text stringlengths 445 98.8k |
|---|
– Безнең Әминәбез, әйтте диярсең, Сәлимәдән дә матуррак булыр әле. Тик ул Сәлимә кебек җирән булмас, Нәфисә апай кебек кара булыр. Озын кара керфекле, әни әйтмешли, уймак авызлы, елмайганда, бит урталары батып тора торган, озын кара толымлы булыр. Үсә төшкәч, толымнарына чулпы тагар.
– Белмим, белмим, абый, Сәлимәдән дә матур кыз була алмас.
– Ник алайса авылда Сәлимәнең чәчен тартып, җирән-җирән, кил, кабартма бирәм, дип елата идең суң аны?
– Анысы болай гына инде, яратып кына. Чебен тимәс чер итәр бит ул. Их абый, авылга кайтсаммы, бер дә тимәс идем Сәлимәгә. Ата каз яки әтәч талаганда да яклар идем үзен. Тик авылга кайтып булмас шул. Булмас! – дип, Рәшит моңсуланып тынып калды.
Шул вакытта Габдрахман хәлфәнең тавышы ишетелде:
– Әминә! – Бу сүзне вагондагылар ишетерлек итеп әйтте ул. – Сабыебызның исеме Әминә булыр! Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галиһәссәламнең әнисе исемен кушарбыз. – Аның күзләреннән яшь ага, йөзендә шундый да бәхетле елмаю.– Нәфисәнең сеңлесе Әминә туды! Рәхмәт сиңа, Тәңрем, миңа шундый зур бәхет бирдең! Дөньяга сабый туды, тагын бер мөселман өммәте артты.
– Азрак кына су кирәк иде баланың канлы тәнен сөртергә. Аз гына су кирәк иде...
Хәлфә үзенең кружкасында калган суны, Зөһрәнең башын күтәреп, иреннәренә тидерде. Тоткыннар да әҗәл даруына әйләнгән кружкалары төбендә калган суларын Габдрахманга суздылар.
– Рәхмәт, кардәшләр! – диде хәлфә. – Аллаһ сезнең бу игелегегезне онытмас, үзенең ярдәменнән ташламас.
Гөлҗамал, тоткыннардан җыелган суда яулыгын чылатып, баланың канлы тәнен сөртте. Ана карынында җылыда яткан бала, салкынча су белән сөрткәнне ошатмыйча, чырыйлап кычкырып җибәрде.
– Баланы төрергә ни дә булса кирәк, – диде Гөлҗамал. Зөһрәнең бала тудыру кирәк-яракларын Казан төрмәсендә алып калганнар иде. –Әнисенең мамык шәленә төргәнче, нинди дә булса чиста чүпрәккә төрергә кирәк.
Шунда хәзрәтен югалту хәсрәтеннән аңын җуярдай булып утырган Йөзембикә абыстай тагын телгә килде:
– Туктагыз! Менә бит минем үземә дип теккән кәфенлегем калды. Әгәр мин үлеп китсәм, ничек тә булса җирләрсез әле, әгәр андый мөмкинлегегез булса. Хәзрәтем кебек, япан-ялан кырда ятып калмасам. Исәннәргә яшәргә кирәк! Дөньяларга кемдер килә, кемдер китә. Менә Габделхагым урынына яңа сабый, дөньяга мин килдем, дип аваз салды. –Абыстай, төенчегеннән ап-ак бәздән үзенә үлчәп тегелгән кәфенлеген чыгарып сүтә башлады. – Бәлки әле, хәзрәтемнең җаны шушы сабыйга күчкәндер.
Кәфенлекне, сүтеп, баш яулыгы чаклы итеп шатырдатып ертты да Гөлҗамалга сузды. Гөлҗамал, аптырап, Зөһрәгә төбәлде: яңа гына яшәргә дип туган кыз бала һәм бу якты дөньяны ташлап китәргә җыенган, яшен яшәгән, ашын ашаган Йөзембикә абыстайга дип үлчәп тегелгән кәфенлек!
Зөһрә дә, акылыннан киткән кебек, Габдрахманга сораулы карашын юнәлтте, йөрәге дерт итеп китте яңа гына баладан котылган хатынның. Аның йөрәк парәсен – күп газаплар белән дөньяга китергән Әминәсен – тууга кәфенлеккә төрәләр! “Хәерлегә булмас бу, әтисе, җүнлегә булмас!” Аның күзләрендә хәсрәт, шом, курку иде.
Хәлфә хатынының күз карашыннан шуларны укыды. Ләкин башка чарасы юк иде, Йөзембикә кулыннан алып, кәфенлектән ертып алган баш яулыгы кадәр чүпрәкне Гөлҗамалга сузды.
– Сиңа әйтәм, – диде Зөһрә, сулкылдап, – сиңа әйтәм! – Күзләреннән, яңакларын пешереп, яшьләре агып төште.
Гөлҗамал баланы, төреп, әнисенә сузды. Зөһрә, нәни кызының кып-кызыл йөзенә текәлеп карап торды да әле сөт тә төшеп өлгермәгән күкрәген кызына каптырды. Сабый, кап-кара күзләрен әнисенә төбәп, яшисе килеп, тырыша-тырыша имә иде.
– Кара әле, сиңаәйтәм, чат Нәфисәгә охшаган кызыбыз, тач Нәфисә инде. Тары бөртегеннән дә кечкенәрәк миңе дә нәкъ Нәфисәнеке кебек, – дип елмайды Зөһрә.
Хәлфә хатынын куенына алды:
– Нәкъ синеке кебек тә! Рәхмәт сиңа! Миңа нинди зур бәхет алып кайттың. Нәфисәбезгә, Камил белән Рәшиткә сеңелкәш. Инде исән-имин үстерергә насыйп әйләсен Хода!
– Шулай булмаган кая, шулай булмаган кая, – дип каударланды Зөһрә. – Үләрмен кебек иде, бу баламны таба алмам кебек иде. Тик менә бу төргән чүпрәкнең кәфенлек булуы гына күңелгә авыр, әллә ниләр булыр күк.
– Син ул турыда уйлама, карчык. Мәет өстеннән салдырып алынмаган лабаса. Чиста ак бәздән тегелгән, бәхете дә шундый ук ак булсын инде сабыйның. Кәфенлеккә түгел, ак биләүгә биләдек дип уйла!
Хәлфә, яратып, кызының нәни башыннан сыйпап куйды.
Кызчык, әнисенең күкрәген суырып, арып-талып йоклап китте. Авыз кырые белән генә елмаеп куйды.
– Фәрештәләрне күрә инде балам. Фәрештәләр, канатларын җәеп, нарасыйның йокысын саклап торалар. Нинди чүпрәккә төргәннәр, кая таба бара, алда аны нинди тормыш көтә, ник аның дөньяга килүе бу каһәрләнгән чорга туры килде – монда сабыйның бер эше дә юк. Әнә алар, тулы бер гаилә булып, тик Әминәнең апасы Нәфисәне генә аерып калдырып, әти-әнисе, абыйлары белән бергә Себергә, иңнәрен иңгә куеп, бер-берсенә терәк булыр өчен китеп баралар. Әле илгә кайтырбыз дигән өмет белән мал вагонында каторгага китеп баралар.
Тугач та аны Ялантауның күкрәгеннән бәреп чыгып, челтер-челтер итеп сандугач моңына коенып агып яткан чишмә суында коендырмадылар. Тоткыннарга тамчысы да кадерле булган, үзләренең авызларыннан өзеп биргән кружкалары төбендәге су тамчыларына баш яулыгын манчып, тәнендәге каннарын сөрттеләр.
Ул Чакрактауның өркәч җилкәсендә мәтрүшкәләр, көмешсыман әремнәр тибрәлеп үскән болында чуар күбәләкләр куып йөреп рәхәтләнеп үсмәс. Әнә ул, Йөзембикә абыстайның ап-ак кәфенлегенә төренеп, әнисенең куенында әллә кайларга, кошлар да очып барып җитә алмаслык Себер дигән җәһәннәмгә китеп бара. Ул үзе белән ни буласын белми! Шуның белән, белмәве белән бәхетле дә.
Әлегә алар барысы бергә, апасы Нәфисә генә юк.
Йөзембикә карчыкның кәфенлегенә төренеп, төшендә фәрештәләрне күрә-күрә, тынычлап йоклый сабый.
Ә поезд бара да бара. Вагон тактасы ярыгын пычак белән киңәйтеп карап баручы Фәрит:
– Тайгага кердек, тайга эченнән барабыз, – дип, гырылдавык тавыш белән әйтеп куйды.
Тоткыннар арасында җанлану сизелде, ыгы-зыгы башланды. Димәк, Себергә килеп җиттек. Анда нәрсә булыр? Барыбер атналар буе тын ала алмаслык тынчу вагонда бару түгел. Анда саф һавада рәхәтләнеп сулыш алырлар. Рәхәтләнеп туйганчы су эчәрләр, бит-кулларын, тәннәрен юарлар. Бәлки әле, торыр өчен берәр торак булыр. Бәлки әле, анда җылы, рәхәт булыр. Тамаклары туйганчы ипи ашарлар. Себердә дә адәмнәр яшидер бит. Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә.
Тик әле поезд туктарга ашыкмады, акрын гына тукылдап баруын дәвам итте.
Тоткыннар Фәрит киңәйткән вагон такталары арасындагы сызык кадәр генә арадан чиратлап тирә-юньне күзәттеләр.
– Ай-яй, – диде яшь кенә малай, – монда очы да, кырые да күренмәслек урман. Гел чыршылар гына икән монда, әти, шундый матур икән бу тайга дигән җирдә.
Вагонда тынлык иде. Аякларын салындырып сәндерәдә утыручы бер яшь кенә егет җыр сузды, акрын гына, үзе өчен генә җырлаган кебек, күзләрен бушлыкка төбәп җырлады.
Ат аргамаккаем печән, һай, ашамас,
Иярләсәң, биле дә бушамас.
Кай илләргә барсаң да, бер үк кояш,
Туган-үскән җиргә дә охшамас.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Вагондагылар аңа төбәлде.
Җитү чәчле, зур кара күзле егет акрын гына, ләкин йөрәк бәгырь- ләреннән айкалып чыккан күкрәк тавышы белән җырлый иде:
Агыйделкәйләрне, һай, кичкәндә,
Аюлар күрдем аргы ла якларда.
Туган илкәемне сагынып җырлыйм
Чит илләрдә йөргән чакларда.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Тоткыннар әсәренделәр, күбесенең күзләрендә яшь иде.
Талдан талга кунып сайрый микән
Таң алдыннан сары ла сандугач?
Сандугачлар тавышы моңлы икән,
Сөйгәнеңне өзелеп сагынгач.
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал.
Ярыктан тайганы күзләп баручы малай әйтеп куйды:
– Әти, монда бөдрә таллар юк икән бит, монда бары чыршылар гына үсә икән. Монда никтер бөдрә таллар юк икән, әти.
Барысы да кинәт тынып калдылар.
Ә поезд станция саен мәетләрне каторжаннар юлында ташлап калдыра-калдыра баруын дәвам итте. Һәм шактый кешегә кимеп, бер кешегә – Габдрахман белән Зөһрәнең кызлары Әминәгә – артып, ухылдап, тайга эчендә хәлдән тайган кебек уфылдап туктады. Буыла-буыла этләр өргән тавышлар, сакчыларның катлы-катлы итеп сүгенгәннәре ишетелде.
Кай илләргә барсаң, бер үк кояш,
Туган-үскән илгә ләй охшамас...
Бөдрә тал, чит илләрдә йөреп
Гыйбрәт ал!
* * *
Тоткыннарны, акырып-бакырып, сүгенә-сүгенә, вагоннардан төшерделәр. Ай буе интегеп, бер тамчы суга тилмереп барган мәхбүсләр, ниһаять, күкрәк тутырып, Себернең нарат сагызы исе килеп торган хуш исле һавасын суладылар.
Йә Раббым, нинди бәхет икән ләбаса рәхәтләнеп, туйганчы һава сулау! Күбесенең сасы вагоннан төшкәннән соң, саф һавадан башлары әйләнеп, чак кына егылмый калдылар.
Этләр – менә-менә бугазыңа ябышырга торган бурзайлар–тоткыннарны ботарлап ташлардай булып, сакчылар янында буыла-буыла өрәләр.
– Ирләргә – бер рәткә, хатыннарга икенче рәткә басарга! – дигән аваз әллә кайлардан очлы сөңге булып күккә таба сузылган чыршылар өстеннән яңгырады. Тоткыннар башларын күтәреп карасалар, анда чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган зур территория, почмагы саен каланча, ә якындагы каланча өстендә бер хәрби рупордан акыра:
– Барыгызга да тезләнергә! Быстро-быстро!
– Йә Раббым, – диде хәлфә, – кичер бәндәләреңне! Сабырлык бир! Тезләник, улым, болар йә атып үтерерләр, Аллаһ сакласын! Безгә әле үләргә ярамый. Әминәбезне үстерергә кирәк, исән-имин илгә кайтырга кирәк.
Йөзембикә, Рәшитне кочаклап, авыру аякларын көчкә бөгеп, җиргә тезләнде. Кипкән иреннәрен кыймылдатып:
– Раббым, без алар кушуы буенча түгел, ә Сиңа гыйбадәт кылыр өчен, исән-имин килеп җиткәнебезгә сөенеп, намазда тезләнеп басып торабыз. Рәхмәт Сиңа, безне Себергә китереп җиткердең, – дип, “Фатыйха” сүрәсен укыды. – Тик башыбызны намазлыкка ора алмыйбыз, кичер безне.
Зөһрә, сабыен куенына кысып, тезләнеп торган җиреннән Йөзембикә абыстайга карады да, йөзендә газаплы елмаю галәмәте чыгарып, карчыкка дәште:
– Нинди кеше син, абыстай?! Һәрнәрсәдән яхшылык эзлисең һәм табасың! Менә мин дә, синең сүзләрне ишетеп, күңелемә җылылык таптым. Синең янда ничектер җанга рәхәт.
– Рәхмәт җылы сүзеңә, Зөһрә! Әле сез булмасагыз, нишләр идем?! Рәхмәт Габдрахман хәлфәгә, мине үзегез янына алам диде. Бергә-бергә ничек тә яшәрбез әле, бер-беребезгә булышып яшәрбез, Аллаһ теләсә.
Тоткыннарны озак тезләндереп тоттылар. Алар белән килгән сакчылар мондагыларга отчёт бирә иде: юлда килгәндә, фәләнчә кеше үлде, фәләнчәсе чирле, аларны урман буендагы аланлыкка сузып салганнар иде. Фәләнчәсе килеп җитте.
Ниһаять, барысын да, тезеп, тимерчыбык белән уратылган тайга эченә алып кереп киттеләр. Алда агачлары киселгән тайга буйлап тезелгән очсыз-кырыйсыз бараклар. Алар шулкадәр күп, бер зур авыл чаклы.
Тоткыннарны, санап, бараклар саен бүлеп чыктылар. Габдрахманнар уртадагы баракларның берсенә туры килде. Такта ярыклары ачылып беткән, буй-буйлап сәндерәләр тезелгән. Баракта сасы аяк чолгавы, җир исе, тәмәке исе, тагын әллә ниткән сасы исләр килеп тора.
Зөһрә, укшып, куллары белән борынын томалады.
Ай-һай, монда кешеләр яши микәнни?!
Әле аның өстенә вак черкиләр мыжлап тора, шундый да әчеттереп тешлиләр, чыдар әмәл юк. Рәшит, битенә килеп ябышкан черкиләр тешләвенә түзә алмыйча, үксеп елап җибәрде.
– Әни, болар нәрсә икән суң? Черки дисәң черки түгел, монда ничек яшиләр икән? – дип елап, Йөзембикә абыстайның итәк араларына башын яшерде.
Барысы да, чәбәләнә-чәбәләнә, яңа килгән тоткыннарның канын эчәргә ябышкан канечкечләрне кудылар. Тик файдасыз, алардан котылу әмәле юк. Шунда каршыларына, кулына “намордник” дигән әйберләр күтәреп, тәмам сөяккә генә калган, селкен-селкен килеп торган адәм килеп чыкты да:
– Нате, без этого здесь никак, – дип, һәрберсенә өләшеп чыкты.
