә килеп чыккан күпсанлы сораулар белән аңлатылды. "Чынга ашмаслык түләү - 8 мең сум, шуның 4 меңе - җылылык өчен. Пенсионерларга ничек яшәргә?», дип шәһәр халкы канәгатьсезлек белдерә. Әлмәтлеләрне шулай ук түләүгә куелган башка суммалар да атыйлар. Әйтик, Галеев урамындагы 27 йортта яшәүче 11 мең сум күләмендә хисап алган, шуның 8 меңе җылытуга китәчәк.
Шундый ук хәл Яр Чаллыда да күзәтелә. "Декабрь ае өчен 6400 сум хисап кәгазе килде, шуның 4500е — җылылык өчен. Сез анда алтын ягасызмы әллә?» - дип язган автошәһәрдә яшәүче берәү социаль челтәрләрдә. Мондый мөрәҗәгатьләр соңгы көннәрдә күп булды.
Счет-фактуралар алганнан соң, шәһәр халкы төркемдәге социаль челтәрләрдә берләшә башлады. «Без барыбыз бергә җыелдык, чөнки идарәче компанияләребез белән канәгать түгел, безне ТКХ өчен хисаплар канәгатьләндерми. Безнең бурыч — квитанцияләрдәге яңа саннарны, аларны формалаштыруның законлылыгын ачыклау", - дип белдерделәр төркемнәрнең берсендә.
Тулырак: ТИ
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Subsets and Splits
No community queries yet
The top public SQL queries from the community will appear here once available.