Бу газаплы, әрнүле, ачлы-туклы узачак унъеллык тоткын тормышының башы иде. Күпләр, бу газапка түзә алмыйча, Себер тайгасында мәңгелеккә ятып калыр. Кемнәрдер, гарипләнеп, саулыкларын җуеп, илләренә кайта алыр. Кемнәрдер газизләрен югалту хәсрәтеннән, авыр хезмәттән акылларын җуяр!
Тик түзәсе иде, илгә кайтасы иде, туган якның бәрәкәтле йомшак туфрагына башны салыр өчен генә булса да илгә кайтасы иде!
Әйе, адәм баласын өмет йөртә, өмет яшәтә, Аллаһка тапшырдык.
* * *
Мифтахетдин белән Гөлҗамалның танышларына туган якларына кайтып китәргә рөхсәт иттеләр. Җиргә казып кергән земләнкеләрдә күрше булып яшәүче Яхъя белән хатыны Асылбикәнең эшләрен Яхъяның энесе Харис тикшерткән дә, авыл куштаны Карун Кадыйрны үтерүдә гаепләнеп ун елга сөрелгән Яхъяны аклаганнар.
Кадыйрны бергә каравыл өендә әче бал эчеп, соңыннан бик каты сүзгә килешеп, болай да Карунга карата куенында ачу тотып йөргән Мәче Мәлиге бәреп үтереп, Мишә буендагы таллыклар арасына илтеп аткан булган. Бу хәлләрне төнлә әрәмәдә ат саклаучы малайлар күреп торсалар да, куркып, бу турыда кеше-карага әйтеп тормаганнар. Чөнки әти-әниләре:
– Аллаһ сакласын, күргәннән күрмәгәнегез артык, заманалар болгавыр, сак булыгыз, авызыгыз йозакта булсын! – дип, улларын бик каты кисәтеп куйганнар.
Менә шулай итеп, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, Яхъя белән Асылбикә, бер гөнаһсызга Себер тайгаларында интегеп, тилмереп, дүрт ел гомерләрен газапта үткәрделәр. Чөнки Карун Кадыйр яшь чагында Асылбикәне өзелеп яратып йөргән. Тик Асылбикәнең яшь йөрәге бары тик Яхъя дип кенә типкән.
Бала-чага авызында сүз торамыни?! Инде ничә еллар үткәч, әти-әниләренең сүзләре исләреннән чыкканмы, онытылып киткәнме, Яхъяларның күршеләре Фәтхетдин улы Гомәр, инде шактый исәя төшкәч, Мишәдә су коенып яткан иптәшләренә:
– Малайлар, әнә таллыклар арасыннан Мәче Мәлиге үтереп суга салган Карун Кадыйр өрәге чыгып килә. Башы яртылаш ярылган, миләре агып тора, абау, куркыныч! – дип сөрән салган.
Инде кояш баеган, хәйран гына караңгы төшкән чак. Малайлар, курыкканнарын сиздермәскә тырышсалар да:
– Әйдә, кайтыйк булмаса, кояш баегач, хәйран салкынча, – дигән булып, күлмәк-ыштаннарын киеп авылга таба атларга торганда, Яхъяның энесе Харис, Мишәгә ат эчерергә төшкән җиреннән атылып чыккан да Гомәрнең изүеннән эләктереп тә алган:
– Әйт әле, малай актыгы, Карун Кадыйрны кем үтерде? Әйт, хәзер әйтмәсәң, үзеңне Мишә суына салып тончыктырып үтерәм, – дип, малайның котын алган.
Малай, куркуыннан дер-дер калтыранып, нәрсә күргәнен, үзе белән кемнәр булганын, барысын да сөйләп биргән.
Шуннан Яхъяның энесе – абыйсының ыштансыздан-күтсез балаларын үстереп ятучы Харис – тикшерү эшен яңадан башлатып җибәрткән дә эшне ахырына кадәр алып барып җиткерә алган, Мәче Мәлиген кулга алганнар, Яхъя белән Асылбикәне аклаганнар.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал, бу хәбәргә исләре китеп, Яхъялар земләнкесенә кергәндә, Яхъя, куллары белән йөзен томалап утыра иде. Аның теткәләнеп беткән буй-буй сызыклы ямаулы күлмәге астыннан калак сөякләре калкып торган арык гәүдәсе дер-дер калтырый, үзе:
– Йә Аллам, ник син бәндәләреңә кеше күтәрә алмаслык хәсрәтләр бирәсең? Ни өчен мине, ата-анамнан, балаларымнан аерып, бер гөнаһсызга шушы тәмуг базына китереп ташладың? Никләргә генә минем улларыма «кеше үтерүче балалары» дигән исем тагып, адәм хурларына калдырдың? – дип тәкърарлый иде.
Асылбикә исә акылыннан шашкан кебек кеткелдәп көлә, әйтерсең газаплы, хәсрәтле дүрт ел гомерен Себердә үткәрмәгән. Үзе, тиздән илдә калган улларын күрәсен уйлап:
– Йә Раббым, йә Раббым! Җаннарым, әз генә түзегез. Тиздән, бик тиздән очкан кошлардай яныгызга кайтып җитәрбез. Ишеттең бит, Тәңрем, намаз саен земләнкенең җир идәненә башымны бәрә-бәрә теләгән теләкләремне! Инде ятимнәрем белән тиздән кавыштырсана, – дип,бертуктаусыз сөйләнә иде. Үзенең Себер җилләрендә киселеп беткән ябык йөзе сөенечтән балкып тора.
Гөлҗамал белән Мифтахетдин килеп кергәч тә әле, күршеләренә күтәрелеп карамыйча, шактый вакыт тордылар. Яхъя өстәлгә башын салып утыруын дәвам итте. Ә карчыгы:
– Раббым, бер Аллам, Раббым, бер Аллам! – дип, тар гына земләнкедә ике адым алга, ике адым артка киләп-сарып йөрүеннән туктамады.
Мифтахетдин, тамак кырып:
– Әссәламегаләйкүм, күршеләр, менә шатлыгыгызны уртаклашырга кердек әле. Йә Ходам, безгә дә шул шатлыкларны күрергә насыйп булса иде. Илләребезгә кайтып, Сауш авылы зиратына башларыбызны салырга язса иде, – дип, Яхъяның арык гәүдәсенә кулларын салды.
– Шулай була күрсен, Мифтах, шулай булсын, амин! Мин бу көннәрне күрермен дип уйлаган кешеме? Инде тайгада урман кисү түгел, үземнең гәүдәмне дә күтәреп йөртерлек хәлдә түгел идем. Бу каһәр төшкән ачлы-туклы, бер кисәк ипигә тилмереп, сакчылар тарафыннан типкәләнеп, эткә әйтмәслек кабахәт сүзләр ишетеп яшәгән дүрт ел гомерем тәмугларга тиң булды лабаса. Кара инде Асылбикәмә – гөлләр кебек иде бит. Инде карт әбиләр кыяфәтенә керде! Аның, илдә калган улларыбызны сагынып елап, күз яшьләре түгелеп бетте. Яшь чагында Карун Кадыйр ничә тапкыр яучы җибәреп караган иде шул үзенә. Ләкин кыз үзе дә, әтиләре дә риза булмадылар, ул мине сайлады. Мине... Ул Кадыйрлар нәселләре белән кара каруннар бит. Мәче Мәлиге бәреп үтергән булган икән. Ә «кеше үтерүче» дигән мөһерне миңа тактылар. Имеш, Кадыйрга үчем булган, шуңа күрә аны үтереп ташлаганмын. Асылбикә белән бер-беребезне өзелеп яратып өйләнештек. Шундый да матур итеп яшәп ята идек. Миңа ниемә ул Кадыйр?! Имеш, мин ачудан Карунны бәреп үтергәнмен. Кешегә түгел, хайванга да суга алмыйм бит мин, Мифтахетдин. Тавык та суярга кызганам. Тавыгы да, күзен дә йоммыйча, суйганда, күзгә карап ята бит, тимә миңа, ди, минем дә яшисем килә, ди. Кеше кадәр кешене үтер, имеш. Балта белән башын икегә яр, имеш. Тузга язмаганны! Утын пүләне түгел бит ул кеше башы, мин сиңа әйтим! Баш хәтле баш бит ул! Шуны да аңламый бит ул надан тикшерүчеләр. Ярый әле улларымны Харис энекәшем алып калды. Мондагы газапка түзә алмаслар иде, хараплар гына булырлар иде җаннарым.
Яхъя бертуктамыйча сөйләде дә сөйләде. Әйтерсең дүрт ел буе җанында җыелган хәсрәтләрен дәрьялар итеп агызды. Йөрәгенә җыелган ачу-ярсулары язгы ташкыннар булып акты да акты.
Мифтахетдин сәке кырыена килеп утырды да, дөньясыннан киткән кебек, бер почмакка карап уйга калды.
Гөлҗамал исә Асылбикә тирәсендә мәш килә. Аның куанычын уртаклашып:
– Шулай булмаган кая, Асылбикә. Син тиздән улларыңны күрерсең, сөенерсең. Улларың инде шактый үскәндер, калкынганнардыр. И сөенерләр инде җаныйларым, әй көтәләрдер инде. Авылда, туган илдә, абыйлары янында барыбер минем Факиһәм белән Гәрәем шикелле интекми инде алар. Илдә чыпчык та үлми ди бит. Без менә балаларыбызны исән-сау үстерә алырбызмы? Һай, белмим-белмим! Хәлләр бигрәк яман, Асылбикә җанкам. Кичә генә ике баланы яр буендагы чокырга илтеп салдылар. Әниләре, елап, һуштан язган ди. Балтач ягыннан диделәр. Аннан әниләре акылга җиңеләйгән. Илдә әтиләре мәктәп директоры булган. Сталин рәсеме төшкән гәҗиткә селёдка төреп алып кайткан, имеш. Абайламый калгандыр инде. Үзендә эшләүче укытучы җәвит иткән. Икенче көнне үк килеп алып киткәннәр. Соңыннан теге барып әләкләгән укытучыны директор итеп куйганнар. Сатлыкҗаннар, көнчеләр заманы бит. Менә дүрт елдан суң ике баласы да, эчләре китеп, бер атна эчендә бер-бер артлы үлеп киткәннәр. Бу хәсрәтләргә ничекләр түзмәк кирәк, Асылбикә ахирәтем?! Нишлисең, чи ит янмый, диләр бит, түзәсең икән шул.
Азрак туктап торганнан соң, күзләрен тутырып Асылбикәгә карады да акрын гына гаепле кеше тавышы белән:
– Әй Асылбикә җанкам, үз балаларыма карыйм да үзәкләрем өзелә инде. Йөрәгемнән каннар тама, валлаһи. Тамаклары туйганчы ашаганнары юк. Үзебез агач кисү планын тутыра алмыйбыз, ач карынга күпме эшләп булыр дисең. План тулмаса, ике йөз грамм ипи дә балык шулпасы. Аны да, үзебез ашамыйча, балаларга алып кайтабыз. Гәрәем бигрәк бетәште. Урамга чыгар хәл юк, черки талый. Җир астында – земләнкедә – юеш, корык-корык ютәлли. Әзрәк җылы сөт эчерсәң рәтләнер иде дә бит. Тик каян аласың аны, сөтне дим. Кайлардан гына аласың? – Гөлҗамал, сөйләүдән туктап, күз яшьләрен сөртте.– Яхъя, Асылбикә! Сез бит илгә кайтасыз. Теләче ягына алып кайтып китегез безнең балаларны. Илдә карт әти-әниебез бар. Ничек тә үтермәсләр сабыйларны. Алла теләсә, исән калсак, тагын алты елдан үзебез дә әйләнеп кайтырбыз. Кайтырга язсын инде, ничек тә әйләнеп кайтырга язсын. Нахакка интегеп ятабыз бит, бер гаепсезгә, Раббым, бер Аллам!
Мифтахетдин дә, инде шактый тынычлана төшкән Яхъяга карап, яшьләнеп торган күзләрен сөртте дә:
– Күрше, әгәр сезгә авыр булмаса, Теләчедән Сауш әллә ни ерак түгел, егермеләп чакрым гына, алып кайтып, карт әби-бабаларына тапшыра алсагыз бик рәхмәтле булыр идек. Әллә ниткән чир чыккан ди бит. Бигрәк тә балалар каты авырый ди. Тәннәре ут шикелле янып, күкәй пешерерлек булып кызышып яталар да, эчләре китеп, косып, тартышып үләләр ди. Әллә ничә бала мәетен бер чокырга илтеп ташлаганнар инде. Әти-әниләренә мөселман закуннары белән күмәргә дә мөмкинлек юк бит, урман кисәселәре бар. Әй Яхъя, Яхъя, тагын ниләр күрәсебез бар икән? Нишләпләр генә бетәрбез, Ходаем?! – дип, тырнак төпләре каралып беткән, бармак сөякләре араланып торган ябык куллары белән утлы күмер кебек көйрәп торган күзләреннән яшьләрен сыпырып төшерде. – Бу сабыйларның Себергә килгәннән суң бер рәхәт күргәннәре юк ласа. Тамаклары кара ипигә туймый. Черки талап шешенеп беттеләр бит инде. Аның черкие дә илдәге кебек түгел, әллә ниткән ваклары бар, бармак башы хәтле зурлары бар. Балаларымның тәннәренә кандала кебек кадалып каннарын эчәләр, валлаһи! Инде соңгы тамчы каннарын эчәләр, битлек тә булышмый, әллә кайлардан кереп, битлек эченә дә тулалар... – Ул тынып калды. Аннан соң яңадан ялварулы тавыш белән:– Аллакаем, балаларымны коткарырга көч-куәт бирсәнә. Илләремә кайтырга булышсана, – дип дәвам итте.
Инде азрак тынычлана төшкән Яхъя, Мифтахетдингә азрак сүзсез карап торганнан соң, тамагын кырып алды да:
– Мифтахетдин кордаш, ниләргә генә дип сорап торасың суң син, алып кайтырбыз. Аллаһ теләсә, әби-бабаларына илтеп тапшырырбыз, бер дә кайгырма. Алар безгә үз балаларыбыз кебек бит инде. Авылда калган улларыбызны сагынганда, шул Гәрәйгә, Габдрахман кызы Әминәгә карап юанабыз лабаса. Асылбикә төннәр буе елап чыга. “Елама,әле дә ярый балалар илдә калды дип сөен, карчык. Күрәсеңме, Гәрәй белән Факиһә һәм Габдрахман хәлфә балалары ничек интегәләр җаннарым... Чичти кешелектән чыктылар бит инде. Бигрәк тә Гәрәй бетәште. Анысы бигрәк тә яшь шул әле”, – дип, карчыкны юатам. Ул, Гәрәйне очраткан саен кочаклап үбә-үбә, үзен тынычландыра. “Шул баланы көн саен бер күреп, куеныма алып сөйсәм, үз балаларыма бирәсе сөюемне шуңа бирсәм, аз гына күңелем тынычланып киткәндәй була”, – ди. Бер дә кайгырмагыз, күршеләр. Бу җәһәннәм базыннан ычкына алсак, балалар белән бергә кайтып китәрбез, – дип, ир белән хатынны тынычландырды. – Аннары, карагыз әле, безнең земләнке сезнекенә караганда иркенрәк, корырак та, яхшырак та эшләнгән, сез лутчы безгә күчегез, – дип, Мифтахетдингә карап алды.
Яхъялар земләнкене ике кешегә уртак итеп казыганнар. Өйдәше – Чистай кешесе – куллары белән төймә төярдәй уңган-булган, чисталыклы мишәр, утызга җитеп килсә дә, әле өйләнмәгән буйдак егет, урман кискәндә, өстенә агач төшеп харап булды.“Илдә авыл саен ызбалар салып йөрдем, –дип Яхъяга сөйләгән дә, – әйдә, Яхъя абый, земләнкене уртак итеп салыйк, минем кул андый эшне белә”, – дип, ирне күндергән иде. Земләнкенең стеналарын да тайгадан вак-төяк агач ботаклары ташып үзенчә ничектер тышлап куйган, яши торган куышлары хәйран ару гына, һавасы да Мифтахетдиннәрнекедәй җир исе килеп торган баз кебек түгел. Идәненә эрбет ботаклары ташып, кайлардан гына бау кисәкләре табып, бау җитмәгәненә тайгадан мүк җыеп кайтып бау ишеп, эрбет ылыслары кертеп, шактый калын гына итеп аяк астына сала торган, үзе әйтмешли, «кавёр» ясап җәйгән. Шуңа күрә земләнкедә җир исе кимеп, ылыс исе, нарат сагызы исе килеп тора.
Мифтахетдин белән Гөлҗамал бик теләп риза булдылар. Саубуллашып, балаларын юлга әзерләргә дип чыгып киткәндә, Мифтахетдин:
– Яхъя, безнең бит балаларга юлга ашарга биреп җибәрергә бер бөртек ризыгыбыз да юк. Әле монда торганда, куылганнарга ашарга пешереп торучы Габдрахман хәлфә хатыны Зөһрә, кеше-кара күрмәгәндә берәр чүмеч аш бүлеп, калай тәлинкәләренә аш салганда да чан төбеннән куерагын салып биреп, җан асрап торалар иде. Алар, пуезда кайтканда, нәрсә ашап кайтырлар икән суң?
– Безнең азрак киптергән сохариебыз бар. Ходай Тәгалә җан биргәнгә җүн бирермен дигән, ничек тә кайтып җитәрбез әле, түзәрбез. Оланнарны ач итмәбез, – дип тынычландырып, Яхъя белән Асылбикә Мифтахетдиннәрне озатып калдылар.
***
Мифтахетдин белән Гөлҗамал газизләрен поезд тукталышына кадәр озата бара алмадылар, иртән иртүк балаларын уятып, булган иске-москыларын кигезделәр дә, илгә кайтырга җыенган күршеләренә керттеләр. Гәрәй әле кая китәсен, әти-әнисенең Себердә каласын белми, бары тик әнисенең кичә әйткән сүзләре генә җанын җылытып тора.
– Улым бәгърем, үз илебезгә кайтасыз. Рәхәтләнеп тамагыгыз туйганчы ипи ашарсыз. Анда әбиең нәрсә генә пешереп ашатмас сезгә, бәлки әле, ит тә ашарсыз, күп итеп сөт эчәрсез. Анда, улым, мондагы кебек черки дә юк. Битлек кимичә генә, яшь колыннар кебек, хуш исле ямь-яшел болыннарда чабарсыз. Мишә суында уйнак балыклар кебек йөзәрсез. Шундый рәхәт булыр, улым, шундый рәхәт булыр! Азрак йөзеңә кызыллык иңәр. Җөткерүең дә бетәр, сөт эчкәч бетә ул җөткерү. Ату түбән өйдә үскән бәрәңге үрентеләре кебек ап-аксыз лабаса. Әби-бабаң янында шундый рәхәт булыр, улым. Үсәрсең, Аллаһ теләсә! Апаең инде шактый исәйгән, сиңа гына күз-колак булырлык. Әби-бабаларың да бик картайганнар инде. Хәсрәт утларында янып, дүрт ел яшәделәр. Аларга да булышырсыз. Каз бәбкәләре сакларга булса да ярарсыз. Аннан суңы без дә кайтып төшәрбез. Менә бит Асылбикә апаеңнарга ирек килде. Уйламаганда-көтмәгәндә күкләрдән бәхет булып төште ул ирек. Безне дә Аллаһ онытмас, керәшен мужигы Митрәй дөресен барып әйтер. Аллаһы Тәгаләнең каһәреннән куркыр. Авылга кайтсакмы, ирекле булсакмы, яши дә белер идек инде! Балакайларым, рәхәтләнеп яшәр идек инде, – дип, балаларны куеннарында озак тоттылар. Күз яшьләренә коена-коена, битләреннән, күзләреннән үбә-үбә, үзләренең киңәшләрен бирделәр. |
15 майда муниципаль район советының егерме өченче утырышы булды. Аны район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина катнашты.
Район советы утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелде:
1.Районның 2012 ел бюджеты үтәлеше турында.
2.Районның 2013 ел бюджетына үзгәрешләр кертү турында.
3.Районның "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл хуҗалыгы территорияләренең тотрыклы үсеше" максатчан программасы турында.
4.Районда 2013-2015 елларга кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм программасы турында.
5.Әлки муниципаль районы халкына сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча 2013-2015 елларга озакка сузылган максатчан программа турында.
6."Әлки муниципаль районы авыл яшьләре 2013-2015 елларда" озакка сузылган максатчан программасы турында.
7.Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затларның исемлеге турында.
8."Дәүләт вазыйфаларын биләүче затларның һәм бүтән затларның чыгымнарының керемнәренә туры килүенә контрольлек итү турында" Федераль законы кабул ителү белән бәйле рәвештә муниципаль район советының 2012 елның 17 сентябреннән "Әлки муниципаль районында муниципаль хезмәт турында Положениене раслау турында" 50 нче карарына үзгәрешләр кертү турында.
9."Әлки муниципаль районы" муниципаль берлегендә муниципаль хезмәт вазыйфаларын һәм муниципаль вазыйфаларны биләүгә дәгъвалаучы гражданнарның үз милекләре, милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматлар тапшыруы, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, милекләре, милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларны тапшыруы турындагы Положение турында.
10.Районда мәетләрне җирләү урыннарын карап тору кагыйдәләре турында.
11.Муниципаль район советының "Ерактагы авыл торак пунктларына беренче кирәк-ярак товарларны китерүче кулланучылар кооперациясе педприятиеләренә Әлки муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 16 нчы карарына (2012 ел, 14 февраль) үзгәрешләр кертү турында.
12.Район советының штатлар структурасына үзгәрешләр кертү турында.
13. Район финанс-бюджет палатасының штатлар структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Көн тәртибендәге беренче һәм икенче мәсьәләләр буенча район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.
Өченче, дүртенче, бишенче мәсьәләләр буенча депутатлар район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Людмила Иванова мәгълүматларын тыңладылар. Көн тәртибендәге алтынчы мәсьәлә буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Раил Гатауллин чыгыш ясады.
Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеге белән район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ольга Куракова таныштырды.
Көн тәртибендәге сигезенче, тугызынчы мәсьәләләр буенча утырышта район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Люция Сөләйманова мәгълүматлары тыңланды.
Районда мәетләрне җирләү урыннарын карап тору кагыйдәләре турында район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Әсхәт Гарипов чыгыш ясады. Калган мәсьәләләр буенча район советының юридик бүлеге начальнигы Рузия Гарипова мәгълүматлары тыңланды.
Аннан соң депутатлар алдында Республика Дәүләт Советы депутаты Валентина Липужина чыгыш ясады. Валентина Николаевна шулай ук бер төркем әлкилеләргә республика Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды. |
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте. Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен...
❮
❯
Әлмәт шәһәрендә янгын сүндерү хезмәте инспекторлары арасында "Иң яхшы командир" дип аталган смотр-конкурс үтте.
Әлмәт шәһәре янгын сүндерү хезмәтенең 12 бүлекчәсе белән беррәттән, анда Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Ютазы районы янгын сүндерү командирлары катнашты. Иң элек катнашучылар тактик һәм техник әзерлек, хезмәтне саклау һәм медицина әзерлеге фәннәре буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук янгынга каршы көрәш хезмәте командирларының янгын-строй әзерлеге буенча күнекмәләре тикшерелде. Алар махсус кием кию, янгында зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү нормативлары буенча көч сынашты.
Бәйгедә иң яхшы нәтиҗәне Түбән Чыршылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры Камил Хәсәншин күрсәтте. Беразга гына калышып, икенче урынга Бөгелмә районының Соколка авылы янгын сүндерү бүлекчәсе командиры В.Шульцов, өченче урынга Ютазыдагы бүлекчә командиры И.Сафин лаек булды.
Смотр-конкурсның икенче этабы Казанда Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы баш идарәсенең укыту-тренировка комплексында үтәчәк. |
Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар
28 февральдә Свердловск өлкәсендә традицион татар ашлары көне узачак. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында танылган татар ашлары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышлана. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
16 гыйнварда Свердловск өлкәсенең Даими вәкиллеге бинасында әлеге чараның оештыру буенчакиңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиле вазифаларын башкаручы Ф.Сафиуллина, Свердловск өлкәсенең АПК һәм азык-төлек министрлыгы, Свердловск өлкәсенең гомуми һәм һөнәри белем бирү министрлыгы, Свердловск өлкәсенең Кулинарлар ассоциациясе вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Эшче төркем утырышы барышында Татар ашлары көнен үткәрү планы, программа һәм катнашучылар составы турында фикер алыштылар.
Татар ашлары көне 2020 елның 28 февралендә, 10.00 сәгатьтә «Сабантуй» кафесында узачак.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
Казан һәм Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылы арасындагы юл участогында булган юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше үлгән.
РФ Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, 16 яшьлек егет Казан-Ульяновск автомобиль юлының 5 нче чакрымында юлдан чыгып киткән һәм әйләнгән. Машинада балигъ булмаган шофердан тыш тагын дүрт яшь кеше була.
Авария нәтиҗәсендә машина белән идарә иткән егет һәм 19 яшьлек тагын ике кыз шунда ук һәлак булды. Тагын икесен ашыгыч рәвештә авыр җәрәхәтләр белән хастаханәләргә салганнар. Хәзер аларның тормышы өчен табиблар көрәшә.
Бүлешергә
Хәбәрләр
КоронавирусАвылАнонсДинҖәмгыятьКазанМәдәниятСәясәтСпортТатар дөньясыТатарларТатарстанФән һәм мәгариф Шоу-бизнес |
Бүген, 16 февраль көнне, Актаныш районында Россия тарихында икенче тапкыр шагыйрь-көрәшче М.Җәлил истәлегенә көрәш турниры үтә.
❮
❯
2015 елда Әлмәт шәһәрендә нигез салынган әлеге көрәш бәйрәменең географиясе быел шактый киң - Актаныш келәмендә Татарстан көрәшчеләре белән бергә Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Мордовия, Удмуртия, Дагестан республикалары, Оренбург, Чиләбе, Ульян, Төмән, Самара, Ярославль өлкәләре, Ханты-Манси, Яман-Ненец автономияле округлары алыплары бил алыша. 55 көрәшче 10 авырлык үлчәмендә келәм батырын билгеләячәк. Россиякүләм бәйгенең иң зур дәрәҗәсе - һәр үлчәмдә батыр калучы көрәшче Россиянең спорт мастеры дигән мактаулы исем алачак.
Иртәнге сәгатьләрдән үк башланып киткән турнирның тантаналы ачылышында Россия көрәш федерациясе вице-президенты Равил Ногуманов, Татарстан Республикасы көрәш федерациясенең башкарма директоры РавилХайруллин, Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховлар катнашты.
Район данлыклы көрәшчеләрне ипи-тоз, Актаныш чәкчәге, якты йөз һәм җыр-моң белән каршы алды. Һәр команда истәлек бүләкләре белән хөрмәтләнде. Чара барышында Равил Уел улы көрәш үсешенә өлеш кертүчеләрне, әлеге спорт төрендә зур дәрәҗәләргә ирешүчеләрне тәбрик итеп, Россия көрәш федерациясенең мәртәбәле бүләкләрен тапшырды.
М.Җәлил исемен йөртүче илкүләм бәйгедә бүген Татарстан данын яклап бил алышучылар арасында Актаныш районының 4 егете дә бар. Раббани Нургалиев, Искәндәр Мортазин, Азат Габдрашитов, Валерий Рафиков – алар барысы да көрәш буенча мастерлыкка кандидат. |
«Заманча шәһәр мохитен формалаштыру» программасы чикләрендә Кушнаренко авылының үзәк мәйданын төзекләндерү буенча эшләр башланды.
Район хакимиятенең төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлегенең проектлау буенча баш белгече Рамил Булатов әйтүенчә, беренче этапта тратуар плитәләре түшәү, ял урынын җиһазлау, электр-монтаж эшләре, яшелләндерү, кече арихитектура формалары кую кебек эшләр башкарылачак.
Проектта уңайлы ял итњ урынын төзүгә зур игътибар бирелә. Җәяү йөрү сукмагы да булачак.
Әлеге вакытта объектта унлап кеше шөгыльләнә. Эшләрне «Уралгазстрой» җәмгыяте башкара. Берникадәр вакыттан үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәрәчәк. Ә әлегә эшләрне вакытында тәмамлау өчен уңайлы һава шартлары телибез.
Беренче этапта каралган эшләрне бер сентябрьгә төгалләү планлаштырыла.
Читайте нас в
БАШКОРТСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КУШНАРЕНКО РАЙОНЫ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ ИҖТИМАГЫЙ-СӘЯСИ ГӘЗИТЕ
Гәзит элемтә, мәгълүмати-технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәлегендә 2015 елның 5 августында теркәлде |
Стеналарда ярыклар, черегән һәм су үткәрә торган түбәләр, кыска ялганышлар һәм искергән электр үткәргечләр, күгәргән торбалар - моннан егерме-утыз еллар элек төзелгән биналарның барысына да хас җитешсезлекләр болар.
❮
❯
Аларга капиталь ремонт кирәклеге көн кебек ачык, һәм бу эш әкренләп чират буенча башкарыла да. Безнең төзүчеләрнең, белгечләрнең тәҗрибәсе бар инде, соңгы елларда шактый күп йортлар, мәктәпләр, мәдәният йортлары капиталь ремонтланып, яңа сулыш алалар. Биналарның тышкы яклары гына үзгәреп калмыйча, барлык коммуникацияләр дә тәртипкә китерелә...
Быел Арбор һәм Куныр мәктәпләренә, Кече Лызи мәдәният йортына капиталь ремонт ясалачак. Чепьяда яңа балалар бакчасы, ә Түнтәрдә күпфункцияле үзәк төзеләчәк.
Фото: http://rostov-dom.info/2010/04/kapitalnyjj-remont-po-zakonu/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Бу көннәрдә Кытай Аньхой провинциясенеңң “Аньхой жибао” газетасында безнең республика турында "Башкортстан – Русиягә тәрәзә" дип аталган беренче мәкалә дөнья күрде
Үз чиратында "Республика Башкортостан" басмасы да укучыларын Аньхой провинциясенең истәлекле урыннары, халкының яшәеше белән таныштырды.
– Гәзитләр арасындагы хезмәттәшлек бер елга исәпләнгән. Башлангыч мәкаләләр төбәкләр һәм илләр турында гомуми мәгълүмат бирүне максат итеп куйды. Алга таба ике басмада да барча мәкаләләр сериясе басылачак, – диде "Республика Башкортостан" гәзитенең баш мөхәррире Гүзәл Нәбиева.
Белешмә өчен: Аньхой – Кытайның көнчыгышындагы провинция. Мәйданы буенча Башкортстанга тиң дияргә була, ә халкының саны бездән 17 тапкыр күбрәк: бу провинциядә 70 миллионнан артык кеше яши.
http://bashgazet.ru/
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Узган елның октябрендә Бәләбәй районының бер авылында үсмер малайны урлап алы китү очрагы буенча тикшерү эшләре төгәлләнде һәм җинаять эше судка җибәрелде.
Тикшерүчеләр ачыклавынча, узган елның 19 октябрендә үз ихатасында машинасын төзәтеп йөргән ирнең салоннан кесә телефоны югала. Ул шунда ук полициягә хәбәр итә һәм, угрылыкта күршедәге 13 яшьлек үсмерне гаепләп, гариза яза.
Әмма биш көннән соң, телефонны эзләү бик сүлпән барганлыктан, ул малайга үзе җәза бирергә ниятли. Бер танышы белән малайны башта "дөресен" сөйләтергә тырыша. Үсмердән "мин урладым" дигән сүзне ишетә алмагач, аны машинага утыртып, урманга алып китәләр. Анда исә баланың авызына чүпрәк тыгып, үзен агачка бәйләп китәләр...
Бәхеткә, малай, баудан ычкынып, авылга кайта. Тикшерү барышында ирләр үз гаепләрен танымый.
Фото: Infonews.zp.ua
Чыганак: https://kiziltan.ru/obchestvo/18786-smerne-urmanda-agachka-bylp-kitknnr.html
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Мурманск өлкәсендә «Русия Почтасы»ның дистәләгән бүлеге рентабельлелекне арттыру һәм сыйфатсыз алкоголь корбаннары санын киметү өчен сыра сата башлады, дип хәбәр итә “РИА Новости” агентлыгы.
Сыра төбәктә, барыннан да элек, ерак районнарда эшләүче 152 почта бүлекчәнең 40ында сатыла башлаган.
“Аз алкогольле продукцияне сату почта бүлекләренең рентабельлелеген арттырырга һәм почта элемтәсе бүлекчәләре челтәрен модернизацияләүгә өстәмә акча җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, почта элемтәсе бүлекләрендә аз алкогольле эчемлекләр сату халыкка сертификацияләнгән сыйфатлы продукция алу мөмкинлеге бирә, — дип аңлаткан корпоратив коммуникацияләр буенча баш белгеч Олеся Голушкова. -- Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, ел саен уртача 1250 кеше сыйфатсыз алкоголь һәм аның суррогатларының корбаны була. Сыра сату гамәлдәге закон нормалары нигезендә башкарыла”.
Фото: "Майл. ру" сайтыннан
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Рамазан ае башланырга торганда Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин III дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Бу хакта указга ил Президенты Владимир Путин кул куйды. Шул ук указ нигезендә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, галимнәр, табиблар, укытучылар, парламентарийлар һәм чиновниклар, шулай ук спорт һәм профсоюз эшлеклеләре, башка тармак хезмәткәрләре дә югары дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелде.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/bash-m-fti-t-lgat-kh-zr-t-ta-etdin-orden-bel-n-b-l-kl-nde/
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Якты юлдан" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Кечкенәләр булгач, моның кадәр команда килер дип көтмәгән дә идек. 2002-2003 елгы малайлардан һәм кызлардан тупланган 16 команда җыйналды да куйды. "Бүген тагын караңгы төнсез кайта алмыйбыз икән",- диештеләр кайбер тренерлар. Шулай булды да...
❮
❯
Рәхәтләнеп туп сукты балалар. Әйләнеш системасында узды ярышлар Спорт залы да чын спорт бәйрәмен хәтерләтте. Шушы ярышлар белән быелгы сезон тәмамлана дисәк тә була. Билгеле, июнь аенда узачак пляж волейболын исәпкә алмаганда. Ә ярышларыбызга килсәк, чыннан да, дустанә мөнәсәбәттә узды. Җиңүчеләребезне аеру өчен дә "нервларны" сынарга туры килде. Волейбол уенында тик кенә утырып булмый бит ул.
Балтач балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе Кубогына дип оештырылган ярышларның җиңүчеләре булып кызлар арасында Пыжмара /тренерлары А.Зубарев/, Яңгул /Р.Гарипов/, Бөрбаш /Р.Вәлиев/ мәктәпләре уенчылары танылса, малайлар арасында Куныр /Р.Сөләйманов/, Шубан /Л.Рамазанов/, Пыжмара /А.Зубарев/ волейболчылары танылды.
Ә ярышларның "Иң яхшы уенчылары" булып Пыжмарадан Гөлинә Мөхәрләмова һәм Кунырдан Ислам Габделхаковлар бүләкләнде. Алда пляж волейболы, Сабантуйларда узачак бихисап уеннар. Мәйданда очрашканга кадәр!
Фото: http://vk.com/club59964466?z=photo-59964466_357879910%2Fwall-59964466_79
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Академик ишү буенча ярышлар җәйге Универсиадаларның спорт программасына өч тапкыр кертелгән булган. Өчесендә дә ул өстәмә спорт төре буларак кертелгән. Беренче тапкыр әлеге дисциплина буенча 1987 елда Югославиянең Загреб шәһәрендә үткән Студентларның җәйге Уеннары вакытында көч сынашалар. Беркадәр вакыттан соң Германиянең Дуйсбург шәһәрендә үткән ярышларга да ишкәк ишүчеләр чакырыла. 1993 елда АКШның Баффало шәһәрендә үткән Универсиада программасына да академик ишү кертелә. Казан исә ишкәк ишүчеләргә халыкара ярышларда катнашу өчен тагын бер мөмкинлек бирде.
Патша Россиясендә дә, Совет заманында һәм хәзерге Россиядә дә академик ишү физик тәрбия системасының аерылгысыз өлеше булып тора. Россиядә әлеге спорт төре барлыкка килүнең рәсми булмаган датасы – 1860 ел. Ә рәсми дата буларак 1908 ел билгеләнә. Бу елда Ишкәк ишү берләшмәләренең бөтенроссия берлеге оеша. Росия һәм Совет ишкәкчеләре бик күп тапкырлар Олимпия уеннары, Дөнья һәм Европа чемпионатларында җиңү яулаган. СССРда ишкәк ишү спорты 1982 елда аеруча зур үсеш ала. 80нче елларда безнең спортчылар ишкәкчеләр арасында лидер булып санала. Ул вакытта алар бары бер команда – Германия демократик республикасы командасы белән генә исәпләшә торган була.
Татарстан Республикасы ишкәкчеләре Олимпия уеннарында өч тапкыр катнаша. 1976 елда Монреальдәге Олимпиадада якташыбыз Александр Плюшкин катнаша. Сигез кешелек экипаж составында алар сигезенче булып финишка килеп җитәләр. Лидия Аверьянова исә 1988 елда дүртенче урынны ала. Ул да сигез кешелек экипаж составында чыгыш ясый. 1996 елда Атлантада чыгыш ясаган Түбән Кама егете Александр Устинов исә 13нче урын алып кайта.
Казан ишкәк ишү спортының горурлыгы – Лидия Арсентьевна Аверьянова (1960 елның 4 мартында Казанда туган). Ул җиде тапкыр СССР чемпионы (1983 – 1989 елларда), Дөнья чемпионы (1983, 1985, 1986 елларда), Сеулдагы Олимпия уеннарында катнашып, 4 урын алган спортчы. 1984 елда Атказанган спорт мастеры дигән мактаулы исемгә лаек булган.
Татарстан башкаласында Ишкәкле спорт төрләре үзәге ачылганнан соң, Мәскәү һәм Ростов-Дон шәһәрләрендә үткәрелә торган ишкәк ишү буенча бөтенроссия ярышлары Казанга күчә. 2011 елның җәендә Казан студентлар арасында Дөнья чемпионатын һәм Олимпиада программасына кертелмәгән программа буенча Россия чемпионатын кабул итте. 2012 елның июнь ахырында әлеге ярышлар кабат Казанда үтәчәк. Июльдә исә Урта Кабанда егетләр һәм кызлар арасында Россия яшьләр беренчелеген уздыралар. Сентябрьдә дә ярышлар күп булачак: Казанда спотның ишкәк ишү төрләре буенча студентлар арасында Дөнья чемпионаты һәм Россия Президенты призына Президент регатасы көтелә. |
Яңа ел өстәле бик сирәкләрдә генә алкогольле эчемлекләрсез була. Шуңа яңа елның беренче көнен күпләр баш авырту белән каршы ала. Моны ничек булдырмаска?
Табиблар менә ниләр киңәш итә.
Алкогольне 31 декабрьдә иртән эчә башламау хәерле. Ә эчә башлаганчы өч-дүрт сәгать кала яхшы итеп ашап алырга кирәк. Ә инде бәйрәм табыны артында кабымлыклар белән генә чикләнмәскә, барлык ризыкларны да, кайнар ашларны да ашау дөрес булыр.
Иң мөһим киңәш: эчемлекләрне бутамаска. Үзеңә бер генә төрле “Яңа ел киче эчемлеге” сайлап куегыз. Аңа боз кушып эчсәгез, тагын да яхшырак. Организмга су – күбрәк, алкоголь азрак керәчәк.
Халыкта, имеш, исермәс өчен кулланыла торган хаталы фикерләр дә бар. Мәсәлән, эчәр алдыннан май кабып куярга. Бу сәламәтлеккә зур зыян белән яный. Табында майлы ризыклар болай да күп булачак. Бавырыгызны кызганыгыз! “Рәткә керү” өчен салкын һавада йөреп керү дә хәвефле булырга мөмкин.
Һәм иң яхшы киңәш – чама! Һәр кешенең күпме алкоголь куллана алу дәрәҗәсе геннарга без туганчы ук салынып куелган. Шуңа кем беләндер ярышу, кыстауга бирешү ярамас.
Яңа елның беренче иртәсен сау-сәламәт булып, елмаеп каршы алыгыз!
Фото: pixabay
Читайте нас в
© Сайт газеты "Благовар хәбәрләре" Благоварского района Республики Башкортостан на татарском языке. Копирование материалов с сайта разрешено только с письменного согласия администрации сайта. |
Бүген - Бөтендөнья сәламәтлек көне. Ул 1948нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы төзелгән көнне билгеләп үтелә. Шул вакыттан алып 200 гә якын ил Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әгъзасы булган.
❮
❯
Сәламәтлек көне 1950нче елдан башлап ел саен уздырыла башлый. Ул кешеләр сәламәтлекнең нинди зур әһәмияткә ия икәнлеген аңласын һәм халыкның сәламәтлеге бөтен дөньяда тагын да яхшырсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеген хәл итсен өчен үткәрелә.
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен планетаның сәламәтлек саклау системасы алдында торган глобаль проблемаларга багышлана һәм төрле шигарьләр астында уза. Менә, мәсәлән, белгечләр быелгысын "Азык-төлекнең кулланылыштагы куркынычсызлыгы" дигән исем астында үткәрәләр. Шул рәвешле продукциянең сыйфатын яхшырту һәм азык-төлек белән бәйле булган авыруларны киметү максатыннан дөньякүләм әһәмиятле проблемаларны күтәреп чыгалар. Ашарга яраклы ризык - сыйфатлы, сәламәтлек өчен файдалы, туклыклы һәм тәмле дә булырга тиеш.
Фото: https://kinderlibrary.wordpress.com/2012/04/05/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авылларда чистарту эшләре гөрләп барды. Иң элек әлеге җирлеккә кергән авылларның зиратларын җыештырып, андагы түнгән, артык булган агачларны кистеләр. Аннары юл кырыйларын, су буйларын "американский клен" агачыннан чистарттылар. Шул ук вакытта авыл урамнарының матурлыгы, тәртиптә булуы да күз уңыннан читтә калмады. - Әтнә...
❮
❯
Әтнә районы Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авылларда чистарту эшләре гөрләп барды. Иң элек әлеге җирлеккә кергән авылларның зиратларын җыештырып, андагы түнгән, артык булган агачларны кистеләр. Аннары юл кырыйларын, су буйларын "американский клен" агачыннан чистарттылар. Шул ук вакытта авыл урамнарының матурлыгы, тәртиптә булуы да күз уңыннан читтә калмады.
- Әтнә районына кайтып кергәндә, иң элек безнең җирлеккә кергән авыллар аша узасы бит. Шуңа да чисталыкны истән чыгарыррга ярамый, - диләр биредә. |
Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узган Май чабу бәйрәме күмәк күңел ачу, ярминкә сәүдәсе һәм концерт программасы белән үрелеп барды.
❮
❯
Сулга китсәң - иген, ит, балык табарсың, турыга барсаң - коймаклар өстәленә юлыгырсың, ә мәйдан эчендә - күңелле җырларга кушылып биерсең.
Барлык палаткалардан халыкны чакырып яңгыраган сүзләр ишетелә: "Килегез! Безнең коймаклар белән сыйланыгыз!" Аларны шәһәр һәм авыл җирлекләре оешмалары, учреждениеләр хезмәткәрләре чигешле сөлгеләр, чәчәкле яулыклар, кулдан ясалган курчаклар һәм төп символ - якты кояш сурәтләре белән бизәгәннәр.
Бу көнне бөтен җирдә самавырлардан төтен күтәрелде. Кадет интернат-мәктәбенең аш пешерүчеләре хуш исле чәй янына алдан ук 150 коймак әзерләп куйганнар. Киртәледә яшәүче Антонина Еркина чуен табада кызган кайнар коймакларны шунда ук тарата бара, аның янәшәсендә Льяш җирлеге башлыгы Ирина Тихонованың бәйрәм ризыгы да күз ачып йомганчы "очып" тора. Май чабу өстәленә башка ризыклар да төне буе һәм иртән әзерләнгән: үз рецептлары белән пироглар, кош теле, бавырсак - Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең ул 23 төрдән артык иде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов уңышлар һәм җитешлек теләп, "Нур" агрофирмасын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашканы өчен III дәрәҗә Диплом белән бүләкләде. Икенче урынга Тәтештәге 2нче урта мәктәп лаек булды, ә беренчелекне Нармонка авыл җирлеге алды. Олылар Сергей Ерастов, "Умарина", "Ромашка", "Ивушка" ансамбльләренең чыгышларын тыңлаган арада, балалар өчен күңел ачулар белән аерым мәйданчык эшләде, анда сабыйлар җитезлектә һәм төзлектә ярыштылар.
Кардан ясалган иң биек таудан алтынсу толымлы, кызыл калфаклы, чәчәкле сарафан кигән "Яз кызы" үзе күзәтеп тора - аны хәтта яндырырга да кызганыч. Әмма кышны тизрәк озатасы килә. "Ян! Ян яктырак!" - дип кычкырдылар шамакайлар. Һәм балаларның самими кичерешләре астында карачкы көлгә әйләнде, аның белән бергә барлык борчулар, бәхетсезлекләр янып югалды - яз килә! |
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, алдагы елга һәм ярты елга “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында вәгъдә ителгән супер-бүләк — велосипед җомга көнне район мәдәният сараендагы ел йомгакларын барлауга багышланган чара барышында уйнатылды һәм бүләк иясе ачыкланды.
Сайтыбызда хәбәр итүебезчә, алдагы елга һәм ярты елга “Балтач таңнары” гәзитенә язылган абунәчеләр арасында вәгъдә ителгән супер-бүләк — велосипед җомга көнне район мәдәният сараендагы ел йомгакларын барлауга багышланган чара барышында уйнатылды һәм бүләк иясе ачыкланды.
Җиңүче — Иске Балтач авылыннан Зәлифә Гаттарова. Зәлифә ханым гәзиткә редакция подпискасын рәсмиләштергән. Җиңүче чарада үзе катнаша алмау сәбәпле, бүләк бүген иясенә редакциядә тапшырылды.
Район үзәге Иске Балтач авылындагы „Буратино” балалар бакчасында музыка белгече булып эшләгән Зәлифә ханым бер елда да урындагы матбугат басмасына язылмый калмый.
—Редакциягә йомышым төшеп кергәндә супер-бүләкне күреп, миңа язган әйбер булса ярар иде, дип дога кылган идем. Аллаһы үзе эшкәрткәндер, теләгем кабул булган. Бик шатландым, — ди Зәлифә Заһит кызы..
Супер-бүләк редакциягә китерелгән 406 абунәче квитанциясе арасында уйнатылды. Яңа елның беренче аенда абунәчеләрне “Бәхетле авто” уенында көтеп калабыз.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Август – авылда иң мәшәкатьле айларның берсе. Басулардан уңыш җыеп алу, бакча байлыкларын урнаштыру, тозлау, кайнату һ.б. бик күп эшләр башкарырга кирәк. Шулай да, бер кичкә барлык мәшәкатьләрен калдырып, калкашлылар август көннәренең берсендә “Матур гаилә – ил коты” район конкурсы кысаларында үзләренең авыл биләмәсе территориясендә яшәүче иң хөрмәтле гаиләләрнең чыгышларын карарга килде.
Сәхнәгә чыккан биш гаиләне күп нәрсә – тырышлык, үзара ихтирам, иҗади сәләтләре берләштерә. Һәм иң гаҗәбе, алар барысы да күп балалы гаиләләр. Өлкән буын да, яшьләр дә балалы гаиләнең ныклы булуын аңлыйлар. Һәр гаиләнең тамашачыларны һәм жюрины гаҗәпләндергән күркәм яклары булды.
Мәсәлән, Гөлнур һәм Салават Насыйровлар – спорт гаиләсе. Салават – ветеринар табиб, Гөлнара – тәрбияче. Балалары – Әлим, Сабина һәм Самира мәктәптә укыйлар. Һәм барысы да мәшгуль булуларына карамастан, спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт табалар. Аларның балалары һәм әниләре бергәләп мостик ясау осталыгын, ә барысы да, хәтта әтиләре шпагатка утыруны күрсәтүләре барысында да соклану уятты.
Маһинур һәм Хәләф Хөббетдиновлар гаиләсендә милли традицияләр бик көчле. Хуҗабикә бик оста итеп бавырсак пешерә, шәлләр бәйли, шигырь һәм мөнәҗәтләр яза. Аларны ул үзе дә, шулай ук балалары, оныклары да моңлы һәм күңелләргә үтеп керерлек итеп башкара. Кичәдә дә оныклары картәниләре язган мөнәҗәтне башкарып, җыелучыларны дулкынланырга мәҗбүр итте. Хөббетдиновларның хуплау төркеме бик куәтле булды. Туганнарыннан матур котлау сүзләре, кызлары Фирүзә башкарган җыр гаилә һәм якыннарының үзара татулыгын тагын бер кат раслады.
Районда яхшы таныш Фәридә һәм Миһран Галиевлар 52 ел бергә. Элек машина йөртүче булган, бүгенге көндә Миһран ага Яңа Калкаш авылында староста. Тату гаиләдә дүрт бала туган. Кызганычка каршы, аларның икесе бу дөньяда юк инде. Миһран аганың бу турыда сөйләве беркемне дә битараф калдырмады. Ә ир белән хатын бергәләп “Ике аккош” җырын башкарулары тамашачыларны таң калдырды.
Рәзинә һәм Артем Сапожниковларның яшь гаиләсе чыгышлары белән бу яктан түгел. Әмма, Яңа Калкаш авылына күчеп, алар бар күңелләре белән шушы җирне һәм аның кешеләрен яраткан. Зур иркен өй төзеп чыккан. Аларның өч баласы урындагы балалар бакчасына йөри. Кызганычка каршы, чара вакытында гаилә башлыгы Төньякта эштә иде, гаиләсен хуплау өчен ул матур видеомөрәҗәгать җибәргән, ә әниләре балалары белән җыр башкарды.
“Биюче гаилә” – Светлана һәм Радмир Ишбердиннар гаиләсен кызлары Розалия, игез уллары Салават һәм Азамат белән шулай дип таныштырдылар. Вакытында мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган гаилә пары хәзер балалары белән бергә бии – сокланып туймаслык.
Гаилә парларының чыгышы концерт номерлары белән чиратлашып барды: “Стәрлекәй” бию ансамбле, курайчылар ансамбле, Даут Баязитов, Венера Аралбаева чарага тагы да ямь өстәде.
Иске Калкаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәүкать Котлушин үзенең шигырьләрен сөйләде, хөрмәтле гаиләләр турында бәян итте, катнашучыларны котлап, аларга бүләкләр тапшырды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рәйфә Галиева конкурста катнашучыларга мәдәният бүлегеннән Рәхмәт хатлары, “Акинәйләр” район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Минеханә Баһаветдинова авыл биләмәсенә юрматылылар турында китап бүләк итте. Кичәне сценарий авторы, авыл мәдәният йорты мөдире Рәзилә Котлушина оста алып барды.
Әлеге матур чара ахырында конкурс штандартын Хәлекәй авыл биләмәсе башлыгы Фәрит Баһаветдинов кабул итте, ә аның белән килгән үзешчән артистлар калкашлыларга матур концерт номерлары бүләк итте.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ. Фото район мәдәният бүлеге белгечләре тарафыннан бирелде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Стәрлебаш чишмәләре"
Газета зарегистрирована (ПИ №ТУ 02-01461 от 05.10.2015 г.) в Управлении Федеральной службы по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций по Республике Башкортостан.
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Благовещен районында мәгариф һәм сәнәгать учреждениеләрендә булды, ихаталарны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү барышын тикшерде.
Республика Башлыгы Благовещенда эш сәфәре белән булды
Благовещенда Радий Хәбиров «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән «Лукоморье» балалар бакчасында булды. Анда 12 төркем җыелачак, шуларның дүртесе – кече яшьтәге балалар өчен. Биредә 70 кеше эшли.
– Безнең балалар бакчасында беренче катта җылы идән эшләнгән, - дип сөйләде мәктәпкәчә учреждение мөдире Евгения Березина. - Төркем һәм йокы бүлмәләре иркен, заманча азык-төлек блогы, медпункт, музыка һәм спорт заллары бар.
Балалар бакчасы территориясендә саф һавада йөрүне оештыру өчен заманча уен һәм спорт җиһазлары булган мәйданчыклар төзекләндерелгән. Тәрбияләнүчеләрнең хәвефсезлегенә зур игътибар бирелә: бинада автоматик янгын сигнализациясе системасы урнаштырылган, бөтен территория буенча видеокүзәтү алып барыла, үткәрү режимы гамәлдә. Моннан тыш, биналар мөмкинлекләре чикле балалар өчен уңайлы мохит булдыруны исәпкә алып җиһазландырылган.
- Шәһәр өчен бу объект кирәк иде. Балалар бакчасы ачылу белән без мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсен хәл итәбез, - ди Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Головов.
– Без балалар бакчалары төзибез һәм аларны шунда ук кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәбез. Вакытлар узу белән проектларга бассейннарны да кертәчәкбез, – диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда 2018 елдан бирле барлыгы 47 балалар бакчасы төзелде. 2021 елда 500 урынга исәпләнгән тагын өч мәктәпкәчә учреждениене файдалануга тапшырырга планлаштыралар.
Благовещенда Башкортстан Башлыгы шулай ук «Башкортстан ихаталары» программасын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты. Төбәк җитәкчесе 2019 елда үзе булган Демьян Бедный урамындагы ишегалларының берсенә керде. Ул вакытта халык юлларны һәм тротуарларны ремонтлауның сыйфатына, яшелләндерүнең, парковканың һәм балалар өчен мәйданчыкларның булмавына зарланган иде.
Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча быел әлеге ишегалдын республика программасы кысаларында төзекләндергәннәр. Бу максатларга 5,8 миллион сум акча тотынылган. Биредә юллар һәм тротуарлар асфальтланган, бордюрларны алыштырганнар, парковка урыннары оештырганнар, агачлар һәм куаклар утыртканнар. Моннан тыш, ишегалдында хәвефсез резина өслекле спорт мәйданчыгы җиһазландырылган, кече архитектура формалары, яктырту һәм видеокүзәтү системасы урнаштырылган.
Демьян Бедный урамы, 95 йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта яшәүчеләр республика җитәкчесе белән аралашу вакытында бинаның түбәсенә ремонт кирәклеге турында сөйләде. Радий Хәбиров район хакимиятенә йортны 2022 елга капиталь ремонт планына кертү өчен документлар әзерләргә кушты.
Башкортстан Башлыгы шәһәрдә җылыту сезонын кайчан башларга планлаштырулары белән кызыксынды. Благовещен хакимияте башлыгы Сергей Завгородний сүзләренә караганда, социаль объектларга җылы бирәләр инде. Торак йортларга җылылык дүшәмбедән, 20 сентябрьдән, биш көн дәвамында уртача тәүлеклек температура 8 градустан түбәнрәк булган очракта биреләчәк.
Эш сәфәре ахырында Радий Хәбиров Благовещен халкын шәһәргә нигез салынуның 265 еллыгы белән котлады.
Фото: glavarb.ru
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в
Шулай ук укыгыз
Абзан шарлавыгы янында глэмпинг барлыкка килде
30 градуска кадәр суытачак диләр...
Томаудан ничек котылырга?
“KizilTan” электрон басмасы элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм киңкүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тарафыннан теркәлгән.
Теркәлү саны: 2019 елның 24 маендагы Эл сериясе № ФС 77-75682.
Басманың яшь категориясе 12+
___________________
Сетевое издание «KizilTan» зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (РОСКОМНАДЗОР)
Регистрационный номер: серия Эл № ФС 77-75682 от 24 мая 2019 г.
Возрастная категория издания 12+
Гамәлгә куючылары: Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, Башкортстан Республикасының “Республика Башкортостан” Нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе.
____________________
УЧРЕДИТЕЛИ: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан, Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем. Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер...
Авыр, әмма бик тә отышлы хезмәт икән ул үзе. Теләгән кеше дуңгыз үстереп тә әйбәт яши ала. Моны мин Яшел Үзән каласы янында урнашкан Гәр авылында гомер итүче Феоктистовларның фермасына баргач белдем.
Бу җөмләләрне күрүгә укучыбыз аптырап та калырга мөмкин. Шуңа күрә алдан кисәтәсем килә: керемле эшне сылтау итеп, хәзер менә шул терлекләрне карауга күчәргә өнди инде бу дип, берүк уйлый күрмәгез. Һәркемнең үз ихтыяры: күңеле ни тели, шул эшне оештыра ала. Безнең милләттә, мәсәлән, ат, сыер, сарык, куян кебек терлекләр яисә каз-үрдәк, тавык-күркә кебек кош-корт үрчетү гадәткә кергән.
Ул чагында нигә дуңгызчылык мәсьәләсен күтәрәмме? Безнең районда рус, чуаш, мари милләтләре вәкилләре һәм керәшен татарлары да яши бит әле. Аларның әлеге терлекләрне якын итүләрен беләбез инде. Әмма мин биредә Гәр авылы фермеры хезмәтенең гыйбрәт алырдай якларын күрсәтәсем килә.
Феоктистовларның фермасы ике зур гына итеп кирпечтән төзелгән биналардан тора. Берсендә - балалаган ана дуңгызлар, икенчесендә симертелә торганнары һәм ана дуңгызлар белән нәселле ата дуңгызлар тотыла. Күренеп тора: үзенә бер тәртип белән оешкан төпле хуҗалык бу.
Шунысы гаҗәп, хуҗалар үзләре моңа кадәр терлекче булмаганнар, гомумән, авыл хуҗалыгы һөнәр ияләре түгел икән алар. Виктор - төзүче, аның хатыны Галина исә, завод эшчесе... Әмма куркып тормаганнар - уйлаганнар һәм тәвәккәлләп тотынганнар ферма оештырырга. Яңа эш башлаганда, әлбәттә, кыюлык таләп ителә. Икенчесе итеп, кешедән тырышлык һәм үҗәт булу да сорала анда. Феоктистовлар әйтүенчә, хезмәттән курыкмаска кирәк. Югыйсә, болай аякка басканчы шактый гына көтелмәгән кыенлыклар очраган үзләренә.
- Беренче вакытта ана дуңгызлар сатып алганда берничә тапкыр алдандык. Очсызга сатуларын ишетәбез дә, аннан алабыз. Хуҗалыклар бетә, шуңа күрә юньгә җибәрә тегеләр. Ә без алабыз да тәрбиялибез, алабыз да тәрбиялибез - әмма отмыйбыз. Балалары да аз санлы була: булса дүрт-биш шунда, әле алары да үсмичә интектерәләр... Менә шулай очсыз мал - мал түгеллеген үзебезнең җилкәдә татыдык. Шулай да йөри торгач, таптык әйбәтләрен дә. Анадан бәйле бит үрчем: болары ун-уникене китерә менә һәм бик тиз тазара балалары... Әмма башта аларын да югалта язган идек әле! Берсендә ветврач килгәч, шаккатты: сез бит нәселле иң әйбәтләрен иткә сатып бетергәнсез, диде ул. Менә шулай да алданасың икән ул! Әле дуңгыз балаларының тешләрен кисәргә кирәклеген дә белми идек без. Алар, мөртәтләр, имә-имә дә, тешли икән, ана дуңгыз шулчак авыртудан сикереп тора, башка балаларының ашавы өзелә... Ата дуңгыз белән дә иза чиктек башта. Менә бусын район авыл хуҗалыгы идарәсе табышты һәм, ниһаять, аның белән уңдык! - дип сөйләде хуҗа кеше.
Менә шулай эшли-эшли чарлана ирле-хатынлы Феоктистовлар. Гаҗәп, авырлыклар да, алданулар да төшенкелеккә бирелдерми үзләрен. Сабак алдык, диләр алар.
Тора-бара сату итәргә дә өйрәнәләр. Баштарак, алырга килгән кешегә ни сораса, шуны сата торган булганнар. Зурысы кирәк булса - зурысын, кечесе кирәк булса кечесен дигәндәй. Ә хәзер җитәрлек дәрәҗәдә өлгергәнен чалып, ит итеп саталар - шулай файда күбрәк керә икән. Бер баштан 120-140 кило ит чыгарга тиеш ди алар.
Малны ашата белү дә бик мөһим. Моңа кадәр ашханәләрдән ташыган булганнар ризыкны, - дуңгыз, шуны ашап, ун-унике айда симереп җитлегә торган була. Ә хәзер махсус комбикорма кайтарта башлаганнар. Бусы күзгә күренеп симертә малларны: алты-җиде айда өлгерәләр, дип шатлыкларын уртаклашты хуҗалар. Шунысы да яңалык иде минем өчен: дуңгыз итенә сорау зур - базар бәясенә килеп алып китеп торалар икән. Узган ел ахырында гына ике тонна ит сатканнар алар. Кыскасы, әҗере мул бу эшнең!
Билгеле, мәшәкате дә күп ферманың. Ярдәм итүчеләрегез бармы соң, дигән сорауга хуҗабикә җавап бирде:
- Улларыбыз булыша. Шулар өчен тырышабыз бит инде. Башта олысын укыттык. Аллага шөкер, ул югары белем алып Казанда эшли, фатиры бар. Кечесе менә армиядән кайтты. Эшкә урнашты инде. Алай-болай ярдәм кирәк булса, хәзер кайтып җитәләр. Алар шушында эш күреп, эшкә өйрәнеп үстеләр. Мактана дип уйламагыз, җаныбыз тыныч алар өчен. Үзегез дә беләсез: яшьләр күп бозыла хәзер. Ә безнекеләр хезмәт белән йөрде, юк-барга вакытлары калмый иде...
Менә шулай, гаилә фермасы төрле яктан файда кертә. Яшь буынны юлдан яздырмас өчен дә үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора ул. |
Чемпионнарга теләктәшлек итәбез Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре...
❮
❯
Чемпионнарга теләктәшлек итәбез
Без гаять мөһим вакыйгалар камалышында: Сочида кышкы Уеннарда Россия командасының җиңү шатлыгы белән бу көннәрдә биредә узучы Паралимпия уеннары барышын күзәтәбез. Икесе дә россиялеләр өчен рекордлы уңыш китерде. Без - журналистлар җирле матбугатта дөньякүләм мөһим уеннар барышын яктыртып барырга тырышабыз. Паралимпия уеннары кыза барган көннәр. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар үз-үзләрен генә түгел, көндәшләрен җиңәргә сәләтлеләр, яшәүдән ваз кичеп, гомерләрен чикләргә теләүчеләр өчен - өлге, горурлык алар. Рушан Миннегуловның 20 чакрымга чаңгы узышында чемпион булуы кайсы татарстанлыны сокландырмады икән?! Марта Зәйнуллинабыз чыгышы да сокландыра. Россия командасы Паралимпия башыннан уңышлы чыгыш ясый: алар кулында 47 медаль, шуның 18е - алтын (72 комплект медаль уйнатылачак). Хоккейчылар финал ярышларында үзләрен сыный. Уен ахырына кадәр спортчыларыбызның тагын да зур җиңүләре белән шатлык китерүләренә шик юк. Паралимпияне карарга кунак итеп чакырылган инвалидлар җәмгыяте рәисе Илдус Талипов кәрәзле телефоннан ярышлар барышы, чемпионнарыбыз турында горурлану хисе белән хәбәр итеп тора. Олимпиада Уеннарының гына беренче яртысы шатлык китермәде. Германия, Норвегия, Голландия спортчылары ярыша-ярыша медаль чүпли барды. Спортчыларыбыз Ванкувердан да начар чыгыш ясарлар, хаталардан сабак алмадылар микәнни, дигән уй һәр россияле башыннан узгандыр. Күңелне төшермәдек, барысы да алда, яхшыга өметләник, дип газета укучыларны тынычландырып килдек. Зәйлеләр спортҗанлы, дөньякүләм мөһим уеннарга битараф түгел. Зәй - Олимпия чемпионнары - хоккей буенча Евгений Давыдов, чаңгычы Федор Симашевны биргән төбәк. Югары Баграж егете Федор Симашев - биш яшеннән әтисе ясап биргән имән чаңгыда чыныгып үсеп, дөньяның иң биек спорт үренә менгән спортчы. 1972 елда Саппарода 4х10 чакрым эстафетада - чемпион, биредә үк 15 километр арага узышта көмеш медальгә лаек булды. 70нче елларда кәрәзле телефон түгел, гади телефон, телевизор, радио да юк чак. (Федорның әтисе улының Олимпия чемпионы булуын батарея белән эшләүче радиодан ишетә, татарстанлылар, шул исәптән зәйлеләр олимпиячене уен беткәч "Комсомольская правда" газетасыннан укып беләләр). Ул еллар белән бүгенгене чагыштырырлык түгел: җиңүчеләрне шул мизгелдә секунды, секундның бер өлеше белән беләбез. Олимпия уеннарын карарга барган ТР чаңгы һәм биатлон Федерациясе вице-президенты Эдуард Галиев телефоннан россиялеләрнең уенда ныклы үз позицияләрен булдырачакларына ышандырып килде. Трасса әзерләү группасында эшләгән Зәйдән яшь чаңгычыларыбыз Петр Коронов белән Дмитрий Кочеванов та Эдуард Галиев сүзләрен тәкърарладылар. Бар эш нияттә. Уеннар ахырында спортчыларыбызның уңышлары зур каһарманлыкка тиң. Алар без - россиялеләргә шатлык китереп, 33 медаль яулады, шуның 13е - алтын. Олимпиячеләр СССР тарихындагы рекордларны да чыжлап узып китте. Иң мөһиме, көтелмәгән шорт-трек, сноуборд, бобслей кебек популяр булмаган спорт төрләреннән алтын медаль яуланды. Олимпия уеннарында беренче номерлы спорт төре буларак каралган хоккей россиялеләрнең ышанычын акламады. Чаңгычылар без көткәнгә ирешә алмады.
-Татарстанлы Анастасия Доценко белән Наталия Жукова күз алдында үскән, "Ялта-Зәй" чаңгы базасында берничә ел әзерлек узган чаңгычыларыбыз, -ди Эдуард Галиев.
Дебютант чаңгычы Наталия Жукова үсеше сокландыра. Олимпиадада эстафетада икенче күрсәткеч аныкы. Россия чаңгы Федерациясе президенты Елена Вяльбе эшлекле визит белән "Ялта-Зәй"гә соңгы килүендә Наталия Жуковага зур өметләр баглавын бәян иткән иде. Гомумән, Татарстан кызлары командада иң яхшылар булды.
Эдуард Галиев Олимпиададан зур тәэсирләр белән, эш өчен күп нәрсәгә өйрәнеп кайтуын әйтә.
-Олимпиадада бөтен нәрсә, гомумән, вак кына нәрсәләр дә уйланылган. Президент Владимир Путинның Уеннар барышын күзәтүе, халык арасында булуы, шул яссылыкка төшеп, һәр ил делегациясе белән очрашуы сокландырды. Иң мөһиме, Олимпиада барганда бөтен милләт, аеруча россиялеләр берләште. Россия-дән булу һәркемдә горурлык хисе уятты. Гомумән, планетар чара Россиянең абруен күтәрде, - ди чаңгы федерациясе вице-президенты.
Олимпиада барган көннәрдә "Ялта-Зәй"дә яшүсмерләр, яшьләр арасында күпсанлы Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды. Олимпиададан алган тәэсирләр, "Ялта-Зәй" чаңгы базасындагы үзгәрешләр, федерация алдында торган мөһим эшләр турында ялкынланып сөйли вице-президент.
Олимпиячеләр үстерәбез
Татарстан чаңгы базасы - "Ялта-Зәй"дә зур күләмле үзгәртеп кору эшләре төгәлләнүгә бара. Проект республика бюджеты хисабына һәм "Челтәр компаниясе" АҖ булышлыгы белән финаслана. Биредә ашханә үзгәртеп корылып, ике мунча, сауна булдырылды. Дүрт катлы итеп үзгәртелгән кунакханә барлык уңайлыклары булган бер һәм ике кешелек бүлмәләрдән тора, ул берьюлы 250 кешене кабул итә алачак. Аның бер корпусы әзер, икенчесе март ахырында әзер булачак. Элекке федерация офисы көтү залы итеп үзгәртелеп, анда кафе-бар, радиоузел, медицина бүлмәләре урын алды. Әлеге залда инвалидлар өчен махсус бәдрәфләр булдырылды. Көтү залы белән кунакханә җир асты юлы аша тоташтырыла: биредә әлеге аралыкны көйләү, сылау-буяу эшләренә әзерлек бара.
- Стадионга килгәндә, ул Сочидагы стадионнан күләме, уңайлылыгы белән калышмый. Анда урнаштырылган экран да нәкъ Сочидагы кебек. Трассаның алты ноктасында видеокамералар урнаштырылды. Стадионда басып торучылар ярыш барган һәр мизгелне күзәтеп тора алачак. Биредә ярышларда хөкемдарлык итү өчен яңа аппаратура, таблолар бар, халыкара таләпләр буенча ратификация эшләячәк, без дөрес юлда, халыкара таләпләр дәрәҗәсендә,- ди ТР биатлон һәм чаңгы Федерациясе президенты Илшат Фәрдиев.
Май ахырында Россия чаңгы Федерациясе ХVII хисап-сайлау жыелышының «Ялта-Зәй»дә узуы очраклы түгел. Әлеге чарага Олимпия чемпионнары килү дә көтелә. Иң мөһиме, чаңгы базасында яшь, өметле чаңгычылар өчен үсәргә барлык мөмкинлекләр бар, алар ел әйләнә биредә шөгыльләнә, чыныгу ала. Илшат Фәрдиев биредәге шөгыльләрне күзәтергә, чаңгы ярышларында катнашырга, спортчылар белән аралашырга, җиңүчеләрне үзе котлап, аларга киңәшләр бирергә тырыша. Федерация президенты бу көннәрдә яшүсмерләр арасында узган Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты, Татарстан командасын Россия ярышларына озату шаһиты булды. Булачак чемпионнар Зәйдә әнә шулай тәрбияләнә, үсеш ала. Бүгенге Татарстан, Россия чемпионнары Олимпиада чемпионнары, призерлары булып, пьедесталга басып, Россия гимнын яңгыратачагына өметләник. |
Заман техникасы ярдәмендә кичке аш әзерләү Уфада яшәүче бер ханымга көтелмәгән бәхетсезлек китерәгән.
Заман техникасы ярдәмендә кичке аш әзерләү Уфада яшәүче бер ханымга көтелмәгән бәхетсезлек китергән.
Кичә 21:00 сәгатьләр тирәсендә “112 Коткару хезмәте”нә бер кыз, әнисенең бармагы блендерга кысылуы турында хәбәр итә.
Ачыклануынча, ханым блендерны юарга тоттыныр алдыннан сүндерергә оныткан. Юу процессында ялгыш кнопкага баскан һәм “ротор” бармакны эләктереп алган.
Кысылган бармакны ычкындыру өчен коткаручыларга махсус инструмент кулланырга туры килгән. Зыян күрүчене, арытабан тикшерүләр үткәрү өчен, хатаханәгә салганнар.
Чыганак: БСТ.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
"Ел укытучысы" республика конкурсының йомгаклау этабында кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ибраһимова уңышлы чыгыш ясады. Ул "Педагогикада дебют" номинациясендә җиңүче булып, гомуми зачётта илле катнашучы арасында ундүртенче урынны алды. Казан мәктәбе укучылары белән үткәргән география дәресе дә уңай бәя алган. Ә 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова "Кеше тәрбияләү" дигән класс...
"Ел укытучысы" республика конкурсының йомгаклау этабында кадет мәктәп-интернаты укытучысы Татьяна Ибраһимова уңышлы чыгыш ясады.
Ул "Педагогикада дебют" номинациясендә җиңүче булып, гомуми зачётта илле катнашучы арасында ундүртенче урынны алды. Казан мәктәбе укучылары белән үткәргән география дәресе дә уңай бәя алган.
Ә 2нче мәктәпнең технология укытучысы Ольга Выжленкова "Кеше тәрбияләү" дигән класс җитәкчеләре конкурсының республика этабында район данын яклап, өченче урынга чыккан. Күп биремнәр импровизация рәвешендә үтте, шуңа күрә укытучы өчен бу зур уңыш.
Укытучыларга бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.
1нче мәктәпнең ОБЖ фәне укытучысы Евгений Марянин "ОБЖ курсы буенча ел укытучысы" республика конкурсы лауреаты исемен алды. |
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 2-7 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы....
❮
❯
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 октябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Республиканың күпчелек районнарында, шул исәптән Казанда да яңгыр һәм пыскак яэгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә.
Бүген көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача 2-7 градус җылы булачак. Казандагы һава температурасы 3-6 градус җылы. |
Республикада үзләрен социаль яисә полиция хезмәткәрләре, медицина персоналлары итеп күрсәтүче социаль алдакчылар саны артты.
❮
❯
Алар шушы исемнәр белән йортларга һәм фатирларга килеп керәләр һәм уяулыгын югалткан кешеләрнең, бигрәк тә өлкәннәрнең акчаларын урлап чыгалар. Телефон ярдәмендә кешеләрне төп башына утыртучылар да күбәйде. Алдакчылар беркатлыларны урамда туктатып бозым чыгарырга, каргышны алып ташларга тәкъдим итәләр. Бушка түгел, билгеле, акчага.
Психологик басым ясау алымы да шактый таралган. Мисал өчен, кесә телефоннары аша смс-хәбәрләр җибәрү. Ул көтмәгәндә килеп төшә. Тексты мондый эчтәлектә: "Әни, менә шушы номерга 500 сум акча сал әле. Үзем сиңа шалтырата алмыйм, недоступен, кайткач барысын да аңлатырмын". Билгеле, уйламаганда мондый хат алган кеше югалып кала. Кайберәүләр шунда ук терминалга йөгерә, кызына ярдәмгә ашыга. Ә соңыннан кызның әлеге смс-хатка бөтенләй катнашы булмаганлыгы ачыклана. Кагыйдә буларак, телефоннан шалтыратучы ялган туганнарның хокук саклау органнары белән проблемалары килеп чыккан була.
Алдакчылар кармагына эләкмәсеннәр өчен район халкын бик сак һәм уяу булырга: таныш түгел кешеләрне өйгә кертмәскә, аларга беркайчан да акча бирмәскә, шәхси тормышыгыз турында ачылып китеп сөйләшмәскә, чит телефоннарга акча салмаска, лотереяда отыш турындагы хәбәрләргә, багучыларга ышанмаска, үзләрен социаль хезмәткәрләр итеп күрсәтүчеләрнең документларын сорарга, юлда әйберләрегезне күзәтүчесез калдырмаска чакырабыз.
Алдау, мошенниклык итү очраклары турында ашыгыч рәвештә полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Руслан Закиров,
Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору юнәлешендә эшләүче өлкән оператив уполномоченный. |
Хөрмәтле райондашлар! Балтач муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары тарафыннан үзара салым кертү һәм җыелган акчаны куллану буенча референдум үткәрү:
❮
❯
Балтач шәһәр җирлеге - 37 (9 февральдә), Бөрбаш авыл җирлеге - 127, Борнак - 126, Югары Субаш - 139, Карадуган - 124, Куныр - 133, Кече Лызи - 153, Норма - 140, Нөнәгәр - 136, Пыжмара - 128, Салавыч - 128, Смәел - 141, Саена - 115, Урта Көшкәт - 135, Шеңшеңәр - 126, Шубан - 124, Чепья - 139, Яңгул авыл җирлеге 117нче номерлы 2015 елның 6 февралендә кабул ителгән карарлары нигезендә, 2015нче елның 29нчы мартына билгеләнде.
Референдумга кертелгән сораулар җирлекләрдә бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрне чишүгә юнәлдерелгән. Анда җирлектә яшәүче 18 яше тулып, сайлау хокукына ия булган һәр гражданнан 200 сум (Карадуган һәм Смәел авыл җирлекләрендә 300 сум, Пыжмара авыл җирлегендә 500 сум) күләмендә үзара салым җыю соравы куелды.
«Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларына һәм референдумда катнашу хокукына төп гарантияләр турында»гы Федераль законы буенча референдум Балтач районы башкарма комитетының 2013нче елның 19 гыйнварында кабул ителгән 6 нчы номерлы карары нигезендә төзелгән 33 сайлау участокларында узачак (алар турында мәгълүмат район «Хезмәт» газетасының 2013 ел 23 гыйнвар санында бар).
Җирлекләрнең кабул ителгән карарлары һәм референдум участокларының исемлекләре, чикләре турындагы тулырак мәгълүмат белән Балтач муниципаль районының baltasi.tatarstan.ru адресы буенча рәсми сайтында таныша аласыз.
Фото: http://www.pravda-tv.ru/2014/03/16/42421
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен |
Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә. Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды. Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык. Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге...
Укырга беркайчан да соң түгел. «Кыйтайга барып булса да белем алыгыз» дигән пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә.
Республикабызда бара торган «компьютер грамоталылыгы» акциясе буенча Яңа Ибрай авыл мәктәбендә узган курслар тәмамланды.
Унбиш пенсионердан торган группабызда барыбыз да уку программасын уңышлы төгәлләп, кулларыбызга «Сертификат» лар алдык.
Компьютер белән эшләргә өйрәнүче олы яшьтәге пенсионерларга ике ай буена уңайлыклар тудырганнары өчен зур оештыру сәләтенә ия булган җирле үзидарә башлыгы Фәһим Кәбиров, тынгысыз җан Шәүкәт Кәбиров, мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин һәм сабыр холыклы, тәҗрибәле информатика укытучысы Ришат Гомәр улы Мотыйгуллинга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Укулар тәмамланганнан соң безнең өчен оештырылган чыгарылыш кичәсе дә зур чарага әйләнде. Курсташыбыз Рәйханә Кәбирова пешереп алып килгән бәлеш бигрәк тә тәмле булды. Мәхәллә мәчете имамы Галимҗан хаҗи Адиев, мәдрәсә директоры Фәрхәт хәзрәт Батыршин укыган Коръән сүрәләре ямь өстенә ямь булды. Без өлкәннәрне һәрдаим кайгыртып, заман белән бергә атларга ярдәм иткәннәре өчен президентыбызга, район башлыгына, җирле үзидарә җитәкчесенә мең рәхмәт. |
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды. Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты. Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу...
❮
❯
14 ноябрь көнне Байлар Сабасында Төнге Хоккей Лигасының 5-нче, юбилей сезонының ачылышы булды.
Шунсы игътибарга лаек, ачылыш уенында "Любитель" 18+" дивизионыннан бары ике команда - безнең "Теләче" һәм Сабаның "Тимерхан" командалары катнашты.
Ачылыш тантанасы бик яхшы, күңелле үтте. Матч башланганчы "Нарат" спорт комплексында искиткеч шоу булды, тәнәфесләр вакытында күңел ачу программалары эшләп торды. |
Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике...
Бөтен классташ кызлары белән бергә Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыенып йөргән Зөлфияне әнисе көчкә дусларыннан аерып калды. Аргументы бер иде: «Сугыш чыга-нитә калса, ач булмассың, кызым! Медицина хезмәткәрләре хәрбиләр белән бертигез дәрәҗәдәге, иң кирәкле һөнәр ияләре!» Әни сүзеннән чыгуны Зөлфия, гомумән, хәтерләми. Бу юлы да, мәктәпне тәмамлагач, ике апасы укып чыккан Яшел Үзән медицина училищесына юл тотты.
Бүген инде ул заманнардагы сөйләшүне көлемсерәп кенә искә төшерә Зөлфия ханым. Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, ачлык, юклык заманнарын яхшы хәтерләгән әнисенә үпкәләп буламы?! Медицина юлыннан китүенә бер дә үкенми. Шулай булмаса, хезмәтен яратып башкармаса, бер урында 30 ел эшләп тә булмый торгандыр ул, минемчә.
Медик һөнәре ят түгел иде аңа. Күрше йортта гына Яшел Үзән медицина училищесын тәмамлап кайткан туганы эшләде. Аның янында - туган авылы Шушмабаштагы (Арча районы) фельдшер-акушерлык пунктында бик күп тапкырлар булды - күз күрмәгән эш түгел. Авыл кызларына медицина училищесында беренче елын гына кыен була: тел белмәү үзен сиздерә. Алга таба аларның тырышлыгы, үҗәтлеге, булдырам дип укуы аркасында башкалар белән бик тиз тигезләшә һәм алдырып укый, практикаларда актив катнаша башлый.
Зөлфия дә укытучысы Ольга Николаевна Бурдиловага бик рәхмәтле. Кыздан һөнәренә гомере буе тугры калырлык тырыш шәфкать туташы чыгарына ышана ул һәм Зөлфияне дә эш агачының һәрвакыт җимешне юмарт китеренә ышандыра.
Әле дә хәтерли Зөлфия: үзәк район дәваханәсе кардиология бүлегендә иң беренче эш көнендә үк аны процедуралар кабинетында авырулардан кан тамырыннан кан алырга билгеләделәр. Яшьлеге белән батыраеп, ике дә уйламый «ябышты» ул бу эшкә. Югыйсә, зур игътибар сорый торган процедураларның берсе бит инде. Шул көннән бирле, җәйге ялларда өлкән шәфкать туташы эшен алып барыр өчен аерылып торуны санамаганда, ул процедуралар кабинеты королевасы!
Авырулар ярата Зөлфия Абдулхаковнаны. Үзе хезмәт күрсәтергә тиешле булмаган палаталардан да «Системаны син куй әле!» дип сорап керә авырулар. Үзем моның шаһиты булмасам, язмас та идем. Кардиология бүлегендә дәваланучы Рәис Хәялиев: «Зөлфия ханымның кулы йомшак та, шифалы да. Кан тамырына, күзен бер сирпеп алуга, шунда ук эләгә!» - ди. Ә Зөлфия ялындырмый. Менә утыз ел инде хезмәттәше Нина Миронова белән, эшне «синеке-минеке»нә аермый, уртаклашып эшли.
Бер эш урынында 30 ел хезмәт итсә дә, һөнәр үренә мендем, барысын да беләм, дип түгел, тагын нәрсәне белергә тиешмен дип уйлый. Шуңа күрә һөнәренә кагылышлы яңалыкларны үзләштереп, белемен күтәреп тора. Зөлфия Абдулхаковна йөрәк-кан тамыры авыруларының күбәюен һәм тамырларны гел-гел «борчып» торганда, гади генә әйткәндә, аларның «качуын» билгели. Соңгы укуларда лектор авыр хезмәт башкаручыларның да кан тамырлары «эчкә китүе» турында сөйләгән иде. Димәк, авыр күтәрү кан тамырларына тискәре йогынты ясый.
Үз эшенең остасына әйләнгән шәфкать туташын башка хезмәткә дә чакырып карыйлар. Ләкин мондый дус, тату коллективтан китәсе юк аның. Кардиология - медицинаның йөрәге. Людмила Борисовна Васяева җитәкләгән кардиология бүлегендә иң грамоталы табиблар, шәфкать туташлары, иң мәрхәмәтле санитаркалар хезмәт итә, дип саный ул.
Гаиләсендә исә ике кызының сөекле әнисе, оныгының яраткан дәү әнисе. Пар канаты сынып, йөрәген яраласа да, тормышында булган авырлыкларга бирешмичә, хезмәтеннән тәм һәм ямь табып яши. Ханым-солтаным дип, нәкъ менә шундый хатын-кызга әйтәләрдер ул. |
Шушы көннәрдә матбугат чараларында ике улы белән югалган Артем Мазовның хатынына шалтыратуы турында хәбәр таралды. Ирнең хатыны белдерүенчә, бернинди шалтырату да булмаган һәм аның газизләре турында бүгенгә кадәр хәбәр юк.
“Балаларымны һәм иремне тапмадылар әле, яңа бернинди мәгълүмат та юк. Без эзлибез, өметләнәбез һәм көтәбез. Матбугат чаралары язганча, ирем миңа шалтыратмады! Балаларымның югалуы турындагы ориентирны таратуыгызны сорыйм. Әгәр дә сез аларның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, полициягә мөрәҗәгать итегез, әгәр дә күрсәгез, аларны фотога төшерегез. Барлык битараф булмаган һәм эзләнүдә ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт”, — дип язган хатын-кыз социаль челтәрдәге битендә.
37 яшьлек Артем Мазов, аның 8 һәм 5 яшьлек улларын эзләүдә Идел буе төбәк эзләү-коткару отрядыннан тугыз водолаз-коткаручы катнаша. Караидел елгасыннан эзләү эшләре дәвам итә.
Фото: социаль челтәрләрдән.
Читайте нас в
Журнал зарегистрирован 2 мая 2017 года в Федеральной службе по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций. Свидетельство о регистрации ПИ № ФС 77-69583 |
Бүген районда республика агрономнарның зона конференциясе уза. Аның гамәли өлешен «Победа» ширкәтенең Шүдик бүлекчәсендә үткәрү планлаштырылган. Бу хуҗалык очраклы сайланмаган – ул производствоның төп күрсәткечләренең байтагы буенча район АПКсының алдынгысы булып тора.
«Победа» ширкәтенең колхоз булган чагында ук әйдәүче хуҗалыклар исәбенә керүен әйтергә кирәк, ләкин ун ел элек ул бирешә башлаган иде. Авыл хуҗалыгы предприятиесенең «Кристалл» агрохолдингына кушылуы белән анда икенче тормыш башланды, соңрак ул «Победа» ширкәтенә үзгәртелде.
Бу 2010 елның сентябрендә булды. Инвестор тарафыннан беренче чиратта кредитлар каплатылды һәм залогка куелган хайваннар сатып алынды. 2011 ел ахырына предприятиедә инде 229 сыер исәпләнә иде. Тоташ ел буе алардан ул вакытта 807 центнер сөт алынган, ә хәзер агымдагы ел башыннан 600 тонна продукция җитештерелгән. Ә малларның продуктлылыгы буенча хуҗалык үткән елда район алдынгысы булды – һәр сыердан савым 6,5 тонна тәшкил итте. Бу ашатуның биредә фәнни озатылуы, барлык хайваннарның ясалма орлыкландырылуы, малларның «500 ферма» республика программасы буенча сыйфатлы яңартылуы ярдәмендә мөмкингә әверелде. Соңгы вакытта, тоташ алганда, сыер һәм бозау фермалары, ике сенаж чокыры төзелгән, фермаларга илтүче юлларга асфальт түшәлгән, 12 берәмлек төрле техника һәм җиһаз сатып алынган. Моннан тыш, 2016 елда 15 миллион сумлык ашлык киптергеч эшкә җибәрелгән, 2017 елда печән саклау өчен склад төзелгән. Игенчелектә дә җитештерү күләме югары. Шул ук вакытта мәйданнар күпкә арттырылмый – ашлама, заманча эш алымнары һәм технологияләр куллану ярдәмендә үсешкә ирешелә.
Чәчүгә орлык агуландыру өчен машина, тырмату агрегаты, «Омичка» чәчү комплексы алганнар.
Хуҗалыкның Йөгәмәш бүлекчәсендә дә байтак үзгәреш бар, бирегә холдинг 2014 елда «Маяк» АХПКсы урынына килде. Менә берничә сан: 2013 елда тоташ елга һәр сыердан савым 1705 тонна тәшкил иткән, быел исә елның беренче айларында гына 1600 тонна савып алынган. Һәм холдингның чимал гына түгел, ә куллануга инде әзер азык-төлек җитештерүен әйтергә кирәк – 2011 елдан Яңавылда «Победа» ширкәтенең сөт заводы ачылды. Сменага 30 тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирүче проект куәте буенча биредә 5-10 тоннадан башлаганнар, хәзер тулы куәткә эшлиләр. Үткән елда 3,5 тонна диярлек пастеризацияләнгән сөт, 126 тонна атланмай, 500 тоннадан артык эремчек, 240 т куе сөт, 10 т сыр җитештерелгән. Бүген «Яңавыл сөте» бренды район чикләреннән еракта билгеле.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
19 майда, Татарстан Республикасы Матбугат көнендә, Алабугада журналистика ветераннарын хөрмәтләү башланды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең редакция ветераннары да бар. 21 майда “ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе Галина Кузнецова һәм Зирәк Садыйковага тапшырылды.
Зирәк Садыйкова район газетасы редакциясендә 45 ел хезмәт куйган кеше, ул “Алабуга нуры”нда башта корректор вазифасында эшли, аннары мөхәррир итеп билгеләнә. Коллектив аны бик хөрмәт иткән, хезмәттәшләре арасында абруе зур булган. Һөнәри осталыгы ярдәмендә Зирәк Хәсән кызы үз янында эшләренең чын осталары булган кешеләрне җыя алган. Ул вакытта газета атнага дүрт тапкыр чыга һәм һәр сан кызыклы һәм актуаль мәгълүмат белән тулы була. Зирәк Садыйкованың хезмәте республика дәрәҗәсендә дә бәяләнгән – ул Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә ия.
– Зирәк Хәсәновна коллектив белән оста җитәкчелек итте, безне берләштерде, еш кына бергә җыя иде. Зирәк Хәсән кызы һәрчак тыныч, сабыр булды, аның кемгә дә булса тавыш күтәреп шелтәләгәнен ишеткәнем булмады. Мин һәрвакыт әйтеп килә идем: ул партиянең үзе кебек – коллективыбызның акылы һәм намусы булды, ди хезмәттәше Галина Кузнецова.
Сүз уңаеннан, Зирәк Садыйкова инде лаеклы ялда булса, Галина Вадим кызы Кузнецованы редакциябездә еш күрәбез, чөнки ул әле дә күп кенә мәкаләләр яза. Галина Кузнецова журналистикада инде 40 ел эшли, күп еллар дәвамында авыл хуҗалыгы темасын яктырту белән шөгыльләнә. Ул “Авыл хуҗалыгы” һәм “Кырлардан хәбәрләр” рубрикаларын алып бара, чәчү барышын, терлекчелек һәм үсемлекчелек үсешен оператив яктырта. Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәткәрләре аны профессиональлеге һәм эшенә җаваплы каравы өчен хөрмәт итә. Һәрвакыт актив тормыш позициясенә ия булган Галина Вадимовнаның редакция хезмәткәрләре арасында да абруе зур.
“ТАССРның 100 еллыгы” истәлек билгесе озак еллар “Алабуга нуры” район газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән, мөхәррир вазифаларын башкарган Шәмсия Лотфулла кызы Дадинага да тапшырылачак. Лаеклы ялга китәр алдыннан ул берничә ел газетаны үзе җитәкли. Үзенә һәм башкаларга карата да таләпчән Шәмсия Лотфулла кызы районда булган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булды. Ул һөнәри осталыгы, җаваплылык хисе, аралашучанлыгы, максатчанлыгы белән аерылып торды.
Бүләкләнүчеләр арасында Антонина Михайловна Банцарева да бар. Антонина Михайловна озак еллар “Новая Кама” газетасы редакциясендә, аннары “Хорошая елабужская газета” редакциясендә эшли. Журналистикага очраклы рәвештә генә килеп эләгә: ире белән бергә Алабугага күчеп килгәч, үз белгечлеге буенча – укытучы булып эшкә урнаша алмый, соңрак “Новая Кама” район газетасында корреспондент вакансиясе булуы турында белә.
Мөхәррир кушуы буенча яхшы мәгълүмати статья язып, бу урынны алуга ирешә. Инде 60 елга якын вакыт узган, әмма Антонина Михайловна, элеккегечә үк, шәһәр һәм район вакыйгалары үзәгендә. Лаеклы ялга чыккач, Антонина Банцарева үз гаиләсенең тормыш вакыйгалары белән уртаклашып биографик китаплар яза һәм бастырып чыгара. Мәсәлән, “Үлемсез полк”– бу аның өлкән абыйсы, якташыбыз, хәрби разведчик Павел Никоновның фронт көндәлеге. Китап Бөек Ватан сугышы фронтларында көрәшкән Татарстан халкына багышлана. |
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге тарафыннан менә инде тугызынчы тапкыр "Полиция Кыш бабае" акциясе уздырыла.
❮
❯
Яңа ел бүләкләрен барлык балалар да көтә, төрле-төрле тәм-томнар салынган матур пакетларны күргәндә күзләре яна. Ә менә ышанычсыз гаиләләрдә, социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча исәптә торучы яшүсмерләр өчен бу зур шатлык та әле. Алар аерым игътибар да, бүләкләр дә күрмиләр, ата-ана мәхәббәте дә җитми. Чистай полицейскийлары шәхси акчаларына балалар өчен яңа ел күчтәнәчләре сатып алдылар, социаль яклау идарәсе дә бүләкләр бирде. Кыш бабай кулыннан бүләк алу икеләтә күңелле булды, ә Кыш бабай ролен рөхсәт итү-лицензия системасы хезмәткәре Александр Мельников, ә Кар кызы ролен балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәнең өлкән инспекторы Марина Евтеева башкарды. Алар Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өч яшьлек сөйкемле малай янында да булдылар, соңгысының көтелмәгән кунакларны күргәч ничек шатланганын күрсәгез икән! Ул алар белән рәхәтләнеп сөйләште, хәтта шигырь дә сөйләде, теләгән бүләген дә алды. Саубуллашканда исә Кыш бабай белән Кар кызына киләсе елга заказ биреп, артларыннан кул болгап калды.
Әкияти компания килгәнгә өч бертуган кыз да бик шат булдылар. Балалар исәнләшү сүзләрен ишетеп залдан килеп чыктылар. Алар ишек төбендәге гадәти булмаган кунакларны ныклап карадылар, соңрак кызларның берсе Кыш бабайның итәгенә менеп утырды, ә икенчесе сакалын тарткалап аның чынмы икәнен тикшерде. Алар икесе дә бик теләп Яңа ел турында шигырьләр сөйләделәр, ә апалары барысын да Яңа ел белән котлады.
Акция кысаларында барлыгы 150 бала бүләк алдылар. Болар балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм кисәтү субъектлары контролендә торучы гаиләдәге балалар. Аларның кайберләре белән кечкенә генә кисәтү әңгәмәсе дә уздырылды, чөнки Кыш бабай белән Кар кызы полицейскийлар бит. Әлеге балаларның әти-әниләре балаларының мәнфәгате белән кызыксынмыйлар, үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү белән мәшгульләр. Кайбер балаларны социаль приютларга урнаштырып шундый ата-аналардан аералар. Моның белән өлкәннәрнең балаларын югалту мөмкинлеге булуын аңласыннар өчен төзәлүгә вакыт бирәләр.
Акциянең төп бурычы - әлеге кызларга һәм малайларга шатлык бүләк итү, хокук саклау органнарына ышаныч дәрәҗәсен ныгыту. Балалар каршына полицейскийлар күңелле, ягымлы, сизгер күңелле кешеләр булып басалар.
Гомумән, әгәр сезгә погонлы Кыш бабай шакыса, бу бик яхшы билге. Бүләкләр дә, котлаулар да, күтәренке кәеф тә булыр. |
Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.
Финат Гыйльфанов (рәсемдә) үзәк район дәваханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәте водителе. Тутагач авылында туып-үскән Финат Фатих улы, армия хезмәтеннән кайткан мәленнән, 1972 елның августыннан шушы тынгысыз хезмәттә тырышлык сала.
Башлап „Волга-21” автомобилен хезмәтләндерә ул.
—Элек районда юллар күпкә начар иде. Батып җәфаланган чаклар еш булды. Шулай булуга карамастан, чакыруларга соңламый барып җитәргә, авыруларга беренче ярдәмне күрсәтергә тырыша идек. Баткан очракта һәр авылда күмәк хуҗалык техникасы ярдәмгә килә. Хәтта аерым очракларда теләсә нинди юллардан үтә ала торган куәтле техника озатып куйган чаклар бар иде, — дип искә ала артта калган хезмәт елларын.
1974нче ел. Районга ике берәмлек „УАЗ -462” автомобиле кайтарыла. Халык телендә аны „бобик” дип атыйлар. Шуның берсе үзәк район дәваханәсенең „ашыгыч ярдәм” хезмәтенә бирелә. Аны Финат Гыйльфанов хезмәтләндерә. Зур чакрымнар үтә, күп гомерләрне саклап калуга булышлык итә махсус техника. Юлга чыгарга техниканы хәрби әзерлектә тоткан, аның белән сакчыл эш иткән водитель „УАЗ-452” базасындагы санитар машинаны да яхшы хәтерли. Озак хезмәт итә әлеге „УАЗ” балтачлыларга.
—Әле ай ярым элек „Соболь” базасындагы махсус техника руле артына утырдым. Монысы инде ерак юлга чыгар өчен билгеләнгән техника. Салоны җылы, уңайлыклары күп. Теләсә нинди юлдан үтә алуы безнең шартларга яраклаштырып эшләнгән. Зарланырга урын юк, — ди тәҗрибәле водитель.
Район халкының саулыгын саклау кебек җаваплы хезмәттә көч салган уңганнар эше турында өлкән фельдшер Светлана Имаева да җылы сүзләр генә әйтә:
—„Ашыгыч ярдәм” хезмәте водительләре — фельдшерларның беренче ярдәмчеләре. Авылларга чыкканда йөри алмаган, хәлсез, авыр хәлдәге авыруларны күтәреп салырга, дәваханәгә китергәч, күтәреп кертергә кирәк булганда хәлгә керәләр, ярдәмләшәләр. Алар тик мактау сүзләренә лаек.
Озак еллар дәвамында салган тырыш хезмәте өчен Финат Гыйльфановка „Башкортстан Республикасының атказанган автотранспорт хезмәткәре” дигән Мактаулы исем бирелгән.
Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергән, бүген үсеп килгән ике оныгын сөйгән Финат Гыйльфанов тормышта бик бәхетле кеше.
Читайте нас в
© 2020 Сайт газеты «Балтач таннары» . Учредители: Агентство по печати и средствам массовой информации Республики Башкортостан; Государственное унитарное предприятие Республики Башкортостан Издательский дом «Республика Башкортостан». |
Матур табигать күренешләре фонында фотога төшкән яшь, сылу хатынны берничек тә үзебез яраткан чибәр Алсуга охшата алмыйлар икән.
Хәзер инде аны пластик хирургларга мөрәҗәгать иттеме, әллә уколлар белән артык мавыгып киткәнме икән?- дип фараз кылалар. Кемдер беренче карашка Алсуны Ольга Бузова дип кабул иткән.
«Бөтенләй үзенә охшамаган. Пластика?», «Бузова, яки Оксана Самойлова дип уйладым», «Үзенә охшамаган. Бар да бер кыяфәтле. Нинди чибәр иде, нигә инде шулай яшьли уколлар кирәк булган», «Ой, Бузова дип уйладым», «Бузова дип уйладым, бигрәк охшашлар» , «Бөтенләй үзенә охшамаган. Җилбәзәк Бузова кебек», — диләр фанатлар.
Читайте нас в
©1991-2021 "Өмет" гәзите Барлык хокуклар да якланган. Материалларны күчереп бастырганда, я аларны өлешләтә кулланганда "Өмет" гәзитенә сылтанма ясау мәҗбүри |
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) 1921 елның 13 июнендә Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа. 1940 елда Яңа бистәдәге 13 нче номерлы татар урта мәктәбен тәмамлагач, Татарстанның Октябрь районы Бикүле авылы мәктәбендә берникадәр вакыт балалар укыта, аннары, Казанга кире кайтып, 1942 елның ахырларына кадәр производствода станоклар көйләүче булып эшли. 1943–1956 елларда Татарстаннан читтә . Себер якларында яши һәм эшли: Красноярск краеның Зур Улуй районы Симоново авылындагы балалар йортында һәм интернат-мәктәптә эшче, тәрбияче хезмәтендә була. 1965 елда гаиләсе белән Казанга күчеп кайта һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 1981 елда лаеклы ялга чыгып, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Г.Хәсәнов – әдәбиятка бик яшьли килгән авторларның берсе. 1932 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында «Әй күңелле лагерьда» исемле беренче очерк-хикәясен бастыра. Унөч яшендә чакта, өметле яшь язучы буларак, ул Татарстан язучыларының I съездында (1934) катнаша, трибунага менеп, балалар әдәбияты хакында сөйли. Соңыннан аның бу чыгышын М.Горький «Известия» газетасында чыккан бер мәкаләсендә уңай яктан телгә алып китә. 1938–1941 еллар арасында бик актив эшли, күмәк җыентыкларда һәм журналларда берничә хикәясен бастыра. Аның хәзерге көндә басма китапларында урын алган «Яр башында болан», «Чуар таракан фаҗигасе», «Печән өсте, яки Зәңгәр чыпчык», «Куркак куян һәм усал селәүсен», «Тәүфикъле яшь бүреләр» исемле хикәяләре дә (беренче вариантлары) шул чорда иҗат ителә.
Язучы 1952 елда репрессияләнә.
Узган гасырның илленче-алтмышынчы елларыннан башлап Г.Хәсәнов яңадан иҗат эшен активлаштырып җибәрә. 1968 елда әдипнең табигатькә багышланган беренче мөстәкыйль китабы – «Унике матур» исемле хикәяләр җыентыгы басылып чыга. Туган як табигатенең ел тәүлегендәге һәр фасылына хас үзенчәлекләрен, анда яшәүче тереклек ияләренең – кош-корт, җанвар-җәнлекләрнең табигать үзгәрешләренә җайлаша-җайлаша ничек гомер кичерүләрен укучы күңеленә тәэсир итәрлек җиңел һәм образлы тел белән сөйләгән бу китап татар балалар әдәбиятында бер яңалык буларак кабул ителә. Шуннан соң язылган күләмле «Җирем-суым» повестенда да автор, үз темасына турылыклы калып, табигать турында әңгәмәсен дәвам итә, укучыларны җәнлек, кош-корт, үсемлекләр дөньясының кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләре, могҗизалары, серләре белән таныштыра.
Үтәли сюжет сызыгы, вакыйга үстерелеше нигезенә корылган булмасалар да, Г.Хәсәновның табигать турындагы хикәя һәм повестьлары күп фәнни мәгълүмат бирүдән тыш чын әдәби әсәрләр булып кабул ителә.
Моңа автор үзенчәлекле хикәяләү стиле, образлы сөйләү манерасы белән ирешә. Ул табигать күренешләрен, кошларны, җәнлекләрне, хәтта үсемлекләрне дә, кешеләр турында язган кебек, җанландырып-сынландырып сурәтли һәм аларга карата үзенең сокланулы мөнәсәбәтен, карашын белдерә.
Г.Хәсәновның әдәби тәрҗемә китаплары да бар. Ул сугышка кадәр үк С.Михалковның «Три поросенка» («Өч дуңгыз баласы», 1935) әкиятен һәм Н.Кононенконың «Маленькие испанцы» («Бәләкәй испаннар», 1937) дигән хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итеп бастыра. 1967 елда аның тәрҗемәсендә шулай ук Дж. Родариның атаклы «Чипполино маҗаралары» дигән китабы дөнья күрә.
Ул 1992 елның 15 апрелендә вафат була.
Г.Хәсәнов – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Унике матур: хикәяләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 128 б. – 12000 д.
Җирем-суым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 110 б. – 11000 д.
Чү! Сайрар кошым оя тибә…: туган як табигате турында кечкенә хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 6500 д.
Кошларым – дусларым: парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 71 б. – 15000 д.
Җир ул уртак йортыбыз: хикәяләр, повестьлар / кереш сүз авт. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 352 б. – 7000 д. |
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов гражданнарны кабул итте. Ике сәгать дәвамында халык белән социаль өлкә, инфраструктура һәм туризмны үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Нәтиҗәдә, Хөкүмәткә, министрлык һәм ведомстволарга тиешле бурычлар йөкләтелде.
Бөрҗән районы кешеләре республика Башлыгына яшь гаиләләр шәхси торак төзелеше өчен җир участогы алганда килеп туган проблемалар турында сөйләде. Мондагы җирләрнең күпчелек өлеше урман фондына карый.
Урманчы Ирек Шәрәфетдинов урман фонды җирләрен файдалануны гадиләштерү өчен федераль законга тиешле үзгәрешләр кертүне тәкъдим итте.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәткә һәм район хакимиятләренә федераль власть органнары белән берлектә әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын уйларга кушты, шулай ук, Дәүләт җыелышы-Корылтайга закон башлангычы белән чыгуны йөкләтте.
Уфа дәүләт авиация техник университеты преподавателе Любовь Беляева республика җитәкчесенә Уфа районының Урыс Юрмашы авылы халкы мөрәҗәгате белән килде. Аның сүзләренә караганда, төп проблема транспортка бәйле. 2006 елда Юрмаш – Баранцево тимер юлының 37нче чакрымындагы кичү ябыла. Авыл халкы 4 чакрым читтәрәк урнашкан бердәнбер юлдан йөрергә мәҗбүр. Ул хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми. Моннан тыш, биредә товар поездлары еш туктый.
Рөстәм Хәмитов Хөкүмәткә, Уфа районы хакимиятенә Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән берлектә чыгу юлын ачу буенча план әзерләргә кушты.
Салават районында яшәүче Алия Гыйльметдинова Лаклы авылында тирә-як мохитне саклау буенча контрольне катгыйлатуны сорады. Аның сүзләренә караганда, урындагы табигать туристларны җәлеп итә. Әй елгасы ярында урнашкан авыл янында алар палаткалар кора, учак яга, үзләреннән соң чүп-чар калдыра. Авыл халкы үз көче белән территорияне чүп-чардан тазартырга мәҗбүр була. Моннан тыш, биредә ял итү өчен шартлар тудырылмаган.
Төбәк Башлыгы Хөкүмәткә һәм район хакимиятенә биредә туризмны үстерү программасында каралган чараларны гамәлгә ашыру буенча эшне активлаштырырга кушты.
Архангель районында яшәүче Айгөл Усманова республика җитәкчесе белән төбәктә авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү мәсьәләләрен тикшерде. Берничә ай элек ул биш районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыкларын берләштерүче “Тамыр-102” авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы оештыра. Кооператив терлек, атлар үрчетү, шулай ук, ит, деликатеслар җитештерү белән шөгыльләнә.
Очрашу барышында Айгөл Усманова хуҗалыкның киләчәк планнары турында сөйләде һәм республика Башлыгыннан җитештерүне үстерү өчен грант алуда булышлык итүен сорады. Рөстәм Хәмитов Хөкүмәт вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахмановка грант бирү механизмнарын аңлатырга һәм дәүләт ярдәме күрсәтүнең башка ысулларын карарга кушты.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Буздэк яналыклары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Укытучылар көне — гомерен үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү һәм укыту белән бәйләгән һәркемнең бәйрәме. Укытучы беренче булып укучысының уңышларын күрә, аның зирәклеге һәм сабырлыгына күп нәрсә, шул исәптән яшь буынның киләчәге, язмышы бәйле.
Октябрьский шәһәрендә республика, ил күләмендә күренекле исемнәр алган педагоглар шактый. Укытучылар көне уңаеннан аларга бүләк буларак музыка колледжында зур бәйрәм концерты оештырылды.
Сәхнәгә бу көнне мәгариф өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәт куйган, югары уңышларга ирешкән мөгаллимнәр күтәрелде. Алар арасында шәһәр, республика бәйгеләрендә җиңүчеләр, шул исәптән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре, уку-тәҗрибә участоклары җитәкчеләре дә бар иде. Иң яхшылар исеменә лаек булучыларга Октябрьский хакимияте башлыгы урынбасары О. Латыйпов, мәгариф бүлеге начальнигы И. Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре тапшырды. Гомерләрен озак еллар мәгариф хезмәтенә багышлаган шәхесләрнең дә исемнәре аталды. Бәйрәм укытучыларның актив катнашуында, җыр-моңга уралып, матур
бер мизгел кебек үтте.
Бүгенге заман укытучылары алдында күп бурычлар тора: төпле белем бирү белән беррәттән һәр балага дөньяны таныту, аның талантларын ачу. Чын педагог кына укучыга кечкенәдән үк үзен шәхес итеп тоя алырлык тәрбия бирүгә сәләтле. Заманча мәгълүмат технологияләре мәгарифне һәм укытучы әһәмиятен үзгәртте, бүген бала нинди генә сорау алдында калса да, аның карамагында чиксез мәгълүмат кыры. Мондый шартларда мөгаллимнәр остаз да, белем иленә илтүче, дөрес юнәлеш бирә белүче һәм үзе дә заманадан калышмаучы булырга, яшь буынны хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә тиеш.
Укытучы, педагог — ул саклаучы, иҗат итүче, булдыручы. Ул һәр укучы белән белемен, тәҗрибәсен бүлешә, йөрәгенең бер өлешен бала күңеленә сала, тормышта үз юлын табарга булыша. Укытучы булу — гади һөнәр генә түгел, ә нәтиҗәле эшчәнлек таләп итүче тумыштан килгән сәләт. Укытучы өчен укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Моның белән ул яши һәм тантана итә.
Кадерле укытучылар, тәрбиячеләр! Сезне беркайчан да иҗат итү һәм уңышка ирешү теләге ташламасын. Укучыларыгыз һәрчак уңышлары белән шатландырсын һәм илһамландырсын! Укытучы сүзе аша бала күңеленә гүзәллек һәм шәфкатьлелек иңсен. Бәйрәмегез белән! |
«Җәлил укулары» бәйгесенең төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачак
Ульяновск өлкәсендә «Җәлил укулары» бәйгесендә Муса Җәлил шигырьләрен татар, рус, инглиз, кытай, немец һәм башка телләрдә дә сәнгатьле итеп сөйләгәннәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төбәкләрдә үткән сайлап алу турларында җиңүчеләр 12 декабрьдә Казанда узачак йомгаклау турында «Иң сәнгатьле итеп укучы» исемен алу өчен көч сынашачаклар.
Берничә Идел буе өлкәсен үзенә җыйган Ульяновск шәһәрендә дә сайлап алу туры узды. Бу көнне Ульяновск шәһәре татар мәдәният үзәгенең кайсы гына почмагына карасаң да, балаларның шигырь сөйләвен ишетәсең-татарча, русча гына түгел башка чит телләрдә дә. Бәйгенең нигезләмәсе буенча шигырьләрне Муса Җәлилнекен генә түгел, ә үз төбәкләрендәге шагыйрьләрнең дә әсәрләрен укырга ярый.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Белебей хэбэрлэре" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия редакции |
18 майда яңавыллылар «Халыкара башкорт теле буенча диктант» акциясенә кушылды. Исәп буенча бишенче, ул быел Башкортстан һәм Русия төбәкләрендә генә түгел, ә дөньяның дистәләгән илендә дә үтте.
Районның барлык төп һәм урта гомум белем бирү учреждениеләрендә мәйданчыклар оештырылган иде. 21 мәйданчыкның теләсә кайсына координаторга мөрәҗәгать итеп, шулай ук диктантның рәсми сайтында теркәлеп, акциядә катнашырга мөмкин булды.
И. Ш. Мөкъсинов исемендәге гимназия башкорт теле буенча белемне тикшерүнең төп мәйданчыгына әверелде. Биредә муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук нефтьчеләр, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек оешмалары җитәкчеләре һ.б. очратырга мөмкин иде. Пенсионерлар да парта артына утырды. Сүз уңае, акциядә төрле милләт вәкилләре катнашты. Тоташ алганда, башкорт теле буенча диктантны 800дән артык яңавыллы язды.
Башкорт теленә ирекле ия булу дәрәҗәсе өчен диктантның тексты – 250, башлангыч дәрәҗә өчен – 150 сүздән артык түгел тәшкил итте. Акциядә катнашучылар тануынча, диктант язу бераз дулкынландыргыч булган. Ә тикшерү эше турында сөйләгәндә, ул бөтенләй катлаулы булмады. Шунысы гаҗәп – күпләр бик яхшы билге булмаса да, кимендә «плюс дүртле» алуны көтә.
Диктант нәтиҗәләрен bashkdictant.ru сайтында белергә мөмкин, анда ай эчендә бастырылачак.
Читайте нас в
© 2020 Сайт издания "Янавыл таннары" Копирование информации сайта разрешено только с письменного согласия администрации. |
Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды. Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты. Үзара...
❮
❯
Районда өченче ел рәттән уздырылучы Яшь педагоглар көне быел да бик актив узды.
Шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә белем бирүче 50дән артык яшь педагог иң башта тәҗрибәле укытучылар, ата-аналар алдында ачык дәресләр күрсәтте. Аннан 7нче мәктәптә спорт җанлы укытучылар белем йортының баскетбол командасына каршы уйнады, үзара эстафета ярышларында көч сынашты.
Үзара фикер алышу яшь педагоглар советының хисап-сайлау җыелышында булды. Биредә 2006 елдан совет җитәкчесе Антон Кухарев башкарылган эшләрне бәян итте, яшь укытучыларның уңышларын барлады. Соңыннан күпчелек тавыш белән Чыбыклы мәктәбенең география укытучысы Ильфир Габидуллин советның яңа рәисе итеп сайланды. |
End of preview. Expand in Data Studio
README.md exists but content is empty.
- Downloads last month
- 6